БАКЫЙ УРМАНЧЕ ШӘМАИЛЛӘРЕ
Шәмаил сәнгатенең чыганаклары
Бакый Идрис угылы Урманче (1897—1990) — мәшһүр рәссам, сынчы—һәйкәлтараш (скульптор). нәгышьче. график Татарстанның (I960) һәм Россия Федерациясенең халык рәссамы (1987). Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәуләт премиясе лауреаты (1967)
слам культурасы дөньяга сынлы сәнгатьнең югары сакраль фикерләрен белдерә торган үзенчәлекле бер жанр бирде Бу — шәмаилләр
Шәмаил сәнгате чыганакларын, мөгаен. Коръән ачышларының тәүге язылу тәҗрибәләреннән эзләргә кирәктер Бу язмаларның беренче үрнәге — илаһи дөньяның язмыш тактасы' — ләүхелмәхфүз. анда Галәм. Жир кануннары барлык жан ияләренең дөньялыкта кыласы гамәлләре ачык әйтелгән Шул сәбәпле шәмаилләр инәүвәл "Язмыш китабы нын жирдәге чагылышы буларак кабул ителгән Шәмаилләр табигатен болай анлау бу сүзнең мәгънәсенә үк салынган Гарәп телеңдә ул кысага куелган дини текст вә характерның тумыштан килгән үзенчәлеген, ягъни нәрсәнеңдер Аллаһе Тәгалә тарафыннан югарыдан бирелгәнлеген анлата
Мондый хезмәтләрнең үзләрен дә югары адепт шэйх вә гайреләр генә ижат итә алган. Биредә ислам таралуының беренче гасырларында күп халыклар, шул исәптән Идел болгарларының да әле сурәтчел алдан күрү халәтләрен саклаганлыкларын күз уңында тотарга кирәк Алар, хәзерге кешедән аермалы буларак, язма тамгаларны гади шартлы билгеләр яисә бу абстракция итеп түгел, э бәлки күнелләрендэ рухани дөнья картиналарын китереп чыгарган реаль сурәт символлар буларак кабул иткәннәр Язу (әлифба) бит үзе тирән инстинктив гыйлемнәрдән күренешнең асыл яклары чагылышлы буларак туган Шунысы да бар бу язу тамгалары кешенең абстракт-мантыйк. фәнни эшчәнлегеннән түгел, ә сәнгать формасында барлыкка килгән (мәсәлән, борынгы мисыр сурәт язуын искә алыйк) Борынга заманнарда язу тамгалары кешенен эчке хисләренә аерым бер коч белән тәэсир иткәннәр Шуна да инстинктив алдан күрү сәләтен саклаган урта гасыр моселманнары Коръән текстлары эчтәлеген бик тирән вә якын кичергәннәр шәмаилләр аркылы үз эчке халәтләренә керә алганнар
И
Хәзерге заманда мондый әсәрләр инстинктив алдан күрүчәнлеген тәмам жуйган. анын урынына интеллектуаль фикерләвен үстергән Кешенен ботен барлыгын туендыра алмый. Гәрчә кешеләр хәзер классик шәмаилләргә карата мәхәббәт тотса да, анда бары абстракт фикер күрәләр, анын рәвеше кеше анында хуш сурәтләр уятмый, һәм кеше барлыгының төп нигезләренә, әхлакый хисләре вә ихтыяр импульсларына кагылмый. Ин яхшы дигәндә, ул рәвешләр үзләренең эстетик эзләрен генә калдыралар
Кеше тышкы материаль культурага кереп батуы һәм фикерләвенең абстракт- логик формасы үсү белән бергә илаһи дөньяны таныр өчен ике юл барлыкка килде беренчедән, үз эчендә эзләнүләр аркылы, икенчедән, матди әйберләрне, табигатьне тикшерү аркылы Мәсәлән, көньяк халыкларда рухи дөньяны сурәтләү тыелган булган, ә төньякта яшәүчеләрдә киресенчә иконография киң кулланылган
Борынгы Греииянен рухани мәктәпләрендә алда әйтелгән юлларнын икесе дә билгеле булган. Дионис мистерияләрендә кешенен эчке асылы төбенә чуму алымы алга сөрелгән Аполлон мистерияләрендә исә икенче юл кулланылган. Әмма беренчесе — эчке дөнья аша бару юлы — катлаулырак саналган Ул юлга бик көчле, тиешле әзерлек узган жаннар кертелгән. Әзерлексез укучы эчке асылына күмелә башлаганында үзенен кайбер житешсезлекләрен (әйтик, эгоизмының бик нечкә шәкелләрен) күрми үтәргә һәм үз эчендә идарә ителмәүче монстрлар үстереп, ялгыш юлдан китәргә мөмкин
Бу түбәнлекне булдырмауга жаннарны яхшы көчләр тарафына юнәлтүче иконография (нәгышь. скульптура) сәнгатендә кешеләр йә сюжетлар ничек ясалуын өйрәнү һәм тасвирлау ярдәмгә килә. Шуна күрә рухани остазлар үз шәкертләрен әзерлек дәрәжэләренә карап, теге яки бу юнәлешне алып укытканнар. Ахыр чиктә болар һәр ике үсешне үзләштерә торган булганнар Чонки һәр ике юл бер үк Аллага илткән һәм бер яклылык белән чикләнмичә, багышлануның ин югары баскычларына житү мөмкинлеге ачкан. Сонра Римнын Дионисий Ареопагит мәктәбендә илаһилыкның ин югары алымнары ике юл чатыңда ачыла дип өйрәткәннәр: шәкерт Алланын бернинди аерым конкрет әйберендә (ни теге, ни бусында) түгеллеге турында уйлана һәм бу уен икенче фикергә чуму — Аллаһе бөтен тышкы дөньянын (һәм теге, һәм бу) әйберендә дигән медитация белән чагыштыра.
Бу юллар якынаю тенденциясе XIX-XX гасырлар чигендә ачык беленә башлый Нәкъ шул чорда төньяк мөселманнары, шул исәптән Идел-Урал татарларында шәмаилләр кин таралыш таба, боларда берничә гасыр дәвамында шәмаил сынлы сәнгатьнең бик мөһим, хәтта бердәнбер диярлек жанрын хасыйл иткән
Инде татарларда нәгышь вә скульптура булмавы кебек гадәттән тыш феномен сәбәпләренә килсәк, аларнын нигезен, күп кенә тикшеренүчеләр уйлавынча, дин шәригать кануннары торгынлыгыннан түгел, ә эчке асылга төшүнен берьяклы гына юлыннан баш тартып, тышкы юл белән якынаю кеше жанынын рухани дөньяга баглы булуын — әйберләр дөньясының гажэеп күп шәкелләре даирәсендә жан югалып калмаска тиешлегеннән эзләргә кирәк Икенче төрле әйткәндә, тышкы юлны уңышлы үзләштерү нәкъ шул шәмаил сәнгатеннән башлана ала дини текстларны иллюстрацияләү һәм төрле төсләрдә бирү рухани дөнья турында мәгълүмат китергән.
Әлеге чор татар шәмаилләрендә тасвири элементның роле зур. Ләкин ул тышкы бизәкләрдән ары китми һәм сурәтнен эчке төзелешенә үтми. Бу шәмаилләр нәгышь әсәре булудан бигрәк, орнамент һәм гыйбадәтханә рәсемнәре белән бизәлгән матур язу — каллиграфия үрнәкләре булып торалар. Гажэеп талантлы шәхесебез Шәехзадә Бабич (1895-1919) үзенен 1916—1917 елларга караган эпиграммаларының берсендә юкка гына болай димәгәндер:
Сыз. Кәмал рәссам, харигәләр, шәмаилләр чыгар, Йа Илаһем, бездә сон кайчан Рафаиллэр чыгар?11
һәм шундый Рафаэль килгән! Татар культурасы Бакый Урманче йөзендә дөньянын эчке кичерешләренә берьяклы күмелүнең меңъеллык традициясен кыю үзгәрткән һәм замандашлары карашын рухлылыкнын тышкы күренешләренә юнәлткән гайрәтле шәхес булдырган Шул ук вакытта Рәссам чынбарлыкны эчке сиземләү
11 Бабич Шәехзадә Зәнгэр жырлар — Казан. ТКН 1990 279 б 1 «Йосыф китабы-ннан шпата Б Урманченын каллиграфик типтагы шәмаиленнән алынган -Гәүһәр кадерен тикмә кемсэ кыяс кыйлмаз» Асыл ташнын кадерен гади кеше таный алмас
нәтиҗәсендә тупланган мәдәни хәзинәләрне чыгарып ташламаган, киресенчә. үзенен дәртле, күтәренке рухлы әсәрләре белән әлеге хәзинәләрнен тышкы элементлар белән гармоник кушылуына ирешкән
Урманче шәмаилләренең серләре
Гәцһәр ташдыр, ләкин һәр таш гәцһәр улмаз Гәуһәр кадерен тикмә кемсә кыяс кыйлмаз
Кол Гали
Бакый ага Урманче шәмаилләр белән ижат гомеренен соңгы елларында гына шөгыльләнә башлады, дияргә була. Ул мәжбүри ил гизү-кангырып йөрү елларыннан сон Казанга кайткач, 60 нчы елларда яза башлый аларны Үз гомеренен сонгы оч дистә елында (60 яшеннән 90 га хәтле) кайнап торган эшчәнлеге арасында Рәссам шәмаил стилендә тугыз әсәр ижат итә Тик аларнын бары очесен генә чын шәмаил дип санарга була, чөнки алар гына Коръәне-Кәрим вә хәдисләрнең изге текстларына багышланган: Әлхәмдүлилләһи". Аллаһе жәмилен хоббел жәмалә . /1я тэгъзәб Эчтәлеге, башкарылу стиле белән аларга якын тагы бер эше бар. ул Алланы олылау цитатасын эченә алган шигырь — "Сәйфелмөлек" дастаныннан алынган
Гажэп кадыйр торур. кодрәтләрен күр
Гажәп саниг торур сәнгатьләрен күр
Калган әсәрләрдә изге теләкләр түгел, ә рәссамның яраткан шагыйрьләре Тукай. Кол Гали һ б әсәрләреннән канатлы сүзләр, шулай ук шәрекьнен хикмәтле гыйбарәләреннән үрнәкләр гади каллиграфия ысулында эшләнгәннәр
Биредә шундый сорау да туарга момкин ни очен Б Урманче үз ижатында бары оч-дүрт шәмаил белән генә чикләнгән? Аның искиткеч күп эшләргә сәләтле булуын. Коръәнне гажәеп тирәнтен белүен истә тотканда Рәссам бу өлкәдә берничә түгел, хәтта дистәләгән, йөзләгән эш калдыра ала иде. дип уйлау табигый сыман Бу инде Оста ижатында бик күп булган серләрнең берсе.
Урманче шәмаилләренең серләрен ачуга якынайганчы. элек аларнын эчтәлегенә күз салыйк
Рәссамның беренче шәмаиле "Әлхәмдүлилләһи дип атала иде (Аллага хэмд. мактау) Әлбәттә бу гыйбарә үзе тирән символик мәгънәгә ия Кодрәт иясен мактау үзенчәлекле, зур коч бирә Ул коч жан яшәешен гармониягә сала һәм кешенен Мин- анын, үз-үзен анлавы өлгереп җитүендә гадәттән тыш әһәмияткә ия. Ходайны олылавы белән индивидуум гади мин не. үз мин-минлеген кечерәйтә Үэенен камил булмавын белә торып, ул үзендә түбән мин асыл хәрәкәтен юнәлтүче һәм бәя бирүче ин югары "Мин барлыгын ача Шунлыктан кешедә, анын рухында бик тирән яшеренгән ин югары Мин киләчәктә анын житешсез- леклэрен бетерүгә, шул камил булмавы аркасында килеп чыккан кайгы-хәсрәтеннән котылырга, сафлык вә камиллек, реаль ижади көчләр табуга ирешүенә ярдәм итәр дигән өмет туа
_ Нәкъ шул Тәнрене олылау белән Коръәнне ачучы
“Ә1хлшҢ ш.шһи |1эм кешене илаһи рухани дөньяга алып керүче
(-Аллага мактау шәмате фаП1ха сүрәсе башлана
Биредә доньяны бар иткән һәм кешелекне янадан рухани патшалыкка китүче ин югары, камил Үзлек — Аллаһе Тәгалә данлана. Бары эгоцентрик булмаган Мин ан' га ия. шәфкатьле, рәхимле Асыл гына үзе барлыкка китергән кешелек дөньясына ин кыйммәтле ирекле, индивидуаль, үзен-үзен танучы Мин не бирә ала Кешегә бирелгән ирек яхшылык һәм яманлык кылуның ике мөмкинлеген ача. шуна күрә хакыйкатьтән китү, хата гамәлләр кылу барлыкка килә Ләкин Ходай — Анын исемен Хак. Абсолют “Мин" дип тә атарга була — үзе булдырган затка чиксез мәхәббәт, миһербанлы ярдәм вә ярлыкау бүләк итә Илаһи Үзлек — Кодрәт иясен данлыклап. Коръән-Кәрим ин югары вә ин түбән "Мин "не аерып карый, дифферениианияли Ул рухани принципка баглы Мин не күтәрә, олылый, әмма физик-хисси нигездә торучы, кеше эгоизмын йортүче "Минне кечерәйтә. Шулай итеп, Изге Китап шәхеснен үзен һәм башлангыч асылын нәкъ югары. Яралтучы. шәфкатьле вә рәхимле Мин дә табарга тиешлеген күрсәтә Бары тик шул чакта гына шәхес үзендә Боек.
Үлемсез Рух гәүдәләндергән, зур хәрефтән башланган Кеше була ала Икенче шәмаил "Ачуланма" (Ля тәгъзаб) Мөхәммәт галәйһис- сәләм хәдисенә нигезләнгән Эчтәлеге буенча ул төп христиан кануннарының берсе, шулай ук Будда диненең кеше жанын коткаруда сигез тармаклы сукмак постулатларына охшый Анда илаһи кәсепне дөрес яктылыкта күрер вә кешенең үзенә язган урынны тиешенчә кабул итәр өчен гакыл вә сабырлык кирәк булуы хакында бәян ителә. Ул нәсихәт нигезендә дөньяның гармонияле бер бөтен булуын күзаллаулар урнашкан Әгәр ул дөньяда нәрсә дә булса ошамый, ачу чыгара икән, әле анын камил түгеллеге турында нәтижэ ясарга ашыкмаска кирәк. Үз көчләреңне таркатмас, гомереңне заяга уздырмас өчен сабырлык саклавын хәерле Хәтта хәятнын ин авыр, газаплы вакыйгаларында да югары позитив мәгънә була, һәм тынычлыкта гына гамәл өчен уңышлы юллар ачыла.
Ачу тотмау — без омтылырга тиешле идеал Ләкин ана — ачуны бетерүгә — бердән өндәп кенә ирешү мөмкин түгел Рухани гыйлем өйрәтүенчә, ачу — кеше күнеленен әһәмиятле бер хасияте, аннан башка кеше жаны хәяткә битараф буласы икән Ачу — үзенә күрә эчке тәрбияче. Ничек кенә парадоксаль булып күренмәсен, ачуда эгоцентризмга каршы куәтле көч бар Әгәр кешенең тискәре күренешләргә карата ялкынланып ачуы кабарса (әмма дуамал ярсу түгел), ул башта ансыз рәвештә генә булса да. берәр ярамаган эш белән килешмәвен күрсәтә. Шәхес әкрен-әкрен анлы рәвештә ачык фикер йөртү өчен өлгереп житә Ул үз анын уята, тәрбия игә. Үз жанындагы ачуын басып, шәхес мәхәббәт вә миһербанлылыкка юл ача: "рәхимлелек вә фатиха бирүче куллар ачуны жингән кешеләрдә генә булалар (Штайнер Р Миссия гнева// Метаморфозы душевных сил —Казан. 1999. —с. 56).
Ачунын мондый мәгънәләре дөнья хикмәтләреннән һәм тиешсезлекләрне тигезләве белән дөнья диннәрендә бер-берсенә капма-каршы, шул ук вакытта бер- берсен тутыручы "Илаһи ачу’ һәм "Илаһи мәхәббәт төшенчәләрен белдерә Фатиха сүрәсендәге ачуланган сүзләре нәкъ шул контекстта анлашыла да Илаһияттә Алланың рәхмәте белән бергә Анын ачуыннан да курку Әлхәмдүлилляһ шәмаиле турында сөйләгәндә шул мәгънә истә тотыла.
Бакый ага Урманче ижат иткән өченче шәмаил, алдагысы кебек үк Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренең берсенә таяна. Бу — " Аллаһү жәмилүн йү йухиббү жәмалә дигән хәдис Аны рәссам үзе болай тәржемә итә: "Аллаһе гүзәл, гүзәллекне ярата’ Биредә сүз тышкы сөйкемлелек турында гына түгел, эчке матурлык вә камиллек хакында да бара Матурлык сүзе чын мәгънәсендә һәрвакыт яхшылык, тәкъвалык вә билгеле бер мәгънәдә әхлаклылык синонимы буларак кабул ителә Шунлыктан диннәр
“Ля тәгъзаб “ (“Ачуланма ") шәмаиле.
донья яралуын мәңгелек матурлык, мәхәббәт һәм бөек мәнгелек Рухнын югары әхлакый импульсларына илтеп җиткерәләр Шуннан да кешелекнең Матурлык дөньяны коткара дигән омет-хыяллары туа
Шәмаилләр эчтәлеген гомумән алып караганда, аларда идеяләр берлеге сиземләнә Аннан да бигрәк, алар аша глобаль зирәклек, кеше табигатенең асылы белән бәйле боек идеяләргә алып килүче үтәли бер сызык төсмерләнә һәр шәмаил боек рухани тәгълиматлар нигезендә яткан принниапларнын изге триадасын тәшкил итүче берәр боек хакыйкатьне белдерә Бу — Акыл. Матурлык. Көч (хакимият) Нәкъ менә шулар кешенен һәм тышкы дөнья, һәм эчке камилләшү өлкәсендәге эшчэнлегенэ юнәлеш бирә.
“Аллаһе җәмилен йухиббү жцмалә "(“Аиаһы Шул принииплар асылын гүзәл, гүзәллекне ярата "> шәмаиле ачыклап китү очен. рухани фәннен
кешегә һәм табигатькә карашларын сыйфатлап үлү сорала.
Антропософия1 кеше асылы дүрт барлыктан тора, дип саный Табигать фәннәре таный торган жир физик җисеме белән бергә кеше бөтен галәмнән килүче космик гравитация йогынтыларыннан тукылган нечкә эфир җисемен дә йөртә Мондый көчләр организмның тереклек эшчәнлеген тәэмин итеп, жирнен минераль асылы — каты. сыек, газсыман халәтләрен үзара багланышта тота Эфир җисеме кешене үсемлек дөньясы белән якынайта: аларда бит хәят бар (сүл хәрәкәте, чәчәк, җимеш), әмма хис эмоцияләр юк Кичерешләр доньясы астраль дигән (Парацельс буенча) жисем кеше асылынын физик һәм эфир халәтеннән сон өченче халәт белән бәйле Бу халәт Кояш системасы планеталары, аеруча Ай йогынтысына бәйле космик периферияләрдән килгән хаос йогынтыларын тәртипкә салалар Астраль жисем кешегә эчке хис канәгать яисә канәгатьсезлек кичерешләре тәэмин итә шуның белән аны хайваннар дөньясына якынлаштыра Шулай итеп кеше үгэенен түбән дәрәҗәдәге җисемнәре ягыннан минераль, үсемлек, хайваннар патшалыгы белән бер үк табигатькә нигезләнгән Шушы нигездә аның үзен үзе андый торган Мин е барлыкка килгән Кешедә үзан булдырып, табигать аны жир йоэенен барча байлыкларыннан өстен итеп күтәрә Әмма "Мин ан лы кеше билгеле бер үсеш дәвереңдәге дөнья чагылышы, дип. үзен-үзе инкяр итәргә тиеш Ул югары Мин ноктасына менеп, үзенен түбән асылына Син! дия һәм аны үсүнен югары дәрәҗәсенә күләрә Рухани мәктәпләрдә кешенен чын табигате рухлылыкта һәм ул үзенен түбән асылына да хуҗа булырга тиеш дип өйрәткәннәр Бакый Урманче укыган "Мөхәммәдия мәдрәсәсендә Син дә әллә кем түгел, мин дә әллә кем түгел, синен әлләкемлеген беркемгә кирәк түгел' дигән такмак популяр булган
Хакыйкать шунда табыла ки үз-үзен югары дэрәжэдэ аңлауга ирешкән кешелек үзе яна дөньялар ижат итәргә, фән. сәнгать, үзенен эчке көче (ихтыяр) кебек табигатьтән өстен доньялар ижат итәргә тиеш Мин-ан ярдәмендә кеше табигатьне (минераль, үсемлек, хайваннар) һәм үзен (физик, эфир һәм астраль җисемнәр) үзгәртә Болар берсе дә хаотик дилетантизм белән түгел, ә бәлки алда әйтеп үтелгән триаданың өч изге принцибына — зирәк Акыл. Матурлык вә Коч —нигезләнеп эшләнә
Кешенен эчке һәм тышкы эшчәнлеге бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, чонки тыштан кергән образлар чагылышы эчке дөньяны ижат итә Эчке тормышыбыз гармониядә булсын очен. безнең күз алдындагы чынбарлыкны, мохитне үзгәртергә ти ешбез Әгәр без доньяны җимерүче гамәлләр кылабыз икән, анын тискәре нәтиҗәләрен үзебездә күрәчәкбез Шуна күрә рухани мәктәпләрдә җиһанны камил Гакыл. Матурлык. Коч хөкем сөрерлек итеп жайга салырга өйрәткәннәр Бу оч принцип
Антропософия — рух турындагы фан Р Штайнер (1861-1995) тарафыннан ачылган.
нигезендә түбән жисем үзгәрә һәм башка биек жан формалары барлыкка килә
Бакый Урманче ижаты нәкъ шуна юнәлтә. Ул татар халкының күренекле вәкилләре һәм аларнын рухани остазлары нәгышь вә скульптура портретларын культурабыз тарихында беренчеләрдән булып ясый башлады. Анын шәмаилләре дә зирәк Гакыл ( ля тәгьзаб'). Матурлык (Аллаһү жәмилүн йү йухиббү жәмалә) һәм рухани Көч табуга (Әлхәмдүлиллэһи ”) юнэлтелгән. Аларда ин югары акыл һәм халыкның рухани җитәкчелек серләре тыгыз багланыш таба.
Шәмаилләрнең сәнгатьчә стиле
Хәзер Бакый Урманче шәмаилләренең сәнгате ягына игътибар итик. Нинди алымнар белән гәүдәләндерә рәссам аларда бу рухани хакыйкатьләрне?
Беренче карашта ук автор рәсемнәрне гади алым белән ясамаганы күренә традииион сызма графика түгел. Ә хәреф тамгаларына ниндидер сизелерлек күләм бирә торган кин тасма рәвешендәге язу белән башкарылган. Моннан гайре шәмаилләргә хас орнаменталь кысалар булмавы игътибарны жәлеп итә: алар гадәттә язманы периметр буенча чикли Менә шунлыктан яссылыкта тасвирланмый, ә һавада, рухи дөньяда яшәеш алгандай тоела Символик сурәт жанлы Фикер-Шәкел булып, чиксез илаһи җиһанда йөзә, аны бернинди физик киртәләр капламый.
Аннан сон язмаларны өйрәнү вә гарәп имлясынын бормалы язуына кергән саен бу хәреф тамгаларының гажәеп тәэсирле һәм оригиналь булуы ачыла. Алар табигатен Бакый ага Урманче үзенчә сиземли.
Шәмаилләрнең график рәсемнәрен тикшергәндә мөһим бер кызыклы детальгә тап буласын. Дүрт әсәрнен барысында да рәссам зур түгәрәк фигура ясый. Сызыклар фонында алар һәм күләме, һәм шәкеле белән аерылып торалар. Бу фигуралар спираль сызыклы әйләнә-түгәрәкләрдән тора, әйләнә исә зурайтылган хәреф тамгалары һәм аларны тоташтыручы сызыклардан хасыйл була. “Түгәрәкләр нен мөһим композиция вазифасы бар — алар рәсем тукымасын ритмлаган мәгънә үзәге булып торалар. Хосусан. “Әлхәмдүлиллэһи вә Ля тәгьзаб шәмаилләрендә шундый бер генә үзәк фигура ясалган, ә калган ике әсәр — Аллаһү жәмилүн йухиббү жәмалә вә Гажәп санигь торур. сәнгатьләрен күр“ композицияләрендә ботенлек һәм тозеклек бирә торган өчәр әйләнә, һәм алар төрле сүз хәрефләрендә булсалар да. бер-берсен тоташтырып торалар Игътибар итик: шәмаил тибындагы башка каллиграфик хезмәтләрендә рәссам мондый фигуралар кулланмый.
Каян килә авторның бу фигураларга һәвәслеге һәм ни анлата алар?
Рухани-фәнни тикшеренүләр шуны анлата ки. гармонияле түгәрәк шәкелләр ижади илаһи импульслар белән бәйле була икән. Ә җимергеч деструктив элементлар гармониясез, очлы конструкняләрдә чагылыш таба. Бакый Урманче шәмаилләре символикасын аңлату контекстын, күрәсен. шуннан эзләргә кирәктер.
Әлхәмдүлиллэһи әсәренә килик Тышкы яктан ул нота язуындагы скрипка ачкычын хәтерләтә (скрипичный ключ) Рәссам бу шәкелне анлы рәвештә сайлап алган. Скрипка ачкычы нота юллары башында куела торган махсус билге ул. аннан башка ноталарны укып булмый Әлхәмдүлиллэһи ’ сүзе дә Коръән-Кәримнен беренче сүрәсен ача һәм рухани дөнья барлыгы хакында хәбәр бирә. Үз аңында шул хәбәрне алгач кына (теоретик хәлдә булса да) Изге китапны анлауга якынаерга мөмкин.
Скрипка ачкычы үзенен чыганакларында оккульт (серле, гайре табигый) тамгалар системасы белән бәйле. Вертикаль рәвешендә бу таякчыкның башы аска бөгелә дә алга таба спираль хасыйль итә. Шулай итеп эзотерикада (илаһи гыйлем) бердәм, чиксез һәм үлчәп булмый торган рухани дингез эчендә элементлар аерымлануына китерә торган һәм дөньяны санала, үлчәнә торган итеп илаһи импульслар формалашуын билгелиләр. Икенче сүз белән әйткәндә, бу индивидуаль хәятнен очсыз Гомумилектән барлыкка килгәнен күрсәтә. Скрипка ачкычынын капма-каршылыгы, икенче яртысы . ягъни “баслар ачкычы була. Ике бас ачкычы кушылганда тышкы яктан скрипка ачкычына охшыйлар, әмма инде өзелгән спиральне дә хәтерләтеп, өермә билгесе — һәрбер үсеш нигезендә булган сикерешлелеккә ишарә итә:
скрипка баслар "өермә шәмаил
ачкычы ачкычы тамгасы схемасы
Бу тамга астрономиядә чагылыш таба Ул зодиакаль йолдызлык горизонталь хәлдә сурәтләнгән Кысланы анлата Безнен Жирнен хәзерге формасы атлангик афәт, ягъни Бөтендөнья Су басуыннан сон барлыкка килә Бу вакытта яна цивилизация туган Өермә символы да шул чорда ясалган эволюция сикерешен күрсәтә
Бакый Урманче шәмаиленең рәсемендә скрипка һәм баслар ачкычыныкы гына түгел, башка бер символ белән багланышлары да күренә. Ул символ өзелгән әйләнә һәм тышкы яктан кеше яралгысы (эмбрион) вә зодиакны1 хәтерләтә. Шәмаилдә бу озек әйләнә тыштан килүче агымда туа. Мондый нәрсә кендек эмбрионда да. зодиакта да бар. һәм ул шәмаил үзәгендәге түгәрәк фигураны шушы планда аңлатуга китерә дә Ләкин аерым алсан, ул фигура исламнын мәшһүр символы Айны искә тошерә
Зодиак йолдызлыкларынын кешедә Универсумнан килә торган хайвани кочлэргә монәсәбәте бар. Кеше үзенен эмбриональ халәтендә хайваннар патшалыгы үсешенең төп нигез стадияләрен үткәне кебек, сонра аларны ташлап, карыннан чыгу һәм үзенә бер аерым чырай тапканыңдай гомумән кешелек тә зодиак саклавы белән үзенен астраль. күнел доньясын таба Биредә инде кешеләр югары кешелек башлангычы булдыру йозеннән хайваннарга хас сыйфатларны да камилләштерәләр Тәүрат хикәятләре моны "Оҗмахтан куылу мифында сурәтли Адәм һәм һаува гөнаһлары өчен җир өстенә сөреләләр: илаһи җиһаннан зодиак белән әйләндереп алынганнар, бикләнгәннәр. Шулай итеп, зодиак рухани дөньядан аерылып чыккан кешелекнен эмбриональ үсеше символы булып тора
Шәмаилнең үзәктәге түгәрәк фигурасын ярымайга туры китереп анлатсак та. күп аспектлы бу мәсьәләне тәфсилләп тикшерүгә керешмибез Бары шуны әйтергә кирәк, ярымай. зодиак шикелле үк кешелек тарихкача булган заманнардан бирле илаһи кочләр куенында үскән-олгергәнен күрсәтә Ул илаһи кочләр ээотерикада христианнарның Тәнре Ата дип йөртелгән символы булып тора Ярымай исламнын әһәмиятле символы Аны һәрбер мөселман намаз алдыннан тәһарәт алган саен үз гәүдәсендә тойгандай була Башын сыпырганда мөэмин ике кул бармаклары белән маңгайдан җилкәгә таба хәрәкәт итә. аннан сон ияк астын чылата да имән бармаклары белән колак яфраклары эченә кагылып, янадан мангайга җитә Шулай ук ярымай шәкелен сызып, үзен һәм космоска, һәм рухани дөнья кагыйдәләренә, һәм ин югары үзаңга җиткереп, үз урынын билгели. Баш эчендә колак тигезлегендәге бер нокта кеше асылының доньяда Ата нигезе белән бәйле ин эчке үзәге булып тора Икенче нокта мангай эчендә, кул бармаклары хәрәкәтенең башланган һәм кире кайткан урынында мөэмин игътибарын үзанына җәлеп итә Бу пунктта кеше игътибары сәҗдә вакытында, мангае белән җиргә орынганда да була. Нәкъ шунда кеше башынын Мин" кичерешләре бирә торган физик вә эфир үзәкләре очраша Борын заман нардан бирле аны Мәсих (Христос Мессия) ноктасы дип атаганнар, ул ин югары Мин гәүдәләнеше булып тора (бу ноктага бары моэмин үзе һәм Аллаһе Тәгаләдән килгән Мәсих импульсы гына керә ала) Зодиак әйләнәсендә ана Кучкар (Агнеи Божий) йолдызлыгы туры килә
Шулай итеп. "Әлхәмдүлилләһи' шәмаилендә кешенен Универсумнан формалашуына монәсәбәте булган скрипка ачкычы, зодиак, ярымай символларын күрәбез Бу билгеләр рухани доньяда индивидуаль хәят туу процессын күрсәтәләр Рәссам бу эзотерик символларның күчермәсен ясамый Ул Изге текст язылган гарәп хәрефләре үзенчәлегеннән чыгып, үзе сурәт ясый Шуңа да анын шәмаилеңдә борынгы яшерен тамгалардан да әһәмиятлерәк серләр укылырга момкин
Зодиак күк сферасында йолдызлар поясы. 12 тамга белән бктгелэнә Кучкар. Үгезбозау Игезәкләр Кысла Арыслан. Кыз Үлчәү, Чаян. Укчы Кэжэмогез. Сукояр. Балык
Сәнгатьчә сурәт ясаганда автор картографик алым да куллана. Бу алым Бакый Урманченын ин әһәмиятле эшләрендә файдаланыла. Ул нинди дә булса уйдырма фикергә нигезләнгән компози-иия уйлап чыгармый, ә реалияләргә таянып, үзләштерү өчен яна ракурс (перспективада сурәтләү) таба һәм фактларны үз яктылыгында күрсәтә
Шулай ук Әлхәмдүлилләһи шәмаилендә дә автор Аллаһе сүзен җиткерү өчен үзенчәлекле ракурс таба. Текстны традицион горизонталь хәлдә түгел, ә борынгы рун язуларындагыча вертикаль рәвештә бирә: хәреф тамгала-рына үзләрен бөтенләй янача күрсәтү мөмкинлеге ача. Әлеге скрипка ачкы чына охшаш фигура өстә ике жәпле булып китә. Реалист Рәссам гарәп язуы кагыйдәләрен дә бозмый — "әл" артикле гарәп имлясындагыча ике вертикаль сызык белән бирелә.
Шәмаилдә болар илаһи дөньядан ике ташкын агу символын күрсәтә Аларнын берсе аска таба бөтерелеп төшә һәм әлеге түгәрәк спиральгә әйләнә. Икенче агым спиральгә кермичә өзелә. Соңра икесе дә уратадагы түгәрәк эченнән чыгып, кушылалар. Нәтиҗәдә вертикаль хәлендәге оч буынлы фигура туа 1) уртада өзелгән әйләнә; 2) анын өстендә илаһи дөньядан килгән агымнар; 3) аста, түгәрәк эчендә туган яна агымнар берләшкән
Югарыда әйтелгән символика буенча, бу шәмаил сурәтләрендә рухани вә физик җиһан берлек идеясе чагыла | Аны әле борынгы Мисырда бөек остаз II Гермес Трисмегист шундый сүзләр белән әйтеп калдырган: "Өстә шул ук аста 1 булганнар, аста шул ук өстәгеләр". .. Бакый Урманче эшендә бу идея шулай I гәүдәләнә: аска ыргылучы агым уртадагы ] өермәгә юлыгып, физик күзгә күрен-мәгән рухани дөньядан кеше дигән ц мөстәкыйль вә чагыштырмача йомык II системаны барлыкка китерә.
Ул чагында уртадан өзелгән агым ни нәрсәне анлата? Биредә без Изге язулар яшерен рәвештә күрсәтә торган кеше эволюциясе сере белән бәйле мәсьәләгә якын киләбез. Сүз монда ниндидер бер туган жаннын Адәм галәйһис- сәләм белән бергә маддиләшү процес- | сына кермәгән коткару миссиясе турында бара Антропософиядә анын || турында Адәм асылынын бик нечкә рухани субстанциясе дип сөйләнелә