Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙӨРӘК КАРУРМАННАРЫН ҖЫРЛАУЧЫ

Шагыйрә Флера Гыйззәтуллина үзенең быез. •Рухият» исеше яңа нәшрият юбилеена дип бастырып чыгарган затлы. калызз бертомлыгын »Йорәгемдә шаулый карурман» дип атаган. Бу—шагыйранә исем һәм шул ук вакытта авторның иҗат рухын, юнәлешен шактый дорес чагылдыра Әйе. шагыйрәгә нәкъ менә шундый халыкчан, җырга, дастаннарга якын тойгылы, сурәтле күтәренкелек. киңлек хас. Бу—шәхси ятышын йә ил-халык тарихын җырлауда булсынмы, һәрвакыт зур гомумиләштерүләргә омтылуда, хәтта гади генә күренешләрне. вакыйгаларны да азы язмыш иясе, күпне күргән, кичергән хатын-кыз күзеннән, күңеленнән үткәреп, шигырьгә, мәгънәле сүзләргә әверелдерүдә чагыла. Нәкъ хатын-кызларга гына хас самими. молаем. яшьлегендә шагыйрәгә хәерхаһ булган, аңа багышлап шигырь дә язган Саҗидә Свләйманова әйтмешли. »знә күзеннән үткәрергә» сәләтле шигъри күрү, үзенчәлекле рух. тоем бу' Азнакай районының Әсәй авылында туып-үскән Флера Гыйззәту минага сугыш чорын һәм аннан соңгы четерекле, авыр • карурман» нарны күп күрергә туры килә Ятимлек, яшьтән >ш. хезмәт, хәтта михнәт юлы Уналты яшеннән Кемерово якларында шахтада мили ул. аннары Омск—Томск тимер юлын тозүдә катнаша Кузбасстан соң—Донбасс. -Калиновка» шахтасы, откатчиңа хезмәте Шунда ук—җир астында эшләүче. «күзләремаздер-молдер» яшь тулы ашар кешеләр 1952 елда—туган якларга кайта ул. гаиләсе белән. «Баз апаның үги килене» Лениногорск районы Карабаш поселогында яши. шундагы ательеда тегүче бу.зып пили 1970—1979 е.зларда тагын сәфәр—алар Самара олкәсе Тольятти шәһәрендә яшиләр Һәй инде 1980елдан—Казанда, мәркәзебездә. шигырьле, моңлы борынгы бәизәмен махсус безгә дип язды Без бу санда укучы зарыбызга әнә шул шигырьләрне тәкъдим итеп авторыбызны мззбарәк бәйрәме белән котлап. аңа яңадан-яңа уңышлар, исәнлек. иҗат бәхете теләп калабыз. Флера Гыйззэтуллина Хаклык ихтыяры ача йөзне Иманымны, вөҗданымны барлыйм, Дәрья-дәрья шигырь язамын да... Милләт гаме—вөҗдан газабымда!— Ничек йөклим гомер азагымда? Минем вөҗдан—милләт вөҗданыннан... Хис дәрьясы миндә татарымның — Үзем ни авырлык кичерсәм дә. Җырга салып аны кайтарырмын. Милли чынбарлыкны кимсетергә Вөҗдансызга әмма куймам ирек... Хисси камиллеккә ирештерә Хак Тәгалә безгә Иман биреп. Кичерешнең, эшнең иң авыры Гомер азагында баса безне... Эмма, авыр килеп, йөгәигәндә Хаклык ихтыяры ача йөзне. Баскан саен гүя: ♦ Хаклык!!!»—диеп. Җире иңри Казан каласының. Гомер иткән саен җиргә күчә Җан әрнеше адәм баласының. Әмма һич туктамый адәми зат Җирдә сугыш уты кабызудан... Бер Казанны гына ничә кабат Ут эченә салган явыз Иван! Әйе, Казанымны чаларткан шул— Тарих зиһеннәрен тараткан ут!.. Шуңа, ахры, җирдә вәхшилекләр Кабатланып тора, кабатланып... Берөзлексез эчтән яна торгач. Милләт. Ватан хәле аңлашыла. Ялган тарихчылар күпме! Ләкин... Тарих чынбарлыгы!—алга чыга.Инде мәхәббәт Хисләрне күчереп чиккәндә Мәхәббәт мендәренә: «Яратам!.. Сөям!» дип, безгә Әйтмәде кемнәр генә?! Кем белән, нинди көймәдә Иделләр кичелмәдс?— Тик, башта уйлар саегып, Кәефне төшермәде. яры буш... Ләкин булмады бу серне Тормышта саклап калып: Давыллы нәфрәткә ашты Сөюгә җайланган ут... Берәүләр котып кочканда, Сөюен күмеп зарга... Без чиштек сөю серләрен, Учаклар ягып ярга. Ятышкан, яраклашкандай Йокысыз төннәреңә — Төс җуйды мәхәббәте дә, Чигүле мендәре дә. ... Инде мәхәббәт яры буш!— Җил искән көймәбездән. Шашкан хис, адашкан сөю Бот чабып көлә бездәнГомер уза... Э мин алга барам; Яргаланам язмыш ярыдай. Сөембикә алкасына охшан Баш очыма калка ярым ай.... Гомер уза. Узган гомер өчен Айлы кичләр—моңлы тамаша! Айның яктыртуы борынгыча, Моңаюы гына яңача. ...Гомер уза. Еллар аръягына Аударыла гомер оланы... Сөембикә елавына охшаш Җилләрнең дә быел елавы. Томаннарга булмый чик салып... ...ИЛ ЯЗМЫШЫ шау томанла һаман. Илнең ирек юлы караңгы. Илебезгә ятлар хуҗа булды. Нужа арты нужа яралды. Нужа безне куды, без нужаны, Томаналык буды буiаздан. Ят көенә яшәп, нәсел-затны Корытмыйча калдык бик аздан. Ирексезләп алган бума чнре Буыннарда менә тартыша. Яшәвенең соң чигенә җитеп Бишектәге сабый кан коса Шушы сабый хөкемендә, әйе. Безнең ил дә. милли ирек тә...- Бәхеткәең кулдан бер ычкынса. Табалмыйсың—җаның биреп тә. Җиде үлеп җиде терелсәң дә Кире кайтмас җуйган асылың. — Азатлыкка бәйлән өйрәнмәсәң Түккән хезмәтеңнең ахырын. ...Ил язмышы шау томанда һаман! Торган саен томан куера. Ил башында торган ир башына һай. авырга килә бу йола. Яшь буынга, һай. авырга килә Кан яңарту—эчтән чистарып, Кан юлларын табып, ябып була, Томаннарга булмый чик сабып... Күзгә карап сөю гөле шиңә ...Кайный дөнья Тезләр, түшләр ләмдә! Йөзләр кара канга манчылган. Нишләдек соң?.. Без бит беребез дә Кара түгел идек асылда. Күзләребез безнең зәңгәр иде. Тәңгәл иде күлләр төсенә... ...Кискен искән җилгә баш идекме? Исердекме гөлләр исенә? Алпан-тилпән килеп гомер үтә. Уйлар китә тормыш төбенә. Күзгә карап сою гөле шиңә, Гомер күле ярдан чигенә. Безгә мәңгелек бер гыйбрәт булып, Яр читендә җәйрәп ләм кала. Асыл җаннар тормыш ләмен сөзеп, Чисталыкта йөзеп тәм таба... Ә шакшысы куа дан артыннан. Мал артыннан куа— такырдан— һәм шыңшыган була асылларның Асылганын күреп ахырдан. Асыл затлар бетсә, дөнья йөзен Ләм басар дип мин дә кайгырам. Асылына тигән бу кайгыдан Кайсы шагыйрь әле айныган?! Кайсы халык ләмгә манчылмаган Хаклык яулап тормыш төбеннән? ...Кайный дөнья!.. Каный-канын кайный. Түземлеге тулып түгелгән. Үстек без кызыл заманда Зурлап чор кызыллыгын. Киңәйтеп, иңләп ил чиген Үрчеде кызыл борын! Кызылдан текте күлмәген. Чорыбыз иренмәде... Кызарды хәрам кан эчеп Телләре, иреннәре... Инде шул кызыллык безнең Ирекне ялман ала. Бәгырьдә кайный кагыш кан, Карында ала бала! Булмагач төпле ирегең Төсеңдә... колачыңда... Йөклисен илдә тумышның Аласын, коласын да. «Үзгәрер балам үскәчтен. Түз сана, йөрәк!..» дисең. Үскәч... бу гарип токымга Ләкин син кирәкмисең. Бу токым очен син инде Күптән чалынган корбан!.. Безгә тик шушы хис кала Ала-колалы чордан Үкенеч тулы хисләрем Кан-яшьле гасыр иңенә Баш салыр тарих сыман Мин бүген гомер үремә Таудан таш ярып чыгам. Җырларга салам тормышның Ак ягын, кара ягын. ...Мин сине сөюем белән Карадан араладым. Снн менә шушы сөюне Үлемгә иттең дучар... ...Үкенеч тулы хисләрем Янып көлләргә очар. Куарсың тота алмассың Гомернең искән җилен. Йөрәк түремдә тетрәнә Тауларны ишкән үлем. ...Мин бүген гомер үремә Таудан таш ярып чыгам... Мине аңлаган бер Ходам Ташларга бирсен чыдам