СЕЗ ДӘ. БЕЗ ДӘ ТҮГЕЛ ТАМЫРСЫЗ
Елама, тал
• Таллар тамырсыз микан. Сандугач булып сайрасак.
Безне танырсыз микен?»
Халык жырыннан
Ерактан ук күреп аласыз сез. Инеш буендагы талларым, Еллар үткән саен, сизәсездер Танышларның кнмн барганын.
Күпме ир-егетләр бәхилләшеп, Эчтән генә йотты күз яшен, Белә иде алар, белә иде Исән кайтып сезне күрмәсен.
Таллар, таллар, сабыр талларым сез, Яфрак ярып, көзен коясыз, һәр яфракта сары сагыну бар, Шәһитләрнең җанын тоямсыз?
Аяз көнне биткә тамчы тамды, Тагын тамды... аңла аңласаң, Безнең әнкәйләрдәй, тып-тын гына, Таныш талым елый лабаса.
Шәүкәт ГАЛИЕВ (1926)—Татарс танның халык шагыйре Күпсанлы китаплар (•Сиңа литер сүлем бар». • Уйларым-ссрюрем». •Хиста>екмр» һ 6.) авторы Каланда яши
Шәүкәт Галиев
Уйлый идем, әллә үзем генә Шул сагышлар белән яшимме? Мин кушылдым синен әрнүеңә, Син юасың минем яшемне.
Елама, тал җаным, еламсар тал. Сез дә, без дә түгел тамырсыз. Сандугачлар булып кайта алсак. Шәт безне дә әле танырсыз...
Җәбер
Үткәннәрем күләгәсе Гел бүгенгемә төшә. Онытырга һич тә бирми Газаплап керә төшкә.
Еллар еракта калса да Борчулар адашмаган. Әйтерсең лә ул чактагы Төннәрем алмашмаган. Гомер үтә, бәгыреңә Уелган эзләр бетми, Җиңелгән куркулар һаман Җаныңны эзәрлекли.
Дәһшәтләр дә, фаҗнгалар Гасырда узмыйдыр шул— һәлак әткәйләр ярасы Улларда сызлыйдыр ул...
Безнең якның илчеләре булып Инешләре чыга Иделгә. Дәрьяларга барып кушылса да Чыганагы туган җирендә.
Агымнары кайчак күңелледер, Тавышлары кайчак моңсудыр, Сагынулар булып кагылганы Туган яктан килгән Моң-Судыр.
Илләр-җнрләр кичеп ага сулар— Туктау белми торган чыдам ат, Туган туфрак сүлен имә-имә Диңгез булып үсә чыганак.
Балаларын юлга озаткан да, Аналардай изге теләктә— Офыкларга карап, гел ымсынып, Таулар яши туган төбәктә.
Шифалы җир
Җәйләрендә авылыма кайткач. Уянам мин һәрчак иртәрәк, Кырларыма карыйм, үзәннәргә Күз карашым белән иркәләп.
һәр тарафы сәнгать әсәредәй. Әмма җанлы, тере манзара.
СЕЗ ДӘ, БЕЗ ДӘ ТҮГЕЛ ТАМЫРСЫЗ
Йончыган җан монда тынгы таба, Бәргәләнгән рухын тазара.
Кырлар киңлегендә тынычланам.
Иркенлеген җыям күзләргә.
Офыклары колач ачып көтә— Кысанлыклар булса, түз, бәндә.
Игеннәрем дә бит юксынганнар, Япан кырда ялгыз түгел мин. Бүтән беркайда да күңелләрем Мондагыдай ташып-түгелми.
Шушы иркен биеклектә тудым, Бүтән якка әйтмим ким дип тә— Сагынулар, чиксез яратулар Сыяр бары шушы киңлеккә!
Синең кодрәт
Ходай кошка канат биргән: Оч күккә таянып, дигән. Тоеп киңлеген-зурлыгын. Таты очу хозурлыгын. Очарсың пар канат барда, Синең кодрәт-канатларда!
Пар канат бирдең. Илаһым, Мәхәббәтем ул. Илһамым. Минекеләр җирем-кугем! Уйга калдым әле оүген: Канатсыз мин беркем түгел...
Ак кәгазем
Ак кәгазьдән хикмәт көтә идем, Киләчәккә баккан шикелле. Гел ымсына идем, кышкы кырда Үз юлымны тапкан шикелле.
Омтылуым ул язмышым икән. Канат булган миңа хыялым, Ничек кенә дөнья каралмасын. Ак кәгазьдә сафлык тоямын.
Илаһидыр илһам, пакь таңнарда Дәрте йокыларны качыра. Ак кәгазем, нң әүвәле синдә Күңелемнең теле ачыла.
Син белмәгән уй-серләр дә кала.
Ачыл, дисең дә бит. сагайма Уртак еллар саргайганы җитәр. Безнең сагышлардан саргайма!
Тәрәзәдән гөлләр карый...
Тәрәзәдән гөлләр карый, Гөлләр микән?
Әллә чибәр кызлар микән?
Кемнәр икән?
Тәрәзәмә үрелгәннәр
Гүзәл икән.
Гел дәшмичә ничек алар Түзә икән?
Күзлегемне киеп баксам—
Гөлләр икән.
Яшьлегемдә чәчәк аткан Көннәр икән...
Касәләрдә иртәнге чык— Таммый икән.
Мин таныдым, гөлләр мине Таный микән?
Нинди хикмәт
Мәхәббәтле, нурлы күзләр Шундый якын, шундый тере... Көне буе мин бәхетле— Исән булып төшкә кердең.
Нинди хикмәт, могҗиза бу Заманнарны алыштыра: Үткәндәге теге дөнья Яшьлек белән кавыштыра.
Сагынышып, сүзсез генә Күз карашып алдык төштә. Сөюеңнән бу дөньяга— Күңелемә якты төшә...
Төнге уй
Таң атар алдыннан Караңгы куера.
Якты көн күз йомган, Мин дә шул куенда.
Кизүдә шәм-өмет, Гел сүнми уемда. Яктыра ышаныч Офыклар буенда.
2001—2002