Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙЛЕМ-МӘГЪРИФӘТ МӘРКӘЗЕ

Торле бәйрәмнәр, истәлекле даталар тормышта, бигрәк тә бүгенге яшәештә шулкадәр күбәеп киттеләр ки. хәтта аларга инде безнен исебез дә китми башлады кебек Бу төр вакыйгалар ел фасыллары, көн-төн алышынуы, жил исү. клр-янгыр яву кебек гадәти, табигый нәрсәләргә әйләнеп баратар. ахыры Әмма шулай да. гәрчә бик сирәк булса да, тирән мәгънәви эчтәлекле, иҗтимагый һәм рухи яңгырашлы, тарихи яшәеш белән тыгыз бәйләнешле бәйрәмнәр дә очрап тора Шундыйларның берсе башкалабызның меңъеллыгы булса, икенчесе—Казан университетының 200 еллыгы. Әмма боларны аеру шартлы рәвештә генә булырга мөмкин. Чынлыкта исә. алар бср-бсрсе белән табигый керешкән Университет юбилее—ул Казан менъеллыгынын рухи - и нтелл е ктуал ь бәйрәме, ана хәзерлекнең иң мөһим чарасы Шунысын да искәртик, без ате татар мәркәзенең тарихы белән бәйләнешле бу истәлекле вакыйгага хәзерлекне милли мәнфәгатьләребезгә тиешенчә хезмәт иттерә белмибез, үткәнгә мөрәҗәгать иткәндә дә сай йөзәбез, халкыбызның мөстәкыйль дәүләтчелеге чорына юньләп кермибез, күп кенә я змаларда Казан һаман да губерна, төбәк үзәге буларак кына күзаллана. Заманында Владимир Маяковский "Университет—Казан горурлыгы".—дип язган иде Инде менә бу сүзләр әйтелгәннән сон да сиксән еллап вакыт узды, әмма шагыйрьнең сүзләре һаман да заманча яңгырый Университетмын Казан яшәешеңдә генә түгел, татар, Татарстан. Идсл-Урал буе халыклары, гомумән. Рәсәй. Евразия тарихында да роле зур Үзенең 200 еллык яшәү дәверендә бу югары уку йорты, ягъни дарелфөнүн фәнгә, мәгарифкә һәм мәдәнияткә, иҗтимагый-рухи тәрәккыятка гаять зур өлеш кертте һәм шуна күрә аның юбилее халыкара, тарихи әһәмияткә ия дә инде Казан университеты 1804 елда Рәсәй империясе императоры фәрманы белән ачыла Шушы ук елда бу төр уку йорты Харьков каласында да эшли башлый Әйе. хәзер Рәсәйдә университетлар күп Хәтта элеккеге өяз шәһәрләрендәге аерым уку йортлары да бу исемне йөртә (әйтерсен, исемне алыштыру белән җисем үзгәрә) Әмма XIX йөз башында Рәсәй империясендә ике генә университет була: Мәскәүдә һәм Дерптта (Эстониядә). Соңгысы хәзер башка илдә Шулай итеп. Казан дарелфөнүне—яше белән хәзерге Рәсәйдәге ггкенче университет Империяләр тарихын, иң беренче чиратта, сугышлар, басып алу. буйсындыру тәшкил итә Рәсәй дә моннан чыгарма түгел Анын империялеге дә Казан һәм башка татар мәмләкәтләрен яулап алудан башлана Шунысы үзенчәлекле: үз хакимиятен урнаштыру, саклау һәм ныгыту өчен Рәсәй корал, камчы белән бергә, рухи буйсындыру чараларын да иркен куллана Чукындыру, урыслаштыру, сатып алу, “кайгыртучан" ата-ана кебек кылану һ б —әнә шундыйлардан Бу гөр сәясәтнсн классик үрнәге, фокустагы кебек гәүдәләнеше—профессор Н Ильмннскийнын гыйльми-агарту эшчә илеге, анын мәктәпләре, китаплары XIX йоз башларында Рәсәйдә икътисади, географик яктан эрерәк, у найлырак булган башка шәһәрләр дә була (С.-Петербург. Түбән Новюрод һ б ) Патша хөкүмәте исә университетны аларда түгел, нәкъ менә Казанда ача. Моңда, әлбәттә, тирән сәяси мәгънә ята. Мәгълүм ки. Казан—элеккеге мөстәкыйль дәүләт башкаласы, татар-мөселман шәһәре Бу чорда да ул Идел-Урал. К Ө НЧ ҺП Ы Ш Аурупа халыкларының мөһим бер үзәге була Биредә рухи, идсологик яктан көчле хакимият урнаштыру, аны тамырландыру, патша чөкүмәтенсн һәм эчке, һәм тышкы сәясәте очен гаять әһәмиятле, хәтта символик. Империя җитәкчелеге өчен Казан Шәрыкка. аеруча мөселман Көнчыгышына үтеп керүдә үзенә күрә бер трамплин, форпост, таяныч ноктасы, идсологик калгьә дә Казан Император университеты үзенә хакимият тарафыннан йөкләнгән бурычларны, шул исәптән сәяси Вазыйфаларны да теге яки бу дәрәҗәдә үтәргә мәжбүр булды. Әмма объектив рәвештә дарелфөнүн, анын күпчелек галимнәре, хезмәткәрләре фәнгә, гавами мәнфәгатьләргә, инсанияткә намус белән хезмәт иттеләр, хакыйкатькә, вөҗданнарына тугры калдылар. Университет—үзенен асылы белән гыйлем-мәгърифәт үзәге. Анда төрле тармаклар буенча белгечләр әзерләү фәнни-тикшеренү эшләре белән үреп барыла Казан дарелфөнүне, аның ике гасырлык эшчәнлеге классик университетларга куелган таләпләргә тулысы белән җавап бирә Бу уку йорты әзерләгән кадрларның саны гына да инде йөз меннән артып китәдер Алар илнен һәм дөньянын төрле төбәкләрендә хезмәт кылган һәм кыла. Шулай килеп чыга ки, Казан университеты тиз арада Рәсәйдә генә түгел, ә дөнья күләмендә мөһим фәнни үзәкләрнең берсенә әверелә. Монда аеруча дарелфөнүн ректоры мәшһүр математик Н Лобачевскийнын (1792—1856) роле зур Анын тырышлыгы белән университетка күренекле галимнәр чакырыла, китапханә гаять байый, уку йортының матди нигезе ныгытыла Шунысын да истә тотыйк: университетның бүгенге кешеләрне дә сокландырырлык классик стильдәге төп биналары да нәкъ менә Н Лобачевский катнашында корыла. Казан дарелфөнүне, иң беренче чиратта, дөньяга үзенен фәнни мәктәпләре, күренекле галимнәре белән мәгълүм. Н Зинин, А Бутлеров К Клаус, аталы-уллы Арбузовлар. Г Камай—Казан химия мәктәбенең төп вәкилләре Н Лобачевский, А. Котельников, Н Чсботарев. Е Завойский һ.б. математика һәм физика фәннәрендә мөһим ачышлар ясыйлар И Лиггров, И. Симонов Казан астрономия мәктәбенә нигез салалар XX йөзнен беренче яртысында бу тармакта А. Дубяго нәтиҗәле эшли. К. Фукс, Е. Аристов, Е Адамток. В Бехтерев. А. Миславский, П Лесгафт, А. Самойлов, А Вишневский һ.б медицина өлкәсендәге зур хезмәтләре белән мәгълүм И. Бодуэн де Куртенә, В Богородиикий Казан лингвистик мәктәбен нигезлиләр һәм аны дөньяга таныталар Биология, хокук, геология, тарих, география, икътисад, фәлсәфә һәм кайбер башка тармакларда да дарелфөнүн галимнәре фәндә лаеклы урынны били. XIX гасырда университетта аеруча шәрыкшенаслык (ориенталистика), ягъни Көнчыгышны комплекслы өйрәнү зур үсеш ала. бу тармак бөтен Рәсәйдә һәм Аурупада әйдәп баручы үзәккә әверелә А Казембәк. X Френ. Ф Эрдман, И Березин. И Хәлфин, О Ковалеве кий, И Готвальд һәм башка галимнәрнең гарәп, иран, төрки, монгол. Кытай, Һиндстан халыкларының телләре, әдәбиятлары, тарихлары буенча хезмәтләре, университет китапханәсендә тупланган искиткеч бай хәзинә дөнья шәрыкшенаслык фәнендә хәзер дә югары бәяләнә. Мәгълүм ки, Казан дарелфөнүнендә көнчыгышны өйрәнү эшенә теге яки бу дәрәҗәдә татар галимнәре, зыялылары да тартыла (И Хәлфин, С Кукляшев, X Фәезханов. Г Мәхмүдов һ б ), шәрыкшенаслык татарның рухи үсешенә унай йогынты ясый, мөселман кавемнәре белән бәйләнешен арттыра, халкыбыз арасында гарәп, фарсы, төрки телләрендәге китапларнын күпләп таралуына китерә Бу хәл. әлбәттә, рәсми хакимиятне бик нык борчуга сала. Һәм. ахыр чиктә, патша хөкүмәте 1854 елда шәрыкшенаслык факультетын Петербург университетына күчерә. Бу хәл. әлбәттә. Казан дарелфөнүненә, Идел-йортгагы ориенталистика фәненә көчле удар булды. Бетерү җиңел, әмма кабат булдыру гаять кыен. Ниһаять, гасыр ярымнан сон гына (2000 елда) Казан университетында Шәрык факультеты—Көнчыгышны өйрәнү Институты ачылды (директоры - профессор Жәмил Зәйнуллин) Әмма алс ана элеккеге традицияләрне торгызу, хәзерге чорнын мәшһүр ориенталистик мәркәзләре дәрәҗәсенә житү өчен шактый вакыт, тырышлык кирәк булачак Казан университеты үзенен галимнәре, махсус белгечләре белән генә түгел, ә башка төр затлары белән дә мәгълүм. Мәсәлән, олуг әдипләр С Аксаков. Л. Толстой, талантлы композитор М Балакирев, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе В Ленин заманында Казан университетында укыганнар Шунысын да әйтик дарелфөнүн 1925 елдан алып хәзергәчә В. И Ульянов-Ленин исемен йөртә. Бу хәл аны совет чорында билгеле бер игътибар үзәгендә тотуга да китерде: биредә Ленин музее эшләде, төрле сәяси, мәдәни чаралар уздырылды, рәсми делегацияләр, экскурсияләр өзлексез булып торды. Физика, гуманитар корпуслар (1977, 1978) төзелүдә дә. УНИКС корылуда да (1989) университетның Ленин исеме белән бәйләнешле булуы, әлбәттә, сизелерлек роль уйнады Дарелфөнүннең Ленин һәм Хезмәт Кызьш Байрагы орденнары белән бүләкләнүендә сәясәтнен дә билгеле бер катнашы булгандыр Гаиләдә балалар үсеп җитеп, башлы-күзле булгач, гадәттә, аларны башка чыгаралар Шунын кебек, Казан университеты да берничә югары-уку йорты өчен үзенә күрә төп йорт, ата-ана йорты шикелле Казаннын мәшһүр медицина академиясе (институты) 1930 елда дарелфөнүндәге факультет нигезендә оеша Казан 19501970 елларда татар теле һам лһбинты бүлеге урнашкан бина (хилкорпт техник (КАИ), химия-технология (КХТИ) университетлары, финанс-икътисад институты һәм кайбер башка "вуз"лар да—Казан дарелфөнүненең балалары Узган гасырнын 90 елларында төзелгән Тагар гуманитар институты эшчәнлегендә дә университетның роле зур булды Дарелфөнүн элек-электән үк чуваш, мари, удмурт, башкорт, мордва, коми, казакъ һәм кайбер башка кавемнәр өчен дә үзенә күрә бер гыйльми үзәк, кадрлар хәзерләү мәктәбе вазифасын башкарды. Аларда һәм кайбер башка төбәкләрдә югары уку йортлары булдыруга да Казан университеты сизелерлек өлеш кертге Мәсәлән, Чуваш дәүләт университетының тәүге ректоры С Сайкин - Казан дарелфөнүненнән күчкән профессор Утыз Имәни фикеренчә, “гыйлемлелек’' шундый “хәзинә” ки. “ул сарыф иткән саен арта бара" Шунын кебек. Казан университеты да үз балаларын очырып, башка чыгарып торса да. һич тә фәкыйрьләнми, киресенчә, үсә. зурая, камилләшә бара Хәзерге вакытта анда 17 факультет бар Боларнын берннчәсе (ЭКОЛОГИЯ. халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәясәт фәне, ПСИХОЛОГИЯ) СОҢГЫ елларда гына ачылды Элеккеге тарих-филология факультеты нигезендә хәзер шактый зур дүрт факультет эшләп килә [тарих, татар филологиясе һәм тарихы, филология (урыс филологиясе), журналистика]. Университет составында 100 кафедра, берничә дистә лаборатория. II Г' Чсботарсн исемендәге Математика һәм механика. А. М Бутлеров исемендәге Химия гыйльми-тикшеренү институтлары. В П Энгсльгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе. Шәрык институты, ботаника бакчасы, нәшрият. 6 музей (геология, этнография, археология ) “УНИКС" мәдәни-спорт комплексы, фәнни китапханә һ б. бар Шунысын да әйтик Н И Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә илдәге ин бай китапханәләрдән берсе санала Анда 5 миллионга якын басма китап. 60 меннән артык кулъязма бар Биредә узган 1асырнын 90 еллар башында татарча китаплар, гәзитә-журналлар тупланган махсус уку залы ачылды. Хәзер ана татар филологиясе, журналистикасы факультетларының студентлары гына түгел, ә гомумән татар рухи мирасы белән кызыксынучылар да бик теләп йөри. Дарелфөнүннең Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә филиаллары унышлы гына эшләп килә Университетта докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча 26 совет бар Дарелфөнүндә хәзерге вакытта 16.5 мен студент белем ала. 250 дан артык фән докторы. 700 гә якын фән кандидаты, берничә дистә академик, әгьза-мөхбир эшли Алар арасында мәртәбәле премия, бүләк ияләре дә шактый Фән докторларының саны ягыннан Казан университеты Рәсәй ки ары уку йортларының беренче дистәсенә керә Дарелфөнүн нлнен һәм дөньяның күп кенә югары уку йортлары, гыйльми оешмалары белән төрле бәйләнешләрдә тора Фәнни конференцияләр, халыкара симпозиумнар, корылтайлар уздыру Казан университеты өчен гадәти күренешкә әверелде Урта гасыр татар әдибе Шәрифи үзенен “Зафәрнамәи виялаяти Казан" әсәрендә (1550) Казаннын элек-электән ханнар шәһәре, пайтәхет, мөселман каласы булуын искәртә. Әмма, кызганыч ки, халкыбыз мөстәкыйльлеген җуйгач, Казан колониаль сәясәтне гамәлгә ашыручы, урыслаштыручы, татарга каршы көрәшүче административ мәркәзгә дә әйләнә. Андагы оешмалар, уку йортлары да, ин беренче чиратта, шул максатларга хезмәт итә. Университет та моннан чыгарма түгел Борынгы татар шәһәрендә, халкыбызның кендек каны тамган жирдә яшәсә дә, татарга бу уку йортына керү һәм анда белем алу сират күперен кичү кебек була. Шуна күрә, Октябрьгә кадәр анда 100 елдан артык вакыт эчендә укыган татарлар саны да бармак белән генә санарлык (С Кукляшев, И Батыршиы, Тсрегуловлар, Ф Туктаров һ.б). Казан университетында уку-укыту, фән телләре дә, нигездә, урыс теле булды. Тагар филологиясе һәм тарихы факультетын, татар журналистикасы бүлеген исәпкә алмаганда, бу традиция хәзер дә шулай дәвам итә. Студентларның яртысы татар булуына карамастан, дарелфөнүндә укыту, хәзер дә нигездә, урыс телендә алып барыла. Казан университетына татар рухы кертү, аны татарча да сөйләштерү, халкыбызга хезмәт иттерү юнәлешендә әле бик нык эшлисе бар. Дарелфөнүндә татар телен һәм өлешчә әдәбиятын уку-укыту, кагыйдә буларак. Шәрык факультетында гарәп, фарсы, төрки телләрен өйрәнү белән бергә алып барыла. Махсус белгечләр әзерләү дә бик аз санда була Шәрык факультеты Петербург университетына күчерелгәч, Казан дарелфөнүнендә бу эш бөтенләй диярлек туктап кала. Теге яки бу күләмдә аерым гыйльми эшләрнен, уку-укыту әсбапларының язылуы гына мәгълүм Дөрес, университет нәшрияты татар китапларын, шул исәптән әдәби әсәрләрне күпләп бастырып тора. Октябрьдән соң татар теле һәм әдәбияты белгечләре хәзерләү, нигездә, Казан педагогика (Көнчыгыш) институтынында алып барыла. 20-30 елларда биредә татарның Галимҗан Нигьмәти, Жәмал Валиди, Нигъмәт Хәким һәм башка күренекле тел-әдәбият галимнәре эшли, күп кенә әдипләр, журналистлар тәрбияләнә. Бу чорда университетта да бераз вакыт татар теле кафедрасы яшәп ала Анда Мөхетдин Корбангалиев (ул мөдирдә була), Риза Газизов кебек галимнәрнең эшләве мәгълүм Бу кафедраның үз белгечлеге буенча студентлары булмый. Ул татар телен өйрәтүдә бөтен университетка хезмәт күрсәтә Кафедра сугыш алды елларында яшәүдән туктый. 1944 елда Казан университетында махсус татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла 1979 елга кадәр ул тарих-филология, аннан филология факультеты составында яши 1989 елда, иҗтимагый ихтыяҗларны күздә тотып, татар бүлеге нигезендә татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты ачыла. Аны оештыруда, үстерүдә КДУның ул вакыттагы проректоры Миркасыйм Госманов һәм факультетның беренче деканы Тәлгат Галиуллин зур тырышлык күрсәттеләр. Әгәр дә бүлек вакытында көндезге һәм читтән торып укуга 25 әр студент кабул ителсә, аерым факультет булгач, бу сан берничә мәртәбәгә артты көндезгегә—80- 100, читтән торып укуга—70-80 кеше. Бүлек вакытында бездә татар теле һәм әдәбияты белгечлеге генә булды. Факультет оештырылгач бу тәртип читтән торып укуда тулысынча, көндезге бүлектә ике төркемдә сакланды Әмма калган төркемнәрдә төп белгечлеккә, ягъни татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә рәвештә йә тарих, йә гарәп, төрек, кытай, инглиз телләре дә кертелде Шунысын да искәртик: татар филологиясен һәм Шәрык телләренең берсен белгән яшь белгечләргә сонгы елларда ихтыяҗ көчле булды. Аларнын күпчелеге фәндә, мәгариф системасында һәм көндәлек тормышта үзләренә лаеклы урынны табып, нәтиҗәле генә эшлиләр. Әмма Шәрык институты ачылгач, бу төр белгечлекләргә студентлар кабул итү туктатылды Яңа ачылган иеппутта татар теле һәм әдәбияты өстәмә белгечлек буларак га каралмаган 2000 елдан башлап факультет татар филологиясе һәм тарихы факультеты дип атала (аның деканы—Искәндәр Гыйлаҗев) Анда татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә рәвештә аерым төркемнәрдә тарих, инглиз, алман (немец) телләре дә өйрәнелә. 1944 елда татар филологиясе бүлеге белән бергә КДУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да ачыла Анын тәүге мөдире—галимә Рабига Хәкимова (1902—1952), 1951 елдан бу кафедра белән Хатип Госман (1908-1992) җитәкчелек итә башлый 1960 елда кафедра икегә—татар теле һәм әдәбияты кафедраларына аерыла X. Госман әдәбият кафедрасы мөдире булып 1975 елга кадәр эшли. Аны доцент Альберт Татар пиче һәй әдәбияты укытучылары 19X9 е» Яхин алыштыра. 1981-1999 елларда кафедра белән Азат Әхмадуллин җитәкчелек итте. Аннан сон бу вазифа Хаты Ип Миннегуловка йөкләнде Татар теле кафедрасы мөдире булып Мирфатыйх Зәкиев (1960-1965 елларда). Диларә Тумашенә (/965— 19X9), Вахит Хаков (19X9—1994). Гомар Сагтаров (1994—19*99) эшләделәр 1999 елдан башлап бу вазифаны Фәһимә Хисамона башкара Татар бүлеге факультетка әверелгәч (19X9). анда яна кафедралар ачылды Шәрык телләре кафедрасы—шундыйларның берсе Анын тәүге мөдире—Д Тумашева (19X9— 1994 елларда) Аннан—Жәмил Зәйнуллин. Шәрык Институты шушы кафедра нигезендә оешып китте. 1989 елда тагар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы. 1992 елда татар теленә өйрәнү (башка аудиторияләрдә татар телен укыту) кафедралары ачылды Алар белән бүгенге кәшә кадәр Тәлгат Галиуллнн һәм Флера Сафиуллина җитәкчелек илә Мәгълүм ки, халкыбыз Евразиянең, дөньямын төрле төбәкләренә сибелгән. Аны бербөтен итеп өйрәнү үзәге моңа кадәр юк иде Нәкъ шушы ихтыяҗны күздә тотып. 1988 елда КДУла гатар халкы тарихы кафедрасы төзелде Анын мөдире булып әүвәл. яп>ни 1988 — 2002 елларда Миркасыйм Госманов эшләде Хәзер —Искәндәр Гыйлажев Шулай итеп, бүгенге көндә факультет составында 5 кафедра бар Аларда 50дән артык укытучы эшли Шулармын 14е—фән докторы, профессор Әйтергә кирәк, бу кадар докторлар хәтта аерым вузларда да юк Факультет мөгаллимнәре арасында берничә академик һәм мөхбир-әгьза. Дәү ләт бүләге лауреатлары. Россиянен һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре. Язучылар берлеге әгъзалары һ. б бар Бүлектә һәм факультетта инде шактый еллар буе аспирантура эшләп килә Анда хәзерге көндә иллегә якын кеше укый 1991 елдан башлап фак\ гыет каршында докторлык диссертацияләре ямау Советы бар Анда инде 29 докторлык. 100 артык кандидатлык диссертациясе якланды Ойтергә кирәк, бу Совет Татарстанга гына түгел, билгеле бер күләмдә башка төбәкләргә дә хезмәт күрсәтә Анда Башкортстан, Коми. Чувашстан. Мордовия. Төмән. Дагстан. шулай ук Казлкъстан вәкилләре дә диссертацияләр якладылар Шунысы куанычлы инде менә берничә е.л буе факультетмын үз “Гыйльми язмалары ' чыгын килә Бу җыентыкта безнен укытучыларның һәм аспззрантларныи фәнни хезмәтләре басыла Татар филологиясе һәм гарихы факультетынын көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә хәзер 800гә якызз студент белем ала Аларны укытуда, факультет мөгаллимнәреннән тыш. КДУлагы кайбер башка факу льтет укытучылары, шулай ук I Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать Институты галимнәре, аерым вуз вәкилләре дә катнаша Үз чиратында безнен мөгаллимнәр КДУнын журналистика, урыс филологиясе һәм кайбер башка факультетларда. Чаллы. Яшел Үзән филиалларында, шулай ук Әлмәт муниципаль институтында Чуваш унивсрситетынын Батыр филиалында. Тагар Гуманитар институтында, укытучылар курсларында лекцияләр укыйлар, гамәли дәресләр алып баралар Бу ел дарелфөнүндә татар бүлеге ачылуга 60. анын факультетка әйләнүенә 15 ел тула о 7 башта хнмкорлугга урнашкан булса. /97Х елдан икенче бинада! Бу икс дала бер-бсрсс белән тыгыз бәйләнешле. Чөнки хәзерге гатар филологиясе һәм тарихы факультеты—ул татар бүлегенең яна шартлардагы дәвамчысы Анда элеккеге традицияләр дәвам итгерелә. укытучыларның ла күпчелеге шул бүлектә укыган һәм эшләгән галимнәр. 60 ел яшәү дәверендә татар шөгьбәсе (бүлеге. факультеты) берничә мен белгеч хәзерләп чыгарды Аларнын төп өлеше мәктәпләрдә эшләп, халкыбызда милли үзаң тәрбияләүгә, газиз телебезне саклауга һәм үстерүгә, буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр һәм кертәләр. Моның өчен бу иптәшләргә мен рәхмәтләр укысаң да аз түгел! Университетта журналистика бүлеге инде чирек гасырдан артык яшәп килә. Хәзер анын нигезендә төзелгән махсус факультет та бар Шуна да карамастан, редакцияләрдә, нәшриятларда, радио- телевидениедә эшләүчеләрнең күпчелеген татар шөгъбәсенсн элеккеге студентлары тәшкил итә. Мәсәлән. Мәгариф" һәм Татарстан китап нәшриятларынын җитәкчеләре. "Казан утлары". “Идел". “Мирас". "Мәйдан". Чаян" журналларының баш мөхәррирләре—заманында татар шөгьбәсен тәмамлаган кешеләр Татар филологиясе фәненең күпчелек галимнәре КДУ белән бәйле. Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мансур Хәсәнев. Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм сәнгать Институты директоры Нурмөхәммәд Хисамов. Казан педагогика университетының элеккеге ректорлары Мирфатыйх Зәкиен. Рүзәл Йосыпов. Түбән Кама педагогия училищесы директоры Рифкать Муллин һ б — болар бар да татар бүлегенең элеккеге шәкертләре. Казан университетында. Татарстаннан тыш. Башкортстан. Чувашстан. Пермь. Оренбург. Төмән һәм кайбер төбәкләрдән дә килеп укыйлар. Шуңа нисбәтән, ул өлкәләрдә һәм республикалардагы уку йортларында, редакция-нәшриятларда эшләүчеләр арасында да татар шөгьбәсенен элеккеге студентлары очрап тора Сирәк булса да. КДУда чит илләрдән килеп укучылар да бар Дарелфөнүннең татар бүлеге башка тармаклар өчен дә кадрлар биреп тора Алар арасында тарихчы галимнәр (профессор Әзһәр Мөхәммәдиен), философлар (фән докторлары Казбек Гыйззәтов. Фәрит Солтанов). артистлар (Рәшит Сабиров. Рамил Төхфәту.тлин). министрлар (Булат Гыйззәтуллин). СССР Верховный һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары (Гариф Ахунов. Роберт Миннуллин), хакимият башлыклары (Әнәс Исхаков). хуҗалык җитәкчеләре (Фалес Вәлиев. Рәлнф Низаметдинов) һ. б лар бар. КДУдагы бу шөгьбәне. милли тормыштагы роленә карап, татар Сорбоннасы дип тә атарга мөмкин Ул. югары дәрәжәле белгечләр хәзерләү белән бергә, татар филологиясе фәненең мөһим үзәге дә Шөгьбә галимнәре язган монографияләр, китаплар һәм мәкаләләр, дәреслек- әсбаплар киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Бу факультет Алабуга. Чаллы. Әлмәт. Түбән Кама, Төмән. Тобол һәм кайбер башка вузлардагы тел-әдәбият бүлекләренә фәнни-методик яктан булышучы, ал арны кадрлар, әдәбият белән тәэмин итүче бер үзәк тә. Әйткәнебезчә, татар шөгьбәсе иң беренче чиратта тел-әдәбият белгечләре, филологлар әзерли. Бу белгечлек исә матур әдәбият белән тыгыз бәйле. Нәкъ менә шуна күрә дә татар бүлегенә сүз сәнгатен яраткан, күңелендә иҗат орлыгы булган яшьләр күбрәк килә. 60 ел яшәү дәверендә ул иҗади көчләр әзерләүнең үзенә күрә бер "әдәбият институты" вазифасын да үтәп килә Биредә, әлбәттә, бүлектәге аерым укытучыларның (Хатип Госман. Ибраһим Нуруллин. Мостафа Ногман. Зәет Мәжитов. Мөхәммәд Мәһдиев. Тәлгат Галиуллин. Рифә Харрасова һ. б.) әдәби иҗат белән шөгыльләнүләре дә мөһим роль уйный Даими булмаса да. язучылар үзләре дә (Ринат Мөхәммәдиев. Рабит Батулла. Галимжан Гыйльманов) махсус курслар, семинарлар уздыралар Университетта әдәби очрашулар, төрле кичәләр булып тора. Берничә дистә еллык тәҗрибәсе булган "Әллүки" иҗат түгәрәге хәзер дә үз эшен дәвам иттерә. Элеккеге дивар гәзитәсе “Әдәби сүз" урынына студентлар хәзер “Тәрәзә" исемле басма чыгаралар Ул башка вузларда да тарала. Татар язучыларынын шактый зур өлеше—татар шөгьбәсенен элеккеге студентлары Болар арасында Татарстанның халык язучылары. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре, күренекле әдипләр бар (Нурихан Фәттах. Аяз Гыплаҗев. Гзриф Ахунов. Равил Фәйзуллин. Әхсән Баянов. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Мөдәррис Әгъләмов. Рәдиф Гаташ. Зөлфәт. ФлүсЛатыйфи һ б). Гомумән, татар әдәбиятының, татар язучыларынын дарелфөнүн белән мөнәсәбәтләре—махсус бер тема. Шунысы да мөһим университеттагы студентлар, галимнәр тормышы күп кенә әдәби әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан (Н Фәттах. Г Ахунов. М Мәһдиев) әсәрләрен генә искә төшерегез!. Шөгьбәдәге һәр кафедранын үзенә хас үзенчәлекләр, үз казанышлары, үз проблемалары бар Мәсәлән, заманында Латыйф Жатәй. Жәвал Алмаз. Мирфатыйх Зәкиев кебек олуг галимнәр эшләгән татар теле кафедрасы элеккеге бай традицияләрне дәвам итә. үстерә Вахит Хаков. Гомәр Саггаров. Фәһимә Хисамова кебек мәртәбәле профессорлар фәнне үстерүгә, яшь кадрлар тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр Профессор Флера Сафиуллина җитәкләгән кафедра да нәтижате эшли. Шунысы мөһим: анын төп өлешен яшьләр һәм урта буын тәшкил итә Методик;» кафедрасы да фәндә, мәгьрифәти тормышта тиз арада үз урынын тапты Тәлгат Галиуллин. Фәрит Йосыпов. Альберт Яхин. Дания Заһидуллина һәм кайбер башка галимнәрнсн хезмәтләре укучыларга яхшы таныш Татар тарихы кафедрасының да сизелерлек уңышлары бар Биредә мин татар әдәбияты кафедрасына махсус тукталып китәм Ни өчен? Беренчедән, ул тел кафедрасы белән берлектә бүлек ачылганнан бирле эшли Анын яшәешендә шөгьбәнсн үзенчәлеге, эшчәнлеге шактый чагыла Икенчедән университетта татар сүз сәнгатен укыту, әдәбияттан фәнни тикшеренүләр алып бару бу кафедрага йөкләнгән (дөрес, соңгы елларда бу эшләр билгеле бер дәрәжәдә методика кафедрасында да башкарыла) Әдәби хезмәт. Язучылар берлеге белән бәйләнеш, шөгьбәдә ижат көчләре тәрбияләү дә. ин беренче чиратта, татар әдәбияты кафедрасына йөкләнгән Өченчедән, мин үзем бу кафедра әгъзасы Анда инде 37 ел буе эшлим Шуна күрә анын кешеләре, тормышы мина ныграк таныш Татар әдәбияты кафедрасы—филология фәненен мөһим бер үзәге. Ул югары дәрәҗәле белгечләр, укытучылар, журналистлар, ижат көчләре хәзерләүгә, әдәбият фәнен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте һәм кертә Кафедра әгъзалары тарафыннан мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен күп санлы программалар, дәреслек- әсбаплар төзелде. Татар әдәбиятына һәм фәненә хезмәт иткән күп кенә күренекле затларнын эшчәнлеге әдәбият кафедрасына бәйле 40 еллап гомерен университетта студентларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган әдип, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хатип Госман (1908-1992) олуг галим дә иде Анын “Социалистик революция һәм тагар поэзиясе" темасына язылган докторлык диссертациясе, шигырь төзелеше турындагы монографияләре, текстологик хезмәтләре татар филологиясендә генә түгел, ә гомумән тюркологиядә моһим урынны алып тора Язучы, күренекле тәнкыйтьче Ибраһим Ңуруллинныи (1923-1995) күпчелек гомере университет белән бәйле Анын Г Тукай. Ф Әмирхан. Ш Камал турындагы китаплары. "Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның тууы һәм үсүе" дигән докторлык диссертациясе (1967). тәнкыйть мәказәләрс күпләргә яхшы таныш Профессор. Тукай бүләге лауреаты И Нуруллин—Г Исхакыйнын исемен һәм мирасын халыкка каба I кайтаруда да башлап йорүче зат 50 елларда бүлектә укучылар доцент Якуб Агишевнын (1899 1972) кызыклы мавыктыргыч лекцияләрен хәзер дә яратып искә төшерәләр Бу мөхтәрәм шәхеснең Тукай, әдәбият тарихы буенча хезмәтләре бар. “Татар совет поэзиясе поэтикасы" темасына докторлык диссертациясе яклаган (1974) Нил Юшсв (1931 — 1996) 1960—1973 елларда университетта укытты. Муса Жәлил поэмалары". “Тормыш поэзиясе". “Шигырь гармониясе". "Хәзерге татар поэтикасы" һәм башка хезмәтләрен бастырды, поэзия өлкәсендәге тикшеренүләре өчен 1974 елда Тукай исемендәге Дәү ләт бүләгенә лаек булды. Гомумән. Н Юзиев. гәрчә ул 1973 елда Тел. әдәбият һәм тарих институтына күчсә дә. гомеренең ахырына кадәр университет белән тыгыз бәйләнештә торды лекцияләр укыды, курс һәм диплом эшләре белән җитәкчелек итте Татарстан Фәннәр Академиясе президенты, академик Мансур Хәсәнов та бераз вакыт кафедрада зшләп алды Анын “Г Ибраһимов иҗаты ' темасына якланган диссертациясе дә (1961) нәкъ шушы чорга туры килә Фәтхи Бурнаш ижатын, татар драматургиясен колачлап өйрәнгән профессор Азат .Кмадуллин да 19X1 елдан бирле кафедрада нәтижалс эшләп килә 1987 елы уг “Татар драматургиясендә социалистик реализммын тууы һәм формалашуы" темасына докторлык лисссрланиясе яклады А Әхмәдуллнннын төп лекция курсы— “Әдәбият теориясе Ул Татарстан Фәннәр Академиясенең мохбир-әгыасы һәм Каюм Нлсыйри исемендәге бүләк иясе (1999). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Татарстанның атказанган сәнгать һәм фән эшлеклесе Шагыйрь, доцент ЗЭС1 Мәжитов (1927-2000) университетта 30 елдан артык совет әдәбияты, әдәбият белеменә кереш һәм кайбер башка курсларны укытты Ул үзенен “Фатих Кәрим ". "Боек Ватан сугышы чорында татар совет поэзиясе- һәм башка хезмәтләре белән мәгълүм. Кафедра укытучыларынын барысы да диярлек—университетны тәмамлаучылар Мөхәммәд Мәһдиев (1930—1995) бу яктан аерылып тора Ул Казан педагогия институтының тарих бүлеген төгәлләгән. Әмма әдәбиятка мәхәббәт аны университетның татар бүлегенә китерә Аспирантура узып. М Мәһдиев 1964 елда “Татар совет әдәби тәнкыйте (1917—1932 еллар)" темасына кандидатлык диссертациясе яклый Шуннан башлап үлеменә кадәр диярлек әдәбиятнын төрле чорлары һәм тармаклары буенча лекцияләр укый, студентларның ин яраткан укытучыларыннан берсенә әверелә М Мәһдиевнен XX йоз башы әдәбиятына багышланган җитди генә монографияләре ("Әдәбият һәм чынбарлык") бар Университетта эшләү елларында ул укучылар яратып укый торган роман- повестьларын тудырды. Тукай бүләгенә ия булды (1990). ана “Татарстанның халык язучысы" дигән мактаулы исем дә бирелде. Профессор Резеда Ганиева татар бүлегендә читтән торып укый. Бераздан Мәскәү университетында аспирантура тәмамлый “Габдулла Тукай сатирасы" темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1964). 1963 елдан бирле татар әдәбияты кафедрасында эшли. “Татар әдәбияты тарихы" һәм “Шәрык әдәбиятлары тарихы" курсларын укыта. Докторлык диссертациясенең темасы—"Көнчыгыш Ренессансы һәм төрки әдәбиятларда анын традицияләре" (1992). 90 елларда Г Исхакый иҗатын өйрәнүгә кереште. 2002 елда ике монографиясе дөнья күрде. "Татарстанның, атказанган фән эшлеклесе" (1994) Профессор Марсель Бакиоов Казан университетында 1969 елдан эшли Укыта торган төп предметлары: "Татар фольклоры . "Әдәбият белеменә кереш". "Шигырь төзелеше" 1972 елдан—фән кандидаты 1999 елда "Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм ин борынгы формалары" темасына докторлык диссертациясе яклады "Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе". “Шигърият дөньясына сәяхәт". "Шигърият бишеге" һәм башка китаплар авторы “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" (1993). Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2002). Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе" (2002). Доцент Шәйхелислам Садретдинов (1936—1996) 1967 елдан вафатына кадәр әдәбият кафедрасында эшләде Нигездә. "XIX йөз әдәбиятьГн укытты "Сәгыйть Рәмиев ижаты" темасына кандидатлык диссертациясе яклады (1972) Шул ук исемдәге монографиясе дә бар (1974). IX сыйныф өчен әдәбияттан дәреслек һәм хрестоматия авторларының берсе (икенче автор—X. Миннегулов). Шулай ук Ш Садретдиновнын X Миннегулов белән берлектә язган "XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре" (1982) һәм 'XIX йөз татар хрестоматияләре (1982) китаплары да укучыларга билгеле Бу хезмәтләр 1983 елда университетның фәнни эшләр конкурсында беренче премиягә лаек булдылар Профессор Хатыйп Миннегулов. нигездә. Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты" һәм “Татар әдәбиятын укыту методикасы" (монысын 1991 елга кадәр) курсларын укыта. 1972 елда “Сәйф Сараиньщ тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре" темасына кандидатлык. 1991 елда "Көнчыгыш классикасы һәм татар әдәбияты (әдәби бәйләнешләр һәм поэтика мәсьәләләре)" темасына докторлык диссертацияләре яклый. 500 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән ике дистәдән артык монография, дәреслек (V, IX. X сыйныфлар өчен), ярдәмлекләр авторы Аларнын күпчелеге Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты тарихын, әдәби бәйләнешләрне өйрәнүгә һәм текстологиягә багышланган. 90 елларда Г. Исхакый иҗатын һәм чит илләрдәге татар әдәбиятын, матбугатын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Соңгы ике елда гына да “Гасырлар өнен тынлап" (2003). “Гаяз Исхакыинын мөһажирлектәге ижаты" (2004) монографияләре дөнья күрде. "Татарстанның атказанган фән эшлеклесе" (1994). "Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты" (1995). "Халыкара ел кешесе" (1998). Россия Гуманитар фәннәр Академиясе академигы. Кол Гали исемендәге халыкара бүләк иясе. Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы. Тукай җәмгыяте президенты. Әхмәд Ясәви исемендәге халыкара казакъ-төрек университетының (Төркестан) “Шәрәфле әгъзасы" Доцент Таһир Гыйлаҗев университетта 1989 елдан алып укыта, дистә елдан артык факультет деканынын урынбасары булып эшли. Төп курсы—'XX йөз башы татар әдәбияты". “20-30 еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой проблемасы)" темасына кандидатлык диссертациясе яклады (1991) Хәзерге вакытта Тукай иҗатын. XX йознен беренче чирегендә әдәби тәнкыйть мәсьәләләрен өйрәнә Доцент ӘлФәт Закиржанов—1995 елдан кафедра әгъзасы “Татар мәктәбенен югары сыйныфларында драма әсәрләрен өйрәнү" темасына диссертация яклап (1993). педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәжә алды “XIX Йөз әдәбиятъГннан лекцияләр укый Әдәбият укыту проблемалары белән шөгыльләнә, дәреслекләр язуда катнаша, тәнкыйтьче буларак та танылып килә. Доцент Рифә Харрасова. нигездә. Октябрьдән соңгы әдәбиятны укыта, әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән матбугатта чыгышлар ясый Мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен чыгарган әсбаплары да бар 2002 елда “Әдәби бәйләнешләр яктылыгында Гаяз Исхакыйнын башлангыч чор прозасы" темасына кандидатлык диссертациясе яклады һәм аны 2003 елда аерым монография рәвешендә бастырды. Берничә шигырь китабы авторы. Язучылар берлеге әгъзасы Илһам Гомәрев әдәбият тарихынын төрле чорларыннан дәресләр алып бара 2003 елда Гали Чокрый ижаты буенча диссертация яклап, фән кандидаты булды АЛСУ Батгалова күбрәк хәзерлек бүлегендә укыта, гамәли дәресләр алып бара Әдәбият фәненен М. Гайнуллин. Г Халит. Ф Мусин. Ф Галимуллин һәм кайбер башка вәкилләре дә. төп эшләреннән аерылмыйча, төрле елларда университетта дәресләр алып бардылар Кафедра укытучылары җөмһүриятмен әдәби, мәдәни, гыйльми, иҗтимагый тормышында даими катнашып киләләр Диссертация Советы. Язучылар берлеге, журнал редколлегияләре әгъзалары бар. Кафедра әгъзалары гыйльми хезмәтләрне редакциялиләр, мәктәп укытучыларына даими ярдәм күрсәтәләр, диссертация яклауларда оппонент буларак чыгыш ясыйлар Кафедра—башка югары уку йортларында әдәбият укытуны координацияләүнең дә фәнни-мстодик үтәге Бсзнен укытучылар Чаллы. Алабуга. Әлмәт, Самара. Батыр, Төмән һәм кайбер башка шәһәрләрдәге студентларга да татар әдәбиятыннан лекцияләр укыйлар. Кафедра Татарстан Фәннәр Академиясе. Төркиядәге Ататөрек Культур Мәркәзе. Финляндиядәге “Ислам жәмгыяте" һәм башка оешмалар белән гыйльми хезмәлтәшлек итә. Мәсәлән, кафедрамын аерым әгъзалары Анкарада басылып килүче 30 томлык “Төрки дөньясы әдәбиятлары тарихы, антологиясе, сүзлеге" хезмәтен язуда катнаштылар Бсзнен укытучылар халыкара, тобәкара. республика конференцияләрдә дә актив катнашалар Инде шактый еллар буе кафедра каршында аспирантура яшәп килә Аны тәмамлаучылар Н Лаисов. Р Салихов. Ә Шәрипов. М Мөлсков. Ә. Сибгатуллина. Р. Фәлтахов һ б. Казан университетында, төрле вузларда, гыйльми оешмаларда эшлиләр Әдипләр, акыл ияләре элек-электән белем-мәгърифәтне зурлаган, аны яшәешмен, камил инсан булунын зарури, бик тә мөһим алеше дип санаганнар Тарихта нинди генә афәтләр, түнтәрелеш-кырылышлар булса да. гыйлем барыбер юкка чыкмаган. - арта, күбәя генә барган. Жәмшятьнен. кешелекнең алга баруы гыйлем мәгърифәт белән турыдан-туры бәйле Фәннсм үсешендә, инсаннарның белем һәм зиһни яктан камилләшүендә университетларның роле искиткеч зур Казан дарелфөнүненең 200 еллык тарихы монын ин күркәм мисалы Шушы вакыт эчендә ул фәнгә, иҗтимагый тәрәкъкыятькә үзеннән бәһәләп бетергесез өлеш кертте Ха.лкыбызнын башкаласында яшәгән бу университет гагар тарихында да сизелерлек роль уйнады Дарелфөнүн составындагы галар шогъбәсс рухи тормышыбызда мөһим бер мәркәз, милли кадрлар әзерләүнең гаять әһәмиятле бер мәктәбе булды Шуна күрә дә анын 60 еллыгы милли-рухи яшәешебездә бер истәлекле вакыйк». бәйрәм дә булып тора Университетның башка факультет бүлекләре дә ялдагы елларда, татар шогъбәсс кебек, милли телебезгә, милли тәрәкъкыитъкә ныграк хезмәт игәр дип ышанасы килә.