20—ТА—ҺА (ТА-ҺА) СҮРӘСЕ
(Та-һа сүрәсе 135 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Сүрәнең исеме баштагы ике хәрефтән килә: «Т», «һ», әйтелешләрендә «Та, һа» була. Бу ике хәрефнең, ике авазның нн аңлатканы турында тәфсирчеләр арасында бәхәсләр күп. I. Бу сүз Рәсүл әкрам салләллаһү (галәйһиссәлләмнең) мебарәк исеме. 2. Ант сүзе. 3. һәй, кеше, дип адәм баласына мөрәҗәгать итү һ. б.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Та. һа. (Мәуланә Алидә: Та-һа— Ий, Адәм баласы, дип шәрехләнгән.) (2) Без Коръәнне сина кыенлыклар китерсен дип иңдермәдек. (3) Бары тик Аллаһ каршысында гөнаһ кылудан курыкканнарга бер үгет булсын дип, (4) Җирне вә күкләрне яралткан Аллаһ тарафыннан иңдерелде (5) Рәхимле Аллаһ Гарешкә (Куктәге тәхеткә) хуҗа булды (6) Күкләрдә, Җирдә вә алар арасында булган нәрсәләр белән туфракның астында бар-булганнарның бөтенесе дә Аныкы (7) Син сүзенне (догаңны) кычкырып (яки авыз эчеңнән генә) сөйләсән дә. Ул яшерен серләрне дә. яшереннән-яшерен булганнарны да белә (8) Аллаһ шулдыр ки, Аның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һичкем юк. Анын күркәм исемнәре бар.
9. Муса турындагы кыйсса сина килеп ирештеме?
10. Ул бер ут күрде һәм гаиләсенә әйтте:
—Сез торып торыгыз, мин бер ут күрдем, бәлки, аннан сезгә утлы кисәү алып килермен яки учак янында дөрес юлны табарбыз,—диде (II) Муса (ут янына, нурга) килеп житкәч. бер тавыш ишетелде:
—Әй, Муса! (12) Хактыр ки. Мин ул—синең Раббың, Мин. Әйдә, башмакларыңны сал Син мөкатдәс (изге) Тува үзәнендә. (13) Мин сине (пәйгамбәр итеп) сайладым. Хәзер инде сиңа вәхий ителәчәкләрне тынла. (14) Шик-шөбһән булмасын. Аллаһ—ул Мин, Мин Миннән башка илаһи кодрәткә ия һичберкем юк. Шулай булгач, син Мина гыйбадәт кыл. Мине зикер итеп, намазыңны (калдырмыйча) дөрес итеп укы. (15) Ул Сәгать (Кыямәт көне). һичшиксез, киләчәк. (Ләкин) Мин (аның кайчан киләсен) белгертмимен һәркем ни кылса, шунынча әжер алсын, дип.
16. Ана (Кыямәт көненә) инанмаган һәм нәфесен канәгатьләндерү белән генә шөгыльләнгәннәр сине моннан (Кыямәткә ышануыңнан, тугры юлдан) яздырмасыннар (аздырмасыннар) Юкса, соныннан син һәлак булачаксың. (17) Ий, Муса, синең уң кулында ни ул?
18. —Бу минем таягымдыр,—диде Муса.—Мин аңа таянып йөримен Анын ярдәмендә мин малларыма агач яфракларын коеп төшерәмен. Анын башка эшләргә дә файдасы тия.
19. (Аллаһ) әйтте:
—Ташла син аны,—диде. (20) Ул (Муса таягын) ташлады Таяк шундук тиз шуыша торган еланга әверелде (21) (Аллаһ) әйтте:
—Тот аны, курыкма. Без аны кире үз хәленә кайтарырбыз. (22) Бер
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
кулынны куенына тык та, башка бер могҗиза кебек, ул җәрәхәтләнмичә вә ап-ак килеш кире чыгачак. (23) Тагын сина ин бөек могҗизаларыбызнын (берсен) күрсәтербез. (24) Фиргавен янына кит Хакыйкатән, ул хәттин ашты (азды)
25. —Раббым,—диде Муса.—Күкрәгемне киңәйт (миңа куәт бир). (26) эшемне кулай ит. (27) телемне чиш (оста сөйләү сәләте бир) (28) Сүземне яхшы аңласыннар (29) Кардәшләрем арасыннан мина бер аркалаш бир (30) Энем Һарунны. (31) Ул минем арка ягымны сакласын (32) Аны эшемдә уртак кыл. (33) Сине туктаусыз данларбыз (34) Сине өхтексез зикер итәрбез, иншаэлла. (35) Шөбһә юк ки, Син кылмышларыбызны күреп торучы (36) (Аллаһ) әйтте
—Ий, Муса, теләгәннәрең сина бирелде (37) Моннан әүвәл дә сина ярдәмебез тигән иде. (38) (Беренчесе) синен анаңа вәхий иткән заманда булды (39)
—Аны (Мусаны) табутка кадакла да, дәрьяга салып агыз, диңгез аны ярга алып чыксын, аны Минем дә, синең дә дошманын булган берәү табачак,—дидек. Минем каршымда үсеп җитсен дип. Мин сине сөю химаясенә алдым.
(«Хәзрәти Мусаның анасы: • Башка ир балаларны да үтергән кебек, минем улымны да Фиргавен үтерер», дип куркып, югарыдан вәхий килгәч, Мусаны тартмага салып, кадаклап, Нил дәрьясына ташлый Фиргавеннең хатыны Асия ире белән яр кырындагы бакчада йөргәндә, судагы тартманы күреп ала. Сандык эчендәге баюны күреп, шакката Патша сараенда үстерер өчен Мусага имезүче сөт анасы эзлиләр, Мусаның апасы ярдәмендә, сөт анасы итеп, аның үз анасын урнаштыралар»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән )
40 Синең апаң килеп (Фиргавенга).
—Аны (табылдык баланы) багар өчен сезгә берәрсен табыйммы?—диде Шулай итеп, күзе-күңеле бәхет белән тулсын дип, сине анаңа кире бирдек. Исендәме, син бер кешене үтердең. Без сине газаптан, җәзадан коткарып калдык. Сине сынаулар аша уздырдык. Шуңа күрә, син байтак елларга Мәдьян халкы арасында калдың. Соңыннан, тәкъдирен кушканча, монда килдең (41) Сине. Минем юлда хезмәт итсен (илче булсын), дип сайладым. (42) Син дә, энең дә бергәләшеп Минем аятьләремне алып. Мине зикер итәрәк, (43) Фиргавен янына китегез. Чөнки ул азгынлыкның аръягына чыкты (44) Әмма аның белән итагатьле итеп сөйләшегез, бәлки ул гыйбрәт алыр һәм акылга утырыр вә (гөнаһ кылудан туктар) куркыр (45) Әйттеләр
— Раббыбыз. дөресе шул, ул безнең белән артык дорфа булыр дип яки (гаделсезлегендә) тагын да ныграк хәттин ашыр дип куркабыз,—диделәр
46. (Аллаһ) әйтте
— Курыкма!ыз. Мин сезнең белән бергә булырмын. Мин барысын да ишетеп тә, күреп тә торамын,—диде (47)—Барыгыз, аның янына китегез. Әйтегез:
-Без синең Раббыңнын илчеләре булабыз. Исраил угылларын тиз генә безгә биреп җибәр, аларны рәнҗетмә Без синең Раббыннан бер аять китердек Тугры юлга басканнар гына котыла алачак,—дип аңлатыгыз. (48)— Хакыйкатән, безгә хәбәр килде (ул аятьләрне) ялганга чыгарганнар вә йөз чөергәннәр җәзага тартылачак.
49. Фиргавен әйтте:
—Кем ул сезнең Раббыгыз. әй, Муса?—диде
50. Муса әйтте
Безнең Раббыбыз—яралтылган һәр нәрсәгә рәвешен биреп, аннан сон дөрес тәртиптә урнаштырган (юнәлеш биргән) Аллаһыбыз,— диде
51. Фиргавен әйтте:
Алайса, яшәп киткән (үлгән) кавемнәрнең хәле ничек булачак’’ (Азар бит синең бу кисәтүләреңне бе.змичә китте), -диде
52. Муса әйтте:
—Алар турындагы мәгълүмат Раббы янындагы Китапта (Ләухел Мәхфуздә) булыр. Раббым ялгышмас та. онытмас та. (53) Ул сезнең өчен Җирне ястык кебек җәйде вә анда сезгә юллар ачты. Күктән янтыр яудырды. Төрле үсемлекләрне (җан ияләрен) пар-пар итеп яралтты.
54. Ашагыз, мал асрагыз Шик юк ки. акылы башында булганнар өчен монда уйланырлык нәрсәләр бар.
55. Сезне аннан (җирдән, туфрактан) яралтгык. Янә сез шунда китәчәксез (уләчәксез. күмеләчәксез). һәм тагын сезне (Кыямәт көнендә) аннан чыгарачакбыз. (56) Хакыйкатән. Без ана (Фиргавенга) бөтен дәлилләрне (могҗиза аятьләрен) күрсәттек, ул (аларны) тагын ялганга чыгарды вә (аларга инанудан) баш тартты. (57) Шуннан (Фиргавен) әйтте:
—Әй. Муса! Сихерләрен белән син безне йортыбыздан (Мысырдан) куып чыгарырга дип килдеңме?—диде.
58. —Алайса, без дә сиңа шундый ук күз буу-сихер күрсәтәчәкбез. Синең өчен дә. безнен өчен дә кулай булган уртак мәйданга очрашырга вакытны үзең билгелә. Вәгъдә бозыш булмасын
59. Муса:
—Бәйрәм көнне, кешеләр җыелгач. өйләдән алда очрашачакбыз,—диде. (60) Шуннан сон Фиргавен китеп барды. Үзенең бөтен хәйләсен (сихерчеләрен) җыеп алып килде (61) Муса әйтте:
—Сезгә языктыр ки. Аллаһ турында уйдырмалар (ялган) сөйләмәгез. Ахырда Ул хәтәр жәза белән тамырыгызны кисәр. Гайбәт сөйләгән кеше, һичшиксез, тар-мар ителәчәк.
62. Шуннан соң алар (сихерчеләр) качып-посып. үзара киңәшә, пышылдаша башладылар (63) Ниһаять, әйттеләр:
— Болар икесе дә (Муса белән Һарун) сихерләре белән сезне йортыгыздан куып чыгарыр өчен һәм сезне моңарчы тоткан үрнәк юлыгыздан, динегездән (яхшы тормышыгыздан) яздырыр өчен килгән күз буучылар,—диделәр.
64. (Фиргавен әйтте)
—Алайса, хәйләләрегезне (сихерләрегезне) әзерләгез. Аннан соң саф-саф тезелешегез Шик юк ки. бүген кем оста, шул жинәчәк. жингән як бәхетле булыр,—диде
65. —Муса, (сихер таягын) башлап син атасыңмы, әллә безме?— диделәр.
66. —Юк. башта сез атыгыз,—диде Муса. Бакса, ни күрде: күз буучыларның баулары вә таяклары үзләреннән үзләре хәрәкәт итә башладылар кебек тоелды ана. (67) Муса куркуга калды.
68.—Курыкма.—дидек.—син. һичшиксез, жинәчәксең. (69) Уң кулындагы (таягың)ны жиргә ташла. Ул күз-ачып йомганчы теге нәмәрсәләрне йотып бетерәчәк Азар бары тик күз буу белән генә шөгыльләнә ала Күз буучылар исә кая барса да (ни генә кыланса да уңышсызлыктан, җәзадан) котыла алмас
70. Шуннан соң сихерчеләр йөзтүбән егылды:
—Муса белән һаруннын Раббысына иман китерәбез.—диделәр.
71. Фиргавен әйтте:
—Минем рөхсәтемнән башка Ана (Аллаһка) инандыгызмы? Чыннан да. ул (Муса) сезгә сихер өйрәтүче остаздыр, мөгаен. Хәзер кул-аякларыгызны ботарлап, сезне хөрмә агачларына асып куячакмын. Менә шуннан сон сез кемнең жәзасы хәтәррәк һәм дәвамлырак икәнен күрерсез. (Мусаның Алласыныкымы, әллә минекеме?)
72. (Иман китергән сихерчеләр) әйттеләр:
—Безне яралтканнан (Аиаһтан) һәм безгә җибәрелгән ачык могҗизалардан сине өстен куя алмыйбыз. Шулай булгач, теләгәнеңне эшлә. Син бары тик
КОРЪӘН ТАТЛР ТЕЛЕНДӘ 143 шушы дөньяда гына хөкем итә аласын. (73) Хаталарыбызны вә син мәжбүр иткән сихерчелегебезне гафу итсен дип. без Аллаһка иман китердек Рәхмәте кин булган вә жәзасы да дәвамлы булган бер Аллаһтыр. (74) Шунысы хактыр ки, кем дә кем Раббысы каршысына гөнаһлар төяп барса, шул турыдан-туры жәһәннәмгә керер. Ул анда ни үле. ни тере булып (интегеп) яшәячәк. (75) Кем дә кем мөселман булып, игелекләр кылып Анын каршысына барса, өстен дәрәжәләр шуңа булыр. (76) Арыкларыннан чишмәләр агып торучы Гаден жәннәтләрендә мәңгегә яшәп калачаклар Ару-пакь булганнарга бүләк шул булыр.
77. Хактыр ки. Без Мусага:
— Бәндәләрем белән бергә төнлә юлга чык та, (куа килүчеләрнең) артыгыздан житүеннән дә курыкмыйча, (суга батып үлүдән дә) шүрләмичә аларга (юлдашларыңа) дингез (төбе) аша коры юл сал,—дип боердык
78. һич кичекмәстән (Фиргавен) гаскәре белән алар артыннан куа чыкты Алар (Фиргавен һәм бөтен гаскәре) дингез суы астында калып, тончыгып һәлак булды (79) Фиргавен үз халкын үзе бозды, тугры юлдан алып китмәде.
80. Ий. Исраил угыллары, сезне дошманнарыгызлан (Фиргавен токымыннан) коткарып калдык. Тур тавының ун ягында сезгә вәгъдә (Тәүратны) бирдек вә илаһи ширбәт (кодрәт хәлвәсе) белән бытбылдык ите иңдердек
(Ш Ногманида: Тур тавы янында Мусаның уң ягыннан сезгә Тәүратны вәгъдә иттек вә сезгә ашарга ширбәт һәм кош итен иңдердек В. Пороховада И с вами договор скрепили на правой стороне горы, и низвели вам манну и перепелов. X Чантайда Турның уң янында сезгә вәгъдә бирдек вә сезнең өчен кодрәт хәлвәсе илә бытбылдык иңдердек һ б.)
81. Сезгә ризык итеп бирелгәннәрнең пакь булганнарын ашагыз, ләкин артык исраф итмәгез (хәттин ашмагыз, кирәге кадәр генә ашагыз), көферлек кылмагыз, (юкса) сезне газабым тотар. Газабым тоткан һәркем, хакыикатән. һәлакәткә дучар. (82) Шунысы да хактыр ки. Мин тәүбә иткән, соңра иман китергән вә игелек кылган, тугры юлга баскан кешеләрне ярлыкыймын
83. —Ий, Муса, халкыңны калдырып, ашыга-ашыга ялгыз 1ына килергә ни сәбәп булды? (84)—Алар минем арттан килә,—диде Муса,—Әмма мин Раббым. Синен ризалыгынны казанмак өчен, шулай алдан килдем
85. Аллаһ боерды:
—Син киткәннән соң Без синең кардәшләреңне (Һарунны, халкыңны) сынап карадык һәм Самири ал арны юлдан яздырды
(Самири аларны бозау сынына табынырга котыртты.)
86. Муса ачулы вә борчулы кыяфәттә кавеме янына әйләнеп кайтты —Әй, халкым,—диде — Раббыгыз сезгә гүзәл бер нәгьдә (Тәүрат) бирмәдеме"’
Әллә мин киткәннән сон бик озак вакыт узган кебек тоелдымы сезгә’’ Яки сез Раббыдан бер газап килүен телисезме'’ Шуңа күрә, мина биргән сүзегездә тормадыгызмы? (87) Әйттеләр:
— Без сиңа биргән сүзебездән үз теләгебез белән чыкмадык. Әмма безгә шул халыкның (Мысырдагы хатыннарның) бизәнү әйберләрен күгәреп алып килеп, утка салырга (эретергә) кушылды. Самири дә шулай эшләде (88) (Бу кеше) лллр өчен шул эретелгән алтыннан мөгри торган бозау сыны ясады Шуннан соң (Самири белән аның иярченнәре) әйтге
Менә, бу сезнең дә. Мусаның да тәнресе булыр Ләкин ул (Муса) бу турыда онытты гына, (чөнки Муса башка тәңре ззләп, тау башына китте).— диделәр.
89. Ул бозау сынының һичбер сүз сөйли алмаганны, үзләренә файда да. зыян да эшли алмасын күрмиләрмени алар"’ (90) .Аннан алдарак Һарун аларга әйткән иде бит:
Ий. халкым, сез шуның аркасында (бозауга табынып) балага гардыгыз Сезнен Раббыгыз -мәрхәмәте кин булган бер Аллаһтыр Шуңа күрә, мина иярегез вә боерыкларымны үтәгез.-диган иде.
91. Алар:
—Без Муса әйләнеп кайтканчыга чаклы аңа (бозауга) табынудан туктамаячакбыз,—диделәр.
92. Муса әйтте:
— Ий, Һарун.—диде — Боларнын юлдан язганнарын күргәч тә ни тыйды сине (93) минем арттан барырга? Минем боерыгыма каршы баш күгәрдеңме’’
94. Һарун:
—Ий. анамның утлы (ий. бертуган абыем)1.— диде.—Син минем чәчемне, сакалымны йолыкма. Мин синен: «Исраил угыллары арасында гауга чыгардың, сүземне тотмагансың».—дип әйтүеннән курыктым.
95. Муса:
—һәй, Самири, хәзер синең кылмышына килик,—диде. (Бозау һәйкәле ясап, син нинди максатка ирешергә теләдең?) (96) Самири әйтте:
—Мин алар күрмәгәнне күрдем,—диде.—Ул илченең эзеннән бер уч туфрак алып, аны (бозау ясар өчен эретелгән алтын эченә) аттым. Минем эчке бер теләгем шулай эшләргә кушты.
(•Самири: мин кешеләр күзенә күренмәгән рухны, Җәбраил не күрдем яки мин Мусаның пәйгамбәр икәнен белдем, шул изгенең аяк астыннан туфрак алып, һәйкәлгә катнаштырды.4 Мин изге рух катнаштырып сын ясадым, дип әйтергә тели».
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән)
97. Муса:
—Күземнән югал’—диде.—Гомерен буе син: «Миңа кагылмагыз, мина якын килмәгез»,—дип сөйләнергә мәхкүм ителдең. Синең өчен аерым бер газап, котыла алмаслык жәза Көне килер. Табына торган һәйкәлеңә бак. Ант итәмен, без аны яндырачакбыз. Аннан сон вак кисәкләргә тураклап, диңгезгә атачакбыз.
(«Шулай итеп, беркем белән сөйләшә-аралаша алмасын дип, Самирине чүлгә, кыргый хайваннар арасына җибәрәләр Ул тәнне черетә торган тилчә белән авырый башлый. Кешеләр янына бара алмый. Ул шулай интегеп һәлак була»
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
98. Сезнең Аллагыз бары тик берәү генә. Аннан башка беркем дә Илаһи кодрәткә ия түгел. Аллаһнын гыйлеме бар нәрсәне дә чолгап алган (99) (Ий. Мөхәммәд) менә шулай итеп, узгандагыларның хәлләрен сиңа аңлатабыз Хактыр ки. Без сина Үзебездән кисәтү (Коръән) иңдердек. (100) Аннан (Коръәннән) йөз чөергән кеше, һичшиксез, җыелган гөнаһлары өчен Кыямәттә жәзасын татыр. (101) Андый кешеләр анда мәңгегә калачак. Алар өчен Кыямәт көнендә ин авыр йөк (аларның гөнаһлары) булачак. (102) Ул Көнне Сур (быргы)гз өрелер вә Без гөнаһкярларны (куркудан) күзләре (ала-тилә) акайган килеш мәхшәргә тупларбыз (103) Алар үзара пышылдап кына сөйләшер:
—Без (дөньяда яки кабердә) ун көн генә булдык,—дип әйтерләр. (104) Аларнын ни турында сөйләшкәнен Без бик яхшы ишетеп торабыз Аларнын ин зиһенлесе, иң ушлысы:
—Бер көннән дә артык булмадыгыз,—дияр.
105. (Ий. Мөхәммәд) синнән таулар хакында сорарлар (Кыямәт көнендә тауларга ни булыр?) Әйт:
—Аллаһ аларны тузанга әверелдерер,—диген (106) Шулай ук, Жир өстен тип-тигез чүл хәленә китерәчәк. (107) Анда бер генә калкулык та яки инсү урын да күрәлмәссез (108) Ул Көнне кешеләр чакыруга йөз тотып, унга-сулга тайпылмастан, (Исрафилга) ияреп барырлар. Шуннан сон. мәрхәмәтле Агзаһ каршысында тавышлар тынар. Шуңа күрә, син аларнын пышылдашканнарын гына ишетерсең. (109) Ул Көнне Раббы тарафыннан рөхсәт алган вә Аллаһнын ризалыгын казанган кешеләрдән башка һичкемгә дә шәфәгать, файда тимәс (110) Ул инсаннарның киләчәген дә, үткәннәрен дә белә Алар бу турыда белми генә. (Аллаһның эшләрен белеп торырлык мәгълүмат аларда юк.) (Ill) Ул Көнне йөзләр тере вә һәр нәрсәгә хаким булган Атлаһ алдына иелер. Гаделсезлек кылганнар исә тар-мар ителер. (112) Мөэмин буларак, игелек кылган кеше жәзадан да, хокуклары кысылудан да (җәзасы арттырылып, савабы киметелүдән дә) курыкмас.
113. (Ий. Мөхәммәд) Без аны гарәпчә Коръән буларак иңдердек вә (кешеләрне гөнаһлары өчен бирелачәк газап белән) күп мәртәбәләр куркыттык. Ихтимал, алар (гөнаһ кылудан баш тартыр) сакланыр Яки ул (Коръән) гыйбрәт (кисәтү һәм вәгазь) буларак исләренә төшереп торучы булыр.
114. Хөкемдар Аллаһ мотлак бөектер. Сина барысы да иңдерелеп бетмичә, син (Коръән укырга) ашыкма.
—Раббым. минем гыйлемемне арттыр,—диген.
115. Моннан әүвәл дә Без Адәм белән (ярамаган агачтан җимеш алып ашамаска дип) килешенгән идек. Ләкин ул (антын) онытты. (Шайтан котыртыгына түзә алмады, тәвәккәл рәвештә каршы тора асмады, ярамаган җимешне ашады, гөнаһ кылды.) Без анда (Адәмнең холкында Аллаһка буйсыну карары) түземлелек күрмәдек (116) Бервакыт Без фәрештәләргә:
—Адәмгә сәждә итегез!—дигән идек. Аларнын барысы да сәждә итте Иблистән башка. Ул үжәтләнеп. баш тартты. (117) Шуннан сон Без әйттек:
—Ий, Адәм.—дидек.—Ул (Иблис) сиңа да. хатынына да хәтәр дошман. Ан булыгыз, сезне ул җәннәттән чыгартгырмасын. Юкса, бик кыен хәлдә калырсыз. (118) Хәзергә монда (җәннәттә) син ачыкмассың һәм дә ялангач булудан курыкмассың. (119) Сусызлыктан интекмәячәксең, эсседән дә изаланмассың.
120. Шайтан аны вәсвәсәгә салды:
Ий. Адәм,—диде —Сина мәңгелек агачын һәм иксез-чиксез хакимлекне күрсәтимме?—диде.
121. Ниһаять, алар икесе дә авыз иттеләр (тыелган агачның җимешен ашадылар). Шуннан сон аларнын оят жирләре ачылды Алар шундук жәннәт агачларының яфракларыннан (оят җирләренә) каплавыч әзерли башладылар. Шулай итеп. Адәм Аллаһ сүзен тыңламады һәм юлдан язды (122) Сонра Раббы аны сайлады һәм аның тәүбәсен кабул итте вә тугры юлны күрсәтте. (123) һәм (Адәм белән Иблискә) әйтте:
— Бер-берегезгә дошман булып, аннан (җәннәттән) чыгыгыз. Миннән сезгә күрсәтмә (Китап) килер, кем минем өндәмәләремә иярә, шул тугры юлдан чыкмас вә бәхетсез булмас,—диде. (124) Кем минем кисәтүләремнән йөз чөерә, һичшиксез, аның тормышы газаплы булачак һәм Без аны Кыямәт көнендә тома сукыр килеш (кабереннән) кубарачакбыз
125. Ул әйтер:
—Йа. Раббым. мине ни өчен сукыр килеш (каберемнән) кубардын? Әүвәл мин күрә идем бит,—дип әйтер (126) (Аыаһ) әйтер:
- Шулай шул. Сина аятьләрем (кисәтүләрем) килде Син аларны оныттын Менә, син дә бүген онытылачаксың (мәхрүм калачаксың)
127. Менә. Без хәттин ашкан (тугры юлдан язган) һәм Раббынын аятьләренә инанмаганнарны шулай җәзалыйбыз. Ахирәттәге газап исә тагын да хәтәр һәм тагын да дәвамлы булыр. (128) Без алардан әүвәлгеләрне ничә гасыр буе һәлак итә килдек Аларга бу сабак булмадымы’ Юкса, алар һәлак булганнарның жирснә басып йөриләр Сәламәт зиһенле булганнар өчен монда, һичшиксез, гыйбрәт алырлык хәлләр бар (129) Әгәр дә (кяферләргә биреләсе җәзаны кичектерергә) Аллаһнын вә1ъдәсе булмаса. әлбәттә, (алар дөньяда ук) жәзадан котыла алмаган булырлар иде.
130. (Ий. Мөхәммәд) син алар сөйләгәннәргә түз Кояш чыгар алдыннан да (сабах намазында). Кояш баер алдыннан да (ахшам намазында) Раббына тәсбих әйт Төннен аерым сәгатьләрендә дә (ястү намазында), көндезен дә (тормыш мәшәкатьләре арасында өйлә, икенде намахтарында да) тәсбих әйт Син канәгать калырсын (Аллаһның ризалыгын казанган кеше булырсың.) (131) Аң бул аларга бирелгән байлыкка кызыгып карама Без ул байлыкны фани дөньяда файдалансыннар дип. аларнын кайсыбер кавемнәрен сынар өчен бирдек Раббыннын сина биргән ризыклары хәерлерәк, дәвамлырак (132) Гаиләңә (халкыңа) намаз укуны боер Үзен дә намаз калдырма. Синнән ризык сорамыйбыз Без сине ризыкландырабыз. Тәкъва кешеләр матур нәтижәгә ирешәчәк 10. .к у • м J
133. Алар:
—Нишләп сон ул (Аллаһның пәйгамбәре булгач) Раббысыннан бер могжиза алып килмәде?—диделәр. Әүвәлге китапларда булганнарның ап-ачык дәлиле (Коръән) аларга килмәдемени?
134. Әгәр дә Без моннан (Коръәннән) алда аларны һәлак иткән булса идек, һичшиксез, алар:
—Йа. Раббым. безгә бер пәйгамбәреңне күндергән булсан. аятьләреңне укыган булыр идек, шушы түбәнлекләргә төшмәгән булыр идек, рисвай калмаган булыр идек,—(дип акланган булыр иде).
135. Әйт
—һәркем көтә.—диген.—Шулай итеп, сез дә көтегез. Тугры юлдан йөрүчеләр алар кем һәм (тәүбәдән соң) тугры юлны тапканнар кем икәнен озакламый белерсез.
21—ӘНБИЯ (ПӘЙГАМБӘРЛӘР) СҮРӘСЕ
(Әнбия сүрәсе 112 аятьтән тора. Мәккә шәһәрендә иңгән. Пәйгамбәрләр турында хәбәрләр бирелгәнгә күрә, Әнбия, ягъни Пәйгамбәрләр сүрәсе исемендә йөри.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Инсаннарның исәп-хисап тотасы көннәре якынлашты. Шулай да алар томаналыклары аркасында (Хактан) йөз чөерә. (2) Раббыдан үътәренә кисәтү- күрсәтмәләр килгән саен, алар (аятьләрне) чын күңелдән тыңламыйча, уен- көлкегә ала килде (3) Ул залимнәр жыйналып шулай астыртын пышылдаша иде —Ул (Мөхәммәд) сезнен кебек үк гап-гади бер бәндә булмый, кем булсын6 7 8 9 10 Сез (көпә-көндез) ап-ачык күреп торганыгыз килеш, анын сихеренә ышанасызмы?
4. (Пәйгамбәр) әйтте:
—Раббым Җирдә вә Күктә (ни сөйләнсә шуны) ишетеп торыр. Хактыр ки, Ул—ишетеп, белеп торучы.
5. Алар әйтте:
—Әйе. бу (аятьләр) анын йоклагандагы саташуларының нәтиҗәседер. Шик юк ки. ул аларны үзеннән уйлап чыгарган (Аллаһтан иңде, дип ялганлый.) Чөнки ул—шагыйрь. (Әгәр чынлап та ул пәйгамбәр икән) алдан иңдерелгәннәргә (башка пәйгамбәрләргә бирелгән китапка) охшаш берәр аять (могҗиза) күрсәтсен,— диделәр.
6 Боларлан элек яшәгән һәм һәлак ителгәннәрнең (шәһәрләрнең, халыкларның) берсе дә иман китермәде. Болары иман китерер, дип өметләнәсеңме?
7 (Ий. Мөхәммәд) сиңа чаклы да Без вәхий тапшырылган кешеләрне генә пәйгамбәр итеп жибәрдек. Әгәр (бу турыда) белмисез икән, белгәннәрдән (китаплы халыктан) сорагыз.
(«Аятьтәге «әһлүз-зикр». ягъни «белгәннәр» сүзен, Тәүрат белән Инҗилне яхшы белгән кешеләр, китаплы халык, дип аңларга кирәк»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән )
8 Без аларны (пәйгамбәрләрне) ризык ашамый торган гәүдәләр итеп яралтмадык. Алар (фанидөньяда)үлемсез дә түгел. (9) Ахырда Без аларга биргән вәгъдәбезне төгәл үтәдек. Аларны һәм ихтыяр иткән кешеләребезне коткардык. Хәттин ашканнарны һәлак иттек.
(«Хәттин ашканнар», ягъни тыелганнарның хәтен. чиген узып, гөнаһ кылганнар, артыгын ашаганнар, артыгын гаделсез булганнар, дөрес үлчәмәгәннәр, алдаучылар, гайбәт таратучылар, караклар һәм. гомумән, җинаятьчеләр, әхлаксызлар—барысы да хәттин ашучылар.)
10 Хактыр ки, сезгә шундый мәртәбәле бер Китап иңдердек: анда сезгә
үгет-нәсихәт тә. шәрәфләр дә тупланган, һаман шуны аңламыйсызмы'’ (11) Без көферлек кылган (гаделсез булган) ничә мәмләкәтне (халыкларны) тар-мар китердек, ахырда алар урынына башкаларны яралтгык.
12. Җәзабыз килгәнен чамалауга ук. алар кача башлый
13. (Фәрештәләр):
—Качмагыз, байлыгыгыз янына, мул тормышка кире кайтыгыз, йортларыгызга яңадан урнашыгыз, сорау алу башлана,—диделәр. (14) Алар әйтер
—Харап булдык, чыннан да, без гаделсез залим булганбыз икән,—дип кычкырырлар.
15. Ниһаять, Без аларны чабып ташлаган печән кебек итеп, уты сүнгән учак көле сыман, харап итеп ташлаганыбызга чаклы шулай акыруларыннан туктамаслар. (16) Без Күкне дә. Җирне дә. алар арасындагыларны да шаярыр өчен генә (Үз рәхәтебезгә күрә генә) хасил итмәдек (17) Шаярырга теләсәк, (ул шаяруларны) Үз тирәбездә (Үзебезнең дәрәҗәдә генә) эшләгән булыр идек. Әмма Без шаярулардан ерак торабыз.
18. һичшиксез. Без ялганнын башына Хакыйкать белән сугып (ялганның) миен чәчрәтәчәкбез. Шунда сез күрерсез, ул (ялган) юкка чыгар. (Аллаһка каршы) ялганнар-ялалар сөйләгәнегез өчен, сезне хәтәр жәза көтә
19. Күкләрдәге. Җирдәге һәммә-барчасы Аныкы Анын янындагылар (фәрештәләр) тәкәбберләнми. Ана гыйбадәт кылудан (туктамый) армый (20) Алар армый-талмый, кич-көндез (Аллаһка мактау) тәсбих әйтә
21. (Мошрикләр) Җир астыннан чыкканнардан (алтын-квмештән. таштан балчыктан) үзләренә тәңреләр ясадылар. Әллә сон аларнын шул тәңреләре жансыздан жанлы ясый «тамы (үлеләрне терелтә аламы)*!
22. Әгәр һәр икесендә дә (Җирдә һәм Күктә) Аллаһтан башка илаһи кодрәт ияләре булса, алар (Җир белән Күк һәм ул ияләр) әллә кайчан буталып, бозылышып беткән булыр иде инде Аллаһ сакласын! Димәк. Гарешнен Раббысы булган Аллаһ аларнын гайбәтеннән өстен вә пакьтер, азаттыр
23. Аллаһ Үзе башкарганнар өчен (беркем каршысында да) ждвап тотмас, фәкать алар (кешеләр үзләренең кылмышлары өчен) Аллаһ каршысында җаваплы
24. Аннан башка тәнреләр уйлап чыгардылар Син аларга әйт
—(Аллаһтан башка тагын ходайлар бар. дип) дәлил китерегез (әгәр дәлилегез булса, әлбәттә). Менә, мина ияргән мөселманнарның Китабы (анда ялган юк). Менә, миннән элек килгәннәрнең китабы (анда кешеләр өстәгән ялган бар).— диген Хәер, аларнын күбесе дөреслекне белми Шуңа күрә, (наданлыклары аркасында Коръәннән) йөз чөерәләр
25. «Миннән башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәнре булырдай һичберкем юк. Шуңа күрә. Миңа гына табыныгыз», дигән дөреслекне вәхий итмәенчә. Без синнән әүвәл бер генә пәйгамбәр дә җибәрмәдек.
26. Ярлыкаучы (Аллаһ) бала атасы булды. (Фәрештәләр—Аллаһның кызлары).— диделәр. Әстәгьфирулла! (Бу—көфер сүз!) Аллаһ андый эшләрдән пакь Алар үзләре (әйткән «Алланың угыллары. кызлары» дигәннәр Аллаһның) хезмәткә куелган коллары (27) Алар Аллаһ әмереннән алда сүз сөйләми Алар бары тик Аллаһ әмере буенча гына гамәл кыла (28) Ул аларнын узганнарын да. алда ни күрәчәкләрен дә белеп тора. Алар Аллаһ рөхсәтеннән башка һичкемгә шәфәгать итмәсләр Алар үзләре Аннан куркып-калтырап торалар
29. Берәрсе:
—Ул тәңре түгел! Мин—тәнре!—дип әйтсә, аны җәһәннәм газабына атачакбыз Залимнәрне Без әнә шулай җәзалаячакбыз
30. Әллә соң ул имансызлар күкләр белән Җирнең кайчандыр бергә укмашкан хәлдә булганын белмиләрме? Без аларны аердык га. һәр тереклекне дымнан яралтгык. Шуннан еон да атар (мөшрикләр) иман китермиләрме’ (31)
Без Жир өстендә таулар калкыттык, алар селкенмичә торсыннар өчен. Алар арасында тарлавыклы юллар хасил иттек, алар тугры юлдан барып, максатларына ирешсен өчен. (32) Без Күк йөзен каплавыч (саклаучыгөмбәз) түшәм кебек итеп яралтгык. Алар (кяферләр исә Күк йөзенең дәлилләреннән. Аллаһның) аятьләреннән баш тарта. (33) Аллаһ төнне, көнне, Кояшны, Айны ясады. Аларнын һәрберсе үз әйләнәсе тирәсендә Күк йөзе буйлап йөзеп-очып йөрергә тәртип ителде
34. Без синнән элек яшәгәннәрнең берсенә дә үлемсезлек бирмәдек Син үлсән, алар мәнге яшәячәкме? (Әлбәттә, яшәмәячәк!) (35) һәр жан иясе үлем әчесен татыр. Сезне муллык, ләззәт һәм яманлык белән (ымсындырып) сыныйбыз Аннан соң сез (кылмышларыгыз өчен җавап тотарга) кайтарылачаксыз.
36. (Рәсүлем) кяферләр сине күргәч тә:
— Шушымы инде безнең илаһларыбыз белән авыз чайкаучы кеше'’—дип мыскыл итәчәкләр. Алар мәрхәмәт илә ярлыкаучы Аллаһнын Китабын инкарь итүчеләрнең нәкъ үзләредер. (37) Түземсезлек кешенең табигатендә бар. Сезгә аятьләремне (һәм җәзаларымны) күрсәтермен Ләкин сез мине ашыктырмагыз (38)
—Дөресен сөйлибез, дисез икән, кайчан тормышка ашачак соң ул вәгъдәләрегез?—диләр.
39. Ул кяферләр йөзләре, аркалары ялкын эчендә янганда ярдәм күрмәячәк заман киләчәген белсәләр иде! (40) Әйе, искәрмәстән килер ул (Ахырзаман), алар каушап калыр. Алар аны кире кага алмас, һәм (ул газап) вакытлыча кичектерелмәс.
41. Хактыр ки. синнән әүвәл килгән пәйгамбәрләрне дә алар шулай мыскыл итте. Ләкин ул мыскылчылар мыскыл сәбәпчесе (Кыямәт җәзасы) белән чорнап алыныр (42) Әйт:
—Кич-көндез сезне Аллаһ жәзасыннан кем коткара ала?—диген Шуңа да карамастан, алар Раббыларын зикер итүдән йөз чөерә (43) Әллә соң аларнын Безгә каршы торырдай кодрәт ияләре бармы9 (Аларның илаһка санаган нәмәстәләре) үзләренә үзләре дә ярдәм итә алырлык көчкә ия түгел. Алар Бездән дә игьтибар-ярдәм күрмәс, жәзабыздан котыла алмас.
44. Әлбәттә, Без аларнын ата-бабаларын да муллыкта яшәттек. Чыннан да, алар (бетмәс-төкәнмәс кебек тоелган) озын гомер сөрделәр. Шулай да алар инде дә күрмиләрмени соң, ихтыяр итеп, Без ипләп кенә аларнын жирләрен һәр яклап киметә барабыз. Шуннан сон да алар жиңүче булып кала алырмы9
45. Әйт:
—Мин бары тик вәхий белән сезне кисәтәмен. Бары тик (күңеле) чукраклар гына бу чакыруларны ишетмәс,—диген. (46) Хактыр ки, аларга Раббы тарафыннан кечкенә генә (газап) жил(е) исеп куйса да, алар шундук:
—Харап булдык! Чыннан да, без залим булганбыз икән,—дип кычкыра башлыйлар.
47. Кыямәт көнендә Без гаделлек бизмәннәре корып куячакбыз. Ул Көнне инде һичбер кемгә нинди дә булса гаделсезлек кылынмас (Кылган эшләрегезнең) хардал (гәрчич) бөртеге кадәрлесен дә (дөрес бизмәнгә) салырбыз Исәп-хисап өзәр өчен Мин үзем дә җитәрмен.
48. Хактыр ки, Муса белән Һарунга тәкъвалыклары өчен, бер яктылык— үгет вә Фуркан бирдек.
(«Фуркан» сүзенең тәрҗемә мәгънәсе изге китапларны күз уңында тота Ягъни, яхшылыкны яманнан аеру гыйлеме. Коръәннең бүтән атамасы да Фуркан булыр»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.)
49. Эчке бер курку белән Аллаһка инанганнар Сәгать сугуын (Кыямәт килүен) тетрәнеп көтәләр (50) Менә бу (Коръән) Без иңдергән хәерле һәм файдалы кисәтү-үгетләр (Китабыдыр) Сез хәзер шуны инкарь итәсезме?
51. Хактыр ки. моннан әүвәл Ибраһимга да (балигълыгыннан алда) өлгергәнлекне (акны карадан аера белүне) бирдек, һәм Без аның шундый икәнен
белеп тордык. (52) Шул вакытта ул атасына һәм кавеменә әйтте
—Сез нинди һәйкәлләргә (таш сыннарга) табынасыз?—диде. (53) Алар әйтте:
—Без ата-бабаларыбызнын шуларга (үҗәт рәвештә) табынганнарын күреп үстек, диделәр. (54) (Ибраһим) әйтте:
—Аталарыгыз да, үзегез дә ялгыш-саташу юлында,—диде. (55) Алар:
—Син безгә хакыйкать алып килденме (син дөресен сөйлисеңме)? Әллә син бездән көләргә маташасыңмы (ялганлыйсыңмы)?—диделәр. (56)
—Юк!—диде Ибраһим.—Сезнен Раббыгыз күкләрнен һәм дә Жирнен хужасы. Аларны яралтучы—Аллаһ. Мин шуна (Аъзаһның кодрәтенә) шаһит булганнарның (инанганнарның) берсе буламын. (57)—Валлаһи, алар (туганнарын) арка куеп киткәннән сон, мин аларнын потларына бер-бер хәл кылачакмын. - (диде Ибраһим)
58. Шуннан сон ул потларны ватып-жимереп бетерде Бары тик аларнын ин зурысын гына ватмыйча калдырды. Тегеләр (кяферләр) анарга мөрәжәгать итсен өчен.
59. Тегеләре килеп сорады:
—Кем шулай безнең илаһларыбызны ватты? Хактыр ки. ул кеше бик тә кабахәт икән,—диделәр. (60) Берсе әйтте:
—Бер яшь егетнең илаһларыбызны сүгеп йөргәнен ишеткән идек. Ул егетнең исеме—Ибраһим,—диделәр. (61) Әйттеләр:
—Алайса, аны халык каршысына алып килегез. Кешеләр үз күзләре белән күрсен. (62)—Әй. Ибраһим,—диделәр —Илаһларыбызны синме шулай харап иттең? (63) Ибраһим әйтте.
— Бу эшне, әнә, теге зурысы башкарды,—диде —Теле булса, шунардан сорагыз.
64. Шуннан соң алар (потпәрәстләр) үзара сөйләшә башлады
—Чыннан да. без үзебез гаепле,—диделәр
65. Соңра алар кыенсынып әйттеләр:
—Син бит .шарның сөйләшә аямаганнарын белеп торасың ич (нигә алардан сорарга кушасың)'—диделәр. (66) Ул (Ибраһим) әйтте:
—Алайса, нишләп сон сез Аллаһны инкарь итеп, (хәтта сөйләшер сәләте дә булмаган, телсез, чукрак) бер зарар да, бер генә файда да китерә алмастай мескеннәргә (потларга) табынасыз?—диде. (67)—Сезгә дә, сез табына торган (шулташларыгыз) өстенә дә—тьфү! Инде дә акылга килеп, сабак алмассызмыни?
68. —Аны (Ибраһимны) утка атарга кирәк!—диделәр. Икенчеләре исә.
— Илаһларыгызны аннан яклап калыгыз, әгәр дә сез тәвәккәл кешеләр булсагыз, —диделәр.
69. —һәй. ялкын!—дидек—Ибраһимга зарар китермә, салкынчалык бир (70) Шулай итеп, алар тозак корган иде дә. Без аларны бичара хәлдә калдырдык. (71) Без аны ла. Лутны да коткарып калдык. Аларны галәм халыклары өчен житәрлек бәрәкәтле жиргә урнаштырдык
72. Ана (Ибраһимга) Исхакны вә Ягькубны, аерым бер бүләк буларак бирдек вә барысын да игелеклеләрдән кылдык (73) Әмеребез буенча, аларны тугры юл күрсәтүче остазлар иттек вә үзләренә хәерле эшләр башкаруны, намаз укуны, зәкят бирүне вәхий иттек. Алар Безгә өзлексез гыйбадәт кылучылар булды.
74. Лутка да хөкем вә гыйлем бирдек. Аны чирканыч эшләр кылучы халыктан коткардык. Алар, хактыр ки. фетнәче, фасикъ кавем иде (75) Аны (Лутны) рәхмәтебезгә кабул кылдык. Чөнки ул изгеләрдән иде (76) Аннан да элегрәк Нух га дога кылды Без аның догасын кабул кылдык Шулай итеп үзен вә иман китергән якыннарын зур афәтләрдән коткарып катдык (77) Аны аятьләребезне инкарь иткән кавемнән коткардык Хактыр ки. алар фетнәби кавем иде. Шуна күрә, аларнын бөтенесен дә суга батырдык 78. Шулай ук Даут белән Сөләйманны исегезгә төшерегез. Бертман алар
иген басуы хосусында бәхәскә керде Берәүләренең сарык көтүе, кичке якта икенчеләренен иген басуына кереп, бик күп зыян китергән иде. Без аларның хөкем эшләренә шаһит булып тордык.
(«Бу гауганы хөкем итүче Даут белән унөч яшьлек Сөләйман—икесе ике төрле карар чыгара. Даут: «Зыян күргән игенчегә сарык көтүен бирергә».—ди. Ләкин Сөләйман «Күрелгән зыянны кашаганга кадәр генә бакча иясе сарыкларның йоны. сөте, итеннән файдалана аш. зыян каплангач, сарыклар хуҗасына кайтарып бирелергә тиеш»,—ди һәм Даут сабый углының хөкеме белән риза була.»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән ) 79. Шулай хөкем йөртергә Сөләйманга Без әмер иттек. Без аларның һәр икесенә дә хөкем хокукы вә гыйлем бирдек Кошларны һәм тәсбих әйтүче тауларны Даутка буйсындырдык. Бу эшләрне Без әмер иттек. (80) Сугыш вакытында сезне (кылычтан) саклар өчен, тимер көбә ясау гыйлемен аңа өйрәттек. Инде шөкер итәчәксезме?
81. Сөләйман әмеренә Без дәһшәтле искән жилне бирдек. Аның кушуы буенча, ул жил эче тулы бәрәкәтләр булган урынга туры карап исә. Без барысын да белеп торабыз. (82) Анын өчен диңгезгә чумып (энҗе-мәрҗәннәр алып чыксыннар, дип) һәм башка төрле эшләр майтарыр өчен, шайтаннарны буйсындырдык. Без аларны күреп торабыз.
(Шайтан. Иблис, җеннәр мәсьәләсенә М Ал и бу шәкелдә карый слово шайтан (т. е. дьявол) означает того, кто чрезмерно занозчив и непокорен, независимо от того, человек это. джинн ши зверь. 654 бит. 1647нче ашатма )
83. Әйтобне исеңә төшер Ничек итеп ул Раббысына:
-Башыма бәла килде. Син мәрхәмәтлеләрнен иң мәрхәмәтлесе бит (зинһар, ярдәмеңнән ташлама).—дип ялварган иде (84) Без анын бу догасын кабул иттек. Анын башына төшкән бәлане алдык. Үз тарафыбыздан рәхмәт булсын дип. гыйбадәт кылганнар өчен бер сабак булсын дип. аңа гаиләсен, малларын һәм башка нигъмәтләрне артыгы белән кайтарып бирдек
(«Әйюб ун ел хаста булып, йорты җимерелеп, байтак кына кардәшләрен югалтып, иза чигә иде.»
Хәйретдин Караман белән Хәсән Чантай тәфсирләреннән )
85. Исмәгыйльне дә. Идрисне дә һәм Зөлкәфилне исегезгә төшерегез. Барысы да сабыр (түзем) кешеләр иде (86) Аларны якладык. Алар, чыннан да. игелекле кешеләр иде.
87. Балык кешесе Зүннүн (Юныс) турында да онытмагыз. Ул (үзенең киребеткән кавеменә) бик нык үпкәләп, ачуланып киткән иде Үзенә көчебез житмәс. дип уйлаган иде ул. Ниһаять, караңгылыкка (балык эченә барып) эләккәч:
—Синнән башка Сиңа тиң һичбер зат юк. Сине генә пакь, дип таныймын. Чыннан да. мин гаделсез булганмын икән,—дип Аллаһка ялвара башлады.
(«Зүннүн. Зөлнүн—хәзрәти Юнысның кушаматы, ягъни «Балык кешесе» дигән сүз. Юныс пәйгамбәр озак вакытлар халкын хак дингә өнди. Яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмагач, ул уз халкына үпкәләп, көймәгә утырып, диңгезгә чыга Һәм суга бата, аны зур балык йота. Ләкин аны Аллаһ Тәгалә коткарып кала».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән,)
88. Шуннан сон без анын догасын кабул иттек һәм аны бәладән коткардык. Менә, шул рәвешле Без мөэминнәрне коткарабыз.
89. Зәкәрияне дә исегезгә төшерегез. Ничек итеп ул Раббысына дога кылды.
—Раббым. мине ялгыз калдырма (миңа токым, нәсел бир). Син варислар арасында иң мәрхәмәтлесе,—диде.
90. Без анын догасын кабул иттек. Ана угыл (Яхъяны) бирдек. Хатынын да үзе өчен (бала таба торган итеп) кулай кылдык. Алар (алда саналган пәйгамбәрләр) игелек өчен ярышып, яхшы эшләр башкарды Курку белән өмет арасында Безгә гыйбадәт кылдылар. Алар Безгә тирән мәхәббәт тәрбия иттеләр
91. Гыйффәтлелек мөһерен саклаган (хәзрәти Мәрьямне дә) исегезгә төшерегез, зинһар. Без ана рух өрдердек; аның үзен һәм углын (Гайсане) бөтен галәмгә үрнәк кылдык.
92. Хакыйкатән. бу өммәт (бер диндәге мөселманнар) бары тик сезнен өммәтегез генә. Сезнен Раббыгыз— Мин. Шулай булгач. Мина гына гыйбадәт кылыгыз.
93. Инсаннар (дин һәм мал өчен) үзара талашып, бердәмлекне боздылар. Гәрчә, аларнын барысы да (җавап тотар өчен) каршыма басачак. (94) Иман китереп, игелек кылган кешенең тырышулары заяга китмәс. Аларны анын файдасына (гамәл дәфтәренә) яза барабыз (95) һәлак ителгән шәһәрләренең кешеләре дөньяга кире кайтмаслык итеп) каргалган.
96. Ниһаять. Яэжүж белән Мәэжүж (диварлары) ачылып, алар биектән ташкын булып аска томырылганчыга кадәр һәм (97) чын вәгъдәбез (үлем. Кыямәт көне) якынлашканчыга чаклы, инкарь иткәннәрнең күзләре тонып, шар ачык калыр.
—Харап кына булдык.—дип кычкырырлар—Чыннан да. без бодай булыр, дип уйламаган идек. Без. чыннан да. кяферләр булганбыз икән. (98) Сез дә (кяферлар) һәм: «илаһ» дип. Аллаһтан башкага (сыннар, потларга) габынганнарыгыз да жәһәннәм кисәве булачаксыз. Сез шунда керәчәксез. (99) Әгәр алар, чыннан да. илаһ булсалар, анда (җәһәннәмгә) кермәгән булырлар иле Хактыр ки. аларнын барысы да (табынганнар да. илаһ урынындагы сыннар, һәйкәлләр дә) анда (җәһәннәмдә) мәнге калачак. (100) Алар анда ынгырашып иңрәрләр һәм һич нәрсә ишетмәсләр
101. Шик юк ки. Безнең тарафтан иң яхшы әжерләр бирергә вәгъдә ителгәннәргә килсәк, менә шулар була инде жәһәннәмнән ераклашканнар (102) Болар күңелләре теләгән нигъмәтләр эчендә мәңге яшәп калырлар һәм анын (җәһәннәмнең) тавышын ишетмәсләр (103) Ин хәтәр (җәза) шаукымнар да аларны (игелекле мөэминнәрне) куркытмас (гаебе булмаган кеше курыкмас). Аларны фәрештәләр бодай каршылар
— Менә, бу сезгә вәгъдә ителгән (бәхетле) көнегез.—дип әйтерләр
104. Язучы язган кәгазьләрен ничек итеп төрә. Без дә ул Көнне Күкне шулай төрербез. Иң башта ясый башлагандагы хәлгә китерербез Без шулай кылырга вәгъдә иткән идек Без вәгъдәбездә торырбыз (105) Хактыр ки. Тәүраттан соң Зәбурны да Без яздык: бары тик тугры колларым гына Жир йөзенә варис булып калачак,—дидек. (106) Шик юктыр ки. монда (Коръәндә) чын күңелдән Аллаһка инанганнар өчен күрсәтмәләр, чаралар бар.
107. (Ий. Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек (108) Әйт
— Мина бары тик: Аллаһтан башка Илаһи кодрәткә ия һәм Тәңре булырлык һичберкем юк. диеп вәхий бирелде Әле һаман да мөселман булмаскамы исәбегез?-диген (109) Әгәр (синең өндәүләреңнән) йөз чөерсатәр әйт:
—(Хакыйкатьне) сезнен барыгызга да тигез белдерәмен (мөселманына да. кяференә дә) Сезгә вәгъдә ителгәннәр (җәннәт белән җәһәннәм) кайчан була (бүгенме, иртәгәме). мин белмимен.- диген (110)—Шик юк ки. Аллаһ кычкырып әйткән сүзләрне дә. яшертен сөйләгәннәрне дә белеп торучы. (Ill) Мин белмимен Бәлки, бу эшләр сезне вакытлыча сынап карау (һәм дөнья нигъмәтләреннән файдаландыру) гынадыр Ихтимал.
112. (Мөхәммәд әйтте)
— Раббым. Үзен гаделлек белән хөкем ит Безнең Раббыбыз рәхимле Аллаһка хас булмаган сыйфатлар өстәп, ялган сөйләгәннәргә каршы көрәшергә Аллаһтан ярдәм сорагыз.