Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН ДУСТЫМ


абигатькә мәхәббәт безнең һәркайсыбызда үзенчәлекле: әйтик, берәү, бишектән төшү белән, мүкәләп чирәмгә чыга, ихатада кош-корт белән таныша, кәҗә-сарык ише мал-туарны күреп, гомерендә беренче тапкыр гаҗәпсенә, тора-бара аларның барчасын үз итә, холыкларын белеп ала, ата каз һәм әтәч кебек усалракларыннан сакланырга өйрәнә. Әйе, авылда туган балалар сабый чакта ук табигатькә якынрак булучан. Тик менә, кызганыч ки, еш кына авылдагы матурлыкның бәясен белеп бетермибез, туган якка ияләшеп өлгерәбез дә яңадан-яңа җирләрне күрергә омтылабыз. Моны, әлбәттә, үз авылыңнан, туган төбәктән йөз чөерү дип бәяләү дөрес үк булмас иде. Хәтта әле бәхет эзләп читкә-ягага чыгып киткән очракта да. Чөнки адәм баласы туган ягын, авылдашларын сагынмыйча калмый, ахыры бер ул аларны сагына, олыгайган саен авылы, урамы, сабый чакта уйнап үскән елга-ерынты исенә ешрак төшәчәк, сагындырып үзенә дәшәчәк...
Бу юлларның авторы да, ягага китеп, дистәләрчә еллар буена шәһәрдә яшәп, төрле җирләрдә йөреп, ул төбәкләрдәге гүзәллекләргә ихлас күңелдән сокланып туйганнан соң да туган авылын, Кече Чынлының Диңгелде буйларын үлеп сагына башлады, аннары инде ике елның берендә авыл юлын таптарга тотынды.
Кызык бер хәл инде: без фәкыйрегез Тау ягының да аргы бер почмагында туып, тугыз яшендә, бер авыз урысча белмәгән чагында Казанга күченеп килгән. Ә менә Мәскәү шәһәрендә туып, шунда урысча гына укып яткан икенче берәү - Әнәс атлы малай авыл урамына беренче мәртәбә фәкать тугыз яшендә генә аяк баскан. Дөресен әйткәндә. Ватан сугышы башланып, әтисе Рәхимҗан абзый фронтка киткәч, әнисе бала-чаганы (ике улын, бер кызчыгын) алып үзләренең туган авылларына кайта. Шул ук Тау ягына. Апае районындагы Колгына авылына!
Зөя буйларындагы тауларны, болыннарны, куе урманнарны күрү тугыз- ун яшьлек малайга һич әйтеп бетергесез нык тәэсир итә. Урысчаны шәп белсә дә, үз ана телендә бер генә китап та укымаган, татарча фәкать өендә генә сөйләшкән малайны авылдашлары гаять җылы каршылыйлар. Үзенең яшьтәшләре аны кайларга гына алып барып бетермиләр! Малайлар халкы һәркайсына тиешле бәяне бирә, һич тартынып тормый, бик тиз синең кем икәнеңне ачыклый. Әнәс үзенең сабыр холкы, бәйләнчек тә, мактанчык та булмавы белән, урыс сүзләрен катыштырып булса да, күргән бер әйберен сораштырып, яхшырак белергә тырышуы белән иптәшләренең күңелен җәлеп итә.
Әллә бәлкем, Әнәснең рәссам булып китүенә Зөя буйларының гаҗәеп үзенчәлекле һәм бай табигате йогынты ясагандыр, сәбәпче булгандыр? Әллә бәлкем. Тау ягының хәйран уңган һәм киң күңелле халкы тәэсир иткәндер? Әллә бәлкем, нәкъ шушы төбәктә гомер кичергән борынгы бабасының әйләнә- тирәне үзенчә күрү сәләте буыннан-буынга бирелеп тә, япь-яшь рәссамның күзе туган туфракта, шунда ачылгандыр? Кем белә бит, кем белә...
һәрхәлдә, тугыз-ун яшьлек Әнәс киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын шунда ук билгели. Чөнки буш вакытында рәсем ясау белән мавыгып китә. Авыл өйләрен, болында үлән уртлап йөргән атларны, бигрәк тә аларның колыннарын болай килешле генә кәгазьгә төшерсә дә, Зөянең кызу агымын һич кенә дә күңеленә хуш килердәй итеп сурәтләп бирүгә ирешә алмый.
Хәер, Зөя белән егетебез «алышып* та карый. Дөресрәге, шулай туры килә. Ике сыйныфны урысча укып бетергән Закиров татар мәктәбенә кереп укырга үзендә кыюлык тапмый, шуннан, елганың аргы ягында урысча уку мөмкинлеге барын белеп, Зөянең саерак урыныннан чыгып, укырга йөри башлый. Мондый хәлгә ана кешенең йөрәге ярылырга җитешеп әрни, һәм ул күз яшьләре белән улын үз авылларында укырга күндерә. Юньләп татарча да
Т
белмәгән малайны мәктәпнең, өченче сыйныфына алырга батырчылык иткән мәктәп директоры Һади абыен рәссам әле бүген дә жылы сүзләр белән искә ала.
Әтиләренең туган авылында Әнәс татарча сөйләшергә өйрәнә. Колгына малайлары исә аз-маз урысча сукалап азапланалар. Колгынада узган ике ел. татар мәктәбендә ана телендә укуы Әнәснең гомере буена якты хатирә булып саклана. Җае чыкканда ул авылга да кайткалый, Казанга кайткан саен авылдашларын күрмичә китми. Әйтик менә, узган ел Мәскәүдә чыга торган «Лесная новь» журналының ноябрь санын Татарстанның урман хуҗалыгына багышлый: искиткеч күп материал туплый, урман эшенә, агач үстерергә гомерләрен җәлләмәгән якташларыбызның язмышын, аларның фотосурәтләрен күрсәтә. Шунда ук без Колгына авылы ягыннан Зөя елгасын һәм аның икенче ярындагы урманлы тауларны күрәбез. Әлеге картинаның авторы - Әнәс Закиров. Ул үзенең авылы янындагы, кайчандыр үзе малайлар белән бергә коенган, аргы яктагы мәктәпкә йөргән чагында җәяүләп кичкән елганы олыгаеп җиткәч тә хөрмәт вә мәхәббәт белән тасвирлый.
Хәер, Әнәс Закиров элек-электән Мәскәүдә чыга торган басмаларда Татарстан җирләрен, уңган-булган якташларыбызны пропагандалау белән мавыга килде. 1948-1951 елларда Гознак техникумында, аннары (1955-1961) Мәскәү полиграфия институтында махсус белем алган һөнәрмән буларак ВДНХның матбугат бүлегендә баш рәссам (1951-1961), «Турист» журналында шулай ук баш рәссам (1961-1990) булып эшләгән, 1990 елдан соң «Лесная новь* («Урман яңалыклары») журналында эшләүче рәссамыбыз Татарстан китап нәшриятында альбомнар чыгарырга да ярдәм итте: 1983 елда «Бакый Урманче», 1986 елда «Габдулла Тукай», 1990 елда «Лотфулла Фәттахов» альбомнарының рәссамы булды, полиграфия белгече буларак, аларны җиренә җиткереп эшләде.
Гәрчә гомер буе редакцияләрдә эшләсә дә, иҗат кешесенең хезмәте һич тә моның белән генә чикләнми. Очсыз-кырыйсыз Советлар Союзын гизгәндә дә, Идел буе, Кавказ табигате белән танышып йөргәндә дә рәссам үзенә һәрчак «азык таба»—күңеленә хуш килгән төбәкләрне, шундагы матурлыкны бик теләп һәм онытылып сурәтли, мәңгеләштерә. Ул иҗат иткән рәсемнәрнең саны дистәләрчә генә түгел, мин күргәннәре генә дә йөзләрчә. Ә бит әле һәр иҗат кешесенең берәүгә дә күрсәтмәгән эшләре дә бихисап булучан...
Сәнгатькяр башкалада үткәрелгән күргәзмәләргә дә үзе язган картиналарны куйгалый, зур-зур залларда аның шәхси күргәзмәләре дә булгалый. Тик инде рәссам үзе эшләгән җирдә елның-елында хезмәттәшләре алдында иҗат отчеты белән чыгуны үзенең төп бурычы саный. Әлеге күргәзмәгә ул, яңа язган картиналары белән бергә, журнал бизәү өчен хезмәт иткән эскизларын да, эзләнүләрен дә куя - болар барысы да аның тырышлыгы, аның сәләте, аның «балалары».
Биредә без рәссамның аеруча уңышлы саналган хезмәт җимешләреннән фәкать кайсыберләренә генә күз салыйк: «Саратовтагы Чернышевский йорты. (1961), «Кавказда көн үзәге» (1964). «Абхазиядәге чәй плантацияләре» (1965). • Идел буенда. (1970), «Яңгырдан соң» (1973). «Зоядә кояш баюы. (1975). «Язгы парк» (1985), «Язның елмаюы» (1995) һ. б. картиналар
Киң күңелле, сабыр холыклы дустым Әнәс табигать күренешләрен язган чагында үзенең төпле акыл иясе, зур иҗат коллективының җитәкчесе икәнлеген бөтенләй онытып, ихлас күңел биреп, дәртләнеп иҗат итә. Хәер, шунсыз сәнгатькяр булу мөмкин дә түгелдер.
Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Рәхимҗан улы Закировка 70 яшь тулды. Моннан соң да рәссамның иҗат дәрте сүрелмәсен иде!