Логотип Казан Утлары
Повесть

ГАРАСАТЛЫ ЮЛЛАР


Анда, баз уртасында зур мичкә белән тозлы кәбестә утыра. Кулын мичкә эченә батыра да, идәндәге табакка сулары агып торган тозлы кәбестә сала. Табак эче бер салуда туп-тулы була. Тозлаган кәбестә белән тәмли- тәмли примуста кыздырылган итле бәрәнге ашыйбыз Аннан сон ярты төн узганчы шахмат уйныйбыз.
Тышта шулай март бураннары котырган бер кичне Зәйни абый йортында без өчәү булдык Куганакбашка комсомол эшләре белән райкомсомолнын беренче секретаре Миңлебай Фәйзуллин килгән Ул 1925 елгы Сугышта сержант-артиллерист булып катнашкан. Зәйни абый белән азрак туганлыклары да бар. дуслар да. Эстәрледә урамча кушаматы «Бишпот Минебай.» Ул мине «кодаларга» килгән. Сүзенен тәмен белеп, кабаланмый гына сөйли:
—Бик жалкы. абыең Гариф кайта алмады сугыштан Илләмә дә яхшы комсомол вожагы иде ул. Ике көн элек кенә бюро булды. Мин сине август аенда буласы конференциядә комсомол райкомынын икенче секретаре итеп сайларга тәкъдим иттем. Әтиен—кызыл партизан, абыен— сугышта һәлак булган лейтенант-артиллерист Үзен белемле, тырыш егетсен. Вильданов абый мактый үзенне. Син риза бул. Бер елдан мин китәм по возрасту. Син беренче секретарь будырсын дип уйлыйбыз
Зәйни абый стаканнарга кызыл аракы сала да. өсти:
—Синен тәкъдимен бик әйбәт, Миңлебай! Зәки ул бик шәп математик. Физиканы да. тарихны да су кебек эчә. Русчасы да әйбәт Укырга китәргә, белемен үстерергә кирәк анарга. Райкомсомолдан укырга керүе дә ансатрак булыр дип уйлыйм. .
Миңлебай абый, салган эчемлекне сөзеп кенә эчә дә. жөпли
—Уйлашыгыз! Мондый тәкъдим теләсә кемгә ясалмый. Район өчен Зәкинен киләчәк перспективасы зур булырга охшаган Минем кул арты жинел—китәр үсеп.
Икенче көнне Миңлебай абый Эстәрлегә кайтып китте Дәресләр бетүгә Зәйни абый мина йомыш куша:
—Бар. Зәки, ике кызылны ал әле! Бүген кич икәү генә утырыйк әле сөйләшеп.
Бер шешәне бушаткач, ул мина кинәш бирә
—Син. туганым, мине яхшы итеп тыңла әле Институтка керерсең син. Белемен шәп. Кергәч, сина кем ярдәм итәр? Ничек укырсын? Әтиен-әниен картлар бит. Колхоз түләми—сине укыта алмаслар Апаннын үз гаиләсе, үз тормышы, кече абыен Мансур армиядә Укуын тугызда ук ташлады, укуга теләге бик чамалы иде анын, Син бары тик үзенә генә ышанып көн күрер!ә тиешсен. Барырсың райком комсомолга икенче секретарь булып Биш-алты елдан яшен чыгар Китәрсен аннан Ә кая’ Миңлебай әнә бүген уйлана инде, кая һәм нинди эшкә китәргә иде дип Белеме сай— тугыз класс барлыгы. Синен математик сәләтен зурдан Комсомол работнигы булам дип. син ул сәләтне югалтып ташлама Миңлебайның тәкъдименә риза булма, барма райкомга
—Ә нәрсә эшләргә соң? Хәзерге заман өчен ун сыйныф әлләни зур белем түгел бит инде.
— Мин дә шуны сөйлим бит сина. Быел сина унтугыз яшь тула Шулай бит?
—Әйе! Июль аенда
—Син Зәки хәрби училищега. офицерлыкка укырга кит Авиацияга. йәисә артиллерияга Икесендә дә математиканы белү кирәк Фишканы да. Башын шәп эшли, тырышлыгын да җитәрлек Син анда укып кеше будырсын. Ул яктан минем шигем юк. Курсантларны яхшы киендерәләр әйбәт ашаталар. Укыганда да. хезмәт иткәндә дә һәммәсе хөкүмәт исәбенә Ашар!а каян юнәтим дип кайгырып яшәгән ач студент булмыйсын инде анда Менә дигән курсант буласын да китәсен
-Ай-Һай. Зәйни абый! Егерме биш ел читтә йөреп хезмәт итәргә кирәк булачак бит!
—Булса сон? За то—офицер! Аннан бит әле бөтен илне күреп чыгасын хезмәт иткән чакта...
Шулай итеп. 1952 елнын август аенда мин Иркутск авиация хәрби училишесынын курсанты булдым да куйдым...
Зәйни абый белән дуслыгыбыз гомерлеккә китте. Мин авылга ялга кайткан чакларда аны күрмичә калмый идем. Куганакбаштан сон, ул утыз елдан артык Бакый исемле авылда мәктәп директоры булып эшләде. Читтән торып укып, югары белем алды. Хатыны Жамал апа белән бер малай, өч кыз үстерделәр. Минем армияда ирешкән уңышларга бик тә шатланып, үз унышлары кебек итеп кабул итә торган иде. Армия хәлләрен төпченеп сораша иде ул. Сагына торган иде сугышта узган яшьлек елларын Сугыш кырларында туган төп фикере: «Ничек кенә тере калырга!?»
Сонгы мәртәбә 1998 елнын жәендә Бакый авылында. Зәйни абыйның йортында очраштык. Абый нык йончыган иде:
— Бирешәм. Зәки. Баштагы осколоклар бик нык жәфалый башлады Үтерепләр сызлый инде баш. Озакламам, ахрысы. Рәхмәт сиңа, онытмыйсын мине, кайткан саен киләсен. Бик шәп язучы булдын. Бирелеп укыйм синен әсәрләреңне. Ин шәбе «Ат караклары»дыр дип уйлыйм.
Менә Ягьфәр Байморатов турында да, минем турыда да язар идеи. Тотынсан. булдырасың инде син аны. Белсен иде кешеләр сугышта без күргән жәфа-михнәтләрне...
Зәйни абый исән чакта язып булмады. Хәзер ул юк инде. 1999 елнын язында 79 яшендә вафат булды...
Бу повесть Зәйнулла Гыйззәтулла улы Вильданов һәм анын дусты Ягьфәр Динислам улы Байморатов истәлегенә багышлап, алар турында язылды. Урыннары ожмахта булсын. Амин!
1940 елнын октябрь урталары иде. Уфа вокзалыннан кичен Мәскәү ягына кузгалган хәрби эшелонның «телячий» вагоннарының берсендә, ап-ак такталардан ясалган сәндерәләрдә күрше булып япь-яшь ике егет ята Берсе—Эстәрлебаш районының Куганакбаш авылы егете Зәйнулла Вильданов. Икенчесе. Куганак елгасыннан су агымы белән өч чакрымнар югарырак урнашкан башкорт авылы Йомагужадан Ягьфәр Байморатов дигән башкорт иде. Алар инде алты елдан артык дуслар. Башта бишенче- жиденче сыйныфларны бергәләп Куганакбаш жидееллык мәктәбендә укыдылар Аннан сон, ике ел элек кенә урта мәктәп ителгән Эстәрлебаш мәктәбенә килеп укырга керделәр. Сигезенче сыйныфка.
Уку елы башланып, атна тирәсеме үтүгә алар янына унынчыда укып йөргән Зәйнуллин Гариф белән Шәмсиева Сылу килеп керде. Ап- ак күлмәк, кара чалбар, ялтыратып шомартылган кара ботинкалар кигән Гариф бик ыспай һәм чибәр егет иде. Артка каратып таралган, дулкынланып торган кара чәч. коңгырт күзле, кыйгач кашлы, алсу көләч йөзле, таза, көчле гәүдәле егет иде Гариф. Акыллылыгы, затлылыгы йөзеннән үк күренеп торадыр иде. Сөйләгән сүзләре төпле, нигезле. Анын янындагы сөлектәй зифа буйлы, азрак кара тут йөзле Сылу да бик чибәр кыз. Икесе дә азрак дулкынлана.
Сүзне Гариф башлады:
— Безнен мәктәптә ин беренчеләрдән булып комсомол оешмасы барлыкка килде. Ул безнең авыл өчен дә беренче. Мин шул оешманын секретаре булам инде Сылу-менә бу чибәр кыз, минем урынбасарым Ә сез инде безнен мәктәпкә сигезенче сыйныфка укырга килдегез Бүген сезнен сыйныфта да комсомол оешмасы булдырырбыз. Безнен киләчәгебез—якты коммунизм. Кешене кешегә эшләтеп эксплуатацияләүне без бетерербез Эстәрлебаш мәктәбе укучылары да комсомол эшләрендә катнашып коммунизмның якты киләчәген төзүдә актив катнашырга тиешләр. Мәктәпне тәмамларсыз, урта белемегез бутыр
Егет елмайды:
—Анысы инде бездән сон булачак. Мәктәпне тәмамлагач, техникумнарга. институтларга укырга керерсез. Зур белем алырсыз. Укытучылар, төрле урыннарда эшли торган кешеләр булырсыз. Бәлки араларыгыздан летчиклар. инженерлар, командирлар да чыгар әле һәм шулай булачак та...
Көләч йөзен балкытып тагын елмайды ул:
—Без Сылу белән сезнең сыйныфта азрак оештыру эше уздырдык инде. Кичә, өч кешедән торган комсомол ячейкасы төзедек. Сезнен сыйныфнын беренче комсомоллары: Байморатов Ягъфәр. Вильданов Зәйнулла һәм Ибәтуллин Гәбделхәй. Басыгыз, егетләр'
Өч егет тә торып басты. Икесе озын гына, берсе урта буйлы. Өчесе дә чандыр, ябыклар.
—Утырыгыз! Ягъфәр, син утырмый тор. Киңәшкәч, без мондый карарга килдек: сезнен комсомол ячейкасының секретаре итеп Байморатов Ягъфәр Динислам улын тәкъдим итәргә.
Тавыш-тынсыз гына игътибар белән тынлап утырган укучыларга карап, Гариф сүзен дәвам итте:
—Бүгенге көннәрдә яшьләр ничек җырлый әле:
Ачыла да ябыла,
Клуб тәрәзәләре.
Язылыгыз комсомолга.
Зур бит дәрәжәләре,—дипме?
Дәрәҗәсе, чыннан да, зур комсомолның. Шуның өчен комсомол булган кеше яхшы укырга, актив булырга, пөхтә киенеп йөрергә, тәртипле булырга тиеш. Язылыгыз комсомолга! Укыгыз яхшы итеп, белем алыгыз. Алдагы елларда сезне актив, бик кызыклы тормыш көтә.
1938 елнын җәендә Эстәрлебаш урта мәктәбе унынчы сыйныфының беренче чыгарылышы булды. Гариф белән Сылу да бар иделәр мәктәпне тәмамлаганнар арасында...
Ягъфәр Байморатов Эстәрлебаш мәктәбенең комсомол оешмасы секретаре итеп сайланды ..
Ягъфәр Байморатов кебек егетләр турында, килмәгән җире юк. диләр. Урта, чандыр гәүдәле иде Ягъфәр Җырчы. гармунчы, сабан туйларында йөгереш ярышларында иң алдан килә торган егет иде ул. Аның әтисе Динислам тирә-якларда дан тоткан оста тимерче Әтисеннән өйрәнгән Ягъфәр дә тимер эшен бик шәп белә. Атлауларына, сөйләшүләренә каләр сөйкемле аның. Шулар өстенә укуга бик тә хирыс, сәләтле булды Дәресләрен өстән-өстән генә караган кебек булса да. һәрчак тик «отлично» һәм «яхшы» билгеләренә генә укып барды Ә инде тальян гармунын күтәреп сәхнәгә килеп чыкса, зал тып-тын булып кала, могҗиза көтә... һәм могҗиза туа да! Көчледән булмаса да. үтә дә моңлы бу башкорт баласынын тавышы Башта ул гармунда татар моннарын уйнап, үзе кушылып җырлый. Берничә көй уйнаганнан сон. залга карап елмая да. тальян гармунын янында торган урындыкка куя Гармунсыз-нисез генә башкорт моңнарына күчә Залда «Җирән кашка». «Ирәндек». «Йәнбикә». «Ташгугай» җырлары яңгырый Аннан сон Ягъфәр сәхнә артына борылып кулын селти. Аның дусты Зәйни анарга курай чыгарып бирә Башкорт кураеннан гыжылдап агылган башкорт моңнары залда утырганнарның барысын да әллә нинди сихри дөньяларга алып китә Тамашачылар дөнья нужа-михнәтләрен оныталар, искиткеч моннар дөньясында йөзә башлыйлар Йөзләр уйчанлана, алсулана, күхтәр нур сибә, башлар ял игә Бу мизгелдә залда утырганнар арасында бер генә булса да начар кеше бардыр дип әйтәсе килми.
♦ * *
1940 елны ун сыйныфны тәмамлап, кулларына таныклык алгач, Зәйнулла, Ягъфәр. Гәбделхәй күрше авылларга балалар укытырга тәгаенләнделәр. Тик озак эшли алмадылар...
Октябрь азагында Зәйни Вильдановны Кызыл Армия сафларына алдылар. Уфага алар районнан утыз кеше китте. Эстәрле военкоматына «каралырга» килгән Зәйнине ишек алдында кемдер шатланып, исеме белән дәшеп каршы алды:
—Зәйни-и! Исәнме?! Бире ки-ил!
Үзен күрмәс борын ук куанып китте Зәйни: «Ягьфәр бит бу!»
Ишек алдындагы саргайган көзге үлән өстендә авызын ерып Ягъфәр утыра иде. Кочаклашып исәнләштеләр.
—Бергә эләгергә тырышырга кирәк безгә, Зәйни. Мин монда сораштым инде. Урта белеме булганнарны ел ярым гына хезмәт итә торган командага җыярга тиешләр икән. Сорыйк—икебезне дә шунда җибәрсеннәр. Ел ярымнан командир дәрәҗәсе бирәчәкләр, ди.
—Безнен егетләрдән тагын бармы?
—Юк. Августта Гәбделхәйне, Солтанны алганнар. Урта белемлеләр без икәү генә синен белән...
Командирлыкка укыта торган шул ел ярымлык командага эләктеләр. Уфада, Карл Маркс урамындагы дүрт катлы кирпеч йортта (Казарма диләр икән!) атнадан артык кандала ашатып яттылар. Шуннан соң «телячий вагонга» тыгызлап тутырып Мәскәүгә озаттылар...
Ноябрь башларында аларны Литваның Сяда исемле кечкенә шәһәрчегенә китереп җиткерделәр. Килгән көнне үк мунча керттеләр, кызылармеец киемнәре бирделәр, күн итек кидерделәр. Видзянов фамилияле рота старшинасы яңа гына килгән кызылармеецләргә чолгау урау дәресләре бирде. Ул бик тә катлаулы нәрсә икән тагын үзе. Аягыңны шул чолгауга урап итек эченә тыккач, синен аягың итек эчендә «йөрергә» тиеш түгел икән. Әгәр «аяк йөрсә» ул уелып, күпертмә барлыкка килә икән дә, син инде «полноценный» кызылармеец түгел, ә аксак аягын белән «дошманнарга ярдәм итә башлыйсын» икән.
Ике-өч көн узгач беленде, старшина Видзянов үзе милләте белән мари икән дә. бик шәп иттереп татарча да сукалый икән. Тик Зәйни белән Ягьфәрне кисәтеп куйды:
—Урыслар бар җирдә тик аларча гына лакылдагыз!
Аның ул сүзләреннән нилектәндер өчесе дә елмаештылар...
Ротада 152 кызылармеец, бер старшина, өч взвод командиры һәм бер рота командиры икән. Соңгысы иң зур командир икән. Дәрәҗәсе старший лейтенант, фамилиясе Гринин' Төз, озын гәүдәле кеше. Кабаланмый гына, тавышын бик күтәрмичә генә сөйли. Сугыш тәҗрибәсе дә бар Японнарга каршы Халхин-Гол сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз орденына лаек булган. Ротада һәрчак тәртип, пөхтәлек, төгәллек булганны ярата. Килгәннәренен икенче көнендә ротаны урындыкларга тезеп утыртты да, Гринин аларнын ел ярым хезмәт үтеп, кем буласыларын аңлатты.
— Барыгызда да ун сыйныф белем. Бүгенге көнне мондый роталар Литвада өчәү генә. Шушы өч рота, капитализмда яшәп интеккән литвалыларга безнен илдәге белемле кешеләрне күрсәтергә тиеш. Монысы бер. Икенчедән: сез ике ел ярым урынына тик ел ярым гына хезмәт итәчәксез. Шул вакыт эчендә сез пехотадагы взвод командирына хәзерлек үтәчәксез. Винтовканы, револьверны, ике пулеметны һәм берничә төрле цзаната, миналарны өйрәнерсез. Атарга күнегүләр уздырырсыз. Окоп, блиндаж казуларны үтәрсез. Үзегез казып өйрәнерсез. Ел ярым үткәч, сеУә Кече ле‘,тенант Дәрәҗәсе биреләчәк. Теләгәннәрегез Кызыл Армия сафында командир булып калыр. Ә бүтәннәрегез кайтып китәрсез. Шул
'Видзянов һәм Грининнын үз фамилияләре бирелде.
^(Д?Ь1М эчендә тәртип бозулар булмаска тиеш Аракы эчү тулысынча
Увольнением чыккан вакытларда литвалылар белән бернинди дә конфликтка кермәскә. Аларнын кызлары белән аралашмаска тырышыгыз. Мондагы кешеләрнең әле күпчелегендә буржуаз карашлар бик көчле Кайда гына булсагыз да. кем белән генә очрашсагыз да, үзегезнен хезмәтегез турында бернинди дә мәгълүмат бирмәскә..
Литвада рота нибарысы ай ярым гына булды. Яна ел алдыннан аларны «походным порядком» Ленинградка алып киттеләр.
Походка бер атна әзерләнделәр. Полк штабындагы күпне белүче писарь халкынын «сер итеп кенә» әйтүләренә караганда, имеш. Гитлер үзе Сталинга ультиматум жибәргән: «Прибалтикада бик күп гаскәр туплыйсыз. Бигрәк тә Литвада. Кыскартыгыз»
Урта белемле кызылармеецлардан торган өч рота жәяүле походка әзерлек уздыра башлады Итек-чолгаулар тагын бер мәртәбә тикшерелде Мылтык-противогазлар аерым-аерым каралды. Төнлә унбиш чакрымлы марш-бросок ясап, аяклар, итекләр, чолгаулар сыналды
1918-23 елларда Кремльдә большевиклар хакимиятен саклауда катнашкан 115 нче укчы дивизия тулысынча Сяда—Шяуляй—Рига—Таллин— Кингиссеп—Сланцы маршруты белән жәяүләп походка чыкты.. Исәпләре— 1940 елның декабрь башларында Ленинградка барып җгггү иде.
Сядага килгән көнне үк Зәйни белән Ягъфәр икесе ике ротага эләкте. Бергә эләгергә тырышып батальон командирына мөрәжәгать итеп тә караган иделәр, файдасы чыкмады Батальон командирының «талканы коры» булды:
— Кайсы ротага билгеләгәннәр, шунда хезмәт итәсез. Тагын бер мәртәбә шушындый юк-бар сорау белән мина керсәгез, гарнизон гауптвах- тасына ябып куярга боерык бирермен, анда икегез бергә булырсыз! На полную катушку—ун тәүлеккә Армия бу! Өйрәнмәгез соранып' Круго- ом марш!
Ягъфәр Байморатовны. авылдан алып килгән тальян гармунын күгәртеп. Зәйни Вильданов хезмәт иткән беренче рота алдына бастырдылар. Сяда гарнизоныннан кузгалган чакта ул «Интернационал» уйнап җибәрде. Кечкенә кала урамнарының яртысын узгач, базар янында җыйналган байтак халык арасыннан литвалылардан кемдер көр тавыш белән яңгыратып кычкырып калды:
—Скатертью дорога, русские оккупанты-ы! Топайте быстро в свой Рязань вонючий'
Сафта атлаган кызылармеецлар кычкырган якка бердәм булып башларын бордылар Күпләп җыелган кешеләр өстендә берничә йодрык та чайкала иде Атлаган сафларны карап басып торган литвалыларның йөзләре тулы ачу. нәфрәт. Зәйни тетрәнеп китте «Безне монда яратмыйлар икән бит!» Бу аның өчен ачыш иде Чөнки Сядада булган an ярым эчендә ул бер генә мәртәбә дә казармадан чыгып шәһәрдә йөрмәде, литвалылар белән аралашмады һәм мондагы җирле халыкның Кызыл Армия. СССР турында нәрсәләр уйлаганыннан хәбәрдар түгел иде
Походның беренче көнендә егерме биш чакрым ара уздылар. Төнне бер литва мәктәбендә уздырдылар. Авыр винтовка күтәреп килгән куллар арыган, җилкәләр, билләр талган Аяклар чынлап сыхлый. Кичен Я|ъфәр тальянын уйната башлаган иле. төрле яктан «ысылдап* аны туктаттылар
— Нинди музыка тагын?! Йокларга! Йокларга!
Кем кайда түнкәлгән. шунда йокыга киттеләр Ярый әле ашаттылар Ж.ЫДЫ да иде
Ленинградка кадәр алар шулай жәяүләп ике айга якын атладылар да атладылар Инде беренче көнне батальон алдыннан «Интернационал» уйнап барган Байморатовны да үз ротасына бастырдылар Тальянын аякларын уйдырган кызылармеецлар янына санитар машинасына тыктылар Әче телле берәү Ягьфәрдән көлеп тә алды:
—Байморатов. синен гармошканын да теле уелган булып чыкты, ахрысы, аягы уелганнар белән бергә ята...
Кышкы юллардан атлаулары бик авыр. Ярый әле төнгелеккә куна торган урыннарын әйбәтләп хәстәрләп куялар. Матрас, одеял, мендәрләрне йөк машиналарына төяп алдан озаталар. Поход кухнялары дә тиешенчә тәмле генә пешерә. Ашау мул, туклыклы. Итне дә байтак өләшәләр..
Рига каласын узгач, дингез яры буйлап сузылган таш җәелгән юлдан бара башладылар. Инде поход шартларына күнегеп, тәүлегенә илле чакрымны да үтә иделәр. Таллинда төн кунып, тагын өч көн атлагач, Кингиссеп дигән каланы үтеп Сланцыга якынайдылар.
Бу инде Ленинград өлкәсе иде. Сланцыга керер алдыннан Ягъфәр Байморатов юлда егылды. Башта сул аягы абынган кебек булып китте. Трехлинейка винтовкасы бозланган ташлы юлга ниндидер кызганыч тавыш чыгарып барып төште. Ягъфәр үзе урталай сынган кебек кинәт бөгелде дә, маңгае белән юлга төртелде. Аны иптәшләре, күтәреп алып, роталар артыннан килгән санитар машинасына кертеп салдылар. Шинелен салдырып, гимнастерка изүен чиштеләр дә, нашатырь спирты иснәттеләр. Ул авыр итеп тын ала, башкача атларлыгы калмаган иде. Ленинградка кадәр калган юлны ул машинада барды. Берәр сәгатьтән урыныннан да кузгалып караган иде. Тик юан, симез зур түшле маржа-санитарка аны чыгармады. Зур түшләренә кочаклап кысты да, кире урынына яткырды:
—Ят! Чыгарга ярамый сина! Ят! Тынычлан! Шинелен дә юк өстеңдә' Бирмим.
—Иптәшләр сафта атлаганда, ятуы оят бит!
—Ятсан, тизрәк терелерсең! Тыныч кына ят! Йокла!
Ә Зәйни бирешергә уйламады да. Инде үзләренен отделениесендәге ике егет белән дуслашып та өлгерде. Икесе дә урыслар. Берсе—Долгушев Николай, ә икенчесе—Стародубцев Алексей.1 Икесе дә Зәйнинең яшьтәшләре, 1920 елгылар. Долгушев Курск өлкәсеннән, ә Стародубцев Байкал күле буйларыннан, Баргузин дигән урыннан иде. Казарма һәм хәрби хезмәт авырлыкларын өчәүләшеп бергә җиңәргә өйрәнеп киләләр. Отделениеләрендә Фартушный фамилияле телгә беткән бер украин да бар. Килгән көннән үк шул хохол Зәйнидән көлә башлады. Ин яратканы, Зәйнине кайда гына күрсә дә, кычкырып команда бирә:
—Один татарин в две шеренги станови-ись!!!
Шунардан үзе эче катып көлә. Дүрт-биш көн эчендә Фартушныйнын ул «шаянлыгы» барлык отделениены туйдырды. Бер көнне Долгушев Зәйнигә әйтте:
—Син ничек түзәсең анын шул тупаслыгына?! Сук та ек! Үзеннен генә көчен җитмәсә, мин сина ярдәм итәрмен.
—һы! Сугышкан өчен баштан сыйпамаслар бит! Казарма!
—Сук та ек! Көчен бар! Ә без күрмәбез дә. ишетмәбез дә. Сине яклап кына сүз әйтербез!
Тәвәккәлләде бер көнне Зәйни. «Дегтярев» кул пулеметына кора торган патроннарны дүрткелле тимер тартмада йөртәләр икән. Патроннары тулы чагында авырлыгы сигез кило. Патроннарын бушаткач, 400 грамм чамасы гына кала. Зәйни тартма эченнән сонгы патронын алып, пулемет дискына куеп тора иде. Каяндыр авызы колакларына кадәр ерылган Фартушный килеп чыкты. Пулемет дискы белән маташкан Вильдановны күргәч, зур авызы тагын да ныграк җәелеп китте:
—Один татарин в...
<■ две шеренги» дип, тезеп өлгерә алмады «татаринны»! Зәйни бушап калган тимер тартманы ун кулы белән эләктереп алды да. шунын яссы ягы белән Фартушныйнын колакчынлы бүрек кигән башына китереп гә орды. Гимер тартма «гонк» дигән кебегрәк көчле яңгыравык тавыш чыгарды. Авырттырудан бигрәк тавышы көчле килеп чыкты бу сугунын.
'Икесенең дә исем-фамилияләре үзгәртелмәде.
Фартушный казарма идәненә очып барып төште.
—Си-ин нәрсә?!—дип, урыныннан тора-тора. Зәйнигә акыра башлады. Вильданов анын изүеннән сул кулы белән эләктереп «торырга ярдәм итте» дә ун кулынын зур йодрыгы белән ияге астына китереп тондырды. Фартушный юылган казарма идәне буйлап әллә канларга— башта очып, аннан шуып китте. Дүртаяклап тора башлаган иде. артына Долгушев итеге белән китереп типте. Фартушный тагын очты. Торыргамы, юкмы дип. куркып яткан Фартушныйга карап Стародубцев өстәде
—Торма, ят азрак. Ял ит! Торсаң тагын эләгер үзенә
Фартушный кечкенә күзләрен кыскалап. йомгалап азрак ятты да. кинәт кенә сикереп торып, тышка ташланды...
Шул көннән сон Фартушный бер татарны ике шеренгага тезүдән тукталды. Тора-бара. көннәр үтә-үтә ачыкланды: үзе болай әйбәт кенә егет тә икән әле ул.
Яна 1941 елны поход маршы белән атлап каршы алдылар Батальон командиры боерык биргән: «Яна елны походта каршы алырга! Исләрендә калсын гомерлеккә!» һәм шулай эшләделәр дә. Егерме яшьлек 6} егетләрнен күбесенең сонгы яшәеш елы иде бу 1941 ел. Аларнын күбесе киләсе яна елны күрә алмаячак иде...
Литвадан башлап жәяү атлаган 115 нче дивизия 1941 елның 12 гыйнварында Ленинград каласына килеп керде Санитар машинасында азрак хәл алган Ягъфәр Байморатов үз ротасы алдында Ленинград урамнары буйлап тальянында тагын «Интернаиионал-ны уйнатып атлый иде
Ленинград каласында алар Беренче Майга кадәр яшәделәр. Ленинградның көньяк кырыенда урнашкан борынгы кирпеч казармалар зур. иркен иде. Беренче Май көнне Дворцовая исемле зур мәйданда хәрби парадта булдылар.
Өченче май төнендә, тревога белән торгызып, дивизияне машиналарга төяделәр дә. Ленинградны аркылыга үтеп, фин чигенә табан юнәлделәр Сартовала дигән элекке фин каласын узгач, яна финсовет чигеннән өч кенә чакрымда урнашкан Энцо исемле кечкенә поселокта тукталдылар. Шул Энцонын көнчыгыш кырында җәйге лагерь ясап яши башладылар..
Май башы Куе. яшел чыршы, карагай, нарат урманы. Зур күл Сандугачлар. Ике ай буена туктамастан атлап поход узган, дүрт айга якын сасы казарма эчләрендә яткан кызылармеецлар оҗмахка эләккәндәй булдылар. Энцо тирәсе, менә дигән ял урыны иде шул. Тыныч Кешеләр юк диярлек. Фин халкы моннан тоташы белән китеп беткән икән
Көн аралаш «Максим» һәм «Дегтярев» пулеметларыннан атулар башланды. Патроннарны да. мишеньнәрне дә кызганмадылар—корал күп иде. «Дегтярев» кул пулеметы бер кеше генә атар өчен жайлап ясалган Анардан яткан хәлдә дә, басып та. йөгергәндә дә атып була. Зәйнигә иң ошаганы шул «Дегтярев» пулеметы булды. Пулемет га анын зур гәүдәсенә сыланып, килешеп тора. Башта Зәйни ул пулеметны сүтәргә һәм җыярга өйрәнде Ун-унбиш көн үтүгә шул кадәр остарды, хәтта башын читкә борып, пулеметка карамыйча да сүтә-жыя башлады Зәйнинең уйнап ■ орган оста кулларына карап Долгушев тәкъдим ясады
— Зәйни! Әйдә күзләреңне бәйлик! Ә син эшлә!
Сөлге белән Вильдановнын күзләрен бәйләделәр Могҗиза карарга барлык взвод җыйналды. Зур өстәл өсте буп-буш. Пулеметтан башка бернәрсә лә юк Эчке күлмәгенең жинен сызганган, күзләре сөлге белән бәйләнгән Вильдановны өстәл янына бастырдылар Ул чалбар каешы янындагы «пиегонка» дип йөртелгән ике бармак кына сыярлык кесәчектән «Киров» сәгатен чыгарды да. Долгушевка тоттырды
- Вакытны карап бар!
Өстәлне уратып баскан кызылармеецлар тынып калды Зәйнинсн көрәктәй зур куллары пулеметка ябышты Ул нәрсәгәдер баса, гарта, этә. пулеметный нәрсәләрендер бора башлады Пулемет күзгә күренеп, үгеннән үзе сүгелгән кебек, тарада да тарала. Пулеметтан аерып алынган.
яисә өстәлгә төшкән детальләрне Зәйни үзе генә белгән тәртип белән өстәлгә тезә бара...
—Ике минут та унике секунд!—дип тантаналы игълан итте Долгушев. пулемет сүтелеп беткәч. Ике кашы арасында бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан Вильданов тавыш-тынсыз гына өстәлдәге пулемет детальләрен куллары белән капшап, барлап чыкты. Азрак уйланып торган кебек булды да. иптәшенә дәште:
— Николай! Янадан җыйный башлыйм!
Тын казарма эчендә пулемет җыйганда ишетелгән, шыкылдаган- чыкылдаган тавыштан башка бер тавыш та юк иде. Пулемет детальләре Зәйнинең кулларында җанлы кебек тыңлаучаннар. Күзләре бәйләнгән хәлдә пулеметны сүтеп-җыючыны ротада беренче мәртәбә күрәләр иде...
Пулемет җыелып бетте. Зәйни затворын артка тартты да. курокка басты. Затвор шапылдап алга китереп сукты.
—Өч минут та биш секунд!—дип хәбәр итте Долгушев. һәм шатланып өстәде:
—Кем шул рәвешле сүтеп-җыюда азрак вакыт күрсәтергә тели? Рәхим итегез!
Барысы да күтәрелеп көлделәр. Тик ротада «телгә беткән» исеме чыккан чуаш Никонов кына әйтеп куйды:
—Ачык күз белән карап торып та мин болай тиз җыя алмыйм. Татар гына булдыра ала моны...
Тагын көлделәр. Чуаш өстәп куйды:
—Әйдәгез, тәмәке тартырга чыгыйк. Менә мин анда татарны узам да узам инде! һичшиксез! Әйе!
Май азакларында, июнь башларында Энцо тирәсендә ниндидер киеренкелек сизелә башлады. Фин милләтеннән булганнарның барысын да 1940 елны, теләсәләр теләмәсәләр дә. Финляндияга озатып бетергәннәр. Бушап калган йортларга Петрозаводск, Олонец, Лодейное Поле якларыннан урысларны, карелларны китереп тутырганнар. Яна күчеп килгәннәр арасыннан фин телен белгән кареллар төннәрен юкка чыгалар икән. Барлы-юклы йорт җиһазларын төяп, кайсысы йөк машинасы, кайсысы ат. бер дә булмаса, кул арбасы белән элекке яшәгән якларына качалар икән. Берничә гаиләне НКВД хезмәткәрләре юлда тотып кире кайтара алганнар. «Нигә тормыйсыз монда, кире китәсез?»—дигән сорауга җаваплары кыска булган:
— Безнен ата-бабалар җире түгел. Финнарныкы. Кеше җирендә яшәү гөнаһ. Бәрәкәтле булмый!
Торып калганнар арасында шомлы сүзләр йөри башлады: җәйгә сугыш башлана! Шуңа күрә кача моннан кареллар!
Комиссар-политруклар политинформация уздырган чакларда карелларның качуын кызылармеецларга болай аңлаттылар:
— Германия белән безнен араны бозу өчен эшләнә бу гамәлләр. Дошман агитациясе бу. Франция белән Англиянеке. Немецлар безнен яхшы союзниклар алар. Дуслар!
Кызылармеецларның күңелләрендә барыбер шомлы тынгысызлык уяна башлады Комиссарлар берне сөйләсәләр дә, тормыш икенче иде!
15 июнь төнендә полкта тревога булды. Энцо местечкосын уратып алга узып, куе урман эчендә, фин чигеннән километр ярым гына урында өч сәгать яттылар. Боерык кыска иде. «Тавыш чыгармаска! Ятар өчен сай окоп казырга! Тәмәке тартмаска!»
Йомшак комда сапер көрәге белән сай окоп казуы бары ун минут чамасына сузылды Брустверын, кырларын яшел мүк белән каплап, маскировка ясадылар. Төреп бәйләнгән шинельләрен, ягъни шинель скаткаларын Долгушев тәкъдиме белән чишеп аларны окоп төбенә җәйделәр дә... йокларга яттылар. Әллә кайдан агачлар арасыннан старшина Видзянов күренде. Гаҗәпләнгән тавыш белән сорады:
—Скаткаларны чишеп окоп төбенә жәяргә кем рөхсәт итте?
Егетләр аякларына бастылар.
—Взвод командиры!—диде Долгушев. күзен дә йоммыйча —Без. старшина бар бит әле. дип әйтеп караган идек. Ә ул әйтә, старшина югарыракмы, минме, ди?
Старшина фуражкасын козырегыннан тотып алгарак тартты да. авыз эченнән генә нәрсәдер әйтеп китеп барды
Окоп эченә кереп яттылар.
—Ну, Коля!—дип көлде Стародубцев.—Үз үлемен белән үлмәссен син! Старшина бетерер сине' Инде взвод командиры әйтмәгәнне дә белеп алса?!
—Ну-у!—дип сузды Долгушев —Чираттан тыш наряд бирсә—монда казарма идәне дә. туалеты да юк юарга, тазартырга. Утырта, дисенме? Тревога барганда гауптвахтага утыртмыйлар Зур җинаять ясасан гына утырталар Скатка чишү җинаятькә керми ул. Ә аннан сон безнен взвод командиры медсанбатка медсестра янына китте
—Кайсысы янына? Анда алар өчәү бит!
—Иң юаны бар бит—Дарья Шунын янына инде. Бер-ике сәгатьсез кайтмый ул. Ә анарчы старшина скатка турында онытачак. Чөнки анын башка эшләре дә муеныннан. Тәккә аны рота старшинасы димиләр бит инде!..
Көлештеләр. Рәхәт иде уйсыз-нисез окоп эчендә, скатка өстендә зәңгәр күккә карап ятулары
Кичке аштан сон аларны палаткалар алдындагы үләнле мәйданга полк комиссары җыйды. Ярты сәгатьлек чыгышында халыкара хәлләргә ныклап тукталды. Гитлер җир йөзендә бик зур көчкә ия булды, диде. Ин соныннан чыгышын тәмамлаганда әйтте.
—Хәзер өстәмә сораулар бирмәвегезне үтенәм. һәркайсыгыз үзен әзер тотсын, шушы көннәрдә безгә сугышырга туры килер дип уйлыйм Бу өстәгеләрдән әйтелгән сүз түгел, шәхсән минем үземнен генә уем Мин гражданнар сугышын күргән кеше. Финнар белән дә сугыштым Шушы җәйдә сугыш булачак Бик каты итеп, үз-үзегезне аямыйча, ил өчен, халкыбызның иреге өчен сугышырга туры киләчәк. Бетте! Таралыгыз!
Комиссарның сөйләгәне күпчелек кызылармеецлар өчен көтелмәгән янадык булды, һәрберсе дәшми генә үз алдына уйлана иде Йокларга ятканда тик Стародубцев кына үзалдына сөйләгәндәй нәтиҗә ясап куйды
—Нинди сугыш ди тагын?! Булмый сугыш! ТАСС провокацияләргә бирешмәскә кушып белдерү ясады. Германия безнен союзник. Ә финнар инде тотынмаячаклар. Алдылар бездән кирәкләрен!.
Анарга каршы сүз әйтүче дә, анын сүзләрен хуплаучы да табылмады Сүзсез генә йокларга яттылар Комиссарның сөйләгәннәре барысынын да башына ныклап кереп утырган иде
21 июнь кичендә Зәйни Вильданов каравылдан кайтты. Полк байрагы янында беренче постта торган иде. Трехлинейка винтовкасын тазартып майлады да, пирамидага куеп, кичке ашка әзерләнде Аннан сон кино карадылар да йокларга яттылар.
Иртәгә якшәмбе иде. 22 июнь. 1941 ел
Батальон быргысының «тревога® уйнаганына Вильданов сискәнеп уянып китте Чалбарына үрелде Тирә ягында ыгы-зыгы килеп иптәшләре кабаланып киенәләр иде. Башы аша гимнастеркасын киде дә. жиннәрен эзли-эзли пирамидага йөгерде Берничә минут үтүгә, рога йөгерә-йөгерә Энно местечкосынын көнбатыш ягына ашыга иде инде Хәлләре-тыннары бетеп барып җитеп, оборонага дип казылган окопларга кереп тулдылар Бу окоплар бик җентекләп, тирән итеп казылганнар иде Күп урында динарлары такта белән, яисә читән үреп ныгытылганнар. Өсләре берничә кат юан бүрәнәләр белән капланган байтак кына блиндажлар да бар Пулеметларга «оялар® төзелгән. Алда 100 метр арада башлары төрле төсләргә буяулы таяклар утыртылган Атары инде аткан чакта прицел планкасын дөрес итеп куяр өчен
25 июньгә кадәр фин чигенең теге ягында шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. Бер генә фин солдаты да күренмәде. Чик буйлап йөри торган пограничниклары да юкка чыктылар. «Күзәтүче» кызылармеецлар хәбәр итеп тора: аркаларына кара букчалар таккан овчарка этләр бер сәгать саен чик буена салынган сукмактан чабып каядыр ашыгалар икән Болар инде хәрби боерыклар ташый торган элемтә этләре иде. Финнарның радиолары 25 июньгә кадәр тукталды.
24 июнь кичендә өч дус дозорга билгеләнде—Вильданов, Долгушев һәм Стародубцев. Тирән итеп казылган, эче читән үреп ныгытылган иркен, биш кешегә исәпләнгән окопта өчәү урнаштылар. Брустверга бик юаннан булмаган, юынган бүрәнәләрдән ясалган «пулемет оясына Зәйни «Дегтярев-ДС» пулеметын бик тырышып урнаштырды. Пулемет урнашкан бруствер астына казылып, такта түшәлгән урынга патроннар белән тугырылган дүрт дискны куйды. Өсләрен солдат плащ-палаткасы белән каплады Ком коелмасын! Дисклар өстенә пулемет өчен ике запас көпшә урнаштырды. -Дегтярев- пулеметының көпшәсе «Максимыныкы кебек су белән суытылмый. Шунлыктан, аткан чакта бик нык кыза һәм еракка атуы начарая. Чөнки кызган көпшәнең пулялар чыга торган канал тишеге зурая. Туры ату да кими. Пулеметтан чыккан пулялар читкә сибелә башлый. Шуна күрә кызган көпшәне тиз генә борып алып, аның урынына икенчесен, кызмаганын куярга кирәк була. Алып ташланганын, мөмкинлек булса, суга тыгып суыталар.
25 июнь таны атып килгәндә йокламый күзәтчелек иткән Стародубцевның пышылдаганы ишетелде:
—Егетләр! Финнар килә!
Зәйни белән Николай сикерешеп тордылар да, бруствер аша карадылар. Сыек кына итеп җәелеп килгән таң яктысында, томан эченнән фин солдатлары атлыйлар иде. Кара карачкылар булып, ак томаннан бик күп булып килә иде алар.
— Пограничникларны пычаклар белән алганнар болар!—диде акрын гына Долгушев.—Атканнары ишетелмәде бит.
Дозорга старший итеп билгеләнгән Стародубцевка төртте ул: —Нәрсә эшлибез инде хәзер, Алексей?!
—Ничек инде, нәрсә эшлибез?! Атабыз, сугыш башлыйбыз. Егерме биш метрга җибәрик без аларны. Зәйни, син пулеметта!
—Есть, пулеметта!
—Мин офицерларын алам!—диде Долгушев. Ул винтовкадан ата иде.
—Ничек атлыйлар—парадта киләләрме!
Стародубневнын «Пли!» дигәненә буйсынып, бер пулемет, ике винтовка ут ачтылар. Финнар өчен көтелмәгән хәл булып чыкты бу. Ин алдан килгән алты фин солдатын Зәйни пулемет уты белән кисеп ташлады. Утны икенче тезмәгә күчергәндә, тегеләр ята башлаганнар иде инде.
—Гранаталар!—дип боерды Стародубцев.
Яткан финнар өстенә гранаталар очты.
Мондый кискен каршылыкны көтмәгән финнар сикерешеп тордылар да. азрак иелә биреп, килгән якларына йөгерә башладылар. Пулемет бер туктаусыз -такылдап», качкан финнарга пулялар яудырды. Тегеләрнен берничәсе егылып калды.
—Чигенәбез! Әйдәгез рота окопларына! Үзебезнең иптәшләр янына!
Окоптан чыгып, куакларга кадәр шуышып бардылар да. аннан сон торып йөгерделәр Ачарга атучы һәм эзәрлекләүче булмады. Окоптагы иптәшләре аларны шатланып каршы алдылар. Зәйни патронлы дисклар тутырылган солдат капчыгын окоп төбенә куйды, пулеметын окоп диварына сөяде. Маңгаеннан аккан тирен зур учы белән сыпырып төшерде дә. кыска гына итеп көлде:
—Ну бирдек ак финнарга!
Әле фин солдатларын күрмәгән окоптагылар инде сугышып та
өлгергән иптәшләренә батырлар итеп сокланып карыйлар иде. Окоп оуилап команда килеп җитте:
— Кызылармеец Стародубцев, рота командирына-а!
Рота командиры ничек сугышканнарын жентекләп сорашты. Сөйләп бетергәч. Стародубцев командирга үз уен әйтте:
—Финнар дәрт белән сугышмыйлар һәм уг астына керергә атлыгып тормыйлар...
Икенче көнне рота позициясен өч самолет утка һәм бомбага тотты Самолетларның канатларына тәре, ә коерыкларына фашист свастикасы төшерелгән иде. «Фашистла-ар!»—дип сөрән салдылар окоплардан һәм кем нәрсә белән булдыра ала. шунын белән ата башладылар Тик винтовкадан. «Дегтярев» пулеметыннан гына атып самолетларга бер зыян да китерә алмадылар. Ә немец самолетлары ажгырып улап, окопларга пике ясап, берсе артыннан берсе һөжүм иттеләр, һавада безнен самолетлар бөтенләй юк иделәр...
Энцо өчен сугышлар ике көн барды. Финнар артиллереяләрен китереп утыртып, кызылармеецлар яшәгән казармаларга, алар качып яткан окопларга һәм боеприпаслар урнашкан лагерь складларына аттылар Бигрәк тә йөдәткәне күпсанлы миноментлары булды. Миномент шундый корал икән ул—илле метрга да ата ала. Зур коерыклы минасы окоп эченә һавадан текә итеп улап килеп төшә «Каз бәпкәсен эләктерергә төшкән тилгән кебек икән боларнын минасы!»—дип уйлады Зәйни, окопның читән диварына сыена-сыена. Жир тишеге булса кереп китәр иде! Юк бит!
28 июньдә финнар окопларга алты танк жибәрделәр. Каршы атарга бер генә пушка да юк иде. Танклар артыннан, шуларга ышыкланып немец автоматлары белән коралланган фин солдатлары атлый. Автоматларын корсакларына терәгәннәр дә бертуктаусыз пулялар янгыры яудыралар Үзләре урысчалап акыралар:
— Рус Иван, здравствуй! Отдай финскую землю обратно' Иди домой!
Кичкә табан чигенергә боерык булды. Ике аягы да чарпаланган рота командирын плаш-палаткага салып күтәргән дүрт кызылармеец ин беренчеләр булып күл ягына йөгерә-атлый китеп барды. Азар артыннан каты жәрәхәтлеләрне ташый башладылар. Аннан сон инде, төн караңгылыгыннан файдаланып, ротаның тере калган кызылармеецлары чигенде Үлгәннәр окоп төпләрендә аунап ятып калдылар. Чигенгәннәрдә үлеләр кайгысы юк иде инде Чигенгән рота калдыгы үзенең һәлакәтенә каршы бара иде...
Икенче көнне финнар, танклар ярдәмендә өч яктан кысрыклап, ротаны күл суына терәп камап алдылар. Баштагы ике көнне финнар һөҗүмгә күтәрелмәде. Авиация һәм артиллерия кулланып, рота урнашкан урынны аркылыга-буйга бомбалар, снарядлар, миналар белән «сөреп» чыктылар. Шуның өстенә финнарның снайперлары да бик күп икән Алар бик төз атып, ин беренчеләрдән командирларны чүпләделәр. Рота белән командалык итәргә, старшина Видзяновка торып калды Ул тәжрибәле һәм акыллы кеше—гимнастеркасының петлицасын кисеп ыргыткан. Кем икәне беленми дә. Яңа командирның беренче боерыгы яртылаш җимерелеп беткән окоплар буенча пышылдап кына тапшырылды.
-Гимнастерка петлицаларын кисеп ташларга!
Бу боерык барысына да кагыла иде. Гимнастерка якаларын кискәләп ыргыттылар. Инде фин снайперлары өчен кем сержант, кем кызылармеец кына икәнне аерып алу мөмкин түгел иде. Шунлыктан алар, кем күренеп кала, туларны чүпли башладылар.
Тылдан, күл аша ярдәм килмәде. Элемтә дә юк иде Ашау дигән нәрсә онытылды. Рота командирын һәм кагы жәрәхәтлеләрне саллар белән күл аша озатканнан соң, ротаның калдыгы тагын өч көн сугышты
Ротада алты кул пулеметы һәм өч станковый «Максим» пулеметы бар иле. Инде ротаның калган өлешен юк итү исәбе белән яңадан
атакага ташланган финнарны шул пулеметлар уты белән шактый күп кырдылар. Ике тәүлек үткәч, берсе ак флаг тоткан ике фин күренде Флаг тотканы аны һавада селки-селки кычкырырга тотынды:
—Ике кеше сөйләшергә чыгыгыз!
Старшина Видзянов якындагы Стародубцев белән Долгушевны җибәрде. Вильдановка боерык бирде:
—Икесен дә прицелга утырт!
—Ераграк бит! Алып булмас!
—Шулаймы?
—Әйе.
Видзянов окоптан калка биреп кычкырды:
—Якынрак килегез! Курыкмагыз. атмабыз!
Финнар артларына борылып нәрсәдер әйттеләр. Рөхсәт сорадылар, ахрысы. Окопларга якынлаша башладылар. Стародубцев белән Долгушев өсләреннән тузаннарын каккалап, винтовкаларын окопта калдырып финнарга каршы атладылар...
Финнар икесе дә аксыл чәчле, зәңгәр күзле, гәүдәгә бик таза егетләр иде. Флаг тотканы урысчалап сүз башлады:
—Һәлак булган иптәшләребезне җыеп алырга мөмкинлек бирүегезне сорыйбыз. Җирләргә кирәк, исләнәләр бит...
Елмайгандай итте:
—Без кабаланмыйча гына җыярбыз. Без дә, бигрәк тә сез дә, сугышны туктатып, аз гына булса да тын алырбыз...
Фин туктагач. Долгушев окоплар ягына китте. Карарны старшина кабул итәргә тиеш иде. Стародубцев Долгушевка әйтте:
—Йөгермә! Атып куюлары бар.
—Юк!—диде фин.—Атмаячаклар. Полк командирының боерыгы, нәрсә генә килеп чыкса да. атмаска.
Долгушев китте. Финнар һәм Стародубцев бер-берсенә текәлеп басып калдылар. Финнар әйбәт киемнән, чырайлары тыныч һәм бер төрле дә арыганлыклары күренми иде.
Озак та үтмәде. Долгушев әйләнеп тә килде. Туктамас борын ук сорау бирде:
—Күпме вакыт кирәк сезгә?..
—Өч сәгатьтән дә ким түгел.
—Безнең полк командиры биш сәгать, диде.
«Полк командиры* дигәне старшина Видзянов иде инде.
—Шуна риза булсагыз, ярты сәгатьтән тотыныгыз. Провокация булмас дип ышанабыз.
—Без риза Бернинди дә провокация булмас. Без бит финнар, безнең сүз һәрчак ышанычлы була...
Финнар честь бирделәр. Стародубцев белән Долгушев кузгалгач кына борылып киттеләр...
Биш сәгать вакыт узганчы жәрәхәтлеләрнен күбесен саллар ясап күл аша озаттылар. Җиңелрәк яралыларны ишәргә куйдылар. Инде окопларда калганнарның язмышы үзләре өчен дә билгеле иде. Барысын да үлем көтә Шуны аңласалар да. паникага бирелүчеләр табылмады, һәлак булганнарны окопларның бер тармагына җыеп, бер-берсенә терәп тезеп салдылар. Өсләрен плаш-палаткалар, чыршы, нарат ботаклары белән каплап, күмеп куйдылар. Атып, салют биреп тормадылар—патроннар сугыш өчен кирәк иде...
Килешенгән буенча финнар үлек солдатларының гәүдәләрен җыйнап алдылар, һәлак булган финнар өч зур йөк машинасы булды...
Үлгән кызылармеецларны күмеп, яралыларны күл аша озаткач, старшина тере калганнарга сонгы тапкыр мөрәҗәгать итте:
—Кадерлеләрем минем! Без инде сонгы бәрелешкә тотынабыз...
Күбесе җәрәхәтле иптәшләрен күздән кичереп чыкты:
—...Патроннар, гранаталар бетеп бара. Безгә ярдәм булмаячак. Күлнен
теге ягында да эшләр бик шәптән түгелдер. Андагы канонаданы үзегез дә ишетеп торасыз Без чолганышта һәм котылу юлы юк. Тагын бер тәүлеккә сузсак ярый инде. Безнен үлем шушы күл буенда. Мин санарга тырыштым финнар 97 солдатларын төяп алып киттеләр. Ә без сугыша башлаганда 155 сугышчы идек. Тагын җитмешләп финны юк итәсе бар Шуны булдырыр өчен, тагын да ныграк сугышырга, бер-берегезгә булышып ярдәм итеп сугышырга кирәк булыр. Старшина булып хезмәт иткәндә, бәлки, кайберләрегезгә тиешеннән күбрәк эләккәләгәндер дә. Армия бит—миннән генә тормый. Нарядлар артыграк бирелгәннәрдән гафу үтенәм. Бу минем сезгә сонгы сүзем Тагын атакалар башлангач сүз сөйләп торып булмас—сугышу кирәк булачак. .
Тагын бер мәртәбә карап чыкты барысын да:
—Кем ничек булдыра ала, котелокларда чәй кайнатыгыз. Ашаган юк бит. Ә чәй бар. һичьюгы чәй эчик үлемебез алдыннан...
Ротадан калган халык тагын тәүлек ярым сугышты. Финнар җибәргән өч танкны, окопларны тигезләп таптап йөргән чакларында, сыеклык тутырган шешәләр белән яндырдылар. Шул танкларны юк иткән чакта старшина Видзянов һәлак булды. Шешәсен ыргытып өлгерде өлгерүен Тик яна башлаган танк аны гусеницасы астына тыгып сытты Окопларга бәреп кергән фин солдатлары патроннары беткән кызылармеецларны автомат уты белән кыра башладылар. Тик берничә җирдә генә кыска- кыска кул сугышы булып алды. Сүгенү, акыру тавышлары тына башлады Зәйни, Долгушев, Стародубцев—өч дус, сүз берләшеп тормыйча, окоптан сикерешен чыктылар да, иннәрен бер-берсенә терәп, штыкларын алга сузып, финнарга каршы үзләре ташландылар. Тик финнар да сугыша беләләр икән. Аларны кыры тешле штыклы өч фин солдаты каршы алды. Егетләрнең штык һөҗүмен кире кага-кага. чигенә башладылар Сугышып күзләрен кан баскан өч кызылармеецны финнар бик тиз уратып алдылар да, кулларындагы винтовкаларын сугып та төшерделәр. Прикладлар белән бәргәләп, аякларыннан да тәгәрәттеләр. Винтовкаларын читкә тибеп очырдылар Аннары төрткәләп-типкәләп, өчесен дә аякка бастырдылар. Сгародубцевнын сул кулы камчы кебек асылынып төшкән— штык белән нык кына кадаганнар. Бармакларыннан кан тама. Долгушев- нын ун күзе тоташ шешенеп ябылган Башына приклад белән тондырганнар Зәйнинен башындагы каскасы яньчелеп ярылган Анарга да приклад белән биргәннәр, ахрысы. Ара-тирә окопларда урыс маты белән акырган, жан ачысы белән ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Сонгы кызылармеецларны юк итү бара иде. Рота яшәвеннән туктады
Тере калган, барысы да җәрәхәтле сигез кызылармеецны бер урынга җыйдылар. Бастырып тезеп маташканда Фаргушныи аяктан егылды. Торгызып азапланмадылар, автоматтан кыска гына чират бирделәр дә. гәүдәсен сөйрәп читкәрәк ыргыттылар. Басып торган җиде кызылармеецның кесәләрен актарып документларын, вак-төякләрен бушаттылар Фин офицеры аларнын таныклыкларын җентекләп карап чыкты Ана кызык иде. ахрысы—беренче әсирләр бит! Урысчасы ярыйсы гына иде финнын
— Батырларча сугыштыгыз! Тик. сез бит батырлыгыгызны без финнарның җирен тартып алу өчен күрсәтәсез. Сез басып торган җир урыс җире түгел. ә Финляндиянеке. Сез ике ел элек аны басып кердегез.
Әсирләр дәшмәделәр Тик Стародубцев кына баскан урыныңда кузгалып куйды. Офицер ана якын ук килде:
Урыс солдаты әллә риза түгелме0
—Түгел Урыс солдаты баскан җир һәрвакыт Русия җире булачак! Оккупация дип атала ул, урыс солдатының чит җиргә басуы!— диде фин офицеры тыныч кына —Ок-купа-ация-а! Башка халыкмын җирен басып алу һәм талау дип атала ул.
’ Н\ и чю”
Файдасы юкны анлады фин. җавап биреп тормады. Кулындагы таныклы кларнын берсен ачты:
—Кем була Вильданов Зәйнулла Гыйззәтулла улы? —Финның үз исемен акцентсыз әйтүенә Зәйни сискәнеп куйды «Фин булганга шулайдыр инде!»—дип уйлады. Ждвап бирде:
—Мин булам Вильданов.
—Чык сафтан!
Зәйни ике адым алга атлады да, сафка табан йөзе белән борылып басты Фин аның каршысына килеп, күзләренә карады:
—Исән каласың киләме?
—Әлбәттә, килә! Мин бик яшь бит әле, егерме бер дә тулмаган.
Тамагына төер утырган иде—көчләп йотты.
Фин күңелле итеп, мыскыллагандай елмайды:
—Яшисең килсә, мин сиңа ярыш тәкъдим итәм.
—Нинди ярыш инде ул тагын?
—Штык сугышы. Син трехлинейкаң белән, ә мин фин винтовкасы белән. Штык сугышында мине жинә алсаң, иреккә жибәрәм.
Зәйни каушый төште. Ирексездән иптәшләренә карады. Алексей сизелерлек кенә итеп баш селкеде: «Алыш!»
—Мин риза. Тик ничек сугышабыз, беребез үлгәнчеме?
Фин көлде:
—Минем дә үләсе килми бит әле. Кулдан винтовканы сугып төшергәнче алышабыз. Ризамы?
—«Риза» дидем бит инде...
Фин үз телендә ниндидер команда бирде. Фин солдатлары автомат һәм винтовка затворларын тартып кордылар. Әсирләрне төрткәләп азрак читкә күчерделәр. Офицер җирдә яткан трехлинейкага ымлады:
—Ал кулына! Чык миңа каршы!
Зәйни яньчелгән каскасын башыннан салып жиргә ыргытты. Кулларының баш бармакларын каешы астына тыгып, гимнастеркасының җыерчыкларын артка куды. Изүе чишелгән иде—каптырып тормады. Винтовкасына суккалап комын койды, учы белән сөрткәләп алды. Кул бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. Фин, үрелеп бер солдатның кулыннан фин винтовкасын алды. Бармагы белән басып магазинын ачты да. биш патронны алып солдатка сузды. Кыр сумкасын һәм кобурасы белән «Вальтер»ын салып, шул ук солдатка тоттырды. Кабаланмый гына уртага чыкты. Винтовканы жайлырак иттереп ике куллап тотты да Вильдановка карап кузгалды. Зәйни анарга каршы атламыйча баскан хәлендә көтеп калды. Фин килгән уңайга ук туктап тормады, кискен кыска һөжүм ясады. Зәйни финның штыгын үзенеке белән читкә тибәрде Фин, туктап тормастан, винтовкасын тиз генә борып, приклады белән Зәйнинең башына сугарга омтылды. Зәйни винтовка көпшәсен аркылыга куеп, приклад белән селтәнгән һөжүмне дә каршы алып өлгерде. Фин артка сикерде. Ул штык сугышына бик оста иде. ахрысы. Вильдановнын һәр адымын, һәр борылуын бик тиз тоеп-сизеп ала, анын алымнарына каршы шунда ук оста жавап кайтара. Ротада уздырган штык сугышы ярышларында Зәйни ин осталарның берсе санала иде. Малай чагыннан ук ат йөгенә, кибәннәргә көлтәләр ыргытып, көч жыеп үскән егет иде бит ул. Куллары озын, көчлеләр һәм тиз хәрәкәт итә иде. Берничә мәртәбә Зәйнинең приклады белән сукканын фин мылтыгын аркылы куеп, көчкә-көчкә генә котыла алды. Шуннан сон Зәйни өстенлек ала башлады. Фин офицерына төрле алымнар ясарга ирек бирмичә, аны түгәрәктә куып йөртә башлады. Офицерлары отыла башлагач, фин солдатлары шаулашырга тотынды. Янау тавышлары ишетелде. Офицер бер генә кычкырды—шау-шу шунда ук басылды. Инде үзенең җиңеп чыгуына Зәйнинең шиге калмады. Вакытыннан алда ••йомшау» харап итте дә аны. Нык ышаныч белән финны «җиңәргә тотынды». Башта «Коротким коли!» алымын үткәреп, аннан сон «Длинным коли » белән фин кулындагы тешле штыклы винтовканы читкә алып очырырга тиеш иде ул. Кабаланды. Турыдан-туры, финга якынлашып
бетмичә, «Длинным коли!» алымын үткәрмәкче булды. Гәүдәсе белән алга ыргылып, финның винтовкасына штыгы белән селтәнде. Офицер бар көчен ЖЫеп, җитез генә сулга сикерде һәм буш һавага селтәнеп калган Вильда- новнын башына арг яктан приклады белән китереп тә чәпәде. Сугу артык көчле булмаса да. шактый каты иде. Зәйни винтовкасын кулыннан ычкындырып, башы белән комга барып мәтәлде. Шул вакытта берничә автомат тавышы ишетелде Стародубцев. Долгушев һәм башка кызылармеецлар бердәм булып финнарга ташланганнар икән. Тик фин солдатлары уяу торганнар. Әсирләр ыргылу белән аларны кырып кына салдылар. Әсирләрнең икесенен жаны бар иде әле Аларынын маңгайларына терәп пуля җибәрделәр. Шул сонгы икәүнең берсе Николай Долгушев иде.
Зәйни зур авырлык белән генә аякларына баса алды. Бер фин солдаты аның кулларына су койды. Зәйни күзен, битен югандай итте, комнан арынды. Шаулашкан-көлешкән фин солдатлары уртасында япа- ялгызы басып калды. 155 кешелек ротадан шулай берүзе калган иде ул Приклад суккан башы чыңлый, авырта. Күз алларында кара боҗралар, ниндидер аллы-гөлле утлар йөзә. Офицер винтовкасын хуҗасына тоттырды да, боерык бирде. Солдатлар җыелып тезелә башладылар Офицер кабаланмый 1ына кобуралы каешын буды, кыр сумкасының каешын җилкәсе аша киде. Кобурасыннан «Вальтер»ын чыгарды да, Зәйнигә күл ягына күрсәтте:
—Атла! Шунда атам мин сине!
Урыныннан авыр кузгалып, күл ярына табан атлады Зәйни. Башында курку да, бернинди уй да юк иде. Чалкан яткан Долгушев белән Стародубцев янында тукталды Иелеп, күзләрен йомдырды, чигәләреннән сыйпады.
—Хушыгыз, дусларым!
Солдатлар сафка тезелеп Энно ягына киттеләр. Офицер «Вальтер»ын ун кулында тоткан килеш Зәйнине алдан атлатып, тал куаклары арасыннан узган киң сукмакка алып керде. Күл суына җитәргә 10 15 метрлар чамасы кала боерык бирде:
—Тукта!
Зәйни туктады.
—Борыл миңа карап!
Борылды.
Фин «Вальтер>ын кобурасына тыкты да Зәйнигә якын ук килде —Йөзә беләсеңме?
— Беләм.
Үзе татарчалап жавап биргәч кенә Зәйнинен башына барып җитте Фин: «Йөзә беләсеңме?»—дип татарча сорады бит1
Фин татары бит мин, Вильданов! Хәкимҗан минем исемем Тагар мин. Мөселманмын.
Вильдановнын сорарга да, дәшәргә дә дәрманы калмаган иде. Бу көтелмәгән хәлдән ул коелып төште. Дөм караңгылыкта ерактан, бик тә ерактан җемелдәгән черни ут кебек кенә булып өмете кузгалды «Бәлки җибәрер бу мине!?» Сукмак читендәге үләнгә чүгәләде, башын тотгы Үтереп сызлый иде приклад белән суккан башы
—Авыр булса да, син аякларына бас Теге якка йөзеп чыгарга тырыш. Монда калсаң, концлагерь инде сина. Аннан тере чыга алмассың Турыга йөзсән. ике йөз метрлар чамасы булыр Ә инде яр буйлап йөзеп китсәң, ял итә-итә бара аласын. Күл читенә чыгып. Тик анда безнен солдатлар күп агып үтерүләре бар Мина монда озакка калырга ярамый Сине атарга алып киткән кеше бит мин. Приклад белән ныграк җибәрдем, ахрысы—гафу ит, сугыш бит. үзен беләсең...
Иелеп. Зәйнине күтәреп аякларына басарга ярдәм итте.
Бас аякларына Итегеңне, гимнастеркаларыңны сал Менә таныклыгын. Исән калырга тырыш Безнен генерал Маннергеимнын яшерен боерыгы бар «Фин гаскәрләре иске чикне үтмәскә тиеш. Хуш. Башкача
очрашмабыз инде без. Онытма мин татарны. Бар. төш суга. Йөзеп кит..
Акырын гына аркасыннан төрткәндәй итте:
—Үзегезнекеләргә чыккач, ничек тере калганыңны сөйләмә, һушымны югалтканмын, шул коткарды, диген...
Итеген, гимнастеркасы белән чалбарын салып ташлады Зәйни. Тавыш чыгармаска тырышып, кабаланмый гына суга керде. Артыннан Хәкимҗанның акрын гына әйткәне ишетелде:
—Аллага тапшырдык! Бисмилланны укы йөзгәндә. Хуш иттек!
Күлнен суы салкын, төбе тоташ таш иде. Кулларын су өстенә чыгармыйча, йөзгән тавыш булдырмаска тырышып йөзеп китте Зәйни Бәхетенә, күк йөзен тоташ болытлар каплаган, инде ныклап карангы төшеп беткән иде...
Туып үскән Куганакбаш авылы ике кечкенә инеш бергә кушылган җирдә утырган. Авыл очында—су тегермәне. Аның бик тә тирән, бик тә зур буасы бар. Шунда чумарга, йөзәргә өйрәнеп, суда чыныгып үстеләр авыл малайлары. Араларында Зәйни иң шәп йөзүче санала иде. Буаны туктамастан буена өч тапкыр әйләнеп йөзеп чыга иде ул. Менә хәзер исә йөзеп жанын коткарырга тиеш. Кабаланмый гына, аяк-кулларын бер җайга эшләтеп йөзде дә йөзде Зәйни. Үлеме артта калды. Әгәр күлне йөзеп чыга алса—тормышы алда әле аның. Су салкыныннанмы, башы авыртканы азрак басылды. Йөзгән саен аяк-кулында. тәнендә көч артканнан артты. Тын алуы да бер уңайга салынып, сулышы иркенәйде. Күлнен ун ягында үскән урман караңгылыгын чамалап йөзде Зәйни. Аркасына ятып ял итте. Тагын йөзде. Күпме вакыт үткәндер, тезен су астындагы ташка бәреп авырттырды. Күлнен төбе ташлы иде. Су астындагы ташлар үзләре йомрылар, үзләре бик зур иделәр. Шома ташлар өстеннән аяклары белән шуа-шуа ярга якынлашты. Яр буенда куе агачлык. Судан чыкмыйча гына төнге тынлыкны тынлап байтак басып торды. Шылт иткән тавыш та юк иде. Әллә инде финнардан куркып, безнекеләр качып киткәннәр. Тик Зәйни ярга чыгып берничә метр да атлап китә алмады, якында гына урысчалап дәштеләр:
—Тукта!
Туктап тавыш килгән якка табан борыла башлады. Тавыш кабатланды: —Кулларыңны күтәр! Урыныңда гына басып тор! Кузгалсаң, атам!
Вася. бар. тенте!
Агачлар арасыннан кара шәүлә күренде. Кечерәк буйлы кызылармеец икән Винтовкасын сул кулында тоткан хәлдә ун кулы белән Зәйнине сәрмәп чыкты. Йөрәк турысына, эчке күлмәккә тегелгән яшерен кесәне гагггы. Тыгылып, кызылармеец таныклыгын һәм комсомол билетын тартып чыгарды. Өшүдән Зәйнинен тешләре шыкылдый башлады.
—Төшер кулларыңны! Тик кузгала күрмә берүк. Аттык куйдык'
Борылып. Зәйнине ялгызын гына калдырып куаклар ягына китте. Анда кечкенә электр уты пәйда булды. Ул Зәйнинең документларын капшап чыкты да сүнде. Инде куаклар арасыннан ике шәүлә күренде. Тавышы җылы иде сораучының;
—Син әллә беренче ротаданмы? Күлнең теге ягыннан чыктыңмы?
—Беренче ротадан. Теге яктан мин.
—Ничек анда рота? Исәннәр бармы әле?
Вильдановнын тавышы өзгәләнде:
—Бет те сугышып рот-таа! Тоташы белән бетте. Рота юк хәзер. Мин... берүзем калдым тереләрдән...
—Әйдә штабка. Атла Вася артыннан.
Вильдановтан сәгатьтән артык сорау алдылар. Ярый әле кергәч тә коры кием бирделәр, аркасына иске генә шинель салдылар. Зәйни шул шинельгә төренгән килеш, эссе чәй уртлый-уртлый. сорауларга жавап оирә башлады. Полкта берничә мәртәбә күргән, тик кем икәнлеге бик сирәкләргә генә мәгълүм булган капитан алды сорауны. Беренче соравы шомлы иле- к г
— Ничек итеп берүзегез генә тере кала алдыгыз?
Сорау бирелгән унайга ук Зәйнинең исенә фин офицеры Хәкимҗан килеп төште. «... Ничек тере калганыңны сөйләмә! һушымны югалтканмын, шул коткарды, диген...»
Зәйни шуны исендә тотып җавап бирде:
— Кул сугышыннан анымны югалткан идем. Нәрсә булганын хәтерләмим Аңыма килгәндә, тирә-ягымда яткан үлек гәүдәләрдән башка бер кем дә юк иде. Чишендем дә суга төштем...
—Башка иптәшләрегез нишләп беттеләр?
—Окоп эчендә каты бәрелеш булды. Шунда кырдылар финнар безне автоматларыннан...
—Син ничек сугыштың? Окоп эчендәме, тыштамы?
— Без өчәү: Стародубцев. Долгушев һәм мин, окоптан чыгып финнарга ташландык Патроннар беткән иде, без штыклар белән...
Дусларны автомат белән алдылар, ә мина арттан бик каты итеп башка суктылар Ахрысы приклад белән бирделәр...
Капитан азрак алга иелә биреп утырган Вильдановка бик озак сүзсез генә карап торды. Зәйнинен башы чалма кебек иттереп ак марля белән уралган иде. Байтак утырганнан сон капитан сорау алу тонын үзгәртте. Сөйләшүе азрак «жылынгандый» булды.
—Башың нык авыртамы?
Зәйни елмаерга тырышты.
—Азрак басылды инде. Кичә күл суына кергәнче бик хәтәр чатнап сызлый иде. Хәзер инде сулкылдый гына. Бик алай авыртмый
—Өчәү бергә штык атакасына ташландык, диден. Шул иптәшләреңнең Фамилияләрен-исемнәрен кабатла әле тагын'
—Стародубцев Алексей һәм Долгушев Николай Дуслар иделәр минем.
— Калган ике ротаның язмышын беләсезме?
—Юк. Белмим.
—Ике ротаны да Ленинградка озаттылар Окоп эчләреннән алып Взвод командирлары кирәк. Бик кирәк. Ә сезнен ротаны чакырып ала алмадылар Жибәргән фельдсвязь үтә алмаган, ахрысы. Энцода юк иткәннәр булса кирәк.
Капитан урныннан торды да, Вильданов янына килде. Зәйни торып басты.
—Сезне бернәрсәдә дә гаепләргә теләгем юк Сөйләшү шулай булырга тиеш теге яктан чыга алганнар белән Бик каты эләккән сиңа, браток. Госпитальгә кереп азрак дәваланып, йоклап чыгасынмы, әллә Ленинградка Стрельня дигән урынга җибәрикме? Үзен сайла инде хәзер Сезнен рота Стрельняда яна программа белән тиз генә укып бетереп, сезгә кече лейтенант дәрәҗәсе бирергә тиешләр иде. Ә рота... юк
Вильданов уйга калды. Ә капитан анарга кинәш итте:
—Син госпитальгә кереп азрак дәваланып, ял итеп чык. Сугыш безнен барыбызга да җитәрлек булачак.
Юк' диде Вильданов дулкынланып — Мин госпитальдә яткан арада сугыш бетеп куйса? Мин бит сугыша алмыйча торып калам. Мина үз илем өчен батырлык, кыюлык күрсәтергә кирәк. Мин Стрельняга китәм болай булгач Башның сөягенә зарар килмәгәндер дип уйлыйм Төзәлер, әллә кая китмәс әле Дусларым өчен үч аласым бар минем
Икенче көнне азык ташый торган «полуторка» кузовына утырып Вильданов Ленинградка китеп барды
Стрельняда ул ике генә төн кунды. Өченче көнне иртән аның кулына «Командировочное предписание» тоттырып Ленинградның Малоохтинская дигән урынына озаттылар. Андагы «Строевой отдел» башлыгы Зәйнинен ак чалма кебек уралган башына аптырабрак карап алды да сорады:
—Сез кайдан килдегез монда ’
—Фронттан Фин гранинасыннан. Энцо местечкосыннан.
—Әллә яраландыгыздамы инде?
—Бар'азрак. Аннан көн дә җиләсрәк бит бүген, баш авыртыбрак тора.
Лейтенант башкача төпченмәде...
Укый башлап, берничә көн узгач. Малоохтинскаяда хәтәр хәбәр таралды: Немецлар һавадан десант төшереп Стрельняны алганнар!
Сугышка кадәр Малоохтинскаяда ике катлы бинада урта мәктәп булган. Шунда кече лейтенантлыкка укулар башланды. Шунда ук ашадылар, йокладылар, укыдылар. Атна тирәсе үтүгә Зәйнинен башыннан марляны алып ташладылар. Фин татары Хәкимҗанның истәлеге булып башының арт ягында приклад суккан җөй генә торып калды. Истәлек!
1941 елның 8 сентябрендә фон Лееб командалык иткән немец гаскәрләре Ленинград каласын боҗра ясап уратып алып, блокада булдырдылар. Ленинград өчен 1944 елнын башына кадәр ачлык, канлы сугышлар, зур югалтулар башланды.
1941 елнын өченче ноябрендә укулар тәмам булып. Зәйнулла Вильдановка кече лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Һәм аны шул көнне үк Ленинградның бусагасына килеп терәлгән канлы фронтка озаттылар.
* * *
емецларның Ленинград каласының көнчыгыш ягында башланган һөҗүмнәре бик уңышлы булды, һәм яхшы нәтиҗә бирде. Кабаланып, ярты-йорты гына казылган окопларда патронсыз трехлинейка тотып утырган кызылармеецлар немец танкларын күрү белән арттагы урман арасына йөгерешеп кереп китеп, төрле якларга сибелеп юкка чыктылар. Немецлар Ленинградны көнчыгыштан утыз километр чамасы урап үтеп Ладога күле ярына чыгып терәлделәр. Ленинград каласы тулысыңча чолганышта торып калды...
Немец гаскәрләре белән командалык иткән фон Лееб Ладога күленен ярына чыгу белән Ленинградтан һөҗүм итүгә каршы оборона төзергә боерык бирде. Немецлар кыска вакыт эчендә оборонаны ике якка да каратып, бик оста иттереп ныгыттылар. Ул урыннар сазлык иде. Танклар тик юллардан гына йөри алалар. Анда да. юлларның күп урынын бүрәнәләр салып ныгытканнан сон гына. Танклар йөрерлек урыннарда немецлар танкка каршы ата торган артиллерия тупладылар. Калкурак урыннарда урманны кисеп, ул җирләрдән танклар үтмәслек иттеләр. Кызыл Армия командованиесе Ленинградның яңа ясалган блокадасын көнчыгыштан өзәргә тырышачагына Фон Лееб дөрес бәя бирә алган. Ул чыннан да шулай булды Һәм немец гаскәрләре блокаданы өзәргә дип һөҗүмгә күчкән урыс гаскәрләрен яхшы оештырылган оборонада каршы алдылар, һөҗүм беренче көнне генә уңышлы кебек барды.
1941 елнын 26 сентябренә каршы төндә Ленинград каласының көнчыгышында Ленинград фронты гаскәрләре Нева елгасын Невская Дубравка исемле тимер юл поселогы янында кичеп чыктылар, һәм Нева елгасының сул як ярында плацдарм яулап алдылар. Плацдарм өчен кәнтәй туктамастан канлы сугышлар барды Кызыл сугышчыларны командирлар, комиссарлар, үзләре ут астына бик кермичә генә немей пулеметлары өстенә кудылар да кудылар. Нева елгасын кичкәндә үк безнекеләр ач иделәр Аларга азык бирмичә, тик боеприпас кына ртырдылар Комиссарларның ашау турында сүзе кыска булды «һөҗүмгә барасыз—немецтан алып ашарсыз. Шуның өчен аны җиңәргә кирәк Ашарга күп немецта! «Бу инде урыс патшаларыннан ук калган төшенчә иде. -Ач кешенең ачуы яман!-—дигәннән чыгып, урыс сугышчысы һәрвакыт ач булды. Шунлыктан, дошманныкын тартып алып тамак туйдыру исәбе белән урыс сугышчысы һәрвакыт һөҗүмгә зур теләк белән керә торган иде Комиссарлар да яхшы аңлыйлар: «Ач сугышчы зәһәррәк
Н
сугыша. Тукка караганда. Ач килеш атакага керүнен тагын бер өстенлеген андаталар - Корсагына пуля йәисә штык эләксә, эчәкләрен буш. Шулай булгач, жәрәхәтне эшкәртү җиңелрәк—эчендә азык юк!»
Mpia бәреп чыккан унайга ук аяк астында су тулы немец окопларында кул сугышы китге. Тар. бормалы окопта озын трехлинейка белән сугышу җайсыз иде. Шунлыктан безнекеләр сапер көрәген ныграк хуп күрәләр Ике кыры да игәп үткерләнгән көрәк белән немец штыгын читкә селтәп тә була һәм анын белән чабып ярырга да була немец муенын. Окоплар эчендә ах-ух килеп кычкырулар, акырып сүгенүләр, ату. граната шартлаулары, тимер чынлаулары ишетелә. Үтереш бара! Ә Нева елгасы аша катерларга, баржаларга, салларга төялгән күпсанлы «пушка ите» агыла да агыла. Тырышып-тырмашып, патриотик лозунглар белән бик нык сугарылган солдат, җанын бирергә әзер хәлдә ярга, үлеменә каршы омтыла, ыргыла, суга сикерә. Ике көн. ике төн туктаусыз кара-каршы барган канлы кул сугышлары нәтиҗәсендә Ленинград фронты гаскәрләре кечкенә плацдарм кисәге яулап ала алдылар. Плацдармның фронт буенча озынлыгы дүрт чакрым тирәсе булып, кинлеге сигез йөз метрлар чамасы гына иде. Шул. солдат теле белән аталганча. «Пятачок»ны яулап алуда 115 нче укчы дивизия сугышчылары һәм дингез пехотасының 4 нче бригада моряклары катнаштылар. Дивизия белән генерал-майор Коньков, ә диңгез бригадасы белән генерал-майор Ненашев командалык итте Гомумкомандалык итү генерал-майор Коньковка йөкләтелде
Атнадан артык барган канлы сугышлары нәтиҗәсендә немецлар плацдармның яртысын юк итә алдылар. Теше, тырнаклары белән сазлыкка ябышкан совет сугышчылары ярты плацдармны бирмәделәр. Сугышкан мәйданда үле гәүдәләр әрдәнә-әрдәнә булып түшәлеп яга иде..
Өченче ноябрьдә кече лейтенант дәрәҗәсе алган Зәйнулла Вильдановны караңгы төшкәч «пополнение» иттереп -Невский Пятачокка» кигереп тыктылар. Кечкенә катер белән Нева елгасын кичкән чакта алар алты офицер иделәр. Барысы да бүген генә кече лейтенантлар булган егетләр. Шул көннән алып Зәйни Вильданов «Невский Пятачок»та сугыша башлады.
Көн саен әле бер як, әле икенче як һөҗүмгә ташлана. Кул сугышлары һәр көнне булып тора. Немец һөҗүмгә килгән чагында артка үзенен шәп һәм тиз ата торган «МГ» (Машиненгевер) пулеметларын көйләп куя. Кул сугышында автоматларындагы дискта патроннары бетә башласа, алар сугыш кырын ташлыйлар да. бердәм булып, калган патроннарын аткалап. килгән якларына кире йөгерәләр. Аларнын качканын каплап пулеметлары ут ача. Алар артыннан кызып йөгергән безнең солдатларга трехлинеикадан берәр патрон аткалап, сүгенү генә торып кала инде
«Невский Пятачок»та һәлак булганнарның исәбе-хисабын алырлык, санап-бетерерлек түгел иде Вильданов килгәндә взводта 18 кеше булса, берничә көннән шулардан 11 кеше торып калды Җиде кеше, кайсысы һәлак булды, кайсысы җәрәхәтләнеп Ленинградка озатылды Һөҗүмнәрнең көненә 7-8 гә җиткән чаклары да бар Сугыш бетеп, җинү килгәч. СССРнын хәрби тарихчылары санаячаклар Невская Дубравка—«Невский Пятачок» плацдармыңда немецлар бер тәүлеккә 50 мен снаряд, мина, бомба ташлаганнар. Невский Дубравкада бүген дә су һәм мүк астында ярты метрдан артык тимер катламы ята. Бомба, снаряд, мина кыйпылчык- лары. винтовка, пулемет пулялары
Кыш килгәч, сазлыклар азрак туна башлау белән сугышлар тагын да катыланды. Шулай да. нинди генә суыклар булмасын, сазлык урыннар тоташ туңмадылар. Сай окоп төпләрендә су. блиндаж, землянка эчләрендә дә су Ятсан да су. торсаң да су. Бер генә юаныч бар—киртәләрдән тезеп ясалган ятак урыннар. Төрле зурлыктагы тимер мичкәләрдән ясалган иләмсез мичләр тәүлек буена туктамастан ягылалар Ә .нарга ягарга утын, күмер кирәк Янарга яраклы барлык нәрсәләр шул мич авызына кереп китеп янып көл-күмергә, җылылыкка әйләнә Чолгауларны, өс-
башларны киптереп киеп өлгермисең, тагын һөҗүм башлана. Тагын чыгып сулы окопка тәгәрисен. Түзә икән адәм баласы түзсә дә! Землянка, окоп эчләрендә Гитлернын үзен, анасын искә алып агылган урыс матының иге-чиге юк. Барлык аналар арасында урыс маты белән иң күбе Гитлернын анасы сүгелгәненә берәүнең дә шиге юк.
«Невская Пятачок»та безнекеләрнең төп ашаган азыгы үлгән ат ите булды. Ат үләксәсе. Блокаданы өзү өчен, Нева елгасы туңу белән «Пятачок»ка ат белән тарттырып бик күп туплар китереп тутырдылар. Тик боҗраны өзү өчен кирәк хәтле көч тә, сугышны белүче оста командирлар да юк иде. Артиллерия атлары, аларны яшереп куяр ышык урыннар булмаганлыктан. атна-ун көн үтүгә барысы да бомбежка, артналет вакытларында кырылып бетте. Өстәвенә атларга түгел, кешеләргә дә ашатырга ризык юк иде. Ленинградтан тик боеприпас кына ташыдылар. Чөнки Ленинградның үзенә дә ашарга юк иде. Калада ачлык башланды. Агач кайрысы кимергән хайваннарга карап, күпчелеге авылдан килгән сугышчыларның йөрәк майлары сыкрап сызлады. Зәйнулланың да атларның ачлыктан нарат кайрысын зур тешләре белән кимергәннәрен күреп күзләреннән яшь килде. Җәрәхәтләнгән атларнын күбесен атып бетерделәр. Берничәсен Зәйни мөселманча суйды. Ул атларнын ите бик тәмле иде. Атларны аткан чакта берсе әйтте: «Сез котылыгыз, хайваннар, бу мәхшәрдән. Без калган, без күргән дә җиткән!» Шул ат үләксәләре белән тукланып яшәделәр. Ярый әле ул үлгән атлар байтак иде.
Декабрьнең икесе иде. Кече лейтенант Вильдановны батальон командиры блиндажына чакырдылар. Блиндажга кереп честь биреп, килгәнен әйткәч, капитан урыныннан тормыйча гына кече лейтенантка урындык күрсәтте:
—Утырып тында.
Йокысызлыктан кызарган күзләрен алдында утырган Вильдановка текәде дә, акрын гына тавыш белән әйтте:
—Бүген күрше полкка барыгыз. Анда пополнение килергә тиеш. Безнең полкка 32 кеше. Шулар арасында өчесе кече лейтенантлар. Буран башлана, хәзер китсәгез дә була. Немец буранда блиндажында ята кофе эчеп, сосиски ашап. Иртәгә иртән, яктырганчы алып кайтыгыз. Сораулар бармы?
—Юк, иптәш капитан.
—Барыгыз. Әйбәт кенә йөреп алып кайтыгыз.
—Есть!
Торып честь бирде дә, чыгып китте Зәйни.
Бу «командировка» ике йөз метрлар ераклыкта гына иде. Бомбеж- кадан барлыкка килгән воронкалар арасыннан салынган бормалы сукмактан, авыз эченнән генә «Темная ночь» җырын шыңшып бара торгач, Зәйни килеп тә житте. Сукмакның ике ягында тезелгән төрле зурлыктагы блиндажлар арасыннан атлый-атлый, як-ягына каранды: кайда боларнын «командный пункт»лары? Каршы очраган ике сугышчыдан сорады. Икесе дә. честь бирмичә генә, таныш булмаган командирны бик җентекләп тикшереп карадылар. Күз карашлары тулы шик иде: кем булдың сон әле син? Сорашасың өстәвенә! Гәүдәгә зуррагы телгә килде:
—Бүрегегезгә караганда командирга охшагансыз болай. Документларыгызны күрсәтегез әле!
Полкта ныклы тәртип иде. Чит кешене тиз абайладылар. Таныклыкны карагач, алда бер блиндаж күрсәттеләр. Берсе китеп барды, икенчесе блиндаж янында басып торган часовойга кадәр озатып куйды. Инде блиндажга керергә дип часовой белән сөйләшә башлаган иде, арттан шатланып кычкырып җибәрделәр:
—Зәйни-и! Вильданов! Син бит бу!
Тавыш килгән якка ялт итеп борылып карады да. кычкырган кешегә ыргылды ул: к
—Ягьфә-әр! Җанкисәккәй-йем минем!
Ул кеше, чыннан да, Ягьфәр Байморатов иде. Кочаклаштылар да сүзсез генә басып тордылар Ягьфәр. Зәйнинен кочагыннан чыгып, кулларын анын биленнән алмыйча куанып сөйләнде:
— Исәнсен бит. мунча ташы! Исәнсен бит! Менә сина мә! Сезнен ротаны Энцода финнар камап алып тоташ юк иткәннәр, диделәр бит Син ничек тере кала алдын? Әйдә минем блиндажга. Бер туйганчы сөйләшеп утырыйк ичмасам. Безнең гомер шушы «Пятачок»та өзелер пожалуй. Киттек мина кереп..
Төн буена Ягьфәрнен блиндажында спирт эчеп, үлгән ат итеннән кыздырылган -жаркое» ашап, гәп корып утырдылар «-Жаркое» бик тәмле иде. Зәйни көлеп сорады:
— Ничек пешерәсез сез бу атны? Без пешерәбез—үләксә-үләксә инде. Төсе дә кап-кара була. Монын төсе дә иткә охшаган бит Юньләп ит тәме дә булмый без пешергәндә. Ә бу нәстән бик тәмле
-Әтием Динислам өйрәткән иде үлгән ат итен пешерергә Бер кат кайнап чыккач, суын түгеп, икенчегә саф су саласын. Тагын кайнатасын да. шул суда пешерәсен. Пешеп бетәр алдыннан алып табада кыздырасын Шул була инде «жаркое». Аннан минем ротада унга якын татар бар Бер теге кысык күзле якут та бар. Шулар бик осталар итне әтмәлләүдә Кайнатканда иттә калган каны суга чыга икән Табада кыздырырга май булса шәп тә бит. Юк май. Су саласын да шунда кыздырган кебек итеп пешерәсен инде. Мин үзем болашмыйм Рота командиры бит мин хәзер Атнадан артык инде Ординарецым бар Шул кайгырта тамак ягын
Ярты төн җитеп килгәндә Ягьфәр мут итеп елмайды
— Кызлар чакырыйммы. Зәйни9
Зәйни кызара башлаганын сизде:
—Әллә бармы?
—Мин бит хәзер рота командиры. Ә ротада санитар марҗалар җитәрлек. Мактаныйм әле сиңа. Кара минем нәрсәм бар!
Тунының изүен ачты. Ягьфәрнен күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены ялтырап тора иде.
— Ягьфәр абзан хәзер шухрый-мухрый түгел—орденоносец! Алганга өч кенә көн әле. үзем дә ышанып бетмим «Минеке микән бу?»—дип. гун аша сәрмәштереп карыйм тегене. «За умелую организацию обороны и успешное отбитие вражских атак!»—диелгән наградной листга.
Сүзне икенчегә борды
—Тальянда уйнайыммы?
И-эх!—дип куанычын белдерде дусты.—Нигә мин килгән көенә тотынмадың инде. Ал тизрәк!
—Сагындыргансың, дус! Сөйләшеп утырасы бик килгән иде
-Тальян» сүзе чыккач, Ягьфәрнен «кызлар» дигәне онытылды. Тунга төрелгән гармунны нардан үрелеп алды да. каешын кулбашына киеп җайлады. Берничә аккорд алды Гармун тавышы элеккечә көмеш кебек матур итеп чынлап гора иде Блиндаж эченә татар рухы тарала башлады Ягьфәр гармунын сузып җырлап та җибәрде
А-а-агиделгә төшә язды-ым.
Төшә язды-ы-м.
Тотмады-ын беләге-емнә-ән, Мәрфуга-а!
А-айли-и! Гөлмәрфуга. бар суга! Гөлмәрфуга барса-ан суга-а. Сөйләшербе-ез барсын да-а...
Сүзләр тынуга гармун тавышы көчәеп, блиндаж эчендә хужа булып, моңны арттырды. Күңелләргә сугыш алды еллары, авылның кичке аулак җылы өйләре, тыгыз түшле татар кызлары искә төшеп, моң артыннан мон өстәделәр.
Ягьфәр монаюын дәвам итте:
Та-амыр жәйгә-ән гөлләр кебек, Гөллә-әр кебе-ек,
Чы-ыкмыйсын йөрәгемнән, Мәрфуга-а! А-ай-ле-ей. Гөлмәрфуга. бар суга!
Гөлмәрфуга-а. барсан суга! Сөйләше-ербе-ез барсын да-а! Гөлмәрфуга-а барсан суга-а, Сөйләшербез барсын да-а...
Гармунын кочаклаган килеш тукталды җырдан Ягъфәр. Сагыш тулган конгырт күзләрен тимер мич эчендә җилпенеп-җилпенеп талпынган ут ялкынына текәп байтак утырды. Ул сөйли башлагач, Зәйнинең тәне буйлап дулкын йөгереп үтте Чөнки Ягьфәрнең тавышы иксез-чиксез сагыш белән сугарылган иде:
—Зәйни, исендәме? Узган елнын мартында Эстәрленен «Сигезенче март» исемле колхоз клубы сәхнәсендә «Галиябану» пьесасын куйган идек..
—Сон. истә булмыйчак?! Син Хәлил, ә Хәтимә Фәйзуллина дигән кыз Галиябану иде. Иллә дә шәп куелган иде дә инде!..
—Хәтимәне сагыныплар үләм инде, Зәйни!!! И-эх, мала-ай! Көтәм сине!—дип хатлар яза миңа. Почта килгәндә унарлап алам хатларын Эчләре тулы Хәтимәнең җылысы әй! Күрепләр булырмы икән инде- белмим Бик нык кырыла бит халык бу «Пятачок»та. Тере калулар безгә насыйб булмастыр инде. Кайтып бер генә күрергә кирәк иде дә, һичьюгы кулларыннан гына тотып, күзкәйләренә карап басып торырга иде-е...
Туктады сөйләүдән. Башын иеп азрак утырды да, гармунын сузып җырлан җибәрде. Тавышы бик тә, үтә дә монлы иде Ягьфәрнең. Анын җырлаганын Зәйнулланың соңгы мәртәбә тыңлавы иде. Ягъфәр «Галия- бану»ны җырлый иде:
Чи-итән аша төшкә-ән ча-акта-а, Бүрәнәгә абы-ынды-ым.
Ми-инуты ай, сәга-ате ел,
Галия-лә-бануы-ым, сылуы-ым-иркә-әм, Шул кадәрле сагы-ынды-ым...
Иртән Зәйни «пополнение»ны алып китте. Пополнение төнлә генә килгән иде Ягъфәр белән кочаклашып аерылдылар. Икесенен дә күңеле моңсу иде...
Ягъфәрне соңгы тапкыр күрүе иде Зәйнинең...
1941 елның 30 декабренә кадәр Зәйнулла Вильданов Алланың каһәре төшкән шул «Невский Пятачок»та сугышты да сугышты. Рота командиры аны биш пулемет белән җитәкчелек итәргә билгеләп куйды. Икесе станковый пулемет «Максим», ә өчесе кул пулеметлары «ДС» иде алар. Кыш каты булуга карамастан сазлык астыннан чыккан җылы су ана туңып бетәргә ирек куймый. Аяк астында, окоп төбендәге су һәрчак «чапылдап» тора Шунлыктан аякка киез итек киеп йөреп булмый. Ә пулеметлар шыкраеп, бозланып ката. «Пулемет гнездолары» агач ботакларыннан, тартма кисәкләреннән өеп ясалганнар, су сибеп туңдырылганнар. Нык булсыннар өчен Блиндаж эчендә дә су. Пополнение килгән көннәрдә басып та ял иткән чаклары бар. Тик андый хәл күпкә бармый. Бер-ике бомбежка, шуна артналет та өстәлсә, урыннар артып ук кала башлый. Мичне ягып ныграк кыздыра башласаң, түшәмнән, блиндаж диварларыннан парланып су ага. Аз булса да Ленинградтан чи балчыкны хәтерләткән, кеше башына тәүлеккә 400 грамм ипи кебегрәк нәрсә килә. Башкача азык җибәрми Ленинград Чөнки юк. Ә немей тук. Оборонада ятканнарга иң авыры—жил немей ягыннан искән вакытлар. Жил һәрвакыт кофе, колбаса, эссе аш исен алып китә. Өстәвенә ватып-җимереп немец ягыннан радио аша урысча акыралар
- -Иф-фа-ан! Иди кушайт Водка тфой. куша-айт мо-ой! Иди бистро бистро-о! Закуска-а!
э Кайберәүләр ачлык ачуын чыгарырга тырышып ата башлыйлар. Ә немецка шул гына кирәк тә. Радиодан тантаналы тавыш тагын да көчлерәк яңгырый:
—Ай-ай, Ифа-ан! Ни нада аппетит портит! Ай-ай!!!
29 декабрьдән 30 декабрьгә каршы төндә «Невский Пятачок»та төне буена сугыш барды. Төнге сугыш! Яхшы, җылы киенгән, колбаса, сосиски ашап корсакларын тутырып туенган немец солдатлары, кофе эчеп ләззәтләнгәннән сон чыгып, һөҗүмгә күтәрелгәннәр. Ул төнне алар яхшы гына хәмер дә эчкәннәр иде. Шинельләрен салып ташлап, тычкан тиресе төсендәге мундирларының җиңнәрен сызганып, автоматларын корсакларына терәгән хәлдә ут сиптереп, төне буена һөҗүмнәрнең берсе артыннан берсен кабатлап тордылар. Үзләренең раштуа бәйрәменә «Невский Пятачок»ны юкка чыгарырга боерык алганнар иде алар. Снаряд, миналар шартлаганнан чыккан билдән түбән саз суында яткан Зәйни Вильданов исерек фашистларның акырып йөгергән тезмәсенә «Максим» пулеметыннан атты да атты. Немецлар да кызганнан кыздылар Пуля тиеп егылган иптәшләренең гәүдәләренә баса-баса. безнекеләр яткан окопларга омтылдылар. Егылганнары урынына яңалары пәйда була торды Барысы да бер төстә—соры тычкан төсендә иделәр..
Таң ата башлаганда гына һөжүм тукталды..
Пулемет артыннан кузгалып торырга итте Зәйни—булдыра алмады. Икенче номер да хәлсезләнеп, тора алмыйча азаплана иде. Башын азрак борып Зәйни аякларына карады Аяклары су эчендә итек белән бергә боз кисәкләре белән аралашып каткан иде. Иптәшләре балта белән чапкалап, аны боздан азат иттеләр дә күтәреп, медсанбатка алып киттеләр Анда ике итекне дә үткен пычак белән ярып, аякларын куптарып алдылар Ике аяк та боз эчендә шыкырдап туңган иде
1942 елның гыйнвар башлары Брезент белән ябылган йөк машинасы кузовында яралылар тезеп салынган. Бик тә искергән, таушалган йөк машинасы, ватылып таралып китимме икән, әллә тагын азрак кына булса да барыйммы икән дигәндәй, һаман алга тәгәрәргә тырышып тырмаша. Яралылар арасында, тезгә кадәр туңган аякларының сызлавына ыңгырашкалап Зәйни Вильданов та ята. Иөк машинасы, яралыларны Ладога күле аша яңарак кына салынган «Тормыш юлы» буйлап «Зур җир»гә алып чыгып бара. Ходай кушып, ярый әле көн буранлы—фашист самолетлары күренмиләр Юлга чьи ар алдыннан һәр яралыга йөз иллешәр грамм спирт эчерделәр дә, кечкенә чи ипи кисәге тоттырдылар: «Чыккач ашарсыз' Икмәкле җиргә киттегез инде!»
Ладога күленен бозы өстеннән салынган «Тормыш юлы»н үткәч, машина ярга үрмәләп менде дә. ярты чакрым чамасы баргач туктады Яралыларны күгәреп кузовтан төшерә башладылар. Олы гына яшьләрдәге санитар хатын ярдәмендә Вильданов көчкә атлап, зур землянкага килеп керде дә, ыңгырашып, ишек төбендәге топчанга тәгәрәде. Озак та үтмәде котелок белән эссе аш күгәргән санитар хатын килеп керде
- Тор! Ашап ал! Тор! Тор!
Зәйни бүреген салды да алюмин кашык белән котелокка тыгылды Котелоктан килгән аш исенә башы әйләнә башлады бәрәңгеләп, макаронлап пешерелгән итле аш иде котелокта Кайнар ашны авызын пешер.» пешерә бик гиз ашап бетерде Котелокны янына куйды да. бүреген баш астына кыстыруга йоклап та китте
Bai оп тәгәрмәчләре шыкылдаганга уянды Вильданов. Тимер юл вагоны эчендә кай тарафкадыр алып баралар иде Сорыйсы да. сөйләшәсе дә килмәде Анын өчен ин мөһиме—вагон фронттан ераккарак тәгәри
iue. Озак ятты ул уйланып һәм эченнән генә куаныч кичерде: котылды Невский Пятачок» тәмугыннан! Поезд аны фронт утыннан еракка өстери!
Вагон эчендә тулганган олы яшьтәге ике санитар аның уянганын күреп алдылар.
—Әйдә, тот моны! Уянды бу!—диде берсе икенчесенә.
Анадан тума чишендерделәр. Машинка белән кытырдатып чәчен- йоннарын алып ташладылар. Бет белән мыжгып торган эчке күлмәк- ыштаннарын сасы исле бер тимер бакка тыктылар да, үзен күтәреп бүлем-диварнын икенче ягына алып кереп киттеләр. Анда ниндидер сасы сыекча белән тәненә сөрткәләделәр дә тамбур аша күрше вагонга күтәреп чыктылар.
Вагон эче зур, жылы. Бер генә бүлеме дә юк. Урта бер җирдә идәннән бер метрлар чамасында зур өч өстәл кебегрәк топчаннар калкып тора Шуларнын берсенә Вильдановны китереп салдылар. Ул тоташ ялангач иде Шуны гына көткән кебек, ак халатлы, урта яшьләрдәге бер ир белән яшь кенә чибәр бер кыз килеп керде. Алар икесе дә Вильданов яткан өстәл-топчан янына килделәр.
— Кече лейтенант Вильдановмы?—дип сорады ир.
-Так точно!—дип җаваплады Зәйни, азрак каушый төшеп. Ул балачактан ук ак халат кигән табиб халкыннан шүрли иде. Бигрәк тә алар ясый торган уколлардан. Ак халатлы ир чибәр кызга ым какты. Тегесе кәкре кайчы алды да, аяктагы бинтларны сүтеп тормыйча, кисә башлады Тунганнан тиресе уелып төшкән аяк итенә ябышып каткан иде бинт Ниндидер сыекча белән юешләп куптара башладылар. Зәйни түзә алмыйча ынгырашып куйды.
—Ну-у!— дип сузды ир табиб —Си-ин нәрсә инде тагын? «Невский Пятачок» батыры үзен—ыңгырашырга итәсең. Тукта!
Зәйни көлкегә әйләндереп карады:
—Аяк «Пятачок» батыры икәнен аңлап бетерми, ахрысы—авырта бит!
Авырткач, әйбәт инде ул! Авыртуны сизәрлек булгач—үлмәгән!
Тездән түбән тиресе юкка чыккан кып-кызыл чи ит булган аякларына күзе төшкәч, Зәйни тетрәнеп китте. Табиб аякларга бармаклары белән баскалап карады Алар икесе дә шешкән иде. Икесен дә мул итеп спирт белән сөрттеләр. Шуннан сон тәмле исе килеп торган сары төстәге майга калын марля манчып аякларга яптылар. Кин бинт белән кат-кат урадылар Урап бетермәс борын ук аякларның сызлавы басыла башлады
— Нинди май ул?—дип сорады шәфкать туташыннан.
—Облепиха мае. Пешкәннән, тунганнан бик файдалы.
Ике тәүлек бара торгач, аларны Вологда каласына алып килеп, бер госпитальгә урнаштырдылар. Шул госпитальдә кече лейтенант Вильданов бер аша якын ятты Терелә башлаганнарны Вологданың дүрт госпиталеннән җыйнап, санитар поездына тутырдылар да, көнчыгышка алып киттеләр. Унике тәүлек өстерәлеп бара торгач, февраль урталарында Алтайдагы Бийск каласына алып килеп җиткерделәр. Бийск госпиталендә Зәйни тагын ике айга якын ятты...
әйнинең аяклары өшеп, шуның өстәвенә контузия алып Ленинградка озатылганын Ягъфәр Байморатов тик ай чамасы узгач кына белде. Шул хакта анарга дустын эзләп килгән бер төнне әйттеләр.
144- елнын гыйнвар ае бетеп килгән чакта Ягьфәр Байморатов лейтенант дәрәҗәсе алып, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены янына «За Отвагу» медален дә таккан иде Полкта Ягьфәр иң кыю. уйлап сугыша белә торган рота командиры исәпләнә иде Яна гына егерме оер яше тулып үткән яшь командирны сугышчылары дә нык хөрмәт итә һәм сугышчыларда гына була торган сүзсез ярату белән
З
яраталар иде Чөнки лейтенант үзенен кул астындагы сугышчыларны үлемнән саклап сугыштыра белә иде. Табигать биргән акылы, зиһене пәм пэр нәрсә турында да тик үзенчә генә фикер йөртә белгән башкорт егете шуны яхшы аңлады: ул инде «Невским Пятачок«тан тере чыга алмас, ахрысы. Ярый да, Зәйни кебек, аяклар туңып жәрәхәт алсан? Алай да гарипләнеп, эшкә ярамаслык булып калсаң? «Ничек тә тере калырга тырышырга!»—дигән уй урынына. Байморатовнын башында икенчесе туды: «Бик тиз үлмәскә тырышырга!» Немей һөҗүмнәре тукталып торган араларда, ул кулына тальянын ала. Еракта. Урал тауларынын көньяк итәгендә утырган авылы Йомагуҗа белән, картаеп килгән әтисе- әнисе белән һәм өй тулы торып калган ыбыр-чыбыр энеләре, сеңелләре белән бердәнбер бәйләнеш булып калды анын тальян гармуны. Өстәвенә ул гармун атаклы Вараксин тальяны бит әле! Кеше үтерергә өйрәнеп автомат курогына, пулемет гашеткасына басарга күнегеп бетеп ката башлаган бармакларын бер-берсенә ышкып, аларны азрак йомшартып язган кебегрәк итә дә, сакланып кына тотынып тальян гармунын кулларына ала. Гармунга куллары тию белән бөтен тәне буйлап ләззәтле җылылык тарала башлый. Тальян телләренә басмастан элек үк Ягьфәрнен күнеле җырлый, моңая башлый. Үзенең бәйрәмен башлый. Һәм үз көенен моңлы тавышына тальян моңын китереп куша. Тышта кар бураны улый, агач башларын шаулата. Землянка яңа гына җылына башлаган, анын эче тулы ачлык һәм шомлык. Караңгы һәр почмагына өшегән үлем кереп утырган да. яшеренеп тә тормыйча, тешләрен ыржайтып каткан килеш басып тора, һәр мизгелдә озын, салкын кулларын сузып бугазыңнан эләктереп буарга әзер. Һәр секундта, һәр минутта кем дә булса жаңы белән хушлаша бу Алланың каһәре төшкән «Дуңгыз Пятачогы«нда. Йә ул җанны немец снайперы ала. йәисә бомба, снаряд, мина, граната ботарлап ташлый. Шул бомба-снарядлар шартлаганда әле генә мылтыгын корып болашкан кешедән төтенләп, парланып яткан, пычрак чүпрәкләр белән актарып ботарланган ит. сөяк кисәкләре генә аунап кала..
Тышта салкын, өермәле, карлы буран улый Окоплар алдына, үлемнән котылыр өчен җир урнына әрдәнәләп өелгән, нык булсын өчен өсләренә су сибеп катырылган солдатларның мәетләре. Алар инде окоп брустверы булып, гере калганнарның җаннарын саклап сугышырга ярдәм итәргә тиешләр. Үлгән кеше дә сугышырга тиеш монда! Ә кышкы буран шул мәетләрдән өелгән бруствер ышыгына тырышып-тырышып көрт сыртлары өя. Маскировка уздыра. Көн-төн сугышудан, ачлыктан, суыктан өшәнгән, талчыккан, йончыган сугышчыларның күңелендә буран улавы өметсезлек тудыра, аны үстергәннән үстерә
Ягьфәрнен дә арыганлык, сагыну, өметсезлек, сагыш, мон тулган күз-күнелс үзенә урын таба алмый, барлык өметен тальянга салып анардан юаныч эзли. Бармаклары шул юаныч көен эзләп тальян телләре буйлап өстән аска, астан өскә йөгерәләр, эзләнәләр Тальяннан жанга ятышлы булып, анын авырткан җирләрен сыйпап, җәрәхәтле урыннарын дәвалап гатар моннары агыла башлый Берничә ел азапланганнан сон гына аңлады Ягьфәр: тальян гармун башкорт җырлары, башкорт моннары өчен үзенен табигате белән туры килми икән шул. Тальян гармун да. саратски гармун да чын татар гармуннары! Ул гармуннарда урыс та. башкорт та. үз көйләрен уйнап, моңландыра алмыйлар Ул гармуннарны уйлап чыгарган кешене дә татар моңының тәмен белгән гатар егете булган' Шунлыктан Ягьфәр. тальянын кулына алса, татар моннары дөньясына кереп чума, шунда хыялларына юл ача Йөрәге, башы белән Эстәрле авылының колхоз клубы сәхнәсенә кайтып китә Шунда «менә дә», тальянын сайратып җырлый башлый, күз алдына сөйгән кызы Хәтимәнен сылу буе. чибәр йөзе килеп баса Ягъфәргә кушылып көмеш тавышы белән Хәтимә дә җырлый Хәтимәнен сылу гәүдәсен күзләреннән ычкындырмыйча. тальянын сайратып Ягьфәр «Галиябану» монының чишмәсенә чума:
з. .к. У.« м I
Чи-итә-ән аша төшкә-ән ча-акта, Бүрәнәгә-ә абынды-ым. Ми-инуты ай. сәгате ел, Галия-бануы-ым, сылуы-ым иркэ-эм. Шул кадәрле са-агынды-ым...
Монайган егетнен күз алдына кечкенә елга ярына терәп салынган тимерлек килеп баса. Күн алъяпкычын чишә-чишә җир башлы тимерлектән чалара башлаган сакал-мыеклы әтисе Динислам күренә Улы Ягъфәрне күрүгә үк елмая башлый. Ике бичәсеннән туган ундүрт баласы арасында Ягъфәр улы иң яраткан баласы ата кешенең. Ә тальян, истәлекләргә алып кайтып китеп, салкын землянканы җылытып моңая да моная Ягъфәр Байморатов соңгы көннәрен, атналарын яшәгәнне сизгәндәй уйный тальянында. Моная гармунын уйнатып башкорт баласы.
Бер кичне нилектәндер тыныч булды. Икенче көнне генә беленде фашистларның раштуа бәйрәмнәре булган икән. Ул кичне хәтта жил дә басылган иде. Ап-ак пәрдә булып, һаваны тоташ каплап ап-ак кар ява. Берничә адымнан бернәрсә дә күренми—тик ак кар гына ява. Ап-ак кар. кешеләр үхтәре уйлап чыгарып, үзләре өчен үзләре ясаган ямьсезлек- ләрне, явызлык эшләрне, мәетләрне, бомба-снаряд чокырларын каплап бетереп, тирә-якка сафлык бирергә тырыша. Бик каты бомбежкадан сон күпсанлы яралыларны тылга озатып, ат үләксәсеннән чабып алган итне ординарецы кертеп өстәл кебек нәстәгә куйгач, Ягъфәр тамак ялгап, кайнаган суны чәй итеп эчкәч, гармунын кулына алды. Өч кешелек блиндажда ул япа-ялгызы калган иде.
Тышта үзе жил дә юк, тик нилектәндер акрын гына ишек шыгырдады Снаряд гильзасыннан, филтәсе тышка чыгарып ясалган сукыр лампадан землянка эченә зәгыйфь кенә яктылык таралган. Ишек ачыла башлаганнан ут теле талпынып куйды—һава агымы кагылды аңарга. Ягъфәр башын күтәреп ишек ягына карады да дертләп куйды. Ишек төбендә кулларына автомат тоткан ике немец солдаты басып тора иде. Ак маскировка халаты капюшоннарыннан кып-кызыл битләре генә күренә Тиз генә Ягъфәрне. землянка эчен күздән кичереп чыктылар. Ягъфәр бу көтелмәгән «кунакларны» күргәч каушый төшкән иде. Шулай да аптыравын. каушавын яшереп урыныннан кузгала башлады. Алдарак басып торган немец автомат көбәген идәнгә каратып борды. Перчатка кигән сул кулын аз гына өскә табан күтәрә төште. Елмая биреп, сәер, үтенечле тавыш белән акрын гына әйтте:
— Шпие.те зие битте. музикен! Зеер гут! Битте! Битте! (Тагынуйнагыз лзе музыкагызны.' Бик матур! Зинһар! Зинһар!)
Ягъфәр анын нәрсә сораганын абайлады, һәм уйнаудан башка чара калмаганын да аңлап алды. Йә үтереп китәләр болар, яисә авызына чүпрәк тыгып, «тел» итеп алачаклар. «Ни булса да булыр!?»—дип уйлады да, түмәренә кире утырды. Бер аккорд алды да, җырны яңадан башлады:
Таң әтәчләре кычкыра.
Әллә тан ата микән?
Үтеп киткәч борылып карый, Галиябануым, сылуым-иркәм, Әллә ярата микән?..
Үз тавышыннан үзе көч алып җырлады Ягъфәр. Немец тыныч кына әйтеп куйды:
-Зеер гут. камрад! Зеер тут! (Бик матур, иптәш.' Бик матур!)
Читән аша төшкән чакта.
Бүрәнәгә абындым
Минуты ай. сәгате ел.
Галиябану, сылуым-иркәм.
Шул кадәрле сагындым...
Жыр тынды, гармун уйнаудан туктады. Немецлар икесе дә гаепләре оар кешеләр кебек ишек төбендә таптанып алдылар. Тазасы тагын телгә килде:
—Битте. нох ейнмал! (Зинһар, тагын бер мәртәбә?!)
Иреннәре белән көчәнеп урыс сүзләрен китереп чыгарды:
—Пжалста! Песня-a! Нох ейнмал!
—Битте! Нох ейнмал!—диде Ягьфәр елмая биреп. Немец теле укытучысы Сыртланов абыйсының дәресләре исенә төште. Барлык белгән сүзләрдән хәтерли-хәтерли алып китте
—Диезе зингер һабен наме Галиябану! (Бу җырның исеме Галиябану!)
Салкын землянка эчендә тагын «Галиябану»нын җылы моңнары агылды.
Киеренкелектән Ягьфәрнен аркасы буйлап бөрчек-бөрчек тир ага башлады. Тукталды җырлаудан. Немец сорады.
—Диезе зингер нихт руссиш? (Бу җыр урысларныкы түгел бит?)
—Найн! Диезе зингер ист татариш зингер! (Бу җыр татар җыры!) —Унд зие зинд татариш? (Сез дә татармы9)
—Иа! Их бинд татариш! (Әйе! Мин татармын!)
Үзенен башкорт икәнен әйтеп тормады. Әллә белә немец башкортны, әллә юк!
Немец куенына тыгылды, бер зур плитка шоколад чыгарып, агачтан юнып ясалган өстәлгә куйды. Елмайды:
— Вир коммен цюрюк! Данке шөөн! Зеер гут музика! Ауф виедер зеен! (Без киттек! Зур рәхмәт. Музыкагыз бик матур! Күрешкәнгә кадәр!)
Немец йодрыклаган ун кулын азрак һавага күтәрде дә... икесе бер булып борылып, землянкадан чыгып киттеләр. Ә землянка эчендә аларга ияреп кергән суык, өстәлдә бер плитка шоколад, һәм аптырап басып торган рота командиры лейтенант Ягьфәр Баиморатов кына торып калды
Чирек сәгать чамасы узгач, тунын киеп Ягьфәр землянкадан чыкты Эзләреннән чамалады: немецлар дүртәү булганнар! Бераз кар яуганны карап басып торды да, часовойларны тикшерергә китте Часовойларның берсе дә юк иде. Суыкка, ачлыкка постта торганнарның күбесе чыдамый— землянкаларга поса иде. Лейтенант аларны ачуланмыйча гына постларына чыгара башлады. Тавышсыз, каршылыксыз чыга бардылар Тик өлкән яшьләрдәге берсе генә сөйләнеп куйды.
— Немец раштуа бәйрәм итә бит бүген. Йөрмәс инде ул безнен ачтан какланган землянкалар янында. Ат үләксәләре арасында. Шнапс чөмерә булыр ул...
1942 елның язы җитеп, Нева елгасында боз кузгалгач, «Невский Пятачок» плацдармын немецлар тоташы белән юк иттеләр «Пятачок»ны саклаган сугышчыларның бик азы гына әсир төште, күпчелеге кырып салынды. Ул болай булды.
29 апрельгә каршы төндә Невада боз шартлап ярылды һәм елга бозында салынган юл юкка чыкты. «Невский Пятачок»ка азык, боеприпас китерү тукталды. Боеприпассыз калган сугышчылар плацдармда тагын бер атна сугышып каршы тора алдылар Немец авиациясе аяз көннәрдән файдаланып «Невский Пятачок»ны һавадан аркылы га-буйга бомбага тотты, пушка-минометлардан снаряд, миналар яудырды Теткәләнгән җирләргә кабаланмый гына пехота кертеп, андагы ярым тере сугышчыларны юк итә барды...
Бер аягы тубыктан, икенчесе тездән өзелгән Ягьфәр Байморатовны землянкага кертеп салдылар. Ягьфәрнен хәле юк. башы әйләнә, күз алдында утлы боҗралар йөзә. Ул инде соңгы сәгате килеп җиткәнне яхшы анлаган иде Землянкада соңгы сугышка әзерләнде Аркасы белән землянка диварына сөялде. Кабаланмыйча гына, әтисенең төсе итеп авылдан алып килгән чалгы пәкесе белән битен баса башлаган кара сакал-мыегын кырлы Бик җентекләп, ике мәртәбә кырды Шомарган битен сыйпап көлеп куйды. Бит ябык булса да. бик шома итеп кырылган
иде Гимнастерка түшендәге Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» медален һәм «Ворошиловский стрелок» дигән значогын ялтыраганчы, җентекләп ышкыды. Документларын, Хәтимәдән килгән хатларны, агач саплы чалгы пәкесен янган мичкә тыкты. Хәтимәсенең бердәнбер фоторәсемен йөрәге турысына, гимнастерка кесәсенә кадерләп кенә салды. Соңгы тапкыр үпте.
—Киткән чакта үптермәгән идең. Барыбер үптем үзенне... Хәтимә- бануым...
Ата комсомол булуына карамастан, олы әсәйе өйрәткән бердәнбер белгән догасын—«Әлхәм»не өч мәртәбә укып чыкты Кыйбланы чамалап битен сыпырды. Мич өстендәге чәйнектә җылынган суга сөлге чылатып тәненен барлык җирләрен ышкып, сөртеп чыкты. Үлеменең землянка ишеген ачып килеп керәсен ул белә һәм аны тыныч кына, чын ирләрчә горур итеп каршы алырга әзерләнеп беткән иде...
Өстәл артына куллары ярдәмендә өстерәп гәүдәсен алып кереп утыртты. Тальян гармунын кулына алды. Артындагы шүрлектән үрелеп сонгы граната-лимонкасын алып чалбарының сул кесәсенә тыкты. Ике куллап тальян гармунын тере җан кебегрәк иттереп сыйпады:
—Сонгы мәртәбә уйныйбыз хәзер, дус! Мин дә, син дә бетәбез! Сине немецка бирә алмыйм—гафу ит...
Сугыш, атыш тавышлары землянкага якынлашалар иде. Тик алар бер сәгать элегрәк булган кебек зәһәр түгелләр иде инде. Плацдарм юк ителеп, инде аны саклаучыларны бетерү генә бара иде.
Ягьфәр мендәре астыннан фляжка белән спирт чыгарды. Аңа бераз карап торды да, ачмыйча топчан астына ыргытты:
—һәрчак чын ир-егет булдың, Ягьфәр. Эчмәгән хәлдә үлемнең йөзенә карап кит Тикмәгә генә атаклы башкорт Байморат нәселеннән димиләр сине Чын башкорт бит син!
Яраткан көйләре «Гөлмәрфуга», «Салкын чишмә»не башкаргач, сонгы тапкыр башкарганын яхшы аңлап, акрын гына «Галиябану»ны уйнап жибәрде:
Минуты ай, сәгате ел,
Галия лә Бануым, сылуым-иркәм.
Шул кадәрле сагындым...
Шулчак, тыштан каты типкәнгә землянка ишеге шар ачылып кипе Анда кеше үтереп кызган немец солдатлары күренде. Өстәл артында утырган лейтенантны күреп берсе команда бирде:
—Штеен ауф! Хенде хох! (Басыгыз! Кулларыгызны күтәрегез!) Ягьфәр алардан күзләрен алмыйча җырлавын дәвам итте.
Сул кулы белән гранаталы кесәсенә тыгылды. Шул ук мизгелдә ишек төбендә немец автоматы озын чират биреп тырылдарга тотынды Пулялар тальян гармунны, һаман җырлаган Ягьфәрнен күкрәген теткали башладылар Гармун озын, авыр, моңлы тавыш чыгарып ыңгырашты.
Немецлар чыгарга дип борыла башлаганнар иде, землянка баскычыннан кабаланып төшеп килгән аяк тавышларын ишетеп, башларын күтәреп тышка карадылар Полкның атаклы разведчигы, таза гәүдәле Иоган штеллер үзенен ике иптәш разведчигы белән икән. Штеллер землянка а-чга үгге дә. утырган килеш жан биргән лейтенант янына килеп . тды. Башыннан юка сукнодан теккән ике колаклы бүреген салды шул- Сугыш бит- БУ офицер бик әйбәт татар R™ Л Жыры да' £!у,ы“сы ла бик матур иде /Кырынып исеме э-э... .Бану, исемле иле. Кызганыч, килеп житә алмадым
Сөюләрен чыннан булса!
Хәтимә бәгърем, сылуым-иркә-әм, Үлемнәрдән тартып ал! Сөюләрен чыннан булса-а...
Петя ^ЗЬИ Армиянең 1942 елдагы тоташ унышсызлыклары «Невский ятачотота. апрель азакларында башланып китеп, ноябрь аена кадәр оарды Ватан сугышында дүрт ел буена һәлак булган халыкнын яртысына якыны шул каһәрле 1942 елнын языннан алып кара көзенә кадәр кырылды...
1942 елнын кышын Ленинград блокадасын өзәргә дип һөжүм башлаган Икенче Удар Армия. Волхов-Новгород сазлыкларында чолганышка эләгеп. жәй айларында яшәүдән тукталды. Тулысынча диярлек чолганышта калгач, бик азлары гына аннан котылып чыга алдылар Халык телендә Мясной Бор дип кара даны чыккан урында берничә көнгә генә километр ярым озынлыкта итеп божраны өзә алдылар Тик ул озакка бармады Икенче Армиянен яртысыннан күбе әсирлеккә төште Шулар арасында кече политрук, татар халкынын инде сугышка кадәр үк атаклы шагыйре булган Муса Жәлил дә бар иде Әсирлек, төрмә-концлагерьлар аша. кыйнаулар, кимсетүләр, сатылулар аша татар шагыйре палач балтасына һәм мәңгелеккә әйләнәчәк данына каршы әсирләр колоннасында атлый иде...
Ә Икенче Армия белән 1941 елда Мәскәү сугышларында дан алган. Сталинның яраткан генералларының берсе булган генерал-лейтенант Власов Андрей Андреевич командалык итә иде Ул да шул чолганыштан чыга алмыйча, әсирлеккә эләкте, һәм 1943 елдан алып Гитлерга тугрылыклы сатлык хезмәткә күчеп. Совет Армиясенә каршы сугышучы Российская Освободительная Армия дигән хәрби оешма төзеде, шунын Баш командующие булды. Советлар Союзына. Рус и я га каршы сугышкан Власов Армиясенең хәрби байрагы бүген Русия кабул итеп, үзенен Дәүләт флагы итеп кулланган байрак иде .
Кызыл Армия командованиесы 1942 елнын 26 сентябрендә Невская Дубравка кырында, инде Московская Дубравка дигән урында тагын десант төшерде. Тегесеннән дә кечкенәрәк бер плацдарм яулап өлгерделәр Тик. исәпсез-хисапсыз халык кырылудан башка, анысының да файдасы булмады.
Башлары су үтмәслек итеп күн белән ямалган һәм калын итеп күн табан тегелгән киез итекләр кигән кече лейтенант Зәйни Вильданов март азакларында госпитальдән чыкты Әле шешенгәне кайтып бетмәгән, юка гына кызыл тире белән капланган аякларына күн итек тә. ботинка да киярлек түгел иде шул. Кул тигәнгә дә авырта торган аякларын зур киез итекләргә сакланып кына тыга-тыга. эченнән генә көлеп куйды: - Чабаталар булса-а! Илләмә дә шәп булырлар иде йөрергә! Чабата киеп һөҗүмгә күтәрелсәң—немец авызын ачып, атарга да онытып басып ката бит инде! Штык белән минем чәнечкәнне көтеп!» Госпитальдән чыгарга бер көн кала сорадылар:
-Себер дивизиясе оеша. Монда—Алтайда. РуссовскиЙ исемле бер зур авылда Теләгегез булса, шунда озатабыз. Әгәр инде теләгегез булмаса. Новосибирскига озатабыз. Уйлагыз!
Вильданов сорарга жөрьәт итте
-Бер генә атнага булса да өйгә кайтарыгыз. Чак йөрим бит. күреп торасыз.
—Сез нәрсә-ә?!—диделәр анар Нинди өй ди ул Сугыш бара!
—Анысы шулай да Тик минем хәлне күреп торасыз бит Бу аяклар белән мин ничек сугышыйм ди инде9!
Фронтка барып житкәнче кимендә ай ярым үтәчәк Шул вакыт эчендә аякларыгызга ныклап басачаксыз. Сөякләренә зыян килмәгән бит. Тыл та түгел, ә патриот булып фронтка омтылырга кирәк!
Бу сүзләрне ярыйсы гына корсак үстергән госпиталь комиссары әйтә иде.
Себер дивизиясен»» китәргә дип. госпитальдән алар өчәү чыктылар Зәйни жайлап кына атлап хәрәкәт итә ала иде Тик аякларының үкчәсен үкчәгә китереп куя алмый. Аның белән госпитальдән бергә чыкканнарның икесе дә батальон комиссарлары Яна оеша башлаган дивизия штабы
монда—Бчйскида икән дә, ә личный состав каладан 32 километрда утырган ^ссовский исемле авылда икән.
8 март көнне дивизия штабына кереп үзләренең килгәннәре турында әйттеләр. Дивизия командиры подполковник Улитин. ә дивизия комиссары Никитин икән. Дивизиянең штаб начальнигы подполковник Комлев бик тә җитди кеше икән. Штаб начальнигы өчесен дә кабул итеп, алар белән тиз генә танышты да дивизия яшәгән Руссовский авылына китәргә боерык бирде:
—Уңышлар телим яна дивизияда!—диде.
Шул кичне шәһәр кунакханәсенә кереп кундылар. Икенче көнне дивизиягә китәргә кирәк иде. Тик ике комиссар да иртән гарнизон ашханәсенә кергәннән соң. кич булганчы шуннан чыкмадылар. Көне буена аракы эчеп, бер-берсенә зарларын сөйләп утырдылар. Урамда караңгы төшеп килгән вакытта бер-берсен танымаслык хәлгә килеп җиткәннәр иде. Көч-хәл белән кунакханәне табып (урам аша гына!), йокларга яттылар. Икенче көнне иртүк алар тагын хәрби ашханәдә иделәр һәм... кич булганчы тагын шунда хәмер чөмереп көнне уздырдылар. Өченче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Зәйни Вильдановның бу күренеш белән беренче мәртәбә очрашуы иде. Муллалы-мәчетле татар авылында үскән егетнен «кара эчү» белән эчкән урысларны беренче мәртәбә шулай якыннан күрүе иде бу. Андый күренешне урыслар бер генә сүз белән атыйлар икән: «Запой!» Дүртенче көнне төнге уникенче яртыда сәрмәнеп кайтып кергән ике исерек комиссарның кесәләреннән документларын алып, үзенең мендәре астына тыгып ятты. Иртән иртүк тегеләр уянмас борын торып юынды да. дивизия штабына юнәлде. Штабта дежур булган капитанга комиссарларның документларын сузды:
—Иптәш капитан! Инде бүген бишенче көн китә—туктамастан эчәләр. Дивизиягә баруны уйламыйлар да. Мин берүзем китәм бүген. Бу документларны дивизия штабы начальнигына бирегез. Комиссарлар икесе дә хәрби ашханәдә утыралар. Көнозын. Шуннан табарсыз. Минем фамилиям кече лейтенант Вильданов. Хушыгыз.
Зур авырлык белән булса да. җәяүләп чыккан иде. Кала читенә җитә башлаганда чаналы ат куып җитте. Руссовский авылына кадәр шул чанага утырып барды. Авылга барып җиткәч, андагы штабны тиз тапты. Бийскида күрергә насыйп булмаган дивизия командирын мондагы штабта күрде. Штаб буенча дежур өлкән лейтенант Вильдановның документларын алып «Комдив подполковник Улитин Н Н •> дип язылган ишеккә кереп китте. Минут чамасы да үтмәгәндер, әйләнеп тә чыкты:
—Керегез!
Зәйни кабинетка керде дә. сакланып кына басып өстәл янына килде. Честь бирде:
—Иптәш подполковник! Кече лейтенант Вильданов сезнен тарафка хезмәт итәргә килде!
Подполковник урыныннан торып өстәл арасыннан чыкты. Кече лейтенантның аякларының үкчәләрен бер-берсенә терәп басмаганын, «устав бозып- торганын күреп акырып җибәрде:
—Үкчәләреңне бергә куеп, тиешенчә ба-ас!!!
Вильданов тонык кына тавыш белән подполковникның күзләренә карап җавап бирде:
—Булдыра алмыйм! Аяклар җәрәхәтләнде минем—тыңлап бетермиләр!
Подполковник каушап төште. Зәйнигә якын ук килеп күрешергә кулын сузды:
—Әллә фронтовикмы?
—Так точно! Ленинград фронтыннан мин!
Подполковникның каушавы тагын да артты:
— Мин бик хөрмәт итәм фронтовикларны. Гафу ит мине! Ленин-градлыларны бигрәк тә хөрмәтлим Утыр! Утыр! Нәрсә сюколокмы. пулямы1
u-uru. Юк Шул' Ике аяк та ошегән иде’ пулемет артында немей һөжүмен кире кагып атып ятканда. «Невский Пятачок»та.
Алдындагы кәгазьләрне читкә этәреп куйды комдив:
— Ьик вакытлы килдегез безгә. Бер полкта огнемет взводы оештырыр! а боерык бар. Шул огнемет взводы командиры итеп билгеләрбез сезне. Полк командиры майор Сычев...
—Ут взводы? Нәрсә була ул?
Подполковник көлеп куйды;
—Үзем дә белмим, лейтенант. Ут сиптерә торган кораллар белән коралланган взвод булырга тиеш дип уйлыйм. Тик коралларын күргәнем юк, күз алдына да китерә алмыйм. Дивизиядә андый коралның әле берсе дә юк. Булырмы—билгесез. Ә взвод булырга тиеш һәм мин инде взвод бар дип өстәгеләргә язма рәвештә хәбәр итәргә дә тиешмен. Син полк командирына гына турыдан-туры буйсыначаксың Батальон командирлары белән бертигез буласын, буйсыну буенча.
—һм! Иптәш подполковник! Мин бит ул коралларны белмим дә.. Ничек иттере!! мин андагы халык белән командалык итәрмен?
—Армияне беләсең бит инде! Коралы килсә, инструкциясе да килә. Укырсын, белерсең, кулланырсын. Белемен ничек? Җиде сыйныф бармы?
—Урта белем минем.
—Ну-у, Вильдано-ов! Урта беле-ем! Булды бодай булгач. Бу белем белән сугыш вакытында синнән генерал ясап була.
Өстәл артына кереп утырды да, сүзен дәвам итте
—Син билгеләнгән полк әле урман кисә. Бер төрле дә корал юк хәзергә. Шунлыктан хәрби әзерлек тә үткәрелми Тик окоп казырга гына өйрәтәбез...
Үзенең дивизия командиры булганы исенә төште:
—Ярар, огнеметларны читкә куеп торыйк. Син фронтта ничек сугыштың һәм нәрсә эшли беләсең?
—«Дегтярев» һәм «Максим» пулеметларын яхшы беләм. Окоп, блиндаж төзелешләрен дә яхшы гына өйрәндем дияргә була. Кул сугышын беләм. Бик күп кул сугышларында катнашырга туры килде Үзебезнең автоматны да, немец автоматы Шмайссерны да яхшы беләм. Аннан немецларның < МГ» дигән пулеметын да беләм Шәп пулемет
—Әллә «Максимнан»да әйбәтме’’
—Әйбәт шул. Патрон лентасы корычтан ясалган «МГ»нын. Ә «Максим»ның патрон тутыра юрган лентасы юка брезенттан. Юешләнсә, пулемет эченә керми башлый шул. Атып булмый шуннан сон... Сугыш күрсәтте—һәр полкта бер взвод автоматчылар һәм бер взвод пулеметчыларны оештырырга кирәк. Аларны немец бәреп керә башлаган урынга ташларга, дошман һөжүмен кире кагу өчен кулланырга була.
Подполковник азрак уйланып утырды да. үзенен уйларын әйтте:
—Сез, лейтенант, сугыш утын үткән офицер Ә без әле немецны күргәнебез дә юк Мин дивизия офицерларын клубка жыеп утыртыйм һәм ул сезнен белән очрашу булсын Ничек сугыша башлагансыз? Финнар нинди, немецлар ниндидер—сөйләрсез! Бигрәк тә аларнын сугышу ысулларына туктарсыз! Авиациялары. артиллерияләре ниндирәк’ Иң мөһиме: немец солдаты ничек коралланган һәм ничек итеп сугыша белә Басып керүләренә караганда, оста сугышчылар булырга охшаган Чөнки безнен пропаганда тиз жинәбез немецны дип . э-э...
Тәвәккәлләде:
... тиз жинәбез дип шапырынудан туктады
Подполковник үз башы белән уйлап яши торган шәхес иде бугай Яшь кенә кече лейтенанттан тырыш укучы кебек сугыш турында төпченде дә гопченде Вильдановнын сөйләгәннәрен тыңлаган саен анар хөрмәте арны Гулысынча «сез»гә күчте
Беләсезме нәрсә. Вильданов?! Корал килә башлау белән мин сезгә бер группа командирлар һәм сержантлар бирермен Шуларны
үзегезнең тәҗрибәдән чыгып корал белән, бигрәк тә пулеметлар белән эш итәргә өйрәтерсез. Сезнен дивизиягә килүегез минем өчен зур уңыш! Минем өчен генә түгел, барлык дивизия өчен. Сез—беренче фронтовик! Сезнен полк урман кисә. Сезне ул эштән азат итәм. Азрак тирә-якка карап ял итеп алыгыз. Шулай ук өч батальоннан кешеләр сайлап алып исемлек төзеп, огневой взводны булдырыгыз. Исемлеккә Сычев кул куйсын. Алай-болай комиссия килеп төшсә, күрсәтербез шул исемлекне Взвод булгач, махсус коралын да сорарбыз.
Сычев—майор. Фин сугышынын беткән бер атнасын гына сугышып калган. Ул командалык иткән полк Боровлино исемле авылда, шуннан ике генә чакрым урында, таулар арасында урман кисә. Ул эштән дивизия командирының кушуы буенча азат ителгән кече лейтенант Вильданов Руссовский авылында бер карт белән карчыкта фатирга урнашты, көннәр буена бернәрсә дә эшләмичә, күбрәк вакытын йоклап үткәрә башлады. Шунда гына аңлады: «Невский Пятачок»тан ул бик нык арып, ватылып чыккан икән. Күрәсең, госпитальдә дәвалану да аны савыктырып бетермәгән. Атна-ун көннәр узгач кына Зәйни аякларына ныклап басып, авыл урамнарында йөри башлады. Комдив кушканча, батальоннарны урман кискән җирләрендә йөреп чыкты. Исемлек төзеде һәм огнемет взводын кәгазьдә булдырып та куйды. Исемлекне тырышып төзи торгач, бер ай эчендә бу взводта илле ике кеше санала иде инде. Кәгазьдәге исемлектә генә булса да...
Апрель урталары җитеп, язгы сулар кузгала башлаганда, ике көн эчендә дивизияга күп итеп корал һәм җитешмәгән халыкны китереп тутырдылар. Китте көн-төн тревога белән алып чыгып китеп, йөгертә- атлый марш-бросоклар ясау, штык сугышына өйрәнүләр, винтовкадан, автомат-пулеметлардан атулар, граната ыргытырга күнегү үткәрүләр.. «Ура» акырып, авыл тирәсендәге кечкенә булса да, текә тауларны штурмлап атакага йөгерүләр...
1942 елнын 1 май иртәсендә Бийскидан дивизия халкы тутырылган беренче эшелонның «телячий вагоннары» көнбатышка—фронт ягына чыгып та китте. Шул эшелонда «Максим» һәм Дегтярев пулеметлары белән коралланган «Ут взводы» да, анын командиры кече лейтенант Вильданов Зәйни дә бар иде. Ул инде аякларыннан киез итекләрен салган, аларны үзе яшәгән фатир хуҗасына калдырган. Аякларына зур, 45 нче размер кун итекләр киеп алды. Йөргән чакта аяклары авыртса да, түзәргә, күн итекләргә өйрәнергә кирәк иде. Җәй җитеп килгәндә фронтка киез итекләрдән барып булмый бит инде.
Хәрби эшелон Бийскидан Казан аша Воронежга юл тотты. Атаклы Кабан күлен Зәйни вагон тәрәзәсеннән генә күреп калды...
Эшелон Урал тауларын кичкән көннәрдә безнең гаскәрләр Харьков каласы янында зур һөҗүмгә күчкән, коточкыч каты бәрелешкә очрап, бик ныклы чолганышка эләккән. Шунда җиңелүгә дучар булган берничә армия тигез далада юк ителә башлады.
1942 елнын башында Кызыл Армиянең Генераль Штабы начальнигы маршал Борис Михайлович Шапошников докладына ышансан, Германия Армиясе 1942 елнын җәендә Мәскәү каласына башка һөҗүм итмәячәк икән. Җәйге немец һөҗүменең төп юнәлеше Ростов аша Кавказга булачак, һөҗүмнен төп максаты Кавказ нефтенә Германия хужа булырга тиеш' Германиянең Генераль Штабы планы буенча үзләренең танк һөҗүмнәрен кин итеп алып барыр өчен СССРнын көньяк далалары аша Кавказга ыргылырга кирәк. Нефтьнең төп чыганагы булган Кавказ яулап алынгач, немецлар Кавказ тауларын көньякка табан кисеп чыгып, Иранга бәреп керергә тиеш. Һәм андагы нефть промыселларына да Германия контроле оулырга шеш. Сугышны җиңү белән тәмамлау өчен Германиягә нефть җитешми иде.
Ста;1ИННЬ1Н Фәрманы буенча Кызыл Армия язгы ташулар ҮП белән Харьков янында зур һөҗүмгә күчәргә тиеш һәм дошманны тар-
мар итеп ташларга тиеш. Ә Шапошников тәкъдим иткән һөжүмгә күчмичә «актив оборона» гына оештыру белән Сталин килешмәде. Чөнки даһи кеше Даһи бит инде ул—анын белмәгәне юк. Анын өчен картаеп барган маршал Шапошников кем ул? Кичәге көн! Анын уйларын исәпкә алмаска да мөмкин!
Дала юллары кибеп бетмәс борын ук Харьков тирәләрендәге өч ФРОНТ ҺӨЖҮМГӘ к^чэ Кызыл Армия «полководецларының» мемуарларында 1942 елның язындагы ул һөжүм турында бер генә мәгълүмат та табып булмый. Әйтерсең лә. андый фаҗига бөтенләй булмаган да.
Кайсысы дөрестер—бүген дә ул хакыйкать бездән яшеренгән Бер фараз буенча Кызыл Армиянен ул һөжүме турында планны немец разведкасы шул елның февраль аенда ук үз кулына төшерә алган Икенчесе, имеш, безнең элемтә офицеры шул планны самолет белән алып барган чакта, тегеләр аны бәреп төшергән һәм план алар кулына эләккән
Беренче фараз дөреслеккә туры килә. Чыннан да, апрельдә башланган Кызыл Армиянен һөжүмен фашистлар бер ай эчендә йомшак пирог кискәләгән кебек тураклап ташладылар Алар башта чигенгән булып кыйланып, зур «капчык» ясадылар, һәм безнекеләр шунда кереп чумгач, капчык авызын бәйләп куйдылар да аларны юк итәргә тотындылар Безнен гаскәрләрнең күпчелеге шул «капчык»тан чыга алмады. Әсир төшкәннәрнең саны гына да 1,5 миллионнан артып китә. Харьков катастрофасыннан соң Мәскәүгә көньяктан Воронеж аша юл ачыла. Ә инде немец Сталинград яныннан Иделгә килеп чыккач. Мәскәүгә тагын бер юл барлыкка килә. Сталинградтан Идел буйлап. Тик немецның төп максаты 1942 елның жәендә Мәскәүне алу түгел, ә Ростов-Дон аша Кавказ нефтенә барып чыгып, шуңа хуҗа булу!
Харьков янындагы җиңелүгә өстәлеп. Кырымдагы Керчь каласын югалту зур фаҗига була. Керчь каласын алып, шундагы гаскәрләрне тар- мар итү өчен атаклы немец полководецы фельдмаршал Фон Манштейн үзенең талантын да, көчен дә күп куя, ул кискен һәм тәвәккәл хәрби операция үткәрә. Севастопольны штурмлау белән дә ул җитәкчелек итә Севастопольне штурмлаган немец гаскәрләренең пехотасының 70 процентка якынын кичен машиналарга төятә дә, Керчь ягына озата Авиация, танкларның барысы да диярлек икенче көнне иртән Керчь һәм Феодосия калаларына ябырылалар. Шул калаларга каршы бик к,үп артиллерия да кулланыла. Ул операиияга «Дүдәк ауы» дип исем бирелә Севастопольгә ярдәмгә дип төшерелгән Керчь-Феодосия десанты юк ителә.
Акыллы, тәвәккәл фельдмаршал Фон Манштейн Гитлердан «Дүдәккә ау» өчен өстәмә бер генә солдат та сорап алмый. Гитлер үзе дә бирми
Брезент белән кузовы капланган йөк машинасына төялгән унике башкисәр немец солдаты Таманьга чыга торган биш чакрым киңлектәге бугазга ашыга. Шул бугаз ярында угыра да инде Керчь каласы. Машинаның арттан тенты төшерелгән—кем утырганы күренми Машина кабинасында— икесе дә мундирларын салган шофер белән немец фельдфебеле. Башка сыймаслык кыю боерык бирелгән аларга: Керчь крепостен басып алырга Ул крепость Керчь каласыннан 15 чакрымда Кавказ ягына караган урында Ул урын Ак Борын дип атала. Нәкъ шул Ак Борын янында Азау диңгезе белән Кара диңгез очрашалар да инде Шул ике дингез очрашкан урыннын киңлеге биш чакрым гына. Бугазның Кырым ярында Керчь крепосте утырган, ә инде Кавказ ярында Тамань исемле крепость басып тора Бер диңгездән икенче диңгезгә керү-чыгу тулысыңча шушы ике крепость тарафыннан тикшерелеп, рөхсәт итеп кенә башкарыла
Керчь крепосте 1762-70 елларда төрек солтаны тарафыннан салынган булган Яр артиллериясенең алты зур калибрлы туплары бер диңгездән икенче диңгезгә рөхсәтсез тыгылырга маташкан дингез корабларын юк итү өчен куелганнар да инде
Унсигезенче гасырның икенче яртысында Төркия белән сугыш
алып барган чакта, урыслар вакытлыча, сугыш беткәнче генә дип акча түләп. Кырым ханын алдыйлар Хан үзенен алтынга комсызлыгы өчен ханлыгы белән түли Урыслар сугыш беткәч тә Кырымнан чыкмыйлар Төрек крепостьләре булган Судакны. Керчьне ачлык белән буып, бирелергә мәжбүр итәләр. Кырым тулысы белән урыс кул астына эләгә. Сонгы Кырым ханы берничә елдан Францияга чыгып китә. Гәрәй Ханнарның нәселе шунда француз каны белән буталып юкка чыга.
Унике башкисәр белән командалык иткән фельдфебель инде Франция. Польшаны яулап алуда катнашкан бик тә оста, куркуны белмәс сугышчы булып исәпләнә. Һәм ул шулай да! Ул үзенен кечкенә кыю отряды белән һәрвакыт алгы сызыкта, һәм иң кискен эшләрне башкара белә. Бүген дә шулай—алар Керчь крепостен алып, немец гаскәрләре килеп җиткәнче аны үз кулларында тотарга тиешләр!
Фельдфебель дә. анын шоферы да урысчаны яхшы беләләр.
Ә фельдфебель Керчь кирмәненен төзелешен яхшы белә. Кичә кич боерык биргән чакта анарга кирмәннең кечкенә схемасын да тоттырганнар Тиз хәрәкәт итеп кирмәнне алу операциясе җентекләп әзерләнгән була. Керчь каласы ягыннан килгәндә кирмәнгә керә торган ике зур тимер капка бар. Кирмән диңгез яры белән 200 метрга сузылган һәм анда тагын ике капка бар. Капкаларның барысы дүртәү. Кирмән диварлары Әче Мөшкә (Урыслар ул урынга Адҗимушкай дип үзләренчәрәк исем биргәннәр) ташыннан салынганнар. Диварларның киңлеге 4-5 метр чамасы булып, биеклеге 13-15 метрларга җитә...
Немец десантчылары кала ягындагы бер капкадан туктамастан кирмән эченә килеп керәләр Машина тизлеген азрак акрынайта биреп, сулга, икенче капка ягына борыла башлый. Арттан тент ачылып китә дә. аннан кулларына автоматлар тоткан өч солдат сикереп төшә. Дүртенче булып «МГ» пулеметы күтәргән таза гәүдәле солдат сикерә. Ул шунда ук пулеметын өчаякка утырта да. анын артына сузылып ята. Автоматлы солдатлар капка тирәсендә утырган, яткан, тулган совет гаскәрләренә кискен боерык бирәләр:
—Хинде хох! Кулларыгызны күтәрегез!
Биш-алты минут та үтмәгәндер—дүрт капка да эчтән ябылып бикләнә. Диңгез ягына чыккан ике капка башына, диварга ике «МГ» пулеметы утырталар. Фельдфебель кирмән эчен күзләреннән кичерә дә. автоматын корсагына терәп, кирмән эчендә аны-моны уйламыйча арлы- бирле йөренгән сугышчыларга ут ача. Шуны гына көткән дүрт пулеметтан, автоматлардан кирмән эчендәге халыкны кыра башлыйлар. Ыңгырашу, кычкыру, акыру, кая керергә белмичә йөгерешү—кирмән эчендә паника башлана. Фельдфебель чехолыннан ракетница алып, һавага ракета җибәрә. Пулемет, автоматлардан ату туктала. Немец кулындагы автоматын һавага күтәрә дә. көчле тавыш белән кычкырып сөрән сала:
—Рус Иваннар! Сез тулысыңча уратып алынгансыз! Крепостьтан чыга алмыйсыз! Капкалар ябык! Коралларыгызны ташлагыз! һәм барыгыз да диңгез ягындагы дивар буена төшеп утырыгыз Сез бөек Германия әсирләре булдыгыз! Каршы торганнарны һәм алар белән бергә башкаларны да атып юк итәчәкбез' Ике минут вакыт сезгә. Ике минуттан кем кулында корал кала, ул атылачак Дивар янына төшмәгәннәрне дә атачакбыз!..
Ьерәүнен дә пулеметлар уты астында үләсе килми! Сан ягыннан меңнән артык совет сугышчылары бердәм булып, коралларын ташлап, диңгез буендагы дивар ягына агыла башлый. Берничә урында командир- комиссарлар каршы торуны оештырырга тырышып карыйлар. Күбесен \зе знекеләр ук урыннарында аталар, кайберләрен прикладлар белән сугып егып коралсызландыралар Керчь-Феодосия десантының сугышчылары шулай тар-мар ителә...
һәм алар белән җитәкчелек иткән ай чамасы узгач Фюрер үзе кабул да кочаклый, кулбашларыннан
днике оатыр немец солдатын I фельдфебельне, шофер солдатны бер итә! Рейхсканцелярияда! Барысын
шапылдатып яратып чыга, һәм барысына да Вермахтнын солдат өчен булган иң зур орденын тапшыра. Ул—Имән яфраклы солдат тәресе. Солдатларынын күкрәгенә тәреләрне үз кулы белән тагып чыга Гитлер..
1942 елның 4 июнендә Кызыл Армия Севостопольне дошманга калдыра. 2 июньдә, төнге унике узгач. Севостополь оборонасы белән җитәкчелек иткән адмирал Октябрский үзенен штабына дивизия командиры генерал Новиковны чакыртып китерә. Новиков—керәшен татары, һәм анын шулай икәнен штабта бар да беләләр иде. Чөнки жае чыккан саен генерал Новиков «без татарлар» дип мактангалап сөйләшергә ярата торган кеше иде Төтеннән, снаряд-бомбалар шартлаудан өс-башы, бит- куллары кап-кара булып беткән, берничә урыннан киеме ертылган. Новиков штабка килеп кергәндә анда генераллар, адмираллар, полковниклар бар иде. Күпчелек Новиковка карамаска тырыша—аны ни өчен Октябрский чакырганны беләләр Новиков тоткарланмыйча Октябрский кабинетына узды.
Адмирал анарга утырырга тәкъдим итеп тә тормады. Сүзне кыска тотты:
—Иптәш Сталиннан радио аша боерык бар: Севастопольне тагын өч кон бирмәс өчен сугышырга. Кырым синен., фәлән ителгән татар республикасы. Син дә татарсын. Менә минем урынга кал да. бирмә Кырым республикаңны фашистка. Үтә Сталинның боерыгын' Ә без— Оборона җитәкчеләре ярты сәгатьтән су асты көймәсе белән Кырымнан китәбез Оборона сина йөкләтелә!
— Китмисез сез, ә качасыз!—диде Новиков карлыккан, җирәнечле тондагы тавыш белән.—Сталинның «тагын өч көн оборона» дигәне сина су асты көймәсе белән качарга рөхсәт түгел Шушында Севастопольне яклап үләргә боера ул сина. Сугышып үләргә ул боерык!
Октябрский кулында «ТТ» пистолеты пәйда булды:
—Атып үтермәс борын бар чыгып кит! Сугыш! Герой будырсын' Посмертно! Татарин е .!!!
Новиков адмирал кулындагы пистолетка мыскыллап карады:
—Әйе, татар мин Тик синең кебек куркак жан түгел һәм Кырым республикасы да—татар республикасы. Сугышырмын! Боерыгына кул куеп бир!
Октябрский артында штаб начальнигының куркынган йөзе күренде. Ул Новиковка кул куелган боерыкны тоттырды. Генерал аны укып та тормыйча, берничәгә бөкләп түш кесәсенә тыкты да. честь бирмичә, хушлашмыйча чыгып китте...
Севастополь урамнарында. Сталин таләп иткән өч көн урынына, тугыз көн. тугыз төн туктаусыз сугышлар барды. Октябрский штабы тарафыннан сугышчыларның күпчелеге, корабльләр җитешмәгәнлектән. Севастопольдә ташлап калдырып кителгән иде. Тормышларына кул селтәгән ул сугышчылар үз-үзләрен аямыйча сугыштылар да сугыштылар Моряклардан гына торган соңгы төркем Граф Пристане дип аталган урында кул сугышында һәлак булды. Ин соңгылардан булган, җәрәхәтләнеп кара канга баткан биш матрос «Варяг»ны җырлап, бердәм булып соңгы һөҗүмгә ташланды Немей солдатлары аларны шул Граф Пристаненың баскычларында автоматлардан атып үтереп бетерделәр Севастополь бирелде
Урамнарны тутырган ватык кирпечләрне аралап машина узарлык кына тар юл ачтылар Фон Манштейн җиңелгән Севастопольне машинасыннан төшмичә генә карап чыкты Шәһәрнең ватык кирпечләре белән аралашып матросларның, солдатларның үле гәүдәләре ята иде. Тере кала алган әсирләр үлекләрне йөк машиналарына төяп, дингез пристаньнарындагы баржаларга ташыйлар Манштейннын боерыгы кыска диңгезгә батырып бетерергә!
Севастопольне карап чыккач, фельдмаршал «Гавана» сигарасын кабызды да үзенен штаб начальнигына мөрәҗәгать итте
* -Әсирләр әйтүенчә, адмирал Октябрский су асты көймәсе белән
качкан Севастопольдәге сонгы урам сугышлары белән генерал Новиков командалык иткән. Тере булса да, үле булса да—генералны табарга’ Әсирләрне барлап, карап чыгыгыз. Тере булса, миңа алып килегез. Ә инде һәлак булган булса, батыр сугышчыга тиешле хөрмәт белән күмуне оештырыгыз Мин дә катнашырмын...
—Йаволь!
Тик генерал Новиков тереләр арасында да, мәетләр арасында да табылмады Имеш-мимешләргә караганда, әсирлеккә төшмәсен өчен аны. имеш, янындагы НКВД капитаны атып үтергән. Кирәге беткәч...
Татар халкының батыр улы генерал Новиковнын язмышы бүгенге көнгә кадәр билгесез. Кирәге беткән, татар генералы булганы өчен аны инде «данлыклы урыс тарихы* онытты...
Июль аенда немец гаскәрләре Сталинградка һәм Ростовка һөҗүм башладылар «Группа Б* дип йөртелгән гаскәрләре Дон елгасының тамагында утырган Ростов каласы аша Кавказга ыргылдылар. Бу аларнын 1942 елның җәендә уздырыла торган төп максатлары иде. Кавказны яулап алганда шул максатка ярдәм итү өчен алар Сталинградны алырга карар кылдылар Иделдән нефтьне Үзәккә ташуны киссәләр. Советларның озак яшәмәячәген алар яхшы аңлыйлар иде.
Июль аеның урталарында инде Сталинградка 100 километрдан да аз ара калган иде. Әмма шул дала озынлыгын фашистлар ике айга якын үтә алмады. Чигенүче һәм аларга ярдәмгә тылдан ашыгучы Кызыл Армия частьләре канлы оборонадан бертуктаусыз контр һөҗүмнәргә күчеп, каты сугышлар алып барды. Украина далаларыннан алып Сталинградка кадәр булган кырлар ике яктан да һәлак булган солдат, офицер мәетләре белән түшәлде. Дошманның оста оештырылган сугышларыннан рухы сынганнар корал ташлап кача башлады. Менә шул чакта Сталинның үтә дә мәкерле, хәйләкәр акылы 1942 елның 28 июлендә 227 номерлы атаклы боерыгын китереп чыгарды Фронт халкы ул боерыкка исемне төгәл һәм кыска гына итеп такты «Ни шагу назад!* Шул 227 нче боерыкны тормышка ашыру өчен, оборона тоткан, яисә һөҗүмгә барган гаскәрләр артына яхшы коралланган, яхшы киендерелеп, яхшы ашатылган НКВД частьләре куела башлады Окоп ташлап качучыларны арттан «үзебезнең» НКВД кешеләре атып юк итә иделәр. Сугышмыйча гына кара' Чигенгән частьләрнен командирларын, бернинди дәлилләргә дә карамыйча, атарга хөкем итеп, үз сугышчылары сафы алдында атып үтерделәр. Сугышырга сәләте булмаган Кызыл Армиянең урта, югары командованиесының һәм бөек Сталинның «даһи наданлыгын« гади сугышчылар каны белән юа башладылар Ныклап, сугыш бетеп, җинү көне килеп җиткәнче!
1942 елның башында ук җәйге һәлакәтне булдырмаска тырышкан Генштаб начальнигы маршал Борис Михайлович Шапошниковның да язмышы фаҗигале булып бетте. 1941 елны сугыш булмый дигән кебек. 1942 елны немец һөҗүме турында Сталин тагын ялгышты Тик ялгышкан өчен Сталинны урыныннан куарга кеше юк иде шул. Үзен-үзе куа алмый бит инде?!
Язгы җиңелү тулысынча ачыклангач. Шапошниковка Генштабтан китәргә тәкъдим ясадылар. Маршал күзлеген салды да. кадрлар белән шөгыльләнүче генералга күзләрен текәде:
—Ни өчен мин китәргә тиеш?
Штаб эшеннән куылса, маршал үзенең озак яшәмәсен яхшы анлый иде.
Генерал унайсыхтанганын яшерер өчен иөткергәләгәндәй итеп алды э-э. Үзегез дә аңлыйсыздыр Язгы компания турында сезнен концепция дөрес булып чыкты. Шунлыктан сезне һәркөнне күреп эшләү HI АВНОКОМАНЛУЮШИЙГА э‘э - жинел булмаячак...
ramtu апошников шулай итеп. Генштабтан куыла. Ел ярым вакыт үткәч. ° Кс4!е-1ӘР графыннан онытылып, үзенең кабинетыңда дөнья белән хушлаша. Кирәге бетте!
Аның урынына генштаб начальнигы итеп генерал Васильевский Александр Михайлович билгеләнә.
«Доннын зур борылмасы» дигән урын Сталинградтан 60 километрлар чамасында Ул урын—Дон елгасының Иделгә ин якын килгән урыны Немец гаскәре, Донны шул урында 25 июньдә кисеп чыгып, Идел ягына һөжүмнәрен көчәйтте Шул 60 километрга сузылган далада бер ай буена канкойгыч каты сугышлар барды 6 августта, карангы төшә башлагач немец танклары Сталинградтан 3 километр төньяктарак Идел елгасы ярына килеп чыктылар.
Сталинград сугышы башланды. 23 августта тан белән башлап, караңгы төшкәнче немец авиациясе Сталинград каласын бомбага тотты Шул көн эчендә Сталинградка 2000 (ике мен!) самолет очышы ясалды Сталинград һава һөжүменә казы каршы торды. Немец авиациясе бер көн эчендә 120 самолетын югалтты Сталинградта бик каты янгыннар башланды. Яртысыннан күбесе агач йортлардан торган шәһәр август эссесендә дары сипкән кебек кызып янырга тотынды Эсселек кала эчендә шулкадәр иде, хәтта тик торганнан телеграф баганаларына да кинәт ут кабына торган булды. Эсседән, бомба тиюдән шартлаган нефть цистерналарыннан аккан нефть Идел өстен каплап яна иде
13 сентябрьдә Сталинградта урам сугышлары башланды, һәм алар 1943 елнын февраль башына кадәр туктамастан барды Ул сугышлар турында фашистларның үзләренең азганнарыннан, сөйләгән нәреннән:
—Сталинградны берничә көндә алып бетерәбез!
— Большевиклар крепосте фюрернын аяк астында!.
— Шәһәр сонгы көннәрен яши!!!
31 август көнне Гитлер язма боерык бирә: «Сталинградта яшәүче ирләрне юк итәргә! Хатын-кызларны шәһәрдән куарга!»
Үлгән немец солдаты кесәсеннән табылган хаттан: «Кадерле Эльза! Тиздән, бәлки иртәгә үк мин Волгадан су эчәчәкмен! Җинү якын!!!»
Тик жинү немец солдатына күренгән кебек кенә якын түгел иде шул! Сталинградта урам сугышлары көчәйгәннән-көчәя генә барды. Сугыш йортлар өчен генә түгел, ә йортнын катлары, хәзта бүлмәләре өчен дә бара иде..
Харьков, Керчь, Сталинград, Кавказ сугышлары турында язуыбыз, яңа гына госпитальдән аяклары төзәлеп тә бетмәгән килеш чыккан егерме бер яшьлек Зәйни Вильдановнын нинди зәһәр «иттурагычка» килеп кергәнен аңлату өчен кирәк иде алар. 1942 елнын май башларында 115 нче Себер дивизиясе. Воронеж каласыннан кырык чакрымнар чамасы төньяктарак Дон елгасын көнбатышка табан кисеп чыгып. Воронеж- Мәскәү юлының ике ягында биш километрлы оборона урыны алды Огнемет взводына ут ата торган корал килмәде Шунлыктан дивизия командирының күрсәтмәсе буенча Зәйни Вильданов төзегән взвод «Огневой взвод» исемен йөртсә дә, тик пулеметлар белән генә коралланган иде Воронежны сулда калдырып, дошманның «А» группасы Сталинградка, ә «Б» группасы Кавказга керер өчен һөжүмнәрен жәелдергәч. зур уңышларга ирешә башлады.
Майор Сычев командалык иткән полк Воронеж—Мәскәү шоссе юлы узган урында «Таш вату калкулыгы» дигән урынны сакларга тиеш иде Бу таудан Воронежны төзү өчен дә. юллар салу өчен дә. бу якларга урыслар килеп төпләнә башлаганнан бирле таш чыгарганнар. Моннан йөз еллар элегрәк 600 метрлар чамасында! ы тауны урталап ярып. 100 метр чамасында! ы киңлектә итеп таш ала башлаганнар Ташны күп чыгарганнар һәм жир астыннан күпсанлы чишмәләр бәреп чыга башлагач кына гаш чыгаруны туктатканнар. Урысларның кайсысыныңдыр акыллы башына уй килгән Һәм Воронеждан Мәскәүгә үтә торган кәкре юлны гүоайтып шушы тауны казыган чокыр аша үткәрергә карар кылганнар Бу турылау нәтижәсендә Мәскәүгә бара торган юл илле чакрым чамасына кыскарып та куйган.
куйды да, тавыш чыгармаска тырышып, патронникка патрон күчерде. Тын алудан да туктады, җентекләп төзәп атып җибәрде. Ботаклар арасыннан башта снайпер винтовкасы килеп төште. Мин дә синнән калмаска тиеш бит инде дигәндәй, винтовкасы артыннан гөрселдәп хуҗасы да җиргә тәгәрәде.
Икенче көнне артобстрел, миномет уты бик көчле булды. Полкнын химия хезмәте начальнигы капитан Жабраилов Максутның ике аягы тин снаряд кыйпылчыклары тиеп каты җәрәхәтләнгән иде. Үлеп эчәргә су сорый. Ә су юлын дошман бик каты пулемет угында тота. Зәйни шуышып булса да суга барырга уйлады, суны каска белән генә алып килергә булды. Кечкенә канау буйлап шуышып, калкулыкка күтәрелде. Калкулыктан сон тигез ялан-кыр китә иде. Басуга карагач Зәйни көлеп җибәрде: помидор басуы! Күбесе йодрыктан зур кып-кызыл помидорлар. Араларында ярылып, агып утырганнары да байтак. Туйганчы ашады да, гимнастеркасын салып, анын муенын каеш белән бәйләп, эченә помидор тутырды. Кирегә помидор тулы гимнастеркасын өстерәп шуышып кайтты. Ждбраилов помидор ашаган арада хәнҗәр белән анын итекләрен кисеп, ике аягын да бинт белән урады. Озак тотмыйча медсанбатка озатты.
—Сугыш беткәч. Кавказга кил. Минем туган авылым имам Шамил авылы Гуниб исемле. Шунда сорашып табарсын. Кунак будырсын. Хуш. Зәйнулла. Рәхмәт сиңа! Хуш!
Атна үтүгә лейтенант Вильданов «За отвагу!» медале белән бүләкләнде. Бу анын булачак күпсанлы орден-медальләренен беренчесе иде. Снайпер пулясы Зәйнинең каскасын урталай ярып, баш тиресен аз гына сыдырып киткән икән. Медсанбатка барып та тормады. Сыдырылган тире янындагы чәчне азрак кырдылар да, «дәвалауны» йод сөртеп бетерделәр. J
„„„ елның декабрендә Воронежны сулда калдырып, безнен гаскәрләр һөҗүмгә күчте Фельдмаршал Паулюснын 6 нчы Армиясе Сталинград казанында юкка чыгып, агония үткәргән көннәре иде
115 нче Себер дивизиясенең бурычы бер генә: дошманны Воронеж юлыннан Мәскәүгә үткәрмәскә! Артиллеристларның алты пушкасын һәм «Огневой взвод»нын унике пулеметын тауны н ташын чокып, шунда урнаштырдылар. Пулемет-пушкалар алдына калын итеп таш катламы өелде Ата торган амбразуралар гына калдырылды. Взвод командиры кече лейтенант Зәйни Вильданов һәр пулеметтан үзе атып карады, ориентирларның ераклыгын берничә мәртәбә үлчәп чыгып, пулеметчыларга шул саннарны ныклап ятлатты. Тауның Мәскәү ягына чыккан урынында кечкенә инеш ага. Шунда суга йөри иделәр.
15 июль иртәсе иде. Кичә кич Вильдановка лейтенант дәрәҗәсе бирергә дигән боерык килде. Аны дивизиядән полк командиры майор Сычев алып кайткан. Шуны «юып», Зәйни кичен землянкада иптәшләре белән азрак «салып» утырган иде. Кояш белән бергә торып тиз генә юынды да. сул як флангта ин кырыйда урнаштырылган «Максим» пулеметын барып карарга дип землянкасыннан чыкты. Таш. куак араларына поскалап. йөгерә-атлый китте. Шулчак башындагы каскага көчле иттереп китереп суктылар сыман булды. Зәйни тәгәрәп китте Егылган урынында хәрәкәтсез ята башлады—«үлде!» Егылганда зур таш артына туры килгән икән—атып тидерерлек түгел. Башын аз гына таш читеннән калкытып дошман ягын күзәтә башлады. Оборонада иң мөһиме- трехлинейкаң үзен белән булсын. Зәйни винтовкасын якынрак тартып алды. 60-70 метрлар немец ягында утырган юан өч имәннең уртадагысынын бер жирендә акрын гына ботак селкенеп куйды. «Снайпер!» Күзләрен кыса-кыса озак текәлеп карый торгач, ботак-яфраклар арасында кеше гәүдәсен чамалап алды Зәйни. Каядыр китеп барган «рус швайн»ы немец снайперы өчен үлгән иде инде. Немец утырган җиреннән кабаланмый гына муенын сузып сулгарак карый һәм снайпер мылтыгын да шул якка җайлый иле. Зәйни дә сакланып кына винтовкасын таш читенә җайлап
Сталинград янында башланган һөжүм Харьковны яңадан алып. Синельни- ково тимер юлы станцасына кадәр барды Тик 1943 елнын февраль азагы—март башларында Фон Манштейн каты контрһөҗүм ясады Харьковны да кире алды һәм Кызыл Армия частьләрен дала буйлап тагын Сталинград ягына куа башлады Дошманны Курс к-Бел город калалары янында бер оборона сызыгында көчкә-көчкә туктата алдылар. Авыр канкойгыч сугышлардан сон ике як та хәлдән таеп туктады. Совет гаскәрләре тун җирне тешләре белән кимереп казып дигәндәй, оборона ныгытмалары төзеделәр. Туктаттылар Манштейнны! һәм шул җирләрдә 1943 елнын җәендә «Курск Дугасы» дигән зур сугыш булачак кәкре бер оборона сызыгы барлыкка килде Шул Курск Дугасында булачак каты сугышлар көтә иде 115 нче Себер дивизиясен...
1943 елнын март азакларында полк командиры подполковник Сычевны күрше дивизиягә күчерделәр Дивизия командирының урынбасары итеп. Аның урынына кырык биш яшьләр чамасындагы яна полк командиры килде. Ул милләте белән... немец иде Бакыр мыеклы, калын таза гәүдәле, ялтырап торган кырган башлы иде подполковник Штельмах Рихард Иванович. Сычевны яраткан полк аны сагаеп каршы алды. Тик шинелен салгач күрделәр—күкрәгенең сул ягындагы ике орден янында кызыл бант белән уратылган Кызыл Байрак ордены кызыллы- аклы булып ялтырап тора. Андый кызыл бантлы орденнарны тик Гражданнар сугышы елларында гына искиткеч батырлыклар күрсәткән өчен генә биргәннәр. Яна полк командирын дивизия командиры полковник Улитин үзе алып килгән. Полк офицерларын жыйдыртты да, кыска гына итеп яңа командир белән таныштырды.
—Сезгә яңа полк командиры ип юш Штельмах Рихард Ивановичны тәкъдим итәм. Кызыл Армиядә 1918 елның февраленнән бирле. Псков янында барган сугышларда яңа гына оеша башлаган Кызыл Армия ягына үзе теләп чыккан Ике елдан артык сугышкан. Перекоп-Чоңгар операциясе өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән Шунда каты җәрәхәтләнгән. Инде тагын үзе теләп 1941 елдан бирле сугышта. Әле казы җәрәхәттән соң госпитальдән чыгып безгә хезмәткә килеше. Милләте белән немец...
Елмайды да өстәде:
— Иптәш Эрнест Тельман кебек немец. Коммунист. Ышанып, яхшы итеп кабул итегез..
Курск Дугасында җирне көн-төн казыдылар да казыдылар Дивизиянең җәйге сугышларга әзерлеген карарга дип. май азакларында фронт командующие армия генералы Рокоссовский үзе килде. Озын зифа буйлы, төскә башка бик тә чибәр һәм сөйкемле кеше икән командующий Дивизия командиры белән полк позицияләрен карарга да сугылды. Командующий машинадан чыга башлагач, аны полк командиры доклад белән каршы алды:
— Иптәш армия генералы! Миңа тапшырылган полк оборонага хәзерлек белән шөгыльләнә. Полк командиры подполковник Штельмах!
Рокоссовский честь бирә башлаган кулын күтәрергә дә. төшерергә дә онытып. Штельмахка караган көе шаккатып басып тора бирде. Ул нилектәндер нык кына каушый төшкән кебек иде:
-Се-ез.. э-э-з си-ин?..
Штельмах шатланып сүзсез генә баш селкеде.
—Рих-ха-ард! Син бит бу!—дип кычкырып колачын җәеп җибәрде фронт командующие -Син теремени-и?! Штельма-ах! Син бит бу чыннан да ә?!
Алга атлады да полк командирын кочаклап алды. Нык итеп кысып кочаклады ул аны. аркасына шапылдатып суга башлады.
48 ___________ _ ___________ _ ________________________ 88101 эейнудлми
—Ну и ну-у! Мин бит синен Чонгарда һәлак булганыңны үз күзем белән күрде-ем! Кавалерия һөҗүме вакытында снаряд сиңа туп-туры тиеп шартлады бит! Ә син тересен, өстәвенә полк командиры икәнсен бит әле!
Ике куллап кулбашларыннан тотып, Штельмахны аз гына арткарак этте дә яратып карап тора башлады:
—Бездә күптәнме? Нишләп мин белмим синең безнең фронтта икәнеңне?
—Мин яна гына госпитальдән килдем. Килгәч сезнең урынбасарга күрендем инде. Сез Мәскәүгә—Ставкага киткән идегез. Мин үземнен кем икәнлегемне әйтеп тормадым. Ничәмә еллар үткән бит—әллә мин исегездә, әллә юк...
Күңелле итеп көлде:
—Фронт командующие да, армия генералы да.. Костя Рокоссовский!
Командующий үзләрен уратып, аптырап тамаша кылып торганнарга анлатма бирүне кирәк тапты, ахрысы:
— Гражданнар сугышында елдан артык бергә сугыштык. Кавалеристлар идек икебез дә. Бик тә башкисәр егетләр идек инде. Кавказлылар кебек бик кыю һәм баш белән уйлап сугыша белә торган командир иле Штельмах...
Яшьлек дустыннан сорады:
— Ничек тере кала алдын син?! Атын белән бергә снаряд сине ботарлап ташлаган иде бит!
—Күмүчеләр командасында кемдер мине тере дип уйлаган да. госпитальгә озатканнар. Харьков госпиталендә егерме икенче елнын азагына кадәр яттым. Ел ярым аякка да баса алмадым. Сөякләр тоташ сынган иде. Ялгадылар, тектеләр. Тагын сындырдылар, дөрес ялганмаган дип Тагын ялгадылар, тагын тектеләр. Күрдем инде мин ул госпитальләрдә күрмәгәнне. Бүген дә организм тимер-томыр белән туп-тулы...
Рокоссовский дивизия командирына борылды:
— Полковник Улитин! Сез рөхсәт итсәгез, мин Штельмахны иртәнгә кадәр алып китәр идем. Иртән китереп куярлар. Зинһар, минем үтенечемне кире какмагыз! Бик якын дуслар идек без...
Фронт командующиеның полковниктан үтенүе гаҗәп иде. Рокоссовский әнә шундый зыялы, итагатьле кеше иде. Әйе, Рокоссовский сирәк очрый торган чын кешеләрнең берсе иде...
Июль ае килеп җиткәнче, Курск Дугасында күпсанлы ДОТлар1. ДЗОТлар'. блиндажлар төзеп, тирән окоплар һәм шуларнын барысын да тоташтыручы таррак окоп юллары казып, бик нык эшләделәр. Инде солдатлар җәйге кояш астында кызынып (курорт!), йокы «симертеп», сугыш юктан «зарлангалап»... немеине сүгә башлады. Анасын искә алып!
— Гит.терларының анасын с ...!!! Кая инде аның немец-фрииләре?1 Нигә һөҗүмгә күчми Гитлер һаман?! Күпме көтәргә тиеш ди инде без аны монда9! Жәи үтеп бетеп бара бит! Окоп казырга җир дә калмады- эш юк!!
Июнь аенда окопларга бик күп итеп яна пополнение китереп тутырган иделәр Күпчелеге 1925 елда туган малай-шалай гына булып чыкты Һәр взводка әле мыек та чыкмаган дүрт-бишәр малайны бирделәр Күпчелеге автоматчылар икән. Винтовка белән коралланганнары бөтенләй юк Араларында пулеметчылар да бар иде.
|||=>ь^5иШоМЛН к®ньякта” Белгород каласына карап, төньяктан Курск шәһәрен алып. Курск Дугасындагы Совет гаскәрләрен «капчыкка алу»
‘ДОТ—долговременная огневая точка.
:ДЗОТ—долговременная земляная огневая точка.
максаты белән һөжүм башлады. Ул һөжүм 5 июльнен яктыра башлаган таңында кузгалды. Ана кадәр ике сәгать кала Рокоссовский боерыгы оуенча һөжүмгә әзерлек үткәреп, алгы сызыкка чыга башлаган дошманга артиллериядән ут ачтылар. Шул сәбәпле, дошман үзен янадан тәртипкә китереп пөжүмгә күчкәнче тагын берничә сәгать үтте. Бу артиллериянең сутуы алар өчен көтелмәгән яналык булды: «Руслар немец һөжүменен башланган көнен-сәгатен дә беләләр икән!»
Немец һөжүменен ин катысы подполковник Штельмах полкына туры килде. Өч көн-өч төн туктамастан немец танклары полк позицияләрен таптап-изеп, полкны юк итәргә омтылдылар, һөжүм башлар алдыннан немец артиллериясе уздырган артналетган соң окопка яна килеп кергән 18 яшьлек малайларның берничәсе куркудан йөрәкләре ярылып окоп төбендә җан биргән.
Икенче тәүлек үтеп барган кичне немец. Штельмах полкынын бер батальонын уратып алып, вак кына куаклыкка китереп кысты. Каты яраланып һушын югалткан рота командирын плаш-палаткага салып өч солдат белән бергә күгәреп чыккан лейтенант Вильданов исән калганнарны шул куаклыкка алып керде һәм «түгәрәк оборона» оештырды. Кораллары житәрлек иде Күбесе төрлечә яралы сугышчылар бер сәгать чамасы узуга тирән генә окоплар да казып өлгерделәр Беркемнен дә үләсе килми—Вильдановка ияреп йөгерешкән сугышчыларның һәркайсы йә патрон тулы тартма, йәисә гранаталар тулысын күтәргән. Сугышчы ин элек корал турында кайгырта. Ач булсан да сугышып була, ә инде корал бетсә—башың да бетте! Күңел төшенкелеге, безне нык кыйныйлар бит әле дип уйлау бөтенләй юк! Немецны жинәчәкләренә дә берәүнең дә шиге юк.
Төне буе яңа окоплар, пулемет оялары, йөрү юллары казылды. Иртән тан атып килгән чакта кояш белән бергә кузгалган дошманны яхшы оештырылган ут яңгыры ачып каршы алдылар. Тагын өч көн-өч төн туктаусыз сугыш барды. Өсләреннән үтәргә маташкан тәреле алты танк кара мазут төтене чыгарып яна иде Ара бик якын булганлыктан, фашист самолетлары бомба ташлый алмый. Зәйни Вильданов командалык иткән сугышчылар төркеме, тырнак астына кергән чәнечке үләне кебек, немец тылында калса да, аларга тынгы бирмичә сугышты да сугышты Хәлиткеч мизгелләрдә лейтенант Вильданов: «За Родину!». «За Сталина- а!» дип кычкырып, сугышчыларны һөжүмгә күтәрде. Ул немецның кул сугышын яратмаганын яхшы белә иде.
11 июль көне ничектер сәеррәк башланды. Тан атты, кояш чыкты. Ә немец һөжүме юк та юк иде Лейтенант инде янып бетеп төтенләүдән туктаган немец танкы эченә үзенең ике разведчигын җибәрде. Шуларнын берсе—сержант Никонов Иркутск кешесе иде. Алардан да бертөрле дә хәбәр юк Вакыт-вакыт үзләренең исән икәнлеген белдереп кенә танкның алдагы люгыннан кайсысыныңдыр каска түбәсе генә күренгәли. Окоплар өстендә, алар алдында инде дошманның тугыз танкы үзләренең үлемен тапкан иде «Эх. тагын берәү булса—ун итәбез инде!»—дип комсыхтанып уйлап куйды Вильданов. Танкларның берничәсен озын көпшәле мылтыктан, ә күпчелеген сыеклык тутырылган шешәләр һәм танкка каршы кулланыла торган авыр гранаталар белән алдылар Төш вакыты җитәрәк немец, чигенә башлады. Окоплардан муеннарын сузып караган сугышчылар соры болыт булып көнбатышка агылган дошманны үзләренең кечкенә калкулыгыннан күзәтә башлады Бик күп иде алар. Кемдер ут ачарга тәкъдим итте. Тик Вильданов рөхсәт итмәде
— Беренчедән, немец бездән ерак—әлләни зыян китерә алмабыз Икенчедән, безнең боеприпаслар бик аз калды. Үзләре һөжүм итә башласа, оборона өчен кирәгрәк Китә бирсеннәр Без аларны бодай да шәп кыйнадык. Карагыз окоп алларын.
Анда чыннан да соры төстәге киемле бик күп немец солдатлары аунап яга иде Немец танклары да чигенде.
Озакламый безнен кавалеристлар күренде Атлары белән чабып үткән унайга елмаеп, окопларыннан чытып баскан сугышчыларга азык- төлек. фляжка-фляжка спирт ыргыттылар Тик лейтенант Вильданов фляжкаларны -конфисковать- итеп жыеп алды:
— Полкка кайткач, азрак хәл алгач эчәрсез. Без әле полкны эзләп табарга тиешбез. Ә хәзергә бер тамчы да бирмим. Нервларыгыз нык какшаган, аяусыз. Ашагыз! Тик комсызланмагыз!
Өч йөз кешедән артык булган батальоннан тик унҗиде кеше генә исән калган иде. Үлгәннәрне кичкә кадәр бер урынга җыйдылар. Баш киемнәрен салып хушлашып, окопнын бер почмагына күмделәр. Мәетләр арасында рота командирының да гәүдәсе бар иде...
Икенче көнне өйлә җитеп килгәндә генә полк штабының бер авылда икәнен белделәр. Немец ташлап киткән бер йөк машинасына төялделәр Машина руленә Зәйни үзе утырды. Сорашып, берничә авылны үткәч, уртача гына зурлыктагы бер авылда үзләренең полк штабын таптылар Исән-имин торып калган биш тәрәзәле зур гына йортта икән штаб. Шакып тормыйча гына лейтенант Вильданов эчкә атлады. Башы һәм сул кулы бинтлар белән уралган подполковник Штельмах нәрсәдер язып утыра иде. Ул күтәрелеп тә карамады. Лейтенант честь бирде.
— Иптәш подполковник! Сезгә буйсынган полкның икенче батальонын чолганыштан алып чыктым Сафта 15 кеше, икесе каты яралы, госпитальгә озатылды. Огневой взвод командиры лейтенант Вильданов.
Башын күтәрә башлаганда подполковник Штельмахнын зәңгәр күзләре түгәрәкләнә башлаган иде инде. Урыныннан торырга талпынды, тик икенче талпынышта гына аякларына басты. Сугыш көннәрендә бомба шартлаган дулкын аны окоп диварына бик каты китереп бәргән иде. Лейтенантка табан аксый биреп атлады. Исәнләшергә дип кулларын
—Әйе. сафта басып торалар.
—Әйдә, чыгыйк Тере калулары белән котлап, рәхмәт әйтим әле Ишек алдына чыктылар. Сафта басып торганнарның күбесе яралы иде. Подполковник саф алдына басты да. дулкынланып честь бирде:
—Исәнмесез, иптәшләр!
—Здрам... Жела-ем. товарищ под-полковник!!!
Штельмах сафта басып торганнарның барысын да кочаклап чыкты Үзенә ияреп йөргән штаб начальнигына боерык бирде:
—Хәзер үк ашатыгыз, эчертегез! Бик тиз генә мунча булсын. Эссе суны өстәмә рәвештә урамда, яисә күрше йортларда кайнатыгыз. Яна күлмәк-ыштан, гимнастерка-чалбар. итекләр бирегез. Берсенә дә ботинка т..?М?Ге3 ' егетләр обмотка урап йөрергә тиеш түгелләр. Лейтенант
nanJX чыгыгыз да- штабка кереп, миңа рапорт язарсыз. Юк.
Р рт тү е. . ә батальон командиры вазифаларын үтәүче булып, сугышчан донесение языгыз. Тере калганнарның тулы исемлеге ла булсын...
™араК сугышчы төялгән йөк машинасы no® штабыннан алты километрда урнашкан Подгорная Калиновка исе»
сузган иде. түзмәде, ике куллап кочаклап алды.
— Ну, лейтенант! Без инде монда сезне батальоныгыз белән тоташ кырылып беткәнсездер дип уйлый идек. Сезнен барыгызны да «Батырларча үлде»ләр исемлегенә кертеп, өйләрегезгә кайгылы хәбәр җибәрергә кул
куеп утыра идем.
Өстәл ягына карап алды да кулын селтәп, шатланып көлде:
—Синен үле хәбәренә кул куйган идем инде мин. Кире эзләп алырга кирәк. Официально син тере түгел инде хәзер. —Артка чигенебрәк тагын карап алды —Мәнге үлмәячәксең син. Вильданов. Кая. тагын кочаклыйм әле үзенне!
Шатлык тулган күзләре белән Зәйнине тишәрдәй итеп карады — Иә сөйлә барысын да! Тукта! Мин. сөйлә дим дә бит. Синен сугышчыларын мондамы?
ГАРАСАТЛЫ ЮЛЛАР у авылга юл алды. Штаб бинасында Штельмах лейтенант Вильдановка соңгы күрсәтмәләр бирде:
—Син инде бүгеннән батальон командиры вазифаларын үтисен. Бу кадәр ут эченнән батальонның үзәген алып чыга алгач, син инде аның белән командалык та итә алырсың. Мин шул турыда боерык әзерләп, дивизия командирыннан раслатырмын. Полковник Улитин һәлак булды. Дивизия белән бүгенгә штаб начальнигы командалык итә...—Етмаеп лейтенантка карады:—Машина хәзергә синен карамакта булсын. Иртәгә иртүк монда кил Тугыз танк бәргәнсез бит! Ну и ну-у! Мин бүген киңәшим әле: сине Советлар Союзы Героена тәкъдим итәргә кирәк дип уйлыйм. Дивизиядә мондый нәтижә белән сугышкан башка офицер юк. Син генә, татарин! Иртәгә сина документлар тутырырбыз дип уйлыйм..
Зәйни югалыбрак калды: Советлар Союзы Герое! Битенә бөрчек- бөрчек тир бәреп чыкты.
— һы-ы! Геройга-а!!! Исән кала алдым—шуна бик тә шатмын. Герой?! Нинди Герой инде миннән?!—Ул үзен-үзе белештерми сөйләнә иде.
—Геройнын иң чыны син. Вильданов! Иң чыны! Өстәвенә гәүдән белән дә туры килеп торасын әле! Ике метрга якын! Ин шәбе гәүдәнен! Шундый батырлык күрсәтеп, чолганышта калып, бирешмичә алты тәүлек буена сугышып, тугыз танк юк итеп91 Ә күпме немецны кыргансын инде син анда?! Санадыңмы?
Икәүләшеп көлделәр. Зәйни кул селтәде:
— Кая ди инде анда санап торырга вакыт?!
—Минем кулымнан килсә. Герой Йолдызын бүген үк күкрәгенә тагып һичьюгы, бер унбиш көнгә ял биреп, авылына кайтарып җибәрер идем Кызлар тоткалап килер идең азрак
Кулын сузды
—Ярар, лейтенант! Күп сүз—буш сүз! «Армиянны* Калиновкага алып бар! Колхоз исән булса, рәисен тап. Әгәр инде власть булмаса. җитәкчелек итүне үз өстеңә ал Хәрби идарә игълан ит. Кулдан язып булса да. боерык элеп куй. Урыслар боерык белән генә яши торган халык бит алар Яхшылап йокла, ял ит. яхшы аша Табылыр ашарга. Моннан алырсың Немец азык күп калдырган —Көлде:—Яшь кенә берәр Марфуга табып ал үзеңә. Урыс хатыннары ал якларына йомшак алар Хатын-кыз белән ятканың бармы сон? Ничек икәнен беләсеңме?
Зәйни кызарып чыкты. Тотлыга биреп җаваплады:
—Бийскида, госпитальдән чыккач, бер медсестра үзенә алып кайткан иде...
—Ну-у! Алай булгач беләсең икән инде! Тик авылда эчеп, тәртип бозып йөрмәгез. Авыл халкын җәберләмәгез! Хатын-кызга көчләп ябышмасыннар—яхшылап аңлат! Хатыннар ирсез болай да сусаганнар Үзләре үк егылып торалар сезнең өчен. Сезгә түгел, әле без картларга тынгы юк. Хәер, анда немец солдатлары булган авыллар. Кем белә инде хатын-кызны—сугыш бит!
Кояш баер алдыннан елга буйлап бер генә урам булып сузылган, егермеләп кенә йортган торган авылга килеп керделәр. Машина туктап, аның кузовыннан төрле якка сибелеп сикерештеләр. Юл тузанын каккалап, тәмәке көйрәтеп кенә җибәргәннәр иде. җир астыннан чыктылармы— машина янына авыл халкы җыйнала башлады Күпчелек бала-чага, хатын- кыз. Шулай да сирәк-мирәк кенә ирләр дә күренгәли иде
— Исәнмесез!—диде Вильданов, гимнастеркасын буган каешы астындагы җыерчыкларны баш бармаклары белән артка куып сыпыра- сыпыра.—Тормышлар ничегрәк?
—Так себе, сынок!—диде сакал мыегы чаларган бер карт—Ходайга шөкер—немецны кудыгыз. Рәхмәт! Колхоз алып килдегезме тагын да?!
Күңелсез генә көлгән кебек иттеләр Шул ук карт сорады
-Сез кемнәр? Каян килдегез'.’
— Курск Дугасыннан без Сугышчылар, тере чыга алган. Сезнең
авылда пополнение көтеп, азрак хәл алырга иде исәп.
Урта яшьләрдәге хатын лейтенантның җиңеннән тартып үзенә борды
—Безнен авылда дүрт полицай булды. Дошманга хезмәт иттеләр.’ Шуларнын берсе. Козлов фамилиялесе аларның начальнигы булып йөрде Бер ел эчендә бик күп явызлык эшләп, бик күп җәфа салды авылга. Ун унике яшьлек кыз балаларны да көчләп бетерде. Алардан зурларын әйткән дә юк инде—немец солдатлары астына салды.
Күзләре коры һәм зәһәр иде хатынның:
—Үзебезнең урыслар тегеләрдән дә хәшәрәтрәк булды. Козлов минем ике кызымны да көчләде. Ундүрт яшьлек Машам асылынып үлде. Ул полицайлар барысы да авылда. Немец белән китеп өлгермәделәр. Өйләрендә яшеренеп яталар барысы да. Үзебезнекеләр килгәч, доброволец булып сугышка китәбез, безгә сугышырга кирәк, диләр. Ышанмасагыз. Козловның хатыны Аграфенадан сорагыз. Ул да монда, безнен белән.
Күзләре кайгы-сагыш белән тулган, бер яшьләр чамасындагы ыштансыз малай кисәге күтәргән сары чәчле хатынны этеп лейтенант янына чыгардылар. Аграфеналары шул икән. Ул да өстәде:
—Шушында атсагыз да, «ых» та итмәячәкмен. Авыл алдында күзләремне күтәреп карый алмыйм. Ике улым урамга уйнарга да чыкмыйлар—оят! Дөньяда яшәмәс тә идем—балаларымны гына кызганам Ул сабыйларның ни гаебе бар инде, аталарының шундый сволочь булганына?!
Утыз-кырык минут үтүгә кайсысын атлатып, кайсысын йөгертеп, берсен машинага салып дүрт полицайны китереп тә җиткерделәр. Өчесе салмыш, берсе лаякыл исерек иде. Өчесе курыккан кебек итеп бер өер булып басып торсалар, дүртенчесенең авызыннан чыкканны эт җыймаслык иде Машинадан төртеп төшереп, лейтенант алдына бастырып куйган уңайга сырлап-сырлап сүгенә башлады. Кем алдында басып торганын аңламыйча, һаман да немец хакимияте вакытындагыча тота иде үзен. Бу кеше Козлов иде. Зәйни кизәнеп тормыйча гына, уң кулының уч төбе белән полицайның сүгенүдән зур булып ачылган авызына берне кундырды Козлов юл тузанына очып барып төште. Ике кулы белән артына, җиргә таянып торырга маташып карады—булмады. Юл тузанына ике теше белән бергә кан төкерде. Аякларына көч-хәл белән басты да, бармак янап, лейтенантка табан атлады:
—...твою мать!
Чаларган сакал-мыеклы карт кайчандыр колхозда бригадир булган икән. Кызганып тормады, исән калган ике чучкасының берсен килгән сугышчыларга бирде:
пл.,„ “^“1агыз! Сезгә бУ чучка Өстәвенә—әнә минем бакча. Кыяр кӘНгег^күпме телисез! Суган, сарымсак та җитәрлек Авыл
очында буа бар. Сазан, карп Жәтмә бирәм-сөзегез!
664119 Зәйни азРак «салып алды.» Азрак спирт эчкәннән •йомшарган, карт .немец астында яшәгәннәрен, сөйләде:
оч кешене немец билгеләде полицай иттереп. Ә Козлов У*
Хатын-кызлар түзмәде, полицайга ташланды. Чәчләрен өзгәләп, битләрен тырнап, киемнәрен ерткалап кыйный башладылар. Өч полинай куркышып, лейтенантка якынрак килеп елышты. Берничә ир бакча киртәсен каерып ала башлады. Зәйни билендәге кобурадан «Вальтер»ын тартып чыгарды да ике мәртәбә һавага атты. Кыйнау тукталды, кечкенә мәйдан тынды. Тик җирдә Козлов кына аунап ята иде...
—Тынычланыгыз! Иртәгә район үзәгенә озатырбыз. Анда шушындый сатлыклар белән шөгыльләнә торган кешеләр бардыр. Ә хәзергә ябып куярга кирәк!
Сугышка кадәр кибет булган таш йортка яптылар...
Тик өч көн үтүгә, сатлык җаннар белән шөгыльләнергә тиешле •Смерш» оешмасы лейтенант Вильданов Зәйнулла Гыйззәт улы белән шөгыльләнә башлады...
чыкты, доброволец булып Сугышка хәтле ул участковой милиционер иде. Утыз тугызынчы елны эчкән өчен, уйнаш иткән өчен кудылар милициядән. Партиядан да кудылар. Тире, йомырка, йон җыеп, эчеп- пычраныи йөри иде шунда. Совет властена ачуы би-ик зурдан иде. конечно Бер ел эчендә безгә бик күп күрсәтте нужа-михнәтне. Кыз балаларны тоташ көчләп бетерде. Ике хатын немец комендантына жалу белән барганнар иде баруын, тик файдасы чыкмады. Карга күзен, карга чукымый! Шул хатыннарны көчләп, урам буена ат коерыгына тагып өстерәп йөртте Козлов. Аннан чишендереп чыбыркы белән кыйнады Икесе дә балаларын алып авылдан юк булдылар. Мина калса—Кохтовны монда атар!а кирәк, авылда. Шуны авыл халкы күрсен...
Сон гына йокларга яттылар...
Иртән кояш чыгып кына килгән чакта лейтенантны сержант Никонов уятты:
— Иптәш лейтенант, уяныгыз! Бәла бездә!
Зәйни тормыйча гына күзләрен ачты.
— Нәрсә булды?
—Козлов качкан! Часовойның башына таш белән бәргән дә, качкан! —Часовой исәнме?
— Исән. Бина диварына куйдым сөяп. Утыра ыңгырашып.
Тавышка хужа карт та уянды Өчәүләшеп кибет ягына киттеләр Часовойның башын бинт белән урап куйганнар. Кибетнен тимер ишеге йозаксыз. Йозак салынып торган ишек келәсенә эленгән. Лейтенант ишекне ачып кибет эченә үтте. Өч тоткын бердәм булып күтәрелде —Сез мондамыни? Нигә качмадыгыз?
—Ә нигә качарга9 Без халыкка да. Совет хөкүмәтенә дә бер зыян да китермәдек.
— Полицайлар булгансыз бит?!
—Немецлар атар дип курыктык. Яшисе килә бит! Балалар...—Берсе өстәде:
— Полицай булгач, гаеп бар, әлбәттә. Шунлыктан без «СМЕРШ»та штрафбатка җибәрүләрен сораячакбыз. Тик безне дә бит узган ел немец карамагына ташлап киттегез...
—Козлов кайчан качты?
— Бер сәгать чамасы булыр.
— Ничек булды ул хәл?
— Иртән уянып тышка чыгарга сорады. Часовой ишек аркылы көлә «Шунда гына җибәр!*—ди. Козлов: «Минем зурдан бит. Иптәшләр монда рөхсәт итмиләр!»—ди Часовой ачты шуннан соң. Козлов чыгып китте дә. башкача кире әйләнеп кермәде. Без ачып карарга да курыктык...
Хуҗа карт Зәйнинең җиңеннән тартты:
Минем сарайда колхозның нәсел айгыры бар Ияре дә бар. Атлан да шуңа, эзләнеп йөреп кайт гирә-яктан. Начальствога әйтерсең, шулай, шулай, эзләдем, дип. Ерактыр инде ул, алай да эзләп карарга кирәк..
Армиягә киткәннән бирле ат менгәне юк иде Зәйнинең. «Ятып калганчы, атып кал!»—дип уйлады да, атны иярләп менеп, авылдан чыгып китге Кибет артыннан ук зур көнбагыш басуы башлана икән. Басу сап- сары чәчәктә утыра.
Көнбагыш басуы бер якка өч чакрым, икенче якка бер чакрым чамасына сузылган Басуда җилнең әсәре дә юк. Бик тыныч дип әйтеп булмый шулай да. Чөнки умарта кортлары, шөпшәләр зынлап очып бал җыялар. Аларнын зынлап очулары немец пулялары тавышына охшаш булып ишетелә. Шунын өстенә полицайның качу шомы йөрәккә тынычлык бирМ1сӘгатькә якын менгән аты белән көнбагыш басуында йөрде Зәйни Сары басу аның күңеленә әкренләп тынычлык урнаштырды «Качып кая бара инде! Барыбер эләгер әле!»—дип уйлап, атын кайтуга табан борды Аз гына узарга да өлгермәде, якында гына бер көнбагыш башы селкенеп
куйды. Һәм тынды. Зәйни кобурасыннан «Вальтер»ын чыгарды да. селкенгән көнбагыш ягына каратып өч мәртәбә атты:
-Чык! Атып угерәм югыйсә! Күтәр кулларыңны!
Тып-тын утырган көнбагышлар арасыннан башта күтәрелгән ике пычрак кул күренде, аннан сон полицай Козловның башы калыкты Күзләрен курку алган иде. Макмыры каты булгандыр, ерак китәргә хәле калмыйча, ятып йоклаган, ахрысы. Күзләре тулы ачу. нәфрәт, курку иде полицайның.
—Атла авылга! Кулларыңны төшерсәң, йәисә кача башласан-атам' Полицай авызы эченнән генә нәрсәдер мыгырдады. Сүгенде бугай Борылды да. авылга карап атлады...
Кибет алды халык белән тулган иде. Гөрләп тора. Кибет ишеге төбенә сержант яна сакчы куйган. Кулларын күтәргән Козловны күргәч, халык бер мәлгә генә тынып калды да тагын да ныграк шаулый башлады. Аттан төшкән лейтенантны берничә хатын уратып алды. Берсе алгарак чыкты
—Валентина Николаева мин. Авыл урамы буйлап Козлов чыбыркы белән кыйнап шәрә килеш йөрткән хатын. Ирем фронтта. Старшина Сугыша немец белән. Ул кайткач ничек яшәрбез—белмим. Авыл белән үтенеп сорыйбыз сездән, атыгыз Козловны! Мылтык бирсәгез, үзем атам! Бирмәсәгез, сәнәк белән чәнчеп үтерәм мин аны...
Хатыннын кулларында ялтырап торган өч җәпле сәнәк иде. Козловны һәм Вильдановны уратып алган божра кысыла башлады. Аягына бастылар, ахрысы, бер бала елап җибәрде. Бәлки, аттырмыйча, районга озаткан да булыр иде полицайны Зәйни. Тик Козлов кан баскан күзләрен күгәрде, акырышкан, кычкырышкан, йодрыкларын һавада селкеп чәрелдәгән хатыннарга карап акырып җибәрде:
—... мин сезнен барыгызны да-а! һәм исән кала алсам, мин сезне тагын да с... әле-е! Сволочла-ар се-ез! Сволочла-аррр!!!
Халык зур бер ерткыч кебек үкерергә тотынды. Вильданов берничә тапкыр һавага атты Берничә сугышчы божра эченә бәреп кереп лейтенант белән полицайны уратып алды. Кулларында автоматлар иде. Козлов туктаусыз сүгенергә, үзен уратып алганнарны мәсхәрәләргә тотынды. Акырып көче бетә башлады, ахры. Вильдановка борылды:
— Барыбер немец пулясы юк итәчәк сине! Подохнешь!
Зәйни сержантка боерык бирде:
—Терәгез кибет диварына. Ал ике автоматчик! Атыгыз!
Шуны гына көткәндәй, сержант автомат прикладының яссы ягы белән полицайны колагына китереп сукты. Полицайның икенче колагыннан кан шаулап ага башлады. Никонов автоматчиклар чакырып тормады, полицайның якасыннан тотып, кибет ягына өстерәп алып та китте. Тегесе карышты. Сержант чак кына читкә тайпылды да. зур итеге белән Козловнын эченә китереп типте. Полицай урталай бөгелде, башкача карышмады Ул инде үзен нәрсә көткәнне анлаган иде Сержант аны аркасы белән кибет диварына терәде дә. берничә адым гына артка чигенде Автомат затворын үзенә тартты. Козлов башын күтәреп авылдашларына карады. Авыз кырыннан аккан кан белән акрын гына сонгы сүзләре килеп чыкты:
—Бул...дыра алсагы-ыз... гаф-фу ит-ттегез!!!
Полицайны урталай кисеп автомат тырылдады. Бу чакта Козлов йөзе белән диварга борыла башлаган иде. Ул башы белән таш диварга бәрелде, кулларын күтәрә башлады сул ягына гөрселдәп барып төште тлем таләп итеп акырган халык төркеме Козловка карап сүзсез генә катып калды. Берничә секунд үтүгә тын гына тарала башладылар...
Авылда Козловны күмәргә теләүче табылмады. Авылдан ярты чак рымда тау башында урнашкан үләксә базына илтеп ташладылар. Ике SSI! ZE.? ^P™ сүс аРкан бе-чән бәйләделәр дә. арык кына бер ат телән өстерәтеп алып киттеләр. Атны Валентина Николаева җитәкләгән
Кибеттә ябылып тотылган өч полицайны Вильданов йөк машинасы белән район үзәгенә озатты. Җибәрер алдыннан полицайларның исемлеген язды. Козлов фамилиясенә каршы: «авыл халкы таләп итү буенча атылды» дип язып куйды Лейтенант Вильданов, дип аска кул куйды да, исемлекне сержант Никоновка тоттырды:
—Районда милиция юктыр әле Булмаса, «СМЕРШ»ка тапшыр Юлда качмасыннар.
—Кача торган полицайлар түгел болар. Хыяллары—штрафбат! Бичара бәндәләр инде. Кем нәрсә куша—шуны үтәп өйрәнгән бер мәхлүк җаннар.
—Эчеп йөрмәгез анда. Кайткач, үзем сыйлармын.
Никонов елмайды:
—Мин бит старовер гаиләсеннән. Эчкәнем юк бер дә. Алтайдан мин.
Кичкә урап та кайттылар.
—«СМЕРШ»ка тапшырдык. Ә райком, милиция әле төзелеп кенә ята.
Елмайды сержант:
— Милициядә өч кенә кеше. Берсе формалан. Төрмә бар уже. Шунда яптылар өчесен дә.
Көннәр бер-берсенә охшап үтә башлады. Козловны атканның икенче көнендә йорт хужасы Кузьмич лейтенант дустына «сер ачты»:
—Без авыл белән аптырашта әле, лейтенант. Узган ел кырлардан җыйган ашлыкның, бәрәңгенең яртысын немец алды. Ә яртысы авылда, халыкта калды. Үзара бүлешеп алдык. Иген бик күп тиде безгә. Икешәр йөз поттан артык Ә колхоз егерме-егерме биш поттан артык бирмәде беркайчан да. Инде ул иген белән нәрсә эшләргә? Алай-болай белеп калсалар! Бүген-иртәгә райком төзелеп бетсә, хәзер килеп җитәрләр авылга. Дошманга эшләгәнсез дип, безне бит утыртып куюлары да бар. Нәрсә эшләргә, ә?
Лейтенант көлеп куйды:
—Соң инде, син, Кузьмич, үзең уйлап кара! Ни эшләп сезне утыртсыннар инде? Без сугышырга дип китеп барабыз. Сез бит үзегез генә торып каласыз. Сөйләмәгез берәүгә дә ул турыда. Мина да юкка сөйлисен син!
— Шулаймы?
-Әйе!
—Алай да бездә иген барын белеп калсалар?! Ә?
Зәйни уйланды да сорады:
—Авылыгызда ничә йорт?
—Егерме өч барлыгы.
—Һәр йорттан унар пот иген җыегыз да, ярдәм дип, безнең дивизиягә тапшырыгыз. Шуңа документ алыгыз. Дивизия китәр, ә документ сездә калыр. Килгән һәр начальникка шуны күрсәтерсез. Печате бар. имзасы бар. «Каян алдыгыз?» дип сорасалар, «урлап яшердек, үзебезнекеләргә» дип җаваплагыз.
Кузьмич күңеллеләнә төште:
— Барып чыгар дип уйлыйсыңмы?
— Нәрсә булса да эшләргә кирәк бит инде Йөреп чык авылыгызны
Кузьмич таягына таянып чыгып китте дә, көнозын авыл йортларын йөреп кайтты. Кичкә табарак сап-сары чәчле, зәңгәр күзле унөч-ундүрт яшьләр чамасындагы ялан аяклы бер малайны иярткән иде ул
—Сиклитар минем Иван Кузовкин
Кич буена кем. күпме биргәнне язып исемлек төзеделәр. Ут алгач, исемлек язылган дәфтәрне күлмәге астына тыгып «сиклитар» соң гына кайтып китте Малай чыгып киткәч, почмактагы икона артыннан Кузьмич бер шешә самогон тартып чыгарды:
— Көн дә синекен эчәбез Минекен дә тәмлик әле. Синең спирттан ким түгел катылыгы...
Берне тотып куйгач, карт әйтте:
—Син иртәгә машинаңны һәм дүрт солдатыңны бир инде мина Алар сиклитар белән йоргган-йортка йөреп иген җыйсыннар Ә без синен белән икәү синен дивизия начальствоңа барып килик. Син әйткән документны эшлик инде. Бик акыллы киңәш бирдең син безгә.-диде
һәм шулай эшләделәр дә. Өйлә җитеп килгәндә иске кибеттә һәркем үз тамгасын салган капчыкларда шыплап тутырылган бодай җыйналды Һәммәсе 76 капчык бодай иде. Дивизия командирынын урынбасары җибәргән «Студебеккер»га төяп дивизиягә озаттылар.
Икенче көннен иртәсендә кояш яңа гына чыгып, жир өстен җылыта башлаган вакыт иде. Кибет янына американски «Виллис» килеп тукталды Анын эченнән таза гәүдәле, көяз киенгән, яшь кенә булуына карамастан, инде корсак та үстерә башлаган өлкән лейтенант төште. Аның артыннан ике автоматчы Алар төшү белән шоферлары машинасын кибет күләгәсенә куйды да. фуражкасын күзләренә төшерә биреп, күзләрен йомды. Йөргән бер җирендә йокларга өйрәнгән кеше иде, ахрысы Өлкән лейтенант кулына чыбык тоткан үтеп барган хатыннан сорады:
—Мондагы команданың лейтенанты кайда яши?
—Кузьмичларда. Әнә йортлары! Бакчаларында сирень...
Корсагына каты иттереп типкәннән Зәйни уянып китте. Сикереп тора башлаган иде, иягенә каты гына чәпәделәр. Башы белән диварга бәрелде дә. алдында басып торган кешегә аптырап карады. Шома кызыл битле, таза гына гәүдәле таныш булмаган өлкән лейтенант.
—Син нәрсә-ә9'—диде бугазыннан кысылып чыккан ачулы тавыш белән Вильданов — Нәрсә өче-ен?!
—Синме Вильданов?
—Мин лейтенант Вильданов.
—Син арестован!
—Нәрсә өчен тагын?
—Козлов фамилиялы Советлар Союзы гражданинын син аттырдыңмы судсыз-нисез?
—Аттырмадым. Мин аны үзем аттым.
—Судсыз?
—Әйе, судсыз. Авыл халкы таләп итүе буенча.
Өлкән лейтенант пистолетын сул кулыннан уң кулына күчерде Иелеп Зәйнинен күлмәк изүеннән бөтереп тотты да, өстерәп торгызып өстәл янына этте:
—Киен, сволочь! «СМЕРШ»та сөйләшербез ничек итеп Совет законнарын бозуын турында. «СМЕРШ» вазифаларын үтәргә сина беркем дә хокук бирмәгән! Өч минут сина! Киен!
Зәйни кабаланмый гына чалбарын, гимнастеркасын киде. Үзе күзләре белән өлкән лейтенантны сагалады. Анын эчендә ут дөрли иде •Сволочьлар! Курск Дугасында юк сез! Тылда! Мине, сугышчан офицерны кыннарга! Дугада немец ала алмады мине! Монда «СМЕРШ» кыйный! Гомерендә окоп күрмәгән, жир казымаган «смершник»!
Кабаланмый гына уң итеген киде. Сул итеген алырга диеп иелде дә. юлбарыс җитезлеге белән тураеп, каршысында пистолет тотып басып торган «смершникка» ташланды. Зур йодрыкның сугуыннан өлкән лейтенантның тешләре бер-берсенә шакылдап каты итеп бәрелделәр. Өлкән лейтенант үзе Зәйни йоклый торган караватка очып барып төште. Башы оелән диварга нык кына бәрелде дә башын кыйшайтып кырынаеп ятты —Суккач менә шулай бирәләр аны!—диде Зәйни, өлкән лейтенантның кулыннан идәнгә төшеп киткән пистолетны күтәреп алганда. Бер сугу җитте старлейга Күхтәре йомык, иреннәренең сул ягыннан нечкә нә оулып кан агып чыкты. Вильданов пистолетның обоймасын алды Z®’мич артына ыргытты Күрше бүлмәгә чыга торган ишек шыгырдап аз на ачылды. Анда Кузьмичнын куркынган күзләре ялтырады.
Яп ишекне. Кузьмич! Син бернәрсә дә күрмәдең! Яп!
Ишек бик тиз ябылды. Вильданов иелеп өй базын ачты. Өлкән лейтенантны күкрәгеннән, чалбарыннан тотып күтәрде дә базга тыкты старлей ике куллап баз читенә ябышты
—Си-ин нәрсә-ә?—дип ынгырашты ул.—Атуны телисенме-е? Син минем кем икәнне беләсенме-е?
Зәйни ун итеге белән старлейнын бармакларына басты. Теге кулларын баз кырыннан ычкындырды.
—Ят базда! Уйла кемгә эләккәнеңне! Сине базга ябучы. Курск Дуга тәмугын узган Зәйни Вильданов дигән татар егете булыр. Синнән кыйната торган кеше юк монда. Ят базда!
Баз капкачын япты да. мич янында торган ларны кулбашы белән этеп баз капкачы өстенә бастырып куйды «Чыгып кара инде хәзер! Күтәрә алсаң! Зәйни Вильдановка кул күтәрә бит. чучка!»
Башына уй килде: «Тукта, кем белән килгән бу?» Каешын биленә буды, пилоткасын киде дә урам якка чыкты. Капка төбендә офицерлар гына киенә торган яшел сукнодан тегелгән гимнастерка-чалбардан, фуражкадан ике автоматчы «Казбек» папиросы көйрәтәләр иде. «Безгә махорка да юк!»—дип, хурланып уйлап куйды Зәйни. Ләкин бик күңелле итеп елмайды:
— Егетләр! Сезме өлкән лейтенант белән килгән автоматчылар?
Автоматчылар да «СМЕРШ»та бозылган халык икән—якынлашкан офицерга җавап урынына баш кына кактылар
— Без өлкән лейтенант белән азрак утырып алырга булдык. Әйдәгез минем белән. Сержант Никонов сезгә ялны яхшы оештырыр Машинагыз кайда?
—Мәйданда, кибет янында!—диде автоматчыларның берсе шатланып.
Зәйни аларны сержант Никоновка тапшырды. Өч фляжка спирт тоттырды да пышылдады:
—Тәгәрәгәнче эчер. Хатыннар тап өчесенә дә!
—Булдырабыз аны!—дип авызын ерды сержант, энже тешләрен күрсәтеп.—Булдырабы - ыз!!!
—Алар иртән тормас борын миңа килеп жит. Сорасалар, әйт: Козловны кибет диварына терәп лейтенант үзе атты, дип Аңладыңмы? —Так точно!
—Бар! Эшлә!
Өйгә кайтты. Ишек төбендә аны агарынган Кузьмич каршы алды.
— Кемне яптың син базга? Акыра ямьсез иттереп. «Атам барыгызны да» дип акыра. Мин «СМЕРНЬтан, ди. Сине юк итәләр бит моның өчен!
—Ничего, Кузьмич! Бог не выдаст, свинья не съест! Мин бит татарин! Тиз бирешә торганнардан түгел без!
Базны ачты.
—Документларыңны бир монда!
—...твою мать!!! Яшәү туйдырдымы9' Мин сине блядь. мать!!!
— Бир яхшылык белән документларыгызны! Югыйсә базга хәзер спирт сибеп ут ташлыйм. Бир!
«СМЕРШ» баздан документын сузды. Зәйни аны алды да карап та тормыйча өсгәлгә ыргытты. Баздан чыга башлаган сгарлейны-башына басып кире базга гөшерде. Бер фляга спирт, бер кисәк сало һәм ярты буханка ипи ыргытты. Эткә ыргыткан кебек итеп.
— Пей! Жри! Не шуми' Подожгу!
Базны ябар алдыннан сорады:
—Пычагың бармы?
—Пәкем бар
Бик әйбәт Гуляй! Спирт кирәк булса, сора—бирермен Курск Дугада сугышып гере калган Вильдановнын кем икәнен күрсәтим әле мин сиңа.
Өлкән лейтенантның тавышында үтенү сизелә башлады:
-Чыгар яхшылык белән. Бетәсең бит син!
-Погибать, так с музыкой! Чыкмыйсың!
Урамга чыгып сөйләнеп йөрмәсен дип, Зәйни Кузьмичны да лаякыл исертеп, йокларга яткырды. Базга фляжка белән спирт биргәнгә бер сәгать чамасы узуга аннан өлкән лейтенантның жырлаганы ишетелә башлады. Тавышы монлы иде каһәрнең:
По ди-иким степья-ам Забайкалья-а,
Где зо-олото ро-оют в гора-ах!
Бродяга-а, судьбу проклиная-а-а. Тащился с сумо-ой на плеча-ах х!!!
Клч була башлагач ул баз капкачын эчтән шакыды.
—Нәрсә кирәк?
—Туалетка чыгар!
—Хәзер, чыгарсын! Аз гына сабыр ит!
Зәйни базга кечкенә сапер көрәге ташлады. Өстәп берничә газет тә ыргытты.
—Базнын бер почмагында үзенә туалет әтмәллә. Чыкмыйсың беркая да Чыгармыйм мин сине!
Караңгы төшеп килгәндә капка төбенә чыгып тәмәке кабызды да. Кузьмич ясап куйган эскәмиягә утырды. Урамның уң ягыннан ерак та түгел гармун тавышы ишетелә һәм анарга кушылып ирләр, хатыннар берничә тавыш белән бик матур иттереп жырлый иде:
Ка-ак бы мне, рябине-е,
К дубу перебраться-а!..
Урамнан узып барган карчык лейтенантка «мәгълүматләр» биреп китте:
—Синен сержантын күңел ача анда. Бүген килгәннәрнең берсе бик оста гармунчы икән...
Китә башлап берничә адым үтте дә, тукталды:
— Ә гармун Козловныкы. Хатыны да шунда... жырлый... Үлгән артыннан үлеп булмый бит инде! Әйе! Җырласын! Козлов белән бер генә дә рәхәт күрә алмады, бичара. Җырласын!
Сержант Никонов оештырган «күңел ачу» өч көн буена барды Гармун янына килмәгән авыл кешесе калмады. Бар да җырлап, биеп күңел ачалар иде. Бер көнне лейтенант күрмәгәндә яхшы гына салмыш Кузьмич та барып кайтты «гуляние»га. Кайткач лейтенантка «үз уен чыгарып салды»:
—Йәисә аталар сине, йәисә син инде генерал буласын. Дөньяда синен кебек гади кеше булырга тиеш түгел. Мин синең барлыгына хәзер ышанып бетә алмыйм. Ышанмый-йм! Син булырга тиеш түгелсең! Юк' Түгелсең! Шабаш!
Базда утырган старлейның тәүлек нормасы бер фляжка спирт иде Өч көн-өч төн узгач, баздан тик ялвару тавышлары гына ишетелә башлады
—Вильданов! Зинһар, гафу ит мине! Гафу-у и-ит! Мин сиңа бер генә начарлык та эшләмәячәкмен! Җибәр мине, зинһар! Бүген, иртәгә мине эзләп киләчәкләр барыбер. Тыныч кына, дуслар булып аерылыйк! Сүз бирәм—тимәячәкмен!
Зәйни базны ачты:
-Чык! Карап карарбыз, ничекләр итеп сүзендә торырсын икән?
-Чын «СМЕРШ.ник сүзен бирәм.
Чык. Чык! Утыр өстәл янына! Яз мин әйткәнне!
оч тәүлек буена спирт эчеп исереп, сакал-мыек баскан старлей суга төшкән йолкыш әтәчне хәтерләтә иде. Хәтта корсагы да юкка чыккан
Яз «Икенче август, 1943 ел» диеп куй башта. Яздыңмы?
—Яздым 7
—Мин өлкән лейтенант ... фамилиянны, исемеңне, әтиеннен исемен
куй. «СМЕРШ»та кем булып эшләгәнеңне яз. 31 июль көнне лейтенант Вильданов 3. Г ны йоклаган җирендә кыйнадым. Бер тапкыр типтем, ике мәртәбә суктым Шуның өстенә урыс маты белән сүгеп мәсхәрәләдем 'атар иң ны. Мат сүзләрен ачыктан-ачык үзен яз...
Вильданов мине базда тотты өч көн һәркөнне эчәргә 700 грамм су кушылмаган спирт бирде һәм ашатты. Баз эчендә үзем өчен үземнән туалет казытты...
мине исерек килеш урамда күрмәсеннәр һәм *СМЕРШ»нын авторитетын төшермәсен дип, урамга чыгарып йөртмәде, кешегә күрсәтмәде Вильдановка претензиям юк.» Кул куй.
—Куйдым.
—Хәзер уң кулыңның баш һәм имән бармакларын карага ман да. имзаң астына бас шуларны.
—Анысы нәрсәгә инде?
—Син. бәлки, имзаңны алдап, бозып куярсын. Кем белсен сине Булдымы?
—Әйе.
—Менә пистолетын. Патроннарыңны бирмим. Менә документларын Автоматчыларыңны, шоферыңны кибет янына китерерләр. Аларнын да патроннары юк Эчеп бетерделәр өч көн буена. Автоматлары гына калды Башкача минем күземә чалына күрмә. Тай моннан.
—Йөз генә грамм сал инде Юл аягы булсын.
— Мин синен белән эчә торган егет түгел Юлга бирермен спиртен дә, закускасын да. Эчкәч, кире борылып килә күрмә.
Кибет янында «Виллис»ына утырып китте «смершник» старлей Шоферы, азрак салмыш булса да, рульдә утырырлык иде Ә ике автоматчысы дисксыз автоматларын кочаклап машинанын арткы урынында йоклап утыра иде. Өч көн «сыйлану» бушка китмәгән—алар ябыкканнар, үзләрен сакал-мыек баскан иде...
Икенче көнне Вильданов Зәйнулла Гыйззәт улын «смершниклар» өерләре белән килеп кулга алдылар. Ике немец бронетранспортерына төялгән егермеләп «смершник» авылның ике ягыннан бер үк вакытта килеп керде. «Операция» белән бер подполковник житәкчелек итә иде. Старлейнын «докладына» караганда «дошман» бик куркыныч икән. Бронетранспортерларнын берсе лейтенант яшәгән йорт янында тукталды Башнясыннан немец пулеметын йортка каратып төзәделәр. Икенче бронетранспортер таш кибет янында калды. Анысының пулеметы урамга карап муенын сузды. Бронетранспортерлардан сикерешеп төшкән автоматчылар йортны уратып алдылар, авылның капка төпләренә бастылар Бер кешегә дә урамга чыгарга рөхсәт ителмәде. «Смершниклар» арасында Зәйни базга ябып тоткан өлкән лейтенант га бар иде. Ул подполковниктан бер тотам калмыйча ияреп йөри һәм анарга күрсәтмәләр бирә Подполковник анын күрсәтмәләрен кабаланып үти һәм бик тә тырыша. Зәйни яшәгән йортка автоматчылар бәреп кергәндә лейтенант Вильданов Кузьмич белән карт уйнап утыра иде Кергән уңайга ук подполковник пистолетын Зәйнигә төзәп акырып җибәрде:
— Кулларыгызны башыгызга куегыз! Аякларыгызга басыгыз!
Кузьмич неси җитезлеге белән кабаланып аякларына басты, кулларын башына күгәреп куйды. Зәйни кәрт бутап утырган җиреннән ирония тулы күзләрен «смершник» старлейга төбәде Сүзләре тулы көлү белән нәфрәт иде: , ,
—Ә-ә, «Смершник». с большой честью' Сатам'
Старлей кизәнде, тик Вильданов аңарга сугарга ирек бирмәде:
—Әгәр суксан. шушында бетерәм мин сезнең барыгызны да. Минем сугышчылар засадада утыра. Хәзер йортны гранаталар белән юк итәчәкләр Сезнең белән бергә мине дә.
Подполковник агарып чыкты
-Син-ин .. Сез арестован!
—Киттек!—диде Вильданов. Үзе Кузьмичка борылды -Син мине өч мәртәбә калдырдың. Ә мин бер генә тапкыр. Мин кире кайткач тагын уйнарбыз. Бурычны түләрмен дип уйлап китәм.
Өй эчен бетереп тентеделәр. Тик старлей эзләгәнен таба алмалы Мичкә сөялеп басып торган Зәйнигә якын ук килде:
—Кая куйдың миннән яздырып алган кәгазьне?
—Нинди кәгазь ул тагын?
—Пистолет белән куркытып, син мине көчләп яздырдың. Имза куйдырдын. карага манчып бармакларны бастырдың имза янына
—Алдашма. Минем пистолетым юк. Әнә бит, «Вальтер*ны гына алдыгыз. Мин синнән бер нәрсә дә яздырып алмадым. Баздан тартып чыгарганда син исерек, бернәрсә дә анламый идең. Мине башка кеше белән бутыйсын бугай.
Старлей Зәйнинен күзләре алдында ун кулының бармакларын тырпайтты:
—Менә бит бармакларның карасы да бетеп җитмәгән...
Вильданов күңелле итеп елмайды:
—На кой черт мина синен бармакларың! Ну и фантазия синдә-ә!- Каушап басып торган подполковникка борылды —Мин сезне бу өлкән лейтенантка буйсындырып җибәргәннәрдер дип уйламыйм. Алырга килгәч, алып китегез инде мине. Туйдырды бу дурак старлейыгыз! Арестован, так арестован! Киттек, әйдәгез!
Урамда курка-курка гына, як-якларына карана-карана, броне транспортерларына тиз генә төялделәр дә, «җинаятьче лейтенант Вильдановны «Смерш»ка алып киттеләр. Лейтенантны алып киткәнне сержант Никонов кына күрше йорт тәрәзәсеннән карап калды. Башка сугышчылар өч көн гармун белән «типтергәннән» соң әле йоклыйлар иде...
«Смерш»нын һәр эш-гамәле: «Бей своих, чтобы чужие боялись!— дигән принципка нигезләнеп башкарыла иде...
Ике көннән лейтенант Зәйнулла Вильдановны фронтның хәрби трибуналы атарга хөкем итте Гаебе бик зурдан язылган иде: «Совет гражданы Козлов В Н ны сатлык булуда гаепләп тикшерүсез, судсыз үз кулы белән авыл халкы алдында атып үтергән. Шул очракны тикшерелә барган һәм тыныч кына сөйләшә башлаган «Смерш» хезмәткәре өлкән лейтенант Долматов В. В ны ерткычларча кыйнап, ач көенә өч көн үзе яшәгән өй базында ябып тоткан Бу акцияләрне үткәргән чакта Вильданов һәр көнне исерек булган. Әгәр Долматов В В качып котылмаган булса, эзен югалту өчен Вильданов аны атып үтергән дә булыр иде. Авыл уртасында, көпә-көндез Совет гражданын судсыз атып үтерү урынлаш халыкны Совет хөкүмәтенә каршы күтәрү өчен эшләнгән.
Вильданов 3. Г. үз гаебен танымады.
Фронтның хәрби трибуналы 1921 елда туган, өйләнмәгән элекке лейтенант Вильданов Зәйнулла Гыйззәт улын атарга хөкем итте. Хөкемне трибуна.) карарын фронт командующие раслаганнан соң үтәргә!
Трибуна.) рәисе—Подполковник Романов С. Н. Трибуна}) әгъзалары: Майор Намитов Е. А. Капитан Белых Я. В. 12. август 1943 ел.»
Трибунал карарын укыгач, подполковник Романов сорау бирде:
—Сонгы үтенечегез бармы?
Ике ел эчендә күп үлемнәр белән очрашкан яп-яшь татар егете Лэйни тыштан бик тә тыныч иде. Фин чигеннән алып, менә бу Курск дугасына кадәр ничәмә тапкырлар үлемне җиңеп чыга алды ул. Инде '!^,,'|Лем ЭНЫ * „,еРш* кулы белән бугазыннан эләктереп алды, ычкыну зкинлеге юк. Шунлыктан сонгы минутында бу дөньядан егет булып китәргә кирәк. Тик үлеме сугыш кырында түгел, ә үз кешеләренен эчеп яшәгән_ капкорсак старлей аркасында булачак Трибунал рәисенен соравына Зәйнулла:
диде ~^аР минем үтенечем. Әти-әниемә соңгы хатымны язарга телим.—
Рәиснен жавабы әзер иде. Ул мондый теләк белән көн саен очрашып тора:
—Үтенечегез кире кагыла. Трибунал атарга карар чыгарса, туганнар һәм әти-әни белән хәбәрләшү катгый тыела.
«Смершник»лар лейтенант Вильдановны авылдан алып китүгә сержант Никонов йөк машинасының шоферын эзләп авыл буенча йөгер- гәләде. Печәнлектә бер хатын белән йоклап яткан жирендә таба алды:
—Семен! Тор! Киттек әйдә!
Шофер авыр уяна иде:
—Киттек! Киттек! Кая барабыз инде тагын? Бер тынгы юк!
—Полк штабына! Тизрәк кыймылда инде-е! Вильданов боерыгы!
— Шулай диген син! Киттек әйдә!
Полк штабында сержант дежурныйга мөрәжәгать итте:
—Иптәш лейтенант! Безнен батальон командиры лейтенант Вильданов полк командирына донесение җибәрде. «Бик срочно!» диде Командирның үз кулына тапшырырга боерды
—Бир! Кертеп тапшырырмын
—Юк! Үз кулына полк командирының.
—Шулаймы?
—Так точно!
Берничә минут үтүгә сержант Никонов полк командиры подполковник Штельмах алдында басып тора иде. Бүлмәдә штаб начальнигы һәм таныш булмаган тагын бер майор бар. Сержант честь бирде дә. өзеп әйтте:
—Лейтенант Вильданов шәхсән сезнең кулга гына тапшыра торган донесение жибәрде һәм сүз белән дә әйтергә кушты. Тик сезгә генә...
Штаб начальнигы белән майор сүзсез генә чыгып киттеләр. Сержант дулкынланып лейтенант Вильданов белән булган хәлне подполковникка сөйләп бирде Никонов сөйләгән саен Штельмахның йөзе карала барды Лейтенантны юк итәчәкләрендә аның инде шиге юк иде Вильданов өчен ин йомшагы—штрафбат Ә аннан инде тере чыгу шансы бик аз! Никонов сөйләүдән туктагач сорады:
—Бетердегезме?
—Так точно! Лейтенант, әгәр «Смерш» үзен кулга алса. Сезгә тапшырырга дип. миңа бер документ биреп куйды Йорт хуҗасы Кузьмичның әйтүенә караганда, «смершник» өлкән лейтенант бик нык эзләп караган ул документны Тентү ясап
Штельмах сержант биргән «документ»ка күз йөртеп чыкты. Бер урынын укыган чагында тыела алмады, елмаеп куйды. Базда, старлейдан туалет казыткан урын булды, ахрысы, укып чыккач, алдында басып торган сержантка кул бирде Каты итеп кысты Никоновнын кулын:
—Рәхмәт, сержант! Бу чыннан да шәп документ! Килгәнсең— молодец! Бар. кайт! Тавыш-тынсыз гына яшәгез! ЧП китереп чыгарсагыз, лейтенантка өстәмә начарлык эшләгәнбез дип белегез! Аны Вильдановка каршы кулланачаклар. Сак булыгыз!
Сержант чыгып киткәч, штаб начальнигын чакыртты Штельмах.
—Сергей Семенович! Мин дивизиягә киттем Аннан, бәлки, фронт штабына китәрмен Минем кая киткәнне беркемгә дә белдермә Мин. бәлки бүген кайтып та өлгермәм. Борчылмагыз. Калсам, шалтыратырмын
Дивизия штабында озак тормады Дивизиянең яна командиры полк командирын дәшми генә тыңлады да. соныннан сорады
— Бу бит Геройга тәкъдим ителгән лейтенант? Ялгышмыйммы?
— Шул үзе. Ялгышмыйсыз.
-Кызганыч. Шәп офицер. Мин риза сезнең белән Турыдан-туры Рокоссовскийнын үзенә мөрәжәгать итәргә кирәк Коткарса, ул гына коткара ала лейтенантны Трибунал карарын расламаганга кадәр барып
өлгерергә кирәк. Рокоссовский белеп торсын Вильдановның кем икәнлеген Вакыт бар. Уныш телим сезгә!
Фронт штабында Рокоссовский үзе юк иде. Дежурный анын кайдалыгын белмәмешкә салышты. Ә белгәне күзләреннән үк күренеп тора иде Инде нәрсә эшләргә дә белмичә штабнын эчендә, тышында сәгатьтән артык тулганды Штельмах. Урам якта басып тәмәке көйрәткән җирдән исеме белән дәштеләр:
—Рихард! Син бит бу!?
Хәрби Совет әгъзасы генерал Телегин икән. Штельмах папиросын читкә ташлап, честь бирде. Рокоссовскийда. Курск сугышы башланыр алдыннан бер тәүлек «кунак булганда» танышкан иде Телегин белән.
—Син нәрсә эшлисең монда?
Штельмах кыскача гына килүенең сәбәбен аңлатты. Иң сонгы уй итеп өстәде:
—Бик батыр, тәвәккәл офицер. Юкка һәлак булуы мөмкин. Гаеп үзендә дә бар—бик кызу. Тик төп сәбәп «Смершник»ларнын буш амбициясы, минемчә...
Генерал Телегин икеләнгәндәй башын иеп тынлап бетерде дә. ни булса шул булыр дигәндәй. Штельмахнын колагына иелә биреп пышылдады:
— Киноактриса Валентина Серова монда...
Телегин әйткәннең асылын аңламады Штельмах. Ахмаграк сорау бирде:
—Булса инде?!
Телегин үзенең уйлап бетермичә әйтеп ташлаганын аңлады. Тик анарда Штельмахка ярдәм итү теләге көчлерәк иде.
—A-а!—дип кулын гына селтәде.—Үтермәс әле! Әйдә киттек!
Тимер юл тупигындагы бик шәп йокы вагоны янында тукталдылар Телегин вагон эченә кереп китте дә. азга гына юк булып торды. Елмаеп кире чыкты, вагон баскычыннан төшмичә генә Штельмахны керергә чакырды:
— Мен әйдә!
Күпсанлы орденнарын таккан мундирын кигән Константин Константинович Рокоссовский яшьлек дустын елмаеп каршы алды:
—Азга гына булса да фронт ыгы-зыгысыннан аерылып, ял итеп алырга иде исәп. Сине кабул итмичә булмый инде. Әйтүен бар. Костя читләшә, зур шәхес булган дип. Өстәвенә Телегин бик үтенеп сорый синен фамилиянны әйтеп. Штельмах юк эш белән йөрмәс дип уйлап куйдым Сөйлә, нәрсә китерде сине монда? Тыңлыйм!
Штельмахнын сөйләгәнен йөзенең көләчлеген бозмыйча тынлады Кәефе шәп иде генерал Рокоссовскийның. «Смершник» тан яздырган «документ»ны укыгач, көлеп җибәрде:
—Бу бит чын-чыны белән әдәби әсәр! Базда туалет казыткан! Культуралы офицер!—Җитдиләнгән күзләрен Штельмахка текәде:
— Килүен дөрес! Тик атарлар лейтенантны! Бериянен якын ярдәмчеләренең берсенең фамилиясе Долматов. Генерал-лейтенант. Бу өлкән лейтенант шуның улы булырга охшаган. Инициалы туры килә Долматовнын үзен мин Камчаткада утыз тугызынчы ел башында күргән идем Ул чакта әле полковник кына иде Камчаткадагы концлагерь начальнигында шофер идем мин. Долматов Кызыл Армия командирлары булган концлагерьда утырган унике кешенең исемлеген алып килгән иде Мин дә бар идем шул исемлектә. Безне бик ашыгыч Мәскәү төрмәсенә күчерергә тиешләр иде Дүртебезне бирмәде начальник. «Авырулар» дип. хастаханәгә яшерде Барыбыз да һушсыз яттык Долматов кайтып киткәч кенә чыктык. Мәскәүгә алып киткәннәрнең барысын да атканнар-
Истәлекләргә бирелеп азрак дәшмичә уйланып торды да. өстәде к ронт_ “Смерш-ының начальнигы белән минем мөнәсәбәтләр бик әйбәт әйбәтлеккә. Ләкин..
Кулын хушлашырга сузды:
_ ~Үзгәрмисен. Рихард' Молодей! Ә мин менә күбрәк дәшмәскә
өйрәнеп бетеп барам инде. Авыр...
Штельмахның кулын кысты:
булмасын?ТКаРЬ1,Яа тыРь,ШЬ|рмь|Н^ Нәрсә килеп чыкса да. үпкәләштән
ронт «Смерш*ының начальнигы икеләнде:
— Генерал Долматов ул бит Бериянен үзе инде дигән кебегрәк. Шуның улын кыйнап базда тоткан бит бу лейтенант. Анлагыз шуны. Константин Константинович!
Рокоссовскийнын бармаклары өстәлдә тыпырдап алдылар
кече Долматов баздан чыккач язган кәгазь? Ә? Шул кәгазь Лаврентий Павловичка барып эләксә, әллә ул Долматовны башыннан сыйпар дип уйлыйсызмы? Без, фронтта сугышучы генераллар бик тә кирәкбез бүген. Иосиф Виссарионович безне күбрәк тынлый, безнең сүзгә колак сала. Без аның аяклары астына Курск Дугасы жинүен ташладык. Дошманны без сындырдык бүгенге көннәрдә!—Күзләре уйчанлады—Ә лейтенант Вильдановка Геройны бирмибез. Өстәвенә, мин аның погоныннан бер йолдызын алып ташлап, кече лейтенант итәм әле...
Алдында утырган, күп үлемнәр күргән «Смерш» генералына карап алды:
— Коткарыйк үлемнән лейтенантны. Сугышның беренче көненнән үк фронтта. Ике мәртәбә яраланган Бик батыр сугышчы һәм тәвәккәл егет...
♦ * ♦
н көннән лейтенант Зәйни Вильданов житәкчелегендә Курск Дугасыннан чолганыштан чыккан 14 сугышчы барысы да Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнде. Орденнар тапшырырга яңа гына полковник дәрәжәсе алган Штельмах үзе килде. Орденнар өләшенеп беткәч, башын иеп уйланып утырган Вильдановны аяк үрә бастырып кочаклады:
—Ну... лейтенант! (Кече лейтенант димәде!) Сине тере калуың белән котлыйм Генерал Рокоссовскийга рәхмәтле бул. Герои да будырсын, хәрби дәрәжәләрне дә алырсың. Тик тере, исән генә бул!
Өч ай узгач, полковник Штельмах Рихард Ивановичка полкы белән Курск Дугасында күрсәткән батырлыгы өчен СССРнын Югары Советы указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Указны ишетеп барлык дивизия халкы шатланды—Штельмахны, немец булса да. бар да ярата һәм хөрмәт игәләр иде.
игенүләр, алга барулар, кул сугышлары, бомбежкалар, артналетлар, бик күп үлемнәр күрде өч ел ярым эчендә Зәйни Вильданов. Радиосы, электры да булмаган читәнле, салам башлы өйләрдән торган татар авылында чабата киеп үскән татар баласы, сугыша-сугыша. кайсы җирләрдә атлап, башкаларында шуыша шуыша. Европаның үзенә килеп керде Донец, Днепр елгаларын кичте Витебск. Смоленск өчен барган каты сугышларны үтте. Бик күп калаларны, авылларны азат итүдә катнашты Тагын ике мәртәбә каты яраланды. Берсендә Иркутск каласында Ушаковка исемле елгага терәп салынган госпитальдә ятты, икенчесендә Себер уртасында. Новосибирск каласындагы бик зур госпитальдә дәваланды Окопта яткан чакларында, унбиш егерме көннәр чамасы сугышлар тынып горган чакларда үзенә урын таба алмыйча, тизрәк
Ф
У
Ч
сугыш башланганны тели торган булды. Бик ныклап кеше үтерергә өйрән де. Хәер, фашист анын өчен кеше исәбеннән йөрми иде инде Чөнки ул фашистлар ясаган бик күп явыхтыкларны күрде. Ил тоташы белән таланган, җимерелгән иде.
Сугыш Зәйни Вильдановның һөнәренә әйләнде. Сугыш юлларыңда тагын бер һөнәре артты—артык ялындырмыйча бирә торган хатын-кызны күз карашларыннан таный башлады. Чөнки үлем белән һәр көнне очрашып торган фронт хатын-кызлары, бүтен исәнмен. шунардан файдаланып кадыйм тизрәк, дип уйларга күнеккән иде. Ә фронтта үлем белән еш очрашканнар- нын кануннары да тик үзләренчә: «Фронт все спишет!» һәм фронттагы халык женси элемтәгә тиз кереп, тиз аерылып китәргә өйрәнде.
1945 елнын март башында дивизия Чехословакия га барып керде Зәйни Вильданов—капитан. Күкрәгендә дүрт орден: Ике Кызыл Йолдыз. Ватан сугышынын Беренче дәрәҗәсе һәм Хәрби Кызыл Байрак ордены Шуларга өстәп—унга якын медальләр. Капитан Вильданов инде бик ныклы сугыш тәҗрибәсе туплаган, куркынычның сугыш кырында кан тарафтан янаганын алдан ук сизүче «ата бүрегә* әйләнде. Үзе өчен бер ачыш та ясады: сугыш барган көннәрдә башы шәбрәк эшли икән үзенең' Менә бит ничек тә була икән әле ул! Баш чыннан да. тирә-якта пулялар сызгырганда, снаряд-бомбалар шартлаганда тере калу юлларын бик тиз исәпләп китереп чыгара икән Үзеннән үзе көлеп тә куя: бары тик 1945 елнын гыйнвар аенда гына 1943 елның августында ирешкән дәрәҗәсенә килеп җитә алды—яңадан батальон командиры булды. Белоруссияда үткәрелгән «Багратион» операциясе уңышлы тәмамлангач, фронт командующиена Советлар Союзы маршалы дәрәҗәсен бирделәр. Ә Советлар Союзы Герое Штельмах генерал булды. Рокоссовский үзенен яшьлек дустына Фронт Штабына күчәргә тәкъдим иткән. Ләкин Штельмах дивизиядән китмәде. Китмәвенә үзе дә шат иде. Рокоссовскийнын маршал булуына фронт халкы мәзәк тә чыгарды һәм аны байтак көннәр, айлар буена бик тә тәмләп сөйләделәр.
Имеш. Рокоссовскийга маршал бирү турында Кремльдә сүз чыккан Әмма Политуправление начальнигы Мехлис каршы икән. Иптәш Сталинга «доложить иткән»:
—Рокоссовский туп-туры ике вагон... билгесез профессиялы хатын- кызлар төяп йөртә Кая барса да. шул вагоннарны калдырмый. Яхшы түгел бит инде, иптәш Сталин...
Ә Сталин моны ишетмәгән булып, колаклары яныннан уздырып җибәргән. Биш-алты минут чамасы узгач. Мехлис тагын шуны ук сөйли икән:
—Шулай-шулай. иптәш Сталин. Рокоссовский ике вагон яп-яшь чибәр кызлар йөртә икән үзе белән. Коммунистка ярый торган мораль түгел бит инде. Без нәрсә эшләргә тиешбез моны белгәч?
Иптәш Сталин Мехлиска карап алган да. елмаюын мыеклары астына яшереп, кабаланмый гына әйткән, имеш:
— Без. иптәш Мехлис, моңарга көнләшеп карарга тиешбез Көнләшеп Синең белән мин кызларны ике вагонлап йөртә алмыйбыз бит инде хәзер. Ә инде Маршал Рокоссовский йөртә ала икән, йөртсен Көнләшеп карыйк, иптәш Мехлис!
1945 елның гыйнвар азакларында Ленин. Кызыл Байрак. Суворов. Богдан Хмельницкий орденлы 232 нче Себер Гвардия дивизиясе (элекке 11э нче дивизия!) Чехословакиянын Зволин исемле каласын алырга тиеш иде. Капитан Вильданов батальоны Зволинга беренче булып бәреп керде Полкка Зволин исемен бирделәр. Шул каланы штурмлаган чакта капитан Вильданов контузия алды. Шартлау һавасы китереп сукканнан ун метрлар чамасы алга очкан Шул коткарып калды да аны. Аягына баскан чагында шинеленен арты тоташ юк иде. Артыннан килгән ике ординарецы икесе t ӨЗеЛГӘН ^тдан артык бергәләшеп бик күп сугышлар үткән ю егетләр иде икесе дә. Зволинны алганнан соң тагын боерык
килде, шәһәр янындагы көнбатыштагы тауларга штурм башларга һәм якындагы икесен март башларыннан да калмыйча алырга!
..... каршы тау дигәннәре Зволиннан ике чакрым чамасында урнашкан 400 метрлар чамасындагы калкулыклар иде Итәкләре куе нарат, чыршы оелән капланган Түбәсе таз кешенеке кебек ялангач. Тауларны саклау өчен дошман көздән үк ныгытмалар төзеп куйган. Аларны кыш килү белән калын кар катламы басып киткән икән. Шунлыктан маскировкалары көчле һәм ул оборона ныгытмаларының нинди икәнен бер төрле ысул белән дә белерлек түгел, һавадан самолетлар төшергән аэрофотосьемкалар бер төрле дә ачыклык китермәде. Жир өсте тоташ ап-ак кар иде фотоларда Шулай да чех партизаннары белән элемтәгә кереп, дошманнын оборона ныгытмалары турында азрак мәгълүматлар алдылар. Тик таунын сөзәгрәк, Зволинга якынрак урнашкан өлеше турында бер нәрсә дә белмиләр иде Тау астында кечкенә бер чех авылы утырган. Исеме дә кызык кына— Збыжев. Капитан Вильданов батальоны шул авылда урнашты Авыл мәктәбе директоры яшь капитанны зур хөрмәт күрсәтеп үзенә яшәргә чакырды
Директорның йортында яшәү шартлары бик әйбәт иде Ничәмә айлар буена мунча, эссе су күрмәгән тән инде сиземләү-тою сәләтен дә җуйган иде Директорның өенә кермичә генә, Вильданов ишек артында чишенде дә, эссе су тутырылган ваннага кереп ятты Ләззәтнең чиге юк иде' Каты мунчала белән ышкып тәнен берничә мәртәбә юды. Директор биргән җылы күлмәк-ыштанны киде. Кичен бик яхшы иттереп сыйлады кунак-капитанны мәктәп директоры. Хуҗа куйган шәраб шул хәтле тәмле һәм зур ләззәт бирә иде—аракыга, спирткә кагылмадылар да.
Ике төн немец ягына өчәр кешедән торган ике разведка җибәреп, дошманның алгы окоплар сызыгын билгели алдылар. Тау итәгендә, куе чыршылык эчендә ватылмаган кечкенә өч өй таптылар. Ул урман каравылчысының һәм көтүчеләрнең җәйләрен яши торган урыннары икән. Тәрәзә пыяласын алып, шуннан калайдан ясалган торба чыгарып, мич утырттылар. Батальон штабын шул йортларның берсенә күчерделәр. Телефон суздылар. Полк штабына батальон штабының яна урынын хәбәр итте дә Вильданов өстәл артында утырган җиреннән йоклап киткән. Шунда төш күрде.
Имеш, тау итәге буйлап, теге мина өзгәләгән ике ординарецы белән каядыр китеп бара икән, һич көтмәгәндә, алда гына әллә мина, әллә граната булды—каты шартлау яңгырады Имеш, егылган да, кар эчендә, башы аста, каядыр шуып бара. Туктарга итеп карый—туктый алмый. Кычкырырга итеп авызын да ачып карый—тавышы чыкмый Башы аста, һаман каядыр шуа, имеш Азаплана торгач тукталды Тик инде гора алмый Тоташы белән кар эченә күмелгән килеш ята. Шулай да башын аз гына күгәрә биреп тау башы ягына карый алды икән Үзе уйлый: «Ничек кенә алырга инде бу тауны? Ничекләр генә иттереп менәргә инде башына немецка күренмичә генә! «Ә тегеләрнең сөйләшкәннәре якында гына ишетелә икән: «Капут та капут!»—дип нәрсәдер сөйлиләр бер-берсенә..
Төшен күреп бетерә алмады, телефон шылтыраганга уянып китте Дивизия командиры генерал Штельмах тавышы:
— Капитан Вильданов, исәнме?! Синең алда минем бер бурыч бар бит әле. Курск Дугасы өчен. Теге синнән ычкынган Герой дәрәҗәсе турында әйтүем Шушы ике тауны атна-ун көн эчендә алсаң, сине Геройга бирергә булдык тагын бер мәртәбә. Бу юлы инде барып чыгар дип уйлыйм. ...
Зәйни шатланып елмайды: «Онытмаган Штельмах Курск Дугасын! Рәхмәт төшкере!»
-Тырышырбыз, иптәш генерал! Нык иттереп'
Тырыш. Вильданов! Озакламый сугышлар бетә Белемең җитәрлек—сина туры юл академиягә. Син анда тырыш, ә мин монда тырышырмын
5. .к ».М1
—Рәхмәт, иптәш генерал!
—Тере кал!
Штельмах телефонны куйды. Ә Зәйнинен кәефе күтәрелеп китте «Штельмах аны исеме белән белә һәм Курск Дугасын да онытмый!»
Ике госпитальдә яраларын дәвалаганнан соң да ул үзенең дивизиясенә әйләнеп кайта алды. Иркутск госпиталеннән чыккач аны каладагы «•Кызыл казарма» дигән хәрби шәһәрчеккә жибәрделәр. Монда кайчандыр легендар Сергей Лазо прапорщиклыкка укыган. 1915 елда. Барган көнне үк өлкән лейтенант Зәйни Вильданов аннан фронтка «тайды» Ангара елгасы буенда урнашкан тимер юл вокзалына трамвай белән төште дә. Ерак Көнчыгыштан фронтка ашыккан хәрби эшелонга утырып та кипе Әле сугышны күрмәгән яшь лейтенантлар утны-суны кичкән, госпитальдән чыккан фронтовикны үз араларына зур теләк белән кабул иттеләр. Ә Зәйни хатлар буенча үз дивизиясенең каи тарафта сугышканын белә иде Туп-туры үз полкына кайтып та керде. Анда аны күтәреп алдылар. Ә инде Новосибирск госпиталендәге чыгару комиссиясенә барып кергәч, турыдан-туры ярды:
—Мине үз дивизиямә кайтарыгыз. Мин башка дивизиягә бармаячакмын.
Генерал формасы кигән озын борынлы я Һүд табиб күзлеген күтәрә биреп аңарга карады да. мыегы астыннан елмайды:
—Нәрсә, өлкән лейтенант! Дивизияңдә мәхәббәтең көтеп торамы!
—Юк! Үз дивизиямдә тере калу шансы югарырак!
Инде менә хәзер Чехословакиядагы Зволин каласы янындагы тауларны алырга кирәк. Батальон штабы начальнигына үзенең алгы сызыкка барып кайтырга уйлавын әйтте. Теге: «Төнгә каршы йөрмәс идең!»—диде.
—Окопта яткан солдатлар белән сөйләшергә кирәк.—Сүзне икенчегә борды:—Карале. Володя! Мин әле генә бер төш күрдем бит.
Төшен сөйләп бирде. Начштаб башын ия биреп, аны бүлдермичә 1енә тынлап торды. Зәйни сөйләп бетергәч, аның «төшен юрады»:
—Төшен начар синең. Вильданов. Сине бүген йәисә үтерәләр, иәисә яралыйлар. Тында мине, йөрмә бүген окоплар ягына.
Зәйни кулын селтәп елмайды да ординарецларын ияртеп төн караңгылыгына чыгып китте.
Тирән карга казылган окопларны, жылы землянкаларны йөрел чыкты. Төнгә каршы кабаланмый гына куәтләнә барган буран кузгалган иде Окоптагылар белән сөйләште, немец турында сорашты. Инде кайту турында уйлый башлаган иде. олы яшьтәге бер солдат эндәште:
— Иптәш капитан! Миндә сезнең өчен бер яңалык бар.
—Әйтеп кара.
—Немец окоплары моннан 80-90 метр ераклыкта. Инде менә ике көн шуннан урыс маты ишетелә. Өч катлы иттереп, илләмә дә оста иттереп сүгенәләр инде. Немецны алай оста сүгенергә өйрәтү өчен ун ел укытырга кирәк Мин үтем Ростовтан. Сугышка кадәрле грузчик булган кеше Урыс матының тәмен яхшы беләм. Монда чын урыслар сүгенәләр. Матның ин асылы белән, урысча әйтсән—оборотный мат!
—Кемнәр булыр дип уйлыйсың?
Солдат:
диде —У,1ладь1М мин Болар теге сатлык власовчылар булырга тиешләр.-
Капитан башын күтәреп буранга карап алды да, үзен озатып йөргән взвод командирына боерык бирде:
... ~Син мина ике кеше бир. Минем тагын ике ординарецым бар китә °К0ПЛар ягын баРып әйләним әле. Үземнең тыңлыйсым, ишетәсем
Взвод командиры каршы төште:
—Иртәгә яхшы әзерлек үткәреп, аел. алырбыз. Сезгә ярамый бүге"
Капитан көлде генә:
Ярар, өйрәтмә инде син мине! Мин бит әле синен командирын да. Мин кушканны үтә.
РПЯ ,аклань,п КЬ|на атлап биш кеше буран эченә кереп югалды. Бик ерак га китеп өлгермәделәр, алдан урысчалап боерык-сорау бирделәр
—Стой! Кто идет?
Алдан атлаган Вильданов тавышын бик күтәрми генә жавап кайтарды —Свои!
Бик якын иде сораган тавыш Зәйнинен тавышын ишетү белән 1015 метрдан гына ике автомат ут ачты. Зәйнинен сул ягына берьюлы оерничә таяк белән китереп суктылармыни—ул мәтәлеп кар эченә кереп китте Бергә килгән сугышчыларның икесе жавап уты ачтылар, икесе капитанны килгән якка өстерәп, тау түбән ашыктылар
Медсанбатта хирург тун һәм гимнастерка жиннәрен кискәләп ыргытты. Сул кул беләзектән алып, терсәктән югары тоташ чарпаланган иде Хирург озак кына ит-сөяк боткасына әйләнгән кулны тикшерде Гешләрен кысып, ыңгырашмаска тырышып яткан капитанга карамыйча карар кылды:
— Кисәбез кулыңны терсәктән
Капитан дәшмичә генә азрак борылгандай итте дә, канга буялып беткән кобурасыннан «Вальтер»ын чыгарды.
-Кулымны кистермим.
Янында басып торган ординарецына боерык бирде:
—Ал автоматыңны кулыңа. Мине наркоз белән йоклатып кулны кисә башласалар, ат! Минем боерык шундый. Анладынмы?
—Так точно!
—Ярар!—диде хирург—Кисмәм. Тик гангренадан үлүен ихтимал бит
— Кулсыз яшәгәнче, үлгәнен артык. Кисмә. Ю спирт белән, тазарт Түзәрмен.
Ике укол наркоз бирделәр. Тик капитанны наркоз алмады.
— Күпме эчкән иден?— дип сорады хирург—Наркоз алмый сине!
— Йөз илле грамм спирт җибәргән идем Шул барысы
Стакан тутырып тагын спирт салдылар.
—Эч шуны. Өч йөз илле булсын. Кисмим кулыңны. Әйт ординарецына, чыгып торсын. Киссәм, операция беткәч, кереп атар.
Елмайды:
—Кулың булмаса диюем...
Зәйни спиртны беткәнче эчте. Хирург тагын салды:
—Эч! Исер! Наркозсыз ясыйбыз сиңа операцияне. Эч!
Хирург кисмәде исерек капитанның кулын Операцияне бик жентекләп ясады Ярата иде гәүдәгә кечкенә хирург таза гәүдәле ирләрне Көчле егетләр булганнары өчен.
Зволин тауларын, капитан Вильданов яраланганнан сон бер атна узгач, штурмлый башладылар. Өч көн—өч төн барган сугышлардан сон таулар алынды Әсирлеккә эләккәннәрнең мундирларының сул җиңенә, терсәктән аз гына югарырак кечкенә итеп ясалып революциягә кадәр булган Россия байрагы тегелгән Аңарга РОА дип өч хәреф язылган Российская Освободительная Армия Бу. моңарчы бер фронтта да күрелмәгән сәер әсирләрдән сорау алгач, ачыкладылар: урыслар! Власов солдатлары икән1 Үзләреннән кабер казытып барысын да аттылар
Бер атна үтүгә капитан Вильданов госпитальдә ята иде инде Җинү көнен шул госпитальдә каршы алды.
емец белән бу соңгы сугыш башланыр алдыннан яшәгәннәр, ди. авылда бер егет белән бер кыз. Егетнен исеме Ягьфәр. ә кызныкы Хәтимә булган. Егеткә унсигез яшь. ә кызга уналты гына тулып
Н
68 ________
килә икән. Хәтимә иртән уянып китеп, конгырт күзләрен ачып җибәреп, якты дөньяга караса, кояш, таулар артыннан күтәрелеп килгән җиреннән тукталып, каушап кала икән. Нинди сихри нур бу? Минем нурларымнан да яктырак түгелме сон?» Кояш шулай тау артыннан акрын гына үрелеп карый икән дә. бер йортнын тәрәзәләреннән нурлар агылганын күргәч, куанып, тагын да ныграк яктырып китә икән:
’ -Сөбханалла! Хәтимә сылу күзләрен ачкан икән!
Иртән торып Хәтимә көтү куарга чыкса, анын үтеп киткәнен карап калыр өчен заманында арсландай гайрәтле егетләр булган бабайлар капка төпләренә чыгып утыра икән. Хәтимәнең җинел адымнар белән атлый- йөгерә үтеп киткәнен утырган җирләреннән генә булса да күреп калсалар, бабайларның аяк-куллары. бил-аркалары көнозын сызламас була икән Менә шундый кыз икән Хәтимә.
Ә Ягъфәр атаклы башкорт Байморат нәселеннән килгән Динислам гимерченен улы икән. Динисламның хатыны икәү, балалары күп булганнар Тимерче хатыннары көндәш булып яшәмәгәннәр, ә ике якын дус. ахирәт булып, бергәләшеп тату дөнья көткәннәр. Балаларын да бүлешмичә, икесе дә имезгәннәр, бергәләп караганнар. Шунлыктан балалары көләч һәм тырыш булып үскәннәр. Ике инәйләрен дә бертигез яратып, хөрмәт иткәннәр. Ә гаилә башлыгы Динисламның хатыннарына гайрәте, балаларына назы, дөнья көтәргә, кешеләр белән аралашырга акылы җитәрлек булган. Малны да кул көче белән күп тапкан, гаиләсенә нужа- михнәтне күрсәтмәгән. Таң җилләре белән бергә уянып, аякларына торып баскан Динислам, авылда ин сонгы җан иясе булып йокларга яткан. Кечкенә елга ярына салынган тимерчелегендә чан-чоң китереп тимер чүкегән, сабан-тырмалар, балта-пычаклар ясаган, комган-чиләкләр төпләгән Күрше-тирә авылларнын базарларында да тимерчелек иткән ул. Эшләгәне өчен хакны үзе сорап ала белмәгән—кем күпме бирсә, шуна риза булган. Тик саран кешегә икенче кат тимер сукмаган Юмартлар өчен күңеле киң. ярдәмчел булган тимерченең.
Динислам гимерченен егермедән артык балалары арасында Ягъфәр улы шулардан бар яктан аерылып торган. Асыл, зирәк акыллы, сәләтле бала булган ул. Ун яшеннән сандал янына басып атасы белән бергә тимер чүки башлаган. Динислам тимерчелек эчендә учак янында тимер кыздырган арада улы Ягъфәр ике чүкеч белән сандалга сугып башкортнын бию көен чыгара икән. Учак янында басып торган Динислам аякларынын тыпыр-тыпыр биеп китүләрен үзе дә сизми кала.
һайт, шайтан малай! Нәмә кыланаһын һин сүкештәр менән. ә’ Сандат сынлаи бит. атай, бию көйенә!.. Мин түгел!—дип елмая икән малай.
_ Унике яше тулып килгәндә атасы Ягьфәрне татар авылы Эстәр- лебашнын атаклы ярминкәсенә алып барган Ялан аяклы малай бер сәүдәгәрнең өсте ябык кибитка-арбадан тальян гармуннар сатканын карап тора торгач, әтисен дә. үзенен тимер чүкергә килгәнен дә оныткан I армуннар сатучы татар сәүдәгәр янында яна гына мыек чыгарып маташкан бер яшь кенә гармунчысы да бар икән. Егет төрле зурлыктагы тальян гармуннарның әле берсен алып уйната, әле икенчесен... Татар көйләрен өздерә генә икән!
Кояш офыкка авыша башлаган. Ә Ягъфәр. баскан урыныннан кузгатмыйча, гармунчы егетнен уйнаганын карап, тавыш-тынсыз гына онытылып тынлап тора да тора икән.
—Аксан бармы, башкорт балаһы?—дигән сәүдәгәр башкортчалап
—Аксам юк шул,—дигән малай.
—Уйнайһын киләме?
—Килә шул.
—Тотып караганын бармы һун тальян гармунды?
—Юк шул.
-Тот береһен. Уйнатып кара. Бәлки, барып та сыгар.
Ьер гармунны алып Ягьфәргә сузган. Тик малай анысын алмаган тжчг- ҺИН минә әнә тегеһен бир!—дигән ул, гармунның кара-сары ram.! матУР иттереп бизәлгәненә күрсәтеп. Сәүдәгәр сораулы итеп гармунчыга караган Тегесе көлгән генә:
гяпа .71 лгсораганы гармуннын ин монлысы инде. Бир әйдә, уйнап карасын. I армунда уйнаган башкортны күргән юк иде әле монарчы шул кураен гыжлата бит инде алар тал төбенә ятып. Минем менә елдан артык инде [армунга тотынганга, яна тәмен таба башладым уйнауның...
Ягьфәр тальян каешын җилкәсенә кия-кия әйткән егеткә:
— пинең уйнауыннын барыбер атаһы-инәһе юк әле
Сәүдәгәр кычкырып көлеп җибәргән:
-Син. башкорт, тәүдә уйнап күрсәт! Аннан сон һәйдәшерсең' Тарт әйдә гармунны!
. Ягьфәр бармаклары белән гармун телләре буйлап өстән аска, астан өскә кабаланмый гына үткән. Аннан сон, гармун телләрен сайлап баскалап. көйләр эзләгәндәй иткән, гармун күрүген тарткан.
—Иә-йә!— дигән сатучы түземсезләнеп—Әйттер берәр бию көен башкортның! Хәзер төшеп басам!
Ягьфәр авыз чите белән генә елмайган да, тальян гармунны сузып уйнатып та җибәргән. Үзе гармун тавышына кушылып җырлый да икән әле:
Күршеләргә кунак килгән. Инде ни хәл ит-тәй-йе-ем?..
Йөрәге дәртлеләрдән икән, түзмәгән, биергә төшеп тә киткән сатучы. Халык җыела башлаган Ягьфәр үзе уйный, үзе җырлый, үзе биер өчен түгәрәк ясый икән:
Тукмак кой-йрык кара бәрән.
һуй-йып кун-нак итә-тәй-йе-е-ем!
Биеп тыны кысыла башлаган сатучыны башкалар алмаштырган Дәртләре кузгалып, биергә хатын-кыз да төшкән. Алар да кыза башлаган нар, берсеннән-берсе уздырып ярышалар икән. Көйне туктатмыйча гына, ике егет Ягьфәрие ике ягыннан күтәреп алып арба үрәчәсенә утыртып та куйганнар. Туктатма, утырып уйнат, янәсе..
Тальян гармунның көмеш тавышы, Ягьфәр кулларында уйнап мон сибүе, ярминкәм килгән татарны, башкортны, чуашны. мордва-мукшыны, хәтта мишәрне дә җәлеп итеп, үз янына җыйган Ярминкәгә алыш- бирешкә дип килгән халык сату-алудан, алдау-алданудан. кәсеп итүдән туктап, тальян гармун уйнаган җиргә җыйналып, дөньясын оныткан
Халыкны байтак биеткәч. Ягьфәр үзе уйнап, үзе җырлап татар, башкорт көйләрен башкаруга күчкән. Ярминкә анын җырлаганына, уйнаганына сокланып, тын калып тыңлаган. Барысы да нужа-михнәтләрен онытып, гармун-жыр тыңлыйлар икән
Байтак кына вакыт узган Ярминкәдәге шау-шуны да, гармунны да ишетмичә, кая югалды бу шайтан малай, дип эченнән генә зарлангалап, Динислам башкорт, кызган тимер чүкеп, бик ныклап эшли икән Шул чакта монын янына бер танышы килгән:
Әйдәде, Динислам! Синен малай гөрләтә анда бөтен ярминкәне! Тальянда уйный! Биемәгән, басмаган кеше юк анда! Шул хәтле дәртле иттереп әйттерә, мин сиңа әйтим, чыдап торыр әмәл юк! Әйдә инде тизрәк! „ „
Кит әле-е'—дигән тимерче Кулына тоткан нәмә түгел бит гармун! Ниңдәй гармунсы булһын ти инде ул малай актыгыннан!'’
—Әйдә инде-е! Баргач үзен күрерсең! Әйдә, диләр бит сиңа, ташла чүкечеңне!
Тире алъяпкычын сандалга салып куйган, чүкечен шунда ук сөягән дә киткән Динислам танышына ияреп Барган Баскан халык арасына.
тынлый башлаган һәм., ата булган кеше сандалын да, чүкечен дә. кайда басып торганын да оныткан.
Байтак уйнагач, җырлагач, китәргә булган Ягъфәр Тальянның каешын пиеннән салып, гармунны сатучыга сузган:
-Рәхмәт, агай һинә! Тот был һандугасты! Тауышы бигрәктәр зә монлы икән!
Татар сатучы алмаган гармунны. Ягьфәргә әйткән:
—Сандугач үзе тырышып сайраса да. синең хәтлүк булдыра алмас, энем. Чын. монлы башкорт баласы икәнсен! Сина булсын бу тальян! Калдыр үзеңдә. Йөрәген тулы мон бит синең. Минекәй абзый үзе бирде бу тальянны мина—бүләк итеп бирде, дип сөйләрсең. Мине искә алып уйнарсың Ходай гомеркәйләренне озын кылсын...
Ягъфәр белән Хәтимә Эстәрлебаш мәктәбендә укыган чакларында очрашканнар Ягъфәр унынчы сыйныфта, ә Хәтимә сигезенчедә. Бер ел буена бергә укыганнар да әле. Менә шул елда башланган да инде аларнын мәхәббәте. Тик менә...
Чәчкә атарга дип бөреләнгән мәхәббәтләре, чәчкә ата алмаган Ягъфәр белән Хәтимәнең мәхәббәт чәчәге суык тигәннән түгел, ә сугыш уты ялкыныннан көйгән, көл-күмергә әйләнгән. Бу мәхәббәт Хәтимәгә мәңгелеккә истәлек-үкенеч булып калган. Ә вафат булганнарның хәтере булмый...
Ике яшь иөрәкнен мәхәббәте «Галиябану» пьесасын сәхнәгә куйган чакта башланган.
Башкортстандагы борынгы татар авылы Эстәрлебашның биш бригадалы «8 Март» исемле колхозының клуб мөдире булып, сәләтле, бик тә шаян, җор телле, затлы нәселдән килгән бер кеше эшләгән. Авыл аны бүген дә исенә ала. аны сөйли, сагына, юксына. Мәшһүр татар галимнәрен, ишан-муллаларын. хәлфәләрен, мәдрәсә Мөдәрисләрен, сәүдәгәрләрен, җир биләүче алпавытларын, татар тарханнарын биргән ул нәсел. Чукындырудан качып. Казан тарафыннан Эстәрлебашка килеп төпләнгән, урыска баш бирмичә, корал тотып сугышкан атаклы Тукай бабай нәселеннән булган Гали Тукай. Ике тапкыр төрмәгә дә тыгып караганнар кеше башы ашар бәлшәүик-чекистлар Гали Тукайны. Тик Ходай аны үзенен мәрхәмәтеннән ташламаган, коткарган. Төрмәләрдән исән-имин чыга алган Гали Тукай. Чөнки Эстерлебаш халкы арасында анын турында начар итеп сөйләүче, өстеннән НКВД га шикаять язучы табылмаган.
Бердәнбер көнне шул Гали Тукай Эстәрлебаш авылынын ун сыйныфлы татар мәктәбенә килгән Татар теле укытучысы Абдулла Нагаевны эътәп тапкан.
— Икәүләшеп тотыныйк та. клубта «Галиябану»ны куйыйк. Әртистләр синнән, ә сәхнә миннән. Икәүләшеп режиссерлык итик.
Нагаев иркенләп көлгән дә әйткән Гали Тукайга:
— Кит инде. Гали энем! Җыен юк-бар уй синен башына килеп керә Ә бит үзең атаклы Тукай бабай нәселеннән! Нинди «Галиябану» ди инде ул тагын9! Ярар инде Бәдриләрен. Галимәбануларын хатын-кыз күлмәге киеп икәү дә уйнарбыз ди инде. Ә Галиябану кем? Ә Хәлил? Исмәгыйль каян килеп чыгар?! Ничекләр иттереп табарбыз без аларны’ Каян? Ждвап бир!
—Шуңа килдем дә инде мин. Син генә таба белгәнгә. Әнә сезнен мәктәптә укып йөргән, оялып кына сәхнәгә чыгып җырлый башлаган Фәизуллина Хәтимә дигән тулышып килгән кыз уйнар Галиябануны. Ә инде унынчы сыйныфта укып йөргән Байморатов Ягъфәр—коеп куйган Хәлил Исмәгыйль иттереп тугыз-ун тирәсендә укыган ин үткер, ут күзле малайны куябыз. Менә дигән Исмәгыйль чыгачак андыйдан Тик авыл халкы гына белсен Исмәгыйльне уйнаган егетнен үткер икәнен.
Нагаев азрак уйланып тора да әйтә:
-И-и. Гали-и! Шәп бит синен бу уең! Шә-әп! Исмәгыйль иттереп.
. ira I Габделхәй Ибәтуллинны алырга була. Илләмә дә үткер инде SrOH- шулай булгач, тотындык!
— Барып чыгар дисенме?
тя 21кәҮЛәшеп тотынсакмы-ы?! Әйдә Эстәрлене бер җырлатыйк инде ЛаТЫЙК 73 “Галиябану»ны куеп без авылны бер гөрләткән идек
—Кайчан?
—Унтугызынчы елда. Син әле безнен авылга күбенеп килмәгән иден. Кызылларга да куйдык, акларга да куйдык. Эстәрлебаш мәдрәсәсенең мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаев бабакайның төпчек кызы Хәлимә I алияоануны уйнады. Илләмә дә чибәр иде, үзе шәп жырлады буллг I ЫЗЬ1,1ЛаРЫ Да’ аклаРы да гөРләшеп кул чаптылар Бик тә шәп
—Әллә син дә уйнадыңмы?
Уйнадым. Эстәрледә миннән башка уен буламыни инде0 Шунда кагылды инде мина әртистлек жене. Күреп торасын бит. һаман акыл утырта алмыйча килде-китте йөрим. Үзем кебек әртист хатынымнан башка сава торган кәҗәм дә юк. Минем өчен бу дөньяда тик сәхнә генә кирәк. Галиябануның энесен уйнадым мин ул елны
Ике асыл зат 1939 елның ноябрь азакларында «Галиябану» пьесасын сәхнәләштерергә керешәләр.
әтимә читкә тайпыла.
— Мин оялам...
Ике кулы белән кызарып чыккан битен каплап, сәхнә читенә барып баса.
—Әртист кешегә сәхнәдә чакта оят дигән нәстә бетәргә, юкка чыгарга тиеш. Спектакль бара сәхнәдә...
— Юк, кирәкми Уйнамыйм мин Галиябану булып
—Тот ишекне. Ягьфәр! Галиябануыбыз чыгып йөгермәсен!
Инде нәрсә эшләргә0 Бераз сүзсез басып торгач, Гали Тукай Ягъфәрне мәктәпкә җибәрә м —Бар, йөгер мәктәпкә! Алып кил Нагаев белән хатынын монда Йөгертеп! Хатынын белән бергә дип әйтте Гали Тукай, диген. Аңладыңмы?
—Әйе...
Күп тә үтми, хәлләре-тыннары бетеп Нагаев белән хатыны килеп керә.
— Нәрсә булды? Янасызмы әллә?
—Янабыз шул! Пьеса яна-а! Сезнен укучы кызыгыз кочаклашырга да, үбешергә дә теләми! Галиябану булып' Ояла, им-ме-еш! Надан, мәхәббәт мәсьәләсендә. На-а-ада-ан' Нәрсәләр укытасыздыр ул мәктәбегездә, белмим! Кочаклаша да белми бит! Үбешүне әйткән дә юк! Нәрсә укытасыз сон сез анда, ә?
Абдулла Нагаев Гали Тукайның һәрчак шаяртып сөйләшкәнен анлап бетерми:
—Сон. нәрсә дип инде’! Ана теле укытам мин Габдулла Тукайны Укыту программасында кочаклашуга, үбешүгә өйрәтү каралмаган
—Тукайны укытам дисен инде-е. Синеңчә. Тукай кочаклаш маганм ы - ни инде-е?!
—Ул кадәресен. Гали туган, мин белеп бетермим инде Илләмә дә мәгәр Тукай, үзе буйдак булса да, мәхәббәт турында байтак язган
' Соң, шулай бу.пач. синең укучы кызын нилектән надан ул яктан0 Авызлары ерыла, күтләре нурлана башлаган Хәлил белән Галиябануга Гали Тукай тиз генә карап ала да Нагаев белән аның хатынына борыла
* —ӘЙдә азрак өйрәтеп алыгыз әле укучыларыгызны Эһһем. эһһем э-э-э кочаклашырга да. үбешергә дә. Бу эшне ү зегез беләсездер дип уй
Х
йөртәм мин.
Гали Тукай авызы колакларына җитеп ерылган Нагаев хатынына:
—Галиябану буласын инде син... Гәүдәң дә килешеп тора... Галиябану булырга-а. Менә дигән.
Юан. билсез хатын тыркылдап көлә:
—Эй. шушы Галинен тел-ле-е! Өч бала тапкан хатында ниндиләр Галиябанулык калсын инде-е?..
—Ярар. ярар. Син иренә һәрчак Галиябану сыман инде! Беләбез аны гына Әйдә, Абдулла абый, тот тальянны! Хәлил бул! Тәрәзәдән керәсен. Менә бу утыргыч синең өчен тәрәзә төбе, ди. Әйдә, җәһәт кенә итеп кер дә кочакла Галиябануыңны... хатыныңны инде. Ә сез. надан укучылар, карап торыгыз ничекләр иттереп кочаклашалар бу дөньяда бер-берсен яраткан җаннар һәм егет белән кыз ничек иттереп үбешәләр.
Кулын кулга сугып ике мәртәбә шапылдатып ала:
— Башладык изге эшне! Мен-ннә шул-лла-ай, менә ничек кочаклашалар аны-ы...
«Галиябану» пьесасын Эстәрлебаш халкы дөньясын онытып, эшен калдырып каралы. Колхоз клубы эче кешеләр белән шыгрым тулы. Басып торырга урын җитми. Беренче рәттә алда идән тулы ыбыр-чыбыр, малай- шалай тезелешеп утырганнар. Тик, ни хикмәт, тавыш-тыннары юк. Чөнки ишек төбендә кергәннәргә билет ертып торучы Фәкыйрь Түшәге улы Галләметдин Мостафин атарга әйтеп-искәртеп куйган:
— Берегезнең генә тавышы чыксын, барыгызны да куып-сөреп чыгарам!
Шулай диеп куркытса да, барлык малайларны «бушка» керткән. Чөнки шулай эшләргә Гали Тукай үзе кушкан аңарга. Югыйсә малайларның берсен дә кертәсе түгел икән Түшәк!
Галиябану булып уйнаучы, чибәр, зифа буйлы, көмештәй тавышлы, җитез хәрәкәтле, килешле-ыспай иттереп татарча киенгән яшь кенә татар кызы Хәтимәнең бирелеп, дөньясын онытып уйнавы, моңлы җырлары, сәхнәдә йөгереп-очып йөрүләре, сыктап-сыктап җылаулары залда утырган-басканнарнын барысын да сихри дөньяга алып керде дә китте Шуның өстенә Ягьфәр-Хәлилнен тальянда уйнавы, шуңа кушылып җырлавы, залда булган сихри көчне тагын да ныграк арттырды. Хәлил һәлак булганда Галиябану-Хәтимәнең өзгәләнүләре, җырлап-җылавы залны тоташы белән тетрәндерде.
Ике тәрәзәсе урам якка караган, башы салам белән ябылган сәхнәдәге кечкенә өй, җил капка, яшел талдан үрелгән матур читән- барысы да авыл урамыннан күчерелеп, бирегә менгереп утыртылган кебек.
Пәрдә ябылып, беренче тәнәфес игълан ителгәч, моңарчы тавыш- тын чыгармыйча «эспиктәкел караган» тамашачы телгә килә.
— Иллаһ-һым кәри-им!—ди тешләре төшкәннән сакауланган карчык тавышы — Боларнын Бәдриләре безнен авылның Югары Очтагы тач теге Абдулла Шөшле үзе икән! Нәрсә эшләп йөри икән инде бу Шөшле монда, дип торам утырган җиремнән. Эшләпәсе дә шуныкы бит әле.
—Оек-чабаталарын карале син анын! Сул ягындагы чабатасынын мыекларына хәтле чыга башлаган...
—Читәне сон, читәне?! Ул читәнне Гали Тукай Түбән Очтагы Камәр карттан үрдергән. Әйтәм аны Камәр карт кукраеп иң алга барып утырган. Гали Тукай утырткандыр инде...
—Үзебезнең авылның Гапкадыйр бай малае тач шушы Исмәгыйль кебек иде инде. Урамнан узганда биргән сәламне дә алмый иде инде, хайван нәстә...
Ай-һа-ай Исмәгыйльнең усаллыгы-ы...
—Чибәрләрнең дә чибәре икән, Галиябануларын әйтәм...
1әнәфес бетүгә халык тына.
Исмәгыйль Хәлилне ата башлагач, бер хатын залдан жан ачысы оелән ачыргаланып кычкырып җибәрде:
гызны~ач ^ЛӘТӘ ^гертәсез бит баланы! Нәстә карап утырасыз авызлары-
Зал шул мизгелдә үк үкереп, урыныннан купты Әртистләр куркып уеннан туктап калдылар. Сәхнәгә Гали Тукай атылып килеп чыкты: _ —Туганнар! Туктагы-ыз! Бозмагыз уенны! Спектакль бит ул! Уен бара бит!
Пьеса тәмамлангач та халык тиз генә чыгып китмәде. Бөтен зал аягүрә басып, әртистләргә рәхмәтләрен белдереп, көчле алкышларга күмделәр.
Ике ел үтүгә сугыш башланды...
гьфәр Байморагов туып үскән Йомагуҗа авылыннан урман-таулар аша, кыйбла тарафына карап сигез чакрым чамасы юл үтсән, Кайраклы исемле татар авылына барып чыгасын. Шул юл белән барган чакта урман эченнән бик зурдан булмаган бер аклан үтәсен. Акланга кергәндә юл сай гына чокыр аша уза. Анын төбендә челтер- челтер чишмә агып ята. Суы салкын, көмеш кебек саф. Тик кешеләр дә. хайваннар да ул чишмә суын бик сирәк, бик тә сусаган чакларында гына эчәләр Тимер тәме килә чишмә суыннан.
Бер җәйдә шул урман акланында печән чапкан чагында Ягьфәр чалгысын кап урталай сындырган. Бәрмәгән-сукмаган, ә.мма тип-тигез җирдә үлән чапкан чакта чалгысы сынган да куйган. Ягьфәр төенчегендә калган ипи кисәген кулына алган да, сынык чалгысын күтәреп кайту юлына чыга башлаган. Аклан читенә җитеп, чишмә янына килгән. Арыган кеше шул чишмә суы белән битен, кулларын юса. анарга хәл кереп китә, көче кире кайта икән. Ягьфәр чишмә янына килеп җиткәч күргән: юлдан аз гына читтә, чишмә янында бер карт учак ягып, шуны кул күрүге белән өрдереп утыра икән
—Әс-сәламегаләйкүм, бабай! Алла куәт бирсен!
— Вәгаләйкүм-сәлам, улым!—дигән бабай —Куәт керергә кичәдән бирле бер тәгам ризык капканым юк бит әле минем.
—Минем бер кисәк ипием бар. Шуны бирим. Мә!
—И-и! Ипекәй булгач җитте инде,—дигән бабай —Ризыкнын башы ипи. Рәхмәт, балам!
Ипине бисмилласын әйтеп ашаган.
Бабайның ун колагында ялтыраган алтын алканы күреп Ягьфәр сораган:
—Син. бабай, әллә чегәнме?
Бабай елмайган да әйткән:
—Әйе. мөселман чегәне мин. улым. Синен әллә чалгың сындымы?
—Сынды шул. бабай! Тип-тигез җирдә! Бер сәбәпсез урталай сынды да чыкты!
—Ясаган чакта корычын дөрес чыныктырмаганнар анын. Кая. бир әле, карыйк Уртасында киеренкелеге нык булган монын
Үзе сөйләнә-сөйләнә суккалап чалгыны сабыннан чыгарган да. сыныкларын икесен дә утка тыккан
—Элекке елларның берсендә, кирәге чыкса диеп, каен күмере яндырып, бер урынга күмеп киткән идем Менә кирәге килеп чыкты бүген Ялгыйбыз хәзер чалгыңны
Ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп Ягьфәргә елмайган:
—Әтиен Динислам исәндер бит. Ягъфәр улым?
—Исән Син мине беләсеңмени?
—Беләм. Син нәкъ әтиеңнең яшь чагысын Мин өйрәттем әтиеңне тимер эшенә.
—Әллә син чегән Матей бабаймы ’
—Әйе. Чегән Матей булам мин.
Я
—Алайса, әйдә безгә кунакка. Атайым һәрчак мактап искә ала сине.
Чегән сул колагындагы алтын алкасын селкетеп елтыратып куя да. монет гына елмая:
—Ярамый шул мина синен әтиеңә күренергә Нигә ярамаганын үзе белә ул Миннән күп итеп сәлам әйтерсең. Хәзер карап тор. Мин сине сынган чалгы ялгарга һәм корычы начар чалгыларны яхшы иттереп чыныктырырга өйрәтәм Чегәннәр генә белгән сер ул. Сиңа күрсәтим инде. Исендә калдыр минем хәзер нәрсә эшләгәнне...
Учакта кызып ак төскә кергән ике чалгы кисәген бер-бер артлы алып, башы ярык тимергә камыр урагандай иттереп урый да. тимердән алып, учакка сала, тагын кыздыра чегән. Чалгы кисәкләре кызып, тагын ак төскә кергәч, аларны учактан алып, эченә яшь каен яфраклары тутырылган чиләккә тыга. Икесен дә каен яфраклары эчендә байтак әйләндергәч, янә учакта кыздыра. Аннан сон сандалга салып, чүкеп, турайта Кулындагы чүкече зурдан түгел. Үзе туктамастан догалар укый.
-Белгән догаларыңның кайсысы да ярый. Тик доганың һәрберсен укып чыккач. «бисмилла»ны уку фарыздыр...
Чалгыны ямап, чүкеп, сабына утыртып Ягъфәргә тоттыра. Күзләренә карап акрын гына:
—Тагын ике елдан бик каты сугыш башланачак,—ди —Бик күп кан коелып, бик күп кеше кырылачак. Андый сугышның моңарчы җир йөзендә булганы юк. Солдатка киткән чагында яраткан кызын сине кочаклап үпсә, сугыштан исән-имин кайтырсын. Үпмәсә... үзен тырышып кара исән кайтырга Ходайның кодрәте киң... Хуш, Ягьфәр улым!..
Шул сүзләрне әйтүгә, акланда чегән дә. аның сандалы да юк була. Ягьфәр кулындагы ямалып сапланган чалгы белән аяк астындагы пыскып төтенләгән учак кына кала...
Актайдагы үләнне чабып бетереп, кичен өйләренә кайткач, Ягьфәр әтисенә чегән Матей бабайның сәламен тапшыра. Ышанмый Динислам:
— Матеи бабайның гүр иясе булганына унбиш-уналты еллар бардыр инде. Миннән ике яшькә олырак улы кереп, бездә кунып, әтисенең вафатын әйтеп киткән иде. Шуннан бирле ул да күренми. Юкны сөйлисен.
Ягьфәр ямалган чалгыны күрсәтте.
—Менә чалгыны кара. Матей бабай ялгап та, чүкеп тә бирде Бу чалгы башкача чүкелмәсә дә үткер булачак, диде...
Динислам сакланып кына чалгыны кулына алды. Ямалган жирен тимерче бармактары белән сәрмәштереп карады. Озак утырды ямалган чалгыны карап Шуннан сон гына әйтте:
—Дөрес. Матей бабай эше бу. Аның гына куллары шулай оста итеп ямый белә. Бу дәрәжәдә мин дә булдыра алмыйм. Матей бабай рухын күргәнсең син, улым...
рман юлы белән. Кайраклы авылы ягыннан жәяүләп килеп урман чишмәсе янында бер әби тукталды. Челтер-челтер тавыш биреп _ аккан чишмәне тынлап, күзләреннән аккан яшьләренә ирек биреп, озак басып торды. Аннан сон кабаланмый гына ияге астыннан бәйләнгән ап-ак яулыгын чиште. Аякларындагы жинел ак чүәкләрен, юка оекбашларын салды. Оекбашлары да ап-ак иде Чүәкләрен дә, оекбашларын ла аз гына читкәрәк үлән өстенә куйды. Ялан аяк калды. Сакланып кына үләннәрне аера-аера чишмә янына атлады. Барып җитеп иелде дә. калтыраганрак тавыш белән, акрын гына чишмәне сәламләде:
—Әс-сәламегаләйкүм Ягьфәремнен чишмәсе! Агасынмы һаман?!- Ьисмилласын укый-укый ун кулынын учы белән чишмә суын алды да, тәмләп карады Судан тимер тәме килә иде.
—Аллага шөкер! Бу көннәрне дә күрергә насыйп булды!
У
Чүәкләрен салган урынга кире кайтты да, үзе белән алып килгән ак төенне чиште. Әбинен төене дә, киеме дә, үзе дә—бар да ап-ак иде. •өеннән кечкенә жиз Бохара комганы чыгарды. Ак чинаяк чәшке алды. Чишмә чыгып яткан урыннан аз гына астарак үләннәрне сыйпый-сыйпый аерып керде дә. агып яткан судан, чәшкесе белән комганына чишмә суы тутырды Шомырт агачлары күләгәсендә, аклан читендә, кояшка күренмичә генә тәһарәт алды. Ап-ак сөлгесе белән сөртенде, пакъләнде. Төенчегеннән пөхтәләп төрелгән, почмакларына яшел үлән яфраклары чигелгән ак намазлыгын алып, чишмә янында ипләп кенә, җыерчыкларын калдырмыйча җәйде. Үләннәр дә әбинең ниятенен изге икәнен белеп, аны тыңладылар, куллары тию белән ята бардылар. Әби төенчегеннән алып аякларына юка гына, өр яңа ап-ак жеп оекбашлар киде, яулыгын кире ябынды. Намазлыкка кереп басты.
— Иллаһи ният кылдым иртәнге намазымның ике рәкәгать сөннәтен үтәмәккә. Юнәлдем кыйбла тарафына...
Кабаланмый гына, җиренә җиткереп, зур ихласлык белән әби намазын укыды. Урман акланын кояш җылытып өлгермәгән иде әле Шунлыктан һава азрак салкынчарак иде. Чутылдап-чутылдап сайраган сандугачлар, әбинен тавыш биреп укыган иртәнге намазына кушылалар Азлап-азлап тыйганны тыңламыйча, күзләреннән тәгәрәп чыккан күз яшьләре, кыйммәтле энҗе бөртекләре кебек кояшта ялтырап алалар да, әбинең кайчандыр чибәр булган йөзен каплаган җыерчыкларга кереп югалалар. Әби күңеле белән сыкрый, җылый, өзгәләнә иде
— Барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән безнен пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиәссәламнен рух Шәрифләренә .
— Һәм дә, сөя башлап та. сөеп, назлап, гаилә корып, дөньяга аңардан балалар китерергә насыйп булмаган, «Галиябану» пьесасында Хәлил булып уйнаган, гармунчы, җырчы, тимерче, сугышта шәһит булып кайта алмаган Ягьфөр Динислам улы рух Шәрифләренә ирештергәй идең.
— һәм дә «Галиябану» пьесасын сәхнәгә куючылар булган, шулай ук сугыш кырларында ятып калган Абдулла абый Нагаев белән Гали абый Тукай рухлары Шәрифләренә ирештергәй идең...
— һәм дә Галиябануны үзенчә нык итеп ярата белгән Исмәгыйль ролен башкарган, шулай ук сугыштан кайта алмаган Габделхәй Ибәтулла рухлары шәрифләренә ирештергәй идең...
Әби кабаланмый гына гәүдәсен төзәткәләп, аякларын ябып куйды. Күлмәге кесәсеннән яшел төстәге тәсбихен чыгарды. Тәсбих төймәләрен тарта-тарта, иреннәрен кымшатып бик озак дога укыды. Акрын гына исеп-исеп киткәләгән аклан җиле әбинең ак яулыгы астыннан азрак күренеп торган ак чәчләрен сыйпый, әбине иркәли иде Тәсбих тешләрен тартуын туктатып, әби акрын гына тавыш белән йөрәгенең иң ерак, иң сакланган җирләреннән чыккан моңнарын, зарларын Ходаена сөйли башлады Моңарчы аларны чыгарганы, сөйләгәне юк иде әле.
— И раббым! Ягьфәр җанкисәккәем алдында гаебем дә. гөнаһларым да күптер һәм зурдандыр инде. Иртәгәсен армиягә китәр кичне кеше җибәртеп, өйдән чакыртып чыгарды. Азрак кына урамнардан йөреп килергә чакырды—бармадым Кулларымнан тотарга итте—тоттырмадым. Кочакларга дип үрелде—кочаклатмадым. Оялдым егет белән урамнардан үтәргә дә, кулымнан тоттырырга да, кочаклатырга да. Яшь идем шул, бикләр дә кыргый идем, оялчан идем. Аннан бит безгә, мөселман-татар кызларына, сугышка хәтле тәртип иман белән бергә бирелде Мөселман кызлары булып, инсафлы, тәртипле, иманлы булып үстек без. Бичаракаем яшь гулы күзләрен мөлдерәтеп карады үземә Әллә нинди дәһшәтле, эчке бер тетрәнү белән әйтте: „
Мина чегән тимерче Матей бабайның җаны әйтте Ике елдан сугыш башланачак. Син солдатка киткәндә хушлашканда сөйгән кызың сине кочаклап үпсә, сугыш беткәч исән-сау кайтырсың авылыгызга,»— диде «Син мине үпсән, мин кайтырмын' Икәү бергә гаилә корып яшәрбез
76.
Балалар үстерербез. Чөнки син минем сөйгән кызым. Яратам мин сине. Хәтимәкәем!..»
—И, раббым! Оялдым, үпмәдем шул Мин белмәдем бит сугышлар буласын' Ход-дай-ййы-ым! Бер дә үбешкәнем юк иде шул. китте дә Ягьфәрем кырыгынчы елны ук. кайтмады. Ичмасам спектакль барышында ла үбешмәдек бит. Йөземне күкрәгенә яшердем дә, бирмәдем иреннәремне Мин аны үптерер өчен генә сөйли ул сүзләрне дип уйлаган илем шул. капка төбендә хушлашканда. Бик яшь идем шул. бик тә оялчан идем Мин сәбәпчедер инде Ягьфәрнен сугыш кырларында ятып калуына-а.
Ел буена хатлар язды. Сугыш башлангач та кырык икенен язына хәтле хатлары килеп торды. Ленинград янындагы «Невский Пятачок» дигән ин куркыныч, ин мәхшәр жирдә сугышты ул. Өлкән лейтенант булган, күрсәткән батырлыклары өчен ике орден белән бүләкләнгән, «көт мине. Галиябануым минем. Кайтырмын мин. Сәхнәдә син мине кочаклаган идеи бит Шул кочаклауны мин үбү итеп исәплим әле. Син мине көт. мин кайтырмын.»
Көттем Сугышлар беткәч тә көттем. Өзелеп-өзелеп зур өметләр белән көттем. Кайтмады Ягьфәрем минем...
Әби намазлыгы өстендә сыктап, тавышсыз гына жылый иде. Акландагы сандугачлар да әбинен ничәмә-ничә еллар буе җыйналып килгән кайгыларын, уйларын анлагандай сайрауларыннан туктап тыңлыйлар Тик беренче мәхәббәтен эзләп чыккан бер яшь сандугач кызы гына, егет сандугачын чакырып чут-чут китереп, дәртләнеп-дәртләнеп сайрап куя. Туктый, тынлый, егет сандугачның сайравы ишетелмәгәч, тагын чутылдап сайрап алып китә, тагын тына, тагын тыңлый. Тагын көтә, тагын чутылдый...
Әби. онытылып, ялгыз сандугач сайравын тынлый. Ялгыз күңеле өчен бик тә кирәк бу сайраган сандугач. Шушы акланда яшәгән сандугачлар, кеше балалары кебек, әллә кемнәр бәхетле булсын өчен сугышларга китеп башкайларын чит-ят җирләрдә салмаганнар шул. Сайрап яшиләр бүген дә. бала чыгаралар, аларны тигез яшәп үстерәләр. Нигә кешеләр дә сандугачлар түгел икән!?
Әби намазлыгы өстендә бик озак утырды. Акланнан һич кенә дә китәсе килми иде Инде аяклары да ойый башлады. Тик ул урыныннан тормады. Жаны, тәне белән тойды Ягьфәрнен җаны да шушы акланда! Бәлки, акландагы сандугачларның берсендәдер әле?!
Кыйбла тарафыннан, Кайраклы авылы ягыннан ат пошкырган, арба шыгырдаган тавышлар ишетелде. Озакламый урман юлыннан атлы арба күренде Әби кузгалмады, тавышлар килгән якка күтәрелеп карамады Ул онытылып, үз уйларына, үз хисләренә бирелеп утыра иде...
Чишмәгә килеп житәрәк арбада утырган урта яшьләрдәге җыйнак кына гәүдәле ир атын туктатты <да, арбадан төште. Дилбегә белән чыбыркысын йөк өстенә куйды. Йөге—он тутырылган унлап капчык өстендә 14-15 яшьләр чамасындагы, яна гына егетләр төсе керә башлаган чибәр генә бер үсмер утыра.
—Төш. утым!—диде юлчы —Юынып алайык. Шишмә һыуы менән юынһан аргандар бетеп китә. Әйткәнем бар бит инде ул турала..
Малай җиргә сикереп төште. Гәүдәсе жыйнак-житез иде Шул мизгелдә алар икесе дә ап-ак чәчкәгә күмелгән шомырт агачы төбендә утырган ак әбине күреп алдылар.
-Исәнме, апай!?—диде юлчы
—Исәнме, әбекәй?!—диде малай.
Әби шунда гына башын күтәреп юлчыларга карады. Малайны күргәч йөзе дертләп, агарып китте. Авырлык белән, акрын гына кузгалып ак намазлыгы өстенә торып басты. Атларга теләде—атлый алмады. Дәшәргә итте—сүзләре тиз генә чыкмадылар:
—Ягь... Ягъфәр бит си-ин?!
Әби гәүдәсе белән өшегәндәй иттереп калтырап куйды. Малай
әтисенә карады Ул бернәрсә дә андамый иде Әтисе ак әбигә азрак карап торды да, сак кына итеп сорады:
—һин... апай әллә Хәтимә енгәһенме?
Әби үзендә баш кагырлык кына көч таба алды
— Мин, енгә, Таһир булам Ягьфәр Байморатовтын бертуган кустыһы Энесе Атай бер, инәләр башка. Утыз тугызынчы елда туганмын Ягьфәр агайымды ишетеп кенә, фотоларыннан карап кына беләмен...
Нәрсә әйтергә белмәгәндәй азрак уйланып торды да өстәде
—һугыштан кайтманы агайым Ә атайыбыз узган ел гына вафат булды. Тукһан и келә инде..
Малайга борылды.
— Минем улым был малай. Исеме ысыннан да Ягьфәр. Атай кушты, агайымдын исеме «Невский Пятачок»та ятмаһын тиеп...
Баскан урнында таптанып куйды:
—һине ишетеп кенә белә инек. Күрергә лә насыйп булды, һине алып кайтыйык Йомагужага. Авылыбызга инде. Күреп, кунак булып китәрһен Агаемнан ике яшькә олы Шәрифә исемле апаиыбыз бар Исән бөгөн дә Ул күп белә Ягьфәр агайым хакында. Тальян да бар Улым Ягьфәрдән уйнатырбыз. Бик матур уйнай ул Йөрәгенә енелрәк булып китәр. Әйдә, енгә...
гьфәр чишмәсе әле дә челтерәп агып ята. Тик. Хәтимә әби чишмә янына килеп киткәннән соң суыннан тимер тәме түгел, күз яшьләре тәме килә. Сугышка киткән егетләрен көтеп-көтеп тә кавыша алмаган, сугыш вакытларында сөйгәннәрен югалткан кызларның күз яше тәме чишмә суында..
Хәтимә апаны әле дә исән, диләр. Башкортстаннын Салават каласында яши икән. Ленин урамында, диләр. Шулайдыр, дөрестер, кеше белми сөйләмәс!
Эстәрлебаш авылының колхоз клубында куелган шул «Галиябану» спектаклен мин дә караган идем Иң алда, идәндә утырып Исмәгыйль Хәлилне аткан чакта, тыела алмыйча, үксеп-үксеп елаган идем мин
Казан.
2001 ел