Логотип Казан Утлары
Роман

ӨЕРМӘ


ДЕТЕКТИВ РОМАН
әүһәриянең ак яулыгын маңгаеннан түбән төшереп бәйләгәннәр, борын очы белән күгәргән иреннәре генә күренеп тора. Акка төрелеп, өстән чәчкәле япма капланган бу гәүдә бөтенләй чит, ят кеоек тоелды. Күңелдә бушлык, фәкать бушлык кына, һәм үлем каршында гына була торган көчсезлек, чарасызлык... Харис кулындагы эре кызыл розаларны аллы-гөлле япма өстендәге башка чәчәкләр янына куйды да, башын иеп, аз гына тынып торды. Аннары стена буендагы урындыкларда утырган биш-алты апа янына килеп, баш иеп, кайгы уртаклашты Ул аларның кайсысы Җәүһәриянең әнисе икәнен белми иде...
Ә тышта җилсез, кояшлы иртә. Ишек алдында нечкә, ак сынлы, яшел яулыклы каеннар, төз, биек тирәкләр тезелеп баскан. Аяк астында чыпчыклар чыркылдап тыпырчына, күгәрченнәр сикергәли. Җиһанда тормыш, яшәү тантана итә.
Ишек алдына җыелган кешеләрне күзгә күренмәс кайгы томаны урап алган иде кебек, алар ягыннан җеназада гына була торган сагыш бөркелә иде Халык ике төркемгә бүленгән. Бер якта түбәтәйле абзыйлар, ак яулыклы апалар тыныч кына, әкрен тавыш белән сөйләшеп тора Алар арасында яшел җиләне белән Рәзинә карчык күзгә чалынды. Икенче төркемдә ир-атларның пеләшләре ялтырый, яланбашлы хатын-кызларнын кыска итәкләре җилпенә—анда ыгы-зыгы киләләр, кереп-чыгып йөриләр. Мөгаен, гәзит әһелләредер, шагыйрьләрдер, дип уйлады Харис.
Читтәрәк. автобуска елышып, Мансур Хуҗиевич басып тора. Аннан да ары. юл кырыенда ук таныш “УАЗ”игы янында гадәттәгечә ыспай күксел костюм кигән, яланбаш Даниф күренде. Сүз кушарга бер кеше бар ичмасам. Харис ана таба юнәлде
—Килеп яхшы иткәнсең,—диде ул исәнләшкәч.
Ахыры Башы 11 санда
Җ
—Артистларны, шагыйрьләрне сонгы юлга озатырга бөтен халык килсә дә гажәп түгел,—диде Даниф —Алар бит сина бик якын тоела, урамда күрсән дә кул биреп исәнләшәсе килә. Аннары, без хәзер бер оешма кешеләре бит инде.
Алар шулай янәшә басып, мәрхүмәне, анын артыннан чәчәк бәйләмнәрен һәм такыяларны алып чыкканнарын читтән генә күзәтеп тордылар. Оркестр уйнады, ачык түшле хатыннар, шәрә беләкле ирләр очынып-очынып урынына-вакытына килешле сүзләр сөйләделәр
Детектив әсәрләрдә, үтерүче үз корбанының җеназасына килә, дип язалар. Хак микән? Харис шуны уйлады. Әгәр дөрес булса, мондагыларның берсе—җинаятьче, димәк9! Кем ул. кайсы төркемдә? Түбәтәй кигәнме, яланбашмы? Читтән карап торамы, әллә, әнә теге чал чәчле абзый кебек, уртага чыгып басып, чыраена кайгылы кыяфәт биреп, шома сүзләр сөйлиме?
—Шагыйрә Жанна Баянова әдәбиятка бик матур, затлы өлеш кертте,—диде абзый,— Анын шигырьләре тел җәүһәрләреннән үрелгән асыл муенсага тин иде Янадан-яна яшь буыннар аларны яратып укыячак, үзенә җан азыгы табачак, юнәлеш алып, якты, дөрес юлга басачак әле!
“Нинди әдәбиятка өлеш керткән? Яшьләрне нинди юлга өнди, кая алып бара ул—урыс телендә язган татар баласы9”
Җәүһәрия язмышының бу ягы Харисны элек бер дә уйландырмый иде Тирә-якта күп чөнки андыйлар. Ә менә хәзер, аерып алып сөйләгәч, төрле уйлар кузгалды.
Зират бик ямьле урынга, тау күкрәгенә урнашкан, аннан киң җәелгән аланлык, каенлык күренеп тора. Дөньяда фаҗигаләр, кансызлык, вакытсыз үлем булуны күнел кабул итә алмый иде Кабер эргәсенә якынлашкач, әледән-әле күзләрен сөртеп торган ак яулыклы апалар, сабыр чырайлы абзыйлар бер якка, яланбашлы хатыннар, ирләр икенче якка бастылар Гадәтенчә карадан киенгән Букштсйн аерылып, күзгә ташланып, ике арада, уртада калды.
“Бу халыкны җитмеш ел буе бутадылар-бутадылар. камыр урынына издсләр-бастылар, әмма барыбер бер иш итеп укмаштырып бетерә алмадылар",—дип уйлады Харис.
Мәрхүмәне гүргә иңдерергә кәләпүш кигән ирләр төште Инде кабер күмелеп, калку түтәл кебек өелгән кызыл балчыкны такыялар, тере чәчәкләр каплагач, яшел чапан кигән, башына ак чалма ураган яшь мулла чүгәләп: "Әгузе...”— дип ясин чыгарга әзерләнгәч. Букштсйн бөтенләй артка чигенде һәм ияген чөя төшеп, бер генә мизгелгә башын Харис тарафына борып алды Күзлеге аша карашы күренмәде, ләкин аннан бөркелгән нәфрәт уты бәгырьне көйдереп алгандай итте
Хариснын җанына уг капкандай булды, ялкыны дөрләп күтәрелде дә мине томалады. Нишләп әле ул кичә бу адәмне тикшерүче каршында яклап утырды9 Каян килеп иман чаткысы булсын мондый кара кап эчендә? Ул үтергән Җәүһәрияне! Ул. ул! һәм бер селтәнүдә генә түгел, әкренләп һәлакәткә китергән Кыргый җәнлекләр тулы кара урман кебек яшәештә ялгыз калдырган ул аны! Әйе, Җәүһәрия королева Мария Стюартган ким түгел иде Мария анын урынында булса, меңнәргә ярдәм итә алыр илеме икән әле! Шәһәр өстенә Кызыл Ай калкыту турында хыяллана алыр идеме икән? Ә менә Букштейн Аны ничек Стюартнын сөйгәне белән чагыштырмак кирәк! Гомеренең ахырына кадәр королевасына тугры хезмәт иткән рыцарь белән
Ә бу Букштейн нәрсәгә хезмәт итә сон? Илен ташлап, хатынын, баласын калдырып, нәрсә эадәп киткән ул Каф таулары артына. Кара диңгезнең теге ягына9
Әгәр. Харис белән Даниф кафега кереп. Җәүһәриянең мәетенә юлыкмасалар. кайда йөрер иле икән бу бәндә хәзерге минутларда9
Иерусалим дигән каланың бер тыкырыгындагы кибеттә үлчәүгә дуңгыз мае салып маташыр иле. мөгаен Анда, үлчәү янында кара күзлекне
салырга туры киләдер. Сатучыга кара күзлек килешми. Андыйны сатып алучы яратмый. Ул күзлеген, мөгаен. Тель-Авивтан Мәскәүдәгс Шереметьево аэропортына кайтып төшкәч кенә, кесәсеннән чыгарып, очлы борынына атландырып куядыр Уйларын яшерер өчен Мин бөтен эчегезне күрәм, ә сез мине күрә алмыйсыз, дияр өчен. Ә анда, чит-ят илләрдә, син килмешәккә әллә кем булып йөрергә ирек бирмәсләр
Харис Эдуардны ак башлык кигән, ак алъяпкыч бәйләгән килеш, каршында басып торган сатып алучы юан корсаклы абзыйга (сало яраткан кешенен корсак үсми калмас) ярарга тырышып елмайган хәлдә күз алдына китерде...
Көлке! Акча дигәндә, дөнья малы өчен шул рәвешле төрләнә торган хамелеон, фатир хәтле фатир турында сүз барганда, жан ачуы чыгып, аяк астындагы сынык пычакны алып бер селтәнеп бәрүдән тыелып кала алырмы? Әгәр дә ул хатыны артыннан бинага барып, аны башка берәү кочагында күреп алган булса?!
Һа-ай, Җәүһәрия! Соңгы сулышыңны алганда, кемне күреп, шулкадәр хәйран калган идең син?
Чыгып барганда, Харис, үзе дә абайламыйча, Нурҗиһан апа белән янәшә китте.
—Халидә, син безнең Харис Мирзаяновичны таныйсыңмы сон?— диде Нурҗиһан сары чәчле, нечкә сынлы, урта яшьләрдәге хатынга,— Безнең хуҗабыз ул бит инде хәзер.
—Ишеткәнем бар. күргәнем юк иде.
Халидәнең зәңгәр күзләре Хариска шундый кистереп, үлчәгәндәй сынап карады ки, Харис ихтыярсыздан башын читкә борды.
—Мин мәдәният йортының китапханәчесе,—диде хатын нечкә, салкынча бармаклары белән Харисның кулын шактый ук нык кысып — һәм Җәүһәриянең дусты. Ул сезнең хакта еш сөйли торган иде.
—Гаҗәп,—диде Харис —Ниләр сөйләде икән ул? Без сирәк очраша идек бит.
—Ул сезгә ышана иде. сезгә генә таяна иде.
—Ялгышасыздыр. Сез аны дөрес анламагансыздыр. Нинди таяныч була алыйм, ди. мин ана9 Бер ярдәмем дә тимәде бит.
— Мондый җәмгыятьләр тирәсенә эшлексез, нәфесле адәмнәр сарылучан. ә безгә шик тудырмый торган, абруебызга тап төшерми торган кешеләр кирәк, дия торган иде ул Шуңа урынбасар итеп сезне куйды да. Мин сезнең белән бик күптәннән сөйләшәсем килеп йөрим..
“Ник ул нәкъ менә сезне урынбасары итеп тоткан? Ник башка берәүне түгел9''—дип сораган иде Мансур Хуҗиевич. Башкаларга ышанмаган! Үзенә бердәнбер таяныч итеп Җәүһәрия Харисны санаган. “Мин нинди таяныч булыйм аңа9! Ялгыз булган шул ул, ялгыз, ялгыз...”
Аның уйларын бүлеп, зират капкасыннан зур төркем керә башлады. Алдан алтынсу сырлар белән бизәлгән имән табут капкачы, аның артыннан аллы-гөлле такыялар һәм ниһаять табут үзе Артта карадан киенгән апалар һәм яланбашлы ир-атлар. Ике яктан кырыккан башлы таза егетләр килә, каршы очраганнарга:
—Юл бирегез! Читкәрәк! Читкәрәк!—дип ысылдыйлар.
Харис белән юлдашларына кырыигарак китәргә, сарайга охшаган корылма янынарак елышырга туры килде. Корылманың ишегеннән көрәк тотып чыгып килгән зәнгәр комбинезонлы зират эшчесе дә алар янында туктап калды.
Табут капкачын тотып баручыларның берсе, озын буйлы, нәзек сынлы, сары чәчле егет борылып: “Исәнмесез!”—диде. Харис аптырап як-ягына каранды кемне сәламли ул? Халидә белән Нурҗиһан үзара сөйләшеп торалар, Даниф якындагы ташка текәлгән, берәр танышының кабере булса кирәк. Узып барганның сәламен алучы юк. Ә теге һаман болайга карап бара, жавап көтә ..
Мондый җирдә авыз ачып йөрү юньлегә илтми, әнә ул сөртенде,
авып китте, ничектер капкачка тотынгандай итеп кенә егылмый калды
—Тишеккә тотынмый булдыра алмыйлар шул,— дигән тавыш ишетте Ларис. Зират эшчесе икән. Хариснын борылып караганын күреп, зәнгәрсу оашлыгынын пластмасс козырегын каш өстендә төзәткәләп куйды Урта яшьләрдәге бу абзыйнын арык чыраенда күзәтүчән һәм сөйләшүчән икәнлеге ярылып ята иле.
—Нинди тишек?—дип сорады Харис.
—Аларнын кешечә генә булмас инде Братва бит! Табутны таза имәннән, чәчкә-яфрак уйдырып ясаталар Ул гына житми. тишек тиштерәләр!
—Кай төшенә?
—Уналтыны төбенә, уналтыны капкачына.
—Ә нәрсәгә ул?
— Без дә шулай лип сорадык. Капкачын тиштерүегез аңлашыла, дибез, һава керсен, ди торгансыздыр Төбенә ник кирәк? Син нәрсә, диләр, без аны җирдән сөйрәп алып барырбызмыни9 Күтәреп барганда, бармакларны кая тыгарбыз? Алар бит бармакларын тырпайтып йөрергә күнеккән! Җилпәзә урынына "Браток' Үчеңне алырбыз!Сине һәлак иткәннәрне кара канга тончыктырырбыз!" имеш Атна үтми, тагын килеп җитәләр. Гагын имән табут, тагын тишек тиштерәләр, тагын бармакларын тырпайтып, үч алырга ант итәләр. Кәмит'
—Шулай еш йөриләрмени9
—Әле узган атнада гына берсен күмеп киткәннәр иде... Бу тарафка эзләре суынып тормый Үзара атышалар, суешалар
Ул арала табут күтәреп килүчеләр якынайган иде Алдагыларнын берсе, утызлар тирәсендәге таза кеше, борылды да Привет' —диде һәм кояшта янган тупас чыраена елмаю галәмәте чыгаргандай итте Ләкин тимер төсле күзләренең карашы жанны өшетерлек “Үтерүче күзе!' — дигән уй килде башка Харис янә артына әйләнеп каралы, кемне сәламләгәннәрен тагын аңламады. Ә тегеләр инле узып киткәннәр иде. тупас чырайлы адәмнен колак яфрагы астыннан җилкәсенә таба сузылган яра эзе дикъкатьне җәлеп итте
Харис, әле генә күзе ачылгандай, каберләрне күздән кичерде Кин сукмакның ике ягына ла зур-зур кара (ранит ташлар бастырып куелган Ташларның төсе, рәвеше бер үк Тик ун яктагыларына язуы-сурәте көнгә каратып куелган, сулдагыларына—төнгә каратып Гуяки алар бер-берсенә каршы сафларга тезелеп басканнар Аерма—исем-фамилияләрдә: бер якта татарлар ята. икенчесендә—урыслар Фани дөньяда үзләренен нәсел- ыруын. ата-бабасын белмәгән, берсеннән берсен төркемнәренә карап кына аерган бәндәләр, бакый зөньяга киткәндә, бөтенләй үхтәре санга сукмаган билге—милләт буенча бүленеп, төрле тарафларга карап ятканнар
Тишекле табутлар да. гранит ташлар ла. аларга уелган сурәтләр дә бертөрле югыйсә мәрхүмнәр бөтен буена бастырып ясалган Төрекләр теккән күн куртка, кытайлар теккән джинсы чалбар, итальяннар теккән ботинкалар бик җентекләп сурәтләнгән, сәдәфләренә. каптырмаларына кадәр чекрәеп тора Гүяки, кешенен үзенә түгел, өстендәге чүпрәк- чапракка куелган бу һәйкәлләр! Мәрхүмнәрнең чырайлары конвейердан чыккан кебек, бер-берсенә нык охшаган Хәер, ташка ясалган сурәтләргә карап сирәк очракта гына кешенен үз рәвешен күз алдына китерә аласын
Мәрхүмнәргә түгел, гүяки чорга, кансызлык. әхлаксызлык заманына һәйкәл иле зиратның бу урамы Һәм ин тетрәндергәне шул иле ул ташларга уелган саннарда мәрхүм егетләрнен гомере егерме белән утыз биш арасында чикләнгән СУГЫШ кырында һәлак булганнар диярсең!
Хәер, алар сугыша бит инде Зират урамы буйлап табут күтәреп барган егетләрнен кырылган башларына, нык. таза арт чүмечләренә шомланып карап калды Харис киләсесендә боларның кайсысы тишекле табутнын эчендә булыр һәм анын мәңгелек йорты урамның кайсы ягында урнашыр икән9
Тәрәзләре кара-каршы караган урам озыная, сузыла бара. Җәүһәрияне дә бүтен анын аргы башына илтеп урнаштырдылар. Ләкин ни катышы бар анын бу сафтагы бәндәләргә? Ни уртаклыгы бар алар белән?
Ә бәлки, бу уртаклык очраклы түгелдер? Ә бәлки, шагыйрәнең заман хәлләре белән бәйләнеше Харис белмәгәнчә булгандыр? Нәрсә белә иде соң ул Җәүһәриянең тормышы турында? Уйлары, кичерешләре, фаҗигасе турында ни белә иде’’
— Карагыз әле. Насибә түгелме сон анда? Насибә бит! Лиана белән!— диде Халидә.—Нишләп йөри икән? Җәүһәрияне җирләгәндә күренмәгән иде!..
һәм ул, кара төркем артыннан бераз ара калдырып, әкрен атлап килгән базык гәүдәле хатын белән аннан бер баш калкып торган сылу сынлы яшь кызга күрсәтте. Кызның кара чәче баш өстенә күпертеп куелган, чәчәкле, юка күлмәк-чалбары җил искән саен тәненә сыланып, ымсындырып тора. Хатын аксыл, юка чәчле, юантык гәүдәле. Өстендәге затлы кызыллы-каралы кофтасы һәм атлас юбкасы да аның гадилеген, фәкыйрьлеген киметә алмый иде.
Ул борылып карады, исәнләште, туктап калды.
— Нишләп иөрисез болай?—дип сорады Нурҗиһан.—Җеназага соңардыгыз бит!
—Әй, безнең үзебезнең дә җеназа бүген,—диде Насибә аска карап.
—Кемең?!
— Кияү буласы кешене үтергәннәр. Бүген генә белдек. Туен да үткәзә алмыйча тол калды менә Лианабыз.
Насибә моны ничектер битараф тавыш белән сөйли, Лианасы исә сукмак уртасында, читкә карап басып тора иде. Хатыннар ах-вах итеп, ничек, нәрсә булганын сораша башладылар.
— Киявегезнең гаиләсе бик бай, ахрысы, табутның шәбен ясатканнар...
—Дуслары күп, шулар тырышты,—диде Насибә җавапны кыска тотып.
Арттан боларны тынлап торган зират әһеле ачы көлемсерәде:
—Общак акчасына шулай шапырыналар, безнең төркем сезнекеннән ким түгел, дияселәре килә.
Насибә анын сүзләрен әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты. Сукмакка борылды да, кызы белән бергә, инде шактый ераклашкан кара төркем артыннан китте.
— Бу теге кафеда утыра торган Насибәме әллә?—дип сорады Харис Нурҗиһаннан.
—Шул инде, шул. Бездә бер генә Насибә. Кызы корсакка узган мескеннен. Өйләнешеп өлгермәделәр, әнә, егетен үтереп ташлаганнар, ди бит
—Нәрсә, аның кызы братва белән бәйләнгәнме әллә?
Нурҗиһан аптырап китте.
—Нишлә-әп?
—Киявен братва күмә түгелме сон?
— Кит аннан! Лиана андый булмас! Белмәгәндер! Йә тотып көчләгәннәрдер мескенкәйне! Бала гына бит әле ул!
—Ә Насибә үзе?
—Насибә бер мәхлук инде шунда. Берүзенә өч бала, ире ташлап киткән. Шешә җыеп тамак туйдыра. Үзе милициянең тулай торагында яши. Бандитлар белән бәйләнә торган түгел!
—Хәзер туп—туры җәмгыятькә барабыз,—диде Харис —Әйдәгез, безнен машинага утырыгыз. Даниф! Апаларны үзебез белән алып кайтабызмы9
— Минем машина алты йөз кило күтәрә,—диде Даниф,—Шуннан артмасалар, рәхим итсеннәр.
ӨЕРМӘ
66ТЛ ем белән исәнләште икән Равил дигәннәре? Минем белән микәнни? Ә теге бүре күзле адәм кемгә "Привет" диде?—дип уйланды Халидә зираттан кайтканда —Хариска дисән. ул жавап бирмәде Мина дисән Ярый. Равиле мине, бәлки, истә калдыргандыр да. Ә монысы каян истә тотсын9 Инде исәнләшәсе килсә дә. миндәй олы хатынга ул нишләп “Привет" дисен? Әшнәсе түгел лә! Хәер, әдәп- тәртипне белә торган бәндәләрме Бәлки, теге чакта, кафенын ишегалдында күрешкәч, мине хәтеренә сендереп калдырганнардыр. Бәлки, шул чакта бер-ике авыз сүз алышканны онытмаганнардыр. Ә мин аларнын сәламен алмадым менә. "
Шулай дип уйлады Халидә, әмма ул адәмнәрне танымаганга салышуына үкенмәде. Андыйлар белән, бигрәк тә бүре күзлесе белән, исәнләшәсе дә сөйләшәсе дә килми иде инде.
Ә Җәүһәрия сөйләшә Бик күпләр белән, шул исәптән муенында яра эзе калган бу кеше белән дә
һаман шул кафе аркасында, шунын тирәсендә. Янмады да ичмасам шул хәрабә!
Май башында Җәүһәрия аны жәмгыятьнен яна бинасын карарга чакырган иле. Халидә китапханәне иртәрәк, сәгать биштә үк япты да. троллейбуска утырып киттеләр.
Троллейбустан төшкәч, олы урамнан тыкырыкка борылып, бина түбәсендәге кыйшайган хәрефләрне, каралык бөркеп торган пыяласыз тәрәзәләрне күрүгә күнеле нык төште Халидәнең. Урамы аулак, бинасы артык зур. Тирә-яны буш. тын. ташландык.
Җәүһәрия юлдашынын кичерешләрен тоеп алды
—Ямьсезме?—диде ул. көр тавыш белән.-Матурлыйбыз без аны' Кереп кенә урнашыйк. Күр дә тор. көзгә тәрәзәләре ялтырап торыр, түбәсендә Кызыл Ай балкыр. Без килүгә ишегеннән каршыбызга ак халатлы кызлар йөгерешеп чыга торган итәрбез.
—Син керешсән була инде ул,—диде Халидә елмаерга тырышып Әмма таланган бинанын зур залларыннан карангы чоланнарына, төрле зурлыктагы бүлмәләренә кереп-чыгып йөргәндә, шомлануы, өметсезлеге арткан нан-арта гына барды Бер чоланда түшәмгә хәтле өелгән тартмалы шешәләр, икенче бер бүлмәдә тездән диярлек кәгазь-мәгазь. өченчесендә ямьшәйгән, ватылган савыт-саба Өске катта сәләмә өемнәре— күрәсең, йортсыз-жирсез сукбайларның куну урыны
Өсләренә яу килгән чакта да кешеләр үз милекләрен бу рәвешле җимереп, ватып, таптап-изеп. ташлап качмыйлардыр! Бәлки, дошман явы таптап узган җирләр шундый буладыр9 Ләкин бу елларда Казанга дошман гаскәре бәреп кермәде, монда яшәүчеләр үз йортларында калды, эшләгән урыннарыннан да беркемне дә кылыч болгап, мылтык атып куып чыгармадылар Инде бинаны бер кулдан икенчесенә тапшыралар икән, анда эшләгән кешеләрне лә. алдан сөйләшеп, хезмәт кенәгәләренә имза салып, мөһер басып озаталар Бинаны бу рәвешле пыран-заран китерү нигә кирәк? Шәһәр хуҗалары да. район җитәкчеләре дә үз урынында бит!
Ниндидер башка сыймаслык афәт оялаган иде бу тирәгә Ул афәт бирегә аяк баскан һәркемгә яный иде шикелле
Ә Җәүһәрия моны сизми-тоймый иде кебек Хәер, бөтенләй үк күңеленә тимичә булмагандыр. Югыйсә ул иптәшкә Халидәне чакырмас, бинаны үзе генә карап кайтыр иде. Хәзер исә ул юлдашы алдында юри батырая иле бугай Өске кагны карап чыкканнан сон. әллә нинди карангы баскычлардан’ аска төшеп к иттеләр-электр янмый, лампочкаларны- позеткаларны. гына түгел, тимерчыбыкларын дә каезлап алганнар Астагы биек озын, кап карангы коридорга барып керүгә, аяклар тубыктан салкын суга чумды Йә шунда берәр базнын авызы ачык булса? Төшеп китәрсен.
эзләп тә таба алмаслар Каяндыр шаулап су акканы ишетелә иде.
—Каян ага сон бу су?—диде Жәүһәрия. —Барып карыйк әле. Шырпы аласы калган икән...
—Әллә иртәгә сугылабызмы?—дип йомшак кына каршы төшеп карады Халидә —Фонарь алып килер идек.
—Тукта, белик инде, каян ага икән?
Шулай диде дә, салкын суны сандалилары белән ерып, стенага тотынып, алга китте Жәүһәрия. Халидә, шактый калышып, аңа иярде. Бераздан күз ияләнә төште. Стена буенда беләк юанлыгы торба өзелгән иде Әйе-әйе, сынган да. тишелгән дә түгел, торбаның шактый өлешен гүя кисеп алганнар. Су шарлавык булып бетон идәнгә төшә дә каядыр аска агып юкка чыга.
—Менә күрденме, без монда бернишли алмыйбыз,—диде Халидә.
—Ничек инде, бернишли алмыйбыз? Һаман шушылай агып торсынмыни9—диде Жәүһәрия кызып —Авария бит бу! Хәзер үк хәбәр итәргә кирәк! Килсеннәр, туктатсыннар!
Коридорда ишек берничә иде, алар шуларнын берсе аша бинанын икенче ягына чыктылар. Анда да иркен ишегалды, ак кирпечтән салынган сарайлар бар икән Ә аргы башта, бинанын үзендә үк автомобильләр төзәтә торган мастерской ачканнар Аның зур тимер ишеге ачык, эчтә “Жигули”ларны төзәтеп маташалар, тыштагы ак “Нива” янында ике кеше сөйләшеп тора. Хатыннарны күргәч, борылып карадылар Аларның берсе боздай салкын карашлы таза ир иде. Муенында кыйгачлап яра эзе бүртеп тора...
Жәүһәрия туп-туры аларга таба атлады. Исәнләштеләр. Дөресрәге, аларнын сәламенә ирләрнен икенчесе—яшьрәге, юка гәүдәле, ак чырайлы егет җавап бирле. Жәүһәрия үзенен хәер җәмгыяте җитәкчесе икәнен, бинанын җәмгыятькә арендага бирелүен әйтте. Таныштылар. Егет Равил исемле икән, мастерскойның хуҗасы. Ә теге адәм күп сөйләшеп тормады, эчкә кереп китте. Хатыннар белән бөтенләй кызыксынмады шикелле Шулай булгач, нишләп бүген Халидәгә сәлам бирсен, ди, ул? Әллә кайчан оныткандыр инде.
Ләкин Халидә анын үзен, аннан да бигрәк күз карашындагы катылыкны нык хәтерләп калган иде "Үтерүче...”—дип уйлаган иде ул һәм Жәүһәриянен теге Равил белән сөйләшкәнен читтән генә тынлап торды Егетнен бөтен кыяфәтендә күнел төшенкелеге ярылып ята иде
—Монда мин хуҗа, дип килүчеләр сез генә түгел инде,—диде ул.—Шәһәр хуҗалары әле берәүгә, әле икенчегә вәгъдә итәләр. Аларга ышансаң! Менә безнен дә документлар тәртиптә дә бит, барыбер атна эчендә бинаны бушатырга кушып кәгазь җибәргәннәр
—Бина безнеке бит хәзер!—диде Жәүһәрия.—Шунадыр.
— Нишләмәкче буласыз инде биредә?
Жәүһәрия хәер ашханәсе, кунып чыгу урыннары, шәфкать туташлары укыта торган курслар турында сөйләгәндә, Равилнен чырае караңгыланганнан карангылана барып, күз карашы җиргә төбәлде. Моны сизеп Жәүһәрия:
—Безгә машина ремонтлау мастерское да артык булмас, бәлки, бергә эшләрбез,—дип тә куйды—Ни генә булмасын, бинаны тәмам җимерүгә юл куярга ярамый!
Ләкин егет бик ачылып китмәде, бина тирәсендәге ыгы-зыгы, тәртипсезлек өметсезлеккә дучар иткән идеме, әллә башка берәр сәбәбе бар идеме, анысы Халидәгә аңлашылып җитмәде.
—Эчтә су агып ята. Нишләп туктатмыйлар икән?—дип сорады Жәүһәрия.
— Бардыр инде,—дип жавап кайтарды Равил битараф тавыш белән.— Караучысыз калгач Шәһәр советынын каравыл ялларга акчасы юк, диләр Ә безнен кебекләргә хужа булырга ирек бирмиләр.
Шунын белән сүз өзелде. Егет нидәндер пошаманда, әллә каян килеп чыккан апалар белән әнгәмә корырга теләге юк. шул ук вакытта аларны үпкәләтәсе дә килми иле булса кирәк: ә бәлки, чыннан да бинаны хәер жәмгыятенә биреп куярлар! Шул ук вакытта ул теге боз күзле адәмнән дә шүрли шикелле, вакыт-вакыт анын тарафына күз салгалап куя иде
Хатыннарга саубуллашудан башка чара калмады. Кире кафега кереп киткәндә. Халидә борылып караган иде: теге таза адәм янә ак "Нива" янына чыгып баскан, алар, хатыннар ягына ишарәләп. Равил белән нидер сөйләшәләр.
Ләкин әлеге күренеш шундук онытылды, чөнки Җәүһәрия агып торган су өчен бик борчыла иде.
—Әйдә, тизрәк район хакимиятенә.—диде ул.
—Эш сәгате бетте бит инде!
—Анда дежурный утыра, гадәттән тыш хәлләр булганда, шундук чарасын күрә.
Берәр нәрсә белән мавыкса, унга-сулга карамый, тирәсендәгеләрне үзенә ияртеп, бөтереп алып үз дигәнен эшләтә торган көче бар иде Җәүһәриянен Бу юлы да шулай булды: алар район хакимиятенә йөгерделәр Һәм ни гаҗәп. юллары уңды: тышкы ишектән аларнын каршысына күксел пинжәгенен изүен ачып жибәргән. төз сынлы, ыспай кеше килеп чыкты Җәүһәрия анын юлына аркылы басты
—Артур Кимович! Исәнмесез!
Баксан, бу хакимият башлыгы үзе икән Аларнын шулай эштә сонлап утырулары табигый хәл. Тырышалар! Вакытларын ла. көчләрен дә кызганмыйча, шәһәрне, халыкны кайгырталар
— Нинди зур бәхет!—диде куанычыннан нишләргә белмәгән Җәүһәрия — Үзегез туры килдегез! "Баллы күл” кафесында зур авария' Торба өзелгән! Су бәреп ага!
—Кайсы кафе? — дип бик тыныч тавыш белән кабатлап сорады хакимият башлыгы
—"Баллы күл” кафесы! Туклану комбинаты!
—Ә-ә. улмыни! Сез кем сон әле’’
Җәүһәрия бутала-бутала үзенен хәер жәмгыяте җитәкчесе икәнен, кафе бинасының җәмгыятькә арендага бирелгәнен аңлатырга кереште Ул әнгәмәдешенен тынлыисы килмәгәнен, менә-менә кузгалып, үз юлы белән китеп барачагын сизә, сүзен әйтеп калырга ашыга иде
— Мин сездә булдым бит Документларга кул куйдырдым,—дип өзгәләнде ул.
—Ә сезнен ике миллиард акчагыз бармы9
—Ике миллиард? Нәрсәгә?
-Бина ике миллиард тора. Сез ул акчаны түләмәгән бит әле
-Ләкин су агуны барыбер туктатырга кирәк!
— Ике миллиард акчагыз булгач, сөйләшербез
Читгәрәк басып торган Халидәгә бик сәер иде боларны ишетү Сукыр белән чукракнын сөйләшүе кебек Берсе су дип тәкърарлый. икенчесе—ике миллиардны такылдый Бу рәвешле сүз көрәштерү район хуҗасын туйдырды булса кирәк, ул катгый итеп.
- Ул су анда ярты ел ага инле'-диде дә. жингән кыяфәттә башын чөеп тротуар кырыенда торган кара "Волга"сына утырып, китеп тә барды
Бина кемнеке булса да су агуны туктатырга кирәк' Нигезне юа бит ул!—дип сулкылдаган тавыш белән өзгәләнеп калды Җәүһәрия Аннары Халидәгә борылды
- Ишетгенме?
—Ишеттем.—диде Халидә төшенке тавыш белән —Ул су анда ярты ел ага инде. диде.
Ничек алай әйтә ала ул? Шундый җитәкче буламыни’ Без менә кемнәрнен кул астында яшибез! Бу шәһәргә шулар хуҗамыни хәзер?!
Мондый мөнәсәбәт Халидәне дә хәйран калдырган иде Заводларның ябылганын, автоколонналарның таланганын белә ул, ләкин бер торбага чөй кагарга иренеп, шул кадәр каза ясаулары берничек тә акылга сыярдай хәл түгел иде.
Иртәгесен Җәүһәриянең йөзе агарып, суырылып килгән иде. Төннәр буе кафе турында уйлап яткан икән. Аннары да атна-ун көн буе гел шул тишек торбаны гына сөйләде. Эчә торган судыр бит ул, болай агып әрәм була, житмәсә бинаның нигезен юа. җимерә, диде.
Сөйләп кенә калмады, шәһәр буйлап шул суны юллап чабарга тотынды. Барган бер җиреннән күнеле төшеп кайта. “Водоканалга барган идем, анда әйттеләр, завод торбасы ул. безнеке түгел, заводка мөрәҗәгать ит”,—диделәр. “Заводка барган идем, безнен су түгел ул, Водоканалныкы, диделәр”... Исе китеп, хәйран калып, әрнеп сөйли иде ул бу хакта.
—Кафе янына барып, шул тирәдәге братвалар белән әйбәтләп сөйләштем әле,—диде ул атнадан артык шулай тинтерәп йөргәннән сон — һәр районда төркемнәр бар. диләр бит. Шулар бер чарасын күрмәс микән.
Моны ишетүгә. Халидә теге боз карашлы адәмне хәтеренә китерде дә, тетрәнеп китте.
—Син нәрсә, Жәүһәрия! Бандитлар белән эш йөртмәкчеме әллә?!
—Эш йөртергә дип. Үзебез күрдек бит инде, администрация анда чын хужа түгел... Кулларыннан эш килми. Әллә теләмиләрме...
—Ә сина нәрсәгә ул? Анда озак тотарлармы әле үзеңне, юкмы? Район башлыгы ике миллиард сорады, онытгынмы әллә?
—Ярый, ахыр чиктә бинаны безгә бирмәсеннәр дә,—диде Җәүһәрия —Ләкин бүген ана мин хуҗа бит! Хуҗа була торып, аның җимерттеримме? Ул бина кем исемендә генә булса да, барыбер шәһәрнеке, безнеке, халыкныкы!
Тагын чыгып китте шәһәр буйлап. Ахыр чиктә тәки үзенекен иткән икән. Ике көннән сон килеп кергәндә, йөзе яктырган, кәефе күтәренке иде.
—Торбаны томалаганнар,—диде ул
—Кемнәр?
—Шундагы егетләр.
—Ничек томалаганнар?
—Анысы нәрсәгә мина? Ин мөһиме—су акмый хәзер. Шул җиткән.
—Ә күпме алдылар?
—Соңыннан сөйләшербез, диделәр.
—Вакытында исәп-хисап ясау яхшырак булмас микән?
—Бер кранны борып куйган өчен ат бәясе сорамаслар әле,—дип кул селтәде Җәүһәрия —Милиция начальнигына хат яздым. Телефоннан да сөйләштем Бинаны талауны туктатыгыз, дидем.
—Исе киттеме?..
—Карарбыз, ачыкларбыз, диде.
Милициянең нәрсә караганы сонрак ачыкланды: Насибә янына участковыйны җибәргәннәр. Аның аша, һәр йорт янына милиция посты куеп булмый, бинаны хужа үзе сакларга тиеш, дип әйттергәннәр.
Җәүһәрия тагын “братвалар” янына китте. Инде саклау мәсьәләсендә Тегеләр моны да бик тиз хәл кылганнар. Ишекләрнең зурысына йозак салып, кечеләрен кадаклаганнар да, төнгә эченә эт җибәрә торган иткәннәр. Тирә-юньдә яшәүчеләр арасында: “Кафе тирәсендә эзегез булмасын, хәзер ана без хужа!”—дип сүз таратканнар.
Әйе. властьтан аермалы буларак, кулларыннан эш килә шул андый егетләрнең! Ләкин алар бер нәрсәне дә бушка эшләмәсләр. Бише белән генә түгел, уны-йөзе белән кайтарырлык булса гына тотынырлар. Нәрсә таләп иттеләр икән алар шагыйрәдән, нинди шартлар куйдылар икән аңа?
Ул, мөгаен, бөтенесен дә Халидәгә әйтеп бетермәгәндер. Бу бүре күзле адәм белән мөнәсәбәте нинди булган анын?
Мең төрле шикле уй болганды Халидәдә, ләкин бу хакта милициягә дә. башка берәүгә дә әйтеп булмый иде Чөнки бер ачык дәлил дә. бер телгә алып әйтерлек анык фикер дә юк Фәкать эчке бер сиземләү генә, сызланган күнелнен тирән төпкелендә янган бер көйдергеч чаткы гына бар
Уйлар буталды. Халидә өйгә кайткач ире Альберт белән сөйләшәсен уйлап, бераз тынычланды. Анын белән кинәшмичә торып, бу хакта берәүгә дә тешне агартмаска карар кыллы Анын ире. заводта гади инженер гына булса да. күп укый, күп уйлана, дөнья хәлләрен белә, кемнен кемлеген таный
Шагыйрәнең хәер җәмгыяте оештыруын ишеткәч тә ул моңа бик шикләнеп караган иде.
—Андыйны шагыйрьләр булдыра алмый.—дигән иде —Чөнки алар үзләре хәерче Хәер җәмгыятьләрен патша заманында да байлар оештырган Бик зур суманы банкка салып куйганнар, шуннан килгән процентны фәкыйрьләргә өләшкәннәр. Ә бит зур суманы анда бирү өчен бик бай булырга кирәк Анда берәү дә соңгысын бирми Димәк, артык акча булу кирәк Ә артык акча кемдә ул? Менә, мәсәлән, фәкыйрьләргә бик күп ярдәм иткән берәү турында язганнар монда. Укып кара әле!
Мәкаләдә Колумбиянең атаклы наркобароны хакында язылган иде. Ул зур җинаятьчел оешма булдырып, наркотикларны күп илләргә тараткан Анын кешеләре миллионлаган яшьләрне наркотик кулланырга өйрәткәннәр. шул рәвешле аларны һәлакәткә җиткереп, гаиләләренә кара бәхетсезлек китергәннәр Күпме ачы күз яше. күпме кан коелган шул наркотиклар аркасында! Наркобарон исә баеганнан баеган Күп илләрнен хөкүмәтләре аны тотып төрмәгә ябарга тырышканнвр Ләкин акча коткара шул. Наркобарон баи яшәп, исеме дөньяга танылып, үз үлеме белән үлгән. Үлгәннән сон бик күпләр аны изге дип игълан иткәннәр Чөнки ул бик күп фәкыйрь-ятимнәргә. гарип-горабаларга ярдәм иткән икән Хәзерге вакытта анын каберенә сукмак өзелми, чәчәкләр шинсп өлгерми, дип язганнар...
Бик тә гыйбрәтле кыйсса иде бу Кеше талап тапкан малның бер өлешен фәкыйрьләргә биреп, гөнаһларын юарга тырышучылар азмы бездә? Шул юл белән макталучылар, дәрәҗә алучылар азмы’’
Ник кирәк иде шагыйрәгә шундый катлаулы дөньяга берүзе керү’’ Ышанычлы дип санаган бердәнбер кешесе—бу төзүче-инженер берничек тә ярдәм итә алмый иле бит ана. Өстендәге таушалган костюмы белән бөдрә чәченнән башка берние дә юк чөнки Хәер җәмгыять җитәкчесенә, теләсә-теләмәсә дә. көчле, акчалы кешеләр каршына барып басарга, шулар белән эш итәргә туры киләчәк иде Ә алар ничек көч туплаган, каян байлык җыйган, анысын кем белеп бетерсен’
һәм кая илтеп чыгара сине алар белән аралашу1’
ин монда утыра алмыйм.-диде Халидә җәмгыятьнең бүлмәсенә кайткач —Сулышым кысыла, буыннарым сызлый башлый Әйдәгез, китапханәгә меник
Чыннан да. икенче каттагы чиста җыештырылган, шактый иркен, җиләс һавалы биек бүлмәгә барып кергәч, рәхәт булыгг китте Стена буендагы шкафларда тезелеп юрган китаплар, өстәлләрдә яткан журналлар мәктәп елларын, студент чакларны искә төшерә иде Заманнын кере карасы бирегә үтен керә алмый, таш күңелле, бүре карашлы бәндәләрнең юл га 6v тирәдән узмый.
Менә. Җәүһәриянең китаплары.—дип. өстәленнән ике китап алып. Хариска сузды Халидә Басылып чыгуга, бүләк иткән иле
И Гатар кызынын рус телендә яралган күнел моңнары . ‘Звездный водопад". “Заморозки для подснежника" Харис китап тышындагы такыялы кыз сурәтенә карап торды Нечкә сызыклар белән ясалган бу
М
16 Мадине МАЛИКОВА рәсемдә Жәүһәриянен чалымнары бар иде кебек. Тик күз карашындагы тирән сафлыкны гына тасвирлап бирә алмаган рәссам. Ана мәнгелеккә сенеп калган гаҗәпләнүне генә күрсәтә алмаган...
Ул, тирән көрсенеп, китапның уртасын ачты да күзенә беренче чалынган юлларны укыды:
Давыл купты, чатнап яшен сукты,
Йөрәккәем авыр яралы. Сизә күңелем: синен үткәнендә Мин сынган гөл булып каламын.
Кемгә атап язган ул бу юлларны? Кемнен хәтерендә сынган гөл булып калган? Харисның үткәнендә шулай калды бит ул!..
Шигырьләре сагыш белән, тынгысызлык, афәт белән тулы Жәүһәриянен Жилләр-өермәләр, яшеннәр, упкын-чонгыллар... Ә күзләре иләксез иде, игътибар белән карасаң, җаны түренә кадәр күренеп тора иде кебек Ул сафлык-садәлек, беркатлылык белән мөлдерәмә тулы иде шикелле Баксан, анда тынмас давыл шаулаган, алдагы һәлакәтен сиземләү яшене уйнаган икән, Харис кына күрә белмәгән.
—Мин сездән шуны сорамакчы идем,—диде Харис Халидәгә борылып —Зиратта табут күтәреп безнең турдан узган егетләрне сез белмисезме9
—Мин аларны башта сезнен танышлар, дип уйлаган идем.
—Бәлки, сезнен кешеләр булгандыр?
—Алай ук түгел инде. Бер тапкыр күргән идем Кафега барган идек без Жәүһәрия белән. Шунда...
—Димәк, алар Жәүһәриянен танышлары?
Халидә авыр сулап, урындыгына утырды. Башын иде. Хариска анын сары ефәк бөдрәләре генә күренә иде.
—Шагыйрә белән урам жуликлары арасында нинди уртаклык булды икән?—диде Харис
Халидә кинәт башын күтәрде дә, зәңгәр күзләреннән ук очыргандай итеп, Хариска ачу, әрнү белән текәлде:
—Ә кая барсын?—диде каты итеп —Кемнән ярдәм сорасын? Сез менә бик намуслы, ул сезгә ышана иде Ярдәм иттегезме соң? Кафеның эченә ургып аккан суны туктаттыгызмы? Бинага каравыл куештыгызмы? Түбәсенә Кызыл Ай куярга килдегезме? Юк бит! Юк! Акыллы, көчле, намуслы ирләрнең берсе дә ярдәм итмәде!
Харис мондый гаепләүне, бу кадәрле ярсуны көтмәгән иде, югалып калды, ни дияргә белмәде Халидә торып, графиннан су салып эчте.
—Ә братва ничек ярдәм итте?—дип сорады Харис.
— Бинанын эченә шарлавык кебек су ага иде, аны туктаттылар Ишекләрен бикләп, каравыл куйдылар.
—Ә ул аларнын кемнәр икәнен белә идеме?
—Ак чырайлысы Равил, шундагы машиналар төзәтү мастерскоеның хуҗасы.
—Ә муены яралысы?
—Анысын бик белмим. Машинасын төзәттерергә килгән булгандыр, бәлки, шунда күзгә чалынып киткән иде.
—Әйе, ул онытыла торган кеше түгел,—диде Харис сузып,—Жәүһәрия шулардан игелек күрермен, дип уйлады микәнни?
—‘ Братва” дип маңгайларына язып куелмаган. Эш кешеләре бит. Машина ремонтлыйлар әнә.
һәм Халидә, Харисны күрәсе килмәгәндәй, борылып, карашын тәрәзә артына, чәчәккә күмелгән куе юкә агачына төбәде. Ул каршысында утырган яшь чырайлы, беркатлы тоелган ирдән бигрәк, үз уйларына, үз күңеленә килгән шик-шөбһәгә ярсый, аларга каршы дәлилләр китерергә тырыша иде
—Кешеләрдән гел яхшылык кына көтте бит ул. Күзенә китереп төртмәсән, бернинди начарлыкны күрә белми иде,—дип өстәде аннары —
Үзе өчен йөрүе дә түгел иде. Бандит кулыннан көн күрергә калмаган!
—Шулай да. нинди акчага яшәде сон ул?—дип сак кына сорады Харис —Соңгы вакытта шагыйрьләргә гонорар түләү беткән, дип ишеттем Зш хакы алмаган, диләр...
Халидә урыныннан кузгалды да. ишек янындагы шкафтан чия төсендәге кыска итәкле җилән. хәзергечә әйткәндә, "кардиган” алды.
— Менә шушынын белән тамагын туйдырды ул. Күлмәкләр, кофталар бәйләп сата иде Монысын минем бер танышым сораган иде Илтеп биреп, акчасын алырга өлгермәдем. Менә карагыз! Күргәзмәгә куярлык.
Түше, инсәләре ука белән чигелгән, бик затлы, зәвыклы, нәфис кием иде бу Базардагы төрек малы монын янына якын да килә алмый Әйтәм аны, гел бәйләгән әйбер кия торган иде —дип уйлады Харис.— Үзенең кул хезмәтедер дип кем уйлаган
— Мескенкәем, шагыйрә башы белән базарда үзе бәйләгән әйберләрне сатып йөрде. Гарьлегеннән елаган чаклары ла булды'
—Сонгы елларда күпләрнен хәле мөшкелләнде шул.—диде Харис тыныч тавыш белән
— Нишләп сонгы елларда гына булсын' Гомере буе шул эш белән шөгыльләнде! Ул шушы мәдәният йортында әдәби түгәрәк җитәкчесе иде Аның инде оклады ташка үлчим Шагыйрьләргә шигырь өчен беркайчан да иркен яшәрлек итеп гүләмәделәр Рухи азык җитештерүче талантлы балаларын безнен халык беркайчан зурлап бәяләмәде, аларны ашатырга теләмәде Икенче китабынын акчасына, язучылар төркеме белән, Япониягә барганнар иде алар Шуннан бәйләү машиналарына кызыгып кайткан иде мескенкәем Андагы кибетләрдә искиткеч сырлар, бизәкләр ясый торганнары бар. дип сөйләгән иде. Тик акчасы җитмәгән, чит илләргә барганда утызар даялар гына алыштыралар иде бит Японнар безгә мыскыллап кына карыйлар, хәерчене кем ихтирам итсен, дип. бик гарьләнеп кайткан иде. Үзе өчен генә түгел, ил өчен гарьләнгән иле Үз кадерен үзе белми торган халык Үз талантларына юл бирми торган халык.. Башка бер илдә туган булса, ялтырап балкып торачак иде Шигырьләре белән дә. милләте өчен кылган гамәлләре белән дә Студент чагында ук китабы чыгып, язучылар союзына кабул ителгән тагын шундый кем бар? Юк андый! Бердәнбер иде ул! Ләкин язмышы тоташ фаҗига булды шул
Харис учындагы китапчыкларга карады " Заморозки для подснеж ника”. Татарча ничек була? "Умырзаяга кырау”? "Умырзая өчен кырау лар”? "Чыктым аркылы күпер” түгелме бу? Татар шагыйрәсе бетектәй башка сүзләр табар иде!
— Кайсы халыкның кызы иде сон ул?—дип борчылып сорады Харис.-Нинди әдәбиятны үстерде?
—Анын гына түгел, гомумән шәһәр балаларының уртак фаҗигасе шул бит инде' Совет халкынын милләте бер дип санала иде Сонгы елларда гына, кем кайсы милләт баласы, дигән сорау алга килеп басты Җәүһәрия кебекләр ике ут арасында калган кебек булдылар Үз халкыннан читләшкәннәр, чит халык аларны үзенеке дип танымый. Халкы өчен нидер эшлисе килеп оештырды инде ул бу җәмгыятьне Үз башына йөргән икән
—Сез шул җәмгыять аркасындадыр, дип уйлыйсызмыни’
Ире түгел бит инде! Ни генә дисәләр дә Букштейн андый га бара торган түгел'
—Ә сез аны яхшы беләсезме?
—Күнелем сизә. Мондый җинаятькә бару өчен баш җуя торган псих булырга кирәк Яисә хатыныңны шашып яратырга һәм үлеп көнләшергә
Ә көнләшергә сәбәп бар идеме —дип сорады Харис
—Сез нәрсә! Без аны җирләп кенә кайттык Гайбәтен сатарга!
—Гайбәт түгел Алар ире белән асылда аерылышканнар бугай бит1 —Җәүһәрия якут таш кебек чиста иде! Никахланышмыйча, качып- посып яшерен мөнәсәбәтләргә керә торган түгел!
—Инде. . Бүгенге заманда..
—Минем бу турыда сөйләшәсем дә килми. Ә Букштейн хакында шуны әйтә алам: ул мондыйга сәләтсез.
—Каян беләсез?
— Йә, үзегез уйлап карагыз,—диде Халидә,—көнләшсен, ди. Букштейн, кызып китеп, сугып җибәргәндә, артык каты бәреп куйсын, ди. Ләкин ник ул анын күзен чокысын?
—Ничек күзен?..—дип телен чак әйләндереп сорады Харис.
— Нәрсә, белмисезме әллә? Шулкадәр ерткычларча җәзалап үтергәннәр бит мескенкәемне,—диде Халидә.—Татардыр әле мөртәт. Инде үтерәсе булгач, күзләрен ник сытты икән? Күз кабакларынан гел дым саркып торды, һаман елаган шикелле. Адәм затының ерткычлыгына чик-чама юк.
Харисның башы әйләнеп китте Чыннан да, женазада мәрхүмәнең күзләрен яулык белән каплаганнар иде шул. Ләкин.. Җәүһәриянең күзләрен ул үзе йомдырды бит. Исән иде, якты иде күз алмалары... Әллә теге гәзит мәкаләсендә язылганнар дөрес булганмы? Тикшерү максатында күз бәбәкләрен алып, криминалистларга биргәннәрме?
ич белән гәзит актаргалап утырганда, Харис, “Казан урамнарында тагын атыш" дигән мәкаләгә юлыкты. “Узган атнада шәһәрдәге жинаятьчел төркемнәр арасында янә канлы бәрелеш булды. Берәүнең улы туган икән дә, бәхетле әти әшнәләре белән “бәбинен тәпиен юган” Кызып киткәч, дәртләре кабынып, "кызлар” чакырырга булганнар болар. “Бәйрәм” тәмамлангач, фахишәләрне акча түләмичә генә куып чыгарганнар.
Сонгы вакытта бу урамда үзенә аерым бер жинаятьчел төркем оеша башлаган һәм алар “төнге күбәләкләрне” үз канатлары астына алганнар икән. Алар “бәхетле әти”нен һәм анын кунакларының эзенә тиз төшкәннәр. Һәр икс як элекке "Баллы күл” кафесына бара торган аулак урамда очрашкан Низаг чыккан, атыш киткән. Икесе, шул исәптән теге "бәхетле әти” дә, больницада җан тәслим кылган.
Мәрхүмнәрнең буйдагы “Баллы күл” кафесы янындагы машиналар төзәтү мастерскоенда эшләүче егерме яшьлек Геннадий Козлов булып чыккан. Ул узган көздә армиядән кайтып, кыш буе эшсез йөргән, әле күптән түгел генә эшли башлаган. Тикшерү бара.
Соңгы вакытта шәһәрнен ул урамнары куркыныч урынга әйләнде, андагы хәлләр тикшерү органнарына эш артыннан эш тудырып тора Шагыйрә Җанна Баянованын (Җәүһәрия Байбулатова) мәете дә “Баллы күл" кафесыннан табылган иде. Кызганыч ки, тикшерүчеләр бу җинаятьне “кайнар эзләр буенча” ача алмадылар. Бүгенгәчә аларнын хәтта нигезле, анык фаразы да юк шикелле. Болай барса, Казан озакламый бу юнәлештә Мәскәүне узып китәчәк. Анда да бит күренекле шәхесләрне үтереп торалар, җинаятьчеләр табылмый.”
Харис мәкаләнен соңгы өлешен тагын бер тапкыр укып чыкты. "Тикшерүчеләрнең нигезле фаразы” юк, димәк. Ә мәкалә авторынын фаразы бар икән—жинаятьчел төркемгә ишарә ясаган.
Ул. вакыт сон булуга карамастан. Мансур Хужиевичның өенә шылтыратты. Иртәгесен тугызда очрашырга сүз куештылар.
Харис ишекне ачканда, тишерүче ялгызы түгел, өстәл кырыенда, ишеккә аркасы белән, бер ир утыра иде Ул кеше кинәт борылып, аксыл кашлары астыннан сөзеп карады. Таза муенында кызарып, бүртеп торган
К
жөй күзгә ташланды. Карашыннан тимер салкыны бәрде Харис аны таныды: зиратта табутнын бер почмагыннан тотып барган адәм иде бу.
—Килдегезме, исәнмесез,—дип. урыныннан кузгалып. Хариска кулын сузды Мансур Хужиевич — Бик яхшы. Ашыкмыйсызмы?
—Вакыт бар
—Алайса бераз гына көтегез. Безнен эш хәзер бетә.
Харис, коридорга чыгып, кыршылган урындыкка утырды. Ул ишекне ныклап ябып җиткермәгән икән, эчтә сөйләшкәннәре ишетелеп тора иде.
—Сез бер дә юкка минем белән вакыт сарыф итәсез, иптәш майор,— диде каргылдаган тавыш, генерал Лебедька охшатып
—Берсен дә күрмәдем, белмәдем, дисен инде. Матвей,—диде Мансур Хужиевич.—Фахишәләр өчен атышкан егетләргә катышым юк. димәкче буласын.
—Тавык артыннан чапкан һәр әтәчкә каравылмы әллә мин бу районда? Сез бик яхшы беләсез: ул кичне мин эштә идем—банкта сакта! Минем алиби—железный!
—Ләкин атышта катнашканнарнын дүртесе—сезнең егетләр! Корал каян килгән аларга?
—Ә "КаратанГка каян килгән? Аларга тешегез үтми! Монда килеп, безнекеләрне чүкеп кенә иөрмәкчеләр! Цеховиклардан ясак жыймакчылар! Җитте безнен районны саварга! Без монда тәртип урнаштырдык һәм шул тәртипне саклыйбыз гына. Безгә монын өчен рәхмәт әйтү тиеш' Элек дружинникларны әнә ничек мактый идегез. Ә без дружинниклардан киммсни?
— Козлов та синен дружинник идеме?
— Кем булса да ул корбан! Аны үтергәннәр! Сволочьлар! Әфганда чакта очрамадылар! Анда без адарны башкача биетер идек! Симергәннәр монда, җыен селәгәйне галап! Тәртип юк. тыючы юк. каршы әйтүче юк' "Аңлашылды.—дип уйлады Харис —Әфган синдромы бу Матвейда. Төркем оештырып йөри, димәк. Ерак та түгел, кафе тирәсендә".
—"Караташ "ларны акылга утыртасын килгәч, очрашуга ник үзен бармадын соң?
—Ул кичне мин банкта дежур идем, дидем бит!
—Ташла, ипи-тоз белән каршы алмасларын чамалагансыңдыр Үз җанын үзеңә газиздер
— Мин огнеметлар астында яткан солдат, иптәш майор! Үзегез белән чагыштырма! ы з! Әгәр мин барсам, аяк астымда мүкәләп йөрерләр иде! Тәртәгә кертәм әле мин адарны!
— Инде килеп "Караташ”ка бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләрнең мәетләре безнен районда табыла башлады
— Нинди мәет, кайда мәет?
—Ә кафеда табылган шагыйрәнең мәете?
—Анысын инде безгә тага алмыйсыз, иптәш майор Анысы сезнеке —Ничек безнеке'.’
—Анысы милиция ипие Әзме безнен районда адкашлар хатыннарын имгәтә, йә суеп ташлый? Йә азгын хатыннар ирләренең башына житә? Йә сөяркәләрен сарык урынына чалып ыргыталар9 Анын ишегә без ник тыгылыйк? Сез белегез, сез күрегез! Анда сезгә лафа! Җинаятьләрне сәгатендә ачасыз! Җинаять коралы—канга баткан ипи пычагы, үтерүчесе ләх исерек, шунда ук аунап яга Җинаять ачыла, гаепле ябыла, сезнең погоннарга яна йолдызлар тагыла... Анда безнен бер дәхелебез дә юк.
—Син. Шайдулин. шамакайланма. Бытовуха турында сүз бармый Җинаять җәмәгать бинасында булган.
Нинди җәмәгать бинасы булсын ул хәрабә? Бомжлар оясы! Үзе бомждан кай ягы белән аерыла иде сон ул такмаза язып йөргән җилбәзәк хатын? Нинли мәйданга, нинди бинага хужа булмакчы! Бете дә юк үзенен расчетный счетында!
Ә син каян беләсең анын расчетный счетында акча барын-югын?
—Бу заманда информациясез булмый, иптәш майор.
—Андый информация банктан читкә чыгарга тиеш түгел
— Мин банкта эшлим дә бит инде
—Синен ишек төбеннән узарга хакын юк. Әгәр мин моны ходка җибәрсәм...
—Анын белән генә бернишләтә алмыйсыз, иптәш майор! Ә безгә кемнен бәясе ни хак икәнен белеп торырга кирәк. Ансыз булмый Так что ул хатын бер тиен дә тормый иле. Алай да. килеп ялынгач, ярдәм иттек. Кранны яптык, каравыл куйдык.
—Анын өчен ул сезгә нәрсә вәгъдә итте инде?
—Аннан ни аласын9 Сонгы вакытта, бинаны ана бирмиләр, дигән сүз китте.
—Кем әйтте?
—Анысын администрациядән сорагыз. Җилләр шул яктан исә. Аңлыйсыздыр, ул хатын белән кем кул пычратсын9 Ире килеп сөяркәсе белән тоткандыр да, чамасыз ярсыган хәлдә...
—Иртәнге тугыздамы?
—Сөяркәләрне нәкъ шул сәгатьтә тоталар да инде! Безнең егетләр анын ише карчык-корчыкка ымсынырга калмаган! Ачылып килгән чәчкә кебекләре җитәрлек.
Харис урыныннан сикереп торып, ишекне ачты да йөгереп барып урындыкта утырган адәмнең янагына сугып җибәрде. Ул моның ничек килеп чыкканын үзе дә сизми калды. Шул ук мизгелдә ул атылып китеп, китап шкафына барып бәрелде. Шайдулин күз иярмәс хәрәкәт белән аны алып аткан иде Ул чатнаган башын калкытканда, теге адәм кыргый ярсу белән кызарынып, Мансур Хужиев шаккатып аңа текәлгәннәр иде.
—Лейтенант! Отставить!
Әкрен тавыш белән, әмма эчке куәт салып әйтелгән бу команда, хәрәкәт ясап өлгермәгән, ләкин тәне киерелгән Шайдулинны туктатты.
—Ә сез, Харис Мирзаянович. утырыгыз
Тикшерүче Харисны бүлмәдән чыгармады. Димәк, муены ертылган бәндә каршында аны милициягә якын, кирәк кеше итеп күрсәтте. Ә бу—Харисны үз итүне, нык яклауны анлата иде
—Тагын берәр нәрсә өсти аласызмы, Шайдулин?—дип сорады Мансур Хужиевич берни булмагандай
—Ул ахмак хатыннын башына, мөгаен, менә шушындый берәү җиткән. Берәр псих эше бу Бөтен яктан туры килә Икенче урынга ирен куярга кирәк.
— Нишләп икенче?
—Хатын өчен башын югалта торган ир сирәк. Үзем ир. Беләм. Ә син. күсәк, әгәр үзен бәреп үтермәгән булсан, мангаенны кашы Мөгезең чыккандыр. Синнән башка тагын сөяркәсе булган, шул чалып ыргыткан аны. беләсен килсә!
—Ярый. Башка әйтер сүзен булмаса. хәзергә саубуллашыйк. Сак булырга тырыш, мина кырына кереп барасын бугай,—диде аңа Мансур Хуҗиевич.
— Мина кырларын узу безнен һөнәр бит инде ул,—диде Шайдулин. Аннары Хариска борылып, мылтык-карашын төбәп
—Хәзергә,—дип өстәде.—Юллар кисешер кебек әле. Күнел шулай тоя.
Шулай диде дә, хәрбиләрчә төгәл хәрәкәт белән борылып, ишеккә юнәлде.
—Син нәрсә, туган, шаштыңмы әллә? Минем кабинетта кеше кыйнарга!..—диде Мансур Хуҗиевич Хариска.
—Мәрхүмәне пычратырга, анын намусына шакшы төкереген чәчәргә ярыймы?
—Миннән торса икән. Кызганыч, шакшы адәмнәр күп йөри торган
жиргә Байбулатова үзе барып кергән. Андый чакта кешегә кер-тузан куна шул инде.
—Ә бу бандит кем сон?
— Бандит ук дип атарга нигез юк әле. Әфганда сугышкан егет Хәзер банкта сакчы булып эшли.
—Күз буяу өчендер инде
—Без дә шулай дип уйлыйбыз Ну. тамак туйдырырга да кирәк бит Безнен мәгълүматлар буенча, ул бу тирәдә төркем оештырып йөри Монда “Караташ” төркеме бик канат жәйгән иде Хәзер болар аларны кысрыкламакчы. Әгәр чынлап тотынсалар, эшләр булачак әле.
— һәммәсен белеп торасыз үзегез, ә. диде Харис әрнеп
Ул: “Ә жаннарны кыюны туктата алмыйсыз”.—дияргә теләгән иде. тыелып калды.
— Нәрсә, белми торсак әйбәтрәк булыр иде. димәкчеме әллә? Ә сезгә сабыр һәм бик сак булырга кирәк,—диде Мансур Хужиевич
Харис, шкаф кырыена бәрелгән башын учы белән капшады Фикерләрен тупларга тырышты "Бәлки. Халидә хаклыдыр. Букштейн чыннан да ерткыч була алмастыр,—дип уйлады ул —Ә менә Матвей Шайдулин дигән бу адәмиен кеше күзен чукып алуына ышанып була!”
— Шуны сорамакчы идем күз бәбәкләрен тикшеру нәрсә күрсәтте сон?—дип сорады ул Мансур Хужиевичтан.
—Кемнен күз бәбәкләрен?
—Байбулатованын инде.
—Ләкин анын күз бәбәген алмаганнар, аларны үтерүче тишкән. Судмедэксперт шулай дип язган.
— Ничек үтерүче тишсен? Анын күзләре исән иде Мин үзем йомдырдым.
— Бутамыйсызмы'’
—Ничек бутыйм? Күзләре шар ачык иде Бер генә түгел, берничә гапкыр күз кабакларын төшердем Аннары битенә кулъяулыгымны яптым Моргка шул килеш илтеп тапшырдык
— Беркая да китмәдегез, гел янында булдыгызмы’
— Кафеда сез киткәннән сон. озак та тормалык, моргка киттек Алып кертеп яткырганчы, яныннан китмәдем.
—Алай булгач, моргта кылган булып чыгалар ул эшне
-Мин тикшерү максатындадыр, дип уйладым Күз бәбәгендә үтерүченең сурәте кала, дигәнне ишеткәнем бар.
—Бик яхшы булыр иде'—диде Мансур Хужиевич —Ләкин ул детектив язучыларның фантазиясе генә шул әлегә. Андый тикшерүләр гомумән үткәрелми Һәрхәлдә, моны ачыкларга кирәк
—Димәк. Букштейннан шик төшә инде болай булгач?—диде Харис. —Нишләп алай дип уйлыйсыз?
Ни дисәң дә. тәрбияле кеше бит Ул кадәр садист булыр микән'.’ —Ә бәлки, бераз тынычлангач, детективларда укыганы исенә төшкәндер Күз бәбәгенә сурәтем сенеп калмады микән, дип уйлана башлагандыр Чарасын күрер!ә кирәк, дигән фикергә килгәндер Хәзер менә тагын безгә эш арта Морг тирәсенә килгәнме ул. анда таныш* белешләре булганмы, мәет янында үзе генә калма!акмы Һәммәсен ачыкларга туры киләчәк
аф алтын кирпечләрдән өелгән диварны күргәнегез бармы’ Әнә ул—каршыгызда. Елык-елык итә. күзләрне камаштыра Дивар янында, нур чәчеп, алтын баганалар калка башлый Алар зурая, биегәя, рәвешен үзгәртә. Ниһаять, күңелне ымсындырып, кызыктырып, тылсымлы капка булып, өч хәреф торып баса ’МММ” Шулар аша узсан. байлык зиннәт иленә барып керәсен, ди көр тавыш Әкияттәге
С
кебек Юк. әкиятгәгедән җиңелрәк, чөнки монда байыйм дигән кешегә дию муенын борырга да. аждаһа башын кисәргә дә. явыз патшаның мәкерле табышмакларын чишәргә дә кирәкми. Мнение түндерәсе дә юк. беләкне талдырасы да. Фәкать диварга уелган тишеккә акча тыгып, аннан "МММ” дип язылган кәгазьләр генә алырга кирәк. Берәр айдан акчаңны уны белән кайтарып бирерләр, өстенә алтын сибелгәндәй булырсың.
Баксан-күрсән. андый тылсымлы капкалар тагын бар икән. Әнә бер хатын, гөлләр арасында утырып, сабыенын башын сыйпый. "Русский Дом Селенга" дигән оешманың кәгазьләрен алган да шуннан сон бәхеткә тиенгән. Ул арада тагын бер күренеш ике мәгълүм артист елмаеп тәкърарлыйлар: “Хопер-инвест—отличная компания, Хопер-инвест— отличная компания".
Харис телевизор экранында балкыган алтын баганаларга, байлыкка тиенгән адәмнәрнең тук һәм канәгать чырайларына йөзен чытып карап- карап зорды да. ян стена буендагы кәнәфидә утырган әңгәмәдәшенә борылды, һәм нидер әйтергә ачкан авызын йомарга да онытып, тын калды. Даниф бөтен гәүдәсе белән телевизорга таба тартылган, кызарынган йөзендә яшькелт күзләре зураеп, чекерәеп яна иде. Көн саен әллә ничә тапкыр кабатланып торган рекламаны беренче тапкыр күргән, диярсең.
—Син нәрсә. Даниф, бу жуликларның сүзенә ышанасыңмы әллә? Шуларнын кәгазен сатып алсан, каршына алтын тавы ишелер, дип уйламыйсындыр бит?
—Рычагын табып, вакытында төртә белергә кирәк! Минутын ычкындырмаска! Бер селтәнүдә ишелә ул алтын таулары! Заманы шундый!
— Ишеп караганын бармы әллә?
—Ишкән кешеләрне күргән бар,—диде Даниф иреннәрен чәйнәп.
—Акча үзеннән-үзе балаламый! Орлыгы юк, түтәлдә дә үстереп булмый. Байлык, әнә, басуда гына юктан бар була. Бер орлыкны чәчсәң, ун булып үсә. Эшләргә кирәк! Чәчәргә, урырга! Ә болар—жуликлар, күз буып кеше талаучылар!
—Ләкин меңәр процентны түлиләр, вәгъдәләрендә торалар!
—Алар бит акчаны берәүдән ала да икенчесенә бирә. Халыкны ымсындыру өчен. Ахыр чиктә, акчаны күп итеп җыеп алгач, конторларын ташлап качачаклар, күр дә тор. Аларга ышанып, барлы-юклы акчаңны илтеп бирә күрмә тагын! Ачык авыз булма!
Харис китапханәнең уку бүлмәсендә җәмгыятьнең элекке еллардан калган бухгалтерия документларын караштырып утыра иде. Монда тыныч, борчучы юк. Даниф аны эзләп кергән иде. Туктаусыз эшләп торган телевизор экранындагы реклама хакында шунда сүз алышып алдылар.
—Акча булса. "МММ” я "РДС" аша балалатып алу яхшы булыр иде дә бит,—диде Даниф көрсенеп —Юк шул әле ул акча. Хәзергә. Менә цехлар яхшылап эшләп китсә инде... Барабызмы?
Берничә көн инде ул Харисны яна ачкан цехларына барып килергә үгетли иде. Кадак ясый башлаган һәм капчыклар, бияләйләр тектерә икән. Инде әллә ничә тапкыр, хикмәтле сумкасыннан калькуляторын алып. Харисның борынына ук терәп, дигәндәй, санап та күрсәтте: ай саен кадак сатып күпме табыш алачак та. капчык-бияләйләрдән нихәтле керем керәчәк. Иркенрәк бинага, ягъни теге кафега урнашып, цехларны киңәйтеп жибәрсән. эшләр гел харап алга барачак икән Электр булмау гына тоткарлый Кафедан, табигый инде, электр чыбыкларын өзеп куйганнар, шуларны тоташтыру гына кирәк. Моның артыннан, билгеле, Харис чабарга тиеш, ә чабу өчен дәрт кирәк.
Харисның исә бу эшкә һич тә дәрте юк иде. Моңа кадәр ул. ык- мык итеп, цехларга баруны суза килде Тикшерүче Мансур Хужиевичның кушканын үтәп, җәмгыятьнең өч еллык бухгалтерия кәгазьләрен бик җентекләп карап чыгасы бар иде. Ә ул узган елгыны гына актарды бит әле. Аннары тагын шунысы да бар: Даниф акча табу ысулларын күп
кулланды, булачак табышларын калькуляторында да күп тапкырлар санады Гөмбә сатып ничек баеп китәчәген, бия савып, умарта үрчетеп, дача йортлары торгызып күпме акча табачагын. Андыйрык планнарны Харис эшли торган төзү трестында да күп тапкырлар корып карадылар Бөтен ягын уйлап, керем булырына инанып эшкә тотынасын Алны-ялны белмичә, эш хакы да алмыйча, дигәндәи. тырышып, бинаны торгызып куясын. Ахырдан санап карасан. исләрен-акылларын китә эш хакы алу түгел, муеннан бурычка баткан буласын Салымнар арткан, кирпеч - бетонга хаклар шашып күтәрелгән, йортка заказ биргән оешма акча түләми, ул арада инфляция син аласы акчаны чүпкә әйләндергән
Ә телевизордан, әнә. тагын "МММ" ны. “РДС“ны мактыйлар, акчанны шунда илтеп биреп, түшәмгә төкереп тик ятарга өндиләр Табыш сина үзе йөгереп киләчәк, имеш
Харис, көрсенеп, өстәлдән кәгазьләрен җыярга кереште Кешенен һәр сүзенә каршы төшеп, гел-гел кирегә сукалап кына булмый бит инде' Телевизордан сөйләгәнне хурла. Данифнын гозерен үтәмә Эшләргә маташып йөри бит кеше, цех ачкан әнә
—Әйдә сон. карап кайтыйк булмаса.—диде ул.
Кәгазьләрне җәмгыять бүлмәсенә алып төшеп, зәнгәр сейфка шартлатып бикләде дә. Нурҗиһанга бүген бүтән килмәячәген әйтеп, ишегалдына чыкты Калтырча “Уазик'нын кояштан кызган бөркү кабинасына утырды
Данифнын цехлары тимер-бетон эшләнмәләр комбинатында иде Иркен ишегалдына кергәннән сон. машина белән шактый бардылар Йөзләрчә метрларга сузылган биек тимер-бетон корылмалар тирәсендә кеше-кара күренми, ишегалдындагы ике-өч “КамАЗ" да. мөгаен, күптән кузгалмаган иде. Корылмаларнын берсе янында туктадылар, анын бер башыннан шакылдаган тавыш ишетелә
—Шушындамыни?— дип сорады Харис
— Шушында.
—Ә син кысан дип зарланасын.
Минеке түгел бит ул! Хуҗалары бар' Бүген үк бушатырга кушалар' —Ник? Буш тора лабаса?
—Сатып җибәрмәкчеләр
Элекке елларны Харис, бетон блоклар, панельләр юллап, бирегә еш килә торган иде Корылмаларнын эчендә көне-төне хәрәкәт, гөрелдәү тынмый, ишегалдында "КамАЗ'лар тезелеп чират тора иде Хәзерге тынлык, бушлык Хариска бик авыр тәэсир итте Кая киткән мондагы эшчеләр? Кайсы юлларда иөри икән бирегә киләсе машиналар? Ни сәбәптән туктап калды икән төзелеш-корылышлар’
Яна йортлар кирәк бит. шәһәрдә гомере буе фатир көтеп яшәгән халык санап бетергесез. Ярый, чүпрәк-чапракны “челнок"лар сыртына салып, чит илдән ташый алабыз. Ләкин йортлар салыр өчен бетон диварларны Каф таулары артыннан кайтарып булмый! Идән, түшәм, баганаларны аннан китерә алмыйсын!
Мондый корылмаларны, краннарны, станокларны болай ташландык хәлдә тоту үзе җинаять!
Данифнын цех дигәне чолан хәтле генә тәрәзәсез бер бүлмә булып чыкты Уртага калак ясый торган станок кертеп куйганнар Ян-як стена буена унбиш-егерме тартма өелеп гора, анын кайсылары ялтырап торган кадак белән тулган, кайсылары буш Икенче стена буенда озын, юан тимерчыбык өеме Комбинезон кигән, колакларын кара колакчыннар белән каплаган алтмыш тирәсендәге чандыр абзый станок янында кайнаша
Ну ничек*—дип анын казагына анызын терәп диярлек сорады Даниф
— Бара..
—Озакламый иркенгә күчәбез! Тагын станоклар кайтарабыз! Бергәләп эшләрсез! Җинелрәк булыр'
Станокның тукылдавы. чинавы таш диварларга бәрелеп, кайтаваз булып яңгырый, сөйләшергә ирек бирми иде
Даниф, горурланып, тартмадан елтырап торган кадаклар алып. Харисның битенә диярек китереп терәде.
—Шәп бит. ә!
Бүлмәдән чыгып, бинаның шул ук очындагы тимер баскычтан икенче катка күтәрелделәр Данифның тагын бер “цехы" шунда икән Стена-түшәменен акшары кубып коелган, идәне яргаланган котсыз бүлмәдә хан заманыннан калган биш тегү машинасы куелган. Ten фабрикаларында шундыйлар белән тегәләр иде. Хәзер ул фабрикалар бөлде, тезчеләре урамга чыгарып җибәрелде Аларга эшне үзләрен- үзләре табарга кушылды Фабрикаларның биналарында башка ниндидер оешмалар ачтылар, ә тегү машиналарын бушка өләшкәннәр, кайсыларын тәрәзәдән урамга томырганнар, дип тә сөйләгәннәр иде. Даниф шуннан җыеп кайткан булса кирәк.
Биш хатын киндер бияләй тегә.
— Бусы бригадир,—дип алтынчысы белән таныштырды Даниф.
Өлкән яшьтәге талчыккан кыяфәтле апа Хариска, нәрсәдер өмет иткәндәй, текәлеп һәм сынап карады. Харис карашын читкә борды— анын күнелен кызгану хисе биләп алды. Буш, тын, котсыз зур корылманың бер почмагында, тузан эчендә, чүплектән алып кергән, кыршылган машиналарда юк-бар әмәлләп, чикерткәдәй сикергәлән йөргән шушы Данифнын күзенә карап утыр әле син! Гөрләп торган зур цехларда, ышанычлы, жаваплы җитәкчеләрнең кул астында, зур коллективларда җимерттереп эшләгән кешеләр бит алар! Монда казгануның мәгьнәсезлеге көн кебек ачык! Тик кая барсыннар? Башкача ничек көн күрсеннәр?
Ләкин, өметсез шайтан, диләр, бу апалар да дөньялар һаман болай бармас, бер җае чыгар, дип уйлыйлар. Хуҗа белән килгән бу яна кеше берәр юлын тапмасмы, дип өметләнәләр иде.
—Шушы арада яна урынга күчәчәкбез. Тагын кешеләр алырга туры килер Уйлый торыгыз,—диде Даниф бригадирга.
Кире чыгу юлына барганда:
— Ике цехны да бер тиен акча тотмыйча оештырдым,—дип мактанып барды ул —Кадак станогын бер танышым бирле, тегү машиналарын фабрика директоры үзе тәкъдим итте. Эш кешесен таныйлар, бәялиләр!
Ишегалдында алар янына пычракка каткан зәңгәр “Жигули" килеп туктады. Алгы утыргычтан иңенә озын баулы ак сумка аскан, култык астына папка кыстырган нечкә сынлы кыз чыгып басты да, Данифка карап елмайды. Тузан, кер. шомлы тынлык, төшенкелек хөкем сөргән дөньяда бу яшь кыз бала язын шәһәр ишегалдындагы асфальтны тишеп чыккан тузганак чәчәге кебек балкып тора иде Күзенә төшкән кыска чәче жете сары, күзләреннән, йөзеннән җылы боркелә. муены неп-нечкә, нәфис Каян килгән, нишли бу манекенщица монда? Баксан, Данифнын бухгалтеры икән. Кадак ясаучы абзый белән бияләй тегүче апалар эшләгән акчаны санарга ялланган. Модада шул хәзер акча санау кәсебе!
Харис, дөньясын онытып, чибәркәйгә карап торган арада, машинадан ике яшь егет туңкаешып чыктылар—алары компьютер тоткан иде: берсе мониторын, икенчесе пронессорын.
— Компьютеры да синамы әллә?!—дип шаккатып сорады Харис Данифтан.
—Бухгалтер кешегә ансыз булмый.
—Акчам юк дисен үзен, бөлдем дисен, ыштансызга каеш билбау була түгелме сон бу? Анын хакын каплар өчен күпме калак, күпме бияләй сатарга кирәк9
—Компьютерсыз аны санап бетереп булмый,—дип сүзне шаяруга борырга тырышты Даниф.
—Түлисе салымнарыгызны да шунда чутлап чыгарасызмы?
—Анысын ничек түләми котылып булганын санарга кирәк...
Бер егет тәэминатчы, икенчесе менеджер икән. Димәк, теге алты хатын белән бер абзый бу өчәүнен тамагын туйдырырга, ал арның машинасын ремонтлау, бензин салу өчен, компьютер хакын түләү өчен дә эшләргә тиешләр икән Анын өстенә Даниф үзе дә бар бит әле Ул—директор' Анын өстенә—хөкүмәт, ана йөзләгән төр салым түлисе... Анын өстенә электр өчен Бина өчен
Даниф белмиме моны? Нишләп белмәсен, мондый эшләрдә күп буталган, алай гынамы, шактый кыйналган егет бит ул! Бөтенләй томана гүгел Шулай булгач, ник йөри әвәрә килеп? Шунын өстенә, күпме кешенен башын катыра бит әле!
Машинада кире кайтканда, Харис шулай уйлады Даниф исә һаман үзенекен такылдый иде.
—Әлбәттә, бу күләм белән генә табыш алу кыен. Кинәергә кирәк. Бина бар хәзер безнен. электр гына тоташтырасы Инвалидларны эшкә алырбыз, алардан салымны аз түләтәләр Станокларын бушка табарбыз Минем элемтәләр җитәрлек. Икәүләп тотынсакмы' Беребез президент, икенчебез башкаручы директор
—Миннән булмый,—диде Харис
— Нишләп9
— Борын ис сизми минем
—Хушбуй цехы ачмабыз ла.
—Бизнес исе сизмим мин.
Рульдә утырган Даниф, ана борылып, гаҗәпләнеп карады
—Нәрсә исен сизмим, дисез?
—Бизнес исен, дим
—Анын исе буламыни?
—Бизнес ул тере нәрсә, минемчә Туа. зурая, мантый. чәчәк ата. җимеш бирә...
—Җимеш! Акча, диегез! Ә акчанын исе булмый' Деньги не пахнут!— Данифка бу кызык тоелды, ул ачылып китте, көлеп җибәрде
- Акчанын, бәлки, исе юктыр Анысы да кем өчен ничек бит Күп кешегә хәләл акча гына килешә хәрамын күңелләре кабул итми Ис сизү түгелме бу? Урысларда "дохлое дело" дигән сүз бар Кайсыбер эш- гамәлне үләксәгә тиңлиләр. Өметсез, ана бәйләнсен мантымаячаксын, ди1ән сүз. "Живое дело” дигәне бар тагын Эшләве рәхәт, әҗере дә бар. дигән сүз. Эшнен була тересе, була үлесе, димәк Тересе сәламәт сабый кебектер, аннан хуш ис анкыидыр Ә теге үләксә дигәненнән мәет сасысы киләдер. Менә мин шуларны аера белмим,—диде Харис
Ул инде Данифнын “Мин үзем дә шулайрак шул .-дин әйткәнен көтә иде. Һич булмаса. кинаяне аңлар, ә бәлки, үпкәләр, дип уйлаган иле Ләкин Даниф, каш җыерасы урында, янә көлеп җибәрде
— Президент кеше станоклар тирәсендә иснәнеп йөрмәс инде,— диде —Анын өчен башкаручы директор бар
—Синме инде ул?
— Кафеда эшне бик кызу тотарга кирәк.—диде Даниф үз уйларына мавыгып —Иртәгә-берсекөнгә кереп утырырга Электрны тоташтыру озак түгел. Мин инде инвалидларны да табып куйдым Зур залга гарипләрне тезеп утыртсак, аннан безне беркем дә куып чыгара алмаячак!
-Ә эш барып чыкмаса? Теге чакта унмадын бит!
Данифнын чырае агарып китте
- Син анын белән чагыштырып утырма! Монда бөтенләй башка хәл! Заман бүтән' Шартлар, законнар икенче' Приватизация бара! Бераз кыймылдагач, менә бит эшлибез, дип. бинаны хосусыйлаштырасын Аннары сатарга ла була.
Нигә сон син бу мәсьәләне Байбулатова белән хәл итмәден?
Фу. шайтан, сүзгә маныгып киткәннәр! Даниф светофорда яшел утнын җемел-жемел килгәнен күрми калган, алдагы "Жигули"нын туктаганын сизмәде. “УАЗ’игы белән анын артына барып керә язды.
Харис маңгае белән алгы пыялага бәрелде. Йөрәк жу итте.
—Авызны йомыбрак барыйк әле,— диде ул сулышы киселгәнен сиздермәскә тырышып.—Урамда машинанын хисабы юк. Сак булырга кирәк.
—Белми калдым... Уйлап җиткермәдем, —диде Даниф.
—Шул-шул менә! Алга гына карап бар!
—Мин аны әйтмим әле...
—Нәрсәне әйтәсен?
—Кафены...
—Ә-ә...
Харис сонгы соравын онытып та өлгергән иде инде Бераз вакыт дәшми-тынмый гына бардылар. Ләкин озак түгел. Даниф тагын телгә килде.
—Кайчан барасыз сон?—диде ул башын бормый гына.
-Кая?
—Район главасына. Анын рөхсәтеннән башка электрны тоташтырмаячаклар.
— Шылтыратып карармын,—диде Харис авырсынып кына.
Даниф борылып, юлдашына кистереп карады.
—Кемгә?
— Главага, дисен бит.
— Мин бит сезгә главага шылтыратырга, димәдем. Барырга, дидем.
Хариснын сабырлыгы төкәнә башлады.
—Сон башта шылтыратырга кирәк бит инде. Кайчан кабул итә, шуны белешергә.
— Ну, Харис Мирзаянович, сез бигрәк беркатлы фикер йөртәсез кайчакта,—диде Даниф җинелчә шаярган кебек итеп —Дөнья күрмәгән кеше шикелле. Главанын туганымы сез, кодасымы. Бергә утырып эчкәнегез бармы.
Харис дәшмәде.
—Ул сезне ачык чырай белән каршы алсын өчен,—диде Даниф йомшак кына,—сүзе үтәрлек берәүнең алдан шылтыратып куюы кирәк.
—Андый кешем юк минем,—диде Харис. Ана җиңел булып китте, йөз суы түгеп, соранып йөрисе килеп тормый иде әле.
— Югарыдан эш йөртергә кирәк, шунсыз булмый!—диде Даниф — Хөсәен Гайфулловичка барырга кирәк башта. Җәмгыять анын фатихасы белән оештырылган, бинаны да ул бирдергән бит.
Хариснын исенә төште: чыннан да Җәүһәрия Хөсәен Гайфуллович җәмгыятьне оештыруны бик хуплады, бина бирергә вәгъдә итте, дигән иде шул.
—Ә син каян беләсен?—дип сорады ул Данифтан.
—Газетада жәмгыять турында мәкалә чыкты бит. Шунда әйтелгән иде. Сез укымадыгызмыни? Әллә оныттыгызмы"’ Шактый вакыт узды шул.
—Хөсәен Гайфуллович Җәүһәрияне белгән, яңа яхшылык эшләгән. Мине белми бит ул,—диде Харис —Нәрсә дип барыйм мин аңа?
—Бармыйсыз инде алайса...—диде теш арасыннан, ничектер эчке бер ачу белән Даниф. Аннары каты пышылдап:—Мокыт! —дип өстәде.
—Нәрсә дисен?
—Үземне әйтәм, ахмак, дим... Кеше кулына карап торырга... Башка юлын табарга кирәк!..
—Тап, тап.—диде Харис.—Бик яхшы булыр.
Бу сүз аны тәмам туйдырган иде.
кенче иртәне Харис җәмгыятькә соңарыбрак килде. Нурҗиһан зәнгәр халатын киеп, яулыгын чөеп куйган да эшкә тотынган: киштәләрдәге әйбер-караны тәртипкә сала. Стена буендагы
И
урындыкта Насибә утыра, бите-борыны кызарынган, күзләре яшьле. Янында, анын именә кулын салып. Халидә басып тора
Харис исәнләште дә. бухгалтер кәгазьләрен алырга дип сейфны ачты, әдәп саклап кына:
—Бер-бер хәл булдымы әллә?—дип сорады
Хатыннар шуны гына котеп торганнар икән. Нуржиһан эшен ташлап. Харис янына килеп басты. Насибә елавын онытып, ана текәлде. Халидә дә таләпчән карашын ана төбәде. Күренеп тора, һәммәсе аңардан нидер өметләнәләр иде. Харис эчтән куырылып килде: алар теләгәнне булдыра алмаячагын күңеле сизде чөнки’
— Менә бер баланын ятим калу-калмавы хәл ителә әле монда,— диде Нуржиһан.
—Аны жыелыш жыеп. тавышка куеп хәл итәләрмени?—диде Харис — Тәкъдирдә ни язылган булса, шул килә адәм башына, дигәннәр борынгылар. Язмыштан узмыш юк Ятим калырга язган икән, әжәл килә дә баланын ата-анасын алып китә. Ссздән-безлән сорап тормый
Харисның болай жинелчә сөйләшүе Халидәгә ошамады, ул сынын турайтып, чәнчеп-чәнчеп карады
—Әжәл үзенекен эшләгән бит инде.—диде —Туачак баланын атасын алып киткән. Хәтерләмисезмени. Жәүһәрия белән бер көнне җирләделәр.
—Анасы исәндер бит?
—Исән. Тик ана булыр жире юк
— Бала тапкач, ана булмый нишләсен?
—Үзе бала әле ул. Үзен асрыйсы бар
—Ходай тәгалә жан биргәнгә жүн бирер иде әле, баланы үземнеке дип яздырыр идем дә үзем үстерер идем,—диде Насибә Анын ачык күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри башлады.—Тик кайда асрыйм сон мин аны? Кая сыендырыйм'.’ Ун квадрат метрда болай да дүрт жан! Аннан да чыгарга кушалар, милициянең тулай торагы бит ул! Ә безнең анда эшләүчебез юк!
—Күп балалы гаиләне урамга куып чыгармыйлар, закон рөхсәт итми,—диде Харис
—Кыш көне генә куа алмыйлар, җәй көне луылдатып урамга чыгарып утырталар. Законы шундый икән.
—Фатир сорагыз! Чиратка басмаган идегезмени?
—Чират бар иде. әтиләре киткәч, сыздылар! Әле кичә тагын барган идем, андагы хатын тиргәп жибәрле. Уйнаштан бала ясаган бер кешегә хөкүмәт квартир бирә башласа, кая китә ул. ди Тапкансыз икән ансат юл. мәктәп яшендәге кызыгыздан бала таптырып, квартир алмакчы. ли Адайга китсә, ди. бөтен кыз балалар алтынчы класстан бүксә күпертеп йөри башлар! Намуслы кешегә бирергә квартир калмас' Андыйларнын ата-аналарын җавапка тартырга кирәк Балаларын юньләп тәрбияләмәгән өчен жәза бирергә, ди
Насибә сыгылып төшеп, елый башлады. Харис дәшмәде Анынча. теге хатынның сүзләрендә дөреслек бар иде
— Роддомда калдырырга туры килә инде-е-е —лиле Насибә борынын мышкылдатып — Алып кайта алмабыз инде
—Авызыңнан жил алсын'—диде Нуржиһан булдыра алганча нык итеп —Дүрт саның исән була торып, үз баланны ташлыклар лимени' Ходай язмаганны! Жәүһәрия исән булса, болай дип авызынны да ача алмас илен Ул сина җебеп төшәргә рөхсәт итмәс иде. квартирын да алып бирешер иде
"Аңлашылды.—дип уйлады Харис —Болар өчәүләшеп квартир кыса башлыйлар хәзер миннән
Ләкин каршы әйтергә өлгермәде, ишектән, бик каударланып, чүпрәк букча күгәреп, бәләкәй гәүдәле, иртә картайган кыяфәтле маржа түтәй килеп керде.
—Жанна Бая ношпа рәхмәтләремне әйтергә килгән илем.—лиле ул -
Әйткәннәр иде аны баштук, ярдәм итеә шул гына итә ала сиңа, дип. Хак, шулай булып чыкты да.
Түтәй белән Нурҗиһан ах-ух килеп сөйләшкән арада, Халидә Хариска мәсьәләнең асылын анлатып бирде: ике ел элек түтәйнең музыка мәктәбендә укып йөргән кызын хулиган малайлар трамвайдан атып бәргәннәр. Кызыкай чигәсе белән рельска барып төшкән... Бик озак больницада яткан, ләкин сихәтләнә алмаган— сул ягы хәрәкәтсез калган. Аягына баса алмый, идәндә яны белән мүкәләп кенә йөри, үзен-үзен дә белештереп бетерми икән.
Халидәнең сүзе колагына чалынып, түтәй үзе дә Хариска борылды:
—Ун кулы исән анын, шунын белән мине тукмый,—диде.—Икәү бәргәләнеп яшибез шулай. Мин эшкә урнаша алмыйм, аның ялгызын калдырып булмый... Суыткычыбыз бик иске иде, ахыр чиктә бөтенләй ватылды
Шуннан сон инде бу түтәйгә Жәүһәрия янына керергә киңәш иткәннәр
Жәүһәрия кунакханә директорына барып сөйләшкән. Аннан бер суыткыч табып, түтәйгә илтеп биргәннәр.
—Бу эсседә суыткычсыз ничек яшәмәк кирәк? Бөтенләй гаҗизләнгән идек. Рәхәткә тиендек хәзер. Рәхмәтләр яусын сезгә,—дип хатын, букчасыннан ике консервы чыгарды да, көчләп-көчләл Нурҗиһанның кулына сонарга кереште.
Нуржиһан исә күчтәнәчне алмаска маташа иде.
— Юк. безгә ярамый, рөхсәт юк! Әнә, хуҗа кушмый!—дип Хариска ишарә ясады ул.
—Алмасагыз. үпкәлим! Мин башка берничек тә сезгә рәхмәтемне белдерә алмыйм. Ичмасам, утырып чәй эчәрсез...
Бер елап, бер елмаеп, мен рәхмәтләр укып чыгып китте хатын.
— Күрдеңме?—диде Нурҗиһан Насибәгә.—Акылдан шашкан гарип баласын да ташламый кеше! Юләрләр йортына илтеп тыкмый Моннан ары андый сүзне әйтәсе булма безгә! Мә, менә бу банкаларны ал да, өенә кайтып, балаларын белән тәмләп чәй эч! Без барда ач булмассыз!
—Сез үзегез дә бүген бар, иртәгә юк,—диде Насибә борынын мышкылдатып —Жәүһәрия булмагач, кем тота моны?
—Таралырга тормыйбыз әле. Эш бара бит. Харис Мирзаянович килде менә. Кафе да ачылыр иншалла. Анда сиңа да, кызыңа да эш табылыр Бирешмә генә Безнең эшкә кулын ятып кына тора. Елап утырма монда, Зөбәйдә апага бар әнә. Тагын шылтыратты, килсен, ди. Син генә юындыра аласың аны, башка беркем булдыра алмый...
Ватан сугышы ветераны артистка Зөбәйдә апа ялгызы яши, балалары да. туганнары да юк икән. Күршеләре кибеттән ипи-сөтен кайтарып бирәләр, тик менә юындыру ягы читен Чөнки апаның аяклары йөрми, ваннага бик авырлык белән генә керә, җитмәсә, сугышны узган кешеләргә хас булганча, холыксыз үзе. Аны фәкать Насибә генә көйли ала икән.
Бар. бар, җилләнеп кайтырсың,—дип аны тыкырдатты Нурҗиһан.— Харис Мирзаянович ташламас. Квартир мәсьәләсен дә кузгатыр. Анда Жәүһәриянең хаты ята бит инде. Шуны юлларбыз.
—Чынлапмы? Юлларсызмы?—дип Хариска текәлде Насибә.
Әле генә чыгып киткән түтәй Харисның күңелен ирексездән нечкәртеп жибәргән иде. Ул Насибәгә "юк” дия алмады.
—Тырышырмын,—диде. Шулай итеп, туачак сабыйны ятим итүгә каршы тавыш биргәнен сизми дә калды.
Насибә юанып чыгып китте.
— Монда сезгә бер хат бар иде,—дип, Хариска озынча конверт сузды Халидә.
Хат район хакимиятеннән иде. "Баллы күл” кафесын ике ай арендада тоткан өчен сигез миллион акча түләргә кирәклеген, әгәр акча вакытында түләнмәсә, көненә бер процент пеня саналачагын һәм әлеге бурычларны.
хөкем чыгымнарын да өстәп, арбитраж суды аша мәжбүри алачакларын язганнар Шунда ук: “Сезнен аренда килешүен өзүегез турындагы хатыгызны алдык. Бер аи эчендә бинаны бушатырга һәм тәртипкә китереп, тиешле комиссиягә тапшырырга кирәклеге турында кисәтәбез”,—диелгән иде.
Димәк, башта кафе өчен жәмгыятьтән бик күп акча түләтәчәкләр, ә бер айдан бинаны бөтенләй тартып алалар, дигән сүз. Нәрсә9 "Сезнен хатыгызны алдык..."—дигәннәрме? Нинди хат? Кем язган? Җәүһәрия язган иде микәнни9
Моннан берничә ел элек шушындыйрак хәлгә юлыкса, Харис кычкырып көләр, аннары, чиктән тыш ярсып, район хакимиятенә чабар иде. Аренда хакы нишләп шулкадәр күп? һәм әле кереп тә утырмаган бина өчен хәер җәмгыяте ул хәтле акчаны каян алып түләсен? һәм, ин кызыгы, ни сәбәпле килешү өзелә9
Әмма соңгы елларнын үткен кайчылары Харис күңелендәге кошнын канат очларын нык кыскарткан иде инде Ул башын салып уйга чумды
Даниф хаклы, дигән фикергә килде ул. Эшне югарыдан йөртми булмый. Хөсәен Гайфулловичка барырга кирәк
—Сез китапханәгә кереп утырасыздыр бит9 Әйдәгез!—диде Халидә.
Харис уйларыннан айнып китте Хатны чалбар кесәсенә тыгып, сейфтан папкаларны алды Кәгазь актаруны жене сөйми дә бит, нишлисен, тикшерүче элекке елгы акча документларын карап чыгарга кушты Имештер ки, шуларда Байбулатованы үтергән кешегә илтүче жеп очы ятмый микән Шуны Харис күреп алмасмы. Каян күрсен ул аны? һәм ничек килеп керсен андый жеп очы монда, рәтле-башлы акча кермәгән документларга9 Алай да тикшерүченең сүзен аяк астына салып булмый иде Папкалары да бер кочак җитмәсә Юк акчага күпме кәгазь үрчегән! Харис, уф дип пошкырды да, тураеп, Халидәгә;
—Әйдәгез, -диде
ур җитәкчеләрне иртәнге якта тоту унай. Эш көне сәгать тугызда башлана, дип саналса да. алар һәммәсе иртәнге сигездә инде үз кабинетларында булалар Бөтен мөһим мәсьлатәләр шул вакытта, эш башланыр алдыннан, саф баштан хәл кылына Шуны белгәнгә күрә. Харис Хөсәен Гайфулловичка сигез тулар-тулмас шылтыратты Ни гажәп. аңа секретарь хатын түгел, ир кеше ждвап бирде. Эше бик тыгыз кешедәй эндәшүеннән Харис аның Хөсәен Гайфуллович икәнен аңлап алды. Карасана, республиканың ин зур җитәкчеләреннән берсе телефон трубкасын үзе ала! Харис, бик кыска гына итеп, үзенең Җәүһәрия Баибулагова урынында хәер җәмгыяте җитәкчесе булып калганын, кафены алуда кыенлыклар килеп чыкканын, бу мәсьәләдә киңәшергә теләгәнен аңлатты.
—Сәгать өчтә килегез.—диде Хөсәен Гайфуллович
Харис, билгеле, әйтелгәннән алданрак Kivien, иркен, якты алгы бүлмәдә бераз көтеп утырды. Түгәрәкләп ясалган өстәл янында, компьютер каршында утырган секретарь хатын Хөсәен Гайфулловичнын вакыты бик кысан, зинһар, йомышьпызны кыска, аңлаешлы итеп сөйләгез, биш минутка сыярга тырышыгыз”,—дип нык кисәтеп куйды
Яше алтмыштан узып киткән, пеләш башлы, йомры гәүдәле, утырган урынында да тыпырдап, боргаланып торучы Хөсәен Гайфуллович. кабинетының бик затлы, киеменең кыйбатлы һәм ятышлы булуына карамастан, авыл агайларына хас гадилекне, беркатлылыкны саклаган иде Ул Җәүһәриянең үлемен әрнеп кабул иткән икән Анын өчен аяныч югалту булган бу. Ләкин менә җеназага бара алмаган Чөнки мактаулы исем дә. дәүләт бүләге дә алырга өлгермәгән ша1ыйрә Жанна Баянованын үлеме республика җитәкчеләрен кузгатырлык вакыйга була алмый
З
Хәлбуки. Хөсәен Гайфуллович Жәүһәрия белән шактый якыннан таныш булган икән.
—Беләсезме, без туксанынчы елны бергәләп Япониягә барган идек, язучылар төркеме белән.—дип. тирән сулап, хатирәләргә бирелеп алды ул —Шунда мин аны Мәскәүдән. Литвадан. Грузиядән килгән язучылар арасында, алар белән чагыштырып, карап тора идем. Берсеннән дә ким түгел иде ул. Төс-кыяфәт белән күбесеннән өстен иде. Чибәр, буйлы, затлы, белемле, талантлы, унган. үткен хатын. Менә, татарлар шушындый алар дип, бөтен дөнья каршында мактанып күрсәтерлек Ләкин чыгып булмый андый мәйданга, үзебезне күрсәтеп булмый! Ә мин өметтә идем әле, Жәүһәрия яшь, заманнар үзгәрә, ул күтәрелер, танылыр, дөньяга күренер, без татарларны халыкара мәйданда күпмедер дәрәҗәдә яхшы яктан танытырга өлешен кертер дип ышана идем. Бик кызганыч болай булуы...
Кафе тирәсендәге хәлләрне ул ике сүздән аңлады: кемнәрдер Байбулатованын үлеменнән файдаланып, ул бинаны үзенә алмакчы.
Бөтен гәүдәсе белән ян өстәлгә борылды да. телефон төймәсенә басып, секретарена кем беләндер тоташтырырга кушты. Тиз тоташтырдылар.
—Рәшит!—дип кызарынып кычкырды ул трубкага.—Ник син Байбу- латовага биргән бинаны кире аласын? Үлмәгән ул. аны үтергәннәр! Сина шул фаҗигадән файдалану оят булырга тиеш! Җәмгыяте калган бит анын!..
Аннары теге баштагынын сүзен тынлап, беразга тынып калды.
Бу кешенен күңелендәге телендә, ни кичергәннәре күз алдында иде. Анын кыяфәтендә, үз-үзен тотышында, тавышында, күз карашында бөтен яшәеше чагыла иде шикелле. Авылда туган, әбисеннән догалар. “Кыйссасел әнбияләр" тынлап. Шәриф Камал. Ибраһим Гази. Габдрахман Әпсәләмов китапларын укып үскән. Хәрәкәтчән, актив булган, илгә, халыкка хезмәт итәм, дип ышанып яшәгән. Җитәкче эшләргә күтәрелгәч. Салих Батыев кебекләрдән үрнәк алган. Бар иде заманында Татарстанның шундый ин зур җитәкчесе. Республиканың Югары Советы председателе, дип атала иде, әмма чит илдәге татарлар аңа хатлар язганда: “Президент әфәнде!’’—дип башлыйлар, һәм ул моның белән чиксез горурлана иде. Ана урамнан телефоннан шылтыратып була һәм ул, президент, еш кына трубканы үзе ала. зарыңны тынлый, ярдәм итәргә тырыша торган иде
Күренеп тора. Хөсәен Гайфуллович шул мәктәптә тәрбияләнгән җитәкче инде. Узып барган гасырның кере-пычрагы, чүп-чары арасында ялтырап яткан ватык көзгенең саф бер кыйпылчыгы иде ул.
Ул телефонны тыңлаган арада Харисның башыннан шундый уйлар узды.
—Рәшит! Бир инде шул бинаны! Бир инде! Бөтен шәһәрне сатып бетердегез, ичмасам шушысы изге эшкә хезмәт итсен! Хәер җәмгыяте бит ул!—дип өзгәләнеп кычкырды Хөсәен Гайфуллович телефоннан.— Килер ул сиңа! Кабул ит! Сөйләш! Хәл ит кешечә!
Аннары трубканы куйды да. Хариска борылып:
—Син бар ана, ул кабул итәр,—диде —Бина синеке булыр. Документларны үзгәртеп язарлар, хуҗа буларак кул куярсын. Фәкать шул гына.
“Сезнеке” яисә “җәмгыятьнеке” булыр димәде. Приватизация, ягъни дәүләт малын үзләштерү чоры китергән шаукым иде бу. Эш йөрткәндә, предприятиеләрнең, оешмаларның исемен атап түгел, җитәкчеләрнең исемен әйтеп сөйләшәләр. Асылда чын хужанын кем икәнен белгәнгә күрә шулай.
Инде саубуллашып чыгып барганда, Харис кесәсендәге кәгазьне исенә төшерде Насибәгә фатир алуда ярдәм сорап Хөсәен Гаифулловичка язган хат бу... Ул ишек төбеннән кире борылды
—Гафу итегез, Җәүһәриянең күп балалы ялгыз бер анага вәгъдәсе
булган икән, квартир алып бирүдә ярдәм итәргә Бу хәлләрдән сон ул хатынны чираттан сызганнар.
—Хайваннар, —диде теш арасыннан Хөсәен Гаифуллович
—Кайсы район?
—Казане у арты
— Кая, калдырыгыз хатыгызны. Артур Кимович белән сөйләшермен һәм янә телефон төймәсенә басты:
—Гөлгенә,—диде секретарена, —Артур Кимович белән тоташтыр әле.
Эссе көндә дә җиләс. иркен, тыныч Кремль урамы буйлап, зәнгәрсу чыршылар ышыгыннан Спас капкасына таба барганда, туктап борылды ла, каерылып Сөембикә манарасына, анын очында очкынланып балкыган айга карады Харис. Аннары карашын президент сараенын түбәсе өстеңдә җилпенгән әләмгә төбәде Ничә гасырлардан сон калыкты бу ай!.. Күпме гомерләрдән сон татарнын үз байрагы күтәрелде.
Ә нигә шагыйрә Жәүһәриянен татлы хыяллары тормышка ашмаска тиеш? Нигә әле зур бинанын түбәсенә, углы хәрефләр белән "Шәфкать йорты" дип язып, уртасына ераклардан күренеп торырлык итеп Кызыл Ай бастырып куймаска?
Әмма ул атна буе һәр иртәне шылтыратып торса да. тиешле җиргә берничә тапкыр үзе барса да, Рәшит исемле түрәне күреп сөйләшә алмалы Биек, җиләс булмәдәге имән өстәл артында утырган ыспай егет— ярдәмче "Мин сезне кабул итү исемлегенә яздым Үзебез хәбәр итәрбез. . Иртәгә шылтыратыгыз. Бер атналап "—дип. коры гына борып җибәрә торды. Рәшит -яна заман җимеше, алдагы гасыр җитәкчесе— телефон шылтыраган саен трубканы үзе ала торганнардан түгел иде.
Аптырагач. Харис тагын Хөсәен Гайфуллович белән телефоннан сөйләште Хәлне аңлатты Ләкин биналарны арендага бирү турындагы килешүләргә Рәшит кенә кул куя ала. аннан өстәгеләр түгел. Зур җитәкченең көчсез, чарасыз булуын күреп. Харис аны кызганып куйды Күрәсең, заман егетләре бу кешенен үз урынында озак утырмаячагын сизеп алганнар иле инде. Хәер, утырып торса да Өстәге начальникнын "айт" дигәненә “тайт" дип тора торган коммунистлар заманы узды Хәзер, кесәң калын булса, өстәгсләрю үзен “үрә кат'" дип кычкыра аласың...
Алай да. бөтенләй игътибарсыз калдырырга җөрьәт итмәгәннәр иде, күрәссн. имән өстәл артында утырган кәттә егет, ниһаять, сезнен мәсьәлә буенча район җитәкчесе Артур Кимовичка барырга кирәк, диде
Ә Артур Кимович нәкъ шул көнне рәсми делегация белән Франциягә китеп барган икән. Заман шундый: ил чикләрендәге тимер коймаларга капкалар уелды, халык ургылып ике якка да әрле-бирле иркенләп йөри башлады Чит илләрнен матур тәҗрибәсен өйрәнү кирәклеге беленде Житәкчеләр акыл җыярга ерак сәфәрләргә еш һәм бик теләп йөри торган булып киттеләр Дәүләт хисабына Таланган, җимерелгән биналар, исрафка аккан сулар кайгысымыни!
ртәнге якта Насибәне кафега Харис үзе илтергә булды Бинанын җәмгыятьнеке икәнен белгертеп торырга, бераз булса да кыймылдарга кирәк, дип исәпли иде ул
Данифның “УАЗ’игына бераз он-ярма. кием-салым чыгарып салдылар ла кузгалдылар. Насибә әйтүенчә, ул тирәдәге мохтажлар инде ана ияләшеп тә өлгергәннәр, килгәнен көтеп кенә торалар, китергәнне иик сәенел .ri.n.ip япи
Олы урамнан борылуга, кафеның ишегалдыннан бер ир заты, анын артыннан һау-һаулап өреп ике эт килеп чыкты Ир кешенен башында.
И
кин кырыйлары дулкынланып килгән, чит илләргә еш йөрүче кәттә егетләрдә генә очрый торган кара эшләпә, өстендә хәзерге заманның горур эшкуарлары яратып кия торган бик модный кара плаш иде. Култык астына барсетка гына житми.
Каян килеп чыккан бу шәп егет? Мондый ташландык жирдә бер ялгызы, машинасыз, шоферсыз, каравылсыз, эт өрдереп, кеше көлдереп дигәндәй, нишләп йөри?
Сәер иде. анлаешсыз хәл иде бу!
—Тукта!—диде Харис Данифка. Теге адәм, сулуына кабып, машина ишегенең тоткасына килеп ябышты. Эшләпә астыннан сакал-мыек баскан, җыерчыклы арык чырай күренде, кызарган күзләр ачу. гажизлек белән карады Күптән тазартылмаган черек тешле авыздан тәмсез ис бәрелде. Баксаң, затлы кием эченә сасы йолкыш кереп оялаган икән!
—Китегбз! Пшол! —дип кулын изәп кычкырды Харис этләргә — Тәмам азды бу эт асраучылар Көпә-көндез урам уртасында кеше талаталар, ә!
—Алар шундый!—дип Харисның күзләренә мөлдерәп карады йолкыш адәм —Халыкнын малына хужа булып алдылар да якын килгән бер кешене эттән талаталар хәзер!
Ул арада капка ягыннан:
—Артур! Ким! Минем янга!—дигән тавыш ишетелде. Этләр шул якка чапты.
—Паразитлар! Бандитлар!—дип алар артыннан ике кулын болгап, нечкә тавыш белән кычкырып калды йолкыш —Ни хакыгыз бар?!
Харис машинадан төште дә. аны баштанаяк күздән кичерде Җилбәгәй киткән плаш итәкләре астыннан таушалган, ләкин кыйммәтле чалбар-костюмга, тузан астыннан да елтырап торган лаклы туфлиларга шаккатып карады
—Дәхеле юк аларнын бу бинада!—дип. йодрыклары белән буш урам тарафына кизәнеп, дулавын дәвам итте йолкыш.—Каравыл куярга хаклары юк!
Харис аның плаш жиненнән тырпаеп чыккан кулларына карады да, имәнеп китте: йодрыклары күгелжем-кызыл тукмак кебек, тырнаксыз бармаклары кәкерәеп каткан.
—Семен! Син тагын мондамыни?—диде авырлык белән машинадан төшеп килгән Насибә чыраен сытып.—Шешә чәлдерергә йөрүендер әле.. Баш төзәтергә...
—Сине көтеп йөри идем,— диде Семен шундук кикриге шиңеп.— Менә эчке кием кирәк. Керләнеп бетте...
—Бер атна элек кенә баштанаяк киендердек бит без сине! Банкирлар китергән киемнәрдән сайлап алып бирдек,—дип сукранды Насибә. Анын тавышында моңарчы ишетелмәгән каты авазлар, байбичәләргә хас эреләнү сизелде. Семеннан шактый тәбәнәк булса да, ул ана башын артка ташлап, керфекләрен кысып карый иде
—Гел өстә бит. төнгә дә салып булмый.. Төрле жирдә кунылды... Самосыровога1 барсам, анда сайлап алырга әйбер күбрәк инде күбрәген, барырга ерак. Юып булмый бит, куллар эшләми...
Семен Насибәнен соравына жавап бирә, үзе әле Хариска, әле Данифка караштырып ала иде.
—Кем бу?—дип сорады Харис Насибәдән.
—Бомж,— диде Насибә кыска гына —Эштә кулын яндырган, инвалид. Бездән ярдәм ала. Шушында кунып йөри.
—Тегеләр моннан да куарлар иде әле!—дип, бина артына кулын изәп, сүзгә кушылды Семен —Ярый, яна хужалар килеп, кикрикләрен шиңдерделәр. Төнгә ишекне бикләргә дә, эчкә эт җибәрергә дә рөхсәт юк хәзер аларга. Үзләрен куалар! Бүгеннән бинаны бушатырга кушылган!
'Самосырово — Казан читендәге ин зур чүплек башы
Соңгыларын әйткәндә, ул тураеп китте, очлы ияген чөеп куйды, үч алу тантанасыннан ямьсез йөзе кызарып чыкты.
Нәрсәгә куана әле ул? Эт хуҗаларын моннан кугангамы0
Туктале. Жәүһәриянен соравы буенча, кафены сакларга алынган егетләр түгелме сон алар? Кем куа аларны биредән0 Кем бинаны бушатырга куша? Бинага җәмгыять хуҗа, ә җәмгыятькә Харис баш
—Кем турында сөйлисең син?—дип сорады ул йолкыштан
—Чын хужа килә монда хәзер! Байлар килә!—дип. күктән пилмән явасын көткәндәй, күзләрен кысып, башын югары күтәрде Семен Анын чыраена татлы елмаю галәмәте чыкты.—Мондагы урам шпаналарынын койрыкларына басачаклар әле. Безгә дә ярдәм итми калмаслар Акчалары җитәрлек!
— Кемнәр?!
—Фамилияләрен алар белә,—дип, янә кафенын теге ягына ымлады Семен.
— Барып белешик әле,—диде Харис Данифка карап. Ә Даниф машинадан кием тулы тартманы кулына алган иде инде
—Ярый алайса, син әйберләрне кертә тор. мин барып киләм,— диде Харис.
Бинанын икенче ягында, урам як кырыендагы машина төзәтү мастерскоенда гөрләп эш бара иде Өч машина эчтә, капка төбендә “Нива" белән "девятка” чират көтеп тора. Бер күз салуда шуны аңлап алды Харис: биредә хезмәтне менә дигән оештыручылар һәм алтын куллы осталар эшли иде
Мастерскойның эче бик биек, бинанын нигезеннән алып, өченче катнын түшәменә кадәр; Хариснын хәтерләвенчә, элек бу төштә йөк ташый торган лифт һәм запас баскыч иде Лифтны да. баскычны да алганнар, шулай итеп кин генә мәйдан бушаган Стеналар бөтен биеклегенә акшарланган, ике якка да берничә рәт итеп җылыткыч батареялар куелган, өч автокүтәргеч бик жайлы итеп, шул ук вакытта мәйданның кадерен белеп урнаштырылган. Пөхтә зәнгәр комбинезон кигән биш-алты ир-ат, капка төбенә килеп баскан ят кешегә бөтенләй игътибар бирмичә, үз эшләрендә булдылар. Ике урында "Жигули”ны күтәргәннәр, өченчесендә күксел "Ока"га развал ясыйлар иде Харис эченнән генә егетләрнең эшенә сокланып куйды развалны. бигрәк тә “Ока” машинасына, сирәк җирдә ясыйлар, ә болар кирәкнен бөтенесен булдырганнар'
Әйе, бу заманда мондый эш урынын булдыру уен-муен түгел! Күпме көч, күпме акча кергән, күпме нервы тузгандыр'
Бу инде сина Данифның кемнәрдер чыгарып ташлаган станок- машиналарны түшәменнән ком коелып торган бинанын бер почмагына китереп тутырып, нәрсәдер майтарырга маташуы түгел' Апарны арбага салып, теләсә кая илтеп була Ә менә мондыйны куптарып кузгалу хезмәт кешесе өчен зур фаҗига иле. билгеле Яна урын каян табасын, анда ничек барып урнашасын
"Ока" янында киңәш биреп торган озын буйлы, төз сынлы кеше борылып карады да Хариска таба юнәлде
Зиратта. Харислар турыннан узганда, кемгәдер елмаеп сәлам биргән һәм. абынып китеп, кулыннан табут капкачын төшерә язган егет иде бу Ул ишек алдына чыгуга, теге ике овчарка килеп, сырпалана башладылар
— Исәнмесез,—диде егет.—Ни йомыш°
Анын ак йөзендә, кысылган яшькелт күзләрендә, басып торышында ниндидер сагаю сизелде
-Исәнмесез Мин хәер җәмгыятенең хәзерге җитәкчесе булам Исемем Харис Мирзаянович. Ә сез. ишетүемчә. Равил исемле, шулай бит’
— Ну. шулай булсын, ди. Сезгә нәрсә кирәк сон?
Равилнең шома ак чырае шактый караңгы иде
—Сөйләшергә кирәк иде
— Нәрсә турында?
—Белүемчә, бинаны тәртиптә тотуга сез алынгансыз. Төнлә монда сез каравыл куясыз икән.
— Кем әйтте?
—Жәүһәрия Газизовна белән сезнен арада шундый килешү булган бит. Ул килешүләр хәзер дә үз көчендә кала.
—Шулаймы-ыни?—дип мыскыллап сузып сорады Равил .—Килешү дисез, димәк... Хужа дисез... Ә вәкаләтегез бармы сон? Документларга кул куярга., пичәт басарга хокукыгыз бармы?
—Әйттем ич инде, җәмгыятьнең җитәкчесе мин хәзер, дип. Чөнки Баибулатованын урынбасары мин идем.
—Сез?! Ә нәрсә белән раслый аласыз?
Нәрсә белән расларга? Бер мизгелгә Харис аптырап калды. Ләкин шундук исенә төште документы бар бит анын! Жәүһәрия ясап калдырган таныкнамәсе.
Ул кесәсеннән айлы-лаләле катыргыны чыгарды. Равил аны кулына алып ачты да, бик озаклап укыды.
—Чыннан да...—диде.—Монысының да срогы чыкмаган... Пичәте дә чын...—Аннары катыргыны кире сузып:—Бер түтәйгә ничә урынбасар сон сез анда?—дип сорады.
—Нишләп алай дисез?
—Аның бер урынбасары бу бинаны сатып җибәрде бит инде, шуңа әйтәм,—диде Равил —Баибулатованын үлгәненә кайчан, ә шәхсән сезнен моңарчы күзгә-башка чалынганыгыз юк әле. Андый хәлләр булганда, чын хужа минутында йөгереп килә!
—Ә кем килде? Кем?
—Чын хужа үз өендәгене күршесеннән сорашып йөрми. Фирмагызга кайтыгыз да үзара аңлашыгыз. Сездән башка да баш каткан монда,—дип мастерской эченә таба юнәлде Равил.
Харис бу кешедән бик мөһим бер нәрсәне белешергә өлгерми каласын аңлады. Артыннан барып, комбинезон җиненнән эләктереп алды.
—Туктагыз. Бер сорау...
—Әйттем ич, сорауларны үзара...
—Теге көнне, фаҗига булган көнне әйтәм... Каравыл булгандыр бит?
—Без бинаны кичке сигездән иртәнге җидегә кадәр генә сакладык. Сигезенче яртыда килә идек тә этләрне үз яныбызга чыгара идек. Көндезгесен җәмгыять үзе карый иде, ягъни сез дигән сүз. Әгәр чыннан да урынбасар дип саналган булсагыз. Милиция моны кат-кат сорашты инде
— Равил, кил әле!—дип кычкырды берәү мастерской эченнән.
Ул янә китәргә борылды.
—Әйтегезче, зинһарь,—диде Харис,—теге чакта, зиратта, кем белән исәнләшкән идегез сез?
Равилның чырае үзгәреп китте. Ул, ни дияргә белмәгәндәй, бераз тынып торды. Аннары:
—Карагыз әле,—диде.—Бу наданлыгыгыз белән мондый эшләрдән читгәрәк йөрергә кирәк сезгә!
—Нишләп алай дисез?
—Хәер, Байбулатова кебекләр янына гел җыен әтрәк-әләм ышыкланырга тырышты шул. Бер яхшыга мен яман елыша.
Харис кинәт үзен читтән, Равилнең күзләре белән күргәндәй булды. ‘ Бер түтәйгә берничә урынбасар...” Җиңел генә акча эләктерергә маташып, эш кешеләре тирәсендә ышкылып йөрүче булдыксыз адәмнәр кавеменнән булып күренмиме ул? Нәкъ шулай!
Гарьләндерде бу. Үзеннен төшеп калганнардан түгеллегеңне күрсәтү теләге уятты.
—Бина безнеке,—диде Харис —Мәсьәлә ин югары инстанцияләрдә хәл ителде. Байбулатова белән төзелгән килешү үз көчендә булачак.
—Шулаймы?
Равил икеләнеп калды. Башын аска иде, тирән көрсенде.
— Бар да без теләгәнчә булса..—диде ул сузып. Аннары ишек алдын, бинаны сагышлы караш белән күздән кичерде дә:—Дөнья бәһасе торырлык бина бит бу!—диде—Урыны шәп! Үзе иркен, үзе аулак! Күрше урам турылан-туры Мәскәү трассасына чыга. Нинди зур транспорт ташкыны уза! Заманча итеп, мотель ясап булачак. Мәйданы зур. машиналар торыр өчен иркен Әйләндереп кенә аласы. Кафе, ресторан, гостиница ачасын Ишегалдында машиналарны юу, төзәтү, карау урыны Без акча эшләр идек, ә бинанын теге башында хәер җәмгыяте үз эшен жәелдерер иде Урам якка "Мотель"’ дип язып куяр идек, ә түбәнен уртасына биек итеп Кызыл Ай
Соңгысын ишетүгә. Харис сискәнеп китте Кызыл Ай эләбез! Димәк, бу егет белән Жәүһәрия арасында житди сөйләшү булган Ә бәлки, уртак планнар да кора башлаганнардыр
Харис кара төннәрдә кызыллы-яшелле лампочка тезмәләренә уралган бинаны, утларын җемелдәткән машиналарны, гөрләп эшләп торган ашханә, мастерскойларны күз алдына китерде. Әгәр бу хыяллар тормышка ашса, берәүләргә йөрәген җилкендереп эшләргә, куйган тырышлыгы өчен тиешле акчаны алырга, икенчеләргә ерак юлларда арып-талчыкканнан сон иркенләп ял итәргә мөмкинлек булачак иде Өченчеләр гарип-ятнмнәрне кайгырта алачак иде Каланын ин фәкыйрьләрдән саналган бу почмагы җанланып, мантып китәчәк иде.
Җәүһәриянең хыялларын ышанмыйча кабул иткән. Данифнын “бизнес-планнары”на мыскыллап, көлеп караган Харис Равил сөйләгәннәрне бетен күнеле белән кабул итте. Чөнки үз көчен һәм мөмкинлекләрен барлаган, алда торган эшләрне ныклап уйлаган, уңган һәм акыллы егет сөйли иде моны, дөньяның тоткасы булган Ир. Эш Кешесе сөйли иде
Тик комачауламаска гына кирәк, аяк кына чалмаска!
Ләкин шунда ук Харис Равилнен кем кавеменнән икәнен уйлап куйлы. Матвей Шайлулин төркеменнән түгелме ул?
—Теге Шайдулин... Матвей ул ни ди сон бу хакта?
Әлеге сораудан Равил сискәнер, каушап китәр, дип уйлаган иде Харис Ләкин егетнен керфеге дә селкенмәде
—Нәрсә Матвей Аның үз һөнәре . Кемнен мал-мөлкәте мул. шуны сакларга яллана. Ана эш табылыр Монда мәсьәлә Матвейдан узган инде. .
Равилнен йөзе сүрелде, уйчан карашы аска төбәлде
— Монда ул түгел, сез әйткән зур түрәләр дә, ай-һай. берәр нәрсә эшли алыр микән . Зур акчалар, танк колоннасы кебек, һәммәсен сытып сындырып килә .
һәм ул кинәт башын күтәрде дә. әрнеп дәвам итте
-Әрәм итәләр бинаны сволочьлар! Җыен жулик хакимият белән бергә берләштеләр дә бөтен шәһәрне, илне әэжүж-мәэжүж кавеме кебек умырып, йотып киләләр! Юлларына аркылы басканны чәйнәп кенә ыргыталар!
һәм. Харисның башында мен табышмак калдырып, мастерскоена кереп китте Эчкә кергәч, борылды да
Артур? Ким! Урамга чыкмагыз!-дип кычкырды Этләргә икән Артур да Ким Сәер исемнәр, һәм бик таныш Туктале. район хуждсы Артур Кимович ләбаса!
Үчен алган егет! Теге түрә бәгыренә нык үткән, күрәсен!
ансур Хужиевичнын бүлмәсендә кечкенә телевизор эшләп утыра иде Әледән-әле. тапшыруны өзеп, реклама бирәләр Тагын “МММ” алтын кирпечләрдән диварлар өя. “РДС” дигәне кояшны күк йөзенә күтәреп, алтын нурлар сиптерә.
М
—Бу "РДС”ны ябып куймаганнар микәнни әле һаман?—диде Харис кашларын җыерып.
—Әллә сез андыйларны тиз генә ябып була дисезме?
—“Известия” газетасында язып чыктылар, әнә, аларнын бер самолет тулы акчаларын алганнар.
—Минем күзгә чалынмаган иде.
—Әле кичәге гәзитгә укыдым. Себердә халыктан җыйган акчаны, махсус самолет яллап. Волгоградка озатканнар "РДС"ның үзәге Волгоградта бит, шуннан бөтен Рәсәйгә жәтмә сузып, халыкны алдап акча җыялар. Самолет аэродромга килеп төшүгә, милиция килеп баскан да, бөтен акчаларына арест салган. Машиналарга төяп, банкка озатканнар. Аннары Мәскәүгә. Казнага, ягъни.
—Ул акчалардан салым түләнмәгән, дигән сылтау тапканнардыр инде,—диде Мансур Хужиевич.—Чиновниклар белән бүлешеп өлгермәгән- нәрдер.
—Шул-шул менә... Хөкүмәт бандитларны кеше талаган өчен жавапка тартмый Талаган акчаңнан хөкүмәткә өлеш чыгармадың, дип кенә бәйләнә. Халыкны бандитлар белән берләшеп хөкүмәт үзе талый, дигән сүз түгелмени бу?
—Түгел,—диде Мансур Хужиевич сабыр гына.—Чөнки акчаны жуликларга халык үзе илтеп бирә. Берәү дә мәҗбүр итми.
—Мәҗбүр итми, ләкин алдый! Ә алдау—җинаять! Мошенничество өчен җинаять кодексында статья бар! Шуны кулланып булмыймыни?
—Булмый,—диде Мансур Хужиевич бер дә исе китмәгәндәй. — Аны дәлиллисе бар әле. Исбатлыйсы. Ә аларның адвокат ялларга акчалары җитәрлек . Аннары... Аларны утырту хөкүмәт файдасына түгел.
— Нишләп?
—Әле менә Рәсәй президенты булып сайланыр алдыннан Ельцинның шул ук Себергә барулары турында гәзит мәкаләләрен игътибар белән укыган идегезме?
Харис аңа гаҗәпләнеп карады. Дәшмәде.
—Алдан сайлаучылар белән очрашырга Ельцин бара, артыннан вагон белән акча бара. Ул кергән заводларның эшчеләренә еллар буе алынмаган эш хакын түләү өчен.
—Ә бүтән эшчеләр ач килеш кала бирә. Гаҗәп инде,—диде Харис.— Үзләренә кирәк чакта, акчаны табалар. Ельцин—Себергә, “РДС”— Себердән... Акча әйләнеше шулай тәэмин ителә шул бездә. Бу яктан уйлап карасаң, чыннан да, жуликларның халыкны талавы хөкүмәткә дә файдалы булып чыга. Чиновниклар белән җинаятьчеләр береккән, аерып алырлык түгел. Ә милиция, прокуратура күрмәгәнгә салыша!
—Син миңа, Мәскәүгә барып, генеральный прокурордан ордер алып, президент аппаратында тентү ясарга кушмассың бит? Бөтен дөньянын күз алдында үзенең парламентын утка тоткан ил башы турында сүз барганын онытмыйк...
Мансур Хужиевич тирән итеп көрсенде дә:
—Урыс әйтмешли, вернемся к нашим баранам,—диде.—Үзебезнең тәкәләрне барлыйк әле. Нинди яңалыклар бар?
—Бер хикмәтле кәгазь килде безгә.
Харис портфеленнән район хакимиятеннән алынган хатны чыгарып, тикшерүчегә бирде.
—Сез кафе бинасыннан баш тарттыгызмыни?—дип сорады Мансур Хужиевич хатны ашыкмыйча, җентекләп укып чыкканнан сон.
—Хикмәт шунда, җәмгыятьтән андый кәгазь киткәне юк. Жәүһәрия хатларны аерым папкага теркәп барган, мин карап чыктым. Димәк, аны кемдер башка берәү җибәргән.
—Рәсми документ бит инде...—диде тикшерүче, уйга калып,—Тиешле имза салынган, мөһер басылган булырга тиеш. Димәк, югалган мөһернең эзе күренгән икән.
— Мин район хакимиятенә барып сораган илем. Күрсәтмәделәр. Документлар папкасы башлыкның өстәлендә, кул куяр өчен әзерләнгән, диделәр.
—Артур Кимовичны көтәләр, димәк. Күп калмаган. Бүген-иртәгә ул Франциядән кайтып җитәргә тиеш.
Харис аңа гаҗәпләнеп карады. Анынча. тикшерүче бу очракта, сикереп торып, ялган документны тизрәк кулга төшерер өчен хакимияткә чыгып чабарга тиеш иде. Ә ул кыймшанырга уйламый да!
—Ялган документ! Урланган пичәт сугылган!—диде Харис тавышын күтәрә төшеп
—Анын ялган икәнеген ничек исбатлап булыр икән сон?—дип. керфекләрен күтәреп, сабыр гына сорады Мансур Хужиевич—Элегрәк булса, документ кулдан язылса яисә машинкада басылса, криминалистлар кем язганын, кайсы машинкада басылганын ачыкларга тырышып карарлар иде. Хәзер ансат түгел... Хат. мөгаен, бюрократларга хас такыр җөмләләр белән язылгандыр... компьютерда җыелып, принтерда басылгандыр Ә принтерлар һәммәсе бертөсле . Пичәте, әлбәттә инде, чындыр.. Шунын өчен чәлдергәннәрдер дә инде аны... Хат кәнсаләрдән үткән, кем кулларына гына кереп чыкмаган. . Бармак эзләрен тикшерүдән дә мәгънә юк.
— Криминалистларыгызга эш кимегән икән,—дип. чеметтермичә түзә алмады Харис.
Тикшерүче моны да колагына элмичә генә уздырып җибәрде
— Уйларга кирәк.—диде.—Бәлки, башта главанын фикерен белү әйбәтрәк булыр Документлар тирәсендә шау-шу куптарганны чиновниклар яратмый. Безнең ишеләр килеп кысылса, тәмам җеннәре котыра Ачулары килсә, сезнең белән сөйләшеп тә тормаслар, бинаны берсүзсез җәмгыятьтән тартып алырлар. Аларнын тәртәсе кыска! Ә менә главанын үзе янына кереп. Хөсәен Гайфулловичнын кушканнарын аның исенә төшерсәгез, күзенә карал хәлне аңлатсагыз, үзегезнең вәкаләтләрне раслый торган бөтен документларның күчермәсен алып, бинаны үзегездә калдыруны үтенеп яна хат әзерләп барсагыз, ул чакта сарык та исән, бүре лә тук булыр иле, бәлки Ягъни, бина да үзегездә калыр, теге хатны да. гамәлдән чыгарылуы сәбәпле, үзегез кире кайтарып алыр идегез. Менә шунда инде аны шау-шусыз, шыпырт кына криминалистлар!а бирергә булыр иде. Шунысы ла бар: хакимияттә эшләүчеләр арасында ул хатның авторы белән элемтәдә торучы юк. дип кем ышандыра ала?
Тикшерүче белән килешми мөмкин түгел Харис, көрсенеп, сүзне икенчегә борды.
— Кичә мин андагы мастерскойның хуҗасы белән сөйләшкән идем, ул бик шикле күренде Шактый күп нәрсәләрне белә булса кирәк
һәм ул Равилнең, бинадан куалар, дип пошынуын, төшенкелеккә бирелгәнен, бер түтәйнең күпләгән урынбасарлары хакындагы сәер сүзләрен әйтте.
—Ул тирәдә берәү үзен Байбулатованын урынбасары дип атап йөргән инде, күрәсен Равил аны белә булырга тиеш.
Кем икәнен әйтмәдеме?
Мина ник әйтсен ул аны? Сүз арасында ялгыш кына ычкындырды Менә сез сорасагыз..
Мин сорашканда, сүзләрне бик сайлап кына әйтә шул ул. ялгышын ычкындырмый,—диде Мансур Хужиевич.—Без анын белән сөйләштек. Бер генә дә түгел.
Минем күз алдында сорарга була Миңа әйткәненнән ваз кичә алмас
Алыр Ул ничек дип әйткән дә син ни дип анлагансын Менә ул сөйләгәннәр магнитофонга язып алынган булса икән Ул чакта сорашырга булыр иде.-дип куйды тикшерүче
Бер урынбасар бинаны сатып җибәрде бит инде, диде
—Сату турында сүзләр йөри анысы, андый мәгълумат бар. Әнә.
боларга. —дип Мансур Хуҗиевич телевизор экранына ишарәләде Анда янә “РДС” дигән өч хәреф нур чәчә иде.
—"РДС”камы9 Анын акчасын алганнар бит инде!
—Себердән җыйганын алганнар. Ә монда җыйганы калган. Тизрәк кая да булса тыгып куясылары килә торгандыр. Мәсәлән, әнә шул бинага Минутында ике миллиардны бирергә әзер торалар, ди.
— Каян килеп кысылганнар сон алар монда?
— Кемдер тоташтырган. Юл күрсәткән Арадашчылык иткән. Ә арадашчылык өчен ун проценттан егерме процентка кадәр түләнә бу заманда. Ике миллиардтан санап карагыз Күрдегезме, нинди акчалар турында сүз бара9 Ә "РДС” вакланып тормый..
Харис уйларының очына чыга алмыйча, башын иде. Мәсьәлә ул күз алдына китергәннән күпкә катлаулы, күпкә тирән иде.
—Кая карама алдау, талау, хыянәт, җинаять. Күз алдында урам саен ниндидер Шайдулиннар банда оештыра. Ул Равилгә бандитлар белән бәйләнү ник кирәккән9 Эш кешесе бит ул! Җәүһәрия алар арасына ничек барып кергән?
—Мин дә шушы сорауларга җавап эзләп баш ватам,—диде уйчан тавыш белән Мансур Хуҗиевич.—Әгәр барлык адәмнәр туфрактан яратылган булса, башта ул туфракны бер казанга салып болгатканнардыр, дип күз алдына китерәм кайчакта. Ул казанга фәрештәләр гел изгелек, аклык кына өстәп болгатып торгандыр. Менә шунда, алар карап җиткермәгән арада, иблис чиләкләп-подаукалап һәртөрле пычрак китереп тондыргандыр Болгату җитмәгәнгә, кемгәдер изгелек күбрәк кереп калгандыр, кемгәдер шакшысы нык төшкәндер. Гадәти тормышта кешеләрнең күпчелеге үзен ак итеп күрсәтергә тырыша, эчендәге каралыкны яшерә. Ләкин килә бер көн. дөнья болгана, җаннар актарыла, шул чакта күнел төбендә яткан әшәкелек калкып чыга. Үз урыныңны таба алмау, фәкыйрьлек, җитмәүчелек кешенең кешелеген киметә шул ул Тыныч вакытта һәркемнең үзенең нык урыны бар иде. Матвей батыр солдат Равил авиация заводында менә дигән станоклар көйләүче... Ә менә хәзер һәммәсе үз тамырларыннан куптарылып ташланган.
— Бу болганышны ничек туктатырга соң?
— һәркем үз эшен тиешенчә башкарса, дөнья ипләнми калмас Бүлдыра алганыңны эшләргә кирәк. Равил кебек. Байбулатова кебек Хәйрия эше кулыннан килгән, шуны эшләргә тырышкан Меңнәргә ярдәм иткән, милләтне яхшы итеп күрсәтергә омтылган... Безгә дә үз эшебезне шулай эшләргә генә кала... Ә син документларны карап чыктыңмы соң әле?—дип кинәт сүзне борып куйды ул.
— Бу елгысы белән узган елның яртысын күздән кичердем. Җыен вак-төяк анда. Акчасы ташка үлчим.
—Алай да очына чык инде син аның,—диде Мансур Хуҗиевич, куе кашлары астыннан сөзеп карап —Кирәкле мәгълүмат гадәттә һич уйламаган жирдән килеп чыга. Җеп очы бик кечкенә әйбергә уралган була.
Хариснын күңелен нәрсәдер борчып тора иде. Бер ыммы, ишарәме, әллә берәр кәгазьдәге санмы, фамилияме Ләкин шул ноктага барып житәм дигәндә генә, уйлар сибелә, кирәкле нәрсәне башкалары күмеп китә Уйларының чәбәләнүе, җанының тынгысызлануы хакында ул тикшерүчегә әйтә алмады, чөнки үзе дә анлап җиткермәгән иде әле.
у заманның байлык-муллыгы халык тормышына шифалы янгыр булып түгел, чәчәк чире кебек, тап-тимгел булып, кутыр булып төште һәрхәлдә Хариска “Казансу” банкынын бинасы шәһәр тәнендәге шундый бер кутыр булып күренә иде.
Монарчы күрелмәгән тизлек белән бастырып куелган ул бина бик матур иде югыйсә гранит нигез өстенә бер-берсенә ябыштырып куелган
Б
тимер ырмаулы карасу көзгеләрдән генә тора. Харис, башын артка ташлап, баю ягына авышкан кояш нурларында хәтәр ялтыраган тоташ тәрәзә- диварларга карады. Түбә каядыр биеккә, ак мендәр-болыт кисәгенә омтылган, махсус корымланган пыялаларның һәркайсынын эченә бик күп серләр яшерелгән кебек иде
Бу банкнын серләре турында шәһәрдә күп сөйлиләр, гәзитләрдә язгалап торалар Имештер, банк хужалары дөньякүләм атаклы рәссамнарның картиналарын жыю белән мавыгалар икән Бик кыйбатка сатып алынган каргиналарынын берсе музейдан урланган, имеш Сочи тирәсендәге зур йортлары өчен үзара тыныша алмагач, банк хужасын үтереп ташлаганнар, бу эштә хатынынын кулы уйнаган, имеш
Хәер, шәһәр халкы арасында йөргән имеш-мимешләр. Казансу елгасын шадралаткан дулкыннар кебек, бу бинанын гранит нигезеннән өскәрәк күтәрелә алмыйлар иде булса кирәк Һәрхәлдә кемнеңдер зыян күргәне сизелми Урамнарда зур такталар белән “Казансу” банкынын рекламалары бастырып куелган, анда кыска чәчле, ерык авызлы, бәхетле хатын сурәте Аны бөтен буен шундый оста итеп ясаганнар, затлы итәге жиргә тиен тора. Хариснын мондый рекламаларны Чаллы урамнарында да күргәне булды—бик кин жәелгән иде, күрәсең, мадамның кара итәге, тиз генә жыйдырта алмаслар
Әнә, тыйнак, тәбәнәк, кыршылган иорт-куралары белән бөтен район анын ышыгында утыра Түбәсендә жилфер-жилфер флаг болганган өч катлы район хакимияте бинасы, анасы итәгенә ябышкан манка малай кебек, мескенләнеп калган
Банк хакимияткә кояшны каплап куйган Югарыдан гүбәнгә берәр горле йомышлары төшсә, каршы әйтүче булыр микән0 Ай-Һай! Каршы әйтә алсалар, яннарына шушы рәвешле ыржайган пыяла багана бастырып куярга рохсәт бирмәсләр иде Кайда бар икән ул тагын—хакимият янәшәсендә берәр байнын шушы рәвешле кукраеп урнашканы'
Хариснын башына бер чагыштыру килде узган гасырда дворяннарның затлы сарайлары янында эт өерләре өчен махсус зур абзарлар төзи торган булганнар Бу ике бина шуларны хәтерләтмиме9
Ул чыннан да бик затлы, кыйммәтле, тәрбияле, кадерле этне хәтерләтә иде Озынча чырай, үткен күзләрнең зирәк карашы, шома, ялтыравык чәч, ипле, жайлы хәрәкәтләр Шәһәр фатирларында асралып, хужалары белән бер ятакта кочаклашып йоклый торган этләр шундый була. Тән тиресе кебек ипле күксел пинжәк түшендә ялтыраган депутат значогы да нәселле эткә ярышта жингән өчен бирелгән медальне хәтерләтте.
Равилнең Артур белән Ким кушаматлы овчаркалары искә төшкәч. Хариснын коләсе килеп китте Ләкин тыелырга, эчендәгене тышка чыгармаска кирәк иде
Исәнмесез, Артур Кимович,—дип, житди. шул ук вакытта итагатьле кыланырга тырышып, кырлары чәчкәле кызыл келәм буштан тузанлы кроссовкалары белән йомшак атлап, залдай иркен бүлмәнең гүренә юнәлде ул.
Район хакимиятенең башлыгы зур ялтыравык өстәле артыннан аягүрә басты да, күрешер өчен озынча, ак. хуш исле кулын сузды.
-О-о! Сезмени ул Байбулатованың урынбасары! Мин бик шат Районыбызда шундый игелекле оешманың даими эшләп торуы безнен өчен зур дәрәҗә. Угыгыз, утырыгыз,—дип. үз өстәленә “Т" хәрефе ясап герәп куелган ян өстәл кырыендагы урындыкларга ишарәләде ул.
Хакимият башлыгының кулы йомшак һәм сал кынча иле Харис аны кыегы да. биек аркалы урындыкка җилкәләрен терәп, жайлап утырды Монда килгәндәге борчулары кинәт юкка чыкты, ул җиңеләеп китте Район хужасынын ачык чыраена, җылы сүзләренә караганда, эшләр ун булачак, борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк иде
—Сезнең үтенечегезне канәгатьләндердек,—диде Артур Кимович уз
урынына утыргач.— Хөсәен Гайфуллович әйткәч була инде Хәер, турыдан- туры мина гына килсәгез дә. шундук хәл итәр идек. Көчсез-хәлсезләрне. мескен-бичараларны кайгырту безнең ин изге бурычыбыз. Бу юнәлештә без киләчәктә дә сезнен белән кулга-кул тотынышып эшләрбез, дип уйлыйм. Әле менә Франциядә дә бу өлкәдә эшләрнең ничек баруы белән бик нык кызыксындык. Картлар йортында булдык. Анда һәр кешегә аерым бүлмә, ваннасы, кухнясы бар... аскы катта медпункт, ашханә, клуб кебек ял урыны, тирә-ягы гөлбакча...
һәм ул Франциядәге картлар йортының уңайлыгы, матурлыгы, ожмахка бәрабәр булуы, андагы медпункт, клуб, ял бүлмәләре хакында тәмләп озак сөйләде.
Җитәкче кешенең, вакыт кадерен белмичә,бу кадәр буш сүз сөйләве Хариска гаҗәп тоелды. Ләкин аны туктатып булмый иде. Ул хуҗа! Ул түрә! Хәер, сөйләсен сон! Хәзер генә ул шундый зур яхшылык эшләде бит Хариснын кулындагы кәгазь-үтенечкә генә кул куйсын да...
Ниһаять, Франция турындагы кыйсса ахырына якынлашты, хужа, киң елмаеп, торып басты да, өстәл аша кулын сузды—саубуллаша башлады
— Кирәк чакта туп-туры үземә килегез. Проблемаларыгызны хәл кылырга тырышырбыз,—диде
Харис күтәрелеп, аның сузылган кулына кәгазь сонды Теге ялган хатны юкка чыгарып, кафе бинасын җәмгыятьтә калдыруны сорап язган хат иде бу, аны Харис Мансур Хужиевичның киңәше буенча әзерләп килгән иде. Чыннан да, монда сөйләшкән сүз һавага оча да китә, ахыр чиктә мәсьәлә кәгазьләрдә язылган буенча хәл ителә бит!
— Менә хат,—диде Харис.
—Нинди хат?
Район башлыгының йөзе җитдиләнде, ул кире кәнәфиенә утырды Бер битлек кәгазьне ул шактый озак укыды Аннары башын күтәреп, Хариска.
—Сез сон нәрсә телисез?—диде Анын зәңгәргә манылган пыяла кебек күзләрендә чиксез гаҗәпләнү ярылып ята иде.—Сез безгә аренда килешүен өзү турында үзегез гариза яздыгыз бит.
—Ләкин ул ялган гариза! Аны без түгел, ниндидер жулик җибәргән! Хуҗанын озынча чырае тагын да сузылыбрак китте, күзләренә тимер төсе инде.
—Ана җитәкченең үз кулы куелган, пичәте басылган,—диде ул салкын гына —Үзегездә тәртип урнаштырырга кирәк! Без монда һәр оешмадан килгән кәгазьнең дөреслеген тикшереп утырыр өчен түгел! Безгә рәсми документ килде, ул төп нөсхә иде Анын нигезендә без хакимият башлыгынын карарын чыгардык һәм бинаны саттык.
—Ничек саттыгыз?
—Закон нигезендә саттык. Ике миллиард ярымга. Ә сезнен белән мәсьәлә хәл кылынган: ике якның да ризалыгы белән аренда килешүе өзелде. Ике атнадан сез бинаны бушатып, тулысынча тәртипкә китереп, комиссия карары белән яна хуҗаларга тапшырырга тиеш
Харисның башы миңгерәп китте Әле генә мәсьәлә хәл кылынды, дип сөендергәннәр иде түгелме аны? Ул теленә беренче килгән сорауны бирде:
—Алайса ни өчен сигез миллион акча таләп итәсез сон сез бездән? —Килешү буенча аренда хакы аена дүрт миллион Ике айга санагыз —Ә нишләп ике айга? Килешүгә кул куйганга бер генә ай бит! —Сездән хат килгәнче бер ай узган иде,—диде Артур Кимович сабыр булырга тырышып.—Хатыгызда, бер айдан сон килешүне өзәбез, дип язылган Бинаны хәзергәчә сез билисез. Әлегә бушатып, комиссиягә тапшырганыгыз юк Димәк, аренда хакын түләргә тиешсез. Сез ул эшне артык сузмагыз. Пенялар җыелса, анын өстенә штрафлар өстәлсә, ул сумма бермә-бер генә түгел, дистәләгән тапкыр арта. Бухгалтерыгыз беләдер бит Законга каршы барып булмый.
—Ләкин без ул бинада берни эшли алмадык. Без анда кереп утырмадык бит әле. Ичмасам, калган бер айга...
— Карагыз әле, килешүне укып карадыгызмы сон сез? Сүзнен дә дөресен сөйләргә кирәк. Минем белүемчә, анда сезнен пункт ачылган, вывескасы эленгән Ничек инде сез, без анда урнашмадык, дип әйтә аласыз0 Артур Кимович нык сабырсызлана башлаган иде
—Ә шулай да, кемгә саттыгыз сез ул бинаны9—дип сорады Харис
—“РДС”, “Русский Дом Селенга” алды аны,—диде глава—Андый бай, зур акчалы оешмаларның районга килеп ныклап урнашуы халык өчен үзе бер яхшылык,—дип өстәде ул.
—Ләкин сез әле генә Хөсәен Гайфулловичнын үтенече буенча
—Әйе, анын киңәшен тотып һәм сезнең үтенечегезне искә алып, без күп балалы Турсункаевага өч бүлмәле фатир бирдек Тузган торак программасы буенча төзелгән өр-яна йорттан Ышаныгыз моны хәл ит\ безгә жинел булмады Бу очракта хәтта чират тәртибен бозуга бардык! Мәрхүмә Байбулатованын якты хатирәсен билгеләп үтү йөзеннән, махсус карар чыгардык монын өчен Сез моны бәяләргә тиеш!
—Ә теге хатны кире алып булмыймы9—диде Харис тикшерүченең, документны тавыш-тынсыз кулга төшерү мәслихәт, дигәнен искә төшереп —Нинди хат тагын?
—Аренда килешүен өзү турындагы бездән җибәрелгән документ
—Сез аны ике нөсхәдә әзерләргә тиеш идегез' Берсен безгә җибәрергә, икенчесен үзегездә сакларга! Күренеп тора: кадрлар мәсьәләсе бик начар куелган сезнең җәмгыятьтә!
һәм ул салмак, сагаюлы. киеренке хәрәкәт белән тураеп басты Гадәттә бүлмәгә ят кеше килеп кергәндә этләр шулай тартылып, ыргылырга әзерләнеп, торып баса.
Хариска чыгып китәргә вакыт җиткән иде
ухгалтер ялларга җәмгыятьнен акчасы булмаган, Җәүһәрия ул эшне үзе алып барган һәм хис-тойгылардан ерак торган, фәкать канун- кагыйдәләргә генә буйсынырга тиеш булган бу эшкә, шагыйрәнен шигърилеге җилдәй бәреп кереп, еш кына буталчыклык тудырган Әле пенсия фондыннан, әле салым инспекциясенен төрле бүлекләреннән икс айга бер килеп торган тикшерүчеләр анын өстеннән актлар язганнар, штрафлар түләткәннәр, кәгазьләрен төзәтеп язарга мәҗбүр иткәннәр Ул "Милосердная помощь" дип язган—ана "Материальная помощь" дип төзәтергә кушканнар Ул Нурҗиһанга кулына бирелгән эш хакын бер генә җиргә язып, кул куйдырып биргән, аны исә бу суманы берничә урынга, әллә ничә төрле салымнын һәркайсын аерым күрсәтеп язарга кирәклеге турында катгый кисәткәннәр
Кергән-чыккан һәр сум бухгалтериядә ким дигәндә биш-алты тапкыр тәфсилләп теркәлеп куела икән Керү ордеры, чыгу ордеры, аванс отчеты, касса кенәгәсе, товар чеклары, төп кенәгә Бу шөгыльгә күнеле ятмаган кешенен мие түнми нишләсен! Папкаларны актарганда, кафе бинасында таралып яткан папка-кенәгәләрне, кәгазь-мәгазьпәрне күз алдына китерде Харис
Күренеп тора: Җәүһәрия бер айлык исәп-хисап эшен бер утыруда башкарып чыгарга тырышкан Чекларны, квитанцияләрне ай буе болай гына җыеп килгән дә. аннары һәммәсен тиешенчә язып, кулын куеп, мөһер сугып, тәртипкә китереп, ак кәтүк җебе белән бөтенесен берләштереп тегеп куярга Тирән итеп сулыш алгандыр да. каршысына әллә ничә төрле бланкны, кенәгәләрне тезеп, мөһерен алып куйгандыр, батыраеп кулына каләмен алгандыр Тиз генә язарга да котылырга
Ләкин ансат кына котылырлык түгел—язулар күп Папканын алгы кәгазьләрендә хәрефләр тигез, имза пөхтә итеп. “Байбулатова" сүзе тулысынча язылып, ахырына бөтеркә ясап куелган Аннары хәрефләр тынгысызланып, сикерешә башлый, мөһер тоныклана, имза кыскарып, “Бая" дигәнгә охшап
Б
кала. Кайнар йөрәк хисләрен тылсымлы юллар итеп тезәргә яратылган шигъри каләм асфальт астына түшәлә торган чуер таш кебек гел бертөсле сүзләрне, саннарны язудан ялкый. тыпырчына
Әйе. сүзләр бер үк: "алынды”, “бирелде", “тапшырылды”, “күчерелде" Саннар исә күп тикшерүләр аша үткән Харис нәрсә эзләгәнен үзе дә белми, ул фәкать, кайда пөхтә-тигез. кайда таркау хәрефләргә карап, Җәүһәриянең талчыгуын, сабырсызлануын үз күңеленнән үткәргәндәй була иде.
Ул шулай китапханәдә күп сәгатьләр үткәрде. Тикшерү эшенә ярдәм итәрлек нәрсә дә булса табарына бөтенләй өмете юк иде Ләкин кинәт уч төбе кадәр кәгазьдә тукталып калды. Керем ордеры иде бу. Гадәти бухгалтерия кәгазе Кассага акча кергәнне раслый торганы Тик андагы бер сүз Хариснын күзенә бәрелде: “вакытлыча бурычка, кире кайтару шарты белән" Хәер җәмгыятенә акчаны гадәттә әжәткә түгел, химаягә, ягъни бөтенләйгә бирәләр Аерым бер кешедән әжәткә акча алу хәер жәмгыяте эшеме'.’ Бигрәк тә мондый инфляция чорында! Бүген берне аласын, иртәгә унны илтеп бирергә кирәк9 Алты мен бурыч! Алты мен!
Алынган да һәм шунда ук тотылган да: Нуржиһанга ике айга эш хакы һәм еллык премия итеп бирелгән, салымнар түләнгән Алты мен акча нәкъ шуна житкән. Ләкин ник кирәк булган сон әжәткә акча алып. Нуржиһанга премия бирү?1 Харис ашыгып приказларны карый башлады Әһә, аңлашылды: нәкъ шул айда Нурҗиһанның пенсиясен яңадан карарга кирәк булган. Менә нәрсә өчен тырышкан икән Җәүһәрия! Нурҗиһанның пенсиясен арттыру өчен! Менә ни өчен бурычка кергән1
Ярый, ин кирәк чакта әжәткә биреп торучысы табылган. Мәрхәмәтле жан. һәм Харис ул кешенен фамилиясен жентекләп укып чыкты . Аның тәненә эссе бәргәндәй булды... Менә кем биргән әжәткә акча!..
Җәүһәрия ана бу бурычын кайчан кайтарган сон? Ә бәлки, кайтармагандыр да?
Ул ашыгып касса кенәгәсен кулына алды. Кассага акча сирәк кергән, шундук чыгып барган. Әжәткә акча алу турында язу бар. ә бирү хакында— юк Туктале, теге иртәне Җәүһәрия алты миллион бурычын түләргә ашкынган бит! Котылачакмын, дип сөенә-сөенә чыгып киткән! Шушы бурычыннан түгел микән? Елдан артык вакыт эчендә алты меннен алты миллионга әйләнүе бер дә гажәп түгел ләбаса!
Харис тагын кенәгәдәге фамилиягә карады Һәм күңелен тырнап торган сораулар, кинаяле сүзләр, сәер тоелган вакыйгалар, ымнар, ишарәләр— һәммәсе бер жепкә тезелгән шикелле булды.
Хәзер үк очрашып, күзенә карап сораргамы9
Әллә тикшерүчегә бу кәгазьне күрсәтергә, фаразларны ана сөйләргәме?
Ләкин ана барып сөйләрлек нинди анык дәлил бар сон әле9 Әжәткә акча биреп тору гаеп эшме? һәм Җәүһәрияне нәкъ шул әжәтне түләргә ашкынган, дип кем әйтә ала? Ә бәлки, анын бөтенләй башка берәүгә тагын бурычы булгандыр? Ничек кенә булса да, бурыч түләү белән анын үтерелүен бергә китереп төйнәргә житди нигез юк бит!
Харис, папкаларны җыештырды да. аскы катка, Нуржнһан янына төшеп китте
Апа беркайчан бетми торган шөгыле белән мәшгуль—кысан бүлмәдәге әйберләрне тәртипкә салып маташа иде.
Ишек ачылганны ишетеп, әйбер-кара тулы киштәләр яныннан борылып карады, башына өстән бер өем эшләпә килеп төште
—Тенкәгә тиделәр инде шушылар,—дип сукранды ул аларны иелеп алганда —Алып та китмиләр ичмасам.
Хариснын хәтеренә келт итеп, модный киемнәр киеп, кафе янындагы этләрдән качып килгән йолкыш килеп төште
—Берсен киеп йөриләр түгелме сон,—диде ул.
—Шул бер Семен алды инде,—диде Нурҗиһан
—Плащын да сез бирдегезме?
—Без инде, кем булсын тагын. Банкирлар китергән киемнәр арасыннан чыкты.
Хариснын башында бер уй төенләнә башлаган иде.
—Андый плашлар тагын бармы?—дип сорады ул.
—Бар әле, бар! Эссе вакыт бит, плащка бик исләре китми байгыш- ларнын. Майка да трусик сорыйлар. Иртәгене кайгырта белми бит алар, бүгенге белән яшиләр.
— Мина алырга ярыймы9
Харис Нурҗиһанны гаҗәпләнер дип уйлаган иде, ләкин апа анын соравын бик табигый кабул итте.
—Үзем дә әйтмәкче идем,—диде —Кыенсындым гына Андыйны җыен сукбайга әрәм итәсе дә түгел. Теләсә кайда аунап, ике көндә эштән чыгаралар. Яраса, ал да ки рәхәтләнеп. Янгырлы көннәр өчен менә дигән.
Ул эшләпәләрне өстәлгә китереп куйды да, иелеп, зур тартмадан мул тегелгән кара плащ тартып чыгарды
— Бусы бик әйбәт менә Ошатсан. үтүкләп тә бирермен
Харис папкаларны сейфка урнаштыргач, өстәл янына утырды
— Нурҗиһан апа, сез пенсиягезне янадан санатыр алдыннан берьюлы шактый акча алгансыз. Гафу итегез, сер итеп кенә сорыйм Сез анын күпмссен дә булса... кайтарып бирмәдегезме?
Нурҗиһан анын алдына кара плаш белән читләре дулкынланып килгән ялтыр тасмалы эшләпә китереп куйды да:
— Ничек инде бер бирелгән зарплатаны кире алсыннар,—диде — Андый хәл буламыни дөньяда
Күренеп тора, апакайга сеңгән сәвит тәрбиясе чыкмаган, чыгачак та түгел Заман хәйләләренә башы житми иле анын
—Ул айлар өчен Җәүһәрия үзенә эш хакы чутламаган Түләүсез ялда, дип язып куйган Шуңа соравым,—диде Харис.
—Анын акча алу-алмавын мин каян белим инде
—Ә ул сезгә акчаны каян алып биргән иде. анысын да белмисезме9 —Анын ишегә кысылмадым мин! Җитәкче кеше акчаны каян таба, кая куя, анысы минем эшмени!.. Ишетсәм дә оныткан булыр идем Хәтерем бик начар бит Ишеткәнне—күргәнне дә минутында оныгын куям
Нурҗиһан апа сүзнен никадәр җитди икәнлеген анламады. кире киштәләр янына барып, алам-салам актарырга кереште
Бурычка биргән кешенең үзе белән очрашырга кирәк Үзеннән әйттерергә. Ул. билгеле, Хариска ачылмаячак Башка берәү катнашсын, куркытсын, каушатсын Димәк, башка берәү рәвешенә керергә кирәк
Харис тагын теге көнне кафе артыннан чабып чыккан адәмне күз алдына кигерде Плаш белән эшләпәдән нинди булып күренгән иде дә. битенә карагач, кем булып чыкты Димәк, бу киемнәрне кисән, башыңны аскарак исән, үзеңне танытмаска да була! Яисә шул Семен дип танытырга! Буй-сыннары бер чама
Курчак уены уйнаргамы’’ Ә нигә уйнамаска?! Хариснын үзен күпме вакытлар әвәрә китереп, аңгыра малай урынына миңгерәтеп йөрткәннәр Уенчык итеп, курчак ясап
Уйнарга Серен алырга... Ләкин тагын шунысы бар икәүдән-икәү сөйләшкән сүз кешене гаепләү өчен ныклы дәлил була алмый Тикшерүче шулай диде “Магнитофон тасмасына язылган булса икән! ”— диде ул.
Харис өстәлдән плащ белән эшләпәне алды да Нурҗиһаннан —Болар сыярлык сумка юкмы?—дип сорады
—Бар. нишләп булмасын Банкирлар һәр әйберне аерым чытырга салып кигергәннәр.
•'Чыгыр" дигәне полиэтилен капчык икән Харис киемнәрне әйбәтләп төрде дә. кире китапханәгә. Халидә янына кереп китте
Ана магнитофон кирәк иде.
Бар минем магнитофон, нишләп булмасын,— диде Халидә —Элек, завод бай чакта, безгә кирәк-яракны алып кына торалар иде Бөтен
мероприятиеләрне язып бара торган идек. Жәүһәриянен укучылар белән очрашканы да һәммәсе язылган.
Хариснын күнеленә эссе жил бәреп кергәндәй булды.
—Сездә аның язмалары сакланамыни'’
—Сакланмыйча! Ул бит монда өлкән класс укучылары белән шигъри осталык дәресләре үткәрә иде. Балалар исләре китеп, дөньяларын онытып тынлыйлар иде. Андый язмаларны югалталармы сон!
—Мина да биреп торырсыз әле!—дип, балаларча беркатлылык белән сорап куйды Харис.
—Кире кайтару шарты белән. Югалтмаслык булсагыз гына
“Сони” магнитофоны бик жыйнак, кин плащ астына яшерергә уңайлы иде.
Инде хәзер ике мәсьәләне хәл итәргә кирәк: очрашу өчен бик аулак урын сайларга һәм анда чакыруны мөмкин кадәр шомлырак һәм серлерәк итәргә Чакырылган кешенең бәгырен ялкын теле өтеп алырлык булсын! Чалбар балагына ут капкандай чыгып чабарлык итсен!
Әгәр ул чыннан да гаепле булса...
Әгәр гаебе булмаса, ул чакта чакыруны берәрсенен мәгънәсез шаяруы дип кенә кабул итәр дә ертып ташлар Беркая барып та тормас.
itезнен өчен бик мөһим хәбәр сезгә мәгълүм бинаның ишек I алдындагы ванна астында. Редис". Әйе, нәкъ шулай кул куярга V—У кирәк бу телеграммага: “Редис". Белгән кеше "РДС” дигәнне шундук аңлап алыр.
Почтаның тәрәзәчеге аша әлеге язуны сузганда, Харис эчтән генә үзеннән-үзе көлеп куйды: гел бала-чага уены инде бу! Ир кеше шунын ише белән шөгыльләнә димени?
Телеграфистка, үзе дә редис кебек түгәрәк, тыгыз битле, кызыл иренле кыз, икеләнеп калды: кабул итәргәме мондый сәер сүзләрне, юкмы?
Харис ана күз кысып елмайды:
— Курыкмагыз, монда сүгенү сүзе юк!
—Анысы түгел. Имзада хата җибәргәнсез түгелме?
—Кушамат ул, псевдоним Дуслар мине шулай атый.
—Алайса, менә бу сызык астына адресыгызны, дөрес исем- фамилиягезне языгыз.
—Анысы була,—диде Харис һәм башына килгән адресны, исем- фамилияне язып куйды.
Ә бу вакытта кафенын ишек алдындагы ванна астында, тәрәзәсез бүлмәдән алынган исәп-хисап кенәгәсе ята, аның тышына эре-эре хәрефләр белән тырмаштырып: “Мин бөтенесен дә беләм. Кичке сәгать унда кафеда булам Шунда очрашмасак, иртәгә иртән бүтән җирдә башкалар белән очрашачакмын",—дип язылган иде.
Хариснын үзенә ул тирәдә бүтән чуалырга кирәкми, билгеләнгән вакытка— сәгать унга гына барырга Равилнең мастерское инде ябык була, бина тирәсе бөтенләй аулак кала. Ә көн якты әле, урамнан кешеләр үтеп-сүтеп тора, алар арасында Харис бик күзгә ташланмас. Ул урам яктан килер, ә теге адәм кафенын аргы башындагы агачлыктан керер яисә арткы ишегалдыннан һәм Хариснын якынлашканын бина эчендә посып, берәр ярыктан күзәтеп торыр Әгәр бу уенга катнашырга ниятләсә.. Хариснын шиге дөрес булып чыкса...
Ул көн буе очрашуның ничек-ничек булачагын уйлады, бөтен ваклыкларны кат-кат күз алдыннан үткәрергә тырышты. Урам яктан килгәндә яшеренеп торудан мәгънә юк. Ләкин менә бина эченә кергәч, бик сак булырга туры килер. Якты жирдә кара-каршы очрашмаска Үзеңне танытмаска. Шуна күрә тиз генә теге караңгы коридорга үтеп керергә кирәк.
Ярый, алар дөм-карангыда очрашырлар Харис тавышын үзгәртер,
тамагы шешкән йолкыш кебек ысылдап кына сөйләшер Теге иртәне һәммәсен күреп тордым, дияр, акча таләп итәр
Шуннан ни булыр9! Килгән адәм үзен куркыткан йолкышка берсүзсез миллионнар бирергә риза булырмы9 Акча тоттырырмын да котылырмын, дип уйлармы9 Шулай итеп, язмышын очраклы сукбайга ышанып тапшырырмы9 Әгәр ул чыннан да үтерүче булып чыкса?1 Ул куркып калачак, куркуы анын бөтен акылын томалап алачак. Андый чакта нишләр ул?! Үзе өчен бердәнбер котылу чарасы—шантажлаучыны беркайчан беркемгә бернәрсә әйтә алмаслык итү. дигән фикергә килмәсме9 Ә ул анын чарасын белә... Бер тапкыр кулланып та караган инде Урыны да шул ук'
Ж.әүһәриянен үле гәүдәсе күз алдына килде Шагыйрә дә очрашуга барганда үзенә нинди куркыныч янаганын белмәгән бит Башына да китермәгән Ярый ла. ул адәм актыгы үзе генә килсә9 Әгәр берничә булсалар? Шунда посып, күмәкләп көтеп торсалар9
Бу уйлардан Хариснын тәненә тир бәрде Уеннан уймак чыкмагае!
Тикшерүче кат-кат кисәтте бит аны. ул-бу сизелә калса мина хәбәр ит. үз белдеген белән бернәрсә дә эшләмә, диде
Олы урамнан борылышка барып житә язган иле инде ул. Кулындагы полиэтилен капчыктан бөгәрләнгән плащ белән эшләпәне ала башлаган иде. Туктап, аз гына уйланып торды да. кире борылып, каршы яктагы тугыз катлы йорт почмагындагы телефон-автоматка таба юнәлде
Мансур Хужиевич өйдә юк иде—хатын-кыз тавышы хатыны булса кирәк, шулай диде. Эшендә дә ждвап бирүче юк Нишләргә9 Харис милиция бүлегенә шылтыратты
— Милиция Дежур Денисов тышлый
—Сез тикшерүче Мансур Хужиевич белән хәзер үк элемтәгә керә аласызмы?
— Нәрсәгә?
— Минем фамилиям Әхмәтнуров Мансур Хужиевич мине яхшы белә, ул мина кирәк чакта шылтыратырга кушкан иде Мина Байбулатованын үтерелүенә бәйләнешле бик мөһим мәгълүматны ачыкларга мөмкинлек туды Унбиш минуттан "Баллы күл" кафесында очрашу булачак
— Кемнәр очраша? Сез каян шылтыратасыз9 Ул сезне ничек таба ала9
—Сез ана мин әйткәннәрне генә тапшырыгыз
Харис трубканы куйды Ул тынычланган иде инде Чыннан ла. юк нәрсә белән милициянең башын катыра түгелме ул? Килүче булмас та әле Ванна астындагы кенәгә дә урынында ятадыр Көлкегә калмагаең һәм милицияне юкка борчыганың өчен Мансур Хужиевичтан гафу үтенергә туры килмәгәе Теге дежур Денисов таба алмаса ярар иде үзен
Харис, кире урам аша чыкты да. иске агач йортның ишек алдына кереп, плаш белән зшләпәне алып киле Шулай итеп, капкадан берәү керде, бөтенләй икенче кеше килеп чыкты Хәер, кафе моннан күренми, күзәтеп торучы бар дип фараз кылсак та. бу үзгәрешне сизә алмагандыр
Ул. башын ия тошен, битен эшләпә чите белән күләгәләп, йөрешен үзгәртеп, чаттан борылды, аулак урам буйлап узды, капкадан кереп, шар ачык тимер ишеккә юнәлде Башын бормый гына ванна тарафына күз салды, ул теге кенәгәне почмагы күренерлек итеп куйган иле Кенәгә урынында, яшел чирәм өстендә, өзелгән ак тузганак башы гына ята иде Язуны алганнар
Караңгыга барып кергәнче, каршыга килеп чыкмасалар гына ярар иде Күзгә-күз очрашканчы, теге коридорга гына барып ирешәсе иле
Харис, идәненә кәгазь түшәлгән таныш бүлмә аша ашыгып узын тар аралыклар аша үтте дә караңгылыкка чумды Салкын, юеш диварга аркасы белән сөялеп, тынып каллы Йөрәк дөп-дөп тибә, колаклар чынлый иле Ул. берәр тавыш ишетелмәсме, дип шактый вакыт кыймшанмыйча басып торды Коридор гадәттәгедән дә зуррак, караңгырак тоелды Анын аргы башыннан, кечерәк кенә ачыклыктан, томан саркыгандай булып, аксыллык сирпелә иле Күрәсен. кечкенә ишектер Берәрсе аннан керәсе итсә, шундук шәйләнәчәк Күз дә ияләшеп килә инде. Хариска сиздерми чым турында гына сөйлим!
—Анла. алар акчаны машиналап, самолетлап ташый, бөтен илдән! Кая куярга белмиләр! Менә шушы минутта синен кулына ике йөз миллионны бирәчәкләр. Кул гына куясы да пичәт кенә басасы. Биш минутлык эш! Мондый мөмкинлек фәкать синдә генә. Жанночка! Пичәтен дә сумкаңда.
—Булса ни. халык малын жу-ликларга авыштыру өчен бирелмәгән ул. Җитмәсә халыкны алдап жыиган акча гурында сүз бара! Җинаятьче түгел мин сина!
—Җәүһәрия. Тынычлан Монда бернинди җинаять турында сүз бармый Бөтен документларны ин яхшы юристлар әзерләгән. Бөтенесе исәп- ләнгән-саналган! Акыл белән эшләсәң. бер миллиард безнең кулда! Уйлап кара, аннан синен хәерчеләренә күпме өлеш чыгарып була!
—Теге Колумбия наркобарон- нары кебекме? Башта халыкны тала, аннары шуннан бераз өлеш чыгар! Син мине шулар белән бер рәткә куймакчымы?
— Жанночка! Монда беркемгә бернинди зыян килми бит' Уйлап кара!
— Мин һәммәсен уйладым Бина җәмгыятькә бирелде һәм җәмгыятьнеке булып калачак Түбәсендә Кызыл Ай булачак! Әйдә, яктыга чыгыйк, акчаны санап бирәм.
Яктыга дисен.
-Документка кул куярга кирәк Акчаны алганлыгына
—Жанночка...
—Алай дип дәшмә мина бүтән!
Әйе, ул шулай дигән Нәкъ менә шул сүзләре, бөтенләй читләштерүе тегенең күңел төбендә анарчы басылып яткан, беркем белмәгән, сизмәгән каралыкны ургытып чыгаргандыр да. Кулыннан йөз миллион лаган акча шуып чыкканны сизгәч. Җәүһәриянең аны бөтенләй куганына ышангач, ярсып, карангылан чыкканда аяк аегыннан теге сынык пычакны алгандыр да ул.
Харисның колагына аяк атлаган тавыш килеп бәрелгәндәй булды Әллә тегеләрнең адымнары диварларга сеңеп калып янарлымы икән?
Юк ла. ишегалды ягыннан, күләгәдәге ишектән кергәнме, берәү якынлаша илехәзер эшләгән хезмәткәрләр татар бүлегендә, ягъни хәзерге татар философиясе. тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына нигез булган татар бүлегендә укып чыккан кешеләр һәм ышанам киләчәктә дә •Казан утлары»нда, нигездә, бездә укып чыккан кешеләр эшләячәк Ә бу исә «Казан утларымның узганы белән бүгенгесен генә түгел, татар халкының, татар мәдәниятенең узганы белән аның киләчәген дә • Казан утлары» бәйләргә ярдәм итәчәк дигән сүз.
Гасырыбызның башында бик күп журналлар чыккан. «Шура», «Таң», •Ялт - Йо. im». «Әлгасрелҗәдит» Шу ларны исәпләсәк. безнең журнал бәйрәмен генә түгел, ә бәлки гасыр буена сузылган журналистикабыз тарихын да искә алып бәйрәм итәргә хакыбыз бар Гасыр башында чыккан бер журналның исеме миңа бигрәк тә ошый Ул—балалар журналы «Ак юл». Бу журналны искә төшерүем—« Казан утлары»ның киләчәгенә ак юл теләп каласым килүдән
—Син кайда?—диде каты пышылдау тавышы.
—Монда,—дип пышылдап жавап бирде Харис гәүдәсен дивардан аермыйча гына.
—Ни кирәк сина. йолкыш0
— Миңа түгел. Сина кирәк.
—Синнәнме?
—Миннән.
—Нәрсәң бар сон синең, йолкыш?
—Бик кыйммәтле информация.
—Синдәме0 Минем өченме0
—Әйе синең өчен Хакы унбиш ел тора.
—Шантажларга уйлыйсыңмы?
— Шантаж түгел. Синең өчен бик файдалы алыш-биреш. Кыйбат түгел. Нибары алты миллион. Алты миллион гына. Теге иртәне сина шулкадәр бирделәр бит?
—Син... каян беләсең?
—Ә мин монда иртүк кергән идем Этләр чыгып китүгә. Әйберләрем монда иде бит минем. Син пичәтне алдың да, сумканы шунда менгереп ташладың. Шулай түгелме? Гаепне минем өскә өймәкче идеи...
—Хайван!
—Ну-ну! Сина минем белән ягымлырак булырга кирәк. Кем әле монда кеше үтерүче!
—Син... моны шулай дип сөйләп йөрисеңме?
—Юләрме әллә мин? Мондый очракта дәшмәү алтын. Әйткәнемчә, алты миллион тора ул...
Жавап урынына кинәт каты ыңгырашканга охшаш тавыш ишетелде. Харис аңлап алды: аны таныдылар. Тавышыннан Мавыгып китеп, соңгы сүзләрен үз тавышы белән әйтеп ташлады шул
Кыргый жәнлек сиземләве белән ул муенын җыерып, иңбашын күгәрде, авыр пычак плашны телеп, кулбаш сөягенә бәрелде.
Шул ук мизгелдә коридорның ике очында да фонарьлар кабынды һәм кырыс команда яңгырады
—Ни с места! Все на пол!
Фонарьләр яктысында каршы торган гәүдә тагын аңа ташланды. Ул читкә чак тайпылып өлгерде. Шул арада ике яктан тишекле кара битлек кигән, автоматлар тоткан егетләр чабып килеп җиттеләр. Фонарьларны ана һәм каршыла басып торган кешегә төбәделәр. Аның кызарынып бүртенгән чыраена, ярсудан шома тимер төсенә кергән күзләренә гажәпләнеп карады Харис Менә нинди дә була аласың икән син, бизнесмен Даниф!
Харис, сул кулы белән ун иңбашын кыскан хәлдә, Данифка текәлеп баскан, йөгереп килгән егетләрдән сакланырга уйламаган да иде. Иелергә дә. борылырга да өлгермәде, касыгына китереп типтеләр, йөзе белән сулы бетон идәнгә сыладылар, кулларын артка каердылар. Ул чамасыз авыртудан һушыннан язды.
ансур Хуҗиевичнын кашлары гадәттәгедән дә ныграк тырпайган иде. Ул өстәл аша мангай астыннан сөзеп карады. Анын каршында утырган Харис, башын иеп, марля белән муенына асылган кулын сыпыргалады.
—Көн болытлап тора шул, сызлыйдыр,—диде тикшерүче.
—Анысы сызлар да бетәр,—диде Харис.—Анда кемнең ник бәргәне аңлашыла Менә монысы аңлашылмый —Ул бармаклары белән күгәргән күз төпләрен, шешкән борынын капшады—Ни өчен алар мине шулай иттеләр?
—Үз белдеген белән йөргән өчен Әйткәнне тыңламаган өчен. —Мин сезгә шылтыраткан идем Таба алмадым.
—Киңәшмичә, алдан әзерләнмичә, андый эшкә баралар димени? Җинаятьчене кулга алу—ин куркыныч нәрсә ул. Ярый әле, сон булса да
М
шылтыраткансың Югыйсә бу минутларда бөтенләй башка жирдә яткан булыр иден. Утка бастырдың син безнен барчабызны. Әле дә егетләр өлгерделәр
—Бик шәп иттеләр инде.—диде Харис йөзен чытып, һәм тагын битен сыйпады.
—Спецназ. Әфганны узган егетләр. Аларнын ысулы шундый.
—Әллә теге Матвей Шайдулин да булган инде араларында9
—Ул булса, эшне чистарак башкарган булыр иде Кешенен чыраена андый тамгалар салу осталык билгесе түгел инде ул. Нишлисен. Матвей кебек профессионалларны безнен арага тартып булмый шул әле
—Аз түлисез!—диде Харис
—Түләү мәсьәләсендә безнен хөкүмәтебез яна байлардан уздыра алмый шул әле.
—Димәк, алга таба да шулай эшләячәк икәнсез,—дип көрсенде Харис — Өермә кебек бәреп керәләр дә тотып бәрәләр Гаеплеме кеше юкмы, аны карап тору юк.
— Кем гаепле, кем гаепсез икәнне аеру алар эше түгел Аларнын вазифасы—объектларны исән килеш тоткарлау
—Бу исән килеш дип аталамыни?
— Егетләргә үпкәләргә кирәкми Бик ашыгыч иде бит Дежурный мина шылтыратты, мин дежур капитанга. Әйбәтләп аңлатырга ла вакыт булмады. Ун минуттан барып житәргә. кем бар шуны тоткарларга
—Ә теге?—Харис тотлыгып калды исемен әйтергә теле әйләнмәде, башкача атарга сүз таба алмады. Мансур Хужиевич аны аңлады
-Камерада Байбулатованы ничек үтергәнен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде инде Шунысы аңлашылмый син аларнын күптән таныш икәнен бел мәленмени сон?
— Белмәдем шул Ул танышлыкларын бик нык яшерде Аннары гел янымда йөргән кешедән шикләнергә башыма да килмәде
— Алай да ахыр чиктә ничек эзенә төштен?
—Җәүһәриянең күзләре әйтте.—диде Харис
—Ничек? Аларны чокыганнар иде бит
—Әйе шул Мин теге әжәткә акча алу турындагы кәгазьне күргәч, бөтенесен өр-яналан күз алдымнан уздырдым Мәрхүмәне без Данифнын машинасында илткән идек бит Моргка барып җиткәч
...Әйе. морг ишегалдына барып туктагач. Харис машинадан төште дә Сашага ияреп, ишектән керде Ләкин аны коридорда туктаттылар, эчке яктан зәңгәрсу ситсы күлмәк-штан белән шундый ук кәләпүш кигән мыеклы егет чыкты да. Сашаның документын карап, эчкә уздырды. Хариска исә коры гына: “Ә сез монда гына көтегез",—диде Харис шунда, бетон стеналар эчендә, пәрдәсез зур тәрәзә янында күпме басып торгандыр, анышмады Ярты сәгать чамасы вакыт узгандыр, бәлки Эчтән Саша, теге егет, зәнгәрсу киемнән тагын икәү носилка белән жәймә күтәреп чыктылар да. машинага юнәлделәр. Харисны мәет янына якын кигермәделәр, аның гурыннан узганда носилка ак жәймә белән капланган иде инде
—Син бит мина мәетне үз кулым белән илтеп тапшырдым, бер минутка да яныннан китмәдем, дигән иден.
— Кем уйлаган бит аны Анын алдыннан гына без мәетнең күзләрендә үтерүченең сурәте сакланам ы-юкмы, дип сөйләшеп барган идек
—Аны Даниф ишеткән инде
-Бергә идек бит!
- Разведчик уены уйнарга керешкәнче, бөтенесен яхшылап уйларга кирәк иде.-диде Мансур Хужиевич
—һәркем үзенә тиешлене эшләргә тиеш, дисез инде . Соңгы көннәрдә больница койкасында ятканда, мин шактый уйландым Тик әлеге хәтле очына чыга алмыйм: зиратта Шайдулин кемгә салам бирде икән сон’
Мансур Хужиевич. шуны да анламыйсынмыни. дигән кебек, борынын мышкылдатып, көлемсерәп куйды
—Даниф алар тирәсендә шактый чуалган бит' Равил дә. Матвей да аны бик яхшы белгәннәр! Алар бинага ныклап кереп утырырга теләгәннәр.
4. *к у. м ы
ә теге болардан акча каерырга өметләнгән. Ләкин Шайдулиннар төркеме оешып кына килә, акчалары күп түгел. Ә монда чутсыз акчаны кая куярга белмәгән "РДС" килеп чыккан Даниф егерме процент бәрабәренә бинадан баш тартуны тәэмин итәргә алынган Сонгы вакытта ул, “вице-президент” дигән таныкнамәсен күрсәтеп. Равилдән бинаны бушатуны таләп итеп йөргән Чөнки “РДС” вәкилләренә, мин хужа, дип исбатлыйсы килгән!
—Ә Җәүһәрия’
—Нәрсә Җәүһәрия?
Харис дәшмәде, йөзен күрсәтмәскә теләп, башын рәшәткәле тәрәзәгә таба борды Мансур Хуҗиевич аны аклады.
—Җәүһәриягә һөжүм көчле булган.—диде ул.—Төрле яктан. Акча белән дә ымсындырып караганнар Хис ягыннан да... Анын кайнар канлы булуын, ялгыз яшәвен искә алып. Даниф гашыйк булып кыланган, сөяркәсе булырга маташкан...
—Ләкин була алмаган!—диде Харис нык итеп
—Ул яктан бирешкән булса, бина мәсьәләсендә генә каршы тора алмас иде инде,—дип тыныч кына йомгаклап куйды Мансур Хужиевич
л “09" телефоны аша "РДС”нын Казандагы вәкилен эзләп тапты Көр тавышлы егет җавап бирде
—Сез хәер жәмгыятенен бинасын тартып алганыгызны беләсезме?—дип сорады Харис
—Что сез. что сез! Бина буш иде!
—Без анда эшли идек, вывескабыз да бар иде.
—Андый вывесканы шаярып кем элмәс. Сез борчылмагыз, бер ай эчендә без аны ремонтлап чыгачакбыз Шушы арада югары оешмадан акча килергә тиеш.
—Волгоградтанмы9!
—Әйе Мәсьәлә хәл ителгән инде. Шунда сезнен җәмгыятькә яхшы гына бер бүлмә бирербез. Бергәләп эшләрбез.
—Нәрсә булачак сон анда9—дип сораудан тыелып кала алмады Харис
—Офис.—диде егет.
Офис9! Димәк, кантур?! Дистәләгән тонналар ризыкны саклау, каклау, ыслау, пешерү өчен, һәр көнне йөзләгән кешегә табын әзерләп сыйлау өчен, дистәләгән мәктәпләргә азык хәстәрләү өчен, яна пешекчеләрнең осталыгын чарлау өчен, ахыр чиктә зур табыш алу өчен махсус салынган өч катлы мәһабәт бинада—кантур?
Харис шул биек залларда тезелгән шома өстәлләрне, алар өстендә экраннары белән күзне камаштырып утырган мониторларны, аларга текәлгән сыек сынлы егет-кызларны, алар каршында әледән-әле зыңгылдаган телефоннарны күз алдына китерде Хәерчегә калган халыктан алдап-йолдап тагын күпме акча җыярга кирәк булачак бу галәмәт офисны урындык- өстәл. компыотер-принтерлар белән тутыру өчен һәм алар тирәсендә ыгы- зыгы килүче әрәм тамакларны асрау өчен! Ә бит булдырмакчылар! Халыкны сыгачакларына, әллә ничә дистә компьютерда бушка килгән акчаны санап утырачаклары на ышаналар!
—Алло! Алло!—ди иде телефоннан көр тавыш.
Харис дәшмәде Авыр сулап, телефон трубкасын куйды
... Тагын бер атнадан Нурҗиһан
—Кафеда безнен әйбәт кенә бер өстәлебез, ике урындыгыбыз калды. Шуларны алып кайтып, Насибәгә бирергә иде,— диде.—Яна квартирына куяр әйберсе юк.
Харис, тресттан “УАЗ”ик сорап алды да, “Баллы күл”гә китте Язмышнын шаяруыдыр инде, бу машина Данифнын машинасына бик тә охшаган иде.
Ишегалдындагы ваннадан җилләр искән, өстәл белән урындыклар да күренмәде Бәлки, эчкәрәк алып кергәннәрдер, дип, Харис бинаны йөреп
У
чыкты Җимереклек, арусыпык тагын да көчәйгән иде. Чапандагы шешәләр юкка чыккан Җәүһәрия җан биргән бүлмәдә, ике-өч урында сүнгән учак эзләре каралып ята—кәгазьләрне уртага өеп яндырганнар
Кафе тыкрыгыннан олы урамга чыкканда Харис каерылып артка карады Анын түбәсендәге зур хәрефләр, тагын да каралыбрак, тагын да чалшаебрак тырпаеп торалар иде. Җәүһәриянең. “О-оИ. нишләдем сон әле ми-ин9'”—дигән тавышы күнелдә янгырады. А-ай. Җәүһәрия, нишләден соң син?' Никләргә генә ят мохиткә барып кердең?!
Озакламый гәзитләрдә “РДСның җитәкчеләрен кулга алу. җинаятьчел (әмәлләрен тикшерү турында хәбәрләр басылып чыкты Кафе бинасын сатып алган егетләргә дә Волгоградтан акча килү өмете өзелгән иде инде. Төп хужалары керемнен күп өлешен чит ил банкларына күчереп өлгергән икән дә үзләре дә, чикләр аша үтеп, көнбатышнын бик зур. бик матур шәһәрләрендәге затлы йортларында иркенләп яшәп яталар икән
Алардан аермалы буларак. Данифнын язмышы, закон кармагына эләгеп, гадел юл белән китте Хәер, анын ише вак-төяк бәндәләр, илдә тәртип барлыгын, җинаятьчеләрнең каты җәзага тартылып торуын исбат итү, тәртип саклау органнарының яхшы эшләвен дәлилләү өчен хезмәт итә дә инде
..Харис китапханә бүлмәсендә җәмгыятьнең папкаларын рәткә китереп утыра иде.
Күрше өстәл артында утырган Халидә урыныннан торып басты ла. ачык тәрәзә каршына барып, чәчәккә, бал исенә күмелгән зур юкә агачына караган хәлдә.
—Хәзер нишлисез инде9—дип сорады
—Формаль эшләр күп әле,—диде Харис - Мондый оешманы ябу өчен дә шактый чабарга кирәк икән
—Шулай итеп, ябарга дисез инде.
—Япмас идек тә. кем эшләр анда9 Менә сез алынасызмы' Зур бер бина даулап алырсыз... Түбәсенә Кызыл Ай бастырып куярсыз!
Харис Җәүһәриянең үз халкын игелек кылуда бөтен дөньяга таныту турындагы хыялларын исенә төшерде. Ничек дулкынланып, очынып сөйли иле ул бу хакта!
—Дөньянын берәр кыйтгасында фаҗига-мазар булуга, тиз арада барып җитәрсез.—дип дәвам итте Харис сүзен -Татарстанның байрагын Кызыл Айлы байрак белән янәшә күгәреп куярсыз да каза күргән адәм балаларына ярдәм итә башларсыз. Шулай итеп, татар халкының абруен үстерерсез
Халидә борылып карады, анын күзләрендә курку чагылды
— Нәрсә сез... Минем кулдан киләме
Бераз вакыт кәгазь кыштырдавы гына ишетелеп торды Аннары Халидә, тәрәзәгә караган килеш, әкрен тавыш белән:
— Монда сезгә төрекләр түгел Шәһәр уртасындагы биек бинага Кызыл Ай бастырып куйдыртмаслар диде -Җәүһәрия кебекне лә таба алмаслар Бердәнбер иле ул Аны алыштырырлык юк бүтән
— Нигә булмасын9—диде Харис —Халыкнын уллары кызлары җитәрлек. Бәяли генә белмибез. Кеше кадерен белү юк бездә Кайчан да булса зурга омтыла торган көчле, кыю шәхесләр табылыр, җәмгыять янадан ачылыр Менә дигән бинага ия булыр. Түбәсендә Кызыл Ай балкып торыр Гик
Ул ярты сүздә тынып калды Сыкранулы эчке тавыш кына үзәкне өзеп каз-кат кабатлады: “Тик минем өчен генә табылмас Минем өчен генә Җәүһәрияне һичкем алыштыра алмас "
Харис өстәлдәге кечкенә магнитофонның төймәсенә басты Аннан назлы-ягымлы тавыш ишетелде
"Гөрләп килгәч яна. якты язлар.
Үтеп кигкәч салкын кышларын.
Синен сагыш тулы хәтереңдә
Мин асыл гел булып шытармын “
2001-2002