Һәр төбәктә—безнең каләмдәшләр
«Нинди гаҗәеп бер шәһәр бу.'»—дип сокланганнар борынгыдан ук. Казаныбыз турында уйлап: «эресе дә. вагы да—һәммәсе дә шагыйрь, һәммәсе шигырь яза .» Бу— бүген дә шулай, мөгаен Икътисадый хәл дә. социаль вәзгыять тә. гүяки, шигырьләр язылуына, яңа шагыйрьләр килүенә уңай тәэсир итә иң авырлсәтәр мәлләрдә шигырь белән уйлыйбыз, шигырь белән киңәшеп, сөйләшәбез, көрәшәбез түгеше икән ’ Шуңа да мәйданга төрле-төрле шигырь бәйләмнәре, яңа исемнәр, китаплар чыгуы гаҗәпләндерми кебек. Бу—халкыбыз яши торган барлык төбәкләрдә дә шулай Кырымда да. Ерак Көнчыгышта да. Себердә дә, чит илләрдә дә (Австралиядә яшәп, иҗат итүчеләребез дә бар!). Журналыбыз редакциясенә дә шигырьләр белән хатлар агыза тора һәм. гаҗәп түгелдер, игътибарга лаек.зары да байтак «Юк. сүнмәс тә. сүрелмәс тә икән бу шигъри дәрт-омтылыш! Бу—ахры безнең бер милли сыйфат», дип. моң чишмәләребез саекмаслыгына инанасың, сөенәсең... Төрле язмышлар, төрле заллар белән килгән алар шигырьгә Әйтик. Фоат ага Мортазин—күптәнге авторыбыз—Ялтага Буа якларынназз киткән. Фронтовик, укытучы, педагогия фәннәре кандидаты Ару-тизх белмәс җәмәгать эшлеклесе. сиксән яшендә дә яшьләрчә җитез, хәрәкәтчәзз ир-егет Күптән түгел аның Казанда «Ялта бүләге» исемле китабы да дөнья күрде
Ирек Сабиров—шулай ук Татарстаннан. Казан арты— Мәмдәлдән Ул да— укытучылар нәселеннән Чиләбе ягында яши. урысча басылгазз китап, зары бар. Әмма каны, җаны милли моң. и зге сөт белән сугарылганга, татарчага, туган тезгә кайткан, фикерле, уйлы шагыйрь Күптәзз түгел Татарспзазз Язучылар берлегенә дә тәкъдим ителде
Фирдания Гыйлфан- Балык Бистәсе районы Мәшләк авызында туып үскән Хәзер Казанда яши Авыру булуына карамастан, язмышларны җиңү турында көчле рух. ышаныч белән шигырьләр яза Аның да «Гомер юлы» исемле беренче китабы басылып чыккан— шигырьләрен сайлап. редакцияләп, басмага якташы—шагыйрь Әхмәт Гадел әзерләгән, безгә дә ул китерде .
Өч шагыйрь, өч төбәктән. Төрле почерк -стиль. тез-сурәт чаралары, шигъри фикерләү, күзаллау белән аерыла алар Әмма барсында да туган me згә. халкыбызга чиксез мәхәббәт, аның яшәешенә ышаныч һәм дога, өмет сүзләре бар Укучыларыбыз да изарны нәкъ шулай аңлап кабул итәрләр дип уйлыйбыз
Фоат Мортазин
ЯЛТАДАН ХАТЛАР
Терелде үткәннәр
Кыраулы иртәдә карадым бакчага.
Мәкләрем ни хәлдә икән дип.
Йолдызлы таннарда. үтәли җилләрдә Лк кырау сукмады микән дип.
Ах. иркә мәкләрем боз күлмәк кигәннәр!
Бозланган керфекләр, бәбәкләр!
Бер тондә бөтенләй каралып янганнар Ai нурлар сирпегән чәчәкләр.
Түтәлнең очына бастым да тыңладым.
Әй, мәкләр елады, әй. мәкләр зарланды! «И, кырыс табигать! Ник һәлак итәсең Син яшьләй гөнаһсыз җаннарны?
Тик яңа ачылды безнең саф бөреләр, Үпмәде иренне күбәләк.
Кунмады безелдәп керфеккә бал корты.
Килмәде сабыйлар чүгәләп...*
Нечкәрде күңелем. Терелде үткәннәр һәм эче яралы дус-егет—
Кулымда җан бирде ул авыр сугышта Вакытсыз, зарланып, мәк кебек.
Поездда
Болыт булсам
Аяклары туңа каеннарның, Бигрәк шәрә инде яшь таллар. Болыт булсам, кышкы салкын төндә Мул яудырыр идем мин карлар.
Иреннәре кипкән ал гөлләрнең. Су! Су! диеп, илерә басулар.
Болыт булсам, «Ал, җиркәем!», диеп. Түгәр идем Җиргә саф сулар.
Бер алан бар үзе генә белгән Тәүге сөюемнең ялкынын.
Болыт булсам, һәр җәй шул аланга Очып төшәр идем, алтыным!
Исмәгыйль Гаспринский
Бу шигырь Симферопольдәге безнең татар милли Культура Үзәге рәисе Ильмир Гасыйх улы Тимергалиев утенече буенча язылды һәм 1998 елның 6 июнендә И Гаспринскийга һәйкәл ачылуга багышланган митингта укылды
Ханнар, каннар, дан һәм зарлар уртак. Язмыш безне бердәй «яратты».
Без бит бер ананың ике улы.
Бер үк кошның ике канаты.
Кырым-Казан тагын кавыштылар
Казан кызы Зөһрә аркылы.
Мин поездда барам, ә син калдың Ярларында зәңгәр диңгезнең. Әмма минем белән барасың гел Татлы хыялымда син минем.
Зеңгелдәвен тыңлап көпчәкләрнең, Талгансыман җиңел йокыга. Керфек какмый күзәтәсең кебек һәр адымым минем син монда.
Төнлә белән бермәл йокы катыш Эзләдем мин хәтта кулларың.
Әллә ничә: «Хәдичә!» дип, дәштем. Чуалдылар тәмам уйларым.
Купе һаман йокы бүлмәм кебек...
Кыпгтыр-кыиггыр кемдер йөргән күк.
Вагон салкын, өстең ачма берүк, Зур малаем минем! дигән күк...
Тиздән Гаспралы Исмәгыйль бәк Якты йолдыз булып балкыды.
Мәгърифәтче халык йөрәгенә Сузды гыйлемнәрнең ак нурын. Сызып бирде Ислам дөньясына Бәхет, сәгадәтнең чын юлын.
Мәржаниләр. Исмәгыйль бәк. Тукай... Ни генә күрмәгән бу башлар!
Үрмәле гөл кебек үрелеп барды Безнең кырыс уртак язмышлар.
Парижларда яшәп, дөнья гизеп. Әкияти илләр күзәтеп
Гыйбрәт алды, тик уенда булды Бакчасарай. Кырым. Ак мәчет.
Олпат шәхес. Эдип. Зур журналист. Мөгаллим һәм халык трибуны! Сине бүген зурлап күккә чөя Милләтеңнең барлык буыны!
Бөек хакыйкатьне эзләп
Гомер буе биек тау башына Менгәннән соң белдем ахырда: Тау түбәсе һаман ерагайды. Җнтәлмәдем барыбер асылга.
Ә бит түбә кул сузымда гына.
Бик якында иде югыйсә.
Авыр булды менү: бик еш тайдым. Упкыннарга төштем мин ничә!
Валун, кыя. үткен сөңгеләрдә Асылынып тордым мин-фәкыйрь. Җәнлек тоягыннан сулар эчтем, Кыл өстендә булдым күп тапкыр.
Янап торды барлык кыйтгалардан Җәнлек-киек. шакал оере.
Әмма һаман югарыга дәште Чишелмәгән серләр төене!
Кеше кайдан килгән? Кая китә? Мәңгелекме безне ни көтә?
Янәшәдә йөргән ачы үлем Ник шул чаклы жанны өркетә?
Бу биек тау чын хакыйкать иде. Тау менүем шуның хакына.
Җан канатып, күгәрекләр алып. Мөритләрчә түзеп барасына.
Әмма барыбер бик аз белә алдым Надан китәм Алла каршына.
Бөек хакыйкатьтән валчык кына. Бөртек кенә газиз башымда...
Ялта
Ирек Сабиров
Сез һәм мин
Елау дигән гадәт үтте инде. Кипте инде корып яшьләрем. Мин дөньяның бәхетен көтеп түгел, Хәсрәтенә чыдап яшәдем.
Ә сез, бәхет көтеп яшәгәннәр, Булмаганны көтеп ардыгыз. Түземсезлек утларында көеп, Саргаешып китеп бардыгыз.
Сезне җирдә әүвәл сабырсызлык, Соңра өметсезлек биздерде...
Ә мин исә яшим бәхет итеп Йөрәк сызламаган мизгелне.
Табигать
Бу дөньяның фани казанына Бар нәрсәне парлап салганнар: һәр ялганда хак сүз тамчысы бар, һәр чынлыкта әзрәк ялган бар. һәр нәрсәне чама белән бирә, Табигать ул—кырыс диктатор: Даның артып, чиксез үсеп китсәң. Мәтәләчәгеңне көт тә тор...
Гомер кыска...
Сату-алу, исәп-хисап, Дан. хакимлек, мал-милек... Син яшисең, бу дөньяга Мәңгегә килгән кебек. «Яшәү мәгънәсе шул»,—диеп Юатасың үзеңне. Әмма, дускай, киңрәк итеп Ачып кара күзеңне: Гомер кыска, дөнья фани, Егыла гөлләр, сулып.
Тормыш узар, тәннәр тузар, Мөлкәт очар көл булып. Фәлән елдан онытылыр Эшең, даның, кадерең. Фәлән елдан тигезләнеп, Юкка чыгар каберең. Минем исә—мәхәббәт һәм Сафлык—җаным кәгъбәсе: Шунда гына тормыш яме, Шунда гына мәгънәсе.
Гөнаһсыз хатынга
Хыянәтчел булды сөйгән ярың. Ә син серләреңне чишмәдең. Тапталудан өзгәләнде җаның. Тик яшәүчән икән хисләрең: Мәхәббәтең -җәйге үлән синең. Чалгы узган эзгә. әй. кара: Янә үсеп чыга чапкан саен. Таптасаң да, кабат яңара...
Ике аваз
Истә генә калды кояшлы яз, һаваларда кошлар кыйгачы.
...Без аерым чакта ике ялгыз аваз.
Бергә чакта—моңлы көй башы.
Лотфулла Фәттахов. «Сабан туе».
Альбомнарда актарынган чакта Ирексездән саркый яшьләрем. Күргән саен рәссам Фәттаховның 4Сабан туе* дигән әсәрен.
Күргән кебек булам: сөлге җыю, Вәсиләнең кара толымы, Мәмдәл белән Юртыш арасында Җәйрәп яткан Сыза болыны.
Шул болынга кереп китәр булып Хәйран калып карап утырам: Йә көрәшәм мышнап, йә чабышып, Җитез аргамакта җилне узам...
...Ул заманда, гармуннардан агып. Дәртләндерә иде саф моңнар;
Ул заманда ирләр аек иде, Елмаючан иде хатыннар...
Ә үзебез...
Агымнарга каршы йөзә Воҗданлылар һәм Кадыйрлар. Без сокланып кул чабабыз: Баһадирлар! Баһадирлар! Алар өчен горурланып. Кинәнәбез, кинәнәбез, Ә үзебез агымнарга Иярәбез, иярәбез...
Чиләбе влкәсе
Фирдания
Гыйлфан
Туган йортка сәяхәт
Күңелемнән туган йортка кайттым. Капкасыннан кердем, ишегеннән... Күз алдыма сабый чагым кайтты, «Әннә» димен сыман бишегемнән.
Сырхау бәндә дөнья рәхәтенең Күбесеннән мәхрүм булганга. Сөйләмендә һәрчак рәнҗешле сүз, Умырзая сыман сулганга...
Өй түрендә үскән чияләрне
Кулым белән сыйпыйм, иркәлим.
Ә нигә соң һичкем сәлам бирми? Кем соң әле монда, кем, йә, мин?!
Карашлары кырыс булсалар да, Эткәемне сөйдем, яраттым.
Авыр миңа, газиз әнкәемне, Мин бит сөеклемне югалттым.
Сукмак буйлап бакчаларны күзлим. Бәрәңгеләр, яшел суганнар...
Бу дөньяда без бит кунак кына, Аң булыгыз, кардәш, туганнар!
Хыялымда нигез ташын үптем, Туган йортны буйлап урадым... Күңелемдә булган уй-хисләрне Изгелеккә генә юрадым.
Тукай җаны
«Кызым, синдә Тукай җаны»,—диләр, Әллә инде чынлап шулаймы? Мәшләгемнең тнрә-ягы урман— Әллә шүрәлеле Кырлаймы?
Пар атларга утырып йөрмәсәм дә, Шигырь язып җанны юатам.
Суын эчеп, саф һавасын сулап, Кайгы-сагышымны таратам.
Тукай абый бик тә яшьләй үлгән, Бәлки, җаны күккә иңгәндер.
Җаны, исән калып, күккә иңеп. Минем тууымны көткәндер.
Әгәр миндә Тукай җаны икән. Әкиятләр сезгә сөйләрмен. Туган телне күңелемдә саклап. Матур итеп җырлар көйләрмен.
Сабырлык
Минем дә бит җаным корыч түгел. Тик бер мыскал калды сабырлык. Җиңәм диеп алга бер ыргылам. Баксам тагын килә авырлык.
Авырлыклар алар бик күп төрле. Бизмән сына кайчак, үлчәсәк. Язмыш шулай сыный бәндәләрен. Җиңеләсең, әгәр үртәлсәң.
Үртәләм дә, янә торып басам. Сүксен язмыш, суксын яңакка... Язмыш белән кискен очрашулар Инде калды алар еракта.
Язмыш белән дуслашырга телим. Сабырлыкның соңгы мыскалы. Язмыш бары үзе хәл итәчәк: Безнең гомер озынмы? Кыскамы?
Төшләр хакында
Мин берәүгә шулай сорау бирдем, Нигә димен төшләр күрәбез? ...Баш миендә уйлар тоткарлана. Шул уйларнымы төш диябез?
Үлгән җаннар нигә төшкә керә? Җаннар, үлми, күккә иңәләр.
Бар галәмне, үткән, киләчәкне Читтән торып ачык күрәләр.
Фәрештәләр нигә төшкә керә? Юлыкмагыз диеп ялгышка.
Мин төшемдә ак күгәрчен күрдем. Бу төшемне ничек юрарга? Киләчәгең бәхетледер, диде.
Казан