Логотип Казан Утлары
Эссе

«БӘР, МЫЛТЫГЫМ, БЭР...»


Туган авылым Иске Төгәлбуга Татарстан чигеннән егерме чакрым чамасы көньяктарак урнашкан 1943 елга кадәр Куйбышев өлкәсенә керә. Кошка районына карый иле Олы Чирмсшән буенын «карурманы* безнен авыл очында башлана ла Әлки. Нурлат районнары чигенә кадәр дәвам итә Ике арала урманчыларның Каракүл исемле кечерәк торак пункты гына бар иле Нурлат районынын Биккол. Фома авылларына бездән утыз биш. кырык чакрымнар булыр Авылдашларым элек Нурлаттан чак кына арырак булган Кизләү мәдрәсәсенә муллалыкка укырга йөргәннәр Хупжамал әбиемнен туганы Закирҗан да революция өермәләре башланган чорда шул мәдрәсәдә белем алган Әмма ана башына чалма урап авыл халкына вәгазь укулар насыйп булмый Гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Китап тотып шәм тирәсендә озаграк утырган чакларымда әбием
— Шәкертҗан аган кебек укымышлы будырсын ахрысы —дип үсендереп куяр иле. Бик дини карчык, авылнын оста мөнәҗәтчесе иле. мәрхүмә Алтмышынчы еллар башында Габлслжаббар Канлалый китабын укыгач та .«бием мөнәҗәтләрен очратып хәйран калган идем
Иске Төгәлбуга—бик зур авыл Совет дәвере килгәнче анда жиле йөз унбиш Йорг исәпләнгән Биш мәхәлләле булган Без үскәндә лә әле берничә мәчет манарасы авыл манзарасын бизәп утыра, тик олы мәчет кенә клубка әверелдерелгән иле 1939 елла мәшһүр авылдашыбыз Фәйзулла Туишев мәчет рәвеше сакланган шул бинада икс кон герле гармуннарда уйнап киткән иле Советча яшәргә иртәрәк җайлашкан күрше Урта Исәнтимер авылы белән чагыштырганда Иске Төгәлбуга динлерәк саналган, район өлкә җитәкчеләре карашынча «кадимче*, «кара авыл*лар рәтендә йөртелгән Мондый караш әле алтмышынчы елларда ла үзен сиздерә иле
Безнен район чикләрендәге төбәкнен гөп халкы татар диярлек Чуаш. мукшылар ла анда ишле генә яши Аерым рус авыллары юк дәрәҗәсендә Алар элекке волость үзәкләрендә һәм тимер ютта мөнәсәбәтле урыннарда гына күмәкләп яшиләр Гасыр башында төзелгән Сембер—Бөгелмә—Уфа тимер юлы Кошка. Яна Малыклы (икесе дә зур мукшы авыллары) районнарын икегә бүлеп үтә Иске Төгәлбугадан биш чакрым көнбатыштарак Урта Исәнтимер, аннан арырак Әбдери. Зирәкле Куак. Лабил. Төплистан ише зур-зур авыллар Алардан чак кына гоньяктарак шундый ук зур Өчкаен һәм берничә кечерәк авы i Көнчыгышта, район үзәкләре Кошка. Нурлатлар тарафында Иске вә Яна Жүрәйләр (хәзер Иске һәм Яна Фәйзулла). Карамалы һәм бер-ике кечерәк авыл Төньяк тарафта Иске Исәнтимер һәм бер мукшы, бер чуаш авылы аша бездән утыз чакрымдагы Пәрау булыр
Иске Төгәлбуга тирә-як авыллар арасында «сәнәкчеләр бунты» үзәзе б\ларак та дан алган 1920 елнын җәй башында яна оешачак Татарстан Республикасының каргасы басылып чыта Безнен төбәк авылларынын ут мохтарият чикләренә кертелмәве ачыклана Гражданнар сугышыннан күкрәкләрендә Кызыл Байрак орденнары балкытып кайткан вәкилләрне авыл җыеннары Самарага юллый Алар «Безне Татарстаннан аермагыз' Безлә күпчелекне татар, чуаш. мукшылар тәшкил итә».- дип. милли җөмһүрияткә керергә хакларын расларга тиеш булалар Ләкин Самарада халык таләбен үтәргә теләүчеләр табылмый Яна түрәләр вәкиллек таләбенә «арестовать* inn жявап бирәләр Шуннан инде авылларда шау-шулар
Т
башлана. Кошка районы комиссарын кулга алып, безнен авылга китереп биклиләр. Аны Самарадан берничә атлы гаскәри белән килгән «баш комиссар» азат итә Сембердән алып Бөгелмәгә кадәр чик буйлап сузылган татар авыллары, шул рәвешле, мохтарияттан читтә калалар Алар бүген дә Татарстан канаты астына сыену хыялы белән яшиләр. Татарстан чигеннән кырык-илле чакрымлы бер буйны тәшкил итүче зур бер мәйданда, нигездә, ике кардәш халык—татарлар, чуашлар күпләп яши Мондагы авыллардан татарның күренекле шәхесләре Габделҗәббар Кандалый, Төгәлбай Галәүтдин. Фәйзулла Туишев, Габдулла Шамуков, Латыйф Жәләй, Ибраһим Нуруллин. Демьян Фәтхи, Сәхаб Урайский, Зыя Ярмәки. Әнвәр Давыдов. Рәшит Шамкай. Рөстәм Мингалимнәр чыккан.
Татар дөньясына мәгълүм шәхесләрдән кемнәр дә булса Иске Төгәлбугада яшәгәнме сон9 Дөресен әйтим, авыл тарихы тиешенчә барланмаган Егерменче елларда туган-үскән җиреннән сөрелгән Хафиз Шәкүревтә ниндидер документларның булганлыгын сөйлиләр Биләмәсе безнен ызаннан башланган бер рус алпавыты белән җиргә кагылышлы бәхәсләрдә шуларга таянганнар Шул ук кешедә борынгы бер китаптан күчермә дә булган, имеш Ике гасыр чамасы элек немец фамилияле бер сәяхәтче авылда кунган һәм соңыннан истәлегендә шул хакта язып чыккан икән. Аның күчермәсе дә әлеге Хафиз байда булган. Тарихчы гатим Жәмил ага Гыйльманов та андый фактны раслаган иде. Ул сәяхәтнамәне табарга дип тә вәгъдәләшкән идек. Ләкин Бөек Ватан сугышына багышланган «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» китабын минем тәрҗемәдә чыгаруга ул үзе арабыздан китеп барды...
Утызынчы еллар урталарында Нәкый ага Исәнбәт Татарстан чигеннән көньяктарак урнашкан татар авылларында халык иҗаты җәүһәрләрен туплап йөри «Туган авыл хатирәләре» дәфтәремә анын әйткәннәрен язып куйганмын «Авыл картларыннан күп нәрсә язып алган Соңыннан архивта эшләгәндә дә ана Гаделша, Гобәйдулла исемле Иске Төгәлбуга кешеләре күчереп язган кулъязмалар очраган. Төгәлбай Галәүтдин исеме белән узган гасырда иҗат иткән шагыйрьнен дә безнен авыл кешесе булуы ихтимал», дигәнмен
Төгәлбай Галәүтдиннен «Мәгъшукнамә» исемле шигырь җыентыгы 1880 елларда Казанда ике мәртәбә басылган Дөрес, аны тәгаен безнең авыл кешеседер дип расламыйм Шул ук төбәктә Тагар Төгәлбае авылы да бар Элек алар икесе дә Самара губернасына караганнар. Унсигезенче йөзнең беренче яртысында нигезләнгән сиксән-туксан йортлы ул авыл хәзер Татарстанның Әлки районы Кошки авыл советына керә Алтмышынчы елларда шундагы мәктәп мөдире белән очрашып сөззләшкәнем булды. Ул исә үз авылларының көньяктарак урнашкан шул исемдәге бер «карья»дан күчкән булуын бәян итте. «Тәгаен Иске Төгәлбайдан булу-булмавын картлар белергә тиеш»,—диде. Нишләптер ул якларга барып чыгылмады.
Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишев—тумышы белән безнең авылдан. Ана унбер яшьләр булганда Кәбир абый гаиләсе Олы Чирмешән буенча кырык чакрым түбәндәрәк урнашкан Мәләкәс шәһәренә күчеп китә. Гореф- гадәт кушканча, төп йортта энесе Туктаров Хөснетдин кала Анын варисларыннан кайберәүләр әле исән. 1941 елда туган Туктаров Дамирның хәзер Арчада яшәвен әйттеләр Күрше авылда Кәбир аганын кыз туганы варислары да бар бугай.
Мәгълүм тарихчы Жәмил Гыйльманов та җиде яшьтән Иске Төгәлбугада тәрбияләнә Анын әтисе, Төплистан авылы хәлфәләре нәселеннән чыккан Ибраһим абый бездә бик абруйлы укытучы иде, чирек гасыр дәвамында мәктәпнең укыту бүлеге мөдире булды Кайчандыр миңа исем сайлашуда Баян апа белән Ибраһим аганын да катнашуын әйтәләр иде. Сугыш алды елларында ук мәктәп каршында базаларга һөнәри белем үзләштерү түгәрәген оештырган кеше. Без анда агачтан чана, арбалар, авыл очындагы кизләү ярыннан алынган йомшак балчыктан курчак, сыбызгылар әмәлләп маташкан була идек. Зуррак малайлар исә тәгәрмәчле тракторлар, жилгә каршы куйсан канатлары шыгырдап әйләнә торган тегермәннәр ясап, бездәй бала-чаганы үз тирәләренә җәлеп итәрләр иде.
Ул яна мәктәптә мина ике кыш та ике ай гына укырга насыйп булды. Сонрак гомер буена андагы укытучыларны сагынып яшәдем. Ул мәктәпне бүген дә үрнәк итеп алырлык. Анда башлангыч класслар өчен аерым бина, аерым ишегалды Өлкән классташларга ясалган ишегалды белән ике арада тәбәнәк
койма тәнәфестәге уеннар аерым-аерым уздырыла. Кит, торучы укытучылар ул уеннарны оештырыл җибәрәләр. Дөрес, әтиләр яшәгән Урта Исәнтимер авылы мәктәбе дә һәрчак мактаулы булды. Сугышка хәтле үк анда «хәзерлек» сәгатьләре кертелгән иде. Дәрестән сон. колхоз исәбенә җинелчә тамак ялгап атгач. балалар шунда ук өйгә бирелгән эшләрне кизү укытучы күзәтүендә башкаралар Урамга чыгып күмәкләп уйнап та алалар иде Олы Чирмешән борылышына сыенып ук утырган Иске Исәнтимер балалары да Урта Исәнтимергә йөреп укыдылар (Үзләрендә башлангыч класслар гына булгандыр, күрәсең.) Кичке якта аларны атып кайтырга дип берничә атлы килә. Алмачуар көр атлар җигелгән арба-чанатарда заманча рухлы җырлар җырлап үткән ул яшьләр артыннан сокланып карап катмыйча мөмкин булмагандыр Үкенеч ки. сугыш афәте ул яшьләрнең күбесенен гомерен пыран- заран китереп ташлады Алмачуар атларда «Бәр. мылтыгым, бәр. бәр!» җырын яңгыратып җырлап үткән яшь җилкенчәк тиздән чын мылтык тотып утка керде, шул ут өермәсе эчендә янып-үлеп. арабыздан китеп барды Тутан җирендә, туган авылында исән-сау калганнарынын да тормышы, тормышка булган мөнәсәбәте нык үзгәрде. «Бу Рәсәидә көр тормыш корып булмый Алда безне жүнле язмыш көтми»,— дигәндәйрәк уй-фикерләр кеше күнеленә һаман тирәнрәк сенә барды Җинү байракларына ияреп кайткан аракыга табыну гадәте дә көннән-көн күбрәк корбаннар җыйды. Сугыш алды балалары күреп калган көр атлар, җитешлеккә ирешеп килүче колхозлар, таза-аек яшәешле, аек фикерле, киләчәккә өмет белән караучы ир-атлар авылда көннән-көн кими барды Ул заманнарда һәр авыл карты иман сагында торыр, һәркемгә үрнәк булырга тырышыр, базаларга шул рухта йогынты ясауны изге бурыч итеп санар иде Кем батасын очратса да: «һәрвакыт шулай тәртипле бул, базам. Намусын сакла».—дип жылы сүз әйтеп, күнелен үсендереп китәр иде Бик үк тәртипле дә. намуслы да булмаган бүгенге заман картларынын күпчелеге хәзер үз баласына да жылы тәрбия сүзен әйтә алмый шул
Авылымнын мулла-мәзиннәре. байлары-кулаклары хакында да берничә сүз әйтеп үтим Без үскәндә инде алар кыерсытылган, юашландырылган яисә чит-ят җирләргә озатылган иде Урта хәлле крәстиян Хәмидулла бабамнын нәселе— Шәкүрев. Туктаров фамилияләрен йөртүче «зур кулаклар» да шундый язмышка дучар ителде Иске Төгәлбуганын ике мәхәллә имамы Пәраудагы ишан нәселеннән булган. Әнисеннән яшьлн ятим калып, ишан йортында тәрбияләнгән Хупжамал әбиемә ботак очы кардәш тиешле иделәр Курай урамы мулласы Әхмәтҗанны әбием аеруча үз итә. якын күрә sue Манарасы җзггмешенче елларда гына киселгән шул мәчет мулласының язмышы да аяныч Утыз тугызынчы елда сөргеннән кайткач анын ишле гаиләсен авылга кертмиләр Алар өч землянка казып авыл читендә яшәделәр Шул җәйдә әбием авылдан читтәге Сыза кизләвенә суга йөрергә һәвәсләнеп китте. Чөнки чишмә сукмагы әлеге землянкалар янәшәсеннән үтә Чиләк төпләренә сөт-катык, ипи. йомырка ише әйберләрен сала да. өсләрен әрекмән яфрагы белән томалап, чишмә суына дип бара Мин дә ана иярәм (Җәй айларында авылда без икәү генә яшәдек.) Чиләктәге күчтәнәчләрне бушатып, нке-өч авыз сүз алышуга без Сыза ярыннан төшеп тә китәбез Сөргеннән кайтучылар белән озак аралашырза ярамый Бервакыт мулла бабаннын «Бик еш йөрмә, улына зыяны булмасын», дип әйткәнен хәтерлим Элекке муллалар өендә, мәктәп-мәдрәсә биналарында фельдшерлек пункты, китапханә, балалар бакчасы яки «бригада йортлары» урнашкан иде Авыл очындагы кирпеч заводы кайсы «кулак»ныкы булгандыр, сорашмаганмын Анын иркен биләмәсе. Чирмешән буеннан китерелгән аксыл ком өемнәре, кирпеч киптерә торган озын-озын ачык сарайлары, янәшәсендәге тирән күле бала-чаганын ин яратып уйный торган урыны булгандыр, мөгаен Көн-төн ут бөркеп торучы дәү мич янына гына безне якын җибәрмәсләр иле Сугыштан сон бер кайтуымда ул гнрәләрнен ташландык хәлгә килгәнлеген күреп күнелсм сыкрады Кирпеч гә бит авыл кешесенә бик кирәк. Элек аны бездән күрше авыл халкы да олау-олау ташып торыр иде
Сугыш алды елларында еш җырлана торган бер җыр бар иде Анын аеруча басым ясап кабатлана торган ике юлы гына хәтеремдә калган
Бәр. мылтыгым, бәр. бәр,
Яныз дошман йөрәгенә утынны жибәр
Мен тугыз Йөз кырык, кырык беренче е.тгарнын жәй айлары Туган авылымда
146_
ла. ара-тирә барып чыгылган Урта Исәнтимердә дә. ир-ат еш кына авыл читендәге мәйданга жыела. Анда алар аркаларына биштәрләр асып йөгерешә, сикерешәләр Аннары биштәрләрен казыкка элеп куялар да. йөгереп килеп шуңа таяк-мылтыкларын кадаган булалар Раз. два. раз... када!. Шундый әмерләр биреп торучылар авыл түрәләре, укытучылар. Алар арасында Гаяз абый Зәйнуллов та бар Әтигә туганнан- туган тиешле, ыспай хәрби киемнәр киеп шул язда гына хәрби хезмәттән кайткан кече командир. Авыл халкы шулай хәрби хәзерлек курсларын үтә Байтак вакытлардан сон Гаяз абый «Ул елларда хәрби хәзерлек үтәргә дүртәр йөз сәгать билгеләнде»,— дип әйткән иде. Икенче герман сугышына хәзерлеккә менә ни дәрәҗәдә әһәмият бирелгән булган икән! Уеннар беткәч тә ир-егетләр сафка тезелеп әлеге мәйдан тирәли бер-ике мәртәбә әйләнәләр Яки «раз. два» әмеренә атлап бер урында таптанып торалар. Кемдер «Жыр башла!»—дип боера Йокыга талып баручы авыл өстендә «Бәр. мылтыгым, бәр!..» яки шуна тартым берәр заманча рус җыры авазлары яңгырап калыр иде.
Ә кайбер көннәрдә иртән безне самолет гөрелтесе, аларнын атышу тавышлары йокыдан уята. Дөрес, мотор гөрелтеләре, ату авазлары бик тонык— суга таш аткандагы кебек «палт-полт» итеп кенә ишетелә, шуна күрә олылар ана игътибар да итми шикелле Ә безнен өчен ул бер зур тамаша: тавык кыткылдаган, абзарга бәйләнгән бозаулар мөгрәгән өй тирәләреннән ераккарак китәбез дә. чирәмгә чалкан ятып, һавада барган хәрби уеннарны күзәтергә керешәбез. Зәңгәр күк йөзендәге аксыл болыт кисәкләре арасында бөтерелгән «ераплан»нарнын кызыл йолдыз сурәтләре ап-ачык күренеп тора. Гадәттә ул очкычларны» берсенен «коерыгына» көмештәй ак түшле «вагон» тагылган була. Ак түшен кояш нурында йолк-йолк уйната-уйната ул «вагон» анда-монда талпынып очкан арада башка аэропланнар чиратлашып аны куып җитәләр дә. «полт-палт» китереп шуңа ата башлыйлар Кайбер көннәрдә андый атышлар кичкә кадәр кабатлана иде. Бер төркеме авыл өстеннән китеп өлгерми, күк йөзендә башка очкычлар пәйда була
Дамир дустымның әтисе, укытучы Нур абый, авыл яшьләренең хәрби уеннарын оештыручылардан берсе:
—Очучылар Ворошиловча төз атарга өйрәнәләр. Алгы очкычка тагылган зур куык мишень була,—дип аңлатып бирер иле.
Безнен авыллар өстендә сугыш күнегүләрен үзләштерүче ул өйрәнчек очучылар кай тарафтан булганнардыр Хәрби очучыларны Казанда да. Куйбышев һәм Ульянов шәһәрләрендә дә укыталар иле бит. Соңгы ике шәһәр безгә якынрак: икесенә дә төгәл йөз егерме чакрым дип сөйлиләр иде олылар Сугыш бапшанган елнын кышында ике канатлы шундый бер очкыч, бала-чаганы сөендереп, авыл очындагы «төзем»гә лә «егылып» төшкән иде Ерактан ярдәм килеп өлгергәнче, авыл халкы карлан арындырган мәйданчыкта талпынгалаганнан сон, ул кабат күтәрелеп китә аллы.
Бала чакта күрелгән «һава сугышлары» хатирәсен яңарткан бер вакыйгага 1984 елнын август азакларында тап булдым Татарстанның Нурлат районы «Игенчеләр» колхозында урып-жыю эшләре белән танышып йөрибез. Колхоз рәисе Сәлим ага Гафуров, анын урынбасары һәм мин ерак кырдан кайтып килешли зур буа буенда тукталдык Фома авылыннан ерак түгел бер урында. (Исем-атамасы ятрак булып ишетелсә дә. мөселман динле татарлар яшәгән мәчетле авыл ул.) Тирә-юньдә тынлык Көн буена гамак төбенә утырган тузан катламын юып төшерерлек йомшак һава. Аяз күктә бихисап йолдызлар җемелдәшә. Офык читенлә генә ай күренә һавала янарак урылган камыл исе Һәм ин гажәбе— балачактан таныш әчкелтем-төчкелтем кычыткан исе анкый Әйе. балачакны искә төшергән, күңелгә якын бу татлы ис борынны ярып керә. Коры һавалы дала якка тартым бу төбәк авыллары өчен уртак бер билге ул.
Шул рәхәткә чумып, онытылып күктәге йолдызларга карап торам. Жете зәнгәр нур бөркеп балкыган ике йолдыз кинәт кенә бер-берсенә якыная башлады. Каяндыр өченчесе дә килеп чыкты Болар күктә берләй тигез кырлы өчпочмак хасил иттеләр, бераз торгач тагын да якыная төштеләр, аннары бер сызыкка тезелделәр дә беразлан зур тизлектә өчесе өч якка атылдылар Аңлашылды ки. болары инде Ходай Тәгалә кодрәте белән барлыкка китерелгән күк җисемнәре түгел, ниндидер тиз йөрешле яна төр очкычлар иде Юллашларым да алар очышын күзәткән икән.
—Төнге күктә алар шулай әледән-әле күренәләр Сугыш уеннары уйныйлардыр инде.—дип куйды Сәлим ага. Аннары сугыш чорында үзе күргәннәрне сөйләп алды Ул да «Бәр. мылтыгым, бәр. бәр • җырын җырлап тәрбияләнгән буын кешесе. Унжиде яшеннән иненә чын мылтык аскан солдат
Тып-тын тирәлек һәм сугыш уеннары Ерак басуда комбайннар иген ура. авыл халкы тыныч кына көнкүреш мәшәкатьләре белән шөгыльләнә Ә кемнәрдер шул вакытта тыныч халык өстенә ничек бомба ташлау һәм аларны күпләп юк итү хәстәрен күрә...
Әйе. элек-электән Рәсәй түрәләренең ин яраткан шөгыле сугышка әзерләнү булган Рәсәй патшалары һәрвакыт хәрби кием киенеп йөргән. Ходай Тәгалә бүләк иткән һәр көннен бер өлешен махсус плац-мәйданнарда хәрби уеннар уйнап уздырган Совет хакимияте вәкилләренең дә яратып кигән киемнәре хәрби френч, галифе булды. Сугыштан сонгы житәкчеләребезнен күпчелеге генераллар иде.
Туган авылымны кабат күз алдына китерәм Бөек Ватан сугышына чаклы ук анда бер кулсыз, бер аяксыз кешеләр байтак иле Яу кырында тән җәрәхәте алып та. жәрәхәтләре күзгә бәрелеп тормаучылар күпме булгандыр'” Без таяк •атларга» атланып, таяк «кылычлар»ыбызны болгап «Чапай» булып уйнаганда олыларнын капылт кына; «Эх. балалар, белмисез шул әле сез сугышны1»—дип әйтеп куюлары гына күнелгә сенеп калган
Безгә фамилия бүләк иткән Хәмидулла бабабызның өч улы. бер кызы үскән Улларының өчесе дә—сугыш афәтен кичергән кешеләр Ин олысы Шакиржан «действительный» хезмәтне тутырып кайтам дигәндә генә рус-япон сугышы башлана Яу кырына ук барып җитмәсә дә, төрле михнәтләр күреп, жиде елга якын инендә солдат киемен йөртә. Шул михнәт чигүләр нәтиҗәседер инде, илле яшьтән чак кына ашып, 1934 елда үз өендә капылт кына вафат була Кечеләре Әхмәтҗан Гражданнар сугышында катнаша. Кайларда һәм ничек сугышканын олылардан белешеп калмаганмын Хәер, ул картны яхшы хәтерлим Барзык төс-кыяфәте белән әбием аны Нурыйжан бабама охшата иде Уртача төз буйлы, аксыл Йөзле, аксыл сары чәчле. Бик каушамый гына эшли, жаи-сабыр гына сөйләшә иде Ул гөп йортта калган. Искавыл очында, олы урамда яши Ә безнен өй янәшә зур урамда иде Авылнын калган урамнары безнекеләр кебек үк өчәр чакрымга сузылган булсалар да. йә өзек (Янавыл белән ике арадагы иске зират бүлеп гора), яки гулы түгел, шунлыктан Сынар канат дип йөртеләләр иде Күрше урамдагы Әхмәгжан бабайларга йомышка күгг йөрдем мал чаласы булса да. йорт эшен башкарырга ир- ат кулы кирәккәндә дә әби мине аларга йөгертә иде
Арада Нурыйжан бабам—ин бәхетлесе дә. ин фаҗигале язмышлысы да Шуна ул бәхетле лүрг бала белән ятим калган Фәтхия әби фәкать ана гына авылнын кечерәк мәдрәсәсен тәмамларга мөмкинлек бирә Үзе дә укуга, белемгә хиресрәк кеше булгандыр, күрәссн Үзлегеннән русча сөйләргә һәм беркадәр рус язуын танырга өйрәнгән Шунлыктан атасынын хәллерәк ага-братлары кыш айларында аны үзләре белән базар-ярмннкәләргә йөртә юрган булганнар Өйләнеп үз йортын торгызганчы. Туктар байнын «кече ызбасы»нда әби белән бер ике кыш яшәгәнлекләре мәгълүм. Атлар яраткан Бер эш. бер юртак аты булган Урта хәллеләр исәбендә йөргән Яшен гәгаен белмим Әгинен сенлесс әйтүенчә, әбидән икс-өч яшькә олы булган Ә Хупжамал әбиемнең «мегрика»сын 1943 елнын августында Пәрауга үзем барып алыштым—ул 1879 елда туган
Нурыйжан бабам ике зур сугышта катнаша, икесеннән лә исән чыга Беренче Бөтендөнья сугышына 1915 елла алына. 1917 елнын көзендә унбер иптәше белән авылга кайта Мылтык, кылычлары белән кайттылар, дип сөйли иде әби Шу г кышта ук Гражданнар сугышына алына. 1920 елга чаклы кай тарафлардадыр сугышып йөри Шуннан кайткач үзен авыл түрәлегенә дә кыстыйлар, ризалык бирми Әби дә. туганнары ла каршы булган шнкетте Шуннан сон аны авылдан билгеләнгән артельгә баш итеп Сембер—Бөгелмә тимер юлын төзекләндерү эшенә билгелиләр. Атна саен аннан мунча керергә кайтып Йөриләр Гаиләгә әз-мәз ризык кайтарып торалар 1921 елнын апрель башыңда шуннан кайтышлый вафат була. Ачлыкның һәм ваба чиренен көчәйгән вакыты Иптәшләре әйтүенчә, биштәрендә ун кадак ярмасы һәм ипие булган Әбигә алары н кайтарып бирмәгәннәр
Әтием Хәйләрждн һәм сенлесенен ире Шакиржан—иң аяныч язмыш ияләре
Аларнын икесен дә бер чордарак. миңа ике яшь булганда, ике еллык хәрби хезмәткә алалар. (Ул заманда егетләр армиягә егерме ике яшьтә китә). Өч ел читтә укып йөргән әти шактый сонлап. егерме алты яшьтә генә хезмәт итә башлый Фин сугышына да беркадәр соңлабрак алына. Алар эшелоны Ленинград янына җиткәндә ул сугыш язмышы хәл ителгән була инде. Шулай да тиз генә кайтарып җибәрмиләр үзләрен. Ә Шакир җизни Алиев һәм аның яшьтәшләре бу сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша. Барлык михнәтләрдән, шул исәптән әсирлектән котылып өенә кайта алган кордашы һәм авылдашы Миңлегали абый Әхмәтов үз башларыннан кичкән хәлләрне болайрак сөйләгән иде Яу кырында алар ротасы ике мәртәбә бик хәтәр хәлдә калган. Соңгы мәртәбәсендә бер атна чамасы чолганышта сугышканнар, байтак кына иптәшләре шунда ятып калган Шакир җизнинен дә беләге җинелчә яраланган булган Финнәр белән килешү төзелгәч тә никтер алар дивизиясен тиз генә кайтарып җибәрмәгәннәр. -Сугышны мартта тәмамладык, безне уракка төшәр алдыннан, июньдә азат иттеләр».—дигән иде әңгәмәдәшем.
Ульянов шәһәренә дивизияләре белән кайталар. Бер ел үтмәстән. 1941 елның апрель аенда, авылдан унике кешене, шул исәптән җизнине «кырык көнлек хәрби хәзерлек җыенына» дип алып китәләр. Барысы да 1912—1914 елларда туганнар Кырык көннән соң аларны алыштырырга тиеш булалар. Миңлегали абый хатирәләренең дәвамы мондый «Июньнең егермеләреннән соң без үзебезнең 154 иче дивизиягә барырга тиеш идек. Сборга барысы да әзер— сохари киптерелгән, башка кирәк нәстә биштәргә салып куелган. Чакыру көнен көтәбез. Атна башыннан да сонга калдырмаслар шикелле иде Базар көнне яңа хәбәр килә, сугыш башланган! Егерме өчендә кичке якта без инде дивизиядә илек Башкаларны элеккечә пехотага билгеләделәр. Берничә кешене бер майор, үгетләп, үзенә алып китте. «Кем ат ярата, алга чыгыгыз»,—диде. Мин буйсындым. Шулай итеп 77 нче тупчы полкка ездовой булып эләктем: инендә авыр мылтык урынына карабин, ерак юлга чыкканда ат өстендә барасың. Барысы да әйбәт кебек, тик авылдашларның күбесеннән аерылу гына борчый иде Июль урталарында Днепр аръягындагы Жлобин шәһәрен немецлардан азат итәргә боерык алдык. Безнен дивизионнарны укчы полкларга беркеттеләр, һөҗүмгә бергә барлык. Билгеләнгән шәһәрне, берничә авылны азат иттек. Шуннан сон инде немец зур һөҗүм башлады. Чолганышта калгач та берничә атна сугыштык. Барлык полкларны берләштереп, бер иттеләр. Чынлыкта бер батальоннан кимрәк булганбыздыр. Командирыбыз бер татар. Батталов фамилияле. Исән калган авылдашлар белән тагын шунда очраштык Шакир җизнән дә анда иде. шуннан сон инде аерылышмадык. 13 октябрьдә безне әсир иттеләр. Лагерьда тагын бер авылдашны— Гомәр Вәлиуллинны очраттык. Ул да. мин дә җинелчә яралы Җизнәннен аягы без очрашканчы ук яраланган иде. Лагерьдан лагерьга йөри-йөри бөтенләй аякка баса алмас хәлдә калды. Без аны Бобруйскидан башлап култыклап йөрттек. Варшава янәшәсендәге лагерьда ашаудан баш тартты, паекларын безгә бирә башлады. «Исән-сау илгә кайтсагыз, балаларымны багышыгыз»,—дип ялварды. Хәлдән килгәнчә булышуымны беләсең»
Татарстанда һәм ана чиктәш Ульянов өлкәсендә оешкан дивизияләрне берләштергән армиянен бу контрһөҗүменә зур әһәмият бирелү, безнең якташларның яу кырында исәпсез-сансыз кырылуы исәбенә дошманның һөҗүме күпме вакыткадыр тоткарлану хакында соңыннан маршал Г К Жуков китабыннан укып белдем. «Генерал Ф И. Кузнецов командалык иткән 21 нче армия 13 июль таңында Днепр елгасын кичте. Рогачев һәм Жлобин шәһәрләрен яулап алды... Нәтиҗәдә немецларның сигез дивизиясе шул тирәдә тоткарланды Ул дәвердә безнен өчен аның әһәмияте бик тә зур иде», диелгән анда.
Шул нәтиҗәгә ирешү өчен кан койган, башын салган дистә меннәрчә сугышчы, аларнын гаиләсе язмышы гына, гадәттәгечә, игътибардан читтә кала килде. Сугышта алган ярасыннан 1943 ел башында Варшава янәшәсендәге әсирләр лагерында вафат булган Шакир Алиев язмышы да моңа дәлил була ала. «Билгесез югалган» мөһере сугылган сугышчынын ятим калган өч баласы, хатыны хакимият җитәкчеләренең шикле карашын тоеп яшәргә мәҗбүр ителде Аларга дәүләттән бернинди дә ярдәм булмады диярлек. Билгесез югалучының әсирлектә үлеп калуын, туган авылында шуны раслардай шаһитлар барлыгын белдереп 1972 елда
»вер. мылтыгым, вар •149 ук Яна Малыклы районы хәрби комиссариатына хәбәр иткән идем Сиксәненче елларда шундый ук хатны Затия апа да илтеп бирде Үлеменә сәбәп булган каты яраны яу кырында алган сугышчыны сонгы көннәргә кадәр качкыннар исәбендә йөрттеләр «Хәтер» китабына да исемен, авылдашларыннан һәм яулашларыннан аерып, өстәмә томга гына урнаштырганнар. Ә бит андый язмышка дучар булганнар бер Шакир Алиев һәм анын гаиләсе генә түгел!
Бөек Ватан сугышы һәм ана бәйле вакыйгалар безнен буын кешеләре күнеленлә мәңге сакланачак, онытылмаячак Сугыш башланган көннән, сигез яшемнән, мин дә төрле михнәт һәм кимсенүләр кичердем Чөнки ятим калган өч баланын ин өлкәне мин булдым Кулыма әлифба китабы тотып, беренче сыйныфка укырга кергән көннәремдә инде әтием ябырылып килгән дошман явыннан Ленинград шәһәрен сакларга керешкән була Аларнын 885 нче тупчы полкы шәһәр оборонасынын ин хәтәр бер урынында, атаклы Киров исемендәге заводка килү юнәлешендә дошманга каршы тора Шул көзнен 17 сентябрендә язган хаты сакланып калган Шакмаклы дәфтәр битенен ике ягына ашыгып языл!ан юллар «Сездән әлегә бер хәбәр дә ала алганым юк. ничек яшисез?» дип борчылган «Игеннәр, бәрәнгеләр унлымы, җыеп ала алдыгызмы0» дип сораган
Сакланган икенче хаты 1942 елнын 11 июлендә язылган Яраланып, Ленинградтагы госпитальдә дәваланганнан сон. кабат хәрби частькә билгеләнгәч жибәргән беренче хәбәре. Хәзер мина «п/п 699 адресы белән языгыз. 3 нче дивизиянең 14 нче гвардейский полкына эләктем, авылдашлардан аерылдым» дигән. «Жаным, синнән биш ай хат алганым юк. сезнсн өчен бик гә борчылам» дип ике урынла кабатлаган Хәтеремдә әле. анын госпитальдә ятканда язган хатлары да бар иде (Өч мәргәбә яраланды Соңгысында. 1943 елнын башында, озак кына Череповец шәһәре госпиталендә дәваланды Аннан җибәргән сонгы фотосурәте минем кулда.) Ленинград госпиталеннән җибәрелгән хатынын берсендә әни белән әбигә ин вак бәрәңгене дә исраф итмичә, кышка сакларга кушылган иле. Ул кинәшнен Ленинградтагы галәмәт ачлык чагылышы булганлыгын без бик сонлап аңладык, билгеле
Әйе. Хәмидуллин Хәйдәрҗан Нурыйжан улының яу кырыннан җибәргән хәбәрләренең байтагы безгә килеп ирешкән Ә әнинен күз яшьләрен түгә-түгә язган хатларынын күпчелеге исә 1941 елнын 8 сентябреннән чолганышта булган Ленинград хәрабәләре арасындагы окопларга барып житә алмаган икән Хәрби җитәкчеләр ул авыр көннәрдә бәлки тонналап җыелган хатлар урынына чолганыш - гагыларга берничә тонна өстәмә ризык яки корал илтүне өстенрәк күргәннәрдер
Әтине авылдан 7 август иртәсендә озатып калуыбызны яхшы хәтерлим Егерме чакрымдагы район үзәгенә алар берничә олауга төялеп чыгып киттеләр Әти белән әни удырган җиңел тарантас артына тотынып мин дә авыл очына җиткәнче бардым Аннары әле башка озатучы малайлар белән бергәләп күрше авыл ызанына чаклы чабын баруыбыз да хәтеремдә саклана
Мобәрәк энем шул көзнен ин хәтәр көннәрендә—Мәскәүгә лә чолганыш янаган бер вакытта 1941 елның 5 ноябрендә дөньяга килде Ул иртәлә мин мәктәпкә чыгып киткәндә әнинен эшкә бармыйча ятып калуы бик гаҗәпләндергән иде Сабыр гына кар сибәләп торган көн уртасында укудан кайтсам-«үә-үә» килгән аваз каршы аллы үземне Сабыйнын аяк табаннарын, тырпайтып куелган кул чугын кәгазь битенә төшереп, әтигә җибәреләсе хатлар эченә сала идем Янәшәдә утырган Хупжамал әбием дә. сабый башын сыпыргалап. үз сүзен беллергәләп куяр иле «Яз. килен, кече улымнын чәче Нурыйжан бабасыныкы кебек салам төсендә, диен. Көлгәндә дә бабасы чалымнары сизелә, дип яз» Менә шул хатларның күбесе әти кулына барып ирешмәгән, кайлардадыр аунап, югалып калган икән
Әтинен хатлары күп иде Зур бер тегешен без—бала-чага—югалтып, ерткалан бетергәнбездер, күрәсең Әнинен туган якларына. Оренбург өлкәсенә кайткач, ике гаилә бергә кушылып яшәдек Әнинен җизнәсе лә сугышнын беренче елында ук—каты сугышлар барган Смоленск тирәсендә билгесез югалган иде Ике яшь ана. бер ояга биш баланы сыйдырып, унөч ел буе бергә яшәделәр Балаларның иң олысы мин идем. Менә шуннан сон атамның ике-өч хаты сакланып калу гаҗәп тоелырга мөмкин
Цензура тикшерүен белгәнгәме, алло башка сәбәптәнме-әтинең сугыш
хәлләренә кагылышлы бер генә жөмлә дә язмаганлыгын хәтерлим. Элек зур бер колхозда баш хисапчынын ун кулы булган әнигә яна урында андый эш табылмады Унике чакрымдагы рус авылыннан почта кайтару һәм өләшү эшенә ачынды. Хат атучылар күп очракта аны укып бирүне дә үтенәләр иде Кайбер хатларда кара тушь белән буялган өлешләр күп була. Әтием хатларында андый таплар бик сирәк иде Сак кеше булгангадыр инде, сугыш хәлләрен бер дә иркенләп язмады, мәрхүм Кайларда. кем булып сугышуын да хәбәр итмәде. Очраклы рәвештә алар сугышка Гаяз абый белән бер көндә алынганнар икән Аерым хәрби берәмлекләргә бүленер алдыннан тупчы старшина Гаяз Зәйнуллов авылдашларына әйткән: «Үзегезне тупчы дип танытыгыз, бергә булырбыз»,—дип Шул рәвешле әти тупчы булып киткән.
Гаяз абый 1941 елның декабрендә каты яралана, өч-дүрт ай госпитальда ятканнан сон аны ялга җибәрәләр Ул килеп сөйләгәч кенә без әтинең хәл- әхвәлен беркадәр күзаллаган идек. Бер вакыйга бик хәтергә сенеп калган.
Бабай вафат булгач. 1921 елнын җәй башында, аның туганнары унөч яшьлек әтине үзебезнең яктагы бер немец хуторына көтүчелеккә яллыйлар Шул рәвешле дүрт кешелек гаиләне ачлык афәтеннән коткаралар. Авылдан егерме чакрымдагы ул хуторда әти ике җәй бозау көтүе көтә. Шунда немец телен дә беркадәр үзләштергән була.
Гаяз абый сөйли: «Не-мецча әз-мәз белүчеләрне җыеп дошман тылына озата башладылар. Йөкләнгән бурычны үтәгәч үзебезгә кайтырга тиеш булсалар да, берсе дә кире кайтмый диярлек. Шулвакыт абый миңа әйтә: дошман телен төшенгәнне берәүгә дә бел-гертмә. Авылдашларга да әйтеп куй, ди. Абый батарея командиры карамагында элемтәче иде, җае чыккан саен безнең блиндажга килеп, хәл белеп киткәләр иде». 1943 елда Ленинград блокадасын өзү омтылышы
ике мәртәбә кабатлана. Кышкы зур һөҗүм барышында әти яралана, бер ай чамасы Череповецта дәвалана. Ә июль аенда Ленинград һәм Волхов фронтларының божра эченнән һәм тышыннан алып барылган зур һөҗүмнәре вакытында яу кырында ятып кала. Безгә җибәрелгән белешмәдә: «1943 елнын 23 июлендә батырларча сугышып һәлак булды. Синявино биеклеге, 6 нчы поселок янында җирләнде», диелгән иде Хәзер ул бистә Ленинград өлкәсенең Киров шәһәре биләмәсенә керә Әтинең кыш уртасында тууын исәпкә алганда—ана әле утыз биш яшь тә тулмаган була. Ә Шакир җизнигә утыз яшь Варшава концлагерында вакытта тула. Шул гомер аралыгында алар өчәр мәртәбә солдат булырга һәм икешәр мәртәбә яу-сугышларда катнашырга өлгерәләр..
Әйе. алар язмышы илнең: «Бәр, мылтыгым, бәр. бәр» җыры рухында яшәү дәверенә туры килде. Хәмидулла бабам токымыннан ул сугышта катнашучылардан берәү дә иленә әйләнеп кайтмады. «Хәтер» китабының Иске Төгәлбуга авылына багышланган битләрендә сонгы зур сугышта һәлак булган өч Хәмидуллин теркәлгән Ә Урта Азиядән сугышка алынган һәм башка меңнәрчә сугышчы кебек үк яу кырында ззсез югалган Хәмидуллин Әхмәтгәрәй Шакиржан улы исә ул хәтер китабына да кертелмәгән.
РЕДАКЦИЯДӘН.
Танылган тәрҗемәче һәм язучы, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Лирон ага Хәмилуллинга бу айда 70 яшь тула. Шул уңайдан аны кайнар котлыйбыз һәм ижат уңышлары, сәламәтлек телибез.