ТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ III КОРЫЛТАЕ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
2002 елнын 28-29 августында Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләреннән. БДБ дәүләтләреннән һәм ерак чит илләрдән килгән җәмгыятьнең төрле катлауларын һәм сәяси агымнарын чагылдыручы делегатлар һәм кунаклар катнашында узган Бөтендөнья татар конгрессынын III корылтае, илдә һәм дөньяда иҗтимагый-сәяси хәлләр үсешенең төп тенденцияләрен, татарларның XXI йөз башында дөнья җәмәгатьчелегендә тоткан ролен һәм урынын тикшергәннән сон, татар халкының алга таба да милли-дәүләти һәм мәдәни үсеш, берләшү юлларын билгеләде.
Бөтендөнья татар конгрессынын II корылтаеннан сон узган биш ел вакыт эчендә Россия Федерациясендә һәм дөньяда татар халкы язмышына да кагылышлы житди үзгәрешләр булды. Бу җирлектә татарларның милли үзаңы үсеше көчәйде, көн кадагында торган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү нигезендә мәгьлүмати- мәдәни багланышлар активлашты, милли мәктәпләр, сыйныфлар, мәдәният учреждениеләре, төбәкләрдә басыла торган газеталар, теле-радио программалар челтәре киңәйде, татар халкы тарихы буенча объектив фәнни хезмәтләр язылды. Бөтендөнья татар конгрессынын төбәкләрдәге бүлекләре, татарлар яши торган җирләрдәге хакимият органнары, фән, гомуми белем бирү, мәдәни-агарту учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек итеп, Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре белән эшлекле һәм мәдәни хезмәттәшлекне кинәйтәләр, бу үз чиратында татар халкын берләштерүгә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы, татар халкынын рухи яңарышы һәм үсеше үзәге буларак, гамәлдәге законнар кысаларында, үзенчәлекле милли мәдәниятне, белем бирү системасын саклау һәм үстерү, шулай ук гомуммилли мәгьлүмати кинлек булдыру буенча тәгаен чаралар күрә.
Конгресста катнашучылар Татарстан Республикасының яна редакциядә кабул ителгән Конституциясенә кертелгән республикадан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни үсешендә Татарстан Республикасының роле турындагы 14 нче статьясын тулаем хуплыйлар һәм бу статья Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торган халыкның этномәдәни бердәмлеген саклауның хокукый базасын төзи, дип саныйлар.
Шуның белән бергә соңгы елларда Россия җәмгыятенең сәяси тормышында дәүләт төзелешендәге федерализм принципларыннан читкә китү тенденциясе күзәтелә. Бу. беренче чиратта, федерация субъектлары вәкаләтләрен нигезсез чикләргә һәм Россия халыкларының аерылгысыз хокукларын инкарь итәргә омтылуда чагыла.
Хакимият вертикален ныгыту кысаларында кертелгән байтак үзгәрешләр Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясенә каршы килә. Кайбер төбәкләрдә Россия Федерациясе халыклары телләре, мәгариф, мәдәният турындагы федераль законнар үтәлми, ә бу исә татар милләтенең хокукларын чикләүгә китерә
Татарларның белем бирү системасын, мәдәниятен, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген. рухи һәм дини тормышын катгый регламентларга тырышучы федераль хакимият структуралары, гадәттә, әлеге мәсьәләләргә игътибар бирмиләр.
Алда торган халык санын алуга бәйле рәвештә. Конгресс инде аллан әзерләнеп куелган *2002 елда Бөтенроссия халык санын алу материалларын әзерләү өчен милләтләр исемлеге» проекты өчен шулай ук хәвефләнә, чөнки бу исемлек узган хатык санын алу формасыннан нык аерыла, анда гагар халкы бернинди сәбәпсез һәм нигезсез берничә мөстәкыйль этноска бүлгәләнә, бу нәрсәне галимнәр дә, җәмәгатьчелек тә кабул итә алмый.
Татар халкы, кайда яшәүләренә һәм нинди конфессиягә карауларына бәйсез
рәвештн. бербөтен һәм уртак тарихи тамырларга, югары үсеш алган мәдәнияткә ия. Конгресс. 1989 елдагы халык санын алудан сон узган вакыт эчендә, нигездә, (атарлар базасында яна халыкларның барлыкка килүе мөмкин түгел, дип саный, чөнки татарлар югары үсеш алган милләт буларак инде XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында ук барлыкка килә.
Бер үк вакытта безне аерым төбәкләрдә хатык санын алуга әзерлек барышында халыкка басым ясарга тырышулар шулай ук борчый, бу Россия халыкларының милли составының дөрес күрсәтелмәвенә китерергә мөмкин Халык санын алунын яшеренлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү максатка ярашлы булыр иде.
Бөтендөнья татар конгрессы II корылтаеның татар халкынын эчке эше булган һәм бары тик лингвистик сыйфатка ия татар язуын латин графикасына күчерү турындагы карары бернинди нигезсез сәясәтләштерелә һәм кайбер даирәләр тарафыннан Россия дәүләтенен иминлегенә куркыныч тудыра, дип күрсәтелә
Боларнын барысы да татар җәмәгатьчелегендә нигезле хәвеф, борчылу уята. Россиядә яшәүче һәм илнең икътисадына, фән һәм мәдәниятенә шактый өлеш кертүче гатарларнын зур иҗат куәтен гамәлгә ашырырга комачаулый
Бөтендөнья тагар конгрессының III корылтае. Татарстан Республикасы Президенты М. Ill Шәймиевнен чыгышын. Конгрессның башкарма комитеты хисабын һәм корылтайда катнашучыларның тәкъдимнәрен тыңлаганнан сон милләтара килешеп яшәү идеалларына үзләренен тугрылыгын, барлык халыклар һәм милләтләрнең аерылгысыз хокукларын тануларын раслый милләтнең берләшүе. Россия Федерациясе һәм бөтендөнья татарлары арасындагы багланышларның алга таба да ныгуы һәм кинәюе мәсьәләләрен күгәреп чыга Корылтай ана телен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү. XXI ЙӨЗДӘ халыкмын гасырлардан килә торган этник һәм рухи-әхлакыи кыйммәтләрен саклап калу һәм үстерүгә сәләтле яна буынны тәрбияләүне бөтендөнья татар бергәлегенең өстенлекле максатлары, дип саный
Бөтендөнья татар конгрессының III корылтае делегатлары һәм катнашу-чылары. кайда яшәүләренә һәм нинди дин тотуларына, төрле этномәдәнияткә һәм конфесснональ төркемнәргә карауларына бәйсез рәвештә, барлык татарлар— ургак тарих, мәдәният, зел һәм үзаң нигезендә берзәшкән. бербөтен һәм бүленмәс халык, дип белдерәләр. Шул ук вакытта безнең халкыбыз дуслык һәм бербереңне анлау рухында, хезмәттәшлек һәм толерантлыкны саклау шартларында гына яши торган күпмилләтле җәмгыятьнең бер өлеше дә булып тора
Бөтендөнья тагар конгрессы Татарстан хакимияте органнарының. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының ана телен һәм халыкның үзенчәлекле мәдәниятен саклау буенча тырышлыгын хуплый һәм ана ярдәм итә. аларны дөньякүләм процессларны глобальләштерү чорында тагар милләтенен яшәп калуы өчен кирәкле шартлар, дип саный
Татар милләте һәм иҗтимагый берләшмәләрнең ■Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара бердәмлеге алдында торган мөһим бурычлар итеп түбәндәгеләрне санарга
— Россия Федерациясендә лә үләтне н бөтенлеген, барлык халыкларнын хокукларын, нлнен базар икътисады һәм федералнгм юлында үсешен гарантияләүче демократик реформаларга тайпылышсыз ярдәмне:
—Татарстан Республикасынын Россия Федерациясе составында күпмилләтле демократик хокукый дәүләт буларак конституцион статусын һәм татар халкынын үзбилгеләнү формаларын яклауны;
— Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында ике якка га караган зшлэрне һәм вәкаләтләрне тапшырышу турындагы Шартнамә нигезендә бәген гагар милләтенен мнллн-мәдәнн үсешендә Гагарспгн Республикасынын әпгәтг баручы ролен һәм җаваплылыгын гамәлгә ашыруны;
— Россия Федерациясе. Татарстанның һәм башка субъектларнын дәүләт хакимияте органнары белән берлектә, гатарларнын миллн-мәләии ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында татар халкын үстерү буенча 2002 - 2007 елларга исәпләнгән гомумфедераль программа эшләүне;
— Россия Федерациясендә һәм башка илләрдә татар мәдәнн-белем бирү учреждениеләре челтәрен саклап калу һәм үстерүгә ярдәмне; халыкның рухи кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә җәмгыятьнен барлык катлавын, беренче чиратта, яшь буынны тартуны, якынайтуны;
—эшкуарлык традицияләрен кайтаруга ярдәм итүче эшлекле хезмәттәшлекне активлаштыруны, татарлар яшәгән төбәкләрдә сәүдә йортлары, хезмәт күрсәтү предприятиеләре челтәрен (шул исәптән ял итү, китап, аудио-видео продукцияләре сәүдәсе һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә) киңәйтүне;
—Татарстан һәм татарлар яши торган төбәкләр арасында даими мәдәни багланышларны җайга салу һәм гомуммнлли мәгьлүмати киңлекне булдыру максатларында, ясалма иярчен аша эшли торган телевидение, радио һәм интернетны да кертеп, заман таләпләренә туры килә торган мәгълүматн технологияләрне киң файдалануны:
— Казан шәһәренен 1000 еллыгына гомумроссня бәйрәме буларак һәрьяклап әзерлекне;
—Татарлар яшәгән төбәкләр өчен милли кадрлар әзерләүне;
—Бөтен конфессияләргә дә толерантлы мөнәсәбәтне, татарлар арасында таралган традицион диннәрнен гуманистик кыйммәтләренең тәрбияви ролен күтәрүне;
—•Сабантуй» милли бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелекнең авыз иҗаты һәм матди булмаган мирасы җәүһәрләре исемлегенә кертү турында мәсьәләне хәл итүне;
—ана телен белүне, татарлар гупланып яши торган төбәкләрдә телне үзләштерүне, милли мәгарифнең торышын торле яклап өйрәнүне, татар язуын латин графикасына кайтару эшләрен дәвам итүне:
— Бөтендөнья татар конгрессынын структур бүлекчәләре һәм төбәкләрдәге милли оешмаларны оештыру эшчәнлеген камилләштерүне, дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары, иҗтимагый оешмалар, мәдәни агарту учреждениеләре белән татар халкынын миллн-мәдәни мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итүне;
—миллн-мәдәни автономняләрнсн тагын да нәтиҗәлерәк эшләве өчен шарглар тудыруны, шул исәптән, миллн-мәдәни автономияләр турындагы законнарга тиешле үзгәрешләр кертүгә ирешүне, дәүләт тарафыннан финанс ярдәм механизмын булдыруны, бу законный Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә үтәлешенең җәмәгать тикшерүендә тотуны җайга сЪлуны;
—бербөтен татар милләтен этник һәм конфессиональ төркемнәргә бүлгәләүнең татарларның этномәдәнн бөтенлегенә чынлап торып куркыныч тудыруын гаепләүне.