Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Атылган йолдыз кебек...
Тәбриз Мебарәков татар прозасында, яшендәй атылган йолдыз кебек, тиз арада якты эз калдырып киткән шәхес Аның әдәбиятка килү юлы да үзенчә гыйбрәтле. 1932 елнын февралендә Арча районынын Мөрәле авылында дөньяга килгән Тәбризнең әтисен 1937 елны халык дошманы дип кулга алалар һәм атып үтерәләр Әтисез калган Тәбризгә фәкать үз көче һәм тырышлыгы белән зур дөньяга юл ярырга туры килә Ул бнк яхшы билгеләренә Сеже урта мәктәбен тәмамлый. Соңрак. Казан университетының физмат факультетында укып, аның аспирантурасын тәмамлап, физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә 1970 елларда ул Алабуга пединститутында эшли, ә гомеренең соңгы 25 елы Уфа авиация институты белән бәйләнгән. Т. Мобарәков машиналар төзү өлкәсендә физика- математика теорияләрен куллану буенча 20 дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның кайбер гыйльми хезмәтләре чит ил галимнәре арасында да танылу таба.
Сулдан уңга Шәүкот Галиев. Аяз Гыиюҗев. Илдар Юзеев. Тәбриз Мобарәков. Гариф Ахунов
1996 е.1
Гаҗәп хәл: гомере буе югары уку йортларында рус телендә төгәл фәннәр укыткан галимнең күңелендә, ком таш эчендәге алтын кисәге шикелле, саф туган телебез стихиясендә кристаллашкан олуг хәзинә—әдәби галант яткан Шунсы кызганыч—бу хәзинә галим-әдип гомеренең соңгы елларында гына халыкка ачыла алды Т Мөбарәковнең укучылар күнеленә кереп калган төп әсәре «Хәтер аланы» исемле повесть. Бу әсәр «Казан утлары»нда 1995 елнын 4 санында басылып чыкты. Повестьның журнал вариантын (әсәр тулысынча әлегә китап булып чыкмаган) мәрхүм шагыГгребез Рәшит Әхмәтҗанов әзерләгән иде. Тормыш чынлыгы ягыннан булсын, тел җәһәтеннән булсын, әсәр гаять үзенчәлекле, һәм ул хаклы рәвештә җәмәгатьчелек тарафыннан үзенә лаеклы бәһане алды да. Соңрак журналыбызда М Мәһдиев турында истәлекләре дә басылды. Шул ук елларда аның «Кәшемир шәл». «Аю белән Аккош мәхәббәте». «Гөләбн». «Космоста булмасак га» кебек матур-матур хикәяләре «С өембикә» журналында. «Шәһри Казан» I азетасы битләрендә дөнья күрде Т. Мобарәков әсәрләре гади укучыны гына түгел, таныш ан я зучыларның һәм еДөбнят белгечләренең дә игътибарын җәлеп итте Ә. Еники. Г. Ахунов. А I ыйләҗев. А. Хәлим. В Ихсанова һ б. аның иҗатына югары бәя бирделәр Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы згтеп кабул ителде
Ни аяныч, Т Мебарәков үзенең зур иҗат планнарын тормышка ашыра алмыйча. 1996 елны вафат булды Ана быел 70 яшь тулган бу тыр иде