Логотип Казан Утлары
Роман

ӨЕРМӘ


ДЕТЕКТИВ РОМАН
Көннәр имин Мин нац сугам булыгыз кешеләр'
Өермәләр кинәт куба.
Таулар кинәт ише.ю!>
юль аенын кояшлы тыныч көнендә, шәһәрнен зур урамыннан килгән аксыл “УАЗик" ун тыкрыкка борылды да. иркен ишегалды уртасына урнашкан өч катлы бинанын капка төбенә килеп туктады. “Ашыгыч ярдәм” машинасына охшаган иде ул— андыйларда носилкалы хасталарны йөртү жинел Ләкин монын як- ягына кызыл тасмалар сызып, кызыл тәреләр ясалмаган, номеры да шәхси машина икәнлеген белгертеп тора. Менә анын ачык тәрәзәсеннән берәү аксыл бөдрә башын сузды, түбә өстенә бастырып куелган берәр метрлы хәрефләрне тоташтырып укыды “Баллы күл” кафесы Аннары янында утырган шофердан
— Сәгать ничә?—дип сорады.
—Ун тулып унбиш минут
Минеке дә дөрес икән.—диде бөдрә чәчле кул сәгатенә карап Сонга калдырдың син мине.
—Сон машинасы нинди бит! Тагын кабынмый интектерде'
Шофер, егерме ике-егерме өч яшьләр тирәсендәге ябык, ак чырайлы егет, кабинанын икенче ягыннан сузылып карады Түбәдәге хәрефләр искергән, янтайган, "ы” белән “ү” бөтенләй авып төшкәннәр Бинанын үзеннән дә караусызлык. хуҗасызлык бөркелеп тора, зур тәрәзәләрнен күп өлгеләре ватылган, кайсылары бөтенләй рамсыз калган Ишегалдын чирәм баскан, анда агач-могач, тимер кисәкләре, ямьшәйгән ләгән.
Мшнна МАЛИКОВА—шучы. "Кар сулары" "Янар тау лар яктысында" " Басып сайрар талы бар ' . "Шәфкать ". “Алтын ятьмә~ һ 6 китаплар авторы Россиянең һәм Татарстанның атка юнган ммһният хезмәткәре. Казанда яши
И
чиләкләр аунап ята. Арада ак ванна гына төзек, чиста булып күренә.
—“Баллы күл" имеш,—диде шофер —Күле кая сон монын?
—Агачлыкта бер күл бар иде анда,—дип бина артындагы куе өрәңгеләргә таба кулын селтәде анын юлдашы —Кибеп бетмәсә. Иә чүп-чар белән күмеп куймаган булсалар
Шулай диде дә, җиргә төште Жинел, җыйнак гәүдәле, кечерәк буйлы, түгәрәк йөзендә балалык алсулыгы һәм чисталыгы сакланган утыз тирәләрендәге кеше иде бу. Ак күлмәген саргылт чалбарының каешына пөхтәләп кертеп куйды да шоферга карамый гына:
—Көтеп-көтеп торгандыр да, китеп баргандыр инде, бәлки,—диде.
-Кем?
—Бер шагыйрә килергә тиеш иде.
—Шагыйрә?.. Нишли ул монда?
Анын тавышында гажәпләнү сизелде. Чыннан да, биредә инде күптәннән бушлык, котсызлык урнашканы күренеп тора. Шагыйрәләр йөри торган урынмы?
—Хәйрия җәмгыяте оештырган. Шушы бинага урнашмакчы икән Ул әйткән иде, карап кайт әле, дип. Ремонт мәсьәләсендә киңәш сорый Менә бит, вывескасы да бар.
Чыннан да, кыйшайган тимер ишеккә зур гына ак кәгазь ябыштырылган, ана эре кызыл хәрефләр белән ике телдә “Жәмгыяте хәйрия”— “Благотворительное общество” дип язылган иде.
—Бәлки, эчтә көтәдер,—диде бөдрә чәчле —Әйдә, син дә кер Бергәләп карап чыгыйк әле.
Шофер иренеп кенә машинадан чыкты да, күксел костюмын рәтләштереп, начальнигы янына керергә җыенгандай, галстук төенен капшады.
Алар чирәм баскан ишегалдына уздылар. Чүп-чар тирәсендә иснәнеп йөргән өч-дүрт эт ишегалды түренә таба чапты Шофер ваннага ишарәләде
—Әллә сон, шагыйрә юк чакта, машинага салып куйыйкмы, Харис Мирзаянович? Мөгаен, алып китәргә дип чыгарып куйганнар моны Караңгы төшкәнне генә көтәләрдер Бик кыйбат әйбер бит хәзер. Безнең дә эчне тишмәс, бакчага бик ярый ул.
—Ташла, Даниф, вакланма,—дип, Харис Мирзаянович уалган бетон бусага аша эчкә атлады.
Ишек артында ук җыйнак кына өстәл, анын янында икс урындык тора, аларны, мөгаен, күптән түгел генә китереп куйганнардыр. Өстәлдә зур йозак ята, ачкычы да үзендә.
—Менә бит, ишекне ачып кергәннәр,—диде Харис Мирзаянович — Килгән булырга тиеш. Берәр кая чыкса да ерак китмәгәндер.
Эчкәрәк узгач, егетләр чын-чынлап вәхшилек дөньясына барып керделәр Бина эченнән алып китәргә мөмкин булган бөтен нәрсәне ишекләр, кухнядагы плитәләргә кадәр каерып алып чыгып киткәннәр, хәтта стенага ябыштырылган кафель шакмакларын да куптарганнар. Күбесе ватылган, кыйпылчыклары белән идән тулган.
—Нишләткәннәр бит, ни хәлгә китереп җиткергәннәр Мондый да корткычлык булыр икән...—дип сөйләнде Харис Мирзаянович, зур бүлмәләрдән кечерәкләренә йөргәндә.
—Әйе, йен китергәннәр монын,—дип башын чайкады Даниф та.— Кран алып килеп, стена блокларын каерасылары гына калган.
—Мин үзем төзешкән идем моны. Институт бетереп, трестка эшкә килгән генә вакыт иде. һәрнәрсә ин яхшыдан булсын дип күпме тырыштык. бөтен СССР буенча чабарга туры килде,—диде Харис Мирзаянович офтанып.—Районның бөтен көче шушына салынды. “Туклану комбинаты" дип атала иде ул. Мәктәп ашханәләре өчен кәтлит-гуляшларны, пәрәмәч-сумса, салатларны шушыннан ташыйлар иде
Элекке рестораннан кафе булган залга, аннан ыслау цехына, балык, ит. камыр ашлары цехларына кергәндә, башын сузып юыну бүлмәләрен
караганда. Харис Мирзаяновичнын ачуы көчәйгәннән-көчәя барды, ул хәтта ярсый башлады Тавышы нечкәреп китте
— Монын өчен монын өчен —дип. биек түшәмгә йодрыгы белән кизәнде ул,—шәһәр хуҗаларын судка бирергә кирәк! Бу корткычлык! Халыкны күрәләтә талау!
һәм аяк астында аунап яткан ватык савыт-саба, яньчелгән чүмеч, кашыкларны, сынган пычакларны типкәләде
—Кем ул халык? Кайда? Хөкүмәтнеке дисән генә инде. Хөкүмәтнекенә кем булдыра алса, шул хужа бүгенгесе көндә,—диде Даниф тонык тавыш белән
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, тау мәгарәсе кебек карангы, салкын коридорга барып чыктылар Шомлы тынлыкта чуп-чуп итеп эре тамчыларның суга тамганы янгырап ишетелде
—Фу. шайтан! Каян килгән монда су?
Чыннан да аяклар тубыктан суга батты Каршы якта ишек бар, күрәсен, ярыклардан яктылык саркый иде Аннан машина килеп туктаганы, кемнәрнеңдер сөйләшкәне ишетелде
— Кемнәрдер йөри,—дип сагайды Харис
-Чатта "Жлнел машиналарны төзәтәбез" дигән игълан бар иде бит Сез утырган яктан күренмәгәндер.—диде Даниф, тыштагылар ишетмәсен, дигәндәй, тавышын әкренәйтеп — Автосервис булырга тиеш
Харис ишекне этеп карады, әмма ул ачылмады Алар, кире борылып, буш шешәле тартмалар өелгән ишексез куышлар турыннан уздылар
— Болары ничек исән торадыр, бомжлар ияләнеп өлгермәгән, күрәсен,—диде Харис.
Хәер, килеп, кунып-төнеп ятучылар бар икән үзе Өске катнын кысан, тәбәнәк бер бүлмәсендә, өч-дүрт җирдә өелгән иске-москы, сумкалар, калай савытлар, пыяла һәм пластик шешәләр аунап ята иде
Тагын аскы катка төшеп, рамсыз тәрәзә уемнарыннан кояш нуры тулган зур бүлмәгә килеп керделәр Яктылыктан күзләр камашты. Харис ирексездән аска карады Идәнгә тездән диярлек кәгазь-мәгазь түшәлгән Исәп-хисап—бухгалтерия документлары иде болар
— Күпме кешенең мие черегән инде бу саннар белән! .— диде Харис һәм, иелеп, почмактагы аерата зур өем өстендә яткан калын кенәгәне алды Өем ишелеп китте һәм кәгазь арасында кул күренде
Бүлмә кинәт карангыланып киткәндәй булды Уйлар чуалды
— Нинди бомж йоклап ята монда9
“Әйе, әлбәттә, бомж Йоклаган Исеректер Янына килгәнне тоймый .. уянмый ” Бу уй жанны тынычландыра, күнелне баскан шомнын авыр ташын җиңеләйтеп җибәргәндәй итә иде Ләкин озын, нечкә бармаклы кул бик нәфис, шома, чиста. Тырнаклары миндаль чикләвеге рәвешенә китерелеп, кызылга манылган Бомж мондый булмый Харис кул иясенең тавышка уянып, торып басуын тели иде Ләкин кәгазь өеме хәрәкәтсез калды. Күңелгә килеп төшкән таш зурайды, авырайды, тынны кыса башлады.
— Нишлисез сез анда9—дип сорады ишек төбендә калган Даниф
— Монда берәү ята һушсыз
Шулай диде Харис, аның тавышы карлыгу катыш пышылдап чыкты Ул әле бу хәлнең хәерле тәмамлануын, кыска вакытлы саташу, бастырылу кебек юкка чыгуын тели иде Ләкин саташу дәвам итте Ул тезләре хәлсезләнгәнен тойды, урыныннан кузгала алмас кебек булды Әмма болай озак тору мөмкин түгел, нидер эшләргә кирәк иде Ул. иелеп, саннар белән чуарланган кәгазь битләрен, дәфтәрләрне беләге белән читкәрәк шудырды Алар астында челтәр якалы ак кофта, аклы-кызыллы җепләрдән бизәкләп бәйләнгән итәк кигән яшь хатын ята иде Башы җайсыз каерылган, эре бөдрәләре тирәсендәге кәгазьләр куе кызылга манылган Авыз тирәсе, бите ала-кола кызылга буялган Жәүһәрия
Харис, аны җайлабрак яткырырга теләп, иңнәреннән тотты. Хатын
ның тәне сыгылмалы, җылы кебек тоелды. Конгырт бөдрәләре артка авышты, һәр колак яфрагына икешәр тишек тишелеп, кызыл кашлы нәни алкалар кигертелгән иде Нәкъ менә шушы алкалар бәгырьне телеп узды; Бу—Җәүһәрия. . башка берәү түгел Менә-менә карашын Хариска төбәр дә:
“О-ой, нишләдем соң әле ми-ин?!”—дияр кебек тоелды.
Әйе, Харисны күрер, елмаер, эндәшер. Тик менә хәзер тиз генә нидер эшләргә кирәк... Бәлки, ярасын бәйләргәдер, бәлки, ясалма сулыш алдырыргадыр9 Башта шундый уйлар бәргәләнә, ләкин томанланган зиһеннең бер почмагында, кара шомга уралып, аяусыз хакыйкать басып тора: сон шул инде, сон, соң... Бернишләп булмый.
—Харис Мирзаянович!.. Сез нишлисез... Мәеткә тап булдык бит. Ычкыныйк без моннан яхшы чакта...
Харис, кәгазьләр өстенә тезләнде дә, нишләгәнен аңлап та җиткермичә, хатынның киң итәген тартып, йомры тез башларын каплады. Итәге суга чыланган, авыр, салкынча. Сул аягыннан туфлие төшкән иде. аны аягына кигезде Юка. дымлы оекбаш эченнән кызыл тырнаклы аякның җылысы сизелде. Харис Җәүһәриянең кулларын җайлап куйды, кесәсеннән шакмаклы кулъяулык алып, битен сөртте. Иннек... Иреннәрендәге иннеге бөтен битенә сыланган...
—Сез нәрсә, Харис Мирзаянович? Орынмагыз! Китәргә кирәк тизрәк!
—Син бар. Милициягә хәбәр ит.
—Милиция белән бәйләнергәме? Мондый эштәме?!
—Бәйләнми нишлисен?
—Мокрое дело... Якын баралар, димени9'. Башын чыкмас...
—Бар, чакыр.
—Ә сез?
—Мин монда...
Даниф, үзалдына сукрана-сукрана, ишеккә юнәлде. Харис аның сүзен ишетмәде, ул Җәүһәриянең күлләренә текәлгән иде. Кара сөрмә тартылган куе керфекләр арасыннан коңгырт күзләр бик нык гаҗәпләнеп карап тора. “Ярый әле, гаҗәпләнгән генә... Хәйран калган... Газапланмаган, җәзаланып өлгермәгәндер, бәлки...” Үзе өчен шундый кечкенә генә юаныч табарга тырышты ул. Бармаклары белән бик сак кына мәрхүмәнең күз кабакларын япты. Ә уйлары бу фаҗигадән, бу шомлы бинадан ераклашырга омтылды. Хәтер түрендә электр утлары кабынган зур заллы манзара пәйда булды...
едагогия институтының тулай торагында сигезенче март уңаеннан оештырылган бию кичәсенә бер танышына ияреп барган иде Харис. Хәзер исенә төшергәндә шулай күз алдына килә: залга барып керүгә, йөзләгән кыз арасыннан Җәүһәрияне генә аерып, күреп алды бугай ул. Кайсы ягы белән дикъкатьне үзенә тартты соң кызый9 Хәзер уйлаганда, күз карашы белән иде кебек тоела. Харис янындагы танышыннан:
—Кем ул, теге зифа сынлы кыз?—дип сорады.
—Кайсы?
—Әнә, аклы-кызыллы бәйләгән күлмәктән... Бер урынына ике тапкыр бөтерелә...
—Ә-ә, Жанна Баянова. Рус теле факультетыннан.. Әйбәт бии ул Бар, чакыр.
—Миннән башка да чакырганнар бит инде
—Отбивать итәбез аны Бу егет хәзер арып туктаячак. Жаннага чыдый алмас! Ул тәмәке тартырга чыккан арада, барасын да чакырасын
—Ә ул ... минем белән биер, дисенме9
П
—Өлгерсәң. кире бормас
—Ничек алай?
— Шулай. Күңеле яхшы Кызгана белә ул. Егет кешегә кыздан отказ алып кире китү читен бит Шуны андый Она добрая,—дип русчалатып, өстәде егет. Һәм анын бу сүзләрендә җинелчә көлемсерәү сизелде.
Ул чакта ук Хариснын күнелендә зифа сынлы, жинел. житез хәрәкәтле кызны кимсетүле сүзләрдән яклау теләге кабынган иде. Ләкин, бер белмәгән кешене яклап, дустына ничек каршы әйтәсен?
Ул икеләнебрәк торды. Кыз буйга шактый калку күренә, җитмәсә биек үкчәле туфли кигән, ә Харис озынлык белән мактана алмый Каткегә калмас микән?
Хәер, озын кызлар белән беренче генә биюе түгел лә. Егет тәвәккәл булырга тиеш Һәм Харис, яна көй уйный башлауга, зал аша каршы якка атлады.
Үзеннән биегрәк кызлар белән биегәндә, аларнын күз карашында тәкәбберлек, кимсетү бар сыман тоя торган иде ул. Жаннанын кин ачылган күзләре исә җылы, дустанә карый Аларда кызнын чиста ждны. сизгер күңеле чагыла иде кебек. “Күзләре иләксез моның,—дигән уй йөгереп узды Хариснын башыннан.—һәр очраган кешегә шулай җанынны ачарга ярыймыни? Күзнең иләге булырга тиеш! Күнел түренә һәркемне уздырырга ярамый! Бәгыренә кылчык кына түгел, үткер тимер ярчыклары кереп кадалуы бар!"
—Мин сезнең исемегезне беләм,—диде ул кыю елмаеп —Сез—Жанна
Сүзләр русча әйтелде, тик авылда үскән егетнең татар икәнлеге маңгаена язылган гына түгел, теленә мәнге бетмәслек игеп уелган иле.
Башкалар бер әйләнгәндә, кыз ике тапкыр бөтерелеп алды.
—Ә менә белмисез икән, минем исемем Җәүһәрия Паспорт буенча Ә дуслар Жанна дип дәшә
Җәүһәрия татарча сүзләрне сайлап, русча акцент белән әйтә иде.
—Әти-әниегезгә рәхмәт инде, башыгызга тишек ясаган өчен — диде Харис.
-Нинди тишек? Аларнын мина сукканы юк!
—Татарча аңлаган урысны, башы тишек моның, диләр Татар сүзләре миенә үгә. дигән сүз Белми идегезме?
Беренче ишетәм.
—Мин бу өлкәдә сезнең белемегезне арттырырга әзер Акча сорамам, түләүсез мөгаллим булырмын. Сез мина Харис абый диеп дәшәрсез Татарда мөгаллимнәргә шулай диләр. Мөгаллимнең кем икәнен беләсе зме’’ Укытучы дигән сүз
Ә Җәүһәрия көлә, күз төпләрендә очкыннар уйный
... Соңгы елларда кеше холкы нык үзгәрде Машина тәрәзәләрен каралтуны модага керткән кебек, күзләрне дә сөремләде замана Кеше гүяки тыштагыны күрә, ә эчендәгесен күз бәбәгенә сыланган корым астында яшереп тота кебек. Ни уйлый ул. ниләр кичерә— белмәссең
Ә менә Жаннанын күзләрен вакыт каралта алмады Атар тылсымлы көзге кебек якты булып калды анда син үзеңне матур, көчле игеп күрә идең, һәркемгә яхшылык эшләргә әзер тора, башкалардан ла гел яхшылык кына көтә иде алар.
Шул сихри көзгедән көч алып, батыраеп. Харис кичәдән сон кы зны озата кипе Рөхсәт сорамады, болаи гына, юл уңае туры килгәнгә генә янәшә барган булып кыланды. Анын беләсе килгәне шул иде—озатучысы бармы кызнын. юкмы’
Җәүһәрия трамвайга хәтле дус кызы белән култыклашып барды, яннарында егет-җилән күренмәде Хәер, нәрсәсе гаҗәп анын Егетләр серлерәк, тәкәбберрәк кызларга тартыла төшә, беркатлы ачык авызлар ул кадәр мавыктырмый
Үзенә кире якка булса да Харис кыстар артыннан бишенче трамвайга
утырды Жәүһәрия Казан кызы икән, барасы жире ерак түгел. ике генә тукталыш булып чыкты. Трамвайдан төшкәндә, кызнын сумкасы болганып, ачылып китте, эчендәге бар әйберсе тукталышта таптанган халыкнын аяк астына сибелде.
—О-ой! Нишләдем сон әле ми-ин?!
Юеш асфальтта кармаланып иннек-кершән, көзгене, тиеннәрне җыйганда, Харисның колагына анын сүзләре жыр булып керде дә күңел түрендә уелып калды.
Менә хәзер, шушы минутта, башын калкытсын иде дә, гадәтенчә үз-үзенә хәйран калгандай:
—О-ой! Нишләдем соң әле ми-ин?!—дисен иде ул.
Ләкин юк шул, юк. кузгалмый, башын күтәрми. “А-ай! Нишләдең соң әле син, Жәүһәрия9 Ничек болай булды бу? Ни өчен?!”
Ә аның күз кабаклары тагын күтәрелгән, карашы гажәпләнеп, хәйран калып, биек түшәмгә текәлгән. Гүяки ул да бу сорауларга җавап табудан гаҗиз иде Харис бик сак, иркә кагылып, анын күз кабакларын тагын сыйпады Беренче тапкыр анын йөзенә орынуын уйлап, бәгыре сызланды. Ул кулъяулыгы белән мәрхүмәнең битен каплады.
ашина гүләве ишетелде Харис торып басты, тәрәзә янына килде, үрелеп тышка карады. Ишегалдына ике милиция машинасы килеп туктады, алдагысыннан эт атылып чыкты, җитез егетләр сикереп төште Ул арада бүлмәгә алты-җиде ир-ат йөгереп килеп керделәр дә тирә-юньне ыгы-зыгы белән тутырдылар. Көрәнсу овчарка мәет янында аз гына тынгысызланып иснәнде дә, ырылдап Харисның күкрәгенә сикерде. Җитәкләгән егет көч белән этне артка тартты:
—Стоять. Ансар! Стоять!
Калын гәүдәле, салмак хәрәкәтле, иллеләр тирәсендәге абзый эт иясенә бина эчен һәм ишегалдын йөреп чыгарга кушты. Аннары, Харисны рамсыз калган тәрәзә төбенә чакырды да, сумкасыннан кәгазь белән ручка чыгарды Берәү мәет өстенә иелгән, икенчесе аның тирәсендә рулетка сузып, үлчи, берәүсе кызыл фломастер белән кәгазьләргә мәрхүмә тирәли сызык сыза, шыксыз кара-сорыдан киенгән сакаллы адәм, тирәли әйләнгәләп, иелеп фотога төшерә иде.
—Мин тикшерүче Вәлитов,—диде юан абзый —Мансур Хуҗиевич диярсез. Милициягә сез шылтыраттыгызмы?
—Милициягә?—Харисның зиһене чуалды —Әйе. Мин кергәндә, ул шушылай ята иде... Милиция чакырмый нишлисең...
Мансур Хуҗиевич Хариска сораулар биреп, җавапларын терки башлады: исем-фамилиясе. туган елы. адресы, монда ник килгән, мәрхүмәне ничә сәгатьтә, ничә минутта күргән, кем икәнен беләме...
—Шагыйрә Жанна Баянова—мәгълүм шәхес,—диде Харис авызында сагыз әвәләгәндәй хәлсез тавыш белән.— Шәһәр гәзитен укып барсагыз, исемен беләсездер. Без анын белән бинаны карап чыгып, ремонт ясау мәсьәләләрендә киңәшергә тиеш идек. Сәгать унда.
Ул арада ике оперативник эт белән бинаны айкап чыкканнар иде инде. «Алар өске каттагы тар почмакларга барып ирешкәннәр, андагы чүпрәк-чапрак арасыннан ак төстәге хатын-кыз сумкасы табып алганнар Сумканы китереп тәрәзә төбенә селкеделәр: эченнән хатын-кыз һәрвакытта үзе белән йөртә торган иннек-көзге, кулъяулык, тарак ише әйберләр, телефоннар яза торган кечкенә кенәгә, хәер җәмгыятенең һәм язучылар берлегенең таныкнамәләре коелды, паспорт килеп төште Арада таушалып беткән кечкенә китапчык бар, анын тышына кызыл Ай сурәте ясалган, латин хәрефләре белән "Төрек Кызыл Ае” дип язылган илс.
—Ә бу нәрсә?—дип сорады Мансур Хуҗиевич китапны актаргалап —Төркиянен шәфкать оешмасы турындагы китап.
М
еврме 15
Ник сумкасында йөртте икән ул аны?
—Татарларның оешмасын да шушындый итәргә кирәк, дип. очраган бер кешегә күрсәтә иде.
—Ә сез каян беләсез?
— Мина да күрсәткәне бар Оешма эшендә катнашырга үгетләгән иде...
—Сез алын кеме сон?
Мин'.' Мин...—Харис югалып калды —Танышы..
—Гали танышы гынамы?
—Шулай булып чыга..
—Ә өендә кемнәре бар?
— Белмим. Ире булырга тиеш.
— Ничек “булырга тиеш"? Булмаска да мөмкинмени?
—Без аз аралаштык. Минем аларнын өендә булганым юк
Ул арала кулына резин перчатка кигән егет кәгазьләр арасыннан ит чаба торган, очы сынык пычак табып, полиэтилен капчыкка тыгып куйды. Аннары Җәүһәриянең битеннән кулъяулыкны алып. Мансур Хужие- вичка күрсәтте.
— Кулъяулык минеке.—диде Харис.
Ничек сезнеке’ Ник сез аны мәет өстенә салдыгыз?
—Мәет ачык ятарга тиеш түгел Башка әйбер тапмадым —Тагын ниләр эшләдегез инде сез мәет тирәсендә?
—Ул кәгазьгә күмелеп ята иде.
—Сез актарып алдыгызмы?
—Әйе. Кулын күрдем дә.
—Ул нәкъ шушы рәвешле яга илеме?
Юк. башы нык каерылган иде Мин аны исәндер дип уйладым Җайлабрак яткырдым
Беләсезме, бу ни дигән сүз? Тикшерү эшен саташтыру, эзне адаштыру, дигән сүз. Сез җинаятьченең эзләрен таптап бетергәнсез! Махсус шулай эшләнгән булуы да ихтимал. Башта үтерә, аннары үз кулъяулыгын мәет өстенә ташлый да. милиция чакыра. Эт. билгеле, ана килеп ябыша, ә ул. мин үле гәүдәгә очраклы рәвештә генә юлыктым, аны кызганып, битен капладым, дип акланырга маташа
—Сез... мине гаепләмәкчеме әллә?
—Сездән башларга туры килә. Күптән бәлигь булгансыз, аны гына белерлек.
— Югалып калдым. Зиһенем чуалды.—дип мыгырданды башын иеп Харис
- Нәрсәгә зиһенегез шулхәтле чуала’ Хатыныгыз да. сенлегез дә түгел, гали таныш дисез үзегез.
Минем шаһитем бар... Без икәү килдек.
Шаһигегез булу ярый анысы.-диде Мансур Хужиевич.—Кая сон ул?
— Милиция чакырырга киткән иде
Кем ул?
Ул Данифның исем-фамилиясен, өй телефонын ягып алды.
Шулай буласы көн кебек ачык.—дип өстәде, үзалдына сөйләнгәндәй. Мондагы тәртипсезлек, мондагы хуҗасызлык җинаятькә китерми кая илтсен! Кайбер хуҗаларны акылга утыртыр өчен берәр мәет җитми шул! Менә булды инде мәете дә'
Аның биленә беркетелгән телефон шылтырады
- Урожаи мул бүген, тагын мәет.—лиле тикшерүче яна хәбәр алгач Һәм егетләргә габа атлады. Урман арты бистәсенә барырга кирәк Юл чигендә мәет табылган. Анда ГАИ эшли инде, бездән кеше күп кирәк булмас Берегез Баибулагованын эш урынына, берегез фатиры на чабыгыг Берегез монда тирә-юньне ныклап карап чыгар. Теге яктагы машина төзәтүчеләрдән башларга кирәк булыр
—Ә ул?—диде Харис мәрхүмәгә ымлап.
—Без мәет ташымыйбыз. Тиешле кешеләре бар Хәбәр итәрбез, килеп алырлар Син. Саша, калып тор.—дип өстәде Мансур Хужиевич егетләрнең берсенә.
Мөселманнарда мәетне көнендә җирлиләр. Мондый эссе чакта озакка сузу бигрәк тә ярамый. Харис шуны уйлап алды.
—Мин аны калдырып китмим.—диде ул.
—Маилегез. Ләкин исегездә тотыгыз: сез шәһәрдән беркая да чыгып китәргә тиеш түгел. Без сезнен белән иркенләп очрашып сөйләшербез әле.
Барысы да чыгып киткәч. Саша, сары чәчле, кырыс чырайлы егет. Харис янына килеп басты. Тәмәке кабызды да мәрхүмәгә ымлап.
—Кемегез?—дип сорады. Ул. күрәсен. тикшерүче белән сөйләшкәнне ишетми калган иде.
—Танышым.
—Монда ничек килеп чыккан соң ул? Фахишәме әллә?
Харисның карашыннан шундый ут бөркелде, күрәсен, егет тәмәке төтененә тончыга язып, башын иде.
—Гафу итегез. Алай да сәер... Үз кадерен белгән туташ-ханымнар мондый җирләрдә йөрми...
Бусында инде Хариснын башы иелде: нишлисен, бу сүзләрдә хаклык бар. Ник ялгызы кергән икән Җәүһәрия бу бинанын эченә? Әллә ялгызы булмаганмы9 Кем булган аның яныңда? Кем?!
Урам яктан тагын машина гүләгәне ишетелде. Данифның “УАЗиг'ы икән.
—Әллә килеп тә җиттеләр инде?—диде Саша тәрәзәдән сузылып.
—Юк. Бу минем таныш егет.
—Карагыз әле. машинасы бик җайлы бит. Әйдәгез, мәрхүмәне шунын белән генә илтеп куйыйк?
Харис, авыр кузгалып, урамга, Даниф янына чыгып китте.
—Жен калтырчасы, зажиганиесе сүнеп азаплады, урам чатыннан кузгала алмый әллә ни гомер нужардым,— дип сукранды Даниф —Милициягә дә барып җитеп булмады. Телефоннан шылтыратырга туры килде. Тарттырып кабыздык. Ниләр булды анда?
— Моргка илтергә кирәк.—диде Харис.
—Минме? Анын махсус кешеләре бар бит!
Әмма тәрәзәдән чакырып кулын болгаган Сашаны күргәч, шундук телен аркылы тешләде. Пышылдап:
—Кем ул?—дип сорады.
—Оперативник. Сина керергә куша әнә.
Харис Жәүһәрияне үзе генә күтәреп чыгармакчы иде. Ләкин ул бик авыр тоелды Тезе астыннан Саша тотып алды.
—Җайлап... Ипләп...—диде Харис.
— Кәгазьләрне кузгатмаска. Сызыкны күрәсезме? Бозылмасын!— диде Саша.
Машина эчендә, алгы якта агач эскәмия генә бар, тимер идәнгә жәяр әйбер дә юк иде. Саша бүлмәдән кәгазь алырга рөхсәт итмәде, андагы бер нәрсәгә дә кагылырга ярамый, диде Тикшерүчеләр килеп, тагын бер тапкыр һәммәсен бик җентекләп карап чыгачаклар икән
Харис, күлмәген салып. Жәүһәрияне шуна яткызды Саша Даниф янына кабинага керде, ак майкадан гына калган Харис исә мәрхүмәнең баш очына, эскәмиягә утырды Жәүһәриянен битен тагын кулъяулыгы белән каплады Авыр көрсенеп: "Менә тагын мин аны күтәрә алмадым".— дип уйлады. Ә бит күпме хыялланган иде ул. Жәүһәрияне кочагына алып, көчле беләкләренә салып, зыр-зыр әйләндерү, очыртып кына йөртү хакында!
Ләкин ләкин Беренче талпынуында егылды, икенчесендә кеше алдында көлкегә калды, өченче тапкырында, бүген башка бсрәүнен ярдәменә мохтаҗ булды.
еренче тапкырында иргә яз иде. Кояштан качып, күләгәдә посып яткан керле боз кантарларын юып алып китәргә килгән янгыр. шәһәр урамнарын шаулап-дулап, кинәнеп коендырды Харис бию кичәсеннән сон Җәүһәрияне озата бара иде Төптән уйлап тормыйча, бер талпыну белән яши торган Җәүһәрия бу юлы да ашыккан—кичәгә үкчәле жәйге туфлиен киеп килгән иде
Баштарак алар бер ишек төбенә ышыкланып, янгыр узганны көтеп тордылар Әгәр кыз кечерәк гәүдәле булса, яисә туфлие биек үкчәле булмаса. Харис аны кочагына алып җылыткан булыр иде Киноларда егет белән кызнын яңгырдан качып торганын шулай күрсәтәләр. Ләкин ул кыенсынды, чөнки Җәүһәриягә елышса, үзе ана ышыклангандай тоелыр, дип уйлады. Алар бер-берсенә терәлешмичә, бераз ара калдырып сөйләшеп басып тордылар.
Ул тынгысыз, шаулы язгы кичтә, карангыда мәрҗәндәй жемелдәп коелган тамчыларга карап, мәхәббәт турында сөйләштеләр алар Чибәр һәм горур патшабикәнен курку белмәс баһадир егеткә мәхәббәте турында Бер атна элек Җәүһәрия Хариска Стефан Цвейгнын “Мария Стюарт" дигән китабын укырга биреп торган иде Шотландия королевасының фаҗигале язмышы аларнын икесен дә тетрәндерде. Яшьлектә тәхеткә менү, аннары тоткынлыкка эләгеп, озак еллар буе зинданда яту һәм. ниһаять, жәллад балтасы астында жәзаланып үтерелү Әмма Мариянен фаҗигасе тоткынлыгында, һәлакәтендә генә түгел, яшьлек мәхәббәтеннән алдануында да иде. Королеваны, тәхеттә чагында ук. үзенен тән сакчысы, урманда сахра кылганда ялгызын туры китереп, тотып көчли! Үгезне мөгезеннән тотып борып салырлык бу адәмгә нечкә сынлы нәфис кыз каршылык күрсәтә алмый. Иң гажәбе шунда—тора торып королева үзен тотып көчләгән шул тупас, каты күнелле. тәрбиясез адәмгә гашыйк була!
—Ләкин алай булуы һич мөмкин түгел!—диде кайнарланып Җәүһәрия — Ничек инде кеше үзен шул хәтле җәберләгән бәндәне ярата алсын' Бигрәк тә королева!
Урам фонаре яктысыннан жемелдәп биешкән, асфальтта тыпырдашкан яңгыр тамчыларына кушылып, аның тавышы көйле, хисле яңгырады.
Күрәсең, әсәрдә тасвирланган бу вакыйга анын йөрәгенә бәргән, ризасызлык тудырган иде Ул. бәлки, нәкъ шуна күрә Хариснын да китапны укып чыгуын теләгәндер, анда үзенә фикердәш табарга өметләнгәндер Язучы бу очракта кеше күңелен—хатын-кыз йөрәген анлап җиткермәгән, дип, икәүләшеп Цвейгны гаепләргә теләгәндер
Ләкин Харис әсәрдә әлеге хәлләрне тасвирлауда бернинди хилафлык тапмаган иде Бу урынны ул кызыксынып укыды, дөрес, ике королева арасындагы көнләшлек, дуслык-дошманлык аны күбрәк мавыктырды Шуна күрә ул Җәүһәриянең сүзләрен күгәреп алмады
—Алай да. әгәр син Мария урынында булсан Күз алдына китереп кенә кара Нишләр илен?
—Королева бит ул! Башын чаптырсын иде'
—Ә нәрсә өчен?
Ничек нәрсә өчен?! Җинаяте өчен'
Нинди җинаяте'’ Королеваны кочаклаганы өченме ’ Ярый, шунын өчен башын чаптылар, ди. ул адәмнең Ә королева кем булып кала инде шуннан сон? Көчләнгән кыз булыпмы ’ Чиста булырмы ул шуннан сон яраннары алдында, халык каршында? Югары, көчле булырмы? Алай гына да түгел, үз-үзен ихтирам итә алыр идеме ул шуннан сон0
Җәүһәрия дәшмәде Тик аның ягыннан бөркелгән жылы дулкын көчәеп китте шикелле. Егет аны уйга салды кебек
—Язучы мине ышандырды Бик саф күнелле, намуслы кыз булган
Б
шул ул королева. Инде берәүгә бирелгәнсең икән, мәңге аныкы гына булу, аны гына ярату тиеш, дип ышанган Чын падишаһларча горурлыгы аңа. әйе минем жанымны кыйнадылар, тәнемне пычраттылар, дип икърар итәргә ирек бирмәгән, ул үзенең мескен хәлгә төшүен танырга теләмәгән! Мин ул кешене яраттым, ана үзем бирелдем, дип ышанырга һәм башкаларны ышандырырга тырышкан, һәм ышандырган да. Беләсеңме, аның ныклыгы, сынмавы, шул ук вакытта күңел бөтенлеген дә саклый алуы мина бик ошады Сирәк кеше анын кебек була ала. Безнең татар кызлары андый хәлләрне артык авыр кичерә. Һәрхәлдә элекке заманда шулай булган. Тукай шигырьләрен беләсенме? Анын “Эштән чыгарылган татар кызына" дигән шигырен ишеткәнең бармы? “Сөялгәнсең чатта баганага, яфрак төсле сары йөзләрен...”
Жәүһәрия Тукайны белә икән. Әлбәттә инде. "Туган тел”не. “Шүрәле”не, “Су анасьГн әнкәсе өйрәткән. Шулай ук “Милли моңнарлы, “Өзелгән өмид”не дә...
—Очты дөнья читлегеннән тарсынып күндем кошы... Болай итеп Тукайдан башка һичкем әйтә алмас иде.—диде Жәүһәрия.
Шул рәвешле, сүз Шотландиядән Казанга. Цвейгтан Тукайга күчте, күңелләр очынып бар җиһанны иңләде. Жәүһәрия. башын иеп. әкрен тавыш белән үзенен дә шигырен укыды. Анын дүрт юлы Харисның күнеленә уелып калды, ул аны кат-кат кабатлый торган булды һәм атна буе шулай кабатлап йөри торгач, соңыннан үзенчә татарчага тәрҗемә дә итеп куйды:
Ник ашыктын. назлы умырзая. Күтәрергә алтын керфекләрен'’ Кояш баер, кырау төшәр, төзәп Бәгыренә бозлы сөңгеләрен
Жәүһәриянең русча язылган шигырьләрендә татарга хас үзәк өзелү бар иде. Ә башка халыкларда бармы соң ул “үзәкнең өзелүе"?
Алар, бәлки, таңгача шулай, хыял канатларында ерак илләрне гизеп, күптән узган заманнарда, күз күрмәгән җирләрдә яшәгән кешеләрнең газаплары өчен әрнеп, бер-берсенә орынмыйча янәшә басып торган булырлар иде Янгыр туктады Кузгалып, трамвай тукталышына таба киттеләр. Асфальт өстеннән ташу булып су ага, Җәүһәрияләр йортының ишек төбенә кереп булырлык түгел Харис аны күтәреп алып, болдырга илтеп бастырмакчы булды. Кызнын тыгыз тәне зур, авыр тоелды. Яктылык та әйле-шәйле, аяк асты күренми иде Харис абынды, авып китте, бармаклары кызнын тез астына шуды Шунда ул Жәүһәриянең бөтен тәне тетрәнгәнне тойды. Аннан бөркелгән кайнарлык зиһенне өтте, бармаклар аша кан тамырларына йөгерде. Ләкин бу бер мизгел генә дәвам итте Ул аягында басып кала алмады... Икәүләшеп егылдылар, манма суга баттылар. Харис гарьләнүен яшерергә тырышып, көчәнеп көләргә тотынды. Жәүһәрия исә куркынган тавыш белән:
— Бәрелмәдеңме, аягын каймыкмадымы?—дип аны кайгыртырга кереште.
Шуннан сон алар берме-икеме генә күрештеләр. Аннары инде бию кичәләренә йөрү бетте, имтиханнар тапшыру вакыты килеп җиткән иде.
Моңарчы спорт белән әллә ни кызыксынмаган, иртәләрен киерелеп- сузылып гәүдәсен язудан узмаган Харис, ул җәйне, махсус дәреслекләр алып, мускулларын ныгыту белән шөгыльләнде. Каникулда спорт лагерена китте. Авылга да бер генә атнага кайтып килде.
Ав1уст ахырында Харис Казанга самолетта очып килеп төште Аэропорт бинасына керүгә, Жәүһәрияне күреп алды Соңыннан, бу очрашуны күп мәртәбәләр күз алдыннан кичергәндә, үзе дә аптырый иде чынлап та Жәүһәрия аны каршы алырга килгәнме9 һәрхәлдә йөрәге шулай сизде, чөнки шулай тели иде. Кешеләрне этә-төртә, бәргәләнеп
ана ашкынды Килеп тә җитте. кочаклап күтәреп тә алды, зыр-зыр әйләндерергә дә кереште Әйе. ул көч жыйган иде. Жәүһәрия ана бик жинел тоелды. Ул шунда гына кызнын никадәр якын икәнен, аны өзелеп- өзелеп сагынганын аңлады. Гомеренен ин бәхетле мизгелләре шул булгандыр да. мөгаен. Ул көчле, кыю. үз дигәнен итә торган егет иде'
Җәүһәриянең исә күзендә курку чагылды
—Син нәрсә? Җибәр. жлбәр'— диде ул урысчалап
Хариснын йөрәгенә бозлы жил бәргәндәй булды, шунда гына ул кызнын бик нык үзгәргәнен сизде Жәүһәрия ничектер кечерәеп киткән кебек, янәшә баскач, алар буйга бертигез диярлек булып чыктылар Әллә кыз җилкәләрен жыерып. башын иеп торгангамы'’
Менә ул куркынып артына борылды, тоташ тәрәзәдән торган стена буендагы төркемгә каралы
—Кемнәр ул анда’—дип сорады Харис.
—Туганнар Озатабыз менә Туйга килгәннәр иде
Хариснын сулышы буылды
—Нинди туй?'
—Кияүгә чыктым мин. Харис .
— Кемгә?
—Әнә, күзлекле кешене күрәсеңме9
— һай. Жәүһәрия. нишләден син9 Кем ул шундый кап-кара?
Бозлы жил шул тарафтан ыжгыра икән лә. Кара чәч. кара күзлек, кара сакал-мыек. кара костюм Аннан да бигрәк, котып салкыны Нәрсәсе белән, кайсы ягы белән үзенә караткан ул Җәүһәрияне?! Ничек итеп анын йөрәк түренә кереп урнаша алган9 Ай. иләксез иде шул шагыйрәнең күзләре, саксыз, яклаучысыз иде шул үзе!
әүһәриянең жан биргәч тә саф калган, гажәпләнү сеңгән карашы Хариснын күнеленнән китмәде
—Күзләре шар ачык иде,—диде ул рульдәге Данифка таба оорылып —ьик гаҗәпләнгән сыман Жан бирер алдыннан гына кемнедер күреп хәйран калгандыр, күрәсен. бичаракай Әйтәләр бит. үлгән кешенен күз бәбәгендә үтерүченең сурәте сенеп кала, лиләр
—Әкият ул!—диде Саша —Анын турында гәзитгә дә яздылар инде Криминалистлар бик тырышып тикшереп каралылар, әмма бер мәетнен дә күз бәбәгендә сурәт тапмадылар Алай булса-л а Безнең эш ни жиңеләер иле дә бит Аны ачыклый торган аппаратлар безнен криминалистикада юк шул әле
Ләкин Хариснын мондый өметсезлек белән ризалашасы килмәде
— Бүген булмаса. иртәгә дигәндәй Бәлки, кайдадыр унлап та чыгарганнардыр инде. Без белмәгән әллә ниләр ачыкланды бит сонгы вакытта.
—Бер уйласан, шаккатарлык хәлләр. Әнә. телевизордан да ниләр генә күрсәтмиләр. Безнен тикшерүче Мансур Хужиевич та әйтә, без эшли башлаган заманда, хәзерге кебек күп төрле анализларны ясау мөмкинлеге юк иле. ди Ул бөтен журналларны укып бара Кашпиров- скийнын тапшыруларын да калдырмый Әгәр. ди. чыннан да. анын телевизор аша миллионнарча кешеләргә тәэсир итү кодрәте бар икән, димәк, ул телевизор каршында утырган кешеләрнең күзләрен күрергә, шулар аша эчләрендә ни барын тоярга тиеш, ди
Егет беренче карашка гына коры булып күренгән икән Бер машинада утырып, шәһәр урамнары буйлап барган арада, битлек урынына киеп куелган корылыгы, таләпчәнлеге коелып төшкәндәй булды. фәлсәфә корырга фикер үткерлеген чарларга омтыла торган төпле егет икәнлеге беленле Кайсы гына милиция әһеле җинаятьне ачарлык дәлилләр табарга теләмәс икән9 Монын өчен кешеләр белән сөйләшә белергә, аларга тел
Җ
ачкычы табарга кирәк. Шәһитләрнең эчке дөньясына кереп, актарып чыга белсән яхшы. Авызынны йозаклап, сирәк, сары кашыңны җыерып йөрсән. ни белерсең?
—Ә бәлки, ул Кашпировскийны чыннан да милициягә эшкә чакырыргадыр?—диде Харис.
—Килер бар! Милициядәге эш хакы белән нишләп ваклансын, ди? Халыктан миллиардларны болай да жыя ул!
—Күз карашы һәркемдә үзенчә бит ул...—диде Харис уйга калып — Әйтик, шул ук Кашпировскийнын күзе безнеке ише генә түгел. Чумак дигән адәм тагын, өстәлгә су куегыз, мин хәзер аны телевизор аша тылсымлап бирәм, шуны эчсәгез, бөтен сырхауларыгыз бетәр, ди. Чумак әфсенләгән суны эчеп кенә хәл алдым, дигәннәрен үземнең ишеткәнем бар Дөрес, мин үзем ышанмыйм, андыйларны шарлатанга саныйм.
—Алай дип кенә булмый... Иллюзионистлар бар бит. Гипнозны инде фән дә таный.
—Алайса, шагыйрьләрдә дә булырга тиеш андый көч,—диде Харис нык ышанган тавыш белән —Сезнең теге карт тикшерүчегез тотынса, кем әле?
—Мансур Хуҗиевич.
—Шул ныклап тотынса, бәлки, аның күзендәге сурәтне күрә дә алыр...
Ул Җәүһәриянең күзләре шундый кодрәткә ия булуын, аны харап иткән ерткычның тиз арада табылып, тиешле җәзасын алуын шул хәтле нык тели, үзе уйлап чыгарганга чын-чынлап ышана да башлаган иде кебек.
—Димәк, мәетнең күзләрен алып тикшерәчәкләр?—дип сорады моңарчы сүзгә кушылмый килгән Даниф.
—Ник алсыннар'” Ничек9
—‘‘Вешдок" була бит инде ул алайга китсә. Дәлил.
—Әйе, криминалистикада чын ачыш булыр иде ул,—диде Саша хыялга бирелгәндәй —Җинаятьчене карточкага төшереп алу кебегрәк... Син әнә теге капкадан кер!—диде ул Данифка борылып.
Сүзгә мавыгып, сизми дә калганнар, завод цехын хәтерләткән эре тәрәзәле ике катлы күксел бетон бина янына килеп тә җиткәннәр икән.
—Аргы ишек янына уз,—диде Саша.
Җиргә төшкәндә, Харисның башы әйләнеп китте. Төш кебек иде бу. Сашага ияреп моргка кергәндә, ул нишләгәнен, кая барганын бик үк аңлап та өлгермәде Җәүһәриянең һәлакәте бөтен ачысы белән хәзер генә анын аңына барып җиткән иде. Кем җинаяте бу? Ни өчен? Нинди максат белән? һәм ни сәбәпле аны нәкъ менә Харис белән очрашу билгеләгән урында, шул сәгатьтә үтергәннәр? Әгәр Харис бу очрашуга барырга риза булмаса, Җәүһәрия дә анда килмәс идеме?
ин нишләп кафеда түгел?—диде Нурҗиһан ишектән килеп кергән Насибәгә —Сәгать унбер тулды бит инде! Җәүһәрия сине шунда көтәдер!
— Исәнмесез,—диде Насибә. Аннары артына борылып кычкырды:— Марс! Марс, дим, кая киттең?! Кил әле монда!
һәм, кире борылып, кабаланып чыгып китте
—Тотарсың инде син ул Марсыңны бер кулыннан ычкындыргач!— дип үзалдына сөйләнде Нурҗиһан һәм урындыгына җайлабрак утырды. Озын кунычлы ак йон оекбашлар, киез башмаклар кигән аякларын өстәл астына сузып, ак якалы зәңгәр халат астындагы җылы кофтасын төзәткәләде дә, алдында яткан зур дәфтәргә иелде Анын яна битен ачып, линейка белән сызарга кереште, үзалдына Исем-фамилиясе, документ номеры, адресы, телефоны, нәрсә алган, күпме, имзасы...”
С
дип. сызык сызган саен сөйләнде. Бу дәфтәргә ул хәер җәмгыятеннән кемнәргә күпме азык-төлек бирелгәнен теркәп барачак иде
Җәмгыятьнең бүлмәсе ярыйсы гына иркен булса да тәбәнәк, дымлы, салкынча иде. Авыл өенеке кебек кечкенә ике тәрәзәсенә юан. сырлы тимерчыбыктан рәшәткә ясап куелган. Тәрәзәләр җирдән чак кына югары булып, аларга кояш төшми, ишегалдындагы зур гараҗларнын тимер капкалары гына күренә. Нурҗиһан утырган көрәнсу-саргылт өстәл түр тәрәзә төбенә терел куелган Өстәл шактый кыршылган, бер почмагы нык сыдырылып, эченнән җилемгә катырылган пычкы чүбе күренеп тора. Ләкин Нурҗиһан ана игътибар итми, чөнки өстәл бик уңайлы, уртада тартмасы, ике ягында киштәләре бар. вак-төякне күп сыйдыра. Өстендә язу машинкасы, кызыл телефон, зәнгәр өстәл лампасы. Шунда ук кадими заманнан калган, агач төймәле зур чут куелган; кирәк чакта Нурҗиһан, элеккедән калган гадәте буенча, тимерчыбыкка тезелгән төймәләрне шудырып саный. Тәрәзәгә каршы як стена буйлап киштәләр ясалган, аларга төрле төстәге әйбер-кара өелгән. Идәндә он. ярма тулы капчыклар. Ишек янында зәңгәргә манылган сейф, шунда ук. стена буйлап, төрлесе төрле дүрт-биш урындык, тагын бер өстәл бар. Анда амбар кенәгәләре ята. тышларына Нурҗиһан кулы белән: "Кеше китергән кием-салымны кабул итү", "Мохтаҗларга кием-салым бирү". "Яна киемнәр өләшү" дип язылган иде.
Беренче тапкыр килеп кергән кешедә бүлмә бик сәер тәэсир калдыра иде. Нурҗиһанның өстәле берәр кечкенә оешмадагы секретарьнен эш урынын хәтерләтә, ә чүпрәк-чапрак тулы киштәләр, идәндәге капчыклар бүлмәгә чоланмы, сараймы рәвешен бирә. Барча җиһазның аннан-моннан гына җыелганлыгы күзгә бәрелеп тора Ишектән эчкә атлауга күңелдә үзенә күрә бер хис туа. борынга сәер бер ис бәрелә—ул мескенлек хисе, фәкыйрьлек исе иде. Рәсәй илендә беркайчан да бетмәгән, сугыш, ачлык елларында көчәйгән, тыныч вакытларда менә шушындый урыннарда— биналарның иң түбән катларында, чоланнарда, караңгы ишегалларында посын сакланып килгән ис һәм хис иде бу Яше алтмыштан узган, чаларган юка чәчен баш артына төенләп куйган, мөлаем, ак битенә беркайчан да иннек-кершән тидермәгән Нурҗиһан үзе дә шушы бүлмәгә бик килешеп тора иде. Ул исне сизми, мескенлекне тоймый да кебек, үзен монда бик рәхәт, иркен хис итә иде.
Сугыштан соңгы авырлыкларны күреп үскән авыл кызы, педагогия институтын тәмамлагач, шәһәр егетенә кияүгә чыгып, ире белән бергә зәгыйфь балалар мәктәбендә укытучы булып эшләде. Инде икесе дә пенсионерлар, азга шөкерана кылып, очын-очка ялгап яшәп яталар иде Ләкин менә туксан беренче елдан сон очлар очка ялганмый, пенсия акчасы ашарга да җитми торган булып китте. Үз гаиләләре белән аерым яшәүче ике улларына да заводта эш хакы түләнми башлады. Нишләргә? Ничек көн итәргә?
Авыр хәлдән Нурҗиһанны әдәбиятка булган мәхәббәте коткарды Ул үзләренә якын мәдәният портындагы китапханәгә йөрүдән олыгайгач та туктамады, китапханәче Халидә белән дуслашып беткән иде. Халидә аны шагыйрә Жанна Баянова, ягъни Җәүһәрия белән таныштырды.
Алар китапханәдә очрашып сөйләштеләр. Чөнки Җәүһәрия хәер җәмгыятен оештырып кына йөри, үзенең куышы юк иде әле
Тыштан караганда йомыкый, күндәм, сабыр күренсә дә. Нурҗиһан кешенең кемлеген бер күз салуда таный белә Шагыйрәнең эчкерсез күзләренә туры карап, аның йомшак, кайнар кулларын учына алып күрешкәч, күңелендә рәхәт бер җылылык тойды ул. "Буе гына үскән, үзе балалыктан чыгып җитмәгән бит әле бу!"—дип уйлады үзалдына. Һәм шагыйрәнең бәйләгән көрәнсу күлмәгенә сокланып карап торды. Күлмәкнең түше. иңнәре алтын сары күн кисәкләр ябыштырып чигелгән иде Кул эшенә үзе дә оста булганга. Нурҗиһан аларга бигрәк текәлеп каршты—мондыйны анын күргәне юк иде әле “Бигрәк килешле Үзе бәйләгәнме әллә?"—дип уйлады ул
Бер-ике авыз сүз алышуга, алар бер-берсен КҮПТӘННӘН белгән, күптәннән якын иткән кешеләр кебек булдылар Жәүһәрия б\ заманда бер-беренә карата мәрхәмәтле булунын мөһимлеге, хәер җәмгыятьләренең кирәклеге турында сөйләп алды. Тавышы ягымлы, йөрәккә ятышлы иде Жәүһәриянен. татарча сүзләрне эзләбрәк сөйләшүе, кала кызларына хас булганча. "һ"не катырак әйтүе дә апанын күнелен кырмады.
—Башта эш күрсәтергә кирәк, эшебез барса, бина да бирерләр, акчасы да табылыр.—дип сүзен йомгаклады Жәүһәрия.
—Ипилек-сөтлек акчасы булса, мин теләсә нинди эшкә дә риза.— диде Нуржиһан.—Бүгеннән башлый алам.
—Менә сиңа журнал,—дип анын кулына көрән тышлы калын дәфтәр тоттырды Жәүһәрия — Казансу арты районына барырга, анда гарипләрнен. ятимнәрнен хәлен белешеп, шушы кенәгәгә теркәргә кирәк булыр Кем нинди хәлдә, нәрсәгә мохтаҗ.
—Кемнен ятим, кемнен гарип икәнен каян белим соң мин?
—Адресларын районның социаль тәэминат бүлегеннән сорарсың. Инвалидлар җәмгыятенең исемлеген ал.
—Нинди ярдәм күрсәтә алырмын икән мин аларга?
—Анысын бергәләп уйлашырбыз. Ои. оныта язганмын Документ кирәк бит. Таныкнамәгә кем дип языйм үзенне?—Жәүһәрия елмаеп Халидәгә таба борылды —Аның эш урыны нинди булачак'*
—Әле анысы да уйланмаганмыни'* —дип сорауга сорау белән жавап бирде Халидә аптырап.
—Яна эш бит бу' Башлыйбыз гына. Менә хәзер уйлыйбыз да хәл итеп куябыз. Мин җәмгыятьнең президенты бит инде. Нурҗиһан апа икенче кеше була. Ә икенче кешеләрне кем диләр'.’
—Урынбасар, —диде Халидә—Иә бухгалтер...
—Минем урынбасар бар бит инде, тик эшләми генә,—диде Жәүһәрия көлеп —Алай да торсын әле ул үз урынында. Исем өчен генә булса да. Беләсеңме. Нуржиһан апа. мин сине директор итәм! Хәзер үк таныкнамәгә "башкаручы директор” дип акка кара белән язабыз да куябыз! Безнен таныкнамә шундый матур! Менә кара әле!
Һәм ул сумкасыннан катыргы чыгарды. Ул чыннан да матур иде— тышына Кызыл Ай белән ак лалә чәчәге ясалган.
— Кая. үзен белән берәр карточкаң юкмы?—дип сорады Жәүһәрия
—Үзем белән карточка йөртмим инде. Китапханә билеты гына бар менә.
—Карточка ябыштырылгандыр бит аңа?
—Әйе.
— Кая. күрсәт әле! Ой. син монда бигрәк чибәр! Хәзер куптарып алабыз да без аны. үзебезнең документка ябыштырып куябыз! Халидә китапханәгә сине болай да кертә.
Шулай диде дә. карточканы куптарып алып, яна катыргыга җилем белән ябыштырды, сумкасыннан мөһер чыгарып, ике төшкә шап-шап чәпеп тә куйды Гаҗәпләнүеннән телсез калган Нурҗиһан каршы әйтергә сүз дә таба алмый калды. Телен дә бәйләнер, пенсионер башын белән ун минут эчендә "башкаручы директор” булып куй әле! Ә Жәүһәрия сикереп торып, анын ун кулын кушучына алды:
—Котлыйм! Эшләрен гөрләп барсын, исемен илгә яңгырасын!—Ә үзе көлә. Нуржиһаннын аптыраган кыяфәтеннән рәхәтләнеп хихылдый.
Шаяра. Әйдә сон. шаярсын, аннан мина ни зыян Күнелс булсын”.—дип уйлап куйды Нурҗиһан.
Әмма иртәгесен үк эшнен бик җитди һәм авыр икәнлеге ачыкланды. Декабрь аеның салкын, җилле көне иде Нуржиһан, сумкасына айлы- лаләле катыргыны, көрән тышлы калын дәфтәрне салып, кар баскан кырый урамнар, тар тыкрыклар буйлап йөри башлады
Зәгыйфьләр мәктәбендә эшләү дәверендә язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрне шактый күргән иде ул. Ләкин биредәге Сталин
заманыннан калган агач баракларда, яртылаш жиргә сеңгән тынчу куышларда күрюннәре аны шаккатырды. Нишлисен, шәһәрнен ин төпкә утырган куныгы иде шул бу. Элегрәк сәвит власте түбәннәрне, кимнәрне күпмедер дәрәҗәлә исәпкә алып, аз булса да кайгыртуны тиеш санаса, хәзер исә. һәркем үз жаен үзе карарга тиеш, дигән кагыйдә алга сөрелгәч, көчсезләр, зәгыйфьләр бөтенләй игътибарсыз калган иде. Аягы-кулы корышып, күзле бүкән рәвешендә биләүдә яткан алты яшьлек бала, анын хәсрәтеннән күзләре уңып. иртә картайган ялгыз ана дисенме: ата-аналары эчүгә сабышып, ач утырган корчаңгы сабыйлар, бүлмәсе буйлап сузылган бауларга тотынып кына йөри ала торган, бөтен тәне туктаусыз калтыранган, бердәнбер улы әллә кая китеп юкка чыккан ялгыз карчыклар дисенме
Нуржиһан һәммәсен тынлый. күргән-ишеткәнен көрән тышлы кенәгәгә теркәп куя
Чын күнелдән теләсәң, көченне. вакытыңны кызганмый артларыннан йөрсәң, була икән. Мескен анага профсоюз аша түләүсез юллама алып, баласы белән бергә санаторийга җибәрделәр. Калтырча карчыкка бушлай дарулар, азык-төлек табып бирделәр. Корчаңгы сабыйларны хастаханәгә дәваланырга салдылар.
Анысында тагын врачлар зарланырга кереште: хастаханә бик хәерче, балаларга ни уенчык, ни китап, ни телевизор юк икән Җәүһәрия “Кулыторг" директорына хат язып, барып сөйләште, китабын бүләк итте. Анын җитәкчесе бик мәрхәмәтле кеше булып чыкты: больницага телевизор, дәфтәрләр, буяулар, уенчыклар илтеп бирделәр.
Ә бер баракның бүлмәсендә тагын тетрәндергеч хәл ишек ачылуга, идәндә яткан хатын-кыз заты, терсәкләренә калкынып. Нурҗиһанны карашы белән көйдергәндәй итте. Сызлану, гажизлек. өмет чаткысы, шул ук вакытта өметенең акланмавыннан курку да чагыла иде анын күзләрендә. Күрәсең, көтмәгәндә килеп кергән яна кешедән ул үзенен хәлен яхшыртуны өмет итә иле.
—Нишләп идәндә ята ул?—дип чиксез гаҗәпләнеп сорады Нуржиһан ишекне ачкан өлкән яшьтәге ападан.
Балачактан зәгыйфь бу кызның караваты бик жайсыз булган икән, шуннан егылып, бот сөяген сындырган. Тәүлекләр буе кузгала алмый астан карап ят әле! Ата-анасы шактыйдан вафат, киез итек фабрикасында эшләп, пенсиягә чыккан апасы белән икәү генә яшиләр, уңайлы карават алырга бернинди мөмкинлекләре юк икән.
Җәүһәрия җәмгыять исеменнән үтенеч хаты язды да үзенен китабын да кыстырып, бер кунакханәнең директоры янына китте.
Берничә көннән Нурҗиһан әйләнеп килгәндә, теге гарипнең өендә бәйрәм иле: кунакханәдән машина белән ике егет килгән, уңайлы карават, әйбәт юрган-җәймәләр кигергәннәр, бөтенесен җайлап урнаштырып, гарипне күгәреп алып, җылы, чиста урынга яткырганнар Мескенкәйнең йөзенә нур иңгән, күзләреннән елмаю яктысы сирпелә иде
—Синен белән без башкарганны хөкүмәт кешеләре эшли алмый. Нурҗиһан апа,—диде Җәүһәрия соңрак бу хакта сөйләшкәндә.—Аларга моның пшене кушсаңмы’ Ин элек хөкүмәттән бина сорыйлар, ул бина эченә өстәл-урынлык, шкаф, компьютер, факс, ксерокс Аннары купме кешегә эш хакы начальнигына, секретарена, бухгалтерына, җыештыручысына. каравылчысына. Мондый эшләр хөкүмәткә беләсеңме күпмегә төшәчәк’’ Ә безнең аннан бер тиен дә алган юк
Нурҗиһанның ниләр эшләп йөрүе хакында сүз халыкка гиз арада таралды, урамда туктатып, әнә теге фатирда фәлән кеше тилмереп яга. бусында бүген ашарларына юк. дип әйтә торган булдылар. Ул әйткән бер жиргә керә, күргәннәрен көрән тышлы дәфтәренә язып куя иде Нәкъ шул рәвешле ул Насибәгә юлыкты да инде
-Милициянең тулай торагында өч баласы белән бер бүлмәдә яшәп ята. ни ашарларына. ни киярләренә юк. -дигәннәр иде Нурҗиһанга аның турында.
Тормышның авырлыгы Насибәнен буй-сынын алга авыштырып, аска тартып куйган иде. Корсагы бүлтәеп чыккан, базык гәүдәле, төссез киемле 6} хатыннын яшен дә беренче карашка белеп булмас иде. Ана исә нибары утыз биш кенә икән әле. Ундүрт яшьлек кызы белән ун яшьлек улы мәктәпкә йөри, ә менә жиде яшьлек Марс Нурҗиһанны бер күрүдә сагайтты йомры кара башлы, каймак битле бу малай туктаусыз тегендә-монда чаба, әнисен тарткалый, әйткәнне ишетми. Күренеп тора: тыңлаусыз гына түгел, мингерәү иде балакай.
Бүлмәдә рәтләп сөйләшеп тә утырырлык түгел—карангы коридорга чыгып, аягөсте торырга туры килде. Насибәнен җилсенгән күз кабаклары эченнән төсе уңган күзләре моңаеп карый, ул. ике учын корсагы өстенә куыштырган—эче зурлыгы күзгә ташланмасын дип шулай гадәтләнгән иде булса кирәк Балаларга хөкүмәттән пособие-фәлән бирелми. Насибә үзе шушы тулай торакта җыештыручы булып эшли, шуның акчасына көн итәләр икән
—Бер җыештыручының эш хакына ничек җан асрыйсыз сон сез?— дип сорады Нурҗиһан шаккатып.
—Жан биргәнгә жүн бирә. Ходай тәгалә ярдәменнән ташламый,— диде Насибә —Тулай торактагы бөтен буш шешәләрне мина калдыралар. Кибет тирәләреннән дә җыеп кайтам
Буйдак милиционерлар торагында шешә бушамый тормас торуын Ләкин анын белән генә мантып буламыни.’
Ә Насибә зарланмый, сыкранмый, берәүне дә гаепләми. Чөнки закон буенча үзенә бернинди ярдәм тиеш түгеллеген анлый.
—Атасы булмаса. балаларга пособие бирелер иде,—дип дәвам итте Насибә —Ә болай. аталары карарга тиеш, дип кенә җибәрәләр. Квартир чиратында тора идек, аннан да сыздылар Милициядә эшләүчебез юк бит инде хәзер.
Нурҗиһан Насибәнен ире турында сорарга кыенсынып тора иде. үзеннән-үзе җай чыкты
— Ирен кая сон? Балаларын бер дә кайгыртмыймыни?
Насибәнен хәләле милиционер булган икән, үзбәк кешесе. Коммунистларның сәясәте шундый иле бит: үзбәкләрдә сәвит власте урнаштырырга татарларны җибәрәләр, ә Татарстанда тәртип сакларга Үзбәкстан белән Казакъстаннан килгән егетләрне хуп күрәләр иде. Халыкны бастырып тотарга шулай кулайрак булгандыр, чөнки килмешәкләрнең монда туган-тумачасы да. кода-кодагые да юк. беркем өчен дә үзәкләре өзелми Командирларның авызына карап кына эш итәләр
Эшләр элеккечә барса, бу гаилә яна фатирга күчәр, капитан Турсункаев тиз арада майор булыр иде. мөгаен. Әмма дөнья кинәт үзгәрде. СССР таркалды. Үзбәкстан мөстәкыйльлек алды. Татарстан ла суверенитет игълан итте Болар барысы да Насибәнен бәхетсезлегенә булган икән. Капитан Турсункаев. үзенен үзбәк икәнлеген исенә төшереп, туган якларына тайган, саубуллашканда, дөрес, хатынын, балаларын кайтып алырга вәгъдә иткән. Ләкин менә ике ел инде хәбәре юк. әллә исән, әллә үлгән. Насибә белми дә.
— Нишләп алай икән?—дип гаҗәпләнде Нурҗиһан —Үзбәкләрне бик бала җанлы дип сөйлиләр бит. Яшь чакта татар кызларына өйләнүне олы дәрәҗәгә саныйлар, олыгаеп, акылга утыргач кына, үзбәк белән яшиселәре килә башлый, диләр Әмма балаларын ташламыйлар, тагар хатыннарын аерып, куып чыгарсалар да. ул-кызларын үзләрендә калдыралар. диләр иде
—Төрлесе бардыр инде алар арасында да.—диде Насибә сабырлык белән. Анын алгы теше сынган, авазлар сакауланып чыга иде.
—Алименты да килмиме?
—Үзбәкстандагы кешедән алиментны ничек юллыйсың? Әлегә андый закон чыкмаган, диләр.
. Насибә сабыр гына түгел, гажәеп кешелекле, тырыш та булып
чыкты Һәм чын мәгънәсендә Нуржиһаннын ярдәмчесенә әверелде Иртән тулап торагын юып чыгара да жәмгыятькә килә Нурҗиһан аны гадәттә урын өстендә ятучы ялгыз хасталар янына җибәрә Насибә аларга азык- төлек илтә, йомышларын йомышлый Берзаман шулай кыш буе өеннән чыга алмый чирләп яткан карчыкнын бүлмәсен юып чыгарырга кирәк булды. Бик иске йортта, су-фәлән кертелмәгән, йомышка ишегалдына йөри торган фатир иле бу. Күршеләре ашарына кертә икән, ә бүлмәсен тазартырга алынмаганнар. Соииаль-тәэминат эшчеләре ишекне ачалар икән дә. борыннарын уч белән каплап, тиз генә кире шапылдатып ябып куялар икән Якындагы мәктәпнен өлкән классында укучылардан үтенеп караганнар, һичкем ул бүлмә эченә керергә риза булмаган. Насибә барды, әбинен өен тазартты, үзен юындырды, урын-жирен юды Хәер җәмгыяте өчен алыштыргысыз кеше булып чыкты Насибә
Ул арада җәмгыятькә бүлмә дә бирделәр. Дөрес, шәһәр хуҗалары кушуы буенча түгел, әлеге дә баягы шул китапханәче Халидәнен тырышлыгы белән, мәдәният йортынын аскы катыннан Нурҗиһан өчен җәннәт капкалары ачылгандай булды. Монда анын үз көе. үз тәртибе, үз дөньясы Кешедән җыйган кием-салымны, авылдан килгән азык-төлекне сакларга да урын бар. Рәхим итегез, тормышы ким. күнеле китек мескен-бичаралар! Бу бусагадан атлап керсәгез, тәнегезне капларлык кына булса да кием табылыр, бүген ботка пешереп ашарга ярма бирелер! Өзелгән, сынган минутыгызда Нурҗиһан сезнен тормышыгызны ялгап җибәрер. Юанырсыз. хәл алырсыз, аннары алдагысын карарга үзегездә көч табарсыз, иншалла.
Әгәр дә берәр тылсымчы Нурҗиһанга: “Ни телисен, әйт кенә! һәммәсен бирәм!”—дисә. ул. мөгаен: "Бөтенесе шул килеш торсын1 Үзгәрмәсен генә!”—дип жавап бирер иле
Морадына ирешкән иде ул Шөгыле күнеленә юаныч бирә, берәрсенен хәлен җинеләйтсә, жанына сары май булып ята Шуңа өстәп үзенен дә хәле яхшырды, тиен санаудан котылды
— Мин сина эш хакын үземнекеннән артык куям,—диде Җәүһәрия —Ничек алай'* Ярамас бит!—дип каршы төшеп карады Нурҗиһан — Гади эшче президенттан күп ала димени!
—Беренчедән, син гали эшче түгел, башкаручы директор' Директор! Онытма!
—һи! Сүз өчен генә бит инде ул!
—Бер дә сүз өчен түгел! Эш өчен Икенчедән, кагыйдә буенча, башкаручы директор президентчан күбрәк ала. чөнки төп эш ана өелә.
—Төп эше дә синдә бит анын'
— Карышма1 Бу сина пенсиянне арттыру өчен шулай кирәк! Ә пенсия ул гомерлек!
Эшләвенә бер ел тулгач. Нурҗиһан өенә кайтып, сумкасыннан кухня өстәленә бер өем кәгазь акчалар чыгарып салды. Моны күргәч, ире Зыятдин үз күзләренә үзе ышанмый торды
— Болар барысы да синен үзенә генәме сон’
—Ноябрь өчен эш хакы белән премия бу мина Иртәгә пенсияне я надан чутлатырга барам
Хәзерге көнлә ин зур пенсия һәм әйбәт кенә эш хакы ала. эшендә исә. күпләрне куандырып, рәхмәтләр ишетә Нурҗиһан Бәхет өчен ана ни кирәк тагын’’ Гел шулай гына булып торсын иде!
Сызуын тәмамлагач:
-Туктале. кичә теге бизнесменнар китергән матур кофталарны журналга язып куймадым бит мин.—диде ул үз-үзенә.—Кая сон әле накладнойлары'’ Й. ходаем, югалтмаган булсам гына ярар иде' Бер генә дә хәтерем юк Нишләргә инде бу баш белән.
Нурҗиһан, гадәтенчә хәтере юклыкка сукранып, иелеп, өстәлдәге кәгазьләрне актарды Кирәген таба алмагач, уфылдап торып басты, тулырак, әмма ыспай гәүдәсенә ифрат килешеп торган ак якалы зәнгәр халатын гөзәткәләде Киштә янына барып, нәрсәдер алырга үрелгән rue. өстән
бер-берсенә кигезелгән кайсы кара, кайсы күк дүрт-биш эшләпә килеп төште.
—Уф. урын житмәде инде шу шыл арга!
Нурҗиһан эшләпәләрне идәннән алып, тузанын сөрткәләде.
— Нинди әкәмәт нәрсәләр кия бу банкирлар, ә? Бигрәк хикмәтле инде. Ник китергәннәр инде безгә боларны? Кемгә бирермен микән инде?
Хикмәт шунда, ике көн генә элек саклык банкысыннан алты тартма кием-салым китергәннәр иде. Җәүһәрия төрле банкларның җитәкчеләренә хатлар яза. үзегездән калган кием-салымны бирегез әле. без аны мохтаҗларга бушлай өләшәбез, ди. Аныңча, банкта эшләүчеләр үзләрен бик пөхтә йөртә, заманча киенә, алардан калган әйбер янага биргесез булырга тиеш. Һәм. чыннан да тартмалардан затлы костюм-күлмәкләр. мул итеп тегелгән плащлар. бөтенләй диярлек кыршылмаган туфли-ботинкалар килеп чыкты Азар янында менә бу хикмәтле эшләпәләр дә бар иде.
—Безнен бомж-сукбайларга төс түгел шул болар,—дип сөйләнде Нурҗиһан һәм. үрелеп, эшләпәләрне янә өске киштәгә куйды Аннары аскысыннан зур гына бер төенне өстәлдәге язулар өстенә куеп, чишеп җибәрде. Аннан кыз балаларга яраклы аллы-гөлле бәйләгән кофталарны берәмләп алып, чут төймәләрен шудыра-шудыра санарга кереште:
—Берәү, икәү, өчәү кырык алты Кырык алтыны китергәннәр иде шул Ә кем китергәнен белмим бит инде накладной булмагач.. Нишләп шундук журналга теркәп куймадым инде барсын да.. И-и. бу башны!..
Ишектән. Марсны кулыннан өстерәп. Насибе) килеп керде.
—Баскычлар буйлап чаба да чаба, һич тоттырмый!—диде ул сулышына кабып —Ярый. Халидә төшеп килә иде. ул эләктереп алды.
—Син мина әйтмәден бит әле: кафега бардынмы-юкмы бүген?- дип сорады Нурҗиһан.—Җәүһәрияне күрдеңме? Ул сине шунда көтәм дигән иде бит!
Насибә ак калай белән тышлаган ишекне япты да. аркасы белән шуна терәлеп, кычкырып елап җибәрде:
—Анда... Анда... Кара бәхетсезлек ул кафеда!.
л сулкылдый, мышкылдый, нидер мыгырдый, ни сөйләгәнен һич анлап булмый иде.
—Аркан белән тимергә сыланып торма ичмасам.—дип. дер-дер калтыранган хатынны мәҗбүр итеп диярлек эчкә алып кереп, урынлыкка утыртты Нурҗиһан. Аннары кире борылып, чыгып чабарга талпынган малайны джинсы чалбарыннан эләктереп алды да. ишекне эчтән бикләп куйды.
—Ай-Һай. банкирлар китергән костюм ничек килешкән сина, Марс, ә? Баи малае булгансын бит! Мәле, чын банкир бул' Акча сана!—дип Марсның кулына чут тоттырды ул.—Уйна шунын белән! Карале, төймәләре ничек йөгерешә!
Малай чутны әвеш-тәвеш китерергә кереште, бүлмә тавыш белән тулды Нурҗиһан янә Насибәгә борылды:
—Ни булды? Нинди фажига?
—Кызым... Лиана...
— Нишләгән Лианаң?
Насибәнен кызы Лиана быел унбишне тутырып, үзен бик зур үскәнгә саный башлаган иде. Ул инде акылны әнисеннән түгел, үз ишләреннән ала. Ишләре исә—иске йортларда, мохтаҗлыктан башы чыкмаган эшче гаиләләрдә үскән башка кыз-малайлар. Күзен ачуга авыр тормышнын ачысын тоеп, бай яшьтәшләреннән көнләшеп һәм аларга үчләнеп үсеп килгән яшь буын иде бу. Сәвит заманында, яшьләргә, "тырышкан табар”.
У
27
“намуслы хезмәт бәхет китерә", "ватан өчен, якты киләчәк өчен яшәргә кирәк . дигән ышаныч дөнгечләп сеңдерелә иде Ләкин менә сонгы елларда бу ышаныч язгы кояшта эреп аккан боз кебек юкка чыкты. Баксан, эшләп кенә баеп булмый икән бит! За вод-фабри кал арда айлар, еллар буе эш хакы түләнмәү дә бу хакыйкатьне раслый иде Ә акчасыз кеше кешемени ул? Һәм зур йортларнын ишек төпләрендә җыелган үсмерләр арасында сүз гел бер тирәдә әйләнә иде: ничек акча табарга9
Яшьләр күзәтә, күрә берәүләр алып-сатып байый, икенчеләр урлап йә талап. Намуслы ананын баласы Лиана урлау-талау юлына баса алмый, сәүдә итәргә кулыннан килми иде. Алай да. журналлар укыштырып, телевизор карый торгач, ул үзенә бер юл тапкан, алдына ачык максат куйган иде: төнге клубта биюче булырга. Стриптизерша ягъни Шундый бер урынга барып, үзен күрсәтеп, сөйләшеп тә кайткан иде инде ул Анда мактаганнар, буен зифа, тәнен сыгылмалы, тик яшен генә житми. унисигезен тулгач кидерсен, дигәннәр
Хәзерге вакытта Лиана, якты сәхнәгә менәчәген уйлап, шома колгага елан кебек уралачак сәгатьләрен көтеп яши. баи егетләрнең анын укалы трусигына долларларны йөзәрлекләп кыстырачакларын күз алдына китереп, хыял диңгезендә йөзә иде. Ә нигә хыялланмаска? Экраннардан, журналлардан. чынаяктай ак тешләрен елтыратып, ымсындыргыч тәннәрен җемелдәтеп, тасыраеп карап торган "стриптизерша"лардан. “топ-модель"ләрдән кай төше ким анын?
Чыннан да. Лиана үз яшеннән өлкәнрәк күренә, көньякнын баллы чиясе кебек иртә пешеп килә. Чәчләре чем-кара, йөзе ап-ак, күзләреннән көньяк кояшының эссесе сирпелә, ә буй-сынында гамьсез иркәлек Әгәр берәр назлы мәченең күзләре кара булса. Лиана нәкъ шуңа охшар иде
Кызының хыялларын Насибә белә Бу хакта Нурҗиһан белән дә сөйләшкәннәре булды Шунысы гаҗәп, авылда туып-үскән, гомере буе әдәп кысасыннан чыгуны күз алдына да китермәгән апа. кыз баланын мондый планнары турында ишеткәч, артык аптырап калмады Чөнки замана бураннары аның да күңеленә шактый кар көртләре өйгән иле инде. Исерек ир-ат каршында чишенеп бию—кыз бала язмышы өчен һәлакәт, билгеле. Ата-бабадан килгән гадәт-кагыйдәләрдән чыгып уйласаң... Ә заманча карасаң? Бию гаепмени? Күпме алар—кеше алдында шәрә боз-чатларын башыннан югары чөеп биючеләр’ Шунын белән макталучылар, бөтен илдә дан алучылар9 Алар турында начар уйларга ни хакы бар Нурҗиһанның? Ә бәлки, алар сәхнәдә генә шулай кыланалардыр, аннан төшкәч, озын җиңле күлмәк киеп куялардыр да. яннарына бер ир-атны да якын китермиләрдер?
Шулай уйлады Нурҗиһан һәм Насибәне. кызына каты бәрелмә, дип үгетләде.
— Нихәл итәсең Заманы шундый. Үзенә җитәрлек кенә акча эшләсә дә сиңа җиңелрәк булачак бит... Тик бозылып кына китмәсен - дигән сүзләр мыгырдаган иде ул
Морадына ирешү өчен Лианага нидер майтарү. тырышү-тырмлшу таләп ителми, фәкать көтәргә генә, ягъни, урыс әйткәнчә, ничек тә булса “вакытны үтерергә" кирәк иде Шуны белгәнгә күрә Лиана укүында. “стриптиз колгасьГна уралган биюче кебек, "өчле" тирәсендә болгана, җәен исә бөтенләй шөгыльсез кала иде Бу арада, эч пошканнан, кайчакта әнисе янына кафега бар>алыйлар
Инде менә Насибенең өзгәләнгәнен күргәч. Нурҗиһанның күңелен шом басты әллә шул төнге клубка барып берәр афәткә юлыкканмы9 Алай булса. Нурҗиһан да гаепле булып чыга түгелме9 Ул бит Насибәгә акыллы киңәш бирә алмады
—Әйт инде, ни булды Лианага? Кунарга кайтмадымы әллә9 Кайтмаса. беренче генә тапкыр иптәш кызларында кунуы түгел! Кайтыр'—дип Насибенең бер җиңе кызыл, икенчесе кара бик модный кофта кигән иннәреннән тотып селкеде ул
екгма
—Эт тешләде!..
—Кайчан?
—Кичә көндез...
—Нык таладымыни?
—Тубыгын канатты.—дип, Насибә кара атлас итәген кайтарып борынын сөртте.
—Кайсы төштә? Нинди эт соң ул?
—Кафеның ишегалдында...
Әйе, анда иясез этләр йөргәнен күргән иде Нурҗиһан. Ташландык җирдә аларсыз буламыни.
—Тубыгыннан дисен.. Матур чалбарлы костюмын кимәгән идемени Лиана?
Гадәт буенча, банктан килгән тартмалардан иң элек Насибә үзенә, балаларына яраклыны сайлап алган иде. Чәчкәле креп-жоржеттан тегелгән җәйге чалбар-кофтаны, кызыл туфлиләрне шундук Лианасына кигезеп тә куйды ул.
— Шуны кигән иде,—диде Насибә. Ул инде бераз тынычлана башлаган кебек иде.
—Шулай булгач, чүпрәк аркылы гына эләктергәндер бит?
—Чак кына сыдырылган шикелле иде. Бака яфрагын төкерекләп ябыштырып куйдым да, шунын белән бетәр, дидем. Шуннан участковый килеп чыкты , —дип тагын еларга кереште Насибә.
—Ай алла, килсә ни? Участковыйнын беренче генә килүе түгел бит!
—Теге чакта ул мина кафе стенасыннан кафель каерып алырга кушкан иде бит.
-Сон?
— Кая, күпме куптардың, мин машина белән килдем, ди.
—Сон сиңа Җәүһәрия әйтте бит инде, сөйләшеп тә торма син анын белән, дип!
Насибә башын күтәрде дә яшьле күзләре белән Нурҗиһанның йөзенә текәлде:
—Мин сөйләшмәсәм... Ул әйтә!.. Аның авызына бөке тыккан кеше юк бит!..
Нурҗиһан ни дияргә белми аптырап калды. Кафеның бинасын көпә-көндез кем иренмәсә шул талап ятуга бик җаны көйгән Җәүһәрия милиция начальнигына хат язган иде. Мондый җинаятьне туктатуны, тәртип урнаштыруны таләп иткән иде ул. Шуннан сон участковый килгән, кафены карап чыккан, аннары Насибә янына килеп:
—Синең монда бер эшен дә юк икән, тик торганда менә бу стенадан кафельны ватмый гына куптарып, әйбәтләп өеп куй әле,—ди икән.
— Мина кафель кирәкми,—дигән Насибә.
—Үзенә кирәкмәсә, мина булыр,—ди икән теге.
Насибә кайтып бу хакта сөйләгәч, Җәүһәрия шулхәтле гаҗәпләнде ки, милиционерның оятсызлыгына ачулана да, нәфрәтләнә дә алмады.
—Тәртип саклаучы ачыктан-ачык караклыкка өндәмәс, шаяртуы гынадыр, бүтән сөйләшеп тә торма син анын белән,—диде дә шунын белән бетерде.
Баксаң, бер дә шаяртмаган, чынлап әйткән икән теге йөзе кара!
Апай да Насибәнең бу хәтле өзгәләнүе бернинди мантыйкка да сыймый иде. Ниндидер ахмак әйткән сүз өчен ике көн елыйлар димени?
—Нәрсә син шүрәле кебек былтыр кыстырганга быел кычкырып утырасын?!—диде Нурҗиһан.—Тьфу диген дә, өстенә басып сыт! Шунын белән оныт!
Ул, ничек төкереп, сытарга кирәклеген күрсәтеп, йомшак башмагы белән кыршылган линолеумны ышкыштырды.
Әмма Насибәне юата алмады.
—Мин карак түгел сиңа, дип авызымны гына ачкан идем... Әйтмәгән
сүзе калмады жирәнгечнен.—дип тагын сыгылып төште ул —Гомерем буе милиция арасында яшәп, андыйны ишеткәнем юк иде
—Күргән-белгән кешен түгелме9
—Яна кеше бугай ул. Мөгаен, әфганда сугышкан адәмдер Теле пычрак, үзе псих. Син, ди. себерке, ди Кызын фахишә. ди. Мин анын. ли. шушы бинада егетләр белән себерелгәнен белмим, дип уйлыйсынмы әллә, ди
Нуржиһаннын өстенә кайнар су коелгандай булды.
— Кит аннан!—диде ул.—Җәүһәрия килсен генә, хәзер начальникларына барачак, кыз баланын намусын пычраткан өчен утка бастырачаклар ул кабәхәтне! Ә син җебеп утырма, үче алыныр'
Насибә башын күтәрмәде, сыкранып сүзен дәвам итте
—Лиана елый башлады. Мин әйтәм тегенә, мыскалламаган ефәк кебек балага пычрак атарга ничек телен корымый, дим . Әнә. дим. иясез этләрне карар идсн ичмасам, баламны тешләде берсе, дим Җитмәсә син бәгырьгә ук кадыйсын Ана. ди. кадаласы кадалган инде Котырасы гына калган, ди
Нурҗиһан хәле китеп, өстәл янындагы урындыкка утырды.
—Чыннан да. иясез эт тешләгәч, кызынны шундук врачка күрсәтергә кирәк булган шул,—диде
Насибә ияген какты
—Алып бардым, больницага салдылар Лиананы
— Шулай укмыни? Эт тешләгәннән уколларны барып кына кадаталар бугай бит.
—Андый очракта корсаклы хатын врач күзәтүе астында булырга тиеш, диделәр
— Нинди хатын?!
Насибә почмакка караган хәлдә карлыккан тавыш белән
—Дүрт айлык корсагы бар икән Лиананын.—диде Моны гүяки ул түгел, күзгә күренмәс радио сөйли иде Шул хәтле күнелгә кермәслек, башка сыймаслык иде бу сүзләр —Аборт ясатырга сон инде, диделәр
—Үзен бер дә сизмәгән иденмени сон?—дип өзгәләнде Нурҗиһан гаҗиз тавыш белән
—Сонгы вакытта ашау яхшырып киткән иде бит Шуна көрәядер, дип уйладым.
—Син туктале, елама. Яшь түгүдән ни файда. Егете бар. димәк. Анын ата-анасы белән кинәш итеп карарсын Эчләрендә җаннары булса, үз каннарын кайгыртмый калмаслар
— Исерекләр! Юньсезләр!. Бетләре дә юк'—дип янадан үксергә тотынды Насибә
Анын ярсып үксүеннән. Марснын чут төймәләрен шакылдатуыннан Нурҗиһаннын тәмам хәле киткән, колагы чынлый иле Ишекне тышкы яктан байтактан шакыйлар иде. ахрысы, инде аяк тибеп дөбердәтә башладылар Нурҗиһан көчкә сынын җыеп, аягына басты да. башы әйләнүдән чайкалып, ишеккә юнәлде
арангы коридорда керле саргылт плаш. ямьшәйгән күксел эшләпә кигән, юынмаган, кырынмаган, бөрешкән бер адәм басып тора иде.
—Синмени әле бу, Семен,—диде Нурҗиһан, йолкыштан анкыган истән котылу өчен ихтыярсыздан йөзен читкә борып
-Исәнме. Нурзиган апа. Бүген килергә кушкан илен Чалбар булыр, дигән илен
- Ие шул. ие Банктан килгән әйберләр арасында бик матур кәчтүн- чалбарлар бар Сина зуррак инде алар зуррагын Балагын бөкләп киярсен. билен тартыбрак буып куярсын Бил каешы да әзерләп куйдым Бик
К
матур плащлар бар. Бу каткан кожанкаңны ташласаң да була. Ялт иткән эшләпәләр бар әнә, теләсәң алырсың. Шәһәр урамнарын балкытып узарсың бер Нинди бай килә икән, дип. артыннан шаккатып карап калырлар.
—Размеры туры килсә, әйбәт булыр иде дә бит...
—И-и, сиңа мәктәп баласының киеме дә ярый. Озынрак булса, чалбар балагының очын бераз бөкләп кенә куярсың,—диде Нуржиһан йолкышның алга сыгылган арык гәүдәсен күздән кичереп —Ашау җитми сина. Семен, ашау!
—Пешерә алмыйм бит,—кулларын алга таба сузды Семен. Аның күгелҗем бармаклары кәкрәешеп, тукмак булып оешкан, карарга куркыныч иде Семен аларны килгән саен күрсәтә. Нурҗиһан эчкә узып, киштәдәге әйбер-караны актарырга кереште.
—Менә монда чиста майка да, трусик та, оекбашлар да табып куйдым,—дип сөйләнде үзе.
Бирегә килеп йөрүчеләр арасында аеруча кызганычлары, язмыш тарафыннан аерата нык җәберләнгәннәре бар Күбесе явызлыгы, начарлыгы аркасында түгел, йомшаклыклары, кирәк чакта аяк терәп үз-үзләрен яклый алмаулары аркасында авыр хәлгә төшкәннәр.
Семеннын да бөтен гаебе ныклык җитмәүдә, карусызлыкта, нәфес- сез-хөсетсез булуда иде. Илдә ип бар чакта әйбәт кенә яшәгән ул: заводта слесарь булып эшләгән, өйләнгән, квартир алган. Ләкин менә, болгавыр еллар килгәч, заводта да тәртипсезлек-башбаштаклык киткән, эшчеләр турында кайгырту беткән. Бер авария вакытында, пар казаны шартлагач, слесарьны цехка, кранны ябарга кертеп җибәргәннәр. Ә кран кислотага чумган булган. Шунда аның ике кулы да пешкән.
Семенны больницага салганнар. Ул арада завод тәмам таралган, эшчеләргә—чирлесенә дә, сәламәтенә дә—акча бирү беткән. Семеннын шул ук заводта эшләүче хатыны баласы белән ач калган. Ачның ачуы яман, ди, хатын судка биреп, гарип ире белән аерылышкан, квартирны бүлешкәннәр. Семен ике бүлмәле квартирның кече бүлмәсенә күчеп, күрше белән яшәргә тиеш булган.
—Суд булдымы соң инде?—дип аның хәлен сораштыруын дәвам итте Нуржиһан —Өенә кайта алдыңмы?
Хикмәт шунда, Семен икенче тапкыр больницада ятканда, күршесе аны фатирдан сыздырып, тышкы ишекнең йозагын алыштырып куйган. Больницадан чыккач Семенны кертмәгән, әйбер-карасын баскычка чыгарып тондырган. Хәзер менә мескен гарип суд юллары буйлап законнан яклау эзләп йөри иде.
—Булды суд, булды...—диде Семен төшенке тавыш белән.
—Сине кире кайтаралардыр бит?
—Кайтарырлар, бар. Күрше көчле кеше. Көчленеке замана!
—Сине урамда калдырмаслар бит инде!
—Мина башка җирдән бүлмә бирергә, дип язып куйдылар Каян бирсеннәр аны? Кем бирсен?
—Шул кафеда кунып йөрисенме һаман?—дип сорады Нурҗиһан.
—Аннан да кудылар! Кертмиләр! Эттән талаталар!
—Ай алла. Жәүһәрия синен хакта каравылчыларга әйтмәде микәнни сон? Бар әнә, баскыч астына чык та, өс-башыңны алыштыр, искеләреңне чүплек савытына ташлап китәрсең... Ул плащыңны да өстерәп йөрмә инде. Бу эсседә ничек чыдыйсындыр.
—Ансыз булмый! Кичләрен салкын.
— Ерак китмә. Хәзер Жәүһәрия килеп җитәр. Аның белән киңәшербез. Тиешле җирләргә тагын хат язар, бәлки, икәүләп шәһәр башлыкларыңа керә алырсыз... Гомер буе кафеда гына да яши алмассың...
—Бөтен өмет сездә генә инде,—дип сөйләнде Семен —Үзем генә барып эләгә алмыйм шул мин аларга Кабул итмиләр. Ишек төбендә утыручылары, монда буталып йөрмә, эшлә, морда кирпича просит, дип кенә төрткәләп чыгарып җибәрәләр.
Ул шулай, беләгенә киемнәр салган хәлдә. үзалдына сөйләнеп чыгып бара иде. ишектән анын каршысына. зур-зур өч кәрзин күгәреп, кызарынган-бүртенгән чырайлы ике ир-ат килеп керде.
—Хәер жәмгыяте шушындамы'.’
—Монда, монда. Ни йомыш?
—Ярдәм китердек. Ятимнәргә бирерсез. Бушлай. Кая бушатыйк?
— Менә монда куегыз.—дип Нурҗиһан почмактагы өстәлне күрсәтте, һәм андагы журналларны бер кырыйга шудырды.
Ирләрнен берсе кәрзинен өстәлгә куеп, өстендәге ак чүпрәкне ачты—анда ысланган тавык түшкәләре иде.
—Сез каян сон? Кош фабрикасыннанмы9
—Фабрикадан түгел, кооператорлар без. Урамда сата торган идек. Ә бүген сатарга рөхсәт бирмиләр. Мәскәүлән ниндидер түрә килә икән, урамнын ямен җибәрәсез, дип кулылар Боларны озак саклап булмый бит. әрәм булмасын, лилек
—Ә безне каян белдегез?
—Урамда хатыннар әйтте Монда хәер жәмгыяте бар. килгән әйбернең валчыгын да әрәм итмиләр, бик гадел итеп, ятим-мескеннәргә өләшәләр, диделәр. Кая сон. берәр документ бирәсезме9
— Барысын да бирәбез.—дип Нурҗиһан өстәл тартмасыннан бизмән тартып чыгарды, мөһер суккан кәгазьләр алды
—Хәзер үлчибез. Марс улым, бир әле монда чутны!
Ул кәрзиннәрнен берсен бизмәнгә асып үлчәде дә. өстәлгә кәгазь җәеп, кызгылт-сары кетердәвек тиреле түшкәләрне шунда бушата башлады
—Семенга да бирербез.—диде.—Тамагы туяр мескеннсн
Ирләр, тиешле документларын алып, өсләреннән тау төшкәндәй җиңеләеп чыгып киткәч, Нурҗиһан уфылдап урындыгына утырды, ләкин шунда ук үзе өчен эшнең әле башланганын гына исенә төшереп, сынын турайтты.
— Боларны иртәгәгә калдырып булмый бит. саклар урыныбыз юк. - диде.—Бүген өләшеп бетерергә кирәк Өй буйлап йөрми булмый Бу Җәүһәрия кая югалды сон? һаман кафеда сине көтә микән әллә?
-Мин бүген иртән Марсны врачка алып барган идем. Сәгать сигезгә. Чират зур иле. озак торылды,—диде Насибә — Җәүһәрия кайткан дыр инде, дип уйладым
—Ни лиле сон врач?
—Киләсе атнада больницага салырбыз, диде Инде шуна инвалидлык бирсеннәр дә тизрәк, пенсия түли башласыннар иде Үзенә ашарга җитәр иде ичмасам.
—Бирерләр, ник бирмәсеннәр,—дип юатты Нурҗиһан Насибәне Малаеңның тулы түгеллеге бер карауда күренеп тора Бүгенгә син буш инде алайса. Тавыкларны өләшергә булышырсың. Кая сон. кул куйдырып тапшырырга исемлек әзерләп куйыйк
Ул өстәл тартмасын ачып, кәгазьләр актара башлаган иде. алар арасыннан акчалар килеп чыкты
— Бәй. кичә алган эш хакымны сейфка куймаганмын бит мин. монда тыгып киткәнмен.—диде Нурҗиһан —Эштән кайтканда Муллаянга керәсе илем, акчаны үзем белән йөртәсе килмәгән иде. Тагын бутаганмын И. бу башны!
Ул. күп нульләр төшерелгән акчаларны каршысына таслап сала- сала. пышылдап санарга кереште
— Илле мен. йөз мен. тагын ун мен
—Җәүһәрия кичә эш хакы бирдемени9—дип сорады Насибә Анын тавышы кинәт карлыгып киткән иле
Әйе Икс айга берьюлы бирде менә
—Ә мина?
—Син кафеда бер генә атна утырасын бит әле. Эш хакын бер айлык итеп бирәләр. Ай узгач алырсын.
Нурҗиһан, саташмаска тырышып, акчасын санавында булды. Башын күгәрмәде. Әгәр күтәрелеп караса, ул Насибәнен ияге ничек чөелеп, гадәттә тонык күзләрендә нинди хәтәр ут кабынганын күрер иде Күрер дә тетрәнеп китәр иде. Ачтан шешенгән бәндә, ризык күрсә, нишләгәнен белми, тартып алырга үрелә, аның, үз-үзен белештермичә, гаҗизлектән зиһене чуалып, бер кыерчык ипи өчен кеше үтерүе ихтимал, диләр.
Фәкыйрьлек кеше күнелен. корт кебек, менә шулай кимерә, эчтән ашый, каралта Әйе, Насибә үз-үзен тыя, кеше кулында күп акча күргәндә, кулларын корсагы өстендә кушырып, авырттырып кыса, кыска керфекләрен аска төшерә, карашын читкә төби, иреннәрен көчләп тибрәндереп
—Аллага мен шөкер, жан биргәнгә жүн бирә.—дип гадәтләнгән сүзләрне әйтергә мәҗбүр була иде. Эчендә ялкынланып ургыган көнчелекнең, ачуның, үчнең эссесен тышка чыгармый түзә иде
Ләкин кичә-бүген кичергәннәр аның ихтыярын сындырган, көчен алган иде шул. Керфекләре дә, теле дә, куллары да ана буйсынмый, ул инде Нурҗиһанга ташланып, анын алдында яткан бер өем акчаны умырып алырга тартылган иде.
Нурҗиһан исә моны сизмәде:
—Менә, бик матур кофталар бар, Лианага сайлап алырсың,—дип сөйләнде.—Тавыкларның да дүртесе сезгә булыр. Һәрберегезгә берәр Ятимнәргә фарыз. Суыткычың бар. рәхәтләнеп ашарсыз.
Насибә сикереп торды да яшь аралаш:
—Акча кирәк мина! Акча!Акча!—дип кычкырды, һәм әле кичә генә җәмгыятьтән алып кигән зәңгәр туфлиләре белән идәнгә тибенде.
—Әйе. акча бөтен кешегә кирәк шул инде ул,—диде ир кеше тавышы.
Алар сизми калганнар, ишектән ят ир кергән икән. Ачык зәнгәр күлмәк, бик пөхтә итеп үтүкләнгән куе зәңгәр чалбардан, гәүдәсе хәрбиләрчә төз, кулында сумка.
—Җәүһәрия Байбулатова биредә эшли идеме?—дип сорады ул.
оргта эшне тәмамлап чыкканнар иде, Сашаның кесәсендәге пейджер зыңлый башлады.
—Ә хәзер аэропортка киттек,—диде ул аны алып карагач.
— Ничек аэропортка? Мин милиция кешесе түгел! Ә бензинны кем сала?—дип карышып карады Даниф.
—Табарга туры килер.
Милиция каршында тел озайтып булмый. Харисның кесәсендәге сонгы акчаларга бензин салдылар да шәһәрдән аэропортка таба чыгып киттеләр.
Пассажирлар залына барып керү белән, Харис аны әллә каян, ерактан ук танып алды. Ул тарафтан теге чактагы кебек үк ыжгырып котып җиле бәрә иде сыман. Шушындый эссе көндә дә кара күлмәк кигән, түгәрәк кара сакал, кара күзлек, хәтта кулындагы олы сумкасы да кап-кара. Самолетка утырырга әзерләнеп, регистрация өстәленә таба тезелгән чиратта басып тора Җәүһәриянең пары, җәмәгате, гомер юлдашы Ләкин нинди юлдаш булсыннар алар? Нишләп берсе морг дигән салкын базда ята да икенчесе монда, йөзәрләгән халык арасында, кояшлы зәнгәр күккә күтәрелергә ашкынып йөри? Ерак юлга чыккан кешене хатыны озата килә бит гадәттә... Әллә...
Ә нинди пөхтә, ыспай, озын, төз сынлы үзе, чын заман кешеседәй горур, хәтта бераз тәкәббер басып торышы. Чәчен, сакал-мыегын көн саен затлы шампунь белән юа торгандыр әле. кыйммәтле лак белән катырадыр—шоп-шома, ялтырап тора. Анын тирәсендә сизелер-сизелмәс кенә борынны иркәләп французлар ясаган ислемай исе тараладыр. Әйе. мондыйларга тора салып кына якын килү дә, урамда туктатып, сәгать
М
ничә яисә бу урамга ничек узарга, дип сорау бирү дә мөмкин түгел. Ә бит ул үзен шагыйрь дип исәпли, шигырьләре “Эдуард Бакиров" имзасы белән урыс гәзит-журналларында басылып чыгып тора. Бу каткан кара кисәүдән ничек шигырь саркый ала икән9 Шигырь—нур бит ул. чаткы бит ул, һич булмаса җылы дулкын бит ул! Шагыйрьнең була ялкын булып дөрләгәне, очкын булып чәчрәгәне, була хәтта ачы төтен булып күзгә кергәне Ләкин бозлы кисәү шагыйрь түгел инде ул... Шулай уйлады Харис.
Баксаң, кара кисәүгә охшаган шагыйрьне күзәтүче бер ул гына түгел икән. Әнә. ике ягына ике таза егет килеп бастылар
—Читкәрәк китик әле
Ул кара күзлеге аша аларнын әле берсенә, әле икенчесенә борылып карады Куе кара төк арасындагы юка иреннәре кысылды, ләкин бер сорау ла бирмәде. Әллә шушылай буласын алдан белеп торган инде?! Сүзсез генә егетләргә иярде. Алар тәрәзә янына барып бастылар. Саша да, Харис та аларга якынрак килде.
— Паспортыгыз... Фамилиягез, исемегез9—дип сорады егетләрнең берсе —Анда язылган.
—Ә сез үз авызыгыз белән әйтегез.
—Эдуард Артурович Букштейн
—Сезнең хатыныгыз...
—Җәүһәрия Байбулатова,—диде Эдуард коры гына
—Сез кая очасыз?
—Мәскәүгә, аннан Тель-Авивка. Израильгә.
—Хатыныгыз сезне озатырга килдеме?
—Юк. Күргәнегезчә.
—Хәзерге вакытта кайда ул?
—Белмим
—Сез бергә яшисезме?
—Мин бирегә. Россиягә кайткан араларда Сез мина ни булганын әйтәсезме, юкмы?—дип кызып китте ул ниһаять —Кешенең шәхси тормышына тыгылыр өчен нигез булырга тиеш
—Хәзер әйтербез. Сезгә безнен белән барырга кирәк булыр. -Кая? Ник?!
—Танып белергә кирәк булыр.
—Нәрсәне?
—Опознаниенен нәрсә икәнен беләсезме’
—Опознание!??! Ничек? Кемне?
—Баргач күрерсез.
—Сез... кем турында?.. Әллә... Жаннамы?
—Сезнең шундый шигегез бармы9
—Сез нәрсә? Көләсезме әллә? Көлә торган сүзме9 Әйдәгез тизрәк! Ул башын иде дә, үзалдына, ярымпышылдап:
— Шулай булыр, дигән идем аны...—диде
— Ничек булыр, дигән идегез?
- Яхшылыкка илтмәс, дигән идем Тыңламады! Бер сүземә дә колак салырга теләмәде... Ә билетны нишләтергә'
— Бирегез. Тапшырырбыз
-Алайса, әйдәгез тизрәк!
Ул зур. ләкин буш. жинел сумкасын эләктереп алды да. ишеккә ташланды. Оперативниклар анын артыннан йөгерә-атлый иярделәр
— Ну. гуд бай.-диде Саша Харис белән Данифка —Ярдәмегез өчен рәхмәт Мин хәзер үзебезнекеләр белән китәм
-Ә без бирегә ник килгән идек сон?
-Кем белә бит кешенең мондый очракта ни кыланасын Кораллы булуы ихтимал иде. каршылык күрсәтүе Мин биредә бер дә артык булмадым Китердегез, рәхмәт Очрашырбыз әле!
Ул шулай дип кулын болгады да төркем артыннан йөгерде 3. .к у. м н
С СТ I ичек дип әйтте әле ул?—дип уйланды Харис Данифның I I машинасына утырып кире шәһәргә кайтканда —Мин Россиягә
А кайткан чакларда бергә яшибез, диде Димәк, ул анда. Израильдә, озаклап яши булып чыга" Монда кайткач кына бергә, имеш Ә бергә микән? Бүгенге иртәдә ул кайда иде дә. хатыны кайда иде? Моны ничек аңларга?
Тагын ни диде әле ул? "Шулай булыр дигән идем".—диде. Әллә., фажига буласын алдан чамалаганмы?
Әйе. аларнын аерым булулары бик аңлашыла, бик табигый. Ә менә бергә яшәүләрен Харис һич кенә дә күз алдына китерә алмады, аңлата алмады.
Җәүһәриянең уйламыйча кылган гамәлләре бәла-казага сәбәп булгалый иде шул. Аяк астындагыны күрмичә, күккә карап, үзенең татлы хыялларына чумып, ашкынып атлаган мәхлук иде бит ул. андыйлар абынмыи-сөртенми. егылмый каламы?
Анын янәшәсендә, юлны карап, чокыр-кантарлар очраганда беләгеннән тотып, саклап бара торган берәү кирәк иде Күренеп тора: бу Букштейн һич тә андый түгел иде шул.
Ничек, ни сәбәпле бәйләде икән Җәүһәрия язмышын аның белән? Нинди хисләр, вакыйгалар таныштырган, якынайткан, кавыштырган аларны? Мәхәббәтме'.’ Юк. юк! һич тә тирән, саф. матур хисләр түгелдер Ни беркатлы булса да. Җәүһәриянең күзе ачык, жаны сизгер иде Дөньяның керләрен күрә белмәсә дә кешенен җанын тоя белә иде ул.
Харис соңыннан белде: алар бер әдәби берләшмәгә йөргәннәр. Үз туган теленә өйрәтелмәгән, урысча гына сөйләшә торган, аның да асфальт җәелгән юл кебек такыр бер шивәсен генә үзләштергән татар балалары күп бит безнен шәһәрләрдә. Алар арасында талантлылары да шактый. Татарстандагы урыс газеталарына язалар, телевидениедән, радиодан урысча тапшырулар эшлиләр Җин сызганып, җигелеп урыс мәдәниятен, әдәбиятын үстерүгә хезмәт итәләр. Менә шул мохитгә бөтерелә иде Җәүһәрия Шунда бу адәм аны эләктерү җаен тапкандыр да. Ә инде тиз арада өйләнешүгә килсәң...
Озак уйланганнан сон. Харис моны үзенчә аңлатты. Энҗе яңгыр астында Шотландия королевасы Мария Стюартнын фаҗигага уралган мәхәббәте хакында сөйләшкәннәре, бәхәсләшкәннәре исенә төште. Күңеленә шул хәтле якын алган иде бит ул кыйссаны Җәүһәрия'
Букштейн белән анын арасында да шундыйрак хәл булмады микән?! Әгәр ул ниндидер бер мизгелдә йомшаклык күрсәткән булса, бу кара адәм шуннан файдаланган булса? Җәүһәрия үзен хур ителгән, намусы пычратылган дип таныр идеме? Юк. әлбәттә! Ул ханбикә кебек үк горур, нык иде. Мине таптап уздылар, дип елап ятмас, сынып корымас иде Бәс. шулай булгач, ул да. Мария кебек, мин бу кешене яраттым, үз теләгем белән аныкы булдым, дип үз-үзен ышандырырга тиеш булгандыр.
Чөнки шагыйрәнең үз язмышын Букштейн дигән ул кара адәмгә бәйләвен башка берничек тә аңлатып булмады.
Шуннан сон алар берничә ел очрашмадылар Харис—сәламәт, таза егет, тәртипле тормышны ярата, хисләргә бирелеп, бөтенләй башын югалта торганнардан түгел. Бер сүз белән әйткәндә, аннан Мәҗнүн лә. Ромео да чыкмас иде. Бердәнбер гомерендә рәхәт яшәргә кирәк, дип саный ул. Үзләренең трестына институт бетереп эшкә килгән Гүзәлия белән танышты. Уртак тел таптылар, бер-берсен якын иттеләр. Бу кыз белән Җәүһәрия арасында шактый уртаклык бар иде. Гүзәлиянен дә буй-сыны килешле, йөзе ачык, холкы илле. Шигырь генә язмый. Тик кысынкырак кара күзләре генә иләкле. Өйләнештеләр, уллары туды. Җәүһәрия дә сирәк кенә, яшьлеге искә төшкән чакларда үзәкне өзеп күз алдына килгәли. эчке сагыш белән өретелгән шигырьләре хәтердә янара иде
Гомер язларынны кичкән чакта.
Очар кошлар кебек талпынып. Синен барыр юлын уртасында Мин кызыл гөл булып балкыдым
Ул шулай күнел түрендә, яшьлектә, татлы һәм ачы хатирә булып кына калырга тиеш иде шикелле
Ләкин алай булып чыкмады
Берзаманны ул Хариснын эшенә шылтыратты Шул минутта дөнья- нын кинәт яктырганын, йөрәгенен үрсәләнеп типкәнен тойды Харис Шагыйрәнең назлы тавышы бер дә үзгәрмәгән, һәр сүзеннән көләчлек бөркелә иде Әйбәт яшибез, малай үстерәбез, ди. Харис та малае белән мактанып алды. Ә башта бер генә уй: Ничек мине исенә төшерде икән? Сагынды микәнни9 Яратты микәнни9 Ә бәлки, чыннан да ярат-кандыр’ Тик мин генә аңлап җиткермәгәнмендер? ШУНЫҢ аркасында ул ятны үзенә яр иткәндер?!”
Көзге салкын кереп оялаган кабинетта кинәт түзеп булмаслык эссе булып китте
Жәүһәрия шаяргандай гына итеп аны очрашуга, ягъни “свиданиегә” чакырды Кичке сәгать җилегә, Эрмитаж бакчасына Казаннын үзәгенә якын булса да, бик аулак урын бу бер ягында текә баскыч, икенче ягында тын урам
—Озак тотмам, курыкма, хатынын белми дә калыр.—диде Жәүһәрия көлеп.
Ноябрь башының өшеткеч киче Карангы. болытлы, томанлы Шәрә агачлар арасындагы багана башларында лампалар янмый, ә бәлки, аларны махсус бәреп ватканнардыр.
Харис Җәүһәриядә бер үзгәреш тә күрмәде Озын, киң итәкле, куллан бәйләнгән алсу пальтосы да таныш иде. иңнәренә төшкән эре бөдрәләре өстенә, баш түбәсенә кыйгачлап кигән береты гына башка Алсу һәм ак җепләрне аралаштырып бәйләгән шарфының очлары билдән түбән җилпенә Кулдан бәйләгән киемне ярата иде шул Жәүһәрия. Гадәтләре лә теге ящагыча, тавышы да. ярым шаярып сөйләшүе дә
Харис аны бик-бик сагынганын аңлады. Күтәреп алып агачлар арасында бөтерелеп йөрисе, иләксез күзләренә текәлеп карап, күнел түренә узасы килде
Жәүһәрия егетнең сузылган кулларын салкын бармаклары белән эләктереп аллы:
Ярый әле, вакытында килдең Сонарырсын. дип курыккан идем Алар биш минуттан монда булырга тиеш
— Кемнәр?
— Белмим Хәзер күрербез
—Аңлатыбрак әйтсәнә
—Өченче көн кич Черек күлдә дус кызым белән очрашкан идем Эчкәрәк кереп, эскәмиядә бераз сөйләшеп утырдык. Шунда
Шунда бер карак аның сумкасын тартып алып качкан икән. Менә бүген телефоннан өенә шылтыратканнар, сумкагыз бездә, шушы вакытта, шушы урынга килсәгез, бирәбез, дигәннәр Жәүһәрия үзе генә килергә курыккан, иптәшкә Харисны чакырган
— Ышанычын өчен рәхмәт инде,—диде Харис. Күңеленә исә “Ә ирең кая9”—дигән сорау килде Ләкин, ни сәбәптәндер, ул бу сүхләрне тел очыннан ычкындырмады Ә бәлки, аерылганнардыр, дип тә уйлап куйды
—Сумкаңны кемнән алганнарын әйттеләрме сон?—дип сорады Харис
—Урамнан таптык, диделәр
-Акчасы күп идеме9
Миллионнарны сумкада йөртмибез, эчкәрерәк тыгабыз.—диде
Жәүһәрия көлеп.— Дус кызым әйтә. син. ди. сумканда чегәннәргә дигән акчаны йөртәсең, ди. һәм дөрес эшлим, дим мин Чөнки акча янчыгымны әледән-әле алгалап торалар. Шуңа күрә анда трамвай белән ипигә дигәнен генә салам. Эре акчаны эчке кесәдә йөртәм.. Боларга мәшәкать өчен күпме бирергә кирәк булыр икән?
—Маклашка төс аларга! Сумкаңны үзләре үк чәлдергәннәрдер әле. Милициягә әйтергә кирәк иде.
—Хәзер сон бит инде,—диде Жәүһәрия тыныч кына.—Күпме акча бирим икән?
—Егерме биш бик житкән.
Бакча юлында кинәт кенә өч кара шәүлә пәйда булды. Алар, күрәсең, баскычтан менгәннәрдер^ Куртка якаларын күтәргәннәр, кара башлыкларын батырып кигәннәр. Йөзләре күренмәсә дә. бәдәннәреннән, тавышларыннан үсмерләр икәне беленеп тора. Ә андыйлар аерата куркыныч, аларнын башына бер тиле уй керсә, унга-сулга карауны белмиләр. Бигрәк тә мондый бакчаларның караңгы юлларында йөргәннәре. Берсе озын баулы кара сумканы күрсәтте.
—Бар да урынында ,—диде тавышын юри карлыктырып.
Жәүһәрия ана егерме бишлек сузды.
—Арзанракка куймыйсызмы, мамаша?—диде икенчесе.
Селәгәйгә берне сыларга кулы кычыткан иде Харисның. Ләкин тегеләр өчәү бит Куртка астында гәүдәләрен чамалау да кыен Хәзерге үсмерләр мондый юлларга чыгар алдыннан спорт залларында, һич булмаса подвалларда көч җыялар—"мускулы качают”. Салып таптарга да күп сорамаслар
—О-ой! Нишләдем соң әле мин?! Акчаны өйдән азрак алып чыкканмын бит!—диде Жәүһәрия.
Харис кесәсеннән өч унлык чыгарып, тегеләргә сузды:
—Кара, документларың урынындамы?!
Ул арада малайлар баскыч ягына йөгереп, эрегәндәй юкка чыктылар.
—Бандитларны менә шушылай үзебез үстерәбез шул без, —диде Харис.
Жәүһәрия аның сүзләренә игътибар бирмәде, җиңел сулап:
—Бар да урынында,—диде.— Паспорт та, өй ачкычлары да.
Инде хәзер иркенәеп бер-берсенен хәл-әхвәлен белешергә, ачылыбрак сөйләшергә мөмкинлек туган кебек иде.
Ләкин Жәүһәрия, рәхмәт әйтеп, китәргә ашыга башлады:
—О-ой! Баланы күршедә калдырган идем!
—Әйдә, озатып куям.
—Кирәкми, ашыгам. Бик җаваплы миссия бит минем җилкәдә, ике егеткә кичке аш әзерлисем бар!
Шулай диде дә, бакча капкасыннан чыгуга трамвай тарафына йөгерде. Хисләргә ирек бирергә дә, үткәннәрне искә алырга да вакыт калмады. "Димәк, ире үз урынында. Ләкин хатынының сумкасын алырга нигә сон ул килмәгән?"
Урам утлары яктысында йөгереп китеп барган нечкә сынлы хатын аңа кызганыч, ялгыз булып күренде. Ялгыз булмаса, ул мондый очракта Харисны эзләп табар идемени9 Әгәр, мәсәлән, Гүзәлия сумкасын югалтса, Хариска әйтмәс идеме9! Хәер, аның сумкасын ала алмаслар! Алай да, зарланыр нәрсә табыла йә базар сатучысы акчаны ким биргән, йә бакчадагы тәрбияче балаларның борын астын сөртмәгән һәммәсен кайтып сөйли. Харис “ие-ие” дип тора. Үзенең дә эч бушатасы, дөньяның рәтсезлегеннән зарланасы килгән чаклары була. Хатыны анын сүзен җөпли, башын сыйпый, алдына аш китереп куя Өеңә кайтып, шундый юаныч та тапмагач, ул нинди өй дә, нинди ир-хатын, нинди гаилә?!
Тагын Мария Стюарт кыйссасы хәтергә килде...
Берәр айдан трест директорының секрегаре Хариска бер конверт бирде. Анын эчендә өч унлык иде. .
Сер бирмәде Жәүһәрия. Өендәге чүпне читкә чыгарасы килми иде...
——Тамак ялгап аласы бар. Төш узып бара бит, ике тулып килә.— диде Даниф
Харис хатирәләреннән авырлык белән айнып, тирән итеп көрсенде.
— Ике генәмени әле?..— Аннары, зиһенен туплагандай, бераз тынып торды да:—Шәһәргә кайтып җитик инде, аннан карарбыз.—дип өстәде.
йе. сәгать телләре үз көе белән әйләнә дә әйләнә... Мизгелләрне саный да саный... Аларнын үз үлчәве... Алар әле нибары ярты көнне генә санаганнар...
Ә Хариска бер гомер узган кебек. Әле иртән генә дөнья бөтенләй башка иде түгелме сон?.. Эшкә килгәндә нинди гамьсез, бәхетле булган икән ул. Белмәгәнгә... Бер сәгать эчендә кафены карап чыгарга, аннары төзелеп бетеп килә торган йорт янына барырга ниятләп куйган иде ул. Эш күплегеннән аптырап, ничек өлгерермен, ул кафеда нишли алырмын инде мин, дип, күңеле сыза иде Жңтмәсә. трестнын ана беркетелгән "Нива”сы инде шактыйдан ватык, төзәтергә бухгалтерия акча таба алмый. Ярый, алдагы көнне Даниф шылтыраткан иде, машинасы белән кафега алып барырга риза булды... Дөрес, трест ишеге төбендә унынчы яртыда очрашырга вәгъдәләшкәннәр иде, ә ул ун тулгач кына килеп җитте. Шул ярты сәгать эчендә Харис бик нык борчылып, эченнән дулаган иде... Нинди юк кына нәрсәгә кәефе кырылган булган икән лә.'
Шуннан сон дөнья бер тын эчендә әйләнеп каплангандай булды, алдан уйланган, бик мөһим тоелган эшләр кечерәеп калды, әһәмиятен югалтты... Харисның хәтерендә Жәүһәриянең уйчан тавыш белән шигырь сөйләгәне яңарды:
Өермәләр кинәт куба.
Таулар кинәт ишелә
Әйе, бөтенесе кинәт ишелеп төште. Харис өчен.
Ә менә Данифның сәгате вакытны иртәнгечә саный. Аның ашар чагы җиткән Карыны ачкан. Харисның эчендә дулаган ялкын аны көйдерми чөнки.
..Даниф, яшь кенә булуына карамастан, ә бәлки, шунадыр да, җилкәннәрен заман җилләре уңаена тиз көйләгән егетләрнең берсе иле һәммәсенә өлгерергә тырыша: мәктәпне тәмамлауга өйләнеп җибәргән, аннары, эшне озакка сузмыйча, бер-ике елдан аерылып та куйган. Кооперативлар оешу шаукымы кубуга, "бизнесмен" булып киткән Горбачевның “алкоголизмга каршы аяусыз көрәше" заманында, Казандагы шәраб заводын ябып, мал-мөлкәтен “Баллы күл" кафесындагы кебек пыран- заран китереп бетергәч, аның бушап калган бинасына шушы Даниф хуҗа булып алган иле Ул яллаган таза беләкле егетләр, армиягә хас ала- кола күлмәкләренең җиңен сызганып, заводмын җир астындагы иркен сарайларына кереп киттеләр. Бишәр йөз литр сыешлы имән мичкәләрне көл итеп ватып чыгарып ташладылар. Хәмер чөмереп исереп егылган күсе түшкәләрен себереп түктеләр. Бушаган урынга агач тартмалар ташып, аларга туфрак тутырырга керештеләр. Данифның кооперативы шунда шампиньон дигән гөмбә үстерәчәк иле
Билгеле инде, бинадагы мондый үзгәрешләр янадан коруны, ягъни, “реконструкция" таләп итә иле. Ул шушы эшләр белән төзү трестына килде. Харис белән шунда танышты
Хөкүмәт предприятиесе булган трестнын бөлеп килгән, ә кооперативларның. җылы базда үрчегән гөмбә кебек, сәгате белән ишәеп, бер- берсенә чәбәләнеп чорналган чагы Егетнең кесәсе калын, чөнки кооператорларга эшне башлап җибәрергә мул итеп кредит бирәләр иде
Ә
Банкирларның күзенә төтен җибәрерлек "бизнес-план"ың гына булсын. Ә андыйларга башы эшли Данифның, “бизнес" дигәндә тел тегермәне сүзләрнен югары сортын гына чыгара.
Ул чакта алар әйбәт кенә хезмәттәшлек итеп алдылар. Бинаны төзәткәндә шактый ташчы, штукатур-малярларга, түбә ябучыларга, эретеп ябыштыручыларга ярыйсы гына эш булды Түбә ябучылар белән эретеп ябыштыручылар бергәләп эшләделәр, чөнки озынлыгы ундүртәр метрлы, эре сырлы, калын түбә калаен эретеп кенә кисеп була иде
— Шифер гына ярамадымыни? Бу түбәнен хакын чыгару өчен күпме гөмбә үстереп сатарга кирәк булыр?— дип хәйран калган иде Харис.
—Ялтырап торсын, дус-дошманның күзе чагылырлык булсын!— диде Даниф —Менә ичмасам, боларнын эше гөрләп бара, дип шаккатып сөйләсеннәр Эшебез чыннан да гөрләп барачак, чөнки һәммәсе исәпләнгән-саналган. Шәһәрдә гөмбә үстерүчеләр аз, халык егылып алачак. Кибетләргә ташып кына өлгер. Тиз үсә. ә хакы...
Һәм ул саннар белән Харисның башын дөңгечләп тутырырга кереште
Ул чакта "бизнес-план"нарны белен урынына пешереп кенә торды Даниф. Анын “бөтенесе исәпләнгән-саналган" кооперативлары берничә иде. Кайдадыр ат үрчетеп, кымыз пехы ачып яталар, кайдадыр умартачылык белән шөгыльләнәләр. Тугыз катлы бер йортның идән астында “Мебель цехы” ачылган, урманнан әле генә кисеп алып кайткан чи усаклардан дөбердәтеп диван-кәнәфиләр укмаштыралар. Халык чират торып ала. чөнки кибетләргә әле чит илдән товар китереп өлгермәгәннәр, ә акчанын бәясе убылып төшеп тора Инфляция! Кемнәргәдер дача йортлары салалар. Бәгьзеләренә— түрәләр тирәсендә кода-кодачалары булып, кредит эләктерә алганнарына—өчәр катлы “коттедж" торгызалар, һәммәсенең планы расланган, барысына да кредит алынган. Тимер-бетон комбинатларында бетонга чират. Харисның танышлары Данифның машиналарын чиратсыз төйиләр. “Бизнесмен” исә үзенең кара “Тойота”сында, өч таза егет белән бергә, тегендә-монда ут капкандай чаба, машина эчендә әледән- әле телефон зыңгылдый. Артын кашырга да вакыты юк эшкуарның!
Харисны да бу агымга керергә нык үгетләгән иде ул:
— Нәрсәгә монда сөрсеп утырасыз? Дәүләт предприятиеләренең бернинди киләчәге юк хәзер. Тәҗрибәгез зур, танышларыгыз күп, абруегыз югары. Сезгә кредитны берсүзсез бирә хөкүмәт.
— Кымыз эчкәч бал ашарга ярамый бит, син шуны беләсеңме?— диде Харис.
—Нишләп?
—Эчкә тия Шуна күрә сак бул син Буташтыра күрмә. Әле гөмбә базына, әле ат абзарына, әле умарталыкка чабасың. Башың әйләнеп, егыла күрмә!
Бизнеска башы каты эшләгән егет бу сүзләрдән югалып калды, анын аптыраганын күреп. Харис көлеп җибәрде.
—Синен арттан чабып булмас шул,—диде аннары җитдиләнеп.— Бия саварга осталыгым да юк. Төзү институтында андый һөнәргә өйрәтмәделәр.
—Бияне үзен савасы димени! Аны саудырта белергә кирәк... Менә, мәсәлән, сәүдә белән шөгыльләнергә уйласаң... Кредит аласын да. телевизорлар, суыткычлар кайтартып, складка тутырып, шартлатып бикләп куясын. Аннары берничә ай күккә карап, төтен өреп йөрисен. Ул арада синен малнын хакы биш тапкырга күтәрелә. Кредитыңны түләгәч, үзенә бер-ике ел дөньянын артына тибә-тибә яшәрлек кала...
Монысын ул сөйләмәсә дә белә иде Харис. Әнә, Кушагин дигән эшмәкәр шхндый гамәлләре белән бөтен шәһәрне шаккатырды. Якындагы бер бистәдә бушап калган яшелчә базасына шыплап телевизорлар тутырган да. тирәсенә этләрне өйрәтә торган осталарны сакларга җибәргән. Этләре белән, билгеле. Акчанын кыйммәте упкынга мәтәлгәнен, товар хакларынын күккә күтәрелгәнен көтә икән. .
Гөмбә цехында төзү трестынын эшләре беткәч. Даниф күздән югалды, йомышы төшмәгәч, Харис та аны эзләп маташмады
Берзаман алар урамда очраштылар. Сәлам бирмәсә. Харис танымый узып та киткән булыр иде, мөгаен, шулкадәр бөрешкән иде бизнесмен егет Өстендә төсен җуйган костюм, аягында иске кроссовка Башын иеп, кырын басып тора. Ләкин барыбер ун янагы кызарып, җилсенеп, урыны-урыны белән хәтта чиләнеп чыкканы әллә каян күзгә ташлана иде.
—Ни булды сиңа?!—дип сорады Харис шаккатып
— Батыр ярасыз йөрми,—дип жавап бирде теге елмаерга тырышып Әмма елмаю галәмәте анын чыраен тартыштырып. авызын кыйшайтып, тәмам мескен хәлгә кертте.
—Ә нигә җәяү? Бизнеска тотынган идең ич. Барып чыкмадымыни9 —“КамАЗ” авариягә юлыкты бит минем. Эче тулы телевизор иде Бөтенесе челпәрәмә килде. Хакын көчкә түләп бетердем
“Ахыры шулай бетәчәге көн кебек ачык иде",—дип уйлады Харис Ә үзе Данифка:
— Башын исән булсын,—дигән булды —Бу заманда ниләр генә күрми бизнесмен башлары Совет заманында тир түгеп алган квартирларын сатып урамда калганнары бар. Кайсыларын имгәтеп ыргыталар, күпмесен үтереп ташладылар. Син ансат котылгансың әле. шөкерана кыл Моннан сон аң булырсың, алдыңны-артыңны карабрак йөрерсен
Ләкин “бизнес” чиреннән кешене битен җимереп кенә терелтеп буламы?
—Зарар юк,—диде Даниф.—Менә яңа фирма ачарга йөрибез. Таныш егетләр белән берләштек, килештек... Озакламый тугыз катлы торак йортка нигез салабыз. Квартирларын сатачакбыз. Акчасын алдан түләгәннәргә хакы кимрәк куелачак. Андыйга ихтыяҗ зур бит ул Бөтенесе исәпләнгән-саналган. Бик файдалы, табышлы эш булачак Әйдәгез, мин сезне шунда тәкъдим итәм! Мин алып барсам, егетләр биш куллап кабул итәчәк! Алар мине белә!
—Ә шампиньоннар үсәме сон9 Бияләр сөт бирәме9 Ә умарталар
—Сатарга туры килде Теге “КамАЗ”дагы товар өчен
Булгандырмы егетнең кыйммәтле товар тутырылган машинасы, юкмы, аугандырмы ул, юкмы, анысы томанлы калды Һәрхәлдә. Харисның күңелендә, теге “Тойота’Та үзе белән утырып йөргән таза егетләрнең йодрыгы уйнамадымы икән анын чыраенда, дигән шик калды
Бизнес тәмен бер татыган адәм тимер кырмый, таш кисми шул инде. Таш кискәнгә баш булу жден эзли ул Ләкин ул җайны да таба белергә кирәк бит Менә шул “җай" дигән нәрсә Данифның кулыннан шома балык кебек ычкынып тора иде, ахрысы Теге йорт төзүчеләр дә никтер аны бик якын җибәрмәделәр, һәрхәлдә, егет Хариска ул хакта бүтән сүз кушмады. Алай да үзенә каяндыр калтырча “Уазик юнәткән, аңа менеп утыргач, хөртилеге дә кимеде, бите дә төзәлде Яңадан калкып бара, еш кына Харис янына килеп чыга, төзү кооперативы оештырырга үгетли.
Кафега барганда Харис: “Монын башы эшли бит. бу бинаны рәтләү гурында берәр фикер әйтмәсме9”—дип тә уйлаган иде
Бардылар Кайтып киләләр Кыяфәтен күр инде Харисның'
-Өйгә сугылып, күлмәкне алыштырып чыгыйм әле,—диде ул Данифка_
-Харис Мирзаянович! Сез ничек уйлыйсыз: ул бинага хәзер кем хужа булыр икән?
Харис Данифка гаҗәпләнеп карады Ул әле бина турында сөйләш.» Хәер. Җәүһәрия кем сон аңа9 Анын өчен ник кайгырсын ул?
Кем хуҗа дип... Җәмгыятьнеке бит ул
Кем сон ул “җәмгыять”9 Андый шарашкин конторалар гадәттә шул бер кешедән тора инде Җитәкчедән Җитәкчесе китгеме-бетге.
дигән сүз. Монда да бүгенге хәлләрне ишетүгә, ач шакаллар өерелеп киләчәк Беләсезме, бүгенге көндә күпме тора андый бина?
—Күпме?
—Шәһәр хакимияте ана ике миллиард сораячак!
—Ике... нәрсә?!
—Миллиард. Харис Мирзаянович.
—Шул хәрабәгәме?
—Анысы арттырып җибәрәләр инде. Ул хәтле акчасы булган кеше Казанда күп түгел. Андыйлар моның ише белән вакланмый, Мәскәү аша чит илләр белән генә эш итә. Монда берәр котырган акчалы кеше килеп чыкса гына. Оттырмаячак алар, киләчәктә зур табыш алачаклар. Аның ихатасы, җир мәйданы күпме Бинаның зурлыгы. Санап карагыз, Харис Мирзаянович! Төзүче бит сез, биналарның хакын чамалыйсыздыр.
—Акчалар котырган, бәяләр саташкан бу заманда кем белеп бетергән аны. Ә син каян алып әйтәсең?
—Бизнес кешесенә бәяләрне белми булмый. Бина сорап күп таптарга туры килде инде чиновниклар бусагасын. Калҗа бик симез. Күрегез дә торыгыз, берәүләр бик нык мантып калачак ул бина янында.
—Кемнәр?
— Беренчесе менә шушы җәмгыятьнең пичәтен кулга төшереп, имза хокукын алган кеше булачак. Закон буенча, җитәкче юкта аның хокуклары урынбасарга күчә. Урынбасары кем икән сон аның? Ну ишелде бәхет берәүгә!
Харис кинәт гәүдәсенең кылдай тартылганын тойды, чырае кырысланып китте:
—Син кызурак тот әле. Мин хәзер минут эчендә өйгә кереп чыгам да Карл Маркс урамына китәбез.
—Анда нәрсә калган?
—Жәмгыятьнен бүлмәсе шунда.
—Ә кайда ашыйбыз?
— Мин күлмәк алыштырган арада, берәр чокыр кофе эчеп алырбыз. Эшкә дә шылтыратырга кирәк, мөгаен, бүген бара алмам.
Даниф, алдан җай гына барган зәңгәр “Ока”ны узарга чыгып, газга ныграк басты.
әүһәриянен хәер җәмгыяте оештыру артыннан йөргәнен белгәч, Харисның күңелендә, хәерлегә түгел бу, дигән шик туган иде V. Тик ул моны шагыйрәнең күзенә туры карап, нык итеп әйтә генә алмады.
Кул биреп, исәнләшкәндә, салкынча бармакларын Харисның учыннан бик тиз тартып алды ул, озаклап хәл-әхвәл сорашырга да теләмәде. Сумкасыннан бер бит кәгазь чыгарып, өстәлгә салды. Анда сәер генә рәсем ясалган иде: яшел җирлектә кызыл урак-ай, аның эчендә ак лалә чәчәге. Баксаң, балаларча беркатлы бу сурәт—яңа бер оешманың тамга- символы иде. Оешма үзе—хәер җәмгыяте, оештыручысы исә Җәүһәрия икән.
Ул чакта, ике ел элек, телефоннан таныш тавышны ишеткәч, тагын берәр бәлагә тарыганмы әллә, дип уйлап өлгергән иде Харис Бәхеткә, бәла-каза юк икән. Кинәшәсе бар, диде Җәүһәрия. Харисның эш бүлмәсендә очрашырга килештеләр.
Бу юлы ул шактый үзгәргән кебек тоелды. Ничектер кыюсыз елмаеп килеп керде, бәйләнгән пальтосын, беретын салып, ишек янындагы элгечкә элгәндә, чәч бөдрәләрен сыпырып, муенындагы озын ак шарфын рәтләгәндә—һәр хәрәкәтендә сагаю, кыенсыну сизелеп тора иде. Гадәттә зур начальниклар янына фатир сорап килгән кешеләр үзләрен шулай тота.
Әлбәттә, хыялый шагыйрәдән төрлесен көтәргә мөмкин. Ләкин бу
кадәресе Харис ни әйтергә белми аптырап утырганда. Жәүһәрия. шигырь укыгандай канатланып, очынып, булачак җәмгыятьнең кирәклеге, мөһимлеге хакында сөйләргә кереште.
—Мондый оешмалар бөтен илдә бар. Чикләр белән дә санашып тормыйлар, кайда афәт-фаҗига булса, шунда барып ярдәм күрсәтәләр Чечняда сугыш башлануга машиналар, самолетлар белән күпме илләрдән килеп җиттеләр, ә французлар госпиталь ачып җибәрделәр хәтта. Ә нигә безнен Татарстанның шундый госпитале юк анда? Нигә безнен флаг анда җилфердәми? Чечняга без французлардан якынрак! Татар халкы французлардан ким түгел!
— Неужели?—дип сораудан тыела алмады Харис Ләкин үзенен тавышында ирексездән мыскыллау яңгыраганын сизеп алды да. сүзен шаяруга борырга ашыкты:
—Татар француздан артык ул, Жәүһәрия! Дүрт йөз ел буе башка милләт басымы астында яшәсә, белмим, француз исән калыр иде микән! Ә менә татар исән. яши. Тик бу—бик зур сер
—Нәрсәсе сер?
—Татарның дөньяда барлыгы. Аны французлар белми бит
—Соң белгертергә кирәк! Күзләренә китереп терәргә! Әйтик, шул ук Чечняда, яисә әнә җир тетрәгән Япониядә французлар белән янәшә без дә үзебезнең Татарстанның байрагың кадап куйсак, ачларга ризык, ялангачларга кием бирсәк, яралыларны дәваласак, белерләр, танырлар иде, тиң күрерләр иде! Газеталарда язып, телевизордан күрсәтсәләр, бөтен дөньяга шаулар идек. Мокыт булып яшәргә ярамый! Менә кара әле!
Ул сумкасыннан таушалып беткән юка тышлы китап чыгарды.
—Төрек Кызыл Асның тарихы бу. Оештыручыларын күр син анын.
Ул китапчыкның беренче битен ачты да. фәсле, мыеклы, горур карашлы гайяр ирләрнең сурәтләренә алсу тырнаклы нәфис бармагы белән төртте.
-Кара-кара! Моннан йөз ел элек Торкиянен шәфкать оешмасын булдырган кешеләр болар. Генераллар, бәйләр, пашалар .Алар кебек булсан, ә? Синең портретны менә шушындый китапта басып чыгарсалар, шәп булыр иде бит!
— Каяле. кая!
Харис китапны үзенә табарак тартты да сурәтләрне дикъкать белән карап чыкты. Аннары
—Карточкага дөрес төшермәгәннәр боларны. -диде.
—Ә ничегрәк кирәк, дип уйлыйсын?
—Фокуска кесәләрен алырга кирәк иде. Чөнки хикмәт фәстә дә. мыекта да. генералның түшендәге орденда да түгел, ә кесәдә, акчада Китапта язганнармы, күпмешәр доллар биргәннәр алар бу оешмага’
—Аларда доллар түгел, лира!—диде Жәүһәрия үртәлеп, ләкин бирешергә теләмичә.—Инде сине дә шундый дип һич уйламаган идем'
— Нинди дип?
—Бөтен нәрсәне акчага илтеп тери торган!
— Гадәт. Жәүһәрия! Һөнәрем шундый бит минем Төзүче кеше, эшкә керешкәнче, җирнең астын актарып карарга тиеш Үлән үскән йомшак туфрак астында нинди катламнар ята. шуны белергә Нигезнең төбен каты токымга терәп утыртырга кирәк. Шулай эшләмәсән. корылмаң авып, ишелеп төшәчәк. Ә менә син әйткән җәмгыять өчен каты токым акча бит инде ул. Ни диләр сон бу хакта безнен татарнын пашалары - бәйләре., гафу, байлары ’
Жәүһәрия башын тәрәзәгә борды Ничектер гадәтләнеп. кечерәеп киткәндәй иде ул. хәтта кызганыч иде Ә кызганыч булу ана һич тә килешми. Мескенлек берәүне дә бизәми1
...Хәзер исенә төшкәч, бәгыре киселеп китте Хариснын алай өстән карап, баласытып сөйләшәсе түгел иде лә! Байлар ярдәм итә торган булса. Хариска килеп егылыр идеме ул?
—Узган айда төрекләр килгән иде. шуларны шәһәр читенә кунакка чакырдылар, алар янына үзебезнең кайбер артистларны, шагыйрьләрне дә дәштеләр, арада мин дә бар идем,—диде Җәүһәрия Һәм соңгы вакытта калкып чыгып, исеме республикага танылган бер татар баеның исемен атады —Табында утырганда хәер җәмгыяте оештыруыбыз турында сөйләгән идем Ул мина өстәл аша биш йөзлек акча ыргытты Рәхмәт инде Җәмгыятьне рәсми рәвештә теркәргә җитте.
Харис зур залны, затлы ризык тезелгән табынны, андагы чит ил кешеләрен күз алдына китерде. Шунда, имеш, берәү өстәл аша акча ыргыта Ярдәмме, сәдакамы9 . Бу хакта сөйләгәндә горур шагыйрәнең күңеле төшенке булуы бик тә андашыла.
—Эшне башлыйк әле, бер җае чыкмый калмас,—дип төгәлләде Җәүһәрия сүзен.
—Хәер жәмгыятенен эше—бушка өләшү дигән сүз. Өләшү өчен башта табарга кирәк. Өстәгеләр ни әйтә сон, аларнын фатихасын алгансыңдыр бит?
Бу сорау Җәүһәрияне калкындырып җибәрде.
—Син уен-муенга саныйсың, ә менә Хөсәен Гайфуллович бик хуплады,—дип, бик зур җитәкчене атады ул.—Эшлә, Җәүһәрия, ди. моны фәкать син генә булдыра аласын, ди.
—Финанс ягыннан да ярдәм вәгъдә иттеме?
—Акча да акча! һаман бер кадакка сугасың! Мигә батты инде кадагың! Хөкүмәт җәмәгать оешмасына акча бирә алмый, диде. Сина бирсәк, тагын әллә ничәү йөгереп киләчәк, урысы, яһүде, башкасы, диде. Ә болай кулдан килгәннең һәммәсен эшләячәкмен, теләсән кайчан шылтырат, кил, диде.
—Кулыннан нәрсә килә соң аның?
—Мин аннан бина сорадым
—Бирәм дидеме?
—Хәзер үк булмас, башта эшләп күрсәт, аннары биналы итәм. диде Әһә. җәмгыятьне оештырырга, аның эшен күрсәтергә кирәк икән Бер тарыдан ботка пешми, бер кешелек оешма юк. Эшләүчеләр кирәк икән —бушка эшләүчеләр...
—Төзүче бик кирәк безгә,—диде Җәүһәрия.
— Гомерем буе хәер җәмгыятенең төзүчесе булу турында хыялланган идем,—диде Харис, уенын-чынын бергә кушып.
—Димәк, риза? Сине оештыручылар исемлегенә кертәбез. Фотосу- рәтенне бир әле.
—Нәрсәгә?
—Җәмгыятьнең таныкнамәләрен ясатам.
Җәүһәриянең ишек алды буйлап китеп барганын ул тәрәзәдән карап калган иде. Язгы дымлы җил анын пальто итәген тарткалый җилпендерә, гүя күтәреп алып китәргә омтыла иде.
Очыну килешә иде шагыйрәгә. Оештырсын җәмгыятен, кылансын, уйнасын, дип уйлады Харис. Ай эченә лалә чәчәге куелган матур тамгалы флагын болгап йөрсен, кесәсенә шундый ук тамгалы мөһерен, тәти катыргысын салып куйсын. “Президент Байбулатова” дип рәсми кәгазьләргә имзасын салсын. Аяк чалучылар, канатын сындыручылар, артыннан да, битенә карап та көлүчеләр Харистан башка да җитәрлек булыр әле
Тагын шунысы да бар: һәртөрле “ярдәм”, “хәйрия” фондлары нык үрчегән чак иде бу. Харисны да чакыргалыйлар, тресттан әзрәк таммасмы, дигән өмет беләндер инде Андый оешмаларга салымнар азрак салына дигән сүз йөри, алар тирәсендә кооперативлар булдыру бик уңай, диләр иде. Шуна ымсыныптыр, ахрысы, оешалар, тик нилектәндер гомерләре кыска була, бер-ике елдан, иртәнге томан кебек, эреп юкка чыгалар
Әмма ни гаҗәп, Байбулатованын “җәмгыяте хәйрия”се яши бирле Җәүһәрия телефоннан шылтыраткалап эшнен барышын әйтеп тора, киңәш- табыш итә Кемнәрдер акча биргән, шул акчадан кемнәргәдер ярдәм
күрсәтелгән... Менә Хөсәен Гайфуллович та вәгъдәсен үтәгән—анын кушуы буенча хәер җәмгыятенә шушы "Баллы күл" кафесын биргәннәр
Бу хәбәрне китергәндә. Җәүһәрия, чыннан да. канатланган иле. Теге беренче бию кичәсендәге кебек, башын артка ташлабрак. Хариска өстән карый, син миннән кечерәк, ләкин бер дә кыенсынма, егет кеше өчен кимчелек түгел бу. дигән кебек иде карашы.
Харис исә, бина турында ишетүгә җитдиләнеп китте Чөнки хат шаярудан узып бара иде. Андый бинаны төзәтү, тоту, аннан табыш алх уен-муен түгел.
Җәүһәрия исә. әңгәмәдәшенең кашлары җыерылганын да күрми, үз хыялларына мавыккан. Ул ялангачларга кием-салым, ачларга азык- төлек өләшә торган иркен урын, йортсызларга кунып чыгар өчен бүлмәләр, медпункт булдыру турында сөйли. Складларга көзге уныш жыю чорында яшелчә, җиләк-җимеш китереп тутырачаклар икән Инвалидлар өчен цехлар, шәфкать туташлары әзерләү курслары ачачаклар, имеш Хәйрия ашханәсенең үзендә түләүсез сыйлау өстенә. аш. ботка пешереп, зур казаннар белән вокзал, базар тирәләрен.» барып, ачларны буштай ашатачаклар икән.
—Моның өчен дәүләт бюджетына аерым статья булып керергә кирәк,—диде Харис коры гына.
Иң яраткан кешеңне дә гел башыннан сыйпап кына торып булмый Кайчакта биш яшьлек Нәркизнең дә йомшак жирен “мәэ-мәэ" итәргә туры килә. Хыялларына мавыгып саташу дәрәҗәсенә җиткән шагыйрәне аңына китерергә кирәк иде.
—Хөкүмәт җитәкчеләренең фикере нинди сон?—дип сорады Харис
—Әйттем бит инде—без җәмәгать оешмасы, хөкүмәт ярдәм итми, дип! Син акча турында гына уйлыйсын!
Җәүһәриянең аны чеметтереп аласы килә иде. Ләкин гомере төзелеш мәйданнарында узган егетнең тиресен алай гына чеметеп булмый
—Кеше турында да уйлыйм мин,—диде Харис —Ул бинада, беләсеңме, күпме кеше эшләячәк? Әллә ничә дистә! Ә синен зур коллектив белән җитәкчелек иткәнен бармы? Әллә син ана укыдыңмы?
Җәүһәрия дәшмәде
—Шунысын да белеп тор: син рәтле ашханә директоры ла. цех җитәкчесе дә, намуслы склад мөдире дә таба алмаячаксың
—Әллә мине, үз тирәсенә җыен әтрәк-әләмне җыяр, дип уйлыйсынмы?
—Тәҗрибәле, үткен, уңган директор йә мөдир хәзерге вакытта башка берәүнең кул астында кол булып эшли димени’ Коммунистлар диктатыннан котылып, иркен сулыш ала гына башладылар, ипле син башларына менеп басмакчы. Беләсең килсә, бу заманнын бәген рәхәте ирекле булуда! Ә ирек ул—үзенә кирәк кешеләрне генә эшкә алу. дигән сүз. Берсе онны-итне табып кайтара, икенчесе пешерә, өченчесе сата, дүртенчесе җыештыра, бишенчесе саный. Алтынчысы-ашханә директоры шуларнын эшен оештыра. Ә син аларга ник кирәк ’
-Хәйрия җәмгыятенә салымнардан льготалар бирелә. Син шуны онытма.
—Их, Җәүһәрия, син законнарны ныгытып укып кара! Закон бер тиенлек ташлама ясаса, анын артыннан ун тикшерүчесен җибәрә, ничек тын алуына кадәр тикшереп торалар' Шу на күрә зшем кешесе синеке кебек оешмалар белән бәйләнми. Гиешле салымын түлибез дә җан гыныч. диләр. Үзе тапканны, әгәр арттыра алса, үзе өләшә Балалар йортына, хасталарга, картларга бирә Әгәр синен тирчәндә болганхчылар бар икән, белеп тор: кулларыннан эш килми, син тапканны кайгырырга маташучылар булыр!
— Мин аннан чын шәфкать йорты ясыйм' -диде Җәуһәрия. күзләреннән ут чәчеп.-Түбәсенә Кызыл Ли бастырып куям Шәһәрнен бөтен ягыннан күренеп, балкып торырлык игеп'
—Бик шәп булачак икән Вокзалларда. идән асларында, канализация торбаларында кунып йөрүче йолкышларга эзләп торасы да юк Шунын өстенә күпме төрмә кошы ябырылачак! Әдәбият түгәрәге түгел ул сиңа! Анда ин беренче эш итеп милиция пункты ачарга туры киләчәк әле!
Жәүһәрияне яңакладылармыни—ике бите алланып чыкты, күзләре боз кыйпылчыгы кебек ялтырады.
—Бер нәрсә дә җиңел генә бирелми, һәр эшнең авыр яклары була,—диде ул Харистан да катырак итеп —Хәер ашханәләре дә. кунып чыгу урыннары да бөтен дөньяда бар Аларнын барсын да хөкүмәт төзеп бетерә алмый, һәр ятимнең башыннан хөкүмәт сыйпый алмый. Мондый оешмалар булырга тиеш! Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел. Бездә моңарчы эшләнмәгән, шуңа күрә әлегә рәтен белмибез Өйрәнербез. Әгәр ярдәм итәсең килми икән, турысын әйт! Башкаларга ялынырмын!
Харисның “мәэ-мәэ” итәргә сузылган учына йодрыгы белән бәрде бу. Каты икән кулы! Харис аны мондый дип белми иде.
—Ә бүтәннәргә ни дип бармакчы буласын инде?
—Бина күптән хуҗасыз калган. Көз җиткәнче су торбаларын карарга, җылылык системасын тикшерергә кирәк.
—Анысын гына карарга була,—диде Харис тавышын йомшартып, килешергә теләгәнен нык сиздереп.
— Иртәгә унга килә аласыңмы?
—Алам.
—Мин уннарда булам. Без ул кафеда эшли башладык инде. Уннан икегә кадәр анда безнең кешебез утыра, мохтаҗларны кабул итә, ярдәм күрсәтә. Бүгенгә хуш.
Әйе. “бүгенгә хуш”, диде ул чыгып киткәндә. Кулын бирмәде, ишек янына җиткәч борылып карамады, елмаймады. Ак кофта, аллы- аклы бәйләгән юбка кигән зифа сыны туры, нык, җәя кебек тартылган иде. Королева горурлыгы, тәвәккәллеге бөркелә иде аннан. Ләкин, королева беркайчан да япа-ялгыз булмаган. Хәтта Мария Стюарт та. Төрмәдә чагында да теләктәшләре, кайгыртучылары булган анын. Ә бу королева ялгыз иде Хәзергечә әйткәндә, “команда”сы юк иде аның! Әгәр шулай булмаса, Хариска килеп егылыр идемени ул?
Жәүһәриянен артыннан карап калганда, Харисның күңелендә соклану белән кызгану айкалды Ләкин нигә тәрәзәдән генә карап калды соң ул? Нигә анын артыннан йөгереп чыкмады?
Ах, менә хәзер кичәге көнгә кулны сузасы иде дә, бүлмәдән чыгып барган Жәүһәрияне иннәреннән тотып туктатасы иде! "Тукта, син мине анда көтмә! Телисеңме, мин сине өеннән кереп алырмын! Кирәк булса, эшеңә керәм...”
Ләкин үткәннәргә куллар сузылмый, мәрхүмнәргә сүзләр барып ирешми...
Ул минутларда Харис, иртәгәсен сөйләшербез, араларны җайларбыз, дип уйлады. Борчылырга сәбәп юк та кебек иде Ялгыз булырга тиеш түгел иде бит Жәүһәрия. Кафеда җәмгыятьнең тагын бер кешесе булырга тиеш иде.
Кем ул? Ник килмәгән? Ә бәлки, килеп кире киткәндер? Әгәр шулай булса, кайчан, нишләп киткән?
әзерге заманда контораларны янача итеп, “офис” дип атау модага кереп китте. Ләкин Жәүһәриянен эш урынын болай атарга тел әйләнмәс иде. Бүлмә ишегеннән барып керүгә, биткә салкынча, дымлы тынчулык бәрелде, кояшлы ишегалдыннан сон шактый карангы булып тоелды. Шагыйрәнен көлеп: “Без бит элеккеге ирләр туалетында утырабыз”,—дип сөйләгәне искә төште. Туалет ук түгел, җыештыручының себерке-чүпрәкләрен саклый торган чолан булган бугай үзе
Х
Ак якалы зәңгәр халат кигән өлкән яшьтәге мөлаем апа ысланган тавык түшкәләре өелгән өстәл янында, ишеккә аркасы белән басып тора иде Егетләрнын сәламен ишеткәч, тиз генә борылмады, ашыгып кулъяулык белән күзләрен сөртте. Аннары жил кәсе аша гына карап, күз яшьләреннән арына алмыйча, бераз карлыккан тавыш белән —Исәнмесез?—диде—Ни йомыш?
— Нурҗиһан апа. сез мине оныткансыздыр инде. Бер тапкыр кергәнем бар сезгә. Харис мин.
—Ә-ә, әйе шул... Гафу итегез, танып өлгермәдем. Күзем томанлана... Җәүһәрия сезне гел сөйли торган иде.. Хәзер генә милициядән килеп киттеләр. Сез. бәлки, белмисездер әле
— Беләбез.
Апа урындыкка утырды да гаҗизләнеп ике учы белән ботларын чәбәкләде:
—Көпә-көндез, эш урынында харап иткәннәр кешене, ә? Кемнен ни үче. ни ачуы булсын? Күпме кеше рәхмәт укый иде Бер дошманы юк иде! Тартып алырлык байлыгы юк иде! Башка сыймаслык хәл! Шаклар катарсың!
—Анда ялгызы булмагандыр бит ул? Сезнен кешегез бар. дигән иде...
—Әйе. Насибә утыра торган иде. Бүген анда бармаган шул ул. Балалары белән әвәрә килеп йөргән. Туры монда килгән иде.
—Кая соң әле ул?
—Менә, тавык китергәннәр иде. шуның берничәсен алып, фәкыйрьләргә илтә китте.
—Ә кафенын ачкычы кемдә иде?
—Ачкычны Җәүһәрия белән икесе белгән урынга куялар иде. Сакчыларның үз ачкычы бар бугай.
—Анда сакчылар да бар идемени'’
— Бар иде. Төнгелеккә Ә көндез Насибә үзе утыра иде
Апа кульяулыгы белән битен каплап, сулкылдый башлады
— Кирәк түгел иде ул кафе! Йөрисе юк иде! Бер генә барып карадым мин анда, эчем жу итте. Хатын-кыз кулыннан килә торган лимени андыйны торгызу? Ничә тапкыр әйттем мин Җәүһәриягә, болаи да эш баштан ашкан, йөрмә, дидем Син аңламыйсын, диде Мин шул олы бинаны ялт итеп төзәтгерәм дә, түбәсенә балкытып ай бастырып куям әле. диде И хыялый! Хыялый! Шуны эшләргә ирек бирәләрме инде сиңа?..
—Хәзер кем хужа булып калды сон монда’—дип сорады Даниф
—Мин Җәүһәриядән башканы белмим Аптыраган
—Документларны карарга кирәк,—дип. Даниф Хариска габа борылды
-Менә, сейф ачкычы монда, дип, Нурҗиһан өстәлнең аскы тартмасыннан ак бау бәйләнгән зур ачкыч алып бирде.
Харис, ишек катындагы сейфны ачып, тимер киштәләрдән ак папкаларны алды
—Акчаны кайда тотасыз соң?—дип сорады Даниф
—Акча сирәк була ла ул бездә Дөрес, кичә бар иде Мина ике айлыкны берьюлы бирде. Калганын үзе белән алып китте
-Күп идеме?
-Төп-төгәл алты миллион иде. Каршыма утырып санады. Бурычым ны түлисем бар. диде. Аллап! шөкер, котылам, өстемә бик каты басканнар иде. диде.
Аягөсте генә папкаларны караштырып азапланган Харис сискәнеп китте
—Кемнәр? _ „
Исемен сорамадым. Әйтсә лә. мин кемне беләм
-Димәк, ана янаучылар булган'’
—Тыкырдатканнардыр инде. Зур акча бит
Кем икәнен бөтенләй чамаламыйсызмы ’
—Анын танышларын ничек белеп бетерим мин!
—Бу юлы акчаны каян алганын да әйтмәдеме'.’
—Анысын әйтте. Ире биргән. Шушы арада гына Израильдән кайткан иде бит Эдигы Иртәгә иртүк бурычымны түләргә барам, диде Жәүһәрия
—Димәк, бүген, дигән сүз?
—Шулай килеп чыга.
—Кая барасын әйттеме сон?
—Кафега дип аңладым мин. Ремонт турында да шунда сөйләшәбез, диде.
—Анысын кем белән сөйләшәсен дә әйтмәдеме'.’
—Аның кемнәр белән эш йөрткәнен каян белеп бетерәсең... Моннан күренми. Әйтсә дә, хәтерем начар, шундук онытам.
Харис, зур өстәлдә өелеп яткан чуар кофталарны читкәрәк шудырып, папкаларны куйды.
Нурҗиһан кофталарны кочаклап алды да киштәгә урнаштырды. Папкаларда устав, шәһадәтнамә. бухгалтерия кәгазьләре—һәммәсе тәртип белән теркәп куелган Берсеннән таныкнамә катыргылары килеп чыкты Тышына җәмгыятьнең тамгасы—кызыл ай белән ак лалә чәчәге ясалган. Яшеле—мөселманнарның яраткан төсе, кызыл ае—халыкара шәфкать хәрәкәте тамгасы, ә ак лалә чәчәге—татарларның милли бизәге, дип аңлаткан иде теге чакта Жәүһәрия. Харис, катыргыларны караштырганда, шуны исенә төшерде.
Таныкнамәләр буш иде. Ләкин арадан берсе тутырылган булып чыкты. Харис анда, үзенен фоторәсемен күрде. Әйе-әйе. анын сурәте. “Әхмәтнуров Харис Мирзаянович—җәмгыятьнең вице-президенты" дип язылган, аилы-лаләле мөһер сугылган, президент Байбулатованын имзасы куелган...
Харисның колагын кайнар сулыш пешерде Анын артына Даниф килеп баскан икән.
—Сез. сез—урынбасар?!—диде ул.
—Шулай килеп чыга...
—Ә нигә...
— Нәрсә?
—Нигә монарчы әйтмәдегез?
—Менә, үзем дә әле генә белдем.
—Ничек алай?
—Шулай.
Даниф ана чиксез гаҗәпләнеп карады.
Теге чакта Харис шагыйрәнең сүзләрен җитдигә алмаган иде шул. Әйе. җәмгыятьне оештырып йөргәндә: “Безгә төзүче бик кирәк!’’— дип кенә калмаган Жәүһәрия. “Мин сине үземнен урынбасарым итәм әле!’’—дип тә өстәгән иде. Ул чакта Харис моны шаяру дип кенә кабул итте, шунлыктан онытып та җибәргән Ә шагыйрә үз сүзен иткән.
Хәер, җитәкче исән чакта урынбасар кем булса да барыбер түгелмени? Кәгазьгә язылган килеш тора инде шунда! Харис ише күзгә күренерлек шәхесләрне нинди генә оешмаларга әгъза итеп кертмиләр дә, кая гына сайламыйлар! Эшләгән кешенен сыртына “общественное поручение"ләрне катлап-катлап өю гадәте коммунистлар заманыннан бирле яшәп килә. Жәмәгать эшләренең кайсына гомергә бер барасын, кайсында елына бер күренеп китәсең, кайсылары үзеннән-үзе юкка чыга, белми дә каласын.
Ә менә бу юлы юкка чыкмаган.. Ташка басылып, тимер тартмада үз вакыты җиткәнне көтеп яткан. Менә сәгате сукты, юри-мырый гына язылган бу җаваплылык, тартманың капкачы ачылуга, Синдбад жене булып калыкты да. Харисның сыртына менеп атланды. Гүяки каты тезләре белән анын муенын кыса, сулышын буа башлады...
—Әйбәт катыргы бит бу'—диде Даниф, анын пошынуын аңламыйча.—Кара. бушлары да бар. Берсен миңа ясап булмыймы?
— Баш өсте Яз гариза, мин сине эшкә алам
екрма
Хәзер язабыз аны Таныкнамәсен бирегез, иртәгәгә карточкамны ябыштырып китерермен.
— Мә. ал,—дип. Харис бер катыргыны Данифка сузды—Исем-фами- лиянне дә язып кил Иртәгә мөһер сугып, кул куярбыз Пичәт кая сон әле?—дип Нурҗиһанга борылды ул.
—Сейфта түгелмени?
— Юк. күренми,—диде Харис тимер киштәләрнен почмакларын КУЛЫ белән сыпыргач
—Җәүһәрия үзе белән алгандыр,—диде Нурҗиһан.
Харис оперативникларның сумканы табып алып килгәнен, аның эчендәге әйберләрне тәрәзә төбенә селкегәннәрен исенә төшерде Ләкин анда мөһер юк иде! Бомжлар шул мөһергә кызыктылар микәнни ? Бомжга мөһер нәрсәгә? Нишли ул анын белән?
—Соңгы көннәрдә, мөһерне сорыйлар, дип зарланган иде.—дип дәвам итте Нурҗиһан
—Кемнәр'’
—Анысын мин анламадым. Телефоннан сөйләшкәндә дә шул мөһер аркасында пошаманга төшкән чаклары булды Нурҗиһан апа. бу мөһер дигән нәрсәнең бәһасе бик үсте әле Минем имзаны ясап куя алалар, ә мөһернең чыны кирәк, документларны шуның белән генә ясап була, дия торган иде.
-Нинди документларны?
— Кафе кәгазьләредер инде. Гел шунын артыннан йөрде бит сонгы вакытта.
Сискәндереп телефон шылтырады Нурҗиһан трубканы алып, сөйләште дә. Хариска борылды:
— Министрлыктан.— диде.—Бүген үк коляска барып алырга кушалар
— Нинди коляска?
— Инвалид коляскасы.
-Кемь."
— Бер инвалидка. Алырга да. илтеп бирергә. Бүген алып калмасак. иртәгә булмас та. лиләр. Чөнки районнардан килүчеләр күн. И ходаем, күпме артыннан йөрдек, тагын коры калырбыз микәнни инде'.’
— Ник аны министрлык үзе илтеп бирми?
Нурҗиһанның борынын мышкылдатып, бутала-бутала сөйләвеннән шул анлашылды министрлык инвалидларга колясканы илтеп бирми, аны шул гарипнең якыннары барып алырга тиеш икән
—Апасы белән яши Муллаян Алтмыштан узган апасы коляска юллауны н рәтен белми Ансат эш түгел бит ул. Җәүһәрия белән без икәүләшеп әллә күнме йөрдек. Участок врачына гына да өч тапкыр бардым Муллаяннын үзен китереп күрсәт, ди Ничек алып барыйм мин аны? Әллә. дим. сез ана яна аяк үскәндер, дип утынсызмы* Көчкә бирле белешмәне Хәзер менә министрлыкка барып, язуын алырга кирәк, аннары шунын белән базага китәсе
Нурҗиһан Хариска мөлдерәп карады
-Доверен ностька кул куярга пичәт юк бит.—диде Харис Ул бу мәшәкатьтән котылуны өмет итә иде.
Пичәтле доверенность бар миндә Эш кәгазьдән тормый Колясканы берүзем күтәреп йөри алмыйм Нишләргә инде’
Апакай, сез хәзер Харис Мирзаянович кушканны эшлисез, диде нык итеп Даниф Бүгеннән ул президент, приказларны ул бирә
Харис сәгатенә карады сәгать өч Колясканы алып кайтырга өлгереп тә булыр шикелле.
—Әйдә киттек,—диде ул Данифка.
— Кая?
-Колясканы алып кайтабыз. Рас мин президент икән, син монда хезмәткәр бүгеннән Стажын барыр ичмасам
Ә зарплата? Бетегез дә юк бит сезнең.
— Натурлата алырсын. Монда җитәрлек,—диде Харис әрҗәләргә- капчыкларга ишарәләп —Ысланган тавыклар бар әнә.
—Туктагыз әле,—диде Нурҗиһан.—Тәмам башым каткан. Бу тавыкларны нишләтәбез сон?
—Ятсыннар шунда,—диде Даниф.
— Монда ятса, иртәнгә сасып юкка чыга бит алар. Жәүһәрия булсамы? Улмы? Исрафка юл кую юк ул бездә!—дип кинәт калкынды Нурҗиһан —Калдырмыйбыз. Төнлә булса да өләшеп бетерермен! Айлар буе ит заты күрмәгән гаиләләр бар.
Ул өстәлдән көрәнсу тышлы калын журналны алып, сумкасына тыкты Халатын, җылы кофтасын салып, вак бизәкле күлмәктән калды, аягыннан җылы оекбашларын сыдырып алып, җиңел туфли киеп куйды
Даниф белән Хариска, тавыкларны катыргы тартмаларга тутырып, машинага чыгарырга туры килде.
н элек Казансу күпере артындагы Короленко урамына киттеләр— социаль яклау министрлыгы шунда урнашкан иде. Ярый, анда Нурҗиһанны беләләр икән, ике-өч бүлмәгә кереп, кайсыннан кәгазь яздырып, кайсыннан имза салдырып йөрергә туры килсә дә, беркайда да көттермәделәр.
База исә шәһәрнең бөтенләй икенче ягында икән. Кире Казансу күпереннән чыгып, шәһәр үзәге аша киттеләр.
—Зур җирләрдә беләләр икән үзегезне,—диде Харис.
—Дүртенче колясканы алуыбыз бит инде,—диде Нурҗиһан.
—Ә ничек алып кайта идегез?
—Берүзем түгел. Жәүһәрия белән.
—Ул да коляска ташып йөри идеме?—дип сорады Даниф.
—Нишлисен. Кирәк бит.
—Кемгә кирәк?!
—Менә хәзер күрерсез кемгә икәнен,—диде Нурҗиһан.
База бик зур икән, иркен ишегалдындагы озын-озын корылмаларның әле берсенә, әле икенчесенә йөреп, кирәкле кешеләрнең башка эштән бушаганын көтеп, кәгазьләр яздырганчы, шактый вакыт узды. Ниһаять, зур катыргы тартманы машинага салып, бөтен шәһәр аркылы кире Казансу артына кайттылар. Эшче райондагы өч катлы иске баракның икенче катына тартманы күгәреп менгезделәр. Ләкин кирәкле ишек бикле булып чыкты.
— Муллаян!—дип кычкырды Нурҗиһан битен ишек ярыгына туры китереп — Мин бу, Нурҗиһан Коляска китердек без сиңа! Сания апа өйдә юкмы әллә?
Ишек артыннан чәрелдек тавыш ишетелде, сүзләре аңлашылмады
—Өйдә Муллаян үзе генә, ахры,—диде Нурҗиһан Харис белән Дарифка борылып.—Ул ишекне ача алмый.
—Көтмәгәннәр, димәк,—диде Даниф иреннәрен кысып.
—Телефоннары юк бит. алдан әйтеп булмады,—диде Нурҗиһан гаепле кеше сыман.
—Үзләре белешеп торса ярамаганмы? Соравын сораганнар бит —Сораган, дип... Мин аларны үзем эзләп тапкан идем.
—Үзегез?!
—Әйе Инвалидларның исемлеген алдым да өйдән-өйгә йөрдем Шунда Муллаянга юлыктым. Гомеренә бер тапкыр да коляска алганы булмаган. Чиратсыз алып бирдек менә.
—Ә чираттагы гарип утырып калдымы? Аның өлешенә кердегезме?
-Чираттагысы алыр анысы,—диде Нурҗиһан тыныч кына Данифның ярсуына анын бер дә исе китмәгән иде —Менә Муллаянга без булмасак мәнге тәтемәячәк иде.
И
—Нишләп тәтемәсен? Аларны кайгыртыр өчен хөкүмәтнен махсус кешеләре бар! Акча алып утыралар! Ә сез шулар өчен эшләп йөрисез Кем кушты сезгә?
—Җәүһәрия...
Даниф, юка иреннәрен чәйнәгәндәй итте
—Беләсезме нәрсә? Монын өчен сезне хөкемгә тартып, утыртып куярга кирәк!
—Ну, син арттырып җибәрәсең инде,—дип йомшак кына каршы төште Харис.
—Күпме вакыт йөрибез инде без? Дүрт сәгать! Америкада, әнә. идән себерүче дә сәгатенә биш доллар ала Безнен икебезгә кырык доллар, дигән сүз! Бер инвалидның арбасын икенчесенә бирер өчен' Кемнеңдер ахмаклыгы аркасында, нишләп әле мин алтын вакытымны юкка сарыф итәргә тиеш?
—Шулай килеп чыкты бит, нишлисен. Нурҗиһан апанын гаебе юк...—диде Харис теләр-теләмәс кенә. Дөресен генә әйткәндә, ярты кон буе болай болганып йөрү аны да нык туйдырган иде
—Гаебе юк, дисен? Менә мондый эшләрне оештырып йөрүчеләр алар., алар...—Даниф ярсуыннан сүз таба алмый торды —Азар үз вакытларын, үз акчаларын гына җилгә очырып калмыйлар! Ул акчаларны файдалы эшкә тотсан, ул бинада кирәкле әйбер ясасаи. яхшырак булмас идемени? Юк, аңа бушка өләшергә кирәк! Эш кешесенә аяк чалып йөрергә тапканнар сылтау! Өйләр буйлап, сезгә берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорашып йөриләр, имеш, һәркемгә нидер кирәк' Әнә. бу ишекләрнен теләсә кайсын шакып карагыз зарланмаган кеше булырмы’
Ул тузанлы лампочкалар белән яктыртылган озын коридорный ике ягында тезелеп киткән, кыршылган, ямьсез ишекләрнен берсен ярсып төйде.
— Нормаль кеше шулай йөриме? Андыйларны сары йортка илтеп ябарга кирәк!
Ишек ачылып, базык гәүдәле, ак яулыклы апа күренде
—Сания апа! Син монда икәнсең бит1—диде Нурҗиһан сөенеп
Муллаяннын апасы булып чыкты бу. Күршесендә биләмдә утырган икән.
Ләкин аннан соң да тиз генә чыгып китә алмадылар
Муллаян, карт чырайлы, үсмер малай хәтле генә арык гәүдәле, ике аягы корышкан адәм, үзе колясканы ждйлый алмаячак иде Тартмадан тимер көпшәләрне, тәгәрмәчләрне, утыргычны чыгарып, кәгазьләрен укып, җыярга, гарипне тимер караватыннан күгәреп алып, арбага лайлап утыртырга туры килде. Ул шундук коридорга чыгарга талпына башлады һәм арбасы белән ишек төбендәге зур шкафка барып төртелде
—Өйдән чыга алмый бик тилмерде шул инде —диде Сания Моңарчы мин күтәреп йөртә торган илем дә. хәзер булдыра алмыйм, билем сызлый..
Данифның эчендә кайнаган ачудан күлмәгенә ут кабар кебек иде Әмма Нурҗиһан шаккаткыч үзсүзле булып чыкты
-Артыннан шулхәтле күп йөрелде, җиренә җиткермичә беркая да китмибез,—диде ул.
Шкафны күчерергә, аның өчен караватны читкәрәк шудырырга кирәк булды.
Ниһаять Муллаян бүлмә ишегеннән чыкты. Арбанын зур ioiop- мәчләрен ике куллары белән әйләндереп, коридорның аргы башына китте. Нурҗиһан—куанычыннан балкып, Даниф ярсып. Харис талчыккан кыяфәт белән аңа карап калдылар.
—Ай онытып китмим тагын, күчтәнәчем дә бар бит әле диде Нурҗиһан 'Саниягә-Хәзер икегезгә ике тавык алып менәм Булгач булгач чын бәйрәм булсын!
әүһәрия исән булса, тавыкларның калганын ана гына керткән булыр илек, иртәнгәчә суыткычына куеп торыр иде,—лиде Нурҗиһан, ниһаять Муллаяннардан чыккач —Өйләре әнә
ICMrf UM1.
һәм, биш катлы йортлар артыннан калкынып, ерактан күренеп торган тугыз катлы бинага ишарәләде. Кояш нәкъ шул йорт артына кереп бара, анын нурлары кызыл кирпеч диварлар тирәли сирпелеп, сихри балкыш хасил иткән иде.
—Фатирны әйбәт йорттан эләктереп калганнар!—диде Даниф — Блатлары зур булгандыр, күрәсең.
—Ничәнче квартир?—дип сорады Харис.
—Унсигезенче. Еш була идек без аларда.
—Өйләрендә кеше бар,—диде Харис.
—Каян беләсез?—дип сорады Нурҗиһан
—Әнә. берәү тәрәзәне ябып, пәрдәләрен корып маташа.
—Ничек күреп алдыгыз әле? Мин ничә тапкыр кереп, тәрәзәләрен белми идем.
—Сез белмәссез. Ул төзүче бит,—диде Даниф.—Димәк, чыгарганнар Букштейнны. Ябып куймаганнар.
—Ә бәлки, башка берәүдер9—диде Харис.
— Кереп чыгарга кирәк,—диде Даниф.
—Нәрсә дип?
— Пичәт өйләрендә түгел микән.
—Мондый чакта кешене юк-бар белән борчу килешмәс бит,—дип икеләнде Нурҗиһан
—Нинди юк-бар булсын. Пичәтсез президентыгызны күмәргә акча да юнәтә алмаячаксыз. Сез бу тавык үләксәләрен аткарып йөргән арала, кереп чыгабыз без анда.
Унсигезенче фатирнын кара дермантин белән тышланган ишеге ачылып, эчке якта кара спорт киеме кигән, кара күзлекле Эдуард күренде.
—Исәнмесез,—диде Харис — Без хәйрия җәмгыятеннән. Кайгыгызны чын күнелдән уртаклашабыз. Безнең өчен дә бик зур югалту... Төзәтеп булмаслык...
—Ни йомыш?
—Бәлки, берәр төрле ярдәм кирәктер. Транспорт мәсьәләсендә..
—Сез белмисездер, бәлки. Харис Мирзаянович—җәмгыятьнен вице- президенты,—дип Харис янына килеп басты Даниф.—Ә мин шунда эшләүче.
Эдуардның кара сакал-мыегы арасында алланып торган иреннәре кысылды Карашыннан сирпелгән салкынлык күзлек пыялалары аша да сизелә иде
—Юкка борчылгансыз. Жаннаны кайгыртучылар җитәрлек. Бар редакция, бар Язучылар союзы.
Ул тагын Жәүһәрияне “Жанна” дип атады. Бу янә Хариснын күнелен авырттырып тырнап узды.
— Көндез өйдә туры китерә алмабыз, дип уйладык, шуна кич килдек, гафу итегез,—диде ул.
—Килдегез, әйттегез. Күңелегез булгандыр. Хушыгыз.
Ул ишекне үзенә таба тартты. Даниф ишекне үз ягыннан тотып алды:
—Туктагыз! Ә пичәт?
— Нинди пичәт тагын?
—Жәмгыятьнен пичәтен тапмадык,—диде Харис —Жәүһәрия Газизовна үзе белән алып киткән булса кирәк. Бәлки, өегездә калдыргандыр. Сез безне гафу итегез инде, ләкин, үзегез беләсез, оешмада пичәтсез— ике кулсыз.
Ж
Букштейн бераз икеләнеп торды, аннары бер карарга килгәндәй:
—Хәзер өстәленнән карыйм,— дип өенә кереп китте Ишекне ачык калдырды, әмма керергә чакырмады
Даниф әллә ничә бүлемле, калькуляторлы, язу кенәгәле модалы сумкасыннан сигарет кабы чыгарды да Хариска сузды
—Тартмыйм Сина да кинәш итмим
— Кинәшләргә мохтаҗлык юк анысы,—диде Даниф тирән сулап — Кинәш мае янына акча боткасы булсын иле ул
Ул хикмәтле сумкасыннан шундый ук әкәмәт зажигалка чыгарды да. сигаретын кабызып, йотылып суырды
Лифттан зур пластик букча күтәргән, чигүле кызыл казфак өстеннән челтәрле ак яулык бөркәнгән, өстенә яшел җилән кигән, казын күзлекле әбекәй килеп чыкты Соңгы вакытта, гарәпләр белән элемтәләр янарып. Татарстаннан хаҗга баручылар күбәйгәч, мәчет карчыкларының кайберләре шулай хикмәтле киенә башладылар. Әби ачык ишеккә, аннан егетләргә карады да:
— Исәннәр генәмесез,—диде —Кертмиләрме әллә9
—Чакырмыйлар шул.—лиле Харис
—Жәүһәриянен туганнарымы әллә сез9
Мондый апакайлар төпченүчән. һәрнәрсәгә кысылучан. күпне белүчән һәм күпкә өйрәтүчән булалар Башка очракта Харис аның белән сүз куертып тормас иле Ләкин монда Жәүһәрия турында сүз чыкты бит "Бергә эшләдек”.—дип әйтмәкче иде ул. тыелып калды Жәүһәриянен һәлакәтен әбекәй, бәлки, белмидер әле9
—Эшеннән килдек,—диде ул.
—Эшеннән булгач, бусагасыннан атлатмас шул инде.—диде әбекәй — Мин Рәзинә апагыз булам Күршеләре Сезгә кем дип эндәшергә инде9
— Мин Жәүһәрия Газизовнанын урынбасары, исемем Харис Ә бу Даниф.
—Бик яхшы, бик яхшы Мин аның эшенә еш баргалыйм Сезне генә туры китергән булмады
-Без бит анда даими утырмыйбыз Төп эшебез башка урынла
— Шулайдыр шул Анда зарплат түләмиләр бит Ә тамакны ничектер туйдырырга кирәк Шуна күрә дә инде Жәүһәриянен бу шөгылен бер генә дә өнәмәде Эдигы Жене сөймәде Бер уйласан. аны да айларга була. Хатынынын бушка эшләгәнен кайсы ир яратсын ’
Фатир эченнән аяк тавышлары ишетелде, карчык шым булды
—Здрастуй. Элик.—диде Рәзинә апа җыерчыклы ак йөзенә елмаю галәмәте чыгарырга тырышып Һәм. яулык читен кайтарып, күз төпләрен сөртеп алды — Какое горе, ай алла, какое горе!
—Өстәлендә пичәт юк,—диде Эдуард коры гына -Нишләп әле ул өйдә булырга тиеш9 Эшегездән яхшылап карагыз
—Мәрхүмәне җирләү кайчанрак -дип Харис авыз ачкан иде. Букштейн:
—Кирәк булса, әйтерләр.—дип кырт кисте.-Хушыгыз
һәм ишекне шап итеп ябып та куйды
—Адәм рәтле итеп гүргә дә иңдерә белмәс бу.—диде әбекәй каты пышылдап —Сез ана гына ышанып тормагыз, җеназа эшләрен \ з кулыгызга алыгыз Әйдәгез әле. әйдәгез, мина кереп сөйләшик Милициядән лә килеп сорашып йөргәннәр иле иртәнге якта Тик аларпг барысын ла әйтеп бетереп булмый бит Свидетель итеп куйсалар башын бетәр
Ул шулай дип сөйләнә-сөйләнә. җилән кесәсеннән озын, сырлы ачкыч алып, янәшәдәге ишекне ачты Егетләр ана иярделәр
Ишек гәбендә сандалиларын салып, әдәп белән эчкә уздылар Бүлмә пөхтә итеп җыештырылган, тәрәзә төбендә кызыл яраннар чәчәк атып утыра иле Чуар хәтфә җәелгән диванга утырдылар Әби урынлыкка урнашып, ике УЧЫН кушырып күтәрде
—Йәгеэ. бер дога Рабби әнзилни мөнзилән
Егетләр дә, кушучларын бит турына күтәреп, иреннәрен кыймылдаттылар.
—Я раббым. мәрхүмәнең урынын җәннәттә кыл. Гөнаһларын ярлыка, раббым... Мәрхәмәтен кин... Изге җанлы кеше иде... Күпме мескеннәрнен хәлен жинеләйтте. күпмесенә мәрхәмәтле кулын сузып, күңел җылысын бирде Миңа кылган игелекләре дә санап бетергесез Башымдагы яулыгым да аның бүләге. Ничек үтергәннәр соң аны?—дип, кинәт сүз сөрешен үзгәртеп, калын күзлек пыялалары аркылы бер Хариска, бер Данифка чәнчеп-чәнчеп карап алды әбекәй.
—Милиция әйткәндер бит?—дип сорауга сорау белән жавап бирде Даниф.
—Нишләп миңа әйтеп торсыннар, ди? Милиция жавап бирергә түгел, сорау алырга килә ул! Шул кафеда тапканнар икән мескенкәй генәмнен гәүдәсен... Мәете кайларда ята икән? Янында дога укучы бар микән?
—Моргка илттек,—диде Харис.
—Кая барып башына җиткән бит, ерткыч!—диде әби ярсу белән.
—Кем?!—дип икесе бер авыздан сораганнарын үзләре дә сизми калды егетләр
—Әллә каян килгән кеше түгелдер инде,— диде Рәзинә апа иреннәрен каты кысып һәм. кыяга кунган бөркет кебек, иңбашларын кабартып куйды —Җәүһәрия моннан иртән генә чыгып китте бит.
-Каян?!
— Миндә кунды ул. Менә шушы, сез утырган диванда йоклады. Иртәнге сәгать алтыда торып, чәйләр эчеп, җидедә чыгып китте. Теге зөбани белән бер табактан ашыйсы да килми, диде. Өйгә кереп киенеп, кирәк әйберләремне алам да китәм мин, диде.
—Әйберләре өендә калган идемени?
—Өендә булмый, кайда булсын. Өстендә халат, аягында башмак кына иде кич килеп кергәндә. Бик ярсыган, гасабиланган иле мескенем Күрәсең, ут ягып талашкан булганнардыр. Әллә бәреп үтерер, дип тә курыккандыр инде. Көчкә чыгып ычкынган төсле иде кыяфәте.
—Эчәме әллә Эдигы?
—Башын җуеп исергәнен күргәнем булмады булуын, гөнаһсына керә алмыйм. Әмма бәгыре таш мөртәтнен. Исеректән яман.
—Кыйный идеме әллә?—дип сорады Даниф.
— Шул кыйнар чиккә җиткәч, чыгып качкандыр инде Җәүһәрия мескенкәй. Теге мәлгун. телефоннан чылтыратып, сездәме ул, дип тә сорады әле. Мин юк дидем инде, Җәүһәрия әйтмә дип ым какты чөнки.
—Ул сездә еш куна идеме?
— Булгалады инде, булгалады. Көн талаш, төн талаш, ничек чыдамак кирәк. Аерылышкан ир белән бер фатирда яшәүләре тәмуг шул инде ул!
— Низагның сәбәбе нәрсәдә иде соң?—дип сорады Харис.
—Бөтен хикмәт—тамырда, нәсел-нәсәптә,—диде әбекәй бик серле итеп.
—Нинди тамырда?
Әбекәй, шуны да белмисезме әллә, дигәндәй, егетләргә кистереп карады.
—Соң элегрәк халык нәсел-нәсәбен, телен-тамырын онытып бара иде бит. Һәммәсе бер иш урыс булып беткәннәр иде. Хәзер менә яна искән саф җилләр күп кешеләрнең күңеленә утырган тузанны туздырып алып китте, нәсел тамырларын ачты. Җәүһәрия электән үк бик татар җанлы иде үзе. Шәһәрдә үсеп, урыс мәктәбендә укып кына харап булган. Хәзер менә үз халкына хезмәт итәргә талпынды, хәер җәмгыятен оештыруы да шуңа бит инде. Эдигының җене каршы булса да, куркып тормады. Шуннан китте инде. Тормыш арбасын берсе мәшрикъкә, икенчесе мәгърибкә өстери башладылар...
Рәзинә апа бу хакта күп уйланган булса кирәк, эчен бушатасы
килә иле Ул ара-тирә күзлек астына кулъяулыгын тыгып, керфекләрен сөрткәләп, борынын мышкылдатып сөйләде дә сөйләде. Анын кыйссасы дәвам иткән саен Хариска Жәүһәриянен тормыш фажигасы тирәнрәк ачыла барды.
— Мин ул Эдикны монарчы татар дип белә идем, шәһәр баласы булганга гына үз телен өйрәнмәгәндер, дип уйлый идем.—дип дәвам итте апа.— Гәзиттә дә шигырьләре - Кабиров" дип чыга торган иде бит Берзаман яһүд ясады да куйды бу үзеннән Илен, денен сатты да куйды, мөртәт! Израильдә акчаны күп бирәләр, имеш, шунда бара да байый, имеш!
—Баюын баегандыр бит,—диде Даниф —Чит илдә акчаны күп эшлиләр
—Анын баюыннан ни файда? Гаиләсен иркенәйтә торганмыни0 Каруннын да каруны, имансыз! Гомер буе акча санап Жәүһәриянен тенкәсенә тиде.
—Еш кайтамы сон9
Букштейн кыш та. көз дә кайткан Алты яшьлек улы Маратны үзе белән алып китеп, яһүд мәктәбенә кертмәкче. шунда укытмакчы икән Жәүһәриянен исә улын монда, үз туган телендә укытасы килә. Хәзер дә малай татар балалар бакчасы белән бергә урманда, лагерьда ял итә икән
—Тоташ тарткалаш китте инде алар арасында Бата өчен талашалар Фатир өчен..
—Ә фатир өчен ник тарткалаштылар9
-Өйләре Жәүһәрия исемендә иле бит Язучылар оешмасы ана биргән, чөнки ул анда әгъза иле. ә Эдикны ни йөреп тә кабул итмәделәр. Хәзер шул фатирны саттырмакчы да. акчасына Израилендә ит кибете ачмакчы
—Ит кибете? Ул итчемени?
— Башына төшсә, башмакчы будырсын Дунгыз мае сатып баемакчы анда бу адәм Анын эшләгән акчасы да харам'
Булмас!—дип сүзгә кушылды Даниф Яһүдләр дунгыз ашамын -Мин дә шулай уйлаган идем Жәүһәрия әйтә, анда бездән киткән урыслар, украиннар бихисап икән, ли Яһүд булып язылганнар, ә эчтән урыс булып калганнар. Дунгыз маен тансыклыйлар, ди Шундыйлар өчен асравык урыннарда махсус кибетләр ачканнар Бик төшемле эш икән
Кара син аны. елгыр икән үзе Бодай карап торганда, бер дә андыйга охшамаган,—лиле Даниф
— Уклау йотканмыни, турыга каткан, башын борып сәлам лә бир») белми, -лиле апа —Ә менә тегендә баргач, гәүдәсе урталай сынып бөгелгән, дип сөйләде Жәүһәрия Шаккатып кайткан иде
— Ул Израилы ә барып кайттымыни9'—дип сорады Харис гаҗәпләнеп -Барлы-барды! Бер айга дип киткән иде. жаны түзмәгән, егерме көннән кире кайтып төште Эдик бер кибетчегә ялланган, идәнен дә у зе юа. урамын ла үзе себерә, ди Имеш, моннан киткәннәр башта шулай түбән эштә бер-ике ел талкыналар икән лә. шуннан сон гына калкынып китәләр икән Беркайда да бәлеш пешереп куймаганнар' Анда бит өр яңадан тел өйрәнергә кирәк Бөтенләй чит кавем теле бит ул! Танышлар юк, гадәтләре сәер, бер генә дә рәхәт түгел, дип кайтты инде Жәүһәрия Иле кысынкы, ли Җире тау да чүл. ди Сыерларына хәтле безнеке төсле түгел, әллә нинди олы чырайлы ят хайваннар, ди. Озын чәчләрен баш артына пумала итеп бәйләп куйган егетләр сыер сава, ли Шул безнен илдән акча эшлим дип киткән имансы изардыр инде алары ла Анда да шул бездәге кебек кхлхузлар бар икән, кибус дип атала диме Сыерларына ашатырга үзләрендә үлән дә җитми икән, печәнне Иорданиядән китерәләр, ди! Фатирымны да сатмыйм, баламны ла бирмим, дип. иренә дә. иленә дә бөтенләй арка белән борылып кайтты Жәүһәрия Аерылышам дип судка гариза бирергә йөрде Кече бүлмәсенен ишегенә йозак салдырды Й II. анда бикләнеп кенә ул мөртәттән котылып буламыни'
—Алайса, бүгенге хәлләр Букштейн өчен әйбәт булып чыга икән — дип сузды Даниф үзалдына уйлангандай.
—Үз дигәнен итәчәк инде хәзер,—дип аның сүзен шундук хуплады Рәзинә —Баласын алып китә. Фатирын сата. Морадына ирешә болан булгач Башына җитте тәки, Елланың ачы каһәре төшкере!—дип почмакка карап, үзалдына сөйләнгәндәй әкрен тавыш белән, ләкин катгый итеп нәтиҗә чыгарып куйды ул кинәт. Аның бу сүзләреннән Харисның эче жу итте.
—Үз күзегез белән күрмәгән бит!—диде ул.
—Андыйны күрсәтеп эшлиләр, димени? Аннары ул бүген китеп тә барасы иде бит! Ничек туктатып калганнар әле! Ничек җитешкәннәр' Милицияне эшләми димәссең!
—Җәүһәрия сездән ничәдә чыгып китте?—дип кабатлап сорады Харис.
—Җиде тулган иде. Хәзер киенәм дә китәм, тугызга барып җитәргә кирәк, диде.
—Ничәгә диде, ничәгә?!.
—Тугызга,—дип, башын игәләде карчык.—Бик яхшы хәтерлим. Мин, диде, хәзер үз эшем белән китәм, Эдик үз ягына китә, диде. Котылам. Аллага шөкер, диде.
—Озатам, димәдеме?—дип сорады Харис.
—Юк, юк! Әйтәм бит, араларында боз тавы каткан иде!
— Кая ашыкканын ишетмәдеңме?
—Кафе тирәсенәдер, дип аңладым мин. Соңгы айларда шунын белән башы каткан иде бит инде. Шунда харап итәрләр, дип кем уйлаган!
Харис, тамагына тыгылган тыгыз төенне йотарга тырышып, урыныннан кузгалды.
—Тикшерерләр, белерләр,—диде.
—Ай Алла, сүзгә мавыгып, чәй куярга да онытып җибәргәнмен,— дип каударланып торып басты Рәзинә апа.
— Юк, рәхмәт. Вакытыбыз юк.
—Җеназаны безнеңчә үткәрәсе иде бит, мөселманча. И ходаем, артыннан ныклап йөрер кешесе дә юктыр әле! Беләсездер инде, апасы Харьковта кияүдә бит аның. Аналары җәй торырга дип шунда киткән иде Аларга хәбәр иттегезме сон? Кайтып җитәрләр микән?
—Анысын ире кайгыртыр, бәлки,—диде Даниф
—Аңа гына ышанып торырга ярыймыни! Берүк күз-колак булыгыз' Егетләр саубуллашып чыгып киткәндә, апа аһ-ваһ итеп калды Баскыч янында Даниф янә тәмәке кабызды:
— Нәрсә, апасы мәсьәләсендә белешәбезме сон’
—Бәби түгел, ана гына башы җиткәндер,—диде Харис
—Алай да исенә төшереп китсәк, зыяны булмас
— Мина кушма,—диде Харис. Аның Букштейнны күрәсе килми иде
—Ә нәрсәгә аннан куркып торырга? Ул курыксын Җинаять кылуда шикле кеше ул хәзер,—диде Даниф, авызыннан озын төтен тасмасын кара таплар сыланган түшәмгә өреп.—Ничек чыгарганнар әле үзен. Беркая да китмәскә, дип имза куйдырганнардыр, мөгаен. Шул була ул менә үз хатыныңа үзен хуҗа була белмәсәң. Акыллы кеше хатынын үтерми, акыллы кеше хатынын менә болай бөкләп учында гына тота.
Ул ак йодрыгын болгап куйды. Аннары төпчеген лифт ярыгына тыгып сүндерде дә, унсигезенче фатирнын кыңгырау төймәсенә төртте Ишек көттереп ачылды. Эдуард кулын тоткадан алмый гына:
—Нәрсә тагын?—дип сорады
—Мәрхүмәнең әнисенә, туганнарына хәбәр ителдеме?—диде сорау алгандай Даниф.
—Пошел вон, дурак!
Эдуард бер кулы белән аны этеп җибәрде дә, икенче кулы белән ишекне үзенә тартты. Эчке яктан аның:
—Үзләре шул эшкә тартып керттеләр, үхтәре башына җиттеләр, хәзер монда килеп йөриләр! Нинди каһәр суккан ил бу! Нинди кабахәт халык бу! —дип үзалдына сөйләнгәндәй сукранганы ишетелде
Хариснын күз алдыннан яшен яшьнәгәндәй булды. Букштейннын да башы бар. ул да нидер уйлыйдыр. Кемнәндер шикләнәдер яисә, гаепне кемгә дә булса сылау чараларын эзлидер. Хариска түгел микән?!
Данифнын сүзләре анын зиһененә томан аша килеп ирешкәндәй булды
—Тәмам ычкынган бу Намусы тынгы бирмидер.
—Син инде кешене тотып ябып куярга әзер,—диде Харис —Үз күзен белән күрмәгән. Аннары ана аэропортка барып җитәргә кирәк иде бит әле. Ул арада каян өлгерсен?
—Аэропортка егерме минутлык юл ана...—диде Даниф —Анысын гына санап куйгандыр инде. Бик акыллы күренә.
... Харис өенә сон кайтты. Каршына йөгереп килгән биш яшьлек улы Тәбризне кочагына алып. Гүзәлиягә, төзелешкә барган идем, тоткарландым дип авыз ачарга өлгермәде, хатыны.
— Милициядән шылтыраттылар.—диде. —Иртәнге сигезгә килеп җитсен, пропуск әзер булыр, диделәр. Исемен, телефонын язып алдым әнә.
рестта эш иртәнге сигездә башлана, әмма җитәкчеләр ярты сәгатькә алланрак килергә күнеккән. Шәһәр хуҗаларының ла күбесе сигез тулганны көтми, егерме минут аллан үз урынында була, нәкъ шул вакытта ин мөһим мәсьәләләр хәл ителеп куела. Харис та. сигезенче яртыда эшенә кереп, трест начальнигы белән сөйләште, бер атнага ял сорап гариза язды. Аннары тикшерүче янына китте.
Ул алданрак килгән булып чыкты, милиция бүлегенен ишек төбендә бераз көтеп торырга туры килде. Мансур Хужиевич аны ерактан ук күреп алса да, ашыкмады, салмак адымнар белән якынлашын, кулын сузды:
— Хәерле иртәләр.
Исәнмесе з?!
Ә иргә аяз. гыныч иде. Хариснын каршысына килеп баскан кыска җиңле зәңгәрсу күлмәкле абзыинын саллы гәүдәсе, сирәгәйгән чәчле йомры башы авылдагы ил агасын хәтерләтә иде Ьу кояшлы җәйге иртәдә анын белән басуларда йөрергә, башак чыгарып, серкә очырып утырган иген кырларын иңләргә. башны югары күтәреп тургай сайравын тыңларга. яисә, чәчкәләр исенә исереп, печән чабар)а кирәк иде кебек Алар исә. күкрәкләрен киереп сахраларнын татлы һавасын сулыйсы, тиргә багып эшләп аргач, иелеп салкын чишмәнсн суын эчәсе, һич булмаса. Казансу буеның кызу комына җәелеп ятып, табигатьнең шигырь белән генә әйтеп була торган гүзәллеге, тылсымлы кодрәте, яшәүнен. мәхәббәтнең ләззәте турында әнгәмә корып арганнан сон, салкынча суга сикерәсе урында, ярым-караңгы, тынчу бинага керен, көрәнсу обойлары кыршылган коридор буйлап киттеләр
Гикшсрүче бүлмәсенең тәрәзәсенә юан, сырлы тимердән аркылы торкылы китереп ямьсез рәшәткә кагылган иде Анда-санда обойлары купкан стеналарны, идәннең ертылган линолеумын, иске урындыкларны күргәч, тәмам күңел төште. Сул як стена буендагы шкафның китап тулы киштәләре генә сулышны бераз иркенәйтеп җибәргәндәй итте Мансур Хужиевич. рәшәгкә аша кулын сузып, тузанлы тәрәзәне ачты. Ян стена буендагы өстәл артына утырып, каршысындагы урынлыкны тәкъдим итте. -
Харис утырды да. артына әйләнеп, тагын китап шкафына күз салды. Анда төрле кануннар, милиция, тикшерү эшләренә кагылышлы басмалар гына түгел, алырга уңайлы урында, урга киштәдә әдәби әсәрләр
Т
ә почмактагы тәбәнәк өстәлдә кечкенә телевизор тора, гәзит-журналлар ята иде
—Жәүһәрия Байбулатованы сез күптәннән белә идегезме?—дип сүз башлады Мансур Хужиевич.
Харис, кыска гына итеп, студент яшьләр арасында еш була торган гадәти танышу тарихын, дуслашып китүләрен. Жәүһәрия кияүгә чыкканнан сон элемтәләре өзелүен, соңгы елда, җәмгыятьне оештыру чорында гына, берничә тапкыр очрашып, телефоннан сөйләшкәләп торуларын сөйләп бирде.
—Аз аралаштык, дисез инде алайса. Ләкин сез анын урынбасары икәнсез бит!
—Әйтсәм ышанмассыз, ләкин мин моны үзем дә кичә генә белдем.
—Ничек алай?
—Мин оештыру конференциясенә бармаган идем.
—Нишләп?
—Бирергә акча юк. эшләргә дәрт юк, кинәш итәрлек акылым юк, өйрәтергә тәҗрибә юк Кеше арасында түмгәк булып утырудан ни мәгънә, дип уйладым. Урынбасар итеп сине сайладык, дип әйткән иде ул мина Мин аны житдигә санамадым, онытып ук җибәргәнмен. Кичә таныкнамәне күргәч кенә искә төште.
—Ничек инде. Исеме генә дә ни тора бит: вице-президент!
—Хәзерге заманда үзеңне Болак арты дәүләтенең ханы дип тә игълан итеп була,—диде Харис —Мөһер сугылган катыргыларның нинди- ләре генә юк. Үзегез беләсез.
—Алай да... Жәмгыять эшенә бөтенләй катнашмагач, ничек түзгән ул сезгә?
—Нишләтсен ул мине . Кисәтү бирә алмый, эш хакын кисеп кала алмый... Чөнки юк бит ул эш хакы...
—Алайса, нигә сон ул сезне алыштырмаган? Нигә башка берәүне урынбасары итеп куймаган?
Харис башын иеп уйга калды. Чыннан да, нигә Жәүһәрия анын "вице-президент" дип язылган таныкнамәсен ертып ташламады икән?
—Кызыгыр урын түгел бит. Ризалык бирүче табылмагандыр,—дип мыгырданды ул башын иеп.
—Шулай микән?—дип шик белдерде Мансур Хужиевич—Андый урынга гадәттә кеше табыла. Эш сораучы юк, жаваплылыгы юк. Ә менә файдасы тиеп кую бик тә ихтимал.
— Нинди файда?—диде Харис кичә генә тавыклар белән, коляска белән нужарганнарын исенә төшереп.
—Ни дисән дә, кесәңдә матур гына катыргы барында, кирәкле кешегә күрсәтеп, тел тегермәнеңне эшкә җиксәң, берәр төрле ярдәм алып була Яки үзенә кирәкле кәгазьгә кул куйдыру җиңеләя. Жәмгыять счетына акчалар да кергәләгән.
—Белмим... Кызыксынганым юк...
—Дөрес, кергән акча читкә китмәгән, тиешлегә тотылган. Әмма үз кесәсенә шудырса да, тиз генә якасына килеп ябышучы булмас иде. Казна акчасы түгел ич.
—Жәүһәрия карак түгел иде
—Аны сез белгәнсездер. Ә без һәммәсен тикшерергә тиеш Жәмгыятьнен шәһәр үзәгендә үз куышы, телефоны бар. Анда сыенып, рәхәтләнеп бизнес белән шөгыльләнергә була. Байбулатовага андый тәкъдимнәр белән килүче юк иде, дисәгез, сезне шыр ялганчы диячәкмен
—Анын кемнәр белән ни сөйләшкәнен мин каян белеп бетерим?
—Авыллардан машина белән он, ярма китерү очраклары да булган, бигрәк тә көз көне,— дип дәвам итте Мансур Хужиевич —Ярдәм алган фәкыйрьләрнең исемлеге калын бер журнал.
—Сез жәмгыять хәлләрен миннән яхшырак белеп алгансыз!—диде Харис.
— Инде менә бина биргәннәр. Зур байлык ул бүген.
—Нинди байлык ди ул? Хәрабә! Аны торгызу мондый жәмгыять кулыннан киләме?
—Сез Байбулатовага да шулай дип әйткән идегезме0
—Өлгермәдем Кичә сөйләшергә тиеш идек.
—Әйе. икәүдән-икәү генәме?
—Әйе. икәүдән-икәү. Даниф очраклы гына туры килде. Минем машина ремонтта, шуна анын машинасы белән бардык.
—Ә ул кемегез?
—Танышым
—Ачыклабрак китегез әле—танышлыгыгыз ни дәрәжәдә һәм кайчаннан бирле. Кем ул. ниндирәк кеше
Хариска Даниф турында белгәннәрен кыскача гына сөйләп бирергә туры килде.
—Алар Байбулатова белән таныш иделәрме?
— Минемчә, ул анын шигырьләрен газеталарда укып. Жанна Баянова дип кенә белә иде
—Безнен кебек икән,—диде Мансур Хужиевич —Мин дә әлегә анын кемлеген шигырьләре буенча чамаларга тырышам
Мансур Хужиевич өстәленнән юка тышлы кечкенә китап алды. Жанна Баянованын шигырь китабын
— Бер шигырен укып карыйк әле.—диде
Керфегенә юкә чәчәгенен
Бал тамчысы булып кунсаммы..
— Бусы мина авыл малае буларак нык тәэсир иткәндер инде. Ә менә тагын:
— Мондый шигырьләр, гадәттә, кемгәдер багышлап языла Ул кемнедер күз алдында тоткан Букштейнны микән?
— Юк!—дип кычкырып ук җибәргәнен сизми дә калды Харис
—Ә ничек алай кистереп әйтә аласыз.’
-Анын бу жыентыгы студент чагында чыккан бит Ул елларда китаплар озак чыга иде. Димәк, шигырь икенче-өченче курсларда укыган чакта язылган Анда бернинди Букштейн юк иде але!
— Шулай дисезме?
—Кичәләрдә бер булмаса бер күренер иде!—диде Харис кайнарланып Ул яшьлек хатирәләрендә калган кыска гына вакыт эчендә булса да Жәүһәриянен бердәнбере булырга тели иле
Алайса, бәлки, сезгә багышлангандыр’—дип текәлеп карады ана тикшерүче
Харис башын иде. Әйе. Жәүһәрия ана шигырьләрен укыштыргалый иде Ләкин нәкъ менә монысын укыганы булмады Ә бәлки, чыннан да “горур бөркет" ул—Харистыр’ Ләкин Букштейн түгел!
Бу эшне тикшерә башлагач, мин Баянованын ике китабын да укып чыктым, диде Мансур Хужиевич уйланып — Йөрәк очыннан өзеп яналганнар Хисле, кайнар Шигырьләрендә генә шундый дәртле идеме ул. әллә тормышка дамы’’
Харис карашын өстәлгә текәде Дәшмәде
Темпераментын, ни дәрәжәдә тотнаклы булуын сизми калмаган- сыздыр бит,—дип соравын ачыклабрак әйтте тикшерүче —Бәлки, ул шигырь язганда гына шулай хисләнгәндер? Чынлыкта исә ир затын артык
Гашыйк егет—горур бөркет. Килмә минем каршыма. Алып менәм, дип. күкләргә. Йолдызлар арасына.
Әйтмә мина, карама, дип. Дәрьяга, дулкыннарга.
Вәгъдә бирмә, ташламам, дип.
Суларга, чоңгылларга
Чыгар жилләр. кубар давыл.
Аучы төзәп ук атар.
Йолдыз булып атылырмын
Күкләрдән упкыннарга
кирәксенмәгәндер? Кияүгә дә ата-баба йоласын үтәү йөзеннән генә чыккандыр’’ Азгыннар үрчегән бу заманда хиссез, ягъни фригидный хатыннар күп. диләр. Байбулатова шул кавемнән түгел илеме'.’
Харис куырылып килде. Күнелнен ин нечкә кылларын чиртә торган монлы шигырьләрне укыганда, менә нәрсәләр турында уйлый икән кайбер кешеләр Юкә чәчәгеннән коелган бал тамчылары, күкләр һәм чоңгыллар, атылган уклар һәм йолдызлар турындагы юллардан астыртын мәгънә эхтиләр. Аларга карап, эчке ялкыннан тәннен ничек бәргәләнгәнен күрергә, каннын ургып, акылны ничек томалаганын, зиһенне ни дәрәҗәдә чуалтканын үлчәргә маташалар. Талда тибрәлеп сайраган сандугачны тәпиеннән эләктереп, тавышы каян чыга икән. дип. тамагын актарырга маташалар. Тикшерүчеләр шул алар. Әнә. кичә оперативник Саша ла ничек җиңел генә итеп: “Фахишәме әллә?"—дип сорап куйган иле.
Харис тагын озак дәшми торды Ниһаять, тикшерүче телгә килде
— Шигырьләр күп укылды бу арада Алар йогынтысында үзем дә илһамланып киттем, күнеллә шигъри рәткә салынган юллар яралды Менә тынлап карагыз әле милиция кешесенең иҗат җимешен:
Өзелеп сайраган былбылнын
Тамагы бар. жәсәде бар.
Жәсәденең эчләрендә Сайравынын сәбәбе бар.
—Йә. ничек сезнеңчә, очы-очка ялганганмы?
Харис аңа гаҗәпләнеп текәлде: шаяртамы тикшерүче, әллә инде чынлап сөйләшүеме9 Сайрар кошнын тамагы турындагы уйларны каян белгән ул?
Алай да тикшерүченең “шигыре” сагышлы кичерешләрдән бераз айнытып җибәргәндәй итте. Харис үзен кулга алырга тырышты. Мондый чакта үпкә-сапкага урын юк, үтерүчене эзләү турында сүз бара, һәм ул хәтерен эшкә җикте. Инде бик еракта калган яңгырлы бер кичтә Җәүһәрияне күтәргәне исенә тоште. Нинди кайнар иде аның тыгыз тәне! Харисның аягы таеп, кулы ялгыш шуып, тездән өскә менгәч, шома тиресе астыннан ялкын теле ялманып узгандай, бармакларны өткән иде .
—Ут иде,—диде Харис, кинәт кайнарланган иреннәрен көчкә тибрәндереп.
— Инде хәзер күз алдына китерик: чибәр, талантлы, дәртле хатын Ире еракта, яртышар ел кайтмый. Аралары бозылган, аерылышу турында сүз бара. Хатын япа-ялгыз калган Айлар-еллар буе, дигәндәй, ялгызы гына яшәде микәнни9 Берәү дә аңа күз кысмаганмы? Үзе беркемгә дә омтылмаганмы9 Эчендә җаны булган хатын бер генә дә унга-сулга күз салмасмы? Һәр кич саен салкын түшәгенә ялгызы кайтып егылырмы? Шуна риза булырмы? Түзәрме9 Ахыр чиктә бу бит табигать кануннарына каршы килә. Шулай түгелме9
Харис тикшерүченең сүзләре белән ризасызлыгын белдереп башын гына чайкый алды.
—Тере кеше ич ул! Аның урынына үзегезне куеп карагыз!—диде Мансур Хуҗиевич.
—Ире нәрсә ди сон?—дип, ихтыярсыздан тавышын күтәреп сорады Харис
— Ирләр үз хатыннарының гөнаһын ин соңыннан гына беләләр. Бу—һәркемгә мәгълүм. Менә сез бөтенләй башка. Читтән караган кешегә яхшырак күренә.
— Мин анын танышларын белмим,—дип, башын иде Харис.
— Кызганыч ки. шагыйрәнең шәхси тормышыңда нык казынырга туры киләчәк. Сез бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә алсагыз, эш җинеләер иде Әйтүегезчә, анын битен сез үз кулъяулыгыгыз белән каплагансыз бит?
—Нәкъ шулай.
- Кулъяулыкка мәрхүмәнең иннек таплары сеңгән Каплап куйганга гына ул кадәр сенмәс иде. шулай бит?
—Анын бөтен бите кызылга буялган иде Сөрттем,—диде Харис
—Ә ник сөрттегез?
—Уйламыйча. Анышмыйча...
—Сез ничек уйлыйсыз: нишләп алай бизәнде икән0 Хатын-кыз тора салып битенә теләсә ничек иннек сыламый лабаса.
— Кемдер аны көчләп үбәргә маташкан булса кирәк,—диде Харис Һәм Хариснын күнелендә кичәдән бирле бәгырьне кырып торган, әмма үзе ачыктан-ачык әйтергә базмаган сорау торып басты: көчләгәннәрме аны. юкмы? Әйе, үбәргә маташканнар, ә ул теләмәгән, боргаланган, карышкан. Ахыр чиктә үтерүче мәсхәрәли алганмы анын тәнен, юкмы0
—Судмедэксперт әйтүенчә, мәрхүмәне көчләмәгәннәр.—дип әйтелмәгән сорауга жавап бирде Мансур Хужиевич.
Харис жинел сулап куйды. Аллага шөкер, гомеренең соңгы сәгатендә Жәүһәрия андый газапка дучар ителмәгән, тәне чиста калган!
-Үбәргә тырышкан, ләкин көчләүгә барып җитмәгән.—дип дәвам итте тикшерүче —Очраклы бандит булса, алай гына туктап калмас иде Ире яисә сөяркәсе түгел микән, дияргә кала. Әйтегез әле: Букштейн белән сезнең мөнәсәбәтләр ничек иде?
- Мин аны читтән күреп кенә беләм
—Ә ул?
—Ул да мине шулай... Аэропортта гына күрде.
Таныган икән, димәк, ул сезнен хакта белә иде°
Харис теге чакта аэропортта Жәүһәрияне кочаклап алганын, Эдуардның аларга читтән карап торганын исенә төшерде Урыныннан купмады, торышын үзгәртмәде, тавыш-тын чыгармады. Ләкин эчендә нинди ут уйнаганын кем белә0 Жәүһәрия ана Хариснын кемлеген әйтергә, егетнен кыланмышларын ничектер аңлатырга тиеш иде. Ниләр сөйләде икән дә, Букштейн анын аңлатмаларын ничек кабул итте икән0 Берне биш итеп, шашып көнләшкән, шунын аркасында башка сыймаслык нәрсәләр эшләп ташлаган акылсызлар азмыни бу дөньяда? Хәер, аннан сон күпме вакыт узды бит инде! Ә менә башка берәүдән көнләп
—Сез. . ире миннән көнләгәндер, дип уйлыйсызмы әллә?!
- Без төрлесен уйлыйбыз,—диде Мансур Хужиевич.
- һәм ул көнләшүеннән...
Харис җөмләсен тәмамлый алмады. Ә нигә? Үзе дә Букштейннан шикләнмиме әллә? Бу хакта Рәзинә карчык та, Даниф та ачыктан-ачык әйтмәделәрме0 Нишләп әле хәзер генә анын күңелендә ризасызлык туды?
Жәүһәриянен сафлыгын, чисталыгын саклау теләге тудырды бу ризасызлыкны Сизгер күңелле, саф намуслы шагыйрә үтерүче кочагына кермәс, аннан бала тапмас иде. Димәк, Букштейн дигән кара адәмнен эчендә иман нурының чаткысы яшәгән. Харис күрә белмәгән, белергә теләмәгән яктылык Ә эчендә иман нурынын чаткысы булган адәм кеше үтерүгә бармас...
Ләкин 6} уйлар гына тикшерүченең фикерен какшата алмаячак иле Харис башка ышандырырлык дәлил табарга теләде
-Сез нәрсә. Букштейн интеллигент, бандит түгел —диде - Шагыйрь бит ул. Шигырьләре басылып килә “Кабиров” фамилиясе белән...
Шагыйрь дисез инде алайса. Шигырь язган адәм кеше үтерә алмый, димәкче буласыз.
— Кеше үтерүчене ин элек таш күнелле бандитлар яисә психик авырулар арасыннан эзләү тиештер
Тиештер Әмма андыйлар белән генә чикләнү дөрес булырмы0 Әдәбият, сәнгать дөньясы гомумән бик катлаулы бит ул,—дип салмак кына, үзалдына уйлангандай сүзен дәвам итте Мансур Хужиевич Менә тыңлагыз әле!
Ул. урыныннан кузгалып, китап шкафы янына килде дә, бер журнал тартып чыгарды. Аны ачып, битараф тавыш белән укый башлады
Күгәр керфекләрен, ялкын алыйм.
Куәт алыйм күзең нурыннан;
Бир кулыңны, бәгърем, бергә булыйк.
Бергә атлыйк гомер юлыннан
Аннары тырпайган кашлары астыннан Хариска сөзеп карады:
— Ну. ничек? Ошыймы?
— Мин әдәбият белгече түгел...—диде бераз аптырашта калган Харис — Болай очы-очка ялганган кебек...
— Бу шигырьнең авторы кеше үтерә алыр идеме, сезнеңчә9 Кем ул, беләсезме?
—Кызганычка каршы, шигырьләр аз укыла шул,—диде Харис.
— Йозеф Геббельс шигырен укыдым мин сезгә.
Мансур Хужиевич. Хариска төбәп карап, бераз вакыт тынып торды. Аннары сузыбрак:
—Ишеттегезме, Геббельс,—диде —Егерменче гасырның ин канлы жинаятьчеләреннән берсе. Фашистлар Германиясенең пропаганда министры Икенче бөтендөнья сугышын әзерләшкән, концлагерьлар булдыруны идеологик яктан нигезләгән адәм актыгы. Нечкә күңелле кешеләрнең селәгәен агызырлык шактый күп шигырьләр чыгарган ул... Адольф Гитлер рәссам булу турында хыялланган. Рәсемнәре зур бер күргәзмә оештырырлык икән.
Харисның моны ишеткәне юк иде
—Катлаулы мәсьәлә бу,—диде Мансур Хужиевич.—Атаклы композитор Сальериның бөек композитор Моцартны агулап үтерүе хакында Пушкинның язганнарын мәктәптә үк укыдык. Жанындагы пычракны сәнгатьнең бизәкле ефәге белән капларга тырышучылар буа буарлык. Төрмәләрдә нинди генә җырлар чыгармыйлар! Ишеткәнегез бардыр?
—Төрмә тирәсендә таптанырга туры килгәне юк, Аллага шөкер,— диде Харис.
—Бауман урамында гына да шундыйларны күпме акырталар! И-и, ал арны күңел биреп тынласан! Ирексездән зари-зари еларлык, күз яшьләрен чишмә булып агарлык,—дип үзе дә рифма белән тәмамлап куйды Мансур Хужиевич —Шигырь яза дип кенә, кеше өстенә төшкән шикне алып ташлап булмый әле.
—Ләкин бу бер фараз гына!—диде Харис,—Җәүһәриянең сумкасы бомжлар ятагыннан табылды...
—Бомжларны тикшерәбез. Ләкин хикмәт шунда, соңгы төннәрне анда кунып-төнеп йөрүче булмаган. Чөнки бер атна элек каравылчылар ялланган, алар зур ишеккә йозак салып, башкаларын кагып куйганнар. Төнгә бина эченә овчарка җибәрә торган булганнар. Сумканы бомжлар ятагына махсус илтеп ташлаулары да ихтимал Эзне «'шаштырыр өчен... Аннары Байбулатова анда ялгыз булмаган бит. Ул сәгать тугызда кем беләндер очрашып, алты миллион бурычын түләргә тиеш булган. Кемгә?
—Мина түгел,—диде Харис.
—Сезнен Байбулатовага бурычка акча биреп торганыгыз булдымы? Харис теге чакта шпана малайлардан Җәүһәриянең сумкасын йолып алганда, утыз сум биреп торганын исенә төшерде. Бик кыенсынган иде ул чакта Җәүһәрия, акчаны бер дә аласы килмәгән иде! һәм тизрәк кайтарырга да ашыкты.
—Ул гомумән әжәткә акча сорый торганнардан түгел. Горур иде.
— Горурлык ипи түгел, тамакны туйдырмый. Алган бит! һәм зур сумма алган Кемнән? Безгә шул кешене табарга кирәк. Сумкада акча юк иде, димәк, Байбулатова ул акчаны биргән, дип уйларга була.
—Сумкада пичәт тә юк иде,—диде Харис.
—Пичәт? Ул сездә түгелмени?
— Без аны тапмадык. Нуржиһан апанын әйтүенә караганда. Җәүһәрия сонгы көннәрдә, пичәтне сорыйлар, дип сөйләнгән Борчылган
—Ләкин ул апа безгә бу хакта берни әйтмәгән иде
—Онытып жибәргәндер.
—Ала-ай! Ләкин пичәт нәрсәгә?
Харис Данифнын "Ике миллиард тора ул!”—дигәнен исенә төшерде
— Берәр документны расларга түгел микән? Кафега бәйле кәгазьне, мәсәлән.
—Кафе дисез.. Ярый, ул йомгакны сүтәргә тырышып карыйк,— диде Мансур Хуҗиевич — Хикмәт шунда ки. бәхәс яисә низаг ир-хатын- сөяркә арасында барса, канны көнчелек кыздырса, кеше бик еш дуамаллана. акыл белән, һәр ягын уйлап эш итү сәләтен югалта Ә инде бина турында сүз барганда, уйлабрак эш итү кирәк. Әйтик, сез бинага хужа булырга теләсәгез, Байбулатованын юкка чыгуы сезнен өчен файдага булыр идеме, әллә зыянгамы?
Тикшерүче Хариска төбәлеп, тынып торды Аннары дәвам итте
—Әгәр мин үземә шундый максат куйсам, бу очракта Байбулатова аша эш йөртер илем.
—Ничек?
—Ип элек җәмгыятькә әгъза булып керер идем Бераз акча бирер идем. Эшләшкән булып, бөтен нәрсәгә кысылып йөрер илем Шул бинада берәр кооперативмы, цехмы ачып җибәрер илем Әкренләп ныгыр, кинәер идем, тамыр җәяр идем. Аннары, күпмедер вакыт узгач, хосусыйлаштыру юлын табар идем. Бушка Район хуҗалары сораган ике миллиардны түләмичә генә Бәс шулай булгач, бинаны бушка үзләштерергә теләгән бизнесменга Байбулатованы үтерүдән мәгънә юк Киресенчә, актын кеше Байбу латовага каравыл ялларга тиеш иде Беркемнән кул тидертмәскә Атай-болай таеп егылмасын өчен, терсәгеннән тотып йөртергә Шулай түгелме’’
—Акыл белән уйласаң, сез хаклы кебек.—лиле Харис —Ләкин сез Җәүһәриянең холкын исәпкә алмыйсыз. Эзәр ул сезне гомумән якын китермәсә?! Сез әйткәнчә генә, кеше мәхәббәт, көнләшү аркасында гына башын җуямыни? Күпме адәмнәрнең акылын алган, күпме кан койдырган нәфес, баерга омтылу бар әле
—Ала-ай!
Мансур Хуҗиевич урыныннан кузгалып, тәрәзә янына барып басты, тимер рәшәткә арасыннан урамдагы каенның тузан сарган салынкы тармакларына карап, бераз тынып торды
-Димәк, без эзли торган кеше “Баллы күл" кафесын кулга төшерүне максат итеп куйган Ул. әлбәттә. Байбулатова белән яхшы таныш Ә бәлки, анын сөяркәседер
Харис калкынып куйды.
Бәлки, яраткан булып кылангандыр Җәүһәрияне сөяркәсе итәргә маташкандыр,—диде —Әмма максатына ирешә алмагандыр
Ул моны бик ышанып әйтте Әлбәттә, Җәүһәрия бирешмәгән, нык торган! Үз кадерен белә иде. горур иле бит ул Беркатлылыгы аркасында мавыгып киткән булса ла. яраткан кешесе белән очрашырга шакшы хәрабә эченә барыр идемени ’ Дөньяның сахрасын. гөлләр арасын сайлар иде ул очрашулар өчен' Фахишәләр йөри торган җиргә бара димени Тәнен-җанын пычратуга юл куя димени
—Сезнен сүзләрдә хаклык бар.—диде Мансур Хуҗиевич —Ул кешенең. әлбәттә, бизнесмен булуы да ихтимал. Акчасы бар, күрәсез, зур гына сумманы бурычка биргән
—Атты миллион
—Ә бәлки, алганда алай ук булмагандыр Процентлары белән күп җыелгандыр Ни сәбәптәндер. Байбулатова бурычын түләп, ул кеше белән арасын өзәргә карар кылган Кафеда очрашкач, алар арасында бик кискен аңлашу булган Ул кеше пичәтне бик кирәксенгән Нәрсәгә9
Мансур Хуҗиевич кире килеп урынына утырды
— Һәрхәлдә шушы арада, бер зур урында, җәмгыять пичәте сугылган бик мөһим документ пәйда булыр, дигән өмет бар.
Ул өстәл тартмасыннан телефон номерлары яза торган куен дәфтәре алды. Харис аны таныды—Жәүһәриянен сумкасыннан килеп чыккан иде ул.
—Сез, вакыт табып, җентекләп карап чыгыгыз әле,—диде тикшерүче— Берәр төрле шик тудырган, анлаешсыз тоелган телефон яки фамилия яисә фирма очраса, игътибар итегез.
Харис дәфтәрне алып, иң элек “А” куелган битне ачты—мондый кенәгәләрдә татар хәрефләре юк, “Ә”гә башланган сүзләрне шул биткә теркәргә туры килә. Ләкин анда ул үз фамилиясен тапмады. “Язып та тормаган. Болай гына хәтерендә тоткандыр, ахры”.
—Нәрсә, сез юкмыни9—дип сорады Мансур Хуҗиевич Әңгәмәдәшенең уйларын укып утыра диярсең.
—Беләсез икән бит
—Беләбез. Сез “X” хәрефендә. Анда да телефоныгыз гына сыргаланган, исемегез язылмаган. Исеме күрсәтелмәгән телефоннар тагын бар Ә бәлки, иң кирәкләрен язмагандыр да. Күнеленә генә теркәп баргандыр. .
Харис “К” битен ачты. Ул хәрефкә билгеләнгән ике бит тә шыплап тутырылган булып чыкты. Шәһәр һәм район хакимиятләре, җир бүлеге, милек идарәсе, салым инспекциясе.. Йә Алла, күпме кеше белән эш йөртергә туры килгән икән шагыйрәгә бу каһәр төшкән кафе тирәсендә!
— Мин сездән җәмгыятьнең барлык документларын карап чыгуыгызны үтенер идем,—диде Мансур Хуҗиевич —Байбулатованы иртәгә җирләячәкләр. Женазада, зиратта игътибарлы булыгыз. Бәлки, таныш кешеләрне очратырсыз. Яисә берәрсе үзен сәер тотар. Менә минем телефон,—дип визит кәгазен сузды ул —Шикле нәрсә күзегезгә чалынса яисә нәрсәдер сагайтса, шундук хәбәр итегез. Көнме, төнме, эшкәме, өйгәме—бер нәрсә белән исәпләшеп тормагыз, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә шылтыратыгыз.
Инде чыгып китәм. дип ишекне ачкач, Харис артына борылды да: —Ә шулай да сез хаклы түгел,—диде.
—Кайсы мәсьәләдә?
— Шигырь мәсьәләсендә. Сез укыган теге ике такмак... Геббельсныкы һәм, гафу итегез, сезнеке... Ул такмаклар—шигырь түгел, чучело. Шигырь карачкысы. Кошнын тиресен салдырып, эченә чүбек тутырып куялар бит? Монда да шулай: шигырь тиресенә чүбек тутырып куелган...
— Нишләп хаклы булмыйм, ди? Сез әйткәнне бик яхшы беләм мин Тик минем тагын шуны беләсем килә: чын шигырьне шигырь карачкысыннан аерырга өйрәнсәң, кеше тышчасына яшеренгән ерткычны бер күрүдә танырга өйрәнеп булмас микән диюем.
Харис бүлмәдән чыккач, коридордагы кыршылган урындыктан Даниф торып басты.
—Син дә мондамыни?—дип сорады Харис.
—Сәгать унга чакырдылар. Мин машина белән. Бераз гына көтегез, бергә кайтырбыз. Мине озак тотмаслар.
—Алла диген Мондагыларның холкын белмәссең... Бушагач, җәмгыятькә килерсең. Ә мин бара торыйм әле.
Тизрәк урамга, яктыга, иркенгә чыгарга ашыкты Харис.
Ахыры киләсе санда