Логотип Казан Утлары
Хикәя

АРЫШ АРАСЫННАН ЙӨГЕРҮЧЕ БАЛА


Илгиза ханымга багышлыйм

Хәдичә Хәйдәрне яратмады Яратмыйча йөрде. Хәйдәрнен армиягә китүенә бер ед да үтмәде, ул күрше авылдагы Кәрим исемле, үтеннән ун яшькә олы бер кешегә кияүгә чыкты
Кай ягы белән алдыргандыр Кәрим, анысы билгесез, ләкин чибәр кызны бер тапкыр каптырып алгач, инде үзеннән ычкындырмады. Хәйдәрдән аермалы буларак. Кәрим кызлар күнелен анлый иле Яраткан, сайлаган кешесе белән тормыш корырга әзер ир булып чыкты ул. Тыгыз тәнле, таза беләкле, молаем кара чутыр чырайлы, буйсындыручан холыклы Кәрим тиз арала кызнын башын әйләндереп атты Барыннан да бигрәк ул Хәличәнен әле яна гына тәпи йөри башлаган кызын (бала Хәйдәрдән иле1) яратты һәрхәлдә шулай тоелды Шунын белән каратты да ул үзенә Хәдичәне Кунакка килә-киткәндә дә кечкенә Газизәне кулыннан төшермәде—иркәләде, сөйде, назлады Тегесе да булачак атасын үз итте—кин җилкәсенә башын төртеп, рәхәтләнеп иркәләнде, нур тулы күзләрен төбәп ана карап елмайды Мона бик нык күкеле булган Кәрим көлеп торган баланы сөя-сөя. һавага чөйде. Мона Хәдичә үзе дә. анын анасы Нәгыймә дә бик сөенделәр Хәтта туй мәжлесе барганда да ул Газизәне кулыннан төшермәде, табыннын түрендә йөртте. Еласа—юатты, көлсә—шатланды. Моны күреп кунакларнын да күңеле булды. Барча халык Кәримнен кешелеклегенә сокланып, чит-ят баланы да үзенекедәй якын итеп кабул кылганына чиксез сөенеп, аны яратып калды Хәличәнен шик-шөбһәләре бик тиз юкка чыкты Ул Кәримнен ихласлыгына ышанды, үз язмышын дөрес итеп сайлый алуына инанды— Хәйдәрне онытып. Кәримгә кияүгә чыгуына үкенү хисләре кичермәде
Туйлар узды Хәдичә Кәримнеке булды Ләкин туйлар үтеп, аз гына вакыт узгач та, Кәримнен кем икәнлеге ачыкланды Дөресрәге, үзенен
Хәбир ИБРАҺИМ (1958)—шагыйрь. драматург. прозаик, *АҺаң». -Йокыга талган гүзвл- китаплары. диетадан артык смна асор.юре авторы Казанда яши
в. .К У . М II
Х
Хәбир Ибраһим
нинди кеше икәнлеген бик тиз күрсәтте ул. Әйтерсен лә аны алыштырып куйдылар. Бала сөюче, бала өчен өзелеп торучы ата көтмәгәндә икенче кешегә әверелде. Кайчандыр сөеп, кулында иркәләп-чөеп кенә йөрткән кечкенә Газизәне ул күралмас хәлгә житге Кызны үз исеменә яздыру түгел, ул аны хәтта авылына, үз өенә алып кайтудан да баш тартты. Кәрим күрше Тәүгелде авылында, урман хуҗалыгында хезмәт итә иде Анда аның яхшы нарат агачыннан салынган ике катлы зур йорты, каралты-курасы, бакчасы һәм мунчасы бар иде.
«Туган өемә, изге нигеземә, каяндыр җилдән туган адәм баласын алып кайтып, туганнарым, авылдашларым каршында ким-хур буласым килми әле»,—дип кенә аңлатты ул бу сәер кыланышын.
Ә бу таләп кырыс һәм катгый иде. Иренен астыртын яман холкын анлап алган Хәдичә баштарак моңа, кыюсыз гына булса да. карышып карады. Бу эшкә анасы Нәгыймәне җигеп маташты. Ләкин анасының:
—Кияү, кызымны яраткач, баласын да яратырга кирәктер,—диюенә каршы, Кәрим, бер дә исе китмичә:
— Мин бит синен оныгына өйләнмәдем, кызыңа өйләндем,—дип кенә жавап бирде.
Тарткалашуның мәгънәсе юк иде. Кечкенә Газизә әбисе янында калды Кәрим яшь хатынны алып авылына кайтып китте. Барысы да бик тиз ачыкланды: Кәримгә бала кирәк булмаган икән. Ул иң элек Хәдичәне кулга төшерергә теләгән Матурлыгы, пөхтәлеге белән бөтен тирә-якта дан тоткан сылу хатынны нишләп сон әле ул читкә ычкындырсын ди?! Ә яшь баланы «үчти-үчти» итүләр бары тик уен гына булган. Мескен баланы бусагасына аяк бастырмаска антлар эчкән, күрәсең, Газизәне өйгә алып кайту турында Хәдичәгә авыз да ачтырмады ул. Баласы өчен җаны әрнегән ана берни дә кыла алмады Ирен артык яратканга, анардан курыкканга да түгел иде бу. Хәдичә бу вакытта инде икенчегә авырлы иде. Бусы— Кәримнән Шундый зур туйлар уздырып, халык алдында күренеп алганнан сон. ике бала белән ялгыз калудан курыкты ул. Тавыш чыгармалы. Тешен кысып булса да көтте Сабырланыр, тәүфигына килер дип көтте ул ирен Тик юкка.. Киресенчә, ул усалланганнан усаллана, ерткычланганнан ерткычлана гына барды. Ин элек көнләшеп үтерде: Хәйдәрнең исеме авызыннан төшмәде. Тәмам йончытты Бер мәлне шулай Хәдичәнең сандыгыннан Хәйдәрнең армиядән төшереп җибәргән фоторәсеме килеп чыккач, көнләшүеннән кара янган, ачуыннан нишләргә белмәгән Кәрим аны башы белән сандык капкачына төйде, фотоны вак-вак кисәкләргә тураклап атты. Кәримнен беренче мәртәбә генә кул күтәрүе түгел иде бу Юк нәрсә өчен дә бик тиз кызып китүе, Хәдичәнең һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән кыек мәгънә табып, тиктомалдан бозылып, ыжгырып торулары да көнләшүдән булган. Шул фотоны вакытында юкка чыгара алмаганына үкенгән Хәдичә бу юлы иренә бик каты үпкәләде, рәнҗеде Чөнки көнләшерлек урын юк иде. Ник дисән, ул Хәйдәрне кияүгә чыкканчы ук онытырга өлгергән иде бит инде. Ул беркайчан да анын тарафына атлыгып тормады Ә Хәйдәр исә армиядән кайткач та. йөргән кы тынын кияүгә чыкканын ишеткәч тә, чит якларга китеп барды Озакламый ана. ул шунда кемгәдер өйләнгән икән дигән хәбәр дә ирештерделәр...
Ә кечкенә Газизә һаман да әбисендә яшәде. Дәүәнисенен иске чүпрәк- чапракларыннан курчакларына күлмәк-ыштаннар тектереп, шулар белән мәш килеп уйнап йөргән Газизәгә дә инде биш яшь тулды. Ак йөзле, кара көдрә чәчле кызга начар түгел иде әбисе белән. Ашарга-эчәргә җитәрлек. Дәүәнисе кадерләп, көйләп кенә тора үзен. Ләкин болар гына аз иде шул аңа. Бала—бала шул инде. Әби назы гына аз ана, ата-ана назы да кирәк Анасы исән булып та, аны үз янына алмаганына, шул сәбәпле үзен һаман да ятим бала итеп сизгәнгә күрә, моны сабый акылы белән анлап та. төшенеп тә житалмый иде. Шуна да әбисен гел аптырата торган иде ул:
—Дәүәни, ә нишләп әнием кайтмый, нишләп ул мине үз янына алмый?!
Йә Алла! Оныгы өчен йөрәге әрнегән карчык ни дип жавап бирсен инде биш яшьлек балага?!
—Борчылма, кызым, кайтыр.—ди торган иде ул ана,—кайтыр, әниен урманга гына китте, албастылар алып китте аны. шулардай котылгач, кайтыр
Газизә мона баштарак ышана килде. Тик әзрәк үсә төшеп, акыл керә башлагач, шикләнә башлады Әнисен, әтисен күрү теләге көннән-көн көчәйде генә. Колагына назлы сүзләр пышылдаган әнисе дә. күкләргә чөеп сөйгән «әти»се дә күз алдыннан китмәде анын. Ләкин Кәрим Хәдичәне авылга кайтармады. Төрле сылтаулар тапты. Сәлам хатлары, күчтәнәчләр килгәләде килгәләвен. Әниеннән урман күчтәнәчләре килде дип. дәүәнисе сыйлый торган иде аны Ләкин тора-бара әбисенен әкиятләренә дә. әнисен урлаган урман албастыларына да ышанмый башлады. Ата-анасынын күрше Тәүгелде авылында яшәгәнен белә иде инде ул. Ләкин ана анда барырга ярамын Чөнки рөхсәт юк. Юл арасы да ерак түгел, югыйсә Өч кенә чакрым Ана моны велосипедыннан төшмичә көн-төн урам әйләнгән күрше малае Илсур житкерде:
—Тәүгелдеме9 һе!—дип анлатты ул Газизәгә —Кул арасы гына бит ул моннан—әнә теге арыш кырын гына чыгасы.
Күрше малаена ышана иде ул. бу юлы да ышанды.
Шулай беркөнне бакчадагы коелган алмаларны җыйнап, шуларны бер чүпрәккә төйнәп бәйләде дә (әнисенә күчтәнәч!) әбисенә әйтмичә генә юлга чыкты
Арышнын өлгергән чагы. Эссе, тынчу көн. Күктә ялтырап аҗаганнар уйнап ала. Ажаган арышны камчылый, дип сөйли халык бу вакытны
Төенчеген күкрәгенә кысып тоткан Газизә, артына борылып карарга да куркып, арыш кырыннан йөгерде дә йөгерде Нәни йөрәге дөп-дөп тибә үзенең. өлгереп җиткән авыр арыш башаклары анын ялан тәнен чеметеп, чәнчеп-чәнчеп алалар..
Шулай да түзде Газизә Читен булса да түзде. Анасы белән күрешү теләге тән авыртуыннан да. барлык газаплардан да өстенрәк иде шул Бара-бара. йөгерә-йөгерә хәле бетте мескенкәйнең Тыны кысылды Сулуы капты. Эченә кату чыкты. Эчәсен китерде Биек булып үскән арыш сабаклары Газизәдән күпкә озынрак, ул инде авыл юлын да. юлны гына түгел, хәтта кояшны да күрми башлады Арыш кырына кереп батты Аякларын тырнаткан, арыш сабакларына чорнаткан, адашканын сизеп алган бала, елый-елый. йөзе белән җиргә мәтәлде
—Әнием! Эне кәем! Кай...да син кайт . әни.
Тәннәре авыртудан түгел, жаны рәнҗүдән елады ул. Үкси-үкси елады Бәхетенә, юл ерак булмаган икән Авылнын тузанлы олы юлы Арыш сабакларына чорналып, иген арасында мәтәлеп яткан Газизә якында гына бер арба тавышын ишетеп алды Ничек итеп кисәк кенә егылса, шулай ук тиз генә күтәрелеп. Газизә арба тавышы килгән якка йөгерде. Арыш кырын кичеп, бар көченә кинәт кенә юлга йөгереп чыккач, арбага җигелгән кызыл алаша куркып, тартылып читкә ыргылды. Арбада авыз эченнән көй сузып барган карт агай, чайкатып китеп, атны чак кына тотып кала аллы. Әгәр дә ат ыргылып юл буенча чабып киткән булса, кызның арба астында калуы да бик ихтимал иде
Чал чәчле, чандыр кара йөзле бу карт абзый Газизәләр авылыннан булып чыкты.
— Кем кызы сон син?—дип сорады ул кыздан
—Хәдичә кызы.—диде Газизә башын аска иеп
— Кайсы Хәдичә’’
Газизә дәшмәде. Ул кадәресен аңлатуы читен иде ана
—Ә-ә!—дип сузып эндәште агай —Син теге Тәүгелде леснигына кияүгә чыккан Хәдичә кызымыни соң? Газизәме әле синен исемен’
Ие
- А-анла-а-шылды Арыш кырынла нишләп йөрисен’
—Әнием янына барырга чыккан ием әтием янына да тагын Тәүгелдегә...
—Ә нишләп үзләре кайтмыйлар?
—Белмим шул... әйтмиләр...
Төенчеген күкрәгенә кыскан, йөзе кап-кара тузанга манчылган бу нәни кызнын йөрәккә үтәрлек итеп әйткән беркатлы, эчкерсез сүзләреннән агай әллә нишләп китте. Гаҗизлекнең, ятимлекнең ни икәнен белгән, ата- ананы сагынудан да олырак, көчлерәк хис юклыгын аңлаган агайның бугаз төбенә ниндидер төер килеп тыгылды. Кызганды ул кызны. Керфек очлары дымланып, бер мәлгә сүзсез калды.
—Бар. кызым, кайт, кире өенә кайт,—дип, ул бераздан телгә килде — Тик арыш арасыннан кайтма—адашырсың, менә шушы юл буйлап кына кайт, яме...
—Юк. мин кайтмыйм,—диде кыз башын чайкап.—Мин Тәүгелдегә барам. Ә сез кая барасыз?
Агай нишләргә дә белмәде. Кызнын үтенече куркытты да, шатландырды да аны. Берәр хәл була калса, аңа җавап бирәсе бит. Икенче яктан: «Барсын, күрсен әти-әнисен, мина да юлда бер юаныч, иптәш булыр»—дип уйлады УЛ.
Агай кызны җәлт кенә күтәреп чыпталы арбага утыртты, аркасыннан сыйпап сөйде дә, акрын гына дилбегәне тартып, атка дәште:
—На, малкай!
Үтәр еллар. Газизә дә зур кыз булып үсәр, кемгәдер килен булып төшәр. Тик ул беркайчан да жәйге иләс жилдән болганган тук башаклы арыш кырын, рәхимсез кояш нурларыннан хәтсез кызган тузанлы авыл юлын, чал чәчле, чандыр кара йөзле юлдашын—кече күңелле агайны онытмас. Хәтеренең һәр мизгелендә бу шатлыклы вә шомлы сәяхәт, кылт итеп, аның исенә төшәр...
Агай Газизәне Кәримнәрнең өенә кадәр илтеп куйды. Ул хуҗаларга кул изәп сәлам бирде дә. атын куалап китеп тә барды. Газизә исән-сау гына әнисе янына килеп житәлгәненә сөенеп, шатланып туялмады. Ләкин хәлнең ин аянычы алда булган икән әле. Урман каршындагы жир кишәрлегендә Газизәнен әнисе Хәдичә, ире Кәрим кәтмән белән бәрәңге бакчасын эшкәртеп маташалар иде. Алар янында өч яшьлек Гамил да буталып йөри. Кояш кызуыннан әлсерәгән бала әле әнисенә, әле әтисенә килеп бәйләнә, көйсезләнеп аптырата иде...
Бакча башында басып калган Газизәне күреп алгач, Кәрим дә, Хәдичә дә өнсез калдылар. Кара тузанга баткан, күкрәгенә кечкенә төенчеген кысып тоткан Газизәнен. кинәт кенә алар каршында пәйда булуы, билгесез объектның күктән килеп төшүе белән бер булды.
— Нәрсә сон бу?—дип ыңгырашты Кәрим, сораулы күз карашын Хәдичәгә төбәп.
—Белмим, берни дә белмим, атасы,—диде Хәдичә, моңа үзе дә бик нык исе китеп.
—Син китердеңме?
-Юк...
—Монда ничек килеп чыкты сон әле ул?
—Белмим... үзе килгәндер... атка утырып...
—Кайтарып куй!
—Калсын инде... иртәгә иртән илтермен...
—Юк, кайтарып куй! Баланның эзе дә булмасын монда!
Кабарынды, бүртенде Кәрим Ачуыннан ияк аслары тартышты, күзләре ерткыч кошныкы сыман калайланды, очланды...
—Атасы...
Нәкъ шулчакны. бәрәңге буразнасыннан алпан-тилпән атлап килгән Газизә:
—Әнием! Әтием!—дип өздереп кычкырып җибәрде.
Кәрим шуны гына көткән сыман, аягына кигән дәү резин галушлары белән бәрәңге сабакларын таптый-таптый, Газизәгә каршы китте.
—Нигә килдең? Кем китерде сине?—дип кычкырды ул Газизәнең котын алып.
—Әнине... күрәсем килде...
Газизә Кәримнен усал, кырыс чыраеннан сискәнеп, имәнеп китте Куркудан күкрәге катты, телсез калды
—Ә бу нәрсә9!—диде Кәрим кызнын төенчегенә күрсәтеп—Нәрсә бу?
—Күч.. тә нәч ә. ..нигә... сез...гә дә...
Ярсуыннан аны томаланган Кәрим кисәк кенә анын төенчеген йолкып алды. Чишеп жибәрде Төенчеккә бәйләнгән алмалар берәм-берәм буразна эченә коелдылар Ярсуын тыялмаган Кәрим аларны берәм-берәм тибеп очырды.
—Кортлы ал ман белән безне агуларга булдын мәллә9! Кит. югал күземнән!!
Газизә куркуыннан елап жибәрде Бу явызлыкны, кыргыйлыкны кырыйдан күзәтеп торган Хәдичәнен күнелендә нидер өзелеп киткәндәй булды Ул кайда яшәгәнен дә, кем белән торганын да онытып, баласын коткарырга ташланды
— Ерткыч' Кит бала яныннан! Мыскыл итмә баламны!—дип Кәримне читкә этеп жибәрде дә. кызынын алдына тезләнеп, аны кочагына алды
Кәрим әллә нишләп китте Каушап калды Дөньяны җимерердәй булып ташыган ярсуы шундук сүнде Хатынына акырып күнелен тынычландырасы килсә дә, ул ана акыра да. сүгенә дә алмады
— Күпме жанымны таларга була. . шушы балам аркасында Жир бит!—дип өзгәләнде Хәдичә.
Кәрим дәшмәде. Дәшәрлеге лә юк иле шул Ул үзен гаепле сизде Бер дә юкка, бер сәбәпсезгә сабый баланы рәнжетте түгелме сон ул9' Монарлан да зур гөнаһ юклыгын аңлаган Кәрим бер мәлгә уңайсызлык, чарасызлык тоеп аптырады Тик шул ук вакытта күнеле йомшара, нечкәрә барганын сизгән һәм шул хистән чигенсенә, ояла башлаган Кәрим, сүзен сүз итеп*
— Бар Кызынны авылга кайтарып куй!—диде, һәм бераздан сон — Берәр көн үзен дә авылда кунып кидерсен.—дип өстәле
Әнисе ике кон авылда булды. Беркайчан да онытмас ул көннәрне Газизә Бәйрәм, тоташ бер бәйрәм булды ул анын өчен Ике көн кызу итеп мунча яктылар, мунча керделәр, әнисе белән ләүәнисе бергәләшеп гөбәдия пешерделәр, соныннан күршеләрне кунакка чакырып сыйладылар Анасы яныннан китмәде лә Газизә, анын белән бергә чишмәгә суга төште, туганнарына кунакка барды, анын белән сөйләште, серләште, йоклаганда да бергә йоклады—анасының кочагыннан чыкмады
Тик бу бәхет озакка бармады Ике көн үткәч, аны Кәрим кире Тәүгелдегә алып кайтып китте Беркем белән дә исәнләшмәде Кәрим хәтта капкадан да кермәде. Газизә кабат әнисез калды «Әбиең белән әйбәт тор. анын сүзен тынла. мин шулай кайтып, китеп йөрермен» -дия- дия. ышандырып китте аны әнисе
Тик бер агна да үтмәде—кара кайгы хәбәре килде: Кәримнен улы Гамил суга батып үлде Елга ярында балыкчылар куеп калдырган матур калкавычка кызыгын, шуны тартып чыгарырга дип кергән өч яшьлек баланы су агызып киткән Хәдичә бу вакытта тавык караган булган, улының кая киткәнен күрмичә калган
Бу кайгыдан чарасыз калган Кәрим үз-үзен кая куярга белмәде Башта үзен тиргәде Аннан «Тавык караганчы, бала карар идеи!*—дип хатынын сүкте. Туганнарына да эләкте. Хәдичә үзе дә кара сагышка батты
Яшь баланы жирләгәч. туганнары Кәримгә им-томчы әбигә барырга киңәш иттеләр. Баштарак киреләнеп маташса ла. соңрак барды ул Әби ана «Балаңның үлеме —кылган гөнаһларыңның җимеше».—дип әйткән Кәрим «Минем нинди гөнаһым бар сон9»—дип сорагач, ул «Син кемнедер бик каты рәнҗеткәнсең һәм шул кешенен рәнҗеше хәзер сина төшкән, син аңардан гафу үтенергә, анын кичерүен сорарга тиешсен Хатынын икенчегә йөкле, әгәр мин әйткәнне үтәмәсән, анысы, яна туганы белән лә шундый хәл булырга мөмкин»—дигән
Карчыкның бу сүзләре Кәримне бик нык уйга калдырды Кемне
рәнҗеткәнен, кем алдында гаебе барын да ул яхшы белә иде. Гөнаһсыз бер сабый баланы рәнҗетте ул, нык рәнҗетте. Тик шуны анламады, бала рәнҗеше шулкадәр каты төшә микәнни ул?!
Шулай беркөнне Кәрим Хәдичәне машинасына утыртып Газизәләргә кайтып төште. Әзрәк кенә хәмер капкан, кызмача Кәрим нишләргә дә белмәде! Элеккегечә Газизәне иркәләп, күтәреп һавага чөяргә теләде. Кулына күтәреп чөйде, сөйде. Ләкин Газизә монардан рәхәт табып көлмәде, тизрәк җиргә төшерүен, җибәрүен сорады. Ул аңа моңа хәтле күрмәгән, авыз итмәгән күчтәнәчләр тоттырды, тик Газизә берсеннән дә авыз итмәде. Дәүәнисенә сәхәр вакытында авыз ачарга булыр дип, күчтәнәчләрне өстәлнең бер читенә тезеп куйды. Кәрим аны төрлечә сөйләштереп тә, көлдереп тә, сораштырып та карады. Тик Газизә ачылмады.
Сабый дибез, бала дибез, баланың акылы кыска, явызлыкны тиз оныта, тиз кичерә ала, дибез. Баксаң, кыз бала Кәримнең явызлыгын оныта алмаган икән...
Кәрим түзмәде... Газизә алдына тезләнде...
—Бала,—диде ул күз карашын аңа түгел, ә каядыр читкә төбәп,—мин синең алдында гаеплемен, кичер мине... Менә күрерсең, мин башка андый булмам, төзәлермен.. Миңа Ходай җәзаны бирде инде, минем баламны алды. Мин сине монда калдырмам, үзебезгә алып китәрмен... Кичер мине..
Ләкин Газизә аны кичерер, элеккечә аның муенына килеп асылыныр, дип өметләнгән Кәримнең бу юлы да өметләре акланмады.
—Мин кичерермен, тик Ходай кичерерме соң?—диде кыз туп-туры Кәримнең күзенә карап Аңлаган кешегә аңлашыла, кыз үзенең сүзләрен сөйләми, ә башка берәүнең сүзен кабатлый иде.
—Кем әйтте сиңа моны?—дип сорады Кәрим, бер ана, бер кайнанасына карап.
—Мин! Мин әйттем,—диде шулчак, бу хәлгә шаһит булып утырган Нәгыймә карчык —Минем сүзләрне сүли ул, кияү, үзенең сүзләре түгел...
—Әһә!—дип кычкырып җибәрде кияү, кинәт кенә очкылык тоткан сыман.—Имәндә икән чикләвек! Сез барыгыз да миңа каршы, сез миннән көләргә уйлагансыз! Кемнән?! Миннән! Кә-рим-нән!! Кем соң сез?! Чүп бит сез, чүп—минем алда! Бетте! Мин бу йортка бүтән аяк басачак түгел, ишеттегезме, аяк та!!!
Кәрим Хәдичәне утыртып авылына кайтып китте. Көчләп алып китте ул Хәдичәне. Гәрчә, анда аягы тартмаса да. Кәрим атналар буе эчте. Хатыны белән жүнләп сөйләшмәде. Гомергә кешене рәнҗетерлек тупас, мәгънәсез сүзләр ычкындырды. «Син мине ниндидер маңка кыз алдында тезләнергә мәҗбүр иттең, катсаң иде!»—дип Хәдичәнең җанын талады. Бу мәхшәргә түзә алмыйча, авылына кайтып китәргә җыенган Хәдичәне эт итеп кыйнап атты. Берничә җирен сындырган, карарлык җире калмаган хатынны район больницасына озаттылар. Бу хәбәр авылга да килеп җитте. Нәгыймә карчык, тиз генә җыенып, район үзәгенә китте.
Әнисе өчен дулкынланган, күңеленнән зар елаган Газизә, әбисе китүгә үк, авыл башына йөгереп чыкты. Арыш кырын яртылаш суктырганнар иде инде. Анда-санда комбайннар йөргәли. Алар артыннан җыйнак кына салам күчләре утырып кала. Бормалы юл елан койрыгыдай офык читенә кадәр сузылган. Шул юлдан озак кына йөгерсә, әнисе янына барып җитәр кебек тоелды аңа. Тик анда җиткәнче әле арыш кырын кичеп чыгарга кирәк...
Арыш башаклары тагын да тыгызрак тулган, сабаклары башак авырлыгына түзәлмичә сыгылып төшкән. Тәнне әчеттереп, маңгайга, биткә «шак-шок» итеп килеп бәрелә. Тик йөгерә башлаган Газизәне туктатырлык түгел иде, кыз йөгерде дә йөгерде...
—Әнием, үлмә, мин синең янына барам, үлмә, әнием,—дип ялвара- ялвара йөгерде ул...
Арыш арасыннан йөгерүче бала, ана назына сусаган, ата сүзен ишетергә зар-интизар булган сабый бала... Мескенкәем!
Әнисенең инде иртән үк анына киләлмичә җан тәслим кылганын белми иде шул әле бала...