Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР ЗАМАНА БЕЗНЕ СЫНЫЙ


• Суверенитетны ала алмадык, дәүләтчелек дип лаф ору безгә нәрсә бирде соң?»—дип сораганнарын еш ишетәбез. Бу сорауны бәлки кайвакыт урыны- урыны белән бирергә кирәктер дә. Әмма ләкин, шул ук вакытта, һәркем үз- үзеннән: «Ә мин үзем Татарстан мөстәкыйльлеге өчен нәрсә эшләдем, нинди көч сарыф иттем?»—дип сорарга тиеш.
• Үсеп килүче буыннарга мирас итеп нинди ил-көн тапшырыла?»—дип сорау куйгач, үзеннән-үзе «Җаваплылык* дигән төшенчә калкып чыга. Әлбәттә, тере мантыйк буенча, телне, мәдәниятне, тарихны, фәнне, мәгарифне күтәрер өчен, хәтта милләтнең яшәү рәвешен саклар өчен дә сәяси бәйсезлек, мөстәкыйльлек кирәк. Ләкин, телибезме-юкмы, без бүгенге чынбарлыктан чыгып эш итәргә, хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Кайсы яктан карасаң да, милләтебезнең язмышы, аның киләчәге һәрбер аерым кеше факторына килеп тоташа. Көтмәгәндә килеп кергән базар икътисады, яңа техникага ияргән чит-ят сүзләр, дөньяның төрле тарафыннан тәэсир иткән башка халыкларның яшәү рәвеше—болар барысы да татар халкы бетүгә уңай шартлар тудырды. Шуңа күрә милләтне саклап калуда һәрберебезнең роле гаять зур. Сувере-нитетның аерым кешедә дә булуы мөмкин. Манара да иң элек кешенең үз күңелендә калкырга тиеш. Аллага үзенә кирәк чакта гына ышана торган кешеләр белән диннең абруен күтәрү момкин түгел. Үз корсагының һәм кесәсенең колы булып, миңа нәрсә бирде бу, дип йөрүче кешеләр белән дәүләтчелекне торгызу мөмкин түгел.
Язмыш безне сынавын дәвам итә. һәммәбез җаваплылык тойган сурәттә генә милләт буларак сакланачакбыз.
Шулай да дәүләт җитәкчеләребездән бик күп нәрсә тора.
Килешерсезме-кжмы, минем уйлавымча, ил-көннең һәм халыкның язмышы хәл ителгән чорда бөтенесе диярлек коллективтан түгел, шәхестән тора. Тарихны халыкның элитасы ясый. Барлык формацияләрдә дә җәмгыять зур шәхесләрнең.лидерларның калкып чыгуына, аларның хезмәтчәнлегенә бәйле.
Бай тарихлы, мәдәниятле, мәгърифәтле халык буларак, без барыбер акылыбыз, интеллектыбыз белән хәрәкәтебезне дәвам итәчәкбез.
Үткәннәребез, ерак бабаларыбызның каһарманлыгы һәм зирәклеге белән генә мактанудан туктарга вакыт. Үткәннәре генә түгел, бүгенгесе дә бөек булырга тиеш халыкның!
Тарихыбыз бай безнең. Ләкин үсеп килүче буынга тәкъдим итәрдәй уку әсбаплары әлегә юк. Минемчә, татар тарихының матур бизәлешле дәреслеге иң әһәмиятле 6-8 тарихи вакыйгадан торырга тиеш - гомуми күзаллау һәм истә калдыру өчен шулай җайлы. Тегеннән моннан йолкып алынган, ни башы, ни ахыры булмаган язмалар белән без тарихыбызны өйрәнә дә, кирәкле вакыйгаларны истә дә калдыра алмаячакбыз. Тарихи әһәмияте ягыннан берничә төп вакыйга турында матур проза язылсын, фильмнар, тамашалар куелсын, бәйрәмнәр үткәрелсен. Шулай итеп кенә тарихыбызга үсеп килүче буыннарның игътибарын юнәлтеп булыр.
Без яшь милләт. Тарихыбызны мәңгелекнең теләсә кайсы ноктасыннан яза башларга хакыбыз бар. Үзебез аермачык хәтерләгән вакыйгалардан тотынсак та, безне беркем хөкем итмәс.
Тел мәсьәләсенә дә караш чак кына үзгәрергә тиеш. Туган телен белмәүчене ачуланудан, сүгүдән ни мәгънә! Ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк.
Монда да һәркем жаваплы. һәр татар гаиләсенең бурычы—балаларын туган телдә тәрбияләү.
Кызганыч ки, бездә урысча сөйләшүче режиссерлар, татарча белмәүче рәссамнар, татар телен инкарь итүче композиторлар, компьютерчылар, музыкантлар һәм әллә кемнәр, әллә кемнәр шактый. Без алар белән эшлибез. Алар белән бергә ижат итәбез. Аларның туган телен белмәүләрендә безнең дә гаебебез бар. Монда да җаваплылыкны үзебездән алып ташларга ашыкмыйк. Кайвакыт алар аңласын дип үзебез дә туган телдә сөйләшмибез һәм шулай итеп, алар моңа күнегәләр.
Татар халкы дөньяга бик күп олы шәхесләрен бирде. Татардан чыгып башка милләтләргә хезмәт иткән зыялыларыбызны санап бетергесез. Без хәзер, инде бүгенге акыл ияләребезнең, шәхесләребезнең халкыбыздан читкә тайпылмавын, үзебезгә интеллект игелеген күрсәтүләрен кайгыртырга тиешбез. Кайберәүләр «интеллект» сүзен үзләренчә кабул итәләр, аны эрудиция, гыйлемлелек диебрәк аңлаталар. Интеллект ул—бәйсезлек. Кыюлык һәм Яшәүчәнлек. Интеллект ул кешенең, кайвакыт җәмгыять фикеренә дә карамыйча, конформизмны инкарь итеп, үз фикере һәм таянган нигезе өчен көрәшә алуы. Менә нәрсә ул интеллект! Интеллектның капма-каршылыгы— аңгыралык. Бу—ирексезлекнең, каушап-югалып калуның, мескенлекнең нәтиҗәсе. Ниһаять, аңгыралык ул әкрен генә бара торган эчке үлем. Интеллект ияләренә уңай шартлар тудыру, матди ярдәм күрсәтү хәлле милләттәш- ләребезнең бурычы. Дөресен әйтергә кирәк, милли мәсьәләгә килеп төртелгәч, татар байлары киң колач җәюдән куркалар. Милләтне милли җанлы, көчле рухлы зыялылар, байлар, бизнесменнар күтәрә ала. Кызганыч, татар байлары арасында милли җанлыларны бармак белән генә санарлык. Милли хәрәкәт тә җирдә туа, җирдә яши, шуңа күрә финанс мәсьәләсе иң мөһимнәрнең берсе. Акчасыз бернинди оешма, бернинди партия, бернинди хәрәкәт тә яши алмый.
Милли хәрәкәттә татар байлары ник катнашмый? Беренче сәбәп. Үзләренең шәхси амбицияләреннән арына алмаучы, үзләрен милләтче дип атап, юеш тавыклар сыман ары-бире чабып йөрүче әтрәк-әләмнәрнең милли хәрәкәткә тап төшерүләре. Халык әйтмешли: «Иген—кибәксез, ил тинтәксез булмас». Халыкны әйдәр өчен куелган трибуналарны кайберәүләр арзан алкышлар һәм кырын балкышлар сәхнәсенә әверелдерде.
Эшмәкәрләребезнең милли хәрәкәттән читтә калуларының тагын бер сәбәбе итеп коллык психологиясенең хөкем сөрүен атар идем. Алар куркалар. Милләтчелектә гаепләрләр дип котсыз калалар. Эшләренә хилафлык килер дип борчылалар.
Нишлик?
Гап-гади сүзләр белән генә булмый. Дөп-дөрес сүзләр сөйләп тә алга китү мөмкин түгел. Идеяләр кирәк! Яңа фикерләр кирәк!
Телевизор экраныннан, гәҗит битләреннән шул ук берничә абзый бер балык башын чәйнәделәр дә чәйнәделәр. Бер үк табаны уйнаттылар да уйнаттылар. Бер яңа сүз, бер яңа фикер әйтелми. Багана ава, багана ава дип кырыенда елап торсаң, багана кайчан да булса авачак. Аны аудармаска кирәк! Кайда безнең яшьләр? Мин яшьләргә мөрәҗәгать итәм: эшмәкәрләр, зыялылар! Әйтегез сүзегезне! Оешыгыз! Хәрәкәтләнегез! «Хәрәкәттә— бәрәкәт»,—ди халык. Татарның укымышлы кешеләре, яшь юристлары, икъти садчылары, сез кайда? Әллә инде сез планета гражданнарымы? Әллә инде сезнең Ватаныгыз Җир шарымы? Ә туган җирең, үз Ватаның хакында кем кайгыртыр? Сез тыңлап үскән бишек җырларын, әкиятләрне, шигырьләрне киләчәктә кем сөйләр дә кем тыңлар?!
Кемдер милләт өчен. Ватан өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш.
Нишлик дигән сорауга шундук: «Яңа милли хәрәкәт кирәк!»—дип җавап бирәсе килә.
Шуны дә әйтергә кирәк, Мәскәү тарафыннан шомлы авазлар ишетелгән, аннан салкын җилләр искән бу чорда халкыбызның мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә үзебезнең республика җитәкчеләребезгә булдыра алганча ярдәм итәргә бурычлыбыз. Ләкин шуның белән беррәттән аларга таләпләр дә куярга
хаклыбыз. «Башсыз илдә бәрәкәт булмас»,—ди халык. Коммунистлар чорындагы кайбер түрәләрнең татар язмышына битарафлыгы нәтиҗәләрен без бүген татыйбыз. Татарстанның хәзерге җитәкчеләре Мәскәү белән сөйләшкәндә халкыбыз өчен нык торсыннар иде. Артка чигенүдән туктарга иде, ниһаять! Без хәзер үзебездә яңа партияләр терки алмыйбыз. Киләчәктә Татарстанның яңа Президенты татар телен белмәсә дә ярый икән. Бөтенләй телсез кеше дә Татарстанның Президенты була ала дигән закон чыкса, мин гаҗәпләнмәм, мөгаен.
Россия уртасында халыкның яшәү рәвешен саклау, әлбәттә, авыр. Милләтне яшәү рәвеше саклый бит. Шул милли мохитта рухы калка кешенең.
Җаваплылык хисе дә көчле рухка ия кешеләрдә генә буладыр. Татар халкының шундый шәхесләре оешкан сурәттә генә киләчәгебез турында хыяллану мөмкин.
Әйе, һәр заман безне сыный.
Тиздән халык санын алу уздырылачак. Шушы чара ярдәмендә татар милләтен төрле төркемнәргә бүлеп таркату сәясәтен алга сөрүчеләр дә бар
Юк! Без—татарлар! Без—татар халкы! Мишәр дә, нугай да, типтәр дә үзен татар дип яздырырга тиеш! Бу, минемчә, ерак бабаларыбыз алдында тагын бер кат сыналуыбыз һәм имтихан тотуыбыз.
550 ел дәүләтсез яшәп көн күргән һәм сакланып калган, бетмәгән халык—барыбер бөек халык! Безнең үзебезне татар дип язарга да хакыбыз бар! Хөррияткә дә хакыбыз бар! Мөстәкыйль дәүләткә дә хакыбыз бар!
Без—җәбер-золым кичергән һәм җан газабына чыдаган татар халкы— үз-үзебезгә карата булган битарафлыкны җиңәргә көч-куәт табарбыз, иншалла.
Дөнья—вәхши һәм рәхимсез, әмма вә ләкин чарасыз чорларда да барыбер гаделлек калкып чыгып хөкем сөрә башлый Шуны да әйтергә кирәк: гаделлек—дәүләтнең какшамас нигезе булып тора. Хөрмәтле Президентларыбыз да моны һәрвакыт исләрендә тоталардыр дип ышанасы килә.
һәм кинәт урыс философы Н. Бердяевның сүзләре искә төште: «Азатлыктан башка бернинди гаделлек булалмый».
Моны инде без барыбыз да беркайчан онытмыйк!
Без исән!
Милләтебезнең киләчәге өчен без җаваплы!
Татар халкы өчен, Татарстан өчен һәркем хәленнән килгәнне эшләсен иде.