Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХОДАЙ БИРДЕ БЕЗГӘ ЯРЛЫКНЫ...


Нәкъ шул кичтә
Әллә инде бер фаҗига булып, Әллә инде бәхет булыпмы.
Дөнья яратылгач яратылган Изге сөю безгә юлыкты.
Элек ханнар ярлык бирә булган.
Язмыш безгә ярлык бирмәде...
Сиңа парлык бирде, Миңа парлык бирде, Юклык бирде, Барлык бирмәде.
Ә барыбер сөенеп яши алдык Икебезнең җирдә барлыкка.
(Төкердек без элек ханнар биргән Бүген кыйммәт торган ярлыкка.)
Ник кирәк ул ярлык Шигъри сафлык.
Пакьлек,
Саклык, Хаклык бирмәгәч.
Кавемеңнең бөтен халыклары
Шул ярлыкка башын имәгәч.
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ (1946) шагыйрь. »Учак урыннары». •Каюнәккә кайту». -Иман mopoi шакый». -Кан тамырын кистем» һб шигырь китаплары авторы Г Тукай премиясе шуреаты Ка iambi яши
Талашкан да булабыз бит әле.
Син—Атабай кызы,
Мин—Зәйдән.
Син: Ярдан сикерәм,—дип кычкырасын,
Мин: Ташлана дип, канат киңәйгән...
...һәм кинәт бер шаукым булып ала Җир тетрәнә кебек шул чакта: Икебез дә шаулап көләбез дә Ташланабыз уртак кочакка...
...Менә бүген җан әчесе белән Кычкырасы кнлә: Ко-чак-ла...
Э шул кичтә, күккә ашкан кичтә Без кичердек сөю барлыкны. Элек ханнар ярлык биргән ич, ә? Мәхәббәттә безгә нәкъ шул кичтә Ходай үзе бирде ярлыкны. ...Без аңладык Сөю барлыкны.
Соңгы юаныч
Соңгы тапкыр күрешергә дәштең, Башны кыстым, тыялмадым яшьне. Аяк тартмый. Бара алмадым.
Мөһим түгел, син картмы, бик яшьме— Егет булып кала алмадым.
Белә идем авыр буласыны, Калсын дндем алда гүзәл сының. Ничек булган Нәкъ шул хәлендә.
Бер миңа да килер гомер соңы, Белмим нинди кимәлләрендә.
Баралмадым, әмма барачакмын, Мәңгелеккә бергә калачакмын, Баралмаганыма үч итеп. Эле азмы газапланачакмын. Синең чакыруны ишетеп.
Аккош күлендәге шул йорт тора, Үткәндер күк бары минут кына. Тулы гомер аккан ишелеп. Елмаясың әнә тонык кына, Ауган агач кебек киселеп.
Бер сөенеч идең, бер куаныч Дөрес булды микән без кылган эш, Кабатланыр сыман тагын бер.
Күңелемдә яши бер юаныч: Барачакмын сиңа барыбер.
Син алмадың, алалмадың аны
Әни шулай, әти шулай китте... Туйдым. Туйдым чирдән... һаман чир. Балаларым җитте дигәч кенә Ник кагылган сиңа яман чир.
Юк, фаҗига түгел иде миңа Башка белән дөнья коруың; Кирәк иде алган максатыма Җиткәнемне карап торуын.
Юк, еладым димим, еламадым— Мин үземдә үзем булмадым.
Кулга каләм түгел,
Шәраб кенә
Күтәрәлдем, бәгырь, ел ярым.
Тыштан тыныч,
Эчтән актарыла,
Белгән генә аңлар хәлемне...
Үз-үземне авызлыклаганда Мин бит беләм кемлекләремне.
Кайчагында усал булса сүзем— Үзем, күзем тулы моң гына...
Туктап торсам
Бу- ышаныч өчен
Дөрес юлдан барганлыгыма.
Син нишлисең? дигәч, әҗәл күзен Әйләндереп кенә карады.
Әйтерсең лә ул погонлы бәндә, Ә мин исә кесә карагы.
Юк, юк, әҗәл, син алмадың аны, Иле чирле... Илдә һаман чир.
...Яңа бала—яңа булыр, дибез, һәр яңа туганы —яман чир.
Танышу
Бу аҗунда аерылу бабыдай Танышу да кызык...
Без очрашкан урам исеме дә Сәер—Кызыл Сызык.
Сызык, дигәч, май Утлы сызык иде— Яшьлек белән һәм Барсы кызык иде.
Борынгы бабайлар җилеп кенә Менгән кебек атка
Без тулай торакта очып йөрдек— Йөрдек каттан-катка.
Кино, дисәк, тоташтырып торды Асылмалы күпер.
сызыгы түгел, юләрлек белән
Ярлылык та, байлык та юк иде— Анысына да шөкер!
һәр почмакта Зөһрә елап кала. Суда ага Таһир.
Бер катта ун бүлмә булса— Бүлмәдә өч шагыйрь.
Әгәр шигырь сөйли башласалар, Бетер генә йотып,— һәр кызда Зөләйха яши иде, һәр егеттә Йосыф.
Өч катлы диварда яши Мәхәббәти бер җен.
Бер бүлмәдә Ләйлә йоклый алмый, Бер бүлмәдә—Мәҗнүн.
Әле хәзер ис-акылым китеп Шаклар катып йөрим: Өске катта Фәрһад тора иде Аскы катта—Ширин.
Без дә шулай шашып сөю тоттык, Сәер булды.
Кызык...
...Менә хәзер... тагын ... соңгы урам. Соңгы—Кызыл Сызык.
Җитәкләшеп
Көзе көз генә идеме, Гүя безнең яшьлек. Очраштык та китап кибетендә Бер-беребезгә дәштек.
Әйтерсең лә үсеп-җитеп килми Кызыбыз—улыбыз.
Гайбәтләргә бер генә төкердек: «Бәхетле булыгыз!»
Игътибар да итми хатын-кызга. Затлы ир-затына, Җитәкләшеп икәү китеп бардык Татар зиратына.
Мәрҗани, Камал, Тукайга, Карига баш идек, —һәм сөендек әле үзебезчә: «Ярый ла баш идек!»
Кайчан әле бергә бу зиратка Зиярәт кылар идек.
Әле кайчан үткәннәрне буйлап Уйлап елар идек.
Кан тамырларында җен йөгерде: «Гөнаһ та кылыгыз!»
Намус, Вөҗдан әйтте: «Аерым-аерым Бәхетле булыгыз!»
Аерым узар ике гомер шулай Мәңгелеккә дәште...
...Безнең белән җитәкләшеп кайтты Казаныма—яшьлек.
Килдек без яланаяк...
Бәрхет чүпрәктән тегелгән Аяк киемен аяп, Бәрәңге түтәле казыйм— Казыймын яланаяк... (Элек мондый хезмәтеңә язалар иде «таяк».)
Әнисе чыгарып бирә Кәлүшле киез ката. Лүзиям келә тәгәрәп Түтәлгә ята-ята.
(Сукмактагы радио гына Мәскәүчә акыл сата.)
Мәскәү ул кемнең бәрәңге Алганын белми әле. Татарның Лүзияләре Калганын белми әле.
(Алар барында бу татар Үлми ул, үлми әле.)
Атабайда шундый рәхәт.
Без, гүя, княү-кәләш...
Иик кирәк аның дөньясы.
Яхшыга үзгәрмәгәч... (Мәскәве нигә кирәк соң Богаудан җибәрмәгәч.)
Барыбер шулкадәр рәхәт. Без инде җиде күктә- Саф кызлык та, саф егетлек Бу көзге тирәлектә.
(Шулай бәрәңге алыр күк Алар гел мәңгелектә.)
Бәрәңгесе бәрәңгеме? Тата рча—бәл әк-бәләк... Безгә дә көрәк тимәгән. Китсә дә имгәткәләп. (Әниебез яхшы аңлый Яшьләрдә нинди халәт.)
Атабай, әнә, тып-тыныч, Тәрәз янында чия: —Сез әнә чәчәк атасыз. Мин быел беттем, дия. (Ул да бит безгә елмая. Көзлеген кня-кия.)
Шулкадәр рәхәт... яшьлектә Рәхәт бик азга төшә.
Ә гомер?... бәрәңге сыман. Гөбердәп базга төшә. (Өлгерү—көзгә төшә шул. Чәчәк чак- язга төшә.)
Ни генә димә, дан булган Бәрәңге алулары, Атабайда бәрәңгедәй Тә1әрәп алулары.
(Ә бит бу безнең яшьлекнең III игырьдә калулары.)
...Мин бүген Аккош күлендә. Үземне аяп-аяп.
Катлы-катлы итек киеп Җир казыйм...
Ә күңел яланаяк.