Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯҢА МИЛЛИ ЮЛ» ЖУРНАЛЫ ҺӘМ ТУКАЙ


Мәгълүм ки, күп кенә татарлар, төрле сәбәпләр аркасында, үзләренең асыл Ватаны—Идел-йорттан чит-ят жирләргә күченеп китәргә мәжбүр булган. Элек-электән башланган бу процесс XX йөзнең беренче яртысында, аеруча Октябрь инкыйлабыннан сон тагын да көчәя төшә. Бу чорда шактый гына милләтгәшл әребезнең Алмания. Финляндия. Кытай. Япония, Корея, Төркия, Польша һәм кайбер башка мәмләкәтләрдә гомер кичерүе мәгълүм. Алар, гәрчә читтә яшәсәләр дә, Идел-йорттан тәмам аерылмыйлар: ата-баба жире, туган як мөһажир милләттәшләребезне төшләренә кереп йөдәтә, жирсү тойгысы бәгырьләрен кимерә Ана теле, милли моң, дин, гореф-гадәтләр аларда теге яки бу дәрәжәдә дәвам итгерелә.
Мина 70 елдан артык гомерен читтә уздырган мәшһүр профессор- тюрколог Әхмәд ага Тимер белән Анкарада берничә мәртәбә очрашырга туры килде Ул тумышы белән Әлмәттән. Минем дә шул яктан икәнне белгәч, Урсал таулары, Зәй сулары, Бигәш белән Әлмәт арасындагы инеш, өянкеләр турында сораштыра башлады. Үзе сөйли, ә күзләрендә яшь, мон-сагыш... Шунда мин мөһажирлектәге адәм баласының рухи халәтен, күңеле ничек жирсүен янә бер мәртәбә күрдем.
I
иттәге татарларның туган кавем белән бәйләнешен саклауда, милли рухны үстерүдә китаплар, вакытлы матбугат гаять мөһим роль уйный. Узган гасырның 20-40 елларында, хәтта бераз соңрак та милләттәшләребез яшәгән илләрдә төрле гәзитә-журналларнын чыгуы мәгълүм «Милли байрак». «Яна япун мөхбире». «Азат Ватан», «Ерак Шәрекъ», «Идел-Урал», «Шәкердләр таны». «Белдереш», «Казан» Һ.6.—әнә шундыйлардан. Болар арасында аеруча Г Исхакый мөхәррирлегендә Берлинда нәшер ителгән «Яна милли юл» журналы (ул әүвәл «Милли юл» исеме белән басыла) мөһим урынны алып тора Гарәп хәрефләре белән басылган бу журналның (ул 1928—1939 елларда чыга) барлыгы 136 саны дөнья күрә.
«Яна милли юл», анын тематикасы, характеры, авторлары хакында инде безнең берничә материалның басылганы бар (Азатлык көрәшенең мөнбәре // Казан утлары—1993—N3— 122—1356. һ. б.) Журналдагы аерым язмалар, бигрәк тә Г Исхакыйнын публицистик, тәнкыйди, тарихи мәкаләләре, тиешле шәрех-анлатмалар белән, укучыларга билгеле бер дәрәжәдә иреште (Бу хакта карагыз: X Миңнегулов Исхакый мөһаҗирлектә.—К: Таң-Заря, 1999 -82-83 б.).
•Яңа милли юл»—ижти.магый, әдәби, тарихи, сәяси, педагогик, гыйльми журнал Ул тематик байлыгы, материалларның төрлелеге, вакыт ягыннан һәм географик жәһәтгән масштаблылыгы белән сыйфатлана. Әмма журнал милли рухта. Аның үзәгендә—татар тормышы, бу кавемнең язмышы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге, дөнья халыклары арасында тоткан урыны Игътибар итик: журналның исеме дә анын жисеменә, төп мәсләгенә туры килеп тора
«Яна милли юл»нын чыгымнары тулысы белән мөһажир татарларның үзләренеке Ана бернинди дәүләти оешма да ярдәм итми Киресенчә. Советлар Берлегендәге иминлек оешмалары турыдан-туры да, башка дәүләтләр аркылы да журналга, анын хезмәткәрләренә, авторларына, хәтта укучыларына да төрле
М
Ч
киртәләр, комачаулыклар тудырып тора. Бу басманы алган аерым зыялыларны, урынсыз гаеп ташлап, төрмәгә утырту очраклары да бар
Журналны чыгаруга ин күп һәм даими ярдәм күрсәтүчеләр, әлбәттә. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез. «Яна милли юл» сәхифәләрендә Суомидагы татарларнын тормышы, рухи дөньясы кин яктыртыла Биредәге милләттәшләребез— журналнын ин актив укучылары да. Хәзер дә бу мәжмуганын күп кенә нөсхәләре Финляндиядәге татар гаиләләрендә бар. Өлкән буын аннан бүген дә хәбәрдар Төрки-татарнын күренекле әһелләре—журналнын даими игътибар үзәгендә. Болар арасында, әлбәттә, төп урыннарның берсен Г Тукай алып тора Бу уңай белән шунысын да искәртик: мина мөһажәрәттә чыккан татарча гәзитә-журналларнын шактые белән танышырга туры килде Аларнын һәммәсендә диярлек Тукай мөхтәрәм урынны били. Мәсәлән. 1970—1980 елларда Төркиядә төрек һәм татар телләрендә (нигездә, төрекчә) нәшер ителгән «Казан» журналының (барлыгы—23 сан) һәр санында диярлек Тукай турында материал, аның шигырьләре бар «Милли байрак». «Азат Ватан» һ. б. гәзитә-журналлар да бөек әдипне читләтеп үтми «Яна милли юл»да. әдәбият, сәнгать, мәгариф, милли тел һәм гомумән татар яшәеше хакында сүз барганда, еш кына Тукай исеме, анын әсәрләре телгә алына, шигырьләреннән өзекләр китерелә Аерым юллары бөтен журналга эпиграф рәвешендә дә бирелгән. Кыскасы, шагыйрь абруйлы зат. татарның бер символы рәвешендә күзаллана.
Мәгълүм ки. мөһажир милләттәшләребез гомер кичергән күп кенә илләрдә Тукай кичәләре уздырыла, шагыйрьнең туган, аеруча вафат булган көннәре билгеләп үтелә Мәсәлән, журнал 1936 елның 10 апрелендә Берлинда Тукай кичәсе булуын хәбәр итә. Мәҗмугада әдипнең рәсемнәре дә күзгә ташлана Болардан тыш «Яна милли юл»да Тукай турында махсус мәкаләләр, әдәби язмалар да басылып килә Алар, нигездә, шагыйрьнең туган-үлган көннәренә, бигрәк тә тууына 50. үлеменә 20. 25 ел тулу мөнәсәбәте белән бирелгән.
Бу төр материалларның һәммәсендә Тукайның бөеклегенә, көчле талантына, халыкчанлыгына басым ясала. Анын татар рухын, халыкның кайгы-шатлыгын. өмет-идеалларын тасвирлавы ассызыклана Тукай туган телне, туган кавемне саклаучы һәм яшәтүче, милләтне бергә туплаучы, бер бөтен итүче бер көч. куәтле бер энергия чыганагы рәвешендә карала. Әлбәттә, мәкалә-язмалар үзләренең фикри тирәнлекләре, тел-стильләре белән төрле рухта язылган Авторлары. нигездә, мөһажир татарлар, үзебезнең тугандаш зыялылар Журналның мәсләге, рухы, әлбәттә, иң беренче чиратта, баш мөхәрриргә, анын талантына, тәҗрибәсенә, эчке тоемына, дөньяга карашына бәйле Г Исхакый бу җәһәттән—татар журналы өчен идеал мөхәррир Ул—бөтен иҗади һәм иҗтимагый сәләтен, тормышын, яшәү максатын милләткә, «милли юл»га багышлаган зат
Тукай һәм Исхакый Татарның бу бөек ике әһеле, ал арның үзара мөнәсәбәте—һәм әхлакый, һәм инсани. һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп актуаль мәсьәлә Бу хакта инде мөһим генә язмалар да бар Мәсәлән, мөхтәрәм Ибраһим ага Нуруллин «Г Тукай һәм Г Исхакый» мәкаләсендә (Шлһри Казан—1993. 17 июль) бу ике затның бер-берсенә ихтирами карашлары турында кызыклы факт-мәгълүматлар китерә. Тукай Исхакый шәхесендә «даһи» кешене, милли таңны аттыручы затны, зыялыларның остазын күрә, хәтта аны билгеле бер дәрәҗәдә илаһилаштыра да Г Исхакый да. гәрчә алар көндәлек тормышта һич очрашмаса да. Тукайны элек-электән хөрмәт иткән, аны олуг шагыйрь дип таныган, илдә вакытта да. мөһажәрәпә дә әдип хакында уңай фикерләр әйткән, бай эчтәлекле мәкаләләр язган Мәсәлән. «Сүз» гәзитәсенен
YANA MILLI YUL
1916 ел, 3 апрель санында басылган «Мәрхүм Тукай» язмасы (Эльмира \'аннанова публикациясе— Мәдәни .җомга —1996.—23май)—шуның бер гәүдәләнеше Шагыйранә тел-стиль белән язылган, эмоциональ эчтәлекле бу мәкаләдә Исхакыйның Тукайга гаять җылы мөнәсәбәте, шагыйрь хакындагы уй-кичерешләре. анын татар тормышындагы бөек роле турында уйланулары үтә дә калку, үтә дә оста итеп бирелгән. Язма авторы шагыйрьнең бик иртә үлүенә, милләтнең аны саклый алмавына тирән үкенеч белдерә. «Сигез ел фәүкыльгадә (гадәттән тыш —X. М.) авырлыкта кичергән вакытында, шагыйрьлегенең сабыйлык дәверендә татарның гамәл дәфтәренә шулкадәр Тукай ниләр язган булыр иде! Нинди әсәрләр белән, нинди шигырьләр белән татар әдәбиятын, татар шигырь дөньясын бизәкләгән булыр иде!»—диелә ул мәрсияви мәкаләдә.
II
на милли юл» журналында Тукайга мөнәсәбәтле материаллар арасында Г Исхакыйның шагыйрь турында үзенен дә махсус мәкалә-язмалары бар. Шундыйларның берсе «Тукай истәлеге» дип аталган. Шагыйрьнең үлеменә 20 ел якынаю унае белән язылган бу материал журналның 1932 елның II нче санында дөнья күргән (1—466.). Тукай юбилее.—ди мәкалә авторы,— «Тәржеман»нын чыга башлавына 50 ел тулу белән бергә туры килә. «Исмәгыйль Гаспринский бөтен төрк иленең уртак пәйгамбәре булганга. «Тәржеман»ның 50 еллыгын бәйрәм итү—аны искә төшерү бөтен төрк кабиләләренең уртак бурычы» Чөнки аларнын бер өлеше—Төркия «үз эшенә үзе хужа». «Тик Тукайның 20 еллыгын кем искә төшерәчәк?». Ул «безнен Идел буе төрк- татарының шагыйре булганга, ул безнен халкыбызның моңын җырлаучы, безнен дәртебезне күпләүче булганга, аны искә алу да турыдан-тугры безнең өстебезгә йөкләнә»
•Әмма,—ди Г Исхакый,—илдә халкыбыз хокуксыз. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәсрәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да. Совет карашындан, ул—мулла баласы, милләтне, динче; коммунизм карашындан, ул— урыслаштыру тәрбиясенә киртә сатып торучы бер контрреволюиионерчы; илебезне- йортыбызны урыс мөһажире берлә тутырырга теләүче кызыл Мәскәү карашындан, ул—шовинист милләтче; бөтен большевик сәясәте карашындан. ул,—үзенен халкы кебек, үз илендә бөтен нәрсәдән мәхрүм «хокуксыз—лишинтәс»
Г. Исхакый читтәге татарларны Тукайның үлеменә 20 еллыкны мөмкин кадәр хәзерлек белән тиешле югарылыкта үткәрергә чакыра. Моның өчен мәкалә авторы махсус комиссия төзү, шагыйрьнең әсәрләрен бастыру. Тукай турында жыентык чыгаруны саный. Г Исхакый фикеренчә, шагыйрьне зурлау, искә алу—милләтнең уртак бурычы.
Баш мөхәррирнең шагыйрь турындагы язмалары арасында аеруча «Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсе игътибарга лаек (1938—4 сан —1—9 6). Бу материал яшь галимә Алсу Кәримова тарафыннан әзерләнеп, кереш сүз белән «Казан утлары» журналында да басылып чыкты (/999—4 сан. -180-186 6.).
Г Исхакыйның гыйльми-теоретик һәм тәнкыйди эчтәлекле бу язмасы шактый кызыклы, полемик рухлы. Мәкалә авторы шагыйрьләрне, «шәхси кабилиятләренә» (сәләтләренә—X. М). ижади фикерләү үзенчәлекләренә, җәмгыять белән мөнәсәбәтләренә карап, икегә бүлә. Беренчесе—индивидуалист табигатьле, шәхси уй-кичерешләрен генә үзәккә куючы, «бәйнәлмиләл шигырьләр» тудыручы авторлар. Икенчеләре исә үзләрен «тирә-юньнең, мохитның бер өлеше итеп хис итеп, шунын бөтен күңел алышынуларына үзенен йөрәк тибүе берлә катышып, анын шатлыгына сөенеп, анын кайгысына янып, шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр (яучылардыр—X. М.)». Болар «туган халкы, анын тирә-юне. яшәгән мохитынын шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәржеманы (күчерүчесе, тылмачы —X М.), «термометры».
Г Исхакый беренче төркемнең вәкиле итеп С. Рәмиевне күрсәтә, икенчесенә Г Тукайны кертә. Сонгысын тасвирлап, ул бодай яза: «Үзенен мохитынын шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр Анын яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга^
Я
ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымларга тугры юл күрсәтергә теләүче, милләт хезмәтчесе, милли шагыйрьдер Бөтен кыска гомере буенча ул милли юлдан һичбер тайпылмаенча. кабергә кадәр милләт ерын ерлап. милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесендән көлеп, үзенен милләтчелек калыбына сугып киләдер»
Г. Исхакый Тукай тирәсендәге бәхәсләргә, аны -шагыйрьлек» тәхетеннән төшерергә «маташучы-ларнын эшчәнлегенә дә туктала. «Мөнтәкыйдкә» һәм кайбер башка шигырьләрен аналихтау аша Тукай мәсләгенең -дөрест вә тугры» булуын янә бер мәртәбә раслый. -Бәрәкәт боерсын.—ди ул.—Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга суга алмадылар. Тукай үз юлында баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды»
Г. Исхакый Тукай шигырьләренең, шул исәптән әдәби тәрҗемәләренең дә тәрбияви әһәмиятенә югары бәя бирә. Шагыйрьнен -Туган тел- парчасы хакында ул. мәсәлән, болай ди: -Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь Тукайның тәрбияви шигырьләренең ин кыйммәтлеседер. Бу шигырь бөтен мәктәпләребездә милли һәймәнә (гимн.—Х. М'.) төсен ала алмышдыр һәм бу шигыре Тукайны мәнгегә безнең балаларның ин сөйгән бер ерчысы итеп куймышдыр*.
Мәкаләдә Тукайның, тәнкыйтьчеләрдән тыш. икенче -дошманы-—чир белән көрәше дә телгә алына. Авыру халәт -аның шигъри куәтен зәгыифьләндермәсә дә,—ди Г Исхакый,—анын бу шәхси дәрде (авыруы —X. М.). бу кайгысы анын сазын тагы да нечкә кылларында уйнатып, анын шигырьләрен тирәнәйтте-
Г Исхакый. Октябрь инкыйлабына кадәр язган мәкаләләрендәге кебек, биредә дә Тукайны саклап кала алмауга үкенечен белдерә. • Бөтен төрк-татар дөньясы алдында.—ди ул.—Тукай йилдә яна торган шәм кеби көндән-көн анын актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбире (уй-нияте.—X. М.) ин соңгы вакытка кадәр кичектерелә-
Г. Исхакыйнын мәкаләсе шушындый юллар белән төгәлләнә: -Тукайның вафатынын 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл руслык хөкеме сөргән үксез почмагында ятим яткан кабере алдында теземезне чүгәмез. Исән вакытта кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен таныма! ан милләтнең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен газиз рухына сонамыз (багышлыйбыз.—X М.)».
«Яна милли юл- журналында Тукай турында басылган язмалар арасында Сәгадәтнең мәкаләләре дә игътибарга лаек.Аларнын берсе шагыйрьнең тууына 50. икенчесе үлеменә 25 ел тулу уңае белән язылган (1936.—6 (100) сан —14—176.. 1938—4( 121) сан — 9—146.). һәр ике мәкалә дә «Габдулла Тукай- дип исемләнгән.
Мәгълүм ки. Сәгадәт (1907—1989)—Гаяз Исхакыйнын кызы Ул Алманиядә университет белеме ала. 1932 елда кияүгә чыга һәм аннан сон Чагатай фамилиясе белән дә йөри башлый Сәгадәт—тормышта, аеруча «Яна милли юл-ны чыгаруда әтисенен төп таянычы Гаяз Исхакыйнын Ерак Шәрекъка өч еллык сәфәре вакытында журнал белән, нигездә. Сәгадәт Чагатай мөхәррирлек итә. Бу мөхтәрәмә затның соңгы 50 еллык гомере, эшчәнлеге Теркин белән бәйле Ул анда гыйльми-тикшеренү. педагогик эшләр белән шөгыльләнә, мәшһүр тюрколог-профессор буларак заныла
Тукай турындагы мәкаләләрендә Сәгадәтнең шагыйрь рухын яхшы аңлавы, поэзияне әйбәт тоемлавы сизелеп тора. Аурупа тормышы һәм университеты аның милли тәрбиясенә, татарлыгына зыян китермәгән, киресенчә, яшь Галимәнең офыкларын киңәйтә, милләтпәрвәрлек хисен үстерә, карашларын тирәнәйтә төшкән. Тукайның шигъри үзенчәлеген, татар Хәятындагы ролен билгеләүдә Сәгадәтнең фикерләре әтисенен уйланулары бәя-хөкемнәре белән шактый якын һәм аваздаш
Сәгадәт язган мәкаләләрдә дә Тукайга хөрмәт, ихтирам бөркелеп тора, аның халык шагыйре, татарны берләштерүче символ булуына басым ясала -Нә күңелле, нә яхшы ки,— Тукаемыз бар' Халык өчен (бу). бөек юаныч .-.—ди автор Тукайны Тукай иткән ин мөһим нәрсә—«милли вөждан- -Бу милли вөждлн. ди Сәгадәт.—Тукайда шулкадәр саф. шулкадәр тирән ки. анын тәэсиренә бирелмәү мөмкин түгел Галимә шагыйрьдәге аерым җитешсез якларны да күрә Әмма ул бу төр күренешләрне Тукайның яшьлеге, гәҗрибөсезлеге. милли үсешнен торышы белән бәйләп аңлата Чөнки анын ижаты— билгеле бер дәрәҗәдә «шул дәвернең көзгесе- дә Сәгадәт фикеренчә. безнең халык, гәрчә
12. «к. У.« м 1
алга таба шактый зур адымнар ясаса да, «бөтен тулы җитешкән бер милләт булып тәмам җитмәгән. Әмма ул «югары баскычларга» күтәрелү юлында. Тукай иҗаты исә милләтнең алга барышын җиңеләйтә, безне рухи яктан пакьләндерә. үстерә.
Сәгадәт шагыйрьнең балалар өчен язылган парчаларын аеруча кыйммәтле дип саный. «Тукай,—ди ул,—балалар өчен язып калдырган бик матур шигырьләре берлә үзенең бала сөючән рухын, үзенең халкының балалык дәверен кичерүен вә халык өчен бала тәрбияләү киләчәк өчен иң нык нигез булуын күрсәтеп торадыр» Галимә шагыйрьнең балалар поэзиясе өлкәсендәге уңышларын аның шәхси табигате («вөҗдан сафлыгы», «керсезлеге», «самимилеге*. ихласлылыгы..,) белән дә аңлата. Сәгадәт карашыңча, Тукайны яшәтүнең, «аның берлә бергә булу»нын иң «тугры» чарасы—шагыйрь әсәрләрен «тагын да күбрәк уку».
Мөһаҗир татарлар чыгарган гәзитә-журналларны. китапларны актарганда. Солтан (Әхмәд Виргаз) исеме күзгә еш ташлана. Ул чыгышы белән Мордовия якларыннан. Ерак Шәрекъта—мөһажир. 1929 елда аның Харбинда 27 битлек «Шигырьләр» исемле китабы да чыга.
«Яна милли юл» журналының 1935 елгы 7 нче санында Солтанның «Габдулла Тукай» исемле язмасы бар (20—22 б.). Ул шагыйрьнең «үлүенә 22 ел тулу унае берлә» басылган.
Солтан мәкаләсенең тел-стиле шактый камил, урыны белән хәтта шигъри. «Милли моңнар» әсәреннән алынган өзекләр, ничектер, язма эчтәлегенең лейтмотивы булып та яңгырый.
Милләт һәм шагыйрь проблемасы—мәкаләнең үзәгендә. Чын әдип үз халкының кайгы-шатлыгын, моң-зарын белдерә, аның мәнфәгатьләрен, язмышын кайгырта. Тукай—нәкъ әнә шундый шагыйрьләрнең берсе. Ул «үзенең иҗаты... берлә халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын жиңел, шома бер телдә әйтеп бирде; Тукай шигырьләрендә—халкыбызның тибеп торган күңел чишмәсе». Мәкалә авторы шагыйрьнең үзенчәлеген, популярлыгын нәкъ әнә шунда—халык белән тыгыз бәйләнештә күрә. Тукай иҗаты тормыш белән бергә яши, милләтне дулкынландыра.
Солтан милләтнең, андагы әдипләрнең дөньяга танылу-танылмавын турыдан- туры иҗтимагый-сәяси шартларга бәйләп карый. Кагыйдә буларак, хөр, бәйсез халыкларның әдип-шагыйрьләрен дә дөнья халкы белә.
Мәкаләдә Тукайга мөнәсәбәтле аерым материалларның чит ил матбугатында да күренә башлавы искәртелә. «Тукайның үлүенә 20 ел тулганда (димәк, 1933 елда.—Х. М.),—ди Солтан,—поляк телендә чыга торган «Daleki Wschod» журналы Тукайнын рәсемнәрен төшереп, мәкаләләр багышлап, берничә шигырен тәрҗемә дә иткән иле». Минем белүемчә, бу материаллар хәзерге татар фәненә мәгълүм түгел. Димәк, поляк телендәге бу журналны, һичшиксез, табу, гыйльми әйләнешкә кертү, Тукай музеена кую зарури1.
Мәкалә ахырында Солтан Тукайның Заһир Бигиевкә багышлап язылган түбәндәге юлларын китерә:
Шадыман ул мәркадендә (шат бул кабереңдә —X. М.)'.—
без онытмыйбыз сине;
Белмәсәк вактында кадрен, инде котлыйбыз сине.
Бу юлларны ул шагыйрьнең үзенә карата куллана.
Прозаик, драматург, журналист, мөгаллим, режиссер, актер, җырчы Хөсәен Рәхимҗан углы Габдүш (1901 —1944)—мөһажир татарлар арасында Тукайны өйрәнүгә, пропагандалауга, мөгаен, иң зур өлеш кертүчеләрнең берседер. Мәгълүм ки, 1933 елда Токиода «Матбагаң исламия»дә гарәп хәрефләре белән Тукай әсәрләренең биш томлыгы дөнья күрә (барлыгы—646 бит). Хөсәен Габдүшнен бу игелекле эштә дә катнашы бар. 1932 елда ул Харбинда шагыйрьнең үлеменә 20 ел тулу алдыннан Тукай турында «программ» характердагы бер китапчык та бастыра (Кызганычка каршы, ул безнең кулыбызда юк).
«Яна милли юл» журналынын 1936 елгы 5 санында X. Габдүшнен «Бөек • Кушлавыч» ятиме» дигән мәкаләсе бар (4—86.) Ул шагыйрьнең тууына 50 яшь
Бу унай белән янә шунысын да искәртик: Төркиядә яшәгән күренекле тарихчы, профессор Хәмит Зөбәер Кошайнын да (1897-1978) бер венгер журналында Тукайга багышланган французча мәкаләсе басылуы мәгълүм (Яна милли юл.—1936.—№ 5; 5 б.).
тулу мөнәсәбәте белән язылган Мәкалә шактый кызыклы, үзенчәлекле. Анда авторнын үз карашы, үз тоемы сизелеп тора. Текст гыйльми-тәнкыйди. публицистик, лирик эмоциональ башлангычларнын синтезыннан гыйбарәт
Мәкалә шагыйрьнен исеме, тахәллүсе (кушаматы) хакында фикер йөртүдән башлана Әмма автор шушы билгеле нәрсәләрдә тирән мәгънә. Тукай ижатынын символик асылын, тормышчанлыгын күрә «Анын исемендән үк.—ди Хөсәен Габдүш,—халкыбызнын үзлегендән аерым алынмас бер нота янгырый: Тукай' Ата-анасы кушкан исеме—халкыбыз арасында иң күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем—Габдулла.
Тукай—бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны «Кечкенә Апуш»лыгыннан аерып, «зур-зур» төрк-татар шагыйре дәрәжәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә. милли бер исем.
Тукай—... төрк-татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем.
Шагыйребезнең исеме халкыбыз арасында шул дәрәжәдә кин таралган ки. кайбер вакыт әдәбиятдан бөтенләй хәбәрсез, надан кешеләрнең авызыннан да аның берәр шигырен ишетергә туры килә».
Хөсәен Габдүш Тукай әсәрләренең идея-тематик яктан гаять кин һәм күптөрле булуына, милләт яшәеше белән табигый керешүенә басым ясый «Тукайның яратышындагы (ягьни иҗатындагы —X. М.) рух халкыбызнын күңеле берлә шул дәрәжәдә. әгәр гыйбарә дөрест булса, игезләнеп беткән ки. халкыбыз хакында фикер әйткәндә. Тукайны искә алганда, милләтебез тугрында сүз сөйләми мөмкин түгел. Алар бер-берләрендән аерылмыйлар»
Хөсәен Габдүш шагыйрьне өйрәнүчеләрдән Жәмал Вәлиди хезмәтләрен, аеруча аның Тукай жыентыгына (1914) кереш рәвешендә язылган • Мөляхәза»сын (уйлануларын) уңай бәяли, аннан өзекләр китерә
Жәмал Вәлиди: «Татар халкында түземлек. . ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк.—ди — Анын асаре шигьриясендә хыялый бөтенлек, киңлек түгел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәмез. Хәтта бу тарлык, чуарлык шул дәрәжәдә ки. ул бөтен ике мисраглык бер жыр жырлый алмый һич мөнәсәбәтсез вә туп-тугры Ак Идел буйларыннан үзенен жанкәсәенә күчә, гәрәзә капкачыңдай туган иленә килеп төшә» Жәмал Вәлиди шушындый чуарлыкны Тукай шигырьләрендә дә күрә. Әмма Хөсәен Габдүш халык, шагыйрь турындагы мондый фикерләрне сорау астына ала. бу төр мәсьәләләр хакында укучыны уйланырга чакыра Анын карашыңча, милли күтәрелеш чорында мондый «мөляхәзалар» яшьләребезгә, табигый, файдалы яклан тәэсир итмиләр». «Кимчелекләре безне санау гына түгел,—ди ул.— аларнын төп сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын күрсәтеп, аңлатып бирү—укымышлы сыйныфыбыз өстенә килеп төшкән милли вазыйфаларнын берсе»
Гомумән, мәкалә эзләнү, уйлану рухында язылган.
Мәкалә авторы Тукайның -Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә» мәрсиясендәге юлларын шагыйрьнең үзенә күчереп, язмасын мондый сүзләр белән төгәлли «Анын кадерле исеме үлмәячәк Ул • милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашлыкча ашар» (Шагыйрь) «үзенең бик иртә өзелеп киткән ялгыз гомеренең соңгы секундларына чаклы галант көчен аямады •
Хөсәен Габдүшнен үз гомере дә халыкка хезмәт, шагыйрьне анлау-анлату юлында өзелде. Бу милләтпәрвәр зат ел саен апрель аенда Харбин һәм гомумән Ерак Шәрекъ татарлары өчен Тукай кичәләре уздыра Ул шундый кичәләрнең берсенә хәзерлек вакытында сәхнәдә Йөрәге тотып үлә. Гомере буе Идел йортны сагынып яшәгән бу монлы затның жәсәде дә еракта. Харбин зиратында Бәлкем инде анын кабере дә юкка чыккандыр?
•Яна милли юл» журналында Тукай турында, гыйльми, тәнкыйди, публицистик язмалар белән беррәпән. шигырьләр дә бар Шундыйларның берсе «Габдулла Тукайга» дип атала (1936.—17—186.) Анын авторы-Шаһ вал и Келәүле (Илдар 1900—1970). Бу шигырен ул Мукденда яшәгәндә. «Милли Байрак» гәзитәсендә эшләгәндә яза.
Шаһвәли Келәүленен тормыш юлы һәм ижаты Надир Дәүләт мәкаләсендә («Казан утлары» -2000.-141—1536} шактый тулы яктыртылган Биредә бары шуны гына искәртәбез бу затнын Дим буйлары. Идел йорт (Габдессәлам. Дәүләкән Келәүле. Кызылъяр. ). Себер. Шанхай. Мукден. Истанбул һәм кайбер башка төбәкләр белән бәйләнешле гомер юлы шактый катлаулы.
каршылыклы, фажигале. Әмма шуңа да карамастан, ул әдәбиятка мәхәббәтен сүндерми: үзе дә шигырьләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре ижат итә. Анын •Асламчылар» исемле комедиясе милләттәшләребез тарафыннан Шанхайда һәм Төркиядә куела. Әдипнең әсәрләре •Яна милли юл». «Милли Байрак». «Казан» һәм башка гәзитә-журналларда дөнья күрә.
•Габдулла Тукайга» шигырендә ул шагыйрьне «юл күрсәтүче», кояш кебек нурландыручы, «файдалы орлык чәчеп» калдыручы дип атый. Шигырьнең соңгы юллары болай яңгырый:
Әй Раббым. ник син алдын яшьли аны дөньядан?
Ачы авазлар белән без яд итәбез һәр заман.
Аерылып китсәң дә бездән, данлы шагыйрь, мәңгегә.— Калды эшен һич югалмас тарихи милләтенә Бар төрк-татар б\ көндә баш иябез рәсменә. Рухына ожмах телимез һәр догада Тәнрегә
-Яна милли юл» журналы һәм Тукай... Билгеле бер күзәтү ясау да бу ике төшенчә арасында тыгыз, табигый мөнәсәбәтләр яшәвең ачык күрсәтә. XX гасырдан башлап татар яшәеше шагыйрь рухы белән сугарылган. Тукайсыз милли юлның яңасы да, искесе дә юк. Шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлаган һәм чынбарлыкка тугры калган журнал нәкъ менә шуңа күрә дә Тукайга үзенең түрен бирә, аны милли үзлекнең мөһим бер символы итеп карый.
Безгә бөек шагыйребез хакындагы һәр төрле мәгълүматны, шул исәптән «Яна милли юл» журналындагы материалларны да хәзерге укучыга житкерергә. бүгенге югарылыктан торып анализларга кирәк. Бу—безнең әхлакый, инсани һәм милли бурычыбыз.