СОЛТАНАТЛЫ ГЕНЕРАЛ
АНЫҢ ЯКТЫ йөзендә, акыллы күз карашында, хәтта кашларының уйнаклашып өскә таба тилпенүләрендә дә тирән фикерләр чагылып киткәндәй тоела. Йомшак, ягымлы тавышы, мәгънәле, үткен сүзләре кешеләргә гажәеп дәрәҗәдә нык тәэсир итә. Бөтен килеш-килбәте, гәүдәсенә ятып һәм бик тә килешеп торган җыйнак һәм зәвыклы өс-башы бу кешенец тормыштан үзенә бер тәм, үзенә бер ямь табып, гомер сөрүнең кадерен белеп яшәвен күрсәтә. Коңгырт кара күзләре сине кеше буларак санга алып, хәтта якын итеп елмая. Күзләре өстендә бөркәү булып асылынып торган калын кара кашлары сөйләшкәндә әледән-әле селкенеп куя, әлеге мизгелләрдә бу зыялы кеше аеруча шат һәм сөйкемле булып күренә. Аның белән үз гомерендә беренче мәртәбә очрашып, гәп корып җибәргән кешегә дә яхшы аңлашыла: интеллект көчле, дөньяга караш киң.
Кем соң ул мондый асыл зат?
Генерал-полковник Рәсим Акчурин, йөрәккә операция ясаучы—атаклы кардиохирург Ринат Акчуринның абыйсы.
КИЧ БУЕ матур, якты, җиңел һавалы булып торган бу иркен бүлмә кинәт кенә моңсулана, күңелсезләнә башлады. Инде төн уртасы, аерылыр вакыт җиткән. Әмма безнең сөйләшеп сүзләр бетмәс шикелле. Тукай Кырлайдагы «Шүрәле* кафесыннан чыгабыз. Юлларыбыз аерыла. Машиналарга утырганчы, сүзсез генә бер-беребезгә карашып торабыз. Ямансу булып Китте. Төнге тынлыкны Рәсим бозды, ул арабызда иң өлкәне.
—Сау-сәламәт булыйк, туганнар! Очрашуыбыз кыска кебек тоелса да. безнең танышлык озын гомерле булсын!—дип мәгънәле итеп әйтеп куйды ул.
Хәрби эштә пөхтә булган шикелле, сүздә дә кыска, асылын гына сөйли бит генерал дигән уй йөгереп үтте күңелемнән. Барчабыз да, аның белән теләктәш икәнлегебезне раслап, башларыбызны идек һәм ике куллап саубуллаштык.
Рәсим Акчурин Ташкент өлкәсендәге Зәнгиатя авылында 1932 елның 3 гыйнварында туган. Аның әти әнисе Пенза якларыннан, укытучылар. Әнисе Тәзкирә башлангыч классларда укыткан, әтисе Сөләйман географиядән, тарихтан. Сөләйман абый мәктәп директоры була. Әндиҗан өлкәсенең мәгариф бүлеге мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә.
—Әнкәй карчык гомере буена үзбәкләргә чисталык һәм пөхтәлек белән үрнәк булып торган хатыннардан иде. ди Рәсим. -Әтием исә кешене егетләндерә торган нәрсәнең фән булуына тирәннән инанган гыйлемле кеше иде. Әти әниебез мине дә. энем Ринатны да бала чагыбыздан ук гыйлем алуның искиткеч түземлелек сорый торган, авыр эш икәнлегенә төшендерделәр. Гыйлем алу энә белән кое казу, ди бит татар. Без моңа тугрылыклы идек. Әти-әниебез сиксәннең теге ягына чыккач. 1991 елда вафат булдылар: әти гыйнварда, әни' июльдә. Бу югалтуларны без бик авыр кичердек. Без бер нәрсәдән канәгать: әти-әниебез улларының һәм оныкларының кем икәннәрен үз күзләре белән күреп киттеләр.
Рәсим һәм Ринатның атаклы фабрикант Акчуриннар белән туганлык мөнәсәбәтләре юк. Алар фамилиядәшләр генә. Әмма нәсел аң-белемле, затлы. Әйтик, генералның әнисе ягыннан бабасы Кыям авыл мулласы, әбисе Мөхәммәтҗан байлар нәселеннән. Әтисе ягыннан бабасы Сафи шулай ук үз
заманының, укымышлы кешесе булган. Генерал зыялылыгының, интеллектының чишмә башы менә кайдан икән! Татар телен, татар тарихын, татар әдәбиятын, татар сәнгатен әйбәт белүнең серләре, тамырлары әти-әнисенә генә түгел, әби-бабаларына ук барып тоташкан. Гаиләдә тәрбия, сөйләшү татар телендә бара. Рәсим туган телен саф белүен, татарча иркен сөйләшүен бабасы Кыям хәзрәт хезмәте, дип фараз кыла.
Рәсим яшьлегендә автомобильләр конструкторы булу турында хыяллана. Теләгенә ирешү өчен ул Ленинград политехника институтына укырга керә. Андагы фәннәргә әйбәт кенә кереп тә китә. Икенче курста көйле-җайлы гына укып ятканда, тәртипле, буй-сынлы, сәламәт егетләрне ВЛКСМның Выборг район комитетына чакыра башлыйлар. Армиягә офицерлар җитми икән. Студент егетләрне комсомол юлламасы белән хәрби училищеларга туплыйлар. Заман модасы, сугыштан соңгы елларда офицерларның дәрәҗәсе зур иде. Рәсим дә кызыга ялтыравыклы погоннарга, күн итекләргә, йолдызлы фуражкага. Шулай итеп ул зенит-артиллерия училищесы курсанты булып ала. Монда тәртип нык, укытучылар катгый. Ошый бу Рәсимгә, полковник- генераллар аның хәрби хезмәткә талантын күрәләр. Акчурин, училищеда өч кенә ел укый, аны гел бишкә генә тәмамлый һәм лейтенант погоннары тагып, 1954 елда әти-әнисе янына Әндиҗанга кайта.
—Кара-кара, әнисе, безнең малай түгелме соң бу? Офицер, лейтенант,— дип каршы ала әтисе Сөләйман ага ирләрчә сабыр гына.—Өстеңә хәрби кием киеп алгансың икән инде, улым, яхшы хезмәт ит! Хәрби антыңа тугрылыклы бул. Акчуриннар нәселенә тап төшерәсе түгел, иптәш лейтенант!
Бу гаиләдә ата сүзе—закон. Рәсим, хәрбиләр гадәте буенча, килешле генә итеп үкчәләрен бәреп, кулын күтәреп честь бирә:
—Әти, син дигәнчә булыр!..
Сөләйман абый лейтенант улының килешле, пөхтә өс-башына сөенә, күркәм йөзеннән күзен алмыйча сокланып озак карап тора. Улының килеш килбәте шактый җыйнаклана төшкән. Әмма моның белән генә эш бетми бит. Кешенең матурлыгы эшенә карап арта. Башы исән булсын, үсәр, ныгыр, әтисе кебек дәрәҗәләр алыр. Яшь солдатларга, үзе шикелле училищедан чыккан офицерларга күпме акыл бирәсе, хәрби хезмәткә өйрәтәсе бар әле улының! Үзеңнән югарыларны узып китәргә тырыш, менә шул чакта булырсың син егет!
Педагог ата ялгышмаган. Улы яшьлегенең, күктә янган йолдыз кебек, якты булачагын егерме-утыз елга алдан күргән.
Урта Азиядәге хәрби частьләрдә унбер ел хезмәт иткәч, Рәсим кулына янә уку әсбаплары ала. Сөләйман абый уйлаганча, яшьләргә акыл киңәш бирү өчен училище белеме генә саерак икән шул. Рәсим Акчурин—Маршал Жуков исемендәге һава һөҗүменнән саклану академиясе тыңлаучысы. Биш ел дәвамында хәрби сәнгатьнең халык өчен сер булып кала торган яшерен кылларын чиертә. Шушында укыганда подполковник Акчуринның хәрби хезмәттәге аерым сәләте һәм таланты ялтырап-ялтырап китә. Шуның бер чагылышы буларак, яңа гына укуын тәмамлаган офицерны полк командиры итеп билгелиләр. Бу—СССР Кораллы Көчләре тарихында күрелмәгән хәл, Совет Армиясендә сенсация. Академияләрне тәмамлаучыларның урыны командир урынбасарыннан ары киткәне юк иде әле. 1970 елда Акчуринга ышаналар, уе-теләге яхшы, изге аның, юлсыз юлда да адаша торган командир түгел ул. Йә, татар кешесе, татар офицеры! Кем син? Күрсәт, таныт үзеңне, талантыңны ач. хыялларың диңгезендә йөз!
Командир меңнәрчә хәрбиләрнең язмышларын хәл иткәндә катып беткән трафаретларга ябышып ятмый. Саный китсәң, хәрби эштә Акчурин ярдәмендә үзләренең туры юлларын тапкан офицер егетләр аз булдымыни?! Моны Оборона министрлыгында җаваплы эшләрдә утырган генераллар, маршаллар да күрә башлый. Өч ел дигәндә ул подполковниктан генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрелә, корпус командующие итеп күчерелә. Монысы да елы тулып, чиратта гы чин алу гына түгел, булдыклылык, талант эше.
Ә дөнья куласа: әйләнә дә бер баса, ди татар мәкале. Хәрби эшләр шулай көйле-җайлы гына барган бер вакытта, «хәтсез тәгәрмәч, зур чарык* Рәсимне таптап китәргә йөри икән бит әле. Акчуриннар гаиләсенә бәхетсезлек килә:
хатыны Сафия ханым капылт кына вафат була. Ярославль зиратында жирлиләр аны. Рәсим үзе дә, улы, хәрби училище курсанты Марат та. җиденче класста укучы кызы Римма да 1977 елда булган бу фаҗигане бик авыр кичерәләр. Гаилә учагы суына. Күңел түрендә, йөрәгендә изгелек, игелек чаткысы йөрткән кешегә Раббым мәрхәмәтсез түгел бит ул. Рәсимнең үзе төсле кешелекле бәндәләре бетмәгән аның. Тормышының авыр чоры турында сөйләгәндә, генералның тыны кысыла, бугазына төер тыгылган күк була. 1985 елда ул— генерал-лейтенант. Мәскәү Хәрби округының һава һөҗүменнән саклану зенит- ракета гаскәрләре командующие. Тагын ике елдан шундый постны ул СССР Оборона министрлыгы күләмендә били. Татар милләтеннән булган хәрби кеше өчен бу—үтә дә зур урын. 1990 елда аны янә бер баскычка югары күтәреп куялар. Рәсим Сөләйман улы Акчуринга генерал-полковник дәрәҗәсе бирелә.
1992 елда. 60 яшен тутыргач, ул отставкага чыга. Полководецлык таланты чикләнмәгән хәрбиләрнең генә армия тормышы менә шулай озын була.
Акчуриннар турында минем күп ишеткәнем бар: Рәсим дә. Ринат та халыкка билгеле шәхесләр. Ләкин якыннан аралашып күңел түрендә яткан сүзләремне әйтә алмый йөри идем. Ниһаять, теләгемә ирештем.
Без 2000 елның 9 июнендә очрашып, төрле шартларда сөйләшеп, фикер алышып йөрдек: Казанда гына түгел. Арчада. Тукай-Кырлайда—музейда, мәҗлестә, Мирҗәмдә—мемориаль ачканда, авыл Сабан туенда... Бар гамәлебез халык арасында иде. Әйе. үз халкын, үз милләтен хөрмәт иткән, олылый белгән кеше, бөек Тукай туган Арча яклары белән күрешми китә алмый.
Ул көннең вакыйгасы
ның балалар тәрбияләүдә дә гыйбрәт алырлык эшләре байтак. Уллары Дамир һәм Данилгә төпле һәм зур белем алу мөмкинлеге тудыру өчен, ул үзенә олы дан китергән туган якларыннан Юдинога күчә. Таралып беткән совхозны аякка бастыру эшенә алына. Монысы—аның уллары киләчәге хакына кылган батырлыгы. Сугышта каһарманлык күрсәткән кыю кеше Юдиноны торгызуда да тиңдәшсез фидакарь җан була. Аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә тәкъдим итәләр. Әмма документлар ЦКда кире беткән түрә кулына эләгә. «Советлар Союзы Героена Ленин ордены да бик җиткән»,—дип язып куя тәкъдим кәгазе почмагына. Нәкыйп Сафинга биреләсе исемне шушы сүзләр
нинди иде әле! Арчада. Америка Кушма Штатларыннан, Финляндиядән. Төркиядән. Үзбәкстаннан эшлекле кунаклар бар. Татарстан. Россия күлә-мендә билгеле шәхесләр никадәр! Барысын да тантанага, кунакка Дамир һәм Данил Сафиннар чакырган. Зурлап җыелуның асылы шул: Мир- җәм — Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин туган авыл. Ул —озак еллар шушы тирәдәге авылларны берләштергән «Северный» совхозы директоры булып эшләгән, халыкка әйтеп-санап бетерә алмаслык игелекләр кылган кеше. Нәкыйп Сафи улы
хәл итә дә куя.
Генерал полковник Рәсим Акчурин, генерал майор Алексей Бобровның Татарстанга, Арча якларына кайтып төшүе—Нәкыйп Сафинның сугышта һәм тынычта легендаларга кергән эшләрен зурлап бәяләү, татар халкы каһарманына чиксез ихтирам һәм хөрмәт билгесе иде ул. Дамир белән Данил да.
Арчаның Мирҗлм авылында Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга һәйкәл ачу тантанасында Сулдан-уңга : Арча районы хакимияте башлыгы Илһам Сабиров. Дамир Сафин, генерал-полковник Рәсим Акчурин. Мәгьсүм Гәрәев. Арча районының хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Фазлыйәхмәтов 2000 ел
әтиләре кебек, иркен күңелле, эшсөяр, һәр нәрсәнең жаен, рәтен белүче, көлдән төймә төяргә сәләтле, уңган егетләр. Баланың ата-ана алдындагы бурычын үтәүнең шаккатырлык үрнәген күрсәттеләр. Дамир Сафин Нью- Йорткта яши, үзенең фирмасы бар, кибет ачып җибәргән. Витринасына «Чаян» журналын һәм «Мәдәни жомга» газетасын алып китеп куйды. Күрсеннәр Америкада яшәүче милләттәшләребез! Мирҗәмдә әтиләре хөрмәтенә корган мемориаль үзе ни тора! Нәкыйп Сафинның бронза бюсты, аның уң ягында Мирҗәмдә туып-үскән Социалистик Хезмәт Геройлары Галимулла Әсхәдуллин һәм Дания Галимова барельефлары, сулда Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашларыннан 102 кешенең исем-фамилияләре алтын хәрефләр белән уелган. Мемориальга сәнгать әсәре дәрәҗәсендә салып куелган зиннәтле мәчет һәм парк та керә. Шушы корылмаларга Дамир Сафин 170 мең доллар тоткан.
... Әнә микрофон янына Рәсим Акчурин килә. Ягымлы, күңелгә якын матур сүзләр белән саф татарча сөйли башлый. Туганнары белән сөйләшкән кебек. Гомер буе русча укып, башка милләт кешеләре белән русча аңлашып та, туган телен онытмаган безнең зыялыбыз! Халык моңа чиксез шат.
—Каһарман Нәкыйп Сафинның уллары Дамир һәм Данилның бу эшләре—бөтен татар халкына үрнәк. Тантанада Татарстанның зур-зур җитәкчеләре дә катнашырга тиеш иде. Бүгенге гамәл—яшь буынны тәрбияләүдә иң үтемле, иң күркәм чара, Россия тарихына да керерлек вакыйга. Кызганыч, республикада моңа тиешле бәя биреп җиткермәгәннәр...
Генерал Татарстанга сугыш ветераннарына тапшыру өчен маршал Жуковның якты истәлеге хөрмәтенә чыгарылган медальләр алып кайткан. Мәскәү мэры Юрий Лужковның махсус-бүләкләре дә бар. Шуларның берсе— Мәскәүнең 850 еллыгы уңае белән чыгарылган истәлек медале. Ул аны Арча районы хакимияте башлыгы Илһам Сабировка тапшыра: район талантларының башкалада үтә торган чараларда актив катнашуының ядкаре бу. Юрий Михайлович Акчуринга тагын бер бүләк биреп җибәргән—башкала сәгате. Анысы сатуга чыгарылмаган икән. Ул мэрия карары нигезендә аерым шәхесләрнең хезмәтләрен искә алып тапшырыла. Бик затлы һәм матур сәгатьне Рәсим Сөләйман улы миңа бүләк итте.
Миңа Юрий Лужковның татар генералын хөрмәт итүе күптәннән мәгълүм. Мәскәүдә хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе үзәге оештырыла. Аның директоры итеп Рәсим Акчуринны билгеләү идеясе Лужковның үзеннән чыга.
Бу шәхесләр Мәскәү хакимиятендә еш очрашалар. Берсендә Юрий Михайлович, Мәскәүдә ничә мең татар яшәвен белергә теләп, Акчуринга сүз ката.
—Рәсим Сөләйманович, Мәскәүдә күпме татар бар? Дөресен генә әйт әле,—ди хаким.
—Соңгы тапкыр халык санын алу мәгълүматларына караганда, 180 мең. Бу—рәсми сан,—ди Акчурин.
—Минем уйлавымча, ярты миллионнан артык,—дип каршы төшә Лужков.
—800 мең. Бик тә төгәл беләсегез килә икән, анысын да әйтәм. Мәскәүдә 1 миллион 200 мең чамасы татар яшәп ята,—дип төзәтә мэрны генерал.
—Нидән чыгып әйтәсез?
—Юрий Михайлович, Сезнең беренче урынбасарыгыз Эрнест Баһи- ровның паспортына татар дип язылган. Ике энесенә рус, дип язганнар. Мондыйларның исәбе-саны юк!..
Мәскәү хакиме уйга кала. Урынбасарларының берсенә татарлар проблемалары белән шөгыльләнү эшләрен тапшыра. Башкалада татар мәктәбен, татар классларын ачу, мәчет төзелешен җәелдерү кебек эшләрне оештыру башында торучыларның берсе—генерал Акчурин. Сүз уңаенда Рәсим Сөләйман улының минем авылдашым, Шаледә Зәйтүнә апам укыткан Равил хәзрәт Гайнетдин белән аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәүләрен дә әйтеп китим әле. Ел саен Измайлов паркында Сабан туен үткәрүдә Рәсим Акчуринның хезмәте әйтеп бетергесез зур.
Сабан туе дигәннән, 2000 елда генералның Татарстанга кайтуы республикабыз авылларында милли бәйрәмебез көннәренә туры килде. Ат чабыш
ларын үлеп ярата икән ул. Мирҗәмдә бөтерчек хәтле генә малайларның атка атланып йөрүләрен күреп шаккатты, аларнын кыюлыгына сокланды.
—Алар чабышларда катнашмый торгандыр бит?—дип Рәсим абыйлары.
—Катнаша,—дибез.
—Алайса, карарга барыйк!
Ат өстендә башлары гына калкып торган малайлардан күзләрен алмыйча, дулкынлана-дулкынлана күзәтте ул тегеләрне. Малайлар да, алар атланган чабышкылар да генерал карап торганын сизә, күрәсед. Сынатасылары килми. Дамир абыйлары Сафинныд шундый җитезләр өчен алып кайткан аерым бүләкләре бар икән. Чистайда эшләтеп алынган бик матур сәгатьләр. Истәлек бүләкләрен тапшыру өчен сүзне генералның үзенә бирделәр. Ат өстеннән төшмичә генә бүләк алучылар кем дисезме? Шурабаш авылыннан Раил, дүренче класны тәмамлаган, аның абыйсы Рамил, җиденчегә күчкән. Зоотехник Шамил Шакиров малайлары. Туган авылыңда, бар халык алдында генерал булып генерал-полковник кулыңны кысып сәгать тапшырсын әле! Гомергә онытылмаслык вакыйга бу. Менә нинди кече күңелле, малай җанлы аларның Рәсим абыйлары. Авыл Сабан туен беренче мәртәбә күрүе икән, тәэсирләре ташып түгелер хәленә җиткән. Даһи шагыйребезнең Тукай-Кырлайдагы музее залларында һәр экспонат алдында башын иде кунагыбыз. Бөек балерина, СССРның халык артисты. Ленин бүләге лауреаты Майя Плисецкаяны Казан артындагы татар авылында очратырмын дип беркайчан да уйламаган булган ул. Биюченең үз куллары белән язган хаты куелган монда. Майя Михайловна Тукайның «Шүрәле» поэмасына, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына соклануын белдереп яза. Сөембикә булып биюе белән горулана. Музейда Плисецкаяның Мәскәүдә, Зур театрда Сөембикә ролендә төшкән фоторәсеме дә бар. Шатлана мәгърур генерал үз милләтенең талантын тануларына.
Рәсим Акчурин Татарстан җирендә ике көн булган чагында бик матур һәм җаваплы вазифа да үтәп йөрде. Юрий Лужков генералга, Мәскәүдәге татар җәмгыяте җитәкчесенә, Татарстанда яшәүчеләргә Мәскәү халкының кайнар һәм эчкерсез сәламнәрен тапшырырга кушкан.
... 2000 ЕЛНЫҢ 29 августы Татарстан Дәүләт Советының тарихи сессиясе булган көн. Ул Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 10 ел тулуга багышлана. Миңа калса, бу сессия егерменче йөздә татар тормышында иң мөһим вакыйгаларның соңгысы булды бугай. Утырышлар залына күз салам. Хөрмәтле кунаклар арасында кемнәр генә юк! Мөгаен, бөтен дөньяда танылганнары һәм иң талантлылары Тәзкирә апа белән Сөләйман абый Акчуриннар улларыдыр! Рәсим—зенит ракета гаскәрләрендә катлаулы теоретик мәсьәләләрне тормышка ашырган кыю генерал-полковник, Мәскәү татарлары автономиясе президенты, аның энесе Ринат— президентлар үз йөрәкләрен ышанып тапшыра торган мәшһүр хирург. Акыл, гыйлем ягыннан тиңдәшсез затлар.
—Икенче хатыным Фәүзиямнән дә уңдым. Гаилә җанлы кеше. Үз тормышы да минеке шикелле кителеп калган булган, —дип сөйләде ул көнне Рәсим миңа. -Безне рус милләтеннән булган дусларыбыз очраштырды, кавыштырды. Аның да элекке иреннән Илнур атлы улы бар иде. Мин аны уллыкка алдым. Аннары үзебезнең Тимурыбыз туды. Аллага шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы. Безнең өйдә үги ана, үги ата юк. Бу - зур бәхет
Мин балаларның язмышы белән кызыксынам Бу минутларда ата мәгърур елмая. Аның мавыктыргыч итеп сөйләве кызыклы бер хикәягә тиң.
—Марат минем юл белән китте, хәрби кеше, хәзер—полковник, бригада командиры. Риммабыз —әниләре һөнәрен сайлады, табибә терапевт. Илнурыбыз замана баласы, эшкуарлык юлыннан бара. Тимурыбыз укый әле, Илнур артыннан китәр, ахрысы.