Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛА КҮҢЕЛЕ


еспублика Милли китапханәсе белән Язучылар берлеге үткәргән традицион «Ел китабы» конкурсында Рафис Корбанның 2000 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Куркуын җиңгән куян» җыентыгы иң күп укылганнар исемлегенә кергән. Димәк, балалар Р. Корбанның әсәрләрен көтеп алалар икән. Язучы өчен шуннан да зур бәхет юктыр дип беләм. Чыннан да, аның әсәрләре кай ягы белән үзенчәлекле, балалар күңелен ничек җәлеп итә? Югыйсә, балалар өчен шактый иҗатчылар яза бит. Сорауга җавап эзләп Р. Корбанның балаларга адресланган китапларына мөрәҗәгать итик.
1991 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Сөзгәк болыт» җыентыгы «Мин бәйрәмнәр яратам» шигыре белән башланып китә. Әйе, һәр бала бәйрәм ярата, көн саен бәйрәм булуын тели.
Шатлыклардан шатлык туа. Әверелә матур җырга.
Бары тик бер шатлык кирәк Җир төренсен өчен нурга,—
ди шагыйрь үзенең фикерен дәвам итеп «Шатлык» шигырендә. «Җил» шигырендәге лирик герой да җилнең күңелен күрә, аның да куанып, шатланып исүен тели:
Үзенә генә күңелсез
Булмас җилгә моннан соң— Шарымны биреп калдырдым, Рәхәтләнеп уйнасын!
Балалар холкындагы төп сыйфатлар: тапкырлык, хәйләкәрлек, батыр, кыю булырга теләү Р. Корбан шигырьләрендә шактый урын ала. «Каюмның дуслары», «Тапкырлык», «Карак карачкы», «Тимерле чәй», «Әнисе Каюмны санарга өйрәтә» һәм башка күп кенә шигырьләр бу турыда ачык сөйлиләр. «Чикләвеккә баргач» шигыре исә батыр булуның серен дә ачып сала:
Батырлык ул куркудан
Көчлерәк була икән.
Батыр булсаң, яныңнан Курку тиз шыла икән.
Ә менә «Күрәсем килә» әсәрендә бүгенге көндә әһәмиятле бер мәсьәлә күтәрелә. Лирик героебыз мультфильмнар карарга бик ярата икән, ул инде бик күп халыкларның мультфильмнарын белә.
Тик күрәсем килә минем Кайчак Камыр батырны. Шәвәли атлы малайны, Шүрәлене, Былтырны,— ди ул, ямансулап.
Әйе, балалар әле дә көтә, тик бу өлкәдәге проблемалар бер урында кала бирә. Ә берничә елдан бит баланың татарча сөйләшәсе үк килми башлаячак! Кече яшьтән үк системалы рәвештә туган телдә сөйләшү, гореф-гадәтләрне ныгыту, истә калдыру мәсьәләсе дәүләт тарафыннан ныклы игътибарга алынмау тәрбия процессындагы өзеклеккә юл куя. Татар телен, халкын саклап калуда татарча кино һәм мультфильмнарның да роле зур булуын без кайчан чынлап аңлый башларбыз икән соң?!
Р
Китап күзәтүебезне дәвам итсәк. Р. Корбанның ел фасылларына бик тә
игътибарлы булуын күрербез. Аларның үзләренә генә хас төсмерләрен,
үзенчәлекләрен ижат фантазиясенә төреп нәни дусларына тәкъдим итә ул.
Табигатьтә барган катлаулы күренешләрне балалар аяларлык образларда бирә.
«Сөзгәк болыт» шигыре бу турыда ачык сөйли. Күк күкрәү, яшен яшьнәү турында сүз
алып барганда автор болытларны зур болында чабып йөргән бәрәннәр, колыннар
белән чагыштыра. Бәрәннәр үзара сөзешкәндә җиргә утларның яшен булып атылуын,
күк күкрәү, аннан яңгыр яву күренешләрен тәфсилләп сурәтли. «Җәйге яңгыр»да бу
теманы алга таба дәвам итә, үстерә. Шагыйрь күк йөзендә төрле төсләр белән
балкыган салават күперен, яңгыр явуын түбәндәгечә сурәтли:
Чиләкләре—зәңгәр болыт. Әй чайкала,
түгелә. Болыннарга яңгыр ява. Гөлләр
күккә үрелә.
Барлык шагыйрьләр кебек Р. Корбан да
җәй бизәге—сандугачны
читләтеп үтә алмый.
Әрәмәдә сузып-сузып.
Өзеп-өзеп сайрады.
Ахры, шушы таллыкны ул
Мәңгелеккә сайлады,—
ди ул «Сандугач» дип исемләнгән шигырендә. Сандугачның матур итеп сайра вын
ишетсә дә. билгеле инде, баланың аны үз күзләре белән күрәсе дә килә.
Эзләдем, тик табалмадым.
Күренмәде анда ул.
Яфрак булып шыткан гүя Үзе шушы талда ул.
Авторның әнә шулай балаларның психологиясен аңлап эш итүе әсәрне нәни
укучылар күңеленә якынайта.
Җәй артыннан көз килә... Р. Корбан көзнең дә үзенә генә хас бизәкләрен тапкан.
Мәсәлән, аның «Капкорсак һәм бавырсак» китабына (Казан. Татарстан китап нәшрияты,
1993) кергән «Моңны уяттылар» шигырендә шагыйрьнең мондый юлларына сокланмый
мөмкин түгел:
Каеннар бишек шикелле
Күренә туган якта.
Сары чыбылдык эчендә Көзге моң йоклап ята.
Киек казларның каңгылдашып баш өстеннән очуы шушы иркәләнеп йоклап
ятучы көзге моңны уята, чөнки галиҗәнап Вакыт һәрчак хәрәкәттә булуны ярата.
«Моңны уяттылар» шигыре авторның иҗади уңышына бер мисал булып тора.
Шагыйрьнең кыр казлары язын үзләре белән моң. сагыш, яманс улык та алып киләләр,
ә көзен, аларны туып-үскән җирләрендә калдырып, китеп тә баралар.
Кошлар киткәч, калды күлләр
Тын булып.
Каурыйлар ятып калды.
Моң булып.—
ди автор «Каурыйлар» шигырендә әлеге фикерен дәвам итеп.
Кышлар үткәч, шул моңнары
Артыннан
Кыр казлары кайтыр әле. Кайтырлар.
дип юана аннары лирик героебыз.
Салават күперен гүя Иңнәренә
салган да. Күр җәй кызын,
кайтып килә Чишмәдән су алган
да.
Кышны да Р. Корбан яратып сурәтли. Аның шигыре «Тегүчеләр» дип
исемләнсә дә, шушы фасылга багышланган:
Кыш болынга юрган сырган.
Туңмасын дип калын иткән. Ә куяннар юрган читен Тигез
итеп тегеп киткән.
Менә зарыгып көткән яз килә. Бар табигать җанлана, шатлана. Тик, нигәдер,
«шәһәрдәге бер өйдә»ге бүреккә генә ямансу. Нилектән икән? «Бүреккә ник ямансу?»
шигыре бу сорауга тәфсилләп җавап бирә. Күпмедер дәрәҗәдә бүрек кызганыч та,
чөнки яз җиткән, аның кирәге беткән. Шагыйрьчә әйтсәк:
Сагынган ул урамны, Бик сагынган буранны...
Бүрек кенә түгел, бозлар да кышны ярата икән. Аларның да киң Иделне, туган
җирләрен калдырып еракларга китәселәре килми:
Шул чак дәрья актарып Зур гына боз килде дә, Ә мин
китмим, дигән күк Ятты, ярга менде дә!
Р. Корбан нәни дусларын хайваннар дөньясының үзенчәлекләре белән дә
таныштыра, үсемлекләр дөньясы турында да онытмый. «Ташбака», «Бака яфрагы»,
«Кәҗәсакалы», «Көтүче сумкасы», «Кашкарый» һәм башка әсәрләре шул турыда
сөйли.
Тора-бара шагыйрь үзенең укучыларын фәлсәфи фикер дөньясына алып керә.
«Үсәм», «Төн кая китә?» «Сукмак», «Ике агач» шигырьләре нәни укучыны бераз
җитдирәк булырга, уйларга өйрәтә. «Үсәм» шигыре күпмедер дәрәҗәдә Агния
Бартоның шул ук исемдәге шигыре белән дә аваздаш булып тора. Шулай җитдиләнә
төшкәч, автор укучыларын татар халкының тарихи үткәне белән таныштыра башлый.
«Сөембикә манарасы» шигыре шул турыда сөйли. Шагыйрь Сөембикә
манарасындагы ай тарихы турында укучылар кабул итәрлек рәвештә һәм тарихи
яссылыктан чыгып сүз алып бара.
Р. Корбанның шактый гына күләмле булып чыккан «Куркуын җиңгән куян»
китабы (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2000)балалар өчен язылган әкият-пьесаларны,
шигырьләрне, җырларны үз эченә ала. Автор көчен яңа жанрда сынап карый, аның
нәтиҗәләре исә куанычлы. Балалар күңеленә хуш килерлек мавыктыргыч әкият-
пьесалар иҗат ителүгә сөенәбез. Биредә җәнлекләр тормышы, аларның яшәү өчен
барган көрәше аша әдәп, әхлак мәсьәләләре һәм башка күп кенә проблемалар белән
дә очрашасың. Әкият геройларын үзләренчә яратасың, кызганасың. Алар кешелек
дөньясында яшәп килгән «нәрсә ул яхшылык, начарлык?» дигән мәңгелек сорауга
җавап эзлиләр, иң мөһиме—үзләренең фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль рәвештә
уйларга өйрәтәләр. Язучының әсәрләре кызыклы, алар мавыктыргыч итеп, ягымлы
юмор белән сугарылган, һәр әсәр балалар дөньясының нинди дә булса бер серен ача.
Әкият-пьеса һәм шигырьләрнең балаларга якын, аңлаешлы тел, сурәт чаралары
белән язылуы нәни укучыны бик тиз җәлеп итә.
Урман шомлы, урман куркыныч. Карурманда бигрәк күп
ерткыч. Их, нигә мин төлке булмаган? Бүре булып кына
тумаган?!—
дип җырлый «Куркуын җиңгән куян» әкият-пьесасының герое. Ул үзенең куян булып
дөньяга килүеннән бер дә риза түгел. Аның да төлке кебек җайлы, бүре кебек
курыкмыйча яшисе килә. Бераз моңаеп йөргәч, ул үзенең теләген тормышка
ашырырга керешә, тылсымчы ярдәме белән бүрегә әйләнә. Әмма бераздан болай
итеп уңышка ирешеп булмаячагын ул үзе үк таный:
Бүре булып күп йөрдем.
Кайгы-хәсрәтләр күрдем, Котылдым
бу җәфадан, Куян булдым яңадан!
Әйе, дөньяда иң әйбәте—үзең
булып яшәү, ә моның өчен курыкмыйча
яшәргә кирәк. Безнең куяныбыз да үзенең
куркуын җиңеп, батыр куян булып яши
башлый. Шушы ук китаптагы «Керпе малае дуслар эзли* әкият-пьесасы геройлары исә
I нәниләрне ничек итеп дус яшәргә, әйткән сүзеңдә нык торырга өйрәтә. Төрле авыр
хәлләрдә дә дуслыкның кадерен белү кирәк икән. «Патша кызы һәм җырчы»
пьесасында көтүче егет Илһамның табигать
биргән моңы алдында барлык кешенең, шул
исәптән патшаның һәм аның бердәнбер
чибәр кызы Айсылуның да, баш июе
сурәтләнә. «Бардым күлгә, салдым кармак»
әкият-пьесасында татар халык әкиятләре
белән рус халык әкиятләре элементлары
үрелеп бирелгән. Биредә явызлык һәм
гаделлек көрәше төп конфликтны тәшкил
итә. Байлыкка гына табынган Шакир бай
көлкегә кала. Аның мәкерле хәйләсен аңлап
эш иткән Биктимернең максатына ирешүе
исә дөреслекнең, яхшылыкның, батыр
лыкның тантанасын күрсәтә.
Шунысы куанычлы: Р. Корбанның һәр
әкият-пьесасы өчен махсус җырлар иҗат
ителгән. Алар ноталары белән китапның
соңгы битләрендә бирелгәннәр. Бу инде үз
чиратында әсәрләрне сәхнәләштерүне
җиңеләйтә. Шуны да әйтү урынлы булыр,
авторның әкият-пьесалары Казан дәүләт
курчак театры. Татар дәүләт яшьләр
театрының балалар аеруча яратып караган
тамашаларына әверелделәр. Җыр
текстлары да, көйләр дә уңышлы чыккан,
алардагы һәр образ үзенә генә хас
характерлы сыйфат белән бирелгән.
Көйләрне композиторларыбыз Фуат
Әбүбәке- ров, Луиза Батыр Болгари, Шамил
Тимербулатов, Ислам Сафин һ. б.лар язган.
2002 елда Татарстан китап
нәшриятында Р. Корбанның «Алмалы төн»
дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья
күрде. Китап үзенең бизәлеше белән үк
балаларның күз явын алырлык итеп
эшләнгән.
Журналыбыз
турында
Билал Мамбет,
Кырым татары язучысы.
Әдәби дуслык—зур мәгънәдәге мәдәни
дуслык ул. Кырым татарлары белән Казан
татарлары арасындагы дуслык бу халыклар
дөньяда ничәмә-ничә гасырлар яшәп килгән
булса, шул кадәр дәвам итә Безнең уртак
мәгърифәтчебез һәм милләтчебез, атаклы
«Тәрҗеман* газетасының нәшире Исмәгыйль
бәй Гаспралы бар Әгәр Казан татары
Акчурин булмаса. Гаспралы да булмас иде һәм
без аның бу ген. бәлки, исемен дә белмәс идек
Төптән караганда, без бер ата-ана
балалары, безнең тамырларыбыз уртак Без
килен-кияу алышып яшәдек, чөнки кан бер.
милләт бер. Без татарлар— беребез көньяк.
беребез төньяк татары Инде безнең кырым
татарларына 44 елны төшкән авыр тәкъдир
һичкемнең башына төшмәсен Кырымнан,
кырым татарларын депортацияләгәннән соң
озак еллар безнең әдәбиятыбыз рәсми
рәвештә яшәудән бөтенләй диярлек туктап
торды Ярты милләт кырылганда әдәбиятны
яшәт у мөмкинлеге юк иде. Шул авыр
елларда. 60-70 елларда безнең Ватанга
багышланган хәс рәтле шигырьләребезне
беренче тапкыр бастырып чыгарган басма—
ул -Казан утлары- —элеккеге -Совет
әдәбияты* булды Әгәр дә ул еллардагы -
Казан утлары- сәхифәләрен актарып
карасаң, анда безнең классикларыбызның.
шул чор шагыйрьләренең әсәрләрен
курергәбула Димәк, бөтен төрки халыклары
әдәбияты арасында -Казан утлары- журналы
аның әдипләре, аның мөхәррирләре беренче
булып безнең халыкның хәленә кереп,
фаҗигасенә төшенеп, узләренең куңел
киңлеген курсәткөн. теләктәшлеген
белдергән Минем бу журналга, анда эшләуче
фидакарь кардәшләргә кырым татар халкы.
аның язучылары, сәнгать- көрләре исеменнән
зур рәхмәтемне белдерәсем килә
Шунысын да искәртеп үтик, автор китап исемнәрен бик тә уйлап, нәниләрнең күңелен
җәлеп итәрлек итеп куя: «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм
бавырсак» (1993), «Куркуын җиңгән куян» (2000), «Алмалы төн» (2002). Алар төгәл
образларны күз алдына китереп бастыра, шуның нәтиҗәсе буларак укучы балаларда
табигый рәвештә зур кызыксыну туа, китап эченә тизрәк кереп китәсе, андагы
серләрне беләсе, ачасы килә. «Сөзгәк болыт»,
• Куркуын җиңгән куян» китапларына кергән әсәрләр балалар, хайваннар
тормышында еш кабатлана торган кызыклы мизгелләрне, ел фасылларындагы аерым
характерлы билгеләрне образлы итеп, юмористик тонда сурәтләп бирсә, •Алмалы
төн» китабы исә, табигатьнең һәркем дә күреп, аңлап бетерә алмаган матурлык
дөньясына кунакка дәшә, гүзәллекне күрергә, танырга өйрәтә. Гомумән, Р. Корбан
туган як табигате күренешләре аша нәниләрнең саф күңеленә бәхет орлыклары сала.
•Алмалы төн» китабындагы Сабан туе темасы балалар өчен тагын бер яңалык
булып тора. Лирик героебыз Сабан туен зур дәрт белән башлап җибәрә («Үзем
башлыйм»):
Сабан туе! Сабан туе!
Шундый кызык, күңелле! Ник чыкмаска көрәшергә, Мин соң
егет түгелме?
Алга таба ул бабасының, әтисенең дә оста көрәшче булуы белән мактанып ала
(«Батыр бабай»). Шулай да кыюлык, батырлык нәсел буенча оныкка күчмәгән, ахры.
Чөнки «Колга башындагы әтәч белән сөйләшү» шигырендә лирик героебыз үзенең
колга башына ук менә алмаслыгын чамалап, әтәчкә бераз сабыр итәргә куша:
Сабантуй беткәнче колга Әле китәр кибеп тә. Сабан туен
күзәт, ул бит Шәп күренә биектән.
Шактый үткен күренгән лирик героебыз мәйданга чыгып чүлмәк тә вата алмый
(«Чүлмәк ватканда»). Шулай да, кеше көлдергәне өчен, бүләк бирәләр тагын үзенә.
Бу китаптагы тагын бер яңалык—табышмаклар. Алар нәниләрне фикер, уй
дөньясына алып керә, һәр әйбернең, процессның үзенә генә хас сыйфатларын,
үзенчәлекләрен күрергә, тоярга, сиземләргә өйрәтә. Табышмаклар төгәллеге, камил
эшләнеше белән истә кала. Учак турындагы табышмак үзе генә дә бу турыда ачык
сөйли:
Утын салсаң утына, Ул биергә тотына. Янып беткәч утыны.
Биюеннән ул тына.
Шагыйрь ел фасылларының матурлыгы, үзенчәлеге турында яратып язды.
Алга таба автор матурлыкны төннең үзеннән дә эзли һәм таба, аны төрле үтемле
сурәтләү чаралары ярдәмендә укучыларына тәкъдим итә. Р. Корбан
• Балачакның бер төне» шигырендә төнге җәйләүгә ат сакларга, «Йолдызлар»да
төнлә йолдыз яңгыры карарга дәшсә, «Җәйге бер төн озынлыгындагы шигыр»ендә
кояш баюдан таң атуга кадәр булган серле илаһи күренеш белән хозурланырга
чакыра. Ә менә «Алмалы төн» шигырендәге әкияттәгедәй йолдызлы төндә:
Офыкта аҗаган Күктән алма өзә.
Шагыйрь нәни дусларын әнә шундый сихри төндә тып-тын алма коелганны
тыңларга, хуш исле алма исләрен иснәп, җәйнең иң матур мизгеле белән бер
ләззәтләнеп калырга чакыра. Алмаларның матурлыгы, хушбуйлардан өстен исләре
генә түгел, ә тып-тын коелуы да авторга табигатьнең.
яшәешнең матур аһәңе, көе, моңы булып ишетелә. Шулай шул: үзең яшәгән җирнең
матурлыгын күрә, табигатьнең моңын, серләрен тыңлый белергә генә кирәк. Матур
җәйге төндә алма коелганны ишеткән баланың кешелекле булып үсәсенә шагыйрь
чын күңелдән ышана. Шуңа да бу мизгелне бергәләп кичерергә чакыра, балаларның
күңелләренә шәфкатьлелек, әхлаклылык орлыклары сала, аны матурлык, нәфислек
б елән сугара.
Чын кеше булып үсү турында сүз барганда яраткан язучыбыз Мөхәммәт
Мәһдиевнең «Бәхилләшү» әсәрендәге тирән мәгънәле фикерләре хәтердә яңара.
Язучы кырау тигән бәрәңге сабагы исен барлык исләрдән өстен күрә, чөнки шул ис
аңа туган җирен—газиз авылын күз алдына китереп бастыра. Шул исне белмәгән, бер
тапкыр да тоймаган шәһәр кешеләрен ул чын күңеленнән кызгана: болар әбиләр
чуагы көннәрендә зәңгәр күктән очкан ап-ак тоҗым җепләрен күрмәгәннәрдер, ди.
«Берәр кешенең юньсезлеген күрәм дә уйлап куям: юк, агайне, син шундый бер иртәне
күрми калгансың». (Казан: Татарстан Китап нәшрияты, 1996, 88 б.) Әйе, табигать
белән бәйләнеш югалу, аның матурлыгын авыл кешеләречә тирәннән тоя алмау адәм
балаларының кешелек сыйфатларына китереп суга.
Р. Корбан табигать белән бәйләнешне саклап калуын, ныгытуны игътибар
үзәгендә тота. Аның әсәрләрендә авыл табигате, тормышы алгы планга куеп
тасвирлана. Шәһәр балаларын шагыйрь чынлап торып кызгана («Авылсыз малай»),
чөнки алар авыл исенең («Авыл исе»), авыл сөтенең («Авыл сөте») нинди икәнлеген
белмиләр, җиләк («Җиләктә»), гөмбә («Гөмбәдә») җыюның ләззәтен, тәмен
татымыйлар, урманга кереп бер уч чикләвек җыяр өчен дә батыр булырга кирәк
икәнлеге туфында уйлап та карамыйлар («Чикләвеккә баргач»). Ә авыл балалары
чыдам, нык, куркусыз, эшчән, кешелекле булып үсәләр—еларга табигать үзе булыша.
Печән чабу исә үзе генә дә барлык авылдашлар, яшьтәшләр алдында имтихан тоту,
тормышка хәзерлегеңне чынлап күрсәтү булып тора («Печән чапканда»).
Р. Корбан үзе Биектау районының Кече Битаман авылында туып үскән. By
турыда аның «Белеп сөйлим» дигән шигыре дә әйтеп тора. Ул авыл табигатьнең бик
тә матур җиренә урнашкан. Шагыйрь әсәрләрендә үзе белгән, күргән кара урманнар,
челтерәп аккан чишмәләр, йолдызлы, алмалы төннәр турында сөйли. Әйе, ул белеп
сөйли, чөнки үзенең нәни геройлары кичергән маҗараларны ул үз башыннан үткәргән,
уйнаган, шаярган, үзенекенә дә, бакча карачкысының кесәсенә дә алма тутырган,
җиләген, гөмбәсен, чикләвеген дә җыйган, барлык яшьтәшләре кебек печәнен дә
чапкан. Ашыт елгасына төшеп, «иң зур балык»ны да тоткан. Аңа ышаныгыз, бераз
гына елмаеп, шаярткалап алса да, ул белеп сөйли, дөресен сөйли! Шулай итеп,
әйләнә-тирәбездәге яхшы кешеләр, табигый ямь, матуфлык турында сөйли сөйли,
шагыйрь гүзәллек дөньясына алып керә. Ә гүзәллек, матурлык дөньясында бер булган
кеше тормышта ялгыш адым атламас, чын кеше булып гомер итәр.