Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЫЛСЫМЛЫ КӨЕҢ БУЛСА!


Иҗат юлы башында ук уз калыбын-жанрын тапкан бәхетле язучылар була Мәсәлән, Мәдинә Маликова романнары белән. Нәбирә Гыйматдинова исә повестьлары белән танылды. Ә менә Рәмзия Габделхакованың күңел түрендәге мөлдерәмә тылсымлы көен дөньяга чыгара торган төп әмәле-җае. миңа калса, ул—хикәя жанры Тыгыз, кыска-җыйнак, фикри, эмоциональ-шигъри хикәя.' • Зирәк әдип хикәядә тасвирлана торган вакыйга юрга үз фикерен-уен көчләп такмый, ябыштырмый, ул вакыйганы шулкадәрле оста һәм уникаль дәрәҗәдә эффектлы итеп кора ки. аның ни әйтергә теләгәне үзеннән-үзе аңлашыла һәм укучы тарафыннан да тулы канәгатьлек хисе белә кабул ителә» Дөньякүләм атаклы новелла остасы Эдгар По фикере бу. Рәмзия Габделхакованың әсәрләрен укыганда, авторның бу киңәш-фикерләргә казак салуы сизелә Аның татар, урыс һәм дөнья әдәбияты белән шактый ук таныш булуын да абайлыйсың. Иң мөһиме һәм иң куанычлысы: ул уз стилен, уз көен тудырып килә!
Рәмзия ханым, нигездә, заманыбызның гыйбрәтле күренешләрен тотып азып, арабызда яшәгән-аралашкан гап-гади кешеләр турында яза Аларның хис-кичерешләрен, уйларын, гамәлләрен бербөтезз образга туплап. эмоционазь наказда укучыга тапшыра Авторның сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә торган «Көмеш тун», «Зөләйханың ак күлмәге» һәм «Ана хакы» исеше хикәяләре, минемчә, моны тулысы белән раслый. Бер сулышта укыла торган бу тыгыз фикерле шигъри прозаның сәбәбен мин авторның шигырьләр язуыннан күрәм Чөнки Рәмзия Габде.зхакова—берничә шигъри китап авторы да. Аның әдәби иҗат белән бик тә бәазе янә бер гамәле. вазифасы бар. Ул Лениногорски каласындагы Шамил Бикчуризз исемендәге « Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли Иҗат ялкынында янучы талантлы яшьзәребезне әнә шулай бергә җыеп, берләштереп, милләткә хезмәт итүче тынгысыз шәхесләребезнең берсе дә әле ул.
Рәмзия Габделхакова—Чирмешәзз төбәге кызы. Бүгенге көндә Дениногорски каласында яши. иҗат итә. Соңгы берничә елда аның хикәязәре «Идел» журналында. «Мәдәни җомга» гә зитендә дөнья күрде һәм бу басмалар оештырган хикәя конкурсларында җиңү дә яу зады.
Рәмзия Габделхакованың бу заманда сирәк очрый торган, әмма чын иҗатчы өчен гаять мөһим бер сыйфаты бар: тыйнаклык, зчке хөрлек хисе белән сугарылган тыйнаклык. Әзе хикәяләрен китергәч тә. «Казан утлары»ның мәртәбә-абруена ишарәләп, ул болай дигән иде «Барырлык микән? Ошармы"*» Бу хикәязәрне редакциядә эшләүче өлкән каләмдәшләребез дә ошатты Азар да. миңа кушылып. Рәмзия Габделхакованың. киләчәктә дә күңел түрендәге тылсымлы көен югалтмыйча, берсеннән-берсе матур, мәгънәле эзәрләр иҗат итүезз телиләр
Яңа исемнәр
Марат ЗАКИР.
Рәмзия Габделхакова
Көмеш тун
әһәр үзәгендә урнашкан ифрат бай бу кибеткә һәр көнне кичке якта өстенә көзге кара пәлтә кигән бер хатын керә. Кибетчеләр аны таныйлар, ул килеп кергәч ниндидер бер кинаяле, мыскыллы елмаю белән бер-берсенә карашып куялар.
Хатын аларга игътибар итми, сатучыларны да, кибет эчендә әйбер сайлап йөрүчеләрне дә гүя күрми, ашыга-ашыга затлы туннар сатыла торган бүлеккә таба атлый Башкалар кебек эзләнеп, сайланып маташмый ул, чөнки үзенә нәрсә кирәклеген бик яхшы белә. Әллә кайдан игътибарны жәлеп итеп торучы, күз явын алырлык матур тун янына килә ул. Ак, зәңгәр, күк. көмеш төсләр белән уйнап торучы шул затлы тун, әйтерсең лә. һич тә жансыз әйбер түгел, ә бик тә якын танышы.
Анын янына килеп баскач та, хатынның арыган боек йөзе кинәт яктырып, балкып китә. Кан тамырлары, һәр буыны ап-ачык беленеп торган ябык куллары белән ул тунга кагыла, ярату, соклану белән аны сыпыра, гүя нәни песи баласын иркәли сыман Бераздан хатын саклык белән генә тунлы элгечне кулына алып сатучы кыз янына килә. Әдәпле генә аңа көндәлек соравын кабатлый:
—Киеп карарга мөмкинме?
Тырыша-тырыша, йөзенә житди төс чыгарып, сатучы кыз: «Әлбәттә», ди һәм. хатын борылып китү белән, иптәшләренә күз кысып, йөзен учына яшерә дә, иннәрен калтыратып пырхылдап көлеп җибәрә.
Хатын моны күрми дә, сизми дә. Ул бәрхет чаршау корылган киенү бүлмәсенә ашыга, әйтерсең лә, анда аны ниндидер зур шатлык, олы бәхет көтә.
Укучым, вакыйганы шушы урында туктатып, мин сине героем белән якыннанрак таныштырыйм әле Кынгыраудай зәңгәр күзле булгангамы, әнисе ана Чәчкә дип исем кушкан. Кечкенә буена, җыйнак гәүдәсенә карап, хатынга күп дигәндә егерме биш-утыз яшь тирәсе биреп булыр иде Әмма аксыл ябык йөзен, ирен читләрендәге тирән сызыкларны, бераз батынкы күъзәрен әйләндереп алган вак-вак җыерчыкларны һәм дә шул күзләргә оялаган монсулык, арыганлыкны күргәч, бу хатын җирдә озак, бик озак яшәгәндер кебек тоела. Утыз алты яшенә җитсә дә, әле һаман тулай торакнын кысан, шыксыз бүлмәсендә ялгызы яшәп ятучы Чәчкә «Бәхетле кешенен әнисе исән була»,—дип кабатларга ярата. «Әниен булмаса, әтиен өчен урам эте, чүп үләне генә син»,—дип тә өстәп куя. Нишләтәсен, шулай дияргә сәбәбе бар, һәркем үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып нәтижә ясый бит.
—Нигә һаман кияүгә чыкмыйсың?—дип сораучыларга да җавабы әзер анын:
—Хәерчеләр үрчетәсем килми!
Авыл мәктәбен тәмамлагач, шәһәргә килеп, эшкә урнашкан иде Чәчкә. Әтисенә, үги әнисенә артык кашык булмыйча, үз көнен үзе күрә башлаган иде. Дөньялар үзгәреп киткәч, заводның да, анда эшләүчеләрнең дә беркемгә кирәге калмады. Элек кесә тутырып акча алучы эшчеләр хәзер ин ярлы, ин кадерсез кешегә әйләнде
Белеме булмаса да. кыскартылуга эләкмәде Чәчкә. Кислоталар белән эшләүче ин зыянлы, аз түләүле цехка килергә, аның урынына басарга атлыгып торучылар юк иде Әмма барыбер акчага тилмерде кыз: бөлгенлеккә төшкән завод хезмәт хакын ачка үлмәслек итеп кенә бирә иде шул
Шәһәр үзәгендә, элеккеге балалар бакчасы урынында калкып чыккан
Ш
бай, затлы кибеткә иптәш кызлары белән эштән кайтып барганда керде ул: •Аһ-аһ» итешеп, берсеннән-берсе матур, һәм берсеннән-берсе кыйммәтле, затлы җиһазларны, савыт-саба, кием-салымнарны карап йөрделәр. Әлеге тунны да шунда күрделәр, бәясенә күз салгач, алтын тун бит бу. диештеләр
—Алтын түгел, көмеш ул!—диде шул чакта Чәчкә —Нәкъ көмеш төсендә бит Мин көмешне ныграк та яратам әле
Менә шул тунга гашыйк булды ул Беренче көнне читтән генә кызыгып сокланып карап торса, икенче көнне янына ук килде, курка-курка гына булса да. куллары белән кагылды Шундый йомшак иде тун Куе. озын мехка бармаклары кереп батты. Кыз ана гына риза булмыйча, тун җинен йөзенә китерде Борынына әллә нинди хуш исләр килеп ягылды Тун яныннан китәсе килмәде Ул тагын, тагын шул кибеткә керде, үзенен «көмешенә» сокланды. Ә беркөнне, кыюлыгы җитеп, тунны киеп карарга сорады. Сатучы кызнын каршы килмәве ана көч бирде. Сәер, исәр кешегә санауларын аңлап торса да, үзен бу рәхәт, ләззәтле мизгелләрдән мәхрүм итәргә көч таба алмады ул
Менә бүген дә Чәчкә үзе өчен гаять кадерле булган әйберне тотып, бәрхет чаршау корылган бүлмәгә таба юнәлде Керү белән үк. ун ел буе көзен дә. кышын да кия-кия таушалып, төссезләнеп беткән пәлтәсен өстеннән салып атты Иске пәлтәне санламавы шул хәтле көчле пае, хәтта аны элеп торуны да кирәк тапмады, ниндидер бер ачу. нәфрәт белән келәм өстенә. идәнгә генә ташлады ул аны
Аннары, кулына бәллүр савыт алгандай, саклык белән генә тунны элгечтән салдырды, ипләп кенә, ашыкмый-кабаланмыйча гына кечкенә, җыйнак тәнен тун эченә урнаштырды. Әгәр кем дә булса шул вакытта чаршау эченә күз салса, гаҗәпләнер иде. Чөнки тун киеп караучы хатын көзгегә арты белән басып тора Махсус шулай эшли Чәчкә, бәхет мизгелләрен юри шулай суза. Башындагы бәйләгән беретны иске пәлтә өстенә ташлый, күпереп торган сары чәчләрен иннәренә таратып төшерә Шуннан сон гына көзгегә борылып карый Андагы кыз бик тә. бик тә ошый Чәчкәгә. Ул көзгедәге шәүләгә каран сокланып туя алмый Шул тунны кию белән, әйтерсең лә. ниндидер бер могҗиза була: күз-ирен тирәсендә эчне пошырып торучы ямьсез җыерчыклар юып алгандай юкка чыга, иреннәр үзеннән-үзе елмая башлый, күзләре очкынланып китә, бөтен йөзеннән шатлык нуры бөркелә. Менә бит ул нинди яшь. чибәр икән! Аһ. бу тун аңа шундый килешә! Нинди җылы, нинди йомшак, нинди матур ул! һич тә саласы, аерыласы килми аннан Менә шул тунны кигән килеш кереп китәсе иде көзге эченә, югаласы иде караңгы вә күңелсез, өметсез вә рәхимсез чынбарлыктан Мескен булып, гел кимсетелеп яшисе килми лә бу тормышта
Чаршау артында калган әнә шул тормыштан ишетелгән тавыш Чәчкәне татлы уйларыннан, матур хыялларыннан бүлә
—Чыгасызмы сез. юкмы9
Теләмичә генә туннан аерыла Чәчкә Аны үз урынына элеп куйгач та. тиз генә китәргә ашыкмый әле. Тагын бер кат сыпырып, иркәләп куя. • Иртәгә хәтле, көмешем».—дип пышылдый Чәчкә яхшы белә көнне төнгә ялгап эшләсә дә. ашау-эчүлән калып, акча җыйса да. бу тунны түгел, аның җиңен сатып алырга да хәленнән, килмәячәк! Биш урынлы саннан торган бу бәягә кемнең генә буе җитәр икән'.’ Юктыр ла андыйлар
Бар икән шул! Бар икән...
Ял көне иде ул. Шәһәргә концерт белән Чәчкәнен ин яраткан җырчысы килде. Бер-берсенә игезәктәй охшаган соры көннәрдән туйган кыз. ялгызы гына булса да. театр бинасына юнәлде
Пәлтәсен гардеробка тапшырып торганда күрде ул аны. гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: ишектән ана таба теге, кибеттәге тун кереп килә иде Юк. әлбәттә, тун үзе түгел, ул кемнеңдер өстендә Әмма Чәчкә аны күрми, аның карашы бары тунга төбәлгән Бу аның туны иде! Үз күзләренә үзе ышанырга белмичә тораташ катып калды кыз Менә тун аның янына килеп басты, менә хуҗасының иңнәреннән шуып төште.
менә гардеробчы хатын кулына күчте. Мондый матур, асыл тунны алгач, гардеробчы хатын өнсез калырга тиеш иде кебек, әмма ул исе дә китмичә җитез хәрәкәтләр белән тунны чөйгә элеп кугглы да. номер суккан калай кисәген илтифатсыз гына өстәлгә ташлады Шунда ук тун турында да, анын хужасы турыңда да онытып, игътибарын чираттагы клиентына юнәлтте Тун тапшыручы никтер номерны алмады, сумкасында актарынырга кереште:
— Ба. кайда сон бу тарак? Неужели алмадым инде?—дип сөйләнде
Чәчкә аны ишетмәде дә Анын карашы да. бөтен уе да өстәлдә ятучы бармак башы хәтле генә калай кисәгендә иде. Кинәт башына килгән уйдан хәтта үзе дә сискәнеп куйды. Шул уй аны ашыгырга мәҗбүр итте Барысы да бик тиз булды, күз ачып йомган арада үз номеры өстәлгә күчте, ә хатынныкы тирләп чыккан учында урын алды.
Чәчкә шабыр тиргә батты, йөрәге күкрәк читлегенә сыймаслык булып бәргәләнде. Кыз ашыга-ашыга икенче катка йөгерде. Тәмам тынычланганчы, бер кирәкмәгәнгә бәдрәфтә утырып чыкты Концерт башлангач, залда утлар сүнгәч кенә, үз урынына кереп утырды ул. Күзе сәхнәдә булса да, берни күрмәде, берни ишетмәде, бөтен уе учын яндырып торган салкын калай кисәгендә иде Ә сәхнәдә төрле утлар уйнады, матур, затлы киемле биючеләр, җырчылар берсен-берсе алыштыра торды. Халык бирелеп җыр тыңлый, кул чаба. Беркемнең дә Чәчкәдә эше юк. Әмма кызның күңеле тыныч түгел, менә-менә аңа төртеп күрсәтерләр. «Тотыгыз, бу—карак».— дип якасыннан алырлар кебек. Ул тынгысызланып ишек ягына күз салды. Нәкъ шул вакыт залга урындыклар күгәргән ике хатын-кыз килеп керде, аларнын берсе—гардеробта эшләүче. Чәчкәнен киемен алган хатын иде Димәк, ул концерт карый, ә гардеробта башка берәү дежур калган булырга тиеш. Ул Чәчкәне танымаячак. Чыгып китәр өчен иң җайлы мизгел иле бу
— Нигә концертны карап бетермәдегез?—дип сорады кием бирүче кыз.
— Күнелем болгана, үземне начар хис итәм.—дип алдашты Чәчкә.
Ул каршысына таба «йөзеп- килүче затлы туннан күзен алалмыйча. сихерләнеп карап торды. Эчтән бәреп чыккан иләсләндергеч шатлык дулкыннарын көчкә тыеп, үзен тыныч тотарга тырышып, тунны кулына алды, тиз генә өстенә элеп, төймәләрен дә каптырып тормыйча, урамга атылды.
Бары театр бинасыннан ерагаеп, тулай торакка илтүче аулак урамга чыккач кына, тын алырга туктады Үз бәхетенә үзе ышанмады кызый. Ничек шулай ансат кына, бер мизгел эчендә тигәнәктән гөлчәчәккә әйләнеп куйды сон әле ул? Анын өстендә ишек бусагасына салып, аяк сөртергә дә кызганыч булмаган иске пәлтә түгел, ә көмеш тун! Чәчкә, өнемме сон бу. төшемме дип. әле куллары белән өстендәге тунны коча, әле йөзен йомшак мех эченә яшереп уйный Төне дә нинди матур икән бит. Тып-тын. һавада ялкау гына тирбәлеп, ап-ак күбәләктәй кар ява Шундый җылы, рәхәт Чәчкәгә. Ул үз гәүдәсен хәтта тоймый да. Купшы тунга төренеп урам буйлап, әйтерсең лә. Бәхет үзе атлый. Чәчкәнен уенда әллә ничә төрле татлы уй-хыяллар бөтерелә: «Мин бу тунны эшкә кимәм, беркемгә дә күрсәтмәм. Бары авылга гына киеп кайтырмын. Урам буйлап нәчәлник кызы кебек тәкәббер генә атлармын Авылдашлар шаккатып карап калырлар! Харис кызы бигрәк бай. көмеш туннар гына киеп йөри, диярләр. Үги анайның көнләшүдән йөзе күгәрер. Моннан ары: пешмәгән, булдыксыз, дип авыз ера алмас бүтән. Мондый тунны теләсә кем кими шул!»
Башын югары күтәреп горур алтый Чәчкә, гүя атламый, очып бара. Беркемне дә. берни дә күрми ул. әле һаман татлы уйлар дәрьясында йөзә.
Аракыдыр, сырадыр сатыла торган киоск янында бер төркем егет басып тора иде Кәефләре шәп иде аларнын. кызык табасылары, күңел ачасылары килә иде Чәчкә аларны күрми үтте Әмма исерек төркем аны да. анын өстендәге шәп. затлы тунны да күреп алган иде...
Тунын салдыруларын белеп-сизеп ятты Чәчкә Ләкин каршылык күрсәтү түгел, кымшанырлык та хәле юк иде анын Аяклары, куллары өшегәнен дә сизде.
Аннары исә берни тоймас булды. Шундый жинел. рәхәт булып китте ана. Туны да өстендә икән бит Әнә бит. көзгедә чагыла Чәчкә куллары белән ана үрелә һәм. ни гажәп. бернинди каршылык та сизми Башта куллары, аннары үзе әкрен генә көмеш көзге эченә кереп югала. Ә анда күзләрне чагылдырырлык яктылык, һәр тарафтан жылы нур агыла Кыз. аптырап, артына, көзгенен бу ягына борылып карый Тик анда таныш бүлмәне дә. бәрхет чаршауны да күрми Ни өчендер, әле генә үзе атлап килгән аулак урамны, ак кар өстендә ана карынындагы бала кебек йөзтүбән бөгәрләнеп яткан хатынны гына күрә. Әллә оятыннан, әллә салкыннан, әллә тормыштагы барча рәхимсезлек вә явыхтыклардан гүя жир куенына кереп яшеренергә тели
—Үлә бит ул!—дип кычкыра Чәчкә.
Әмма үз тавышын ул хәтта үзе дә ишетми...
Зөләйханың ак күлмәге
ин Зөләйханы беләсенме? Юктыр шул. Безнен авылныкы булмагач, каян беләсен инде’’ Минем яшьтәш ул И син аны яшь чагында күрсән! Курчак та курчак, бу да—курчак Авылда үскән димәссең, күктән төшкән диярсең Тормышлары ла яхшы иде шул Әтисе—рәис, әнисе—укытучы. Зөләйха—бердәнбер бала Уч төбендә биетеп, иркәләп кенә үстерделәр аны
Мәктәпне бетерг зч. шәһәрдә укып кайтты Ктубта эшли башлады Вичырлар, танцылар оештыра, укытучылар белән театр куялар Кызык иле Яшь чак бит. Зөләйха авылда бер иле ул. Әкәмәт матур Кигәне—ефәк кенә. Йөзенә карасан. тулган аен бер кырыйда торсын Ул килештереп йөрүләре, дисенме. Кем әйткәндәй, төз-төз басып урамнан үткәндә, жәяүлеләр ятып, атлылар атларыннан төшеп ана карап калалар иде
Ул хәзер дә матур әле Авылда анын кебек фырт киенүче юктыр да мөгаен Нечкә билле, киң итәкле күлмәкләр, үкчәле түфлнләр киеп йөри Башында, кайчан карама, кин кырлы ак эшләпә булыр Әле шундый чиста йөри, үзен бик карый инде Кечкенә ридикюлен үзеннән бер дә калдырмый Иннек-кершәне. хушбуе, тарагы-көзгесе гел кул астында Тырнакларына хәтле кызарта Яшьлектәге картлыкта икән ул Алай дисәң, картаймады да бугай ул Әйтәм бит. һаман матур дип Шулай унсигездә, яшьлегендә яшәп калды инде, мескенкәем. Үзеннән күпкә яшьрәкләргә дә. минем кебекләргә дә «абый-апа» дип дәшә.
Матур киемнәрен киеп, ясанып-бизәнеп кеше арасында йөрер)ә ярата да инде, харап Кибеткә керде исә. күлмәк карый башлый Берсен сала, икенчесен кия Көзге каршысына килеп баса да -Зөләйха матур' кзләйханын күлмәге матур!*—дип. кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенә. Әле биеп тә җибәрә Бала да бала, бу да—бала
Зыянлы түгел ул үзе Авылда яраталар аны Хәер биреп, хәлен белеп, ярдәм итеп торабыз Ходай бәндәсе бит Андыйларны изге, диләр. Яшьләр генә анлап бетерми Зөләйханың беркатлылыгыннан көләләр, үртиләр бичараны
— Зөләйха, киявен кайчан кайта’—диләр
Шулай дигәч, үзенен дә күзләре яктырып, чырайлары балкып китә бит әле.
Кайта ул. кайта' Зөләйха матур күлмәк алды Гаяз Зөләйханы зур шәһәргә алып китә Зөләйханың туена килегез, яме,—дип. үз сүзләренә чын күңелдән ышанып сөйли, балакай
С
Бигрәк яратты шул Гаязны. Анысы да бит дөньяда бер иде. Кәртинкәдән төшкән генерал диярсең! Сугыштан сон Германиядә хезмәт итеп калган иде. Авылга ялга кайтты Өстендә—сәдәпләре ялтырап торган китель, күкрәгеңдә— медальләр Бөркет тә бөркет, бу да бөркет Матур чыраена бер генә карыйсын, егыласын' Зөләйха артыннан егетләр өерләре белән чаптылар, берсенә дә карамады Гаяз бәхетенә булган икән. Бер-берсенә әкәмәт туры киләләр иде Берсе—кояш, берсе—ай. Әй килештереп тә йөрделәр! Безнең авылда егет белән кыз култыклашып йөрү юк иде әле ул чакта, кача-поса, караңгыда гына очрашалар Ә болар көпә-көндез кулга-кул тотынышып йөриләр Матурларга килешә икән ул. Бүтән вакытта чебеннән фил ясаучы халык та гаепләмәде үзләрен, сокландылар гына.
Мәхәббәт йә бар, йә юк ул. Булгач, бер-береңне тапкач, ник сузарга? Гаязныкылар Зөләйханы сорап та кайткан, туйга әзерлек тә башланган Зөләйхабыз шәһәргә барып туй күлмәге тектергән. Ул чакта ак күлмәкләр кию юк иде әле безнең авылда. Зөләйха бит ул! Аныкы кешечә генә түгел Менә шулай гөрләшеп туйга әзерләнеп ятканда, Гаязны ашыгыч рәвештә хезмәт урынына чакырып алалар. «Кайтырмын, көт»,—ди кәләшенә. Көтә Зөләйха. Менә ничә ел көтә инде..
Кеше кинәт тилерми икән ул. Әкрен-әкрен акылдан яза икән. Күрәсең, уй басадыр шулай. Зөләйха да баштагы мәлләрдә боегып, уйга батып йөрде Уйнамый, көлми Аннары юлга чыгып баса башлады. Очраган бер кешедән сорый икән: «Гаязны күрмәдегезме? Гаяз кайтамы?»
Чәчәк кебек кызынын кинәт сулуын Сәхибә апа әй авыр кичерде дә сон! Шул кайгы алып та китте инде аны
Зөләйха әтисе белән генә яши иде. Көннәрдән бер көнне Әкрам абый да күзгә-башка күренми башлый. Тирә-күршеләре, әллә чирләп- фәлән киттеме икән, дип борчылып, хәл белергә кермәкче булалар. Зөләйха кертми Ишекне бикләп куйган икән «Әтиең исәнме?»—диләр, дәшми, ди Аптырагач, тәрәзәне алып керергә уйлыйлар, Зөләйха боларнын өстенә балта күтәреп килә...
Чирләгән генә түгел, үлгән булган Әкрам абый. Атна буе өендә шулай яткан Әтисе белән аерылышасы, аны җиргә күмдерәсе килмичә, шулай кыланган инде Зөләйха.
Менә шунда, аптыраганнандыр инде, берсенең башына килеп, әйтә: —Зөләйха, Гаязын кайта. Каршыларга чык!—ди.
Чыккан бит, бичаракай. Тузан да кунмаган ап-ак туй күлмәген, ак эшләпәсен киеп чыккан. Беркемне күрмичә, атыла-бәрелә: «Гаяз! Мин монда!»—дип кычкыра-кычкыра урам буйлап чаба икән мескенкәем. .
Күрәсе иде шул Гаязны. Чыраена бер карыйсы иде Бәхетлеме икән ул? Зөләйхасы яныннан киткәндә үк, поездда бер урыс кызы белән танышкан, ди. Урыс кызлары әрсез бит алар, үзенә өйләндереп тә куйган егетебезне Шуннан бирле авылга кайтып күренгәне юк Марҗасы җибәрмидер, күрәсең...
Ана хакы
I
өлүсә кайнанасын көтте Бик көтте. Капка ачылган саен тәрәзәгә йөгерде Ул киләм дигән иде. Гөлүсәнең әле беркайчан да кайнанасын шул тиклем көткәне булмады Ә бу юлы ниндидер могҗизага өметләнгәндәй көтте. Бигрәкләр акыллы, төпле кеше шул анын кайнанасы. Әллә нинди четерекле кыен хәлләрдә дә аптырап калмый. Мөршидә апанын авызыннан чыккан һәр сүз гүя хакыйкатьнең үзе иде. Тирмәндә аны барысы да хөрмәт итә, кинәш-табышка гел киләләр. Гөлүсәгә дә ярдәм иткән иде ул.
Г
Училишены тәмамлап, шул авылнын балалар бакчасында әле эшли
генә башлаган чагы иде. Өч яшьлек бер сабыйны, әти-әнисе килеп алуын көтмичә, мәктәптә укып йөрүче апасына биреп җибәрде Болар автобуска угырганнар да, күрше авылда яшәүче әбиләренә кунакка китеп барганнар. Кичен әти-әнисе. бөтен авылны ду китереп бала эзләп чапты. Нинди генә гаепләүләр, янаулар ишетмәде Гөлүсә! Акырып кына еламады' Мөршидә апага рәхмәт, ул тизрәк күрше авылларга шылтыраткан, балаларның кайдалыгын белеп, машина җибәргән, ике «качкын»ны аналары кулына илтеп тапшырган.
Бу вакыйгадан сон Гөлүсә эшен ташлап, китеп барырга теләгән иде
—Ашыкма, сенлем Кайнар баштан кылынган эш хәерле булмый ул. Сабыр чыдый, сабырсыз елый, диләр. Авырлык килгән саен, елап кача башласан, эшең дә. тормышын да унмас Ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнә кеше.—диде шул чакта Мөршидә апа.
Ирсез тормыш тарткан, утны-суны кичкән ялгыз хатын, бердәнбер улына ата да. ана да булган кеше, хезмәте белән хөрмәт казанган, ил каршында йөзе якты булган җитәкче сүзләре иде бу Мөршидә апа башта укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшләгән, ә хәзер—авыл советы рәисе. Ул Гөлүсәне үз кызыдай якын итте, ял көннәрендә өйләренә кунакка чакырды, улы Шәүкәт белән таныштырды Ак күлмәкләр киеп, каинанасы каршына килеп басуын үзе дә сизми калды кыз
Югыйсә яратмады бит Шәүкәтне Шәүкәт тә ана битараф иде. Битараф кына түгел, бик сәер дә иде ул. Төннәр буе Гөлүсәгә Казанда калган Светасы турында сөйли. Әйтерсен. Гөлүсә хатыны түгел. » дускынае. Урыс кызы белән чуалуын ишетүгә, институтта укып йөргән улын җилтерәтеп авылга алып кайткан Мөршидә апа. мәктәпкә эшкә урнаштырган. Ә укуын читтән торып тәмамлаган Шәүкәт Казанда түгел. Чаллыда. Бигрәк ихтыярсыз, йомшак кеше инде үзе. Әнисе каршында аяк очына гына басып йөри Бу гаиләдә яши-яши. Гөлүсә дә шундыйга әйләнде, иренә түгел, кайнанасына буйсынды
Көтеп алган уллары зугач та. ире белән әллә ни якыная алмадылар. Анын каравы. Инсаф Гөлүсә өчен тормыш мәгънәсенә әйләнде, шул кечкенә генә бала анын дөньясын бәхет вә шатлык нурына күмде
Улы. бәгырь кисәге.. Ни хәлдә икән инде ул балакай'.’ Анын монсу карашы хәзер дә Гөлүсәнең күз алдында тора. Моннан өч ай чамасы элек, өстенә кайнар сулы чәйнекне аударып, бик каты пешкән иде ул. Хастаханәдә озак язарга туры килде. Өйгә кайтуларының беренче көнендә үк. каинанасы Гөлүсә! ә хат китереп тоттырды. «Әниен бик авыр хәлдә, карарга кеше кирәк. Ничек булса да кайт».—дип язган иде әтисе
— Баланы үзем карармын. Ә син кайт. Әниеңнең хәле, чынлап та. бик авыр. Казаннан да борып кына кайтарганнар. Әтиен белән телефоннан сөйләштек,—диде Мөршидә апа.—Жаи булуга үзем дә барып чыгармын
Әмма никтер һаман килми әле. Ул килсә, җинелрәк булыр иде кебек. Әнисе күз алдында сулып бара, тире дә сөяккә генә калды инде Гөлүсә көнен дә. төнен дә анын яныннан китми. Ә әтисе Соңгы вакытта әллә нишләде ул. Гел өйдә тормый Көндез эштә дә булсын, ди. Кичләрен дә биләмдә йөри бит. җитмәсә гел эчеп кайта. Телендә һаман бер сүз
—Озак тормас, үләр бу Күмгәндә буран булмаса ярар иде. кабер казучысы да табылмас.
Бигрәк ямьсез, мәгънәсез сүзләр Аларны әйтергә ничек теле әйләнә икән әтисенең’! Юк. юк. үлмәс әнисе Менә кайнанасы килсен әле. пыр туздырып сүгәр, акылга утыртыр әтисен
Ә хәзергә. Эчпошыргыч кышкы озын төннәрдә, тынып калган монсу йорт эчендә, хәлссзлектән йокымсырап, күзен йомып яткан чирле әнисе янында бер ялгызы утыра Гөлүсә. Урамда җил дулый, бозлы тәрәзәләргә шомлы караңгылык килеп сарылган. Өйдән җылылык, ямь качкан Гөлүсә әнисенең ныгыгып кысылган төссез иреннәренә, очлаеп киткән борынына, лимон төсенә кергән ябык йөзенә карап, бар йөрәге белән аны кызганып, бу хәсрәтнең чынлыгына, комсыз үлемнең бусагаларына килеп басуына әле
Һаман ышанырга теләмичә, аптырап, гаҗиз булып утыра. Әле кайчан гына көлеп, бөтен өйне балкытып йөргән туп кебек йомры, алсу йөзле әнисеннән менә шул шәүлә генә калды Бик авыр Гөлүсәгә, аны юатырдай, терәк- таяныч булырдай беркем дә юк янында Ичмасам кайнанасы тизрәк килсен иде. бераз булса да тынычландырсын иде Гөлүсәне!
Ниһаять, килде! Шаулап-гөрләп. бер олау күчтәнәчләр күтәреп килеп керде. Бөтен өйне гөрләтеп исәнләште.
—И кодагый, нишләп ятасын болай?! Килешмәгәнне! Әйдә тор Бергәләп чәй эчәрбез. Сина дип атап, бавырсак та пешергән идем И унды! Уңды бит, кодагый! Болай булгач, тереләсен дә. тереләсең инде!— дия-дия. кодагый янында әверә килде Күзләрен ачты әнисе, хәтта елмайды да! Өй эче нурланып китте, анда өмет кояшы балкыды!
Әнисе яткан олы якта табын корып, тәмләп чәй эчтеләр. Кышкы юлга ышаныч юк дип, Мөршидә апа Инсафны ияртмәгән. Үзе дә ана булгач, килененең күңелен яхшы андый: оныгы турында һич иренмичә бәйнә-бәйнә сөйләде, анын шуклыкларын көлеп искә алды. Гөлүсәнең кәефе күтәрелеп китте. Әле дә килде кайнанасы! Ничек күңелле, ничек рәхәт ул килгәч!
Чәй эчүләр тәмам булгач, Гөлүсә аш-су бүлмәсенә савыт-саба юарга чыгып китте «Авыру кешене арытканбыздыр, бераз ял итсен» дип, әтисе белән кайнанасы да кече бүлмәгә чыгып утырдылар. Бүлмә белән кухня арасында фанер такта гына, шуңа күрә Гөлүсәгә аларнын сүзләре ишетелеп тора иде.
—Хәле яхшы түгел, кода. Күзләреңдә нур калмаган. Күп дигәндә ике атна торыр,—диде кайнанасы Аның бу сүзләрен ишеткәч, Гөлүсә эшен онытып, катып калды.
—Өмет юк инде, юк.—Бусы әтисенең тавышы.
—Исәпләрен ничегрәк сон? Ялгыз яши алмассың, әйләнәсен булыр
—Йөрәккә якын берәү бар да...
—Тормышыгыз нык. хужа булырга теләүчеләр табылыр. Гомер буе җыйган малны читкә җибәрмисе иде. Балалар бар бит.
—И кодагый, алар монда кайтып тормас ла.
—Йортыгызны сатасы булыр Үзен бездә торырсың. Балаларны башка чыгарырбыз.
... Гөлүсәнең кулыннан юылмаган чынаягы төшеп китте. Ватылдымы, юкмы, хатын моны сизмәде, үзен-үзе белештермичә, урамга атылды Бик салкын иде анда Тик Гөлүсә моны да тоймады. Веранда ишегенә сөялеп, уйга калды. Нәрсә була инде бу"’! Моны ничек аңларга?! Әнисе әле исән, ә болар инде мал бүлешеп, туйга әзерләнеп утыралар. Гөлүсә моңсу карашы белән балачактан таныш булган ишегалларын. карга күмелгән бакчаларны, кышкы йокыга талган алмагачларны айкап чыкты Бар җирдә әнисенен рухы, бар нәрсәгә аның кул җылысы сеңгән. Кайсы якка карасан да, елмаеп-балкып әнисе килеп чыгар төсле Башка беркем дә түгел! Бары ул— әнисе генә! Бу йортта, бу ишегалларында, бу бакчаларда чит кеше йөри алмый, моны йөрәк кабул итми.
Шунда ул тәвәккәлләде. Мона кадәр куркып, икеләнеп тора иле, инде тәвәккәлләде. Кухняга әйләнеп керде дә, шкаф артындагы кара шешәне кулына алды.
—Сеңлем, әниеннен чире дару белән генә дәвалый торган түгел, агу кирәк ана Минем ирне шул нәрсә аякка бастырды. Сак бул, тамчылап кына бир, бик зәһәр нәрсә бу,—дигән шешә хуҗасы.
Гөлүсәне «агу» сүзе куркытты. Әнисен агулап үтергән, дигән сүз куркытты Кара шешәне «рәхмәт» әйтеп алып калса да, ачмады, бер тамчысына да кагылмады Инде тәвәккәлләде, чөнки башка чарасы, башка өмете калмаган иде...
II
зны алар икәү генә каршы алдылар...
Йа Хода, былтыргы яз белән быелгысы арасында тулы бер гасыр ята диярсен! Бигрәк тә сонгы айлар бөтен тормышларын пыран- заран китереп ташлады
Башта әтисе китте Дәшми-тынмый гына, уйга батып йөрде-йөрде дә, кием-салымнарын юл сумкасына тутырды
—Мин болай яши алмыйм. Була торган түгел. Рәнҗемә. кызым.— диде. Кая таба юл алуын әйтеп тә тормады
Беренче тапкыр гына югалуы түгел иде анын. Бер җәйне санаторийга киткән җиреннән гаип булды Ике ай буе ана белән кыз. ни уйларга белмичә ут йоттылар. Ябыгып, каралып, кара күзлекләр киеп кайтып төште әтиләре Аннары эше буенча Казанга укырга җибәргәч, югалды. Бу юлы төрле уйларга урын калдырмады: машина белән кайтып, әйберләрен төяп үк китте. Ярты елдан сон. кикриге шинеп. башын иеп кайтты үзе тагын. Шуннан сон унга- сулга карамыйча, басылып яши башлаган иде кебек . Гөлүсә өчен ин авыры әтисенен шундый вакытта үзләрен ташлап китүе түгел, ә бу хурлыклы, күңелсез хәлне әнисенә сиздермәү иде
—Әтиең кайда? Нигә күренми9—дип сорады ана шул ук кичне Гөлүсә теленә килгән беренче ялганны әйтергә мәжбүр булды: —Балниска төшеп китте ул. Грипп эләктергән. Сина ияртүдән курка. Әнисенен борчылуы йөзенә чыкты Иренен аяк юган суын эчеп яшәргә өйрәнгән хатын үлем хәлендә дә үзен түгел, хәләлен кайгыртты.
—Әтиеңә өчпочмак пешереп илт. Тамагы туймас. Балниста ашау ягы начар...—диде.
Бер ялган икенчесен тудыра. Пешерде Гөлүсә өчпочмакларны Әти янына барам, диде. Кайнар өчпочмаклар салынган табакны тотып, шактый гына капка төбендә басып торды-торды да. күрше Минниса әбиләргә кереп китте Өчпочмаклар, кыстыбыйлар пешә торды Минниса карчык, рәхмәт әйтә-әйтә. сыйлана торды, тик әтисе генә «балнис«тан һаман кайтмады
Начар хәбәрне әнисенә җиткерүләреннән куркып. Гапүсә өйгә кеше кертмәс булды. Система куярга, укол ясарга килүче медсестра Талияне яхшылап кисәтеп куйды
—Талия кызым. Сәгыйтьнен хәле ничек анда?—дигән сорауга ана бары:
—Кайгырмагыз, апа. терелеп килә. Сезгә сәлам әйтеп җибәрде,— дигән яхшы җавап кына ишетте.
Аннары Шәүкәт килде... Гөлүсә янында ярты сәгать утырдымы икән?..
—Атаң бездә.—диде —Икәү яшәп яталар
Бу сүзләрне әйткәндә, йөзе ачу-нәфрәттән шәмәха төскә керде
—Мин алар белән тора алмыйм Китәм Света янына. Казанга китәм. Син аерылырга каршы түгелдер бит?
— Юк,—диде Гөлүсә.
Шул хәтле тыныч, битараф булуына үзе дә гаҗәпләнде хәтта. Шәүкәт белән кушылулары, бергә яшәгән көннәре, инде менә үзен ташлап, сөяркәсе янына китеп барулары да. гүя бер төш. спектакль генә, ә ул—читтән күзәтеп торучы тамашачы Ир бирмәк—җан бирмәк. диләр. Ә Гөлүсәнең җаны үлем кочагында сыхланып яткан әнисе янында иде шул. ир өчен көяләнергә бушый алмады Шәүкәт белән сөйләшү бик коры һәм рәсми килеп чыкты.
—Нигә Инсафны алып килмәдең9 Күрәсем килә, шундый сагындым!—диде Гөлүсә —Син аны Света янына алып китмисендер ич9
Җавап кыска булды:
-Инсаф турында әнн белән сөйләш*
Икенче көнне үк Тирмәнгә телеграмма очты. «Инсафны кайтарыгыз!» Тик Инсаф урынына кайнанасыннан су буйлык хат килеп төште
Я
«Гөлүсә! Син мине гаепләмә Әтиенне тартып алмадым, үзе килде Сәгыйть белән без таныш Яшь чакта Казанда бергә укыдык. Өч ел буе яратышып йөргән идек. Сәгыйть укуны миннән алда бетереп, районыгызга кайтып китте Шунда өйләнеп куйды. Соныннан аерылам, кушылыйк, дип килгән дә иде, риза булмадым. Баланны ятим итмик, дидем. Бик яраткан идем югыйсә әтиенне Оныта алмаммы дип кияүгә дә чыгып карадым, уймадым. Яратмаган кеше белән яшәп булмый икән.
Сәгыйть белән юлларыбыз аерылса да. хәбәрләшеп тордык. Сине безнен авылга эшкә урнаштыру турында да ул килеп сөйләште. Без бергә була алмадык, ичмасам, балалар кушылсын дигән идек. Анысы да барып чыкмады. Мәхәббәт нәселдән нәселгә күчми шул. Гомерем салкын мендәр кочаклап ялгыз узды Минем дә кешечә яшисем, ир рәхәтен күрәсем килә. Шуна күрә, әтиеңне кире какмадым. Ул бик җилбәзәк кеше бит Мин кусам, бүтәнгә китәр, йә эчүгә сабышыр иде...
Гөлүсә, күңеленә авыр алма, әниең бу дөнья кешесе түгел. Аның өчен үзеңне бетермә, яшьлегеңне корбан итмә. Сиңа әле яшәргә кирәк. Ошаткан кешең булса, кияүгә чык. Ә Инсаф бездә калыр Аңа монда яхшы. Сәгыйть белән уртак балабыз булмады, аның каравы, картайган көнебездә икебез өчен дә бик кадерле булган уртак оныгыбыз бар Шуна шатланып туя алмыйбыз. Син әле яшь, балаларын тагын булыр Зинһар, Инсафны тартып алма бездән...»
Кат-кат укыды әлеге хатны Гөлүсә. Ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Юк, ул Инсафны беркемгә дә бирмәячәк! Закон аның ягында Закон Гөлүсәне яклаячак! Тик законнан яклатыр өчен, башта суд юлында йөрергә, бәхәсләшергә, хаклыгыңны исбат итә-итә, көрәшергә кирәк булачак. Ә Гөлүсәнең монын өчен әлегә көче дә, вакыты да. мөмкинлеге дә юк. Ул әлегә монда, әнисе янында кирәк. Ана хакы атаныкыннан да, ирнекеннән дә, хәтта бала хакыннан да олырактыр, күрәсең.
Язны алар икәү генә каршы алдылар...
III
ирләр яшәреп, бакчадагы алмагачлар ак чәчәккә күмелгәч тә, Гөлүсә әнисен беренче тапкыр урамга алып чыкты. Аны одеалга төреп ишек төбендәге йомшак кәнәфигә утыртты.
из яз шул инде. Уйлар да, өметләр дә башка. Язның жиле дә мәрхәмәтле, жылы. Аяз күк йөзендә алтын нурларын бар тарафка кызганмый сипкән юмарт кояшнын шул ук кояш, кышкы салкын буранлы көннәрдә болытлар артында кача-поса йөргән куркак кояш икәненә ышанасы да килми хәтта. Ул кояш гүя картаеп, яраксызга чыккан да, диңгез төбенә төшеп киткән, ә анын урынына өр-яна, яшь, дәртле, якты кояш калыккан
Айлар буе өй һавасы сулап, урында яткан авыру ана комсызланып тирә-юньне күзәтте, төшләренә кереп сагындырган матурлыкны күреп туймады. Озак вакыт сулаудан мәхрүм булган кешедәй, тирән-тирән итеп язгы саф һаваны сулады. Томан каплаган күзләренә яктылык, матурлык кереп тулды. Түзмәде:
—Дөнья бигрәк ямьле, кызым! Бер дә үләсем килми бит,—диде.
Гөлүсә әнисе каршына килеп тезләнде, аның агарып, нечкәреп калган кулларын жылы учларына алды.
—Яшибез, әни! Болай булгач, яшибез! Әжәлне куып җибәрдек бит инде.
Әнисенең яшәү белән үлем арасындагы сызыкны үтеп, тормыш кырында басып торуына ул әз генә дә шикләнми, җәйләрне дә, көзләрне дә, яңа кыш-язларны да бергәләп каршы алачакларына чын күңелдән ышана иде.
Җ