Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ ҺӘМ АНЫҢ БОРЫНГЫ ИСЕМНӘРЕ


Казан турында хезмәтләр. Борынгы тарихи чыганакларга һәм шулай ук галимнәрнең тарихи хезмәтләренә караганда, Казан шәһәренең барлыкка килүенә, аның Идел-йорт тарихында гаять зур роль уйнаганлыгына әһәмият биреп киленә. Шәһәрнең тарихи проблемаларын тәфсилләп өйрәнү буенча Казан дәүләт университетының үзенә хас тирән традиңияләре бар.
XIX гасыр башында, Казан император университетының яңа гына ачылган чорында Германиядән килгән егерме биш яшьлек профессор X. М. Френ беренче буларак төрки-татар тәңкәләрен өйрәнү белән, икенче төрле итеп әйткәндә, нумизматика белән шөгыльләнә башлый. Ул бихисап сандагы хазар1, болгар һәм бигрәк тә Кыпчак (Алтын Урда) һәм Казан дәүләте тәңкәләрен шулкадәр үҗәтләнеп өйрәнү, аларны тәртипкә салу эшенә керешә ки, хәзерге вакытта фәндә аны «көнчыгыш нумизматикасының атасы» дип атап йөртәләр.
1817 елда аның ватандашы, Казан университетының профессоры К. Фукс «Казан каласының кыскача тарихы» дигән китап язып бастырырга тырышып карый. Ләкин китапның кайбер бүлекләре генә дөнья күрә. Хикмәт шунда, этник чистарту, ягъни колониаль түгел, ә бетерү сәясәте («папуас моделе») алып барган патша хөкүмәте татар тарихын дөрес итеп язарга омтылуны хупламаган. XIX йөз азагында гына тулаем нәшер ителгән әлеге китапның соңгы сүзендә профессор В. С. Иконников аңа мондый бәяләмә бирә: «Краткая история города Казани» К. Фукса представляет превосходный систематизированный свод всех документов, источников (более ста ссылок) по истории Казани от начала ее до царствования Федора Ивановича».
1875 елда Казан университеты каршында «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте» төзелгәч, аның «Хәбәрләрендә.. » («Известия общества археологии, история и этнографии») Казанның борынгы тарихына багыш ланган гаять күп сандагы материаллар нәшер ителә. Алар, нигездә, шәһәрнең барлыкка килүе, Казан һәм Казан вилаяте тарихы кебек өч зур проблеманы яктыртуга багышланганнар. Бу материаллар турында фикер йөртү өчен, аларның кайберләрен телгә алып китү дә җитә: «История Казанского края» (1878, 4 чыгарылыш). «Анализ двух книг об истории Казани и Булгар» (1895. 4 чыгарылыш), «Исторические песни татар о взятии Казани* (1899, 4 чыгарылыш), «Археологическая поездка в район Иски-Казани» (1901, 4 чыгарылыш), «Иностранцы о Казани» (1908. 5 чыгарылыш), «Древности Казани в актах» (1904, 1-3 чыгарылыш), «Древние виды Казанского кремля» (1906, 2 чыгарылыш), «Описание города Казани 1675 г.» (1906. 1 чыгарылыш). • Где была старая Казань?» (XXVIT.) ҺӘМ башкалар.
«Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре♦ ндә дөнья
Итилдә сугылган тәнкаләрдә бу атама квсар рәвешендә язылган
күргән кайбер хезмәтләр хәзерге көндә дә үзләренең гыйльми әһәмиятен югалтмаганнар.
Казан барлыкка килү турындагы фаразлар. Кремль тавында урнашкан һәм таш гасырдан бирле берничә мен, ел дәвамында яшәп килгән торлакның (поселение) Казан шәһәренә әверелү вакыты турында берничә төрле фикер булып, аны X—XI, XII, ХШ яки XIV йөз азакларында төзелмәдеме икән дип фаразлыйлар иде. Алар арасында хәзерге чор археологиясе һәм чыганакларны өйрәнү фәне үсешенә таянып, ышандырырлык итеп нигезләнгәне Казан шәһәре X һәм XI йөзләр чатында барлыкка килгән дип раслый (бу турыда алдарак тәфсилләбрәк әйтеп үтелер), XII. ХШ яки XIV йөз тарафдарлары фаразларына килгәндә исә, Казан каласының барлыкка килү вакыты бәхәс кузгаткан урыс елъязмаларында очыраштыргаласа да, алар үзләренең каршылыклы булулары белән аерылып торалар.
Казанның билгеләп үтелмичә калган 800 еллык юбилее, ягъни 1177 ел (XII йөз) датасына да ачыклык кертеп китмичә булмый. Юбилей алдыннан Кремльдә профессор А. X. Халиков тарафыннан киң колачлы археологик казулар башлап җибәрелде. 1976—1977 елларда шәһәрнең юбилеена әзерлек алып бару көннәрендә бу юлларның авторы—ул вакытта университетның яшь доценты җитәкчелегендә бер төркем студентлар да археологик казу эшләре алып барды. Археология өлкәсендә тәҗрибә шактый иде инде. Моңа кадәр Түбән Иделнең тамагында гүзәл Актүбә буенда урнашкан Алтын Урда башкаласы Сарай әл-Җәдид шәһәрендә Мәскәү университеты профессоры Г. А. Федоров-Давыдов җитәкчелегендә унбиш еллар чамасы, үземә калса, «абруйлы раскоп начальнигы» булып эшләгән идем һәм Кремльдә апрель-июль айларында казыну эшләре алып барганнан соң июль азагында—кавын-карбыз җитешкән чорда тагын студентлар белән Сарай шәһәрен казырга төшеп китә торган идек...
Кремльдә казулар вакытында монгол чорына кадәрге болгар керамикасы (чүлмәк кыйпылчыклары) табылды. Беренче карашка зур әһәмияткә ия булмаган кебек тоелса да, керамика кебек массакүләм материал археологиядә шәһәрнең борынгылыгын дәлилләүче ышанычлы материал булып санала. Казуларда, шулай ук, күп санлы борынгы төймәләр, ук очлары, болгар чоры бина калдыклары. Багдад хәлифе Насретдин (1180—1225) исеменнән Болгарда сугылган берничә көмеш тәңкә дә табылды. Ләкин Казанның 1177 елларда гөрләп яшәп ятканлыгын күрсәткән бу материаллар уңышка ирештермәде, чөнки әлеге ел шәһәрнең барлыкка килүен күрсәткән абсолют дата буларак аек акыл белән уйлап алынмаган булып чыкты (дөресен әйткәндә, 1177 ел датасын яшь галим Рафаил Степанов күтәреп чыккан иде, ләкин кайбер партия босслары һәм галимнәр әлеге датаны тикшереп тә карамыйча «эләктереп», аны беренче күтәреп чыккан галим исемен телгә дә алмыйча шау-гөр килә башладылар) һәм бу тәнкыйтькә дучар итәр өчен үзенә бер төрле сылтау булды. Мәсьәлә шунда ки, XVI йөзгә караган (ләкин соңрак XVII—XVIII йөзләрдә күчереп язылган) 179 нөсхәдә сакланган «Казан тарихы» дип аталган һәм, күпчелек тарихчыларның раславынча, тенденциоз рәвештә бертуктаусыз сүгенә- сүгенә татарга яла ягуга корылган бу елъязманың бары бер генә нөсхәсендә хәзерге заман редакторы тарафыннан славян хәрефе *е», (ул вакытта Рәсәйдә әле хәзерге вакытта без куллана торган гарәп санын хәреф белән күрсәткәннәр) хата буларак, сан итеп кабул ителгән һәм шул сәбәпле бөтенләй булмаган 1177 датасы язып куелган (И. Г Добронравов, В. А. Кучкин. Этимология и старые географические объекты. • Топономика на службе географии» китабында.— М.,—1979. С.—160). Тагын башка өч елъязма нөсхәсендә хәрефләр белән язылган 1172 ел датасы очрый кебек, ләкин бу инде булып үткән датага карый.
«Казан тарихы* елъязмасы аноним авторының фикере капма-каршы булуы тагын шуннан күренә—ул үз китабында берничә урында аңлы рәвештә Казан шәһәренең бик күпкә соңрак, ягъни ХШ гасыр урталарында имештер Саин (Батый хан) тарафыннан төзелгән булуын бик тәфсилләп: «И много лет преидоше, до 300 лет, первого начало Казани от Саина царя», дип яза ул. Яисә: «И от своего царя Саина прежде зачася Казань, и словяще юрт Саинов», дип күзгә төтен җибәрә.
Елъязмачының бу раслауларына карата тик шуны гына әйтергә мөмкин,
моннан элегрәк булган, ягъни борынгырак урыс елъязмаларында һәм сакланып калган татар чыганакларында моның кебек мәгълүматлар юк—«Казан тарихы »ның авторы үзе дә моны инкарь итми: «А о первом зачале царства Казанского, в какое время, како зачяся. не обретох в летописцах русских, но мало казанских видех». Шулай булгач, XVI гасыр елъязмасын язган автор безнең өчен башка борынгырак чыганаклардан нинди дә булса яңалык китереп житкергән дип уйларга бернинди нигез дә юк.
Кремльдә казулар. 1994 елда 800 еллык юбилейны яңадан торгызу нияте белән Фәннәр академиясе археологлары, зур күләмдә булмаса да. Кремльдә казулар башлап жибәрде. 1995 елдан башлап Мәдәният министрлыгы һәм бигрәк тә Казан шәһәр хакимиятенең матди ярдәме белән Кремльдә Казан дәүләт университетының археология экспедициясе дә үз эшен җәелдереп жибәрде. Шушы елның июнь-сентябрь айларында үткәрелгән казуларда әлеге юлларның авторы —археология һәм этнография кафедрасы мөдире житәкчелегендә тарих факультетының барлык беренче курс студентлары белән берлектә, археология һәм этнография кафедрасы хезмәткәрләре дә катнашты.
Югарыда искә алынган 1976—1977 елларда Кремльдә алып барылган казулар вакытында ике көймәнең дә койрыгын тотарга тырышып, мин казуны Сөембикә манарасының көньяк стенасыннан берничә метр чамасы гына ераклыкта оештырган идем. Анда бер дә көтмәгәндә Сөембикә манарасына килеп тоташкан өч метр калынлыктагы борынгы стена-ныгытма табылды һәм шулай итеп. Кремль эчендә Казан патшаларының «Патша дивары» (елъязмаларда «Царев двор») дип аталган эчке кремль һәм Сөембикә манарасының аның капкалы каланчасы гына булуын ачыклаган идем.
Шуңа күрә, күпъеллык тәҗрибәдән чыгып, 1995 елның җәендә оештырылган казуларда бик борынгы Казанның ныгытма хезмәтен үтәгән стенасы соңрак Казан ханлыгы чоры Сөембикә капкасыннан төньяк көнчыгыштарак (Казансуның югары ягында) урнашкан текә яр өстеннән үтүе ихтимал дигән исәп белән чагыштырмача зур булмаган казу эшләре Благовещение соборының төньягындагы әлеге яр өстендә 8x10 метр үлчәмендә итеп башлап җибәрелде. Казылу урыны бик тә төгәл һәм уникаль килеп чыкты. Кремльдәге казулар алып бару тарихында беренче буларак, анда чуер таштан салынган һәм җир астында ике метрдан артык биеклектә сакланган (3.1 метр калынлыкта) X—XII гасырларга караган стена табылды.
1000 еллык белән бәйләнгән ыгы-зыгы. Кремльдә җәйге сезон казу эшләре төгәлләнгәннән соң. 1995 елның 18 октябрендә декан (ул вакытта декан урынбасары) Рәмзи Вәлиев җитәкчелегендә методик семинар булып узды. Казан дәүләт университеты тарих факультетының профессурасы һәм башка хезмәткәрләре каршында бу юлларның авторы тарафыннан «Казан шәһәренең барлыкка килүе» дигән темага доклад укылды. Докладта Казанның килеп чыгышы турындагы төрле фаразларга һәм елъязма хатасына корылган һәм үткәрелми калган 800 еллык юбилее турында сөйләгәннән соң. беренче мәртәбә буларак. •Күпсанлы археологик табылдыклар, шул исәптән X—XI йөзләр белән бәйле хазар һәм болгар керамикасы, болгар тәңкәләре, бик борынгы кулъязма чыганаклар, шулай ук урта гасыр карталары Казанның 1000 еллык шәһәр булуына төпле дәлил булып торалар» дигән нәтиҗә ясалды. Әлеге сүзләрне дәлилләү өчен докладтагы тезисларның берничәсен ничек укылган булса шул рәвешле, ягъни документ буларак урысча нөсхәдә тәкъдим итәбез.
Возникновение города Казани
(Тезисы доклада, прочитанного на методическом семинаре истфака КГУ 18 октября 1995 г.)
1. Хронология возникновения древней Казан мало исследовано и далека от окончательного решения Археологические ракопки. проведенные в Казанском Кремле, показывают, что город возник в очень глубокой древности К сожалению в прошлом датировка возникновения Казани базировалась на дошедших до нас поздних письменных источниках Поэтому в своем докладе я старался указать на несколько таких возможных дат хля того, чтобы, посоветовавшись выбрать наиболее убедительною, опирающуюся
как на археологические материалы, так и на письменные источники, дату возникновения города Казани.
2. Основная трудность опеределения абсолютной даты возникновения города по письменным источникам заключается в том. что современное его название «Казань» возникло сравнительно поздно (и. судя по некотором данным, связано с именем правившего в Казани Хасана) В период своего многовекового существования город пережил периоды подъема и упадка и не раз менял сове название. Убедительным аргументом этого является то. что на десятках тысячах монет казанского монетного двора первой патовины XV века, следуя старой традиции, место чеканка официально обозначено как «Булгар», и это несмотря на то. что древний Булгар уже давно переживает свое административное значение Лишь на очень древних письменных источниках и на редких монетах XIII и XV вв . а также на некоторых итальянских картах XIV в встречается древнее название города как Керман, то есть «крепость», «укрепленное место»
3. Первые поселения на месте древней Казани возникли еще в железном веке, то есть приблизительно 3 тыс. лет назад. Дело в том. что подобные созданные природой удобные места для постройки укрепленных поселений никогда не пустовали Высокой крутой мыс слева омывался могучей рекой (современный Булак-старица древней Валги). а справа протекала быстротечная Казансу (Казанка) с крутыми берегами.
В то же время нет смысла связывать возникновение Казани с поселениями каменного или железного века По-видимому, они были крайне бессистемны и располагались на бескрайних просторах Средней Полосы К тому и этническая принадлежность племен, населявших подобные поселения или городища до сих пор вызывает споры и трудно доказуема. Совершенно новым и уникальным явлением для Поволжья и Северного Кавказа было появление очень ранней даже для всей Восточной Европы довольно высокой государственной цивилизации, созданной хазарами, которую армянские источники VII в. («История Алван-) называли Туркестаном Именно в ее недрах появляются зачатки Казани как таковой
4. Сначала рассмотрим более древний вариант возникновения города Систематические находки хазарской керамики в древнейшей части Казани-в Кремле показывают, что город как небольшой, но укрепленный форпост, возник не позже X века Именно здесь скрещивались интересы хазар (в составе которых находились булгары, сувары и другие тюркские племена) и норманнов, рыскавших по всей Восточной Европе и поисках легкой добычи Ибн-Русте писал (1Х-Х вв). что хазары, опасаясь соседних племен «окапываются рвами-, а царь хазар Иосиф в письме, написанном в 960-х годах и
XIV йоздэ Идел буе Каталония атасының (1375) Зур картасыннан алынган бүлек.
адресованном сановнику кордовского халифа Абдурахмана еврею Шафруту ибн-Хасдаю сообщал. что он охраняет Волгу от руссов (норманнов): «Я воюю с ними Если бы я их оставил в покое на один час. они уничтожили бы всю страну мусульман до Багдада». Подобных Казани городиш в средневековье было достаточно много, но такого важного по значимости и укрепленного самой природой (как Казань) во всем Нижнем или Среднем Поволжье больше не было. Видимо, не случайно царь хазар Иосиф, описывая северные границы своих владений, упоминает страну Б-ц-ра (Мещера) и Х-г-риим (Керем. Керм ан-«к реп ость», т. е. Казань), куда могли дойти некоторые кочевые племена, платившие дань царю хазар. То. что Керим или Керман—это Казань видно из средневековых карт На карте венецианцев Франциска и Доминика Пииигани 1367 г. под изображение города Казани написано: cormancucho. а на карте Каталонского атласа 1375 года Казань нарисована более крупным городом, чем Булгар и с уникальной надписью-буквальным переводом названия города на латинский-castrama. то есть «укрепленное место», «лагерь».
Сказанное подтверждается обнаруженной в Казанском Кремле хазарской и раннебулгарской керамикой второй половины X в., которая достаточно убедительно дока-зывает 1000-летний возраст Казани
Позднее под 1236 г. в период монгольских походов персидский историк Рәшидетдин упоминает Кернек. видимо. Керман, тоесть Казань, разрушенный монголами, наряду с Булгаром и другими городами Поволжья В золотоордынский период город Казань переживает расцвет, о чем свидетельствуют монеты, выпушенные в 80-х гг XIII в с обозначением места чеканки «Керман»
Следует также добавить, что 1000-летие Казани совпадает с другим юбилеем, которой состаится в 1997 году Как известно, в 737 году в Хазарском государстве (тоесть в Восточной Европе) официально была принята одна и мировых религий-нслам. что подтверждается, кроме письменных источников, моссовой чеканкой в VIII в. на берегах Волги дирхемов, основанных на арабской графике.
Биредә шунысы гажәп. әлеге методик семинар турындагы хәбәр Фәннәр Академиясе даирәләренә дә. шәһәр хакимиятенә дә тиз арада барып житте һәм икенче елны ук Кремль казуларын финанслау эше бермә-бер артты...
Шулай итеп. Казанның 1000 еллык шәһәр булуын беренче мәртәбә фәнни нигездә раслап чыгуда приоритет, ягъни өстенлек КДУның тарих факультеты өлешенә туры килде. Югарыда әйтеп үтелгән елларда Казан Кремленең Казансу буена якынрак урнашкан борынгы өлешендә КДУ археологлары һәм студентлары. шулай ук шактый киң күләмдә Татарстан Фәннәр Академиясе хезмәт көрләре (П. Старостин, Т. Хлебникова. Ф. Хуҗин, А. Ситдыйков. Н. Набиев һ. б.лар) көче белән киң колачлы масштабта археологик казулар үткәрелде. Алар чыннан да Казан шәһәренең барлыкка килүе бик борынгы заманнарга караган булуын, һәм казуларда табылган күп санлы табылдыклар. X—XII йөзләрдә сугылган тәңкәләр—акча йөреше барлыкка килүе, ягъни шул дәверләрдә үк шәһәр тибындагы яшәү урыны барлыкка килүе турында сөйлиләр.
Әлбәттә, югарыда сөйләнгән нәрсәләр бар да болай язылганча шома гына бармады. Күңелдә төзәлмәслек жәрәхәт калдырган төрле ыгы-зыгылар аз булмады. Түбән мәнфәгатьле явыз кешеләр һәр жирдә дә бар—Казан галимнәре арасында, кызганычка каршы, бигрәк тә. 1976—1977 еллардагы казулардан соң «Вечерняя Казань» газетасы битләрендә Сөембикә манарасы ның эчке Кремль капкасы булуы турында язып чыккач (ул вакытта әле аның стенасында «Сторожевая башня XVII в.» дигән язулы мәрмәр такта ыржаеп эленеп тора иде), газетаның гади укучыларыннан алып, төрле галимнәргә кадәр нинди генә исемнәр тагып бетермәделәр дә нәрсә генә дип сүкмәделәр. Ә югарыда әйтелгән 1995 елның 18 октябрендә укылган докладтан соң. Фәннәр академиясенең археология бүлеге мөдире кафедрага менеп, көтмәгәндә (ул вакытта әле төрле этлекләрдә чыныккан элекке партия босслары бар иде) безләрне пычракка мана мана сүкте. Икенче елны исә студентларның археологик практикасын уздырырга кирәк. Актүбә буйларына китеп булмый акча юк. ә шул ук «акыллы башлар» ыгы зыгы оештырып, утыз ел дәвамында ел саен язылып киленгән казулар отчетыннан сылтау өчен гаеп тапкан булып. Кремльгә кертмиләр...
Казанның мен еллыгына каршы төшкән әлеге кешеләр (алар 800 еллыкны яңадан күтәрергә маташалар иде. ул турыда китап та әзерләгән иделәр һәм әлеге датаның урыс елъязмаларында телгә алынуының хатага корылган булуын белми яки аңламый иделәр), хәзер инде әлеге приоритетны үзләренеке итеп күрсәтмәкче булып йөри башладылар. Хәтта ниндидер Мәскәү археологлары да белмәгән (Мәскәү юбилеен билгеләгәндә) яңа методика турында төтен җибәрә башладылар. Монда кайбер татар галимнәре арасында фәнни этика житмәве турында гына сөйләргә мөмкин, ә методика турында түгел. Археологиядә дәлилләү методикасы бер генә: язма чыганаклар һәм казып табылган археологик яки нумизматик материалларның ышанычлы һәм житәрлек булуы.
Казанның мең еллыгын рәсмиләштерүдә «яңа методика» булып, чынлыкта исә. киң җәмәгатьчелекнең, халыкара конференцияләрне дә исәпкә алганда, меңләгән кешенең катнашуы тора. Бу турыда. 1976—1977 еллардагы казуларда да катнашкан кеше буларак, шуны әйтә алам: биредә төп рольне Татарстан Республикасы Президенты һәм аның командасы, шул исәптән Казан мэры Камил Исхаков активлыгы уйнады. Ул хәтта еш кына казылмаларны да үзе килеп кызыксынып карап йөрде. Монда шулай ук аның тарафыннан Кремльдәге казуларны оештыру һәм финанслау да (бигрәк тә мең еллык рәсми төсмер алганчы!), еш килеп торган күпсанлы төрле ил кунакларын кунакханәләргә урнаштыру гына түгел, ә «күңелләрен күрү» һ. б. да аның вазифасына керә торгандыр. Мисал өчен, «минем исемемне йөрткән» Каһирә университетының (әл-Әзһәри!) өч профессоры гына да ике тапкыр конференциягә килде. Ләкин нәрсә генә булмасын, фәндә этика дигән нәрсә яши һәм шуңа күрә барыбер мең еллыкның чишмә башы 1995 елның 18 октябрендә университетның тарих факультетында археология кафедрасы мөдире тарафыннан профессура каршында укылган докладтан башлана, аны күтәреп чыгу өчен исә кыюлык кына түгел, ә археология, нумизматика һәм тарих өлкәсендә күпьеллык тәҗрибә дә, житәрлек дәрәҗәдә белем дә кирәк дисәм, бу шапырыну булмас дип уйлыйм һәм мондый тәкъдимне ачыш буларак, аның авторлык хокукын саклау законда каралган.
Борынгы Каган урнашкан жирдә беренче яшәү урыннары—торлаклар таш һәм тимер гасырларында ук, ягъни моннан 2,5 мең ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Моны, мәсәлән, археологик казулар барышында яңа эрага кадәрге ананьино чорына караган балчык савытлар, 1997 елда XIV казылмадан табылган бакырдан эшләнгән түгәрәк чәчкап һәм 1998 ел казылмаларындагы бакыр өтерге һәм башка табылдыклар раслый ала.
Археологларга мәгълүм булганча, борынгы ныгытылган торлаклар кору өчен табигатьнең үзе тарафыннан текә Кремль тавы кебек уңайлы булган урыннар беркайчан да буш тормаган. Бу урында текә кыялы Кремль тавының сул ягыннан куәтле Идел елгасы (хәзерге Болак—Кабан күле—борынгы Иделнең үзәне), ә уң яктан биек ярларын тутырып тиз агышлы Казансу елгасы аккан. Геологларның эзләнүләренә караганда һәм археологик казулар күрсәткәнчә, төзелеш материалларына бу заманнарда бер дә кытлык булмаган. Урыны белән өскә чыгып торган таш катламы Кремль тавы астында зур бер яссылык (плато) тәшкил итә һәм таш калалары белән дан тоткан Кырым белән тарихи бәйләнешле болгарлар, төзелеш материалы буларак, таштан оста файдаланганнар. Шуңа күрә, еш очрый торган. Казан каласы (ныгытмалары) башта агачтан булган икән дигән фикер яки ялганга, яки наданлыкка корылган.
Татар тарнхынын яна концепциясе. Казан шәһәренең барлыкка килүе турында сүз алып барудан элек, Урта һәм Түбән Идел буйларындагы тәрәккыять тарихына тукталу, икенче төрле әйтсәк, беренче феодал дәүләтләр барлыкка килү, шәһәрләрнең тууы һәм үсүе мөмкинчелеген ачыклап китү мөһим. Чөнки XIX йөздә татар тарихыннан хәбәрдарлыгы чамалы булган Рәсәй (һәм кайбер хәзерге татар) тарихчылары кебек. Идел йорт цивилизациясен татар-монгол чоры белән генә бәйләп китсәк, Казанның меңъеллыгына бернинди урын да калмый. Югарыда искә алынган Казанның 800 еллыгын тәнкыйтьләүгә корылган мәкаләдә шулай дип язылган да. Анда, шулай ук, Казан шәһәре, имеш, чуашча «Хусан» дип атала һәм шуңа күрә ул берничек тә татар шәһәре
клали ШӘҺӘРЕНЕҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ ҺӘМ АНЫҢ ВОРЫНГЫ ИСЕМНӘРЕ 173
була алмый, ә болгар-чуаш шәһәре булган дип өстәлгән.
1999 елның язында Тарих факультетының 60 еллыгына багышланган конференциянең пленар утырышында бу юлларның авторы тарафыннан, феодализм чоры тарихы, археология һәм нумизматика өлкәсендә шәхсән эшләнгән эшләр тәҗрибәсеннән чыгып, татар халкы тарихының концепциясе тәкъдим ителде. Бу концепция буенча Идел буе дәүләтчелеге тарихы бер- берсе артыннан закончалыклы рәвештә килгән биш чорга бүлеп карала. Аларның ин беренчесе—һуннар (искилләр—эфталитлар) чорына караганы— археологиядә имән-кискәлеләр культурасы дип атала һәм IV—ҮП йөзләр белән чикләнә; икенче чор VTI—X йөзләрне, ягъни Көнчыгыш Европада беренче феодал дәүләт—Хазар империясе яшәгән чорны эченә ала; өченчесе—Хазар дәүләте вакланганнан соң аерылып чыккан Болгар дәүләте чоры (Х-ХШ йөзләр); дүртенчесе—Алтын Урда (XIII—XV йөзләр) чоры, һәм ниһаять, бишенчесе —Алтын Урда вакланганнан соң XV—XVI гасырларны үз эченә алган Казан (һәм башка татар дәүләтләре) ханлыгы чоры. Бу концепциянең үзенчәлеге шунда, һәр чор дәүләтенең башкаласы Идел буенда урнашкан, ягъни уртак материаль культуралы төрки-татар тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән һәм татар халкының килеп чыгышын һуннар империя төзегән көнбатыштан да яки гомумтөрки тарихына бәйле көнчыгыштан—Алтайдан да эзләп йөрисе юк.
Кызганычка каршы, икътисади яктан зур үсешкә ирешкән үзәк территорияләре һәм башкалалары Идел-йортта урнашкан бу дәүләтләрнең культура мирасы татар тарихында өйрәнелмәгән диярлек. Ни дисәң дә, бу бит дәүләтчелек тарихын, матди һәм рухи культура мирасын буыннан-буынга тапшыру, кабул итеп алу дигән сүз. Мәгълүм булганча, соңга табарак «Идел төркие» дип аталган тел Хазар империясендә үк гомум дәүләт теле булып әверелә һәм бердәм культура яссылыгы барлыкка килә. Кремль борынында алып барылган казуларда әлеге чорларга караган табылдыклар теге яки бу формада үзенең чагылышын табалар.
Мисал өчен. 50 еллардан башлап Кремльгә кагылышлы эшләп киленгән стратиграфии шкала буенча, Казан ханлыгы чорына караган культура яткыны 3 нче катламга, Алтын Урда дәверенеке 4 нче. ә монголларга кадәрге культура катламы, ягъни имән-кискәле, хазар һәм болгар чорлары барысы да 5 нче катламга карыйлар. Алар, нигездә, үзенә күрә аерым, кызыклы, ә кайбер очракта шактый күп санлы табылдыклар белән аерылып торалар, әмма, Болгар чорын исәпләмәгәндә, аларны хәзергә аерым катламнар итеп каралык түгел— алар аз өйрәнелгән һәм начар сакланган.
Җиз йөзек кашына басылган свастика рәвешендәге (борынгы төрки телендә суастик!) буддизмның тылсымлы яшәеш һәм кояш тамгасы һәм XV казылмада табылган үзенчәлекле шамотлы (яндырылган кызыл балчык төеп салынган) керамика бер дә очраклы гына түгел, ни өчен дигәндә, Идел-Кама көнкүрешендә бу культура «имән кискәле» дип атала һәм IV—VII гасырларга карый. Ул Агыйдел, Кама һәм Идел елгалары арасындагы киң мәйдандагы җирләрне биләгән була. Моңарчы бөтенләй мәгълүм булмаган бу культура Балык бистәсе районына караган Имән-Кискә авылының исемен алды һәм танылган археолог В. Ф. Генниг тарафыннан, беренчеләрдән булып, монда имән-кискә эпохасына караган тарихи табылдыклар һәйкәле ачылды. Көньяк- көнчыгыштан үтеп кергән һәм соңыннан болгарлар белән кушылган имән кискәлеләрне Генниг хаклы рәвештә төрки кабиләләр дип атады. Имән кискәлеләр язма мәдәнияткә ия халык була. Моңа IV—VIII гасырларга караган югары зәвык белән затлы металлдан эшләнгән савытлардагы язулар да дәлил була ала. ә алар фәкать Идел белән Урал буе төбәкләрендә генә табылганнар. Әлеге бик борынгы төрки телендәге һәм төрки руннарының нигезен тәшкил иткән, ягъни аның килеп чыгышы белән бәйләнгән туран алфавитында язылган язуларны укып, бу юлларның авторы төрле мәкаләләр рәвешендә дә һәм аерым китап итеп тә бастырып чыгарды.
Имән кискәлеләр шулай ук. беренче буларак, һәм киң рәвештә сәүдә белән дә кәсеп иткән халык. IV VII гасырлардагы имән-кискәлеләрдән торган күпсанлы халык яшәгән һәм Көнчыгыш Европада беренче булып металлдан акчалар (сомнар) коелган Идел буендагы гаять бай культура катламына һәм
бакыр кою остаханәләренә ия булган торлаклар—феодаль чор шәһәрләрен хәтерләтәләр. Кремль борынындагы имән-кискәле табылдыклары бер дә очраклы түгел һәм бу. күрәсең., имән-кискәле заманнарында ук анда яхшы ныгытмалы сәүдә форпосты урнашкан булуын дәлилли. Имән-кискәлеләр турында сүз чыккач, тагын бернәрсәгә тукталып үтмичә мөмкин түгел. Совет чорында кайбер провинциаль шовинист археологлар аларны славян булганнар һәм сонрак көнбатышка таба күченеп киткәннәр дип язып чыккан иделәр. Язып чыгу бер нәрсә, ә менә дәлилләү икенче нәрсә. Хикмәт шунда ки, имән- кискәлеләр беркая да күченеп китмәгәннәр, чөнки югарыда телгә алынган җиз акчалар—сомнар хазар-болгар чорында да коелганнар һәм Идел Урал буйларында X—ХП йөзләргә кадәр акча берәмлеге булып йөргәннәр. Әгәр имән-кискәлеләр күченеп китсә мондый акчалар көнбатышта барлыкка килгән булыр иде һәм борынгы Киевтә хазар-болгар тәңкәләре йөрмәс, ә үз тәңкәләре сугылыр һәм йөрер иде, яки иң беренче Мәскәү тәңкәләре татар тәңкәләренә охшатып сугылмас һәм аларның бер ягында татар язуы урнаштырылмас, аларны исәпләү өчен денга (дәнгә), алтын, сум, пул (бакыр тәңкә) кебек татар терминнары кулланылмас иде. Болай үртәлеп язуымның сәбәбе бар. Заманында шул провинциаль шовинист археологларның имән-кискәлеләр славян булганнар дигән фикерен ишеткәч, атаклы археолог А. В. Арциховский: булмас, әгәр алар славян булса, Идел буендагы барлык башка кабиләләрне дә суеп бетергән булырлар иде, дигән. Хәзерге вакытта кайбер Мәскәү археологлары да шул имән-кискәлеләр славян булган дигән фикерне хуплый башлады. Алай гына да түгел, Татарстан нәшриятында ФА Тарих институтының күптомлыгы басылып ята һәм аның беренче томы эчтәлегенә караганда, без, хөрмәтле укучылар, Казан алынганчы әллә кайчан инде килмешәк булганбыз һәм кеше җирләрендә яшәгәнбез, ә барлык Казан халкын суеп бетергән Иван Грозный славян җирләрен азат итеп йөргән икән ләбаса... Шуларны уйлыйсың да башка һаман шул бер үк уй кат-кат килеп йөдәтә: моннан биш ел элек төзелгән Тарих институты, җитәкчелеге башка өлкә белгече булганлыктан, тарихка җиңел генә караган, чеп-чи ялганнан торган пычрактан юынып, чистарынып бетә алыр микән, беткән очракта да әлеге тенденциозлыкка корылган уйдырма татар халкы тарихына ябышып калмас микән?! Болай да бит Казаннан чыгып китү белән типкәләргә генә торалар. Әнә ич. Волгоградта студентлар белән автобуста Мамай курганына барганда, экскурсовод, бик белдекле булып, биредә элек канэчкеч татарлар яшәгән, урыслар килеп бу җирләрне азат иткән, дип сөйләгән иде...
Хазар патшасы Иосыф хаты. Казан Кремлендә болгар чорына караган керамик әйберләр сериясеннән шактый күп санда хазарныкылар да очрый һәм бу да бер дә очраклы гына күренеш түгел. Идел һәм Тын (Дон) буе, Төньяк Кавказ һәм Кырым өчен хазар кабиләләре тарафыннан шактый югары культуралы дәүләт төзелгән булуы Көнчыгыш Европа өчен зур яңалык һәм уникаль күренеш санала. Башкаласы Идел буенда урнашкан Хазар дәүләте 300 елдан артык (VII—X гасырлар) яшәгән. Иран һәм Византия белән бәрабәр дәвердә бу чәчәк аткан дәүләт урта гасырлар башы өчен әлеге империяләр белән тиң саналган. Иран шаһлары яки Византия императорлары куәтле Хазар империясе белән дустанә яшәр өчен үзара ярыша-ярыша кызларын хазар бегичләренә (принцларга), ә улларын хазар каганы кызына өйләндерергә тырышканнар. Византия императорының улына кияүгә чыккан бер хазар каганының кызы Цәцәк (Чәчәк) исемле булган.
Яшь һәм көчле дин белән коралланган гарәп хәлифәлеге пәйда булу һәм аның белән бәрелешү нәтиҗәсендә (каты гына сугышлар Кавказда нефть— гарәпчә нафт чыганакларын кулга төшерү өчен барган) хазарлар рәсми рәвештә 737 елны ислам динен кабул итәләр. Бу турыда Петербург нумизматы А. А. Быков болай дип язган иде: «Сторонники ислама в VIII и в начале IX в. являлись в Хазарии носителями одной из наиболее передовых культур, с которыми^приходилось сталкиваться хазарам...* Исламның Идел буенда рәсми рәвештә 737 елда кабул ителүен татар тарихчылары күрмәмешкә салыша. Ләкин без капчыкта ятмый дигән кебек, Идел буенда исламның акрынлап һәм киң рәвештә таралган булуын хазар башкаласы Итилдә гарәп хәрефләре белән сугылган меңләгән дирһәмнәр дәлилли. Югарыда телгә алынган А. А.
Быков Итил шәһәрендә сугылган тәңкәләр турында болай дип яза: «Невозможно поэтому не учитывать огромной роли Хазарского каганата, через который пролегал путь, снабжавший в IX в. серебром население и Восточной, и Центральной, и Северной Европы.» (ассызыклау минеке—Ә. М.)
Әмма хазарлар империя тоткан халык буларак, башка диннәргә карата да зур түземлелек күрсәткәннәр. Мөселман мәчетләре белән янәшә шәһәрләрдә христиан һәм яһүд динендәгеләрнең дә чиркәүләре яки синагогалары корылган була һәм үзара килеп чыккан низаглар хазар заканы (хазар сүзе булган закон тамырында «сак» сүзе ята, караим телендә «сакан» рәвешендә сакланган) буенча тикшерелгән. IX гасыр тирәләрендә хазар патшасы станы, ягъни бер өлеш аксөяк катлам, мөселманнарның рухани башлыгы—хәлифтән бәйсез булу өчен, яһүд динен кабул итә, ләкин бу дин традицион тәңречелек өстенлек иткән җәйләүләрдәге күчмә тормышлы халыклар арасында да. күпчелеге мөселман өммәтендә булган шәһәрләрдә дә киң рәвештә таралыш тапмый. Хәзерге вакытта беркадәр Белоруссиядә һәм Польшада сакланган «цана», • цал.ма», «пыцак» дип сөйләшкән һәм яһүд динендәге караим татарларын шул дин алмаштырган хазар кабиләсе токымыннан дип саныйлар. Хикмәт шунда ки, хазарлар һәм болгарлар үзләрен «төрки» дип атаганнар, хәтта кайбер чыганакларда Хазар дәүләте «Төркестан» дип телгә алына. Шуңа күрә Хазар дәүләте вакланганнан соң «хазар*, йә булмаса Болгар дәүләте җиңелеп Кыпчак дәүләте төзелгәннән соң «болгар» дигән исем йөрткән халыклар сакланмаган, чөнки андый халык булмаган да. Хазар яки болгар кебек әлеге атамалар төрле исемдәге төрки кабиләләрен берләштереп дәүләт төзи алырдай көчле һәм куәтле кабилә исемнәре генә булганнар һәм шулай булып калганнар, ягъни кабиләләр, ырулар бетү белән юкка чыкканнар да, чөнки аларның берсе дә барлык кабиләләр өчен гомуми һәм уртак булган төрки этнонимын алмаштыра алмаган.
X гасырның 60 елларында хазар патшасы Йосыфның борынгы яһүд телендә язылган бик кызыклы бер хаты сакланып калган. Испан (Кордова) хәлифе Габдрахманда хезмәт иткән яһүд Хасдай ибн-Шафрут хазар патшасына хат юллаган була. Әлеге хатта ул үҗәтлек белән «яһүдиләр» дәүләтендәге хәл-әхвәлләрнең торышы белән кызыксына. Хазар каганы Йосыфның югарыда телгә алынган хаты исә шул Хасдайга җавап буларак язылган. «Мин Итил елгасы буенда яшим,—дип язып китә үзенең хатында каган, —бу елга буенда — бортас, болгар, сувар, арисулар, цирмецләр (угро-финнар), славяннар кебек бик күп халыклар яши». Аның сүзләренә караганда, алар ачык жирләрдә генә түгел, ә каланчалар белән уратып алынган ныгытмалы шәһәрләрдә дә яшиләр. «Аларның барысы да миңа хезмәт итәләр һәм ясак түлиләр...»,— дип хатын дәвам итә ул.
Хазар патшасына ясак түләп торучы болгарлар һәм башка кабиләләр турындагы бу хәбәр безгә шул турыда сөйли, алар күчмә тормышлы халыклар гына түгел, ә «ныгытылган диварлар белән уратып алынган шәһәрләрдә дә» яшиләр икән.
Соңгысын археологик эзләнүләр дә раслый. Хазар каганаты вакытында Урта киңлектә йөзләгән, гомумән, беренче мәртәбә кирпечтән (кәрләчтән), гүзәл итеп шомартылган ак таштан корылган шәһәрләр һәм авыллар пәйда була. Урман далалы урыннарда шәһәрчекләр тирәсендә күпләп урнашкан авыллар гадәти бер күренеш санала. Шәһәрчекләр исә Казан кебек үк биек кыя башында урнашкан ныгытмадан кирмөннән торган (С. .-1. Плетнева. Хазары—М., -1976—С. 73). Алар, гадәттә, элегрәк скифлар (!) салган торак урыннарына яисә шәһәрчекләр булган җирләргә (ягъни алар үзләре «скиф» булган) аларның ныгытмаларын яңартып корылганнар. Бу археологик фактлар искиткеч кызыклы һәм имән-кискәлеләр, хазар яки болгар кебек кайбер төрки татар кабиләләренең күчмә булулары турында бернинди дәлилсез диярлек күпертелгән мәсьәләнең бик каты сорау астында булуы турында сөйлиләр.
Йосыф каган үзенең хатында кайбер шәһәрләрнең исемнәрен дә атап уза. Әмма аларның урыннарын билгеләү яки бу шәһәрләрне хәзерге исемнәр белән янәшә куен карау шактый кыен хәл; ни өчен дигәндә, аларның урнашкан урыннары мәсьәләсендә галимнәр арасында күп кенә каршылыклар яши. әмма ул шәһәрләр арасында таныш исемнәр дә бөтенләй юк түгел. Мисал
өчен, Кырымдагы Керц (Керчь), хазарның, Кавказдагы тәүге башкаласы Сәмәндәр, Идел буендагы башкаласы Итил, Тын (Дон) буендагы Сары Кала (Саркел) һәм шулай ук Алубиха.
Керц шәһәрен әгәр Керчь белән охшаш дип карасак, ул вакытта, хәлбуки, борынгы Көнчыгыш Европа шәһәре бигүк билгеле булмаса да, Алубиханы да Алабугага тиңләп карауда җирлек бар. Текә Идел ярында урнашкан Казан бик мөһим сәүдә үзәге шәһәрләреннән саналган булса, текә яр башында урнашкан Алабуга да затлы тире белән сәүдә итү юлы үткән Кама төбәгендә шундый ук зур роль уйнаган. Кызыл балчыктан яндырып эшләнгән савыт-сабадан чыгып фикер йөрткәндә, Казандагы кебек тулы канлы яшәеш монда да борынгы төрки халыклардан саналган имән-кискәлеләр (IV—VII гасырлар) дәверендә, ягъни Хазар дәүләте чорында ук башланган була. Археологик казылмалардан күренгәнчә, Алабуга шәһәрчеге гаҗәеп архитектуралы мәчет-кирмәннән гыйбарәт. Ул калын итеп эшләнгән ныгытмалы алты каланчадан тора (аның берсе безнең көннәргәчә сакланып калган), ягъни мәчет бер манаралы гына түгел, ә алты манаралы итеп салынган. Әлеге үзенчәлекле архитектура мәчетнең салынган вакытын да чамаларга мөмкинлек бирә. Мондый ныгытмалы мәчет- кирмәннәр исә Гәрәбстанда VIII—IX йөзләрдә ислам динен тараткан дәверләрдә барлыкка киләләр.
Шик юк, Идел яры башында, ягъни эре сәүдә юлында урнашкан Казан каласы кирмән буларак та зуррак әһәмияткә ия булган билгеле. Биредә хазарларга һәм борынгы болгарларга (имән-кискәлеләргә) урманнарда яшәүче кабиләләр белән алыш-биреш итеп кенә түгел, кайвакыт Идел буйлап төшкән дошман көчләр белән дә бәрелешергә туры килгән.
Кремль борынының Сөембикә манарасы урнашкан төньяк-көнбатыш яртысындагы тирән ур белән бүленгән Казанның тагын да борынгырак дәвердәге өлешендә хазар, иртә дәвер болгар һәм имән-кискәлеләргә нисбәтле чүлмәк ватыклары һәм башка табылдыкларның очрап торуы шуны күрсәтә ки: ул кадәр зурдан ук булмаса да, ныгытылган форпост кыяфәтендәге бу шәһәрнең X гасыр ахырларыннан да соңармыйча барлыкка килүен күрсәтә. Мәсәлән, 1999 елда Айрат Ситдыйков тарафыннан оештырылган казу эшләрендә күпсанлы таш корылмалар, ныгытмалар, янйөреш—тротуарлар, бер-берсе белән кисешүче (төрле чорларга караганга күрә) күперчекләр вә бихисап сандагы ук очлары да табылды һәм шунда ук Византиядә эшләнгән кызыл лаклы чүлмәк фрагментлары да килеп чыкты.
Хазарлар һәм, сәүдәдән бигрәк, җиңел табыш эзләп айкалган норманнарның (Йосыф каган славяннардан аеры буларак аларны урыслар дип атый) мәнфәгатьләре нәкъ менә шушы борынгы сәүдә юлы үткән Идел-Кама буенда Дошманлашып яшәүче кабиләләрдән саклану өчен IX—X гасырларда ук әле хазарлар тирән урлар, ягъни ныгытмалар, кир- мәннәр төзегәннәр дип яза Ибн-Рөстә. Йосыф каган телгә алган әлеге хатында бу хакта үзенең Идел буйларын урыслардан (нор-маннардан) саклавы турында болай дип яза: «Мин алар белән сугышам. Әгәр мин аларны бер генә сәгатькә булса да тынычлыкта калдырам икән, алар Багдадка кадәр җәелгән барлык мөселман илләрен тар-мар китергән булырлар иде».
Борынгы Казан ныгытмалары. 1995 елның 18 октябрендә тарих факультетының методологик семинарында Казан шәһәренең 1000 еллыгын билгеләп
үтү турында кузгатылган мәсьәлә бер дә очраклы гына түгел иде. Билгеләп, үтелгәнчә. Благовещен соборыннан төньяк-көнчыгыш якта җайлашкан КДУның археологик экспедициясе борынгы Казанның X—ХП гасырларда торгызылган ныгытмасына тап тулды. Шәһәрне саклау максатыннан торгызылган әлеге ныгытмаларда 1999 елда һәм аннан соңгы елларда үткәрелгән археологик казылмалар да (7 казылма!) табылган стенаның чыннан да монголларга кадәрге чорныкы булуын раслый. Хуҗалык өчен казылган бернинди чокырлар яисә янәшә урнашкан Алтын Урда, хәтта Болгар дәверенә караган корылмаларның да әлегәчә бу таш ныгытма астына кергәне очрамады, ягъни ул бик борынгы. Димәк, археология фәне өчен тикшеренү объекты булып хезмәт иткән бу стенаның борынгы Казан ныгытма системасына караганлыгы инкарь ителмәслек аргументлар белән раслана. Археологик казулар барышында табылган күп санлы тәңкәләрнең әһәмияте шунда ки, алар шәһәрнең XI—XII гасырларда кешеләр тупланып яшәгән гади торлак кына түгеллеген, ә натураль алыш-биреш, металл акча әйләнеше хөкем сөргән шәһәр тибындагы яшәү урыны булуының төп шаһиты саналалар. Сүз уңаенда шунысын да әйтеп китәргә кирәктер, КДУ тарафыннан оештырылган археологик экспедициянең әһәмиятен ничек тә кечерәйтеп күрсәтергә тырышу максатыннан чыгып, кайбер археологлар борынгы Казан ныгытмасы системасына караган бу таш дивар 1970 елларда ук билгеле булган дип язалар. Әмма, 1976—1977 елларда археологик казуларда катнашучы буларак, мин шуны раслап әйтә алам: А. X. Халиковның Кремльдәге археологик казуларда аспиранты Л. Шавохин тарафыннан, чыннан да, югарыда телгә алынган стена өстендә (кочегарка почмагында) казулар алып барылды. Шомартылган таштан салынган һәм Сөембикә манарасын хәтерләткән (ян-якта шундый ук икенче катка менә торган баскычлары бар) башняның бөтенләе белән сакланган беренче каты табылды. Ләкин, аны XVII йөзгә карый дигән исәп белән, казу эшләре тәмамлаганчы ук (археологиядә мондый ярым-йорты казуга караш бик тискәре) бу урын күмелеп куелды. 1995—2000 елларда шул манараны табарга тырышып берничә урында казулар оештырып карасам да аны табып булмады, чөнки, беренчедән, казып бетерелмәгәнгә һәм отчет язылмаганга күрә казылманың төгәл урынын билгеләү авыр; икенчедән, бу тирәдә культура катламнары 10 метр чамасы калынлыкта булганлыктан эзләве дә җиңел түгел...
Казанның Борынгы исемнәре. Язма чыганакларга таянып, шәһәрнең барлыкка килү датасын билгеләүдәге четереклекләр шуннан гыйбарәт ки, аның
• Казан» дигән бүгенге исеме соңрак барлыкка килә. Галимнәр арасында кайберләре шәһәр исеме «каз» атлы хазар кабиләсе исеменә «ән» (җир) кушылудан килеп чыккан дисәләр, икенчеләре исә XIV гасырның 70 елларында Болгар җимертелеп, аның әмире Булаттимер (1361 — 1367) һәлак булганнан соң, үз башкаласын куркынычсызрак урынга яхшы ныгытмалы Казан кирмә- ненә (дөресрәге, казулардан күренгәнчә, иске ныгытмалар инде җимерелгән булган, чөнки урда ханнары шәһәрләр тирәсендә ныгытмалар төзүне тыйганнар. 1368—1370 елларда Казан кирмәне яңадан торгызылган) күчерүче әмир Хәсән (Къәсән, Казан кирмәне. ә соңрак куштанланып фарсыча Казан каласы дип йөртә башлаганнар) исеменнән килеп чыккан дигән карашны алга сөрәләр.
Язма чыганаклар, нумизматикага караган күпсанлы табылдыклар һәм урта гасыр карталары раславынча, үзенең меңнәрчә елларга сузылган яшәеш дәверендә шәһәр чәчәк ату белән бергә, тормыш бер генә минутка тукталып тормаса да. түбән тәгәрәү чорларын да үз башыннан кичерә һәм берничә тапкыр исемен дә үзгәртә.
Искә алынган тарихи чыганакларда шәһәр берничә исем белән атала, әмма бу вариантларның барысы да, мәгънәсенә карап, төркемләнәләр һәм алар, нигездә, «кирмән» яисә шәһәр исемен аңлаталар. Мәсәлән, Керем, Кернәк. Кермән (урысча «крепость»), Кастро, Кастрама-Казан (латинча
• крепость» һәм «крепость Казан»). Болгар- борынгы шәһәрнең варисы һәм болгар биләмәләренең башкаласы буларак. Казан акча сараенда сугылган меңләгән тәңкәләрдәге аның рәсми исеме.
Керем кирмәне. ягъни өлкә мәркәзе турындагы X гасырның 60 елларында язылган Хазар каганының телгә алып үтелгән хатында шактый ук саллы яңгырый. Үз хатында ул Кырым шәһәрләрен санаганнан соң 12. <к. У.» N ю
Тамутарханнан (Таман ярымутравы шәһәре) һәм Саркелдан (Дон буендагы кирмән) сон. төньякка таба Б-ц-ра (Мещера) дип аталган җир ягына табан борылуы, даладагы күченеп йөргән кабиләләрнең Керем чикләренәчә яшәгәннәре турында яза һәм «алар бар да миңа хезмәт итәләр һәм миңа ясак түлиләр» дип хәбәр итә.
Шәһәр исеменең икенче варианты, ягъни Кернәк, күренекле фарсы тарихчысы Рәшидетдиннең тарихи язмаларында телгә алына. Монгол гаскәрләренең Идел буе шәһәрләрен яулап алуларын тасвирлаганда, ул Болгар һәм Биләр белән беррәттән, Кернәк шәһәрен дә санап үтә.
Шәһәрнең Керман исемендәге өченче варианты XIII йөзнең 80 елларына караган—Казанның күпсанлы көмештән сугылган тәңкәләрендә очрый. Мәсьәлә шунда ки, XI—XII йөзләрдән соң болгавыр бер чорда өлешчә үзенең халыкара әһәмиятен югалткан Казан, XIII гасырның 50 елларында сәүдә эшләренә һәм сәүдәгәрләргә булышлык күрсәткән Батый хан заманында, сәүдә әһелләре аны Саин, ягъни «гүзәл», «яхшы» хан дип атап йөрткән чорларда сизерлек дәрәҗәдә югары үсешкә ирешә. Әйткәнебезчә, бу Идел буйларында сәү’дә итү, сәүдә юлларының җайлануы белән бәйле була. Әйтик, Биләр кебек су юлы сәүдәчелегеннән, зур елгалардан читтәрәк урнашкан шәһәрләр тора-бара үзләренең элеккеге әһәмиятләрен югалта баралар.
Әрхирейга бирелгән бакчалыкта (Казан хакимнәренең җәйге резиденциясендә) табылган сәнгатьчә нәзәкатьлек белән эшләнгән кабер ташларының кайберләре менә шушы чорга туры килә һәм, мисал өчен, 1297 елгы датаны күрсәткәне (Казанда тәңкәләр сугылган еллар) моннан 700 еллар элек җирләнгән Ялдаш кызы Алтынбөртекнең исеме белән бәйле. Ә гүзәл итеп эшләнгән һәм шунда ук табылган Казанның беренче әмире Хәсәннең мәңгеташы совет чорларында музей ишек алдында аунап ята иде. Казанның меңъеллыгына багышлап, аны тантаналы рәвештә Колшәриф мәчетенә кертеп урнаштыру үлгәннәрне искә алу йөзеннән саваплы бер эш булыр иде.
Шәһәр исеменең дүртенче варианты «Кастрама», ул латинча «крепость», «ныгытмалы урын»ны аңлата, дидек. Бу исем күпсанлы урта гасыр карталарында очрый һәм чыннан да Казанның иң борынгы исеме «Кирмән» («Крепость») булуын дәлилли. Яшь галим Д. Хафизов Германия архивында моңарчы бездә билгеле булмаган әйтеп үтелгән карталарның вариантларына тап булды. XV йөзнең соңгы чирегенә караган карталарның берничәсендә «Кастрама-Казан» дигән, ягъни Кастраманың чынлап та Казан булуын дәлилли торган язулар сакланган. Карталарның саны хәзергә 50дән дә артып китә!
Рәсми рәвештә Казан «Болгар» дигән исемне шәһри Болгар җимерелгәч (1367 елда аны башта урда ханы, аннары берничә ел рәттән Новгород һәм Мәскәүдән өерләре белән төшкән хәерче юлбасар ушкуйниклар җимерә һәм талый) һәм борынгы болгар җирләренең мәркәзенә әверелгәч ала.
Казан тәңкәләре. XV йөзнең беренче яртысында Казан акча сараенда Алтын Урда ханнары исеменнән сугылган уннарча мең тәңкәләр дә, Казанның беренче мөстәкыйль солтаны Гаязетдин (1422—1445) тәңкәләрен, Олуг Мөхәммәт (1445) тәңкәләрен дә кертеп исәпләгәндә, акча сугу урыны Казан урынына Болгар (әмма кайберәүләрнең ялгыш уйлавынча, «Болгар әл-Җәдид» түгел!) дип күрсәтелгән булуы инкарь итә алмаслык аргумент булып тора. Кайбер төрдәге тәңкәләрдә «Болгар» дигән язу урынына лира яки җиргә төбәп тартылган (татулык билгесе) ук-җәяне хәтерләтүче Казанның тугра-тамгасы сугылган. Сәхипгәрәй ярлыкларыннан аермалы буларак, тәңкәләрдәге Казан тамгасы бик матур, зәвыклы итеп бизәлгән һәм ясалган («Казан утлары«ның 1999 ел, 1 саны тышлыгында аның медальон рәвешендәге рәсеме дә бирелгән).
Мәскәүдә әле 1983 елда ук басылган монографиясендә бу юлларның авторы Казанның моңарчы билгеле булмаган беренче солтаны—улы һәм туганы Әстерхан һәм Кырым тәхетләрендә утырган Гаязетдиннең Казанда сугылган бер-ике данә генә түгел, ә меңгә якын яңа табылган көмеш тәңкәләре турында язып чыккан иде. Ләкин ни гаҗәп, кайбер татар галимнәре бүген дә Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәт булган дип язалар...
Казан Кремлендә археологик казулар вакытында табылган кайбер башка тәңкәләр турында да бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Барлык мөселманнарның әмире саналган хәлиф Насиретдин исеменнән Болгар шәһәрендә сугылган
берничә тәңкә 1976 1977 еллардагы казулар вакытында ук табылган иде. Сугылган еллары күрсәтелмәсә дә. бу тәңкәләрнең хәлиф үзе идарәлек иткән (1180—1225) елларда Болгар сугылган булуы шик тудырмый. Университет тарафыннан оештырылган археологик казуларда табылган тәңкәләрнең саны шактый күп булды. Мәсәлән. Насиретдин исеменнән сугылган бакыр тәңкәләрнең кайберсенә Кыпчак дәүләте төзелгәч. Батый хан (1237—1256) идарә иткән дәвердә иске язу өстенә өстәп бөек монгол ханы Мүнкә (1251— 1257) исеме сугылганнары да очрады. Шулай ук башка Алтын Урда чорына караган табылдык тәңкәләр арасында XIII йөзнең 50 елларында монгол империясенең башкаласы Каракорымда бөек хан тәхетен дәгъвалаган Арык- Бука исеменнән Болгарда сугылган вак көмеш тәңкә һәм XIV йөз ханнары Үзбәк яки Җанибәк исеменнән сугылган көмеш һәм бакыр тәңкәләр, шул ук гасырның 60 еллардагы Хызыр һәм башка ханнарның бакыр тәңкәләре дә бар.
Шулай ук Казанның үз акча сараенда сугылган дистәгә якын тәңкә табылды. Өстәвенә. Явыз Иван чорындагы урыс тәңкәләре дә җитәрлек һәм шунысы кызык—аларның кайберләре әле Казан алынганчы ук сугылганнар.
Әмма казулар вакытында яисә очраклы рәвештә җирдә табылган тәңкәләр һәм хәзинәләргә карата аларның датасын аныклау буенча нумизматика фәненең үз кануннары бар. Шул кагыйдәләрне белмәү кайвакыт тәңкә табылу, бигрәк тә журналистлар арасында, кош тоткан кебек итеп кабул ителә. Мисал өчен, әйтик. XII йөзгә караган катламда табылган Насиретдин тәңкәсенә карата аның 1180. ягъни сугылган елыннан да алда җир асты катламына керә алмавын төгәл итеп әйтергә мөмкин. Ә менә шул күрсәтелгән елдан соң кай вакытта аның җир астына керүен әйтү шактый читен. Ул кемнеңдер сандыгында фәлән ел сакланырга яки бор чибәрнең чәч чулпысы булып гомере буе чылтырап йөреп, аның кызына да хезмәт итәргә мөмкин... Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әгәр намусы бик үк чиста булмаган бер археолог юри ташласа... Археологиядә андый очраклар да билгеле...
Тәңкәләр табылып торуның әһәмияте даталар билгеләүдә генә түгел, ә берничә мең еллар дәвамында яшәп килгән торлакның кайсы чорда шәһәргә әйләнүен ачыклауда да, чөнки урта гасырларда акча әйләнеше бары тик шәһәрләрдә генә булган, ә кәҗә биреп чана ясату, яки мал түләп кыз алу кебек хәлләр, ягъни натураль алыш-биреш авыл җиренә хас булган.
Шуңа күрә, археология фәне өчен санлырак булганнарыннан хазар, имән-кискәле һәм болгар чорына караган керамика—чүлмәк кыйпылчыклары, ягъни массакүләм рәвештә көнкүрештә киң кулланылыш әйберләре, металлдан эшләнгән ук башы (аларның да формасына карап даталарын ачыклау өчен төзелгән графиклары бар), пычак һ. б. төрле әйберләр, шулай ук борынгы корылмалар, шул исәптән шәһәр ныгытмалары һәм башка төрле шуңа охшаш табылдыклар кыйммәтлерәк саналалар. Ә инде, мисал өчен. Айрат Ситдыйков казылмасындагы кебек шундый табылдыклар һәм шул ук чорга караган биналар янында алар белән бер комплеск тәшкил итеп дирһәм дә табылса, әлбәттә, абсолют датаны да билгеләргә мөмкин! Дөрес, әлеге тәңкәне танылган нумизмат, хәзер инде мәрхүм Г. А. Федоров-Давыдов X йөз уртасында сугылган дип билгеләгән иде. Ләкин урыс халкы әйтмешли, май ботканы бозмый лабаса...
Югарыда бәян ителгәннәргә йомгак ясап, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: мәкаләдә файдаланылган чыганаклар—беренче мәртәбә шәһәр исеме телгә алынган X йөз ахырындагы хазар каганының хаты һәм шәһәрнең чыннан да монголларга кадәрге шәһәр булуын раслаган Рәшидетдиннең язмасы. XI— XII гасырлардагы шәһәр ныгытмасы хәлендә сакланып калган дивар (стена) кебек зур күләмле археологик мәгълүматлар, тораклар, балчыктан ясалган массакүләм хуҗалык кирәк яраклары һәм металлдан эшләнгән һәртөрле әйберләр, шул исәптән, тимер ук очлары, шәһәрнең урнашкан урыны һәм иске исемнәре күрсәтелгән 50дән артык урта гасыр картасы, шулай ук XIXII йөзләргә караган (гарәп, чех. болгарда сугылган) күпсанлы тәңкәләр— боларның барысы да безгә борынгы заманнардан- таш гасырыннан ук яшәп килгән торлакның ниһаять. XI йөз башыннан башлап шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелгән Казанның 2005 елны 1000 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тулы мөмкинчелек бирә.