ТРАДИЦИЯДӘН ТАЙПЫЛЫП...
овет чорында инкыйлаб солдатлары—кызыл гаскәриләр—тик уңай яктан гына, хәтта романтик биеклеккә үк күгәреп сурәтләнделәр. Рәхимсез көрәш-бәрелешләрдә кан койган, шәһит киткән затларны бүтәнчә тасвирлау ничектер гаделсезлек булыр, күңелләрдә ныклап утырып калган күркәм образның типиклыгына күләгә төшерер кебегрәк күренә иде. Аннары кызыл гаскәри турында башкача уйлау хәвефсез дә түгел иде.
Ләкин бәндәләрнең бөтенесе дә бер генә калыптан сугылмаган бит Дөнья күргән ил агаларына төрлесен очратырга туры килгән Бар әйбәтләре, бар холыксызлары. Чынлап уйлаганда, тегеләре дә. болары да әдәбиятта үзләренә урын даулыйлар Хәят турында китап аркылы гына фикер йөртмичә, тормышның үзенә текәлеп караган әдип андыйларга да игътибар юнәлтмичә калмый Моңа мисал итеп Ә. Еникинен «Коръәнхафиз» хикәясен. Г Бәшировнын •Саруг» повестен күрсәтергә була. Ә Еники әсәре 1964 елда. Г Бәшировныкы 1981 елда, ягъни тоталитар режим дәверендә язылган, һәр икесе дә гражданнар сугышы чорын бәян итәләр, кызыл гаскәри образын яктырталар Ләкин алар без күрергә күнеккән гаскәриләргә бер дә охшамаганнар, холык-гамәлләре, кыяфәтләре белән алардан шактый ерак торалар Әллә шунлыктан, әлеге әсәрләр тәнкыйть дикъкатеннән читтәрәк кала килделәр, гәрчә әдәби яшәештә күзгә чалынырлык булсалар да. аларга аерым игътибар юнәлдерелмәде, батар тирәсендә әллә ни бәхәс тә кузгалмады Ошбу әсәрләр тикшерү, шәрехләү өчен жайсызрак та күренделәр, ахрысы
һәр ике әсәрнең авторлары да персонажларының болаз1 төшеп калганнардан булмавына басым ясыйлар. «Коръәнхафиз»нын баш герое Хафиз хәлфә, мәсәлән, килеш-килбәте белән гаять күркәм, көяз-сылу: »Озын кара казаки кигән, нечкә билле, киң күкрәкле, уртадан калкурак нык, какча гәүдәле, бәрхеттәй кара сакал әйләндереп алган ап-ак чырайлы, юешләнебрәк торган кызыл иренле, ефәктәй йомшак кара мыеклы һәм аз гына сары йөгергән елтыр кара күзле бик чибәр бер кеше иде ул*. (Ә. Еники Юлчы. Казан: Тат. кит нәшр. 1978.)
Өстәвенә бу әфәнде Коръәнне ятган бик матур итеп, көчле мисыр мәкаме белән укый: «Әгузебилляһи дип аз гына сакауландырып, тавышын аз гына калтырата төшеп башлап жибәрүгә. мәжлес халкы тәмам оеп. мәрткә киткәндәй тынып кала, ә ишек артына жыелган хатын-кызлар, авызларын яулык чите белән каплап, тәмам эреп, яшьләрен агыза-агыза аны тыңлыйлар» Мәхәлләдә. Дәүләкәндә аның шөһрәте, дәрәжәсе үсеп китә, агай-эне анын зур гыйлем иясе булуына, зирәклегенә соклана Хәтта күп кенә сәүдәгәр кызларының да ул. хыялларына кереп, күңелләрен кытыклый һәм төн йокыларын качыра башлый.
Әмма хәлфә менә шушындый бер генә төс белән тасвирланырдай адәм түгел. Ә. Еники аны кискен контраст фонда чагылдыра. Бу кешенен мәдрәсәгә беренче керүендә үк шәкертләрнең эченә, салкын бизгәк шикелле, өшсткеч бер курку йөгерә Аның кем икәнен ачык сиздерер өчен автор әсәргә гаҗәп үзенчәлекле бер деталь китереп кергә Әлеге хәлфә кечкенә шәкертләр каршына өч талдан үрелгән озын чыбык белән килеп баса һәм юк кына гаеп өчен, сизмәгәндә, бер сүз әйтмичә, җитмәсә әле көлемсери биреп, шул чыбык-камчы белән балага китереп суга, аларны яңаклый, базга төшереп яба Анын җәзаларыннан сон бәгъзе шәкертләрнең колагы ага торган булып кала. Коръәнхафиз бетен мәдрәсәнен котын алган ерткыч зөбаныйга әверелә Әсәрне хикәяләүче шәкерт аны өч урында сүләнгә (селәүсенгә рыська) тинли
Шул ук вакытта хәлфә үзенен хакимлек масштабын арттыру, хокукларын
С
киңәйтү- турында да хыяллана. Аныңча, мона ирешүнең ин ышанычлы юлы— Искәндәр ахунның җиләктәй сылу кызы Гайшәгә өйләнеп җибәрү һәм. ахун кияве сыйфатында, бай мәхәлләдә имам булып калу Монын өчен ул хәзрәткә ничек тә якынаерга, үзен итагатьле итеп күрсәтергә, имамның җылы карашын яулап алырга тырыша.
Ләкин ахун хәзрәт колагына хәлфәнең кырын эшләре турында ишетелгән була инде. Ул аңа болай ди:
•—Алайса, ишек төбенә китеп, минем сүземне тыңлагыз: килмешәк- мишәр өчен минем үстергән кызым да. әзерләп куйган мөнбәрем дә юк.» Мондый җавап көяз-усал хәлфә өчен бөтенләй көтелмәгәнчә була.
«Сарут» повестеның баш герое Мифтах Шәмгуновны да Г Бәширов күркәм кыяфәтле, гайрәтле егет дип тәкъдим итә. Ә. Еники хикәясенә хәлфә әзер характер белән китеп кергән иде. Әдип аның үткәне турында бер сүз дә әйтми. Беренче заттан, «мин» исеменнән хикәяләгәндә, читтән килгән кеше турында сүз барганда, бу мөмкин дә түгел. Аның бөтен барлыгы әсәрдәге вакыйгалар барышында, укучы күз алдында ачыла. Мифтах Шәмгуновта яман холык формалашуын исә Г Бәширов тәрбия шартлары белән аңлата, монын байтак мисалларын китерә Әсәрдән беленүенчә. Мифтах рәхимсез үги ана типкесендә үсә: «ул кечкенәдән үк явызлыкның зәһәре белән агуланып, анын «тәмен татып», шуннан рәхәт табып үсте».
Гражданнар сугышы чорында бу егет ихтыярый булып кызыл армиягә языла да аннан качып кайта, гаскәри киемнәрен сатып эчә. бомба ыргытып авыл советы йортын шартлата, бөтен халыкны кан калтыратып тора. Трибунал аны атарга дип хөкем чыгара. Мифтах атарга алып барган җирдән качып китә.
Бу әсәрнең сюжеты гыйбрәтле характерларны ача баруга корылган. Ике әсәрдә дә әлеге персонажларның үчлекле булулары, ярсып-ярсып үч алырга йөрүләре бәян ителә Гражданнар сугышы вакытында, авыл, шәһәрләр әле бер якта, әле икенче якта калган чакта. Ә. Еники герое Хафиз хәлфә Искәндәр ахун йортына бәреп керә: «Шпорлы итекләрдән, кызыл галифедан, ак папахадан, папаханың бөтен буена кыеклап кызыл тасма тоткан; аркылы- торкылы каеш шлеяләр кигән, бер янтыгында—кылыч, икенче янтыгында— наган». Шундый шартларда да бу егет кыяфәтне китерә белә. Ул. наган белән куркытып. Гайшәне таптыра, үзенә бирүне таләп итә.
Г Бәшировның «Сарут»ындагы Мифтах, жаен туры китереп, товар поездына утыра, сактагы кызыл гаскәрине имгәтеп, киемнәрен, документын ала. Ләкин анын эш хәрәкәтләре гадәти мантыйк буенча бармый Тормыш логикасы буенча йөрсә, ул бу жирләрдән мөмкин кадәр арырак китү, жан саклау, тынычрак урында яраларын дәвалау ягын карар иде Мифтах исә үзенең дуамал холкы логикасы буенча китә. Анда үч алу тойгысы шулкадәр көчле ки. ул башка бөтен хисләрне, акылны каплап китә, анын сукыр ачу тойгысы яшь гомерен саклау инстинктыннан да өстен булып чыга. Ул, аягы, кулбашы яраланган булуына, хәтсез кан югалтуына карамастан, вагоннан төшеп кала, приговор җыйган өчен бөтен авылны яндырырга, кара күмергә калдырырга, күзе төшеп йөргән Гөлҗиһанны—авылның беренче чибәрен— мәсхәрәләргә ниятли. Күренгәнчә, аның гамәле генә түгел, уй-нияте дә яман була. Күпер төбенә килеп җиткәч, ул әлеге чибәрнең туен бозу чарасына керешә.
Бу әсәрдә бик мәгънәле бер деталь бар. Җирән кашка. Мифтахның җәзалавына, колынны аерып калдыруына түзә алмыйча, чыгымчылый, сикеренә башлый, егет ат сыртыннан егылып төшкәндә, өстәмә явызлыклары өчен. Мифтахны тибеп очыра. Кайбер иптәшләр финалның болай төгәлләнүе белән килешмәделәр. Ничек инде, соңгы хөкемне кешеләр түгел, ат чыгара? Ләкин, беренчедән, ана карата кырыс, каты хөкемне ин әүвәл авыл халкы чыгара Икенчедән, хайванның сабырлыгы төкәнүе повестьта жиренә җиткереп, бик оста, ышандыргыч сурәтләнгән. Өченчедән, һәм монысы аеруча мөһиме, ат биредә, гомумән, табигатьне гәүдәләндерә, явызлыкка табигатьнең мөнәсәбәтен белдерә Реаль тормышта да бит. яшәеш кануннарын сакламаган чакта.
табигатьнең берәгәйле сүзен әйтүе белән еш кына очрашабыз. Димәк, биянен явыз кешегә тибеп җибәрүенең тирән генә фәлсәфи мәгънәсе бар булып чыга. Биредә гүяки кешеләр карары белән табигать мөнәсәбәте арасында тыгыз бәйләнеш төсмерләнә: ат кешеләрнен хөкем карарын гамәлгә ашырып куя. Укучылар хәтерли булыр, шундыйрак күренешне без Розалин Майлзнын «Эдемга кайту» романында да очратабыз.
Ә Еники әсәрендә Коръәнхафизнын кеше атып үтергәне күренми. Әмма дин әһеле, рухани зат хозурына килеп, анда жәнжал куптаруы, кыз сорау, гаилә кору кебек үтә нечкә, четерекле мәсьәләне наган төзәп хәл итәргә тырышуы, йола-тәртип белән исәпләшмәве күп нәрсә турында сөйли. Автор анын. яна властька җайлашып. алга таба анын исеменнән бәндәләргә җәбер-золым сибеп йөрү ихтималына басым ясый Хикәянең ахырында, нәтижә рәвешендә, бик хикмәтле сүзләр теркәлгән: «Кем булып чыкты бу кансыз, икейөзле кеше, кая кадәр барыр ул, язмышын каиларда. ничек итеп очлар икән дип гел баш вата идек. Әгәр кызыллар үзләре анын кем икәнлеген сизеп, башын чапмасалар. ул бер төрле кыяфәткә кереп, әллә нинди явызлыклар эшләп бетерер! Бик хәтәр кеше». Күрәсез, гаять җитди, еракларга төбәлгән кисәтү бу! Әсәр гүяки алга таба кин күләмдә таралачак leppop, репрессияләрнең тәүге шытымнарын, яралгыларын чагылдыра, беренче аккордларын янгырата
Тормышның җанны бимазалый торган якларына текәлеп карау, шуларга җәмгыятьнең дикъкатен юнәлтү Ә. Еники ижаты өчен гадәти хәл. Ягъни. «Коръәнхафиз»да әдипнең күпчелек әсәрләренә хас булган, зирәклек һәм кыюлык үрелешеннән туган күркәм сыйфат дәвам итә.
Тәүге карашка «Сарут* Г Бәширов стиленнән беркадәр аерылыбрак тора кебек. Күпчелек әсәрләрендә әдип хәятнын унай якларын, шуларнын матурлыгын, гүзәллеген чагылдыра килде Биредә исә яман холыклы башкисәр сурәтләнә Әмма асыл хасияте белән «Сарут» та Г Бәширов ижатынын төп юнәлешендә урын ала. Бу әдип кешенен ниндилеген әхлак сыйфатларына карап бәяләргә ярата иде. «И язмыш, язмыш» (1986) дигән повестенда аткән яшьтәге гади авыл карчыгы совет учреждениесендә эшләүче коммунист улына бодай ди: «Бу яна тормышта шарт-шорт мылтык шартлатулар озакка бармас ич. Киләчәктә гомер итәргә вәгъдә, ант. мәхәббәт, намус шикелле нәмәстәкәйләр дә кирәк булып чыгар» Автор «Сарут» герое Мифтахта яшәешнең нигезен тәшкил иткән кадерле рухи-әхлакый кагыйдәләрдән тайпылу, читләшүне күрә, аны әнә шундый затлы сыйфатлардан мәхрүм булганы өчен тәнкыйтьли, язмышының үкенечле төгәлләнүен чагылдыра.
Күрәсез, ике әсәрдә дә кызыл гаскәриләр тискәре геройлар итеп тасвирланалар. Алар икесе дә иҗтимагый вәзгыятьне, илдәге буталыш, чуалышларны шәхси үч алу өчен файдаланалар, кешелек сыйфатлары җуелганлыгын үзләре үк фаш игәләр
Шул ук вакытта «Коръәнхафиз»да. байтак әсәрләрдән үзгә буларак, автор Искәндәр ахунны каралтып күрсәтердәй бер генә сүз дә кулланмый Әсәрдә ул ихтирамга лаеклы рухани зат буларак күз алдына килеп баса.
Димәк, әсәрләрдә инсанның дәрәҗәсе, ул еллардагыча, кайсы якта көрәшүе белән үлчәнми, ә бәлки анын асыл сыйфагы. холкы белән, әхлакъ кануннарына, гореф-гадәтләргә, йолаларга мөнәсәбәте белән бәяләнә.
Бу хасиятләре белән әлеге әсәрләр. Нобель премиясе лауреаты Б Пастернакның «Доктор Живаго» романы кебек, социалистик реализм күрсәтмәләре белән бик үк ярашып та бетмиләр иде Асылда исә атар ил гаме турында, кешеләрнең рухи-әхлакый сафлыгы хакында кайгырту, дөньяга җитди караш җирлегендә ижат ителгәннәр