ИКЕ МӨҺАҖИР
АЗАТЛЫК ТУРЫНДА МОНОЛОГЛАР 1. Сүзнең башы
Мәгърифәт—азатлык юлында беренче адым.
Гаяз Исхакый.
Ни кызганыч туган туфрагымда Бер тупыл да устерә алмадым.
Назыйм Хикмәт.
Тормыш бит ул чуар калейдоскоп— Кайда золым, кайда тамаша...
Яшәү серен күбрәк аңлар өчен Без туганбыз җиргә ләбаса.
Син төрекме, үткен яһүдиме, Әллә урыс, яки татармы. Күкрәк куеп без якларга тиеш Үзебезнең газиз Ватанны:
Ана сөте белән язылгандыр Табигатьнең шушы кануны.
Син саналсаң азамат ир булып, Күрсәт, әйдә, дөрләп януны!
Күтәрелә кемдер Гареп яктан, Күтәрелә кемдер Шәрыктан.
Рашат НИ JAM И (1950)—шагыйрь. прозаик. -Йолдыз яңгыры*. -Кызыл җәй* һ.б шигырь китаплары. -Ут һәм җыр* исемле роман-хроника авторы Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе. Казанда яши.
Туры Тукай сыман шәхесләргә Егерменче гасыр зарыккан!
Патшалар һәм кара диктаторлар Тарих чүплегенә очканда.
Азатлык! дип оран сала гавәм Иманнары шулай кушканга.
Көрәш ләкин, көрәш җиңел түгел.
Язмышларны бүлә урталай.
Синең язмыш белән «Шаярырга» мөмкин Ататөрек1 яки Николай2.
Шәхесләрне корыч-калкан итеп Әзерләгән Вакыт, чарлаган.
Көрәшләрнең кыл уртасын сайлап, һәммәсенә урын барлаган.
һәр халыкның асыл егетләре Дисбе-мәрҗән булып тезелгән. Нишләтәсең.
Гел кирәкле чакта
Милли тәсбих безнең өзелгән!
Таркатырга ярыймы соң шулай Мең гасырдан килгән дисбене? ...Ир-егетләр атны иярләгән. Кулларында язмыш тезгене. 2. Чистай зинданы. 1907 ел.
Төрмә. әлбәттә, куркаграк кешеләрне куркытыр өчен, йомшаграк кешеләрне кылган миләреннән тәцбә кылдыру өчен ясалган
Г. Исхакый.
Тоткын хәлен тоткын гына белә: Ялгыз калу хәтәр бер нәрсә. Ярый ла бит шундый чакларыңда Күршең сиңа Дивар аша «сәлам» җибәрсә.
Шакып-шакып әллә ниләр сөйли Күрше камерадан утырдашың.
Тик Исхакый өчен иң кыйммәте— Кәгазь, каләм, һәм дә ялгыз башы.
Татар өчен җаны актарыла, Уйный канда фикер хәрәкәте. Җай чыктымы, их. язасы килә! Бу—бердәнбер төрмә бәрәкәте.
Ул бит тоткын - кирәк санасалар. Төн эчендә бәреп керәләр дә. Бер сүз өчен аяк-таяк белән Тотыналар сине типкәләргә.
һай, бу кяфер, нәкъ кирәксез чакта Ишек тибеп өскә ябырыла.
Ататөре к —Төркиянен беренче Претиленты итеп 1923 елда сайлана. 1938 елны үлә ’Николай II (1868—1918)—Россиянен сонгы императоры.
Ялтыр очлы винтовкасы белән Кул тыкмакчы милләт тамырына.
Алар өчен тик бердәнбер ләззәт— Винтовка һәм пычак кулларында. Без дә шулай корал тоттырыйкмы Әллә инде татар улларына?..
Гаҗәеп хәл: төрмә сакчылары Бар да ямьсез, бар да кызыл күзле. Менә шушы ямьсез дөньялыкта Югалтмаска кирәк үзебезне!
Кояшы да юньләп чыкмый аның. Рәсәй өсләрендә—кара болыт.
Шәм яндырып, ладан бөркеп кенә Таралырмы мондый караңгылык?
Патша китәр...
Совет килеп җитәр
Большевиклар көрәш башлаячак. «Халык дошманы» дип Тинчуринны. Бурнашларны кыйнап ташлаячак
Ә хәзергә—рәшәткәле тәрәз. Лампа уты—тычкан уты сыман. Халык күптән уянырга тиеш Инкыйраздан. гафләт йокысыннан! 3. Истанбул төрмәсе. 1939 ел.
(НазыПм Хикмәт монологы)
Йөрәгемнең ярасында.
Чал чәчләрем арасында— Ватан, ватан _
Н. Хикмәт.
Яратыйк Ватанның һәр гөлен.
Үләнен, туфрагын.
Иректән татлырак, затлырак Ни-нәрсә бар тагын?
Коммунист булганга гаепләп.
Иректән, хакымнан сөрделәр.
Төрмәсе-зинданы күп күбен.
Тик Ватан бер генә!
Шулай да кадерле Ватаннан.
Әй. килә качасы.
Чит илдә татлыдыр шикелле Азатлык һәм Ирек һавасы.
Язмышны, тәкъдирне сайладык.
Утларда без хәйран кайнадык.
Алланың бирелгән бүләге Хакыйкать кайда соң?
Төрмәләр шулпасын мул men Эчерде замана.
Сынады, бастырды ул безне Гел утлы табага.
Рәсәйдә ачлык, дип ул чакта Кемнәрдер сөйләнде.
Без исә курыкмый ашадык Ямь-яшел үләнне.
Төрмәләр коймасы яз көне Бай иде үләнгә.
Икмәкле, хикмәтле Рәсәйне Бирмиктер үләргә!
Унөч ел төрмәдән-төрмәгә Тоткында йөрдем мин. СССР—алсу төс икәнен Ишетеп белдем мин.
Исемем, җисемем тапталган Болганчык бу илдә— Шатлыклар, куаныч бар микән Кояшка һәм җилгә?
Сәясәт өченгә. әнкәем.
Җәзалар күп килде.
Догадан догага көн саен Кабатлыйм исмеңне.
Безнеңчә исемең чук матур. Әнкәем Җәмилә!
Шулай дип эндәшсәм, күңелгә һәрвакыт яз килә.
Күңлемә кадерләп салдым мин Ватанны һәм Сине.
Кәгазьгә, шшырыә батканга Кичерә күр мине...
Төшемдә еш кына мин күрәм Ут-кызыл миләшне.
Булсаң да син кырыс һәм ачы, Бир юньле киңәшне!
Тынычмы сәясәт мәйданы, Кем йөри капкада?
Ни уйлый икән соң кешеләр Мылтыктан атканда?
Фюрерның яшертен нияте Беләбез, һай, яман.— Тупларын җай гына бора ул СССРга табан.
Шигърият, азатлык җиленә Сусадым мин тәмам.
Мин фәкать җыр белән барырмын СССРга табан.
Итемдә, һай. тынчу, һай борчу, Күңелгә бигрәкләр кысандыр. Мәскәүнең кып-кызыл миләше. Син мине
Матурлык җиңәр дип ышандыр!
Тупыллар толымын сыйпарга Вакытны берзаман табармын.
Ә күңел һаман да ашкына Советка табан гел.
Зинданның бетонлы биленә Йодрыклап сугармын.
Күңлемнең кошлары һаман да Очалар югартын.
Кичерә күрче син. әнкәем.
Язмышлар тулгагын.
Улыңның бу фани дөньяда Ник шагыйрь булганын... 4. Гаяз Исхакый монологы
Чит илләргә чыгып киткәч кенә Мин милләтче дигән ат алдым. Туган телне, илне кыскан өчен Нишләтергә урыс Ватанын?
Туган илдән качып китмәдем мин. Ирексездән бары сөрелдем. Ауропаны үз күзләрем белән Күргәч кенә рухым терелде.
Россиядә шундый тынчу иде. Туры килде күбрәк тунарга. Туфрагымны, эчәр суларымны Ташлан киттем менә шуңарга.
Ир-егеткә мохтаҗ икән милләт- Бер затка да. тагын мең затка. Азатлыкка мәйдан эзләп, илне Ташлап киттем озын-озакка.
Нстанбулның өсләрендә болыт. Казаннарга барып җитәрме... Йоклап яткан татар улларына Миннән сәлам нурын нлтәрме?
Ишетегез, татар угланнары. Дәүләтчелек диеп чан кагам. Кан көрәшле Ватан азатлыгын Сатып алып булмый акчага.
Бу дөньяны ннчек төзәтәсе. Кяфер явы яман, куркыныч. Ярый әле саклап калган безне Туган телебез дигән ут-кылыч.
һаман бер сүз: «единая...» диеп Кабатлыйлар, гүя попугай.
Безнең өчен шушы сүзләрдән дә Хәтәррәк нәрсә юк бугай.
Шовинистны күбрәк белгән саен Кояш белән ныграк дуслашам. Әйтер сүзләремне әйткәч кенә Мнн дөньялык белән хушлашам 6. Казан. Ирек
мәйданында уйлану
Империя капкасында—йозак Рәшит Әхмәтҗан.
Исхакыйны Назыйм Хикмәт белән
Куеп карыйм кайчак янәшә.
Назыйм Хикмәт—сәяси бер корбан, Ә Исхакый—
Тугры Тукайга тиң ләбаса!
Милләт өчен утка-суга кереп, Күпме канаткан ул йөрәген. Чорналышып. еллар һәм гасырлар Кетен торган анын кирәген.
Коммунист һәм антикоммунистлар Алыш-биреш ясап караган.
Хәзер инде вакыт—икесен дә Араларга актан, карадан.
Егерменче гасыр уртасында Мин туганмын...
Менә шул чакта
Назыйм Хикмәт ачлык игълан иткән Йөрәк утын ташлап учакка.
Язлар гына түгел, бу дөньяда Кабатлана бик күп нәрсәләр: Ачлык игълан итә күпме татар. Нәрсә булыр
Арттан мылтык белән бәрсәләр?
Туган телне мәңге саклар өчен, Тотар өчен илне гөл итеп. Бер тамчы да артык сорамыйбыз. Кирәк бары суверенитет!
Палаткадан кинәт калкын чыга Трибун шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан. Эстәрледән Зәки Зәйнуллиннар, Калганнары тагын кай яктан?
Бәйрәмова шактый агарынган. Рәшит исә шактый ябыккан.
Татар илен саклап калыр өчен Алар ярдәм сорый халыктан...
Басып торам Нрек мәйданында. Ах, йөрәкнең авыртулары!
Утызынчы август көннәредәй Тыгызланып килә уйларым.
Ул чакларның кайнарлыгы истә: «Дубинка*лар кисте һаваны.
Ак яулыклы әбиләре белән Мәйдан тотты татар гавәме.
Кайтардыкмы илнең гасырлардан Күчә килгән кодрәт-шәүкәтен? һаман әле камалышта яши.
Ут эчендә яши дәүләтем.
Җирләр уртак, язмыш уртак, диеп Сөйләнмәгез. Ходай хакына.
Хәләл малларыбыз һаман әле
Рәсәйнең
Тишек кесәсенә агыла.
Шовинист та бер аңласа икән.
Акылы калган булса әз генә: Империя упкан халыкларның Күз яшьләре милли хәзинә.
Без әйтәбез: дәүләтчелек диеп. .Алар әйтә милләтчелек дип.
Бу Рәсәйиең милли сәясәте Астан өскә кадәр черек бит.
Азатлыкның татлы икәнлеген Аңлау кирәк инде, ниһаять. Кешеләрне илдән, ирегеннән Мәхрүм итү—иң зур җинаять.
Назыйм Хикмәт «коммунизм» диеп Үзенчәрәк шулай саташкан.
Ул бит—шагыйрь! Ул шигырьгә түгел. Сәясәткә кереп адашкан.
Тоткын чакларында сизгәндер ул Босфор бугазының тарлыгын.
Белде микән Исхакыйлар өчен Татар бугазының барлыгын?
Татар исән!
Кирәк түгел ләкин
Бу халыктан «бүки» ясарга. Бугазына, моңлы җырларына Күннтекләр белән басарга.
«Урыслашып» бетте самавырлар. «Урыслашып» бетте каеннар. Күкрәк терәп милли хисләремне Яклар өчен минем ваем бар.
Байрак тотып һаман алдан бара, Оран салып бара Исхакый.
Ирек дигән дәрья кочагында Аның гомере түгел кыска көй!
Бумеранг сыман Илгә кайтты. Кире кайтты безгә әйләнеп. Яңа гасыр—Ике меңенче ел Булсын бездә шатлык бәйрәме.
Көл-туфракта. бик еракта калган «Орхон-Енисейлар» язмасы.
Бүтән җырны бүген яңгырата Әрсез магнитофон тасмасы.
Тел югалса—илең югалачак. Ил югалса, телең үләчәк. Яңабаштан исән калу өчен Мәдәт бир син безгә. Киләчәк!
Их, сөйлисе һәм җырлыйсы иде Бәйсез Татарстан турында. Танк тавышларын күмә-күмә. Өмет кайный әле җырымда.
Азатлыкка юллар ярган чакта.
Милли көрәш кыза барган чакта— Мин нишләргә тиеш?
Син нишләргә тиеш?..
Безнең халык кол булмаска тиеш: Безнең—миссия бу. Бу—безнең эш!
Гыйнвар—август. 2001 ел.