Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨРӘККӘ ТАМГАН ЯЗГЫ ТАМЧЫЛАР


Сугыштан сонгы зарыгып көтеп алган беренче яз килде Кичтән һавада дымсулык артты, эңгер иңүгә, күк йөзен куе болыт томалады. Ишегалдында йөргән Фатыймага күрше карчыгы әйтә салды:
—Язгы ләйсән яңгырына бу. килен,—диде.
Күрше карчыгының колак очына эләгеп калган бу сүзе, иртән күзен ачкач. Фатыйманың янә хәтеренә килде Чынлап та өй кыегыннан тып-тын тамчы тама иде. Бераздан тәрәзә башына кунарга кергән чыпчык кыштырдарга тотынды. «Нигә инде хет сина йокламаска, ни кайгын бар?—дип уйлады Фатыйма. Аннары:—Нигә алай дим әле мин ана? Бәлкем, анын да яз килүен сизүедер, саласы сипкелле күкәйләрен, борын төртеп чыгачак сары томшыклы кошчыкларын күз алдына китерәдер Ихтимал, әле күрше өйнен кыегында гомер иткән күксел-кара бүрекле чыпчыкның былтырларны нәкъ шул вакыт җиткәч үзе тирәсендә чыркыл- тый-чыркылтый уралуын исенә төшерәдер. Чыпчыклар яз кавышалар, көз җитеп, балаларын очыруга, яңадан төрлесе төрле якка таралалар, ди бит».
Фатыйма, гәүдәсен турайтып, киерелеп-сузылып алды, теләсә- теләмәсә дә:
-Их-ма!—дип куйды.
Мәгънәсе Фатыймага билгеле дә, билгеле дә булмаган әлеге хикмәтле сүзне Харис бигрәк тә иртән уянгач һәм бер тын дөнья хәлләрен сөйләшеп яткач әйтер иде Шулай дип әйтер иде дә. төн үтеп сүрелеп җитмәгән Фатыйманың кайнар битләреннән үбеп алыр иде... Алар нибарысы елга якын бергә торып калдылар. Харис кебек ирләр сугыш башланыр көннәрдә печән чабарга йөрделәр, хатыннар печәнне чүмәләгә куйдылар. Әле булса күз алдында Фатыйманың, сугыш хәбәре килүгә, кырыклап ир- егет. печән өстеннән диярлек, колхозның «полуторка»сына утырып Бөгелмәгә китте Хатыннар ирләрен хәтта станнага хәтле булса да озата бара алмадылар. Ирләрнен күпләре шул китүдән әйләнеп кайтмады. Ике атна үткәч. Хариснын: «Смоленск шәһәре тирәсендә сугышабыз»,—дигән
С
беренче хаты килде. Ай үтүгә килеп төшкән икенче хат Харис кулы белән язылмаган иде
Фатыйма ул көнне кырга эшкә килгәч, үзе сөргән кара җир өстенә ятып, үксеп-үрсәләнеп елады. Сабанчы хатыннар аны юатмадылар, сугышка киткән ир турында: «Эзсез югалды» дигән хәбәр алу жинел түгел икәнне беләләр иде Сабанга җиккән атлар гына, гажәпләнгәндәй. пошкырып, башларын чайкап тордылар.
Шул хәлдән сон өч ел гомер узды, дүртенче яз, жину язы килде Сугыштан берән-сәрән авылга ирләр кайта башлады. Сугышта югалу хәбәреннән гайре Харис турында һичнинди хәбәр алмаган Фатыйманың күңеле, язгы ташкынга эләккән йомычкадай, бәргәләнде дә тулганды Ахыр, өметен өзмәскә теләп: «Азмы анын кебек хат-хәбәрсез сугышта югалучылар һәм көтмәгәндә исән-сау әйләнеп кайтып төшүчеләр»,—дип үз-үзен юатты. Ә үзе һаман көтте, сабыр итте. Харисы салып калдырган өйдә берьялгызы яшәде. Кайчагында аңа өерләре белән солдаткалар килеп керде, җыелышып моңсу жырлар җырладылар, аннары ялгызлыкларыннан зарлана-зарлана, фашистларны, бәдбәхет Гитлерны каргадылар.
Беренче тынычлык язынын чалт аяз күгендәге кояш мул итеп җылы нурларын сипте. Нурлы, якты иде дөнья. Әйтерсен илдә фаҗига да булмаган иде Фатыйма, тәрәзә пәрдәсен күтәреп, урам якка күз салган иде—йөрәге жу итеп китте урам тутырып әсир немецларны куалар иде. Аларны әйдәүче яшь солдат әсирләргә кычкыра, мәгәр немецлар алҗыганнар, солдатнын кычкыруына игътибар итмәстән, бер көйгә атлый бирәләр. Әсирләр артыннан, адым да калмый диярлек, яланаяк авыл малайлары ияргән, кулларын болгый-болгый нидер сөйләнәләр, кычкырышалар. Ә немецларны озатучы солдат шау-гөр килеп торган балалар төркемен куа, ләкин малайлар бераз гына тукталып калалар да янә әсирләр артына тагылалар.
Фатыйманың тере немец солдатларын әле беренче күрүе иде Немецлар барысы да сары чырайлылар, ямьсезләр кебек күренде ана Кая куалар икән үзләрен ’
Ул арада, сулышы кабып, каршы капка Камилә килеп керде
—Ахирәткәем, Фатыйма, күрдеңме, әсир нимечләрне куалар Бездә эшләячәкләр, ди Актау га әсфәлт юллар салдырачаклар, ди, үзләреннән Барак җитештергәнче фатирга таратасылар, ди
Шул гына җитмәгән иде! Өемә нимеч кертәм ди! Бәлкем ул минем Харисымны үтергән нимечтер. Мин ул кабахәтне үз кулларым белән буып үтерәчәкмен..
Фатыйма, бармакларын тырпайтып, Камиләгә таба кузгалды
—Китче, тиле, нишләвен бу? Ниемә шулай күзләрең купты"’ Нимечме әллә мин сина?!
Камилә чыгып киткәч. Фатыйма моржа буендагы эскәмиягә утырды да, хәлсезләнеп китүен тоеп, күзләрен йомды
Шул чакта тәрәзәдән бригадир
-Фатыйма, бүген фермага салам ташырга барырсың!—дип кычкырып, эшкә чакырды
Фатыйма юынды-киенде дә, беренче эше итеп, чиләк-көянтәләрен алып, суга китге Бизәкле көянтә-чиләкләрне ана Хариска чыкканда әтисе алып биргән иде Харис чишмә суын ярага иде. шуны белгәнгә. Фатыйма, ераграк булса да. суга чишмәгә йөрде Чишмә гау астыннан тибеп чыга, кояш чыгышына каршы торгангамы, аны Таң чишмәсе дип йөртәләр Тан чишмәсенең суында чәй әйбәт чыга, хуш исле була Харис яратыр иде Тан чишмәсе суыннан кайнатылган куе-кара чәйне баллап эчәргә...
Фатыйма Әхнәфләр тыкрыгыннан борылды да инеш буена төште, кечкенә күперчекне чыгып, тау итәгенә таба юнәлде Чишмә өстендә сыек томан тулгана, томан эчендә әкият кызлары биидер сыман Юк. алар
салкын чишмә суы белән алсу битләрен юалар, алай да түгел, көянтә- чиләкләр белән чәчләрен юарга чишмә суына төшкәннәр, имеш Таң чишмәсе суы белән чәчләрен юса. Фатыйманың да ефәк шикелле була торган иде чәчләре. Харис Фатыйманың шул чишмә суы белән юган чәчләренә борынын төртер иде дә:
—Тукта, зинһар, китми тор. Бу чәчтә, билләһи дип әйтәм, мең төрле хуш ис бар,—ди торган иде, жүләркәй...
Чишмәгә якыная төшкәч, абайлады Фатыйма. Таң чишмәсе янында әкият кызлары түгел, ә бая урамнан куылып барган әсирләр утырышканнар. ят телдә гөжләшәләр, яшел кәтилүкләренә су алганнар да тәмләп чишмә суы эчәләр, арада берәүсе чишмә янындагы зур таш өстенә менеп урнашкан да тырышып-тырышып авыз гармуны уйный.
Иңбашы аша көянтә салган, бизәкле туй чиләкләрен кулына тоткан Фатыйма килеп чыгуга, әсирләрнең барчасы да шым булдылар, күктән төшкән алиһә күргәндәй, бөтенесе дә ана текәлеп катып калдылар Фатыйманың гүя аяклары җиргә ябышты «Кая китте икән теге яшь солдат? Нигә болар үзләре генә, Тан чишмәсе янында, Актау халкы өчен изге урынны пычратып?!»
Фатыйманың миеннән мизгел эчендә әнә шундый уйлар узды. Әсир немецлар һәммәсе диярлек ак кашлылар, су күзлеләр, ач янаклылар иде Күрче, нәкъ шундые Фатыймага таба атлый түгелме?!
—Фройлейн...
Фатыйма чак кына кычкырып җибәрмәде, шул мәлдә кемдер: —Сидеть!—дип боерды.
Фатыйма ялт итеп тавыш килгән якка борылып карады һәм җилкәсе аша автомат аскан, таш өстендә утырган солдатны күреп, тынычлана калды. Солдат унып беткән гимнастеркасының якаларын ычкындырып җибәргән, бармак арасында «кәҗә мөгезе» көйри.
—Иә ходаем, куркуларым ләгънәттән.
— Курыкма, апа. Ал суыңны Әй, Ганс, булыш әле чибәркәйгә су алырга!—дип боерды солдат әсиргә, Фатыймага таба ым кагып.
Ганс дигәне авыз гармуны уйнаучы булды, күрәсең. Үз исемен ишетүгә, авыз гармунын кесәсенә салып, Фатыймага каршы кузгалды.
— Бирмим. Кит. ягылма, фашист!
Фатыйма шундый иттереп карады әсиргә, тегесе әпен-төпен артка чикте Фатыйма, башын чөя төшеп, чишмә янына килде, чиләкләрен мөлдерәмә тутырып су алды да чиратлап көянтәсенә элде һәм, авызларын ачып торган немецларга күтәрелеп тә карамыйча, җай гына, ипле генә адымнар белән кузгалып китте. Чиләктә мөлдерәп торган суның тамчысы да түгелмәде, ә Фатыйманың зифа сыны, авыр эш эшләп күнеккән гәүдәсе чиләкләрне сизмәде дә. тик юанрак балтырларының елтырап китүе генә, янбашларынын уйнаклап баруы гына анын чишмә яныннан китүен раслый иде. Әсир немецның авыз гармунында ят та һәм гаҗәеп төстә таныш та көй уйнавын ишетеп. Фатыйма үзе дә сизмәстән туктап калды, уйнаучыга борылып карады, шул чагында чиләге чайпалып куйды, зөбәрҗәттәй елтырап торган су тамчылары итәгенә тамды. Ул атлаган жайга китереп, ана су алып бирергә теләгән немец авыз гармунында Штраус вальсын өздерә иде Фатыйма, яман эштә тотылган кеше шикелле, йөзгә балкып, кайту ягына борылды
Икенче көнне ана авыл Советы председателе килде дә:
— Бараклар салганчы, ике әсир синдә торыр,—диде
—Кертмим. Шул гына җитмәгән тагын,—дип каршы килде Фатыйма.
— Карарны үтәми хәлен юк, алар безгә юллар салачаклар,—дип, китә башлады авыл Советы председателе,—Бер сиңа гына фатир кертмибез...
—Барыбер кертмим,—дип сүзен сүз итәргә маташты Фатыйма
Кичке якта анын капка төбенә яшел шинель кигән ике әсир килеп туктады Кече капканы төртеп карадылар, ачылмалы: Фатыйма шудыргычны чөйләп үк куйган иде Ят телдә нидер кычкырдылар, үтенделәр, әмма
Фатыйма капканы ачмады. “Көтәрсез-көтәрсез дә китәрсез әле».—дип үртәлде Ләкин әсирләрнен барыр жирләре юк иде. күрәсен. бөкшәйгән килеш капка төбендә тора бирделәр.
Шулай бер сәгатьләр чамасы вакыт узды. Фатыйма әсирләрне онытырга теләде, бәйләм бәйләп карады, чынын гына әйткәндә, көрәгендә әсирләргә карата мыскал да кызгану хисе юк иде, берәүсе вакыт-вакыт кулындагы кәгазь кисәген капка аша күтәреп, тәрәзә ягына күрсәтеп, болгап ала
Энгер инде, сибәләп янгыр яварга тотынды Әсирләр һаман китмәделәр Фатыиманын бу хәлгә ачуы килә башлады -Ни хаклары бар ялгыз хатын янына әсирләр кертергә. Үтереп китсәләр? Фашист фашист инде».
Карангы төште. Шул вакыт берәү кече капканы шакыды, ул шундый иттереп шакыды ки. Фатыйма, инбашына шәлен салырга да онытып, ишегалдына йөгереп чыкты.
—Апа жаным, мин бу. ач әле капканны. Керт инде шуларны. күшегеп беткәннәр бит — Курыксан. үзем дә кунармын —Капканы шакучы көндез күргән яшь солдатны шундук таныды Фатыйма.
—Үзен кунсан гына.—Фатыйма капканын шудыргычын тартты —Әйтәм бит. куркам мин алардан
— Ин юашларын сезгә китердем. Әнә тегесе, озыны—антифашист Исеме—Ганс, кечкенә буйлысынын исеме—Вольф.
— Барыбер фашистлар,—диде Фатыйма.
—Йә инде, апа жаным, чын фашистларны без фатирга кертмибез, иске мәктәпкә урнаштырдык. Болар безнекеләр дим ич. Ганс,—дип немецка дәште солдат —Уйна әле гармуныңны.
—Ни-ихт. замерзал Ганс.—диде немец. Ул күшегеп беткән кулларын солдатка күрсәтте.
—Ярый, бар кер Җылынгач уйнарсың,— диде ана солдат
Фатыйма әсирләргә алгы якка урын жәйде. баш асларына мендәр ташлыйм дигән иде. тукталып калды, мич арасыннан иске пальтосын чыгарып салды. Немецлар дәшми-тынмый гына чишенделәр һәм. өсләренә яшькелт шинельләрен ябынып, йокларга яттылар.
—Син алардан курыкма, тузаннары коелган инде аларнын Аннары болары безнекеләр. Ганснын әтисен төрмәдә черетеп үтерә Гитлер. Коммунист булганы өчен
— Нигә сон монысы безгә каршы сугышкан9
—Сугышмаган ул. музыкант, торба өреп йөргән
—Әтисе коммунист булгач. Гитлер армиясендә музыкант булырга да хакы юк анын.
-Яшисе килгәндер
—Яшисе —дип кабатлады Фатыйма —Түземлеләр үзләре Китмиләр дә китмиләр.
—Приказ. Китәләр икән—баш долой,—диде солдат—Карале, апа жаным. мин башкаларның ничек урнашуларын карап чыгыйм инде Бәлкем, синең кебек кертмәүчеләр бардыр'
— Бик дөрес эшлиләр, тапкансын тансык кунак Бел аны. энекәш, үзең кайтмыйсын икән, кисәү таягы белән куам да чыгарам үзләрен
—Әйтәм бит. юашлар алар, әүлиялар,—дип көлемсерәде солдат
—Әүлиямы. әүлия түгелме, анысын син дә. мин дә белмибез Кайтмыйсын икән, нимечләрен тышта куначак Ипи тотып ант итәм менә
— Йә хода, булса булыр икән, кайтам бит инде, тикшереп кенә чыгам үзләрен.
Шулай диде дә солдат, чыгып китте. Фатыйма түр якның ишеген барып япты, келәсен төшерде, бераздан, ишек тоткасына аркылы китереп, кисәү агачы тыгып куйды Шуннан сон гына тынычланып. урынына барып ятты Сөян бүрәнәсеннән буралган стена аша агач башларын шаулатып жил йөгергәне ишетелә, тәрәзә пыяласына кыеклап язгы ләйсән янгыр ява. урамны уятып, майламаган тәгәрмәчен шыгырдата шыгырдата атлы
уза, тәгәрмәч шыгырдавы күнелгә әллә ниткән шом сапа, болай да курка- курка яткан Фатыйманың йөрәген ялкынсындыра. Вакыт-вакыт Фатыймага өй эчендә кемдер йөри кебек тоела башлый, гүя кеше әле стенага килеп сөялә, әле ишек янына барып баса, әле мыштым гына бусагага утыра Анын һәр аяк тавышы йөрәккә үтеп керә, арка буйлап салкын боз булып ага. «Шушындый чакта күрше Нәсимә әби дә килеп керми ичмасам. Кая олакты сон бу солдат? Нигә һич югы автоматын биреп калдырмады?»—дип уйланып ятты Фатыйма.
Алгы якта кайсысыдыр йөткереп куйды, Фатыйма шым булды Немецлар үзара акрын гына сөйләшә башладылар. Бераздан алар да тынып калдылар. Фатыйма үзенен йөрәк тибешен колак янында ук ишетә иде «Их, бу солдатны. Исемен дә сорамадым ичмасам, рәхәтләнеп исемен әйтеп тә сүгә алмыйм мөртәтне. Хәзер кайтам, дигән булды да бит... Һич югы автоматын калдырсын иде,—дип янә уйланып алды Фатыйма. Ләкин икенче мәлдә инде бу уеннан да курка калды.—Кереп кулыннан суырып алырлар иде дә китәрләр иде бөтен Акгау халкын кырырга. Аз кырганнардыр безнекеләрне, эттән яралган нәстәләр. Солдатын да әйтер идем, әллә антифашист дигән була Алай булгач, нигә әсир булып йөриләр?! Мылтык бирсәләр, ике дә уйлап тормас идем, кырыр идем үзләрен. Харисым өчен. Камиләнең Идрисе өчен...»
Алай да ару үзенекен итә икән, Фатыйма тәрәзәгә кыеклап сибәләгән янгыр тавышына, агач башлары шаулавына йокымсырап китте
—Апа дим, апа! Ач! Мин бу—солдат!
Фатыйма әүвәл һични анламый ярсынып сикереп торды, йөрәге ашкынып тибүен тоюдан гаҗиз калып, тавышка колак салды. Солдат икән Алай да, тәрәзә пәрдәсен сыдырып, ишегалдына күз салды. Янә солдат икәненә инангач кына, иңенә шәлен салып, ишек ачарга чыкты.
—Кайттым. Әллә инде ятып та өлгердегез?
—Кер әйдә, түр якка ятарсың. Мич кырындагы сандык өстенә урын җәйдем үзеңә.
Солдат ана ияреп түр якка керде, плащын чөйгә элде, сүзсез генә итекләрен сала башлады. Фатыйма солдатның мыш-мыш килеп чишелүен сагаеп тыңлап торды.
—Авырмы, солдат, хезмәт итүләре?
Солдат дәшми, әллә аруы җиткән, әллә Фатыймага ачуы чыккан Тик, ятып, бераз торгач кына:
—Тыныч йокы, апа,—диде.
Аның шулай диюенә Фатыйма бөтенләй тынычланып китте, күзләрен йомды Сонгы мәлдә ул тәрәзә кыегындагы чыпчыкнын кыштырдавын ишетеп калды.
Немецлар бик иртә уяндылар, акрын гына сөйләшәләр, шыбыр- шыбыр яуган яңгырга сукрануларымы. Фатыйма, уянса да, урыннан кузгалмый ятты Агачлар шаулый, җил тагы да көчәйгән булса кирәк, янгыр кайта-килә тәрәзәне чыбыркылый Тәүлеккә якын ява бит, юл өзелгәндер. Бригадир Чулак Галиәкбәр кушуынча, кичәгенәк саламга ике ураганнар иде, бүген, мөгаен, барып та булмастыр.
Фатыйма ашыкмый гына торды, киенде, солдатның өстеннән сыдырылып төшкән юрганын рәтләп япты. Солдат изрәп йоклый, кымшанып та карамады, борын астындагы аксыл-сары мыегы, өлгергән тарыдай, бөтерелеп тора «Сабый гына, ә үзе бер өер нимечне куып йөртә»,—дип көлемсерәп уйлап куйды Фатыйма, шунда солдатның кылган чәченә кагыласы, күпереп торган яңагыннан сөясе килеп китте Шул ният белән ул кулын да суза башлаган иде, мәгәр шундук тартып алды Акрын гына ишек ачыла башлады.
—Комрад.
—Нәрсә кирәк сиңа?
Ишек ярыгында неменнын су сыман күзләре елтырады
—Будить. . Комрад.
—Тор әле, солдат, әнә сина нимсчен дәшә,—диде Фатыйма, жинелчә генә солдатнын җилкәсенә кагылды—Нимечләрен уянды дим. нидер сорыйлар, уян инде!
Солдат күтләрен ачты, ишектәге әсирнен су күзләренә төбәлде
— Йөреп керергә исәпләре, чыгар үзләрен,—диде солдат һәм икенче ягына әйләнеп ятты
Фатыйма немецларга тышкы ишекне ачып бирде Үзе алгы өйгә чыгып, ике толымга чәчен тарап үрде, кулын-битен юды Аннары баздан ярты чиләк бәрәңге алып куйды Бераздан, мичтә ут дөрләп янып киткәч, немецлар керделәр, утка каршы утырып, кулларын жылыта башладылар. Алар сөйләшмәделәр. Фатыйма мич янына килгән саен читкә тайпылдылар, үзара алар күзгә-күз карап кына аңлаштылар Ганс дигәне. Фатыйма күрмәгәндә генә, ана күзен алмый карады, хатын анын күз карашын үзендә гойса да, немецны гел күрмәгәнгә салышты. Мич каршында утыра-утыра битләре алсуланды, әсирләргә дә кеше төсе керде.
Мичтәге бәрәңге кайный башлады, чуен читеннән күбекләнеп су ташып чыкты Моны күреп, немецлар икесе берьюлы
— Картоф!—диештеләр
—Анысы бар, менә әпекәй генә юграк,—диде неменларнын ни сукалауларын абайлап алган Фатыйма. Хатын самовар куйды, өстәл хәстәрләргә кереште
Солдат уянды, аякларын сузыбрак жибәрде. күзләрен ачты —Карале, солдат, мин бу нимечләренне ашатырга да тиешме'* —һэ,—диде солдат.
—Аруың җиткән икән әсирләр көтүен көтә-көтә. Тор инде.—диде Фатыйма —Янбашына тоз төшәр
- Янгыр явамы9
-Ява. Төн буена яуды.
—Димәк, беркая да бармыйбыз Ял'
—Тор әйдә, бәрәңге пешә хәзер, ашап алырбыз. Башка нәрсәм юк. чәй куйдым әнә
—Рәхмәт. Фатыйма апа. Безнең паек кисәге бар. Әсирләргә әпекәй бирәбез. Ә бәрәңгең жәл булмаса, әйдә, ашат үзләренә Әнә тегесенә, озын бармаклысына күбрәк бирсән дә жәл түгел. Әитәм бит. антифашист улы, музыкант Искитмәле итеп уйный Авыз гармунын уйнап җибәрсә, җаннарны актара, сары шайтан. «Интернациональны белә, «Катюша»ны сыздырып җибәрсәме'
— Каян белдең минем исемне? Кем әйтте9
—Исполкомда әйттеләр Мин үзем Дима Коми егете Күрәсен. татарча да сукалыйм. Бу вакытта кыш әле бездә, шулай да кояш карый инде, түбәләрдән тамчылар тамадыр.
—Әйдә тор. юын да ашап алырбыз
Фатыйма мичтән бәрәнге алды, коштабакка салып, өстәлгә куйды. Әсир немецларга да салып бирде Савыт тулы бәрәнге кулга эләгүгә, тегеләр ашы якка чыгып киттеләр. Ул арада Дима да, юынып, өстәл янына килеп утырды.
Минем дә ипи май бар, кичкә китерермен
—Алдына куйганны һәйбәтләп кенә аша әле Синдәйләргә ризык җәлме, солдаткаем Ни сөйләп утырган буласын тагын. Ят кешеме әллә син. Солдат ул бар кешегә дә кардәш кеше
— Рәхмәт. Фатыйма апа. Бәрәнгең тәмле, күптән ашаган юк иде инде. Сыерын бармы сон9
—Юк, Дима
— Ирең ни яза?
—Смолснскидан килде сонгы хаты Хәбәрсез югалган
-Анысы шәп түгел икән Әйе.—диде Дима, олыларча фикер йөртеп,— бу фашистларны җиңүләре җиңел булмады
-Синен үзенә ничә яшь сон9
—Унсигез Карт солдат инде мин Минем яшьтәшләрнең сугышта катнашканнары булды. Мине әнә шул хәсрәтләргә бәйләделәр дә... Бер авыз сүз русча белмиләр...
—Ә син үзен нимецчә беләсеңме соң?
—Нигә кирәк ул мина? Мин аларда әсир түгел, алар миндә әсир Өйрәнсеннәр Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Хәер, музыканты бераз сукалый сукалавын.
—Кайчанга хәтле тотарга исәбен миндә боларны?
— Бараклары салынып бетү белән, алырбыз.
—Күрәселәрем бар икән әле. Антифашист булсалар да, мин барыбер куркам алардан. солдат.
—Курыкма. Фатир тоткан өчен акча түләрләр үзенә, ике йөз грамм ипи бирерләр.
—Тамагыма тыгылмасмы сон ул ике йөз грамм әпәй? Әпәен дә кирәкми, алып кит нимечләреңне!
—Мин урнаштырмадым аларны, исполкомыгыз. Сез Совет властен таныйсызмы, юкмы?
—Йа ходаем, авызыннан жил алсын.
—Ну вот, димәк, бараклары салынганчы яшиләр булып чыга.
—Солдат кына димәссең үзеңне.
—Генерал буласы кеше мин, апакаем. Менә ишетерсең әле Димка Сорокин дигән генералның батырлыкларын.
—Әй ходаем, сибә борчакны бертөрле итеп берәүләр. Җитеп тормасмы, әйдә чәеңне эч тә... Әнә шикәрен дә сал, тартынма...
Солдат чыгып китүгә, алгы яктагы немецлар буш савытларын керттеләр, икесе беравыздан рәхмәт әйттеләр. Алар чыгуга, ишектән Камилә килеп керде.
—Ахирәт. Фатыйма, сина да икәүне керттеләрмени? Миндә дә икәүләр. Сөяк тә тире бичараларда. Карап-карап тордым да бәрәңге пешереп бирдем әле үзләренә Берсе, дүрт балам бар, ди. Дүрт бармагын тырпайтып күрсәтә, малакаем. Икенчесенең авызында сөте кипмәгән. Иртән торды да лышык- лышык жылый башлады Ничә яшь сон үзенә, дип сорыйм. Унҗиде дип язып бирде Манка көенә сугышып йөргән бит, эт җан
Алгы якта немец авыз гармунын уйнап җибәрде. Ят булса да монсу көй иле.
—Минекеләр юашлар, авыз ачып сүз әйткәннәре булмады.
—Савыт белән бәрәңге биргәндә, кулым үбәргә үрелде әнә теге гармун уйнаганы, беләсен килсә. Чак кына авызына сугып җибәрмәдем.
—Куй инде Саламга барабызмы соң?
—һай алла, көне көн булса икән Димка солдат әйтә, мондыйда әсирләрне дә чыгармыйбыз, дигән була.
—Алар чыкмасалар да, безгә чыкмыйча ярамас, Фатыйма,—диде Камилә кисәк җитдиләнеп — Көнне төнгә ялгый-ялгый эшләгәнгә жиндек без аларны, ахирәткәем, беләсең килсә.
Фатыйма анын сүзләрен куәтләп, ияк кагып торды. Солдаткалар арасында Камилә агитатор кебегрәк кеше иде, җыелышларда актив катнаша, ял сәгатьләрендә кычкырып газеталар укый, ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде.
—Әйдә алайсам,—дип, күтәрелде Фатыйма һәм киенә дә башлады
Ул арада Димка солдат кайтып керде.
—Әллә эшкәме? Шундый көндәме? Өстән яңгыр явып торгандамы9
—Без тылда көн-төн эшләгәнгә жиндегез бу нимечне, туганкаем,— диде ана чыга-чыгышлый Фатыйма.
Солдат ни әйтергә белми авызын ачты да калды.
Урамга чыккач, Камилә:
—Ә синен ул музыкант әсирен бераз кешегә охшаган, нур кисәге бар сыман йөзендә,—диде.
—Сөйлә тагын
—Ай ахирәткәем, әсир кеше—кол кеше, бәйле эткә тин кеше, бирәсе җәзасын биргәннәрдер инде үзләренә, сөйләмә тузга язмаганны. Ир-атны сина гелән сугышыр өчен генә туган дип беләсеңме9 Беләсең килсә, табигать аларны безне сөяр өчен яраткан, мал табар өчен. Ә син бик алай һаваланма, егерме биш яшьлек хатынга кемнең күзе төшмәс. Карасын, күзенең агы аларып чыкканчы карасын Гомер бакыена йөрәге янып йөрсен оныта алмыйча, жаны көеп
—Алла диген, малакаем, әйтмә алай, Камилә. Идрисен рәнжер
—Рәнҗемәс, Фатыймакаем. Кичерер. Без алар эшләгәнне барысын да эшләп карадык, барысын да күрдек. Менә ничә көн инде сул як жилкам сызлый, сәнәк тота алмый башладым. Әллә Нәсимә әбигә кереп төн якка тигәнәк яфрагы яптырасы инде? Теге вакытта май сөртеп шуны яптыргач, гелән жинеләеп киткән иде
Көньяк-көнчыгышта күк йөзе ачылды, дөньяга мул булып яктылык тула башлады. Хатыннар колхоз утарына килеп керүгә, бригадир
—Катыннар, Фатыйма, Камилә, бүген саламга барып булмас, абзардан тирес чыгарырбыз,—диде
Кичке якта эштән кайткач, Фатыйма яңгырда чыланган сырмасын мич башына жәеп салды, шәльяулыгын мич каршындагы киштәгә элде, аннары иске пинжәген киде дә мунчага су ташыды, утын кертеп, мичкә ут төртеп кайтты. Мунча узгач, Фатыйма Камиләгә керде, ахирәтен мунчага дәште. Ул да түгел, тышта эңгер иңде. Ябалдашларын мунча түбәсенә салып үскән талның күләгәсе өй тәрәзәсенә хәтле сугылды Фатыйма бәрәңге әрчеде, аш салды да тәрәзә янына килеп утырды. Уйга чумды Күзе карт өянке күләгәсенә төште, шул күләгә аны хатирәләр дулкынына алып кереп китте Шушы йортка төшкәч, атна үтүгә, ул беренче тапкыр мунчаны үзе ягарга килде Мунчага сөялеп диярлек үскән карт өянкене күргәч. Фатыйма шаклар каткан иде. Өянке шундый карт, шундый карт иде ки, көнчыгыш ягындагы ботакларының күбесе корыган, кәүсәсе киртләч-киртләч килеп кантарланып беткән, бил тирәсенәрәк уралган тимер чыбык тәнен ертып кергән, шул төштә оянкенен кәүсәсе буынланып тора Мунчаны Хариснын әтисе салган, мунча янында үскән яшь талны әтисе кисеп ташларга иткән дә, әнисе ирек бирмәгән, үссен безнең бәхеткә дигән Өянке янына килдеме Фатыйма, әле булса тан кала, карт тал ана кем беләндер сөйләшә, кемгәдер зарлана шикелле тоела. Өянкенең яфраклары шыбырдап тора, жил каты искәндә, кемгәдер ачуланыпмы, карт тал ябалдашлары белән мунча түбәсен чәбәкләргә керешә Мунчаны ачуланамы шулай, үгетлиме, өйрәтәме, һич аңламассың. Нәкъ менә үлем түшәгендә яткан картлар инде яшәп-яшәп тә дөньяви хәлләрнең асылына төшенеп житә алмаган, әмма үзе ясаган хаталарны бала-оныкларыннан ясатмаска тырышыпмы, акыл өйрәтергә, үгетләргә яратучан була бит ул картлар Өянке дә шулай кылана. Чынлап та, кеше дә бит бер картайдымы, кысылмаган жире калмый, барысын да күрә, барысына да өлгерә, һәммәсен белә, аңлый сыман.
Фатыйма якты күздә мунча керергә яратмый, тәне ояла, ул караңгы төшкәч кенә мунчага килә. Бу вакытта аны карт өянкедән башка берәү дә күрми, ә өянке шул хәтле картайган ки, төннәр буена сукранып чыга Караңгы төндә агач әллә ниткән карачкыга охшап кала, жил чыктымы, котны алып, шыгырдарга тотына, шундый вакытта Фатыйма аны кызганып куя. Җил туктауга, карт өянке авыр итеп сулыш ала. жиргә чүгеп, кемнәндер мәрхәмәт сорый кебек
Фатыйма инде икенче тапкыр чабына, ә Камилә һаман килми дә килми «Әллә ут алмаганга килмәвеме моның.’»—дип уйлый Фатыйма, ә үзе караңгыда, эссе мунчаның ләүкәсендә изрәп утыра бирә Бик эсселәнә башласа, алгы якка чыга, чүмеч белән салкын су алып, коену исәбе Анын чыкканын сизгәндәй, карт өянке ябалдашлары белән мунча башын чәбәкләргә готына Фатыйма аны гүя ишетми, ул почмактагы ләгәннән чүмеч тутырып салкын су ала да кайнар тәненә коя. салкын су тәнен җилкендереп, гатлы итеп кытыклый-кытыклый, култык асларына коела.
5. .к у. м п
түбән ага. шул мәлдә Фатыймага кемдер аны йомшак кына сөя. иркәли, назлыйдыр сыман тоела. Фатыйманың шундый уйларын сизгәндәй, карт өянке мунча түбәсен тагын да зәһәрләнебрәк чәбәкләргә керешә. Фатыйма эссе мунчага керә, парларга куйган себеркесен алып, ләүкәгә менә һәм кайнар себеркене йөзенә каплый да тирән итеп сулыш ала, әчкелтем-татлы каен исе күкрәгенә тула. Фатыйманың күңеле сафланып кала. Хатын үзенең йөрәк тибешен ишетә. Шул мәлдә аңа мунчада чынлап та берәү бар кебек тоела Йорт иясеме шулай әрсезләнеп йөри, әнә ул тәгаен ләүкәгә таба киләдер шикелле, менә-менә үрелеп Фатыйманың аягыннан эләктерер кебек. Шунда хатын:
—Ах!—дип. киерелеп, себерке белән аркасына суга. Мизгел эчендә күңелдәге шом юкка чыга, хатын үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ахылдый- ухылдый чабынырга керешә.
Бераздан ул, хәлсезләнеп, астагы сәкегә төшеп утыра һәм шунда тыштагы өянкенең янә мунча түбәсен чәбәкләвен ишетә. Фатыйма чүмеч ала да, һичнигә игътибар итмәстән, Таң чишмәсенең суы белән чәчен юа башлый.
—Ахирәт, ахирәт дим! Менә мунча пәрие димәсәң,мунча пәрие инде! Ут алмый утырасынмы әллә, тилекәй?—дип кычкыра алгы яктан Камилә.
Мунчага ахирәте Камилә килеп керә, аның кулында сукыр ут. Сукыр ут дерелдәп, курка-курка гына як-ягына карана. Камилә аны почмактагы шәмдәлгә утырта. Урын табылуга сөенеп, сукыр ут, солдат кебек, тураеп баса, сузылып-үсеп китә һәм шым була.
—Беләсеңме, ахирәткәем, ни ди теге Димка солдат? Синдәге Гансны татарча көйләр уйнарга өйрәтәм, ди, аккордеон табып биргән үзенә. Синең Ганс дигәнеңнең түбәсе күккә тигән. Менәтерәк, ышанмасан, үзең кайтып кара. Жибәрик үзләрен мунчага.
—Алардан соң бу мунчага мин ничек керермен?!
—Үзем юып чыгарырмын мунчаңны. Керсеннәр, ахирәткәем. Алар да кеше бит Җитмәсә синдәгеләр дә, миндәгеләр дә антифашистлар, ди Безнең яклы кешеләр ул антифашист дигәннәре, бик беләсең килсә.
— Мина алар барыбер нимечләр. Керсәләр дә башта солдатны җибәрәбез...
—Ярый-ярый. шулай итәрбез,—дип сөйләнә-сөйләнә, Камилә җитез генә ләүкәгә менеп, ташка су бөркеде —һә-һә, яккансың бертөрле итеп, ахирәт Монда өч бөртек кеше түгел, бер полк солдат кереп чыгарлык
—Бик җилпенмә, утны сүндерерсең.
—Сиңа анын барыбер хаҗәте юк, синең янда мин дә курыкмыйм. беләсең килсә.
Мунчадан кайтып керүгә, Фатыйма Димканы җибәрде. Солдат, рәхмәт әйтә-әйтә. чыгып йөгерде. Фатыйма белән Камилә чәй эчәргә утырдылар Фатыйманың Тан чишмәсе суы белән юган, һәйбәтләп тараган кара чәчләре иңбашларына сибелеп төшкән, битләрендә мунчадан соңгы алсу нурлар биешә.
— И-и, ахирәткәем, бу Харисымны төшемдә күрүләр бер бетәр микән, юкмы икән Көнаралаш янымда йоклый сыман Ул сөя, ул ярата, ул назлый, әллә ниләр инде шунда. Саташумы икән әллә? Уянып китәм дә котларым алынып ятам, әллә, мәйтәм, исән микән үзе? Исән булмаса, төшләремә шулай ап-ачык булып кермәс иде. дим. Беркөн Җәмилә әбигә сөйләгән идем: үзе булмаса да, җаны килә анын, балам, ди. Хәер биргәлә, ди. Килүдән туктар, ди. Ә минем аны күргән саен күрәсем килә.
—Сугыш бетүгә күпме булды бит инде. Исән булса, хаты килмәсә дә хәбәре килер иде, юктыр, шулай хәбәрсез югалуларыдыр бахырның, ахирәт Әй. ахирәт-ахирәт. ни әйттең иде дә бит таштай-тукмактай кайтып төшсә Һай яратадыр илен үзен бертөрле итеп, әй! Син бит Харисыңны бигрәкләр яратадыр йен. Фатыйма.
—Син Идрисеңне яратмый иленмени, жүләрем. Әле булса хәтеремдә: бер тапкыр мунчага дәштек үзегезне. Ис тигәнме үзенә шунда, бермәлне
сине күгәреп алып килеп керә бу Ир башы белән жылыи бит, мескенкәем Үлде бит, мине ташлап китте бит. җанкисәгем, дип өзгәләнә Нашатыр иснәтә-иснәтә исенә килгәч, әй куана, бичаракай
— Юк инде, Фатыйма, синен Харисына җитмәс Көнләшеп бетә алмыйдыр ием гөрләшеп яшәвегездән
Фатыйма күзләрен идәнгә текәде, башына салган яулыгын иненә сыдырып төшерде «Күр әле бу күнел дигәнен.—дип уйлады хатын —Гел юкка куанып утырам, ә рәхәт булып китте»
Әйе, Харисны яратты ул. Анын сөюләрен онытып буламы. Бер тапкыр алар югары болында куна калдылар. Харис чалгысын печән чүмәләсе өстенә ташлады да.
—Йә, Фатыймакай. кабарга ниен бар. ашыйк та ятыйк.—дип. урын хәстәрләргә кереште. Ашап-эчеп алгач, алар яна чапкан печәннән җәйгән «түшәккә* яттылар.
Энгер инеп килә, кичке тымызык һавада чапкан печән исе Әле анда, әле монда йолдызлар кабына, бераздан күк йөзе алтын тәңкәләр сипкәндәй чуарланып калды. Елга ягыннан томан канат жәиде Сарут койрыклары муенны кытыклый Хариснын иреннәре битне пешерә Шул төндә Харис ана багышлап җыр җырлады Ык суыдай талгын, саф. монлы көй иде ул. Төнлә Фатыйма төш күрде Имеш, күккә ашкан икән һәм йолдызларны уятып йөри, үзе Харис җырлаган җырны җырлый икән Йолдызлар нигәдер сүнгәннәр, әмма Фатыиманын килеп кагылуы була, йолдыз зынлап китә һәм. гөлт итеп кабынып, нур чәчә башлый Ул да түгел, Фатыйма болынга төшә, бәйләм-бәйләм чәчәкләр җыя. чүмәлә төбендә йоклап яткан Харис янына килә Ләкин чүмәлә төбендә Харис юк. имеш, аны кемдер алып киткән. Фатыйма күз яше белән еларга тотына
Ул шунда чынлап та елап уянып киткән иде. Караса. Харисы янында ята. Фатыйма иренен куенына керә, ире уянып китә дә хатынын кысып кысып кочаклый.
«Жүләрем, кысма шул тиклем, үтерәсен бит Фатыиман. Карале. Харис. Таһир белән Зөһрә дә шулай яратышканнар микән’»
«Без алардан кимме*
«Харис, нигә шул тиклем татлы микән ул?»
«Яратканга».
«Их, элегрәк белгән булсам, берәр ел алданрак чыккан булыр идем үзенә».
«Ә нигә чыкмадың соң? Сорадым ич мин»
«Курыктым Гармунчы. Яныңда кызлар сырпаланалар»
«Ә мин сине генә яраттым. Күрүем булды, менә ул мина дигән кы>. дип юрадым...»
—Күрче, күрче берәүне, әллә гел йокыга китеп утыра инде Фатыйма дим. тилекәй, уян,—диде Камилә —Хәзер солдатын кайтыр, самавырын яңарт Мин чыгыйм инде...
Камилә чыгып киткәч. Фатыйма урын җәйде, кипшер,» башлаган чәчен тарады. Шунда үзендә берәүнен карашын тойды Башта ул аны күрмәмешкә салышты һәм шундук үзенен сылу гәүдәсен күз алдына китерде Әйдә карасын, тонсын күзе Фатыйманың өстендә биленә сыланып торган алсу ситсы күлмәк, балтырларына чаклы кара чәчләре сибелеп төшкән Озын иде чәч Фатыймада Харисы анын толымнарына уралыр ндс дә иләсләнеп: «Мин синен әсирен, чәчләренә әсир».—дияр иде
—Фройлейн!
—Ни кирәк сина?—Фатыйма башын чайкал, чәчләрен тузгытып жмбәрае Әсир Ганс ишарәләр белән нидер сорый иде Кулында иске аккордеон —Энструмент...
Немец бармагын бармакка ышкып күрсәтте «Кораллар сорый, ахры». - дип Фатыйма чәчен баш түбәсенә өеп куйды да тасма белән бәйләде, аягына чүәк элеп, алгы якка чыгып. Хариснын кораллар әрҗәсен табып бирде
Немей телне аңламады, әмма хатынның күз карашыннан төшенде булса кирәк, тиз генә аккордеонга барып ябышты.
—Музыка, гу-гу...—дип сөйләнә-сөйләнә. рәхмәт әйтә-әйтә, эшкә кереште.
—Яса инде бик теләгәч —Фатыйма почмактагы иске киез өстендә йокымсырап утырган икенче әсиргә күз төшереп, алгы якка узды да көзге каршына барып басты. Күрер күзгә юантыграк гәүдәле, җәлпәгрәк борынлы иде Фатыйма; күзләре гүя як-якка йөгерешеп китәргә торалар, тулы иреннәрендә әйтелмәгән сүз калган сыман, елмайганда бит очларында кәжә бәтие тоягы хәтле генә чокыр хасил була.
Солдат кайтып керде, ах-ух килә-килә чәй эчәргә утырды. Димка өстәл тутырып чәй-шикәр куйды, букчасыннан бер бөтен ипи чыгарды, тушенка ачты
—Фатыйма апа, әйдә чәй эчәбез.
—Рәхмәт, мин эчтем инде,—диде Фатыйма чаршау артыннан.— Нимечләренне мунчага жибәрәсенме сон?
—Бара күрсеннәр —Димка солдат алгы якка чыгып, немецларга нидер әйтеп керде.—Башлары күккә тиде. Ә син... Кин күнелле хатын икәнсең Өйләнсәм, мин дә, боерган итсә, синдәй хатынга әйләнәм. Матур, таза булсын, күзләре жете кара, мәченеке кебек янып торсын.
—Бик телеңә салынсаң, чүәк янда гына, алдым салдым башыңа берне.
—һм-м, бетте, бетте, апажан. аты-башы шул булыр. Гафу.. Бер йомыш бар иде, Фатыйма апа. Моннан ике өй аша гына бер кыз бар. Валя исемле. Киләм дип вәгъдә иткән иде.
—Бар инде, бар, алып кер,—диде Фатыйма. Ул күрше авыл кызы Валяны белә иде. Кыз кибеттә сатучы булып эшли. Телгә жор Димка, күрәсен, кыз белән танышып та өлгергән иде.
Күп тә үтмәде, Димка әйләнеп тә кайтты, артында бусагадан узарга оялыбрак, кибетче кыз Валя басып тора.
—Узыгыз инде, узыгыз. Кич утырыргамы'.’ Рәхим генә итә күрегез.
—Э-э, әйдә, Валечка, түргә узып утыр,—диде Димка кинәт дәртләнеп һәм кыюланып —Хәзер музыка да булдырам. Фатыйма апа, сез каршы түгелдер бит?
—Каян алмакчысын ул музыканы?
—һә!—солдат ишекне ачып, Ганска дәште.—Ганс, кер әле.
Немец керде, аккордеонын тез өстенә куйды, тупсага утырды.
—Сыздыр әле бер татар көен.
—Нет. Плохо знай.
—Аны өйрәнерсең. Әйдә соң белгәнеңне, Штраус вальсын.
Фатыйманың күптән мондый моннарны ишеткәне юк иде инде. Әллә нишләтә күңелне, һәр аһән бөтен тән буйлап чымыр-чымыр йөгерә Күрче, күрче бу Гансны, бармакларын гына күрче, ни тамаша йомшак итеп баскан кебек, ә көе тәмам күңелне айкый. Өй эченә мон тулды, ул бер ишеккә килеп бәрелде, тәрәзәләргә чиртте, почмакларга ташланды, ахыр килеп, чыгар урын табылмагангамы, өй тутырып яңгырарга кереште. Штраус. Харис уйнарга ярата иде шул вальсны. Ганснын кылган чәчләре маңгаена төшкән, аккордеон көенә сихерләнгән бер кыяфәттә почмакка төбәлгән дә ^йный да уйный. «Туган илен исенә төшерәме икән әллә, мескенкәем? Йөргән кызынмы? Анын белән кулга-кул тотынып, урман аланнарында йөрүләрен хәтерләвеме?»—дип, кул эшен бер якка куеп, дөньясын онытып тынлап утырды Фатыйма Көй аның йөрәген кузгатып җибәрде, хәтта күңелендә әсиргә карата кызгану хисе кузгалды. Ганс кинәт кенә «Катюша»га күчте. Димка белән Валя күзгә-күз карашып алдылар да беравыздан диярлек жырлап җибәрделәр. Фатыйма башына япкан яулыгын иннәренә төшерде, белгән кадәр җырга кушылды
Расцветали яблони и груши. Поплыли туманы над рекой.
Күр инде бу жырны тагын, ничек шул тиклем күзгә күренә сурәте. Язгы бакча, иртәнге томан, бакча башында Харис басып тора, кул изи, үзенә дәшә иде Йә инде, нишләвен бу тагын, Харис та Харис' Күмү тигән булса, сөякләре череп барадыр инде Харисыннын
—Фатыйма апа, әллә елап утырасыз инде9—диде Валя —Минем әни дә елый шул көйне ишетсә
—Юк, Валя, бодай гына ул, монсурак булып китте
Ганснын уйный-уйный бит очлары алсуланды, сары кашлары уйнаклаштырды, күзләре елмайды. Ул ла күрде Фатыйманың күзенә яшь тулуын һәм нигәдер тагын да дәртләнебрәк уйнарга кереште
Җыр беткәч, Димка Фатыймага
—Әйдәгез, бер татар көен дә җырлыйбыз Ну. Валя, син беләсенме теге ничек әле?..
—«Галиябану»нымы?
—Әйе,—диде Димка, югалткан әйберен тапкандай шатланып Ганс. Фатыйма апа җырлый, син, давай, җайлаш Булдырасын син аны
Немец, җырнын сүзләрен анламаса да, Фатыйма җырлый башлауга, дикъкать белән тыңларга кереште
Тәрәзә төбе каты бал.
Ашыйсын килсә ватып ал.
Ганс чынлап та көйне шундук тотып алды, икенче мәлдә инде ул, башын кырын сала төшеп, уйнап та җибәрде Өйдәгеләр тын калдылар Гаҗәпләнмәслек тә түгел иде, немец бик үк җиренә җиткермәсә дә «Галиябану» көен уйный иде Ганснын бармаклары аккордеон теленә баскан саен мон да нәфисләнә бара. Гүя ул шул озын бармаклары белән тоткынлыкта яткан моннарнын әле бер капкасын, әле икенчесен ача. иреккә чыккан мон исә йөрәкләргә былбыл булып килеп куна, бәгырьләрне телә «Күрче бармакларын, шүрәле бармакларыннан бер дә ким түгел*, дип уйлады Фатыйма, немецнын уйнавына соклануын яшермичә Ул да түгел, яшьләрнең ни теләүләрен аңлапмы, гармунчы вальска күчте. Димка белән Валя күзгә- күз карашып алдылар да биергә керештеләр, ду килеп бөтерелә башладылар
Төнлә ул берьялгызы калды, Димка солдат Валяны озата чыкты Фатыйма ишекне эчтән келәгә салды, тотка аша үткәреп, кисәү таягы тыгып куйды Ни күңеле тынычланып ятса да, икеме-өчме сискәнеп, уянып киткәләде. Моңарчы гамьсез генә йөри бит әле, Диманын Валя белән ду килеп биюе, кылган чәчләрен туздырып, як-якка селкенә-селкенә Ганснын дәртләнеп аккордеонда «Галиябану* көен уйнавы күңелгә әллә ниткән шик-шом салды да куйды
Ганснын болай кылануын иптәше өнәми, ачулана, көннәр буе сөйләшми иде Аның шулай турсаюына Ганс бөтенләй игътибар итми, алданрак кайткан булса, Фатыйманы күреп, йөгереп килеп кече капканы ача, чиләкләр алып, чишмәгә суга китә иде Кич белән ул капка каршына чыга, урамда җырлап йөргән егетләрнен көйләрен отып ала һәм икенче көнне шул көйне сыздырып уйнап утыра иде Беркөнне «Шахта* көен откан. Шундый иттереп килештереп, бар җирен-жаен китереп уйнап җибәрде ки. Фатыйма тамагына төер тыгылып, идән юган җиреннән туктал калды Харис өздерер иде шул көйне, күңелләр айкалып китәр иде шул көйне уйнап җибәрүенә Күр әле моны, гел килештерә бит бу да
Фатыйма түзмәде, түр якның ишеген ачып куйды, көй алгы өйгә керде, йөрәкләрне җилкендерә, бәгырьләрне телә башлады Ганснын өстендә яшькелт гимнастерка, ул аны атна саен юып тора, шуңамы, әсирнең гимнастеркасы уңган ситсыга охшап калган Йөзендә язып та. әйтеп тә бетермәслек җитдилек Сталинград шәһәрен алырга теләп, җилкә аша аскан автоматыннан кургаш уты коя-коя безнең солдатлар өстенә килгәндә дә аның йөзе шулай куркыныч булдымы икән’ Юк. ул гынамы, үлем турында онытып, күзләре тулы дәһшәт, йөрәге тулы нәфрәт белән безнең солдатлар окобына килгәндер Ә хәзер Фатыйманың күңелен күрер өчен «Шахта*
көен өздерә, солдатканың бодай да әрнүле йөрәгенә көлтә-көлтә уг сала, ут өсти, мөртәт нимеч.
Фатыйма шапылдатып ишекне яба. түшәмнән туфрак коела, тәрәзә пыялалары зыңлап ала. Ганс уйнаудан туктый, аккордеонын сак кына агач караватка куя да өстенә иске яулык яба. Шунда ул яулыкка борынын төртә, озак итеп, иләсләнеп сулый, иптәше моңа карап тора-тора да:
—Жүләр!— ди.
Ганс анын ягына күз сирпеп тә карамый, ул яулык япкан аккордеонны ала да. ишекне ачып, мунчага чыгып китә. Иптәше белә: ул анда «Галиябану». «Шахта» һәм ана таныш булмаган әллә ниткән татар көйләрен төне буе өйрәнәчәк. Ә иртән, тан беленер-беленмәс кайтыр һәм шыпырт кына кереп, ятып йоклар.
Кичке якта Фатыйма эштән кайтуга, яна көй өйрәнгән булыр, сыздырып-сыздырып уйнар. Аның шулай уйнавына мөкиббән китеп, күрше карчыгы Нәсимә әби койма аша тынлап торыр һәм яулык очын күзләреннән алмас Икенче көнне Фатыйманы күрсә, карчыкларга хас кызыксыну белән
—Татарлармы әллә синен ул солдатың? Татар булса, чык та куй үзенә' Күзләреңә уй төшкән, тикмәгә түгел бу. балам. Уеңны уй итмәсәң, гомер бакыена бәхет күрмәссең. Ирсез хатын—канатсыз кош ул. балакай,—диде
Фатыйма нәзек кыйгач кашларын җыерды, шомырт кара күзләрен кыса төште дә. ни әйтергә белмәүдән тәмам чарасыз калып, тулы иреннәрен бөрештереп бераз торгач «Мәнсез карчык, убырлы кортка, ни сөйли тагын, ни булсын минем уемда?»—дип ярсына-ярсына, китеп барды. Өенә кергәч, караватына капланып, тамагына килеп тыгылган төерне үткәреп җибәрә алмый ятты Шунда ана үз-үзенә карата кызгану хисе уянды, аяз көндә яшен сукса гына, ятларга күз салса салыр ул. «Юрама юкны. Нәсимә әби. Рәнҗетмә болаи да кимсү күңелле солдатканы»,—дип үртәлде ул.
Нәкъ шул чакны кыштыр-кыштыр күрше карчыгы үзе ияреп керде. Карчык, төкереген йотып, башына бәйләгән француз яулыгын рәтләп торды, аскы ияген күтәрә төшеп, юка иреннәрен елмаюга җәйде:
-Япа-ялгыз хатын янында япа-ялгыз ир яшәми, балакай Сөләйман пәйгамбәр әйткән, ди. зат янында зат ятканда тан атмас, таңнар атса да, жан атмас, дип әйтеп әйткән, ди. жүләркәем. Ике гомер яшәрмен дип беләсеңме, гүргә кереп чермәс сөякләрең бармы әллә?! Зифа сының, кайнар канын бар икән, хафалы уйлар бар да бар инде ул синдә, балакай... Күзең әйтә, йөзен әйтә, йөрәген купкан, күңелен ятмаса—саклан, ятса—баш тартма. Чык та куй шул солдатка. Кырык хатынга бер ир кайтты, ир янында хатын үлмәс, ил өстендә ир үлмәс, бала... Ул да гомер буена әсир куып йөрмәс
Фатыйма уңып калган яулыгын башыннан сыдырып алды, битенә каплады һәм үртәлеп-үксеп елап җибәрде Аның тынычланырга исәбе югын абайлап, күрше карчыгы дәшми-тынмый гына чыгу ягын карады.
Кемдә юк ул самимилек. нәүмизлек! Әсирнен үзендә яшәве Фатыймага башта кызык тоелды, булдыра алган кадәр аңа татарча сүзләр өйрәтте Ә күрше карчыгы әнә ни сөйли.
Кич белән шулай тел өйрәнеп утырганда. Фатыйма Ганстан сорап куйды
—Кем илен син сугышта?
Татар телен шактый тиз сукалый башлаган, аш-суны гына түгел, өйдәге һәр әйбернең исемен-затын үзенчә сакаулап әйтә башлаган Ганс әүвәл бу сорауны аңламый торды.
—Бүләм. Сугаштэ —Ганс самавыр торбасын алды —Пум-пум,—диде Аннары бер тәлинкәгә ике кашык белән суккалап торды — Музика.
«Димәк, син рәтләп сугышмагансың да икән, музыка уйнап кына йөргәнсең —дип. үз-үзен тынычландырырга тырышты Фатыйма —Нәсимә әби мине солдат белән тора дип уйлый, ахры. Чит кеше күнелләрен белеп кенә бетереп булса икән ул...»
Яхшылык эшләү, изгелек кылу, кызгану-җәлләү Фатыйманын холкына сыймаган нәрсә түгел, хатын-кыз буларак кешегә инәлеп бәйләнә белмәде.
юк-барга кычкырынмады, күрше-тирә белән бер тапкыр да жәнжалга кермәде, әйткән белән күнсә—күнде, күнмәсә—юк, мәгәр кешегә авыз ачып каршы сүз әйтмәде Бик тә ачуы килсә дә, кешегә ишеттерми генә -Кадалып кит!»—ди торган иде Бу сүзне дә ул Харистан отып калган иде Күп вакытта ул үзен мескен вә нәүмиз хәлдә итеп тоя, анын бу халәтен сизеп алган ахирәте Камилә:
- Ишен югалткан дуадак каз сыман йөрмә әле, күпме сагынсан да. күпме зарыксан да, үлгән артыннан үлеп булмый, аеграк акыл белән яшәргә вакыттыр инде сина да, ахирәткәй,—диде,—Мине әнә аксак Төхфәтулла димли Килде беркөнне, ярты кыстырган Бордым да җибәрдем үзен Күчеп киләсен икән, яртысыз гына кил. дидем Ап-аек көе килде Күндем әнә
Шул сөйләшүдән сон бер атнадан аксак Төхфәт Камиләгә күчеп килде. Гөрләшеп яши башладылар, ике көнгә бер Фатыйманын мунчасын яктылар Фатыйма мунчага алардан сон төн канат яргач кына барды Карангы мунчада йорт иясе белән генә сөйләшеп, озак итеп, хәлдән тайганчы мунча керде Шулай иткәндә төш күрергә дә өлгерми йоклый торган иде
Беркөнне Камилә белән Төхфәтулла Фатыйманы ашка дәштеләр Ичмасам гармунын уйнар дип, Камилә Ганска да әйткән булды Ганс, рөхсәт сорагандай, Фатыймага карады Аннары түр якта китап укып утыручы Димка солдатка карады
—Керсен,—диде Димка солдат.
Камиләгә Төхфәт белән бергә булу килешкән, күрәсен. табын белән мич арасында жил-жил килеп йөри Ир дә барысын да тапкан берәүдәй өстәл янында кәпрәеп утыра Төхфәт кин кашлы, зур борынлы, кара- кучкыл чырайлы, аксаганда анын бер җилкәсе түбән төшеп китә, җиргә җитмәгән аягын тотып алырга теләгәндәй, кинәт сул якка үрелеп куйгандай итә. Язмышын шул инвалид белән бәйләвенә Камилә дә үкенми, ахры, кияүгә чыкканнан сон хатынга тәмам канат үсте: күзләре елтырый, күкрәкләре тулышып китте, йөрешенә кадәр үзгәрде Фатыйма кебек, ир-аттан бер дә тартынып тормый, үткәндә дә, сүткәндә дә Төхфәтнең йә чәчен туздыра, йә агач аягына баса
—Бас-бас, барыбер сизмим,—ди Төхфәт һәм тәмле итеп, үз итеп Камиләсенең йомшак җиренә шапылдатып сугып ала.
Ганс өстәлнең бер читендә көлемсереп тик утыра бирә, бер чокыр әче бал эчкәннән сон анын какча сары йөзенә алсулык йөгерә, кылган чәчләре тырпаебрак китә, әсир юк-юк та монаеп Фатыймага күз ташлап ала Әмма Фатыйма, аңарда гамьнәре бөтенләй булмагандай. Харисы белән сөйләшә иде. Ләкин соңгы вакытта күкрәк түреннән үз язмышына әрнү- сыкрау чыга башлады. Бераз утыргач, җырларга тотындылар Ганс гармунын тартты, ул шул тиклем бирелеп уйнады ки. кылган чәчләре мангаена төште, күзләренә нур өстәлде Харис шулай дөньясын онытып уйный торган иде Фатыйма Ганс янына күчеп утырды да «Галиябануны уйнарга кушты
—Казср.
-Карале, моның Гансы татарча сөйләшә башлаган бит,—диде Камилә, ингә-ин орынып утырган Төхфәтенә төртеп
Фатыйманың күкрәк челтәрендә нидер чатнап куйды, ул серле үтергеч карашы белән ахирәтенә карады, торды да ялт кына чөйдәге шәлен элеп алды һәм ишеккә ташланды
Бу төнме9 Бу төн көзнен ямьсез вә шыксыз бер төне иде Тискәре төн ягыннан ачы җил исә. карлы янгыр ява. аяк астында мәте лыҗырдый «Аһ бу Камиләне, күрче, үзенә ир табып алган да кеше жанын кыйный, үтереп мыскыл итә, кеше мәсхәрәли...»
Кайтты да түр якка кереп бикләнде (Димка солдат Валясы янына киткән иде) һәм караватына капланып туйганчы, күз кабаклары әчеткәнче елады
Шуннан сон ул Камиләләргә бер тапкыр да кермәде, эштә лә анардан бер чипәрәк булырга тырышты Камилә эчтән көя. үкенә, үртәлә иде.
күрәсең, гел аның тирәсендә уралды, хәл-әхвәлен сораштырган булды, әмма Фатыйманың ана барыбер жаны эремәде.
Беркөнне Ганс эштән берүзе кайтып керде.
—Иптәшең кая?—дип сорады Фатыйма, ул немецка ачулана азмады, бу көннәрдә жаны бер Камиләгә әрнүле иде.
—Госпиталь ята,—диде Ганс.—Чүрли
Көн кичке якка авышып килә, күк йөзе чалт аяз, салкынча, карлы янгыр яуганнан сон янәдән аяк астын катырып, туңдырып җибәрде, тәрәзәдән кояш үрелеп карый, табын хәзерләгән өстәлгә төшә, күңелләргә җылы өреп, әллә ниткән өмет чаткылары өсти. Ганс алгы якта гармун тарта, Харис Фатыймага багышлап җырлаган көйне уйный. Берме, икеме генә җырлаган иде Фатыйма югыйсә, отып алган тагын үзе. Гаҗәеп җиңел итеп уйный, Фатыйманың йөрәге сулкылдап, ярсынып тибеп-тибеп куйгалады. «Ниләремә болай ярсуланам соң әле? Димкасы да кайтмый ичмасам!»—дип үз халәтенә үзе төшенә алмас бер хәлдә, өстәлен җыештырды Фатыйма, ут алды, Диманын китабын табып, укырга кереште. Ләкин укый алмады. Йокларга ятты. Тәрәзә башындагы чыпчык кыштыр-кыштыр килә, шылт итеп, өй бүрәнәләре утырып куя. өй кыегына кагылып, җил йөгереп уза. Хәтеренә бәхетле чаклары килә..
Бер чиратып, бер йомшартып торган яз көне иде, Харис аны кич клубка спектакльгә алырга килде. Дәшми-тынмый гына җыена башлаган кызына әнисе:
—Йөрмәсән дә ярар иде инде, кызым,—диде. Фатыйма белә: «Барбар, кызым, тик ипле йөр»,—дигән сүзе иде бу әнисенең.
Капка төбендә аны Харис көтеп тора иде, Фатыйманың чыгуы булды, егет аны кулына күтәреп алды да йөгерә-атлый олы юлга алып чыкты
—Жүләрем, егасын бит. Беләсеңме мин ничә пот"’
—Җил син, мамык син минем өчен, Фатыйма Мин синең белән күккә оча алам,—диде Харис, сулышына кабып. Сер бирергә яратмый иде. бахыр...
Төн бик акрын уза, башка әллә ниткән уйлар тула, Фатыйма талгын гына йокыга китә, зиһенен йокы пәрәвезе ураганда. «Ишекне бикләдемме?»— дигән уй керә, ләкин йокы сөреме көчлерәк тәэсир итә. Шундук төш күрә, ул гүя көймәдә икән, Ыкнын аръягына йөзеп чыкмакчы, җил дә юк, кулда ишкәк тә юк, агымсу көймәне түбәнгә агыза. Фатыйма курыкмый, көймә аккан жайга бара бирә. Шунда көймәнең койрык очыннан Харис күтәрелә, көймә төбендәге йомшак печәнгә сузылып яткан Фатыйма янына килә. Тик нигәдер ире ап-ак чәчле, кашлары да ак. «Нишләдсн син, Харис?»—дип сорый Фатыйма. Харис җавап бирми, бармаклары белән Фатыйманың күкрәген капшый, иңнәреннән ала, түшенә башын салып, тынып кала. «Картайдыңмы шулай, чәчләрен гелән ап-ак булган, Харис жаным?—дип сорый Фатыйма —Күзләрен дә уңган сыман. Картайгач, күзләр дә уна микәнни, Харис? Нигә дәшмисен?! Китче, кая йөрдең моңа кадәр, нигә туры Ак Тауга кайтмадың? . Әсир төшсәң сон. Әнә миндә дә торалар бит әле, тиздән аларны да кайтарып җибәрәләр, ди. Сон шулай дими, исән булгач, менә кайттың бит әле... Кысма мине, үпмә шул тиклем, көймә капланса, нишләрбез, жүләрем...»
Фатыйма сискәнеп уяна. Тын. Күкрәгендә кемнеңдер кулы ята сыман, куркынып куя Ныклабрак караса, юрган бөкләнгән икән Тынычланып, стенага таба әйләнеп ята һәм кинәт ана карават янында берәү басып торадыр шикелле тоела. Зиһене сафлана, әйләнеп карый
—Кем бар монда?
• Беркем дә юк. Нишләвем бу? Саташам инде әллә?»
Әкрен генә тора, шәлен җилкәсенә сала, тышка чыгарга җыена. Гансны уятмас өчен ишекне сак кына ача. Алгы якта карангы, иске агач карават шыгырдап куя. «Ул мина тимәс, жүләр түгел бит Мина кагылса, аны атарлар»,—дип уйлый Фатыйма баскычтан төшкәндә.
Ләкин әйләнеп кергәндә анын Ганска дәшәсе килеп куя, ул хәтта
бер мизгелгә ишек янына туктала, салкын корычтан ясалган ишек тоткасына кулын салгач кына, айный да, кабаланып, түр якка уза, ишек келәсен төшерә Йөрәге дөп-дөп тибә, колак янында нидер гөжли, дулкынланудан шулай бу. «Тиле дә сон үзем, башы ике мәллә анын мина тияргә!» Фатыйма тынычлана, урынына ята.
Иртән ул торганда, Ганс эшкә киткән иде инде Фатыйма яулык япкан аккордеонга кагылып алды һәм нишләптер бөтен тәне кымырҗып куйды «Уф аллам, нигә шулай куркам сон әле мин бу нимечтән9 Миндә гаме дә юк ич анын!..»
Кич эштән кайткач, аш пешерде, ашады, Ганска бер тәлинкә аш чыгарды Аккордеон шыгырдатып утырган немец, ашны күрүгә, ни әйтергә белми аптырап калды.
—Мингә?
—Әйе, сина, аша,—диде Фатыйма —Әпәен бармы9 Иптәшен кая сон9
—Баг-баг Казер кайта.
—Баг түгел, бар
— Баг, барр,—диде Ганс, нечкә бармаклары белән кашыкка тотынды Сәер итеп тота иде немец кашыкны, авыр көрәк тоткан сыман, учлап, йомарлап
«Кашык та тота белми, бигрәк ят инде, бичара» Холкына сыймаган нәрсә булса да Фатыйма көн үтә көн немецка гадәтләнә башлады Дима ике көнгә бер генә куна кайта йөрде
—Син начур йуклады, әйе?—диде беркөнне иртән Ганс Фатыймага
—Саташтым. Син тиледән куркып яттым
—Син түкел, мин курка синнән.
«Курка, куркытырсың син мөртәтне»,—дип уйланды Фатыйма
Ашагач, Ганс ишегалдына чыгып китте, мунчага таба юнәлде, ул анда бик шакылдый башлагач, Фатыйма да шунда килде
—Нишлисен син монда9
— Ишек егыла. Ясау кәрәк...
Чынлап та ишекнен бер күгәне суырылып чыккан, шуңамы, әйбәтләп ябылып житми иде Ганс ишекне күгәреп алды да, күгән тишегенә агач кисәге ярып тыкты, күгәнне балта түтәсе белән сак кына кагып куйды, аннары ишекне элде, ябып карады
—Гуд Якшы булдың
Фатыйма үз-үзен тирги-тирги өйгә атлады. Бу тырыш кеше егәрен- сәләтен кая куярга белми интегә, мин, тиле, анын артыннан аптырап- йөдәп йөрим. Өйдә эш беткәнме9
Бүген ул кырга сабанга баргач, тургай сайраганны ишетте Атларын туктатып, кошчыкнын моңын акылы-һушы китеп тыңлады Зенгер-зеңгер кояр да кояр монын кыр өстенә мескен кошкай Кемгә шулай дәртләнеп- өзгәләнеп сайрый, кемне чакыра икән9 Бәлкем, ул да минем кебек япа- ялгыздыр. сайрый-сайрый парын эзлидер9 Ә тегесе еракта-еракта, кайтмый да кайтмый Бер тапкыр көлтә бәйләргә килгәч, шушы басуда Харис аны утыртып куйган көлтәләр арасына алып кереп үпкән иде Лабогрейкада эшләгәнгәме, Харистан тир исе килә, сулышы кайнар, иреннәре каты иле Шундагы көлешү, үртәшү-шаяртуларны, яшерен генә каш сикертүләрне, күз кысуларны, кибән артына качып, мыштым гына иреннәрне көйдергәнче үбешүләрне онытасы буламы, онытырлык хәлләрме алар
Кичке ашка ул Гансны үз өстәле янына дәште Итле аш rue. Ганс ике тәлинкә ашады, аннары бер чокыр чәй эчте
— Бу ишек ясаган үчүн, әйе9—диде ул, көлемсерәп
Ипи, тоз, чәй. савыт, кашык, пычак, балта кебек сүзләрне Ганс нәкъ татарча итеп әйтә иде инде «Әйе»не ул сүз саен кыстыра «әйе» анын өчен килешү дә. сорау да, тагын әллә нинди мәгьнатәрне анлата rue. күрәсең
Аннары ул аккордеон уйнады, татарча җырларга тырышып каралы Фатыйма, ана карап, бәйләү бәйләп утырды
Урын җәя башлауга. Ганс чыгып китте, бик озак алгы якта йөренде
Фатыйма ятты Йокыга китәр алдыннан тагын «Ишекне әллә бикләдем, әллә юк».—дип уйлап алды. Мәгәр торып карарга көче-дәрманы җитмәде, аруы тәмам житкән иде, бүген ул гектарга якын җир сөрде Учетчик Аксак Төхфәт:
—Беренче урын синдә, Фатыйма күрше!—дип мутланды
Эштән кайтканда идарәгә керде, күзенә ташлануы сәбәп булдымы, күптәнге нияте идеме, күкрәгенә орденнар, медальләр таккан яңа председатель Галләм Кыямов Фатыйманың терсәгеннән алды да:
—Фатыйма, без сине сыерлар саварга күчерергә булдык бит әле,— ничек уйлыйсын'.’—диде,—Сабан сөрүне тракторларга, ирләргә бирергә вакыт җитте кебек.
—Ярый сон,—диде Фатыйма килешеп. Сабан сөрү аңа чынлап та бик авыр иде.
Фатыйма һичкайчан зарлану-сыктану дигән нәрсәне белмәде, сугыш елларындамы, соңыннанмы, нужа арбасын иң төпкә җигелеп тартты, олысы- кечесе аны хөрмәт итә, яхшы яктан гына телгә ала, яманлыгын күрүче булмады Юантыграк балтырлы, ирләргә хас зур куллы, карсаграк гәүдәле, тулы янбашлы, кыскарак билле хатында чынлап та көч-гайрәт мөлдерәп тора шикелле иде.
Күзләрен йомуы булды—тагын шул көймә. «Нигә көймә?—дип уйлады Фатыйма —Бит алар Харис белән печән эчендә йоклаганнар иде, нигә тора да бу көймә күз алдына килә икән?»
Ни генә булмасын, көймә эченә ятып йокыга китүе рәхәт иде. Тиздән янына Харисы килер, кочар, иркәләр, назлар, сөяр. Аннары рәхәт-рәхәт булып китәр Тик чәчләре генә нигәдер ак бу Харисның, кашлары да уңган сыман саргайган, тырпаеп торалар.
Көймә чайкала, су тавышы, Фатыйма янына янә Харисы килә.
«Харис, нигә син болай бик озак кайтмый йөрдең? Мин бит сине бик тә, бик тә сагындым, җанкисәгем... Әй, белсәң икән ялгыз яшәүләрнең кыенлыкларын, Харисым. Кочакла, кочакла, нык кысып кочакла... Их. Харис' Бу кадәр булмастыр инде... Кай арада кайттың соң әле син?.. Камилә әнә Аксак Төхфәткә кияүгә чыкты, ә мин сине көттем Көттем дә көттем. Кайта икән ул ирләр, бик көткәч.. Менә кайттың бит... берәү дә күрмәсә ни. иртәгә үк ишетерләр, күрерләр... Хәтерендәме, бер тапкыр печән чүмәләсе төбендә кунган идек. Шул мәлләрне сагыныпмы. Кочак...»
Фатыйма үз тавышыннан үзе куркынып уянды. Куллары белән юрганны бөтәрләп кыскан, бөтен тәне дерелди, аркасында салкын тир.
«Әй, ходаем, бу нинди төш инде тагын?»
Өй эче тыныч, әмма алдагы өйдә кемдер йөренә кебек. Бер тын яткач, күргән хәлләре бары тик төш кенә икәненә инангач, Фатыйма торды, юынды, киенде дә казан астына ут салды. Шул вакыт тәрәзә башындагы чыпчык уянды һәм кыштырдарга кереште. Хәсрәт кош бик озак тынычлана алмады.
Иртән кояш чытып, ишегалдына аяк басуга, Фатыйма нигәдер өй кыегында утыручы чыпчыкка игътибар итте Чыпчык тырыша-тырыша үзенчә сайрый, кемнедер үз янына дәшә иде. Ә инде бүрекле кошчык янына килеп кунгач, канатларын жәеп, йоннарын кабартып, чыр-чыр килеп кинәнә башлады, ахыр килеп, ни кыланырга белми иптәше тирәсендә бөтерелергә тотынды.
Фатыйма көянтә-чиләк алды да чишмәгә суга барырга чыкты. Урамга аяк басуы булды, югары очта әсирләр төялгән машина күренде. Машина кемнеңдер өй каршына туктаган иде. Фатыйманың нишләптер йөрәге жу итеп китте.
Әржәдә әсир немецлар. Алар арасында Ганс күренде. Ул Фатыймага кул болгый, туктарга кушамы, әллә ни шунда. Әмма Фатыйма туктап тормады, тиз-тиз атлап, чишмәгә юнәлде.
Жай гына, көйле генә чиләктәге суларны мыскал да чайкалдырмыйча чишмәдән кайтып килгәндә, өе каршына туктаган машинаны күрүгә,
Фатыйма үзе дә анлап бетермәгән тәэсир хафасында адымын тизләтте
Ни булыр бу? Нигә анын капка төбендә тора ул машина9' Әллә сон"’ Ходаем!
Фатыйма килеп җитүгә, Димка солдат капкадан чыкты
—Фатыйма апа, коткарабыз үзенне немецлардан, илләренә озатабыз Котыласын.
Фатыйма көянтә-чиләкләрен җиргә куйды да. ни әйтергә белми, катты да калды Анын янына Ганс килде
—Эчү ярый,—диде ул Фатыйманын күзләренә туры карарга тырышып
Фатыйма сизелер-сизелмәс кенә ияк какты Ганс җиргә тедтәнде. чиләкне чак кына аудара төшеп, салкын һәм саф Тау чишмәсе суын эчте. Озак эчте, бәлзәмдәй тәмләп эчте
—Монда су тамлы, дуньяда юк! Сыйн да дуньяда бераз тана. Фатыйма. Мин сыйне йурагымда алп китам
— Рәхмәт сезгә, Фатыйма апа Мен яшәгез,—диде Дима һәм Фатыйманын кулын кысты Ганс та ана таба бер адым ясады Әмма Фатыйма чак кына артка тайпылгандай итте Немец моны сиздеме, машина әрҗәсендә бөкшәеп утырган иптәшләреннән яхшысынмадымы, китәргә дип борылды, мәгәр ике адым ясамады, каерылып:
—Сыйн айтсаң, мин кала. Фатыйма, әйе.-диде.
Ул арада шофер машинасын кабызды Әрҗәдәге немецлар шаулаша башладылар. Фатыйма. Ганс аңларлык кына итеп, сизелер-сизелмәс кенә башын чайкады.
Менә машина кузгалды, ул ерагайганнан-ерагая барды, ә Фатыйма һаман бер урында басып торды Бары тик йөрәге генә, күкрәк челтәрен ташлап китәргә җитешеп сикеренде. ни кылырга белми бәргәләнде
«Харисым-бәгырькәем дә шулай кангырап йөри микән9—йөридер, исәндер Исән булмаса, бу тамаша төшләремә кереп интектермәс иде - дип. көянтәсен иңенә салды, җирдәге чиләкләренә үрелде
1975 ел
РЕДАКЦИЯДӘН Бу көннэрда Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге күренекле язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның 75 яшьлеген билгеләп үтә
Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авызында игенче гаиләсендә туган Ляык хезмәт юлы бик иртә. әле сугыш елларында ук башлана Уналты яшендә туган якларыннан чыгып киткән егет һөнәр мәктәбендә укый, токарь, бораулау мастеры, инженер-механик, шофер булып эшли. 1971 елда читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый
Мөсәгыйт Хәбибуллинның әдәби иҗатта ярты гасырдан артык стажы оар Аның беренче әдәби язмалары район газетасында илленче елзарда күренә башлый Хәзер аксакал әдип дистәләгән очерк, хикәя, повесть һәм романнар авторы
Язучы буларак. М Хәбибуллин чынбарлыкны фәлсәфи Лай тарихи тасвирлау юнәлешендә үсте Соңгы елзарда тарихи темаларга язылган дистәләп романы исә аны ("Кубрат хан". -Илчегә үлем юк". -Иван Грозный һәм Сөембикә" һ 6 ) халкыбызның олуг әдипләре сафына куйды
Редакция хезмәткәрләре һәм каләмдәшләре Мөсәгыйт аганы юбилее белән чын күңелдән тәбрикли, аңа бетмәс төкәнмәс иҗат дәрте, ныклы сәламәтлек тели