Логотип Казан Утлары
Публицистика

34— СӘБӘ (САБА ИЛЕ) СҮРӘСЕ


Сәбә сүрәсе 54 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән. Сәбә—бер төбәкнең һәм шунда
яшәүче бер кабиләнең исеме.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Күкләрдә вә Җирдә булганнарның хуҗасы Аллаһка гына мактау тиеш.
Ахирәттә дә ул гына мактауга лаек. Ул—хикмәт иясе, бар нәрсәдән хәбәрдар
2. Җир эчендәгеләрне дә. аннан чыкканнарны да, Күктән иңгәнне дә, Күккә
ашканны да Ул белеп тора Ул—миһербан иясе һәм ярлыкаучы
3. Инкарьчылар;
— Кыямәт безгә килмәячәк,—диделәр. Әйт син аларга:
—Ялгышасыз!—диген —һичшиксез, киләчәк. Барча яшерен булганнарны
белеп торучы Раббы хакы өчен киләчәк. Күкләрдә вә Җирдә тузан бөртеге кебек нәрсә
дә Аннан качып кадалмас Хәтта аннан кечкенә булган нәрсәләр дә, аннан зурлары да.
хактыр ки. ап-ачык итеп Китапка язылган.
4. Аллаһ иман китереп, игелек кылганнарны бүләкләү өчен шулай Китапка
(Ләүхел Мәхфузгә) язды Алар өчен ярлыкау һәм ләззәтле ризыклар бар.
5. Аятьләребезнең тәэсирен зәгыйфьләндерергә маташучылар өчен дә, ин
хәтәр— әрнеткеч газап булачак.
6. Белемле кешеләр Раббылан сиңа иңдерелгән (Коръән)нең хак икәнен
беләләр, анын (Коръәннең) мотлак өстен вә мактауга лаек булган юлга өндәүче
икәнен күрәләр, ләкин (7) кяферләр үзара әйтте:
—(Мәетләр) череп, тетелеп туфракка әверелгәч, яңадан тереләчәк, дип
сөйләнүче кешенең кем икәнен күрсәтикме?—диделәр. (8)—Бәлки, ул Аллаһка каршы
нахак сүз сөйлидер Әллә сон ул җенләнгәнме?
Юк шул. Ахирәткә инанмаганнар гына (Ахирәттә) газапка дучар, (бу дөньяда алар)
адашкан хәлдә яши.
9. Күккә—баш очларына. Җиргә аяк асларына карамыилармыни сон алар?
Әгәр Без ихтыяр итсәк. (Карунны уптырган кебек) аларны да жиргә уптырыр идек. Яки (Әикә
халкы өстенә яудырган кебек) өсләренә Күктән таш яудырыр илек Шик юктыр ки, монда
Раббыга итагать иткән һәр бәндә өчен (Аллаһның бәндәләрен яңадан терелтәчәгенә) катгый
дәлилләр бар
10. Хактыр ки, Даутка Без (башкалардан) өстенлек бирдек.
—Әй, сез. таулар, анын белән бергә тәсбих әйтегез,—дидек. Кошларга да
шулай куштык Ана (Даутка) күндәм, йомшак тимер бирдек (11)— Тимердән көбәләр
(сугыш киемнәре) яса. божраларын дөрес тез,—дидек — Игелек кылыгыз Чөнки
Хакыйкать—ул Мин Ни кылсагыз да Мин яхшы күреп торамын.
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
12. Сөләйманга жилне тәгаенләдек, ул иртәнге җил белән бер айлык юлны,
төнге жил белән бер айлык юлны үтәр иде. Эрегән бакырдан елга агызуны ана
тапшырдык. Анын әмерендә Раббынын рөхсәте илә күндерелгән кайбер женнәр дә
бар иде Аларнын берәрсе әмеребездән баш тартса, ана көйдерүче җәза татыта идек.
13. Ул женнәр Сөләйман ни теләсә, шуны эшли иде калалар сала, һәйкәлләр
ясый, күл зурлыгындагы су коену кавузлары. ныклы терәккә куелган зур-зур казаннар,
дисеңме. Әй. Даут нәселе, шөкер итегез. Ләкин бәндәләремнән шөкер итүчеләр бик
тә аз. (14) Сөләйманны үлемгә хөкем иттек; ләкин анын үлгәнен берәү дә белмәде,
фәкать анын таянган таягын корт ашап бетергәч, мәете егылып киткәч кенә женнәр
анын үле икәнен аңлады Әгәр дә женнәр яшерен эшләрне белүче булсалар, мескен
хәлдә газап чикмәгән булырлар иде
15. Хактыр ки, Сәбә кавеме яшәгән җирләрдә сабак алырлык гыйбрәтләр бар
Берсе—уңда, берсе сулда аларнын ике бакчасы бар иде (Азарга әйтелде)
—Раббыгыз биргәнне ашагыз вә Ана шөкер итегез. Менә сезгә бай мәмләкәт
һәм Аллаһ сезгә мәрхәмәтен мул бирә
16. Ләкин алар йөз чөерде. Шул сәбәпле Без аларга Арим ташкынын
жибәрдек. Аларнын ике бакчасын да. әче вә ашарга яраксыз жимеш бирә торган,
затсыз куаклар гына калдырып, харап иттек. (17) Менә. Без аларны шөкерссзлекләре
өчен шулай җәзаладык. Без шөкер итмәгәннәрне генә җәзалыйбыз.
(Тәфсирчеләр' Арим—ул бер үзәннең исеме, коточкыч мул яңгырлардан соң хәтәр ташкын шул
үзәндә яшәүчеләрне һәлак итә. дип фаразлыйлар М Аш әйтүенчә. Сәбә ул Йәмәндәге шәһәр, аның
икенче исеме дә бар—Маараб; ул Санадан оч кәняек юлда торган Маарабтагы буа ярылып, шәһәрне су
ташкыны баса, барысы да һәлак була. Бу—тарихи вакыйга )
18. Аларнын ватаны белән бәрәкәт вә муллык биргән илләр (Сәбә белән Шам-
Сүрия) арасында, эргәгә-эргә күренеп торган ничә авыл, шәһәрләр һәм юллар
салдырдык.
—Төннәр буе. көннәр буе сез һич куркусыз йөрегез, сәяхәт итегез,— дидек.
(Чыннан да. Коръәндә сурәтләнә торган бу юл. юл буендагы авызлар. шәһәрләр, сәүдә юлы
булган. Бу сәрЪ юлының ике илне дә бик нык баетканлыгы мәгълүм.)
19. _ Мона каршы алар:
— Йа. Раббыгыз. сәфәр юлындагы авыллар арасын ераклаштыр.-дип.
үзләренә язык китерделәр Без аларны төрле гыйбрәтле мәзәкләргә кертеп калдырдык
һәм аларны (авылларны) таратып, ерагайтып утырттык. Шик юктыр ки. бу вакыйгаларда
сабырлар, шөкер итүчеләр өчен сабак алырлык гыйбрәтләр бар.
20. Хактыр ки. Иблис аларнын (хөсетле) теләкләрен игелекле дип күрсәтте,
һәм аларнын барысы да ана иярде Иман китергән берничә адәмнән башкалары (21)
Ләкин Иблиснең аларга (иманлыларга) куәте җитмәде Ахирәт көненә ышаныр-ышанмас
булганнар белән чын күңелдән инанганнарны аерып күрсәтер өчен (Иблискә) аздыру
иреген бирдек Синен Раббын барысын да күзәтеп сакта торучы.
22. (Ий. Мөхәммәд) әйт син аларга:
—Аллаһны инкарь итеп, үзегез уйлап чыгарган илаһларга күпме генә
ялварсагыз ла. аларнын күкләрдә дә. Җирдә дә тузан бөртеген кыймылдатырга да
көчләре җитмәс Күктә лә. Җирдә дә аларнын (Аиаһ белән) уртак эше юк. Аллаһның да
алар арасыннан ярдәмчесе булмас (Ул ярдәмгә мохтаҗ түгел.)
23. Аллаһ хозурында (Үзе рөхсәт биргәннәрдән башка) бүтәннәрнең шәфөгате
файда бирмәс Ниһаять, аларнын йөрәгеннән курку киткәч, алар әйтер
-Раббыгыз ни әйтте?—диярләр. Алар да
Хак булганны боерды.-днп әйтерләр. Аллаһ—бөектер, мәһабәттер
24. (Ий. Мөхаммад) әйт син:
— Күкләрне вә Җирдән сезгә ризык бирүче кем ул?—дип сора да
—Аллаһ,—диген. Шулай булгач яки без яки сез тугры юлда, яки икебезнең
беребез адашкан (25) Әйт син:
—Без кылган гөнаһларга сез җаваплы түгел,—диген Без дә сез кылганнар өчен
җавап бирмәбез. (26) Әйт:
— Раббыбыз барыгызны да бер урынга туплаячак, шуннан сон барыбызны да
хакыйкый хөкемгә тартачак. Ул—иң гадел хөкемдар һәм барысын да белеп торучы
(27) Әйт:
—Аллаһка тин санаганнарыгызны мина күрсәтегез әле,—диген Юк шул, (күрсата
алмаслар) чөнки бердәнбер җиңүче, барысы белән дә хикмәт илә идарә итүче—бары
тик Аллаһ.
28. Без сине бөтен кешеләргә бары тик сөенечле хәбәр бирер өчен вә кисәтер
өчен генә күндердек. Ләкин кешеләрнең күбесе бу турыда һични белми.
29. —Әгәр дә сез хаклы икән, вәгъдә иткәнегез (Кыямәт) кайчан килер?—дип
сорыйлар. (30) Әйт:
—Сезгә шундый бер Көн вәгъдә ителде ки, ул бер генә сәгатькә дә сонга
калмас, бер генә сәгатькә дә иртәрәк килмәс,—диген. (31) Кяферләр әйтте:
—Без моннан элек килгән китапларга да. Коръәнгә дә ышанмаячакбыз,— диде.
Раббының хозурына китереп бастыргач, син ул залимнәрнең берберләренә ничек
акырганнарын күрсәң (исең-акылың китәр иде). Зәгыйфь (фәкыйрь) саналганнар
тәкәбберләргә:
—Сез булмасагыз, әлбәттә, без иман китергән була идек,—дип кычкырыр
32. Масайган тәкәбберләр исә зәгыйфь саналганнарга (Кыямәт конендә): —Тугры
юлга чакырылганыгыздан сон безме сезне адаштырдык’’ Хактыр ки. сез үзегез гөнаһка
баттыгыз,—дип әйтер. (33) Зәгыйфьләр тәкәббер залимнәргә:
— Юк,—дип кычкырыр—Кич-көндез хәйлә-тозак кору булды эшегез. Чөнки сез
өзлексез Аллаһны инкарь итүебезне теләдегез Аңа тиң башка илаһларга табынырга
куштыгыз.
Газабыбызны күргәч, алар эчтән ут янарлар. Без дә инкарь итүчеләрнең
муеннарына тимер боҗралар тагарбыз. Алар бары тик кылган гөнаһлары өчен генә
җәзаланачак.
34. Нинди генә шәһәргә кисәтүче күндерсәк тә, бай җитәкчеләр:
— Без сезгә күндерелгәнне инкарь игәбез,—диделәр. (35) Тагын әйттеләр:
— Безнең малыбыз да, балаларыбыз да күп. Шулай булгач, безгә берни дә
(Кыямәт җәзасы да) куркыныч түгел,—диделәр (36) Син әйт:
— Раббым теләгәненә мул ризык бирер вә теләмәгәненә ризыгын киметер.
Ләкин бу турыда күп кеше белми.
37. Сезне хозурыбызга малыгыз да, балаларыгыз да якынлаштырмас Иман
китереп, игелек кылганнардан тыш. Аларга игелекләре өчен өстәмә бүләкләр
бирелер. Атар җәннәттә иминлек эчендә калачак.
38. Аятьләребезне ялганга чыгарырга маташучылар җәзага дучар ителәчәк.
39. Әйт
— Раббым теләгән колларына ризык бирер, теләмәгәненең ризыгын киметер
Күпме хәер бирсәгез. Аллаһ анын бәрабәренә сезгә нигъмәт бирер
Ризыкландыручыларның ин хәерлесе—Аллаһ.
40. Ул Көнне Ахтаһ барыгызны да бергә җыячак Шунда Ул фәрештәләргә. —
Сезгә табынганнар шушылар идеме?—диячәк (41) Фәрештәләр —Син—бөек,
безнен дустыбыз алар түгел—Син Бәлки, алар җеннәргә
табынгандыр Күбесе аларга табынды,—дип әйтер (42) Бүген бер-берегезгә файда да.
зыян да кыла алмассыз. Залимнәргә Без:
—Ялганга санаган утнын газабын татыгыз,—дип әйтербез.
43. Ап-ачык аятьләребезне укыган чакта алар:
—Ул—сезне ата-бабаларыгыз табынган потлардан биздерергә теләүче,
башкасы түгел. (Коръәнне) ул үзе уйлап чыгарган да. ялган таратып йөрүдән башканы
бел ми,-диделәр Өсләренә Хакыйкать (Коръән) ингәч инкарьчылар
—Көн кебек ачык, бу күз буудан башка нәрсә түгел.—диделәр.
44. Без аларга укып (бозык) сабак алырдай (пошарга табыныгыз, дигән) китап
жибәрмәдек, синнән элек (мөшрик булыгыз дип) кисәтүче дә күндермәдек (45) Алардан
элек яшәгәннәр (пәйгамбәрләрне) инкарь итте Болар (Мәккә кяферләре) әүвәлгеләргә (бөек
мәдәнияткә ирешкән Сәбә, Гад һәм Самуд халыкларына) биргәнебезне»г уннан беренә дә ирешә
алмадылар. Пәйгамбәрләрне ялганчыга чыгардылар Мин биргән әжер (җәза) ничек
(хәтәр) булып чыкты9
46. (Ий. Мөхәммәд) әйт син аларга:
—Сезгә бер генә үгет бирәмен. Икешәр, икешәр булып та, берәмләп тә Аллаһ
тарафына юнәлегез дә, (үзбаш) уйлап багыгыз Аркадашыгызда (Пәйгамбәрдә) һичбер
тилелек юк Ул бары тик сезне (вакытында хак юлга басмасагыз) дәһшәтле жәза килеп
тотачагы турында кисәтер өчен жибәрелгән бер Пәйгамбәр генә,—диген
47. Әйт:
— Мин сездән һичбер түләү сорамыймын (Хәерегез) яныгызда калсын Минем
әжерсм Аллаһ хозурында Ул—һәммә барчасына шаһит (48) Әйт:
— Шөбһәсездер ки, Раббым хакыйкатьне уртага куючы Чөнки Ул бөтен яшертен
эшләрне яхшы белеп тора (49) Әйт
—Хакыйкать (Ислам, Коръән. Пәйгамбәр) килде, инде хәзер яманлык китәр һәм кире
кайтмас
50. Әйт:
—Әгәр дә хак юлдан тайпылсам, үз башыма тайпылган булырмын Ту»ры юлны
тансам, мин бары тик Раббымнын нәхии иткәне (Коръәне) аша тугры юлны табармын.
Шөбһәсез ки. Ул бик якында гына, барысын да ишетеп тора.
51. (Ий, Мохәммәд, аларның) куркуга төшкән чакларын бер күрсән иде
Инде аларга котылыш булмас, озакламый алар барыбер ерак түгел бер
урында тотылачак. (52) Менә шул вакытта инде алар.
—Без аңа (Коръәнгә) иман китердек.—дип әйтер Каян килеп инде
(никадәр көферлек кылган заманнардан соң) бүген генә иманга кайта алсын9 (53)
Гәрчә, алар моннан алла (Аллаһны да. Корынне дә, Пәйгамбәрне дә) инкарь итте һәм читтән
генә яшертен тозаклар корып яталар иде
54. Ләкин моннан әүвәлгеләргә булган кебек, боларнын да (мәкере) теләкләре
арасына киртә корылды. Шик юктыр ки, азар (Аиаһ бармы, юкмы. Коръән хакмы, түгелме, дип)
икеләнүчеләре аркасында үзләрен куркыныч мохиткә куйдылар.
35— ФАТЫР (ЯРААТУЧЫ) СҮРӘСЕ
Фагыр сүрәсе 45 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Фатыр-юктан бар итүче,
яралтучы, булдыручы мәгънәсендә килә. Күп кенә тәфсирләрдә бу сүүх»
«Фәрештәләр» исеме белән дә йорн.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Күкләрне һәм Җирне яралткан, фәрештәләрне икешәр, өчәр, дүртәр
канатлы илчеләр иткән Аллаһка мактаулар булсын Аллаһ яралтылучыларны.
166
үзе теләгәнчә (гүзәл йөз.матур тавыш, акыл, сәләтләрен) арттырып яралта, үрчетә. Шик
юктыр ки. Аллаһнын һәр нәрсәгә кодрәте җитә.
2. .Аллаһнын инсаннарга ачып сала торган рәхмәтен (нигъмәт, иминлек, сихәт,
гыйлем.ризык, яңгырын) беркем дә тоткарлый алмас. Аллаһ янындагыларны Аннан башка
берәү дә тәгаенли алмас. Ул—кодрәт вә хикмәт иясе.
3. Әй, кешеләр. Аллаһ хозурындагы (шулкадәр) нигъмәтне хәтерләп калыгыз,
онытмагыз. Сезне Күктән вә Җирдән ризыкландыручы Аллаһтан гайре (шундый
нигъмәтләрне) барлыкка китерүче берәр зат бармы9 Аннан башка (Илаһи кодрәткә ия һәм)
Тәңре булырдай һичберкем юк. Шулай булгач, нигә (Аннан) йөз чөерәсез?
4. (Ий, Мөхәммәд) әгәр сине ялганчы дип атасалар (каушап калма, түз. сабыр ит),
синнән алдагы пәйгамбәрләрне дә ялганчы, диделәр. Бөтен эшләр Аллаһ хөкеменә
кайтарылачак.
5. Әй, инсаннар, Аллаһ вәгъдәсенең хаклыгында шик юк. Шулай булгач,
зинһар, сез дөнья тормышына алданмагыз. Ата ялганчы шайтан, ышанычыгызга
кереп. Аллаһ юлында сезне төп башына утыртмасын. (Сак булыгыз.')
6. Шайтан сезне дошман күрә. Бәс. сез дә аны дошман күрегез. Ул үзенә
ияргәннәрне утлы жәһәннәмгә урнаштырыр өчен тырыша. (Игелек кылу, гөнаһлы эшләрдән
баш тарту—шайтанны дошман күрү булыр.)
7. Көфер гамәлләр өчен әрнетүле газап хәзерләнгән. Иман китергәннәргә,
игелек кылганнарга, матур яшәгәннәргә ярлыкау вә бөек әҗер булачак.
8. Яманлык кылып, игелексез булганнарга:
— Кылмышларыгыз бик тә яхшы (көферне игелек),—дип күрсәтүче (Иблис белән
тугры юлдагы адәм бер) булырмы9 Шик юктыр ки, Аллаһ кемне шаштырырга теләсә, шуны
шаштырыр, кемне тугры юлга бастырырга ихтыяр итсә, шуны тугры юлга бастырыр
(Ий. Мөхәммәд) шулай булгач, алар турында уйлап, хафаланма, җанын көймәсен Аллаһ
аларның нинди яманлык кылырга уйлаганына кадәр белеп тора.
9. Җилләрне истереп, болытларны куып йөртүче—Аллаһтыр. Без аларны
(болытларны) үлгән туфраклы җирләргә җибәреп, тергезәбез. Үлеләрнең яңадан
терелүе дә нәкъ шулай булачак.
10. Үзенә абруй-дәрәҗә яуларга теләгән кеше белсен: абруй һәм дәрәҗә
Аллаһ хозурында. Аның янына бары тик яхшы сүзләр генә барып ирешә. Аларны да
Аллаһка игелекле гамәлләр генә җиткерә ала. Мәкерле тозаклар коручылар өчен
хәтәр газаплар бар һәм аларның ул тозаклары җимерелер.
11. .Аллаһ сезне (башта) туфрактан, соңра мәнидән яралтты. Аннан сон сезне
парлы-парлы (ирле-хатынлы) итте Аның әмере булмыйча, бер генә ана да йөккә уза
алмас, бала табалмас Жан иясенә (озын) гомер бирелүе дә. гомеренең кыскартылуы
турында да (Ләүхел Мәхфузгә) Китапка ап-ачык язылган. Шик юктыр ки, боларнын барысы
да Аллаһ өчен бик ансат башкарыла торган эшләр.
12. Ике дөнья бер-берсенә тиң булмас. Бусы төчедер, эчеп, сусынны басар
өчен яраклы. Монысы тозлыдыр, тәмсездер, һәр икесеннән дә пакь ит (балык тотып)
ашыйсыз вә киемнәрегезгә тагар өчен бизәнү әйберләре (энҗе, мәрҗән, сәйлән) табасыз.
Аллаһнын нигъмәтләреннән (үз өлешегезгә тигәнен) эзләп табыгыз да, шөкер итегез.
Шуның өчен сезгә диңгезләрне ярып йөзә торган көймәләр насыйп ителде.
Күрмисезмени?
13. Аллаһ төнне көн белән аралаштырыр. көнне исә төн эченә кертер. Кояш
белән Айны үз әмере белән йөргер Аларның һәрберсе билгеләнгән
мөддәткә чаклы шулай йөрер. Боларнын бөтенесен дә Аллаһ берүзе майтара. Барча
милек—Аныкы. Аны инкарь итеп, сез табынган (потлар. сын )нар исә хәтта чикләвек
кабыгындагы элпәнең бер җепселенә дә хуҗа була алмыйлар
14. Әгәр дә сез аларны (дога кылып. Илаһка тиңләштергән сыннарыгызны,
потларыгызны, һәикә.ыәрегезне ярдәм сорап) чакырсагыз, алар сез чакырганны ишетмәс
(догаларыгызны кабул итмәс). (Чөнки алар җансыз) ишеткән сурәттә дә. сезгә җавап
бирмәсләр (ярдәм итә алмаслар) Кыямәт көнне Аллаһка тин булудан ваз кичәрләр (файда
да, зыян да эшли алмаслар). Бу Хакыйкатьне сиңа барча нәрсәләрдән хәбәрле булган
Аллаһтан башка һичкем әйтмәс.
15. Әй. инсаннар, сез Аллаһка мохтаж Аллаһ. (бөтен галәмнәр байлыгына) хужа
буларак, бернигә дә мохтаж түгел. Ул мактауга лаек. (16) Аллаһ ихтыяр итсә, сезне
юкка чыгарыр һәм сезнең урынга башка бер халыкны бар игәр (17) Бу эшләрне
башкару Аллаһка бер дә кыен нәрсә түгел.
18. һичбер гонаһкяр башка кешенен гөнаһысын үз егетенә алмас (Генаһлары)
авыр булып, аларны ташышырга кардәшләрен чакырса да. кеше йөге башкасына
төялмәс. Син бары тик. Үзен күрмәгән килеш гә. Аллаһка инанып (гөнаһ эшләүдән)
курыкканнарны һәм намаз кылучыларны гына тугры юлга күндерә аласың. Пакьләнгән
кеше үз файдасына пакьләнә. Кайтышыгыз Аллаһка булыр
19. (Күңел күзе) сукыр кеше белән (хакны аңлаган) күзле кеше бер булырмы? (20)
Караңгылык (наданлык) белән яктылык (гыйлем) берме' (21) Күләгә (җәннәт рәхәтлеге)
белән көйдерүче эсселек (җәһәннәм) берме’ (22) Тереләр белән үлгәннәр тин булмас
Теләгенә Аллаһ ишеттерер Син кабердә- геләргә ишеттерә алмассың.
23. (Ии. Мохәммәд) син (|юкать кисәтүче генә (24) Бет (игелеккылганнарга җәннәт
тормышы булачак, дип) сөенче алу өчен һәм (гөнаһ кылганнарга җәһәннәм уты була, дип) кисәтү
өчен сине юлладык, һәр халык өчен шундый кисәтүче (пәйгамбәрләр) күндердек Үзенә
кисәтүче (пәйгамбәр) китмәгән бер генә өммәг тә юк.
25. (Ии. Мохәммәд) әгәр дә сине ялганчы, дип атасалар, (кайгырма) әүвәлге
пәйгамбәрләрне дә шулай мыскыл иттеләр. Ул пәйгамбәрләр аларга ачык
могҗизалар. аятьләр, гыйлем нуры чәчүче китаплар алын килгән булсалар да (26)
Ахырда мин ул инкарьчыларны җәзаладым Күрдеңме. Минем жәзам ничек булды! (27)
Карап бак. ничек итеп Агтаһ Күктән су Индерде! Шуның белән төрле төстәге, төрле
матур җимешләр өлгерттек Тауларны ашкан ак, кызыл, башка төстәге (ярлар, упкыннар)
һәм карта каурые кебн кап-кара юллар барлыкка китердек (28) Кешеләр арасында ла.
хайваннар, мал-туар арасында да шундый тостәгеләре бар Галим кеше Аллаһнын
җәзасыннан курка (чөнки \л -укыган, белемле. Надан кеше генә Аллаһны бар дип тә белми) Шик юк
ки. Аллаһ һәрвакыт өстен, чиксез ярлыкаучы
29. Аллаһнын Китабын укыганнар, намаз кылганнар вә үзләренә бирелгән
ризыкны башкаларга күрсәтмичә дә. яшермичә гә (хәер. садәка. зәкят) биргәннәр зыян
күрмичә, төкәнмәс нигъмәтләргә өмет итә .тлалар (30) Чөнки Аллаһ .шарга тиешле
әҗерен төгәл игеп бирер, нигъмәт гәрен арттырып та өләшер Шик юктыр ки. Ул кип
рәхмәтле ярлыкаучы, шөкер иткәннәргә мул мөлкәт бирүче
31. (Ии. Мохәммәд) сиңа вәхий иткән Китабыбыз аннан әүвә.т иңдерелгәннәр
(Тәүрат белән Инҗил)нс дөресләүче буларак иңдерелгән хак Китап Аллаһ бәндәләрнең
кылмышларын күреп, белеп торучы (32) Соңра бу китапны бәндәләребез арасыннан
сайлап алынган кешегә бирдек Бәндәләр арасында үзенә-үзе зыян кылганнар да.
урталыкны тотканнар да. Аглаһ рөхсәте илә игелек кылу юлында ярышканнар да бар
Менә игелек кылу шулай була (33) Гаден җәннәтләре аларнын өжере булыр Алар
алтын
беләзекләр вә энжеләр белән ясанырлар. Киеп йөри торган киемнәре дә ефәктән
тегелгән булыр. (34) Алар әйтер:
—Өстебездән кайгыбызны китәргән Аллаһка—дан! Хакыйкатән. Раббыгыз—
ярлыкаучы, чиксез нигъмәт бирүче (35) Мәрхәмәте илә безне төп йортыбызга
(җәннәткә) урнаштырды. Хәзер анда ару-талу ла. бернинди мәшәкать гә (эч пошу да)
булмаячак.
36. Инкарьчыларга жәһәннәм газабы бар. Алар анда үтерелмәсләр дә.
газаплары да жинеләителмәс. Көферлектә алда барганнарны Без менә шулай итеп
жәзалыйбыз. (37) Алар анда:
— Раббыбыз. зинһар, безне чыгар моннан, әүвәл кылган (игелексез) эшләребез
урынына игелекле эшләр башкарыр идек,—дип үкереп ялварырлар.
—Сезгә уйлап аңларлык гомер бирмәдекме9 Сезгә кисәтүче (Коръән, Пәйгамбәр)
килмәдеме9 (Ни тен игә килмәдегез!) Хәзер инде (җәзасын) татыгыз! Залимнәргә ярдәм
итүче булмас
38. Аллаһ Күкләрдәге һәм Жирдәге бөтен ишерелгән (байлык, серләр, адәмнәр
качырып куйган хәзинә, яшерен гамәлләр)не белеп торучы. Күңелләрегездә ни бар (яхшы-ячан
теләк)—барысын да ачыктан-ачык белеп торучы—Аллаһ Тәгалә (39) Ул сезне Җир
йөзендә мирасчы варис хөкемдарлар итеп яралтты. Бәс. кем көферлекне сайлый,
көферлеге үз зарарына булачак. Кяферләрнен имансызлыгы Раббы катындагы
жәзаларын гына арттырыр. Инкарьчыларның имансызлыгы үзләренә зыяннан башка
һичбер нәрсә китермәс.
40. (Ий. Мөхәммәд) әйт син:
—Аллаһны инкарь итеп, табынган ясалма илаһларыгызны күрдегезме инде 9
Мина да күрсәтегез Җир йөзендә алар ни-нәрсә ижат итте? Күкләрне барлыкка
китерүдә аларнын катнашы бармы9—дип сора. Әллә сон Без аларга берәр Китап
күндердекме? Алар шул Китаптагы дәлилләргә таянып, гамәл кыламы? Юк! Ул
залимнәр бер-берсен алдаудан башка берни дә вәгъдә итә алмый.
41. Шик юк ки. «Аллаһ күкләрне вә Җирне тәртипләре бозылмасын, дип
әмерендә тота. Хактыр ки. әгәр дә аларнын тәртибе бозыла калса. Аннан башка
һичбер кем аларны тәртипкә сала алмас. Шөбһәсез, Аллаһ бик тә сабыр һәм
ярлыкаучы.
42. (Мәккә мөшрикләре) Аллаһ исеме белән ант иттеләр:
— Валлаһи! Безгә дә кисәтүче пәйгамбәр килсә, башка халыкларга (яһүд белән
христианнарга) караганда да без алданрак тугры юлга баскан булыр идек,—диделәр.
Пәйгамбәрнең килүе аларнын тугры юлдан ераклашуын арттырды гына (43) Чөнки
алар Җир йөзендә тәкәббер рәвештә яшәделәр һәм алар мәкерле тозаклар
кордылар. Хәлбуки, кеше үзе казыган чокырга үзе төшә Алар әүвәлдә яшәп (гөнаһ
кылган) халыкларның (яман) язмышларыннан башка берәр тәкъдир көтәләрме9 (Гөнаһка
батып та, җәзасын татымабыз, дип өметләнәләрме?) Аллаһның канунында һичбер үзгәреш
табалмассын. Аллаһиын канунында читкә тайпылыш күрмәссең.
44. Алар бер дә читкә чыгып сәяхәт итмиләрмени сон? Үзләреннән алда яшәп
киткәннәрнен тәкъдире ничек тәмамланганын белмиләрмени со н? Гәрчә, алар
боларыннан көчлерәк иде Күкләрдә дә. Җирдә дә Аллаһны бичара хәлдә калдыра ала
торган көч юк. Ул—барысын да белүче һәм кодрәт иясе.
45. Кылмыш гөнаһларына күрә. Аллаһ инсаннарны жәзалый барса. Җир
йөзендә бер генә жан иясе дә исән калмаган булыр иде. Ләкин Аллаһ (җәза бирүне үзенә
генә) мәгълүм бер билгеләнгән вакытка кичектерә килә. Вакыты житкәч, (барысы да үз
өлешен алыр) Хакыйкатән, Аллаһ колларын күреп тора.
36— ЙӘСИН (ЙӘСИН) СҮРӘСЕ
Йәсин сүрәсе 83 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән. Исеме хакында фаразлар аз
түгел. «Йә сиин-—йә инсан, дип тә аңлаталар. Имештер, Йәсин ул—Мөхәммәд
Пәйгамбәр исемнәренен берсе. Йәсин сүрәсе ул— Коръәнмен йөрәге, диләр. Йәсин—
ин мәшһүр сүрәләрнең берсе. Мәрхүмнәр рухына багышлап укыла.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Йәсин (2) Хикмәт тулы Коръән тотып ант игәмен ки. (3) (ий. Мөхәммәд) син. һич
шөбһәсез. Пәйгамбәр буялый. (4) Син тугры юлдан барасын
5. Бу Коръән—һәрвакыт жинүче, ярлыкаучы (Аллаһ) тарафыннан иңдерелгән
Китап. (6) Аталары (Корып белән) кисәтелмәгән. үзләре наданлык эчендә калган
кавемнәрне (Кыямәт көнендәге җәза белән) кисәтү өчен иңдерелде (7) Дөресе шул.
аларның күбесенә (вәгъдә ителгән) сүз (җәза бирү) хак булып чыкты бит Чөнки аларнын
күбесе иман китермәде. (8) Хактыр ки Без аларнын муеннарына шундый богау
кыршаулары салдык, ул кыршаулар аларнын ишенә чаклы терәлеп тора. Хәзер инде
аларнын башы-борыны югарыга карап каткан.
(Әлбәттә, бу гыйбарәләрне күчермә мәгънәдә иңларга кирәк Богау кыршаны да. башларның
югарыга каран катып калуы да аларның тәкәбберлегенә, кирелегенә, үзгәрмәс, буйсынмас
булганнарына киная )
9. Без аларнын алдына да. артына да киртә кордык, шулай итеп, аларны
уратып аллык Моннан сон алар инде (Хакыйкатьне) бөтенләй күрмәс
(Бу киртәләр аларның тәкәбберлеге Тәкәбберлек. артык горурлык-масаю киртәсе бу халыкка
хакыйкатькә ияреп, бөеклек яулау мөмкинлеген кашый. арттагы киртәләр исә Хакыйкатьне инкарь
итүчеләрнең ничек һәлак булу тарихын күрергә комачаулый
Мөхәммәд Алн тәфсиреннән)
10. Кисәтсәң лә. кисәтмәсән дә. алар барыбер иманга килмәс (11) Син бары
тик (Коръәнгә) йөз тоткан һәм чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучыга (Аллаһка чын күңелдән) боек
хөрмәт күрсәтүче кешеләрне генә кисәтә (иманга өнди) алырсын. Менә шундыйларны
син аларның ярлыкау алачакларын һәм бик тә шәрәфле әҗерләр белән
бүләкләнәчәкләрен әйтеп шатландыр.
12. Дөресе шул. үлеләрне Без генә, бары тик Без генә терелтә алабыз
(имансызларны бары тик Азлаһ кына иманга китерә ала) Алар эшләп калдырган бөтен нәрсәне,
(алар кылган бөтен яман гамәлләр турында) Китапка Без язабыз Без бөтенесен дә ап-ачык
итеп (Ләүхез Мәхфүз дигән) Китапка теркәп барабыз (13) Син аларга (Антакия исемле) шәһәр
халкына илчеләр килгәннән сон булган хәлләрне гыйбрәт итеп сөйлә
(•Антиохия яки Антакия шәһәре -юнаннар-греклар тарафыннан безнең зрага кадәр 300 нче елда
Сүриянең төньягында төзелгән шәһәр Шул шәһәргә Гайсэ гшәйһиссәлләмнең илчеләре к изә»
Ати Тургут тәфсиреннән)
14. Без аларга ике илче күндергән идек. (Хәзрәти Гайсанең сәхибәләре Юханнәбелән
Бәлвәсне) Аларны <и-гаеырме)ялганчы. тип атадылар Без сәхабәләргә ярдәмгә өченче
(изче)ис жибөрдек. Илчеләр әйтте
—Дөресен сөйлибез, без село җибәрелгән илчеләр булабыз.-диделәр (15)
Алар
—Сез безнең кебек адәми зат булудан башка беркем дә түгел,— диделәр —
Раббының сезгә һичбер нәрсә иңдергәне юк Сез (Азлаһ пәйгамбәрләре, дип кеше зәрне аздап
йөрүче) ялганчылар икәнсез (16) (Илчеләр) әйттеләр
-Раббибыз бик яхшы белеп тора без, чыннан да. сезгә җибәрелгән илчеләр
булабыз, диделәр (17) (Аиаһның хөкемнәрен) ап-ачык итеп сезгә ирештерүдән башка
безнең вазифабыз юк
18. (Шәһәр халкы) әйтте:
Күңелебез сизә сез безгә бәла китерәчәксез. Әгәр дә сез (безне мөселман булырга
кыстаудан) ваз кичмәсәгез. сезне таш белән бәреп үтерәчәкбез Чыннан да. безнен
тарафтан сезгә каты җәберләр булыр.—диделәр (19) (Илчеләр) әйтте:
—Сезнен бәлагез үзегезнең көферлегегездән килә. Сезгә үгет-нәсихәт бирү—
ул бәла китерәмени9 Хәер, сез (әхлаксызлыктан) хәттин ашкан токымнан икәнсез.
20. Бу шәһәрнең иң кырый йортында яшәүче (Хәбибүн Наҗҗар исемле бер кеше)
йөгереп килде.
—Әй. халкым.—диде ул.—Зинһар, бу илчеләргә иярегез! (21) Иярегез, чөнки
алар сездән һичбер түләү сорамый. Алар—тугры юлны тапкан затлар. (22) Мин
үземне яралтканга (Аллаһка ни өчен) коллык итмәскә тиеш әле? Сез барыгыз да фәкать
Аллаһка кайтарылачаксыз. (23) Мин Аннан башка (ялган) тәңрегә табынмыймын Әгәр
чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы (Аллаһ) мина берәр зарар кылырга теләсә, алар (уйдырма
илаһлар) һичбер файда бирә алмас иде Атар мине (җәзадан, тәмугтан) коткара алмас иде
(24) (Аллаһтан башкаларга табына калсам) шик юк ки. ул вакытта мин. һичшиксез, юлдан
язган кеше булыр идем. (Шуннан соң иманлы Наҗҗарга таш ыргыта башладылар. Үләр алдыннан
Наҗҗар болай диде.) (25)
— Мин сезнен лә Аллагызга иман китердем. Моны (Хакыйкатьне) ишетеп
калыгыз. (26) (Үлгәннән соң аңа)
-Бар. җәннәткә кер!—дип әйттеләр. (Наҗҗарныңрухы) әйтте:
—Аһ. ни кызганыч. (27) Раббымның ничек итеп (шәһид киткәнемнән соң) мине
(җәннәткә) лаек иткәнен халкым күрсә (шаккатыр иде һәм иман китергән булыр) иде.
28. Анын халкына (җәзалау өчен) Күктән (фәрештәләрдән торган) бер гаскәр лә
җибәрмәдек, җибәрергә уебызда да булмады (Үч алуның кирәге булмады, чөнки алар инде
җәзасын алды.) (29) Аларга коточкыч куркыныч аваздан башка бернинди дә җәза
бирелмәде. Алар шундук сүнеп (үлеп) юкка чыкты. (30) Ләгънәтләр яусын ул
бәндәләрем (кяферлар) өстенә. Пәйгамбәрләр килә торды, аларны мыскыллап көлә
тордылар (31) Әллә соң алар (мвшриклар) күрмиме? Аларлан элек яшәп узган күпме
(бозык) нәселне (халыкларны) без һәлак иттек. Алар беркайчан да бүгенге мөшрикләр
янына яңадан әйләнеп кайта алмас. (32) һичшиксез, аларның барысын да берәмләп
Минем каршыма китереләчәк.
33. Без үле туфракка жан бирдек Туфракта орлык үстердек. Агар (шул орлык
белән) туена Боларнын барысы да аларга (үлгәч тереләчәкләренә дәлил) гыйбрәт —сабак
түгелмени? (34) Без анда (туфракта) хөрмә баглары, йөзем бакчалары ясадык.
Эчләрендә ничә төрле чишмәләр бәреп чыга (35) Үз куллары белән үстермәсәләр дә.
булдырылган нигъмәттән авыз итсеннәр дип. ризыклар яралттык. Шулай да алар
шөкер итмәсләрмени9 (36) Җир үстереп биргән нигъмәтләрне дә. кешеләрне дә һәм
тагын аларга мәгълүм булмаган никадәр нәрсәләрне (җанлы-җансыз) парлы-парлы итеп
яралтканга (Аллаһка) чиксез мактаулар!
37. Төн караңгылыгы да (Аллаһның кодрәтенә) бер дәлил. Без аннан көн
яктылыгын суырып чыгарабыз. Шуннан сон алар төн караңгылыгында кала (Жир
шарының яктылыгын бу якка суырып алгач, теге ягы караңгыда кала.)
38. Кояш та (Илаһи бер кодрәтнең дәлиле булачак) үзенә (Аллаһ тарафыннан)
билгеләнгән вакытка чаклы әйләнеп йөрер Бу эшләр чиксез кодрәт иясе. (һәр нәрсәне)
дөресе белән белеп торучы (Адев/Мнын әмередер
39. Айның хәле исә болай тора: (әйләнеп йөрер өчен) Без аңа да төгәл тугым һәм
фасыллар тәгаенләдек. Ниһаять, ул карт хөрмә агачының нечкә талы кеби. нәзек
булып яңадан туар.
40. Кояш Айга килеп ирешә алмас, төннен лә көн белән бергә буласы юк.
Жиссмнәрнен барысы да (төгәл билгеләнгән).
41. Аларның (Нухның) токымын (Туфан вакытында) көймәгә төяп йөрткәнебез лә;
(42) (утырып йөрер өчен, йөк ташыр өчен, шуңа охшаш башка күчереп йөртү) әсбапларын бар
иткәнебез дә (Аиаһның барлыгына, берлегенә. Ахирәтнең булачагына) бер дәлил булып тора.
(43) Ихтыяр иткән булсак. Без аларны батырып үтергән дә булыр илек. Ул чагында
аларга беркем дә ярдәм итә алмаган булыр иле һәм алар котыла алмас иле. (44) Без
мәрхәмәт итеп һәм мәгълүм бер вакыткача (тәкъдирләренә күрә) аларны коткарып,
дөньяда яшәттек
45. Аларга (кяферләргә)
—Кылган һәм кылыначак гөнаһларыгызлан куркыгыз, бәлки.' сезне ярлыкау
көтәдер.—дип әйтелсә лә, алар йөз чөерде (инкарьчы булдылар) (46) Раббыдан килгән
һәрбер аятьне алар инкарь итә торды. (47) Аларга:
—Аллаһ сезгә тәгаенләгән ризыктан (садәка, зәкят) бирегез.—дигәч, көферчеләр
иманлыларга әйтте:
—Әгәр ихтыяр итсә, (Мохтаҗларны) Алла (үзе) туендырсын Аллаһ туендырырга
теләмәгә! төрне ни өчен әле без туендырырга тиеш? Сез. мотлак, адашкансыз? (48)
Чыннан да. сез дөресен сөйлисез икән, алайса, әйтегез: вәгъдә ителгән (Ахирәт)
кайчан булачак?—диделәр
49. Алар үзара бәхәсләшеп торганда, үзләре өстенә искәрмәстән килгән
коточкыч аваздан башкасын ишетмәсләр (50) Менә шул вакытта алар васыять әйтергә
дә өлгермәс. Хәтта гаиләләре янына да әйләнеп кайталмаслар (51) Сур быргысына
өрелгәч, алар каберләреннән кубарылып, туп-туры Раббы хозурына ашыгырлар. (52)
Кешеләр әйтер
— Баш бетте, йоклап яткан җиребездән безне кем куптарды.’
(Җавабына бер тавыш яңгырар):
—Бу (яңадан терелү)—чиксез мәрхәмәтле ярлыкаучы (Атла/Онын вәгъдә иткән
нәрсәсе Күндерелгәннәр (пәйгамбәрләр) дөресен сөйләгәннәр икән.
53. Бу—коточыргыч тавыш ишетелүгә үк. алар бөтенесе берочтан каршыбызга
килеп басачак. (54) Ул Көнне беркемгә дә бернинди дә хаксызлык кылынмас Сез дә
кылмышларыгыздан башка нәрсә өчен җәза күрмәссез. (55) Шик юк ки. ул Көнне
җәннәт әһелләре зәвык һәм куаныч эчендә бәйрәм итәр. (56) Үзләре лә. хатыннары
да (җәннәт) күләгәсенә корылган кәнәфиләргә кырын ягып, истирахәт кылырлар (57)
Анда аларга саф җимешләр һәм күңелләре ни теләсә, шул китерелер (58) Чиксез
мәрхәмәтле Раббыдан аларга сәлам булыр.
59.—Әй, гөнаһкярлар, бүген сез (сафмөэминнәрдән) аеры торыгыз (60) Әй. адәм
балалары, сезгә:
-Шайтанга иярмәгез, ул сезнең хәтәр дошманыгыз.—дип боермадыммы9 (61)—
Мина сәҗдә итегез, тугры юлны табарсыз, димәдемме’ (62) Дөресе шул бит инде,
(шайтан) сезнең күбегезне юллан яздырды. Сез әле һаман да шуны башыгызга китерә
алмыйсызмыни? (63) (Фани дөньяда ук сезгә) вәгъдә ителгән җәһәннәм шушы булыр (64)
Имансызлыгыгыз (кылган гөнаһларыгыз) өчен хәзерләнгән утта янарга җәһәннәмгә
керегез. (65) Ул Көнне авызларыгызга мөһер басарбыз, йозак салырбыз. (Ягъни,
кяферюргә.мөшрикләргә сөйләргә, акланырга мөмкинлек булмас.) Аларнын кылмыш гөнаһлары
турында куллары сөйләр, аяклары (һәм башка әгъзалары) шаһитлек итәр (66) Ихтыяр
итсәк, аларнын күзен сукырайтыр идек. Алар һични күрмөенчә. бер-берсен узарга
тырышып, этешө-төртешө тугры юлны табарга тырышырлар иде Ничек итеп алар
(күрмәгән килеш) тугры юлны табар икән-’ (67) Ихтыяр итсәк, аларны торган урыннарында
сурәтләрен үзгәртеп, бөтенләй башка кыяфәткә кертер идек (тораташ катырыр идек)
Алар алга китәргә дә. артка чигенергә дә көч табалмас иде (68) Берәүсенә озын гомер
бирә калсак. Без аны бөкрәйтеп бетерербез Шул турыла уйлап бакмыйлармы?
69. Без (Пәйгамбәргә) шигырь өйрәтмәдек. (Шигырь чыгару) ана килешми дә. Ул
(сезгә китергән) Китап үгет-нәсихәт һәм (Аиаһның кисәтүле) әмерләрен житкезүче
бердәнбер Коръән булыр (70) Эчендә жаны булганнарга (киләчәктә булачак җәзалар
турында) хәбәр бирер өчен. Кяферләргә вәгъдә ителгән жәзаның. һичшиксез,
киләчәген раслар өчен (Коръән иңдерелде) (71) Без аларга кодрәтебез илә маллар бирдек
Шул малларга алар хужа булды Шуны да күрмәс дәрәжәдәмени алар? (72) Без (ул
хайваннарны) аларга хезмәткә куйдык. Бәгьзеләренә атланып, йөк төяп йөрсеннәр,
бәгьзеләрен суеп ашасыннар, дип (73) Алардан (хайваннардан) күпме файда күрәләр
һәм алар (сөтләреннән) эчемлекләр ясыйлар Шулай да алар шөкер итми (74) Алар
Аллаһны инкарь итеп, үзебезгә ярдәмнәре тияр диеп, башка илаһлар (сыннар, потлар)
уйлап чыгарды. (75) Ләкин аларнын ул ясалма илаһлары берничек тә ярдәм итә алмас
Алар (сыннар, яки Аллаһка тиңләштерелгән затлар) үзләре дә (Кыямәттә җавап тотар өчен)
өерләре белән каршыма килеп басачак. (76) (Ий. Мөхәммәд) алар сөйләгәннәр сине
хафага салмасын. Хактыр ки. Без аларнын яшертен теләкләрен дә. яшермичә
кылганнарынын барысын да белеп торабыз
77. Кеше үзенен бер мәни орлыгыннан яралтылганын аңламыймы? Аяныч ки.
ул ачыктан-ачык дошманлык кыла. (78) Ул үзенең бер мәни орлыгыннан
яралтылганын онытып
—Бу черемеш сөякләргә кем жан өрә алсын?—дип Безгә хәйләле сөаль бирә.
79. (Ий. Мөхәммәд) әйт син:
—Аларны ин беренче яралткан (Аллаһ) терелтәчәк. Ул һәр яралтылганны асылы
белән белүчедер,—диген.
80. Ямь-яшел булып үскән агачтан сезнең өчен ут чыгарган Аллаһтыр. Менә
шуннан сез ут аласыз (81) Күкләрне вә Җирне яралткан Аллаһ шуңа охшаш тагын
башка галәмнәрне дә юктан бар итәргә кодрәтле түгелмени'’ Әлбәттә, кодрәтле. Ул
һәрнәрсәнен асылын белүче, бөтен галәмне юктан бар итүче.
82. Аллаһ берәр нәрсәнең пәйда булуын теләсә:
—Бар бул!—дип әмер итә һәм шундук ул әйбер барлыкка да килә.
83. һәммә барча милекне әмереңдә тоткан Аллаһнын даны никадәр дә
бөектер. Барыгыз да аның хозурына кайтарылачаксыз.