ГАБДЕЛБАРИ БАТТАЛ—ТӘНКЫЙТЬЧЕ
аттал-Таймас талантлы педагог һәм мәгърифәтче генә түгел, ул— тарихчы һәм әдәбиятчы зур галим дә. талантлы тел белгече һәм сәясәтче дә. журналистика өлкәсендә тирән эз калдырган матбагачы да Г Батгал үткән гасырнын унынчы елларында теоретик әзерлекле, принципиаль һәм объектив тәнкыйтьче буларак таныла Ул 1908-1910 елларда -Вакыт» газетасында эшли. 1913-1917 еллар аралыгында «Йоллыз»да редакция мөдире вазыйфасын башкара Күп кенә мәкаләләре «Вакыт». «Йолдыз» -Шура» кебек газета-журналларда басыла. Анын тәнкыйть эшчәнлеге иртә башлана, әдәбият тарихы белән кушылып та китә Дөрес, әдипнен тәнкыйди мәкаләләре, әдәби әсәрләргә язылган рецензияләре, язмалары күп түгел Әмма аларда Г Батгалнын әдәби тәнкыйть һәм анын бурычлары, милли тәнкыйтьнең үзенчәлекләре, тәнкыйтьче—укучы—язучы арасындагы мөнәсәбәт турындагы уйланулары игътибарга лаек. Анын ижатында рецензия, публицистик мәкаләләр еш очрый
1909 елда «Шура»да анын күләмле тәнкыйть мәкаләләре басыла Г Батгалнын «Тәнкыйть» дип аталган мәкаләсе гарәпчәдән Закир Кадыйри тарафыннан тәржемә ителгән «Тәхрирет-мәрьат» («Хатын-кыз азатлыгы»), «Әлмәрытеж-жәдидә» («Яна хатын-кыз») әсәрләренә багышланган Аъарны Мисырның атаклы галиме, җәмәгать эшлеклесе. публицист Касыйм бәк ижат иткән. Әлеге китапларда хатын-кызларның азатлыгы яклана, аларнын тормышын үзгәртү кирәклеге нигезле дәлилләр белән раслана, искелек тәнкыйтьләнә. Бу уңайдан заманында Ф Әмирхан да рецензия яза һәм әсәрнең идея-эчтәлегенә уңай мөнәсәбәт белдерә Г Батгал мәкаләсенең «Сүз башы» аеруча кызыклы Тәнкыйтьче матур әдәбиятның тәнкыйтькә мохтаҗлыгы турында яза да халыкта уку теләге, яңа әдәбиятны тудыру нияте көчле булмауга борчылуын сиздерә: «Хисаметдин мснла»лар. «Гүзәл кыз Хәдичә»ләр. «Гөнаһе кәбаир-.тәр. хәтта айлардан күп заман соңга «Сәлимә». «Шагыйрь илә студент». «Мәгыйшәт». »Өч бәдбәхет». • Бәхетсез егет». «Төгәллемдә сәгадәт»ләр вә башкалары нәшер ителгән чакларда тәнкыйть фәлән илә маташмак бик мәүсимсеэ (вакытсыз) вә мәгънәсез булыр иде Чөнки безнең арабызда әүвәл заманнарда уку һәвәсе вә яна татар әдәбияты гәэссис (нигезләү) итү фикере бер дә юк иде» (3. 360 б I Анын карашыңча, яңа эчтәлекле китаплар булмау сәбәпле, әдәби тәнкыйтькә дә ихтыяҗ барлыкка килми Алга таба мәкалә авторы бу хәлнен сәбәпләре турындагы гамьнәрен тагын да тирәнәйтә: милли тормыш, анын артталыгы, мәктәп-мәдрәсәләрдә бер төркем гарәпчә, схоластикага корылган китаплар гына укытылу белән бәйләп куя «Дини мәдрәсәләремездә бер такым (төркем) гарәпчә схоластика китаплары истигмал (файдалану) ителә, ак өстендә кара Искәрмә чыганаклар исемлеге МӘКАЛӘ ахырында бирелә Аәя эчендәге беренче сан өтек алынган хезмәтнең әлеге исемлектәге тәртибен, ә икенче сан өзекнең хезмәттәге ничәнче биттән Атынганын күрсәтә
Б
таныган ирләр, хатын вә кызларымыз арасында вакыт уздырмак, күңелләр юатмак өчен «Йосыф» китабы, «Таһир илә Зөһрә», «Бүз егет», «Ярым алма», «Кисекбаш» китаплары кеби нәрсәләр укыла вә тынлана» Дөрес, биредә автор гасырлар буена халкыбызның рухи ихтыяжын канәгатьләндереп килгән, аның әдәби зәвыгын, әхлагын тәрбияләгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кебек ядкәрләрнен әһәмиятен өлешчә киметү юлына да баса, «...бонларны уку, тыңлау, мәгъдәни (казылма булырлык) булындырырлык бер дәрәжәгә житсә дә, һаман шунлардан өзелми, төрле мәүзугь (тема) вә бәхәсләшергә даир (бәйләнешле) яна-яна рисалә (журнал) вә китапларның кирәклеге һичбер төрле сизелми иде (3, 3616.).
Татарларда әдәби тәнкыйть булмауның бер сәбәбе итеп Г Батгал милләтебез зәвыгының түбәнлеген, хиссиятенең тупаслыгын саный: «Хөләса (шулай итеп), безнең халкымыз зәвыксызлыгы вә хиссиятенең тупаслыгы сәбәбеннән тән гыйззасында (туклану) бу көннәргә хәтле камыр илә ит тирәсеннән узмадыгы кеби. рух гыйззасы да шул иске вә эштән чыккан китаплардан уза алмыйча озын гасырлар кичермештер. Хезмәт авторы халык зәвыгының түбән булуы милләткә хезмәт итәрлек укымышлы, тәрбияле, киң карашлы галимнәр, әдипләр булмаудан дигән фикер уздыра, « милләтнең фикеренә тәрбия итәрлек бер галим, зәвык вә хиссиятенә тәрбия итәрлек бер әдип житешмидер». Г. Баттал милләт алдында торган төп максатны «халыкта моталәга (уку) һәвәсе уяндырып, яңа әдәбиятыбызга нигез ташы куймак» рәвешендә тәкъдим итә. Мәгълүм булганча, ике гасыр чигендә дөнья күргән һәрбер әсәрне алкышлап каршы алганнар һәм идея эчтәлеге белән туры килмәсә дә, миллилек белән урынсызга мавыгып китеп, «милли роман» дип язу гадәткә, хәтта, әйтергә кирәк, модага әйләнгән: «Бинаэн галәйһи яңа чыккан һәрбер рисалә вә хикәяне алкышлап вә котлап алырга мәжбүр идек. Хәтта ул чакта теге биш тиенлек «Өч бәдбәхет»нен тышына «милли роман» дип язып кую да ярый иде» Г Баттал үзенең мәкаләсендә тирән йокыда булган халыкны уятырга вакыт житүен хәбәр итә. Татар дөньясында фәнни тәнкыйтькә ихтыяж туа һәм мәйдан барлыкка килә. «Халык яхшы ук уянды. Мөталәгагә рәгъбәт байтак артты. Моннан аңа бу көндә инде чиләк төбе кагу килешеп бетми. Хәзер дә аһәңле нотага куелган тавышлар кирәк»—дип, Батгал акыллы, төпле тәнкыйть зарурилыгын әйтә. Ул вакытлы матбугат сәхифәләрендә басылып чыккан тәнкыйть мәкаләләренең кимчелекләре турында сүз алып бара; тәнкыйтьнең сай, өстән-өстән генә булуына борчылу хисе белдерә; рецензияләрдә әдәби әсәрләргә бәя бирелмәү, тәнкыйтьченең карашы, мөнәсәбәте чагылмау шулай ук аның тарафыннан житешсезлек буларак күрсәтелә: «Дөрес, бу көндә бездә тәнкыйть вә тәкърыйз дигән нәрсә (язылган әсәргә макталган бәя бирү) бөтенләй юк түгел. Газета вә мәжмугаләребездә махсус тәнкыйть вә мөхакәмә ... да бар. Ләкин болар бик әһәмиятсез, бик накыйсдер (кыска). Зерә күп газета вә журналларыбыз каталоглардагы кеби. яңа әсәрләрнең ачык исемнәре, мөәлләфә (әсәр) яки мөтәржемәләрнең адларыны мәхәл, табгаларны (басма) вә бәһаләрне гөнаһ санап чыгалар вә аларны һич бер төрле тәнкыйть вә мөхакәмә итмиләр вә алар тугрысында үзләренен фикер вә нәзарларны язмыйлар... бәгъзе тәнкыйтьләр, бары китапның мөәллифен (төзүче) сүгүдән вә аны мәсхәрә итүдән гыйбарәт»
Г. Баттал әдәби әсәрнен тел-стиленә бәя бирүне тәнкыйтьнең мөһим бурычларының берсе итеп алгы планга чыгара, ә бу, аның карашы нча. ул чор тәнкыйтенең олы житешсезлеге: «Күбесенчә, безнең тәнкыйтьчеләр китаптагы нәзар (караш) вә фикерләрне генә бер дәрәжәгә кадәр тәнкыйть вә мөхакәмә (хөкем чыгару) итәләр, тарыз ифадә тәгьбирәт (фразаларны дөрес куллану ысулы) вә имля мәсьәләләренә әһәмият биргән кеше юк». Әлеге мәсьәлә бигрәк тә тәржемәләргә карый. Аның карашымча, тәржемә ителгән әсәр нинди телдә булуына карамастан, татар теленең нормаларына, кагыйдәләренә буйсынган булырга тиеш: «Бихосус ки (бигрәк га), тәржемәләрнең дөрес тәржемә ителмәвенә тәгъбирләр, истиляхлар (термин), өслүбләрнен татарча булып, йә булмавына вә гомумән, тәржемәнең жанлы, уйнак вә татар рухында булырлык чыгып-чыкмавына игътибар иткән адәм бер дә күренми Хәлбуки безгә бу ноктаи нәзардан (караш ноктасы) тәнкыйтькә бик әһәмият бирергә тиеш». Тәржемә ителгән әсәрләрнең
тел вә ифадә—сүнәр бәйләнеше җәһәтеннән татар теле кануннарына туры килмәве тәнкыйтьчене, бер яктан, борчыса, икенче яктан, галимнәр тарафыннан имлянын бер нормага салынмавы уйландыра «Имлямызга сон вә гомумән мәкъбул (кабул ителгән) кагыйдәләр куелганы юк. Тәгьбират вә истиляхатымыз (атама) төрек, гарәп вә рус тәэсире астында хәйран булып йөри».—дип. фәнни стильмен терминологиясен, әдәби телнен әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен, нормаларын эшләү кебек әһәмиятле мәсьәләләрне күтәреп чыга
XX йөз башында татар иҗтимагый фикере, әдәбият тәнкыйте үсешендә Аурупа вә Шәрык дөньясына игътибар арта Г Батгал үзенең мәкаләсендә аурупалыларда әдәби тәнкыйтькә зур игътибар бирелгәнлеген яза: -Хәлбуки аурупалыларда вә русларда тәнкыйть әдәбиятның мөһим кыйсмен тәшкил итә Тәнкыйть һөнәре инде мәтхосус галимнәр бик күп».
Мәкалә авторы «Суз башы» кисәгеннән сон журналның дүрт санында тәрҗемәләргә тәфсилле тәнкыйть язган Иң беренче эш итеп ул тәрҗемәләргә гомуми бәя бирә. Китаптагы фикерләрнең татар дөньясына чыгуына, барып ирешүенә сөенеп. 3. Кадыйри эшчәнлегенә унаи мөнәсәбәт белдерә «Закир әфәнде ин җитди китаплар тәрҗемә итә. мөселманлык дөньясында хәрәкәте фикрия (фикер хәрәкәте) вә хөррият чишмәсе булган Мисыр кыйтгасындагы (өлеш) голәма вә фөзәлаэ (алдынгы кешеләр) дин вә дөнья хакындагы әфкяр (фикерләр) вә нәзарлары (карашлар) илә үзсмезнен надан, карангы вә искечәрәк халкымызны ашна (таныш) итәргә гайрәт вә һиммиәт (тырышлык) итәдер (8. 393 б.). Г. Батгал тәрҗемәләргә бирелгән берьяклы бәяләргә карап, аларны укымыйча ярамый дигән карашта тора. « мин бу китапларнын саклап торучылардан вә ул китаплардагы фикерләрне яклаучылардан булудан, аларнын үз телемезгә тәрҗемә булуына вә бик рәгьбәт илә укылуын бөтен вөҗүдем (гәүдә, җан) илә тели идем».—дип. анда күтәрелгән мәсьәләләрне хуплый, аларга үзенен фикердәш икәнен белдерә. Әмма укып чыккач, тәрҗемәләрнең сыйфаты аны канәгатьләндерми Әдип «китапларның бик авыр, вә көч илә аңлашылачак гарызда тәрҗемә ителгәнлеген» ассызыклый. аларны гарәп телен бик яхшы белгән кеше генә аңлый ала дигән фикергә килә: «Бу тәрҗемәләрдә шундый читен вә чишелмәгән урыннар бар ки. бу китапларнын асылын гарәпчәсен әллә ничә кат укыган мин бик кыенлык илә генә аңлый аламын» Ул алга таба тәрҗемәиләрдәге кимчелекләрне санап китә, шул уңайдан үзенен кинәш-теләкләрен дә белдереп бара. Беренчедән, ди ул. китаплар тагарча-төркичәгә әйләндерелмәгән хәлдә, исемнәре дә гарәпчә калдырылган. «Тәхрирел—мәрьат» исеме «Хатыннар хөррияте» яки «Хатыннарга хөррият» исеменә вә «Әлмәрьатеж-жәдидә» исеме «Яна хатын» исеменә авыштырылса. яхшырак булыр иде Икенчедән, алынма сүзләр кулланышында, сүзләр бәйләнешендәге кимчелек Мәсәлән, бер җөмләдәге бер сүз саф татарча булган хәлдә, аны күршесендәге икенче сүзнен татарча синонимы ташланып, саф төрекчә сүз куелган. Яки бер сүз чын төрекчә язылган хәлдә акын янындагы ипгәше чын татар имлясында язылган. Өченчедән, күп кенә сүзләр, тәгъбирләр, татар телендә билгеле булса да, гарәп телендә калдырылган Боларның күбесе укучыларга аслан ишетелгән сүзләр. Дүртенчедән, җөмләләр озын вә бәгыеләре бигрәк озын булмаклы бәрабәр гарәби өслүбтәрәк төзелгәннәр дә бик мөгъләкъ (анлаешсыз) вә аңлашылмый торган булып киткәннәр. Бишенчедән, әсәр башыннан алып ахырына кадәр бер аһәндәрәк. Укучыларны дәртләндерми, яки анын рухын уятмый Алтынчыдан, тәрҗемәдә байтак кына ялгышлар бар Гарәп газеталарында мөхәррирлек иткән Закир әфәндегә бу ялгышлыклар гафу ителми Җиденчедән ул китапның авторы турында бераз мәгълүмат бирүне кирәк дип саный -Китаплардагы мәзкүр әшхас (әйтелгән шәхесләр) хакында сызык астында бераз мәгълүмат биреп китмәүдә кимчелек саналырга ярыйдыр Чөнки бу китапларны гарәп әдәбиятыннан хәбардар зыялылар гына укымыйдыр. Бик күп укучылар нисбәт, ул шәхесләрнең шулай бөтенләй мөбһәм (билгесез) калуы килешеп бетми, бәлки тәрҗемәнең җайсызлыгын гына арттырадыр (8. 396 б.)
Күргәнебезчә. Г. Батгал тәрҗемәләрнең тел. стиль җәһәтеннән кимчелекләрен күрсәткән Әдип эчтәлекнең төгәлсезлекләрен аерым мисаллар белән дәлилли •Өнә менә» шигырендә Г. Тукай да китаплар тәрҗемәсен камчылап ала:
•Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе Менә «Тәхрире—мәръат» тәрҗемәсе
Татар әдәби тәнкыйтен, аның теориясен үзенчәлекле нәзари карашлары белән тулыландырган Ф Агиев әдәби ижатнын бу төрен шәхси һәм гайре шәхси төрләргә бүлә. Алга таба фикерен тагын да үстереп, «тәнкыйть шәркый» һәм «тәнкыйть гарби»не аерып чыгара да Г. Баггалнын тәнкыйди эшчәнлеген гайре шәхси, ягъни аурупа тәнкыйтенә караганлыгын раслый. (1, 40 б). Закир Кадыйрида Г. Батгалнын тәнкыйте ризасызлык уята һәм ул, үз нәүбәтендә, «Тәнкыйтькә каршы бер-ике сүз» (1909) дип исемләнгән жавап мәкаләсе белән чыгыш ясый. Баттал. ике арада туган кызу бәхәскә жавап йөзеннән һәм үзара анлашу максатын да күздә тотып, «Тәнкыйть тирәсендә* (1909) дигән язмасын «Шура» журналы битләрендә бастырып чыгара Ул анда тәржемә юллары турында сүз алып бара: «Шулай ук мөтәржемәләрне. мөәллифләрнең (төзүче) китапларны язган чакта күңелләрендә жәвәлаи (хәрәкәт) иткән хиссият вә энже мәгънәләрне тәржемә итмәдекләре өчен һичкем интикад (тәнкыйть) вә мөахәзә итмидер. Бәлки шул китапларда язылган сүзләрне генә бозмыйча вә мәгънәләрен үзгәртмичә тәржемә итүләре таләп ителәдер (4, 262 б.). Ул алга таба сүзгә-сүз һәм ирекле тәржемәләрне аерып чыгара, сүз сөрешеннән авторның беренче юлга тискәре мөнәсәбәте сиземләнә. Автор әсәрнең эчтәлеген, мәгънәсен саклаган хәлдә татарча тәкъбир, истиляхат стильдә тәржемәләүне таләп итеп куя: «Шуның өчен гарәпчәдән тәржемә ителгән бер китапның сүзләре, сарыф (морфология) татарча булдыгы хәлдә өслүбе гарәпчә булса бән аны яхшы тәржемә дип әйтә алмыймын вә Касыйм бәк Әмин әсәрләренең тәржемәләре шул кабилдәнрәк (төр) дия икътикад (ышану) итәмен. Ләкин мәгънәнең үзгәртелүенә аслан разый түгелмен. Аннан соң гыйбарәләрнең асылдагы кеби рух вә куәтләрне тәржемәләрдә дә мотлакан сакларга кирәк димен» (4, 662 б.).
Г. Баттал—XX гасыр башы милли мәгариф тарихында оста педагог, методист буларак та тирән эз калдырган шәхес. Әдәбиятны жәдиди мәктәп- мәдрәсәләрдә укыту, аның юллары, ысуллары һәм максат-бурычлары кебек сорауларга жавап йөзеннән ул, үз тәжрибәсенә һәм бу өлкәдә, рус әдәбият фәне ирешкән казанышларга таянып, «Нәзарияте әдәбия» (Казан, 1913) дигән дәреслеген яза. Әйтергә кирәк, әлеге китап милли мәгариф йортлары укытучылары алдына куелган күп сорауларга ачыклык кертеп, бу өлкәдәге эхләнүләрне тагын да үстерә Анын бу хезмәтендә тәнкыйть, аның үзенчәлеге, төрләре, бәяләү критерийлары турында фәнни-нәзари белемнәре дә урнаштырылган Биредә алдагы хезмәтендәге карашлар тагын да тирәнәйтелә, гыйльми югарылыкка куела, системалаштырыла. Тәнкыйть—Г. Баттал карашынча, бер әдәби китапка яки сәнгать (рәсем, музыка) әсәренә бәя кую, анын уңай якларын яки кимчелекләрен күрсәтү ул. Монда тикшерелгән әсәр буйсынырга тиеш булган кагыйдә вә кануннарны да истә тоту зарури. Алга таба автор әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен бәяләү таләпләре турында сүз алып бара. Әдәбият вә сәнгать әсәрләрен бәяләргә тиешле кагыйдә, кануннарны Г Баттал критерий дип билгели. Аерым әсәрне тәнкыйть иткәндә таяныла торган кагыйдә вә кануннарның мәжмугасен «Критериум» дип атый.
Автор тәнкыйть алдына зур таләпләр куя. Ул әдәби әсәрнең кагыйдә вә әдәби кануннарга нигезләнеп ижат ителүен яклый. Шул ук вакытта әдәби әсәр, сәнгать әсәренең төзелеше, язылышына караган фәнни яңалыклар, ана куелган таләпләрне күз уңында тотуны да искәртә. Әсәрнең сюжет-композиииясе бәяләнгәннән сон, тәнкыйтьче игътибары китапның идея-эчтәлегенә юнәлтелә. Әсәр темасының ачыклыгы, фикер дөреслеге, аларның заманчалыгы объектив бәяләнергә тиешле сыйфатлар буларак күрсәтелә. Әсәр теленә, стиленә житди анализ ясауны тәкъдим итеп. Г. Баттал үзен таләпчән тәнкыйтьче буларак күрсәтә.
Бу чорда әдәбият белеменең һәр тармагында әдәби бәхәсләр кабынып тора. Шул уңайдан Г Баттал «антикритика» дигән төшенчә куллана. Анын карашынча. антикритика—каршы тәнкыйть, мөнәкъкыйднен фикерләрен рәд кылу (кире кагу) (5. 47 б.) Бу төргә мөрәжәгать итү Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г Сәгъди, Н. Халфин, Г Ибраһимов һ. б. ларның тәнкыйть практикасында күзәтелә.
«Нәзарияте әдәбия» хезмәтен язганда Г. Баттал рус әдәбият белеменә мөрәжәгать итсә дә, әдәби тәнкыйтьнең зарурилыгы мәсьәләсенә ул милли
жирлектән якын килә. анын төп принципларын һәм юнәлешләрен билгеләгәндә татар әдәбиятының үсешен күздә тота
Галим, тәнкыйтьче татар әдәбияты әһелләренә дә бәя бирүне үзенең бурычы итеп саный. Г Баттал тәнкыйтендә көрәштәше, фикердәше, татар әдәбиятының олы маягы Г Исхакый ижаты. анын аерым әсәрләре бәяләнә 1909 елда Г. Исхакыйнын «Мөгаллим» әсәре басылу мөнәсәбәте белән Г Баттал • Мөгаллим» китабы вә өйләнү мәсьәләсе» (1909) дигән мәкаләсен яза. Ин беренче нәүбәттә, ул әсәрнең сюжетына туктала, анын проблемаларын билгеләп үтә. Татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил булуы милләти рухлы әдипнен игътибарын жәлеп итә Аларнын күбәеп китүен татар кыхтарынын надан, артта калганлыгы белән бәйләп карый: «Русия инкыйлабыннан сон байтак зыялыларыбыз, мөселман кыхлары арасында үхтәренә тин кыхтар тапмалыкларыннан рус. поляк, француз вә яһүди илә әйләнмәгә башладылар» (9. 2 б.). Автор борчылу хисләрен дәвам итеп, аны милләтнен киләчәген куркыныч астына куючы сәбәп итеп күрсәтә: «Бу көндәге татар кызларының ифрат дәрәжәсендә. тар фикерле вә надан уллыклары бәлки мондый кызларның үзләре, кияүләрен жинеп. үз юлларына салулары, ниһаять, аларны кешелектән чыгарулары һәм өйләнгән булып балалар ясамак вә шукларны асрамак вә үстермәкләр бу дөньяда күреләчәк эшләрнен ин вакларыннан булдыгы күрсәтелмештер» Биредә Баттал. һичшиксез, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, обрахтарга йөкләнгән идея-эстетик мәгънә, драманын төп фикере, идеясе турында сүз йөртә Алга таба мәкалә публицистик төсмер ала һәм автор балаларны тәрбияләү, белем бирү, анын үзенчәлекләре, баскычлары турында уйлануларын укучыга тәкъдим итә «Ошбу тәһликәләрнен (һәлакәт) юлын белмәк өчен берничә чара кыхларымызны да жегетләремез кеби укытмак вә анларны да гыйлем вә мәгариф нуры илә нурланлырмак вә яклы дөнья илә ашна (танышу) итмәктер». Хатын-кызларны укыту мәсьәләсенә тукталып. Г. Баттал татар дөньясында хатын-кыз иреге, тигехлеге. азатлыгы, анын гаилә, бала тәрбияләү, жәмгыятьтәге урыны кебек мәсьәләләрне күтәрә
Ижат кешесе буларак. Г. Батталнын шагыйрь Г Тукай шигъриятен күзәтеп баруы да шик уятмый, әмма Тукай исән вакытта галим анын ижаты. тормыш юлы турында матбугат битләрендә махсус мәкалә белән чыгыш ясамый
Шагыйрьнең вакытсыз үлеме исә күпсанлы мәкаләләр, фәнни хезмәтләр авторы Батталны кулына каләм алырга этәрә һәм ул «Кояш» газетасының 1913 елгы 9 апрель санында Тукайның вафаты уңае белән кайгы-тәгъзия бастыра Озак та үтми, шул ук газетаның 17 апрель санында «Габдулла Тукай» исеме астында күләмле генә мәкаләсен укучылар хөкеменә тәкъдим итә Ул искә төшерү, хатирә шәкелендә жылы итеп язылган Язма, ин беренче нәүбәттә, шагыйрьнең биографиясен мона кадәр билгеле булмаган яна фактлар белән тулыландыра. Мәсәлән, кымызга барганда Тукайны Уфадан Троицкига Багталнын озатып жибәрүе ачыклана Аннан сон. Троицкига кадәр туры поезд булмаганга Чиләбедә тукталыш ясарга мәжбүр шагыйрьне каршы алу эше дә мәкалә авторы тарафыннан оештырыла Хатирәдә шагыйрьнең бу вакыттагы хәле, сәламәтлеге, тышкы кыяфәте турында да әйтелә. «Карават өстендә боегып яткан бу зәгыйфь, ябык вә чандыр гәүдәле зат әсәрләрендәге рух. голувият (бөеклек) вә мәгънәләр аркасында бик олуг вә мөхтәрәхг булып күренә иде» (7.64-66 б ) 1912 елның август аенда Г Баггалга Тукай белән икенче тапкыр һәм. әйтергә кирәк, сонгы тапкыр күрешү Казанда насыйп була Ике арада бик тиз гади һәм дустанә мөнәсәбәт урнаша. Күзгә чагылган беренче сыйфаты—гадилек, сүзгә осталык. Ул Батталны гажәпкә дә калдыра һәм шул ук вакытта сокландыра да «Сүз арасында көлкеләр, ләтыйфә (мәзәк) вә мөзахлар (юмор) кыстырып жибәрә иде Бик тиз үзләшеп киттек, аңлаштык» (7, 64 б) Биредә бер- бсрсснен ижаты белән алдан таныш булу, анын зурлыгын тану, югары бәя дә уңай роль уйнагандыр күрәсең. Мәгълүм булганча. Г Тукай 1912 ел сәфәрләре хакында «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасын бастырып чыгара Шагыйрь анда Батталнын тәнкыйди эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт белдерә һәм «үткен вә искренний интикадлар» (тәнкыйть мәкаләләре) авторы белән күрешүе турында да жылы итеп искә ала.
Г Баттал алга таба шагыйрь иҗатының төп үзенчәлекләрен гомуми планда ассызыклауга күчә. Ул Тукай әдәби мирасының кыйммәтен бәяләүгә, ин беренче чиратта, анын әсәрләренең теле, өслүбе аша якын килә. Татар теленең язмышы, ана мөнәсәбәт, иҗтимагый фикер үзгәрешенә тарихи күзәтү ясаганнан сон, Тукайның, үз әсәрләрен татар телендә язып, милли әдәби телне шәкелләш- терүдә. халыкның җанлы сөйләм теленә якынайтуда, аны үстерүдә, югары күтәрүдә шагыйрьгә олы бәя бирә Шагыйрь әсәрләренең халык тарафыннан яратылып, сөелеп укылуының серен Баттал Тукай шигъриятенең халыкчанлыгында, матур һәм гади телендә күрә Анын карашынча, Тукай 'халыкка үз теле белән анын бөеклеген, зурлыгын, көчлелеген, шагыйрьлеген, дәртлелеген анлата, үз теле белән халык монын җырлый, «халыкның кимчелекләрен шул ук халык теле белән тәнкыйть итә вә үзенен искитәргеч сатирасы куәсе белән бу турыда чын муаффакыятькә (уңышка) ирешә» Тукайның шигъри куәтенә сокланып, аның милли рухына, татар жанлылыгына басым ясап. Баттал болай ди: «Татар бәхте өчен мин жан атармын, татар бит мин, үзем дә чын татармын,—дип, түгел мактаныч вә горурлык белән күкрәк киереп сөйләгән татар угълының ялкынлы йөрәгеннән, бәлки ул моңлы йөрәкнен ин тирән җирләреннән чыккан, шунлыктан аны һәрбер татар йөрәге сизә» Шушы язмасында автор аерым мәсьәләләрдә Г. Ибраһимов белән бәхәскә дә кереп китә, анын карашларын кире кага. Әйтик, Ибраһимов шагыйрьне акыл, фәлсәфә сатуда, үгет-нәсыйхәт укуда, шигырьләрендә мөгаллимлек итүдә гаепләсә, ә Баттал, киресенчә, «Тукаев, шагыйрь булганлыктан, милләт вә миллилек хакында мөхакәмәләр йөртми вә фәлсәфә сатмый: Милләтне сөяргә кирәк, ул бик газиз нәрсә!—дип вәгазь, нәсыйхәт сөйләми, бәлки ул халыкның әкият вә әфсанәләреннән (фантастик хикәяләреннән) алып, халыкның үз теле белән шигырьләр яза» рәвешендә аларны кире кага. Аннан сон галим Тукай иҗатының замандашлары тарафыннан аз игътибар ителгән тагын бер сыйфатын—дини мотивлар. Коръәннән килә торган бәйләнешләр, гомумкешелек кыйммәтләрне барлый. Г Баттал шагыйрьнең вакытсыз үлемен милли фаҗига итеп бәяли һәм аның хәлен кайгырту, сәламәтлеген ныгьггу юлында милләтнең файдалы гамәл кылмавы өчен тирән ачынуын белдерә: «Әмма милләт ана ярдәм итү, аның сәламәтлеген кайгырту вә тормышының бераз төзәтү өчен жүнләп кыймылдамады вә бу хосусны күп кайгыртмады Дөрест. бәгъзе берәүләрнең кымызга чакырулары вә кунак итүләре кебек эшләр булды Ләкин болар бик аз иде Ниһаять, үземезнең гамьсезлегемез үз башымызга төште Зур талант вә олуг шагыйрьләремездән мәнгегә жода булдык». Күренә ки, мәкалә авторы халыкка хезмәт итүнен олы үрнәген күрсәткән Тукайның вакытсыз арабыздан китүен татар халкының киләчәк яшәеше, әдәби-мәдәни тәрәккыяте мәсьәләсе белән бәйләп карый.
Мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслек буларак әзерләнгән «Нәзарияте әдәбия» (Казан, 1913) дигән китабында автор, лирика, аның асыл хасиятләре, жанрлары, бу төргә кагылышлы нәзари төшенчәләр турында сүз йөрткәндә, Тукай шигъриятенә еш мөрәҗәгать итә. аннан унышлы мисаллар белән үз карашын дәлилли, китабының милли характерын тирәнәйтә.
Мәгълүм булганча, 1921 елдан Г. Батгалнын гомер юлында һәм иҗатында мөһажирлек чоры башлана. Аның татар халкы тарихын, иҗтимагый, фәлсәфи, әдәби, эстетик фикер үсешен яктырткан «Казан төркиләре» исемле китабы беренче тапкыр 1925 елда басылып чыга. Ул укучылар арасында тиз арада кин яңгыраш таба, зур кызыксыну уята, шул сәбәпле зыялылар, бер төркем яшьләр соравы буенча гарәп язуыннан латин графикасына нигезләнгән төрек алфавитына күчерелеп, аерым мәсьәләләр, карашлар янартылып, тулыландырылып икенче басмасы әзерләнә. Монда автор татар әдәбияты тарихын яктыртуга да урын бирә. Галим татар әдәбиятының XIX гасырнын урталарына кадәрге, ягъни янарыш хәрәкәте башланган вакытка чаклы дәверен санаулы әсәрләр белән чикләсә дә, анын XX йөз башындагы үсешен, торышын.
әдипләр ижатын шактый тулы күзаллый. Татар поэзиясен нәзари өйрәнүләргә багышланган сәхифәләре Г. Тукай тормышын һәм ижатын яктырту белән ачыла. Шушы уңайдан галимнен шагыйрь поэзиясен өйрәнүе фәнни яктан тирәнәя, ул Тукайнын әдәби мирасын шагыйрьнен шәхси тормышы, ул яшәгән чорнын ижтимагый-сәяси чынбарлыгы, милли, мәдәни, әдәби хәяты белән тыгыз бәйләнештә карый.
Тукай әсәрләрендәге төп аһәннәргә таянып. Баттал жиде тематик төркемне, әйдәп баручы жиде мотивны аерып чыгара: искелекне, артталыкны тәнкыйтьләү: татар тормышындагы наданлыктан, яшәешнең искергән гореф-гадәтләреннән, милли чынбарлыкның үсешен, яңарышын тоткарлаган көчләрдән ачы көлү; ижтимагый һәм милли тема; халык мифологиясе, дастаннарга нигехтәнеп язылган шигъри әсәрләр; балалар һәм мәктәпләр өчен язылган оригиналь һәм тәржемә әсәрләр; мәхәббәт, рухи борчуларны һәм фани дөньядан бизгәнлекне чагылдырган лирик шигырьләре, ягъни күнел лирикасы. Аның сатирасы югары бәяләнә, хәтта Баттал тарафыннан мондый рухлы әсәрләрдә көлү объектының үзгәрүе, сатирик алымнарның төрлелеге сиземләнә Мәсәлән, беренче чор әсәрләрендә шагыйрьнең «надан муллалардан, сорыкорт шәехләрдән көлүе, иске хорафатларны тәнкыйтьләве» билгеләнсә, ә «1908 елдан башлап һәм аннан сон язылган шигырьләрендә ялган миллиятчеләргә. байлыкка сатылган яшьләргә каршы рәхимсез көрәш ачуы» күрсәтелә. Хезмәт авторы шагыйрь әсәрләренең идея-эчтәлегенә күзәтү ясаганнан соң. аңа югары бәя биреп, үзенең нәзари карашларын «Астыртын көлү үзенчәлеге белән бергә, зәгыйфь гәүдәсе тирәнлекләрендә изге уйлар һәм бөек кешелек максатлары йөрткән хисле һәм ваганпәрвәр бер төрки шагыйрь иде» (6. 122) рәвешендә төгәлли.
Г. Батталнын өйрәнүләрендә бүгенге көн ижтимагый фикере өчен тагын бер кызыклы факт бар. Совет чорында Тукай ижатын чор идеологиясенә яраклаштыру максатыннан әдәбиятчы галимнәр, ижтимагый фикер ияләре анын дөньяга карашларын төрлечә калыплаштырырга омтылганда. Баттал егерменче елларның беренче яртысында ук аек акыл белән һәм бер дә икеләнмичә. «Тукай миллиятче булу белән бергә социалистлыкка тартым бер халыкчы— демократ та иде» дигән фикергә килә.
Батталнын гыйльми-нәзари эзләнүләрендә игътибарга лаек юнәлешләрнең тагын берсе—тукайчы галимнәрнең эшчәнлекләрен өйрәнү һәм бәяләү Аларга таянып, автор шагыйрьнең «Идел буе төркиләре арасында гына шөһрәт казанып калмыйча. Кырым, Кавказ. Төркестаңда һәм хәтта Төркиялә дә танылуын» (5. 120 б.) әйтә. Үз карашын «Турк Йурду» журналының 1929 ел 16 май санында әдәбият укытучысы Фуад Көпрүлүнен язмасы. «Шималь төркиләренең шагыйре Габдулла рухына багышлау» басылу. Ногман БаЙбуринен Тукайга багышланган шигыре чыгу белән дәлилли. Мөһәжирлектә булуына карамастан, ул совет чорында әдәбият фәненең торышын, үсешен. Тукай турындагы гыйлемнең хәлен шартлар мөмкинлек биргән кадәр күзәтеп барган.
Билгеле булганча. Октябрь борылышларын нан соң Тукайны өйрәнү фәнендә икенче чор башлана Анын төп билгеләре булып: шагыйрь ижатыннан. хакимлек иткән марксизм-ленинизм идеологиясе таләбенә нигезләнеп, яна эчтәлек, яна мәгънә эзләү, аны «кызыллаштыру». пролетариат үзгәртеп коруларына яраклаштыру торса да. Тукай ижатын өйрәнү бер урында гына калмый Егерменче елларда Ф Бурнаш, Тукай шигырьләрен туплап, зур күләмле кереш мәкалә белән китап итеп чыгара. Бу юлда Г Нигъмәти. Г Сәгъдиләр дә актив эшли. Г Батист исә үз китабының беренче басмасын 1922-23 елларда Хельсинки шәһәреңдә яшәгән көннәрендә андагы университет китапханәсендәге материалларга нигезләнеп яза һәм ул 1925 елда нәшер дә ителә. Аңлашыла булса кирәк, галим, китапның икенче басмасында, совет галимнәренең хезмәтләренә таянып. Тукайга багышланган өлешне киңәйткән, тулыландырган. Галим үзе чит илдә яшәсә дә. югарыда исемнәре яңгыраган әдипләр, тәнкыйтьчеләр хезмәтләренә объектив, фәнни якын килгән Аларнын аерым карашлары белән килешә, ә кайберләре белән әдәби бәхәскә дә керә Г Баттал. Ф. Көпрүлүнен «Анын (Тукайнын) шигырьләрендә баштан ахырга кадәр көрәш, бәхәс, хәрәкәт һәм тормыш бар» дигән фикеренә кушылып, шагыйрьнең төп юлын түбәнлекләргә, хаксызлыюса каршы керәшгә билгели. Әмма ул шагыйрь поэзиясенә мөнәсәбәттә галимнен «көчле хислелектән
Һәм ижат фантазиясеннән мәхрүм Г. Тукайның шигырьләрендә темалар, һичшиксез, практик файдалы гына күз алдында тоталар. Күнелнен самими һәм бер сәбәпсез дулкынланулары, табигать гүзәллекләре анын әсәрләрендә һич тә урын таба алмаган» рәвешендәге бәясенә тискәре карашта тора. Көпрүлү шигырьне аңлау, аны эстетик кабул итү ягыннан Г Ибраһимовка якын тора. Шуна күрә төрек галиме Тукай поэзиясенең төп сыйфатын бәяләүдә Г Ибраһимов белән бер баскычка баса. Алга таба Г. Батгал, Ф Бурнаш туплаган шигырьләр җыентыгының эчтәлеген, Г. Сәгъдинең 1926 елда дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы» китабында шагыйрьгә биргән бәясен терәк итеп алып. Ф Көпрүлүнен карашларын кире кага. Егерменче елларның беренче яргысыңда матбугат битләрендә Тукайның Казандагы көнитешенә кагылышлы «Татар буржуазиясе белән тыныша алмаган кайберәүләр, үз эчләренә бикләнеп, өметсезлеккә төштеләр һәм эчүгә сабышалар. Тукайны да бу кайберәүләр рәтенә кертеп карарга мөмкин» формасында фикерләр күренә. Батгал Г. Нигьмәтинен 1925 елда Казанда нәшер ителгән «Әдәбият мәйданында» китабында урын алган бу факт белән килешә. Аннан соң кайбер язмаларда Тукайның шигъри таланты ачылып бетә алмау сәбәпләреннән берсе итеп шагыйрьнең табигатьтән бирелгән талантына, сәләтенә тиң белем ала алмавы күрсәтелә. Бу мәсьәләдә Г Сәгъдинең «Башка шагыйрьләребез кебек Тукай да җаһиллегеннән һәм белемсезлектән күп зарар күргән» дигән карашы Батгалда яклау таба.
1947 елда Г. Баттал-Таймас ялга чыга. Анын 1965 елны төрек мәдәниятен өйрәнү институты басмасы булган «Төрек мәдәнияте» журналының июль санында «Шагыйрь Габдулла Тукай» исемле мәкалә бастыруы мәгълүм.
Шулай итеп, Г Батгал әдәби тәнкыйтьнең теоретик мәсьәләләре, тарихы турында нигезле, дәлилле фикерләр белән күп мәртәбәләр чыгыш ясый Бу ижат төренең иҗтимагый вазыйфасы, бурычлары, принциплары, шартлары турында уйлана. Татар дөньясында тәнкыйтьнең хәле, бу өлкәдәге житешсезлекләрнен сәбәпләре турында фикер йөртә. Әдәби әсәрләргә, дини китапларга төпле, принципиаль, объектив бәя бирә. Әмма анын аерым тәнкыйть мәкаләләрендә теоретик, фәнни өлешләр әдәби материалдан аерылып китә, тәнкыйть мәкаләләре кайчак публицистика төсен ала, ул әдәби әсәрне «онытып», көнитеш проблемалар хакында сөйли башлый. Галимнең Г Исхакый, Г. Тукай һ. б.лар турындагы гыйльми карашлары, эзләнүләре исә алар иҗатын һәм тормыш сукмагын гулырак яктыртуга булыша. Аерым алганда. Баттал-Таймас, үз язмаларында Тукайның тормыш юлындагы аерым фактларны ачыклап, анын фәнни биографиясен тудыруга үзеннән өлеш кертә. Шагыйрь ижатын чорларга бүлү, анын тел-өслүб һәм фикри-мәгънәви яктан үзгәреше, идея-тематик байлыгы, әйдәп баручы мотивлар төрлелеге, юмор һәм сатира мәсьәләләре, аның шигъриятен, тормыш баскычларын өйрәнүче галимнәрнең күзәтүләренә, хезмәтләренә бәя, мөнәсәбәт белдерү—болар барсы да галим һәм—тәнкыйтьче Г Батгалнын Тукайга багышланган гыйльми тикшеренүләрендә төп юнәлеш булып тора.