НИЗАГЛЫ ЙОРТТА
АЛТЫН УРДА ДӘУЛӘТЕНЕН ТАРКАЛУ ЧОРЫННАН СӘХИФӘЛӘР
•Хак булса, без күпчелек фикере хөкем сөргән заманда яшибез һәм анын тавышы корольләр белән кенәзләр хакимиятен алыштырды дип уйланыла Әмма тарихнын азчылык арасындагы конфликтны тәшкил итүен дә онытмыйк, ягъни тарих ул-массалар белән идарә итүче юлбашчылар конфликтыннан гыйбарәт •
Джон Бейнс.
XX Йөз Чили философы
Укучыга тәкъдим ителә торган бу әсәр соңгы еллардагы эзләүләремнең нәтиҗәсе булып тора Анда сүз мәшһүр татар дәүләте Азтын Урданың гаять гыйбрәтле бер дәвере - таркалу чоры турында бара. Гадәттә, галимнәр язган хезмәтләрдә тарах киң шанда һәм әтрафлы тасвирлана, вакыйгалар тезмәсе, аларның үзара бәйләнеше. үсеп чыккан теге яки бу күренешнең сәбәпләре ацштнш. икътисад белән сәүдәнең разе күрсәтелә, хәтта мәдәни тормышка да урын бирелгәли Әмма бу хезмәтләрдә шарның барысы эчен дә уртак бер кимчелек—шәхесләргә игътибар җитмәү гел күзгә ташлана Ә бит. твптәнрәк уйлап карасаң, вакыйгалар уртасында һәрвакыт шәхесләр тора, вазгыятьне азар тудыра, карарлар кабул итеп, тарихи барышны теге яки бу якка борып җибәрә
Шул сәбәпле, әсәрдә men игътибар тарихи шәхесләргә юнәлтелде. азар арасындагы мөнәсәбәтләрнең вакыйгалар агышына ничек тәэсир итүе тикшерелде, ягъни вакыйгаларның күзгә күренми торган ягын— эчке пружиналарын ачып салу максаты куелды. Шушы ягы белән әсәр башка тарихи китаплардан аерылып тора булса кирәк
Бай тарихыбызны өйрәнгәндә, язучы буларак. мәсьәләнең бу ягына мин гел игътибар итә килдем, кызыклы хәлләрне үзем өчен теркәп тә куя торган булып киттем Бу җәһәттәзз Азтын Урда тарихы вакыйгаларга аеруча бай Шул рәвешле шәхеснең тарихтагы роле турында материал тупланды Тора-бара тарихыбызның бер чорын ш\ шы җәһәттән күзәтеп чыгу теләге туды—Азтын Урданың таркалу чоры шррат дәрәҗәдә гыйбрәтле тоелды.
Солтан ШӘМС И (1946) прозаик. тәрҗемәче. тарихчы »Квмеш чылбыр»(1984). »Җәя\ зебуран» (/988), »т хәйзәсе» (1994). • Во.зжекая Булгария в рассказах dw детей» (1995). »Еиар эзе» (1996) •Әхмәд ибис Фаюанның Итил елгасына сәяхәте» (1999).. Идел Бал гаре таны» (2001) һ б китаплар авторы. Казанда яши
fT'arix
1арих
Хронологик яктан караганда, әсәр кечкенә бер дәверне эченә ала. Вакыйгалар мәшһүр Үзбәк ханның вафаты (1342) белән башлана да татар дастаны каһарманы Идегәй мирзаның үлеме (1420) белән тәмамлана. Әмма шушы 70—80 ел эчендә Алтын Урда дәүләте зур тетрәнүләр аша уза. Ара-тирә тукталып торса да. нигездә даими дәвам иткән ватандашлар сугышы. Куликово кыры вакыйгалары. Идел-Йортны кара күмергә әйләндергән Аксак Тимер яулары, шуларга өстәп ил өстенә афәт булып төшкән чума авыруы эпидемиясе, татар мәмләкәте идарәчеләренең үзара алып барган туктаусыз сугышлары гайрәтле һәм шанлы дәүләтне акрынлап зәгыйфьләндерә. эчтән җимерә, торган саен хәлсезләндерә бара һәм. ахыр чиктә, таркалып, вәйран булу куркынычы алдына куя. Шулай итеп, татар мәмләкәтенең тарих мәйданыннан төшеп калуында тышкы сәбәпләр белән эчке (шәхесләргә бәйле) сәбәпләрнең дә гаять зур роль уйнавы ачыклана. Үзбәк хан заманыннан соң дәүләт идарәчеләренең күпчелеге ил кайгысын кайгыртып яшәү, бөтен игътибарны шуңа юнәлтү югарылыгына күтәрелә алмаган. Шул сәбәпле илне идарә итүдә күп хаталар җибәрелгән һәм тора-бара татарны фаҗигале язмышка дучар иткән.
Әйткәнебезчә, бу күренеш Алтын Урданың таркалу чоры мисалында аеруча ачык күренә. Соңрак шул ук хәлне без Казан ханлыгы тарихында күзәтәбез. Шушы хәлләрне кабат күздән кичерү әле дә таркау яшәүче милләтебез, аның тарихы өчен һаман актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Алтын Урда, гомумән, татар дәүләтләрендә барган эчке низаглар, туктаусыз барган тәхет даулары, олы бер максат-идея булдыра алмыйча яшәүләрнең нигезендә нинди сәбәп ята соң? Минемчә, татар дәүләтләрендә көч-гайрәт ташып торса да. шуңа юнәлеш бирүче рухият җитенкерәмәгән. Беренче чиратта, аның идарәче даирәләренә. Рухи көч белән йөгәнләнмәгән гайрәт, төрле тарафка ташлап, олы максатка омтылмыйча, үз-үзен харап иткән.
Әйе. халкыбыз тарихында гыйбрәт алырлык хәлләр күп. Тик Ни өчен татар тарихтан һаман гыйбрәт ала белми ? Тарих юлларыннан сәяхәт иткәндә авторны шундый сораулар гел борчып торды һәм аларга җавап табу теләге аны кулына каләм алырга мәҗбүр итте.
Автор
Бозылган васыять
збәк хан заманында Алтын Урда үсешенең иң биек баскычына күтәрелә. Бу вакытта татар мәмләкәтенең даны бөтен дөньяга тарала, төрле илләрнең идарәчеләре Үзбәк хан белән бәйләнешкә керүне, булган мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүне үзләре өчен дәрәҗә саныйлар. Бу дәвердә илдә иминлек, муллык хөкем сөрә, төзек һәм матур калаларда тормыш гөрләп тора, мәдәният чәчәк ата. сәүдә алга китә. Бөек ефәк юлының төньяк тармагы дәүләтнең башкаласы Сарай аша үтә. анда дөньяның төрле кыйтгаларыннан китерелгән тауарлар сатыла. Сарай каласына атаклы галимнәр, дин әһелләре, шәехләр, шагыйрьләр, һөнәрчеләр агыла. Башкала барысына да урын бирә, монда һәркем үзенә иш һәм шөгыль таба. Имин һәм бай тормышлы шушы калада һәркем үз бәхетен эзли. Үзбәк хан заманында мәмләкәттә эшләр шул кадәр көйле бара ки. хан үзе бары тик ин зур мәсьәләләрне хәл итүдә генә катнаша, ә инде керемнәр-чыгымнар. салымнар салу, җыю кебек нәрсәләр тулысыңча диван, андагы карачылар, әмирләр хөкеменә тапшырылган була.
Көннәрдән бер көнне гөрләп яшәп яткан шушы данлы илдә кайгылы хәбәр тарала:
—Үзбәк хан хәзрәтләре вафат булган...
Бу хәбәр 1342 елның далалар кардан-боздан арынып, үләннәр баш калкытырга җыенган март ахырларында тарала.
Үзбәк ханның васыяте буенча тәхеттә аның өлкән улы Тинибәк калырга тиеш була. Әмма ул бу вакытта башкаладан еракта, атасы әмере белән Чагатай олысында яулар алып бара. Шуңа күрә атасын җирләүдә дә. үзенен тәхеткә чыгу мәрасимен әзерләүдә дә катнаша алмый. Ул башкалада булмаудан файдаланып.
Ү
Үзбәк ханның хатыны Тыйтгали (урыс тарихына ул Тайдулла исеме белән кереп калган) тәхеткә Жанибәк исемле уртанчы угылны утырту хәстәренә керешә. Монын өчен ул әмирләр белән сүз берләшә, аларны Жанибәкне тәхеткә чыгарырга күндерә Ә халыкка исә «Тинибәк әйләнеп кайтканчы тәхеттә Жанибәк утырып торачак» дип игълан итәләр.
Тәхеткә ия булгач, аннан баш тарту жинел түгелдер, күрәсен. Жанибәк анда тәхетне агасына кайтару өчен утырмый. Шулай Тинибәкне юк итү планы корыла һәм тормышка ашырыла башлый. Тәхет варисы Чагатай олысыннан (Урта Азиядән) яудан кайтканда, аны Жаек буендагы Сарайчык каласында бер төркем аксөякләр—әмирләр, бәкләр, мирзалар каршы ала Алар Үзбәк хан васыяте буенча тиздән тәхеткә чыгачак Тинибәккә хөрмәт күрсәткән булып кыланалар, анын кулларын үбәләр һәм... шул вакытта хәнжәр белән чәнчеп үтерәләр «Олылаулары» шулай төгәлләнә. Аннан сон. Сарай шәһәренә әйләнеп кайтып, булган эшне Жанибәк ханга җиткерәләр
Исән калган төпчек углан Хызырбәкнен дә язмышы фаҗигале тәмамлана. Әлбәттә, энекәше исән чакта Жанибәк үзенең тыныч күнел белән тәхеттә утыра алмаячагын яхшы белә Шуңа күрә аны юк итү юлларын эзли. Бәйләнергә сәбәп эзли торгач. Хызырбәкнен дә ниндидер гаебе табыла, бераздан ул да юк ителә.
Шулай итеп, мәшһүр Үзбәк ханның вафаты ике улының бер-бер артлы үтерелеп ташлавына сәбәп була. Алтын тәхеттә Жанибәк хан утырып кала Кан коеп тартып алынган тәхет аңа бәхет китерерме'' Ин мөһиме—Дәшти Кыпчак калаларына, авылларына, аларны урап алган кин далаларга тынычлык бирерме'.’ Ә Тыйтгали хатын? Ул нинди вөҗдан белән яшәде икән9 Аны бик зирәк хатын булган диләр, югыйсә Тарихта ул шулай тасвирлана, дәүләт эшләрендә бик маһир булуы әйтелә Әмма күңелдә бер шик туа. тәхет варислары булган өчен үтерелгән Тинибәк белән Хызырбәк угланнар Тыйтгали хатынның уз балалары булган микән? Мона ышанасы килми
Билгеле булганча. Үзбәк ханнын Тыйтгалидән кала гагын өч хатыны булган— Көпек. Бәйлүн. Әрдужа Бәлки, әлеге көрәш шушы хатыннардан туган өч угылның берсен тәхеткә чыгару өчен баргандыр'’ Әлбәттә, инде бу көрәштә дәүләт эшләрендә ин оста, ин йогынтылы һәм тәҗрибәле, астыртын эш йөртә белүче Тыйтгали хатын жинеп чыккан һәм тәхеткә үз улы Жанибәкне утыртуга ирешкән
Вакыйгаларның асылында шушы нәрсә ятуы бик мөмкин хәл ич..
Алтын Урдада чума афәте
әшһүр аталарның балалары бик сирәк очракта гына аталарына хас сәләтләргә ия була. Гадәттә, табигать андый аталарның балаларында «ял итә», диләр, ягъни андый аталарның балалары еш кына күзгә бәрелеп торган сәләтләре белән аерылып тормый икән Күрәсең. Жанибәк хан да шундый очракка гуры килә торгандыр Анын ундүрт ел дәвам иткән хакимияте бер дә дәүләтнең ярты дөньяга таралган данын-шөһрәтен үстерү, һичьюгы булган абруен саклау юнәлешендәге күркәм эш-гамәлләр белән тарих сәхифәләренә кереп калмаган.
Жанибәк хан тәхеткә утыру белән берничә җирдә татарларны кысып чыгару, аларга һөжүм итү галәмәтләре күренә башлый Үзбәк хан заманында башка да килмәслек хәл бит бу' Әйтик. 1343 елда (Үзбәк хан 1342 елда вафат) Азак (Азов) диңгезе буендагы Тана каласында яшәүче Венеция сәүдәгәрләре ханнын шушы шәһәрдәге калгаен (идарәчесен) утерей ташлыйлар Әлбәттә. Сарай хөкүмәте башбаштаклыкны бастыру, гаеплеләрне жәзага тарту өчен гаскәр җибәрә Шәһәр алына, туйганчы талана Венециялеләргә моннан сон калага керу. сәүдә итү тыела Тик башбаштаклыклар моның белән генә бетми. Кәфә каласында да татарларга каршы кузгалыш, үтерешләр булып ала. Жанибәк хан бу очракта да жәнүи«әрнең (Генуя сәүгәрләрен шулай атап йөрткәннәр) каладан чыгып китүен таләп игә. тегеләр баш тарткач, татар гаскәре каланы камап ала. Әмма кала капкалары бикләп куелганга, гаскәр керә хзмый. аны камап алырга туры килә. Бәрелешләр сүлпән ген» дәвам итә
М
Бу хәлләр Кара диңгез, Азак (Азов) буендагы калалардагы ныгытылган кальгаларда кәеф-сафа кылып, сәүдәдән зур табыш алып яшәгән Италия сәүдәгәрләренең көйгә салынган тормышын боза, аларнын диңгез сәүдәсеннән килгән табышлары кими Өстенлекне саклап калу өчен алар берләшәләр, Рим папасы Клемент VI да аларга ярдәмгә килә. Ул татарларга каршы тәре явы оештырырга чакыра. Әмма моның әллә ни нәтиҗәсе булмый, чөнки татар гаскәре чит ил килмешәкләрен кысканнан-кыса.
Берничә елга сузылган тарткалашудан соң, Венециянең сенаты үз илчеләрен Жанибәк хан хозурына җибәрергә мәҗбүр була. 1347 елда Сарайдан ерак тормаган, ханнар резеденииясе саналган Гөлстан каласында солых төзелә. Үзбәк хан заманындагы тәртипләр торгызыла, ике як та бер-берсенен тауарларына 5 проценттан артык салым салмаска килешәләр.
Үзбәк ханнан сон дилбегә бушый төшүен сизеп алган көнбатыш күршеләр— Литва белән Польша да татар дәүләтенең чикләрендә башбаштаклыклар кыла башлыйлар. Польша короле Казимир элек Алтын Урда җирләренә кергән Галиция белән Волынны үзенә тартып ала. Шулай ук Литва кенәзе Ольгерд та көньяк- көнбатыш чикләрдәге берничә каланы кулга төшерә.
Билгеле. Жанибәк ханнын мондый югалтулары игътибардан читтә калмый Дәүләтнең көнчыгышында урнашкан Күк Урдада, мәсәлән, атасы Эрзен хан вафат булгач тәхеткә чыккан Мөбәрәк-Хуҗа дигән идарәче. Сарайдан аерылып мөстәкыйль яшәү өчен көрәш башлап җибәрә, ягъни үзәк хөкүмәткә буйсынмыйча идарә итмәкче була. Әмма чыганакларда «болгак» (болганыш) дип бәяләнгән бу эш барып чыкмый. Ул бары ярты ел тирәсе генә ирекле-мөстәкыйль яшәп кала, аннан тәхетеннән төшерелә һәм берничә ел кыргыз җирләрендә, Алтай тауларында кангырап йөри дә юкка чыга. Тәхеткә Жанибәк хан әмере белән аның энекәше Чимтай углан утыртыла.
Шулай Жанибәк хан тәхеткә чыкканнан соң илнең төрле тарафларында төрле кузгалышлар, бәрелешләр, чик бозулар, җирләрне тартып алулар күренә башлый, ягъни Алтын Урда дәүләтендәге элекке тотрыклылык ара-тирә бозылгалап ала. Тик бәла ялгызы гына йөрми дигәндәй, 1346 елда татар дәүләте өстенә афәт килә—анда чума авыруы тарала. Бу коточкыч эпидемия, Кытайдан чыгып, анда 12 миллион кешене алып китеп, Ефәк юллары буенча Иделгә дә килеп җитә. Ул Хәзәр дингезе (Каспий), Дон елгасы. Кара диңгез буйларында таралып, аннан Италия сәүдәгәрләренең кораблары белән Италиянең үзенә, Грециягә, Сириягә, Мисырга, Франциягә, Германиягә, Англиягә, хәтта 1349 елда Скандинавия илләренә кадәр барып җитә Аннан Новгород белән Псков кебек урыс калаларында да тарала.
Алтын Урда дәүләте чума эпидемиясеннән коточкыч зыян күрә. Идел буе белән Кырымны кара үлем пәрдәсе каплап ала. Үргәнеч, Хаҗитархан, Сарай, Төньяк Кавказ, бөтен Идел буенда, урыс елъязмасы әйтмешли, «үлгәннәрне күмәргә исән-сау кеше калмый» Күрәсең, бу афәт Болгар, Казан тирәләрендә дә котырынгандыр, әмма мәгълүматлар сакланып калмаган.
Бу эпидемия Алтын Урда дәүләтенең иҗтимагый-сәяси тормышына, анын икътисадына, мәдәни көчләренә зур зыян сала. Анын тәэсире Жанибәк хан идарәсенең сонгы елларына кадәр үзен сиздереп килә. Әйткәнебезчә, Жанибәк хан, атасы Үзбәк ханнын васыятен тупас рәвештә бозып, агасы Тинибәктән тәхетне тартып ала һәм анда ундүрт ел идарә итә.
Фетнәче әмир
«Әгәр сиңа хөкемдар булырга вакыт җитсә, атаңа хөкемдарлыкны тапшырырга вакыт килде»
(Урыс елъязмасыннан.)
лтын Урдада чума авыруы котырынган чакта ханның абруен күтәрә торган яулар оештыру турында хыялланырга да мөмкин булмый. Шулай да Жанибәк хан идарәсенең соңгы елларында тормыш бераз эзгә төшә башлаган булса кирәк. 1357 елда Жанибәк ханнын. 300 мен гаскәр туплап.
А
Әзәрбайжанны яуларга баруы шул хакта сөйли кебек. Яунын тышкы сәбәбе бер вакыйга белән бәйле. (Берәр ил. әгәр дә күршесенә һөҗүм итәргә жыенса, һәрвакыт сылтау-сәбәп таба бит ул.) Эш шунда ки. Әзәрбайжанда 1335 елда Абу-Сәет хан үлгәннән сон. байтак еллар анын тәхете өчен көрәшләр бара Шул көрәшләрдә Мәлик-Әшраф исемле кансыз бер адәм җинеп чыга һәм золым- золмәт белән халыкны бик җәберли башлый. Бу хәлгә түземе төкәнгән халык Жанибәк хан янына, явыз идарәчедән яклауны сорап, шикаять-зар белән бер атаклы шәхесне—Мөхетдин әл-Бәрдагыйны җибәрә Шәех Сарай каласына килә, халык зарын ханга түкми-чәчми сөйләп бирә һәм анын шушы үтенече Әзәрбайжанга яу белән баруынын тышкы сәбәбе була. Эчке сәбәбе, гадәттәгечә, күрше дәүләтне үзенә буйсындыру, анын байлыгына хуҗа булудан гыйбарәт
Яу бик уңышлы башлана, татар гаскәре Тимер Капу (Тимер Капка, Дербент каласын төркиләр шулай дип йөрткән) белән Ширванны ала. ил эченә үтеп керә. Аксөякләр рәхимсез хаким Мәлик-Әшрафка ярдәм итмиләр, киресенчә. Алтын Урда явы ярдәме белән аннан тизрәк котылу ягын карыйлар Бу шартларда Мәлик-Әшраф Жанибәк ханга каршы сугышыр өчен зур гаскәр туплый алмый һәм беренче бәрелештә үк тар-мар ителә, үзе әсирлеккә төшә Ә бераздан, халык үтенеченә колак салып, Жанибәк хан аны үлем җәзасына хөкем итә.
Яулап алынган илдә идарә итү өчен Жанибәк чаннын улы Бирдебәк углан билгеләнә. Шунын белән яулар тәмамлана. Алтын Урда гаскәре бик күп мал- мөлкәт белән кире Идел буена әйләнеп кайта. Яудан соң Жанибәк ханның да ил-көн арасында абруе үсеп китә. Әмма уңышлы яу тантаналары узып, бераз тынычланып калдык дигәндә генә. Жанибәк ханнын кәефе начарая башлый, аннан ул бөтенләй урынга ята.
Табигый, ханнын авырып китүе турындагы хәбәр тиз арада Ширван каласында калдырылган Бирдебәк угланга да килеп җитә. Ханнын атаклы әмире Туглы бәй, Бирдебәк угланга яшерен хат җибәреп, ана тиз арада Сарайга кайтырга, иң мөһиме—кеше-фәләнгә белдермичә яшерен генә кайтып төшәргә куша. Атасы Жанибәк хан белән ул-бу була калса, аны тәхеткә утыртырга вәгъдә итә. Укучы: •Ни өчен Бирдебәк углан яшерен рәвештә кайтып төшәргә тиеш булган?»— дигән сорау бирергә мөмкин. Эш шунда ки. Әзәрбайжан тәхетенә утыртып калдырылган Бирдебәк угланның атасының рөхсәтеннән башка тәхетне ташлап, Сарайга кайтырга хакы булмаган Тәхетне ташлап китү—чан сүзеннән чыгу, зур җинаять саналган Шуңа күрә Бирдебәк углан бу эшне яшертен генә эшләргә тиеш булган.
Әлбәттә, әмир Туглы бәйдән шундый өметләндергеч хат килеп төшү Бирдебәк угланнын хыялларын үстереп җибәрә, ул идарәне әмир Сарай-Тимергә тапшыра да Тимер Капу аша Сарайга юнәлә Күпмедер вакыттан соң, ул төн карасында юлдашы белән башкалага кайтып төшә, әмир Туглы бәй өеңдә урнаша.
Әмма иртәгесен көтелмәгән хәл була Саулыгы көннән-көн начарая барып, менә үлә, менә үлә дип, якыннарын кайгыга салып яткан Жанибәк хан ул иртәне үзен яхшы хис итә. хәтта торып утыра, дәүләт эшләре белән кызыксына башлый. Диван утырышында (хәзерге Министрлар Кабинеты кебегрәк бер орган) катнашырга теләк белдерә Шул вакыт сарай әһелләреннән берәү Бирдебәк угланның башкалага кайтып төшүен белеп ала һәм моны Жанибәк ханга җиткерә. Хәбәр ханны зур борчуга сала, анын күңелендә шик уяна Ул янына хатыны Тугай-Туглыны чакырып ала да хәбәрне ана да чишә, шиген белдерә, ачыкларга куша.
Ә Тугай-Туглы хатын улы Бирдебәкнен башкалага кайтып төшүен белеп торса да. ханга хәбәрнең имеш-мимеш кенә булуын, дөрес түгеллеген исбатларга гырыша Жанибәк хан исә мәсьәләне тәмам ачыклап бетерү өчен үзенә әмир Туглы бәйне чакырта, анын белән серне уртаклаша (әгәр дә кемгә чишүен белгән булса!). Шулай итеп, фетнәчеләр җинаять өстендә тотыла язып калалар, аларга зур куркыныч яный
Мәсьәләне ачыклап бетерү сылтавы белән әмир Тутлы бәй хан яныннан чыгып китә Күп тә үтми берничә фетнәче тарафдары белән кире хан янына килеп керә дә аны чәнчеп үтерә Бу хәл 1357 елның 22 маеңда була.
Шулай игеп. Жанибәк ханнын якын киңәшчесе саналган әмир Тутлы
бәйнең фетнә оештыруы нәтиҗәсендә тәхеткә аның улы Бирдебәк углан чыга. Тарих кабатлана, вакыйгалар агышы, бумеранг кебек әйләнеп кайтып. Җанибәк ханның үзенә китереп суга. Ул да бит. туганнарын үтереп, тәхет иясе булган иде. Бу очракта язмыш ана үзе кылганны кайтарып кына бирә. Кешегә кое казыма, үзен төшәрсен. ди татар мәкале. Ата васыятен бозып тәхеткә чыгудан башланган гөнаһлы эшләр дәүләт тарихында әле күп фажигаларга китерәчәк.
Рәхимсез хан
әхеткә чыкканнан сон. Бирдебәк хан беренче көннән үк хакимиятен саклау чаралары күрә башлый. Бу эшне дә ул шул ук Туглы бәйгә таянып оештыра. Әле атасы Җанибәк хан үтерелеп, келәмдә кан да кибәргә өлгерми, ул үз хозурына сарай әһелләрен, диван әгъзаларын чакыртып ала да. аны танымаган, буйсынырга теләмәгәннәрен үтерергә боера. Аннан соң әмир Туглы бәйне чакырып ала да: «Син Мөксан карачыны үтергән кебек, мин дә үз ыруымнан кайберәүләрне теге дөньяга озатырга җыенам».—ди. Әлбәттә, әмир Туглы бәй моны хуплый. Шулай итеп хан хозурына аның якын туганнарын чакырып алалар һәм барысын берьюлы үтереп ташлыйлар. Ир затларыннан булган унике кеше юк ителә. Дәүәнисе Тыйгали (Үзбәк хан хатыны) бер сигез айлык нарасыен кулына тотып алып килә дә ханнан баланы ярлыкавын, исән калдыруын үтенә. Бирдебәк хан хәтта аны да кызганмый—баланы карчыкның кулыннан тартып алып, идәнгә бәрә. Шулай берәм-берәм дә. төркемләп тә яна ханның тәхеткә утырырга хакы булган туганнары үтерелеп бетерелә. Әлбәттә, корбаннар Үзбәк хан нәселе белән генә чикләнмәгәндер.
Әлбәттә инде, бу вакыйгаларда катнашкан, куштанлык күрсәткән әмирләр, бәкләр ханнын якын кешеләренә әверелә. Әйтик, монарчы Алтын Урда дәүләтендә дүрт кенә олыс әмире булса. Бирдебәк хан тәхеткә утыргач, аларның саны алтыга җитә Бу исә дәүләттә территориаль бүленеш ягыннан ике олыс арткан дигән сүз. Тарихчы М Г. Сәфәргалиев күрсәткәнчә, әмирләрдән Маглы бәй. мәсәлән, үзенең элеккеге бәкләрбәк (бәкләр бәге) дәрәҗәсен саклап калган, шулай ук Хисаметдин Мәхмүт тә элеккечә вәзир урынын саклаган. Әмма күп тә үтми ханны тәхеткә чыгаруда зур тырышлык күрсәткән Туглы бәй хөкүмәттә ин йогынтылы кешегә әверелә.
Гаугалы йорттан бәрәкәт китәр дигәндәй, үтерешләр белән шөгыльләнгән ханнын ил белән идарә итәргә әллә ни вакыты калмаган булса кирәк. Сарайда барган хәлләрне ишетеп һәм үзәк хөкүмәтнең игътибары бөтенләй башка нәрсәләрдә икәнне күреп. Әзәрбайҗанда калдырылган гаскәр дә чит җирдә ятуга караганда. Идел-Йортка әйләнеп кайтуны кулайрак күргән булса кирәк Андагы җирле әмирләр, үзара сүз берләшеп, татар гаскәренә каршы көрәш башлау белән, шуны сылтау итеп, гаскәр ике айдан Идел буена кайтып төшә. Шулай яулап алынган Әзәрбайжан кулдан ычкына.
Дилбегәнен бушый төшүен сизеп. Кырымда кабат Венеция сәүдәгәрләре күтәрелә, алар элекке хокукларын дауларга керешә. Тарткалашу бер елга сузыла һәм 1358 елда Сарай белән алар арасында яңа килешү төзелә. Бу килешү буенча аларның вәкаләтләре арта. Бирдебәк хан файдасына җыела торган тауар салымнары 5 проценттан 3 процентка калдырыла.
Урыс руханилары да тик ятмый, алар да вәзгыятьтән файдаланып калырга тырыша Йөри торгач, үз дигәннәренә ирешәләр, ясак түләүдән азат ителәләр, урыс чиркәвенә хөкем эшләрен карауда мөстәкыйльлек бирелә. Бер сүз белән әйткәндә. Бирдебәк хан көннәрендә Алтын Урда дәүләте акрынлап элекке данын- шөһрәтен. күп казанышларын кулдан ычкындыра башлый. Күрәсең, атасын үтереп тәхеткә чыккан бу ханнын бар кайгысы туган-тумачасын кыру, үз хакимиятен саклап калырга тырышу булгандыр. Әмма рәхимсезлек, кансызлык юлы каршылыклар китереп чыгара, дошманнарын арттыра. Хакимиятендә шушы юлны сайлаган Бирдебәк хан барыбер тәхетен саклап кала алмый. Чираттагы фетнә корбанына әверелә һәм 1359 елда үзе дә үтерелеп ташлана. Бары ике ел гына тәхеттә утырып
Т
ниалглы ЙОРТТА ___________________________ _____________________________пт
кала Ана гаепсезгә кыелган жаннарнын каргышы төшкәндер, күрәсең.
Алтын Урда тарихында Бирдебәк ханнын үтерелүе зур буа ерылып киткән сыманрак вакыйга була. Шуннан соң дәүләттә егерме елга сузылган ватандашлар сугышы башланып китә. Шушы егерме ел эчендә тәхеттә егерме биш хан алмашына, илдә тәртип бетә, татар дәүләте таркалу куркынычы алдында торып кала.
Болгак
йткәнебезчә. Жанибәк хан улы Бирдебәк хан 1359 елда үтерелгәннән сон, Алтын Урда дәүләте тарихында зур ызгышлар, тәхет бүлешүләр дәвере башланып китә. Әлеге низагларны читгәнрәк күзәтеп торган урыс елъязмачылары, бу тамашага гаҗәпләнеп. аны «великая замятия*, ягъни «бөек болгак» дип атаганнар, гәрчә урыс тарихында да андый низаглар аз булмаган
Бу дәвер нәкъ 20 ел дәвам итә һәм бары тик 1379 елда Сарай тәхетенә Туктамыш хан чыгу белән генә дәүләттә күпмедер тынычлык урнаша. Бераз артка чигенеп булса ла. без әлеге аяныч хәлләрнен башланып киткән чорына— Бирдебәк хан үтерелгән көннәргә әйләнеп кайтыйк
Әлбәттә, Бирдебәк ханнан бушап калган бөек тәхет күпләрне кызыктыра һәм анда омтылучылар арасында ыгы-зыгы, үзара үтерешләр башланып китә Беренчеләрдән булып. Сарай тәхетенә чыккан Көлнә хан анда бары тик 6 ай да 5 көн генә утырып тора. Анын урынына Нәүрүз хан чыга. Күп тә үтми Сарай әмирләре Нәүрүз хан белән анын улы Тимерне, кызган шәптән Үзбәк ханнын тол калган хатыны Тайдулла (Тыйтгали) белән өлкән әмир Маглы бәйне, шуна өстәп тагын берничә олы түрәне дә теге дөньяга озаталар Тәхетне Хозыр ханга тапшыралар.
Нәүрүз ханнын болгатай-фетнәчеләр тарафыннан төшерелүен аңлавы кыен түгел Шул ук 1359 елда Хозыр хан да улы Тимерхуҗа тырышлыгы белән тәхеттән коры кала һәм якты дөньядан китеп бара Тик Тимерхуҗа хан да. атасыннан котылып, тәхеттә озак утырып тора алмый—бу вакыйгаларга мәрхүм Бирдебәк хан кияве Мамай морза килеп катнаша Хан кияве-гурген аталып йөргәнгә, анын дус-ише дә. ышаныр кешеләре дә күп. абруе да көчле булган, күрәсен Хан кияве дәрәжәле. асыл затлардан саналган Шуна күрә ул да болганчык иманда үз бәхетен сынап карамакчы була. Дөрес, нәселе Чынгыз хан ыруыннан килмәгәнгә, ул тәхеткә чыга алмый, ләкин көчен-куәтен. таяныр кешеләрен барында ни өчен тәхеткә үзенә кулай, сүзеннән чыкмастай берәр чынгызыйны утыртмаска һәм Мамай мирза шулай эшли дә. Тарафдарларын оештырып, ул Сарай тәхетеннән Тимерхужл ханны алып ташлый, анын урынына «үз» ханы Габдулланы куя Шулай итеп. Бирдебәк хан үлгәннән сон үгкән бер-ике ел эчендә генә дә Сарай тәхетендә ничә хан алышынырга өлгерә. Тарихчыларның язуынча. Мамай мирза Габдулла ханны Сарай тәхетенә 1360 елда утырткан
Бәлки шушынын нәтижәсенлә тәхет тирәсендәге ыгы-зыгы, галаш үтерешләр тукталып калгандыр’! Юк шул. алай түгел. Габдулла ханга да озак хөкем сөрергә туры килми, анын да тәхеткә чыгарга теләүче көндәшләре тиз табыла. Сарай әмирләре Мамай мирза белән Габдулла ханга каршы да фетнә оештыралар Һәм күп тә үтми аларны да башкалардан куып җибәрәләр (Ярый әле башлары исән кала! Юкса, урыслар 2 елдан сон булган Куликово сугышында кемне җиңдек дип мактанырлар иде икән )
Әлбәттә инде, әмирләр бу юлы да тәхеткә үзләренә кулайрак Котлык Тимер атлы берәүне чыгаралар Тик Котлык Тимер хан тәхетен дә җылытып өлгерә алмый кала—аны явызлыгы белән аты чыккан Килдебәк хан бәреп төшерә Анын турында замандашлары: «Бу адәм әмирләрнең нәселен корытуны үэенен гөп максаты игеп куйды Аерым-аерым үз янына чакыртып алып, .парны бер- берсенә каршы котырта һәм шулай үзара үтертә иде».— дип язып калдырганнар
Үзенең үтә лә рәхимсез, кансыз сәясәте аркасында Килдебәк хан тәхетен бераз ныгытуга ирешә—Сарай олысын кинәйтә. Азак шәһәрен ала. Идел буендагы мордва җирләрен дә үз биләмәләренә куша Тик Аттын Урдада кузгалып киткән гауга көчәйгәннән-көчәя генә бара Бераздан Килдебәк ханнын да башына җитатәр
Ә
Ул үзенең өлкән әмире тарафыннан үтерелә. Үзара килешенеп тәхеткә яна кешене куялар, ләкин анысы ла өч көннән гүр иясе була.
Хәер, шушының белән житеп торыр. Сарайдагы низагларны җентекләп сөйли башласак, бик озынга китәр, вакытны ла күп алыр иле Ин яхшысы, без Алтын Урда дәүләтендә башланган бу башбаштаклыкның нинди үзгәрешләр китереп чыгаруын барлап чыгыйк.
Башсыз илдә бәрәкәт булмас, ди халык. Татарнын бу мәкале Алтын Урданын шушы дәверендә барлыкка килгән лиярсен. Чыннан да. Сарайдагы аяныч хәлләрне күреп, гел алышынып торган ханнарнын уйлары дәүләт эшләрендә түгел икәнне аңлый башлаган гайрәтле олыс бәкләре, әмирләр, мирзалар, угланнар башкала ханнары кул астыннан чыгү. мөстәкыйль-үзбашка яшәү, олысында тулысыңча үзен хуҗа булу турында хыяллана башлыйлар. Кайберләре хыялланып кына калмый—аерылып ук чыга, ирекле олыс-вилаять рәвешендә яшәргә тотына
Әйдәгез. Алтын Урда картасына күз салыйк та аны барлап чыгыйк.
Себер киңлекләрендә бу вакытта хәрәкәт сизелми. Дәүләтнең мәркәзе Сарайдан бик ерак булганга, алар сәяси тормышта катнаша алмыйлар. Ә менә көньяктагы Күк Урдада исә тормыш кайнап тора. Билгеле булганча, ул заманда Арал диңгезе белән Жидесу арасында урнашкан киңлекләр Күк Урда дип атап йөртелгән Бу төбәк әле Чимтай хан заманында ук Алтын Урдадан аерылып чыга. Дөресрәге. Чимтай хан үзенең соңгы елларында инде Сарай хакимнәре белән хисаплашудан туктый. Ә тәхеткә аның улы Ырыс хан чыккач (1369). Күк Урда бөтенләй ирекле дәүләт рәвешендә яши башлый.
Арал диңгезенең көньягында, аның ярларына килеп сыенырга җыенгандай. Хәрәзем олысы урнашкан. Монгол яулары чорында бу җирләр бик зур зыян күрә, калалар, кышлаклар җимерелә, көлгә әйләнә, төбәкнең сугару системасы юк ителә. Су булмагач, халкы да төрле тарафка тарала. Тик без сүз алып барган XIV йөз урталарында бу төбәк кабат җанлана, зур яңарыш кичерә, халкы да арта. Ерак Кытай чикләреннән сузылган Бөек ефәк юлы Хәрәзем олысының үзәге Үргәнеч каласы аша уза. һәм бу төбәк тормышында гаять зур роль уйный.
XIY йөзнең 30 нчы елларында бу җирләр аша узган бөек ислам сәяхәтчесе Ибне Батугга Хәрәзем олысы турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган: «Бу иң зур. тоткан урыны буенча әһәмиятле һәм гаҗәеп матур төркиләр шәһәре Аның атаклы базарлары гөрләп тора, урамнары киң, биналарын санап, гүзәл урыннары карап бетерерлек түгел. Ул халыкның күплегеннән, тормышның кайнап торуыннан диңгез кебек тирбәлә һәм дулкынлана».
Без сүз алып барган XIY йөзнең 60 нчы елларында да Хәрәзем әле шушы хәлдә булган. Анын Алтын Урдадан аерылып чыгуы Сарайда тәхет даулары башланып киткән чорга туры килә; Хәрәземдә конгырат ыруы вәкилләре хакимияте урнаша. Тарихчы Шәрәфетдин Йезди сүыәренә караганда. Хәрәземдә тәхеткә чыккан Суфилар династиясе Алтын Урда әмире Нангудайнын улы Ак Суфидан башланып киткән Әмир Нангудай үзе мәшһүр Үзбәк ханның кияве булган. Аның улы Ак Суфи да хан кызына өйләнә, шулай итеп хан нәселе белән туганлаша, зур дәрәҗәгә ирешә. Тарихчы М Г Сәфәргалиен фикеренчә. хан кияве Ак Суфи. Азтын Урдада болганышлар башланудан файдаланып. Хәрәземны Сарай ханнары кулыннан тартып ала, үз хакимиятен урнаштыра. Тик чынгызый булмавы аркасында, үзенә хан титулын алмый, акча суктырганда да тәңкәләргә үз исемен куйдырмый, анын урынына: «Лә илләһә иллаллаһ Мөхәммәдәр рәсулуллаһ» дип кенә яздыра.
Бераз ныгып алгач. Хәрәзем хакимнәре күршеләр хисабына олысны киңәйтә дә башлыйлар Шул рәвешле Кят. Хива калалары яулап алына. Бу хәл Сәмәрканд әмире Аксак Тимерне нык борчый, ул Хәрәземгә берничә тапкыр яу да оештырып карый, тик унышка ирешә алмый—Суфилар үз биләмәләрен дошманнан нык саклыйлар.
Хәрәземнән Бөек ефәк юлы буенча төньяк-көнбатышка таба сәфәргә чыгып китсәк, кәрван юлы безне Ждек даласына. Каспийнын төньягында урнашкан үзе җылы, яшәү өчен уңайлы киңлекләргә, андагы Сарайчык. Хаҗитархан (Әстерхан) кебек калаларга китерәчәк.
Сарайда башланып киткән «бөек болгану» бу төбәкне дә үз чоңгылына
бетереп ала. андагы олы һәм кече идарәчеләр ирексездән сәяси тормышка кушылып китәргә мәжбүр булалар. Мәсәлән. Бирдебәк ханнын яу әмире Хажи Чиркәе, хан үтерелгәннән сон. үз жаенны үзен карамасан. кеше сине кайгыртмас, дигән мәкальгә тугры калып булса кирәк. Хаҗитархан каласын яулап ала да аны Алтын Урдадан аера, кәрван сәүдәсе белән баеган бу калада мөстәкыйль хаким сыйфатында яши башлый. Ә сонрак. Идел тамагындагы Хаҗитархан белән генә чикләнмичә, ул биләмәләрен шактый кинәйтүгә ирешә
Бу вакыт Ждекнын түбән агымындагы унайлы җирләр дә Сарай ханнары кулыннан китә. Анда урнашкан Сарайчык каласына Бирдебәк ханнын яу әмире Ал и бәк исемле берәү хужа була. Күп заманнар кәрван сәүдәсе үзәгендә торган бу кала Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырган. Аннан Алтын Урда башкаласы Сарайга туры юл сузылган (300 чакрым). Ул Бөек ефәк юлы аша Хәрәзем олысы, Үргәнеч каласы белән тыгыз элемтәдә торган
Коры далалар, ярым чүлләр аша узган юлда мосафирларны 25-30 чакрым саен ял итү өчен уңайлы кәрван-сарайлар. салкын сулы тирән коелар көткән Бу юл—Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы төп юл саналган Сарайчык белән Үргәнеч арасында бүгенге көннәрдә дә 15 кәрван-сарай калдыкларын күрергә мөмкин икән.
Үргәнечтән чыккан кәрван Ждек елгасы ярында утырган Сарайчыкка килеп җиткәннән соң ике тарафка сузылган юлның берсен сайларга тиеш булган Төньяк-көнбатышка таба борылганы кәрваннарны Сарай шәһәренә китергән, ә көньяк-көнбатыш тарафка киткәне Хаҗитарханга алып барган Аннан инде ышанычлы, имин яшел дала аша Төньяк Кавказдагы Маҗар каласына барып җигү кыен булмаган. Мажар—Алтын Урда дәүләтенең әһәмиятле шәһәрләреннән саналган. Ул да нигездә транзит сәүдәсе хисабына яшәгән Бу каладан Дон елгасы тамагында урнашкан Азакка туры юл сузылган. Дингез ярында торганга XIY йөзлә Азак каласы да Алтын Урда икътисадында зур роль уйный. Генуя сәүдәгәрләре (жәнүизләр) аркасында биредә дингез сәүдәсе бик нык алга китә Үзбәк хан заманында бу далалар аша узган Ибне Батутта юлларнын имин булуын, сәяхәтчеләр, сәүдә әһелләре туктап ял итсен өчен анда суфилар, дәрвишләр яши торган такияләрнен еш очравы турында яза.
Азактан кояш батышына таба чыгып киткән мосафирны юл Кара диңгез буе далалары аша Кырымга алып килгән Кырым ул вакытта Алтын Урданын бер олысы. Бер-берсеннән бик нык аерылып торган ике географик зонага бүленгәнгә, анын дала өлешендә күчмәләр яшәгән, ә дингезгә якын таулы көньяк районнарда авыллар, борынгы калалар гөрләгән, гаваньнарда йөзләгән кораблар чайкалган Диңгез буена тезелешкән Кәфә. Феодоро, Судак. Чембало кебек калаларда җәнүизләрнең дингез сәүдәсе чәчәк аткан Алар Кырым ярлары белән генә чикләнмичә, бераздан Азак диңгезе бассейнын да үз кулларына алалар, кин сәүдә эше җәелдереп җибәрәләр
Әлбәттә, Сарай ханнарының үзара кырылыш-әкәмәт оештырып ятуларыннан жәнүизләр дә файдаланып калырга тырыша, алар бу төбәктә үз йогынтыларын тагын да кинрәк җәелдерү ягыннан яна алымнар ясыйлар Мәсәлән. Бирдебәк хан исән чакта Азак каласының бер генә кварталы Венеция сәүдәгәрләре кулында булса. 1367 елда бу кала инде тулысынча азар хөкемендә яши Uh i ук елларда жәнүизләр Кырым ярындагы Судак (Солдея) гаванын һәм IX авылны буйсындыралар
Сарайда барган тәхет даулары, дәүләттә тәртип бетү, ил кайгысы белән яшәүче шәхеснең тәхеттә булмавы шундый аяныч хәлләр башлануга китерә Дәүләтнен өлкәләре арасында элемтәләрнең зәгыйфьләнүе, гомумән Сарайда яшәүнең хәтәр бер нәрсәгә әверелүе бик күп мирзаларны, бәкләрне, әмирләрне тынычрак җирләргә китеп торырга мәжбүр итә һәм арадан иң тәвәккәл һәм гаярьләре үз җаен үзе карарга керешә 1361 елда Алтын Урда бәге Булат Тимернең Болгар каласын басып алуы, шушы гаять зур өлкәдә үз хакимиятен урнаштыруы Сарайга баш бирмичә яши башлавы нәкъ шул хакта сөйлидер. күрәсен
Тарихчылар күрсәтүенчә. Алтын Урда әмире Нугай улы Булат Тимер ханнар нәселеннән булмаган, шуңа күр.» үз тәңкәләрен мәрхүм Жднибәк хан исеменнән суктырган Хәер. Булат Тимер Болгар олысында ныгып тамыр җибәрә алмый кала Килеп урнашуының бишенче елында (1366) урыс елга юлбасарлары (урыс-улаклар.
ягъни ушкуиниклар) Болгар шәһәрен бик нык талап китәләр 1370 елла урыс кенәзе Дмитрий Суздальский үзенен энесен һәм улын Болгарга яу белән җибәрә. Ул чакта Болгар каласында Булат Тимер түгел, Хәсән (Асан) исемле әмир хөкем сөргән була. Димәк. Булат Тимер 1366 елгы урыс-улак һөҗүме вакытында әллә үлгән, әллә качып киткән дип әйтергә мөмкин Тагын дүрт елдан (1374) Нижний Новгород урыслары. 90 көймәгә утырып, кабат Зөя. Кама һәм Идел буендагы калаларны талап йөриләр. Билгеле инде. Болгар шәһәрен дә әйләнеп узмыйлар.
Гомумән. Болгарга каршы экспансия монын белән генә чикләнми 1376 елда урыснын великий кенәзе Дмитрий Иванович һәм инде телгә алынган Дмитрии Суздальскийлар Болгар олысына. Казанга зур яу белән киләләр, каты сугыш була. Тик болгарларның ул кадәр зур гаскәргә каршы торырга көчләре җитми Ахыр чиктә 5000 сум акча түләргә мәҗбүр булалар.
Шушы болганчык чорда Иделнен ун ярындагы мордва җирләрендә дә мөстәкыйль бәк пәида була. М Г Сәфәргалиев фикеренчә. аның исеме Сигез бәй булган. Эш шунда ки. Мамай мирза белән Габдулла хан 1361 елда Сарайдан куып җибәрелгәч, алар башта Азак каласын кулга төшерәләр. Билгеле, андагы җирле хаким Сигез бәйгә качып китәргә туры килә. Сигез бәй төньяк тарафка китеп югала һәм мордва җирләреннән аккан Пьяна елгасы буена килеп урнаша, шунда кальга төзи, аны урлар, тирән чокырлар белән әйләндереп ала. Тик ул тынгысыз заманда тынычрак урын эзләүче бер Сигез бәй генә булмый. Әмирләр, бәкләр, мирзалар, угланнар күп. ә Сарайдан аерып алып, мөстәкыйль олыс төзәрдәй төбәкләр санаулы гына. Шуна күрә бәкләр, морзалар арасында бер- берсеннән майлы калҗаны тартып алырга омтылу күренешләре еш очрый.
Сигез бәйгә дә яна җирдә тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Шул ук 1361 елда анын җирләрен Тагай бәк яулап ала. Сигез бәйне әллә куып җибәрәләр, әллә үтерәләр—билгесез. Тагай исә мордва-мукшы җирләрендәге Наручат каласында урнаша, тора-бара биләмәләрен шактый киңәйтә.
Тузар илдә җәнжал бетмәс, ди халык. Бирдебәк хан үтерелгәннән сон (1359) башланып киткән шушы даулар, низаглар ике-өч ел эчендә дәүләтне таркалу куркынычы алдында калдыра. Бүгенге Мәскәү сәясәтчеләре теле белән әйтсәк. Алтын Урдада -суверенитетлар парады» башланып китә, һәр өлкә. олыс, төбәк шушы башбаштаклыклар чорында иркенрәк яшәргә омтыла. Дәүләтнен төрле олыслары арасында элемтәләр йомшый, сәүдә эшләре сүлпәнәя, юл йөрүләр хәтәргә әйләнә. Җитмәсә. нәкъ шушы вакыйгалар алдыннан гына Алтын Урданын күп өлкәләрендә, бигрәк тә Идел буенда чума авыруы тарала, аннан бик күп халык кырыла. Бу афәт Идел-Йортнын икътисадына зур зыян китерә. Әмма татар дәүләтен хәлсезләндерүче мондый күренешләр ничек кенә өстенлек алырга тырышмасын, кыенлыкларны җинәргә. тагын бер күтәрелеш кичереп, күрше мәмләкәтләргә үзенен көчен күрсәтергә Алтын Урданын әле гайрәте җитәрлек була. Бу күтәрелеш Туптамыш хан. Идегәй-морза исемнәренә бәйле һәм алар заманына туры килә.
Ырыс хан кыйссасы
рыс ханнын атасы Чимтай хан Күк Урдада хөкем сөргәндә, аның олысы (Күк Урда) Аттын Урдадан аерыла һәм мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Агасы үлгәннән сон Ырыс хан үзе тәхеткә чыга. Бу хәл 1369 елда була.
Бу ханнын исемен урыс тарихчылары үз хезмәтләрендә гел «Урус хан» дип язалар һәм заманыбыз укучылары еш кына: «Нигә бу ханны »Урыс-хан» дип атап йөрттеләр икән'.’»—дип гаҗәпсенеп уйлап куялар Ханнын исеме, алда күрсәтелгәнчә. Ырыс булган. Ырыс—борынгы төрки телдә «бәхет» дигәнне аңлаткан.
Замандашлары анын турында мондый сүзләр язып калдырганнар: «Ул холкы-фигыле белән гаять көйсез, ләкин бик гайрәтле хан иде. Атасынын вафатыннан сон ул тәхеткә чыкты. Әле атасы Чимтай хан исән чакта ук. ул аны Ак Урда (Алтын Урда) олысын яулап алырга күп үгетләде. Тик Чимтай хан анын сүзенә колак салмады Ә инде атасы үлеп, үзе тәхеткә чыккач, беренче корылтайда ук. хан үзенен яраннарына, түрәләргә һәм сарай әһелләренә ниятләрен ачып
Ы
салды Барысы да аны хупладылар, ниятләрен тизрәк тормышка ашырырга өнди башладылар. Тәхеткә чыгу унаеннан ул берничә көн дәвамында зур туйлар, мәжлесләр үткәрде, һәркемгә кыйммәтле бүләкләр өләште Шунын сонында зур гаскәр белән Сарай тәхетен яуларга кузгалды»
Ул заман өчен «Сарай тәхетен яулау» һәрвакыт Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрен кулга төшерү, шулай бөек ханнар тәхетенә чыгуны анлаткан Жучи олысынын берәр тарафында көчле хан мәйданга чыгып, дала халкын үз тирәсенә туплый һәм ныгый башлаган саен анын хыялы Идел буендагы Сарай шәһәренә төбәлгән. Ул бөтен көчен-тырышлыгын куеп, андагы төп тәхеткә ия булырга тырышкан. Чөнки Сарай тәхетенә чыгу—ханнар өчен ин зур дәрәҗә, дан-шөһрәт казану саналган.
Ырыс ханнын да Күк Урда тәхетенә чыкканнан сон нәфесле күзләрен Идел буена төбәве. Сарай тәхетенә утырырга омтылуы ул заман өчен бик табигый күренеш. Бераз алга сикереп булса да әйтик—тырыша торгач. Ырыс хан. чыннан да, теләгенә ирешә. Сарай ханы була. Ләкин анын хыялы бераз вакыт узгач кына тормышка аша. Ин әүвәл ана атасыннан калган Күк Урдада тәмам ныгып җитәргә, көч тупларга, тәхеткә өмет иткән көндәшләрен бастырырга туры килә
Тарихчылар күрсәтүенчә, ул Сарай тәхетенә бары тик 1377 елда гына ия булган Димәк. Идел буена килгәнче анын 7-8 ел гомере Күк Урдада узган. Ә бит тормыш кайнап торган далада 7-8 ел гомер аз вакыт түгел Бу арада олыста нинди хәлләр-вакыйгалар булып узды икән? Тарихта бу хакта хәбәрләр калганмы9 Күк Урдада хөкем сөрә башлаган көннәрдә үк. Ырыс ханга үзенен каты куллы хаким булуын күрсәтергә жай чыга. Анын биләмәләренә яна гына кергән Мангышлакта бу вакытта Туйхужа исемле әмир хөкем сөргән Бу зат Ырыс хан җыйган беренче корылтайга килүдән баш тарта. Ул заман кануннары буенча, бу эш яна ханны танымау, ана буйсынмауны анлаткан Ырыс хан исә баш бирмәскә маташкан Мангышлак хакиме Туйхуҗага каршы гаскәрен җибәрә дә сүзен сүз итмәгән өчен тегенен башын чаптыра.
Әлбәттә, монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк, дала тормышы өчен гап-гади вакыйга бу. Ләкин шунысы игътибарга лаек—башы чабылган Туйхуҗа киләчәктә Анын Урда тарихында зур урын алачак Туктамыш ханнын атасы була Хәер, бу хакта без әле Туктамыш хан заманына килеп җиткәч сөйләрбез Әлегә исә Туктамыш яшь. шуна күрә ана җил-давыл тими кала
Тәхеткә чыгуының беренче елларында Ырыс хан үз биләмәләрен кинәйтү буенча да кайбер омтылышлар ясап карый Әйтик, анын Хажи Чиркәе кулындагы Хаҗитархан (Әстерхан) каласына яу белән баруы билгеле. Каланы бераз камап торганнан сон. Хаҗитархан әмире аны куып җибәрә Тынгысыз хан шулай ук Сарай шәһәренә дә һөҗүм итеп карый Бу юлы да уңышсызлыкка юлыга
Җыйнап кына әйткәндә. Күк Урдада инде тәмам ныгып азгергән Ырыс ханга дөнья һаман тар тоела, анын бөтен хыялы Жучи олысынын ин гүзәл шәһәре Сарайны үзенеке игү. Чыңгыз балаларыннан калган тәхеткә күтәрелү була
Әйе. Сарай тәхете бөектән бөек, тик бөек җирдә утырып торулары да җиңел түгел, ә инде егылып төшә-нитә калсаң, сөякләреңне дә җыеп ала алмаслар Шуны белә микән Ырыс хан?!
Әмма кеше дигән зат берәр хыялга бирелсә, аны-моны уйлап тормастан ахырынача бара Ырыс хан да 1377 елда теләгенә ирешә—Сарай тәхетенә чыга Шул көннән Иделдән көнчыгышка таба җәелгән бөтен Жучи олысы җирләре Ырыс хан кулына күчә Хәер, ялгыз утрау сыман, хан биләмәләренә кермәгән бер төбәк шулай ла калган икән, ул—Хәрәзем олысы Анда бу вакытта Суфилар династиясе хөкем сөрә.
Ырыс хан бу мәшәкатьләрнең игелеген барыбер күрә алмый, ул Сарай тәхетендә бары бер ел гына утырып кала, ягъни 1378 елда үтерелә Атасы Чимтаи хан зирәк карт булган, күрәсең. Ул Сарай тәхетенә кызыкмый, утынын үгетләүләренә колак сатмыйча дөньядан тыныч кына үз үлеме белән китеп бара
Аждаһа симерсә, күлгә сыймас, ди халык Хак әйтә. Бу сүзләр Ырыс хан язмышына да туры килә шикелле
Туктамыш мәйданга чыга
дегәй» дастанында Туктамыш хан Идегәйнең атасы Котлыкыя бине.
Һай син татар, һай татар.
Мангыттан азган чал татар!—
дип мыскыллый. Бу сүзләр белән ул үзенең Чыңгыз хан нәселенең ерак варисы булуын, ә Котлыкыя бинен төркиләшкән мангыт ыруыннан («татардан») чыгуына төрттерә. Ә икенче бер жирдә:
Аргы атасы Чыңгыз хан.
Бирге атасы Туйхуҗа. Аннан туган Туктамыш— Ул Туктамыш мин булам.— дип мактана.
Туктамышның атасы Туйхуҗаның Мангышлак олысында хөкем сөрүен Ырыс хан турында сөйләгәндә әйтеп үткән идек. Бу вакытта Алтын Урдада тәхет өчен бик зур ызгышлар, талашлар, сугышлар бара Шул сәбәпле дәүләттә тәртип, канун тәмам бетә. Шуннан файдаланып. Ырыс хан Идел буен, ягъни Алтын Урданы да үз биләмәләренә кушарга. Сарай тәхетенә чыгарга омтыла. Тик моны тормышка ашыруда көчәеп киткән Сәмәрканд әмире Аксак Тимер аңа гел киртәләр тудыра, төрлечә комачаулык итә. Шуның өстенә Мангышлакта хөкем сөрүче Туйхуҗа да Ырыс ханның сүзенә колак салмый, яңа ярдәм кулын сузмый. Юкса, алар Аксак Тимерне ике яктан китереп кыса алган булырлар иде.
Ахыр чиктә Ырыс хан барыбер Туйхуҗадан үч ала—анын башын кистерә. Анын улы Туктамыш яшьлеге аркасында гына исән кала. Әмма ул Ырыс хан кул астында яшәүнең үзе өчен нинди куркыныч икәнен күрә, бер-ике тапкыр хан урдасыннан качып китеп тә карый. Ләкин аны тотып алалар. Бу эшләре өчен дә Ырыс хан аны гафу итә Шулай да Туктамыш Ырыс хан хозурында калмау ягын карый, ниһаять. Сәмәркандтагы Аксак Тимергә качып китә.
Сәмәрканд әмире аңа зур хөрмәт күрсәтә, хәтта егетне бик якын итүен, яратуын белдереп, аны үзенең «улы» дип атый. Ул заманнарда берәр хаким кемне лә булса «улым» дип атаса, бу инде аны үз канаты астына алуын, ярдәменнән ташламаячагын аңлаткан.
Чыннан да. Аксак Тимер яшь Туктамышка зур ярдәмнәр күрсәтә. Күп тә үтми ул егеткә Сырдәрья буендагы Сәүран өлкәсен, андагы Отрар. Сыгнак кебек калаларны бүләк итә. егетне Сәүранда хан итеп күтәртә. (Төрки халыкларның бөек акыл иясе, суфи шагыйрь Әхмәт Ясәви нәкъ шушы төбәктә туган.)
Тарихчы Шәрәфетдин Йөзди язганча. Аксак Тимер кабул ителгән гадәт буенча Туктамыш белән анын якыннарына шул кадәр күп байлыклар, алтын- көмеш. асылташлар, халатлар, кием-салым, кыйммәтле бил каешлары, кораллар, тукымалар, атлар, дөяләр, чатырлар, күтәрмә-палаткалар. барабаннар, байрак- туглар. күп гаскәр, хезмәтчеләр һәм башка төрле дан-шөһрәт һәм хакимият кирәк-яраклары бүләк итә ки. аларны тел белән сөйләп, каләм белән язып бетерерлек түгел икән.
Кеше ярдәмендә хан булып күтәрелү бер хәл. ә менә шул урынга лаеклы булып калу башка нәрсә, һәм күп тә үтми тәхеткә күтәрелгән Туктамышка авыр сынаулар үтәргә туры килә.
Ул үзенә бирелгән Сәүран олысында озак утырып тора алмый. Туктамышның Сәүран хакиме итеп билгеләнүен ишетеп алган Ырыс хан аңа каршы гаскәр җибәрә. Табигый, яшь Туктамыш бу сугышта тар-мар ителә, һәм химаячысы Аксак Тимер хозурына Сәмәркандка әйләнеп кайтырга мәжбүр була. Җиңелеп кайтуына карамастан. Аксак Тимер анардан йөз чөерми, киресенчә, яшь угланны юата, ана тагын күп байлыклар, гаскәр, хезмәтчеләр бирә һәм кире Сәүран олысына озата.
Бу хәл Аксак Тимернең кан дошманы Ырыс ханның жен ачуларын чыгара Ул өлкән улы Тактакыяны яу белән кабат Туктамыш өстенә җибәрә. Тарихчылар Тактакыя гаскәре Туктамышныкыннан 4 тапкырга ишлерәк булган, дип язалар.
И
Моны аңлап була. Ырыс ханда гаскәр, чыннан да. аз булмаган Дошманы Аксак Тимер кулында уенчык рәвешендә йөргән Туктамышнын башына житәр өчен ул көчне кызганып тормагандыр.
Билгеле, бу очракта да Туктамышка Сәүран олысыннан качып китәргә туры килә. Ул аз гына үлемнән кала. Качкан чакта Сырдәрья ярына житкәч. тиз генә киемнәрен салып ташлап, каршы ярга йөзеп чыгарга дип суга керә, шул вакыт куа килүчеләр аны күреп ала да жәядән атарга керешә Укларнын берсе анын инбашына килеп кадала, тик Туктамышнын ярга кадәр йөзеп чыгарга көче җитә. Ул яралы хәлдә камыш арасына кереп яшеренә Бераздан аны Аксак Тимердә хезмәт иткән Идегәй Барлас углан' табып ала һәм коткарып кала. Бу хәл 1376 елда була.
Бу җиңелүдән сон да Аксак Тимер Туктамышка кул селтәми, аны кадерләп үз янында асрый. Күрәсен. ул ханзадәне киләчәктәге эшләрендә файдалану өчен әзерләгәндер. Юкса, ничә тапкыр жинелгән кеше өчен ул чаклы байлыгын, гаскәрен әрәм итәр идемени?
Бераздан вакыйгалар кабат кызып китә. Ырыс хан Туктамышны куып җибәрү белән генә чикләнми. Аксак Тимергә илчеләрен озатканда шундый сүзләр тапшырырга куша:
—Туктамыш минем углым Котлы Буганы үтерде. Ул хәзерге көндә сиңа килеп сыенды, тик син аны мина бирергә тиешсен. Әгәр дә Туктамышны бирмәсән. орыш урынын билгелә,—дип. Аксак Тимергә катгый таләп тә куя.
Мона каршы Аксак Тимер
—Әйе. хәзерге көндә Туктамыш миндә яши, тик мин аны сина бирмим Орышырга дигәндә—мин һәрвакыт әзер.—дип жавап бирә
Болар сугышка 1377 елнын кышында бик гайрәтләнеп тотынсалар да. һаваларнын кинәт бозылып китүе икесенен дә дәртен суыта. Кышын далада җепшек кар яву. анын аргыннан кинәт суыклар башлану һәрвакыт зур фажигага китерә Кышкы далада терлек-туар азыкны тибенү юлы белән таба, ягъни тояклары белән карны казып, туклыклы коры үлән ашый Ә инде җепшек кар явып, кинәт суыклар китереп сукса, жир өсте боз белән каплана һәм ач калган терлекләр меңәрләп, ун меңәрләп кырыла. Моны -җот» дип атыйлар, дала халкы өчен «җот килү® чума эпидемиясе белән бер Баи. дәүләтле ырулар бер атна эчендә шыр ялангач калырга мөмкин һәм ин аянычы—монда бернинди чара да ярдәм итә алмый Далада җәен үлән чабып, берәү дә печән әзерләмәгән Ул кадәр күп терлек өчен печән әзерләү мөмкин да булмаган.
Яу башланып китеп. Аксак Тимернең зур гаскәре Отрар шәһәренә юнәлә һәм Сәүран янында) ы бер җирлә тукталып кала. Ырыс хан да дошманыннан ерак тормый Әйткәнебезчә, нәкъ шул чакта һавалар бозылып китә, жир өсте боз белән каплана. Илгә жот килә, афәт килә.
Билгеле, ач атлар белән яуны дәвам иттерү мөмкин булмый, шуна күрә сугыш өч айга тукталып тора. Дөрес, вак-төяк бәрелешләр булгалый. ләкин алар боз берни дә бирми. Күрәсен. ике як та яз җитеп, кояш карый башлауны көткәндер
Көннәрдән бер көнне Аксак Тимергә. Ырыс хан үзе гаскәреннән китеп барды, үз урынына Кара Кисек бәкне калдырды дигән хәбәр китерәләр. Ул моннан ничек тә файдаланып калырга тели һәм көтмәгәндә гаскәрен дошман өстенә ташлый Кара Кисек бәк дошманнын кысрыклавына түзә алмыйча качып китәргә мәжбүр була Шулай итеп. Аксак Тимер анын гаскәрен ахырынача тар- мар итәргә өлгерми кала Тарихчылар язганча. Аксак Тимер үзе дә бу яуларда 10-15 мен атын, байтак яугирләрен югалткан Ул дошманын ярты-йорты гына таркатып. Сәмәркандка әйләнеп кайта
Ләкин сүз Туктамыш турында иде бит әле. Бу яунын ахыры анын өчен бик уңышлы тәмамлана. Сәмәркандка юнәлгән Аксак Тимер ике атнадан гаскәрен кире борып алып килә дә Сәүран тирәсендәге Жәйран Камыш дип аталган жирдә тынычланып ял итеп яткан Ырыс ханга көтмәгәндә һөжүм итә. Хан үзе качып өлгерә, барлык байлык Аксак Тимер кулына төшә Шулай, химаячысы
‘"Идегәй® дастаны каһарманы Идегәй Мангыт. ягъни Идегәй мирза түгел. башка кеше.— Автор
ярдәме белән Туктамыш икенче тапкыр хан итеп күтәрелә, кабат Сәүран олысының хакиме итеп билгеләнә. Яулар шуның белән тәмамлана.
Сыр-Дәрья буенда кабат тәхеткә чыккан Туктамыш Ырыс хан белән көрәшне дәвам иттергән булса кирәк. Без алдагы хикәядә Ырыс ханның 1377 елда Сарай тәхетенә чыгуын, анда бер ел хөкем сөргәннән сон үтерелүен әйтеп үткән идек. Сарай тәхете өчен бертуктаусыз көрәш барган бу болгавыр дәвердә шулай булмыйча мөмкин түгел. Ырыс ханнан соң тәхеткә улы Тактакыя чыга. Ләкин аның да гомере бик кыска була—ул ике ай гына тәхеттә утырып кала.
Аннан соң тәхеткә Ырыс ханның икенче улы Тимермәлик чыга. Беренче эше итеп ул Ырыс хан нәселенең кан дошманы. Аксак Тимер йомышын йомышлап йөрүче хыянәтче Туктамыштан үч алырга, аның башына җитәргә җыена. Моның өчен Сәүрандагы Туктамыш биләмәләренә яу белән килә.
Ырыс ханнан Аксак Тимергә качып киткәннән соң Туктамышның ничә тапкыр сугышып та. бер мәртәбә дә җиңә алмавын без инде күрдек. Бу аның хәрби сәләте чамалы булуын ап-ачык күрсәтә. Моңарчы ул бер тапкыр да сүзен сүз итә. холкын күрсәтә алмады. Бары тик Аксак Тимер ярдәме аркасында гына кеше рәтендә йөрде. Тимермәлик тәхеткә чыккач та шул хәл кабатлана. Ул яу белән Сәүранга килеп, Туктамышны туздырып ташлый. Теге очраклы гына үлемнән котылып кала һәм кабат Аксак Тимер бусагасына килеп егыла.
Дөрес, тарихчылар Ырыс хан улы Тимермәлик турында да әлләни зур фикердә түгелләр. Туктамышны куып җибәргәннән соң ул, күрәсең, төп эш башкарылганга санап, тынычланып калгандыр. Чөнки дәүләт эшләренә бөтенләй илтифат итми башлый. Бу исә аның шактый чикләнгән, зур омтылышлар белән яши белми торган шәхес булуын күрсәтә.
Балык башыннан чери дигәндәй, ханнан күреп аның түрәләре, сарай әһелләре дә типтерә, вакытларын күбрәк ауда, мәҗлесләрдә, җарияләр янында уздыра башлыйлар. Ә Тимермәлик үзе бөтенләй түбән тәгәри. Шул заманның тарихчысы анын турында: «Нинди генә ашыгыч һәм мөһим дәүләт эшләре булмасын, көнен төш җиткәнчегә чаклы йоклап үткәрә. Аны уятырга берәүнең дә кыюлыгы житми, шуңа күрә кешеләрнең аннан тәмам гайрәтләре чикте, барысы да дәүләткә Туктамыш хуҗа булуын тели»,—дип язып калдырган.
Аксак Тимер Күк Урдадагы хәлләрне шымчылары аша белеп торган булса кирәк. Шуңа күрә форсаттан файдаланып калырга тели һәм 1379 елның кышында Тимермәликкә каршы яу җибәрә. Билгеле, Туктамыш та яуда катнаша.
Аксак Тимер үзенең гаскәр башлыкларына:
—Туктамышны тәхеткә утыртып кайтыгыз,—дип боера.
Сыгнактан әллә ни ерак булмаган Каратал дигән бер җирдә типтереп яткан Тимермәликне Аксак Тимер баһадирлары тиз айныта. Ханның хәле мөшкел икәнне күреп, әмирләре аны ташлап китә. Ә инде ханның гайрәтле әмире, анын төп таянычы булган Казан баһадир Тимермәликтән аерылып киткәч, халык гомумән Туктамыш ягына авыша. Хәтта аның якын туганнары да икеләнә башлый.
Шул рәвешле Тимермәлик хан бик авыр хәлдә кала. Тик ул үз хәлен дөрес аңламаган, күрәсең. Бу аның сугышны дәвам иттерергә азаплануыннан да апачык күренә. Бер туганы аны ниятеннән баш тартырга үгетләп тә карый. Тимермәлик исә. Туктамышка сатылгансың дип, анын башын чаптыра.
—Яудан баш тарту хакында сүз кузгаткан һәрбер адәм үлем җәзасына хөкем ителәчәк!—дип җикеренә хан.
Ләкин куркытып-өркетеп кенә хәлне җиңеләйтеп булмаячагын һәркем күреп тора. Бу вакыт аның кул астындагы күпчелек халык, чыннан да, Туктамыш ягына чыккан була.
Күнеле үсеп киткән Туктамыш үзенә тапшырылган гаскәр белән Карабака суы буенда Тимермәликкә һөҗүм итә, каты сугыштан сон өстен чыга. Шунда Тимермәлик үзе һәм анын өлкән әмире Балтычак (Балтачык?) әсир төшәләр. Тимермәлик хан шундук үтерелә, ә дәүләт эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле әмир Балтычакны Туктамыш үз ягына чыгарга үгетли Тегесе ханына тугры калачагын белдереп, Туктамышны үзенең ханы дип танудан баш тарта. Бу анын язмышын хәл итә—өлкән әмир Балтычак юк ителә.
Бу фаҗига турында алда әле сүз булыр, чөнки ул киләчәктәге вакыйгаларда
үзен бик нык сиздерәчәк Әлегә исә Тимермәлик ханнын өлкән әмире Балтычакнын татар дастаны каһарманы Идегәй мирзаның атасы булуын гына искәртеп үтәбез («Идегәй» дастанында аның исеме Котлыкыя). Тарихи чыганаклар күрсәткәнчә, бу яу вакытында Идегәй инде. Күк Урда ханнарыннан качып китеп. Аксак Тимер янында хезмәт иткән. Бәлки әле Туктамыш белән бер үк гаскәрдә Тимермәликкә каршы сугышкандыр да. Димәк, ата белән ул капма- каршы лагерьда орышканнар.
Шулай итеп. Туктамыш, бернигә карамыйча. Идегәйнең атасы Балтычак картнын башын чаптырды. Туктамыш турында Идегәй нәрсә уйлады икән’ Агасынын үлемен ул ничек кабул иткән9 Туктамышның бу катылыгын кичерә алганмы? Соңрак калкып чыгып. Алтын Урда тарихында Идегәй мирза белән Туктамыш ханнын 20 елга сузылган аяусыз көрәше фәкать шушы көнне башланып китмәгән дип кем әйтә ала9 Дөрес, бу көнне ана оеткы гына салына. Әмма ул үзен әле сиздерәчәк, сиздерәчәк.
Карабака суы буендагы жиңү Туктамышның дәрәҗәсен күтәреп җибәрә. Аксак Тимер дә мона сөенә—анын оясында күпме заман канат яра алмыйча интеккән лачын, ниһаять, үзе оча башлады түгелме сон? Бу җиңүне ничек тә билгеләп үтәргә теләгән Аксак Тимер карангы зинданнарда яткан тоткыннарны иреккә чыгара. Үзе, яулап алынган Сыгнак каласына өстәп. Хәрәземне дә бүләк итә. Бу изгелекләрнең киләчәктә үзенә нинди яманлыклар булып әйләнеп кайтасын белсә. Аксак Тимер боларнын берсен дә эшләмәс иде. әлбәттә. Ләкин киләчәктә ниләр буласы бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле, ә кеше дигәнен берәүгә артык ышанып китеп, еш кына алданып та куя шул. Хәер, вакыйгаларны ашыктырмыйк, барысы да үз тәртибе белән бара бирсен
Туктамыш хан 1379—1380 елларның кышын Күк Урдада үткәрә, ә инде яз җигү белән, зур гаскәр туплап, Идел буена. Алтын Урданын үзәк олысларын яуларга кузгала. Бу юлы да химаячысы Аксак Тимер көченә таянып һәм анын фатихасын алып чыгып китә. Ләкин шушы төштә безгә сүзне өзеп торыр! а туры килер, чөнки моннан соң булачак вакыйгалар бөтенләй башка дәвергә карыйлар Шулай да бу урында кечкенә генә нәтиҗә ясау кирәк булыр.
Шундый зур түземлекләр күрсәтеп һәм күп байлыклар исраф итеп. Аксак Тимернен иленнән качкан Туктамышны теге аякка басканчы үз канаты астында асравын бер нәрсә белән генә аңлатып була Аксак Тимер яшь һәм күндәм чынгызый Туктамышны киләчәктәге ниятләре белән бәйләгән, шуларны тормышка ашыручы төп фигура итеп файдаланырга уйлаган Ни күренеп торган сәләте, ни төпле акылы-фи!ыле булмаган Туктамыш гомере буе анын сүзеннән чыкмас, гел анын кушканы буенча йөрер дип уйлаган булса кирәк Сәмәрканд әмире Шуның өстенә тамырларында чынгызыйлар каны типкән бу шаһзадәнең тәхеткә чыгарга да хакы бар Аны теләсәң кайда хан итеп күтәреп була. Берәү дә мона каршы килә алмаячак Ә Тимернен күзе кызган җирләр әле күп һәм туларның ин татлысы, ин гүзәле-Дәште Кыпчакның мул үләнле кин далалары, анда йөргән менләгән елкы, куй көтүләре һәм гүзәл калалары Андагы иксез-чиксез байлык Менә кайда ул мал-мөлкәт, менә кайда дөнья рәхәте!
Бу яшел далаларга, мул сулы Идел ярларына тезелешеп киткән Болгар. Укәк. Сарай Багу. Сарай Бәркә. Хаҗитархан кебек бай шәһәрләргә ия булсан. Мажар. Азак кебек калалардан ясак килеп торса, җәннәт синен кулында икәнне бел дә тор' Ә бит барысын да уйлап эшләгәндә, болар коры хыял гына булып калмаска да мөмкин һәм аларны тормышка ашыру өчен Туктамыш иң кулай зат Ул анын сүзеннән чыкмас Шу т кадәр изгелекләр күрсәтеп тә. ничек чыксын икән9 Юк. чыкмас! Аксак Тимер шулай уйлый, планнар кора, ә тарих бөтенләй икенче юлдан китә...
Гыйсъянчы мирза—Мамай
у шәхес Алтын Урда дәүләте тарихында тирән эз калдыра. Бирдебәк хан үтерелгәч (1359) башланып киткән тәхет дауларында актив катнаша Ул үзенең вафатына кадәр (1380) егерме ел дәвамында
Б
илнең сәяси тормышында мәйдан тота, сәясәткә юнәлеш бирүче төп фигураларның берсе була. Кыскасы. Мамай мирзаның тормыш юлы. анын эшчәнлеге Алтын Урда тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән, аны шушы тарихтан аерып карау бөтенләй мөмкин дә түгел.
Мамай мирза үзе ханнар нәселеннән булмаса да, гаять көчле, һәркайда сүзе үтә торган абруйлы затлардан саналган. Тумыштан килгән ихтыяр көче, гайярьлек. тәвәккәллек, кешеләр белән идарә итә белү кебек сыйфатларга Бирдебәк ханның кияве булу дә өстәлгәч, аның дәрәжәсе тагын да үсеп киткән булса кирәк. Урыс тарихчылары анын хакында, түбәнсетергә тырышып, «темник Мамай» дип кенә язалар. «Темник»—татарча «төмән башы» дигәнне анлата, ягъни 10 мең сугышчы белән идарә итүче гаскәр башы. Мамай мирзаның рәсми титулы-дәрәжәсе чыннан да төмән башы булгандыр, күрәсең. Тик Алтын Урда тарихына ясаган йогынтысы-роле ягыннан караганда, аның «төмән башы» гына булуы белән килешүе кыен. Чөнки тарихи вакыйгаларга бик нык тәэсир итеп килгән, еш кына аларны теләгән якка борып жибәрә дә алган, үзенә кулай кешене тәхеткә хан итеп куйган шәхеснең гади төмән башы гына булмавы көн кебек ачык.
Мамай мирзанын биләмәләренә Кырым белән Кара диңгез буе, Азак- Дон далалары кергән. Бу хәл үзе үк аның Кырым белән хәзерге Украина далаларында хужа булып яшәвен күрсәтә. Димәк, аның тоткан урыны олыс бәге дәрәжәсенә туры килгән. Бәлки Бирдебәк хан гайрәтле киявенә шушы олыс-жирләр белән идарә итүне тапшыргандыр. Мамай мирза исә, үз чиратында, ханга күп хезмәтләр күрсәткән, хәбәр килеп төшү белән гаскәрен жыеп, анын байрагы астына баскан, биләмәләрендә ханга тиешле салымнарны жыюны оештырган һ. б.
Мамай мирза нигездә үз олысында иркенлектә яшәсә дә, хан кияве буларак, дәүләтнең башкаласы Сарай шәһәренә дә еш килә, анда озаклап кунак була. Шулай ул Сарай әһелләре, түрәләр, дәүләт эшлеклеләре арасында бик күп дус-ишләр, табындашлар, тарафдарлар булдыра һәм бу файдалы танышлыклар вакыты житкәч ана бик тә ярап куялар, сәяси эшчәнлегендә таяныч булалар.
Бирдебәк хан үтерелгәнче (1359) Мамай мирзаның сәяси вакыйгаларга катнашуы тарихи чыганакларда күренми. Күрәсең, бу дәвергә ул хан кияве сыйфатында беркая да кысылмыйча тыныч кына яшәгән булса кирәк. Хәер, гәхеткә чыкканнан сон күп туганнарын үтерткән явыз Бердебәк хан заманында андый мөмкинлек булмаган да. Каршы сүз әйтү баш бәясе торган. Ә инде Бирдебәк хан фетнәчеләр тарафыннан юк ителгәч, буа кинәт ерылып китә.
Башта Сарай тәхетенә Үзбәк ханның оныгы, Иренбәкнең улы Келпә чыга. Тик ул ярты ел гына хөкем сөреп кала. Аның артыннан тәхеткә Нәүрүз хан утыра. Ләкин Нәүрүз хан заманы да озак дәвам итми. Ул үз эшчәнлегендә дәүләтнең Идел буе һәм аннан көнбатышта урнашкан олысларына таяна. Димәк, бу вакытта көнчыгышта урнашкан олыслар дәүләт эшләрендә үз сүзен әйтә дә. актив роль дә уйный алмаган. Бу исә андагы олыс бәкләрен, идарәчеләрне Нәүрүз ханга каршы куя. Сарайның үзендә дә ханга каршы торган әмирләр аз булмый һәм алар, мөстәкыйль яшәп яткан Күк Урда ханы Чимтайга кешеләрен жибәреп, анын Сарай тәхетенә чыгуын сорыйлар. Тик Чимтай хан башын андый хәтәр эшкә тыкмый, бу низаглардан читтә калу ягын карый. Шулай да мөмкинлекне бөтенләй кулдан ычкындырмас өчен ул Сарай тәхетенә үзенен туганы Хызырны тәкъдим итә. Күрәсен, Сарай әмирләре бу кандидатураны да ярашлы дип тапканнар, чөнки тиздән Нәүрүз хан бәреп төшерелә дә тәхеткә Сасы Буга улы Хызыр хан чыга.
Хызыр ханның тәхеткә чыгуы дәүләт башкаласы Сарайда көнчыгыш олысларга йөз тоткан партиянең вакытлыча өстенлек алуы турында сөйли. Әлбәттә, мондый чакта яна хан үз «командасы» белән килгән, аны күтәргән кешеләр алдында ул үзен бурычлы итеп тойган, аларга зур бүләкләр, жылы урыннар өләшергә тиеш булган. Бу инде жиңелгән партия вәкилләрен таркату, урыннарыннан алу, эзәрлекләү, ә ин хәтәрләрен гомумән юк итү юлы белән башкарылган. Нәкъ шул сәбәпле Хызыр хан идарәсенең беренче
көннәрендә үк мәрхүм Үзбәк ханнын үтә дә абруйлы, зур йогынтыга ия тат хатыны Тайдулла (Риза Фәхретдин анын исемен Тыйтгали дип атый). Нәүрүз ханнын улы Тимер һәм төшерелгән хан тарафдарларыннан бик күп бәкләр, мирзалар, угланнар юк ителә. Шуна да карамастан. Хызыр хан белән хакимияткә килгән Күк Урда партиясе Сарайда ныгып өлгерә алмый Күп тә үтми Хызыр ханны да тәхеттән алып ташлыйлар
Уйлап карасаң, сәбәбе бик гади—монарчы Күк Урда вәкилләренең беркайчан да Сарай тәхетенә чыкканнары булмый. Бу исә аларнын Сарай шәһәрендә, кинрәк алганда Идел буенда. Кыпчак даласында таянырдай көчле тарафдарлары санаулы булганлыгын күрсәтә. Ә Сарай әмирләренең. Нәүрүз ханга үч итеп, тәхеткә Хызыр угланны чакыруын башкалада барган ызгыш- талаш, идарәче даирәләрнең бер капризы дип карарга кирәктер Бераздан Хызыр ханнын да улы Тимерхуҗа тарафыннан үтерелүе фәкать шул хакта сөйли кебек. Бу вакытта башкаладагы төркем-партияләрнен һәркайсы тәхеткә үз ханын куярга омтыла
Хәер, сүз Мамай мирза турында иде бит әле. Ул Алтын Урданың сәясәт мәйданына менә шундый шартларда килеп чыга. Илдә тәхет бүлешү башланып киткәч, хан кияве дә читтә торып өлешсез калырга теләмәгән, күрәсен. Ул хәтта, чаманы онытып җибәреп. 1360 елда Азак шәһәрендә үз исеменнән «Мамай солтан әл-гадел» дигән сүзләр төшкән көмеш тәнкәләр дә суктыра. Дөрес, анын тормышында бу бердәнбер очрак була, андый хатаны ул бүгән беркайчан да кабатламый. Киләчәктә тәнкәләр бары тик үзе куйган хан исеменнән генә суктырыла
Чыганаклар күрсәткәнчә. Хызыр хан үтерелеп, тәхеткә анын улы Тимерхуҗа чыккач, Мамай мирза аны төшерүдә актив катнаша, бәлки әле моны оештыручылардан төп кеше дә булгандыр. Шулай итеп, хыянәтче угыл тәхеттә атна-ун көн генә утырып кала (1361). Анын урынын Хызыр ханнын икенче улы Урдамәлик ала (кайбер чыганаклар бу ханнын исемен Урдашәе.х дип тә атыйлар).
Игътибар итик. Хызыр хан үзе. анын уллары Тимерхуҗа белән Урдамәликләр—барысы да Күк Урда вәкилләре, ягъни Сарай тәхете өчен ят кешеләр. Сарайда, гомумән. Идел буенда аларнын дошманнары күн булган, шул сәбәпле аларнын гомере дә тиз киселә Бу җәһәттән Күк Урда ханы Чимтайны искә төшерик—аның зирәклегенә сокланып куясың Әмирләр аны дәүләтнең төп гәхете торган Сарайга күпме генә чакырып карамасыннар, үгетләмәсеннәр—ул гел биек тәхеттән баш гартын килә, анда кардәше Хызырны тәкъдим итә. Әлләни биек булмаса да. ул үзе утырган Сыгнак тәхетен. Сыр- Дәрья буйларын якынрак күрә һәм шунын аркасында башын саклап кала. Өстәвенә әле тәхет варисларыннан да бер-бер артлы арына тора
Сарайда Урдамәлик хан хөкем сөргәндә Мамай мирза төп тәхеткә үз кешеңне утыртырга кирәк, дигән ныклы фикергә килә, гаскәр туплап Идел буена юнәлә Ин элек ул Азак каласын ала. анда Габдулла исемле берәүне хан игеп күтәртә. Урдамәлик хан белән Мамай мирза Идел белән Дон арасындагы далада бәрелешкәннәр булса кирәк Урдамәлик җиңелә, шуннан соң Мамай мирза Сарайдагы тәхеткә Габдулла ханны утырта һәм анын исеменнән идарә итә башлый Тик андый болгавыр заманда Мамай мирза белән Габдулла ханга да Сарайда озаклап яшәргә туры килми. Ибне Халдун сүзләренә караганда, бу вакытта әмирләрнең берсе Габдулла ханга каршы фетнә оештыра Фетнәчеләр уңышка ирешкәч. Габдулла хан белән Мамай мирзага Сарайны ташлап китәргә туры килә (1361) Шулай итеп, тәхеткә Котлык Тимер дигән берәү каяка.
Шул ук көннәрдә мәрхүм Ждннбәк хан балаларыннан булган Килдебәк тә Мамай мирзага каршы хәрәкәт башлаган була Әлбәттә, Мамай мирзаның тәхет даулаучы берничә хан балаларына каршы торырга көче җитми—ахыр чиктә Сарай тәхетенә Килдебәк чыга (1361) Чыганакларда аның үтә да кансыз, рәхимсез адәм булуы әйтелә. Ул әмирләрне, дәүләтнең дәрәҗәле кешеләрен бер-берсенә каршы котырту юлы белән бик күпләрнен башына җитә Әлбәттә, мондый сәясәт өске катлам вәкилләрендә нәфрәттән башка
бүтән нәрсә уята алмаган, чөнки күпләрнең гомере кыл өстендә торган. Сарай әһелләре явыз ханны алып ташларга мәжбүр булалар. Шулай итеп. Килдебәк хан да тәхеткә чыккан елыңца ук дөньядан китеп бара.
Тарихчылар Алтын Урда дәүләте тарихының 1361 елдан соңгы берничә елын ин буталчык һәм ачыкланып бетмәгән дәвере дип саныйлар. Чыннан да, бу вакытта Кыпчак даласында барган вакыйгаларны төгәл генә күз алдына китерүе жиңел эш түгел, тарихи чыганакларда да алар сирәк теркәлгән. Безнен игътибар үзәгендә Мамай мирзаның эшчәнлеге, катлаулы язмышы булганга, бу чорда аның кайда булганын, нишләп йөргәнен ачыкларга тырышып карыйк әле.
Мамай мирза әле яна гына Габдулла хан белән Сарайны ташЛап китсә дә, ул дәүләтнең мәркәзенә әйләнеп кайтып, төп тәхеткә янә үз ханын утырту уеннан һич тә ваз кичми. Тарихи фактлар һәм вакыйгалар барышы нәкъ шуны күрсәтә. Гайрәтле татар мирзасы Сарай өчен көрәшүен дәвам иттерә. Бу көрәштә ул үз артында торган Кырымга һәм Кара диңгез буе, Азак-Дон далаларына таяна.
Килдебәк ханнан сон әмирләр Морат (кайбер чыганакларда Мөрит) дигән берәүне хан итеп күтәрәләр. Тик аны Сарай шәһәре һәм аның тирә- юнендәге беркадәре жирләр генә таный. Мамай мирза бу вакытта Иделнен уңъяк ярында урнаша. Ул Иделдән дала эченә ерак китмәгәндер, чөнки ана Морат хан белән көрәш алып бару өчен Сарайдагы хәлләрне белешеп торырга, астыртын эш йөртергә, унай чак туры килсә, кинәт һөжүм оештырырга кирәк булган. Ә көчне, гаскәрне ул, әйткәнебезчә, артында жәелеп яткан Кыпчак даласыннан һәм Кырым ярларындагы шәһәрләрдән алган. Анда Италиянең Генуя шәһәреннән чыккан бай сәүдәгәрләр бик күп була. Мамай мирза үз эшчәнлегендә аларга да таяна, гаскәргә түләр өчен акчаны алардан ала.
Дөресен әйткәндә, бу вакытта дәүләт башкаласы Сарай шәһәре дә, диңгездәге утрау кебек, ялгызы утырып кала. Башкалада ханнарның туктаусыз алышынып торуы аркасында илдә тәртип тәмам бетә һәм зур дәүләтнең олыслары, Сарайдан аерылып, башка чыккан гаилә сыман, мөстәкыйль яши башлыйлар. Шулай итеп. Иделнең урта агымында Болгар белән Наручат, аскы агымында Хажитархан (Әстерхан), Жаек (Урал) елгасы буенда Сарайчык, көньякта Хәрәзем олыслары мөстәкыйль тормыш алып бара. Сыр-Дәрья буендагы хакимнәрнең дә Сарай ханнарына инде күптән исе китми. Дөнья тәмам болганып, таркалу көчәеп барган бер чорда Мамай мирза Иделдән көнбатышка таба сузылган Кыпчак даласының тулы хокуклы хужасына әверелә.
1360 елда Сарай өчен башланып киткән аяусыз көрәш 1362 елда да дәвам итә. Көрәш барышында өстенлек әле бер партиягә, әле икенчесенә күчә. Урыс елъязмасында бу хакта шундый сүзләр теркәлеп калган: «Ул чакта Идел буе патшалыгында ике падишаһ бар иде—Мамай урдасы хакиме Абдул (Габдулла хан), ә икенче хаким—Амурат (Морат хан) белән Сарай кенәзләре. Бу ике патша һәм бер-берсенә каршы торучы ике урда һәрвакыт дошманлык сакладылар һәм үзара сугышып тордылар»,—диелә анда. Шунысы кызык: көрәш барышында һәр як үз лагерына өстәмә көчләрне жәлеп итәргә омтыла. Бу очракта сүз урыс кенәзлекләре хакында бара. Габдулла хан исеменнән Мамай мирза да. Сарайда утырган Морат хан да урыс кенәзләренә ярлыклар бирәләр, аларны үз якларына тартырга, көрәштә үз аркадашы- союзнигы итәргә тырышалар. Хәтта бер үк кенәзлеккә ике тарафтан бер үк кешене берьюлы кенәз итеп билгеләү очраклары да булгалый. Бу хәлгә татарның бөек мәгърифәтчесе, тарихчы Ризаэтдин Фәхретдин дә үзенен ■■Алтын Урда ханнары» исемле хезмәтендә игътибар итә. Дөрес, ул мона илдә тәртип бетүнең бер мисалы итеп кенә карый
1363 елда Морат хан да өлкән әмире Ильяс тарафыннан төшерелә. Аннан сон Сарайда бер-бер артлы Булатхужа (1364), аның улы Газизшәех ханнар (1364—1367) хөкем сөрә. Газизшәехтән соң Сарай тәхетенә кабат Габдулла ханнын чыгуы безгә чыганакларда чагылмый калган күп вакыйгаларның
эчке механизмын аңларга ярдәм итә Димәк, бу вакытта Мамай мирза да кул кушырып утырмаган, тарафдарларын үз тирәсенә туплый алган һәм. нәтиҗәдә. Сарай ләхетенә кабат Габдулла ханны утыртуга ирешкән Ләкин бер болганса су да тынмый дигәндәй, еш үзгәреп торган вәзгыять аркасында тагын бел елдан (1368) Габдулла хан кабат тәхеттән коры кала. Бу инде Мамай мирза тарафдарларының җиңелүен, башка партиянең өстен чыгуын күрсәтә.
Чыннан да, бу юлы Сарай шәһәре Хаҗи Чиркәе хан кулына төшә Чыганаклардан аның моңарчы Хаҗитархан хакиме булуы билгеле Күренә ки. бу вакытта үзен Бату. Үзбәк ханнардан калган асыл тәхеткә лаеклы санаучылар җитәрлек булган. Әйтергә кирәк. Хаҗи Чиркәе белән беррәггән Хәсән дигән берәү дә Мамай мирзага каршы көрәш башлый. Бу бәрелешләрдә Хәсән җинеп чыга да тәхеткә утыра Әйткәнебезчә, бу вакыйгаларны тарихчылар 1368 ел белән билгели.
Бу очракта Хәсән хан турында киңрәк итеп сөйләү үзен аклар, дип уйлыйм. Эш шунда ки, бу затнын эшчәнлеге турыдан-туры Казан ханлыгы тарихы белән бәйле. Күптән түгел әдәбиятчы һәм тарихчы М Әхмәтжанов борынгы шәҗәрәләр, сугылган тәңкәләрне өйрәнү нәтиҗәсендә 1368 елда Сарай тәхетенә чыккан Хәсән ханның Казан ханлыгына «нигез салучы» Олуг Мөхәммәт ханның атасы булуын ачыклады. Урыс елъязмалары бу затны «болгар кенәзе» дип кенә искә алалар. Чыннан да. тагын бер елдан (1369) Хәсән хан фетнәчеләр оясына әверелгән Сарай шәһәреннән качып китә дә. Болгар олысының мөстәкыйльлеген торгызып, шунда идарә итә башлый Бу факт күп нәрсә хакында сөйли Димәк, әле Олуг Мөхәммәт хан Казан ханлыгына «нигез салганчы» ук (1438 елда) Алтын Урда татарлары Болгар олысында идарә иткәннәр. Олуг Мөхәммәт ханның үзенә килгәндә, ул да башта 17 ел дәвамында Сарай ханы була, хәлләр катлаулану аркасында гына аннан китә һәм соңгы 8 ел гомерен Казан тәхетендә үткәрә Моннан без Казан ханлыгын дәүләт буларак яна баскычка күгәрүчеләр Алтын Урда татарлары икәнен күрәбез. Шул сәбәпле. Казан ханлыгын Алтын Урда дәүләтеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Бу ике дәүләт арасында гуганлык җепләре, дәвамлылык гаять нык булган Казан ханлыгына «нигез салучы» Олуг Мөхәммәд хан сонрак бары тик атасы Хәсән хан тәхетенә генә чыккан (1438).
1368 елда икенче тапкыр Сарайны ташлап чыкканнан сон Мамай мирза белән Габдулла хан арасыннан кара мәче йөгереп узган булса кирәк Бәлки Габдулла хан үзе үк көчле мирзаның «кесә ханы» булып йөрүдән туйгандыр, мөстәкыйль яшисе килеп, аның белән араны өзгәндер. Юллары аерылышуның сәбәбе шулай ук Мамай мирзаның үзеннән чыгуы да бик мөмкин Үзен сәясәткә багышлаган зат килеп туган вәзгыятьне исәпкә алмыйча булдыра алмый. Еш кына үз җырының «бугазына басарга» мәҗбүр була Сонгы еллардагы унышсызлыклары аркасында анын Габдулла ханнан гайрәте чигүе дә бар һәрхәлдә, алар арасында бу вакытта ниндидер каршылык килеп чыкканга охшый, чөнки 1369—1370 елларда Мамай мирза үз урдасында. Мәмәт солтан дигән берәүне хан итеп күтәртә (Мөхәммәт Бүләк хан).
М Әхмәтжанов фикеренчә. 1368 елдан сон Габдулла хан үтереш суешлардан, фетнәләрдән, тәхет дауларыннан ераграк торган Ждек (Урал) Сакмар елгалары тирәсенә барып урнашкан булырга тиеш Чөнки татар шәҗәрәләреннән анын Кырымнан сон (Мамай мирза урдасы шул төбәктә була) Сакмар буйларында яшәве күренә икән Мамай мирза үзе дә шушы хәлләрдән сон Кырымга әйләнеп кайта. Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән идарә итә башлый Әлбәттә инде, тәңкәләр дә Мөхәммәт Бүләк хан исеменнән сугыла Бу вакытта Мамай мирзаның Урда каласында яшәве билгеле Урла дигән кала борын-борыннан ханнар урдасы урнашкан җирдә үсеп чыкканга охшый Шулай тора-бара «урда» сүзе кала исеменә күчкән булса кирәк.
' Әтбәтгә. Мамай мирза Сарайны ташлап киткәч тә анда ыгы-зыгы
9. «к. У . м г
тукталмаган. Ханнар бер-берсен алыштыра торганнар, тәхет өчен туктаусыз көрәш барган.
Мамай мирза—Габдулла хан берлегенең икенче кат Сарайдан к>ылуы белән Мамай мирза тормышында зур бер дәвер төгәлләнә кебек. Анын моңа кадәрге тормышын ике өлешкә бүлеп карарга мөмкиндер. Беренчесенә— яшьлек еллары, егет чагы. Бирдебәк хан кызына өйләнеп, горур хан кияве булып яшәве, аннан төмән башы, ханның өлкән әмире сыйфатында төрле гайрәтлекләр күрсәтүе керсә, икенче өлеше. Бирдебәк хан үтерелеп (1359). илдә зур башбаштаклыклар, тәхет даулары башланган вакытка туры килә. Зур ихтыяр көченә ия. инициативалы, тәвәккәл, батыр йөрәкле Мамай мирза бу елларда татарның, ятып калганчы атып кал. дигән мәкаленә тугрылык саклагандай, өлешсез калмас өчен иң әүвәл. Кырымнан килеп Азак каласын кулына төшерә, аннан соң катлаулы көрәш стихиясенә кереп чума һәм. тырыша торгач, үзе белән килгән Габдулла ханны ике тапкыр Сарайның алтын тәхетенә утыртуга ирешә. Икенче төрле итеп әйткәндә. Мамай мирза бу елларда тормышта үз урынын эзли, шуның өчен аяусыз көрәш алып бара. Сер түгел, гайярь табигатьле, дан-шөһрәт сөючән мирза үз урынын фәкать дәүләт башкаласы Сарайда, илнең мөнбәрендә генә күрә. Аның гомерен җентекләп барлый башлагач, бу затның күңелендә гомерлек фажига ятканын бик ачык аңлыйсың. Күкрәк читлегендә горур ханнар йөрәге тибә торып та тәхеткә утырырга хакын булмау—бу фажига түгелмени?! Бу шәхес тормышта үзен күпләрдән өстен тойган, кешеләр белән идарә итү мәктәбен бик әйбәт үзләштергән. Тик һәр заманның аерым шәхес җимерә алмый торган катгый кануннары була—шуңа күрә дә йөрәгендә җиде арслан гайрәте талпынган Мамай мирзага гомере буе үз янында уенчык ханнар тотарга, аларны тәхеткә куеп-төшереп мәшәкатьләнергә, алар белән кинәшкән төс чыгарып яшәргә туры килә.
Әлбәттә. Сарай хакиме булу—аның күңеленә кереп урнашкан алтын хыял, бер идеал булган. Ул бәхетен бары тик шул сыйфатта гына күз алдына китерә алган. Чыннан да. тормыш аны тәхеткә бик якын куя. хан кияве сыйфатында туй-мәҗлесләрдә ул ханга бик якын утыра. Ә инде йөрәгендә бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт сизгән затның яшертен генә биек тәхет турында хыяллануы—гаеп эшмени! Ләкин Мамай мирза яхшы белгән—бу мәңге тормышка ашмаслык хыял гына. Шуңа күрә ул бөтен гомерен шушы хыялга мөмкин кадәр якын килү өчен сарыф игә. бу юлда күп көч түгә. Тәхеткә утыра аямаса да. анда үзе теләгән ханнарны куя. шуннан канәгатьләнү таба
Әлбәттә. Сарайдан икенче кат куылу анын өчен гади вакыйга булмаган, күңелендә тирән яра-эз калдыргандыр Җиңелгәндә, уңышсызлыкка дучар булганда якын дусларын, аркадашларың да еш кына синнән йөз чөерә башлый, тырнак астыннан кер эзләп, төрле гаеп тага. Бу очракта да Мамай мирзага ниятләрен анын белән бәйләнгән кайберәүләрнен үзенә карата суынуын тоярга туры килгәндер Шуның аркасында сәяси вәзгыятьнең дә үзгәреп китүе бик ихтимал Моны Мамай мирза белән Габдулла ханның арасы өзелүе дә раслый кебек.
Шуннан сон Мамай мирза Сарай өчен алып барган мәшәкатьле даулардан сон үз олысы Кырымга кайтып төшә, шуның белән анын тормышында бер әһәмиятле дәвер тәмамланган сыман була.
Дәвамы алдагы саннарда