Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ПРЕССА-2003.
КҮРГӘЗМӘСЕ
24 октябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия Күргәзмә
үзәгендә «Пресса—2003» күргәзмәсе—унынчы
ягъни юбилей күргәзмәсе ачылды Анда Татарстан
массакүләм матбугат чараларынын
берләштерелгән стенды куелган иде.
Күргәзмәдә катнашучылар фикеренчә.
Татарстан стенды ин саллы һәм ин заманча
экспозиция формалары буенча бизәлгән стенд
булды Монда республиканың төрле рәвешле
милектәге кырыктан артык республика һәм район
басмасы белән танышырга мөмкин иле.
Күргәзмәне ачуда РФ Матбугат, телера-
диотапшырулар һәм массакүләм багланыш лар
министрлыгы. РФ Әлемга министрлыгы. Россия
Журналистлар берлеге. Россия иҗтимагый
оешмалар җитәкчеләре, матбугат таратучылар,
нәшер итүчеләр катнашты
• Пресса -2003» күргәзмәсе директоры Михаил
Ненашев Татарстанга «Алтын бейдж» тапшырды
Күргәзмәне оештыручылар Татарстанны бу бүләк
белән бирелә бик теләп катнашучы буларак кына
түгел (республика массакүләм матбугат чаралары
бу күргәзмәдә 1994 елдан бирле катнаша), ә
берләштерелгән экспозиция идеясен чынга
ашырган беренче катнашучы буларак та билгеләп
уздылар.
Шул ук коннс .Татарстан массакүләм матбугат
чаралары кичә, бүген, иртәгә» дигән матбугат
конференциясе уздырылды Анда ТР элемтә
министры Ринат Жәләлов. Татарстан массакүләм
матбугат чаралары җитәкчеләре катнашты
ГОМЕРЛӘР КИСЕЛГӘН ҖИРДӘ
Вине-премьер Зилә Вәлиева җитәк-
челегендәге Татарстан делегациясе Алма- ниядә
булып кайтты
Атар Плетнензеелагы фашизмга Каршылык
күрсәтү’ мемориалында яна экспозиция ачу
тантанасында катнаштылар. Бу экспозициянең
аерым бер стендында каһарман шагыйрь Муса
Жәлил һәм анын көрәштәшләренә багышланган
материаллар бар Экспозициядәге төп
экспонатларнын берсе— Жәлилгә һәм
җәдитчеләргә чыгарылган үлем карарларынын төп
нөсхәләре Делегация составында күренекле
язучы-публицист Рафаэль Мостафин да бар иде
•ТАТАРСТАН» РАДИОСЫНА—75 ЕЛ
Бөтенроссия дәүләт телераднокомпа-
ниясенен региональ телевидение һәм
радиотапшырулар департаменты җитәкчесе П
Земцов -Татарстан, телерадиокомпания - сенен
хезмәткәрләрен һәм ветераннарын үз
радиотапшырхларын алып бара башлауга 75 ел
тулу унае белән котлады
Коллектив бу елларда ирешелгән уныш лары
белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Милли
үзан һәм халыклар дуслыгын ныгыту, гореф-
гадәтләрне саклауда радиотапшыруларның роле
бәясез, дип әйтелә котлауда.
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпания
сенен региональ телевидение һәм радиотап-
шырулар департаменты җитәкчесе компаниягә яна
ижади унышлар теләде.
ЖУРФАК ЮБИЛЕЕ
Казан дәүләт университетының журналистика.
социология, психология факультеты шушы
көннәрдә үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте
1962 елда профессор Иван Пехтелев
җитәкчелегендә оешкан бәләкәй генә кафедра
соңгы 12 елда тагын ла үсеп, зураеп, үзе 5
кафедрадан торган зур көчкә— факультетка
әверелде Шушы көннәрдә генә анда «Электрон
гаммөви-мәгьлүмат чаралары теориясе һәм
практикасы» дигән яна кафедра пәйда булды
Юбилей уңаеннан, башта факультетта •
Кремль урамында—40 ел» исемле фәнни- гамәли
конференция, ә кич белән УНИКС концерт залында
тантаналы кичә үткәрелде УНИКСнын тамаша
залы берьюлы монын кадәрле каләм әһелләрен
күптән күргәне булмагандыр, мөгаен КДУны төрле
елларда тәмамлап, хәзерге вакытта күпсанлы
радио, телевидениедә, газета-журналларда
эшләүче «дүртенче хакимият» әһелләре бирелә
үзләренең укытучы остазлары, бергә укыган
курсташлары белән очрашып хатирәләр
яңарттылар
40 ел эчендә журфак 3 меннән артык белгеч
әзерләп чыгарган Алар арасында әдәби хәрәкәттә
актив катнашучы язучылар да бар
Журналистика факультетын озак еллар
Флорид Әгъзамов җитәкләде, ә бүген исә бу
вазифаны Васил Гарифуллин башкара
H
ТАТАРЧА ФИЛЬМ КАРЫЙБЫЗ
Соңгы дәвердә Татарстанда беренче мәртәбә
тулы метражлы «Күктау» дигән нәфис фильм
төшерү төгәлләнде Ул Татарстан Мәдәният
министрлыгы каршындагы кинематография
идарәсе тарафыннан Катан кинохроника студиясе
базасында эшләнде Фильмнын сценариен Мансур
Гыйләжев язган, куючы-режиссеры -мона кадәр
тагар тамашачысына > Бәхеткәй» исемле фильмы
белән ганыш булган Иллар Ягьфәров Операторы
Рафикъ Галиев Баш рольләрлә Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрынын
баш режиссеры актер Фәрит Бикчәнтәен һәм аның
улы Йосыф Калган рольләрне танылган татар
сәнгать осталары Ринат Тажетдинов. Әзһәр
Шакиров. Фирдәвес Хайруллина, Равил
Шәрәфиен, Шәүкәт Биктимерләр башкара
Фильмнын эчтәлеге язмыш тарафыннан
сынауларга дучар ителгән ике кеше Кәрим һәм
Йосыфның бәхет-сәгадәткә омтылыш лары
турында.
Фильмнын премьерасы 4 ноябрьдә Г Камал
исемендәге театр бинасында үтте
ЮБИЛЕЙ ДӘВАМ ИТӘ
Безнең өчен 2002 ел «Казан утлары» елы
булды дип тә әйтә алабыз БәИрәми һәм эшлекле
рух иргә яздан башланып кышкача дәвам итте
«Казан утлары»нын 80 еллыгына багышланган зур
бер әдәби музыкаль кичә Чаллыла узды Шәһәрнең
52 номерлы мәктәбендә узган кичәдә журналнын
баш мөхәррире Равил Фәйзул- лин, бүлек
мөхәррире Рәдиф Гаташ катнаш ты Бәйрәм
шатлыгын Чаллыла яшәүче каләмдәшләребез
Фәүзия Бәйрәмова. Рәшит Бәшәр. Мансур Сафин
һ б ла уртаклашты Шагыйрьләребез шулай ук
Чаллы мэриясе жгпәкчеләре белән дә очрашып.
журналны халык арасында күбрәк тарату
мәсьәләләре турында сөйләштеләр
ОЧРАШУЛАР ДӘВАМ ИТӘ
Төркиянен Manama шәһәрендә төрки телле
илләр шагыйрьләренең III Халыкара очрашуы
булды Аны Тюрксой Генераль дирекциясе
оештырды Әлеге жыенга Әзсрбайжан. Казакъстан.
Кыргызстан. Төркия. Төркмәнстан. Татарстан.
Башкорт стан. Кипр. Тува. Хакасия. Гагауг жөмһү
риятләре вәкилләре чакырылган иле Барлык
очрашулар да шушы нлләрнсн дәүләт флаглары
алында үтте Пленар утырышларда туганлаш
халыклармын бүгенге көнүзәк бурычлары, мәдәни
баг танышлар аша уртак тамырлы бөек телебез
тирәсенә туплану һ 6 мәсьәләләр турында
милекле сөйләшү ләрдән тыш. вилаять
башкаласынын үзәк конференц талында, шулай ук
университетта төрки шагыйрьләр кичәсе
үткәрелде Кунаклар Тюрксой илләре рәссамнары
күргәзмәсен ачуда катнаштылар төрек халык
музыкасы концертын карадылар. С Төрк монбашы
исемендәге туку фабрикасында. 1224 елда
төзелгән мәчеттә, ат заводында Арабкир.
Су.тгансу районнарында шәһәр һәм өлкәнен
истәлекле урыннарында булдылар Шагыйрьләрне
губернатор Мостафа Елдырым үз
резиденциясендә кабул итте, ике тапкыр—килеп
төшкәч һәм китәр алдыннан үз өенә кунакка дәште
Халыкара очрашуда Татарстаннан таныг ган
шагыйрь. «Мәдәни жомга» газетасының баш
редакторы Зиннур Мансуров катнашты 2000-2001
елларда үткән I һәм II Халыкара очрашуларда
шагыйрьләребез Ренат Харис һәм Равил
Файзуллин катнашкан иде
КҮРШЕЛӘРЕБЕЗДӘ
Драматург Туфан Миннуллин. шагыйрь Гәрәй
Рәхим Удмуртия республикасының Глазов
шәһәрендә булып кайттылар Язучылар шәһәр
хакимиятендә «Милли проблемаларны чишү
буенча тәжрибә уртаклашу» исемле «Түгәрәк
өстәл» очрашуында катнаштылар Бу юнәлештә
Татарстан Дәүләт Советының эшчәнлете турында
сөйләделәр. Бу сөйләшүгә жнрлс газета, шәһәр
телевидениесе һәм радиосы журналистлары
чакырылды Ижсвскидан килгән вәкилләр дә бар
иде Кичен шәһәрнен «Россия» мәдәният сараенда
язучыларның халык белән очрашуы булды Казан
кунаклары кичәсенә Удмуртиянең Балезино,
Юкамен районнарыннан лл милләттәшләребез
килгән иле
АНДА ДА БЕЗНЕҢ ТАРИХ
Татарстан Республикасы яшь белгечләре
төркеме Касыйм шәһәренә (Рязань өлкәсе) барып
кайтты Әлеге эшлекле сәяхәт Касыйм шәһәренең
850 еллыгы уңаеннан ТР яшь галимнәр һәм
белгечләренең нжтн магый хәрәкәте. ТР Фәннәр
академиясе Тарих институтының яшь галимнәр
һәм аспирантлар советы. Татар яшьләре
ассоциациясе тарафыннан БТК Башкарма
Комитеты һәм «Инициатива» яшьләр
программаларын үстерү нжтнмагый фонды ярдәме
белән оештырылды
Касыймда Татарстан делегациясе шәһәр
хакимияте вәкилләре һәм шәһәрнен татар
жәмәгатъчелеге белән очрашты Касыйм лылар
тарихи урыннарда экскурсия оештырып
кунакларны татар ханлыгының мәшһүр нәсегләре.
үзенчәлекле корызмлтары белән таныштырды
Катанлылар. үз чиратында, ерактагы кардәшләрен
тагар әдәбияты, аулио-.вилсокасссталар. компакт-
доклар белән сөсмтсрлс Очрашх вакытында
Татарстанның яшыәр ижтим.ный оешма зары
белән Касыйм шәһәре хакимияте шәһәрнең татар
мәхәлләсе арасында хезмәттәшлек гурызеза
сөйләшенде
Рязань өлкәсенә сәяхәт барышын.ы икенче
туктатыш Подлипки (элеккеге Шы рын) авылында
бухты Бу авыл үтенен Ширин морзаларыныкы
булуы белән мәш һүр Хәзер исә бирелә 50 ләп
кенә татар яши Шхна ла карамастан, атар
кунакларны концерт чыгышлары белән каршы
аллылар
Касыйм шәһәреннән сон яшьләр Түбән
Новгородтагы татар яшьләре вәкилләре һәм
Татарстан Республикасының бу өлкәдәге сәүдә-
икътисади вәкиллек җитәкчеләре белән очрашты.
ХӘТЕР ЯҢАРТУ
Татарстан Республикасы милли китапха-
нәсенең кулъязмалар hast сирәк китаплар бүлеге
IX-XIV гасырларда Урта Идел һәм Чулман буе
тирәсендә яшәгән Болгар дәүләтенең тарихи-
археологик ядкарьләренә багышланган күргәзмә
әзерләде
Күргәзмәнең максаты: XIX йөздә һәм XX гасыр
башында нәшер ителеп, бүген сирәк очрый торган
басмалар белән таныштыру
ӨЛКӘННӘР ШУРАСЫНДА
Татарстан Язучылар берлеге каршында эшләп
килүче Өлкәннәр шурасы инициативасы белән 14
ноябрьдә өлкән яшьтәге язучы һәм шагыйрьләр
Казан дәүләт университетының археология һәм
этнография кафедрасы мөдире. Татарстан Фәннәр
академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор Әзһәр
Мөхәммәдиев белән очрашты Язучылар Казан
тарихына бәйле бик күп кызыклы мәгълүматлар
белән таныштылар.
МӘГЪНӘЛЕ ЯЛ КӨНЕ
Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы
җитәкчеләренең зур бер төркеме—йөзләп кеше
Казанның Тукай музеена килделәр, экспозицияләр
белән таныштылар, бөек шагыйрь исемендәге
премия лауреаты исемен йөрткән ижат әһелләре
белән очраштылар Алар—Балык Бистәсе райо-
нында туып-үскән якташлары—шагыйрьләр Равил
Фәйзуллин, Роберт Әхмәтжанов. артист Равил
Шәрәфиев 2 ноябрьдә булган бу очрашу бик жанлы
үтте
«Авыл хезмәтчәннәренен менә шулай бердәм
рәвештә жыелышып Тукай рухына сәҗдә
кылганнары юк иле әле»,—диде музей директоры
Мөжип Низамиев
Район хакимияте башлыгы Равил Хәй- руллин
җитәкчелегендә килгән бу делегация шул ук көнне
Татарстан агробизнес институтында булды (бу
институтнын ректоры— Сәлимҗан Шәрипов. Балык
Бистәлеләрнен Казандагы җәмгыяте рәисе), кичен
Г Камал театрында спектакль карадылар.
ЯЗУЧЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Мәскәүнен Асадуллаев йортында язучы
Миргазиян Юныска 75 яшь тулу уңаеннан, очрашу
булып үтте Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге
«Ватан» татар халык демократик фиркасе
оештырган бу кичәгә язучының дуслары, аның
иҗатын яратучылар жыелган иде.
Кичәдә Казаннан килгән әдәбият галиме Равил
Рахмани, профессор Әгъдәс Борһанов, шагыйрь
Әхмәт Саттар, танылган тарихчы Газиз
Гобәйдуллиннын оныгы, профессор Эдуард
Кулпин, дипломат Йолдыз Хәлиул- лин һ. б. чыгыш
ясады.
ОНЫТЫЛМЫЙ
Традиция буенча һәр елны 1 ноябрьдә
җәмәгатьчелек күренекле композитор Сара
Садыйкованың туган көнен билгеләп үтә. Быелгы
ел аеруча хәтердә калырлык булды: композитор
озак еллар эшләгән бинага— Бауман урамында
урнашкан элеккеге М Горький исемендәге
мәдәният йорты диварына аның барельефы
төшерелгән истәлек тактасы куелды.
ШАГЫЙРЬНЕ ЯД ИТҮ
Алабугада шагыйрь Фазыл Шәехнең каберенә
таш куелды Узган ел вафат булган шагыйрьне искә
алырга республикабызның төрле почмакларыннан
замандашлары һәм каләмдәшләре җыйналды.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен рәссам
Абрек Әмир улы Абзгильдинга, Россия
Федерациясе Президенты Указы нигезендә,
«Россия Федерациясенең атказанган рәссамы»
дигән мактаулы исем бирелде