Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫСКА ХИКӘЯЛӘР


Байлар ничек яши?
йланып кайтып киләм Янәшәдәге олы юлда машиналар ташкыны һәркемнең үз юлы. үз кайгысы Машиналарның берсе өздереп тавыш биргәч, борылып карарга мәжбүрмен Әйе. мине узып киткән машиналарның берсеннән шоферы чыгып кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да. танышым да юк минем Тик котылырга насыйп булмаган икән Машинаның ишеге шапылдап ябыла да. артка чигеп кабат минем белән тигезләшә Бу юлы исемемне атап, абый, дип дәшәләр.
Яшьләр тиз үзгәрә шул. Күрше авыл егете Фәрит икән Абыйсы белән бергә укыган, сүзләребез туры килеп, заманында дуслашкан да идек Гомере генә озын булмады шул. Мәрхүм инде. Энесе үземне абыйсыдай якын күреп, кунакка кыстый. Сүзебез машинада дәвам итә Тормышта кемгә ничек ждй килә бит Вакытында заманасының кая барганын тоеп, баеп калган Фәрит Хәзер шул байлыгы үзе акча эшли.
Халык гайбәтенә кереп, гөмбәләр кебек үсеп чыккан зур коттеджларны күп күрсәм дә, монынчы берсенең дә эченә кереп, адашып йөргәнем юк иде Менә көтмәгәндә Ходай насыйп итте. Җитмәсә кунак булып. Яши белә безнен байлар' Җыен аңгыра, әрәм тамак түрә булды, дип юкка сүгәбез, жәмәгать. Мондый лабиринтларны уйлап табарга да баш кирәк
һәркемнең күңелендә бер шайтан утыра, ди. Танышым йортын күрсәтеп, үз күңелен үзе күреп йөри Сүз дә юк. сокланырлык Йокы. ял. аш бүлмәләре Сөйләү файдасыз, күрү кирәк Арала иң гаҗәпләндергәне, танышымның ял бүлмәсенә терәп төзелгән төрмә-карцеры булды Метр ярымга ике метр зурлыкта эшләнгән ул. Тимер рәшәткәле пыяласыз тәрәзәнең каршында ук агач сәндерә Сыкранып ачылган оптик күзле тимер ишек Шыксыз булмәнен эчендә күңелне өшетерлек салкын жил уйный Оста яшерелгән магнитофон тавышыннан үзеңне тулаем төрмәдә утырган кебек хис итәсең. Алла сакласын, башка әллә нинди уйлар килә монда Танышым да еш кына уйланып, әлегә ярый чын төрмәдә утырмыйм, дип шатланып чыга икән моннан Безгә бит мондый җиргә эләгү озак түгел, шуна тормышның тәмен белеп яшәп ятабыз, ди.
Коттедж күрсәм. Фәритнең карцеры искә төшә Биектәнрәк егылган саен тән катырак җәрәхәтләнә шул. Бу очрактан сон артык байлыктан бәйсез ждн тынычлыгыма сөенеп яшәвем әле.
Балалы байлар
Хатыны өченчегә бәби алып ка1гтырга тиешле танышым, беренче көннәреннән үк борчылып йөрде Сәбәбе дә җитди, хатыны үзе дә авырып йөри шул. Җәфаланмас иле лә. алдагылары икесе дә кыз булды Ә кайсы ирнең, җитмәсә әле авыл җирендә, эштән арып кайтса да тупылдатып малаен сөясе килмәсен Авылда ир бала булу сәясәт белән дә бәйле бит әле ул. Эшләүнен. йорт-җирне ныгытуның да тәме башкача булыр иде Дөньяга килеп. Ходай биргән шатлыклардан кемнең баш тартасы китсен Ир бала, дигәндә «үлә» иде инде
Ходай «бала табучы белән йорт төзүчегә бер җиңеллек бирермен» дигән ди бит. Тәвәккәл таш яра шул Өйләренә кабат бала исе. шатлык иңдереп, тәки
У
малай алып кайтты бит хатыны. Кызларын күрсәгез иде сез. Ире турында әйтеп тә торасы юк инде. Хезмәт ялын алганнан сон. ай буена урамда күренмәде ул.
Бу шатлык безнен эчкә дә сыймады Шул турыда эштәге башка бер танышыма сөйләгән идем .Аптырады да. аннары әһәмият бирмичә генә, беренче балаларымы, дип сорады. Юк. мин әйтәм. өченчесе Сүзсез калды танышым, ышанмады. Нәрсә, әллә икесе дә акчалы эштә эшлиләрме, дип сорап куйды. Үзем дә шул сораудан сон гына анын башта югалып калуынын сәбәбен аныштым Күпсенеп аптыравы икән. Юк. дим кабат Акчалы эштә түгел, ире әйбәт аның, хатыны шуңа курыкмыйча бала таба.
Уемда башка фикер. Акчалылар бала ташымый да ташымый инде хәзер. Татарның киләчәгенә өмет бирүчеләр күңеле бай булганнарда гына шул
Матдиләшәбез
Җиде-сигез еллар элек булган вакыйга бу. Бер танышыбыз әтисенең ычкыныбырак китүе, акча заманы булса да. җыен кирәкмәс төзү материаллары җыеп ятуы турында сөйләгән иде. Алган пенсиясен дә, өйгә китергән эш яисә читкә чыгып эшләгән акчаларын да кирпеч, такта, кадак ише әйберләр белән ала икән.
—Келәт, мунча, сарай түбәләре генә түгел, идән аслары, веранда, ул гынамы, хәтта кунак өенең карават аслары да тулды инде. Өй дә зур. яхшы әле. Ана түгел, минем гомергә дә җитә. Абыйнын да тормышы әйбәт, үзенә үзенеке җитәрлек. Сенелләр дә кияүдә, аларнын да тормышлары кешенекеннән ким түгел Картаеп беткәч инде нинди уйлар кереп оялады икән башына, ди танышыбыз.
Кеше очрашмыйча тормый бит ул. Кабат очрашкач, танышыма әлеге вакыйганы исенә төшердем. Ә ул елмаеп кына
— Минем әтидә дәүләт ирләрендә булмаган акыллар бар икән,—ди.
Үзенен колхозда эшләп өч еллык акчасын ала алмавын, ә әтисенең шул арада иске өйләренә терәп таштан зур. түрәләрнекеннән дә ким булмаган коттедж салып куюы турында сөйләде.
— Бу хәлләрдән сон үзем генә бик гарьләндем—ди Колхоздан да чыккан Хәзер әтисенен һөнәрен өйрәнеп өендә генә эшли икән Эшне өйгә китерәләр, акчасын да эшләгәнче үк түләп куялар. Эшенә дә күңеле кайчан ята, шунда чыгып эшли икән —Жан рәхәте икән, малай, үзенне бәйсез һәм кешегә кирәкле сизү Күпме гомер заяга узган,—ди. Рәхәтләнеп мактанды. Барысы да яхшы икән егетнең Дөрес, тик элеккедән үзгә иде ул, хисләре азрак, киләчәк планнары да күпкә матдиләшкән иде...
Җае чыккан җайсызлык
Әлегерәк безнен якнын бер яхшылыгы, мактанырлыгы бар иде. Юлда кеше калдырмадылар. Шофер халкы да тәрбияле, авыллардагы халыкнын да бердәм чагы Берара милиция халкы күбәеп, штрафлардан сон калган хезмәт хакы яшәргә җитми башлагач кына утыртмый башладылар. Шофер халкы уңайсызланып, йә янга карап, йә башын аска иеп китә торган булды. Хәер, дөнья булгач, төрлечә була инде Милициясе дә шул халыктан чыккан кеше иде. Өстән кушкач, ни эшләсен, якын туганына да штраф салудан тартынмады.
КамАЗ юлы чатында машина көтеп, таптанып торам. Үзем генә булсам, уйлана-уйлана күптән кайтып җиткән дә булыр идем, янда кечкенә малай бар шул Кешесе дә күп. Җыела торалар, утырып китә торалар. Чират юк. Яшь балачага беләнме син. олы кешеме—аны уйлаучы юк. Әллә нигә бер кайтучы булгач, бәлкем, сан да юктыр Барына да кул селтәдем дә киттем малайны сөйрәп Көннәрнең озын чагы, ике-өч сәгатьтән кайтып җителер әле. Әмма ун-унбиш адым да китеп өлгермәдем, арттан куып җитеп бер машина туктады. Борылып та карамаган идем югыйсә Безнен авылны узып йөрүче бер танышым икән. Болай булгач, капка төбендә үк төшеп калырга насыйп иткән икән Ходай Сөйләшеп киттек. Юлда олы кешеләр дә, бала-чагалысы да очрый. Машинада ике-өч кешелек буш урын булса да, туктарга уйламый танышым Юлда калганнар өчен борчылып барам Әле үзем дә күпме вакыт элек кенә шулар халәтендә идем
Шофер нигә борчылганымны аңлагандай сүз башлый.
—Төрттереп әйтүем түгел, энекәш, яратмыйм мин булдыра алмаган халыкны. Азрак башы, сәламәтлеге булган кешегә машина алу чүп кенә хәзер Жаен гына белергә кирәк Хәзер кул көче дә кирәкми, бар байлык аунап ята
Сатулашмадым. Бәлкем, шулайдыр. Тик һәркем дә совхозный ягулык- майлау складында эшли алмый шул. Хәер, ана бу турыда әйтсән дә. барыбер үпкәләмәячәк. Үзенен юлда калган кешеләр өлешенә керүен дә аңламаячак. Хөкүмәтнең халыкны талап яшәве белән дә ризалашмаячак. Анын фәлсәфәсе бер—күпме таласан да, хөкүмәт бөлми ул.
Шул уйлар белән кайтып җиттек. Рәхмәтемне әйтеп машинадан төшеп калганнан сон, нигәдер жәяү кайтканнан да җайсызрак тоелды
Кемнәр булып бетәрбез...
КамАЗ юлы тукталышында, кызы белән оныгын озатырга дип. бер әби басып тора. Әби белән кызы үзара татарча сөйләшсәләр дә. оныгы, әбисенең сүзен бүлә-бүлә. нидер сорый:
—Аби. абиясни, аби, дим. абиясни
Ниһаять, әбисе, сүзеннән бүленеп, такыр урысчасы белән:
— Ышту налы, дучинкә,—дип сорарга мәжбүр булды Күрше татар авылында яшәүче әби белән оныгынын сүзләренең мәгънәсе аңлашылып бетмәде
Әбиләре озатканнан сон, әнисе белән автобуска утырып киткән бу бала өчен борчылып калдым. Без, татарлар, мишәр, крәшен. болгар ишеләрдән башка да, милләтче, манкорт һәм «интерлар»га бүленеп беткән
Ә бу сабыйдан тагын кем чыгар?..
Биләүсез бишек җыры
Юллар йөрелми тормый. Очраклы кешеләр белән дә танышасын Күнелләр тибеше бер ешлыкка туры килсә, дуслашып га китәсен. яшьләр аермасы да сизелми. Шундый танышым белән Татарстан авылларынын берсендә йөрибез Ул мина каршыбыздагы үз авылының тарихын сөйли Авыл зур. төзек. Авылның элекке чорын ул сөйләгәнчә күзаллавы да кыен Өйләрендә тырыш хезмәтчеләрнең яшәве сизелеп тора. Аптырарлыгы юк. үзебезнен татар авылы инде Бара торгач, юлыбыз авыл читендәге җирдә ялгызы тырпаеп торган ярым җимерек йортка килеп терәлә. Танышым авылның тискәре якларын яшереп торуны кирәк тапмаган Күңелен борчыган сәбәбе дә бар икән. Язмышы турында гыйбрәтле хәл сөйли Әлеге өйдән типсә тимер өзәрлек биш егет чыккан Бәхетләре дә булмаган түгел үзләренен Картлар әйтмешли, күбесе Татарстаныбызның олы шәһәрләрендә зур урыннарда утыралар икән. Үзләренчә дәүләт өчен олы эшләр дә башкарган алар Бары туган йортларына гына игътибар итәргә вакытлары җитмәгән Аптырамадым Шаккатырлык берни дә юк. Мондый эреле-ваклы очраклар бүген дә авыл саен берничә.
Шулай да кызыксынып якынрак киләм Ярым җимерек өй түбәсенең эчке ягында эленгән бала бишеге күренә Жил, кайсы яктан исүенә дә карамастан, үз баласын карагандай, назлап тибрәтә икән аны
—Төннәр буе шыгырдап чыккан тимер тибрәтмәнен сыкрануы бала гавышы чыгарып, авылның әллә кайсы урамнарына чаклы ишетелә.-дип сөйләвен дәвам итә танышым
Әйе, гыйбрәт алырлык хәл шул. Әмма барыбер бишектә тибрәлеп, кеше булган егетләрдән көлүем түгел бу Бәгырьләрне телеп үземнеке искә төшә Башкалар да уйлансын Гомернең иң гөнаһсыз чорларын үткәргән безнен бишекләр кай җилләрдә тибрәлеп, нинди утын әрдәнәләре арасында ягылыр чиратын көтә икән
Кемгә—нәрсә
Казан языннан килүче йөк машинасы кабинасында, өченче кеше булып, авылга кайзып барам Юлыбыз КамАЗ юлы аша уза Миннән алда утырган алы яшьтәге абый үзеннән күпкә яшьрәк шофер белән уртак тел тапкан да инде
Сонрак мина аларнын туганнар булуы да аңлашылды Сөйләшкән сүзләрендә— авыл язмышы Бәрәңге сату, угын-печән әзерләү һәм башкасы. Хисаплары да бар. Үзләренчә. Сөйләшкән сүхләре уйларымны бүлеп казагыма керә.
Минем өчен кызыгы шунда—олырагы, бар эшнен. малнын бәясен бер капчык он бәясе белән үлчәп, элекке вакытта шул чаклы азык белән күпме кешене ачлыктан коткарып булыр иде. ди. Икенчесе, яшьрәге абыйсы санаганнарның барысын да шул акчага күпме шешә аракы алып буласына кайтарып калдыра. Ике капчык бәрәнге. бер капчык он яисә дүрт литр аракы бәясенә төшә. Ә менә бер машина угын бәясе өч йөз сум, ягъни ун шешә аракылык икән.
Кемгә—нәрсә, кәжәгә—кәбестә. дигәндәй, мин дә уйландым аларнын сөйләшкән сүзләреннән сон. Мәктәптә эшләгәнлектән, татарча өйрәнүче балаларнын өчесенә бер китап белән укып җәфалануларын беләм. Шунын аркасында әти-әниләре. күрше-тирәләре күпме азаплана. Туган телебезгә булган карашны да исәпкә алырга кирәк бит әле. Шуна күрә чагыштыруым да үземчә. исәп-хисапларым да авыл агайларыныкыннан югарырак минем.
Сувар фирмасы юкка чыгарган йөз миллион доллар, төрек Дигеренын кесәсенә кереп эрегән егерме биш миллион доллар, ат. машина чаптырып, шар куып жилгә очкан миллиардларча сумнар. . Бу акчага бер балага гына түгел. Татарстанда яшәүче һәр кешегә меннәрчә китап чыгарып була. Ул чакта яшьләрнең дә язмышлары үзгәрәк, тормыштагы исәп-хисаплары башкачарак булыр иде.
Кеше акчасын санавым түгел, хөкүмәтнең кесәмнән урлаганнарын барлау әле...
Теләк
Бер танышымнын кызы быел тугызынчы класста. «Әтисе белән якыннан аралашкач, кызы да үз итеп, күнелен борчыган уйларын бүлешеп йөри. Шулай бер көнне килде дә, татарча исәнләшеп:
—Татарчагамы әллә урысчага өйрәнү җиңелме?—дип сорады
Сәяси мәсьәлә бу. Соравына төплерәк жавап эзләү өчен вакыт оту кирәк, шунлыктан:
— Нигә андый сорау кызыксындырды әле кинәт кенә?—дим.
— Мина татарча өйрәнергә кирәк, азрак аңласам да. яхшы белү өчен мөмкинчелек юк. Әни урыс милләтеннән булгач, өйдә барысы да урысчага кайтып кала. Әтинен татарчага күчүен, салып кайтып, әнигә җикеренгәндә генә ишетәбез.—ди кызый
Татарчага яхшылап өйрәнергә теләвенең сәбәбе белән кызыксынуымны дәвам итәм. Кызый кызара-кызара аңлата. Ниһаять, мин дә аңышам. Әнисе үзе тукып тора икән. Эштәге иптәш хатыны кызынын яхшы эшкә урнаша алмавының сәбәбе, татар телен белмәүгә кайтып калган, һәр ата-ана үз баласының яхшы, акчалы эштә эшләвен тели бит Агачта шул чикләвек! Тел белү кирәклеген бары сөйләнүгә генә кайтарып калдыруга караганда, бер дәлилле эш күрсәтү күпкә нәтиҗәлерәк.
Тырма
Гыйбрәтле хәлләр адым саен, күңеленә салып, ялгышлардан гына саклан. Әги-әнисе чуашлар иде кызнын. Балалар, чуаш, дип котырткач, бәләкәй чакта гел «мин урыс кызы» дип елый торган булган. Инде үсеп җиткәч тә әти- әнисенен өйләрендә дә, урамда да үзара һаман чыштын-пыштын рәхәтләнеп үз телләрендә аралашып йөрүенә карамастан, кызлары «рус милләте» дип язылган паспорт ала. Аннары әтисенен туган ягы Канашка кайтып, педтехникумга гариза яза Тик. яхшы укыса да. конкурстан үтә алмый Сәбәбе—чуашларга да милли кадрлар күп кирәк икән Хәзер инде гыйбрәт итеп сөйләп, олылар көлә Кыз үз гомерендә бер тырмага икенче тапкыр басты.
Гөнаһлы уй
Кирмән каршындагы Казансуда коенабыз. Шунда бер исерек килеп, ярым татарча, ярым урысча, похмельдән үләм. бер-ике сум гына булса да бирегез, дип
елап, соранып йөрде. Танышларыбыз Татарстанга чиктәш төбәкләрдән килгән археологлар иде. Бу хәлгә чаклы берсенә—Самарадан килгән Вадимга, үзе кызыксынып сорашкач. Казан һәм татар халкы турында горурланып сөйләгән идем. Шуны искә алып булса кирәк. Вадим чеметеп алырга теләп:
— Монысы да Казан бизәге, сезнен халыкның бер гүзәл сыйфатымы?—дип ачы көлде.
Бар дөньясына ачуым килсә дә. тыныч кына
—Шатлана аласын, болары Мәскәү сәясәтенә яхшы бәя. урыс аракысын эчеп, юкка чыкканнар токымыннан,—дидем.
Вадим тиз җавап тапты. Башка авыз ачып сүз әйтерлекне калдырмыйча:
—Горурлыгы булганнар читләргә иярми,—диде.
Гөнаһлы уйларга батып, теге якташымны бәреп үтерердәй булдым.
Үзгәреш
Яшь чакта кем көндәлек язмый да шигырьләр белән җенләнми инде. Очраган бар канатлы сүзләрне дә күчереп барасын. Алда бар дөнья синеке Шул канатлы сүзләр арасында бер күңелгә ятмаганын да хәтерлим Анда—«Утыз яшьтән соң кешенең дөньяга, кешеләргә карата булган ышанычы югала. Югалмаса. син—көчле кеше»,—дип әйтелгән иде. Кайсы бөек тилесе әйткән булгандыр, анысын хәзер хәтерләмим инде. Дөресрәге, язып куймадым, ышанмадым мин анын сүзләренә.
Еллар үткәч, уйланам менә. Еш кына кешеләргә, җәмгыятькә ышаныч югала. Яшьләре дә безнең кебек түгел. Бу елларда минем дә дөньясына карап, кешелеклек. тигезлек, игелек, туганлык, мәрхәмәт кебек төшенчәләргә, хыялый буш сүзләр санап, ышаныч югалды. Югалыр да шул Үзем дә кырыкка якынлашам бит. Бары шунысы сөендерә—көчле кеше булмасам да. бөек тилелектән дә азат мин.
Ярдәм итәсем килә
Кечкенә чагымда туган абыйга ияреп урманга мендем. Утын әзерләшергә Хәер, утын әзерләүне дә ял урынына күрер иде ул. Үзе белән пешерергә бәрәңгесен, кыздырырга итен алыр Кырык төрле үлән салып чәен кайнатыр иде Шулай утын әзерләшеп, чабып йөргәндә, әллә каян гына сарык көтүе килеп чыкты Мин учак, ризыклар янында бөтерелгән сарыкларны куа башладым Күп тә үтмәде, бер олырак яшьтәге апа килеп чыкты да:
Төнлә туган, ник куасын ул сарыкларны?!—дип мине әрли башлады.
Мине тетрәндергәне, хәзергәчә истә калганы апаның тонык, төссез күзләре иде Шул чакта туган абый да килеп житте. Апаның соңгы сүзләрен ишетеп калган икән.
—Таһирә, син бит үзең ничә иргә барып төнлә түгел, көндез дә бала тапмадың Нигә кеше баласын алай диеп гөнаһсызга рәнҗетәсең'’—диде
Юк. каты бәрелмәде ул. Апанын үзен жәлләп, күңеленнән әйтте Таһирә апа каршы дәшмәде, оялып кына китеп барды.
Хәзер телевизордан картлар йортындагы ялгыз әбиләрнең моңсу карашларын күргән саен. Таһирә апа искә төшә Язмышы ничек булды, картлык көнендә таянычы, ярдәм итүчеләре бармы икән? Күзләренә шатлык иңдереп, ана ярдәм итәсем килә.
Горурлык
Горурлык, дигән нәрсә кешедә дә. хайванда да бардыр ул Дөрес, бәлкем, микъдары төрпечәдер, һәрхәлдә мин шулай уйлыйм Табын янында бер абый, кулын юмыйча ашарга утырган улын битәрләп:
-Эчәргә биргән суга кәжә алдында бармагыңны тыгып алсан, кәжә булып кәжә дә ул суны эчми,—дип горурлыгына тигән иде
Минем бер туганым унжиде яшькәчә бер авыз татарча сүз ишетми яшәп. Пермь өлкәсеннән бөтенләйгә Казанга килеп төште Укырга керле
Минем янымда татарча гына сөйләшегез,—дип безне әрли-әрли. вата- жимерә булса да сөйләшергә өйрәнде
Анын татарлыгы хәзер дә безнен ишеләрнен унысына җитәрлек, тормышы да кешечә Без еш кына әби-бабайлар тәрбиясе турында сөйләшергә яратабыз. Ә тирә-ягыбызда шундый «тәрбия алган» күпме тәрбиясез йөри! Урыс җирлегендә яшәгән бу туганыма каян килгән соң мондый тәрбия9! Кайда, баш миенен кайсы почмагына яшерелгән ул?
Авторитет
Әфган, Тажикстан шаукымы авыл җиренә ук килеп җитәр, дип кем уйлаган Армиядәге егетләрнең берсе—Закир алып кайткан аны. Баштарак ай буе суга манчылган ипидән башканы ашказаны кабул итмәгән, дип сөйлиләр анын турында. Соңрак әлеге гадәтеннән бизсә дә, йокыдан кычкырып уянып, пычакка ябыша торганы калган. Сөйләшкәндә урыс анасын искә алыр, күренгәндә кулында еш кына татар тустаганы булыр, диләр
Ул кайткан көннән авыл егетләренә генә түгел- ә тирә-яктагыларына да көн бетә. Барысы да, тау арасына урнашкан кечкенә авылны, үз кызларыгыз үзегезгә булсын, дигәндәй әйләнеп уза башлый. Каз урлап, «тюремщик» атамасы алган Жаппарга да көн бетә. Әле монынчы авылда мин кем дип күкрәк киереп, кеше куркытып йөрүче ул була. Закир аны кайткан көненең икенчесендә үк, кыек караганы өчен, тиз генә кеше күзенә күренмәслек итә. Кыскасы, кайтуына ике-өч айлап кына вакыт узса да. Закир турында сөйләнгән маҗаралар тан калырлык, кеше ышанмаслык иде.
Авылына кунакка кайтып, күршесе турындагы әлеге гайбәтләрне ишеткәч, аптырашта калган бер очракны сөйләгән танышым.
— Кайчан гына үсеп җитеп, армиягә дә барып өлгерә сон болар? Әле кичә генә маңкасын агызып, абый, абый, дип арттан чабып йөрер иде. Үзебез хезмәт иткән армиянең һәр көне роман язарлык булып истә калган. Шулай тиз узамы икәнни соң бу гомер дигәннәре?—ди
Әмма ана озак аптырап йөрергә туры килми. Кайтып ике-өч көн узгач, Закир белән бергә сыер көтүенә чыга. Дөрестән дә, Закирның кичтән кәефе яхшы булган ахыры. Иртән ул түмгәк саен баш төртеп йокымсырап йөри Көн тулы көченә кергәч, кеше исәбенә кереп сөйләшерлек хәл ала.
Әйе, беренче карашка танымаслык, элекке «Кирмүш» малае Закир булмый ул. Сөйләгән сүзе «мат», мәгънәсе фәләнне, фәләнгә, фәлән чаклы. Сыерларны сүгеп туйгач, шундыйрак җөмлә төзелеше белән танышыма үзенең кичә башыннан кичергән маҗараларын аңлата башлый. Җай белән берара тыңлаганнан соң:
—Беләсеңме нәрсә, Закир, сине генә түгел, мин әле синен әтиеннен дә армиядән кайтканын хәтерлим—дип, ул аңа үз хикәясен сөйли.
—Мине тынлый-тынлый күршемнең кыяфәте үзгәрде, күзләре зурайды, авызы ачылды Соңрак аяк буыннары бушап, яныма чүкте. Мавыктыргыч итеп, озак сөйләгәнмен, күрәмсең Берара анышып китсәк, көтү таралган. Закир мине урынымнан да кузгалтмады. Абый, утыр, утыр, дип, тиз генә көтүне җыеп куйды. Аннары кабат килеп, абый, әйдә, капкалап алыйк әле, дип, бар булган ризыгын алдыма тезде,—ди.
Шул хәлдән сон алыштырып куялармыни Закирны. Көне буе яшь бала кебек чабып йөри ул анын артыннан. Танышым ана әби-бабалары турында, авыл, татар тарихын сөйли Акыл өйрәтмичә генә, үзе аңлаганча яшәү фәлсәфәсен аңлата. Сорауларына җавап бирә.
Бүтән бер дә әллә нинди күренми ана Закир. Шуннан бирле үзе дә кеше гайбәтен тыңламый, ишетсә дә, ышанмый.
Мәгънәле казык
Хәзерге шәһәр балалары читән казыгының нәрсә икәнен дә белмиләр инде. Хәер, авылда туып үсмәгәч, гажәп түгел анысы Үзебез дә белмәс идек, кечкенәдән читән казыкларына эләктереп, ыштан балакларын ертып үсмәсәк. һавадагы тимер казык йолдызына борынгы бабаларыбыз атларын бәйли торган булганнар, дип тә сөйләгәннәр иде тарих дәресендә. Дөньяның тоткасы да тимер казык белән бәйле икән
Элегрәк авыл жиренен бар тотанагы да шул казыкта булган, дип уйлыйм
мин Казыкны очлаунын да үз хәйләсе бар. Шулай да казык белән бәйләп әйтәсе килгән сүземнен мәгънәсе башкада
Кечкенә чагымда әти белән су буенда читән тотабыз. Әти казык урынына чи тал агачларын очлап әзерли. Үзе:
—Бар әле. башкаларнын читәннәре ничек эшләнгән, карал кил,—ди.
Ә мин әйләнеп килдем дә аларнын бар казыклары да имәннән икәнен искәрттем Әти шунда елмаеп:
-Имән нык агач инде ул. шулай да. улым, коры агачка караганда тере агачнын гомере озынрак була.—диде.
Дөрестән дә, бар хикмәт тамырларда икән. Шул ук елнын жәендә әтинен барлык казыклары да тамыр җибәреп үсеп киттеләр
Бүгенге көндә су буендагы элекке читән урыны белән күршебезнең имән казыклары юкка чыккан инде. Ә әтинен каккан казыклары урынында ел саен орлыкларын тирә-якка очырып, зал агачыннан торган урманчык үсә
Әтинен мина биргән дәресен аңладым. Тик менә уйлап торам әле. малайга казыкны да, ана бәйле тормыш тамырларын ла яшәешебезгә бәйләп ничек аңлатасы?..
Ялгыз кабер
Авылыбызга кайту юлындагы урман почмагында, юлдан ике-өч метр гына эчтәрәк урнашкан бер ялгыз кабер бар. Авылдашларның күбесе белми инде аны Үземә дә кечкенә чакта бабам күрсәткән иде. Ул чактагы чокыр сыман уелган урын, бүгенге көндә беленмәс тә булыр. Урман юлыннан узган саен, әлеге кабер кылт итеп исемә төшеп, уйландырмыйча калмый Кемдер тапкан, кемдер баккан бит аны. Кызыксынып сорашмыйча да калдым шул.
Әлеге уйлар КамАЗ юлы буйлап Казан чүплеге тирәсеннән узганда да еш искә төшә. Чөнки юл йөрүләремнең берсендә очраклы танышым ана төртеп күрсәтеп:
— Казанның иң зур, билгесезләр каберлеге шушы була инде.—дип кеше ышанмаслык хәлләр сөйләгән иде
Имеш, ул чүплектә йөзләгән кеше чүп-чар белән бергә түгелгән. Бомжларны. хәбәрсез югалганнарны да әллә каян эзләп йөрисе юк икән
Урман янындагы ялгыз кабер өстендә агач шаулый Ә бу «каберлекне, бөтен Казан шакшысын изеп, заман техникасы кайный Кайда ятуы тынычрактыр әле? Аларга барыбер дә бит. үзебез—исәннәр өчен борчылуым
Килмешәкләр язмышы...
Яна урынга күчеп килгәч, проблемалар чүп түгү урыныннан башланды. Унике квартиралы, ике катлы йорт белән янәшә шуның биеклегенә җитәрлек чүп тавы өелеп тора иде. Үзебезгә бу йомышны беренче вакытга төннәрен үтәргә туры килде Укытучы башын белән оятын кая куярсың? Шулай да соңрак ияләшелде. Көпә-көндез өй янына чүп түгүнең бер нәрсәсе дә юк икән.
Бу әле ияләшүләрнең башы гына булган Мона үзем белән булган тагын бер кызыклы хәл дә ярдәм итте Квартираны үзебезчә тәртипкә китереп йөргәндә, идарәгә барып такта яздырып алырга исәп иттем. Әмма минем бу үтенеч анда эшләүчеләрне зур гаҗәпкә калдырды. Соңыннан билгеле булганча, бистәдә егерме ел инде беркем дә такта яздырып алмаган икән Ә аның бәясе язылган китап га тузанга капланып, кулга тотарлык хәлдә түгел иде Хезмәттәшләре янында югалып калуыннан ни эшләргә белмичә юрган бухгалтер апа. җаен табып, мине коридорга дәшеп алды. Аннары үзебезчә:
—Энем, зинһар башымны катырып йөрмә, пилорамга барып сүз катсаң, сиңа тактаның ниндие кирәк, күпме кирәк—барын да үзләре китереп бирерләр Теләсәң, кирәк әйбереңне ясап та куярлар Бер-ике яртыга тау күчерәләр монда Ул кәгазьне тутырганым да юк. җаен да белмим, безне уңайсыз хәлдә калдырып, кеше көлдереп йөрмә,—дип жинелчә генә әрләп чыгарып җибәрде
Үземне гаепле кешедәй тоеп пилорамга юл тоттым.
Дөрестән дә, шач эшкәртү цехына барып йомышымны әйткәч, барысы да хәрәкәткә килде Такталарны шомарттылар, өйгә үк китереп бирделәр
Ияләшелде. Соңрак аңладым, мин тора башлаган җирдә элек-электән гомер итүчеләрнең саны берничә генә булып, калганнары бары да минем кебек килгән җыен килмешәк икән. Аерма бары шунда, кем алданрак, кем соңрак килеп урнашкан. Ә җыелган җирдә халык чуар, аларнын килеш-килбәте, үзләрен тотышлары да төрлечә. Жәмгыятьнен үз кануннары монда. Бар нәрсә дә сатыла һәм сатып алына, һәркемнең үз тәгьлимате.
Аларнын бары тик бәйрәм итүләре генә бер төрле—урысча иде.
Тегермән
Кунакка кайткан саен энемне яныма утыртам да авылның бар булган яңалыкларын сорашып чыгам. Гайбәтләрен, имеш-мимешләрен дә тыңлыйм Бездән сүз чыкмас, алай да барын да белеп тору барыбер кызык бит. Бу юлы да шулай булды Әмма игътибар итәрлеккә санамыйча, энем, авылның иске тегермәнен сүтеп, утынлыкка алып китүләрен әйтмичә калдырган икән.
Соңгы вакытта бигрәк тә сокланып карап йөри идем мин аңа. Тарихын да сорашып белешкән идем Утызынчы елларда төзелгән бу тегермән авылда шул заманны саклаган бердәнбер бина иде. Биеклеге ике катлы булып, бурау ысулы да хәзерге заман йортларыннан үзгә. Әйтерсең лә борынгы кирмән стеналары Дөресрәге, авылымның ачык һавадагы бер музей экспонаты иде ул.
Күңелдә кечкенә чактагы хатирәләр яңара. Әниләр ашамлык пешерерлек оннары булмауга зарлана. Ә күрше авылдан кибеткә кайткан ипи авыл халкының яртысына да җитми. Әле анысына да чиратны көтү вакытыннан алып, аны без бала-чагага көне буе сакларга кирәк. Ул елларда кибетләрдә он сатылмый. Колхоз тегермәнендә дә тарттырырга рөхсәт юк. Шунлыктан, тегермәнче Имай бабайны бәхилләтеп, булдыра алганы кеше-кара күрмәгәндә төнлә урлап тарталар иде Без, тамагы ач бала-чаганын да ин еш уйный, буталып йөри торган урыны шул тегермән тирәсе булды. Аһ ул тегермән тирәсендәге он исенең тәме! Эчкә кереп, тегермән ташының шыгырдаганын карап, азрак онга буялып чыгу да җан рәхәте. Ә инде ап-ак онга буялган тегермәнче бабай үз итеп күз дә кысып җибәрсә, күңелләр күккә аша...
Егерменче гасырның соңгы елы. Бар дөньясы газ яга. Анда Татарстан, татар халкының өлеше булса да, шактый күпләр әле газсыз утыра. Авыл укытучысына, утыны булмаганлыктан, тегермәнне сүтеп ягырга рөхсәт биргәннәр Заманында бар авылны ашатып, ачлыктан саклап калган тегермән бүгенге көндә юк инде. Кешегә акыл кертә-кертә картлык килә. Акыл кергән саен дөньясының яме бетә...
Күңелемдә бүген анын тагын бер кисәге кителде.
Түрәләрне олылап
Күрше урыс авылы Шомбытның тарих төпкелендә татар катламнары ята. Шунлыктан атамасы да тирә-як татар авыллары телендә төрлечә йөртелә. Аларнын берсе—Бурансау Бу атама Шомбыт авылы урысларының язмышын билгеләгән, аларны җыеп, берләштереп торучы спирт заводы хуҗасы Воронцов исеменнән үзгәртелгән. Петербургта яшәп, шуннан идарә иткән дворяннар нәселеннән ул.
Хуҗаларын олылый белгән урыс халкы. Хәзергә чаклы олы кешеләр Воронцов килгән заманнарны хәтерли, уздырылган чараларны сагынып искә ала. Хатирәләре каршы алудан ук башлана. Кем дә кем хужасын тезләнеп барып беренче каршы ала, хуҗаның кулын үбеп:
—Хуш киләсең, хуҗам!—дип әйтергә хокукы була.
Сүз дә юк, биш тиенлек хәтле алтын тәңкә дә тигән. Шундыйларның берсе, тезләрендә дүрт чакрым юл үтеп, соңыннан өч ай аягына баса алмаган, дип сөйлиләр. Воронцов, елга бер тапкыр килеп, завод эшләрен барлап китә торган булган Ул килгән хөрмәткә заводның капкасы төбенә мичкәсе белән спирт тәгәрәтеп чыгарганнар. Мичкә өстендә—тустаган. Эчүгә килгәндә, кем күпме булдыра ала. үзең белән генә алып китмә. Бу чара, чама хисен белмәүче урыс халкыннан ел саен кимендә өч-дүрт мәет сораган. Гаеплене эзләү юк, беркемне дә ирексезләмиләр.
Бу хатирәләр миңа еш кына архивта документлар белән эшләгәндә искә
төшә- Анда сакланып калган гаризаларның барысы да:—«Прошу Вас *—дип олы хәрефтән башлана. Түрәләрен олылап ыштансыз калган урыс халкы Бүгенге халәте дә шуна бәйле
Язмышыңда ялгышсаң...
Казан урамын аркылыга чыгып киләм. Чыгасы якта мина карап бер кыз елмая. Ир йөрәге сиксәндә дә сикерә бит ул. Мин дә яшь чагыма кайтып эресәм дә. мина түгелдер, артымнан берәр яшь кеше киләдер, дип уйлыйм Дөрес, әллә мин әле яшь кызларны каратмаслыкмы, дигән уйлар да башка кереп чыккалый Машинага тапталу куркынычы да юкка чыгып, як-якка карау да онытылды Кем икән бу бәхетле кеше, дип артыма борылып карыйм, ә анда беркем дә юк. Гажәпсенеп кабат аллыма борылып карыйм, ә кызый инде мина кулларын болгый Бәлкем, бу төштер, кулларым белән тәнемнән чеметерлек урын эзлим. Ләкин сон инде, чибәркәем кочакларга дип кулларын жәеп каршымда басып тора Яхшылабырак карасам, туганымнан туган апамнын кызы икән Мине ерактан танып үзенә жәлеп итүе
Менә шулай ул. туганыннын хәлен белешмәсен. Кызы инде үсеп житеп танымаслык та булган. Язмышында ялгышып ияреп кайтсаң, аңлатырлык сүз дә тапмассың.
Бабасын исенә төшер
Ул елларда кечкенә авылларда сабан туйларын бетереп, колхоз-совхоз үзәкләрендә генә бәйрәм уздыру модага кереп бара иде Яшьләр мона ризасызлык күрсәтәләр- Үзләре сабан туе үткәрү өчен яулык-сөлге жыеп. акчаларына сарык га сатып алалар. Әлеге уңышларны күреп бабайлар да йомырка жыеп. табын корып, үзләренә караган барлык эшләрне башкаралар Тик бу эшләр читтән килеп эшләүче совхоз директорына гына бер дә ошамый Районнан килгән фәрманны үтәргә кирәк бит Башта дәшмичәрәк йөри дә. үз дигәнчә булмавын аңлагач: «Ну. фәлән кем малайлары, әйткәнне аңламаган өчен үкенерсез әле'»—дип янап китә
Бу янауны ишеткән авыл картларының артык исләре китми Аларнын
— Икенче юлы бәйләнә калса, бабасын исенә төшерегез сез ана. бабасында булган акылы да юк икән,—дигән сүзләрен яшьләргә җиткерәләр
Тик бабасына бәйле ниндидер вакыйганы күпме генә сорашсалар да сөйләмәгәннәр. Гайбәтен сөйләп гөнаһысына керәсе килмәгәннәрме. башка бер сәбәптәнме, белмәссең. Ләкин соңрак яшьләр, бу вакыйга белән кызыксынып, анын тарихын барыбер ачыклаганнар
Аның бабасы гомер буе авыр тормышта булып, көтү көтеп, картлык көнендә кинәт кенә баеп киткән. Бу турыда да имеш-мимешләр күп. әмма эш анда түгел Баеп, ике-өч хатын өстенә ялчылар тотса да. чыбыркысын чыгарып ыргытмый ул. киресенчә, түбәсенен ин күренә торган җиренә элеп куя Ә инде холыксызланып киткәндә, ара-тирә узынып, хатыннарын әрләп, ялчыларын җәберләгәннән сон. түбәгә менгәндә, гомер буе сөйрәп йөргән чыбыркысына караган Шуннан сон ул үзенә үзе:
Ашыкма әле. син бит заманында хәерче бер көтүче генә идең, дип өй түбәсеннән бөтенләй йомшарып төшә, соңыннан хатыннарына да яхшы мөгамәләдә булып, ялчыларына да бүләкләр тарата икән
Совхоз директоры элек үзе дә трактор артында утырып йөргән сукачы малай булган Соңыннан, тормышның жаена төшенеп, шул ук тракторчылар эшләгән совхозга баш була Әмма вакыты-вакыты белән чамасын югалтып тузынгаласа да. бабасы кебек булмаган. Шуңлыктан ана кирәкмәгәнгә узынган саен, авыл кешеләре еш кына бабасын искәртеп торганнар икән Ә үзе аңтамаган кешегә акыл бирүнен файдасы изгәндерме юкмы, анысын әйтә алмыйм
Бүзенге көндә анын заманы узган инде, пенсиягә чыккач, үзен дә онытканнар Ә менә бабасын, әле хәзергәчә яхшылык белән искә алалар, дзз
Җансыз Җәләй
Бу исемне ишеткәч, кайбер авыл картлары бүзен дә тетрәнеп куялар Заманында авыл советы рәисе булып. «Мин-Агла!» дип йөргән зат ул Анын 10. .к У . м I
карангы күләгәсе авыл өйләренең күбесенә авырлыклар китергән. Теге заманнарда нахак бәла ягылып. Себер киткәннәрне дә анын белән бәйлиләр. Заманы, дөрестән дә. аның ишеләрнен җаена килгән чагы Совет властен атасынын ярым җимерек өендә каршылый ул. Хәерчеләрнең (кешесенә карап) авторитеты зур була ул вакытта.
Сонрак. без үскәндә дә бу бер метр буйлы бөкерәеп беткән картны күрүгә малайларның «Җәләй килә!» дип кычкырып качканнары истә. Бу курку әби- бабайлардан күчкән. Булган икән шул заманалары! Кешеләр аның түш кесәсеннән чыгып торган кәгазь кисәге белән шәмәхә каранда-шыннан күбрәк курыкканнар. Анын шул кәгазьгә ни язуына карап, налогы күп түләнеп, башыңның да себер китү ихтималы булган.
Шулай да алтмышынчы елларда бер тапкыр кикриген шиңдерәләр Җәләйнен. Жизнәсенең әшәкелеге белән бәйле оятына түзә алмаган хатынының энесе эшли аны. Кибеттә бер стаканны каплап, бар батырлыгын җыя да, тегенең түшендәге значогын йолкып ташлап, сазга изә. Ләкин түшендәге кәгазь белән каләме исән калганлыктан, бу хәлнең бәһасе ике ел утырып кайткан төрмә белән бәяләнә. Анын каравы ул әле бүген дә халык телендә батыр булып искә алына.
Бүген инде заманалар башка: Жәләй дә юк, анын өе дә, өенен нигезе дә юк. Әле авылга кайткач, кызыксынып сорашкан идем—нәселе дә калмаган икән
Менә шундый тарих
Авылнын мәчет манарасын кискәндә. Гыйлаҗетдин абый үзенең энесе белән бергә Чистай ягында эштә була.
Аларның анда эшләп йөрүләренең бер мәгънәсе бар. Чөнки аңа чаклы авылда бер үзенчәлекле хәл булып ала. Нәҗми бабайның Мукшы авылы үзәненнән бер юлы ике аты югала. Кеше хакы белән яшәмәгәнлектән, атларын урлаулары турында исенә дә китерми ул. Әмма атлар юк та юк Тагын берничә көн узып та атлар табылмагач, Нәҗми бабай авылга сөрән сала. Дөрес, ул елларда атлар еш югалганлыктан, авыл халкы мона артык гаҗәпләнми. Әмма кич белән атларның табылуына өметен югалткан Нәҗми бабай янына авылдашы Гыйлаҗ керә. Ул үзенең бу атларны ялгыш башкалары белән бутап Чистай ягына сатып җибәрүен дә, инде акчаларны тотып бетерүләрен дә белгертә. Икенче көнне сатып җибәргән атларны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Атның бәясен акчалата түләү килешүе белән энесен алып, Гыйлаҗ абый эш эзләргә чыгып китә.
Мәчетләренең манарасын җимерү хәбәре тиз килеп ирешә аларга, шул тынгылык бирми. Борчулы узган төннән соң, икенче көнне ук, вакытлыча эшләрен ташлап, авылларына кайтып китәләр.
Беренче эш итеп өйләренә дә кайтып тормастан, мәчет манарасының исән калган өлешенә кадаклап куйган кызыл флагны тибеп төшерәләр. Аннан сон Гыйлаҗ абый бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйтә. Атнага якын азансыз яшәгән авыл халкы шунда ук мәчеткә агыла. Авыл халкынын хәер-догасын алалар алар бу көндә. Күңеле тулган Нәҗми бабай да кич белән өйләренә менеп, атларны урлау вакыйгасын кичерә. Акча алудан да баш тарта.
Әмма авыл халкынын барысын да әлеге вакыйга бер төрле шатлан-дырмаган. күрәмсен. Иртә таңнан районнан килгән кораллы кешеләр алып киткәннән сон, бары ике елдан гына кабат авылына кайтып егылырга насыйп була Гыйлаҗетдин абыйга.
Авылдашлардан ишеткән бу вакыйганы еш сөйлим мин Гыйлаҗ бабайның оныкларына. Туачакларына да язып калдырам менә. Горурлан-сыннар бабалары белән, изге эш җирдә ятмасын.
Урыс Хәбир
Армиядән күбәү кайтканнар алар ул елда. Барысы да бергә уйнап, кызлар артыннан чабып үскән егетләр булган. Киткәндә бер-берсен озата-озата сирәгәеп, ике елдан сон кочаклаша-кочаклаша күбәешкәннәр. Киткәнче бер калыпта булсалар да, кайтканчы гомер агышы белән армия таләпләре үзгәрткән аларны. Кемгә ирләр тавышы иңеп, кемгәдер тәмәке исе дә сенеп өлгергән.
Дөрес, күршедәге кечкенә малайлар да аерган әле аларны. Әллә кем абыйнын алты гына медале бар, ә минем абыйныкы сигез иде, дип
мактанышканнар Дөрестән дә, ул заманнарда армиядән нәрсә кирәк, күпме кирәк—барында тагып кайтырга мөмкин булган.
Аермалар тагын ниләрдә булгандыр, әмма берсенен искитәрлек булып авылны озак шаулатканын аерым сөйлиләр. Эш шунда ки, армиядән кайткан иптәшләренең сонгысы ике ел эчендә үз телен «оныткан» Хәер, ишләре мона баштарак игътибар да итмәгән. Үзләренә дә ике ел эчендә урыс сөйләмен анларлык итеп сеңдергәнлектән, әһәмият тә бирмәгәннәр. Ш> штыктан авыл урамын әйләнгәндә дә елмаешып кына йөргәннәр. Ә инде һушларны алып, күңелләрен тетрәткәне кич белән аларга кунакка кергәч башланган
Иптәш егетләрен җыеп кереп
—Мамы, давай гони все чту есть, братья пришли,— дип әнисенә ташлана.
Бодай да улы кайткан сөенечтән ни эшләргә белмәгән анага яңалыкны кабул итүе кыен булган, күрәмсең. Күңелләрне эретерлек тавыш белән
—Улым, картлык көннәремдә авыл кешесе алдында каткегә калдырма инде, сөйләш үзебезчә генә, әнә. иптәшләрен кебек.—дип ялынган
Әмма Хәбирнең артка чигергә батырлыгы җитми
—Чава-чава там ана бармочет9—дип иптәшләренә борылып, үз киресен сукалый.
Бу көтелмәгән күренештән яшьтәшләре кая кереп качарга урын тапмый. Жир лә ярылмады шунда, диләр.
Әлеге күренештән соң утыруның да рәте-чираты булмаган Яшьләр торагында яшәгән чакта бу хәлне сөйләгән бүлмәдәшем
—Хәбирләрдән чыккач, мин клубка да барып тормастан өйгә юнәлдем,— ди.
Шул көнне егетләр Хәбирне клубта яхшылап тотып кыйнаганнар Икенче көнне инде ул чип-чисга татарча сөйләшә, ә урыслыгы анын бары исеменә генә тагылып калган Авыл теленә бер керсән, гомерлеккә инде. Бу вакыйгага егерме еллап вакыт узса да, халык телендә һаман да «Урыс Хәбир» икән әле ул.
Тарихи табылдык
Археологлар белән Мамадыш якларынын тарихи урыннарын барлап йөргәндә, тап булдым мин ана. Техника кирәк булганлыктан, совхоз директоры янына иртән нарядка барырга туры килде Урыс авылы булгач, ничек кенә ждена туры килергә белмичә баш ваттым, аңлармы ул синен тарихыңны9 Кабул итү бүлмәсенә кереп, анда юан-юан урысларны күргәч, шикләрем тагын да артты Шулай да чират фәлән көтеп тормастан, алга атладым Үземчә директор дип язылган бүлмәгә кергән сыман идем, әмма кергәч тә башта, ялгыштым бугай, дигән уй туды. Чөнки түрдә тагын да юанрак урысларны калтыратып кечкенә генә бер кара өрәк сыманрак жан иясе утыра иде Берара югалып торганнан соң, үземнен кем икәнлегемне һәм ни эшләп йөргәнемне генә аңлата башлаган идем, теге өрәк дигәнем янгыравышлы татар телендә:
— Көчәнмә, энекәш, әйдә, үзебезчә генә сөйләш,—димәсенме9
— Берәр нәрсә кирәк булса, туры үземә кил—дип озата чыгып, кантор төбеннән кирәкле техникасына утыртып та җибәрде ул мине
Монысына гына аптырамадым ла мин тәмле телле, яхшы күңелле ярдәмчел кешеләрне нәчәлство арасында да күргән бар ла анысы'
Юлда барганда танышкан тракторчы Сашкага беренче сүз итеп үземне аптырашка калдырган соравымны бирмичә булдыра алмадым
— Как,—мин әйтәм,—чип-чисга урыс авылында бердәнбер директор гына татар Нәрсә, үзегездә берәр акыллырак кеше таба алмадыгызмы әллә9—Ты что9—ди бу як-ягына каранып —Безнекеләр күп утырдылар инде анда, барысын таркатып, зчеп бетергәч, үзебез кудык Уйлаштык, киңәштек тә специально чакырып китердек. Татарлар эшләтә дә. ашата да Дөресрәге, үзләренә дә өлеш чыгара, кешене дә онытмый Аракы белән дә дус түгел алар Нам другого не надо,—ди бу
Аңлый алмыйм Алтын Урда чорыннан ук калган нинди тарихи феномен бу? Тарихи табылдыклар, гасырлар кичеп, янәшәбездә генә яши бир,» икән ләбаса Ә без тагын аны җир астыннан эзләп йөрибез
Нигез
Авылдагы йортыбыз нигезе ике йорт арасына салынган. Беренчесен аның •кулаклар» дип үзебезнең бабайлардан тартып алган булсалар, икенчесен хуждсы үзе сатып, күрше авылга күчеп киткән Шунлыктан әти миңа, бабан еш кына, бу Хәлил абыен ничек туган нигезенә менеп тә карамыйча түзә ала икән, дип сөйли иде. ди. Сонгы вакытта әти үзе дә бабайдан кимен куймый, кайткан саен шул хәлне искә төшереп тора. Сизеп торам, өздереп әйтмәсә дә, минем чит җирләрдә йөрүемә риза түгел бугай.
Дөрес, без дә китми идек ул туган авылдан. Бабайлар язмышы безгә төшмәде, көчләп сөрмәделәр анысы. Тик шулай да ике яр арасында калдырдылар безне Гомер буе бабайлар тарткан авыр йөкне тартасы яисә авылдан китеп, укып, дөньяны таныйсы. Нәрсә, без башкалардан кимме әллә? Әнә бит дөньясы да безне, урта гасырларда калдырып, үзе ни эшләп ята икән.
Табышлар югалтуларсыз булмас, ахры. Минем турыда да авылдашлар: —Туган нигезен бетерде бу. кайтып та карамый,—дип сөйләмәсләрме? Малай бар барын да. тик аның да кендеге җиргә берекмәгән, туып үскән кече ватаны да башка. Шунлыктан бу турыда сүз кузгатсам, ни өчен үзең калмадын сон. дип әйтүеннән куркам. Хәзер безгә дә космополитлар кебек «Туган җирем минем—җир шары» дип җырларга калырмы?
Килмешәкләр урамы
Авылга кайтканда еш узыла бу бер яклы урамнан. Баш-башыннан узганчыга чаклы башны анда төзелгән йортлардан читкә юнәлтүе авыр. Бу караш аларнын берсеннән-берсе төзек һәм матур булганга туа. Кешеләрнең мул тормышта яшәүләре күңелне сөендерә.
Күптән түгел генә бу урамның шул авыл халкы телендә «Килмешәк-ләр урамы» дип аталуын белдем. Баксаң, алар барысы да күчеп килүчеләр икән.
Килмешәкләр Бу сүзнең мәгънәсен тулысыңча һаман да аңлый алмыйм. Алардан көлү, дисән, язмышлары инде. Кимсетү, дисән, алар болай да бай. Юк, бу сүз бары тик буталмас өчен, авыл халкының гасырлар буе яшәп җыйган үзенчәлекләрен югалтмас өчен тырышканлыктан гына кушылган. Үпкәләмик аларга, барысын да бар булганча кабул итик. Бу дөньяда үзебез дә килмешәкләр, дөресрәге, вакытлыча гына килеп китүчеләр бит...
Өметле качаклар
Соңгы елларда күп кайттылар алар. Төрле җирдән һәм төрлечә, машиналар белән выжылдаучылары да, өстендә ни булган шуның белән кайтучылары да булды милләттәшләрнең. Халык та төрлечә каршы алды. Берәүләренең бар сөйләнгәннәре «понаехали» булса, икенчеләре аңлап, дөресрәге, сөенеп тә каршы алды аларны Мин исә бөтенләй башка яктан ачыш ясадым. Чөнки алар үзләрен чит итеп тә тоймадылар, мескен итеп тә күрсәтмәделәр. Кайттылар да жин сызганып эшкә дә тотындылар. Ник берсе җебеп төшсен.
Ясаган ачышым тарихи яктан булды. Чөнки читләрдән кайтучылар күбесенчә утызынчы елларда туган җирләреннән китәргә мәҗбүр булган баш бирмәүчеләрнен ул-оныклары иде. Болар затлы нәселдән, шунлыктан мөмкинчелек чыгуга ук өзелгән тамырларын янарталар. Боларда өмет бар. файдалары да булыр әле...
Дөнья тигезли
Күрше генә яшәгәнлектән. Ходай хакы гына да булмыйча, якын туганнар да иде алар. Ләкин бу туганлыклары да, якын күршеләре дә ике йорт арасында шаулап үсеп торган каен агачларына бәрелеп юкка чыга торды. Чөнки әлеге агачлар күршеләрнең берсен җил-давылдан, урам тузаныннан саклап торса, икенчесен көздән үк ишегалдын кар белән тутырган бураннары, кояш төтмәгәнлектән ярты җәйгә җиткән пычрагы белән җәфалады Яхшылык белән дә аңлаша алмадылар алар, бер-берсенә эшләгән этлекләренең дә файдасы тимәде. Дөрес, авыл халкына хас булмаган судка йөрүгә үк барып җитмәделәр, тик тормышлары төрмәдәгедән ким булмаган чаклары аз түгел иде. Ни эшлисен, бер ягы кояшны күчереп куя алмаганлыктан зарланды, икенчесе, әтисе утырткан
каеннарны балта-пычкыдан уздыра алмыйча, гөнаһысыннан курыкты
Әлеге каршылыкларга игътибар бирмичә, гомер агышы уз юлын дәвам итте. Бүгенге көндә яртылаш бушап калган авылнын әлеге ике йортында да хужасызлык хөкем сөрә Яшьләр шәһәргә китеп, ата-аналары арасында булган низагка игътибар бирмәделәр, ә оныклары бу турыда бөтенләй дә белми булыр Күршеләрнен араларын бозган агачлар да елдан-ел корып баралар Хужалар үзләре дә исән түгел инде
Хәзер зираттагы каберләрендә үскән агачларның кайсы кайсына күләгә төшереп җәфалыйдыр, төгәл генә әйтә алмыйм Тик мона охшаш язмышлар безнен тормышта аз булмады Ходай сакласын, гайбәтләрен дә сатуым түгел, гыйбрәт итеп кенә сөйләвем. Хәер, без инде ул бик гыйбрәт ала белүчеләр.
Әнисезләр хыялы
Эштән кайтам да. бер рәхәтләнеп, кочарга килгән балаларымны сөям Аларны яратканда гел әнием исемә төшә. Үсеп, инде егет була башлагач та:
И. үз улым шул!—дип аркамнан сөеп ярата иде
Ә минем бар курыкканым, күрше малайлары гына күрмәсә ярар иде. дип борчылу булды. Урамга чыккач, күзенне дә ачырмаслар. Шунлыктан
—Әни алай каты кычкырып сөймә инде, күрше малайлары ишетә бит,— дип әйтә идем
Бүгенге көнлә әнием юк инде Югалту авырлыгы да бары тик искә төшкәндә генә күңелне телгәли. Дөньясын бар булган килеш кабул иткәч, жинелрәк Әмма күңелдән һәрчак китмәгәне, үкендереп торганы да бар Дөньялар яхшырып, үзебез дә зшләп, мөмкинчелегебез булган чакта юк шул әни. Ин авыры әнигә яхшылык эшләп булмады кебек Менә хәзер кунакка алып килеп, түр башына менгереп утырт та түләп бетерә алмаслык бурычның бер өлешен генә биреп куй илен
Бу без. әнисезләрнең хыялы Кызык, ә әнилеләр ничек уйлый икән ’
Аладан туган колалар
Күпләр кебек гади генә бер авыл егете иле Сәмигулла абый Әмма беркатлылыгы анын үз тормышына гомер буена җитәрлек тәэсир итте дә инде.
Әтисенә атлар карашып үссә дә. районнан килгән план буенча тракторчылыкка укып кайтырга туры килде ана Инде укып кайтып, яхшы гына эшли башлагач, колхоз рәисе чыгарып атты аны эшеннән Имеш, ул тракторда килеш, юллан каршыга килүче атлыга юл биргәндә, кырыйдагы кар көртенә кереп баткан Колхоз җыелышында бар авылдашлары арасында хурлап, трактор түгел ат га җиктермим мин сина. дип куды Монысы бер сәбәп кенә икән, дөресрәге, үз туганынын малаена трактор кирәк була
Тик шул хәлдән соң авылдан ук чыгып киткән Сәмигулла абый тракторный янына да бүтән барып карамады Гомер буе ат өстендә килеш күрше авыл колхозынын көтүен көгге
Ә менә бер-берсенә терәлеп үскән өч малае да машинага утырдылар Әтиләре белән булган хәл тәэсир иткәндерме, белмим, тик боларыннан атлыта гына түгел, җәяүлегә дә игътибар юк. Озын юлдагы аты кешеме, бала-чагамы, аны белү юк. выжылдыйлар да узып китәләр яныннан
Алма агачыннан ерак төшми, диләр Менә уйлап торам ате. Сәмигулла абыйнын малайларын нинди ачы заман җилләре үз яныннан читкәрәк илтеп гашлады икән?
Казан күмәче
Кайда булса да кадерсез яткан ипи сыныгын күрсәм, әнием сөгГләгәннәр искә төшә.
Әле сугыш беткән генә ел Әни белән күршедә яшәүче атырак яшьтәге бер апа. Казанга баргач, авылдашлары янына хәл белергә керәләр Тәмле сүзләр белән каршы алса да. әни хужа хатыннын йөзендә борчылу сизә Күрше бүлмәгә чыккач, бу хәлгә аңлатма тиз табыла Хужд хатыннын чәй эчәргә өйлә бер кабым ризыгы да юк икән Әмма әни белән килгән атырак апанын авылда
беренче сүз йөртүче булуына күбрәк борчыла ул. Авылга кайткач: «Әллә кем кызы Казанда хәл белергә кергәч, чәй дә куеп эчертә алмады».—дип сөйләп йөреп, әти-әнине борчуга салыр инде, ди. Шуннан соң күрше бүлмәдә алар әни белән бер план коралар.
Тагын азрак утырып авыл хәлләрен сөйләшкәч:
—Әсмабикә апай, юлга чыгыйк, кайтырга сонга калырбыз.—дип әни җәелеп утырган авылдашын кузгата.
Хуҗа хатын:
—Юк-юк, гомер эченә бер килгән кунакларны болай гына җибәрәмме соң, төнгә каршы да юлга чыкмагыз, кунып китәрсез, кая Казан күмәчләре белән майларымны турый торыйм әле,—дип аш бүлмәсенә юнәлә.
Әмма әни юлдашын, ай-вайына да карамыйча, җилтерәтеп алып чыгып китә.
Казаннан ике көн уфалла тартып кайталар алар. Әни:
—Әсмабикә апан шул вакытта, Гамилә, нишләп чәй эчертмәдең, үлеп тамагым ачкан иде минем, дип кабатлый-кабатлый гомер буена җитәрлек итеп бәгыремә үтте,—дигән иде.
Әниләрнең тормыш тәҗрибәсен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Без ипи- бәрәнгедән өзелер-өзелмәс кенә булсак та, кунак килсә, әнинен өстәле сый- нигъмәтләрдән сыгылып торыр иде Гомер эченә бер килгән кунак алдында оятка калмаска аларны тормыш үзе өйрәткән. Безгә дә кунаклар килә, вакытына карап, оятка да калабыз. Юклыктан түгел. Иртәгәсе көн турында уйламыйча яшәргә өйрәнгәнлектән.
Әниләрнең Казанда яшәүче авылдашлары Хәлимә әби бүген дә исән әле. Очрашкан саен
—Улым, әниенне хәер догадан калдырмыйм, эшләгән яхшылыгын да гомерем буена онытасым юк,—дип әлеге очракны хәзер дә искәртә.
Елаткан шатлыгым
Табигать үзенен үзгәрмәс кануннары белән яши бирә. Без, кешеләр генә, ана үз белдегебез белән үзгәртмәләр кертергә тырышып яши бирәбез. Ә вакыт дигәнен барыбер барын да үз урынына яңадан куячак.
Мин бу турыда, кем әйтмешли, гомеремнең икенче яртысына чыккач кына уйлана башладым. Ә уйлар дөньясында гизәргә яшь арасы юк икән. Соңгы вакытта алты яшьлек улым әллә нинди фәлсәфи сораулар биреп йөдәтә
Бу сорауларга җавап эзли-эзли кояшны, йолдызларны урап, бар җиһанны гизеп, соңында Мәккә җиренә төшәргә туры килде мина. Кыйблага карап намаз укуның мәгънәсенә дә тукталдык без. Бар җавапларым арасында улыма иң тәэсир иткәне җиргә төшеп каралган кәгъбә ташы булды. Гөнаһлы җир йөзенә хаклык иңгәч кенә кәгъбә ташының агарасын белеп аптырады ул.
—Тагын ташны ничек агартырга була?—дип кат-кат сорап та җавап ала алмагач кына башка дәшмәде.
Әлеге сөйләшүгә өч көн вакыт узгач, улым, яныма килеп:
—Әти, мин, үскәч, мулла булсам, ул таш агармасмы икән?—дип кабат мина сорау бирде.
Бу сораудан минем күзләрем яшьләнде. Балан күңелендә изге орлыклар шытып чыкканга ничек сөенмисен ди! Хәзер ничек кенә шиңдермичә үстерәсе инде бала күңелендәге шушы өметне—барлык уй-хыялларым шуңа бәйле
Акча гаебе
Танышларыма өч айлык хезмәт хакларын көтмәгәндә берьюлы биреп куйдылар. Тагын кайчан жае килә әле. дип, берсенен хатыны бу акчага күптәннән хыялланып йөргән стенкасын сатып алды. Хатынының елмаюлы йөзен күреп, ире дә эчүен ташлады. Электән дә яхшырак тора башладылар. Әйтерсен лә барысы да шул стенкага гына терәлеп торган.
Икенчесе исә, хатынынын ай-ваена да карамыйча, шул акчасына иске Т- 150 тракторы сатып алды. Ул да түгел, аны йөрерлек хәлгә җиткерерлек итү өчен сыерын да суеп сатырга мәҗбүр булды.
Тракторы сафка баскач, көнне төнгә ялгаса ялгады. әмма көз буе йорт төзүчеләргә урманнан агач сөйрәтеп, тракторына кергән бәядән биш тапкыр артык акча эшләде. Ләкин бары да шома гына бармады шул Аңынчы, тормышы бозылып, хатыны киткән иде
Танышымның икенчесе өчен борчылып торам әле. Сүз дә юк. акчалы йортка хатын-кыз килми тормас анысы. Тик барысы да элеккечә үк Ялганып бетәрме?
Яман шеш
Шомбыт спирт заводы 1741 елда-тирә ягында яшәүче татарларны диненнән аеру максатыннан төзелә. Әмма революциягә чаклы мөселман татарларына бернинди йогынты да ясый алмый. Киресенчә Шомбыт авылында яшәүче урыс халкы гына чебен урынына кырыла.
—Зур бәйрәмнәрдән сон айный алмыйча үлүчеләр саны кайбер елларда өч-дүрт кешегә җитә иде,—дип сөйлиләр алар үзләре
Совет чорында да. көн-төн эшләп, салган зыяны ялгыз марҗаларның кочагында эреп урыс булган берничә ир-аттан артмаган. Шулай да гасырлар буена бу афәткә бирелмәгән татар халкы сонгы ун-унбиш елла әллә нишләде. Су урынына аккан спирт белән булашып. холкы үзгәрде. Дөрес, берәүләре акылларын югалтмыйча спирт саткан акчаларына бай тормыш корса, икенчеләренен булганы да җимерелеп, үзләре лә инде салкын гүрдә яга Кызганыч ки. соңгылары күбрәк. Ә аларнын ялгыз калган хатыннары белән ятим балаларын кем санаган1
Тәндәге шеш бер тишелмичә калмый шул. Татар җирендәге бу яман шешкә киләчәктә бер дәва табылырмы’
Замана таянычы
Әби белән бабайның унбер баласы булган. Олы кызларының туган елы тарихка «ачлык елы» исеме белән кереп калган. 1921 ел. Әти-әниләрдән үзебезнекеләр дүрт-биш тирәсе булып, безнең заманныкылар ике-өчтән артмады Әле анысы да яраган икән, тик сонрак яшьләр икенче балага исәп иткәндә, тирә-яктан. нигә кирәге бар аларнын. хәерчеләр арттырып, дигән сүнәр еш яңгырый иде. Дөрестән дә. ачынып, кая китә бу татар, диярсең
Шулай ла сонгы елларда авылларда бала-чага ишәя башлады Кырык яшьтәгеләр дә яшьрәкләрдән ким түгел. Әллә иманга килеп, әбиләр әйтмешли, бульнис юлынын гөнаһысыннан курка башлаганнармы, дигән илем. юк. сере башкала икән Күрше әбием, боларнын күбесе «чек* балалары, ди Хәзер бит авылда «коммунизм* Бушка эшлиләр. Ә эшсез калган өч балалыларга аена эшләп ел буена да күрә алмаган чаклы чек бирелә.
Элек балаларны, картлык көнемдә өмет-таяныч булыр, дип үстерсәләр, хәзерге имчәк балалары—бүгенге көн таянычы... Сүз дә юк. насыйбы белән бирсен Ходай Күңелемә әбием еш кабатлаган сүзләр инә «Менә шундый заман җитәр. Аллаһ дигел бәдәвам».
Язмышлар охшашлыгы
Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса-өрделәр. тыгызланса- бушаттылар, ләкин сүтелеп-тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Тагар язмышы түгелме бу9 Әлегә юк. Тик без дә шул футбол губы хәлендә түгел идекме9 Үзебез дә ничек сикертсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып, аздан гына футбол тубы язмышына төшмичә калдык. Әйе. бу репортаж әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар.
Татар байлыгы
Безнең халыкта. «Сабыр төбе—сары алтын».—диләр. Бу-татар халкының гасырлар буе җыелып килгән байлыгы Әмма биш гасыр буена җыелып килгән сабыр төбендәге тутыгып беткән сары алтын белән ни эшләргә инде? Үткәннәрдәге коллык җепләреннән арынырга да җитмәде (әллә инде комачаулады) ул безгә
Бүгенге көндә дә безгә: «Өметсезлеккә бирелмәгез: сабыр, сабыр, сабыр
итегез»,—дип тукып торалар. Ә мина бу сүзләр: «Сарык, сарык, сарык сез»,— дигән кебек ишетелә. Халык исеменнән әйтүчеләр: «Халык әйтсә—хак әйтә»,— дисәләр дә, сарыкның хаклыгы түрәләргә иткә киткән кебек, безнең сабыр итү дә кемгәдер файда китерә сыман Әйе. сабыр итүнең дә унай яклары булган кебек, һәр ялтыраган да алтын түгел шул.
Кеше җырын җырлап
1937 ел шаукымы кулак дип саналган бабамнын әтисе белән энесен, тамырлары белән куптарып, ерак Себергә илтеп ташлаган. Үзе исә бу афәттән котылып кала. Сәбәбе эш урынында җитәкчелек иткән яһүдкә бәйле. Үзе өчен куркыныч булса да, бабайны һәм соңрак әтисен дә. кирәкле кәгазьләр табып, үз авылларында калдыра. Киресенчә булганда, унбер балалы бу гаиләнең язмышы ничек бетәр иде икән0 Үзебез дә бу дөньяга килер идекме? Белмәссең.
Бүгенге көндә бөтен Рәсәй буйлап яһүдләрне сүгү бәйгесе бара. Вакыт- вакыт үз татарларыбыз да күренә бу хәрәкәттә. Минем исә татар кебек заманында илсез-җирсез калган бу милләткә соклануым белән рәхмәтемнән башка карашым юк. Шуңа күрә, урыс чанасына утырып, алар җырын җырлап йөрисем юк әле Киресенчә, яһүдләрдән үрнәк алып, милләтебезне дә шуларга охшатасы иде Ара-тирә кемнедер төп башына утырталар икән, анысы да безнең файдага, икенче юлы акыллырак булырбыз Шул чагында, бәлкем, алар кебек югалган дәүләтебезне дә. бер-беребезгә ярдәмчеллегебезне дә. ышанычыбызны да кайтара алырбыз.
«Дуслык»
Иртәдән кичкә чаклы машинасында чабып йөргән танышларымның берсе, эштән китеп, өч айлап эшсез йөрде. Шул вакытта гына аның белән аралашып, азрак дуслашып та алдык.
Чөнки машинасыннан чыккач, янына килүчеләр дә югалды. Бу сәерлекне күреп, берничә тапкыр:
—Сәлим, кая синен дусларың?—дип тә шаярткаладым.
—Алар минем белән түгел, машинам белән дус иделәр,—дип жавап кайтара иде ул.
Инде менә, эзләнә торгач, тир-яктагы кибетләргә товар озатучы булып эшкә урнашкан Хәзер үзен теләсә нинди машиналарга утыртып йөртәләр.
Көн саен бер генә булса да кермичә калмаган «дустым» югалды. Хәлләр ничек, дип сорап үзем керер идем, башына, мона нинди товар кирәк икән, дигән уи килүеннән куркам. Ә нәрсә, дөньясын шаккатырып кабат хәл белергә керсә, мин дә, әллә кабат эшеннән чыктымы икән бу. дип уйламас идемме?
Озак көттермәс
Күршедә яшәүче урыс карты көн саен таягына таянган килеш подъезд төбендә утыра. Кергән-киткәннен кая баруын белү—анын эше. Минем дә кабат Казанга ашыгуымны белгәч:
—Эх, елки-палки!—дип сөйләнеп калды.
Яшь чагында ул үзе дә гел аяк өстендә булган икән, хәзер генә ухылдамыйча адымын да атлый алмый.
Таякка таянган картлык озак көттермәс, аякта булганда, чабып калыйк. Вакытны куып җитә агмасак та, үкенечтә калмас.