Логотип Казан Утлары
Драма

ДҮРТ КЕШЕЛЕК УТЫРГЫЧ


ДРАМА.
ИКЕ БҮЛЕКТӘ
килүче
Карт Ярар, хәлен белдем., хатыным һаман йоклый Тыныч йоклый. Бүген тыныч көн булды Югыйсә . Киләләр дә киләләр... Менә кадакларны да кагып бетердем Тагын тып-тыныч калды Алар бит бөтенләйгә килә, уянмаска. (Чүкечен утыргыч астына куя.) Аларны хөрмәт итәргә кирәк, шауларга ярамый. Каберлек янында кычкырырга ярамый. (Кабат
утыргычка утыра.) Әкерен генә сөйлә-шергә ярый Шуңа күрә дүртәү уты рырлык итеп ясадым Монда берүзен утырсаң да була. Икәү лә. өчәү дә Ә мин дүрт кешелек итеп ясадым Бишенче—кирәкмәс, ул ерак.. Ерак була... Кычкырып сөйләшергә туры килә. Монда кычкырырга ярамый Монда йөрәк кычкыра (Ул бераз тыныч кына уйланып утыра da алла онытылып.
әллә белеп, әкерен генә моңланып ала.)
Асларында ул йоклаган жирнсн.
Өстендә сон ничек моңланма9 Өстендә сон ничек моңланма9 Бу монымны—ана багышланган Догам санап кабул ит. Алла. Догам санап кабул ит, Алла
(Сөйләнә-сөйләнә китә.) Монда йө-рәк кычкыра. Әкерен генә моңланырга ярый. Тыныч утырсаң да була.
Китеп барган Карт урынына тиздән башка берәү килә. Аны алда Килүче дип исемләрбез. Килүче утыра. Тынлык. Бераздан икенче берәү килә. Аны Икенче килүче дип атыйк. Ул утыргычның икенче башына утыра. Кыяфәте хәтергә сеңә торган таза кеше.
Икенче килүче (Килуче янынарак күчеп) Син ни өчен бирелә9
Пауза. Килүче эндәшми.
Танымыйсынмы?
Килүче Таныдым
Икенче килүче. Ник күрешмисен?
Килүче күрешергә кул суза. Икенче килүче аны бугазыннан алын торгыза.
Каберенә чәчәк китердеңме?! Мескен кеше
Килүче. Бүген кигермәдем Аның үлеме синя ник кирәк иле? Хатынын, балаларын күргәнем бар.
Икенче килүче. Ярый, үлгән, җиде ел үткән. Онытырга вакыт... Хәзер анын хатыны, абыйсы бирегә кило. Мине беләсең, мин чиеза калырмын. Сине үтерүчеләрне эзләүчеләр кулына илтеп тапшырабыз. Ризамы шуңа?
Килүче. Юк.
Икенче килүче Юк булгач, бүгон күренмәссеңме монда9
Килүче. Күренмәм
Икенче килүче (Тагын Килүченең якасыннан алып). Сүзеңдә тормаган— мин сине суям. Тиз бул. югал Менә бу яктан ычкын. Әйдә.
Китәләр.
Икенче килүче ( Сөйләнә-сөйлә- нәбара) Бирегә үз аягын белән килмә. Вакыты җиткәч, күтәрен китерербез.
Бераздан утыргычка илле яшьләр чамасындагы Ир һәм аңардан күпкә яшь күренгән Ханым килеп утыралар.
Ир Ул теге капкадан чыгып, безне көтеп тормасмы?
Ханым Ана мин бу яктан чыгабыз, дидем. Төп капкадан.
Ир. Мин теге капкадан кергән идем.
Ханым. Мин дә теге капкадан кердем.
Ир Ә ник бу яктан чыгабыз?
Ханым Мин анысын уйламадым да.
И р Монда... Энекәшне китергән чак искә төшә. Хәер, артык уйлану файдасыз Тормыш ул барыбызны да. сине дә, мине дә шушында китереп яткыра
Ханым Ирем янына.
Ир Әйе.. Яшь кенә кешене ансат кына үтерделәр
Ханым Мин аны чынлап яратканмын. Ә кияүгә чыкканда, яратаммы- юкмы.. белеп тә җиткерми идем Чыгарга кирәк иде. (Пауза) Кире уйларга сон иде... Ул мине Төмәнгә алып китте. Яшәү шартларыбыз жайсыз. Мин йөкле Квартиры чират зур. Ә бала чират җиткәнне көтми, туарга җыена. Җитмәсә көннәр салкынга бара. Мин нишләргә дә белми йөрим, ә ул юата Тракторын куеп кайту белән, кабат чыгып йөгерә. Өй сала башлады. Барыбер безне больни-цадан яңа өйгә алып кайтты.
Ир Бер уйласаң үзенең дә малай гына чагы бит әле. Унөч яшьтән— шәһәр кешесе.
Ханым «Без авыл малайлары — кошлар кебек. Кая барсак га ояны үзебез корабыз», дип мактанырга да ярата иде ул.
Ир Мактанчыклыгы бераз бар иле
Ханым Ә бер көнне—бер ярты аракы алып кайткан Етмая. юлыбыз туган якка борылды, ди. Врачлар ана Төмән табигате килешми диделәр. Синең өчен эчәм, юеш борын, ди кызыбызга Тизрәк әтиеңә ияреп йөрерлек бул. ди. Кызы ияреп йөрерлек, инде малае алдан йөгерерлек, үзе юк.
Ир Эчә күрмә, энем, дип хатлар яздым. Ә ул анда..
Ханым Күп эчми иде Кайчакта. кешечә генә Кайту белән жинне сызганам, мондыйны (ына түгел, сине шаккатырырлык өй салам, ди иде
Ир Сүзендә торды, өен өлгертте
Мичен генә чыгарып өлгермәде.
Ханым Куркакларча, арттан када-дылар бит.
Ир .Арттан кадамасалар. ул биреш-мәгән дә булыр иде. Таза иде... Шундый зур куллары белән ул, сеңлем, кешегә сукмады Бөтенесен якын итте
Ханым Бер бала күрсә, шуна гашыйк Чакырып ала. югары күгәрә — Кояшка хәтле күгәримме?!—дигән була.
Ир Бу иренне дә әйбәт кеше диләр.
Ханым. Әйбәт, ләкин ул түгел.
Ир Ашыкмыйсынмы дигән идем сина.
Ханым. Ә энегез мина жүләр ли торган иде Шаярып Бәлки чынлап та әйткәндер. Мина анын жүләр диюе—башкаларның акыллым, сеңлем дигән сүзләренә караганда ныграк ошый иде.
И р. Тел төбеңне аңладым.
Ханым Сезнең мина сеңлем дию-егезне истә тотып әйтүем түгел.
Ир Ике көннән китәм... Минем монда буласымны иренә әйттеңме'’
Ханым Мин бирегә киләсемне ана әйтмәдем.
И р. Егетне әйтәм, чыкмый әле... Килми.
Ханым. Ул килер...
И р Җиде елдан соң да онытмаган, үлгән дусының хәлен белергә уйлаган. Күрәсен. андый кешеләр дә бардыр Әйтик, ишетелгән хәбәр дөрес булса һәм чәчәк китерүче—ул булса?
Ханым (Кинәт урыныннан ук то-рып.) Мөмкинме бу?!
Ир Ник мөмкин булмасын? Үзе үтергән дә хәзер каберенә чәчәк китергән, имеш Дусы булган, имеш, диләр ләбаса.
Ханым Ничек... ана әйталасың? Кеше турында?!
И р Сонгы вакытларда кешеләр турында башыма әллә нинди уйлар килә.
Ханым. Болай түгел идегез.
Ир Болай түгел идем Җиде елдан сон да онытмаган. Мин бу кешене хәтерләмим.
Ханым. Туебызда булды.
И р Туйда кеше күп булды.
Ханым. Ул да бар иде.
И р Хәтерләмим.
Ханым Аны бирегә мин алып мендем.
Ир Ничек... Син алып менден?
Ханым Очраштык га мин бирегә килергә чыкканымны әйттем. Теләсән. алып барам дидем.
И р Син алып барам дигән өчен генә килде микән?
Ханым Якын итеп килүедер, малай чактагы дуслар бит
Ир Сәбәбе шул микән...
Ханым. Дөрес, башка бер сәбәп булуы бар.. Аңа сезнең монда булу ошап житмәде кебек Миңа гына әйтәсе сүзе бар сыман, ләкин...
Ир Алайса ул теге капкадан кит-кәндер.
Ханым Киткәндер, бәлки.
И р. Энекәшне жирләгәндә ул катнаштымы9
Ханым. Инде һәркем хәтердә дә калмаган
И р Сиңа ни сөйлисе булыр аның?
Ханым (азрак уйланып торгач) Әле мин энегезгә кияүгә чыкканчы ук, ул минем белән аңлашырга теләгән иде Мин аны тыңларга теләмәдем Моннан өч ел элек, читтән ялга кайткан вакытында, тагын аңлашырга теләде. Мин тагын теләмәдем. Хәзер хатыны белән аерылышканнар. Шуны гына әйтте.
И р Синдә мин белмәгән әллә ниләр бар икән.
Ханым Яшерәсе серем юк. Сез— үз кеше.
Ир Ярый, үз кешеләр булып калыйк Минем күңелгә теге хәбәр тынгы бирми генә бит. Бәлки чыннан да үтерүче килгәндер. Шушы юлдан узадыр, шушында утырганы бардыр. Аны жиде ел таба алмыйлар.
Ханым Эзләмиләрдер Табарлар иде Икенчедән, нинди үтерүче үзе үтергән кеше каберенә килсен? Ничек мин үтерүче дип йөрсен? Булмас.
И р (Икенче килүчене истә тотып) Бу кеше кайчан кайткан?
Ханым Сорамадым... Сез чынлап та аңардан...
И р Кайтуыма кинәт ишетелгән сүз миңа нык тәэсир итте. Шикчел кешегә дә әйләнәм Кешеләрне яратмый башладым, үземне дә.. Без ата тәрбиясе күрмәдек, ул сугышта югалды Әнкәй кирәгеннән артык йомшак, яхшы күңелле булды «Улым, усал булма! Кеше рәнжетмә' Ярдәмле бул! Кичерә бел!» Ул мине шулай богаулап дөньяга җибәрде Синен ирен сигез айлык чакта атасыз калды Өч яшендә
әнисез дә калды, аны да әнкәй богау-лады
Ханым Юкны сөйләмәгез, сөйләмә ...
Ир Юк түгел, бу дөреслек Мин үзем дә һаман аны яхшы булырга өндәгән, аны богаулаган кешеләрнең берсе Анын үлемендә гаебем бар, шуңа утырам мин монда Аны усал булырга, кеше белән артык исәпләшмәскә өйрәтсәм, әле ул яшәр иде. Синең балаларын үсә, усал булсыннар.
Ханым Усаллар да үлә. Гомерләре булсын.
И р Усаллар үзләре үтерә.
Ханым Йа Хода' Үтерүчеләр тәр-бияләргә кушасынмы9
Ир Кушмыйм Балаларыңны бо-гаулама. Богаулыларны жигеп була, жинеп була Безнең әнкәй шуны белмәгән Шуңа күрә энекәшнең үлемендә аның да гаебе зур
Ханым Әнкәнә карата Шундый уй
Ир (бераз тын торгач) Богаулылар алар—тышаулы атлар сыман Богау-сызларны ла күрдем—арысланнарга, крокодилларга, әллә нинди ерткыч хайваннарга охшыйлар Каймакта аларга ачу килде, кайчакта кызыктым. Богау- ымны сала алмадым һәркем ниндидер бер хайванга охшый икән Баба-ларыбызга охшыйбыз, бабаларыбызга.
Ханым Ә мин нинди хайванга охшыйм?
И р Бик яраткан энемнең хатыны булганын өчен, мин сиңа артык гуры карамадым Моннан сон карармын, әйтермен
Ханым Кайчан9
Ир Бүген үк Ә теге кеше мине ошатмагач, киткәндер Кайсыдыр, рәхмәт төш кере, безгә утыргыч ясап куйган, угырыйк бераз Ни әйтсән дә монда урман Шәһәргә дә урман аша төшәрбе з
Ханым Рәхмәт
И р Урман аша озатырга уйлавым өченме?
Ханым Нинди хайванза охшавым ны бүзен үк әйтергә уйлавыгыз өчен
И р (Ханым янына утырып) Бәлки кешене хайванга охшату тойгысы кешеләрне яратмаган кешегә генә хастыр Бәлкзз барлык кешегә дә хастыр, сиңа да
Ханым Әлеге миндә андый гонгы юк иде
И р Димәк, бәхетле чагын.
Ханым. Бәхетле чагым энегез белән яшәгәндә булган. Шуна күрә бүген биредә утырам.
И р Бирегә сине мин чакырдым Телефоннан
Ханым Чакырдыгыз, әйе ..
И р Шуна күрә килдезз Гаепләп әйтүем түгел, тормыш бу.
Ханым. Сез гаепләгез дә Тик алай ук күңелне авырттырызз сөйләшмәгез. Соңгы көннәрдә гел килергә уйлап йөри идем. Сез шылтырат- масагыз да килер идем.
Ир Ә теге кешен үзе дә мина ошамады
Ханым Минем кешем түгел, энең кешесе.
Ир Кечкенә чагында энем мина әти дип эндәшә башлады Мин шуна малайлардан ояла илем Аннан кинәт үсеп китте. Бөтенләй үзгәрде Бераз мактанчыклыгы калды. Мин фәлән итәм, мин төгән итәм. Үз көнемне үзем күрергә көчем житәр, ди
Ханым Үзе өй салганда мина бурычка керде, бурычын да түли алмыйча үлде, дисеңме?
И р Алай әйтмим һаман яшәргә жыенды Әллә ни рәхәт күрергә өлгермәде.
Ханым Егерме алты яшендә ике йорт салырга өлгерде Бер йорт сала алмыйча киткән кешеләр дә бар
Шулвакыт алар янына каберлек ягыннан Икенче килүче якынлазна. Утыра. Ир белән Ханым, анын килүен сизми дә калгандай, сүзләрен дәвам итәләр.
Ир Ак биләү белән күтәреп йөри идем Ак кәфен белән жирләдем Энем кебек кенә түгел иде. гәнемдәзе кан тамыры кебек иле шул Шуны кемдер өзде дә мин начарландым Әгәр ул кеше бирегә, әйтик, шушында аны күрсәм (Якында яткан ташка күрсәтеп ) Әнә теге таш белән сугып үгерө алам.
Икенче килүче Үтерүче килеп йөрмәс Бәлки, берәр исерек. кем янынадыр килгеч. шулай шаяргказздыр
И р Андый шаяру булырмы9
Икенче килүче Юк сүздер Каян чыккан ялгандыр ул?
Ханым Мин дә шулай дим шул
И р (Икенче килүчегә) Шушында кемдер, имеш, кемгәдер шулай сөйлә
гән Шул сүз безнекеләргә житкән
Икенче килүче Үлгән кеше артыннан имеш-мимешләр йөри инде ул.
Ханым Үтерүче инде кайчандыр кеше үтергәнен дә онытып яшидер.
Ир. Йә һаман кеше каны коеп йөридер. Тотылмый да, тотыласы да юктыр.
Икенче килүче. Бәлки, тотылыр да ул, ләкин...
Ир (үзалдына). Утырыр да иреккә чыгар.
Ханым Киткән кеше кире кайтмый Әйтә алмады шул. Нидер аңлатырга бик тырышты. Аңлата алмады
Шул мәлдә болар янына Карт килә. Икенче килүче. Картка урын бирү нияте белән, урыныннан тора.
Карт (Икенче килүчегә). Утыр, утыр. Монда урын житә. (Ир белән Ханымга ишарәләп.) Аларга да. мина да. сиңа да житә. (Ул утыргычның өч кешедән артып калган өлешенә утыра.)
Беразга тынлык урнаша.
И р Урын житә.
Карт. Киләләр дә киләләр Киләләр дә киләләр.
Ханым Кемнәр килә?
Карт Үлгәннәр. Үлүче күп.
Икенче килүче Үлемнән качып булмый.
Карт Булмый.
Ир Үтерүче дә күп
Карт Шулай шул
Ханым Әллә каберлек караучымы сез. бабай9
Карт (нидер уйланып). Каберлек караучының закунлаштырмаган ярдәмчесе мин. (Үзалдына әйткән кебек.) Капка башына мәрхәбә дип язылмаган Барыбер киләләр (Бермәлгә тын торгач, утыргыч астын карый Чүкечен ала.) Үзен үлгәннән сон. утырткан агачың калсын, диләр Мин менә утыргыч та ясадым
Икенче килүче Әйбәт ясагансыз Озын.
Карт Шулай булмаса, моңа бүген син сыймас идең. Йә мин сыймас идем.
Ул уйланып, беразга тын тора.
Гомер үтте әле. оланнар.
Ир Ә яшисе килә.
Карт Шулай. Яшәргә кирәк Сез әле яшь.. Монда киләләр дә киләләр. Кире китә алмыйлар Соңгы юллары минем өй яныннан үтә. Мин дә киләм. Үзләрен урнаштырырга булышам. Башка ярдәм күрсәтеп булмый.
Икенче килүче Каберлеккә килгәч, миннән сәлам булсын ятасы туфрагыма дип әйтү кирәк икән
Карт Әйтәбез инде аны Өемә якын жир. Көн дә килеп әйтәбез.
Ханым Мондый жиргә китерә торган юл буенда яшәү—жайсыз түгелме соң, бабай?
Карт Юлдашларыңны танымыйм микән, кызым? Күргәнем юкмы0 Онытканмын гына микән?
И р Без башка шәһәрдә торабыз.
Карт. Шулайдыр, шулайдыр
Икенче килүче Әкерен генә кузгалабызмы әллә? Бабай, әнә. салкын корал да чыгарды.
Карт. Курыксагыз, куябыз аны яткан урынына. (Утыргыч астына куя)
Ханым. Ку згалырбыз да шул иңде
И р (Ханымга). Ашыкмыйк ул хәтле. Көн дә биредә утырмыйбыз Әле биргән соравыңа жавабым да әзер түгел.
Карт. Шулай. Искә алып килгәнсез. Китәргә өлгерерсез
Икенче килүче. Эшләр көтә, бабай
Карт Исән кешегә эш нәрсә? Кабердәгеләр—монда чыгып утыра алмый Эшли дә алмыйлар.
Ханым Монда килгәннәрне урнаштырырга булышып кына яшисезме, бабай0
Карт Башка эшләрем дә бар, кызым. Күршемдәге бер чибәр әбиегез мина бик булыша иде. Бер дә чирләмәс кебек күренә иде, биреште Аңа ярдәмем кирәк.
Тынлык.
Башта мин бер генә кешелек утыргыч ясаган идем. Үзем өчен генә.
Дәвамлы тынлык. Карт башын иеп утырган. Әкерен генә монлана башлый. Башкалар аптырашып бер-беренә карашалар. Икенче килүче чигәсенә төрткән бармагын борып тора (Ахмаграк карт бугай, диюе). Әмма Картами җырын тыңлыйлар.
Гел таралып төшләремә керә Каралардан кара толымы. Каралардан кара толымы
Гөнаһ булыр иле яратмасам — Яратуым хатам булдымы.
Яратуым хатам булдымы1
Көй һәм Карт моны тынып кала.
Ир (Картка) Мондый җирдә... Каберлек янында җырлау—нәрсә дигән сүз инде?!
Карт Мин бит болай гына... Тыныч кына.
Ханым Килешми бит. бабай
Икенче килүче. Син. бәлки, монда гыныч кына биерсен дә?!
Карт Гафу итегез.
Икенче килүче. Әнә. урман эченә китеп, иркенләп җырла!
Карт Жинел сөйләдем—авыр уйладым, дигәндәй. Кинәт шушында, урман почмагында—бүре булып улый-сым килә башлады Күккә карап, бүре булып уламас өчен генә моңландым инде Гафу итегез.
Ир ( Картның йәрәгендә ниндидер яра барын сизенеп, аны юатырга теләп). Бүре булып уларга кирәкмәс
Карт. Кирәкмәс. Яшәргә кирәк Безгә бүген... яшәргә кирәк, оланнар.
Икенче килүче. Сәер кеше син. Бүре булып улыйсын килә. Бүген яшәргә кирәк, дисең. Бүген белән генә яшәргә түгел. Кеше киләчәк өчен яши. иртәге белән яши.
Беразга тынлык.
Карт Йорт кирпечләрдән төзелә, киләчәк—бүгеннәрдән Шуны уйлап караганын бармы9 Әллә уйлыйсы килмиме, әллә уйларга баш җитмиме9
Икенче килүче (үртәлеп. кычкырып) Синең баш җитмәгән! Бүгенеңне уйлап, иртәгеңне онытып, шушы яшендә бүре булып улар хәлгә калгансың!
Ханым (Икенче килүчегә). Алай ук ярамас иде.
Карт Монда кычкырырга ярамый.. һай. бу кеше дигәнен. «Иртәгә» белән аклана, «иртәгә» белән юана. Яхшылык—иртәгә, бәхет—иртәгә, бөтен юллар шуңа илтә... Ә дөньядагы бөтен юллар каберлеккә кертә: анда—«Иртә-гә». бәхет, оҗмах—анда. Шуны да уйлагыз . Сез бүген оҗмахта түгелме9
Шуны да уйлап карагыз
Ир Мин нәкъ шуларны уйлап утырам әле.
Ханым Тормыш төрлесен уйлата, төрлечә уйлата. Балалар бар бит
7. *к. у.» м и
Карт. Минем дә кызым бар иде Әле ул кечкенә иде. Ал-ак тешләрен күрсәтеп елмая да елмая. Минем яшь чак, егәр бар. Үземчә. туры юлда таш ярам. Тарих фәннәре буенча кандидатлык якларга иөрим. Килеп чыкты бит шунда бер акыллы баш—Ганиев. Үзебез аралашып үскән кешеләр, минем хезмәткә каршы төшә Сәяси хаталар таба... Институттагы кешеләр мине, мин аларны яратмый башладык. Шунда ул чакнын бүгененә төкереп. Ганиев белән иртәгә хисаплашырга уйлап, институттан киттем Мәктәп директоры булып эшли башладым. Ганиевнен озын бармаклары һаман мине ашый торды. Минем җан белән кызыксынган тагын бер танышым—Әминев пәйда булды Киләчәктә анардан да үчне кайтаруыма өметләнәм Жанны хәрәкәт юата Яңа мәктәп салдырып иөрим Шунда, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, акча эшләрендә ялгышлык чыкты Мине кулга алдылар
И р Яклаучы булмады?!
Карт Яклаучылар да булды Кар-шылар җиңде.
Ханым Озаккамы9
Карт. Озакка. Ярый мин тиз арада тимергә әйләнеп өлгердем Киләчәк белән яши торган тимер кеше1
Икенче килүче. Тимер булу— ярап тора ул.
Карт Гомернең тимер чагы да бөгелә Сынарга теләми Барысы да күз алдында
Икенче ир Андый чаклар еракта калды
Карт Әнә теге агачлар артында гына сыман
Ир Кешеләр теләсә кайчан, теләсә нинди әшәкелеккә сәләтле Мин кеше-ләрне яратмыйм.
Карт Яратырга кирәк
Ир Ник аларны яратырга9 Менә сез мине ник яратырга тиеш әле? Мин сезне ник яратырга тиеш9
Карт Мине яратма
Ир (Икенче килүчегә күрсәтеп). Аны яратыйммы9
Карт Кешеләрне ярат
Ханым Шаярып сөйли ул.
Икенче килүче (шаяргандай итеп) Ул ярата белми
Карт Килгән бит Ярата белмәсә. килмәс иде моңда
Ханым Кыенлык күргән кеше икәнсез, бабай
Карт Әйтем бит. мин тимергә әйләнеп өлгердем Ул кыенлыкларны хатыным күгәрә алмаган Еллар үткәч, сагынып катсам, хәлләр Хәсән Туфан язганчарак иде:
—Кайт!—дип хатлар килделәр..
Юллар озын иделәр...
Кайттым —Бусы—алкалары.
Бусы—кабере. —диделәр
Минекенең башта кабере дә билгесез, югалган иде Кызым әнисеннән сонрак үлгән Әнисенең кабере монда, кызымныкы авылда, моннан илле чакрым Кайтсам хәлләр шулай Шушы урынга бер кешелек утыргыч ясап куйдым. Үзем өчен генә. Килеп утырам. Хәлемне утыргычым гына аңлый сыман. Көннәр матур торса— киләм Янгырлар яуганда—киләм. Карлар яуганда—киләм Мин узмас төн. чишелми торган төен булып йөрим Берзаман күрә башладым—тирә-юнемдә кешеләр. Зур эшләр башкаралар Берәүләре зурдан кубып, вак кына эшләр белән кайнаша. Мина шулар кызык тоела башлады... һәм мин көлдем. Яшәү кызык икән бит Ганиев доктор булган Минем кандидатлык якларга йөргән хезмәт анын докторлык хезмәте нигезенә әйләнгән. Бу да мина кызык тоела, монардан да келәм. Шулай чишелеп киттем. Яктырып киттем Ләкин сизәм, күңелемдә бер кара тап калган Анда теге ике яшьтәшемә ачу яга.
Ханым Хезмәтеңне урласын да. ачуланма да .
Карт Урламаган. Анын карашы үзгәргән.
Ир Сез кайтуга үскән. Сезненчә уйлау дәрәҗәсенә ирешкән
Икенче килүче Үч алдынмы?
И р Кирәк иде шул
Карт Әйе. күнелдә шундый уй йөри Докторлык хезмәте өчен түгел Минем тегендә китүемә, хатынымның монда китүенә зур өлеше кергән өчен. Кызым өчен дә... Бүлмәсенә бәреп кермәдем. Үзәк урамнын биек күпере өстендә очраштык Үзегез беләсез, аста су әллә ни булмаса да. яры хәйран тирән Бер-беребезгә каршы якынаябыз. Бу мине таныды Бер унгарак. бер сулгарак тартылганы сизелә Мин туп- туры барам Нәкъ күпернең уртасына житгек Кесәсеннән нидер ала, валидол икән. Кул сузам, валидолы җиргә коелды. Мина таба үрелергә дә, үрелмәскә дә белми торган кулын тоттым Кулы салкын.—Нихәл, яшьтәш.—дим —Үзең сау гынамы? Минем хәл начар,—ди Авызы кипкән. Теле авыр әйләнә, йөзе нурсыз. Башы йодрык хәтле генә. Тагын бераз үзенә карап торсам, авып китәр кебек. Гайрәтле, ядрә сыман чагы бар иде - Машина тотыйммы'’ Озатыйммы?— дим.—Кайтып җиттем инде,—ди. Күпер яңагына сөялеп калды
Ханым Курыккан, гаебен таныган.
Ир. Гафу үтен, югыйсә аска ыргытам, дияргә иде.
Икенче килүче. Тезлән, җиргә утыр, дип колагына кычкырырга иде. Кычкырсак—шып итеп утыра. Чирле дә булгач, ана дөнья белән саубуллашырга да шул җитә иде.
Карт Ярамый...
Ханым Ана яраган бит.
И р. Анын гаебе каршында—бу шаяру гына булыр иде.
Икенче килүче. Юкка кызганасын син ул Ганиевне.
Карт Якын булып китте. Бергә үскән чак искә төште. Шул очрашудан сон озак тормады. Монда ул Каберен казыштым. Аны җирләгәндә... югалган кабер хатыным кабере табылды Әминев тә монда, һәр кеше якты дөньяда бер генә шаярып ала да шушында килә. Яшәгәндә бер-беренне ничек аңламаска кирәк? Тимер булып кала алмадым. Барыгыз өчен дә борчылам. Югыйсә, бер уйласам, үз хәлем үземә җиткән. Шушында гына килеп ятасым калган. Яшь кенә хатыным монда ята. Кара күзле кызым, бөтенләй бала гына, ул да күптән ята. Мин нинди кыяфәттә. Хәзер яннарына барып, кулым сузсам—кызым куркыр, хатыным да танымас Кайчак мина шулай тоела да... Шушы утыргыч янында карт бүре булып улыйсым килә башлый.
Ул, торып, шәһәр ягына карап тора.
Бөтен шәһәр каршында... Сузып- сузып улыйсы килә. Барлык шәһәр этләре качып беткәнче улыйсы килә.
Ханым. Бабай!
Карт кесәсеннән кулъяулык чыгара. Акчалары җиргә коела, үзе кулъяулыгы белән маңгаен, битләрен сөртә.
Ханым Бабай, борчылмагыз инде?!
Карт Аннан шәһәр эченә чабасы, урамнар буйлап, бүре булып чабасы, чабасы, чабасы кешеләр атып алганчы чабасы килә
И р (әкрен генә) Бабай
Карт. Яралангач, жирдә—богәр- ләнеп чиныйсы килә Бөгәрләнеп чиныйсы килә.
Карт коелган акчаларын таптал бара, утыргычка утыра. Ханым анын коелган акчаларын җыя. Картка илтә.
Ир Минем кәеф тә, бабай, шулайрак әле Сезнеке кебек.
Карт Ярамын яшь кешегә.
Ханым (Картка коелган акчаларын бирә). Мәгез, кирәге чыгар.
Карт Рәхмәт, кызым. Син нишләп монда озак килми тордын? Минем утыргычка утырмадың'.’ Хәтерем начар-ланса да... сине хәтерлим Сонгы тапкыр моннан икс ел элек күргән идем, килгән илен Шулаймы’
Ханым. Әйе
Карт Ул көнне мин дә килгән идем Шушы утыргычта тын гына елап алдын Син елагач, мин юатырга уйладым. Ирем янына килдем, дидең
Ханым Мин аны онытканмын Хәтерегезгә, бабай, күз тимәсен
Карт Зәһәр хәтерем—яшьлегемдә калды Нишләп алай озак килми тордын?
Икенче килүче Кайчандыр татар хатын-кызларына каберлеккә килергә ярамаган
И р Күп гадәтләр онытылды Кискен үзгәрешләр булды—уңайга таба. Каберлеккә таба
Ханым. Моннан ике ел элек мин кияүгә чыктым, икенче кешегә
Карт Шулайдыр дип уйлаган идем
Икенче килүче урыныннан тора. Китәргәме, калыргамы, дигәндәй йөри. Калса да, китсә дә уңайсыз кебек.
Ханым Менә тагын килдем Ирем янына Бу анын абыйсы Ирем нен әнисе белән бертуган абыйсы.
Карт (Икенче килүче белән кызык - сынып). Бу олан кемегез була инде’
И р Энемнең дусы
Карт (Икенче килүчегә) Утырып тор, олан Монда шулай борчылдыра инде Монда килгәч, һәркем борчыла
Үзен күптән жирләгән идегезме әле9
Икенче килүче Күптән инде, күптән.
Ханым Жиде ел була.
Карт Гөрләп яшәр чакта, ашыккан.
И р. Аны ашыктырдылар, пычак белән.
Карт Берәүләр үзен-үзе. . икенче-ләр—өченчене Тегендә—тезелешеп яшьләр яга. Аннан аларны искә алырга киләләр. Абыйсы, хатыны, дусы... Алар башта еш килә. Соңрак атнага бер. аига бер, елга бер. ике елга бер Искә алырга килүчеләр барыбер кимеми Бүген менә гажәп, монда тып- тыныч Үзем өчен генә ясаган утыргычны алыштырдым Зурайтырга уйладым, бәләкәй иде.
Икенче килүче Юкка мәшә-катьләнгәнсең Кеше бирегә кунакка килми Утырып тормаса да була.
Карт Бераз утырып торса— начармы?
Ханым (Икенче килүчегә) Сез ашыгасызмы? Эшегез каламы9
Карт. Ул бүген дусы янына килүдән дөньяның бөтен эше тукталмас Шулай бит, олан.
Икенче килүче Бабай—үзе эшем күп дигән иде. Үзе шушында гомер уздыра икән Кечкенә утыргычын алып, зурын ясаган Мәшәкатьләнгән
Карт Анысына Сез утырсагыз, мин сыймас идем Соңгы елларда йомшадым Тиз арыйм, еш утырам.
Икенче килүче Шуңа күрә хәзер сиңа өйдә генә ятарга кирәк
Карт Өем якын
Икенче килүче Торыр урын сайлый белмәгәнсең
Ханым Бабай—хатыны янына якынрак булырга теләгән.
И р (Икенче килүчегә) Анын кая торуы сиңа барыбер түгелме9
Икенче килүче Мина барыбер
Карт Ана барыбер Ә мин менә утыргычны зурайттым Яхшысы, яманы утырыр, әллә зурайтмаскамы дип тә уйлаган идем Зурайттым Икәү генә булсагыз, килми идем Өчәү булгач— килдем Барыбыз да сыябыз. Утыр, олан Киткәндә—китәрсен, дусын сине кычкырып туктатмас Артыннан куып тотмас Утыр
Икенче килүче Син мина бәйләнмә әле Дүртәү сыйгач-бик
яхшы. Өч кешегә тагын да иркен. Мин басып торам, бер урында озак утыра алмыйм.
Карт. Шулайдыр, шулайдыр.
Ир (Икенче килүчегә) Чынлап та. ашы ксагыз—бары гы з.
Икенче килүче. Мина игътибар итмәгез.
Ханым. Хәзер бергә китәрбез.
И р (Ханымга) Син дә ашыгасын бугай. Ләкин сине әлегә мин жибәр- мим Ике ел килми торгансың. Моннан ары өч елдан сон гына килүен бар.
Ханым. Сез мине аңларга тиеш
Карт. Сине без анлыйбыз.. Бергә гомер иткән әйбәт кешен булгач, ешрак кил.
Икенче килүче. Әйбәт кеше иде.
Карт Җинаятьчене һаман тапма-дылармы?
Ир Ул хакта каян беләсез?
Карт Кызым әйткән иде. Теге чакта. Шушында елап утырган чакта.. Аны табу—киткәнне кайтару түгел, әлбәттә.
И р. Шулай да күңелгә бераз жиңеллек килер иле.
Икенче килүче. Аны күрүче булмаган, бабай.
Ханым Күрүче танып өлгермәгән
И р Танып та әйтмәве мөмкин.
Икенче килүче. Берәүләрен бүген япсалар, икенчеләре иректә кала... Алар бит иртәгә..
Карт (Икенче килүчегә). Менә әйтеп тә бирдең. Менә ул ничек?!
Икенче килүче. Нәрсә—ничек?
Карт. Иртәгә.
Икенче килүче Аңламыйм.
И р Аңламыйбыз да. күрмибез дә. Күрмәскә тырышабыз.
Карт. Әллә барын да күрәбезме9
Икенче килүче (Карттан шик-ләнебрәк, аңа янабрак). Күрмибез, бабай Күрмибез.
Кинәт музыка тавышы ишетелә. Икенче килүче урыныннан тора.
И р Кемнедер китерәләр.
Икенче килүче. Шушы тавыш миңа начар тәэсир итә.
Карт Монда бүген кабер казы-мадылар.
Ир Монда урын да юк бугай.
Карт. Бар әле бераз.
Ишетелгән музыка әкренәя.
Яңа каберлеккә илтәләр. Туфрак бер булса да миңа шушы каберлек якын.
Ханым. Бу тавыш мина ла авыр тәэсир итә. Куркып китәм. Ирем шуннан бер дә курыкмый иде. Бервакыт, икенче өебез өлгерүгә шатланып, эчтә тәртип урнаштырып йөрибез. Урамда шушы көй ишетелде Ирем капка төбенә йөгереп чыкты. Озатуларын карап кала. Мин ишекне ачтым, чиләкләп янгыр коя. Чыланасың бит. кер дип кычкырам. Ул мине ишетмәгән дә кебек. Янына йөгереп бардым. Әйдә керик, дим. Ул мине кинәт кулына күтәрде. Чәчләрендә, күзләрендә, бөтен йөзендә янгыр суы йөгерә. Ул мине үбеп алды. Иреннәре су гына. Ул мине тагын үпте, кат-кат үпте... Ул шулай минем белән саубуллашкан икән. Шуннан соң күп тә үтмәде, үзен озаттык.
Карт урыныннан тора. Музыка тынын калган якка таба атлый. Туктап тора.
Икенче килүче. Тапканнар күмер вакыт
И р (Ханымга). Ә бабай нидер белергә мөмкин. Чәчәк китергән үтерүче турында.
Ханым. Бабай! Ишетми. Бабай!
Икенче бүлек
Шул утыргыч. Ир, Икенче килүче, Ханым утыргычта. Карт читгәрәк басып гора.
И р (Карт янына бара) Әйдәле. Утыр әле үзеңнең утыргычка.
Карт һәм Ир килеп утыралар.
Ир Бабай, шушы каберлеккә берәү килә икән дип ишеттек
Ханым. Ул. имеш, үзе үтергән кешенең каберенә килә икән Карт (уйланып). Әйе. әйе.
Икенче килүче Әкиятләрдә паласлар ла оча.
И р (Икенче килүчегә). Без бабай белән сөйләшәбез Шундый хәлне ишетергә туры килмәдеме, бабай?
Карт. Андый хәлне ишетмәдем шул. Минем хәзер ишеткән белән түгел, күргән белән генә яши торган чак. Картлар яшәгәндә, яшьләргә ник яшәмәскә?! Ничек бер-береңә кул салырга кирәк?!
Икенче килүче. Бер кызны подвалдан тапканнар Тәнендә егерме яра булган—ундүрт, унбиш яшьлек малайлар эше икән
Ханым. Егерме биш яшьлек рәссам. бездән ерак түгел генә тора иде. жиденче каттан сикерде. Рәсем дәресе укыта иде. кызым анарда укыды. Бик гали кеше иде
Карт. Үлеме катлаулырак булган икән.
Икенче килүче. Бусы куркаклар үлеме. Тормышның ниндидер авырлыгы каршында куркып калган.
И р. Үзеңне үзең үтерү өчен дә батырлык кирәк.
Икенче килүче. Нинди батырлык?! Тоткан да сикергән.
Карт Шулай жинел генә сикерерсең микән?
Икенче килүче. Ә мин сикермим Ахыр чиктә, кеше шуны теләгәч, ихтыяры Андыйларның кайгысы шул хәтле генә.
Карт. Андыйларны да озатып куючылар була.
Ханым Үзен балалар бик ярата иде.
И р. Юк сәбәп белән сикермәс
Икенче килүче Заман киеренке Куәт, тизлек заманы Берәүләр шуңа иярә алмый Алар тормыштан үзләре теләп төшеп кала.
Ханым. Минем ирем гел яшәү турында, балаларын үстерү турында уйлады. Бу рәссам да жир астына ашкынып тормагандыр.
Икенче килүче Тормыш законы кырыс Иярә алмаган—төшеп кала Бүген төшмәсә—иртәгә төшә. Бу мәсьәләгә шулай карау кирәк.
Карт (Икенче килүчегә) Мәсьәләгә син шулай кара Ләкин мәсьәлә сиңа ничек карый'’ Бүген төшмәсә. иртәгә төшеп кала, дисен. Синен шундый уй белән яшәвен. тагын кемнәрнеңдер шул—аларнын төшеп калуына сәбәп түгелме? Алар яшәргә туганнар иде үзе теләп тормыштан киткәннәрне әйтәм. Шушы рәссам кебекләрне. Менә бу кызымның ире кебекләрне дә аларга кушыйк. Яшәргә туганнар иде Инде төшеп тә калганнар Кеше гомерен өзүчеләр, үзләре дә тормыштан төшеп калган кешеләр Әнә шулар барысы бергә зур югалту түгелме?
Ханым Төзәтеп булмый торган югалту.
Ир Ләкин югалганнар—төрлесе төрле кеше
Карт Югалту булгач, аларны жыеп карарга була
Икенче килүче (Картка). Син барын бергә жыеп, бутап бетердең. Юк Бу мәсьәлә минем алда алай түгел.
Карт (аны бүлеп). Ә мәсьәлә ал-дында син ничек’ Алар синең янда торды, карасак, төшеп тә калганнар Алар заманга иярә алмадылар, диярсең. Ник аларны заманга иярерлек итмәдең'’ Үзен яшисең, аларны ник үзенә ияртмәдең?
Икенче килүче (ачуы кузгалып) Сина ни әйтим?! Иярә белмәделәр'
Карт Ник өйрәтмәдең'’
Икенче килүче Син дә безнең белән Алар синең һәм минем янда тордылар Ә ник син өйрәтмәдең? Ник аларны заманга иярерлек итмәден’
Күпмегәлер тынлык.
Карт. Мин артык өлкән. Күптән астымнан ат киткән, ияр киткән. Йөгән югалган. Көч -сездә Яшьләр сезнең янда. Подвалдан табылган кыз бала да, аның тәненә егерме яра
ясаучылар да сезнеке. Кайгыртырга— сезгә кала.
И р Сез, димәк, яшьләрдән ваз кичтегез0
Карт Ваз кичмәдем Шуны гына әйтәсем килә. Күпме яшьләр яшәргә әзер түгел. Өлгермәгәннәр Бүгенге кояш нурын тәннәренә сеңдерә белмиләр, үзләренә тизрәк—киләчәк кояшы кирәк. Зуррак кояш кирәк Менә. Кызымнын ире исән чакта шушы кояш булган. Миннән соң да. сездән соң да шушы кояш калыр. Кояш моннан зур булмас.
Ханым Кояшы зур ла анын..
Карт Шуннан зурны эзләп ашык-канда—ялгыш басыла. Аяк каймыга
Икенче килүче (шаярырга тырышып) Аяк төзәлә ул.
Карт Муеның сынса?! Күп муеннар сынды. Бихисап башлар ватылды.
Икенче килүче (елмаерга тырышып). Тимер башлар ватылмады Әнә. синеке дә ватылмаган. Ә тимер булып кала алмадым, дисен Алдыйсың.
Ир Ниндидер жүләр сөйләшү.
Икенче килүче Шаярып кына.
Карт Шаярдык инде Хәзер шушында жыелып, узган шаяруларыбыз нәтижәсен карап утырабыз
Ханым Бәлки узган яраларны тизрәк оныту өчен дә киләчәккә ашыгабыздыр.
Икенче килүче Бабайның бүгенгә һәм киләчәккә карата үз карашы бар. Ул әйбәт кеше, тик картайган гына Киләчәк—яшь, матур сүз.
И р Матур сүз белән иркәләп- жайлап, юатып, әкрен генә кешеләрне буып та була. Каберләре өстенә дә матур сүз куеп була... Бабайнын уйлануларын анын картлыгына бәйләп карамыйк
Икенче килүче (урыныннан торып, ирония белән). Әйдәгез, аның уйлануларын яшьлегенә бәйләп карыйк Ир (Икенчекилүчегә). Авызын ни әйткәнне колагын ишетсә иде
Ханым Үпкәләшмик, тормыш турында сөйләшү..
Икенче килүче Тормыш кешеләрне төрле юнәлешкә илтә. Бабай, үлгәннәр өчен, исәннәрне гаепли. Без—исәннәр Иртәгә дә исән яшәрбез: бу—максат, алга илтүче көч Гел шулай булган, шулай булачак Кеше карга баласы түгел ич.
Карт Карәле. син, чыпчык баласы. Әйт әле. бу кызымның ирен яхшы белә идеңме'.’
Икенче килүче (ачуланып,урыныннан торып) Бу тагын нинди сорау0 Аның дусы диделәр бит сиңа Яхшы белә идем. Ике ел бергә укыдык Аралашып яшәдек.
Карт. Ачуланма син, утыр Ачу бит ул сөйләшергә дә. уйлашырга да. дөрес нәтиҗә ясарга да комачаулый Ә бу рәссамны белә идеңме?
Икенче килүче. Юк, белми идем
Карт. Алайса, син сандугач дигән жан иясен беләсеңдер. Сайрый-сайрый ерактан килгән, еракка бара Әна кырмыска оясы, анда нишлиләр дип беләсең? Киләчәккә баралар. Кырмыска да барып житәсе киләчәк ул... Шуны да уйласагыз иде.
И р (шаярыбрак). Хайван да шунда бара, кеше дә Хайваннар—хайван халәтендә генә бара. Кешеләрнең берәү-ләре—хайваннар, йә ерткыч жанварлар халәтендә бара
Икенче килүче Киләчәктә алай булмас.
Ханым. Киләчәге дә артык пакь күренми. Гаиләсе булгач, гарибе дә булыр, дигәннәр.
Карт Үз иңнәрендәге йөкне ташлап калдыру өчен әйткәннәр алар. Башкаларга калдыру өчен. Хәзер үзләре юк. ташлап калдырган йөкләре жирдә ята. Шуны күгәрә алсак, бәлки, бу кызымнын балалары чит ата кулында булмас иде. Бәлки минем дә хатыным белән кызым исән булыр иде. Яшәп карар идек гарипсез гаиләдә. Йөкләрен күтәрә алмадык шул.
И р Күтәрергә көч житмәде, ә күзләр күрә..
Карт Күзне капласаң, колак ишетә, эчтә нидер әрни.
Ханым Әрнетерлек хәлләр без генә, бүген генә бетерерлек түгел.
Икенче килүче. Бүген артык аз вакыт ул.
Карт Син гомереңне—бүгенен дип уйла. Бу шактый күп вакыт, шулай ук аз да.
Ханым Озак яшәүчеләргә—күп, берәүләр аз яшәп китә.
Карт Җир дигән бу йортта даими яшәүче юк. Үтүчеләр керә дә чыга Барысы да ашыга. (Икенче килүчегә.) Бергә укыган дусыңны монда, рәссам
ны—тегендә. мине үзем ясаган утыр-гычта калдырып, барыгыз да—киләчәккә, алайса?
Ир (ирония белән). Киләчәккә
Карт Йортны кем җыештырыр? Кем ана хуҗа булыр? Әллә һаман шулай керербез, туздырырбыз да калдырырбызмы? Хужа да кирәкмәсме?
Ханым. Кирәк булыр, бабай
И р Хужа табылыр. Ул да килер дә китәр
Карт. Ул гел бсзнен белән барырга, башкалар белән калырга, кешелек гомеренең ахырынача шулай булырга тиеш.
Икенче килүче. Алай булмый, бар да үзгәрә.
Карт. Әле генә киләчәк—матур дидең Инде килеп, бар да үзгәрә дисен. Бер тотрыклы таяну ноктан булмагач, син нәрсәгә тогынып эш башлыйсын'’
Беразга гынлык.
Ничек яшисең, дигәндәй.
Икенче килүче (ирония белән) Узган тәҗрибәгә таянып башлыйм, киләчәккә таянып эшлим Шулай яшим, башында акылы булган һәркем кебек.
Карт. Эшне йөрәкләрдән башларга иле бит. Йөрәкләргә таба йөз тотарга иде. Шунсыз акыл акылсызлыкка илтә Йөрәктән башка, нәрсә ул акыл?! Аның кыяфәте дә юк. ул күренми Күренсә, бәлки, котыбыз очып, егылыр идек. Акыл очсн аның булу-булмавы да барыбердер. Ә йөрәк яшәргә тели Йөрәк тибә, туктамаска тели. Шуңа карамастан күпме яшь кенә кешеләрне бу минутта соңгы юлга озаталар Калганнар узганга таяна, узганда калкулык, чокыр, туфрак, каберлекләр Киләчәккә таянабыз, анда әле йөрәкләр дә юк. Анда әле. бәлки, йөрәк тә. туфрак та булмас Бәлки, булыр да Әмма кешеләрнең игътибары әллә кайларга таралган. Бүгенге көннәрен күселәр кимерә. Мәйданнарда үзләренә ут төртеп яналар Биек йортлардан сикерәләр. Атышалар, елыйлар, көлә-ләр. Эчәләр Атасы каршында—анасы, анасы каршында—баласы сүгенә. Баласы каршында—әбисе, бабасы Дөнья сүгенә Олы юк. кече юк. барысы да зур Жнр шарындагы шул зурларның берсе мин инде Сезнең кебек зурлар янында утырам Уйлаган. сөйләгән булам. Уйларым элек тә күп иде. шушы дүрт кешелек утыргыч кына башымда юк иде Шу на утыртты.
Икенче килүче. Утыртты?! Үзең ясагансың, үзен утыргансың.
Карт. Тормышны әйтәм.
Икенче килүче. Мин—утыргычны.
Карт Ясыйм да утырам, ясыйм да утырам. Бу өченче утыргыч. Моннан ике ел элек бу кызым утырып елаганы искесе иде Игътибар итмәгәндер. Хәтерләмидер.
Ханы м Хәтерләм им.
Карт Менә мин аны алыштырдым Үземнән сон яна килеш калдырасы килә. Бусы матуррак та... Миңа килүче булмас. Сез килсәгез, мине дә искә алырсыз.
И р Утыргыч, бабай, бер тузар инде ул.
Карт. Әйе шул. Агач кына бит Таралып кар астында ятар, җәйгә чыгар Алыштыручы да булмас.
Икенче килүче Кайгырмагыз, үзем алыштырырмын.
Карт. Синнән булмас, олан.
Икенче килүче Ни өчен булмас?
Карт. Сөйләшүен шулайрак Балаларын бармы'.’
Икенче килүче. Малаем бар.
Карт Әнә шул малаең алыштырса гына. Ул да нинди юлдан китә, кем була? Үзен мондагы дусың язмышы көтә күрмәсен.
Ханым Кайдан башланган ул яманлык, кайда туктар?
Ир Эшләмичә ашыйлар Киенәләр. Начарлык шуннан башлана.
Карт Ул гына сәбәп түгел Матур булсыннар.
И р Чәчәк кебекләр алар. Без аларны Алла иттек. Мәктәпкә йөгерәбез. Югары уку йортларына кертәбез Укырга сәләтсез булсалар да.
Ханы м Күпләр укуны санламый хәзер. Белемле кеше белән белемсез кеше арасында аерма юк. диләр.
Карт Үзебез биргән акыл
Ир Аларда акыл зур. Язганнар иде бит. Бер банкирның кечкенә малае әтисеннән пистолет сорый икән — Мин хуҗа кеше, зур кеше, шуңа пистолетым бар. син әле кечкенә.— дигән әтисе - Барыбер акча табам, пистоле! сатып алам Шуннан соң
син хужа булмассың,—дигән малай.
Ханым Үтерешнең чиге юктыр анда. Корал ирекле сатылган илләрдә.
Икенче килүче. Анда—башка дөнья.
Карт. Башка дөнья юк. Барыбыз да шушы бер дөньяда яшибез. Каберләр шушында. Үлүчеләр шушында, үтерүчеләр шушында. Акча, алтын... Барысы да шушында. Барысына да хужа булырга теләүчеләр дә шушында.
Икенче килүче (шаярып). Менә... Шушындамы?
Карт Әйе
Ир (елмаеп). Шушы утыргычтамы?
Карт. Әйе.
Ханым (бу шаяру катыш сөйләшүне аңлап җиткермичә). Мин түгел. Хужа булырга уйлаганым да юк
Ир. Мин дә юк.
Икенче килүче. Ә кем?
Карт (урыныннан торып). Мин.
Ир. Алайса, боерыгыз. Туктатырга кирәк бу дөньякүләм безобразиены!
Карт. Ишетә һәм тыңлый белмиләр.
Икенче килүче. И теттерә, тыңлата алмагач, хужа булып чыкмыйсың шул инде.
Ханым (шаяру катыш сөйләшүне аңлап). Логика шулай ли.
Карт Минем логика алай дими. Йөрәгеңне дөньяга хужа ит, ди.
И р. Мин. бабай, йөрәкне нишләтим икән?
Карт Дөньяга хужа ит.
И р Боерыйммы?
Карт. Киңәш бир.
И р Кемгә?
Карт. Үзеңә.
И р Нинди киңәш бирим9
Карт. Киңәшне бишектән тыңлый башларга кирәк.
И р Безнең яшьтә сон булырмы?
Карт. Кемгәдер сон булмас. Кемгәдер сон булуы бар. Шулай да киңәш алу ярый.
Икенче килүче (Картка). Син кемнән киңәш алдын?
Карт. Үземнән. Миңа гомерем кинәш бирде.
Ханым Нинди киңәш бирде, бабай?
Карт. «Узганны башкалар якыннан күрде, чөнки ул аларныкы иде Киләчәкне башкалар якыннан күрер, чөнки ул аларныкы.. Син йөрәгең аша бүгененә кара—шуна жир сыйган, ул синеке. Анда син тәрбиялисе йөрәкләр, шулар дөньяның мәрхәмәтле хуҗалары булырга тиеш!»—диде.
Музыка. Карт көе.
Укытылмый шул мәктәпләрдә мәрхәмәт фәне. Мәрхәмәт фәненнән өй эше бирелми. Мәрхәмәтле булырга өйрәткән хезмәтләр буенча кандидат-лык. докторлыклар якланмый.
Ханым. Я клатырга иде.
Ир Якларлар. Укулар үзгәрер.
Музыка. Карт көе.
Ир Бүген бөтен илләр менә шулай без утыргычта сөйләшкән кебек сөйләшә ала. Сөйләшерләр, үзгәрешләр булыр. Тормыш яхшыга үзгәрергә тиеш дигән идея бар...
Карт. Идеянын төбе кин. гомере озын: бөтен кешелек гомеренә таяна. (Пауза.) Минем гомер бер генә булып чыкты бит әле. Анысы да матур гына төгәлләнеп бара... һаман бер карарга килә алмадым, хәл итә алмадым.
Икенче килүче. Нәрсә хәл итә алмадың?
Карт. Кызымның кабере авылда икәнне әйттем бит әле?
Ханым. Әйттегез, бабай.
Карт. Мина авылга—кызым янына китәргәме, әллә бирегә—хатыным янына килергәме? Вакыт бик якынайды. Тизрәк шуны хәл итәргә иде: мина кая барырга?
Ханым. Кызыгыз янына барыргадыр. бабай. Ул бәләкәй кеше.
И р. Без катнашырлык эш түгел шул бу.
Икенче килүче (үзалдынасөй-ләнгәндәй). Хәл итәрләр. (Инде турыдан- туры Картка мөрәҗәгать итеп.) Тормыш турындагы кайбер карашларына гажәпләнеп торган идем. Гомер тәмамланганны сизгәндә туган төшенкелек кенә икән.
Ир. Нинди төшенкелек?!
Икенче килүче. Сон... Үзенне киләчәк белән бергә күзаллый алмау төшенкелеккә бирелүдән килә.
И р. Син үзенне мәңгелек белән бергә күзалла. Синең кебек кешеләр мәңге яшәргә тиеш.
Ханым. Ярарыгыз инде
Икенче килүче Мәңгелек— күбрәктер Бабай рөхсәт итсә, яшәргә исәп бар әле.
Карт Миннән рөхсәт. Яшә син. Шуны гына әйтәм: узганында ун аягын, киләчәгендә сул аягын булса, бүгененә нәрсән булыр?
Икенче килүче. Син. бабай, сүгенеп утырма!
Карт Аллам сакласын. Шушы яшемдә?!
Дәвамлы тынлык. Әкрен генә Карт кәе ишетелә башлый... Карт әкрен генә, үзе эчен генә җырлый башлый.
Туры гына барсам—таулар биек.
Үзәннәрдән барсам—юл урау.
Үзәннәрдән барсам—юл урау
Күзкәйләре өчен баш жуярлык. Түшкәйләре—көмеш кынгырау. Түшкәйләре-көмеш кынгырау
Тынлык урнаша. Карт га башын иеп тын-тын утыра, башкалар да.
Икенче килүче (тынлыкны бүлеп). Йоклый, йоклый ич бу. Төш күрә. Саташып җырлап утыра.
Якын килеп, иелеп-иелеп Картны карыйлар.
Ханым Чынлап та йоклый.
И р Йоклый икән шул.
Икенче килүче. Әйтәм бит Йоклап утыра.
Карт. Мин елап утырам
Барысы да үз сүзләре өчен кыенрак хәлдә калып, урыннарына утыралар.
Ханым. Бабай, сина ничә яшь.’
Карт Әйтмим, күз тидерерсез. (Үзалдына сайланган кебек) Яратырга кирәк, яратырга Ярату—йөрәкләр тәрбияләүнең башы.
Икенче килүче. Без китаплар укыйбыз. Аларнын асылы шул инде— ярату.
Карт Асылы шул дисең дә Нәтиҗәсе—әнә. киләләр дә, киләләр Малай чакта без дә көч сынаша идек. «Бергә бер! Егылганны кыйнамаска!» Кагыйдәне бозмый идек Авылда шул батырлыкка саналды Хәзер?! Шәһәрдә?! Яманнар каршында егылсаң’' Күргәнегез дә бардыр Яманнар белән аралашып, әйбәт кенә күңелле бшшлар да юкка чыга Ялгыша да төрмәгә эләгә Бөтенләйгә бозылып китә Йә әйбәт күңеле бер мәлне баш калкыта да. вөҗданы телгә килә дә—кешене үз йөрәге хөкем итә. Андыйларны да күрергә туры килде Берсен шушында күрдем. .Авылдан калага күчеп, яман дусларга юлыккан, ихтыяры сынган, үзен югалткан Кабер-лектә йөри Кемен янына кнлден дисәм.. Кеше үтергән идем, шуның янына килдем ди.
И р (Ханымга). Ишеттеңме9 Ханым Тукта!
Карт беразга тынып кала.
Ир (Картка) Шулай диме, шикләнеп тә тормыймы?
Карт Шикләнми.
Икенче килүче. Җиденче каттан сикергән рәссам булгандыр ул. Үзенә урын карарга килгәндер
Ханым. Рәссам урын карап килсә, аны монда күмәрләр иде.
Икенче килүче Исәннәр көчлерәк. Кая тели, шунда күмә.
Ханым Яшь кеше алдан үлемен уйлап, үзенә урын карап йөрер микән9
Икенче килүче Ник йөрмәсен Андыйлар бар. Әйбәт урын сайлап куялар.
И р Бәлки, ул урын карап йөрер дә. Кеше үтергән идем дип. ник алдар?
Ханым Шулай шул.
Икенче килүче. Алламыйдыр, үтергәндер.
Ир Алай булу ла мөмкин. Рәссам кеше табигате белән йомшак күңелле булыр. Хатасы өчен газапланып яшәве һәм шундый чиккә житүс дә бар.
Карт Каберенә килдем, чәчәк китердем ди Шатланып әйтә. Шуна мин аны башта бер гөнаһсыз дивана дип уйладым. Бераздан ул. акыллы кеше сыман, сина гына әйтәм. башкаларга сөйләргә уйлама, ди Минем уйларлык башым юк инде, дим Шунда теге нәкъ дивана кебек елмайды. Рәхәтләнеп яшәргә кирәк, син кырларда йөр. су буйларына бар Кошлар шатланып сайраганны тында. Каберлектә кошлар елый гына. Монда килеп йөрмә. дим Килми илем дә. хәзер киләм. ди. Нигә хәзер киләсен. дим Мин килмәсәм. үзе миңа килә шул. ди.
Икенче килүче Мескен кеше— дивана, тиле
Ханым Кем янына килгәнен белмәдегезме9
Карт Белмәдем
И р Сез ул кешене таныйсыздыр бит9
Карт Танымыймдыр. Юктыр
Ханым. Очратсагыз, бәлки танырсыз.
Карт Юктыр
Ир Ничек инде шундый сүз сөйләгән кешене танымаска.*
Карт Бик сон иде. Игътибарым да ж итмәгән
Икенче килүче Игътибары житсә дә онытуы мөмкин. Картлык шулай инде ул.
Карт Мин үзем дә хәзер ярты дивана.
Ханым. Алай димәгез әле
Әкрен музыка. Карт көе.
Ир. Аны монда башкача күрмә-дегезме9
Карт Килмәгәндер Йә килгәндер. Күрмәдем.
Ханым. Ул дивана сезгә башка берни дә сөйләмәдеме?
Пауза.
Карт Карангы төшкән булган. Мәрхүм ялгыз, тегеләр өчәү булганнар. Тыныч урамда, икесе анардан тәмәке сораган Берсе читтәрәк торган Мәрхүм тәмәке биргән. Шырпы сораганнар— шырпы биргән. Инде акча сораганнар. Шулай башланган. Читтәрәк торганы килеп, пычак белән кадаган. Мәрхүм болардан ычкынып йөгергән. Беркадәр ара киткәч, баганадан төшкән ут яктысында басып тора икән. Бәлки, хәле беткәндер. Йә көтмәгәндә килеп чыккан хәлне ачыграк анларга терәлеп торуы булгандыр. Тегеләр яңадан килеп житкәннәр Тагын кадаганнар Шулар- ның берсе хәзер дөнья куйган икән, поезд астына эләккән. Икенчесе каядыр читтә икән. Өченчесе—әлеге дивана.
И р Дивана микән ул?
Ханым Рәссам булмас.
Икенче килүче. Кемнеңдер эчкәч килеп чыгуы, шаярып сөйләшүе мөмкин
И р Анын эчкечелеккә бирелеп, исергәч бер килеп, дөресен сөйләве дә мөмкин.
Карт Исерек түгел иде.
Икенче килүче (Картка) Әллә син моны безнең йөрәкләрне тәрбияләү максатыннан уйлап чыгардыңмы?!
Карт эндәшми. Икенче килүче тора. Йөри. Сәгатенә карый.
(Картка) Әйт дөресен Әйе. диген.
Карт Бервакыт урамда үзенең артыннан мәрхүм килүен сизгән Әйләнеп караса—беркем лә юк. Бу хәл ешайган Бер төнне уянып китсәм, урыным янында ук—ул. миннән көлеп гора, ди. Кеше үтереп үзеңә эш арттырдың, каберем янына кил Килмә- сән—үзем килермен, ди икән Аннан чыгып китте: ишек ачылып, ябылды. Алдамыйм, шулай булды, дип ышандыра. диванакай
Икенче килүче сәгатенә карын. Ир дә урыныннан тора. Йөри. Тынлык.
Ханым. Кем булыр ул—шундый кеше?
Ир (Картка) Димәк, сез аны башкача күрмәдегез?
Карт Килмәгәндер Йә килгәндер Күрмәдем.
И р (Картның нидер яшерүен сизеп һәм сизгәнен Картка да аңлатырга уйлап) Асылынып үлгәндер ул.
Карт эндәшми. Ир арлы-бирле йөри башлый. Тормыштагы мә1ънәсезлекләр- дән көлен сөйли.
Җиденче каттан сикерүе дә бар Дуслары үтергән булу мөмкин—соңгы мода үтерү юлы белән.
Ханым (аптырап) Анысы тагын нинди үтерү инде?
И р Бер малай шуны әйтте.
Икенче килүче Нинди малай'” Карт Кайда?
И р Минем бер танышым бар.
Кул хәрәкәтләрен дә файдаланып, каберлек янында икәнен дә онытып, сөйли.
Анын чәнчә бармак буйлы малае бар Шуларга барсам, әтисе өйдә юк Малай белән телевизор карыйбыз. Экранда яналык. Мәскәүдә яшьләр театры оешкан. Бу театр эшкә фәкать бәләкәй малайларны, кечкенә кызларны кабул итә. Аларны тиз өлгертә—артистлар ясый икән. Экранда тиз өлгергән артистлар уеныннан өзекләр күрсәтәләр Малайлар ирләр ролендә, кечкенә генә кызлар—хатыннар булып уйный. Яңа театрның заманча уенын күрергә килгән кунаклар—эшчеләр, инженерлар, укучылар, укытучылар, язучылар кул чаба. Тиз өлгергән данлы балалар, афәрин!
Карт Әкренрәк.
Ханым Ул тапшыруны мин күрдем.
Ир (Ханымныбүлеп). Уеннары тәэ-сир итә. Тик алар ясалма рәвештә гарипләндерелгән яна кешелек кебек Мин телевизорны сүндерәм. малай— кабыза. Экранда кунаклар кул чаба.
Икенче килүче. Карый алмадым
Ир (аныбүлеп) Бер мичкә күрсәт-теләр, капкачы юк. Шуна бер малай кереп утыра. Мичкәдән башы калкып кала да колаклары гына күренә. Икенче малай бу башны ак жәймә белән каплый, жәймәне калкытып торган башка селтәп-селтәп ике пычак кадый Ат суя торган пычаклар!
Карт Әкрен, дим.
Әкрен музыка башлана—Карт кәе.
Ир Бу хәлне карап янымда утырган малай —«Оһо! Үтерүнен сонгы модасы!*—ди Мин телевизорны сүнде-рәм Малай—кабыза.
Ирнең тавышы көчәя.
Башта ике пычак һаман тора. Хәзер яшь актер ике кулы белән ике пычак сабын каера, ләззәтләнеп аларны селкетә, калкып торган башны айкый
Ханым Сөйләмә! (Кинәт урыныннан тора ) Булды!
Карт. Монда шауларга ярамый.
Музыка көчәя.
Ир Телевизорны..
Икенче килүче (аны бүлеп). Җитте!
И р (тагын да кычкырыбрак) Мин телевизорны сүндерәм. малай—кабыза
Карт (кинәт урыныннан тора) Җитте диләр сиңа!
Музыка гына. Карт утыра.
Читгәрәк—Ханым. Ир, Икенче нр. Каберлек ягыннан Килүче күренә. Ул гуры Карт янына килә.
Килүче. Мин тегеннән генә, урман ягыннан, койма аша Каберлектә бүген кошлар гына.
Карт Килүчене күрмәгән дә, ишетмәгән дә кебек. Икенче килүче нишләргә дә белми тора.
Исәнме, бабай'
Карт Исәнме Хәтер начарланды Танымыйм.
Килүче Мин бу, мин Таныйсың инде Мин хәзер чирләмим
Карт Бу дөньяда Кайсыгыз чирли дә, кайсыгыз чирләми Каян белим мин. Бар. юлында бул. Танымыйм бит
Килүче (Ханымга) Исәнмесез!
И р Син кем?
Ханым Кем син?
Килүче Мин сезнең ирегезне... үтергән кеше.
Барысы да агтгырашта. Тынлык.
Икенче килүче. Әйдәгез, төшереп бирик милициягә.
Килүче (Икенче килүчегә). Мин риза. Шуна килдем.
Ханым. Син... Минем иремне
Карт (урыныннан торып, аптыраган кыяфәттә). Ялгышы булган бугай шул. Күзләрендә үтерүче дә күренми
Килүче Күренә. Мин үтердем.
Карт ни эшләргә дә белми тора. Әле Килүчегә, әле башкаларга карын.
Ханым. Син дөрес сөйлисеңме?
И р (ачулы кыяфәттә) Бу дөрес сөйли Чирле түгел бу.
Ул якында яткан ташны ала.
Килүче (Икенче килүчегә күрсәтеп) Әнә... Анын пычагы белән Ул пычак бирде, үтерергә кушты.
Икенче килүче (шаярганкебек итеп) Тиле, мин бит сине танымыйм, белмим
Карт чарасыз таптана.
Килүче Юк Тиле түгел. Өчәү идек. Мина пычак бирдең Артгарак бар. арттан килерсең. Үлми калса, үзеңне үгерәм, дидең (Утыргычка барып утыра.)
Икенче килүче Тиле янында тиле булып торырга вакытым юк.
Ул китә башлый. Ир аны туктата.
Ир (Икенче ир ягына бара.) Тукта! Китсәң—куып тотам
Икенче килүче туктала.
Килүче (Икенче килүчегә ) Китмә, син түгел, мин үтердем Артыннан барып тоттык. Мин яңадан кададым Үлми калса, үзеңне үгерәм, дидең. Ә ул минем дошман түгел, синең дошманың иде.
Ханым (аптырау һәм гаҗәпләнү катыш) Алар дуслар иде
Карт Оланнар, кайтыйкмы әллә'’ Кайтыйк та...
И р (Икенче Килүчегә) Ник?
Икенче килүче Белмим мин бу кешене.
Килүче Ул син яраткан кызга өйләнгән.
Икенче килүче. Кайсыгызның кеме соң бу жүләр?!
Килүче. Кыз өчен бер сугышкансыз да.
Ханым (кинәт). Сөйләде. Сөйләгән иде. Исемә төште.
Икенче килүче (Ханымга). Без аның белән килештек.
Ханым. Аны да сөйләде.
Килүче. Килешмәдең. Аны очратыр алдыннан өчәү эчкәндә сөйләдең. Рәхәт яшәде, җитте, дидең. Пычакны күпер астына ташладык. Әнә, үзең яраткан кызга әйт.
Карт (һаман чарасыз йөренеп). Әллә кайтабызмы? Бергә кайтыйк та... Барыбыз бергә
И р (Картны бүлеп). Без моннан барыбыз бергә кайтмыйбыз. (Ханымга.) Димәк, син үтерүгә катнашкан кеше. Җинаятьнең җебен белгән кеше. Энем исән чакта моның белән очрашып тордың?!
Ханым. Очрашмадым. (Икенче килүчегә)Син бит ир кеше, ник эндәш-мисен? Безнен арада ни булды?
Ир. Ул сине фаш итүдән курка.
Карт (Иргә). Бәр ташыңны!
Ир (Ханымгакүрсәтеп). Бусынамы9 (Икенче килүчегә күрсәтеп.) Бусынамы? (Килүчегә күрсәтеп.) Тегесенәме?
Карт (Ир янына килә). Җиргә бәр, ачуын басылыр.
Икенче килүче Безнең арала берни дә булмады.
Карт (Икенче килүчегә) Пычак синеке иде бит9
Ханым Синеке идеме?
Икенче килүче. Мин пычак йөртмим.
Ир. Ә мин хәзер сине сугып үтерәм
Икенче килүче. Килмә якын. (Кесәсеннән револьвер чыгара.) Мин менә шуны йөртәм.
Ханы м (Ирне тота). Зинһар, тынычлан?
И р (аны төртеп җибәрә). Кит янымнан!
Карт (Икенче килүченең кулын тот- макчы. ялына). Яшер ул нәрсәне Ялгышасыз. Туктагыз!
Икенче килүче аны төртеп җибәрә. Карт егыла, тора.
Кирәкми, балалар!
Икенче килүче һәм Ир арасына Ханым керә.
Ханым (Кемнәрнеңдер бирегә килүе-нә өметләнеп). Ярдәм итегез!
Ир һәм Икенче килүче Ханым тирәли күчеп, берсе сугарга, икенчесе атарга әзер кебек йөриләр. Карт та алар янында.
Карт (ялына). Ялгышасыз, туктагыз!
Килүче утыргыч астындагы чүкечне күрә, кулына ала. Арттан барын. Икенче килүченең баш чүмеченә суга. Икенче килүче егыла.
Килүче (елмая). Менә... (Янында- гыларның әле берсенә, әле икенчесенә карый.) Менә... Шаярып кына суккан идем. (Көлә башлый.)
Карт (үзалдына). Үлде бит. (Килүчегә.) Кеше үтердең бит.
Ир кулындагы ташын җиргә бәрә. Ханым чүгәләп елый.
Килүче (Картка). Ә син минем күзләремдә үтерүче күрмәдең. (Барып Картны кочаклый.) Бабай, үтерергә мине ул өйрәтте, үтерергә ул өйрәне, ул өйрәтте...
Пәрдә.