Логотип Казан Утлары
Публицистика

XIX ГАСЫРДА КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫНДА ШӘРЫК ТЕЛЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ


2004 ЕЛДА Казан дәүләт университеты ачылуга 200 ел тулачак Шул уңай белен аның эшчөнлеге турында хөзердөн үк төрле тикшеренүләр алып бару, өле моңа кадер ачылып бетмәгән мәсьәләләрне яктырту сорала
Безнең үзебезне исә шәрык илләре халыкларының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын һәм телләрен өйрәнүнең, ягъни ориенталистика фәненең торышы кызыксындыра.
XIX гасырның беренче дистә елларында Россиядә ориенталистика фәненең түбәндәге үзәкләре барлыкка килә Мөскөүдө университет һәм Лазарев институты. Казанда университет. Духовная академия һәм гимназия Петербургта университет. Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаменты һәм Азия музее. Одессада Ришелье лицее каршындагы Шәрык институты һәм Харьков университеты Шәрык илләрен өйрәнүне нигездә университетлар әйдәп бара
Россиядәге ориенталистика фәненең язмышы XIX гасырда бигрәк тә. аның беренче яртысында Казан белен нык бәйләнгән Казан шәрык илләрен өйрәнүдә дөньядагы төп үзәкләрнең берсе булып санала. Шөрыкны өйрәнү тикшерүне киң җәелдереп җибәрү өчен Казанның барлык алшартлары да була, моңа аның Көнбатыш белән Көнчыгыш илләре арасындагы сәүдә эшләреңдә товар йөртү алмашу үзәге булуы, беренче чиратта. татар сәүдәгәрләренең Иран, Төркия Урта Азия. Монголия һәм Кытай белән тыгыз багланышлары иң зур губерналарның берсенең административ-сөяси үзәге булуы, губерна халкының күпмилләтле этник составы; ул чордагы Россиянең иң сыйфатлы мануфактурасын җитештереп торуы аркасында яхшы социаль-икътисади хәле ярдәм итә Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк. 1804 елдан башлап университетлы Казан үз эченә ундүрт губернаны туплаган гаять зур уку укыту округының да үзәгенә әверелә, аңа Кавказ белән Себернең күпмилләтле төбәкләре дә көре Ә 1800 елдан шәркый Россиядә бердәнбер азиат
9. .к у. м 11
типографиясе дө эшли башлый, анда гарәп, төрек, татар, фарсы, монгол, калмык, тибет, санскрит һәм башка телләрдәге әдәбият басыла. Менә шулар барысы бергә Казанда ориенталистика фәненең эре тармаклары барлыкка килү өчен шартлар тудыра Алар әүвәл Казан университетында мөстәкыйль шәркый кафедралар кысасында оешып, аннары философия факультетының шәрык бүлегенә әверелә
Казан университетында шәрык илләрен өйрәнүнең шактый зур тарихы бар. ул Казан гимназиясе һәм анда татар классы булу белән бәйләнгән. Казанда беренче гимназия 1758 елда ук, “Мөскәү университеты белән Петербургтагы кадет корпусыннан кала, бөтен Россиядә дөньяви уку йортында белем алу мөмкинлеге юк вакытта оештырыла- (Владимиров В В Историческая записка о Первой Казанской гимназии. XVIII столетие—Казань. 1867 —Стр,3) Мәскөү университеты җитәкләгән Беренче Казан гимназиясе төбәкнең рус телле һәм төрки телле төп халыклары өчен күренекле мәдәни үзәк булып тора. 1769 елда гимназиядә. Россиядә беренче буларак, гарәп һәм төрек телләре нигезләре укытыла торган татар классы ачыла. Ул класс алга таба университетта шәрык телләрен системалы өйрәнү һөм белгечләр—шәрык телләреннән тәрҗемәчеләр, фәнни-тикшеренү һөм педагогик эшчәнлек буенча кадрлар әзерләү өчен җирлек була. Шәрык белгече академик Н. И. Веселовский (1848—1918) гимназиядә, аннары университетта шәрык телләре укыту «чик буе һәм чит илләр белән аралашу, башка милләтләр яши торган төбәкләрдәге администрация өчен кирәк ихтыяҗдан» килеп туганлыгын бик урынлы искәртеп үтә (Веселовский Н И Сведения об официальном преподавании восточных языков—СПб.. 1879—Стр. 5).
В В. Владимиров исә “Казан гимназиясе бездәге урта белем бирү тарихының миниатюр чагылышы ул- дип. бик төгәл билгеләп үтә. (Владимиров В В Описание празднования 100-летнего юбилея в I Казанской гимназии — Казань, 1867 -Стр. 37).
Екатерина Икенченең (»Әби патша-ның) 1769 елгы 12 май указы белен беренче татар теле укытучысы итеп Казан Адмиралтея конторасы тәрҗемәчесе тылмач Сөгыйть Хәсән улы Хәлфин (1732—1785) билгеләнә, гимназиядә ул 1769 елдан алып 1785 елга—вафат булганчыга кадәр укыта. Аның эшен улы Исхак Хәлфин дәвам итә, анысы Екатерина Икенченең «Учреждения для управления губерний Российской империи», -Устав управы благочиния- дигән эш кәгазьләрен—документларын русчадан татар һөм кырым татар телләренә тәрҗемә итүче була. Исхак Хөлфиннең үлеменнән соң, гимназиядә 1800—1829 елларда татар, төрек, гарәп, фарсы телләрен үз чиратында Ибраһим Исхак улы Хәлфин (1778—1829) укыта Ул исә татарлардан Казан университетының беренче адьюнкты (кече гыйльми дәрәҗә) була Шул рәвешле. Хәлфиннәр династиясе өчен Казан университетында шәрык телләре укыту, буыннан- буынга күчә килеп, алтмыш ел буена дәвам итә. В. В. Владимров үзенең «Историческая записка о I Казанской гимназии- дигән хезмәтендә Хәлфиннәр турында болай дип яза: «Алар мәктәбеннән дәүләт хезмәтенең төрле баскыч-ларында хөкүмәтнең өметен аклаган бик күп татар телен белүчеләр чыккан-. Хөлфин-
Смышпь Хыфинның • Tamap me.ie лшфбасы-ның niuniy.i бите нөр Россиядә татар теле
буенча беренче уку-укыту ярдәмлекләре төзүчеләр дө булганнар. Инде 1778 елда ук Мәскөү университеты типографиясендә гарәп хәрефләре белән беренче «Татар теле әлифбасы» басылып чыга, аннары кулдан гына язылган -Татарча сүзлек һөм кыскача татар грамматикасы- дигән ике томлык хезмәт дөнья күрә, ул үз эченә 25000
сүзне алган була Менә ул хезмәтләрнең тулы исемнәре -Азбука татарского языка с обстоятельным описанием бука и складов, сочиненная Казанских гимназии учителем и Адмиралтейской конторы переводчиком Сагитом Халфиным- -Татарский словарь и краткая грамматика в пользу обучающегося при Казанских гимназиях юношества татарскому языку- Ч ч 1—11-Казань 1785 (Ч. I 44+653 стр Ч. 11—874 стр.)
Шунысын да әйтеп үтик, Хәлфин сүзлегенә кадәр XVII—XVIII гасырларда кулдан язылган унике сүзлек булганы да мәгълүм Ләкин аларның берсенең дә 600 сүздән артканы булмаган. Шулай итеп. Хәлфин сүзлегенә ул элгәрләрдәге барлык сүзләр дә тупланган була.
Танылган шәрык белгече, төрки телләр галиме А Н. Кононов Хәлфин сүзлегенең Россиядә төрки телләрне тирән белгәнлеккә бер дәлил һәм төрки лексикография өчен кыйммәтле истәлек икәнлеген искәртеп уза
С. Хәлфин «Әлифбасы» да бик вакытлы дөнья күрә Басылып чыгуга ук ул. тәрҗемәчеләр өчен ярдәмлек буларак, губерналарның чик буе идарәләренә. Әстерхандагы солдат балалары мәктәбенә. Тышкы эшләр министрлыгына таратыла 100 нөсхәгә якыны Мөскөү университеты типографиясеннән Казан грамматикасы- бәрәнче мәртәбә басылып чыга.
ориенталистика фәненә ж,ирлек әзерли, чөнки татар теле буенча беренче уку ярдәмлекләре, сүзлекләр, әлифбалар инде төзелгән була, алар күп кенә шәрык бик дөрес яза (Бартольд В В История России -Л . 1925.-стр 182)
1804 елгы беренче университет уставы нигезендә Казан. Мөскөү. Харьков университет ларында шәрык телләре кафедралары оештырыла Ул кафедраларга караган телләр арасында гарәп, фарсы, яһүд. сүрия телләре дә санала Казан университеты исә шул ук уставка нигезләнеп, татар телен укыту хокукын да ала. аның береже укытучысы итеп Халфкынор династиясенең иң талантлы вәкиле—татар мәгърифәтчелегенең башында торган И И Хәлфин раслана. Ул рус. татар, фарсы, гарәп һәм төрек телләрендә иркен сөйләшә латин һем немец телләрен дә өйрәнә Рус телен яхшы белүе аңа чит ил шәрык белгече— профессорлар алдыңда өстенлекләр бирә, чөнки тегеләр баштарак бары тик латин телеңдә генә аңлаша ала И. Хәлфин үзен татар
гимназиясенә уку ярдәмлеге итеп озатыла. Шунысын да онытмаска кирәк. XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә һәм Көнбатыш Европада шәрык телләрен өйрәнүчеләр билгеле кыенлыклар кичерә Немец шәрык белгече И Фюкның әйтүенчә. XVIII гасырның азагында Австрия шәрык академиясе бары тик «Төрек лексиконы» дигән бер китап кына бастырып чыгара Парижда исә 1696—1779 еллар аралыгында гарәп телендә бер генә китап та дөнья күрми Бары тик Парижда 1795 елда гарәп, төрек, фарсы, кырым татар телләре кафедралары булган махсус уку йорты ачылгач кына анда дәреслекләр языла башлый Аерым алганда. 1810 елда Парижда Сильвестр де Сасиның -Гарәп
Әйтеп киткәнебезчә, гимназиядә шәрык телләрен укыту университетта да
телләрен өйрәнүдә беренче баскыч булып санала. Шәрык белгече, рус академигы В В Бартольд (1869—1930) татар теле -дипломатик мөнәсәбәтләр
теле булып хезмәт итә» дип изучения Востока в Европе и
J,™ башка тар-хът.
мәдәниятен һәм тормыш-көнкүрешен һәрьяклап тирән белүче итеп таныта 1809 елдан Казан университетына караган Азия типографиясендә аның татарларны үз теле һәм тарихын тирөнтен өйрәнергә балаларын Казан һөм Әстерхандагы халык училищелөренө гимназияләренә укырга өндәгән мөрөж,өгатьлөре вә белешмәләре басылып чыга тора И Хәлфин ул уку йортларында -шәрык телләрен сезнең арадан үсеп чыккан бик мөхтәрәм шәхесләр укыта- дип искәртә
Ибраһим Хөлфинның бу тырышлыклары нәтиҗәсез калмый. XIX гасырның 20-30 елларында ук татар, кыргыз (элек. Россиядә казакъларны шулай атал
йөрткәннәр), калмык, бурят һ б милләтләрдән укучылар һәм студентлар күренә башлый. Алар өчен әле 1809 елда ук И Хәлфинның -Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения» дигән дәреслеге университет типографиясендә 1200 данә бастырылып таратыла, аннары 1822 елда аның -Жизнь Джингиз хана и Аксак Тимура с присовокуплением разных отрывков, до истории касающихся, коих все слова обучающихся расположены по алфавиту в пользу воспитанников Казанского императорского университета* дигән татар хрестоматиясе дөнья күрә Бу хезмәтләрнең һәр икесе уку-укыту ярдәмлекләре итеп тәкъдим ителә Соңгысы, шундый «катлы-катлы кәбестә кебек» исемдә булса да, җәмәгатьчелек, бигрәк тә мөселманнар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә, чөнки анда бик борынгы һәм сирәк очрый торган кыйммәтле чыганаклар урнаштырылган була—шуның белән дә бу хезмәт фәнни әһәмиятле санала.
Танылган шәрык белгече М. X. Френ (1782—1851), Ибраһим Хәлфинның бу хезмәте белән танышкач, андагы борынгы төрки авторларның аерым тарихи өзекләрен сайлап ала. аларны үзенең Болгар дәүләте һем Биләр шәһәренә багышланган фәнни мәкаләсенә кертеп җибәрә Ул мәкалә Көнбатыш Европа шәрык белгечләренә киң танылган «Fundgruben des Orients* журналында 1816 елда ук Венада басылып та чыга
И. Хәлфин М. Френ белән берлектә шул ук журналда Тимер Котлыгның тарихи ярлыгын да шәрехләп бастыра Билгеле шәрык белгече, тарихчы немец Йозеф Гаммер-Пургшталь (1774—1856), бу тарихи ярлыкны журналга бастырганда, мондый бәяләмә бирә «Әлеге ярлык уйгур вә иске татар рәсми кәгазьләренең бик сирәге, шунлыктан чын мәгънәсендә әдәби вә сәяси кыйммәтле җәүһәрдер» Гаммер ул ярлыкның кулъязмасын Френга «үзенең Казандагы дусты Хәлфин җибәрде» дип әйтергә дә онытмый.
Бу ярлык әле хәзерге галимнәр тарафыннан да өйрәнелә Тарихчы Ш. Ф Мөхәммөдьяров: “И Хәлфин Тимер Котлыгның 1397 елгы ярлыгын бастырып чыгарып. Алтын Урда, Кырым һәм Казанның ярлыкларын бүген фәнни өйрәнүгә нигез салган, шуның башлангычы булган»,—дип искәртә («Мухамедьяров Ш. Ф В кн, Новое о прошлом страны—М—«Наука», 1967, стр. 104).
И. Хәлфиннең татар телендә язылган ■Монголлар вә татарлар турында Әбелгази Баһадур хан тарихы» (1825) дигән хезмәте дә зур фәнни кызыксыну тудыра. М. Френ да аңа югары бәя бирә. И Хәлфингө бер хатында ул: «Бу хезмәт күптән көтеп алынган, Азия турындагы әдәбиятта татарча язылган беренче тарихи әсәрдер, ул Казанның данын күп тапкырлар арттырачак әле»,—дип яза Инглиз галиме А. Давиде белән немец галиме Й Гаммер-Пургшталь да И Хәлфин хезмәтләрен тарихи чыганак итеп файдаланалар
Ибраһим Хмфин дәреслекләре. Британ музеендагы төрки манускриптлар коллекциясен теркәгәндә шәрык белгече Ч. Рей шулай ук аның хезмәтләрен искәртеп уза.
Немец шәрык белгечләреннән XIX гасыр ахырында В Перч һәм XX гасыр уртасында Б Шпулер татар һәм шәрык чыганакларының күпчелеге Россиядә сакланганлыгын, шунлыктан Көнбатыш Европа ориенталистлары һем бигрәк тә монгол яулары чорын өйрәнүчеләр өчен И Хәлфиннең фәнни хезмәтләре төп нигез булып торганлыгын раслыйлар.
Шул рәвешле, И Хәлфин хезмәтләре Көнбатыш Европада татар тарихи чыганакларының басыла башлавына юл яра.
И Хәлфиннең сәләтле шәхес булуы, аның белем дәрәҗәсе һәм фәнни эрудициясе замандашлары теләктәшләре арасында үзенә ихтирам хөрмәт тудыра Ул Россиядә һәм Көнбатыш Европада үз чорының күп кенә галимнәре белән таныш була, алар белән аралашып тора.
Мисалга. И Хәлфин белен М Френ арасында озак елларга фәнни- иҗади хезмәттәшлек урнашканлыгын әйтеп үтәргә дә була Бу хакта В Владимиров •. Френның фәнни хезмәтләренең әһәмиятен һич киметмичә шуны искәртеп үтәргә тиешбез аның Алтын Урда нумизматикасына караган хезмәтләренең һәм ул бастырып чыгарган борынгы татар тарихи истәлекләренең күп өлеше бәхәссез, И Хәлфиннән алынган, чөнки Френ Россиягә килгәнче әле татар теле белән бөтенләй таныш булмаган»—дип яза
И Хәлфиннең тормышында-язмышында профессор-табиб Карл Фухс (1778—1846) белән дуслыгы да зур урын тота Аларны һәр икесенең дә һәм тарих белән, һәм телләр белән тирәнтен кызыксынулары берләштерә К Фукс
Шунысын да онытмаска кирәк. И Хәлфиннең алдынгы карашлары хакимият тарафыннан һәрвакытта да хуплап каршы алынып тормаган Шулай булуга да карамастан ул үзенең фикерләрен «Любопытное соображение И. И Хальфина» (1819) исемле хезмәтендә теркәп калдырган Хезмәт русча язылганлыгы исеменнән үк аңлашыла булса кирәк, автор моны рус хакимияте вәкилләре дә укысын өчен махсус шулай эшләгәндер дип уйларга җирлек бар Ул болай дип яза (татарча тәрҗемәдә бирәбез) -. .студентлар. күпмедер вакыт татар бистәләрендәге халык арасында яшәп анда сөйләм телен камилләштерергә татарларның гореф-гадәтләрен, ырым йолаларын өйрәнергә һәм шул рәвешле мөселманнарга аң-белем бирерлек сәләткә ия булырга тиешләр»
Казан укыту округының опекуны кайгыртучысы итеп билгеләнгән М Г Магницкий (Neisse) фикерләренә капма каршы мөнәсәбәттә торган И Хәлфинны университетның ул чордагы ректоры Г. Солнцев һәм университет советы әгъзалары яклап чыга, аның бу фикерен куәтләп, шуны гамәлгә ашыруны сорый Әмма М Магницкий бу үтенечләргә бик каты эзсез югалып калмый Дистә еллар дәвамында студентлар аның хезмәтләре таянып эш итә
Патша фәрманы белән Казан университетына шәрык телләре профессоры итеп философия фәннәре докторы һөм ирекле фәннәр магистры Мартин Христиан Френ (1782-1851) билгеләнә Ул Казанга Ростоктан 1807 елның август аенда килеп төшә Бик зур кыенлыклар булуга карамастан,—уку әсбаплары юк, Френ үзе ни урыс, ни татар телен бөлми'—студентларга лекцияләрен бары тик латин һөм немец телләрендә генә укыган Френ өле җитмәсә, гареп һөм фарсы телләрен дә укытып маташа1 Шуның өстене теләге булганнарга яһүд телен. Иран-фарсы һөм гарәп илләре тарихын һәм әдәбиятын да укыта Бу нинди гыйлөм-белем бирү булганлыгын шуннан үзегез аңлагыз инде'
үзен татар, чуваш, мордва халыкларының тормыш-көнкүрешен фәнни дәрәҗәдә өйрәнүче галим итеп таныта Ул чувашларның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын тикшеренү өчен махсус рәвештә чуваш телен өйрәнә -Татарлар — дип яза ул,—минем игътибарымны бик тиз җәлеп иттеләр Мин аларның дини йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен һәм гаилә тормышларын бик тырышып өйрәндем, шуларны кәгазьгә төшерә бардым» (Фукс К Казанские татары в статистическом и этнографическом отношении -Казань. 1844 стр 38)
И Хлнфиннец •Монеоиар ей mamap. nip турында Эбелгиш Баһадур хан тарихы* иСРМле хезмате
каршы чыга Ул болай дип яза: -Бу тәкъдимнең бөтенләй мәгънәсе юк Мин хәтта укымышлы шәхесләр җыелышында Император университеты студентларын татарларга укыту өчен бирү һәм шуны кемнәрнеңдер бердәм яклауларын һич аңлый алмыйм, бары тик гаҗәпләнәм генә Кызганыч, бу тәкъдимгә каршы бер генә тавыш та бирелмәгән Бу тәкъдимне кире кагарга кирәк-
И. Хәлфиннең күпьеллык мөгаллимлек һөм фәнни тикшеренү эшчәнлеге
буенча укый, танылган шәрык белгечләре аның фәнни-гыильми тикшеренүләренә
Шулай да университетта ун ел укыту дәверендә М Френ. немецларга хас эшчөнлек-үҗөтлек белән, нумизматика, гарәп филологиясе, археологиясе һәм шәрык палеографиясе өлкәсендә күп эшләр майтарып калдыра Билгеле булганча, ул Россиядә беренче фәнни-гыйльми гарәп белгече буларак таныла. Аның хакында П. С. Савельев болай дип яза -Френ Россия белән бөтенләй туганлашып беткән, үз фәненнән башка бернәрсә дә эзләмәгән, хәтта бик кызыксындырсын башка вазифа һәм урыннардан да баш тарткан* (Савельев П. С О жизни и ученых трудах Френа—СПб.. 1855. стр. 54) Нәкъ мене Казан университетында «ул Көнбатыштагы Германиядән килгән гадөти семитологтан Европада бары тик атаклы Сильвестер де Сасига тиңләрлек беренче дәрәҗәдәге гарәп телләре белгече булган*.—дип яза галим И Крачковский аның турында. (Крачковский И Ю Избранные сочинения. М-Л.. Т V 1958 стр. 5) М. Френ Казан университетының хезмәтләрен бик югары бәяли Казан укыту округы опекуны С. Руммовскийга бер хатында; -Шөрыкны төрле яклап өйрәнү юнәлешендә Казаннан да яхшырак урын юктыр*.—дип яза. Ул шәрык телләрен белмичә, үзләштермичә торып, даими эшләп булмаганлыгын аңлаган икән Шәрык телләре кафедрасында М. Френ лекцияләрен беренче булып тыңлаучылар Семен Кручинин. Федор Риттау, Иван Попов, Алексей Пятов, Сергий Гроздовский һәм Януарий Ярцевлар була. Алар арасында М Френның фәнни эзләнүләрен дәвам иттерүче Я. Ярцев (1792—1861) Россиядә иранистика фәненә зур өлеш кертүче булып таныла.
Казан университетында ун ел эшләгәннән соң. М Френ Петербургка китә һәм 1817 елның сентябрендә Фәннәр Академиясенең борынгы шәрык бүлегенә академик итеп раслана. Азия бүлеге музее ачылгач, аны карап-саклап торучы итеп билгелиләр. Ул анда шәрык кулъязмаларын өйрәнү белән шөгыльләнә, аларны тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара. Казаннан киткәч тә М Френ университет белән элемтәләрен өзми. Казан шәрык белгечләренә кулыннан килгән кадәр ярдәм ите. яңа шәрык кафедралары ачылуга да булыша Казан университеты тарихчысы Н. П. Загоскин аның хезмәтләре барлык фән дөньясының казанышы булып тора-.—дип яза (Загоскин Н. П. История Императорского Казанского университета —Казань. 1902. том I. стр. 224).
М Френның Петербургка күчеп китүе һәм Казан укыту округы попечителе М Магницкийның консерватив эшчөнлеге университетта шәрык фәненең үсешен күпмедер вакытка тоткарлый. Ул. 1819 елда инспекция- тикшерү үткәргәч, университетны фетнә оясы дип атый һәм аны -җимереп ташларга кирәк» дип таләп итә. Патша Александр Беренче аның рапортына: "Нигә җимерергә, төзәтергә мөмкин*.—диген тамга сала. Шуннан соң казарма режимына әверелдерелгөн Казан университеты күбрәк -монахлар орденына* охшап кала.
Магницкийның үҗәтләнеп тыкшынуы аркасында хөкүмәт, нинди дә булса яшерен сәяси оешмалар барлыкка килүне кисәтү максатыннан, профессорлар һәм укытучылардан кул куйдырып, «алар бернинди дә масон ложаларына һәм башка яшерен җәмгыятьләргә кермиләр» дигән ышаныч язуы ала. Магницкий чорында, ышанычсыз яки укытырга яраклы түгел дип табылып, университеттан унбер профессор куыла Укыту процессы да тамырдан үзгәртелә. Этнография фәне, -бары тик инородецларны тикшерү белән генә шөгыльләнә» дигән тамга сугылып, шулай ук ышанычсыз фән дип игълан ителә Махсус чыгарылган инструкция-кулланма шәрык телләре укытучыларны шәрык халыкларының күп гасырлык тарихларына һәм мәдәниятләренә кагылмаска мәҗбүр итә Күпсанлы күрсәтмәләр бары тик бер максатка гына яраклаштырыла. -азатлык ирек рухы ачыктан-ачык та. яшерен рәвештә дә православие чиркәве тәгълиматын йомшартмаска тиеш» диелә (Мельгунов —С. Из истории студенческих обществ в русских университетах 1907 стр 23-24).
Ориенталистика фәненең яңа үсеш чоры 1827 елда университет ректоры итеп фәнни эшләрне алдан күреп оештыру сәләтенә ия Н И. Лобачевский (1792—1856) сайлангач кына башлана. Фән дөньясында ул үзе күбрәк нәэвклид геометриясенә нигез салучы буларак билгеле, әмма аның тулаем гуманитар фәннәрне, шул исәптән шөрыкны өйрәнүне үстерүгә керткән өлеше дә чиксез зур Атаклы шәрык бүлегенең (1835—1855) аякка басуы һәм үсеше нәкъ менә аның эшчөнлегеннөн аерылгысыз.
Аның катнашында 1828 елда шәрык телләре кафедрасы икегә бүленә
татар-төрек телләре кафедрасы (анысын И Хәлфин җитәкләргә тиеш була, әмма ул вакытсыз үлеп китә) һәм гарәп-фарсы телләре кафедрасы, аны Ф И. Эрдман (1793—1863) җитәкли, аны бу вазифага М Френ тәкъдим итә Френ мәктәбен үткән Эрдман гарәп һәм фарсы телләрен укытудан тыш шәрык илләренең борынгы тарихы һәм нумизматикасы буенча да лекцияләр укый, университетте шәрык телләрен укытуны киңәйтү турында чыгышлар ясый Иранның иң борынгы чорыннан XIX гасырга кадәр булган тарихы, гарәп әдәбияты тарихы фәннәрен ул. нигездә латин һәм немец телләрендә укыта Эрдман төрле фәнни җәмгыятьләрнең—Париждагы Азия җәмгыяте Копенгагендагы борынгы төньяк җәмгыяте Мәскәүнең борынгы рус тарихы җәмгыяте Курляңдиянең тел-әдәбият һәм сәнгать сөючеләре җәмгыяте әгъзасы була
Шул елда ук татартөрек телләре кафедрасына Мирза Касыйм улы (Александр) Казем-Бәк (1802—1870) эшкә килә 1826 елны христиан динен кабул иткәч, аңа Александр исемен кушалар Россиядәге ориенталистика фәненең күтәрелеш чоры аның исеме белән бәйләнгән Казем-Бәк бик тирән мөселман һәм Европа белеме ала. Европаның галимнәре белән таныш була Укыту округының яңа попечителе Н М Мусин Пушкин үзенең 1831 елдагы тәкъдимнәренең берсендә аның турында менә нәрсәләр яза «Казан университетына Казем Бәкнең килүе бәхет булды, гарәп, фарсы, төрек татар телләре белгече, соңгы өчесендә иркен сөйләшә, шул телләрне грамматик һәм синтаксик кагыйдәләргә туры китереп укыта, гарәп һәм фарсы әдәбиятын белеп кенә калмый, ул фәннәр турында Европа язучылары әсәрләре белен, бигрәк тө инглиз әсәрләре белән яхшы таныш, ул телдә сөйләшә һәм яза. рус телен белә, шулай ук иркен сөйләшә һәм укыта*
Казем-Бәк әле 1829 елда ук Бөекбри гания короле Азия җәмгыятенең әгъзасы итеп сайлана Аны күп мәртәбәләр Көнбатыш Европага эшкә чакыралар. Шул ук Мусин Пушкинның мәгариф министрына шәхси хатларының берсендә ул -Тәкъдимнәремдә әйтелгән сәбәпләргә өстәмә рәвештә аңа адъюнкт дәрәҗәсе бирүне соравымны раслаучы тагын бер хәбәр шулдыр— Казем Бәк әгъза булып торган Лондон Азия җәмгыяте аны Лондонга күчеп килергә чакыра Бу хәбәр миңа рәсми булмаган чыганаклар аша килеп иреште Мин Казем Бәкне Казанда саклап калуны бик тө телим чөнки ул магометаннарны укыту өчен аеруча файдалы булачак-
КаземБөк бик тө үзенчәлекле шәхес була Ул ачык зиһенле искиткеч ораторлык сәләтенә ия, укытуда һәрвакыт камил методика куллана Аның замандашларыннан берсе -Казем-Бәк дөресләренә хәтта башка кафедра студентлары да иөри иде-.—дип искә ала (Казанские вести 1891. N 66) Ул хезмәт сөючөнлеге. төгәллеге, зыялылыгы һөм тирән белеме белән аерылып тора Төрек татар грамматикасын ул үзенең Демидов премиясенә лаек булган хезмәтеннән укый, бу хезмәт төрек һөм татар телләре укытыла торган барлык училищелар, гимназияләрдә зур абруй казана
1832 өлда ректор Н И Лобачевскийның зур ярдәме белән А К, КаземБөк редакциясендә һөм аңлатмалары кертелеп -Кырым тарихы* (кульязма татар телендә) басылып чыга Аны әле 1826 елда ук И Хәлфин сатып алган була -Әссабас Сәйяр яки Җиде планета* дигән ул әсәрне тарихчы Мөхөммөд Сөед Риза иҗат иткән Кырым ханнарыннан атаклы җидесе хөрмәтенә Сөед Риза әлеге тарихны шулай атаган Бөек математик Н И Лобачевский Мөхөммөд Сөед Риза иҗатын өйрәнү өчен оештырылган Советның башында шәхсән үзе торган Бу хезмәтне эшкәрткәндә зур кыенлыкларга очрарга туры килә Казем-Бәк әсәрнең авторы турында мәгълүматлар туплар өчен Әстерхан. Таврия, Уфа. Казан мөфтиләре белен хатлар алыша Ул -Дербент намә- кулъязмасын эшкәрткәндә дө мөселман кануннары тупланган -Мөхтөсерель викгает* ягъни «Кыскартылган викгает* дигән капиталь хезмәтне бастырып чыгарганда да үз вафизасына бик җитди карый, дистәләрчә вариантларын чагыштыра һөм манускриптлардагы йөзләрчә хаталарны төзетә, чыганакларның үзләрен генә түгел, ө соңгы тикшеренүчеләрнең дө хезмәтләрең тәнкыйди күзлектән карап өйрәнә тикшерә
Казем Бөк рус тарихы өчен шәрык телләрен өйрәнүнең мөһимлеген искәртә килә Ул ■ руслар өчен шәрык телләрен өйрәнүнең әһәмиятле икәнлеген Европа белгечләре дө әйтә*.—дип яза (Казем-Бөх А К О появлении и успехах восточной словесности в Европе и упадке ее в Азии
Журнал Министрства народного просвещения 1836, № 8, стр 248) Күрәсең, ул патша хөкүмәтенең шәрык гыйлеменә булган чын мөнәсәбәтен күз алдында тоткандыр, -русларның шәрык телләре белән кызыксынуы бик кечкенә» дип борчыла ул шул ук язмасында
Казем-Бәкнең тикшеренү лабораториясендә сакланып калган чыганакларга карап бәяләгәндә шуны билгеләп үтәргә кирәк, борынгы заманнарда фарсы телле ыру-кабиләләр яшәгән төбәкләрдәге тарихи-мөдәни тормышны өйрәнүнең төп чыганаклары мондый булган: Иран чыганаклары (Авеста, чей язулары, мифология, эпос. «Шаһ-намә» һәм Иран тарихчыларының әсәрләре), яһүдиләрнең һәм христианнарның изге китабы—Тәүрат, грек-юнан чыганаклары, Византия тарихчыларының һәм Европа галимнәренең мәгълүматлары. Казем-Бөк, зенд теле санскритның бер сөйләше—ул, Зороастра турындагы мәгълүматлар шикелле үк. Иранга Һиндстаннан кертелгән, дигән, XIX гасыр башында кабул ителгән фикерләр белән килешмәгән Бу уңайдан ул болай яза: «Фән алдында һәм санскритның борынгылыгы каршында тез чүгеп, бу өлкәдә Гумбольт. Гримм һәм башка белгечләрнең дә фикерләренә һич тә шик төшерергә кыймыйча, шулай да без үзебез бер хакыйкатьне әйтергә җөрьәт итәбез санскритлык, халыклар һәм патшалыклар аша сикереп, берничек тө Европа уртасында пайда була алмаган» (КаземБек А К. Персидская литература —НА РТ, ф 1186 (фонд Казем-Бека), on /, ед. хр, 14, л.л. 1-2).
В Бартольд исә Казем-Бәкнең тарих укытуны телләр укытуга караганда җитдирәк эш итеп тануын искәртә Казем-Бөк: “Шәрык тарихы рус галимнәре тарафыннан бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән»,—ди.
Шәрык бүлегендә тәрбияләнгән төрек татар кафедрасы профессоры И Н Березин (1813—1896) Казем-Бәкнең шәкерте булган Ул. Н. И. Лобачевскийның ярдәменә таянып шәрык тарихи кулъязмаларын җыю һәм бастырып чыгару өлкәсендә гаять зур эш башкара. Укыта башлаганчы, Кавказ арты, Иран һәм Сүрия якларында өч еллык сәяхәттә йөреп кайта.
1845 елда Петербургта булып, И. Березин башкала китапханәләрендә саклана торган төрек татар кулъязмаларының тәфсилле тасвирламасын эшли. (Березин И Н Описание турецко-татарских рукописей, хранящихся в Петербургских библиотеках —ЖМНП 1846—1849 Отдельное издание—СПб, 1850) Казанда И Березин -Библиотека восточных историков» ("Шәрык тарихчылары китапханәсе») дигән басма чыгара башлый, бу эш шәрык тарихчылары һәм елъязмачыларының монголлар һәм аларның Көнбатышка яу чабулары турындагы хезмәтләрен бергә туплап-тасвирлап Россиядә бастырып чыгаруның беренче омтылышы була. Асылда мөстәкыйль фәнни әһәмияткә ия булган әлеге хезмәтне төзү, филологик һәм тарихи искәрмәләр язу эшенә Казанның иң яхшы ориенталистлары җәлеп ителә, алар арасында беренче бурят галиме Доржи Банзаров та була. Березин Европада беренчеләрдөн "Монгол тарихы»ның тулы тәрҗемәсен бастыра (Сборник летописей История монголов, сочинение Рашид-Эддина Введение о турецких и монгольских племенах Труды Воосточного отделения Русского археологического общества (дале ВОРАО) ч, V, 1858 (перевод), 1860 (персидский текст): Рашид-Эддин История Чингиз-хана от вошествия на престол до кончины. Труды ВОРАО, ч. XV, 1888). Бу хезмәтләр XX гасыр уртасында академик басмалар дөнья күргәнчегә кадәр әһәмиятләрен югалтмаганнар.
И Березин -Дополнение к тюркской грамматике». -Внутреннее устройства Золотой Орды по ханским ярлыкам», Очерки внутреннего устройства Улуса Джучиева» һ. б. хезмәтләрен дә чыгара
Университетта өченче булып 1833 елда монгол кафедрасы ачыла, ул бик тиз төп кафедрага өйләнә, Европада беренче һәм бердәнбер монгол теле һәм әдәбияты фәннәре кафедрасы була. Кафедраны оештырганда белгечләр һәм уку әсбаплары белән бәйле кыенлыклар да килеп туа. Россиядә монгол телен сөйләшерлек дәрәҗәдә белүчеләр булса да. алар югары белемле һем тиешле фәнни-методик әзерлекле булмыйлар Бераз соңрак академик Я И Шмидт белән Н Я Бичуринның язган хезмәтләре генә бу җәһәттән тиешле таләпләргә җавап бирә ала. Әлеге кафедраның күренекле җитәкчесе вазифасын, шәрык бүлеген 1854—1855 елларда Санкт-Петербург университетына күчергәнче, О М Ковалевский (1800—1878) башкара Ул хаклы рәвештә Россиядә монгол тарихы һәм мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы булып санала Монгол кафедрасын ачу кирәклеген дәлилләп. Н И Лобачевский Россиянең Монголия
белән күршелеген һем монгол телен өйрәнүнең бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртачагын күрсәтә
Патша хөкүмәте монгол теле укытучысын чит илдән чакыртып китертергә тәкъдим итә. ләкин Н Лобачевский алдан ук Монголия чик буйларына Казан университетының иң сәләтле студентларын җанлы монгол телен өйрәнергә һәм монгол әдәбиятын туплап кайтырга җибәрә, соңыннан шулар монгол кафедрасының төп көчләренә әверелә О М Коөалевскийның кандидатурасы да ректорның үзе тарафыннан тәкъдим ителә Ковалевскийга юлдаш итеп университет студенты А В Попов (1808—1880) җибәрелә Ә профессорлар В Я Булыгин белән Ф И Эрдман сәяхәткә китүчеләр өчен күрсөтмә- кулланма төзеп бирәләр
Шул рәвешле, университет студентлары, монгол телен өйрәнергә керешәләр Аларга бу эшләрендә Казан университеты белән күптәннән багланышта булган, монгол телен яхшы белүче А В Игумнов булыша Ковалевский белән Попов аның ярдәмендә үзләренең монголча-русча сүзлекләрен төзи башлый А. Игумнов сәяхәтчеләргә Пекинда 1817 елда нәшер ителгән монгол законнар җыелмасыннан өзекләр һәм Гэсөрхан турындагы риваятьне үзләре белән алырга киңәш итә Ковалевский белән Попов монгол телле һәм тибет телле кабиләләрнең яраткан халык әсәре Гэсериаданы беренче тирөнтен өйрәнүчеләр һәм рус теленә тәрҗемә итүчеләр була
Монгол теле грамматикасы һәм монголча-русча сүзлек төзегәндә авторларга кытай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм теле белеменә Россиядә башлап нигез салучы Н. Я. Бичурин (1777—1853) зур ярдәм күрсәтә
Ковалевский белән Попов монголларның XVII гасырда елъязмачы Саган Сэцэн (Чәчән) төзегән «Эрдэйниин Тобчи» ( Кыйммәтле риваят») дигән тарихи әсәренең күчермәсен ала һәм аны рус теленә тәрҗемә итә
1829 ел башында О Ковалевскийга Төньяк Монголиягә сәяхәт кылырга җай чыга, ул үзе бу хакта -Казанский вестник-та мәкалә дә язып бастыра (Ковалевский О М Поездка из Иркутска в Ургу Казанский вестник -1829- Ч 27. кн. 11-12, стр. 186-188) Коөалевскийның Байкал арты бурятлары һем бурят хатын-кызлары турындагы хатлары һәм язмалары да кызыклы Ул бурятларның руслар белән якынаю-аралашу процессында үз хуҗалыкларында тормыш-көнкүрешендә һәм мәдәниятендә килеп туган үзгәрешләрне күрсәтеп китә, аларның социаль тигезсезлекләре монгол ярлыларының хокуксыз хәле турында яза. бурят монгол халыкларын агартуны яклап чыга, -дала балаларының акылына һәм йөрәгенә аң-белем алырга теләү тойгысы үтел керә башлаган икән» дип искәртә.
Бурят-монголлар арасында биш елга якын яшәп. Ковалевский белән Попов монгол, кытай, маньчжур һәм башка телләрне бик яхшылап өйрәнәләр Аларның телләр белүен сынап караган Я. И Шмидт -Миңа Казан университетын һәм ватаныбызны шундый искиткеч өметләр уятырлык ике яшь кешегә ия булулары белән котларга гына кала».—дип яза
1833 елда О М Ковалевский Европаның югары уку йортларында беренче мәртәбә К Бабановский. А. Некрасов. Л Ибраһимов кебек студентларга монгол телен укыта башлый Бөр үк вакытта монгол теле дәресләре Беренче Казан гимназиясенә дә кертелә, анысын А В Попов алып бара
1833/34 уку елында О Ковалевский монгол теленең үзе төзегән кыскача грамматикасы һәм Я Шмидт грамматикасы буенча лекцияләр укый Кытай, Монголия, Һиндстан һәм Тибеттәге буддизм тарихы турында монгол әсәрләреннән өзекләргә искөрмө-аңлатмалар бирә, монгол әдәби теле белән сөйләм теле арасындагы грамматик аерымлыкларны аңлата 1838 елда ул үз язмалары буенча монгол тарихын һәм әдәбиятын да укыта башлый Попов исә монгол һәм татар телләренең чагыштырмача грамматикасын укыта, үзе төзегән хрестоматиядән монгол теленнән рус теленә тәрҗемәләр белән шөгыльләнә Алар икәү бергә университет гимназия һәм Духовная академия өчен монгол теле һәм әдәбияты буенча уку-укыту әсбаплары да төзел бирәләр Поповның күп хезмәтләре арасында монгол телеңдәге беренче арифметика дөреслеге дә кызыклы, ул гимназияләргә бурят училищеларына һәм шәхси йортларга таратыла Ковалевский исә. дөреслек һәм ярдәмлекләрдән тыш. гимназия белән университет өчөн монгол теле программасын да төзи 1836 елда -Распределение преподавания монгольского и начала тибетских
языков в Первой Казанской гимназии» дигән хезмәтен нәшер итә.
Казандагы монгол белеме галимнәре монгол тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм теле белемен үстерүнең теоретик-мотодологик нигезе ител комплекслы өйрәнүне алга сөрә Ковалевский «телчеләр. шагыйрьләр, философлар, археологлар, тарихчылар өчен нинди мөмкинлекләр ачыла! Чиксез бай табигатьтә никадәр серләр саклана!—дип сокланып яза Халыклар үсешенең тарихи юлларын ачыклау өчен тел белүнең әһәмияте турында А. Попов та яза "Халык белән якыннанрак танышу өчен аның телен белергә кирәк Халыкларның килел чыгышын һәм таралуларын күбесенчә фаразлауларга нигезләп кенә тел белеменнән башка бик гади нәтиҗәләр ясауга урын булмаска тиеш» Бу ике галимнең дәлилләре А Бобровников. В Васильев. Д Банзаров. А Позднеев. Н. Катанов кебек галимнәр тарафыннан гамәли тормышка ашырыла килә
1836 елда Троицк-Савск мәктәбе укытучысы, тибет һәм монгол телләрен яхшы белүче Галсан Никитуев шәрык телләрен өйрәнү өчен дүрт бурят малаен Казанга алып килә Шуларның бары тик Доржи Банзаров дигәне генә, барлык кыенлыкларны ачлык ялангачлыкны җиңеп. Казанда башта гимназиядә, аннары университетта укуын дәвам иттерә ала.
1846 елны Казан университетын тәмамлагач, ул Байкал артына кайтырга һәм. хәрби хезмәткә мәҗбүри алыну нигезендә, казак улы буларак, егерме биш ел солдат хезмәте үтәргә тиеш була Д Банзаровны казаклыктан йолып алу өчен көрәш башлана Аңа фән белән шөгыльләнүне рөхсәт итүләрен Н И Лобачевский үзе һәм университетның башка профессорлары үтенеп сорый Дәүләт советы егетне хәрби хезмәттән азат итә. ләкин фәнгә юлын да яба, Банзаровны Көнчыгыш Себер генерал-губернаторының махсус йомышларын үтәүче чиновник итеп билгелиләр. Д Банзаров турында тарихчы В Григорьев «Ул Европа университетларының теләсә кайсысында доктор башлыгын намус белән киеп йөри алыр иде»,—дип яза Д Банзаров «Черная вера или шаманство у монголов» дигән кандидатлык диссертациясендә үк үзен җитлеккән галим итеп күрсәтә. Университет галимнәре Россия халыклары арасыннан галим бурят үсеп чыгуы белән Европа алдында горурланып йөриләр. Әмма патша Россиясе аның талантын да, тормышын да һәлак итә Ул 1855 елда нибары 33 яшендә вафат була. -Отечественные записки» журналы Доржи Банзаров йөзендә «хәзерге фән иң файдалы хезмәткәрен, иң үткен акыллы тикшеренүчесен югалтты- дип язып чыга (Отечественные записки — 1855—Сентябрь—Стр 83)
Казан университетында һәм гимназиядә монгол телендә практик дөресләрне унбиш ел буе алып барган Галсан Никитуев үзе дә шундый ачы язмышка дучар була, аның казаклыктан чыгаруны сорап язган үтенече кире кагыла.
Монгол теле белән бергә тибет, кытай, санскрит телләрен яхшы белүче галим казанлы В П Васильев (1818—1900) була. Ул Үзәк һөм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә ун ел дәвамында сәяхәттә йөри Теге яки бу телнең грамматик төзелешен һәм лексикасын тирөнтен үзләштерергә тырыша монгол телендә сөйләшергә шундый осталыкка ирешә ки, хәтта монголлар үзләре дә аның бернинди акцентсыз һәм чиста-саф сөйләшүенә таң кала
Шулай итеп, без монгол тарихын, мәдәниятын. әдәбиятын һәм телен өйрәнүнең комплекслы алып барылганлыгын күрәбез. Галимнәрнең тикшеренүләре монгол халыкларының (бурят, калмык һ. б.) теле, этнографиясе, әдәбияты, географиясе дине һәм тарихына караган була Бу халыкларны этник төркемнәргә аеру да Казан галимнәренең казанышы, шул халыкларны фәнни нигездә өйрәнү, алар өчен мәктәпләр ачу, уку-укыту әсбаплары һәм программалар төзү эшендә аларның роле гаять зур.
Шәрык бүлегенең алга таба киңәюе кадрларның педагогик һәм фәнни дәрәҗәләренең үсешенә карап алып барыла 1837 елның май аенда. Россия университетларыннан беренче буларак. Казан университетында кытай кафедрасы да оештырыла, аның җитәкчесе итеп Кытайда рухани миссионерлыкта ун ел яшәп кайткан архимандрит Д Сивиллов билгеләнә 1844 елның апрелендә кафедраны кытай Һәм маньчжур теле-өдөбияты белгече профессор И. Л Войцеховский (1793—1850) җитәкли башлый Ул да шулай ук Кытайда, андагы ярлыларга ярдәм күрсәтеп, ун ел яши. рәхмәтле кытайлылар аңа үзе исән вакытта ук һәйкәл куялар Войцеховскийдан соң кафедра В П Васильев
кулына күчә, ул кытай һәм маньчжур телләреннән лекцияләр укый, аңа бу эшкә А Сосницкий белән АбуКәримов булыша
Үзенең күзәтүләре һәм тикшеренүләре Кытай чыганакларын җентекләп өйрәнүе нигезендә В П Васильев. Россиядә беренчеләрдөн булып. Кытай һәм буддизм турында тарихи-географик хезмәтләрен яза (Центарльная Азия и главные хребты гор в китайских владениях ЖМНП 1852. отд II ч XXIII; Описание Маньчжурии Записки Императорского Русского географияческого общества 1857 кн XII: О реках, впадающих в Амур Там же. О существовании огнедышащей горы в Маньчжурии Вестник геогрфического общества, 1855. кн. 5)
Шәрык бүлеген төзеп бетерү анда әрмән теле һәм санскритология кафедралары оештыру белән төгәлләнә Алар икесе дә 1842 елда ачыла, юкса әрмән теле кафедрасын ачу турында карар 1839 елда ук кабул ителсә дә, кафедра өчен профессор эзләү озакка сузыла. Ул кафедрага килергә теләүчеләр арасында Мәскәү университеты һәм Лазарев шәрык телләре институты укытучысы Тиграниан. бертуган Арзаковлар. коллежский асессор (патша Россиясендә 8 нче гражданлык дәрәҗәсе) Бероев һәм әрмән әдәбиятына нигез салучы Хачатур Абовян да була Казан укыту округы попечителе, кемне сайлап алырга белмичә министрлыкның конкурс оештыруын үтенә Академик М Френ исә Дерпт профессорлар институтын тәмамлап Лобачевскийның ризалыгы белән әзерлек үтәр өчен бер елга Петербургта калдырылган С И Назарьянцны (1812—1879) тәкьдим итә 1846 елның 19 маенда университетта С Назарьянц магистр дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый Әрмән теле һәм әдәбиятына Россиядә багышланган беренче диссертация була ул. 1849 елның 6 мартында яшь магистр -Рудаки. Дакики һәм Фирдәүси- дигән темага докторлык диссертациясен дә яклап өлгерә (Диссертациянең кулъязмасы Петербургта тарих архивында саклана) Һәр ике диссертация ориенталистлар тарафыннан югары бәяләнә Соңгысында профессор шәрык дөньясының да борынгы классик дөнья дип йөртелгән чордан фән өчен һич кайтышсыз, игътибарга лаек икәнлеген раслый
С. И Назарьянц әрмән теле кафедрасының максат һәм бурычларын «өлегө кадәр монастрь хөҗрәләрендә генә сакланып ята торган әрмән әдәбияты җәүһәрләрен фәнни дөньяга таныту әрмән истәлекләре аша шәрык тарихының караңгы якларын яктыртуда» күрә
Санскрит кафедрасын Һиндстан тарихын һәм әдәбиятын тикшерүче галим П Я. Петров җитәкли Ул Һинд эпосы җәүһәре булган -Махабхарата-ны рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле Шуның өстенө ул фидакарь нәшир дә була Казанга Берлиннан санскрит хәрефләре (шрифты) кайтарта •Санскрит антологиясе-ндә үзе тәрҗемә иткән -Рамаяна» белән -Махабхарата-дан элек Россиядә һәм Европада билгеле булмаган тагын тугыз һинд шагыйренең иҗатыннан үрнәкләр урнаштыра (Петров П Гьята Карпараль или разбитый сосуд —Казань. 1844 его же -Санскритская антология- —Казань 1846 отд I)
Шәрык бүлегенең логик-фәнни камиллеккә ирешүе 1843 елда шәрык каллиграфиясе (матур язуы) курсын кертү белән төгәлләнә Аны укытырга махсус белеме булмаса да. тумыштан талантлы татар мәгърифәтчесе галим М Г Махмудов (1824—1891) чакырыла
Болардан тыш. Н. И Лобачевский һәм университет Советы тибет һәм яһүди теле кафедралары да оештырырга ниятлиләр Шул ук елны университет каршысында шәрык телләре институты ачу проекты да төзелә Әмма бу матүр башлангычлар тормышка ашырылмый кала
Болар барысы да Н И Лобачевскийның егерме еллык ректорлык чорында шәрык тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм теленең фәнни мәктәбен үстерүгә никадәр көч куйганын, аңа зур игътибар иткәнлеген раслый
Берлин. Вена. Лондон. Париж кебек гыйльми шәркый дөнья үзәкләре Казан галимнәренең уңышларын сөенеп тә. көнләшеп тә күзәтәләр
Казан университеты әкренләп үз галимнәре хисабына ныгый-көчөя Бу хакта Н И. Лобачевскийның Казан укыту округы попечителе М Н Мусин Пушкинга хисап төсендә язып биргән язмасында ачык әйтелә Аны Мусин Пушкин үзгәртмичә диярлек халык мәгарифе министрына хат итеп юллый Без дә тәрҗемә итмичә генә шул хаттан бер өзек китерәбез Менә ул -Мы имея в своем распоряжении природных учителей для восточной слоеестности.
особенно в Казани и Астрахани, и всевозможные способы к приобретению неизвестных в Европе рукописей, выписываем за дорогую цену учеников Саси из Парижа и делаем их профессорами той словестности. которой они у нас учиться долженствовали Иностранцы, выучившиеся восточным языкам по книгам, не только говорить, основательно учить, разбирать даже рукописи не могут» (Письмо Мусина-Пушкина к министру народного просвещения - ЦГИА РФ ф 733. оп 40. ед хр 86. л. 2).
Лобачевскийның иң зур казанышы—профессорларукытучылар һөм студентларның күпмилләтле булулары Ул мәгөриф министрына: -Шәрык телләре укытылган университет һәм гимназиядә укучылар яхшы уңышларга ирешсеннәр өчен укытучыларның үзләренең иранлы, татар, төрек булулары мәслихәт, әгәр мөмкин икән—алар Европа белеме белен шәрык телләрен һөм теоретик, һәм практик белүләрен берләштергән булсын иде»,—дип яза
Н И. Лобачевскийның кадрлар мәсьәләсендәге әлеге сәясәте нәтиҗәсендә университетта да. гимназиядә дә укытучы телчеләр мондый була руслар—Н. Жуков. Н Крашенинников. М Навроцкий, М. Первухин, татарлар—берничә буын Хәлфиннәр, Ә Даминов. С. Мортазин. Нури һәм Әхмәт Абдусаттаровлар. М Махмудов: бурятлар—Г Никитуев белән Д Банзаров. аннары Мәккәдән Әхмөд- Бен Хәсән, Мазендараннан Хаҗи Мир Абуталиб Мир-Мөэминов, Әстерхан татары Н Сонин (христиан диненә күчкәнче—Ибраһим Багиров), иранлы Сөед Алиев, Дербенттан Абдусаттар Казем-Бәк (Александр Казем-Бөкнең туганы), Истанбулдан (Константинопольдөн) Хаҗи Осман Кутлуши. Кытай мөселманы уйгур Абу-Кәримов Әле тагын укытучылар һөм студентлар арасында моннан тыш әрмәннәр, поляклар, немецлар,яһүдиләр һөм башкалар да була.
Шулай итеп. Лобачевский шәркый фәннәрнең үсешенә зур йогынты ясап кынакалмаган,ә төрле халык вәмилләт вәкилләрен сайлап алуда, эшкә
тартуда, тәрбияләп үстерүдә дә турыдан-туры катнашкан. Аның алдынгы профессорлар белән берлектә Д. Банзаров һәм Г Никитуевны казаклыктан йолып алырга куйган тырышлыклары турында әйтеп үткән идек инде
Югарыда телгә алынган М Мөхмүдовның да язмышы күңелсез була
Аның мәсьәләсе буенча университет Советы белән хөкүмәт Сенаты арасында язышу алты елга сузыла. Татарстан Республикасы Милли архивында кызыклы бер документ—Увольнительный вид- саклана. Ул 1842 елның 19 августында Мөндәл волость идарәсе тарафыннан Мөхәммәд-Гали Мөхмүдовка бирелгән булган Шул документ нигезендә, аңа нәкъ бер елга «Россия империясенең төрле шәһәр вә авылларына» чыгып йөрү хокукы каралган. Хәйбулла хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте М Мөхмүдов инде унсигез яшендә үк гарәп, фарсы, төрек телләрен бик яхшы белгән. Аның каллиграфик (сәнгатьчә матур язу) сәләтен профессор Казем-Бәк абайлап алган һөм укыту округы попечителенә хат юллаган Махмудов,—дип язган ул,—биредәге мөселманнардан, ул Казандагы иң яхшы мәктәпләрнең берсенең шәкерте аның күрсәткән үрнәкләренә караганда үзенең яшьлегенә дә карамастан. гаҗәеп сәләте белән университетка да, беренче гимназиягә дә зур файда китерәчәгенә шикләнмәскә мөмкин» 1843 елның 25 гыйнварында мәгариф министрлыгы Мөхмүдовны гарәп, фарсы һөм төрек-татар каллиграфиясе укытучысы вазифасына алырга ризалык бирә, әмма егет, университетта 1842 елдан бирле эшләп килгән булса да. штатка алынмаган Моның сәбәбе М Мөхмүдовка бирелгән -Увольнительный вид»ның вакыты 1843 елның августында чыгуында була Егетне ясаклы крестьяннар катлавыннан йолып алу артыннан ректорлар—башта Н И Лобачевский, аннары И М Симонов үзләре шәрык факультеты деканы А. Казем-Бәк тырышып йөри Тамчы тама-тама ташны тишә Бары тик 1849 елның 18 июнендә генә Сенат указы белән М. Г Мөхмүдов ясаклы крестьяннар катлавыннан азат ителә һөм укыту бүлегенә хезмәткә раслана А. Казем-Бәк Н. И. Лобачевскийга юллаган үтенечендә М. Мәхмүдовны бүләккә тәкъдим итә. ул «бернинди түлөүсез-нисез шулкадәр күп эшләп шулкадәр күп файда китерде ки, мин аның хезмәтен һөм тырышлыгын тәкъдир итәргә югарыга җиткерергә кирәк дип саныйм» дип яза Лобачевский да М. Мәхмүдовны алтын медаль белән бүләкләү турындагы үтенечне хуплый Әмма бүләклиләрме соң -инородец басурманны»9!
Н И Лобачевский Оренбургтагы Неплюев кадет корпусын тәмамлаган Салихҗан Бикташ улы Кукляшев (1811—1864) язмышына да битараф калмый 1930 елда бер үк вакытта Кукляшев Казанның беренче гимназиясендә шәрык
телләрен ә университетта медицина фәнен өйрәнә Әмма тиздән ул анатомия дәресләренә җирәнеп карый башлый һәм бик җитди авырып китә Ректор Лобачевский аның сәламәтлеге белән үзе кызыксына -Кукляшев, чынлап та. гомуми нерв йомшаруы белән авырый Күз карашлары сүнгән, пульсы тизләтелгән һәм йомшак, тын алуы кыенлашкан —дип яза ул
Салихҗан Кукляшев. медицина дәресләренә йөрүен туктатып, тулысынча шәрык телләрен генә өйрәнергә карар кыла 1834 елны ул. Лобачевскийның турыдан-туры ярдәме белән, шәрык бүлегенә күчәргә рөхсәт ала Уку дәверендә Кукляшев бары тик яхшы һәм бик яхшы билгеләргә генә укый 1836 елда университетны тәмамлаганда ук аңа кандидатлык дәрәҗәсе бирелә (бу дәрәҗә университет тәмамлаучыларга, кагыйдә буларак, берничә имтихан һәм язма эш тапшырганнан соң гына бирелә торган була). Эшкә кергәндә андый кешеләргә унынчы класслы хезмәт вазифасына хокук каралган Кукляшев кандидатлык дәрәҗәсенә татарлардан беренчеләрдән лаек була
Революциягә кадәр университет эшчәнлеген өйрәнүчеләр XIX гасырда Казанда шәркый фәннәр буенча тупланган уңышларның төп сәбәбен шәһәрнең географик урнашуына, ягъни Европа белән Азия чигендә булуына гына кайтарып калдыралар Шуның белән алар Мөскәү һәм Харьков университетларының шәрык кафедралары эшчөнлегендә XIX гасырның утызынчы елларындагы уңышсызлыкларын аклап аңлатмакчы булалар. Казан университетының уңышларын географиягә генә бәйләп карау ориенталистларның җентекле методик оештыру эшләрен, ректорлар Н И Лобачевский белән И М Симоновның акыллы җитәкчелеген, шулай ук Казанда элек-электән шәрык традицияләренең нык нигезле икәнлеген күрмәү булыр иде
Казан университеты китапханәсендә, төрле мөмкинлекләрдән файдаланыл шәрык кульязмалары һәм басма чыганаклар бихисап тупланган "Университетның ректоры һәм китапханәчесе Лобачевский» дип хатларына кул куя торган галим һәм җитәкче, кирәкле әдәбиятны алдыру максатыннан торле шәрык шәһәрләрендә хәбәрләшеп тору пунктлары оештыруны хуп күргән Китапханә бигрәк тә чит илләргә сәяхәт кылган галимнәр җибәреп торган әдәбият хисабына байый килгән. Мәсәлән, Кытайда булган В П Васильев бер 1842 елда гына да Казанта 2737 томнан торган 849 исемдәге әсәр җибәргән' Кавказ Гыйрак Иран, Сүрия. Фөләстин. Мисыр. Төркия кебек илләргә сәяхәт ясаган галимнәр И Н. Березин. В Ф Диттельлөрдө (1842—1845) шәрык илләре тарихы һәм географиясенә кагылышлы баи материал алып кайткан, алар борынгы язуларның күчермәләрен кырыклап план-схема һәм өч йөз рәсем дә төшереп алганнар
Шөрыкны университетта борынгы язма истәлекләр аша гына өйрәнмәгәннәр Китапханә Каһирә. Төһран. Истанбул Вена. Париж һәм башка шәһәрләрдән даими рәвештә гаэет-журналлар һәм өр-яңа фәнни әдәбиятны яздырып алып торган Аңа Бөекбритания белән Ирландиянең Король Азия җәмгыятьләреннән. Даниянең борынгы төньяк җәмгыятеннән до басмалар килгән
Шәрык кафедралары Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш галимнәре уку йортлары белән дә даими элемтәдә булган Казан университеты үз галимнәренең хезмәтләрен Европадагы утыз җиде университетка җибәреп алыш биреш итеп торган. Университет типографиясендә лекция каталоглары, укыту программалары фәнни күзәтүләр, уку ярдәмлекләре, гыйльми әдәбият нәшер ителгән, алар Россия. Австрия. Англия. Германия. Португалия, Франция, Швеция кебек илләрнең фәнни һәм укыту үзәкләренә дә җибәрелеп торган
Казан университетының шәрык бүлеге халыкара хезмәттәшлек итү үзәкләренең берсе булган, дип әйтсәк, бер дә арттыру түгелдер
КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ философия факультетының шәрык бүлеген 1854 55 уку елына Санкт Петербургка күчерү, шөрыкны өйрәнүне шунда үзәкләштерү чаралары үткәрү шәрык телләрен укытуның гомуми күләменә һәм сыйфатына да. Казан ориенталист ларының тикшеренү эшчәнлегенө дә XIX гасырның икенче яртысында тискәре йогынты ясамый калмаган, әлбәттә Әмма объектив тарихи географик шартлар һәм бигрәк тә XIX гасырның беренче яртысында барлыкка килгән фәнни тикшеренү традицияләре шәркый фәннәр өлкәсендәге эзләнүләрнең тотрыклы дәвам ителәчәгенә алшарт булып торган
Галимнәрнең гарәп, бигрәк тә ислам һәм төрки дөнья турындагы фәнни хезмәтләре Казанда да бу юнәлештә шактый гына тикшеренү эшләре алып барылганлыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирә Г С. Саблуков (1804— 1880), Н И Ильминский (1822—1891). М Г Махмудов, И М Холмогоров (1818—1891), И Ф Готвальд (1813—1897). В В Радлов (1837-1918), Е. А. Малов (1835—1918). Шиһабетдин Мөрҗани (1818—1889) Каюм Насыйри (1825—1902) Н Ф Катанов (1862—1922). И А. Бодуэн де Куртенә (1845— 1929) һәм башка галимнәрнең нәтиҗәле эшчөнлекләре дәвам иткән
XIX гасыр уртасында Казан университетының гарәп һәм фарсы телләре ординар профессоры И. Ф Готвальд була. 1849 елдан алып аның бөтен гомере Казан белән бәйләнгән. Хәтта шәрык бүлеге Санкт-Петербургка күчерелгәч тә, ул университетны, аның китапханәсен ташлап китәргә теләми Озакламый Готвальд китапханәче итеп билгеләнә Әмма аның төп мавыгуы булып һаман да шәрык кульязмалары кала
И Ф Готвальд бик күп татар галимнәре һәм мәгърифәтчеләре белән таныша, алар аша Урта Азия һәм башка шәрык төбәкләре белән бәйләнешкә керә 1857—1884 елларда ул университет типографиясенең башлыгы була. 1855—1875 елларда—шәркый телләрдәге китапларның цензоры да Аның эшчөнлеген сурәтләп биографы Н. Ф. Катанов: -Борынгы һәм яңа шәрык кулъязмаларын уку һәм аларга тасвирламалар язу тәҗрибәсе бай булган Иосиф Федорович ориенталистика өлкәсенә караган барлык яңалыкларны да армый-талмый күзәтә, алар хакында махсус журналларга язып тора; әле беркайда да басылмаган төрле кулъязмаларның текстларын фәнни чагыштыра, әллә кайлардан кызыклы кулъязмаларны үзе сатып яки күчереп ала-.—дип яза (Катанов Н. Ф Казанского университета почетный член, профессор и библиотекарь Иосиф Готвальд —Казань. 1900, стр. V).
И Ф Готвальдның үз китапханәсендәге китапларының гомуми саны (кабатланганнарын исәпләмичә) 2500 гө якын була. Бу җыелманың язмышы бәхетле ул тулысы белән сакланып калган Бастырып алынган каталогы да булгач, аның белән теләсә кайсы тикшеренүче галим таныша ала Готвальдның җыелмасы һәм шәхси архивы, ни кызганыч, әлегө кадәр җитәрлек өйрәнелмәгән Шунысын да билгеләп үтик. Готвальд ориенталистларның Петербург (1876), Берлин (1881) Лейден (1883), Стокгольм (1889) съездларында Казан университеты вәкиле буларак катнаша.
Петербург университетында шәрык бүлегенең эшчөнлеген җәелдереп җибәрү билгеле бер авырлыклар белән барганлыктан, аны яңадан Казанга кайтару турында җитди уйлана башлыйлар Халык мәгарифе министры Е. П Ковалевский, 1860 елның җәендә Казан университетын карап-тикшереп чыккач -Факультетны (шәрык бүлеген—С. М.) Санкт-Петербургка күчерү Тышкы эшләр министрлыгының Шәрык институты тарафыннан көндәшлек тә очраткан иде. бу гамәлебез ялгыш булган икән».—дип кызгану-үкенү белдерә. Үзенең бу фикерләрен министр патшага да җиткерә, Аның язуына патша Александр II мондый резолюция сала -Сообразить, нельзя ли вновь учредить там (Казанда—С М ) восточный факультет, упразднив таковой здесь- (Материалы истории факультета восточных языков —СПб, 1905. г I. стр. 527)
Беренче Казан гимназиясендә исә шәрык телләрен укыту бер генә елга да тукталып тормый 1861 елны Казан университетында төрек, татар һәм гарәп телләре укыту яңартыла. 1863 елдан фарсы теле дә өстәлә, укытучылары И Н Холмогоров белән Н. И. Ильминский була Укыту бик авыр бара, чөнки шәрык бүлеге китапханәсенең төп фондлары, күп кенә кулъязмалар, нумизматика коллекцияләре һ. б. Петербург университетына күчерелгән була. Казандагы унтугыз галим—шәрык телләре белгечләре дә шунда күчеп китә Шулай да университет шәрык телләре, тарихы һәм этнографиясенә караган байтак китапларны, кулъязмаларны саклап кала ала
Төрки-татар кафедрасына җитәкче итеп куелган Н. И Ильминский университетка чакырылганчы ук казакъ һәм татар телләре буенча берничә хезмәт бастырган танылган галим, шул ук вакытта рус графикасы нигезендә кайбер халыклар өчен алфавит төзегән, христиан китапларын татар теленә һәм Идел буе. Урал. Себердә яшәүче халыклар теленә дә тәрҗемә иткән дини миссионер да була. Ильминскийның миссионерлык карашлары аның мәгарифкә һәм халык теленә булган мөнәсәбәтендә дә чагыла Ул татарларның
җанлы сөйләм телен иң элек христианлык идеяләрен гади халыкка тизрәк җиткерү өчен өйрәнә, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган китап телен артык катлаулы дип саный
Үзенең хатларында һәм хезмәтләрендә Ильминский татар теленә зур хөрмәт белән карый халыкның сөйләм телен ул чын-чынлал фәнни тикшерелергә лаек дип таба «Һәртөрле лингвистик тикшеренү җитди фактларга җанлы халык сөйләменә нигезләнергә тиеш»,—дип башлый ул үзенең университеттагы төрек татар теле курсына кереш лекциясен Әйе, ул бик тәҗрибәле педагог була Аның фөнни-педагогик һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегенө бәя биргәндә һәрвакыт күз уңында миссионерлык карашларын тотканлыгын да онытырга ярамый әмма галим Ильминскийның төрки фәннәргә керткән өлешен һәм рус булмаган милләтләрнең зыялыларын үстерешкәнен дә инкарь итәргә кирәкмәстер
1872 елда Ильминский Казанда ачылган руханилар семинариясенә директор итеп билгеләнә
Безнең карашка, Н. И Ильминскийга дөрес бөя Зур Совет Энциклопедиясендә бирелә -Ильминский һәм аның фикердәшләре тарафыннан патша Россиясендәге чуваш, татар, мари удмурт якут һәм башка халыклар өчен рус графикасы нигезендә алфавитлар төзү прогрессив әһәмияткә ия булган, чөнки ул бу халыклар арасында рус телендә белем таратуга да ярдәм иткән- Аның мәктәптә укытуның башлангыч чоры ана телендә укытылырга тиеш дигән фикере дә игътибарга лаек
Россиянең XIX гасыр уртасы һәм икенче яртысындагы ориенталистларның танылганнары арасында профессор Гордий Семенович Саблуков та бар. Аның мирасы төрки һәм ислам дөньясын тикшергән хезмәтләрендә чагылыш таба
1849 елда Г Саблуков Казан Духовная академиясенә бакалавр булып кабул ителә Шул ук вакытта ул семинариядә татар теле дә укыта башлый дини китапларны татар теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә
М Френда фәнни әзерлек үткән Саблуковның Алтын Урда тарихы нумизматикасы һәм археологиясенә караган фәнни эзләнүләре үзенең укытучысы йогынтысында бара Хатларыннан аның Н И Ильминский И Н Березин Ш Мәрҗани кебек галимнәр белән дә хезмәттәшлек иткәне күренә
Саблуков ныклап торып, максатчан рәвештә Корьәнне өйрәнә аны тикшерә башлый Билгеле булганча, Саблуков тарафыннан гарәп теленнән рус теленә турыдан-туры тәрҗемә ителгән Корьән беренче тапкыр нәшер ителгәнче. Россиядә XVIII гасырдан башлап Изге китапның Көнбатыш Европа телләреннән тәрҗемәләре генә була Ислам диненең төп кануннарын бәян иткән Изге китап—Коръәннең рус теленә оригиналыннан тәрҗемә ителеп дөнья күрүе—Россиядә аны өйрәнүнең яңа чоры башланган дигән сүз
Шул рәвешле, Саблуков Коръәне (фәндә ул шулай аталып йөртелә) үз заманының әһәмиятле вакыйгасы була һәм бик тиздән сирәк китаплар исемлегенә теркәлә
XIX гасырның икенче яртысында шәркый фәннәрне өйрәнү тикшерүнең үзенчәлеге шунда ки, ул ислам тарихын ике караштан—миссионерлык һәм фәнни академик караштан торып өйрәнү, шул юнәлештәге фикерләр көрәшенә кайтып кала
Саблуков аңлатуынча. Коръәнгә берничә яктан килеп карарга мөмкин беренчедән, Корьән—ислам тарихын өйрәнү өчен иң мөһим беренчел чыганак, икенчедән. Корьән ислам диненең кануннарын туплаган төп китап өченчедән Коръән—гарәп әдәбиятының һәм мәдәниятенең иң борынгы истәлеге
XIX гасыр азагында чагыштырма тарихи тел белеме зур уңышларга ирешә
Шул чорда Казан укыту округының татар, башкорт һәм кыргыз училищелары инспекторы В В Радлов җитәкчелегендә Казан университеты галимнәре И А Бодуэн де Куртенә, В А Богородицкий, Н В Крушевскийлар алтай телен өйрәнәләр
1880 елда В В Радлов профессор Бодуэн де Куртенэның -Чагыштырма тарихи тел белеме- курсы буенча практик дөресләр алып бара, Себер сөйләшләре һәм, гомумән туран телләре турындагы үз хезмәтләреннән дә өзекләр китерә
Бодуэн де Куртенә университетта ориенталистиканы яңарту, беренче чиратта төрки һәм фин телләре кафедрасы ачу мәсьәләсен күтәрә -Шундый
кафедраларсыз—дип яза ул,—Казан университеты рус булмаган кабиләләрнең телен һөм тормыш-көнкүрешен өйрәнү эшендә үз өстенө төшкән җитәкчелек бурычын канәгатьләндерү мөмкинлегеннән мәхрүм»
Күренекле шәхесләрнең инде күп өйрәнелгән биографияләренә нинди дә булса яңалык өстәү кыен Мәсәлән, шул ук И. Бодуэн де Куртенэның искиткеч әһәмияте турында да бик күп тикшеренүләр язылган. Академик Л В. Щерба, аның фәндә үткән юлын бәяләп, болай яза «Чынлап та. аның эшчөнлегенең кайсы халык фәненә караганлыгын әйтү мөмкин түгел. Ул руслар, поляклар, немецлар (Дерптта) арасында эшләгән, полякча, русча, словенча, чехча, немецча, французча, итальянча, литвача язган»
Шулай да бу гаҗәеп шәхеснең байтак кына эшчәнлеге. аерым алганда. Идел буенда фәнни-милли зыялыларны булдырудагы роле галимнәр игътибарыннан төшеп кала килгән.
Бодуэн де Куртенә Казанда яшәгән чорында татар тел белемен өйрәнүче, халык укытучысы Шаһбазгәрәй Ахмеровка (1854—1900) да юл ачкан
Ш. Ахмеров отставкадагы губерна секретаре гаиләсендә туа. Гаиләләре ярлы була Әнисе, үз хисабына укыта алмаганлыктан, мәгариф министрлыгыннан Шаһбазгәрәйгә стипендия билгеләүләрен үтенә Икенче Казан гимназиясен уңышлы тәмамлаганнан соң, Ш Ахмеров университетның тарих филология факультетына Бодуэн де Куртенә эшләгән чорда укырга керә. Әле студент чагында ук ул -Көньяк-Көнбатыш Русьтагы һәм Киев Академиясендәге фән турында». «Иясез җөмләләр турында» кебек хезмәтләрен яза. Ул хезмәтләргә профессор Е. К. Булич югары бәя бирә
Ш. Ахмеров мөстәкыйль рәвештә «Татар теленең фигыль формалары- дигән хезмәтен озаклап эшли, бу хакта ул үзенең 1877 ел өчен хисап язмасында әйтеп уза Бодуэн де Куртенә, аның хезмәте белән танышып чыкканнан соң, мондый бәя бирә: -Ахмеровның хезмәте татар фигыльләренең төп үзенчәлеген синтаксик яктан бөтенләй мөстәкыйль тикшерү булып тора һәм автор тарафыннан сөйләм телендә грамматик формаларның нинди әһәмияткә ия булуын иң югары дәрәҗәдә аңларга һәм аңлатып бирергә сәләтле икәнлеген күрсәтә. Ахмеров хезмәтенең сыйфат фигыль, хәл фигыль һөм башка фигыльләрне тикшергән соңгы өлеше аерым игътибарга лаек, чөнки алар безнең авторның элгәрләре әлегө кадәр тикшергәннәрдән күпкә тирәнрәк һөм төгәлрәк Ахмеровның хезмәте бик тә канәгатьләнерлек һөм «5» билгесенә лаек. Бу хезмәттә татар синтаксисы өчен, аерым алганда, фарсы телләре синтаксисы өчен дә бик күп яңа мәгълүматлар булганлыктан, минемчә, аны. әлбәттә, авторның ризалыгы белән, -Записки университета» журналында, һичшиксез, бастырып чыгарырга кирәктер-
Шунысын да искәртик. Куртенә үзе дә татар телен зур кызыксыну белән һөм бик теләп өйрәнә.
Ш. Ахмеровның -Казан татарлары сөйләшендәге фигыльләрне синтаксик яктан тикшерү» (1895) дигән хезмәте дә бүгенге көнгә кадәр үз әһәмиятен югалтмаган
Ш Ахмеров 1878 елда университетны уңышлы тәмамлый һөм Казан татар укытучылар мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләнә Ул үзенең остазлары Бодуэн де Куртенә. М. Махмудов. К Насыйрилардан укыту һөм гыйльми эшчөнлекнең иң яхшы алымнарын үзләштергән була. Алар кебек үк. Ахмеров та укытуны аваз әйтелеше алымы белән алып бара, аңлы укуны алга сөрә, татар укытучыларының белемен күтәрү курсларын оештыра Ул үзенең вафатына кадәр (1900) Казан татар укытучылар мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе була. Укытучылар мәктәбе өчен дөреслеге (1895) һөм М Иманголов белән берлектә язылган рус-татар училищелары өчен дөреслеге (1896) телләрне яхшырак үзләштерергә ярдәм итәрлек методик алымнарының төрлелеге белән аерылып тора. Ш Ахмеров татар халкы мәдәнияте тарихына танылган педагог һәм мәгърифәтче буларак кереп кала. Ул шулай ук күп тапкырлар югары хакимияттән татар телендә -Казан- исемле газет чыгарырга рөхсәт тә сорап карый, ләкин һәрчак үтенече кире кагыла килә.
Бодуэн де Куртенэның кылган изге гамәлләре турында озаклап сөйләп булыр иде. ләкин шушында тукталып калырга мөҗбүрбез.
1893 елда Н. Ф Катанов Казан университетында төрки һөм татар телләрен укытуын дәвам итә Әле егерме яшьлек гимназист вакытында ук ул
•Татар теле (сагай сөйләше, грамматикасы, этимологиясе һәм синтаксисы)» дигән хезмәт яза. Белеменең күпкырлы һәм тирән булуы аңа төрле-төрле лекцияләр укырга мөмкинлек бирә Казан татарлары теленең грамматикасы төрки халыкларның тарихы һәм этнографиясе, төрки телләрнең чагыштырма- тарихи грамматикасы, чыгтай теле—менә аның кайберләре шулар Алга таба ул шулай ук гарәп һәм фарсы телләрен алтай теле грамматикасын төрки әдәбиятын да укыта башлый
1888—1889 елларда Н. Катанов Себер. Кытай. Монголия. Төркестанга Уфа. Оренбург һәм башка губерналарга фәнни экспедицияләр оештыра Алар турындагы фәнни язмаларын «Ученые записки Казанского университета» •Известия общества археологии, истории и этнографии» басмаларын да бастыра Аның Татарстан Республикасы Милли архивында саклана торган, кашгар сөйләшенә тәрҗемә ителгән кытай кануны күчермәсе дә бик кызыклы Ул юридик чыганак лингвистик һәм тарихи истәлек буларак кыйммәтле
1900 елда Н. Катанов андагы шәрык кулъязмалары белән танышыр өчен Көнбатыш Европага җибәрелә. Аннан алып кайткан материаллары «Опыт исследования урянхойского языка с указанием главнейших родственных отношений к другим языкам тюркского корня» диген ике томлык хезмәтенең чыганакларын баетырга-тулыландырырга ярдәм итә Бу хезмәтендә ул урянхой (тува) шивәсе сөйләше белән генә чикләнеп калмый, тагын төрки телләрдән биш борынгы һәм кырык ике хәзерге сөйләшләрне дә чагыштырып карый Хезмәт төрки телләрнең алтай төркеменә кергәннәрен өйрәнүчеләр өчен бик тә әһәмиятле була
Н. Ф Катановның фәнни тикшеренүләре Россиядә һәм чит илләрдә дә югары бөя ала. Ул берничә рус һәм чит ил гыйльми җәмгыятьләрендә әгъза булып тора Аның -Опыт исследования урянхойского языка* (1903) дигән докторлык диссертациясе дөнья ориенталистикасының алтын фондына кертелгән
XIX гасырның икенче яртысында шәрыкны өйрәнү белән татар галимнәре Ш Мөрждни (1818—1889) һем К. Насыйриның (1825—1902) ныклап шөгыльләнүләре әһәмиятле урын тота Алар икесе дә Казан университеты каршында 1878 елда оештырылган «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нөң эшчән әгъзалары була.
Каюм Насыйриның фәнни тикшеренү эзләнүләре күптөрле, аның эш сөючәнлегенө исләрең китәрлек! Ул галим, тәрҗемәче, тарихчы, философ, әдип Әле тагын ел саен чыгып килгән татар календарьлары авторы календарь сәхифәләрендә дөнья тарихы буенча кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар биреп килө
1880 елда Мәскөүдө В В Григорьев сүз башы белән Каюм Насыйриның •Поверия и обряды казанских татар, образовавшиеся помимо влияния на них суннитского магометанства» дигән хезмәте басылып чыга. (Записки императорского русского географического общества —М.. 1880 Т 6 стр 243-270) «Образцы народной литературы казанских татар» дигән хезмәте белән бергә, алар татар халкының тарихи үткәне, мәдәнияте һәм әдәбияты турында киң мәгълүмат бирәләр Соңгысы -Известия общества археологии, истории и этнографии при Казанском императорском университете» (1896. т. 13. вып 5. стр 374427) басмасында дөнья күрә
К. Насыйри татар теленең грамматик төзелешен һәм әдәби стилен озаклап һәм нәтиҗәле өйрәнә. Татар теленең морфологиясе һем синтаксисы рус һем татар телләренең чагыштырма характеристикасына караган хезмәтләре университет нәшриятында басылып чыга Алар галимнең тирен белемле, югары дәрәҗәдә эшчән икәнлеген дәлиллиләр
В Радлов белән Н. Катанов та еш кына Каюм Насыйрига ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр Көнбатыш Европа ориенталистларының да аның хезмәтләрен файдаланганлыклары билгеле
Шәрык илләре халыкларының тарихы һәм мәдәнияте Казан ориенталистикасының иң яхшы традицияләрен дәвам иткән Шиһабетдин Мөрҗани эшчәнлегендө. аның фәнни мирасында зур урын тота Фенни өйләнешкә күп очракта бәрәнче мәртәбә кертелә торган төрле чыганакларга— документ ларакт лар архөографик. тарихи-орхеологик нумизматик этнографик чыганакларга таянып, ул татар галимнәре арасыннан бәрәнчеләрдән булып Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәсьәләләрен яктыртуны максат итеп куя Көнчыгыш
10. .к У . м и
белән Көнбатышның рухи байлыклары арасындагы үзара мөнәсәбәтләре тукталып. Ш. Мәрҗани аларның үзара йогынтысы һәм бер-берсенә үтеп керүләрен билгеләп үтә Шәрык илләре халыкларының гомумкешелек тәрөккыягенө керткән өлешләрен югары бәяли Аның фәнни хезмәтләрендә шәхесләр һәм халык массаларының тарихта тоткан урыны, татар халкының этногенез мәсьәләләре алып тора. Галим, беренчелөрдөн буларак, ориенталистиканы үстерү өчен шундый тикшеренүләр кирәклеген төшенеп шәрык илләрендәге атаклы шәхесләр турында энциклопедик сүзлек төзүгә алына
Беренче Казан гимназиясе, университет, Казан татар укытучылар мәктәбе университет каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте кебек танылган үзәкләрдән тыш. җирле телләрне, рус булмаган халыкларның этнографиясен һәм мәдәниятен өйрәнүгә Казан руханилар семинариясе һәм Духовная академиясе дә зур игътибар бирә Академиядә татар теле 1800 елдан ук укытыла башлый. Укытучылар 1821 елдан Г Троянский, 1849 елдан Г Саблуков, 1855 елдан К. Насыйри, 1870 елдан Н Остроумов, 1897 елдан Е. Малов була. Бу хакта тулырак мәгълүматны П. В Знаменскийның «Казанская семинария в первое время ее существования- (1868) һәм «История Казанской духовной академии» (1891) хезмәтләреннән табарга мөмкин
1854 елның гыйнварыннан Казан Духовная академиясендә миссионерлык бүлеге ачыла, аның раскольниклыкка каршы, мөселманлыкка каршы, буддачылыкка каршы бүлекчәләре; татар теле һәм этнографиясе, гарәп теле, мөселманлык тарихы һәм аны фаш итү, монгол теле кафедралары да була Академиядә төрле чорларда А. Казем-Бәк. А Попов, А. Бобровников. Н Ильминский кебек танылган шөрыкчылар эшли
Миссионерлык эшчөнлеге шәрык илләре халыкларының тарихын һем телләрен яхшы белүне таләп итә Казан академиясе бу җәһәттән күп кенә төпле әзерлек белгечләре булу белән аерылып тора, анда укучыларны, кагыйдә буларак, шәрык илләренә озын-озак сәфәрләргә җибәрә торган булганнар
Академия студентлары бик күп төрле темаларга курс һәм диплом эшләре язганнар Мәсәлән. «Россиядә мөселман руханиларының юридик хәле» (1879). -Казан төбәгендә христианлыкның таралу тарихы- (1883). «Кыргызлар* (1888). «Башкортлар» (1899). «Казан төбәге инородецларын укыту чараларына тарихи күзәтү» (1903) һ. б. Укытучылар исә Россиянең рус булмаган халыклары телләрендә уку ярдәмлекләре һәм сүзлекләр төзегәннәр
Академия каршысында рухани-цензура комитеты (1857—1908) оештырыла, ул дини әдәбият һәм дөреслекләр нәшер итүгә җаваплы була. 1856 елдан башлап -Православный собеседник-. ә 1867 елдан «Известия по Казанской епархии» журналлары чыгып килә. XIX гасыр азагыннан алып академия ябылганчы—1920 елга кадер аның укытучылары Н. Ашмарин. Н Катанов. М Машанов. С Малов һәм Н. Фирсов кебек галимнәр була.
Шул рәвешле. Казандагы ориенталистика фәненең аякка басуын һәм үсеш чорларын күзәткәннән соң, галимнәрнең шәрык халыклары тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм теле белән тотрыклы һәм тирән кызыксынып шөгыльләнгәннәрен күрәбез Моңа нәрсәләр этәргеч булган соң? Әлбәттә, беренче чиратта, патша Россиясенең административ хакимият даирәләре дә дипломатиясе дә һәм шулай ук рухани миссионерлык ихтыяҗлары да шуны таләп иткән, шуңа этәргән Духовная академия һәм семинариясенең XIX гасыр уртасыннан аеруча көчәеп китүе, аларның Идел буе мөселманнары арасында миссионерлык белән актив шөгыльләнүе, мөселманнарны көчләп христианлаштыру, русификаторлык сәясәте алып барулары бәхәссез
Без исә биредә, сәясәткә кагылмыйча, бары тик Казанда ориенталистика фәненең XIX гасырдагы үсеш баскычларына тәфсиллерәк күзәтү ясарга гына тырыштык
Киләчәктә, әлбәттә, бу мәсьәләләр тирәнрәк һәм һәрьяклап өйрәнелергә яктыртылырга тиештер.