Логотип Казан Утлары
Поэма

ИКЕ ЕГЛАУ


Башлам
Җиде икьли.м чиген ИҢЛӘП иңрәү йөри, иңрәү кайта, кайта ничә ел аша.
Мәшрикъ якны тоташтырып мәгърнб якка, кара-каршы ике бикәч еглаша.
Хәсрәтләргә чумган дөнья хәтерләми мондый аглау юктыр кебек бер җирдә; кыйтгаларны айкап йөргән кайтавазы үкси-үкси бәрелешә бәгырьдә.
Ике яша гомер сөргән чнт-ят затлар: берсе Идел, берсе Дунай буенда. Илләрендә көйлән-көйләп илерәләр, үзәк өзгеч аһ-зар бардыр бу моңда.
Кенәзбнкә, килешмәүчән килендәштәй, ханбикәдә танып ала көндәшен...
Итәк тотып энҗе-мәрҗән җыйган төсле, фәрештәләр санап бара күз яшен.
Йөрәгеңнән гамьнәр савып йөдәгәндә килми калмый, килми калмый кан исе.
Ишнур МАНСУРОВ < 1 9W —шагыйрь, публицист; »Йвз суы». • Ваем». •Яша} ‘Күңе1
с*1мре»Һ.б китамар авторы Казанда яши
Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә, хаклы итеп тоя үзен кайсысы?..
Ил-йорттагы барлык, барлык еглауларны күмеп китә икәвенең еглавы.
Йодрык аша саркып чыккан ачы яшькә кушылгандыр йөзәр-меңәр ел давы.
1
Сөембикә
Егла. халкым, әйдә, егла, халкым, минем белән бергә еглачы. Ходайдандыр бүген хадимәңә тәкъднрләнде яңа юл башы.
Өметләнеп дәшәм: өммәтемә әҗер килсә, куып йөрт кенә! һиҗрәт итү язган икән миңа, әсир төшеп урыс йортына.
Киленеңне, илем, килешенеп, канлы туйга калым иттеләр, еглаганда... Казан нигезенә салып калдырылган эт көләр...
Бүген инде, углым, миңа кушыл, күзләреңнән яшьләр түгелсен. Сыктавымның асыл сәбәпләрен әле аңлар яшьтә түгел син.
Ирексезләп ачам йөрәгемне— тыңла җәрәхәтле кыл зарын. Үзенеке итеп үзгәртмәкче залим патша Аллап колларын.
Урда рухы бүген сызлый булыр- җуйдык бугай инде барсын да. Хөрлек таҗы ничек тора алсын табан ялаучылар башында.
Канлы чыкка батып бара җирем. Идел-йортның хәзер язы... көз. Фәрештәләр, гамәл дәфтәремә күз яшенә манчып языгыз!..
Чәчен йолкып, битен тырнап, кулын чәйнәп, бузлый-бузлый еглый барча кыз-кыркын. ■«Мәҗүсидәй хәттин ашып мавыкмагыз! Җитәр!» диеп ник бер сәед кычкырсын.
Төшләреңдә энҗе күреп тәшвишләнү түгел икән, түгел икән яхшыга. Егламаган ташлар юктыр ханкирмәндә, бичураның күзеннән дә яшь чыга.
Йодрык белән сорт ә сабый яшьле битен, күкрәгендә кемдер елан жылыта.
Кыйтгалардан көйле иңрәү кайтарыла, аһ-зарларны арлы-бирле җил йөртә.
Дерелдәшә кирмән-кала диварлары хәтта ташлар түзә алмый кан-яшькә. Егылышып бөтен дөнья еглаганда көндәшләрең әверелә гамьдәшкә.
Җарияләр иңри башлый нрексездән. коллыктагы җәберләрен онытып. Мәдхияләр укып йөри мәшһүр Баян матур төшен күрсәтмәкче өн итеп.
Тавышында кайгы-шатлык тынышкандай, әллә еглый. әллә җырлый бер кортка. Сусыз дала кылганнары сәҗдә кыла болытларның яшен койган бөркеткә.
Шомландырып яшьләр тама шәмдәлләргә, еглый торгач дәргаһ-йорттан кот качкан. Коргаксыган иске арба шыгырдавы иңрәү булып кайта Дәштн Кыпчактан
Җиңелүнең ачы яше җемелдидер сәргаскәрен җуйган атның эзендә. Угланнары язмышыннан угаланып, ачулана бөек кенәз үзен дә.
Җәберсенгән кальбе белән еглаганда үзен һәркем әүлиядәй пакь саный. Кирәк чакта я)даш булган гаярь кавем хәзер инде әшнә түгел «Поганый!..»
Ярославна
Гыйш-гашрәтле яшьлек бәйрәмнәре, җитәр инде, озак көлдертте. Еглашыгыз, кызлар, еглашыгыз. яшебезне кояр көн җитте.
Яшьнәп торган төнге күкнең сүзе канлы сөңге белән язылган. Каргышыбыз төшсен каракошка безнең газизләрне ят кылган.
Канатлансын кыпчак кәнизәге дала хөкемедер бу яшен!.. Сиңа дәшәм, Игорь, таулар аша: сизмәдеңме шулай буласын?..
Мәрхүм әнкәм төшкә кергән иде. җиргә җәеп кара яулыгын. Иртәгесен кояш тотылганда күләгәләр кисте яу юлын...
Иләмәннәр белән киңәшмичә, качып киткән кебек ашыктың. Көнчел күргггең Көнчак ханга барып, өрми генә утлы аш йоттың.
«Онытырмын, дидем, ятимлекне, әгәр сине хәләл ир итсәм...» Өзелерме, бәгърем, зынҗырларың, күз яшьләрем белән эретсәм?
Юылырмы безнең еглаулардан бәгырьдәге хәсрәт дуены?.. Үксезләрем ничек үксемәсен иртәләде соңгы туй көне.
Лхнриләр. йәгез, ахыргача ахылдашыйк күкләр ишетсен! .Адәм затын аяп еглый алган фәрештәләр безне иш итсен.
... Урамдагы мөлдерәмә канаулардан әллә нинди кан-яшь катыш су ага. Таралыша ыңгырашх тавышлары. Куяба дан кайтарыла Сула га.
Дала илен иңләп үтә бәгырь өне. Җигүлетау яшененнән ут ала. Казансуга килеп җиткән күкрәүләре ачы нәгьрә ормак булып уктала...
3
Сөембикә
Аһ-зарларны бергә очраштырды— әллә дөрестән дә Җир тармы?! Миңа тиңдәш булып еглар өчен, Ярыслауна, яшең җитәрме?
Сагышларны сыгып сыктаганда сабырлыклар булмый күпләрдә... Ике күздән ташып чыккан яшьне еглап бетермәстер күкләр дә.
Ярославна
Безгә инде, бикәм, шулай язган— азрак көлеп, күбрәк егларга.
Эмма синең кебек горур затлар җебеп җавап бирмәс юк-барга.
Тыеп тоткан күпме хәләл яшең сабыр бәгырендә тулгаклый... Ачылуым өчен ачуланма— толны кыен чакта тол яклый.
Башкарактыр иман багышлавым, бүтәнчәдер күзем, кашым да,— кайгы безне тигез күрә булыр ихлас яшь бөртеге каршында.
Сөембикә
Бөтен галәм дәррәү көлгән чакта күренербез игез булып та.
Синең яшь тә, бәлки, бардыр әле Казан өсләп йөзгән болытта.
Сорасалар еглау сәбәпләрен, безне кемнәр генә иш санар? Дөресләсен хәсрәт дәрьясының төбен күрә алган ннсаннар.
Фәрештәләр безнең күз яшьләрен үлчәп тормас мәхшәр көнендә...
Куяба—Киев шәһәренең кыпчакча әйтелеше JC у ла—Днепр елгасының сул кушылдыгы.
Ярославна
Кайгыларга саксыз кагылмыйкчы— хакы бардыр анда кемнең дә.
Йөзеп китә бара фани дөнья, еглап башланмаган көн әздер. Исәнгерәп ята әсирлектә ул бит ... кенәз кадәр кенәздер!..
Сөембикә
Ярославна
Күңелдәге тутын күрсәтмичә, йөри. әнә. Башту җыр әйтеп, һәрбер шәйне кабул итмик әле күз яшьләре аша зурайтып.
Орышларны уйлап чыгармадык, шаны-иргә, яше ... безгәдер. Ике илче кебек, хаклык эзләп еглашабыз менә бергә-бер.
Сөембикә
Еглаганда сиңа элгәрләрен инде күптән мәгьлүм сер әйтер: кайнар канның җирдә ачы яшькә кушылмаган көне сирәктер.
Ярославна
Олы халык сугыш белән яши, ыру... узмый, диләр, бузадан Узаманлы дөнья үзгәрмәстер, үзгәрмәстер безнең бу зардан.
Ничә тапкыр төштә кошлар күрәм- әле агын, әле карасын.
Савап арты савап эшләп кенә милләтеңне саклап кара син!..
Җирдә сынау үткән һәрбер бәндә- кылган гамәленең тоткыны. Аңлатачак әле Аллаһының җавап ала торган төп көне.
Борын чөеп, бакчы, сөңге кадый кыпчак даласының читенә.
Очлым белән Доины эчеп кую аның өчен, имеш, чүп кенә. Ханның атын асылташлар бизи, аткан угы, әйе. көмештән. Балбалларның алтын билбавында кылыч беләүләргә кем кушкан?
Бүрегендә кайсы бөрадәрең каракошка оя ясаткан?
Чынлык өчен. әйдә, санал карьиго кемнәр башлап күбрәк яу чапкан?..
Әле кайчан гына Күбәк ханның әсирлектә башы җуелды. Яшьләнгәндә дала җәмшәннәре сездә бәйрәм, уен, җыр булды.
Галибанә «җанлы ганн.мәт*не яугнрләргә бүлеп биргәндә, кенәхтекнең колын кызганудан еглап җибәрдеме бер бәндә?
Ничә ишкәк белән Идел суын чайпалдырып кайтты кайнишең? Хаталанса халык хәтерләре.
балык хәтерлидер кан исен...
Сөембикә
Бәләкәйдән адәм балалары ияләнеп үсә кан-яшькә...
Ярославна
Берәр газиз башны... кисеп кенә илтә көндәш үчле көндәшкә.
Кылыч сорап торган чарыс затка фатиханы бирми ил генә,— Мөхәммәдиең яугир тудыкасы кулын салган, имеш, иңенә.
Сөембикә
Төрле хәлләр була: колмак бата, ә таш йөзә башлый еш кына. Беркетелгән антлар бозылганда җәясеннән ук та ычкына.
Иделләрне эчеп бетерүләр нман-денгә ничек ялгансын?! Очлым белән тәгам җияр ирнең комсызлыгы арта яудан соң...
Җитеп торыр, моңдаш, авыр чакта сиңа хөтбә укый башладым. Бетеренмик әле битәрләрдән— еглар, көләр өчен баш лазим.
Күлмәк җиңең бигрәк озын икән— кипмәс әле, кипмәс тиз генә.
Ярославна
Кара кашлы зур күз яшьле була, дөреслеген җаным сизенә.
4
Чарт-чорт итеп багбостанда борчак ата, кипкән сәрви кузаклары ярыла.
Тып-тын очкан күбәләкнең өнен алып, ханзираттан ыңгырашлы зар килә. Болынлыкта бертуктаусыз бөтерелгән шәүлегәннәр бүген яңгыр теләми.
Төрбә ташын соңгы тапкыр сыйпап сыктый ирдән калган, илдән калган тол җаный.
Иләмсерәп тулгый-тулгый еглауларның кайтавазы ишетелә дүрт яктан.
Дивансарай диварлары дерелдәшә үзәк өзгеч сәмум-җилле фөрьяттан.
Кан-яшь белән Аллаһыдан яклау сорап, рәкәгатькә егылганда ил-ыру, сыенырга тыныч почмак сайлагандай, манарада гүләп тора илерү.
Бүре кебек берәм-берәм улый башлый куркынычны сизенүче сак этләр.
Гаҗиз хәлдән бөтен гавам үксеп еглый, бәкләр еглый, мирза, тархан, сәедләр...
Моңлы азан тавышына ачы сыктау авазлары кушылганда мең авыр! Камчы белән үзен-үзе кыйнап еглый каберлекне саклап торган мөҗавир.
Баскын кенәз ничек шулай йомшый ала чиксез кодрәт иясенә тиң чакта?!
... Дөге-дөге яшен түгеп еглый икән корбанына якынлашкан тимсах та...
Бөтен халык сыктаганда берәү генә авызыннан аждаһадай ут ата: көндәшенең янып-көеп кансыравы анда бары ләззәт кенә уята...
Ханбикәне көймә көтә Казансуда «шөһрәт-сыйлы әсирлек»кә илтергә. Икълимнәргә ишетелгән еглауларның газиз яше сеңеп кала ил-җиргә.
Сөембикә
Ярдәм итче, Сафам, мөмкин булса, Аллаһыдан җибәрт иштирак ! Җырлау өчен ят та ярап тора, еглаганда якын иш кирәк.
Игътибарлап тыңла еглавымны. җавап бирсәң җаным сизенсен. Хан-солтаным, бөтен хатыныңнан артык күреп мине сөйдең син.
Күрәсеңме урыс яугнрләрен зиратыңда гына алты пар. Биектәге сылу бикәчеңне аккош төслүк атып алдылар.
Кяфер колы иткән канлы туйда матурлыгым нигә кирәк соң?! Манарадан атыйм йөрәгемне ахыргача янып көйрәсен!..
Бигрәк елгыр атта чабып үттең тәхет белән ләхет арасын. Ялгызыма бик күп калдыргансың мәкер, гайбәт, шелтә, әр ашын.
Тәкъдиремне еглап тәфсирләргә юктыр, бәлки, юктыр хакым да. Кемгә сөйлим оскә авып торган янар таудай кайгым хакында?
Т и м с а х —крокодил •И in т н ра к —булышлык
Козгыннарның көтмим кызгануын, ярдәм өмет итмим чит ымнан. Кемгә сөйлим, жанкач. үксез углын аерылмый әле сөтемнән.
Нугай ерак, әйтмә, Кырым ерак, һәм дә арабызны корт чаккан. Миңа киңәш биргән күпме затның әйтер сүзе чыга корсактан.
Монафикътай йөри мөэминнәрең, шикле ладан исе аңкытып.
Менә шулар инде сөрә мине, ирекләре белән ант итеп.
Варисыңны нинди вәсвәсәләр көтеп ята икән тегендә? Имәндереп тора иманнары, кабул итә алмыйм телен дә...
Ялыгудан гаҗиз ялгызлыгым синең ялгызлыкка кушылсын,— ятимәңне алдыр ятагыңа, җаннарыбыз игез кош булсын.
Ничә алтын анда ишек бавы үткәр мине гүрең түренә!..
Еглап ташкан зарлы Идел аша алып китәр безне зур көймә.
Шатлык яше белән кайгы яшен бүлеп торган юллар, аһ, ерак, һиҗрәтемнең зур-зур әҗерләре сиңа булсын, илем—әлфирак!..
5
Ярославна
Ятим җаның тоташ яра икән, сиңа карап, мин дә җебенәм. Сөзелешеп чыккан сүзләреңне бүлим әле ефәк җеп белән.
Казаланып торган Казаныңда әйтмәдеме татар кардәшең: «Бездә бикә булып яшәр өчен җитәр микән.—диеп,—кан-яшең?!»
Еглашабыз менә икәүләшеп, еглашабыз инде кай заман. Ышанамы синең яшьләреңә тәкъдир атлы кырыс кайнанаң?
Мәлдер күзне сөртеп торыр өчен яулык очы күбәү, җиң озын... Хафалану тулы халәтемне аңлый аласыңмы син үзең?
Ялгыз баштан ниләр кылып була— син бит байтак тартгың ир йөген.
Әсир хәлен әсир белми калмас— һәркем җандай күрә иреген.
Ярославна
Әсирлектә кенәз Василийны күздән яздыручы кем иде?
Сөембикә
Нахак яла безнең бавыр итен, җигәр инде, байтак кимерде.
Миннән йөз кат өлкән була торып, кайчак әле һаман бала син.
Кемдер файда күрер сылтыйк гелән кара эткә ак эт бәласен...
... Яуга шулай качып китәр кенәз, безнеңчәләп әйтсәк, кылтык ул. Анда сөрән салып яткан ирең, әсир ителсә дә, кол түгел!
Ерактагы кыпчак җәйләвендә җайсызлыктан бер дә ертылмый: тели икән, ауга чыгып керә, кичен, кымыз эчеп, җыр тыңлый.
Кенәзлектән поп та кнтертелгән, учакларда көйри куз гына. Улыгызны димләп йөрүләре Кончак ханның кече кызына.
Тоткын җайдак тиздән кайтып килер, кылганнарның коеп чык-яшен...
Ярославна
Кодалашу артык көендерми сиздем шулай килен чыгасын.
Ярәшүләр кайчак ярашуга китергәлн Кара Болгар да.
Киев Русенен шулай аталган чоры ла булган.
Сөембикә
Еглауларны тиңләп еглауларга. тиңдәш эзләр өчен юк хакым. Тәкъдир кушып, әйе, ханча булгач, хөрлегемне мин дә югалттым.
Каударланып сөңге кадамадым башка мәмләкәтләр читенә. Газиз илдән улҗа малы итеп алып китә мине чит көймә.
Кенәзеңнең канлы барымтасын аклап күпме генә аһ орма, әсир төшү белән әсир алу арасында бардыр аерма.
Бар.EUI тгүгмтм барча корбан сатлвт каракошлар тагын ит теләр. Хәрамиләр ил-күз хозурында ничә ханны тоткын иттеләр.
Мордарлыкның гарьле моң-зарларын әрнеп кичермәгән җан бармы? Череттеләр ерак әсирлектә Габдел Латыйф. Илһам ханнарны.
Тагын күпме асыл затлар шулай җиргә күчте коллык базында. Үтәмешем киеп өлгермәде әтисеннән калган таҗын да...
Нәсарины әһле мөселманнан ерагайтмас әле болар да.
Сөембикә
Сөенимме ханнар суешканда тамырдагы каннар сугышса. Туранымның соңгы туруннары баскын очлымыннан су эчсә?!.
Ярославна
Ничә меңле гаскәр саклап тора гайрәт чәчәр Казан кальгасын. Олугларын патша калгаеннан нигә шулай куркып калган соң?
Мәгърур таудай басып торган калаң батып бара, әнә, аһ-зарга.
Ханбикәсен биреп җибәрүче кавемеңне ничек аңларга?
Сөембикә
Ачынышып еглый алучылар ишарәгә күчми шикелле. Күзгә бәреп әйтик туры сүзне— нигә сиңа андый шик килде?
Күңелемдә урын калдырмадым нахак яла, кинә, кер өчен. Гаепләсәм сөйгән милләтемне, хаксыз әйтсәм—телем корысын.
Аллаһыга ярсып әләклимме, кемгә шикаятьләр языйм соң,— килен булып төшкән ятим илдән * Талак!» әйтеп куса язмышың?!
Сатылырга безне өйрәтмәгән Ага-базар, ефәк юллары... Гаҗизлекнең ниләр күрсәтәсен белә булыр, белә Ул бары.
Ярославна
Сәерсенмә, зинһар, соравыма, җанга тынгы гына эзлимен: ханбикәсе, биреп һамаюн ын, саклап калган, димәк, үз илен.
Янып сөйгән газиз иле генә ханбикәсен саклый алмаган...
Сөембикә
Алай зурдан кубып хөкем йөртмик, гөман кылмыйк, узып Алладан.
'Һамаюн—бәхет кошы
Бәйләнмәгән безнең ихтыярга иртәгесе көннәр гамәле. Кемнәр генә аны саклап калыр— җанда өмет түгел, гамь әле.
Бәхет кошы озак тора алмас, тәхетеңә менсә үч-кинә...
Күзем йомган чакта юк-бар төшләр сискәндерә шуның өчен дә.
Ярославна
Кайнатамның зәңгәр шәрабенә кемдер гүя энҗе төшергән... Кенәзнеке бер дә куандырмый, ә ханбикә нинди төш күргән?
Сөембикә
Ышанмаслык шайтан ишарәсе— башкаеңа сәер уй иңәр: әүлиядәй диван әһелләре Хансарайда ... «бишташ» уйныйлар.
Бисмилладан башлый басымчагы— Аллаһыга, имеш, тапшыра. Ханлыгымның асыл чүлмәгенә берсе уйнап кына таш ора.
Әллә кайдан шомлы тавыш килә: «Аңа...
Олуг Мөхәммәтләр бакты ла!* Ташны юри генә ата кебек, чүлмәк исә чынлап ватыла...
Ярославна
Үзәгеңә тия үзеңнеке, гарьләндерә -ни хәл итәсең. Бөялгәндер, беләм, бәгыреңдә— каргап булмый туган ил ташын.
Төшләреңә кереп тәшвишләтә, өнгә саркып чыга бу ачы. Кан-яшеңдә юган ташларыңны нигезеңә салып булсачы...
Сөембикә
Байтирәкләр бездә башкачарак. очып куна торган кош башка. Язмышымның яшьле яулыкларын элеп куймыйк әле кояшка.
Гарше әгьля. сизәм. күрми калмас миндәй кайгыручы мөмтазны...
Момтаз—башкалардан аерылып торучы зат
Үз-үземне артык кызгандырдым— синең күзләреңдә моң азмы?
Ярославна
Байтирәгем еглый вакытлыча, шунысына ничек түзәсе?!
Ханбикәнең хәле хәвефлерәк, күпкә ачырактыр күз яше. Ярга сыймас дәрья кебек аккан хәсрәтеңдә булмый батып та. Дөнья тоткан илең ничек шулай башсыз калган кыен вакытта?
Сөембикә
Минем утлым ханлык таҗын киде— нигә чыгарасың исәптән?
Ярославна
Карышкыдан кечек нарасыйны аердыңмы әле имчәктән?
Ачыклавым өчен ачуланма, ачындыра болар мине дә. Кыйтгаларга китсен кайтавазым, еглый-еглый кылам мең ннда.
Олег каны, имеш, Чыңгыз каны— һәлакәтле шан бар бу канда. Хакимлеккә хөкем ителгәнсең, җаһил, чирле, сабый булсаң да.
Хаким булып торса шундый кенәз, шундый солтан, патша, корольләр,— дан-шөһрәтле илең дошманында, димәк, иң дәһшәтле корал бар.
Илаһлыктан ерак иләмәннәр тәхет менсә—халык интеккән; томаланып ыру тамырлары, вәйранлыкка күпме ил киткән...
Фәрештәләр чын-хак патшаларның күрә, диләр, нурлы каймасын. Татарыңның Тәңре тамгалаган изгеләре бүген кайда соң?
Йортын нигә саклап кала алмый Күкләр билгеләгән хакимлек?..
Кичер мине, бикәч, барсын бергә тоташ гаепләргә хакым юк.
Сөембикә
Зәнки затлар инде ничә тапкыр сабыема тешен ыржайтты; кимсетмәче: ул бит нәбиләрнең җенестәше булган ир заты.
Җанҗылымлы Игорь жәнапләре аерылды мәллә имидән?.. Бирелгәндәй шайтан коткысына, шулай әйтәм әле мин нидән?!
Ярославна
Бәрәкалла, шуна бәйләнгәнме ымсындырып торган тәхет тә?
Сөембикә
Сөттән бизгән ватан үксез кала— бөтен хикмәт шушы тәүхид тә.
Хатын терәк булыр газиз иргә, ил терәге, шиксез, ир булыр.
Ярославна
Әйтеп бетер инде таҗга әле безнец танфә дә ыргылыр.
Мәрьям ана чынын раслап бирсен: тәхет басу безгә хәләлме?
Дөнья тотар өчен нык кул кирәк— бүгенгеңдә шундый хәл әле.
Кинаяле сүзләр күнеленнең. әйдә, әрнүләрен кузгатсын: патша булып торыр, җае чыкса, тик идарә итмәс кыз-хатын.
Сөембикә
Көчле куллар нигә саклый алмый милләтенә язган бер йортны?
Ярославна
Әллә киеп карау уең бармы Мономахтан калган бүрекне?
Сөембикә
Әгәр ният итеп киям икән, йәле. шуннан нәрсә була сон? Ошбу бүрек Мәскәү-йортка барган Көнчак бикәнеке -беләмсең!
Ярославна
Халыкларда кием алмашулар була инде читкә борма син.
Сөембикә
Бүләк иткән бүрек белән бергә башың гына китеп бармасын...
1 Тәүхид -бергәлек мәгънәсендә
2 Кәнчак—Үгбәк ханнын сенлесе 2. «к v . .** ю
Булган инде бездә төрле хәлләр: күпләр яулап-талап таҗ алган; сарык урлап \гры атын йөртсә, тәхет урлап патша саналган.
Аруланмый дөнья ырусызлар әрсезләнеп таҗга үрелсә.
Үртәләнмәс идем. Үтәмешем ил куннына сыйган ир булса.
Йөрәгемне телә парә-парә үксез кавемемнең һәр гаме. Төрле хәлләр булды, гыйбрәт алсаң— хәләленнән күбрәк хәрәме.
Күрмисеңме: күпме кардәшеңнең тәхетеннән саркып тама кан. Кенәзләрдән узып, Куябаны кыпчаклармы әллә талаган?
Ярославна
Хак-нахактан азган хакимлеккә мөһим түгел кан, сөт, тел ягы. Оныттыра хәтта өммәтеңне таҗга хуҗа булу теләге.
Сиңа инде барсы яхшы таныш, гамем әле башка борчуда:
Казан башы булган ундүрт ханның ник Болгардан түгел берсе дә?
Сөембикә
Килешмимен: әллә килмешәкме монда туып-үскән ханзадә? Атилладан килгән алмашчылар чит-ят токым түгел кайда да...
Инде сүзләр генә ярдәм итмәс, фәган халәтенә кайтамын.
Ярославна
Яшең белән әллә юмак булдың бәхет кошындагы кан табын?!
6
Җиде икьлим чиген иңләп иңрәү йөри, иңрәү кайта, кайта ничә ел аша.
Мәшрикъ якны тоташтырып мәгьриб якка, кара-каршы ике бикәч еглаша.
Гамьдәшләрнең көяләнү гамәлендә юктыр кинә, юктыр рия. ялган да... Өзгәләнеп Аллаһыга ялваргандай. Ана бүре улап куя яланда.
еглау-сыктау
Әллә инде гасырларны пәрдә кебек бүлеп тора бары ярты төн генә?!. Дәрья буйлый агып төшкән бөрчек яшьләр мәрҗән булып ята диңгез төбенә.
Мәэюсләнеп мәликәләр моңланганда халык хәлен аңлый алыр балык та. Сыктаулардан хәтта җир-күк сагаядыр— актарыла күңелдәге бар нөктә. Хәзрәти Мәрьям
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Яшен белән чыгып бетәр димсен бәгыренә тулган бар ачы? Мәлҗерәмә әле мәҗүсидәй, хәттин ашма, нугай баласы!..
Канны юып булмый кан-яшь белән, кан-яшь тамган җирдә гөл үсми. Кенә.збикә, болай кызгандыру синен кебекләргә килешми.
Еглашулар бит ул сөйләшүне дәвам итү башка әмәлдә. Нәүхәчеләр кебек кыланмагыз бар бит әле фарыз гамәл дә.
.Алыштырмый зекер әйдәүләрне, гыйбадәтне андый аһ-ваһлар. Еглама1ыз шулай егылышып су эчендә ята әрвахлар.
Чыдамлыгын яшькә чылатмаган сабырларны сөя Аллабыз. Балакайлар, әйдә, бергәләшеп «Вәл-гаср»ны укып алабыз...
Сөембикә
Күздән яшен ничек чәчрәп чыкмас сабырлыклар тулып ашканда?!
Ярославна
Тирәнәя хәсрәт дәрьялары, буаларын тырнап ачсан да.
Сөембикә
Форьятыма каршы фәрештәләр кара «амин» сүзен ннк әйтте?
Хәзрәти Мәрьям Пот-санәмнән килми авырлыклар барысы да Аллаһ нигъмәте.
Мәләкләргә үпкә белдергәндәй, карап алма рәхмәт юлына. Иләмсерәр мәллә елмайткан да. еглаткан да бары Ул гына.
Ярославна
Әллә инде безнең яшьле күздә көннәр белән төннәр буталды?!
Хәзрәти Мәрьям
Саргаешкан чакта сорашыгыз: «Кайдан килде,—диеп,—бу кайгы?»
Үзегездән үзәк өзелүләр, үзегездән килә барсы да... Ихлас белән шуны икърар итсәң, авыртулар бераз басыла.
Сөембикә
Йөрәгемнең тоймыйм җәрәхәтен, яшемдә дә инде кан күрмим. Сизәсеңдер: мин бит, сабырсыздай, үзем өчен генә кайгырмыйм.
Хәзрәти Мәрьям
Туган халкы өчен бәхет даулап, сез генәме шулай җан аткан?.. Гарше-көрси мотлак һәрнәрсәне үз тәкъдире белән яраткан.
Галәлгомья1 кылган гамәлләрне хәтереңә син дә яза бар. Көч-кодрәтле Аллаһ кавемнәрне языгына күрә җәзалар.
Хак Тәгалә бәгъзе халыкларга нигъмәтләрен өстәп биргәндә, тәкәбберлек йота тәкатьсезен, башларында калмый бер гамь дә.
Ил-суларын җәннәт мисалында күреп масайганнар кем иде? Кәпәренгән шундый кавемнәрнең тора-бара... җире кимеде.
Сөембикә
Безнең илне оҗмах багы санап, дошман нигә җирен арттыра? Арабызда, юкса, ыруглыктан килә торган изге ант тора. Өммәтемнең шушы әманәтен мирас итәр идем углыма...
Галәлгомья
гукырларча.
Ярославна
Вәгъдә сүзен кемнәр башлап боза белә булыр аны Ул гына.
Сөембикә
Хәләл халкым хакын хаклар өчен миннән тагын күпме хак кирәк?
Хәзрәти Мәрьям
Дулашмагыз: сезнең дошманнарны белә Ходай сездән яхшырак.
Ярославна
Ачылыгы анда ачыкланыр, кемнең-эре. кемнең вак яше...
Хәзрәти Мәрьям
Сезне гирьян иткән дошман явы Аллаһ биргән сынау вәгъдәсе.
Сөембикә
Татар иле авып барган чакта Хак йортына ничек килмә ди?! Илчесенең биш мең фәрештәсе, юк. барыбер ярдәм кылмады.
Ярославна
Кенәземә сәлам күндергәндә әйттем җилгә изге сүз генә. Нигә алар яуда ике булып күренмәгән кыпчак күзенә?.. Язык саен төшкән җәза кебек, гел-гел безне эзли бу каза.
Хәзрәти Мәрьям Үтәмисез фарыз кануннарны унның берсен генә булса да.
Сөембикә
Вөҗданымны сыгып вөҗүдемнән, нинди бушлык изә бу җанны? Әллә инде, халкым, сине саклар фәрештәләр гаип булганмы?!
Хәзрәти Мәрьям •
Ябырылса дошман яугирләре. шик килмәсен Раббың хакында, чиратлашып торыр чарасызлык, җиңү яулар синең халкың да.
Г и рьян — еглаучы.
Элмнсактан килгән әүлиялар хикмәтенә дикъкать әйлә бер: ирексезләп артта калдырылган соңра ... беренчегә әйләнер.
Әгәр Ходай ярдәм итәр булса, хәтта зәгыйфьләргә коч керер... Ялгыш юлга илен дәшкән рәһбәр ике тапкыр газап кичерер.
Бер гөнаһтыр- хаким үз халкының язмышында уйнап көн күрсә, мең гөнаһтыр—башка кавемнәрнең туфрагына бәла китерсә.
Сөембикә
Казанымның кузлы казнасында әллә чынлап азман эт бармы? Өч-дүрт ахмак кылган гөнаһ өчен Аллаһ безне һәлак итәрме?
Хәзрәти Мәрьям
Уфтанулар тулы үткәннәрне уйлар дәрәҗәдә аңлы сез. Инде ничә халык юкка чыкты— нигә бер дә сабак алмыйсыз?
Хафаламый сезне һәлакәтләр, туклар белмәгәндәй ач хәлен, һичбер милләт узып китә алмас, кичектерә алмас әҗәлен.
Ашкынышып хәттин ашканнарга гарше-күктән нәфрәт аркылыр. Хак Тәгалә алар урынына башка бер халыкны бар кылыр.
Сөембикә
«Аллаһ әмре» белән килә Мәсих'— татар үксез, татар ят һаман.
Иңдерелгән күпме пәйгамбәрнең нигә берсе безгә язмаган?
Пәйгамбәргә лаек халыкларга өстенлекләр өстәп бирелгән. Үтсәң иде иң-иң кыен чакта Хозыр Ильяс белән бер юлдан!..
Хәзрәти Мәрьям
Кыйбласызлар сымак кыйланганга кабатларга әзер мең кабат: мәхшәргәчә барлык кавемнәрнең пәйгамбәре булыр Мөхәммәд!..
Балакайлар, күрә беләсезме эчтән янып торган тау ямен?
Илбасар урыс патшаларының -Аллаһ исеме- белән басып алу сугышлары башлавына ишарә.
Кайтарылыш көнгә калдырыгыз кайгырышып еглау тәмамын.
Кемнәр хаклы, дисез, кемнәр хаксыз— ачыкланыр шунда яхшырак.
Куанышып җәннәт капкаларын үткәндә дә әле яшь кирәк.
Сыктамагыз!..
Сөембикә төштәй тонык хәтеренен төпкелендә татлы-ачы уй саклый. ... Айдаланың өер-өер айгырлары Нугай җирен дерелдәтеп уйнаклый!
Кылганлыклар чайкалыша калкулыкта, кызалакка ятып аунар ат сыман.
Әллә чыкмы, әллә яшьме, әллә канмы чәчрәп китә утлы тояк астыннан.
Җилдертәләр Йосыф мирза җегетләре- бүген алар изге йола үтәүдә: «Иярдәге шушы тәүге ыргымынны. Сөем сабый, егламыйча үт. әйдә!»
Урдасының алтын йортлы уртасында бүген бит ул җайдакларның япь-яше. Аргамакта егламаган нарасыйлар дәрәҗәдә гомер кичәр, янәсе.
... Айдаласы хәтер төбен айкалдырды тәкъдир җиле йолыкканда иярдән.
Әллә инде теге чакны чытлык кызга еглап туймас кара болыт ияргән?!.
Сөембикә
Мәхшәр көнгә тикле җитәр микән, Ярыслауна. безнең түземнәр?..
Зинһар өчен тыңлан торма мине— кардәшләргә әйтер сүзем бар.
Галәмемнең оят гамәлләрен белеп бетермәсен көндәшем. Егламыйча әйтим уйлаганны, син дә туктап торчы, күз яшем!..
Гомер сөрә җирдә ничә кавем, бардыр алар ЙӨЗЛӘП, меңләп тә. Зекер әйтмәс идем: зирәк акыл күбрәк, диеп, безнең милләттә.
Вакланыша торды алыплары киртә булып калкыр тау саен. Татарымның, ахры, тәкъдиренә тәдбир* салынмаган тәгаен.
' Та дб ир-алдан курса эш йорп
Беек Туран рухын туры тотып, селкетмичә сынар кашын да, көчен туплый алмый төрки кавем зурдан купкан дошман каршында. Милләтенә керсә мин-минләнү, аннан шунын кадәр мән чыга. Әверелеп бетте арысланнар йоклап яткан мәхлук мәчегә.
Күккә сыймас мәгърур бөркет жаны яши кебек хәзер... тавыкта.
... Безнең халык бер көн тора алмас туганара ызгыш, дау юкта...
Кояш чыккан чакта базмас идем, җөрьәт итеп әйтәм—кич инде: кардәшләрең белән көрәшүгә бирдең, түрк, иң күп көчеңне. Шан-шәрәфле нәсел шәҗәрәбез башлангандыр изге ант илә. Үчләнүне синең угланнарың уйлап тапкан. Олуг Атилла!..
Илен һәлак итәр чиккә җитә туганлыктан туйган вак даучы, карымталар кырды кардәшлекне, онытылды ыру вәгъдәсе...
Ярославна
Кардәшләрен ашар каракошка каргыш төшми бугай, ханбикәм. Ярославның соңгы васыятен искә алсам, күпме кан йотам.
Әйткән кенәз: туган белән туган сугышмаска тиеш моннан соң!..
Сөембикә
Үзең генә йотма гарьлек утын, вәгъдә бозган ир дә моңлансын.
Ыру анты, беләм, түгел әле эчеп исәрләнер эчемлек... Ярыслауна. бүлмә ярсуымны— бүген минем синдә эшем юк.
Кан-яшьләрем сауган кардәшлекне аңлый алмый канча ел барам. Айдалалы нугай агайларым, еглый-еглый сезгә ялварам!
Нәгьрә ормый гына сорыйм әле, ишетмәсен аны кай кеше: берәр вакыт булды микән сездә нәселдәшлек, ден-дин кайгысы?
Сезнең өчен, ахры, ашы кыйммәт, баштан ашканда да ил эше. Туемсызлык йоткач туганлыкны, ауган, әнә, Җучи олысы.
Гарьсезләрең дала горурлыгын сатты юк-бар бүләк хакына: мескенләнеп сорау мисалында мәскәүләргә китте хат кына.
Ияр юлла. имеш, быргы җибәр— теләндегез даулап һәммәсен: кәгазь, буяу, кургаш, көбә, акча, зәгъфран, бүрек, кадак һәм лачын...
Алтын чире йоккан кылтык ханын ашамаган ... бакыр казаннан.
Шундый җимнәр белән дәҗҗал үзе Ә кылмышта баскын кулындагы сезнең ышанычны казанган. айбалтаның сабы булдыгыз.
Яманатлы Мәсих ямаулыгын Бүрек сорап, шулай бүре чакыр,
ташып торган җасус ямчылар. һәрбер монафыйкьньш уз җиме. Шуның өчен бит ул һәрбер заттан. Ерак чорга барып җитәр әле Газраилне узып, җан сорар!.. кысыр Шаһгалинең ... үрчеме.
Бетем
Даулы җиргә тамып торган ачы яшьләр саркып чыга әремдәге чык булып. Кыйтгалардан тонык тавыш кайтарыла тагын кемнәр сглый анда сыгылып?
' Мөхәммәт Гәрәй күздә тотыла
■' Явыз Иван үзенең гаскәре белән Казанга шушы яшьтә һәжүм итә башлаган
Сарык бүлә алмас ике туган, сезме милләт өчен янучы? Кардәшлекнең канын корытадыр карымтага сыймас кан үче.
Илаһыннан куркыр иләмәнне таба алмый йөри ил гаме.
Ә мин җавап эзлим: бездә илхан үз үлеме белән үләме?
Агуласа берсен агалары, икенчесен... углы үтерә. Бердәмләшер иде бөрадәрләр— киртә булып зәһәр үт тора.
Канлы дауга сылтау булсын әле дала буйлап чапкан бер дүдәк!.. Унөч туган суеп кигән таҗның бәрәкәте кайда. Бирдебәк?
Бакчасарай ханы', ваксынмыйча, кыйган, әнә, газиз ун җанны. Ыру каны сеңгән тетрек җиргә нигез корып алар уңганмы?
Тәсбихеңнең асыл мәрҗәннәре нигә, каумем, һәрчак кнм торган? Идегәйнең башын игелексез Барын кисеп, Ширин китергән...
Кисәтүчән була кисекбашлар, зирәкләнеп сабак бирүчән... Безнекеләр һаман бугазлаша кечтек кенә иске бер үчтән.
Мордарлыкка баткан мирзаларым, нәрсә җене сезгә кагылган? Аллаһыны сою тәһарәте кылынмыйдыр алай кан белән.
Кыландыгыз сыйлы келәмнәрдә, дошман сигез, диеп, без тугыз.
Әгәр түккән яшем дәлил икән, хасил булыр күктә бер диңгез... Дилбегәсен чиксез далаларның җиде ятка ничек бирдегез?
Безнең өммәт бөтен яктан камил: һәм гакыллы, имеш, һәм ипле: һәлакәтле язмыш хәлләренә унбиш яшьлек Иван гаепле...
Дәүләтеңнең черү сәбәбе дә төенләнгән шушы баскында. Каныгуы татар каныннандыр— аударыгыз аңа барсын да.
Искәртмиме безнең өстебезгә ябырылып торган яу үзе? Үткапчыкта гына утырадыр дошманыңның үтә явызы.
Аңлый күрче, каумем: шуннан гына килә, димим, безгә бар афәт: уйла әле тәсбих өзгән мәлдә— башсыз илдә булмый бәрәкәт...
Шушы хәтәр чакта берәр ир-ат күрсәтсәме тәҗел эш кылып?!
Зәүҗә башым белән йөрмәс идем тәхет тирәсендә ышкылып.
һиҗрәт кылу гына пакьли алмас, намусымда барыбер тап булыр. Шелтәләгән чакта Шаһгалине, миннән шигәюче табылыр.
Дәгъваларын гамәл дәфтәремә язып куяр кара кавырсын. Илдә сату итеш барган чакта кем фәрештә булып калыр соң?!.
.Аңа калак, имеш, моңа Казан мәхшәргәчә тынмас ул сәүдә. Тамчы яшем шундый авыр булып ятса икән гарше үлчәүдә...
Кавемнәрнең көяләнгән күңеленә моң-зар өстәп, исмә әле. исмә. җил!.. Җырлауларны ялгагандай еглау ларга, аять укый Муса, Идрис, Исмәгыйль.
Кавышырга өмет итеп кыямәттә, карурманда Сак белән Сок яшь сыга. Иконалар «еглый» башлый чиркәүләрдә, и Ходаем, була күрсен яхшыга!..
Кардәшләрнең яше сыймый каберенә— гаҗизлектән үкси Аксак Тимер дә. Әтрәк ханмы, җәмшән иснәп, сыктый һаман гариб башын сыендырган чит җирдә?
Тагын кемнәр бузлый анда? Зөһрә кызмы чиләк белән Айга ташый... күз яшен? Нәүхәчеләр юа хәсрәт дәрьясында яугирләрнең канга баткан көбәсен.
Фәрештәләр мышык-мышык сулкылдаша Рамазанның соңгы көне батканда.
Хәтерләтеп Бакчасарай ханбикәсен, яшен түгә моңлы күздәй фонтан да.
Күздән язар хәлгә җитеп ярсый Ягькуб— тама Йосыф күлмәгенә канлы яшь. Якыннарын югалтудан ахылдаша Миңлесылу. Даныбикә, Карлыгаш.
Ибраһимның ялгыз калган хатыннары еглашадыр: «Хур буламыз,—дип,—Ходай!» Ә кулларын угалаучы угланнары сөенешә: «Хан буламыз,—дип,—Ходай!..»
Янмас кызның үксез җаны очып йөри— аглый Казан, Җылантауда ут күреп.
Сабый төсле сыктый һаман Явыз Иван, ауган ханлык тәхетенә утырып...
Җиде икълим чиген иңләп иңрәү йөри, иңрәү кайта, кайта ничә ел аша.
Дөньядагы барлык, барлык фөрьятларны күмә төшеп, мәликәләр еглаша.
Йөрәгеңнән гамьнәр савып йөдәгәндә килми калмый, килми калмый кан исе. Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә, хаклы итеп тоя үзен кайсысы?
Исәннәргә нинди аһлар ишетәсе, алгы көндә тагын ниләр күрәсе?! Ике бикәч көн-төн еглый ике ярда, яраларга тамып тора күз яше...
2001-2002