Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНЫҢ ОЛУГ ҖЫЕНЫ


29 августта Казанда. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында III Бөтендөнья татар Конгрессының пленар утырышы узды. Президиумда конгресс делегатлары—Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров. Россия Федерациясенең милләтләр эшләре министры Владимир Зорин. Төркия республикасының Казандагы генераль консулы Исмәгыйль Сафа Юджеэр. Татарстан жигәкчеләре. күренекле дәүлэт. жәмәгать. фән эшлеклеләре
Пленар утырышны Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин ачты һәм татарларның бөтендөнья корылтаена Германия. Швеция. АКШ. Төркия. Финляндия. БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән. Россиянен 50 дән артык төбәгеннән 562 делегат. 200 дән артык кунак килүен хәбәр итте. Утырышта беренче булып Президент М Шаймиев сүз алды «III Бөтендөнья Татар Конгрессы яна шартларда уза.— диде ул. Россиядә унитар дәүләт ясау омтылышы сизелүне, сәяси сүзлектән •федерализм» төшенчәсенең югалып баруын, халык санын алганда татарларны бүлгәләп кечерәйтү омтылышы сизелүне искәртеп,— Җыеннын төп бурычы—татар халкының бердәмлеген ныгыту юлларын билгеләү Чөнки Татарстан Конституциясенең яна редакциясендә республиканың читтәге милләттәшләр язмышын үз жаваплылыгына алуга кагылышлы 14 нче малдә барлыкка килде. Онытмыйк без—әдәби телле, гомуми мәдәниятле бербөтен халык. Юк-бардан ыгы-зыгы китереп чыгармыйк. Бергә, бер юнәлештә эшләүнең үтемле юлларын табыйк Яшәешебездә төгәл һәм житди гамәлләр чоры житге. Безнен көчебез— бердәмлектә!»
Милли идеянең мәдәният, мәгърифәт, гореф-гадәт, дини яшәеш тупланмасыннан торуын ассызыклап. бишьеллык эшчәнлеккә йомгакны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров ясады «Конгресс тарафыннан биш елла Россиядә 22 региональ милли-мәдәни мохтәрият. 200 дән артык жирле оешма булдырылды».—диде ул.
Сонгы вакытта татар-башкорт мәсьәләсе нык сәяснләштерелгәнлектән. татардан •башкорт ясау- күренешенә урын бирелгәнлектән. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов чыгышы ла зур кызыксыну белән тынланлы. -Татар белән башкорт—бср-берсен ярты сүздән аңлый торган халык Башкортлар һәм татарлар бер-берсенә терәк булып яшәр өчен дөньяга килгәннәр. Без һәрвакыт бергә булдык, бергә булырбыз Ике республика Россиядә үз хокукларын бергә якларга тиеш».—диде М Рәхимов
Аннары, күпсанлы котлау телеграммалары укылгач. 28 августта узган фән- мәгариф. татар яшьләре, эшлекле хезмәттәшлеккә кагылышлы секцияләрнең эш нәтижәләре турында Казан галимнәре Мансур Хәсәнов. Жәүләт Сөләйманов. Сарытау өлкәсеннән эшкуар Камил Аблязов хисап тотты Ижат интеллигенциясе исеменнән язучы Зөлфәт Хәким чыгыш ясады.
Пленар утырышта 15 тән артык делегат сүз топы Алар халыкның исән калуы өчен бик актуаль проблемаларны күгәрделәр. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе тикшерүнең үзәгендә булды. Бу мәсьәләдә делегатлар бер фикердә—бердәм халыкны этник төркемнәргә бүләргә юл куймабыз,—диделәр Латин графикасына күчүгә уйлап-үлчәп якын килү зарурлыгы, бөтен дөнья татарлары үзенең мәркәзе дип саный торган Казанның 1000 еллыгына лаеклы әзерләнү. 2001 елнын 11 сентябреннән сон Ислам диненә мөнәсәбәтнең үзгәрүе сәбәпле борчылу—делегатлар чыгышларында үзәк урынны алып торды.
Конгресста катнашучыларның уртак фикере шул: төрле илләрдә-жирләрдә яшәүче милләттәшләребез халкыбыз үсеше өчен нәрсә кирәклекне бик яхшы күзаллыйлар. Инде хәзер аларны ишетү, кәгазьгә теркәү белән генә чикләнмичә, идеяләрне гамәлгә ашыра башларга вакыт
Фикер алышу тәмамлангач. Конгресс делегатлары йомгаклау локументларын кабул итте. Ill Бөтендөнья татар конгрессы корылтае резолюциясендә иллә барлыкка килгән унай үзгәрешләр белән беррәтгән, сонгы вакытта Россия җәмгыятенең сәяси тормышында, дәүләт төзелешендә федерализм принципларыннан тайпылу тенденциясе күренә башлавы күрсәтеп узылды. Бу. барыннан да элек, федерация субъект-ларының вәкаләтләрен нигезсез чикләү һәм Россия халыкларынын аерылгысыз хокук
U
ларын инкарь итәргә маташуда күренә Хакимият
вертикален ныгыту кысаларында кертелгән күп
кенә яңалыклар РФнен гамәлдәге Конституциясенә
каршы килә Күп кенә төбәкләрдә Россия
Федерациясе халыкларынын телләре, мәгарифе,
мәдәнияте турындагы федераль законнар үтәлми
Конгресс делегатлары Россия Президенты В
Путинга мөрәжәгать кабул итте Анда гомумроссия
сәяси процессында бара торган тенденцияләр.
Россиядә демократия һәм федерализм язмышы
өчен борчылу бар (бу мөрәжәгать икенче көнне—
29 августта В Путиннын үз кулына тапшырылды)
Яңа сайланган башкарма комитетының
оештыру утырышында БТК башкарма комитеты
рәисе итеп «Казан» милли мәдәният үзәге
директоры Ринат Закиров сайланды Корылтай эше
тәмамлангач. БТК башкарма комитеты рәисе Р
Закиров һәм татар федераль милли-мәдәни
мо.хтәрияте рәисе итеп сайланган Римзил Вәлиев
Россия һәм Татарстанның III Бөтендөнья татар
конгрессы эшен яктырткан күпсанлы журналистлар
өчен матбугат конференциясе уздырды
ТАТАР ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕГЕ БЕЛӘН
ОЧРАШУ
Казан Кремлендә 30 августта Россия
Президенты В Путин Татарстанның житәкче
даирәләре һәм III Бөтендөнья татар конгрессы
делегацияләре башлыклары белән очрашты.
Россия житәкчесенен татар милләте
проблемалары турында мондый махсус очрашуы,
ихтимал, беренче тапкыр булгандыр Ике сәгатькә
сузылган бу очрашуда чыгыш ясаучылар
тарафыннан бик күп актуаль мәсьәләләр
күтәрелде Россиядә милли сәясәт, халык саны
алуның кайбер четерекле аспектлары,
республикадан читтә яшәүче татарларның рухи-
мәдәни хәлләре, дин башлыкларының
җәмгыятьтәге роле һ б Татарстан Президенты М
Шаймиев ачып жибәргән бу очрашу формаль
булмаган шартларда узды Очрашуда
катнашучылар үзләрен борчыган сораулар белән
берьюлы өч Президентка—Россия Татарстан.
Башкортстан Президентларына мөрәжәгать итә
алды. Унга якын кеше трибунадан чыгыш ясады
Алар арасында Р Закиров (Казан). Ә. Алмаев
(Астрахань). Н Хөсәенов (Бәләбәй) һ. б бар иле
Россия Президенты һәр чыгышны игътибар белән
тынлап, күтәрелгән мәсьәләләргә үз фикерен
белдереп барды Гомумән, очрашу ихлас
атмосферада, демократик ру хта узды
Очрашуда РФ хөкүмәте Рәисе урынбасары
Валентина Матвиенко. РФ Президентының Идел
буе федераль округындагы вәкиле Сергей
Кириенко. РФнен милләтләр эшләре министры
Владимир Зорин. Татарстан Премьер-министры
Рөстәм Миннеханов. ТР Дәүләт Советы Рәисе
Фәриз Мөхәммәтшин. Башкортстан Республикасы
Президенты Мортаза Рәхимов катнашты
БӨТЕНТАТАР ИҖТИМАГЫЙ
ҮЗӘГЕНЕҢ
ТАТАР ҺӘМ БАШКОРТ
ХАЛЫКЛАРЫНА
МӨРӘҖӘГАТЕ
Узган гасырда. Октябрь түнтәрелешеннән сон
татар һәм башкорт халыкларының үзбилгеләнү
процессына большевиклар хөкүмәтенең көчле
басым ясавы һәм бу халыкларның тарихи яшәү
территорияләрен дөрес билгеләмәве тугандаш
милләтләребез арасында этник, сәяси һәм мәдәни
яссылыктагы каршылыклар тууга сәбәпче булды
Менә бер гасырга язсын инде ул каршылыклар
дәвам итеп килә, һәм бу хәл ике халыкның да
табигый рәвештә үсешенә зыян китерә Һәр ике
халыкның да ру хи мирасын, яшәү
территорияләрен, санын билгеләүдә яшәп килгән
каршылыклар татар һәм башкорт халыклары
арасында тәмам анлаш- маучанлыкка да китерергә
мөмкин Мона кадәр мәдәният, мәгърифәт
өлкәсендә һәм халык дипломатиясе яссылыгында
ике арада алып барылган килешү-сөйләшүләр
тиешле нәтижә бирмәде
Без ике тугандаш халык арасындагы
каршылыкларга бары тик ике халыкның ихтыяры
белән, сәяси яссылыктагы чара ярдәмендә, ягъни
узган гасырның 20 нче елларында күтәрелгән
Татарстан һәм Башкортстан республикаларының
региональ конфедерациясен төзү идеясен
тормышка ашыру заты белән генә чик куя
алачакбыз Бары тик шул шартларда гына ике халык
читтән көчләп тагылган милли сәясәткә баш
бирмичә, нинди санда булуына, нинди
террззторззядә яшәвенә карамастан, бер-берсе
белән уртак тел табып, ирекле рәвештә үсә. бер-
берсен санлый һәм яклый алачак
Хөрмәтле кардәшләребез, татар һәм башкорт
халкы' Әгәр алга таба кардәшләр булып, дус-тату
яшик дисәк. Татарстан- Башкортстан региональ
конфедерациясен төзү турында ике республикада
да референдум уздыруны максат итеп куйыйк
Татар һәм башкорт халыклары үз язмышларын үз
ихтыярлары нигезендә сәяси чаралар белән хәл
итсен'
.КАЗАН УТЛАРЫ—КРЕМЛЬДӘ
Президент Минтимер Шаймиев белән «Казан
утлары» журналы баш мөхәррире Равил
Фәйзу.глин. Татарстан Язучылар берлеге зшарөсе
рәисе Фоат Галимуллин, республиканың күренекле
язучыларынын 27 августта Казан Кремлендәге
очрашуы III Бөтендөнья татар конгрессы
кысаларыңда журналның 80 еллыгын бәйрәм итүгә
багышланды
• Казан утлары» журналының 80 еллыгы—
язучылар бәйрәме генә түгел, ә укучылар бәйрәме
дә. диде Президент- Татарлар яши торган
төбәкләрдә журналның һәр санын көтеп алалар
Чөнки татар язучыларынын иң яхшы әсәрләре
башта
шушы журналда басыла Шушындый катлаулы
заманда да журнал үз укучыларын, шактый югары
тиражын саклап кала алды
• Казан утлары»—халыкка кирәк журнал»
Журналнын эшен тагын да яхшырту, аны
халыкка тарату, яшь буынны тәрбияләүдәге ролен
арттыру турында очрашуда катнашкан күренекле
язучылар Туфан Миннуллин. Нурихан Фәттах. Флүс
Латый- фи эшлекле фикерләр әйттеләр
Очрашуда Президент аппараты җитәкчесе
Әгъзам Гобәйдуллин, Премьер-министр урын-
басары Зилә Валиева. Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Роберт Миннуллин катнашты
ЖУРНАЛЫБЫЗ ТАНТАНАСЫ
Татар матбугаты өчен быелгы елны
• Казан утлары» журналы елы булды дияргә дә
ярыйдыр Журналның 80 еллык юбилей чаралары
май аеннан башланып хәзергә кадәр дәвам итә
Матбугатта журналыбыз турында дистәләгән
мәкаләләр дөнья күрде, радио һәм
телевидениедән күпсанлы тапшырулар булды,
укучылар белән очрашулар өзлексез ләвам итте
һәм ниһаять. 27 август көнне. Ill Бөтендөнья
татар конгрессынын беренче мәдәни чарасы
буларак. «Казан» милли мәдәният үзәгендә -Казан
утлары»ның 80 еллык юбилеена багышланган
тантаналы кичә узды Камал театры артистлары
башкаруында журнал тарихына багышланган
театраль тамашадан сон. кичәнен рәсми өлешен
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире.
Татарстанның халык шагыйре Равзы Фәйзуллин
ачып жибәрде Аннан сон редакция коллективын ТР
Премьер- министры урынбасары 3. Вәлиева,
мәдәният министры И Тарханов. БТК рәисе И
Таһиров. Казан шәһәре администрациясе башлыгы
урынбасары Ф Әхмәлиев. Азнакай районы
хакимияте башлыгы, шагыйрь Ә Исхаков. «Идел-
пресс» полиграфия комбинатынын генераль
директоры Ислам Әхмәтжанов. Камал театры
директоры Ш Закиров һ б котлады Кичәнен әдәби-
музыкаль өлеше дә югары профессиональ
ләрәжәлә узды Күренекле сәнгат- кярләребез— И
Шакиров. Р Тажетдинов. Г Ибушев. Ә. Шакиров.
Илдус Әхмәтжанов. Р Маликовларнын кичәдә
чыгыш ясаулары тамашачыларда зур тәэсир
калдырды Режиссер А. Хафиз әзерләгән бу кичәне
күренекле язучы Р Батулла алып барды
МИНИСТРЛЫКТА ЗУР ҖЫЕЛЫШ
Татарстан элемтәчеләренең 2002 етнын
беренче яртысындагы эш нәтижәләренә
багышланган бу жыелышта төп докладны Элемтә
министры Ринат Жәләлов ясады
Министрлыкның бар кереме 2 миллиард 400
миллион сум тәшкил иткән Дәүләт
предприятиеләрендә үсеш 29 процент булса,
хосусыйларында ул 80 процентка җитә. Дәүләткә
карамаган әлеге оешмаларнын кереме 995
миллион cyst белән исәпләнсә. шуның 792
.миллион сумы кәрәзле телефон элемтәсенеке
икәнлеген дә әйтте министр
Мәгълүм булганча, берничә ел элек
массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшриятлар һәм
полиграфик комбинатлар Элемтә министрлыгы
карамагына күчерелгән иде Табигый, министр
докладында бу тармак эшчәнлеге турында да сүз
булды Бүгенге көндә республика басмалары
чыгымнарның 23.9 процентын гына үзләре
(«Татарстан яшьләре-ннән башка) каплый
Премьер- министр Р Миннеханов милли
басмаларнын кыен хәлдә булуын анлавын һәм
Татарстан хөкүмәте үзенен ярдәменнән
өзмәячәген белдерде Бу жыелышта журналистлар
исеменнән «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире Равил Фәйзуллин чытыш ясады, милли
басмаларнын тиражларын арттыру мөһимлеген
һәм язучылык хезмәтенен матди яктан түбән
бәяләнүен ассызыклап әйтеп узды
МИНИСТР АНДАТМА БИРӘ
• Время MN» гәзитенен 10 июль санында
Россия Федерациясе министры. Бөтенроссия
халык санын алуны үткәрү буенча дәүләт
комиссиясе әгъзасы Владимир Зорин белән тиздән
үтәчәк халык санын алу турында әнгәмә басылып
чыкты Автор күздә тотканча, халык санын алу—
Россия Федера циясенен чын мәгънәсендә этник
йө«н ачыклауга ярдәм итәрлек бердәнбер чара
Бу материалда Россия Дәүләт статистика
комитетының «Российский статистический
ежегодник» дигән белешмәсеннән мәгълүматлар
китерелгән. Халык санын алу мәгълүматларына
караганда. Россиядә ин күп санлы халыклар—
урыс, татар, украин, чуваш, башкорт, белорус,
мордва, чечен, немеп. удмуртлар 1929 елда илдә
3241000. 1979 елда-5006000. 1989 елда 5.5 мил-
лионнан артыграк татар яшәгән.
МӘДРӘСӘНЕҢ ОЛЫ БӘЙРӘМЕ
Сентябрь аенда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
үзенен 120 еллыгын билгеләп үтте
Ана 1882 елла атаклы дин белгече Галимҗан
хәзрәт Баруди нигез салган Бәйрәм тантанасы
кысаларында мәдрәсә Татарстан Фәннәр
академиясенен Ш Мәржани исемендәге тарих
институты белән берлектә фәнни-гамәли
конференция уздырды Бүгенге көнлә
«Мөхәммәдиямдә 820 шәкерт белем ала
Шуларнын 220 се— көндезге, калганнары кичке
бүлектә һәм читтән торып укый Мәдрәсәне тәмам-
лаучылар Россиянен төрле төбәкләрендәге
мөселман мәхәлләләренә эшкә жибәрелә
•Мөхәммәлия»лә хатын-кызлар өчен махсус
факультет та бар Анда укучылар Татарстан-
Америка төбәк институтында да гарәп
лингвистикасы буенча белем ала
ИЛ ОНЫТМЫЙ БАТЫРЛАРНЫ
Татарстан җәмәгатьчелеге һәр елнын 25 нче
августында каһарман-шагыирь Муса
Дәлилне һәм анын көрәштәшләрен искә алу
мәрасимен үткәрә Быел да Жә.тилнен нацистлар
Алманиясенен Плетценэее төрмәсендә
вәхшиләрчә үтерелүен, милләттәш- ләребе >не
хәтергә алу церемониясе булды Анда күп кенә
рәсми кешеләр һәм танылган зыялыларыбыз. шул
исәптән. Татарстан Президенты администрациясе
башлыгы Әгъзам Гобәйду.гзин Татарстан Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Роберт Миннул- лин,
Мәдәният министры Илдус Тарханов. Фоат
Галимузлин. Рафаэль Мостафин. Иллар Юзеев,
Хатыйп Миннегулов катнаштылар һәм чыгыш
ясадылар Мәрасимне язучы Шаһинур Мосгафин
алып барды Искә алу җыенында, шулай ук. немец
антифашисты, бундесвермын элекке бригада
генералы В Фогель лә бар иде
КИНОЧЫЛАР УҢЫШЫ
Мәскәүдә узган «Москва златоглавая— 2002»
VI халыкара киновидеофильмнар фестивалендә
Татарстан кинематографист ларының эшләре
югары бәя аллы
Россия. Эстония һәм Украинадан тәкъдим
ителгән 80 фильм арасыннан 39 сайлап алынды
Татарстаннан Казан һәм Чаллы
кинематографистлары төшергән 4 фильм тәкъдим
ителде Танылган автор һәм режиссер Вадим
Дросиннын рәссам Альфред Шәймәрданов
турындагы «Рәссам портретына эскизлар»
документаль фильмы лауреат исеменә лаек булса.
Альбина Зиннәтова һәм Полина Владимирова
төшергән «Мелодия» фильмы белән
шәһәребезнең «Фангорн» гаилә вилеостулиясе
җитәкчесе Тамара Шадманның музыкаль клибы
диплом белән бүләкләнде
ТАРИХИ ТАМЫРЛАР
Касыйм шәһәренә нигез салынуга 850 ел
тулды Юбилей тантанасында Татарстаннан зур
делегация катнашты Анын составында мәдәният
һәм сәнгать эшлек- леләре. иҗтимагый оешма
вәкилләре, язучылар бар иде
Шәһәргә 1152 елда Ука (Ока) елгасының сул
як ярында Юрий Долгорукий тарафын нан нигез
салынган һәм ул Городец- Мешерскнй исемен
йөрткән 1452 елда Василий II аны Касыйм хан
карамагына тапшыра XV гасыр уртасыннан 1681
нче елгача шәһәр Касыйм ханлыгы үзәге була
ШАГЫЙРЬ БҮЛӘГЕ
Танылган татар шагыйре. Татарстан Дәүләт
Сонеты Рәисе урынбасары Роберт Миннуллин
үзенең йорт китапханәсен Башкортстаннын Илсш
районы балалар китапханәсенә бүләк итте
8 мен китап арасында—аларның 600 енә
авторлар имза салган—рус. татар һәм башкорт
әдәбияты классиклары әсәрзәре. фәнни
хезмәтләр, күп санла белешмәләр бар.
БЕЗНЕКЕЛӘР ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрынын 23 кешелек труппасы Финляндиядә
гастрольдә бу.зды Ул Хельсинки шәһәренен
«Арена» театры сәхнәсендә күренекле режиссер
Марсель Салимжанов куйган «Идегәй». «Моңды
бер жыр». -Зәнгәр шәл». «Әлдермештән
Әлмәндәр». • Гөргөри кияүләре» спектакльләрен
күрсәтте
Бу сәфәрдә артистлар белән бергә ТР
мәдәният министры Илдус Тарханов, театр
директоры Шамил Закиров, драматург Туфан
Миннуллин һәм Марсель Сәлимжановнын хатыны
Гөлнара ханым да булды
Татар дәүләт «Әкият» курчак театры
Германиядә 17-22 сентябрьдә Боттроп шәһәрендә
узган VII халыкара «Тылсымлы әкият» дигән курчак
театры фестивалендә катнашты Труппа, шулай ук.
Германиянең Дюссельдорф Франкфурт шәһәрләре
тамашачылары алдында да чыгышлар ясады
Танылган жырчы Идрис Газиев Африка иле
Туниста иҗади сәфәрдә булып кайтты Анда ул ел
саен уздырыла торган Әл- Жем халыкара муэыка-
җыр фестивалендә катнашты Быел әлеге бәйрәм
унжиденче тапкыр үткәрелгән.
Бу мәртәбәле ижат сәфәренә Идрис Газиев
белән бергә Казаннын «Ля Прима вера» дәүләт
камера оркестры да барды Рөстәм Абязов
җитәкчелегендәге бу оркестр Тунис тамашачылары
өчен берничә концерт биргән
Идрис Газиев Тунистагы концертларда өч
теллә—татар, итальян, урыс телләрендә җырлаган
СӘЙДӘШ АЛАНЫНДА
Өченче ел рәттән август аенда
милләттәшләребез Идел буена урнашкан Кызыл
Байрак авылына Салих Сәйдәшсв истәлегенә
багышланган сәнгать бәйрәменә җыела Бу
бәйрәмнен төп оештыручысы Камал театры Быел
ла бәйрәмдә катнашучы сәнгать вәкилләренең
күбесе Камал театры артистлары иде Иделнен текә
ярындагы сәхнәдән чызыш ясаучылар Мәдәният
министры И Тарханов. Язучылар берлеге рәисе Ф
Галнму.ътнн. Г Камал театры директоры III
Закиров. Югары (клан районы хакимияте
вәкилләре Атарны мәшһүр артистларыбыз А
Арсланов. 3 Сөнгагугзина. С Фәтхстдинов. А Фэйз-
рахманов һ б алыштырды Илсөя һәм Рамил
Төхфэтуллиннар мәшһүр «Зәңгәр шәл»дәге
Мәйсәрә һәм Булат рольләрен башкардылар Идет
буенда көне буе диярлек Сәйдәш моннары. халык
көйләре янгырап торды
КЫРЫМ КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ ЯНЫНДА
Күренекле әдип һәм жәмәгатъ эшлеклесе
Айдар Хәлим Кырымда иҗади сәяхәттә булып
кайтты Ул Кырымтатар халкы тормышында сонты
елларда булган үзгәрешләр андагы сәяси,
икътисади һәм мәдәни вәзгыять белән танышты
Туган ягына кайтып урнашкан татар
кардәшләребезнен яна авылларында,
бистәләрендә, игенчелек, яшелчә һәм җимешчелек
белән шөгыльләнгән хужалыкларында булды
А Хәлим Исмәгыйль Гаспринскии исемендәге
Акмәчет (Симферополь) Үзәк кырымтатар
китапханәсендә укучылар белән очрашты, күп
санлы сорауларга жавап бирде, китапханәгә Идел
буе татарлары тарихы, мәдәниятына караган һәм
үз китапларыннан торган тупланманы тапшырды.
Айдар Хәлимне Бакчасарай шәһәрендә
Кырымтатар Милли Мәжлесе рәисе. Украина
Югары Радасы депутаты Мостафа Жамилев.
Кырым республикасы Югары Советы Рәисе
урынбасары Ильми Үмәров кабул итте
ОНЫТЫЛМАС ШАГЫЙРЬ
5 сентябрьдә Башкортстаннын Дүртөйле
районы үзәгендә күренекле шагыйребез Нажар
Нәҗмигә бюст куелды Әлеге игелекле гамәл
Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Равил
Дәүләтов инициативасы белән баш карылды
Бюстны ачу тантанасында Башкортстаннын
халык шагыйре М Кәрим. Башкорт стан Язучылар
берлеге рәисе Р Бикбаен, язучылар Н Сафуанов. Н
Әсәнбаев һ б килгән иле Бу церемониядә
Татарстаннан вәкил булып галим һәм жәмәгатъ
эшлеклесе Азат Зиатдинов катнашты һәм чыгыш
ясады
ЦВЕТАЕВА ИСТӘЛЕГЕНӘ
Марина Цветаеванын тууына 110 ел тулу
уңаеннан Атабупша шагыйрә истәлегенә
багышланган мемориал комплексны ачу тантанасы
булды Бу церемониядә Татарстан Премьер-
министры урынбасары Зилә Валиева. ТР мәдәният
министры Илдус Тарханов. Марина Цветаеванын
оныгы Ольга Тру хачева. тәнкыйтьче һәм язучылар
Ирма Кудрова. Лев Мнухин. Лидия Лебединская
катнашты Бирелә шулай ук. Бөекбритання.
Америка, Япония. Италия. Санкт-Петербург.
Хабаровск һәм Казан әдәбият белгечләре. Мәскәү
рәссамнар берлеге әгъзалары да бар иле
ИСКӘ АЛУ
Әгәр исән булса, күренекле галим һәм
шагыйрь. Фатих Кәрим исемендәге премия
лауреаты Зәет Мәжитов быел үзенең 75 яшьлек
юбилеен билгеләп үтәр иде
Шагыйрьне искә алу Яна Бистәдәге Татар
зиратында аның кабере янында үткәрелде.
Әдипнең туган көненә туры китереп, биредә аның
каберенә ак мәрмәрдән эшләнгән истәлек ташын
кую-ачу тантанасы булды Әлеге ташны Актаныш
районы хакимияте белән бергә Татарстан
Язучылар берлеге эшләткән
МӘГЪЛҮМАТКА БАЙ БАСМА
Татарстан китап нәшриятында -Татар
мөселман календаре»нын чираттагы 10 нчы
басмасы дөнья күрде
Анда ислам галимнәренең хезмәтләре.
Коръән тәфсирләре. «Заман». Чаллыда чыгучы -
Ислам нуры» газеталары авторларының.
күренекле имамнарыбызнын исламча яшәү рәвеше
турында гыйбрәтле язмалары белән танышырга
мөмкин Баш мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыевнын
«Бала тәрбияләүчеләргә бүләк» хезмәтеннән
өзекләр дә урын алган Календарьны журналистлар
Шәех Зәбиров һәм Фәния Хужиахмәт төзегән.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары
өчен Татарстан Язучылар берлеге әдәби
консультанты Әһлнуллина Фирдәүс Әсәдулла
кызына -Татарстан Республи касынын атказанган
мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем
бирелде