Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР
КОНГРЕССЫНДА
Бөтендөнья татар контрессынын яна сайланган
башкарма комитеты үзенең беренче утырышын
үткәрде Аны конгрессным рәисе Ринат Закиров алып
барды Башкарма комитет рәис урынбасарлары итеп
Разил Вәлиен. Римзил Вәлиен Дамир Исхаков.
Камил Абляэовны һәм 13 кешедән торган бюроны
сайлады, даими эшләүче комиссияләрне
формалаштырды Алар— алтау. «Татар иное ы
үсеше стратегиясе» комиссиясенә—Дамир Исхаков.
«Эшмәкәрлек һәм бизнеска—Камил Исхаков. «Татар
мәгарифе һәм фәне» комиссиясенә Фарис Харисов.
«Татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы»на—
Илдус Тарханов. «Гаммәви мәгълүмат
чаралары»на—Илшат Әминов, •Халыкара
мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары» комиссиясенә
Рафаэль Хәкимов җитәкчелек итәчәк Конгресс
башкарма комитетынын җаваплы сәркатибе итеп
WICK мәгариф министры урынбасары булып эшләгән
Илсур һадиуллин расланды
ЕВРОПА-АЗИЯ ДИАЛОГЫ
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары
Po6epi Миннуллин. Фән. мәгариф, мәдәният һәм
милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиен,
татарларның милли- мәләни мөхтәриятс Федераль
советы җитәкчесе Римзил Вәлиев һәм «Заман»
газетасы баш редакторы Йосыф Саглам
составындагы Татарстан делегациясе «Платформа
Диалог Евразия* (ПДЕ) халыкара оешмасының
дүртенче конференциясе чиендә катнашты Ул
Торкиянен Кемер шәһәрендә узды
Бу оешманы 2000 елнын май аенда Теркин
Республикасы язучылары һәм журналистлары
төзегән иде Анын эшендә Советлар Сокны. Балтыйк
буе илләреннән башка, злеккеге барлык
республикалар вәкилләре, шулай ук Татарстан.
Башкортстан һәм Да! ыстан вәкилләре катнаша
•Евразия халыкларының мәдәни үзанын үстерү
Евразия төбәге дәүләтләре өчен зур әһәмияткә ия
һәм уз тарихи зарурилык булып тора», диелә ПДГ
Уставында
ШУШЫ конференциянең төн темасы - •Евразия
һәм i лобальләштерү процесслары» Моннан тыш.
«ДА» журналын нәшер иту стратегиясе мәсытләләрс
тикшереше Аны ПДГ чыгара Журналнын чираттагы
санын тәкъдир итү буалы.
ДАНЛЫ БАСМАХАНӘ
Республиканың элеккеге полиграфия
предприятиесе—«Полиграфия-нәшрият комбинаты,
дәүләт унитар предприятиесенә 80 ел тулды.
1997 ел урталарына кадәр Камил Якуб
исемендәге полиграфия комбинаты дип аталган
предприятие Татарстан һәм Татарлар күпләп
яшәүче төбәкләрнен милли мәктәпләре өчен әдәби
һәм фәнни әдәбият дәреслек һәм дәрес
кулланмалары бастыручы бердәнбер басмаханә
булды
• Полиграфия-нәшрият комбинаты* дәүләт
унитар предприятиесе 1997—2001 еллар эчендә
тотрыклы һәм нәтижәле эшчәнлек алып барганы
өчен халыкара •Алтын Меркурии*. «Гран при*.
«Хрусталь Ника» призлары белән бүләкләнде
ГУМАНИТАР ИНСТИТУТКА 10 ЕЛ
Татар дәүләт гуманитар институты моннан ун
ел элек—Татарстан Конституциясе кабул ителгән
1992 елны ачылган иде Шушы чор эчендә институт
авыл һәм шәһәр мәктәпләре өчен 800 дән артык
белгеч әзерләп чыгарды Шуларнын күбесе—авыл
мәктәпләре өчен әзерләнгән инглиз, гарәп фарсы,
төрек теле укытучылары
Гуманитар институт юбилеена багыш ланган
тантаналы кичә Г Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театрында узды Институт ректоры. Васил
Гайфуллин әлеге милли югары уку Йортынын
барлыкка килүе, бүгенге эшчәнлеге турында
сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер- министры
урынбасары Зилә Вәлиена институт коллективын
тәбрикләде һәм Президент М III Шәймиевнсн котлау
адресын тапшырды
ХАЖ, ГАМӘЛЛӘРЕ СОВЕТЫ
РФ Хөкүмәте каршында Хаж гамәлләре сонеты
төзелде Совет рәисе итеп Дәүләт Думасындагы Даг
ыстан депутаты Ә Билалов сайланды Анын
составында 15 әгъза. шул исәптән Россия
төбәкләре мөселманнарының Диния нәзарәтләре
рәисләре. Татарстаннан Госман хәзрәт Исхаков һәм
«Идел Хаж* программасы җитәкчесе. «НАСКО*
иминнят компаниясе генераль директоры Р
Гатауллин бар Совет хаҗга баруны оештыру кысала
рында Россия төбәкләре мөселманнарының Диния
нәзарәтләре эшен тәртипкә сала
Тышлыктагы сурәтләр -------------------------------------------------------
Тышлыкныи беренче битендә: Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры бинасы Н. Исмәгыйлев фоторәсеме.
Тышлыкныи дүртенче битендә: язучы Әхәт Мушинский
ЯЗУЧЫЛАРГА—АЛИШ ПРЕМИЯСЕ
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе
• Карурманда ниләр бар’» («Мәгариф» нәшрияты)
китабы өчен Роза Хафизовага һәм
• Көмеш тарак» (Татарстан китап нәшрияты)
җыентыгы өчен Галимхан Гыйльмановка Абдулла
Алиш исемендәге әдәби премияләр бирү хакында
карар чыгарды
«ТУГАН ТЕЛ» КЛУБЫ
Казаннын Тукай музеенда татар теле һәм
татар әдәбияты укытучылары «Туган тел» исемле
мөгаллимнәр клубын ачуны билгеләп үттеләр
Анын президенты итеп шәһәр хакимиятенең
мәгариф идарәсе хезмәткәре Р Баһавиева, вине-
президент итеп пенсионер укытучы Р Мифтахова
сайланды Очрашуларны һәр айнын өченче
атнасында пәнхе- шәмбе көнне үткәрергә
килешенде Эмблемасы һәм гимны итеп Г Тукайның
«Туган тел» җыры расланды. Клубның беренче
җыелышында Тукай музее директоры М Низамиев
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Га-
лимуллин. энергетика университетының кафедра
мөдире Р Ногманов, Казан дәүләт университеты
профессоры Р Ганиева, Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты директоры урынбасары 3 Рәмиев. һ. б
чыгыш ясады.
ИЖАУДА ОЧРАШУЛАР
Удмуртия Республикасында Тагар әдәбияты
һәм сәнгате көннәре үткәрелде Бирегә Татарстан
Язучылар берлеге рәисе Ф Га- лимуллин
җитәкчелегендә бер төркем каләм әһелләре,
сәнгать осталары килде Делегация составында
Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе В Имамов.
Татарстан китап нәшриятынын баш мөхәррире
шагыйрь X. Әюпов. «Казан утлары» журналынын
әдәби тәнкыйть бүлеге мөхәррире М Вәлиев.
«Ватаным Татарстан» гәзитенсн әдәбият һәм
сәнгать бүлеге мөдире, шагыйрә А. Юнысова һ. б
бар иде Ижау каласынын «Акнион» мәдәният
сараенда «Бер күрешү—бер гомер» дип
исемләнгән әдәбият-сәнгать кичәсе булды
Тамашачылар алдында Казан. Чаллы кунаклары.
Удмуртиянен төрле төбәкләрендә һәм Әгержедә
яшәп ижат итүче авторлардан Р Шәфи. Ш
Садыйков. Ч Мусин. И Би- ектаулы. И Шәрипов. 3.
Нуретдинов. Р Батталов һ блар чыгыш ясады
Әлеге очрашуда Әгерже районы хакимияте башлы
гы Ф Габбасов һәм ТР Министрлар Кабинеты
референты Р Хәсәншин да катнашты
ЯЗУЧЫНЫ ЗУРЛАП
Язучылар берлегенең Габдулла Тукай
исемендәге клубы үзенең яна сезонын күренекле
әдип Барлас Камалов иҗатына багышланган кичә
белән ачып җибәрде
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат
Галнмуллин кичәне ачып, өлкән прозаикның кин
кырлы ижатына югары бәя бирде
Кичәдә Б. Камаловнын якташлары. Матбугат
ветераннары җәмгыяте, татар газеталары
редакцияләре вәкилләре, педагогика
университеты галимнәре, язучылар һәм
шагыйрьләр катнашты
ШАГЫЙРӘНЕҢ ИЖАТ КИЧӘСЕ
30 сентябрьдә Г Камал исемендәге татар
дәүләт академия театрында шагыйрә Флера
Тарханованын ижат кичәсе үткәрелде Залда анын
хезмәттәшләре, каләмдәшләре, сәнгать әһелләре,
шигырь сөючеләр белән бергә анын якташлары—
Чистайлылар. дуслары, туганнары бар иде.
ИСКӘ АЛУ
Фронтовик шагыйрь Әзһәр Габили бөтен
гомерен диярлек үзенең туган авылы Чукмарлыда
үткәрде, мәктәптә укытучы булып эшләде, ижат
эше белән шөгыльләнде Үткән ел ул вафат булган
иде.
25 сентябрьдә Чукмарлыга Казаннан.
Чаллыдан. Әлмәттән. Сарманнан. Жәлилдән
килгән язучылар, күп санлы авылдашлары, туган-
тумачалары шагыйрьнең каберенә истәлек гашы
куюда катнаштылар һәм хәтер жыены үткәрделәр.
Каләмдәшләре Әхмәт Гадел, Вахит Имамов.
Факил Сафин. Клара Булатова. Дамир
Гарифуллин. Разим Валиуллин. Нур Әхмәдиев.
Вәсимә Хәйруллина- лар үзләренең
чыгышларында Әзһәр аганы олылап һәм сагынып
искә аллылар
КОТЛЫЙБЫЗ!
Хакимиятнең вәкаләтле һәм башкарма
органнарында озак еллар нәтижәле эшләгәне өчен
Татарстан Республикасы Премьер- министры
урынбасары, журналыбызнын редколлегия
әгъзасы Вәлиева Зилә Рәхимхан кызы Татарстан
Республикасының Мактау грамотасы белән
бүләкләнде