19—МӘРЬЯМ (МӘРЬЯМ СҮРӘСЕ) СҮРӘСЕ
Мәрьям сүрәсе 98 аятьтән тора. Бу сүрәдә хәзрәти Мәрьямнең Гайсә пәйгамбәребезне
дөньяга китерүе турында сөйләнә, шуңа күрә, исеме дә «Мәрьям сүрәсе» дип атала.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Кяф. һә. Йә. Гайн. Сад.
2. Раббының Зәкәрия исемле бәндәсенә булган рәхмәте турында искә төшерү
(аятьләре). (3) Ничек итеп ул аулакта Раббысына ялварды (4)
—Раббым,—диде—Минем сөякләрем зәгыйфьләнде инде, чәчем-башым агарды Вә
мин. Раббым. сина кылган догаларыма күрә, рәхмәтеңнән мәхрүм булмадым (5) Дөресе, шулдыр
ки, минем арттан (минем урынга варис булып) килүче туганнарымнан (алар тугры юлдан
язарлар, дип) шикләнәмен. Хатыным да кысыр булып чыкты Тарафыңнан миңа (мирасчы) бер
угыл җибәрсәнә (6) Ул минем варисым булсын Ягькуб нәселенең дә дәвамчысы булсын Раббым.
аны Үз ризалыгыңа лаек ит.
7. —Әй, Зәкәрия, без сиңа бер угыл турында сөенче әйтәбез ки, анын исеме Яхъя
булыр. Моннан элек беркемне дә ана (тиң һәм) адаш итмәдек.
8. Зәкәрия әйтте:
—Раббым,—диде —Хатыным кысыр килеш, картлыгымның чигенә җиткәндә каян килеп
минем утлым булсын инде?
9. Ул әйтте:
—Әйе, шулай. Раббын: бу эш бик тә жинел башкарыла Моннан элек син юк идең,
булмасаң да. сине яралтгык бит әле,—диде (10)
—Раббым,—диде Зәкәрия —(Балам булачагы турында) мина берәр төрле галәмәт
белән хәбәр ит.
—Сәламәт булган хәлеңдә син өч көн бер кеше белән дә сөйләшмә,— диде Аллаһ.
11. Ул михрабтан чыгып, халык каршысына килеп, ымнар белән:
—Иртә-кич тәсбихтә булыгыз (намазукыгыз, Аллаһны олылагыз).—дип аңлатты.
(12) (Яхъя үсә төшкәч):
—Ий. Яхъя, Китапка (Тәүратка) бар көчең белән ябыш,—дидек, һәм аңа сабый чактан
ук (гыйлем) хикмәтләр өйрәттек. (13) Ана күңел йомшаклыгы вә пакьлек бирдек. Ул—гөнаһ
кылудан сакланган кеше. (14) Ата-анасына бик тә итагатьле иде. Ул гаугачыл һәм тупас түгел
иде. (15) Анын туган көне дә, үләсе көне дә вә яналан кубарылып тереләсе көне дә сәламле-
котлы булсын (16) (Рәсүлем) Китапта Мәрьямне дә искә ал (укыганда аның турындагы
аятьләрне дә онытма) Ничек итеп ул гаиләсеннән аерылып, Көнчыгыш тарафтагы бер жиргә
күчте.
17. Мәрьям өйдәгеләр белән үзе арасына чаршау корып куйды. Без мәһабәт ир-егет
кыяфәтенә кертеп, анын янына үзебезнен рухыбызны (Җәбраил фәрештәне) күндердек (18)
Ул (Мәрьям) әйтте
—Синнән ярлыкаучы Аллаһка сыенамын Әгәр дә Аллаһтан курка торган кеше булсан
(син миңа кагылма),—диде.
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде.
19. Фәрештә әйтте:
—Мин: фәкать пакь бер ир углан табачаксын. дип сөенче алыр өчен Аллаһнын илчесе
булып кына килдем,—диде. (20)
—Мина бер генә ирнең дә кагылганы булмаган көенчә, тотанаксыз булмаган
(гыйффәтле) хәлемдә (гыйффәтле) мин ничек итеп бата табыйм9—диде Мәрьям.
21. Фәрештә әйтте:
-Анысы шулай, ләкин Аллаһ боерды ки. бу эш бик тә жинел башкарыла,— диде Чөнки
Без,—диде,—аны инсаннарга бер дәлил вә үзебездән бер рәхмәт буларак эшләячәкбез. Бу эш
алдан ук хәл ителгән иде инде
22. Мәрьям (Гайсәгә) йөкле булды. Шуннан сон (карынында яралгы булган
килеш) ул ерак жиргә күчеп китте (23) Тулгак тоту авырлыгы аны хөрмә агачы янына алып килде
һәм ул:
-Бу хәлләргә тарпанчы үлеп кенә котылган булсам, әллә кайчан онытылып беткән булыр
идем инде.—диде (24) Тау итәгеннән бер тавыш килде:
—Кайгырма. Раббын синен таутүбән тарафыннан чишмә чыгара башлады (25) Хөрмә
агачын селкет, сина саф. өлгергән хөрмәләр коелыр (26) Аша. эч. күзләреңне салкынайт (ягъни,
үзеңне иркенлеккә куй. ял ит. тынычлан) Ләкин берәр кеше килеп чыкса, анлат
— Мин мәрхәмәтле Аллаһ өчен (тел яшерү) ураза(сы) тотамын, бүген беркем белән
дә сөйләтмәячәкмен.-диген
27. Ниһаять, ул баласын күгәреп, халкы янына кайтты
Әйттеләр:
—Аһ. Мәрьям, дөрестән дә. син хәйран калырлык эш эшләден. диделәр. (28)-Ий.
Һарунның сенлесе. синең атан да яман кеше түгел иде. анан ла бозык хатын булмады (ни йөзең
белән син ирсез бала таптың) ' (29) Шуннан сон Мәрьям баласына ымлады (аның үзеннән
сорагыз, дигән мәгънәдә) Кешеләр:
—Бишектәге сабый белән без ничек сөйләшик,—диделәр. (30) Шунда сабый телгә
килде:
— Мин—Аллаһнын бәндәсе,—диде —Ул мина Китап бирде һәм мине пәйгамбәр итле
(31) Кайда гына булсам да. ул мине мөбарәк кылды, гомерем буена Ул миңа намаз укуны вә
зәкят бирүне әмер итге (32) Мине анама игелекле булырга боерды Мине бәдбәхет залим итеп
яралтмады (33) Туган көнем, үләсе көнем, терелеп, кабердән чыгасы көнем котлы-саламле
булсын
34. (Аның могҗизалы тууы хакында) шикле сүз сөйләделәр Менә, ана карата шик
белдерүче Мәрьям утлы Гайсә чынлыкта шушы булыр (35) Аллаһнын бала атасы булуы хак сүз
түгел. Ул андый эштән азат Берәр эш башкарырга ниятләсә. Ул:
—Бар бул!—ди дә. һәм ул нәрсә барлыкка килә.
36. Шунысы хактыр ки. Аллаһ минем Раббым. сезнең дә Раббыгыз. Шулай булгач. Ана
гыйбадәт кылыгыз Менә шул булыр тугры юл,—диде Гайсә.
37. Шуннан сон алар фиркаларга аерылдылар (бәхәс-гауга куптардылар). Бөек
Көндә (исәп-хисап тотканда Аллаһка инанмаганнар өчен) коточкыч газаплар буласын
белсәң иде
38. Алар Безнен хозурыбызга китерелгәндә үзләренә ни булачагы турында
ишетерләр дә. күрерләр дә. Ләкин ул залимнәр бүген күрәләтә азгын юлдан баралар
39. (Рәсүлем) син газаплар биреләчәк Көн киләчәген һәм хәсрәтләр булачагын
искәртеп, ал арны куркыт Алар наданлык эчендә, әле һаман иман китермәгән килеш яши бирә.
Баксаң, эш хәл ителгән инде
40. Җир йөзенә вә анын өстендәгеләргә бары тик Без генә варис һәм аларнын барысы
да яңадан Миңа кайтачак (41) Китап укыганда Ибраһимны искә төшер (аның турында
аятьләрне укы. онытма) Чыннан да. ул саф пәйгамбәр иле (42) Беркөнне ул атасына әйтте
Агакаем, ни өчен син ишетә белмәгән, күрү сәләте булмаган вә сина һичбер файда
китерә алмаган бер нәегәгә табынасың’-диде (43) Агакаем, хакыйкатен, сина килмәгән гыйлем
миңа килде Шулай булгач, мине гынла.
мин сине тугры юлга чыгарачакмын. (44) Атакаем, шайтанга иярмә. Шайтан мәрхәмәтле Аллаһка
буйсынмады. (45) Атакаем, шайтанга дус булып. Аллаһ тарафыннан сиңа җәза бирелер, дип
куркам мин. (46) Атасы әйтте:
—Аһ. Ибраһим, син минем тәңреләремне инкарь итеп, алардан йөз чөерәсеңме? Әгәр
бу эшеңнән кайтмасан. ант итәмен ки. мин сине таш белән бәреп үтерәчәкмен (Яхшы чакта)
син миннән еракка-озакка кит,—диде.
47. Ибраһим:
—Сина мин иминлек телим. Сине ярлыкавын үтенеп, мин Аллаһка ялварачакмын. Аллаһ
мина мәрхәмәтле.—диде. (48)—Сездән дә. Аллаһтан башканы тәңре дип табынганнарыгыздан
да мин аерылам һәм Раббыма кылган догаларым, бәлки, бушка китмәс
49. Шулай итеп. Ибраһим алардан һәм Аллаһтан башка тәңре дип табынганнардан да
ерак тарафларга киткәч. Без аңа Исхак белән Ягькубны бирдек вә һәрберсен пәйгамбәр иттек.
(•Хәзрәти Ибраһим халкыннан аерылып. ерак юлга чыгып китә. Ул Шам (Сүриягә)
шәһәренә барганда, юл өстендәге Хәрран шәһәрендә Сара исеше бер кызга өйләнә Хәзрәти
Исхак дөньяга килә. Хәзрәти Ягькуб исә Исхакның углы. Ибраһимның оныгы була инде»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән )
50 Аларга (Исхак белән Ягькубка) рәхмәтебездән өлешләр чыгардык (пәйгамбәрлек,
мал-мөлкәт һәм күп балалар бүләк иттек). Бөек шөһрәтләргә менгездек.
51. (Мөхәммәд) Китап укыганда Мусаны да искә ал. Чыннан да. ул ихласлык үрнәге иде
һәм Рәсүл, һәм Нәби иде ул. (52) Ана тауның (Турның) уң тарафыннан аваз салдык (чакырдык),
яшерен сөйләшер өчен. Без аны якын арага китердек. (53) Рәхмәтебезнең нәтиҗәсе буларак.
Без ана кардәше Һарунны пәйгамбәр сыйфатында бүләк иттек.
54. (Рәсүлем) Китаптагы Исмәгыйльне дә искә төшер. Хактыр ки. ул сүзенә тугры. Рәсүл
һәм Нәби иде (55) Халкына ул намазны вә зәкягне әмер итте Раббы каршысында ул ризалык
казанган кеше иде.
56. Китаптагы Идрисне дә искә ал. Хакыйкатән. ул бик тугры кеше, пәйгамбәр иде (57)
Без аны мәртәбәле урынга күтәрдек.
(«Хәзрәти Идриснең чын исеме Ухнух. Ул хәзрәти Нухның өченче буын бабасыдыр. Аңа
чаклы кешеләр кием тегүнең ни икәнен белми иде Тире -яры бөркәнеп яши иде Хәзрәти Идрис
- Ухнух—кием тегүне уйлап тапкан кеше Ул—беренче булып каләм кулланган кеше,
йолдызлар һәм хисап эшләрендә гыйлеме булган кеше. Аңа утыз битлек вәхий иңдерелмеш»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.)
58. Менә болар Аллаһ нигъмәтләр биргән пәйгамбәрләрнең берничәсе. Адәм
(галәйһиссәлләм) нәселеннән, Нух белән бергә көймәгә йөздергән. Ибраһим белән Исраил
(Ягькуб) токымыннан, тугры юлга күндерелгән һәм Без сайлап алган кешеләрдер Киң мәрхәмәт
иясе Аллаһның аятьләрен укыганда күз яшьләре белән елап сәждә иткән шәхесләрдер
59. Алардан сон тагын бер нәсел килде дә. намазны ташладылар, азгынлык нәфесенә
иярделәр Шуңа күрә, алар шушы азгынлыкларына күрә, жәзасын да алачаклар (60) Тәүбә
иткәннәр вә игелек кылганнардан башка Алар җәннәткә керер һәм аларга рәнҗетүләр булмас.
(61) Ярлыкаучы (Аллаһ) үзенең бәндәләренә серле-яшерен рәвештә вәгъдә иткән (Гаден
җәннәтләре). һичшиксез, чынбарлык булачак. (62) Анда алар буш сүзләр түгел, хуш сүхләр
(иминлек сәламнәре) ишетәчәк Вә анда ирта-кич аларга тәгам бирелер (63) Ул шундый
җәннәттер ки. ана бары тик саф мөселманнар гына варис булачак.
64. -Без (фәрештәләр) Раббынын әмере белән генә (сезнеңянга) төшәбез
Алдыбыздагы, арка ягыбыздагы вә шулар арасындагы һәрнәрсә Анын милке Синен Раббын
(савабына күрә әҗерен, гөнаһына күрә җәзасын бирергә) оныта торган түгел
65. Күкләр һәм Жир арасындагыларның хуҗасы Аллаһтыр Шуңа күрә. Ана буйсын. Ана
хезмәт иткәндә сабыр һәм чыдам бул Анын тине, адашы (Аңа охшаган) башка берәү булырмы?
(Була алмый)
66. (Көферлеген итеп) кеше әйтә:
—Үлгәннән сон мин чыннан да тагын тереләмме? (Була торган эш түгел ул),—пи.
Ы. Үзен юктан бар итеп яралтканыбыз турында кеше уйлап карамыймыни0 (68) Раббың
исеме белән «Валлаһи» дип ант итәмен ки. һичшиксез, аларны мәхшәр көнендә шайтаннар өере
белән бергә туплаячакбыз. Аларны жәһәннәм уты тирәли техгәндереп тотачакбыз.
69. Ин башта һәр өммәттән рәхимле Аллаһка ин күп гыйсъян иткәннәрне сайлап
(җәһәннәмгә) чыгарачакбыз (70) Хактыр ки. анда (җәһәннәмгә) кереп янарга тиешләрне Без
бик яхшы беләбез. (71) Анда керергә тиешле булмаган һичбер кеше арагызда юк. Бу—Аллаһнын
катгыян карар иткән котылгысыз хөкемедер
72. Соныннан Без Аллаһтан куркып гөнаһ эшләүдән тыелганнарны коткарырбыз.
Гаделсез залимнәрне теътәнган килеш шунда калдырырбыз (73) Аятьләребезне укыганда
инкарьчылар иманлыларга әйтә иде
-Ике халыкнын (кяферлар белән мөселманнарның) кайсысы яхшырак (тормыш
шартларында), баерак. рәхәтрәк яши?—диләр иле
74. Алардан әүвәл дә мал байлыгы һәм жиһаз ягыннан да яхшы яшәгән
(кяферләр)не. Без күп һәлак иттек (Шул турыда да әйт син аларга.)
75. Әйт:
—Юлдан язганнарга да мәрхәмәтле Аллаһ гомер мөддәте бирер Ниһаять, үзләренә
вәгъдә ителгән жәза килгәч яки Кыямәтне күргәч, кемнен малы аз. кемнен яшәү шартлары начар,
кемнен гаскәре зәгыйфь икәнлеген аңларлар.— диген.
76. Аллаһ гугры юлда йөргәннәрнең һидаятен арттырыр. Өзлексез кылынган игелекле
эшләр Раббы каршында алыначак әжер буларак та. тәкъдирнең сонгы нәтижәсе буларак та
хәерле.
77. (Рәсүлем) аятьләребезне инкарь итеп тә
-Минем малым вә балаларым, һичшиксез, күп булачак,—дигән адәмне күргәнен бармы’
(78) Ул (Аллаһ янындагы) яшерен серләрне белүчеме әллә? Бәлки, ул (Ахирәттәмалларын,
балаларын кайтарып алырга дип) Аллаһ белән килешү төзегәндер’ (79) Катгый әйтәбез юк
Аның сүхтәре язылып барачак Анын газапларын арттырганнан-арттыра барачакбыз (80) Ул
әйткәннәргә (малына, бабаларына) варис Без булырбыз Ул үзе дә яныбызга япа-ялгыз
(ялангач) килер. (81) Алар үзләренә бер абруй вә (яклаучы) куәт булсын дип. Аллаһтан
башканы тәңре иттеләр (82) Юк! Алай барып чыкмас Алар табынган нәрсәләр аларнын
ялваруларын кабул итмәс һәм аларга дошман булачак (83) (Рәсүлем) күрмисенмени. Без,
кяферлөрне вәсвәсәгө салып, юлдан яздырсыннар дип. вәсвәсәга салып, шайтаннарны
күндердек
84. Шулай булгач, син (аларның һәлак булуын) ашыктырма Без аларнын яшисе
көннәрен (кылмышларын), бәйнә-бәйнә санап барабыз (85) Саф мөселманнарны мәрхәмәтле
Аллаһ каршысына жыйган Көнне. (86) гөнаһлыларны туплауга куыла торган, кибеккән хайван
көтүе шикелле, жәһәннәмгә куганда. (87) рәхимле Аллаһ белән вәгъдәләш кәннәрдән
башкаларның ярлыкаучысы булмас (88) Алар:
Аллаһ бала атасы булды, диде (89) Әлбәттә, сез (кяфермр) чирканыч сүз әйттегез
(90) Аны ишетеп, күкләр чак кына жимерелеп төшмәде Җир ярыла, таулар кубарылып, ишелә
язлы (91) Раббыга бала сылтаганга күрә (92) Гәрчә. Аллаһнын бала атасы булырга ихтыяжы юк
93. Күкләрдәге вә Җирдә булган һәркем кал сурәтендә Аллаһ янына килер (94) Ул
аларнын барысын да камап ала һәм аларнын санын (ни кылмышларын) белеп тора (95)
Аларнын һәрберсе Кыямәт көнендә Анын янына япа-ялгыз гына киләчәк (96) Иман кигереп,
игелекләр кылганнарның күңелендә мәрхәмәтле Аллаһ (бер-береен) сөю хисе уятачак (97)
Аллаһ каршысында гөнаһ эшләүдән курыкканнардан сөенче алсын дип. киребеткән
генаһкярларны кисәтсен дип. Без Коръәнне жинел аңлашылырлык итеп, (гарәпләргә) Ана
телендә иңдердек (98) Без алардан элек яшәгән ничәмә-ничә халыкларны һәлак иттек Аларнын
берәрсен син тойдыңмы (исәннәрен к үрдеңме1) яки. һичьюгында. аларнын
пышылдаганнарын ишеттеңме (һәлак булганнарның авазы юк)?