Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЮЛЧЫСЫ


АЗАТ ӘХМӘДУЛЛИНГА 70 ЯШЬ
азаннан нәкъ йөз чакрым ераклыкта борынгы Болгар чорларыннан ук яшәп килүче Саба авылы бар Ул XIV йөздә ижат ителгән данлы «Идегәй» дастанында ук телгә алына:
Изге шәһре Болгарны,
Астаналы Суварны, Капкасы биек Казанны, Чулпандагы Жүкә Тау, Урмандагы Сабаны
Район үзәге булган шул авылда 1932 елнын 13 октябре көнне район советы сәркатибе Гыйльмулла Әхмәдуллин гаиләсенең беренче баласы туа Ана Азат дип исем кушалар.
Бераздан район газетасы мөхәррире итеп билгеләнгән Гыйльмулла Әхмәдул- линга гаиләсе белән бер төбәктән икенчесенә күченеп йөрергә туры килә. Чөнки ул елларда җитәкчеләргә бер урында гына озаклап эшләргә ирек бирмиләр (бу— үзенә күрә бер сәясәт) Гыйльмулла абзый Сабадан сон Кызыл Армия, Кукмара районнары газеталарының мөхәррире була. Ул елларның репрессияләре шаукымы ана да кагыла: Кукмара районы гәзите редакторын корткычлыкта гаепләп кулга алалар Төрмәдә уздырган 3 ай турында, андагы тәртипләр (дөресрәге— тәртипсезлекләр), Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул соныннан өч улына һәм кызына кат-кат сөйли. Төрмәдән дә үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла. Тикшерүчегә: «мина яга торган менә бу «гаепләрне» мин сезнең кушуыгыз буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», ди ул. Гаепсезлеге расланган Г Әхмәдуллинны Тархан районы газетасы мөхәррире итеп җибәрәләр. Олы Тархан авылында Азат беренче сыйныфта укый. Әйбәт укый, шуның өчен аңа «ерык иренле куян» турындагы китап та бүләк итәләр әле
Бөек Ватан сугышы башлана Азатнын әтисе беренче көннәрдә үк үзе теләп фронтка китә. Кавалериядә кулы яралангач пехотада хезмәт итә, «Батырлык өчен» һ б медальләр белән бүләкләнә. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, 1945 елнын кышында гына Сабага кайтып төшә ул. Аннары Саба район газетасы редакциясендә, башка төрле эшләрдә.
Ә бу вакытта Азат Саба урта мәктәбендә укый. Жәйләрен колхозда атлар
К
көтә, элеваторга кырлан ашлык ташый, төннәрен ашлык суктыруда. Саба МТС ында комбайнда Укуы әйбәт бара һәртөрле җәмәгать эшләрендә актив катнаша Әйтик. I май. Октябрь бәйрәмнәрендә трибунадан балалар исеменнән «бөек Сталинга», •җинүләрдән жинүләргә алып баручы партиягә» рәхмәт сүзләрен русча җиткерүне (саф татар авылында митинглар русча бара') Азатка тапшыралар Һәм ул русчаны вата-жимерә булса да «ышанычны аклый» Вакыты җиткәч пионерга, аннары комсомолга керә Монда да актив була, шунын өчен аны 1948-49 елларда ВЛКСМ нын Саба райкомы пленумы әгъзасы итеп тә сайлыйлар
Азат кечкенәдән үк музыкага һәм сәхнәгә тартыла. Гармуннары булган төрле гаиләләргә йөреп гармунда уйнарга өйрәнә, курайлар ясап җенләнә. Анын бу тыелгысыз омтылышын һәм мавыгуын күргән Гыйльмулла абзый белән Дилшатбану апа. сонгы акчаларын җыеп, немецлардан трофей буларак кайткан кечкенә аккордеон сатып алалар Менә шуннан китә инде... Мәктәптәге, сокта таба район үзәгендәге бер генә үзешчәннәр концерты да. җырлы-биюле кичәләр дә Азаттан башка узмый Клубта кино башланыр алдыннан микрофон аша тамашачыларның күнеле өчен көйләр дә суза (соныннан мәгълүм була: монын өчен ана район мәдәният бүлеге акча да «биреп барган» икән, тик ул Азат кулына керми, кемнәрнеңдер кесәсендә югала Ә бит бу бик тә мохтаҗлык чоры өс-баш начар, мәктәптә уку да ул елларда түләүле. монысы да дүрт балалы гаилә бюджетында бик нык сизелә).
Татар музыкасына Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннарны биргән Сабада әле сугышка кадәр үк тынлы оркестр оештырыла Анын традицияләре шактый ук нык булган күрәсен. музыкаль инструментлар да сакланган һәм менә оркестр янадан оештырыла Азат беренче көннәрдән үк анда йөри, тиз арада нота танырга өйрәнә Сәләтен күреп, ана беренче трубада уйнауны ышанып тапшыралар. Оркестр төрле тантаналы кичәләрдә. Сабан туйларында, кичке күнел ачуларда чыгыш ясый, күрше авылларга барып уйный
Әйе. яшь егетнен музыка белән мавыгуы шактый ук көчле була Ул балалайкада, гитарада, үзе ясаган курайда, сонрак пианинода да әйбәт кенә уйнарга өйрәнә Ә бит боларнын барысы да—мөстәкыйль рәвештә, үзлегеннән
Мәктәп елларында Азатнын тагын да бер яраткан шөгыле—китап уку була. Матур әдәбият белән «җенләнгән» малай район китапханәсендәге. Саба урта мәктәбендәге, район газетасы редакциясендәге китапларны күп укый Бигрәк тә редакциядәге китаплар ошый ана. чөнки анда латнн хәрефләре белән татар һәм башкорт телендә басылган китаплар сакланган була (Ә башка китапханәләрдә, татар язуы кириллицага алыштырылгач. андый китаплар җыеп алына, юк ителә ) Латин шрифтын һәм башкорт телен шулар аша өйрәнә малай, алар анын өчен серлерәк тә тоела
Шулай ук рус телендәге китаплар да Азат өчен мавыктыргыч була Ят тел. айлап булмый, ә укыйсы бик килә Саба—саф татар авылы, анда ул вакытта бары өч кенә рус гаиләсе яши. атар да гел татарлашып беткәннәр татарча аралашалар, җырлыйлар, хәтта сүгенүләре дә татарча. Тагын—укучылары аңламаганда татарчага күчеп аңлата торган икс рус теле укытучысы Шулардай бигрәк тә Анна Ерофеевна Даниловага рәхмәтле Азат Чөнки ул укучыларына рус телен өйрәтүгә вакытын һич кызганмый, аларны кичләрен «кружокка» җыеп, былиналар һәм әкиятләр укыта, русча айларга өйрәтә Укытучыларынын һәм үзенен дә тырышлыгы бушка китми. Азат русча китапларны да анлап һәм күпләп укый башлый Ана бигрәк тә Жюль Верннын мажаралы романнары ошый
Театр һәм драматургия белән мавыгу да шул яшытек елларында ук башлана Сабапт эшкә егерменче-угызынчы елларнын танылган артисткасы Рокыя Кушловская килә Шуннан сон район үзәгендә спектакльләр кую. концертлар оештыру гагын да жднлана төшә Авылларга агитбригадалар еш чыга башлый Батарда гармунчы буларак та; үзешчән артист төсендә дә Азат актив катнаша М Фәйзннен «Ак калфик»
М Әмирмен «Хужа Насретдин колхозда» исемле пьесалары нигезендә куелган спектакльләрдә Р Кушловская кебек сәхнә остасы белән янәшә торып уйнау анын театр сәнгатенә булган омтылышын тәрбияли һәм ныгыта.
Саба урта мәктәбендәге аерата хөрмәт ителгән укытучылардан берсе—завуч, математика укытучысы Бари Ишалин була. Ул укучыларында үз предметына карата мәхәббәтне шул дәрәҗәдә тәрбияли ки: 1950 елда аттестат алган яшьләрнең күпчелеге район мәктәпләренә математика укытырга китә. Бу—сугыштан сонгы авыр еллар, мәктәпләрдә укытучылар житми. Шуңа күрә яхшы укыганнарны жилееллык мәктәпләргә билгелиләр. Азат та Сабадан 12 чакрым ераклыктагы Шекше авылы мәктәбенә килә. Монда ул бер ел буе 5 сыйныфларда математика, 6 сыйныфларда физика укыта, класс җитәкчесе була. Шулай да әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан университетынын татар филологиясе бүлегенә алып килә, һәм ул, кабул итү имтиханнарын унышлы тапшырып. 1951 елдан—студент...
Студент еллары—яшь кешенең житлегү-өлгерү чоры. Югары белем алу мәгънәсендә генә түгел, шәхес буларак та җитлегү чоры ул. Ата-анадан аерылып, башка мохиткә. башка шартларга күнегү, мөстәкыйль яшәргә өйрәнү еллары. Сугыштан соңгы авыр еллар бу. 20 сум стипендия алып укучы кичәге авыл малайлары материаль хәлләрен беркадәр яхшырту, ә кайберләре хәтта жан асрау өчен дә укудан буш вакытларында, еш кына төннәрен ялланып башка эшләрдә эшлиләр: кемдер ишек алларын җыештыра, кемнәрдер баржалардан, поезд вагоннарыннан цемент, утын бушата. Ә студент Азатка башка һөнәрләре ярдәм итә Ул беренче курстан ук университетның тынлы оркестрында катнашып китә. 5 ел буе беренче һәм икенче трубаларда уйный. Демонстрацияләр бу оркестрдан башка узмый Музыкантларны төрле бәйрәмнәрдә күңел ачу кичәләренә чакыралар. Әлбәттә инде, алар бушка уйнамый һәм тагын акча эшләү өчен мәетне озатканда урам буйлап матәм көйләре уйнап баралар—ул чорларда мәетне өеннән алып чыгу белән зиратка кадәр музыка белән озату гадәте була.
Акча эшләүнең икенче юлы да ачыла: тынлы оркестр инструментлары бүлмәсендә иске генә бер баян да саклана икән. Капельмеистрнын рөхсәте белән Азат шуны алгалап тора, еш кына фатирына да алып чыга (ул 5 ел буе университет ишек алдындагы подвалда, маржа апайларда фатирда тора) Анарчы аккордеонны унышлы гына үзләштергән егет инде баянны да «иярли». Сәйдәш маршы. Огинскийнын «Полонез»ы кебек шактый катлаулы әсәрләрне, һәртөрле бию көйләрен уйнарлык булып өлгерә. Анын бу һөнәре дә ярап куя: бәйрәмнәр вакытында чакыруларны кабул итеп төрле оешмаларга, күбрәк фабрика эшчеләре арасына бара. Билгеле инде, беренче чиратта үз мохите; студент концертларында, ял кичәләрендә, көз көннәрендә колхозларга бәрәнге алышырга баргач авыл концертларында ул—гармунчы урындыгында...
Азат үзешчән артистлыгын да һич тә онытмый. Бишенче курста укыганда ул университетта оешкан драмтүгәрәктә актив катнаша, төрле факультет студентларыннан торган түгәрәк чыгарылыш спектакле итеп әзербайжан драматургы Гаджибековнын «Аршин мал алан» әсәрен Казаннын Укытучылар йортында куя. Азат анда төп рольдә Әскәр булып уйный.
Ә төп гамәл исә—уку. Монда да Азат алдынгылар рәтендә: 5 ел буе югары стипендия алып укый, дүртенче курста татар филологиясе бүлегендә ике генә студентка бирелә торган дәрәҗәле Габдулла Тукай стипендиясе ала Аны студентларның җәмәгать эшләрендә, гомумән, студент тормышында актив катнашкан өчен билгелиләр. Ә Азат бу яктан бик актив: комсорг, комсомолның курс бюросы әгъзасы һ б Шунын белән бергә ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бишенче курста анын Ф Әмирхан иҗатына караган хезмәте студентлар эшләре арасында җинеп чыга һәм диплом белән бүләкләнә.
«Фатих Әмирхан тәнкыйтендә реализм мәсьәләләре» дип аталган бу хезмәттә классик әдип иҗатын өйрәнүгә карата зур булмаса да бер яналык әйтелә. Эш шунда, бу әдипкә утызынчы елларда «буржуаз милләтче» дигән тамга сугыла Монын өчен, ин беренче, анын атаклы «Фәтхулла хәзрәт» повесте сәбәпче була. Әнә, диләр вульгар социологизм тарафдарлары. Ф Әмирхан нинди җәмгыять турында хыялланган: 50 елдан сон терелтелгән хәзрәт нинди тормыш күрә: миллилек һәм дин чәчәк аткан, буржуаз тәртипләр хөкем сөргән җәмгыять Мондый ангорны милләтче буржуа вәкиле димичә, ни дисен?' Ә студент Азат үз хезмәтендә болай
фикер йөртүләргә Ф Әмирхан үзе үк җавап биргән булган ич. ди. Монын өчен ул язучының галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән мәкаләсендәге сүзләрне китерә «Фәтхулла хәзрәт» рисаләләрендә мина—язучысына матур булган нәрсә фәкать мөбарәк хәзрәтебезнең хәзинәи фикрия вә рухияседер Калганнары, фәкать, канва эшләүче татар кызына марляның әһәмияте кадәр генә әһәмиятледерләр» («Йолдыз» гәзите, 1910 ел. 23 март)
Димәк. Фәтхулла карт терелгәч күргән җәмгыятьнең нинди булуы язучыны артык кызыксындырмый; анын төп максаты—хәзрәтнең наданлыгын һәм бозыклыгын гына фаш итү. Ә киләчәктәге җәмгыять фоны—канвачы кызга марля кирәк булган кебек кенә, ярдәмче ролен генә үти. Студент Азатнын бу табышын ул вакыттагы әдәбият кафедрасы мөдире Хатип Госман «бик файдалы» дип бәяли, ә диатом җитәкчесе Ибраһим Нуруллин фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә
А. Әхмәдуллин студент вакытында ук инде матбугатта чыгышлар ясый башлый. Өченче курста алар шәрекътәше. булачак язучы Хәниф Хәиру.тлин белән беренче тәнкыйть мәкаләләрен бастыралар («Совет әдәбияты». 1953. 9 сан). Мәкаләдә рус язучысы Л Воронкованын «Городище авылы» исемле повестеның татарчага тәрҗемәсе, анын дөреслеге, образлылыгы тикшерелә Шактый ук тәнкыйди рухлы бу мәкаләне Мирсәй Әмир язучылар җыелышларының берсендә уңай яктан билгеләп үтә. Моннан сон инде А. Әхмәдуллин имзасы куелган тәнкыйть язмалары вакытлы матбугат битләрендә даими күренә башлый
Күрәсең, баянчы һәм «компанейский» булуы өчендер Азатны университетның яшь укытучылары һәм аспирантлары да үз итә Шундыйлардан Рәфыйк Нәфыйгов. Мирфатих Зәкиен, Фәрит Хатипов. Хәлиф Курбатов. Мансур Хәсәнов. HILT Юзиев (болар соныннан фән докторлары, профессорлар, академиклар һәм мөхбир әгъзалар булып үстеләр) һәм башкалардан оешкан фикерләшләр төркеме аны үз эченә ала. үзләре белән тин күрә Бу яшьләрнең күп вакыты китапханәләрдә үтә. ә кичке якларда, укып-язып арганнан сон. Ленин (хәзерге Кремль) урамын инләп сөйләшеп йөрүләр... Сөйләшүләр исә үз эченә күпне ала яна укыганнар, дөнья, ил һәм милләт хәлләреннән башлап кызлар турында, нәүбәттәге бәйрәм кичәсен кайда һәм ничек үткәрергә, кемнәрне арага алырга кебек сүзләр Бу—-Хрущев җепшеклеге» еллары, милли ан үсешенә бераз иркенлек туган вакыт Инде бу төркем элек сүз алып баруы куркыныч булган темаларга да кагыла татар мәктәпләренең ябылып бетә баруы, милли иркенлекнең булмавы, татар әдәбияты һәм сәнгатенә мәйданның тарая баруы һ б
Ә 1956 елның башларында бер хәтәр хәбәр тарала Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар филологиясе бүлеген ябачаклар, аны пединститутгагысы белән кушачаклар икән' Табигый ки. яшьләрне мондый хәбәр борчуга сала һәм ярсыта Шунда ук бу хәлгә түзеп тормаска, дәүләт җитәкчесе II С. Хрущевка хат язарга дигән фикер туа Хатны бүгенге танылган әдип Нурихан Фәттах яза. анын нөсхәсен Р Нәфыйгов. Н Юзиев, Л Зарипова. М Хәсәнов. А. Әхмәлуллиннар җыелып тикшерәләр, катырак, «бик үк дипломатик булмаган» аерым формулировкаларны камилләштерү буенча фикерләшаләр Бигрәк тә марксизм- ленинизм фәне буенча укытучы Р Нәфыйгов урынлы тәкъдимнәр кертә Н Фәттах хатның яна вариантын яза. анда саллы дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында. КДУ да татар бүлеген ябу шунын бер күренеше булу турында әйтелә. Киңрәк җәмәгатьчелекне тарту, хатка күбрәк имзалар жыю өчен. Нурихан Фәттах белән Азат Әхмәдуллин «халык арасына» чыгып китәләр Хатка берсүзсез кул куючылар да. икеләнеп куркып кына имзасын салучылар ла. баш тартучылар ла була Ләкин ни генә булмасын, имзалар жыела һәм хат Мәскәүгә китә...
КДУла татар бүлеге ябылмый кала Әмма хатка имза салучыларның барысын да партия өлкә комитетынын мәдәният бүлеге мөдире К. Фасеев бүлмәсенә җыеп •матур гына» сөйләшәләр. Татарстанда милли кысунын юклыгын яхшылап •төшендерәләр» Кайберәүзәргә бу .чатанын» салкын жиле дә тия Нурихан Фәттахны коммунист җитәкчеләр гомер буе читләтеп килә. Р Нәфыйгонны. шул елларда шәһәрләп авызга колхоз рәисләрен җибәрү чәрәкәтен сылтау итеп. Кдзаннан читкәрәк олактыру өчен кат кат басым ясыйлар Ләлә Зарнпованы берничә елдан сон комсомолмын өлкә комитеты секретаре итеп сайлату мәсьәләсе гугач га хатка ку з кую вакыйгасы калкып чыга А Әхмәлулчин университет тәмамлагач Татарстан
китап нәшриятына мөхәррир булып эшкә урнаша, яхшы гына эшләп тә китә. Әмма 3 айдан сон эштән кыскартылу мәсьәләсе «туа». Кызыл дипломга ия егет аспирантурага гариза бирә Әмма, әмма Анын яраткан укытучысы, доцент Якуб Агишев аны күреп, сер итеп кенә әйтә: «Азат, аспирантура бүлегенә синең турыда «ә сез беләсезме, ул бит күмәк хатка кул куйган кеше, укырга алырга кирәкми», дип шылтыратканнар Син. ин яхшысы, гаризаңны кире ал да. Казаннан бөтенләй үк кит. сина рәтле көн күрсәтмәсләр»,—ди. Ул шулай эшли дә Жае да чыга. Тубыл педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының ул вакыттагы мөдире Габделхәй Әхәтов аны эшкә чакыра һәм ул Себергә китеп бара. 1956 елның октябреннән ассистент булып эшли башлый
Кичәге студентка үзе кебек яшьләрне укыту, әлбәттә инде, ансат булмый Дәресләр күп: монда XX гасыр башы татар әдәбияты, татар әдәбияты методикасы, татар теле дәресләре дә. рус-татар бүлегендә укучы студентларга татар әдәбиятын русча укыту да бар... Ә төп авырлык—белем җитеп бетмәү, татар әдәбияты һәм теле буенча китапларның һәм чыганакларның гаять азлыгы. Шулай да, Тубылга алданрак килеп, институтта укыта башлаган иптәшләре һәм дуслары доцент Фәрит Хатипов һәм өлкән укытучы Гомәр Саттаровларның. кафедра мөдире доцент Габделхәй Әхәтовнын ярдәме күп тия: ике ел дәвамында Азат эшнең эченә шактый ук керә. Яшь укытучының эшкә җитди каравын, укытудагы уңышларын күреп, зур җәмәгать эшләре башкаруын да хуплап институт җитәкчелеге аны бер елдан өлкән укытучы итеп билгели.
А. Әхмәдуллнн студентларны, Тубылнын 15 нче мәктәбе укучыларын һәм шәһәр яшьләрен туплап драмтүгәрәк оештыра. Спектакль куярга исеме яна гына халыкка кайтарылган К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль мелодрамасын сайлыйлар. 30 кешелек хор. кечкенә генә оркестр, үзешчән артистлар ансамбленнән торган коллектив бик тырышып әзерләгән бу спектакль Тубылнын әле декабристлар ук салып калдырган шәһәр театрында 1957 елның башында куела, шәһәр матбугатында уңай бәяләнә. Спектакльдә укытучылар да актив катнаша. Режиссер А. Әхмәдуллнн үзе Булат ролендә. Ф Хатипов авыл карты Байгура булып. Г Саттаров Җиһанша ролендә уңышты уйныйлар.
Ә икенче уку елында инде А. Әхмәдуллнн шәһәр күләмендә жыр һәм бию ансамбле оештыра. Ансамбль дүрт тавышка җырлаучы зур хордан, биючеләр төркеменнән, баяннар һәм мандолиналардан оешкан оркестрдан тора. Җыр-көйләрнен ноталарын, биюгә өйрәтә торган Гай Таһиров китабын (бу китап әле Татарстан китап нәшриятында чыгып кына ята. аның корректурасын «себерлеләргә» нәшрият редакторы Гөлшат Зәйнашева табып бирә) ансамбльнең җитәкчесе Казаннан алып кайта. Ул үзе үк—хорның дирижеры да. күмәк биюләрне һәм жырлы-биюле уеннарны куючы да. Бу ансамбльнең шәһәр театры бинасындагы чыгышы да. күрше авыллардагы концертлары да матбугат битләрендә бик тә унай бәяләнә.
Тубылда Азат Әхмәдуллнн тагын да бер файдалы эш эшли әле. Бу—«Ленин юлы» исемле татарча газетаны оештырып җибәрү. Дөрес. Себер тарихында бу беренче газета түгел, утызынчы елларның урталарына чаклы Омск кебек шәһәрләрдә, шул җөмләдән. Төмәндә дә татарча газеталар чыккан була.
Газета чыга башлаунын үз тарихы бар. 1956 елда Тубыл педагогия институтында дистә ел буе яшәп килгән татар филологиясе бүлеген ябарга ниятлиләр. Моны белеп, ул бүлекнең җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире доцент Габделхәй Әхәтов Мәскәүгә юл тота. Анда партия Үзәк Комитетының Себер буенча җаваплы секретаре Л. И Брежневның кабул итүенә ирешә Секретарь доцентның Себер татарлары исеменнән сөйләгән зар-Интизарларын, үтенечләрен тыңлагач, илнең ул төбәгендә күпме татар яшәве турында мәгълүмат соратып ала. Саннар аны гаҗәпләндерә: Себердә берничә йөз мен. ә Төмән өлкәсенең үзендә генә дә 80 мен татар яши икән (ә Тубыл районы шул өлкәгә керә). Пединституттагы татар бүлеге мәсьәләсе унай хәл ителә Алай гына да түгел. Тубылда татар телендә газета чыгарырга рөхсәт ителә, алга таба ул өлкә газетасы булып үсеп китәргә тиеш була (дөрес, газета дистәләрчә ел яшәсә дә. монысы тормышка ашырылмый).
һәм менә газетаны 1957 елның 1 сентябрендә ачарга, дигән фәрман килә. Редакторы итеп татарчасы бик тә чамалы булган җирле кешене билгелиләр Утызынчы елларда хәреф жыючы булып эшләгән ике апайны табып алалар (берсен Төмәннән китертәләр). Шул елны гына Тубыл пединститутын тәмамлаган кызны әдәби сотрудник
итеп тәгаенлиләр. Редакциягә урын да табыла. Ләкин... матбугат эшен белүче юк! Мондый газетаны ачарга дип кат-кат мөрәҗәгатьләр язган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы әгъзалары, бу эшне үхтәренен бурычы санаганга. А Әхмәдудлинны вакытлыча газетанын җаваплы сәркатибе булырга күндерәләр Монын өчен нигез дә бар: ул мондый эштә «тәҗрибәсе булган» бердәнбер кеше, чөнки 6 ай гына булса да китап нәшриятында эшләп алган, корректуралар белән эш йөрткән Нишләсен, азына бу эшкә ассистент. Газетанын беренче санын ничек итеп чыгаруларын соңыннан кызык итеп болай сөйли ул: «Ничек итсәк иттек, беренче санга материалларны тупладык (күбесе тәрҗемә иде булса кирәк). Инде типографиядә җыярга кирәк. Апайлар кириллицаны белмиләр, тирләдек-азапландык. җыябыз Берзаман карыйбыз, кассаларда «ә» хәрефе юк. Нишләргә9 Мина гажәп «акыллы» фикер килә »ә» урынына «э» хәрефен куеп җыярга! һәм шулай эшлибез дә. Төне буе азапландык, әмма иртәнгә газетанын тәүге санын өлгерттек Билгеле инде, тагар сүхләрен «э» белән язган сан. Газетанын икенче санын җыйганда гына мин үземнен аңгыралыгыма төшендем: «ә» шул ук «е» хәрефенен киресе бит инде ул Хәрефләрне кассаларга рус басмачылары тараткан, ә алар өчен «ә» ни дә. «е» ни—барысын бер кассага тутырганнар.»
Ничек итсә итә, җаваплы сәркатип газета эшен юлга салып җибәрә Галетта Тубыл шәһәр һәм район хәбәрләре күпләп урын ала башлый, ул үзе дә газетада мәкаләләр, очеркларын бастыра Бигрәк тә институт укытучылары зур ярдәм күрсәтә Г Саттаров. Г Әхәтов хәтта тагар теленең Себер диалекты турында фәнни мәкаләләрен дә бастыралар Аерата Ф Хатипов активлык күрсәтә Иптәшләре аны. газетаны яшәтү өчен, алга таба җаваплы сәркатип вазифасын башкарырга күндерәләр Институтта ярты ставкага гына калып (хезмәт хакын да шактый ук югалтып), ул елдан артык шул эшне башкара, газетный яшәвен тәэмин итә Анын бу милләтпәрвәрлеген. фидакарьлеген дуслары бүген дә сокланып искә алалар һәм бәялиләр. Азат исә төп игътибарын жыр һәм бию ансамблен оештыруга юнәлтә
Эшендә һәм җәмәгать тормышында һәрьяклап унай бәяләнсә, хупланса да. А. Әхмәдуллин туган якларына кайтырга, белемен күтәрергә ашкына Шул арада Казан кызы Фирая Ярмөхәммәтовага өйләнгән егет. Себер белән араны өзеп. 1958 елнын җәендә Казанга кайтып төшә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы. Тел. әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына гариза бирә Имтиханнарны уңышлы тапшырып, конкурсны үтеп, укырга да керә.
Фәнни җитәкчесе профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән кинәшеп. Азат Әхмәдуллин исеме әле генә халыкка кайтарылган. анарчы -халык дошманы- исәпләнгән Фәгхи Бурнаш ижатын кандидатлык диссертациясе темасы итеп ала. Үз чорында шагыйрь һәм драматург булып танылган Ф Бурнашнын әдәби «көрләре, бәхеткә каршы, герле җыентыкларда, газета һәм журналлар битләрендә, китапханәләрдә, архивларда сакланган. Диссертантка аларны җыйнау, өйрәнү өчен Казаннан тыш Мәскәү, Ленинград китапханәләрендә, архивларында булырга һәхг эшләргә туры килә Мәсәлән, ул Кызыл Армия Үзәк архивында. Ленинградтагы Луначарский исемендәге Дәүләт театр китапханәсендә. Үзәк тарих архивында Ф Бурнашка кагылышлы күп материал һәм анын кайбер әсәрләрен таба Шулай да төп материалны язучының энесе Вафа һәм аның хатыны, библиограф Мәсгудә Бурнашева бирә Репрессиянең иң котырган чорларында да Фәтхи абыйларының дошман булуына һич тә ышанмыйча, алар анын архивын яшереп саклыйлар, алып каталар һәм диссертантка шул архив белән танышырга мөмкинлек бирәләр Нәтиҗәдә бу аты язучының. тагар совет әдәбиятының һәм журналистикасының нигезен салышкан күренекле шәхеснең, тулы биографиясен һәм ижатынын үзенчәлекләрен яктырткан диссертация туа 1964 елда авторына фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәжә китергән диссертация уңышлы яклана Соңыннан А Әхмәдуллин Ф Бурнаш турында ике китап чыгара, үз шәкерте Н Ханзафаров белән бергә әдипнең әдәбият һәм сәнгать турындагы хезмәтләрен туплаган җыентык төзеп бастыра Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясе карамагындагы бер коллектив анын җитәкчелегендә Фәтхи Бурнашнын 5 томлык сайланма «көрләрен бастырып чыгару өчен әзерли
Аспирантураны тәмамлагач. А Әхмәдудлинны Тел әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр итеп калдыралар Ләкин ана озак эшләргә пры килми Партиянең Татарстан өлкә комитеты аны республика Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение Комитетына радионың адәби-нәфне тапшырулар
«к У • м ю
буенча баш редакторы итеп эшкә билгели Ул—яшь коммунист—гәрчә радиода эшләү тәжрнбәсе булмаса ла—бу вазифадан баш тарта алмый. Баш редактор кул астында әдәби-драматик тапшырулар, музыкаль тапшырулар, балалар өчен, русча тапшырулар, тагын берничә редакция бар Аларда композиторлар Исмай Шәмсетдинов. Фасил Әхмәтов. Наилә Зарипова, шагыйрь һәм үзешчән композитор Ләбиб Айтуганов. тәҗрибәле радио-журналистлар Эльза Гобәйдуллина. Нәсимә Әхмәтжанова. Маһинур Җиһаншина һ б лар эшли. Баш редактор тапшырулар әзерләргә атаклы композитор Җәүдәт Фәйзи, бүгенге тәҗрибәле режиссер Әхтәм Зарипов, хәзер театр белгече буларак танылган Дания Гыимранова кебек белгечләрне һәм сәнгать кешеләрен тарта, әдәби һәм музыкаль тапшырулар хәзерләүдә үзе дә жин сызганып эшли Радиода хезмәт иткән ел ярым вакыт эчендә А Әхмәдуллин 30 га якын зур-зур концерт программалары. Г Камал. Г Коләхмәтов. К. Тинчурин. Ф Бурнаш Н Исәнбәт. X Вахит. Р Ишморат. Ш Сарымсаков һ б. ижаты буенча берәр сәгатьлек 15 тән артык тапшыру (кереш сүз һәм инсценировкалар) төзеп эфирга чыгара Э Касыймов повесте буенча куелган -Кояш көн дә чыга» исемле радиопостановканын. А Расих әсәрләре буенча хәзерләнгән «Ык суы буенда». «Язгы авазлар». В Губаревнын повесты мотивлары буенча куелган «Тылсымлы яулык» исемле радио-спектакльләрнен сценарийларын да яза ул. Аларнын кайберләре радио фондында әле дә саклана. Шулай ук ул вакыттагы баш редакторның турылан-туры катнашында-житәкчелегендә эшләнгән, бүген дә радионын бизәге булган иртәнге чакыру сигналынын (позывнойның) да менә инде дүрт дистә ел буе яңгыравын әйтергә кирәк «Без бик күп мелодияләр, композиторларның әсәрләре арасыннан А. С Ключарев көеннән бер өлешне табып, татар радиосының символына әверелдердек,—дип искә ала А Әхмәдуллин — Бу эштә мина Рөстәм Яхин үз киңәшләре белән нык ярдәм итте»
1963 елның башларында сырхаулап киткән А Әхмәдуллин Тел. әдәбият һәм тарих институты дирекциясенең чакыруын кабул итә. конкурс аша узып. Институтка кече фәнни хезмәткәр булып эшкә кайта. Инде әйтелгәнчә. 1964 елда кандидатлык диссертациясе яклый.
Ф Бурнашнын тәржемәи хәле һәм ижаты турында монографик мәгълүмат бирүдән тыш. бу хезмәтендә А Әхмәдуллин татар совет әдәбиятындагы бер бик тә мөһим күренешне ача Аны «революцион аскетизм» дип атый Бу күренеш әдәби геройны берьяклы итеп күзаллаудан, аны иҗтимагый мәнфәгатьләр өчен шәхси теләк-омтылышларын корбан кылган кеше буларак сурәтләүдән гыйбарәт Автор хезмәтендә бу күренешнең туу закончалыкларын, анын татар (һәм гомумән совет) әдәбиятына алып килгән һәм уңай, һәм тискәре йогынтысын нигезли Аерым алганда, революцион аскетизхзнын әдәбияттагы ин көчле алым-ысуллардан булган психологизмга зыян салуын Ф Бурнаш иҗатыннан ла. татар совет әдәбиятыннан да мисаллар китереп, ышанычлы раслый Бу турыда матбугатта берничә мәкалә бастыра Алга таба татар галимнәре дә. башкорт әдәбиятчылары да бу күренешнең барлыгын таныйлар, диссертант тәкъдим иткән -революцион аскетизм» терминын да кабул итәләр
1965 елны А. Әхмәдуллинны Институтның гыйльми сәркатибе урынына тәкъдим итәләр. СССР Фәннәр академиясенең Президиумында расланып кайткач, ул жин сызганып эшкә керешә һәм озакламый директор Мидхәт Мөхәрәммовнын. анын фәнни эшләр буенча урынбасары Илбарис Налировнын ышанычлы ярдәмчесенә әверелә Дирекция бу елларда Институтны һәм фәнни, һәм структур, һәм финанс- хуҗалык ягыннан үстерүдә шактый эшләр башкара Институт, турыдан-туры СССР Фәннәр академиясе карамагына күчерелеп, шактый ук мөстәкыйльлек ала. ана күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә Институттагы фәнни хезмәткәрләр саны бермә-бер арта, анда яна бүлекләр (сәнгать, халык авыз ижаты. фәлсәфә) барлыкка килә Хезмәткәрләр өчен фатирлар бирү арта, архив һәм китапханәләр баетыла һ б Ин мөһиме, язылган хезмәтләрне бастыру мөмкинлекләре беркадәр кинәеп. шактый санда капиталь фәнни китаплар дөнья күрә, археологик, этнографик, фольклор, диалектологик экспедицияләр ешрак оештырыла башлый, аспирантура бүлеге ныгытыла А Әхмәдуллин 5 томлык (соныннан—6 томлык) «Татар әдәбияты тарихы». «Әдәбият баскычлары- «Татар совет театры» һ. б. кебек китапларны язунын инициаторы, ул басмаларның һәм татар әдәбияты классикларының күптохзлыкларынын редакторы (яки редакторлардан берсе) була Мондый эшләр ул 1972 елда директорнын фәнни эшләр буенча урынбасары итеп күчерелгәч тә ләвам
итә. Институтның дирекциясе составында эшләгән 15 елын А Әхмәдуллин нәтижате. эшлекле еллар дип һәрвакыт сагынып искә ала.
Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасын ныгыту, эшчәнлеген яхшырту максаты белән партия өлкә комитеты А. Әхмәдуллинны 1981 елны кафедра мөдире итеп тәкъдим итә Яраткан һәм белгән эштән китү ансат булмый, билгеле, баш тартып та карый, әмма «тынламасан. партбилетыңны өстәлгә салырсың» дигәч (ә момын нәрсә икәнен ул чорны белгән кешеләр яхшы андый11. ризалашырга мәжбүр була. Бу яна урында эшләгәндә А. Әхмәдуллин Алма-Атага барып филология фәннәре докторы дәрәжәсенә диссертация яклый (1988 ел), шул ук елда анар профессор исеме дә бирелә Кафедра мөдире вазифаларын үтәү 19 ел дәвам итә Шулай ук фәнни яктан да. оештыру жәһәтеннән дә файдалы, нәтижате еллар була бу Шул вакыт аралыгында кафедраның өч әгъзасы докторлык диссертациясе. икесе кандидатлык диссертацияләре яклый, аспирантура нәтижате эшли Кафедра күмәк хезмәтләр хәзерләп чыгара («Әдәбият теориясенә кереш». «Әдәбият белеме сүзлеге» һ. б.). Мөдир үзе дә жин сызганып фән белән шөгыльләнә Шунысын гына әйтү дә җитә: матбугатта басылган барлыгы 370 кә якын хезмәтенен 155 ен шул чорда яза; ул редакцияләгән 75 хезмәтнең 50 гә якыны да шул елларга карый
KUMJH ttoyt.im университеты укытучылары (сi н)ан уңга) Ашт дә и1өгы1ьләнергә туры Әхмадуллин. Мвхаммат Мәһдиев һем Вахит Хаков /9&?ез килә Аларнын кайбер- ләрен ул хәзер хәтерләп тә бетерми алар шактый санда һәм күптармаклы Кандидатлык диссертациясе яклагач та аны Татарстан АССР нын Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре Комитеты әгъзасы итеп билгелиләр, ул анда ун елга якын эшли. 1998-2000 елларда тагын бер мәртәбә эшләп ала. 1974 елда аны Язучылар союзына кабул итәләр Шул ук елны Язучылар союзы идарәсенә һәм анын Президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар Монда ул ике дистә ел буе сайланып килә Идарә аны СССР Әдәбият фондынын Татарстан бүлеге рәисе итеп тәкъдим итә. ул шул вазифаны да егерме ел буе башкара Язучылар берлеге әгъзасы буларак А Әхмәду.гзин әдәби процесста актив катнаша, әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышларда. Язучылар съездларында драматургия буенча докладлар һәм чыгышлар ясый Язучылар идарәсе тәкъдиме белән драматургия һәм театр тәнкыйте аткәсенләге актив эшчәнлеге өчен ана 1982 елла «ТАССР нын атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә Монда анын 15 елга якын Татарстан АССРнын Мәдәният министрлыгы янындагы яна спектакльләр һәм концерт программаларын кабул итү комиссиясе әгъзасы булып торуы да истә тотыла
А Әхмәдуллин дистәләрчә ел республикадагы «Казан утлары». «Татарстан коммунисты»-«Коммунист Татарии» кебек журналларның. Татарстан китап нәшриягынын редколлегия әгъзасы була. Бүген дә бу эшчәнлеген дәвам итә ул— халыкара «Мирас» журналы. «Мәгариф- журналы редколлегияләре әгъзасы
Галим Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы буларак та өстәмә жәмәгать эшләре алып бара Ул ТФА нын мөхбир әгъзасы итеп 1994 елда сайланган •tie Соңгы елга кадәр Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге Бюросынын җаваплы сәркатибе булды Бюро карамагындагы әдәбият белеме Советында рәис урынбасары (рәисе академик М X Хәсәнов) Батарга өстәп анын Татарстан Фәннәр
1999 елнын июленнән А Әхмәдуллин кафедрада профессор, ә 2000 елнын гыйнварыннан, төп уры-ныннан аерылмый эшләү тәртибендә, ул Казан дәүләт педагогика университеты нын татар әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын да башкара Тел. әдәбият һәм тарих институтында. Казан дәүләт университетында эшләгән елларында А. Әхмәдуллннга күп төрле жәмәгать эшләре белән
академиясенең экспертлар советы әгъзасы, академиянең Гуманитар фәннәр бүлеге каршындагы ижтимагыи фәннәргә караган уку әсбаплары һәм программалар буенча фәнни-методик эксперт советы әгъзасы булуын да әйтергә кирәк. Ул—5 томлык •Татар энниклопедиясе»нен Татарстан Президенты указы белән расланган Баш фәнни-редакцион коллегиясе әгъзасы да. бу мөһим басманың театр белеме бүлеге буенча җаваплы редактор.
А. Әхмәдуллиннын фәнни алмаш хәзерләү буенча да. югары уку йортларының фәнни советларындагы эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул 1981 елдан бирле Тел. әдәбият һәм тарих (хәзер—сәнгать) институты каршындагы баштарак кандидатлык диссертацияләре, сонрак докторлык диссертацияләре яклау советларының, ә 1991 елдан Казан дәүләт университеты каршындагы докторлык диссертациясе яклау советының да әгъзасы 80-90 елларда ул университетның Зур гыйльми советы. Тел. әдәбият, сәнгать институты советы әгъзасы булды, хәзер исә Казан педагогика университетының Зур советы һәм татар филологиясе факультеты советы әгъзасы. Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты советы әгъзасы
А. Г. Әхмәдуллиннын фәнни эзләнүләре берничә юнәлешне үз эченә ала. Иң беренчесе, ул—драматургия белгече. Фәтхи Бурнаш драматургиясен җентекләп өйрәнүдән башланган аның бу эшчәнлеге торган саен тармаклана, тирәнәя барды Ул Г Камал. Г Исхакый. Ф Әмирхан. Г Коләхмәтов. М Фәйзи. К. Тинчурин. Ф Сәифи-Казанлы. Н. Исәнбәт. К. Тинчурин. һ Такташ. М. Әмир. Р Ишморат. X. Вахит кебек драматургларның һәркайсы турында үзенең сүзен әйтте. Бу сүз бигрәк тә Г Исхакый. Г Коләхмәтов. Ф Әмирхан. Ф Бурнаш. К Тинчурин. Ш Усманов. Һ Такташ. Н Исәнбәт. X Вахит. Ю Әминев иҗатлары турында, аларнын аерым әсәрләре хакында үтемле булды. Галим бу язучыларның сәхнә әсәрләре үз чоры өчен һәм фикер җәһәтеннән, һәм сәнгатьчәлек ягыннан нинди яналыклар алып килүен ышандырырлык итеп раслады. Мәсәлән, ул Г Коләхмәтовнын -Ике фикер» һәм •Яшь гомер-. Ф Әмирханнын «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр», һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе» һәм -Югалган матурлык» кебек әсәрләрен өр-янача «укыды», аларга оригиналь анализ бирде Анын мәгърифәтчелек чоры драматургиясе турындагы хезмәтләре дә әдәбият фәне өчен үзенә күрә бер ачыш булды. Мәсәлән, әдәби герой концепциясендә актив башлангычның нинди роль уйнавы турындагы А. Әхмәлуллин фикерләре бу чордагы милли драматургиянең үзенчәлекләреннән берсе төсендә яклау тапты М ӘлКазаныинын «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш» исемле романтик драмасы. Ф Халидинең кайбер әсәрләре анын хезмәтләре ярдәмендә фәнни әйләнешкә кереп киттеләр Мәскәүнен «Наука» нәшриятында басылган хезмәтендә («Татарская драматургия». 1983) ул татар драматургиясенең тууыннан башлап әдәби төр буларак тәмам ныгып-үсеп җиткәнчегә (XX гасырнын 30 елларына) кадәрге чорын бербөген иҗади процесс буларак күз алдына бастырды, бу процесста анын үзенчәлекләрен күрсәтте, нинди идея-сәнгатьчә үрләр яулавын билгеләде, кайсы авторларның нинди урын биләүләрен әйтте Габдерәүф Ниязбаевнын «Беренче тан». Ф. Бурнашнын •Язмыш». К. Тинчуриннын «Ач гашыйк», шәкерте Н Ханзафаров белән бергә Н Исәнбәтнең «Портфель» кебек әсәрләрен фәнни әйләнешкә кертеп җибәрде Тагар драматургиясенең 30-60 еллар арасындагы тарихи үсеше галимнен төрле хезмәтләрендә, аерым алганда 6 томлык «Татар әдәбияты тарихы»нын аерым томнарында, мәктәп дәреслекләрендә. югары уку йортлары студентлары өчен чыгарылган программаларда һ. б. яктыртыла.
I960 еллардан башлап А. Әхмәлуллин татар әдәби процессында актив катнашып килә. Монда да анын җин сызганып өйрәнгән, фәнни-тәнкыиди фикерләре белән үсеш процессына билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир ясаган өлкәсе—милли драматургия. Шул еллардан башлап бүгенге көннәргә кадәр актив иҗат итүче драматургларның һәрберсе турында, күренекле сәхнә әсәрләре хакында анын хезмәтләрендә анализлар һәм фикерләр бар Болардан Т Миннуллин. А. Гыйләжев. Ш Хөсәенов. Ю Әминев. С Шакуров. И Юзеев. Ә Баян. Р Хәмид. Ю Сафиуллин. Ф Садриев. Батулла, Р. Мингалим, 3. Хәким. Д. Салихов. Аманулла һ. б. уннарча авторлар, аларнын пьесалары хакында махсус мәкаләләр, рецензияләр язылган 60-90 еллардагы даими уздырыла торган әдәби ел йомгакларында, язучыларның корылтайларында А. Әхмәлуллин сәхнә әдәбияты турында докладлар һәм чыгышлар ясый, бу чараларга хәзерлек чорында проблемалы мәкаләләр бастыра. Алар «Ничек сурәтләргә сине. замандаш0» дигән монографиядә. «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш». «Горизонты
Драматургия белгече, әлбәттә инде, театр сәнгатен дә үз итәргә тиеш. Чөнки әдәбиятның үзенчалекле. В. Г Белинский заманында «әдәбиятның таҗы» дип атаган бу төрен яхшы белү өчен театр сәнгатенең нечкәлекләрен дә күзалларга кирәк. Шуна күрә А. Әхмәдуллиннын татар театрына багышланган хезмәтләрдә актив катнашуына. еш кына республика театрларында бара торган процесслар хакында, яна спектакльләр яки аерым театр эшлеклеләре турында матбугат битләрендә театр белгече төсендә чыгышлар ясавына һич тә гаҗәпләнергә туры килми. «Татар совет театры, исемле, милли театрыбыз тормышын гомумиләштергән очерклар китабында ул 20 еллардагы татар театрларында, аларнын репертуарында, актерлар уенында күзәтелгән үзенчәлекләрне сәхнә тарихын яхшы белгән галим буларак яктыртып бирде Аерым алганда, ул татарнын кабатланмас трагик актеры Мохтар Мутиннын бу чордагы уен у зенчалекләрен ачып күрсәтте Әгәр дә «Народные артисты Татарии» җыентыгын бастырып чыгаруда ул редакцион коллегия әгъзасы буларак чыгыш ясаса. «Габдулла Карцев, исемле мәкаләләр, истәлекләр, документлар җыентыгын чыгаруда махсус редактор буларак кына түгел, текстолог буларак та эш башкара Мәсәлән, бөек режиссер һәм акгернын -Артист» исемле комедиясен элекке басмалардагы хаталардан коткарып, аны логик бөтенлеккә китерү өчен күп коч куя. китапнын төзүчесе, театр белгече Хәсән Гобәидуллиига һәрьяклап ярдәм күрсәтә Анын бүгенге театрларыбыз турындагы. ТДАТ ынын кайбер сезоны йомгаклары хакында. Әлмәт. Минзәлә театрлары репертуарына күзәтү характерындагы мәкаләләре. Башкорт театрының 1977 елгы гастрольләре вакытындагы зерым спектакльләренә рецензияләре. К Тинчурин. М Әмир. X Вахит. Т Миннуллин. Н Фәттах. Р Батулла. 3. Хәким. Аманулла. М Маликова әсәрләре буенча төрле театрларда куелган спектакльләргә рецензияләре ныклы белгеч кулы белән язылган А. Әхмәдуллин даими рәвештә матур әдәбиятның гомуми мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә, аерым язучылар ижаты яисә күренекле әсәрләр турында үз фикерләрен әйтә, мәкаләләр яза Аны бигрәк тә әдәбиятның методологик проблемалары кызыксындыра Жәмгыятьне үзгәртеп кору процессы башлангач, ул методологиягә багышланган берничә мәкалә язып бастырды Бигрәк тә анын «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер нәзари-методолозик принциплары- дигән хезмәте әһәмияткә ия. Монда ул әдәби әсәрләрне аналниаудд төп принцип булып килгән «табигатькә охшату» (Аристотель), ягъни «мимесис» теориясенең хәзер бердәнбер принцип булып бетә алмавы мәсьәләсен күтәрде Хәзерге шартларда җәмгыятебезнең алга үсешен бары тик материализм ноктасыннан гына торып аңлау анлатунын rap булуын, дини фәлсәфәне тиешенчә үзләштереп. идеалистик карашларны да истә тоту кирәклеген күрсәтте. Галимнең бигрәк тә Урта гасырлар әдәбиятларын -охшату- принцибына тына нигезләп өйрәнүнең җитәрлек булмавы турындагы фикерләре игътибарга лаек
Галим үзгәртеп корулар чоры башлангач язган «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре» «Татар драматургиясе тарихын яңача өйрәнү» кебек мәкаләләрендә, ләреслек.ләрләге жәмтыятебезнен аерым чорларында әдәбиятыбызның үзенчәлекләренә караган өлешләрдә сүз сәнгатен яна идея эстетик таләпләр югарылыгыннан торып бәяләү критерие зәренә туктала һәм шул критерийларны ул Г Исхакыи. Ф Әмирхан. К Тинчурин. һ Такташ. Т Гыйззәт,
татарской драмы.. «Дөреслеккә ирешү юлында, исемле тематик җыентыкларда басылган, аерым драматургларның пьесалар җыентыкларында кереш сүз яки мәкаләләр төсендә урын алган
Ашт Әхмәду иик КашнАа Тукай му/еен ачу /пантанасын/к/ чыгыш тый 1986 е/
Т Миннуллин, Р Мөхәммәдиев, Батулла. Р Хәмид кебек язучыларның аерым әсәрләрен аналнътаганда куллана («Көз», «Шәрифулла агай». «Ак кыялар турында хыял». «Сират күпере». «Жиле бажа» һ б.). Анын ин сонгы хезмәтләреннән берсе булган «Гареб—Шәрекъ контекстында татар әдәбияты тарихы» дип аталган күләмле язмасы—татар әдәбиятынын урта гасырлардан алып бүгенгегә кадәр узган юлын бүгенге методологик таләпләр югарылыгыннан торып өйрәнү һәм бәяләүнең бер үрнәге
А. Әхмәдуллин үзенен ижат гомерендә күп көч һәм вакыт сарыф иткән тагын да бер өлкә—дәреслекләр һәм уку әсбаплары язу, төзү. Урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары хәзерләү эшенә ул 70 нче елларның башыннан ук тартыла 9 сыйныф өчен М Хәсәнов һәм И Нуруллин белән бергә язылган дәреслек 1970 елда басылып чыга, шуннан соң төрле үзгәрешләр һәм төзәтүләр белән 15 мәртәбә кабат басыла. Сонгы басмаларында ул А. Әхмәдуллин редакциясендә эшләнә Ә күренекле татар галимнәре X. Госман. Г Халит, Г. Кашшаф, X. Хәйри, А. Сайганов. Н Юзиев белән бергәләп язылган 10 нчы сыйныф дәреслеге 1971 елдан башлап 12 мәртәбә дөнья күрә.
Сиксәненче еллар азагында Татарстан мәгариф министрлыгы Казан дәүләт университеты ректорына урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча янартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәжәгать итә. Бу җаваплы эшкә А. Әхмәдуллинны билгелиләр.
Ин мөһиме, билгеле инде, өр-яна программа төзү була. Чөнки, иң беренче, анын концепциясе яна булырга тиеш Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә жавап бирерлек булсын. Анда совет чорында бик аз гына урын карала торган урта гасырлар татар әдәбиятына лаеклы мәйдан бирелергә тиеш. Ул әдәбиятны өйрәнүдә анарчы баш рольне уйнаган сыйнфыйлык, партиялелек принциплары хакимиятеннән котылган булырга тиеш. Анда мәктәптә укып өйрәнү өчен сәнгатьчәлек ягыннан ин камил әсәрләр тәкъдим ителгән булу лязим. Бу программа анарчы халык дошманы дип каралган, яки зарарлы дип саналган язучыларның әсәрләренә дә урын бирергә бирергә тиеш. Ягъни укучыларга Гаяз Исхакыи. Фатих Кәрими, Риза Фәхретдинов кебек танылган әдипләр иҗатларын кайтарырга кирәк һәм мондый программа эшләнә дә Анын 5-8 сыйныфларга аталганынын нигезен профессорлар Ф Хатипов һәм А. Әхмәдуллиннар төзи, 9-11 сыйныфларныкын А Әхмәдуллин яза. Программаның А. Әхмәдуллин (җитәкче), профессорлар Фоат Галимуллин. Флера Ганиева, педагогика фәннәре кандидаты Фәнис Исламовлардан торган коллегия редакцияләгәне 1992 елда басылып чыга, төзәтелеп кабат 1996 һәм 2000 елларда басыла. Шул программа нигезендә А Әхмәдуллин җитәкчелегендәге авторлар коллективы дәреслекләр язу эшенә керешә Бу коллективка күренекле галимнәрдән, профессорлар М Хәсәнов, Н Юзиев, Т Гатиуллин, X Миннегулов. Ф Галимуллин, Ф Хатипов. Ф Ганиева, А Әхмәдуллин. фәннәр кандидатлары, доцентлар Ш Садретдинов. М Жәләлиева. Г Әдһәмова, Ф Исламов. Р Харрасова. тәҗрибәле укытучылар Д. Сибгатуллина, И Гыйләжев кертелә Шушы галимнәр язган һәм төзегән. 1995 елдан башлап басылган башлаган бу дәреслекләр, хрестоматияләр барлык сыйныфлар өчен дә чыгып бетеп, аларнын кайберләре инде икешәр-өчәр мәртәбә дөнья күрде. Бу хезмәтләре өчен дәреслекләрнең фәнни редакторы профессор А. Әхмәдуллин 1999 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясе белән бүләкләнде
Олы галимебез турында анын 60 еллыгында мин «Җиңе сызганулы» дип бер мәкалә язган идем Анын жине бүген дә сызганулы. әдәбият фәнебезнең өлгергән мәсьәләләрен хәл итү. драматургиябез тарихын өйрәнү, дәреслекләр төзү, фәнебезгә алмаш хәзерләү өчен сызганулы Казан дәүләт университеты профессоры, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогика университетынын татар әдәбияты кафедрасы мөдире буларак та сызганулы анын җине Без—анын каләмдәшләре, шәкертләре, күп санлы укучылары—анын тормыш һәм ижат юлы озын-озак булуын телибез