Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКТАУ ГЫНА АЗ...


ирдәвес Хәйруллинаны Г Камал театрында берәү белән дә бутап-саташтырып булмый Фирдәвеснең тургай сайравына охшаган тавышы үзе генә дә ни тора' Карлыгач канатына охшаган кыйгач кара кашлары кайнап торган эчке хисләрне бөтен кайнарлыгы белән тамашачыга җиткерә ала торган кап-кара зур күзләре Классигыбыз Гаяз Исхакый. нәкъ менә Фирдәвеснең күзләре кебек күзләр турында «күзеннән күнеле күренеп тора торган, күзе берлә доньяны соя- соендерә торган күзләр».—дип әйткәндер дә әле.
Безнен халыкта: «Үз-үзенне мактама, кеше сине мактасын»,—дигән гыйбарә яшәп килә Хәтеремне актарып, милли актрисабызга үзебез, үз тамашачыларыбыз тарафыннан бирелгән югары бәяләр, алкышлар арасыннан читләр әйткән мактау сүзләрен дә барларга керешәм Алары да җитәрлек икән Атаклы театр белгече булу остенә. бик таләпчән театр тәнкыйтьчесе дә саналган Борис Поюровский моннан күп еллар элек «Советская культура» газетасында ■ театрдагы тагын бер героиня— Фирдәвес Хайруллина турында әйтәсем килә Ул бик нечкә тоя. гаҗәеп тирәннән эзли һәм остәвенэ эмоциональ хисе тетрәндергеч кочкэ ия булган чын артистка да Атаклы "Татар хатыны»нда Голбануны уйныймы ул (кониертлар гына китерә ала торган популярлыкка ия ролен), «Әниләр һәм бәбиләр»дәге ана булу теләге белән янган Билгесез хатыннымы—һәр ике очракта ла анын күнел байлыгы бетмәс токэнмэс нәфис лирика янәшәсендә үк без чигенмәс ихтыяр коче белән очрашабыз да тәмам танга калабыз».—дип язган иде Фирдәвеснең сәхнәдәге беренче адымнарын ук күреп соклану насыйп булган иде мина Марсель Сәлимжанов -Канат җәйгәндә- спектаклен куйганда. Нәфисә роленә үз шәкерте Фирдәвес Хәйруллинаны атлы Беренче ролендә үк ирешкән тәүге сәхнә унышы яшь аршстка шәхесенә театрнын башка режиссерларында ла зур кызыксыну уятты Празат Исәнбәт ана шул ук елны Нәкый Исәнбәтнең «Әбугалисина-сыннан Бибкәй Солтан ролен бирле Шушы рольне искә алуга күнел төбемдә бер хатирә уятты Театр дөньясына бик яшьли аяк баскан һәр артист яки театр кешесе кебек мин лэ карт артистлар үзара сөйләгән бик күп хатирә- легендаларны хәтеремә сеңдереп калдырганмын Шуларнын берсе—Галимә апа Ибраһимованын -Отелло» спектаклендә халык каршына Дездемона булып килеп керүе «Башта тамашачылар анын йөзен күрмиләр чөнки фэрештэләрнекедәй зифа сыны, назлы сак йөреше аларны шактый вакыт сихерләп тора, шунын белән бергә битен каплап алган нәфис пэрда пәрәнҗә
•Әбуеалисина* (Н Исонбот) спектак.1ен&> дэ анын йөзен күрергә комачаулый •— Бибкой- Солтан рален/te дип ничэмэ-ничәнче кабат тыңланган. иңде
күңелгә беркайчан ла җуелмаслык булып кереп калган истәлекне иоз дә беренче кат сөйләп китә иде алар «һәм менә, ниһаять, Дездемона Галимә Ибраһимова йөзен
Ф
pangat •әнгать
каплап торган нәфис пәрдәне күгәреп, Отеллога беренче сүзләрен әйтә. Әмма бу сүзләрне залда берәү дә ишетми. Чөнки артистканын гүзәл йөзен күргән тамашачы, аеруча ирләрдән торган өлеше йөрәкләреннән күтәрелгән тыелгысыз хис белән ирексездэн аһылдап куя Шунлыктандадыр инде, сүзне ишетсәләр дә анын мәгънәсенә төшенмиләр Моны белгән режиссер Галимә Ибраһимовага әлеге репликаңны тагын бер кат кабатларга онытма дип кисәтә»
Мина әлеге сихри йөзне дә. тылсымлы карашны да күрергә насыйп булмады Ул спектакль уйналган 50 елларда бик кечкенә булганмын Аның каравы, мина «Әбугалисина» спектаклеңдә Фирдәвес Хәйруллина-Бибкәй-Со/гганны күрү насыйп булды Әллә үзе дә аксөякләрчә затлы, зыялы булган режиссер Празат Исәнбәт булышканмы, Фирдәвес сәхнәдә тудырган бу хан кызы киләчәктә яшь артистканын, һичшиксез, Сөембикәне дә уйнаячагына өметләнерлек затлылыкка. гүзәллеккә ия иде Үз чорында Галимә Ибраһимованы ничек «аһ» итеп каршы алсалар. ФирдэвесБибкәй- Солтанны күреп мин дә хуштан язардай булып утырганымны хәтерлим. Зал өчен дә могжизага әверелә иде ул Ир-атларга гына түгел, хатын-кызларга да тәэсире шулай көчле иде Фирдәвес катнашкан күренешләрдә бары Фирдәвескә генә карап утыра идек шикелле Сүз уңаеннан шуны остәп куйсак та урынлы булыр, сәхнәдә генә түгел, тормышта да аны туктатып сүз кушалар, трамвай-гроллеибуста күреп, сез дә безнен кебек кешемени сон. ничек инде шундый фәрештә, шундый зур талант трамвайда кысылып йөрергә мөмкин дип гаҗәпләнеп үзалларына ризасызлыкларын белдерәләр иде. Фирдәвес дан дигән, шөһрәт дигән нәрсәләрне бик иртә татыды шул. Әле студентка чагында ук телевидение күрсәткән -Казакъ кы.зы-нда Карлыгач-Сылуны уйнавы да аны нык популярлаштырды Атаклы Ринат Сакаевтан сон эстафетаны үз кулына алган фидакарь Әхтәм Зарипов режиссурасында «Жомга көн кич белән» (А. Гыйләжев) телефильмындагы Бибинуры аерым бәяләнерлек Аяз Гыйләжев кебек ин катлаулы язмышларны бөтен зурлыгы белән тасвирлый торган әдипнең әсәренә нигезләнеп туган роль-образ иде бит ул. Бу үзе генә дә артисткага ничаклы җаваплылык өсти. Ничек итеп, нинди эзләнүләр аша Фирдәвес Хайруллина хәтерләребезгә үзенә бер зур дөнья булып кереп урнашырлык Бибинур образын тудыра алды сон? Авылнын ин матур гореф-гадәтләрен чагылдырган. милли йөзебезне үзенә туплаган татар карчыгын9 Ил сындырып-сыналган чорда, халык кат-кат кыйналган чорда шәхси бәхетен ил-халыкнын киләчәге хакына корбан иткән Бибинур, бүгенгесе көндә хәерчелектә яшәп ятса да. горур булып кала белгән авыл карчыгы Бибинур ничек итеп япь яшь артистка Фирдәвес Хайруллина башкаруында тетрәндерерлек итеп, бик күп еллардан сон да онытылмаслык образ итеп гәүдэлэндерелгэн иде сон9 Шушы унайлан әсәргә кагылышлы бер хатирә искә төшә Ул Академия театрында -Жомга көн кич белән» пьесасы, ягъни инсценировкасы укылганда булды Аны—авторы Әхтәм Зарипов үзе укыды Шул истәлек турында әйтердән элек. Аяз Гыйләжевнын әлеге әсәрендә күтәргән төп фикеренә туктатып үтик Әсәрнең героинясы Бибинур карчыкка адәм баласындагы ин югары халәтне, бәхеткә илтүче мәхәббәтне тормышында бер тапкыр да татырга насыйп булмаган Өч ятим бала хакына аларнын тол калган аталарына хатын булып килгән япь яшь кыз балада боредә чакта ук уяналмый йоклап калган, ахры, ул изге хис Көзен чәчәк аткан чия яки алмагач ботагын күреп шаккатып калганыбыз бар Бибинурның күнеле дә тәмам карчык булып әверелгән чорында, әлеге сонга калып чәчәк аткан жимеш агачыдай бер гадәти булмаган халәт кичерә Авылга яна тормыш алып килгән яшь председатель Җиһангир Сәфәргалинга гашыйк була ул.
Инсценировка укылгач, артистлар арасында фикер алышу китте. Шунын сонында баш режиссерыбыз Марсель Сәлимжанов -Пьеса белеп язылган, әсәр үзе дә бик мәгънәле, кирәкле. Аяз кебек оста куллы язучыныкы Тик без бу инсценировканы элегә репертуарга алалмыйбыз, чөнки повестьны башка повестьлардан берничә башка күгәрә торган төп вакыйга. Бибинур карчыкның яшь рәискә булган гыйшкы повестьның үзенә тин итеп, шул югарылыкта эшләнмәгән—ин мөһиме, сәхнә теленә күчерелмәгән Бу хәлдә аны артист та. режиссер да күпме генә коч куйса да сәхнәдә чагылдыра алмый-.—диде Ягъни, козен чәчәк аткан чия ботагы шикелле күргән һәр кешедә гажэпләнү катыш үкенү тойгысы уятучы, нәкъ Бибинур карчыктай бар кешеләр тарафыннан онытылып авылларда яшәп ягучы меннәрчә карчыкларның сагышларын бик үзгә шигъри вакыйга аша чагылдыручы төп күренеш булмаса, әлбәттә, сәхнә әсәре булып җитмәгән дигән сүз иде ул. Ә менә Фирдәвес Хайруллина (Әхтәм Зарипов режиссеры иде) әлеге инсценировка экранлаштырылган чорда сизгер күнел.
көтелмәгән буяулар, гажэеп төсләр челтәре аша, инсценировкадагы әлеге йомшак якны жинеп чыкты. Аяз Гыйләжевнын тирән фәлсәфәсен тамашачыларга да тоярга булышты Аның телеэкрандагы Бибинуры повесть героинясына тин булырлык иде Заманалар кырыслыгы аркасында ачыла алмый калган мәхәббәтенең кайнар хисләрен карчык булгач кына кичерүче Бибинур-Фирдәвесне күреп йөрәкләребез елаган иде ул көннәрдә Уйласан уйларлык нәрсәләр бар Әгәр безнен татарның үз киносы, үз ■Татарфильмы- булса, һич булмаса. сабын куыкларыдай берөзлексез экраннан коелып тора торган күп серияле телефильмнарыбыз гына булса да. әйе. хәтта шулар ярдәме белән генә дә. доньяда татар барын танытып булыр иде Чөнки шул сабын куыгыдай фильмнарда да безнен Фирдәвесләребез чын тормыш турында байтак дөреслекне сөйли алырлар иде
Фирдәвес бер генә ре-жиссер артисткасы түгел Шулай да була бит эле ул театр дигән дөньяда, кай-сыдыр бер артист театрла-рында үз ижатына якын булган режиссер эшләгән чорда бик тә гөрләп үсә. чәчәк ата. Әмма шул җанына якын режиссер театрдан китүгә, әлеге артист югалып кала, ижат мәйданын акрын- акрын калдырып чигенә торгач, арткы планга ук күчә, репертуардан бөтенләй ди-ярлек төшеп тә кала Фирдә-вес. киресенчә, барлык ре-жиссерлар өчен дә тансык ижат иясе Театрга Дамир Сираҗиевнын килүе моны тагын бер кат раслады. Мона кадәр Марсель Сәлимжанов режиссурасында искиткеч тирән кичерешле, жаны-тәне белән өзелеп соя белгән, шул сөю аркасында алданган һәм ялгышының ата-анасына чиксез кайгы хәсрәт китерүен күреп шашар чиккә җитеп үкенгән саф күнелле Гөлчирә («Ташкыннар". Т Гыйззәт), шат күнелле. чая һәм кыю булуы белән тамашачы йөрәген язгы кояш кебек балкытучы Сайра («Ир-егетләр-. Т Миннуллин). мулланың китап жене кагылган, тормышны бөтенләй белмәве аркасында кат кат алданган, ә шулай да һаман сөйкемле булып калган кызы Зөһрә («Качаклар». Н. Исәнбәт). Празат Исәнбәт куйган спектакльләрдә мәхәббәте өчен корәшүче Финея («Жүләр кыз». Лопе де Вега), жаваплылыкнын ни икәнен бик иртә төшенгән укытучы кыз Моршидэ ("Мәхәббәтен чын булса», X Вахит), татар хатын кызларының ин зәвыклы, затлы, нәфис якларын үзенә туплаган Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми-, Г Ибраһимов, X. Сәлим), режиссер Ришат Хажиәхмәтовнын күп кенә спектакльләрендә кызыклы рольләр уйнап килеп һәм театр яшьләре үз араларыннан сайлап куйган Илдар Хайруллин сәхнәләштергән «Солдат хатыны-ндагы Клавдия белән дә сокландырып, ул инде Камал театрынын топ артисткаларыннан санала башлаган, үз тамашачысы булган, йолдыз булып танылырга да өлгергән иде
Дамир Сиражиев белән Фирдәвес Хайруллина арасында башланган иҗади дуслык моңарчы башка режиссерлар белән булганыннан һични белән дә аерылып тормалы диярлек Фирдәвестән алынган интервью әнгәмәләрнен берсеннән мин Дамир театрга килгән чорда «Фирдәвес торгынлык кичерә иде- дигән юлларны укып бик гажәпләндем Дөреслеккә туры киләме бу1 Кайдан алып, ни нәрсәгә таянып артисткага «Син Дамир театрга эшкә килгәнче сәхнәдән берара югалып торган идең»,- дияргә мөмкин Дамир диплом спектаклен чыгарасы ел алдыннан гына (бу 1979 ел була инде) Фирдәвес Марсель абый Сәлимжанов җитәкчелек итеп кундырган -Тормыш дулкыннары»нда (Р Ишморат) Разиләне. шул ук елны Марсель абыинын -Талак, талак- (X Вахит) спектаклендә Рәшидәне. Ришат Хажиәхмәтов куйган «Нихәл, яшь и|пәш?“тә (Ш Тоот) венгр кызы Агаешны. Празат Исәнбәт сәхнәләштергән -Банкорт-та (I Камал) шулай ук бер яшь кызны башкарган иде Тагын да берәр елга чигенсәк -Татар хатыны ниләр күрми-дә Роза Хэйретлиновалар уйнап тан калдырган
атаклы Гөлбануы балкый Ары таба Илсөяр (-Оныта алмасан нишләрсең9" X Вахит). Анджолетта (-Хатыннар гайбәте-. К. Гольдони). Катя Круглова («Мәскәү каникуллары». А Кузнецов) образлары 1976 елга барып тормасак та була, чонки артистканын анда ижат иткән «Ташкыннар»дагы Гөлчирәсе шул ук газета әңгәмәсендә, бик хаклы рәвештә, артистканын зур укышларыннан берсе дип телгә алынган Бәс шулай икән. Фирдәвес һаман да сәхнәдә булган түгелме сон1 һәрхәлдә, «югалып торган» Фирдәвес Дамир килгәч кенә кабат уйный башлады дип әйтү дөрес булмас иде Дамир мөгез чыгармады Ана кадәрге режиссерлар артистка белән ничек иҗатташлык итсәләр, ул да шулай эшләде Фирдәвес өчен генә аерым шартлар тудырмады Рольгә ике артистканы алырга туры килгән очракларда, ул кайсы артистканын шәхесе уйнау манерасы бу рольгә күбрәк туры килә шуны беренче составка куйды Фирдәвес Хәируллинанын байтак рольләрне икенче составта иә Алсу Гайнуллина, йә Рузия Мотыйгулла белән уйнавы мәгълүм һәм алда бу күренешне дә ачыклап китми булмас Аннары тагын шунысы да бар Дамир диплом спектакле булган «Кияү белән Кэлэш»ен (1980) куйганнан сон. Камал театрына эшкә чакырылмады. Ул бары 1986 елда гына, ягъни «Ләйсән ире Хэсән-не (Ю Сафиуллин) бик унышлы сәхнәләштергәннән сон гына режиссер булып күчеп килде 1981 елда-Алмаэбулагы (Ю Сафиуллин) ТЮЗда эшләгәндә. 1983 куйган «Улыбыз өйләнә, без аерылышабызмы (И Юзеев) филармониядән килеп сәхнәләштерелде һәм. Дамир Г Камал исемендәге театрда нибары 3 елга якын эшләп. 1989 елда К Тинчурин исемендәге театрга баш режиссер булып күчеп китте Академия репертуарында Дамирнын 9 спектакле калды Әгәр мона Марсель Сәлимжанов белән бергә ижат иткән спектакле «Зифа-ны да (Н Исәнбәт) кушсак, жәмгысе унга тула икән Шуларнын алтысында Фирдәвес өчен роль табылган. «Кияү белән Кәләш»тә (М. Байджиев)—Кәләш, -Алмазбулат»та—Кәләш жен. «Зифа»да—Эсмиральда. «Ләйсән ире Хәсән»/»—Ләйсән. «Бәхетлеме синода (М. Садыйкова)—Гөлчәчәк. «Ахырзаман-да (Ч Айтматов)—Гөлемхан Менә шулай бер-берсен берничек тә кабатламаучы, теләсә кайсы артистка кызыгырлык камил образлар ижат ителгән Бик күп театрларда артистлар үзләрен икенче составта уйнатуны кимсетү итеп кабул итәләр Безгә ижали үсәргә комачаулый бу хәл. диләр Театр тәнкыйтьчеләренә һәм министрлыктан килгән вәкилләргә икенче составтагы артистның уенын карау бөтенләй диярлек насыйп булмый бит Шуна күрә икенче составта уйнаучылар гел күләгәдә кала. Бервакыт. Рузия Мотыйгулладан -Син гел Алсу белән алмашлап уйныйсын, әнә «Бирнәсез кыз» (А Островский) Лариса Огудалованы да Алсу Гайнуллинадан сон уйнадык, үсәргә комачауламыймы ул сина-.—дип сорадым Бу сорауның бирелүе минем режиссерлар хәзерләүче Югары курсларда укып йөргән чагымда. Г А Товстоноговның студентларына әйткәннәре тәэсирендә дә булды шикелле Санкт Петербургтагы Олы драма театрын (БДТ) совет чорында ин шәп театрларның берсе итә алган олы оста
Мин беркайчан да бер рольгә ике артистны алмыйм Әйтик. Лебедев театрдан китсә мина -История лошади-ны репертуардан төшерергә яки башка артист белән ор-янадан сәхнәләштерергә, ягъни шул рольгә алынган яна артистның шәхесенә, ижади мөмкинлекләренә таянып, бөтенләй башка спектакль тудырырга туры килер иде».— дигән иде Рузия исә. минем соравыма; «Юк. күп очракта бу мина булыша гына Марсель абый Алсуны эшләткәндә. «Өч аршын жир» репетицияләрен гел карап утыруым аркасында. Алсунын Шәмсегаяненә бөтенләй охшамаган үз Шәмсегаянемне тудыра алдым. Бирнәсез кыз-дагы Лариса Огулалова образы да шулай дөньяга килде-—дип, мин көткәннең киресен әйтте Фирдәвесне дә «Кияү белән Кәләш»тә Дамир Сиражиев Алсу янына -икенче состав» итеп алды. Мин әлеге спектакльне һәр ике состав уеныңда да бик күп тапкырлар каратым һәр ике состав башкаруында да карап туярлык түгел иде бу спектакль Г Товстоноговта. Марк Захаровта һәм башка күп кенә театрларда ризасызлыклар, каршылыклар тудыра торган әлеге күренеш Г Камал театрында артистлар һәм режиссерларның аңлашып эшләве нәтиҗәсендә театрны, артистларны үстерүче бер чарага әверелгән Дамир Сиражиевнын Фирдәвескә бирелгән икенче роле «Алмазбулат» әкиятендәге Кәләш жен булды. Бөтен сүзе берничә жомләдән генә торса да. Фирдәвес анда шундый кызыклы образ тудырды, менә егерме ел вакыт үтсә дә. ул гел минем күз алдымда Әсхәт Хисмэт-Кияү жен белән тотаклашкан хәлдә ■Яратасын да инде биергә -—дип тыпырдап тора Доньяга адәм баласы булып килсә дә. явыз көчләр ярдәмендә хәтере, акылы урланып, хәзер бар белгәне бию булган Кәләш жен образын ин саран тосләр белән дә хәтергә уелырлык итә алган артистканы ничек инде тылсымчы дип әйтмисен Дамир 1986 елда Фирдәвескә «Дәйсән ире Хәсән»нән Ләйсән ролен бирде Әмма бу юлы да, инде «Кияү белән Кәләш»тә сыналган
булса да. ул аны икенче составка билгеләде һәм шуны да әйтү кирәктер. Фирдәвеснең Ләйсәне беренче составта репетицияләр ясаган Рузиябезнекеннэн кайтышрак килеп чыкты Ә инде 1986 елда Ләйсәннән сон ук уйнаган Гөлчәчәге (-Бәхетлеме син9-) белән ул (Дамир бу рольдә аны беренче составта уйнатты). Рузия тудырган Гөлчәчәктән өстен чыга алды Шушына охшаш очрак «Сөяркә» спектаклендә па кабатланды дип раслаучылар бик күп булды Фирдәвеснең сөяркәсе Алсу сөяркәсеннән күпкә ышандыра диделәр Шулай булырга да бик момкин Кабат -Бәхетлеме син7»дәге (М Садыйкова) Голчэчэгенә кайтсак, ran гади генә бер пьесаны режиссер белән артистка шулчаклы баеттылар ки. күп сәхнә күренешләрен күз яшеннән башка карап та булмый иде Кайчандыр мин шулай тетрәнеп Рузия Мотыйгулланың -Китам инде-дәге (Р Хэмид) Заремасын караган идем Театрыбыздагы тагы да шундый образларны саный китсән. Алсу Гайнуллинанын -Өч аршын жир-дәге Шәмсегаяне һәм дә -Идегәй- трагедиясендәге ире улы. иле һәлак булган Йәникә ханбикә дә шулай тан калдыра алган иде Зөлфирә Зарипованын Миңлекамалы (-Миңлекамал-, М Әмир) һәм Дамир Сиражиев 1987 елда сәхнәләштергән -Ахырзаман-да (Ч Айтматов) тинсез Ана бүресе дә. Рузия белән Фирдәвесебезнең Зөләйхалары да нинди тетрәндергеч көчкә ия1 Көчләп чукындырылганнан сон яраткан гаиләсе, кадерле туганнарыннан гына түгел, сөекле халкыннан иманыннан да аерылган Зөләйханың дәһшәтле язмышы, бик күп еллар кара көчләргә каршы фидакарьләрчә алып барган тигезсез кореше аны татар драматургиясенең ин катлаулы героинялары рәтенә күтәрүен беләбез Фирдәвеснең Зөләйхасы да дистә елларга сузылган кимсетүләр белән килешеп алар каршында баш игән мескен хатын түгел иде Ул—манкорт булырга дучар ителгән бала анасы, ерткычларча кыйнап үтерелгән ир хатыны һәм туган иле коллыкта калган татар кешесе икәнен коллыкның җир йөзендәге ин каһәрле халәт булуын да яхшы анлаган һәм шуна каршы гомере буе көрәшүдән туктамаган олы шәхес булып гәүдәләнде Белинскии юкка гына трагедия сәнгатьнең тажы димәгәндер— Фирдәвес белән Рузияләрнең Зөләйхалары да һәр сәхнәсе тирән фәлсәфә белән тулы булган, трагедия югарылыгына күтәрелеп балкулары белән безнен күнелләрдэ ин түрдән урын алды. Исемнәре атап үтелгән һәр дүрт артисткага хас уртак сыйфат бар—алар жан кылларының сон чиккәчә тартылуыннан курыкмыйлар һәм нәкъ шундый мизгелләрдә аларнын уеннары кабатлап булмаслык дигән ин югары бәяне ата да
Биредә бер парадокс туа Фирдәвес. Рузия. Зөлфирә. Алсу—һәркайсы Марсель Салимжанов шәкертләре Марсель Сәлим жановны сәхнәдә гадәти тормыш-конкүре- нешне җырлаучы, ачык тоннарга мөкиббән киткән, асылда комедия беләнрэк мавыгучы режиссер итеп күрүчеләр бар Алайса, ничек теләсә кайсы жанрда иркен ижат итә алучы, жир йөзендәге теләсә кайсы театр сәхнәсен бизи алырлык артисткалар үстерә алды икән сон ул9 Шушы бер фжт кына да безнен тәнкыйть тарафыннан Марсель Сэлимжанов шәхе сенен. ижатынын бөтен зурлыгы белән элегәчэ өйрәнелмәвенә бер мисал була ала Сәнгатьтә фундаменталь дип йөртелә торган, ягъни төп дүрт нигез ташы бар Беренчесе—миллилек, икенчесе—мәктәп өченчесе—метод дүртенчесе—традиция Оста үзенен укучыларына энә шуларны камил үзләштерергә булышкан Бүтен рус театр сәнгатенә бик күпләп шушы төп нигез ташларына көлеп кенә караган яшь режиссерлар, яшь артистлар, яшь драматурглар килә Бөтен теләк омтылышлары шаккатыру булган бу яшьләрнең -җимешләре- Станиславский. Мейерхольд. Вахтангов. Чехов. Горькийларнын ижат җимешләреннән кыргый алмагач алмалары культуралы алмагач алмаларыннан аерылган кебек аерыла Үзләренә бер яна дин уйлап чыгарган сектантлар шикелле, менлэгэн еллардан бирле бөртекләп җыелып, янадан-яна буыннар ярдәмендә туктаусыз үстерелә, янартыла барган театр сәнгате традицияләрен
•Портфыые кияү» (Н Исонбәт) спектаклендә Macmvpa ролендә
өнәмичә. бүгенге көн драматургларын гына түгел, классикларны да ясалма рәвештә (русларда болай кылануны фортель жибәрү. котыртык әмәлләү диләр) куя-оештыра башлаган әлеге -сектант* режиссерларның йогынтысы иртәме-сонмы безгә дә үтеп керәчәк. Чөнки безнен Фирдәвесләребезгә дә 50 тулды. Чөнки яшь буын артистлары авызыннан без ачыктан-ачык -Галия- бану-ны карап, -Су буйлары» дигән жырлар тынлап үскән драматургларның әсәрләреннән кайчан гына котылып, бишектән үк Карузоларны тыңлаган, рус драматургы Коляда пьесаларын, режиссер Коляда спектаклыәрен карап өйрәнгән яшь шәһәр драматурглары әсәрләрендә уйный башларбыз икән».— дигән усал сүзләрне дә ишеткәли N башладык Әле ярый, шул авыр мизгелдә хәтер төбеннән әдип Аяз Гыйлэжевнын йөрәккә май булып яткан -Вальпаранса, j Титикака. Куала-Лумпур—шәп янгырый торган исемнәр, белом1 Әмма минем өчен ц Аксыргак авылы. Ташлыяр елгасы тагын да шәбрәк янгырый! Кадерле булганга -—дигән үлемсез сүзләре күтәрелә Инде яшьләр сокланган әсәрне алып карыйсын да баш ватасын, авторы || җитәкләп йөртсә генә жанлы күренгән, анда да чалыш-чолыш кына хәрәкәт итә алган, татарча рәтләп сөйләшә белмәгән курчак геройлар ни-нәрсәләре белән жәлеп итә сон андый яшьләрне'1 Бу бит милли театр Милли тамашачы очен яшәгәнебезне оныталар, ахры. алар. Әгәр | сәхнә әсәреңдә кеше рухынын язмышы, анын көрәше нәкъ менә Фирдәвесләребез ижатындагыдай артист уены аша ботеи I зурлыгы белән чагылмаса. замандаш язмышы характер һәм «поступок» || (геройны билгеле бер герой итеп таны-тучы адым—Отеллонын Дездемонаны , бууы, Гамлетнын бөтен бер системага каршы чыгып кылган кыланышлары, ягъни һәр героинын бары үзенә генә хас гамәле) аша бирелмәсә. бию пантомима, жыр белән ясалма укмаштырылган шакшы көлке сүзләр җыелмасы ни бирә ала? Ни очен эле без башка милләтләр шулай эшли дип. кешелек идеалларын пычрак эченә сатып таптарга тиеш7 Кайчандыр Станис лавскийлы. Товстоноговлы. Эфрослы. Чеховлы. Вампиловлы рус театр сәнгатеннән өйрәнү безнен театрга бик I шифалы иде Ә хәзерге акча, ялган шөһрәт өчен «чукынырга» әзер торган сәнгать белән ерак китеп булырмы7 -Явызлыкка дөньяга килергә булышма, ул
Мостафа Өнәр,
Төрек галиме
Миңа татар телен ике хәлфә өйрәтте Беренчесе—кечкенә Апуштан татарның зур улына әверелгән Габдулла Тукай иде Уз 27 яшендә үлемсезләр дөньясына күчте Зур иҗаты бүген дә сау-сәламәт. Икенче хәлфәм яшь буенча Тукайдан өлкәнрәк Ул «Казан утлары» Бу журнал турында бик күп сөйләргә мөмкин булса да. мин беренче чиратта шуны әйтергә тиеш, ул—мәктәп, татарның һәм татар зыкның мәктәбе Бу мәктәп иң авыр вакыт.ларда да Ка заннан Америкага. Финляндиягә. Германиягә, Япониягә. Төркиягә, Австралиягә. Себергә. Пипзерга, Кытайга, димәк, әйтергә мөмкин, бөтен дөньяга ишек ачты. Татарның, татар теленең яктысы төшмәгән урыннарга «Казан утлары» уз нурларын сирпеде, татар дөньясын балкытып торды Анда нәрсә генә язылса да. ул татар рухын яшәртте. Без. төрекләр, башка төрки туган-нарыбыз арасында озак вакытлар бер ялгызы ирекле дәүләт булып торган Гөркиядә шул теләктә калабыз: татар- юр да үзләренең бу матур, гүзәл илләрендә уз байлыкларына үзләре ия булып мәңге яшәсеннәр Шул рәвешле «Казан утлары» журналы да күп санда басылып, аның таралу чикләре тагын да киңәйсен
Журналыбыз турында
ахырда үзеңне ашар» дигән борынгы мәкаль бар Изге китапта шуна ышанмаган бер хатын 9 ипи пешереп, берсенен эченә агу сала һәм аны шәһәргә кереп килүче юлчыларга илтеп бирергә боера Агулы ипи юлчылар белән кайтып китүче улы белән ирен һәлак итә Саф хыяллар уятучы, күнелдә яхшылык тойгылары тәрбиятәүче. милли гореф-гадәтләребезне, иманыбызны саклаучы, туган телне үстерүче иреккә омтылган рухыбызны ныгытучы театрнын нигез ташларын Татарстанда да Россиядәге модага ияреп какшата башласалар ни булыр7 Куркыныч уйлар болар Әле дә ярый, хәзергә безнен Фирдәвесләребез көчендә Әле ярый алар уеннары белән дә. яшь артистлар арасында алып барган тәрбия чаралары белән дә чын сәнгатькә хезмәт итәләр
Сөйләмнәрендә татар аһәне булмаган, күзләреннән нур. җаннарыннан мон. сафлык качкан бүгенге буын яшьләре арасыннан чыгып сәхнәгә менеп баскан хәзерге яшь артистларыбызга Габдулла Шамуков. Хәким Сәлимжанов. Фатыйма Ильская Шәүкәт Биктимеров кебек чын милли артистларыбыз югарылыгына күтәрелү өчен күпме вакыт кирәк булыр икән7 Әллә бөтенләй дә мөмкин эш түгелме бу' Таланты булган кайбер артистлар да гомер буйларына татар теленен аһэнен тоймыйча, моңына төшенмичә яшәп яталар бит әле әнә! Нәкъ шундыйлар арасыннан Казан ханлыгы чорындагыча "Мәскәү тарафдарлары» килеп чыга Хәлләреннән килсә русча гына язучы язучыларыбыз кебек алар да спектакльләрен гел рус телендә уйный башларлар иде Тфү, тфү, Алла сакласын, башка бик күп милләтләр шул көнгә төштеләр дә бит инде Әйе. Мәскэүнен үз позициясе. Анынча гына эшләү үзеңне юк итү дигән сүз Аларга чын милли спектаклебез «Зәңгәр шәл» дә, татарны бетерә торган катнаш никахларга каршы юнәлдерелгән «Илгизәр + Вера* да (Т Миннуллин). үз шәҗәрәләренә хөрмәт белән карый башлаган «Шәҗәрә» геройлары да, ана образы аша туган илнең ачы язмышын чагылдырган «Әни килде»дә (Ш Хөсәенов) элекке чорда уздырылган көчләп чукындыруларны күрсәтү аша. бүген башкарак төстә булса да. чукындыру әле дә дәвам итә дип чан каккан «Зөләйха»лар д? кирәкми Империягә табынучы театр белгечләре алардан мен хата эзләп табалар Бәхәсләшмим, хаталары да юк түгелдер Мәгәр, ин кызыгы, аларнын мактаганы—яшьләрне наркотик кебек миңгерәтү көченә ия «Казан егетләре» христиан динендәге татарлар тормышын остән-өстән генә күрсәткән «Горгори кияүләре», яшь гаилә корган парларнын килделе-киттеле кыланышлар белән кеше көлдереп, тормышларын юкны-бушка авыштырып үткәрүләрен генә тасвирлаучы -Килә ява. килә ява» кебек спектакльләр Алары да булсын, әйдә Әмма туган җирен сагынып елый-елый сөлге чигеп утырганда Шәмсегаян сөйләгән монологның чын татар кешесе йөрәгенә ничаклы тетрәндергеч көч белән тәэсир итүен, кара йөрәк өендә намазлыкка баскан Золәйханын Аллага ялваруы таш бәгырьләрне дә эретерлек кайнар булуын, көчләп чукындыручыларга юнәлткән каргышының иртэме-сонмы рәнҗетүчеләр башына тошәсен дә анламамышка салышмасыннар Яшьләребезнең башын чуалтмасыннар
Шуна да. рәхмәт Фирдәвесләргә Жаннарында күпме генә тукынмасыннар осталыкларына боек рус театр сәнгате ирешкән казанышларның, шуларга нигезләп элеккеләребез тапкан табышларның да ин кирәклеләрен сайлап ала белделәр һәм хәзер дә читләр кулындагы курчак түгеллекләрен раслый киләләр
Әйе. гомер агышлары кеше кодрәтенә буйсынмый Фирдәвескә дә 20 яшь түгел. 30 да түгел 20+30! Үз яшеннән күпкә яшьрәк күренсә дә. хәзер ага иңде барыбер үз яшендәге хатын-кызларны башкаруны йоклиләр Тере организм булган театрда туктаусыз үзгәрү, алмашынулар бара Яшь буын артисткалар килә тора Аларга да уйнарга кирәк һәм. табигый, яшь кешене яшьрәкләр уйный Фирдәвес Хайруллина да сынатмый Үз яшендәге зур рольме ул. әллә сәхнәгә бер ике генә кереп чыга торганымы, кайсын гына тапшырсаң да. берсеннэн^ерсе кылыклырак характерга ия хатын кызларны ижат итә тора Кызы—күз нуры Нәфисә дә инде зур кыз булып килә Ул аның илһамчысы да, ул аның беренче тамашачысы да Ак бәхет тетик аларга'