ӘЛЕ КОШ МИН—КҮКЛӘРЕҢДӘ
Офыкларны иңләп оча кошлар... Бәгырьләрне айкап, яңара моң. Очар кошлар итеп яратмагач. Инк иңдердең кошлар җаны,
Тәңрем?!
Доньяларны сыйдырырдай булып. Җилләр кочагына ташланамын. ...Үзәк өзгеч аваз офыкларда... Кошларгамы бирдең кеше җанын?!.
Ж
Яз белән Көз бер кавыша икән...
Моңсу күктән шашын ләйсән ява. ... Юк, төш түгел!
Учларымны сузам
Тетрәп калган сары яфраклары.
Яз белән Көз бер кавыша икән... Офыкларда нңрн кошлар моңы.
... Юк, могҗиза түгел!
Мәңгелектә
Җаннар белән җаннар тоташуы...
Бер йотым Өмет бир җаныма.
Әрнүгә, газапка түзәрмен.
Мин сине ничә кат югалтып, Җирдән дә, Күктән дә эзләдем.
Бер йотым Наз сирпе жаныма. Шифасын сеңдерим—терелим.
... Аһ, гүя жылыга сусаган, Кояшка ымсынган бөре мнн!
Бер йотым Сөю бир җаныма. Яшәү бир бүгеннән—мәңгелек: Моң булып агыла алырлык, Тетрәтеп Күкләрнең бәгырен...
£
Кар өстендә учак яксаң, Җылысына мине чакыр! Хәтердә Төн: күзләр—йолдыз. Куллар—камыш. Чәчләр—чатыр.
Яланаяк кар өстеннән Йөгерермен кочагыңа... Үткәннәрне салсаң утка, Чакыр мине учагыңа...
Ж
Әле кош мин—күкләреңдә. Әле таш—күкрәгеңдә.
Әле йолдыз—учларыңда, Әле көл—учагыңда.
Әле биеккә чөясең. Әле орасың җиргә Җанымны... Тик сөюеңне Алмыйсың барыбер җиңә!..
Й?
Җир астында үләннәр дә, бәлки, Тамырлары белән берегәдер. Аһ, учларың назын өметләнмим, Сине бары телим күрергә бер.
һәм китәргә...
Үзәгемнән өзеп
Ничә еллар йөрткән газап өнен.
... Җир өстеннән киткәч,
адәмнәрнең Җаннары бит, диләр, күрешә беркөн.