Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТӘХЕТЕ


Борынгы Кол-Шәриф мәчете. Сөембикә китапханәсе. Казан таҗы хакындагы риваятьләр белән беррәттән, Казанның күрке булган, ләкин тарихи зилзиләләр аркасында юкка чыккан «алтын тәхет» турындагы серле хәбәрләр дә яшәп килә. Заманында гөрләп чәчәк аткан дәүләтнең рәсми атрибуты, хакимият күрсәткече һәм сарай церемонияләренең үзәген тәшкил иткән бу зарури символның реаль тарихта булуы шөбһәсез. Ләкин. кызганычка каршы, рус елъязмаларында һәм башка тарихи чыганакларда, шул исәптән. Мәскәү музейларының тасвирламаларында төрле Казан ханнарының милке исәпләнгән затлы хәрби кием, корал, шлем. көбә, исемле коръән савытлары, ювелир сәнгате әйберләре арасында «Казан тәхете» дип телгә алынган ядкарь юк... Шуңа да карамастан. Казан өсләрендә берничә гасыр буе чайкалган «алтын миражның» асылын ачыклау—тарихи җаваплы эш
«Казан төхетеин эзләү юллары безне Русия дәүләт хакимияте раритетлары куелган Мәск-»ү Кремлендәге Корал пулатына (Оружейная палатага) алып килде. Мондагы рус хөкемдарлары ки!ән зиннәтле киемнәр. теге я бу чорга караган дәүләтчелек җиһазлары, алтын-алмаз такыялар, асылташлар белән бизәлгән калкан- чукмарлар. кыйммәтле баш киемнәре, таҗ, тәхетләр, кием-салым, савыт-саба.. Бу әйберләрнең кайберләре биредә. Корал пулаты остаханәләрендә эшләнгән, икенчеләре төрле рус сәнгать мәркәзләрендә башкарыл! ан. өченчеләре рус хөкемдарларына Шәрык һәм Мәгърип нлбашлары тарафыннан дипломатик бүләк сыйфатында ирештерелгән. Кайберләре, әлбәттә, сугыш трофейлары.
Шушы бөек держава символлары арасында игътибарны Романовлар династиясенең беренче патшасы (тәхеткә 1613 елда угыра) Михаил Федорович Романовның «алтын тәхете» җәлеп итә. Музейның искәрмәләрендә аның турында «XVII йөзнең башында Иван Грозныйның азиаг стилендә! е иске тәхетеннән үзгәртеп эшләнелде», диелгән. Иван Грозный көнбагыш илчеләренә үзенең трофей таҗдарын күрсәтеп, бу таҗларның һәркайсы артында бу ханлыкларның казналары һәм мал- мөлкәте торуын әйтергә ярата торган була. Тәхетне «Азия стиле» белән бәйләү дә аңлашыла: XX гасырга кадәр, күзгә ташланып торган аермалыклар аркасында, татар мәдәнияте руслар өчен томанлы көнчыгыш цивилизациясе кисәге булып кала бирә
Нинди булган соң ул әкияти алтын тәхет? Аны күзаллау өчен. Урта гасыр шәрык миниатюраларына күз төшерү дә җитә: дүрт кырлы, киң. аякны бөкләп утыру өчен җайланылган, җыйнак, өсләренә тоташ асылташлар. Мәрвәритләр, энҗе-мәрҗән сибелгән утыргычлар алар. Җирдә күктәге Ходай Тәгалә исеменнән идарә иткән хөкемдарларның тәхете, һичшиксез. Коръәндә әйтелгән Аллаһының илаһи «көрсимен (тәхетен) хәт ерләтеп, алтын-көмеш, яшел-кызыл асылташларга күмелеп, тормыш тагы кайгы-шатлыкларның алмашынып килүен, гомернең кыскалыгын, галәмнең мәңгелеген, һәм бу дөньяны тотып торучы бөек көчнең киң кодрәтен гәүдәләндерергә тиеш... Алтын Урда җирләренә юлыккан гарәп һәм итальян сәяхәтчеләре (Гийом Рубрук. Плано Карпини) урда ханнарының тирмәләрендә күзгә ташланырлык гүзәл, берле (так) һәм парлы-киң (хатын-кыз заты, хәләл җефетләре белән бергә утыра торган) алтын, фил соягсннән эшлән iән тәхетләр хакында мәгълүматлар калдырган Тарихта беренче буларак кыйммәтле металларны ачкан һәм эреткән, заманында Төньяк Кытай чикләрендә яшәюн һәм Ефәк Юлын тоткан күчмә һәм утрак төркиләрнең алтын сәнгать әйберләргә, төсле гүзәл ташларга ихласы гаҗәгг түгел. Алтын Урданың дәвамчысы Казан ханнарының тәхетләре дә шуларга охшаган Тышлыкта күрсәтел! ән тәхетнең дә дүртпочмаклы ике яссылыктан торг ан фасадында, өстә, фирәзә, лал-рубин. знҗе-гәүһәрләр тулып ята Риваятьләр буенча, тәхетләрнең
Б
елга башы—күчмәләр сандыгы. Төрки ыруг юлбашчылары бу сандыкларга чабышлардан килгән бөтен табышны тутырып, шунын өстенә менеп, саклап утыра торган булганнар, имеш. «Иске тәхет» тә безнең чорларга кадәр килеп җиткән тагар сандыкларын һәм. гомумән, татар ювелир сәнгате принципларын хәтерләтә
Үзгәртүләр нидән гыйбарәт булган соң? Безнеңчә, аның киң тоташ түгәрәк арткы стенасын бүлгәләп, аның исәбенә аякларын озынайтканнар (аларга алтын җитмәгәнгә, алар шәрә калган); артына «спинка куеп», соңрак империя симво-лын— ике башлы бөркет сынын утыртканнар Шулай итеп. Византиядән килгән православие диненә яраклаштырганнар, рус тарихчылары язганча, «епископ эскәмиясе» ясаганнар Корал палатасы хезмәткәрләренең язмалары буенча, эскәмиягә 13 кг алтын. 1494 данә рубин һәм аның «очкыннары», төрле зурлыктагы 7300 фирәзә; ике топаз, 4 аметист. 16 кабырчыктан чыккан энҗе, 2 зур кафа (Кырым) энҗесе. «Каян килүе турында бернинди дә хәбәр юк... Бәлкем, чит җирләрдән килгәндер»,—ди 1807 елгы Музей тасвирламасы. Ләкин шунсы кызык, тарихи язмалар күрсәткәнчә, бу тәхет Ялган Дмитрий белән Мария Мнишекның никахлашу шаһиты була; аны берзаман Петр I нең әтисе «тыйнак» Алексей Михайлович да файдалана, хәзер тәхет Мәскәү музеенда экспозициядә тора.
Инде тәхетнең иясе хакында. Казан тәхетенең хуҗасы, безнеңчә, Казанда 14871495 һәм 1502-1518 елларда хөкемдар булган шөһрәтле хан, мәдәни мохит тудыручы, шул ук «Таҗ» иясе—Мөхәммәт Әмин. Бу хан—үзе шагыйрь, дипломат. Урта Азия, Мәскәү, Кырым һ. б. дәүләтләр белән аралаша, илчелекләр кабул итә (Бабур язмалары буенча) Казанны яңа мәчетләр, төрбәләр белән бизәп, аның өстенә яңа нур, яңа балкыш өсти: тирәсенә сәнгать, җыр, музыка осталары, алтын-көмешчеләрне җыйный. Казан музеенда сакланган шәраб кувшинына уелган язмадан күренгәнчә, аның үзенең савыт- саба ясаучылары, һәм, гомумән, нәккашьләре, һөнәрчеләре булган... Ә «Казан тарихы» («Казанская история») М. Әмин хакында «патша үзенә кыйммәтле таҗлар, савытлар ясатты һәм купшы патша киеме юнәтте »,—дип яза. Биредә, киемнең гадәти кием- салым булмыйча, хан хакимияте белән бәйле рәсми атрибутлар тезмәсе булуы апачык Шул исәптән, «Оружейная палата»ның 1835 елгы тасвирламасында («Историческое описание ») Мөхәммәт Әмин патшаның (һәм шулай ук Касыйм ханы Ураз Мөхәммәтнең, Себер патшасы Күчүмнең, Шаһгалинең хәрби кием фрагментлары) яшмадан эшләнгән, алтын белән капланган. 160 кызыл якут һәм 26 зөбәрҗәт белән бизәлгән булуы турында язылган... Әлегә бу хан җиһазы ансамбленең бер өлеше булган чукмар-булаваның һәм. гомумән. Казан ханлыгына караган шлем, көбә, калкан, байрак, туплар һәм теркәмәләрдә әйтеп үтелгән «Татарское вооружение»нең табылганы юк...