Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хәйдәр Гайнетдиновның тууына 50 ел


Шагыйрь һәм прозаик Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр) 1953 елның 27 ноябрендә
Татарстанның Зәй районы Дүрт Мунча авылында хезмәткәр гаиләсендә туып үсә.
1970 елда ул урта мәктәпне тәмамлый, бер ел колхозда эшли.
1971 — 1976 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе
бүлегендә югары белем ала.
1976 елнын апрелендә. «Ялкын» журналында җаваплы секретарь буларак,
матбугат эшчәнлеген башлап җибәрә.
Хәйдәр Гайнетдиновның әсәрләре татар матбугатында алтмышынчы еллар
азагында күренә башлый. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында анын лирик
шигырьләрен һәм бер поэмасын («Иске кара урман») туплаган «Ут теле» исемле тәүге
җыентыгы дөнья күрә. Сиксәненче еллар башында шагыйрь әдәби тәрҗемә өлкәсендә
дә көчен-сәләтен сынап карый башлый. 1982 елда Рауль Мирхәйдә- ровнын «Безне
онытмагыз. .» повесте аның тәрҗемәсендә «Казан утлары» журналында (№ 4)
басылып чыкты
1983 елда Хәйдәр Гайнетдинов СССР Язучылар союзына кабул ителә.
Сонгы елларда шагыйрь тулысы белән проза жанрына күчә Аның балалар һәм
өлкәннәр өчен язылган повесть-хикәяләре «Су кызы», «Яшел алма» кебек
җыентыкларга тупланып, укучылар игътибарына барып иреште Язучының ижагы тирән
мәгънәле фикер белән, йөгерек-тыгыз һәм җор тел белән сугарылган.
Гомеренең азагына кадәр (ул 2000 елның җәендә фаҗигале төстә вафат
булды) Хәйдәр Гайнетдинов Татарстан дәүләт телевидениесенең әдәбият-сәнгать
бүлегендә мөхәррир булып эшләде.