Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫЛСЫМЛЫ ХАТЛАР

Мәскәү безне очраштырды ез аның белән Мәскәүдәге Казан вокзалында июнь ахырында очраштык. Көтелмәгәнчә, уйламаганча булды бу. Метро авызыннан килеп чыгуга, тизрәк кырыйдагы бетон платформа ягына күз ташладым. Телеграммада номеры күрсәтелгән Свердлов поезды әле килеп җитмәгән иде. Сирәк-мирәк көтеп алучылар күренә. Якыная төшкәч, шулар арасыннан ялгызы боегып басып торган сары чәчле кызга игътибар иттем. Өстендә гади генә кофта, тез башыннан аз гына түбәнрәк зәнгәр юбка Аягында тәбәнәк үкчәле ак босоножкалар Юл сумкасын аяк астына куйган Ул. башын түбән иеп, бер ноктага текәлгән Иптәшләреннән аерылып калганмы икән, адашып йөриме? Кызганыч булып китте миңа бу кыз бала. Гәүдәсенә, өс-башына караганда, күп булса, унынчы сыйныфны тәмамлагандыр. Шулай дип фараз кылдым. Янына килеп җитүгә, йөзендә бик якын таныш сызыклар күреп алдым. Ул бит... —Саҗидә! Кыз кинәт сискәнеп куйды. Башын күтәреп, күзләрен зур ачып, мина карады: —Әдип... Кечкенә кулын сузып, күңелсез генә күреште ул. Елап җибәрмәскә тырышкандай, аскы иренен тешләде. Беренче сүзләрен үк мине шелтәләүдән башлады: —Тагын биш минут көттерсәгез, кире кайтып китәргә риза идем... —Сон... Поезд әле килеп җитмәде түгелме сон? — Ничек җитмәсен, ди, дүрт сәгать көтәм инде сезне. Әллә ниләр уйлап бетердем. Институтыгызга телеграмма да җибәрдем Еларга вакыт бирмәс өчен, җирдән сумкасын алып, бала сыман җитәкләдем дә тиз генә үзен зур расписание янына алып килдем. —Менә, карагыз!.. Ул тынып калды. Бераздан хатасын аңлады, ахры. Ахыры Башы 8 санда. Б Ярый әле, жүләрләнеп. кайтып китмәгәнмен.—диде, сөенечен белдереп Ул Магнитогорскидан башлап, ике шәһәрдә— Чиләбе һәм Свердловта поездлардан поездларга күченә икән. Соңгысында, бераз көтәсе урында, алданрак килгән Мәскәү поездына кергән дә утырган Авызын ерып торган ир кондуктор билетын тикшереп мәшәкатьләнмәгән Ә планкарт вагон эчендә бер яшь егет шунда ук урын тәкъдим иткән. Саҗидә поезд номеры белән кызыксынып та тормаган. Алып кына барсын башкалага! Шулай да күз яшьләрен тыеп кала алмады ул: —Ашыкканмын икән,—диде дә яшь аралаш көлеп җибәрде. Мин ана бертуган сеңелемә караган кебек карадым Аксәет (Башкортостан) мәктәбендә, ул беренче, ә мин алтынчы сыйныфта укыганда, без бергәләп физкультура түгәрәгенә йөри идек Мин аны икс кулыннан тотып, баш өстенә күтәрә идем Яки «ат булам» да. билемә атландырам Бала чагындагы «абый, күтәр!», «абый, ат бул!»— дигән сүзләре исемә төште. Үзалдыма елмаеп куйдым Ул моны шунда ук сизенде Хатында язганны кабатлап — Буем бәләкәй, әйеме. Әдип9—дип сорады Күзләремә шундый ышаныч белән карап, сабыйларча беркатлы сорау биргән кызны кысып кочаклыйсым килде. —Син кечкенә түгел,—дидем «син»гә күчеп,—тугыз бала үстергән минем әнидән калкурак та, көчлерәк тә. —Ә каян беләсез көчле икәнемне? —Хатларың буенча Без. күптәнге дуслар сыман, ничектер, шул көнне үк бер-беребезгә якынаеп, үз булып киттек. Хатлар, күрәсен. юкка гына йөрмәгәннәр, ү з вазифаларын әйбәт башкарганнар, безне якынайтып бетергәннәр — Планнарыгыз ничек, Әдип’’ Имтиханга кайчан керәсе дип сорады ул. берьюлы ачыклык кертергә теләп Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Үзәктән кваргир тапканымны әйттем. Зур театрга—«Иван Сусанин»га көч-хәл белән бер билет юнәтүемне дә онытмадым Ул сөенмәде шикелле. —Тагын берне табып булмасмы сон?—дип сорады - Мин бише белән түләргә әзер Отпуск акчасы әтәч булып кычкыра —Анысын карарбыз. Юл уңаеннан, бер киосктан Мәскәү планын, метро сызымнарын сатып алып, Саҗидәнең үз кулына тоттырдым Квартир хужасы—ялгыз марҗа карчыгы безне якты йөз белән каршы алды Электр плитәсенә чәйнеген куйды, чынаякларын шылтыраткалап, урыннан-урынга күчерде — Менә бу кин карават сезгә булыр.-каигыртучан тон белән шулай диде,— теләгәнчә яшәгез! Саҗидәнең йөзенә алсулык йөгерде —Аның тулай торагы ба-а-р,—тамагына төер утырган сыман шулай дип куйды —Мин өстемне алыштырыр идем, ә’ Коридорга чыгып озак та тормадым, «булды» дип. шунда ук чакырып га кертте ул мине Эре чәчәкле крепдишин күлмәге үзенә бик килешеп тора иде Билдәмәсен бугач, биле тагы да нечкәреп калган Йөзе әйтеп бетергесез шат. Без хуҗа карчыктан чәй белән мәшәкатьләнмәүне үтенеп, рәхмәт әйтеп, Мәскәүне карарга чыгып киттек Әлбәттә, беренче чиратта. Горький урамы буйлап, Кызыл Мәйданга таба юл алдык Мәскәүдә халык чуар, күп төрле Күбесе читтән килгәннәр Мәскәүлеләр үзләре бик гади киенеп йөри. Ирләр галстук га гакмып. изүләре һәрвакыт ачык була Хатынкыпарный, әлбәттә. горлесе бар Саҗидә, һәрхәлдә, башкалар арасында ким-хур булырлык гүгег иле Әле, киресенчә, нәфислеге белән аерылып тора Мәскәү хатын кы пары бит атар таза гәүдәле бәндәләр Андыйлар яныннан тизрәк читкә китәсе килә. Янәшә бассаң, үзеңне кимсетелгән итеп сизә башлыйсын. Матурлык һәм буйсын ягыннан безнен татар хатын-кызларына җитмидер, мөгаен... Революция музее почмагыннан Ленин мавзолее каршына килеп чыккач, Саҗидә, кулын күкрәгенә китереп, бер мәлгә тын алалмыйча торды кебек Аннары: — И. бар икән. Ходаем, боларны да күрәселәр!—дип, бу күренешләргә гаҗәпләнеп, сокланып карап куйды. Шул вакыт, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп. Кремль курантлары суга башлады. Бәйрәм парадларын кабул иткәндә, маршаллар чыгып иөри торган Спасс капкасы ягыннан ике часовой һәм алдан барган разводяшийнын килгәннәре күренде. Шома чуер ташларга чек-чек баса- баса. тантаналы адым белән Мавзолейга габа юнәлде алар. Смена алышыну тәмамлануга, күгәрчен көтүләрен ера-ера, безнен янга бер фотограф килеп җитте. Рөхсәт сорап тормады ул. әйтте генә: —Әйдәгез, матур парлар, истәлеккә төшереп алыйм үзегезне! Без карышырга җыенмадык та. Ленин Мавзолее каршында парлап рәсемгә төштек. — Иртәгә мин шунда булырмын,—диде фотограф, безгә хәерле юл теләп. Акча-мазар сорап та тормады. Сажидәнен дулкынлануы мина да күчте «Ни дигән сүз бу, чал Кремль шаһит булып торганда, парлап фотога төшү?» Мин мондый сорауга әле өзеп кенә җавап бирә алмас идем. Ул да шулайдыр. Әле барасы, атлыйсы юллар төсмере яна ачылып кына килә иде. Без ашауны да онытканбыз икән. Горький урамындагы кафега кереп, аяк өсте генә капкаладык та, зур театр мәйданына таба юнәлдек. —Фонтаннар, чәчәкләр дөньясы икән монда!—дип, гаҗәпкә калды Саҗидә — Нинди генә төсләр юк! Кичке кояш нурларыннан һәр нәрсә сихри төс алган. Фонтаннар исә ярсулана төшкән сыман. Ак коляскаларда балалар тирбәлә. Салмак кына атлап йөргән горур аналарга карап сокланып куясын. Саҗидәнең дә игътибары шуларга күчте Яшь аналарга көнләшеп карый сыман ул. Берәрсендә артык билет юк микән дип. Зур театр вестибюленә кадәр менеп җиттек. «Билет» сүзен ишетүгә, киресенчә, үзебезгә ябырылдылар. —Сатыйк булмаса,—диде Саҗидә, һич көтмәгәндә,—булыр әле караган чаклар, боерса... Бер-беребездән аерыласы килмәгәнен үзебез дә сизеп торабыз. «Иван Сусанин»дагы ише генәмени күңелдәге билгесез ашкынулар. Бөек рус шагыйре әйткән канатлы сүзләр искә төште: «Она почти моя...» Шуна ышанасы килә. Без билетны бер ялгызак хәрбигә үз бәясенә биреп, әлеге биек, шаулы фонтаннар янындагы утыргычка барып утырдык. Монда, ничектер, сөйләшмичә, күнелендәген тынлап кына утырасы килә. Кулга-кул тотышып кына. Анысына кыюлыгым җитми әле. Инбашыңа кунган асыл кошны өркетеп җибәрерсен сыман. Фонтаннар җырын тынлап утыра торгач: —Кузгалыйк, Әдип,—диде Саҗидә, дерелдәп куеп,—сезгә бит әле Переделкинога кайтып җитәсе бар. Минем дә күрәсем килә сез яшәгән урынны Бер алып барырсызмы? —Әлбәттә. Ә бүген сездә кунарга туры килер, ахры... —Анда мин хуҗа түгел,—диде Саҗидә,—анысы сезнен ихтыярда. Без «Балалар дөньясы» кибете яныннан узып, тар гына урам буйлап, Пушкин мәйданы ягына күтәрелдек. Юл уңаеннан бер гастрономга сугылдык, төрле ашамлыклар җыйдык. Акчасын тиз генә Саҗидә түләп өлгерде. Мина уңайсыз да булып китте. «Студентның хәлен аңлар әле» дип, тынычландырдым аннары үземне. Элекке укучым алдында студент булып йөрү шулай да оятрак шикелле тоела иде. Дөнья куласа, бер әйләнә—бер баса, дигәннәре дөрес инде ул. Биек-биек йортларда инде күптән ут алынган. Башкала урамындагы фонарьлар, ярышкандай, берсеннән-берсе яктырак яна. Урамда халык азая төшкән Без алдагы планнарыбызны ачыклап барабыз. Саҗидәнең, әлбәттә, Мәскәуне карыйсы килә. Беренче чиратта—Третьяков галереясе Аннары тарих һәм революция музейлары. Исәбе миннән башка гына йөрү. «Мине үз иркемә куярсын»,—диде Икебездә ирек яратабыз, ирекле кошлар, янәсе. Имтиханнарымны унышлы итеп бирдерәсе килә анын «Эгоист»лыгы әлегә сизелми Түзәдер инде, нишләсен. Мин алдагы переспективамнын ачык булмавын аңлатырга тырыштым — Шагыйрь Гали Хуҗи мине «Яшь сталинчы» гәзитенә эшкә чакыра.—дидем,— ләкин. —Ә нигә «ләкин?» —Бу хәлемдә көчем җитмәс, дип куркам Бәла генә булырмын коллективка. «Үзәк нерв системасы •• «Контузия дигән сүзләр бар бит комиссия биргән справкада Саҗидә мона бик җиңел карый сыман Хатларында язганча, һаман юата: — И. Әдип, уза ул,—ди,—ышаныйк әле шуна. Борчылмагыз, зинһар, тыныч булыгыз. Анын шушы сүзләре күнелемә тынычлык биргәндәй була Их. шундый таяныр кешен булсачы! — Профессорлар да нәкъ шулай диләр, юк-бар турында уйламаска, борчылмаска кушалар Әллә сон син әүлияме, Саҗидә” Ул кинәт ачылып, көлеп җибәрде —Әүлия булмасам, теге чакта сез кайтасы поездга төшмәс идем Кирәк бит шулай туры килүе?—диде Саҗидә, ихлас күңелдән,—Шунда әтиегезне күрмәсәм, әле Аскарга хатыгыз да килмәс иде. әйеме? «Әйе» дип тә, «түгел» дип тә җавап бирүе кыен Ә шулай да язмыш алдамас дип ышанасы килә. —Ташбулат ничегрәк калды сон?—дип сорап куйдым, үзем дә ни әйткәнемне абайламыйча — Без аны юри уйлап чыгардык. Зина белән,—диде Саҗидә, башын аска иеп,— хатыгыз килмәде бит бер ай буе. —Шуннан сон килдеме? -Алды-артлы ике хатыгыз килде — И. бу кызларның хәйләкәрлеге,—дигән булдым, үзен култыклап алып, — нечкә урынга кагылырга осталар сон. Ә балалар турында азганнарыгыз? Алары да уйлап чыгарылганмы? — Балаларны уйлап чыгарасы юк,—диде Саҗидә,—алар бит үзләре фантазиядән, әкияттән гора Яратам мин шул «шайтаннар»ны Без кайтканда марҗа апа әле йокларга җыенмаган да иде Өчәү утырып, бик тәмләп чәй эчә башладык. Өстәлгә Саҗидә хуҗа булып алды. Кыстый-кыстый. безне сыйлар!а тотынды Һәр хәрәкәте үзенә килешеп тора тагын Баштагы оялчанлыгы да. тартынуы да юкка чыкты. Гүя без бүген генә очрашмаган. Барысы да гади, бернинди ясалмалылык сизелми. Шул табигыйлек калганнарыбызга да күчте Мине lap койкага салдылар Үзләре пәрдә эченә, киненә кереп чумдылар. Саҗидә эчке якка, стена буена ятты Икенче көнне, анын теләген исәпкә алып, Саҗидәне үз иркенә җибәрдем. Бөтен игътибарым-ике профессорга-Реформацкий белән Дынникка (монсы өлкән яшьтәге ханым), ягыш «Языкознание» һәм «сәнгать гарихы»на юнәлгән Шуларны җинеп чыга алсам. 11 курсны тәмамлаган дип исәплә. Академик ял аласым гына кала Ә алдагысын, картлар әйтмешли, Алла белә. Саҗидәдән ниндидер кинәш соравы да уңайсыз Без бит әле сүз куешмаган, вәгъдәләшмәгән Икебезнең ике якка китеп баруы да ихтимал. Әмма күнелләребезнен бер-берсенә нык тартылган булуын икебез дә сизеп торабыз. Тик моны ачыктан-ачык әйтмибез генә Ничегрәк чишәргә сон күңелдәге шул серле төеннәрне9 Беребез алма, беребез хөрмә, дигәндәй, икебез ике дөнья кешеләре Тормыш диңгезендә чайкалып кына калмаска, их. бергә йөзеп китәсе иде! Профессор Дынник имтиханнарны өендә кабул итә икән Институт стенасындагы белдерүләр тактасына аның адресын язып элгәннәр Коридорда мина канцелярия хезмәткәре Лида ханым очрады, сәламәтлегем турында сорашты. Институтта нибары 150 ләп кенә студент булгач, алар барысын да белеп торалар, күрешкәндә, үз итеп исемнәребез белән генә дәшәләр. —Барырга ашыкма. Эдип.—диде Лида ханым.—анда яулары белән киттеләр. Бераз узгач, ул артына борылып, тагы бер киңәш бирде миңа. — Верандасында бозау кадәр эте булыр, син курыкма, студентларга тими ул. Бу сүзләрне ишеткәч, кинәт көлеп җибәрдем: —Ә зачетканы күрсәтергәме эткә? Ул да көлә-көлә китеп барды. Күбебез Дынникның исемен-отчествосын да белми идек Лекцияләр вакытында без ана «профессор җәнаплары» дип кенә дәшәбез. Ул шуңа бик канәгать. Адресы буенча, тәвәккәлләп, өенә киттем. Мәскәү елгасы буендагы борынгы йортларның берсендә яши икән. Ишегалдына узганда, ни булмас дип. зачеткамны кулыма тоттым. Бер кырыйдарак, елкылдап торган тюленьгә охшаган эт сузылып ята. Зур башын алгы аякларына салган. Колаклары әрекмән яфрагы сыман, сәлперәеп төшкән. Бу мимылдап торган симез җанвар мине күрүгә соры күзләрен шар итеп ачты да. фоторәсемгә төшергәндәге сыман, аннары кысып куйды. Исәнләшүе булды микән? Танышу шунын белән тәмамланды. Кыю гына звонокка үрелдем. Ишек ачылуга, өстенә озын яшел халат кигән, муенына эре-эре сары гәрәбә төймә таккан, күркәм кыяфәтле профессор җәнаплары күренде. —Ә-ә. студент Маликов та килде.—диде ул. французчага тартым йомшак анкау авазы белән,—әйдәгез, рәхим итегез! Килми торучылар арасыннан мин генә калганмын, күрәсен. шуннан хәтерләгәндер инде фамилиямне дип уйладым. Китаплар белән тулган зур бүлмә аша. анардан да иркенрәк якты залга килеп кердем. Безнең курстан өч студент утыра иде анда: берсе— сокланып, күз төшереп йөрсәм дә. үзенә сүз кушарга кыя алмаган поляк кызы Тереза, чем кара күзле болгар кызы Лилиана һәм чандыр гәүдәле румын егете. Залда борынгы төс. борынгы ис дигәндәй, барысы да музейны хәтерләтә. Алтын җепләр белән чигелгән биек артлы урындыклар, хан заманындагы кин диван, борынгы шкаф башында—сәмруг кош рәсеме төшерелгән зур мәрмәр ваза Ә стеналарны бөек рәссамнарның портретлары, картиналары бизәгән. Болар барысы атаклы галим, профессор Дынниктан—хуҗа хатыннын иреннән калган булырга тиеш. Шулайрак дип ишеткән идем Имтихан дигәне үзара ирекле әнгәмә тәртибендә бара икән Чит ил студентлары русча анлатып бирә алмаган фикерләрен французча җиткерәләр Профессор да шунда ук французча сөйләшеп китә. Мина монда битарафлык күрсәтергә һич ярамый Бирешмәскә кирәк, дип уйладым. Аз гына паузаны файдаланып, бөек якташыбыз Иван Иванович Шишкин турында сүз кузгаттым Бәхеткә каршы, стенада аның «Арыш кыры» һәм «Нарат урманы иртәсе» дигән мәшһүр, һәркем сокланып карын торган картиналары эленеп тора иде Рәссамнын шушы картиналары турында сөйләп киттем Хәтта язылу тарихларын һәм бөек рәссамнын Алабуга шәһәрендәге музеен искә төшердем Бер башлагач. Казан. Татарстан турында бераз мәгълүмат бирдем — Кызыклы бу. кызык бу,—диде профессор елмаеп —О. Казан тарихи шәхесләргә бик бай шәһәр бит ул! Румын егете шунда: —Ә татарлар Себердә яшиме?—дип сорап куйды. —Татарлар Румыниядә дә бар,—дигәч, ул мина гаҗәпләнеп карап торды ...Профессор җәнаплары, беребезне дә аермыйча, барыбызга да «яхшы» билгеләре куеп чыкты Ә «урта»ны. гомумән, берәүгә дә куймый ул. Бодай да ярлы студентны стипендиясез—сукыр бер тиенсез калдырасы килми, күрәсен. Саҗидәгә җиткерәсе бер сөенечем артты Шу на куанып, ул төшкән квартир тарафларына юл тоттым Ләкин звонокка җавап бирүче булмады Шулай итеп, бу көнне без очраша алмадык. Ишек ярыгына язу кисәге кыстырдым да. Переделкинога кайтып киттем. м Саҗидә Мәскәүне үз иткән, йөрисен йөргән, югалып калмаган. Йөзе шат иле. Шундый әсәрләнгән. Тәэсирләре сөйләп бетергесез. Ике көн эчендә ул. Кремль янындагы экскурсия бюросы автобусына утырып, бөтен Мәскәүне әйләнеп чыккан. Күп кенә музейларны, әллә нинди борынгы храмнарны карарга да өлгергән. Алып җыйган китапларын, брошюраларын таратып ташлады. Барысы да тарихи темага. Әткәсенә чи гуле күлмәк, әнкәсенә мамыклы бик матур джемпер, туганнарына тагын төрле бүләкләр сатып алган. —Акча тормый миндә. Әдип.—диде ул. акланган сыман,—и. боларны тутырыр! а чемоданым да юк бит әле... —Әнә, минеке буш,—дидем, аны-моны уйламыйча зына. Чөнки кышкы киемнәремне, төрле вак-төякләрне посылкалар!а төреп җибәргән идем инде. —Ә сез бит кайтканда Казанда төшеп калам, дидегез?! —һмм... —«һмм» шул менә,—диде Саҗидә, мине ирештергән сыман Аннары сүзне икенчегә борып җибәрде —Әй, имтиханыгыз турыңда сорамый да торам Иә. ничек сон.* —Сәнгатьтән «яхшы» алдым Ничек-ничек булганын, хәтта бозау кадәрле эткә зачеткамны күрсәтеп керүем турында да сөйләп бирдем. Саҗидә шатланып көлеп җибәрде -Рәхмәт, булдыргансын. Әдип' Укучым булсагыз—үбәр гнем Урынсыз сүз ычкындырдым, дигәнләи. йөзенә жинелчә алсулык йөгерде анын. Хәтта каушап калгандай итте Хатында язганча. Аскар урга мәктәбендә, имтиханын уңышлы биргән бер баланы коридорда үбеп алуы күз алдыма килде Без хужа апа өендә икәүдән-икәү генә идек Их. мин җебегән, үбәсе. үптерәсе булган бит шунда, дип. бу гурыда әле күп еллар узгач га уйлап йөрдем —Дайте мне, лайте свободу!—дип көйләгәндәй әйтеп куй 1ы Саҗидә, мине ирештергән сыман Нигәдер очына бу кыз дип уйладым - Ирек» турында сүзләр булган иде бит безнен хатларда Анын шундый булуы миңа ошый иде Переделкинога кайчан барабыз’-дип сорадым үзеннән Профессор Реформацкий белән арагызны оз!әч. лиле ул. бәхәскә урын калдырмыйча,—мин сезгә комачауламаска тиеш. Шуна ант итеп килдем. Эле Третьяков галереясендә булмавын да искә төшерде. Әйтәм очына кызыкай, бер сюрпризы бар икән бит: —Беләсезме, Әдип, мин бит «Иван Сусанин»га ике билет таптым,— диде ул, билетларын мина сузып,—Зур театрның администраторы янына кердем. Шушы операны күрер өчен дип, Башкортстан даласыннан килүемне, тарих укытучысы икәнемне әйткәч, өстәл тартмасыннан чыгарды да бирде. «Языкознание»дән имтихан бирәсе көнне институт коридоры шомлы иде. Шиккә калып сөйләшүләр.. —Болай булгач, бүген кәефе шәптән түгел профессорның,— диештеләр курсташларым —Тискәре ягы белән торгандыр... Коридорда аның, кызып-кызып, кем беләндер бик каты әйтешкәнен ишетеп калганнар икән. Төрле чагы була иде Реформацкийнын. Ярты еллыкка имтихан биргәндә икенче курснын күбесен, зачеткаларына билге куймыйча, аудиториядән куып чыгарды. Җавабында ык-мык итә башласа, кулын гына селти студентка. Аннары атна буе артыннан йөртә. Аны эзләп, хәтта Мәскәү университетына барган чаклары да булды, стипендиясез каласы килми бит. «Прокурор»нын килгәнен көтеп, һәммәсе аудитория ишек төбенә җыелган Мин бер читтә, стена буендарак торам Әнә. бәләкәйрәк кенә гәүдәле, кулына зур портфель тоткан—үзе дә килә. Йөзе кызарынган, маңгай тамырлары бүртенгән. Димәк, тузынуы хак. Әллә соң башы авырта микән? Ул мине күрде дә, кинәт туктап калды: —Авырыйсыз дип ишеткән идем... Әйдәгез!—диде, буш кулын алга сузып, артыннан иярергә кушып. Аудиториягә башка берәүне дә чакырмады. Мин пошаманга төштем. Белемем чамалы, байтак кына лекцияләрен калдырдым бит Группалап кергәндә, ичмасам, сорау билетын алгач, баш кашып, уйланып утырырга вакыт була. Әле китапка да күз төшереп аласын. Хәзер мина кара-каршы. күзгә-күз терәп сөйләшергә генә кала Профессор, өстәл янына килеп утыргач, озаклап күзлеген сөртте Портфеленнән ниндидер кәгазьләр, брошюралар тартып чыгарды. Кулына ручкасын алды. Тик шуннан сон гына мина сорау бирде: —Казанга кайчан кайтасыз, иптәш Маликов? «Менә сездән котылгач та...»—дип, аз гына ычкындырмадым. —Бу сонгысы инде,—дип мыгырдандым, башымны иеп. Алдында яткан ак кәгазьгә ул нидер язарга тотынды. Аннары шуны брошюралар белән бергә төреп, мина сузды: —Менә, рәхим итеп, профессор Латыйф Җәләйгә тапшырыгыз әле амәнәтемне! Мин. әлбәттә, унай жил искәнен тоеп, сөенә-сөенә алдым төргәкне. Шунда ук зачеткамны сорап алды ул: —Аванс белән «яхшы» куям сезгә, тизрәк терелегез,—диде, кулымны кысып,— татарларны яхшы беләм мин, алар бурычлы булып калмыйлар.. Хәерле юл телим, Казанга сәлам тапшырыгыз! Әйтегез, керсеннәр. Менә шулай саубуллаштым мин сонгы имтихан белән. Бер елгамы, ике елга булырмы әдәбият институтыннан аерылуым, әллә бөтенләйгәме— анысы минем өчен караңгы. Һәрхәлдә, әдәбият дөньясына сукмагым өзелмәсенә ышана идем. Переделкино Саҗидәгә бик ошады. Электричкадан төшүгә, без бормалы шоссе белән, зират үренә күтәрелә башладык. Сулда әрәмә эченнән саф сулы йөгерек елга ага. Унда, куе агачлыклар арасында, каберлек корылмалары уртасында бәләкәйрәк кенә ак чиркәү күренә —Эшли торган чиркәүме?—дип сорады Сажидә. алтын гөмбәзләргә кунган чәүкәләргә игътибарын юнәлтеп —Ул чан кага башласа, нарат урманнары үрә тора.—лидем Сажидә дәшмичә, бераз уйга калып барды —Мәскәүне карап йөри торгач, югалып калдым әле,—диде аннары, басынкы тавыш белән.—үземнен наданлыгымнан гарьләндем Йә. миннән нинди тарихчы булсын инде?! — Нигә алай дисез? — Китаплардан белү бер. ә тарихны үз күзләрен белән капшап карау бөтенләй башка, һай. русларнын нинди бай тарихлары бар! — Безнеке дә бик бай. ләкин аны ком баскан —Беләсезме нәрсә. Әдип, аспирантурада уку теләге уянды миндә, тарих буенча. Казан. Ленинград архивларында казынасым килә Үземнен институттан китү алдында торуымны искә алып, эчемә шом йөгерде «Бу хыялый кыз белән борчагым пешәр микән?» Кичә минем соңгы имтиханымнан сон. икебез дә сөенә-сөенә ■■Иван Сусанин»ны барып карадык. Әкиятләрдәге патша сарайлары сыман бизәлгән мәһабәт бина эченә аяк баскач. Сажидә бер дә югалып калмады Гардеробта торучы ак чәчле карчыктан шунда ук бинокль сорап аллы. 1еатр альбомнары белән тулган киоск янына сугылырга да өлгерде Үзе белән мине дә әйди. Сылу гәүдәсен бизәп торган чәчәкле күлмәге, Мәскәүгә килгәч алып кигән биек үкчәле туфлие бик килешеп тора үзенә «Кычыткан чыпчыгы» димәссен бер дә. Ә операны тын да алмыйча тынладык. Икебезгә бер бинокль - кулдан-кулга күчеп йөрде Шул кичәге тәэсирләре әле бүген дә сүрелмәгән икән: —«Иван Сусанин»ны карау бәхетенә дә ирештем,—дип куйды Сажидә, тирән канәгатьләнү белән,—нинди гажәсп картиналар' Ә артистлар уены, ә музыкасы! Ну. прямо, күккә ашасы килә —Халыкчанлык шул буладыр инде,—дип куәтләргә тырыштым мин аны,—ә сюжеты нинди гади Бер гади авыл крестьяны, юл күрсәтмәкче булып, поляк баскынчыларын сазлыкка илтеп кертә бит. ryi.ni жирен KOI кару өчен, шунда үзе һәлак була, жәзалап үтерелә Герой язмышы ил язмышы белән үрелеп бара! —Безнең тарихыбызда да аз түгел андый мисаллар.—дип куйды Сажидә,—ник яңгырамый берсе дә?! Бу авыр сорауга икебез дә ачык кына жавап бирә алмас идек, мөгаен. Персделкинодагы һәр урам язучылар исемен йөртә Лермонтовтан. Гогольдән башлап. Горький. Серафимович. 1ренев. Погодин. Вишневский ларга кадәр Язучылар шәһәрчегенә 1934 елда нигез салына Я|ъни. язучыларның беренче Бөтенсоюз съезды булган елны Дачалар төзү өчен хөкүмәт ин әйбәт җирләрне, наратлыкларны бүлеп бирә Бар һәм булачак классиклар, кулларына балта, пычкы тотып, үзләре лә ипли шунда Мин үзем белгәннәрне Саҗидәгә сөйләп барам Ул һәр таныш фам и ишне ишеткән саен. -Их!» дигән сыман аваз чыгарып, кулын күкрәгенә кигерә —Әйдәгез, карап йөрик әле Вакыт тештән сон иде Кояш кыздырыпмы-кыздыра. Жилнен әсәре дә юк Бодрә каеннар, зифа буйлы яшел наратлар рәхәткә талып, йокымсырап утыралар шикелле. Анын караны, без яшәгән Тренев дачасы алдында тыныч түгел. Волейбол мәйданы шау-гөр килен тора Уенчылар спорт трусигыннан гына калып, дөньяларын онытып, туп сугалар һәммәсе бакыр сыман булып, кояшта кызынырга өлгергән -Каян килгән бу шау-шулы халык?—лип сорады Сажидә. бераз гаҗәпләнеп.— әллә берәр ярышмы9 — Булачак классиклар инде. Безмен студентлар - дим мин көлен, им Iиханга «әзерләнәләр» Ә анда. Фадеев дачасыннан арырак, урман буендагы аланда икенче бер төркем кычкырыша-шаулаша туп тибә, футбол уйный. — Мина таныш дөнья.—диде дә, елмаеп куйды Сажидә.—их. студент чакларымны сагынам хәзер. Жәйге имтиханнар житсә, мин дә Агыйдел буеннан кайтмый идем. Агыйделне инләп-буйлап. йөзәсең үрдәккәем, диләрме әле. Ә сез йөзәргә яратасызмы. Әдип? —Татар бугазында гына йөзгәнем бар,—дидем көлемсерәп,—анда да хәрби өйрәнүләр вакытында гына. Тозлы су батырмый. Тик акулалар күп анда. — Юк, кирәкми андый урында,—диде Сажидә. кинәт җиңемнән тотып Үзенең ялгыш хәрәкәтеннән йөзе алсуланып куйды. Төне буе төрле классикларны укып, гыйбрәтләр, образлар, античный дөнья әкиятләре белән саташып, башлары тубалдай булган студентлар, балаларча азартка кергәннәр, тән язалар, тузаннарын коялар. Берсе, зур каен күләгәсендә шакмаклы одеалын жәеп ятканы, кинәт сикереп торды да, чирәмдә тәкмәрлек ата башлады, ниндидер ят тавыш белән «улап» жибәрде. Сажидә сагаеп калды: -Нишли у-у-ул? —Безнен курс студенты Абдижәмил Нурпеисов бу. «Кан һәм тир» дигән романының беренче китабын тәмамлаган. Шул шатлыгы исенә төшкәндер, мөгаен. Киңчә йөзле, зур гына авызлы, чем-кара чәчле казакъ егетенә таба ымсынып куйгандай итте Сажидә, соклануын белдерде. —Бик бәхетле кеше! Студент халкы кайнар була. Бигрәк тә ижат эше белән «авырган»нар. Алар макташырга да юмартлар, кайнарланып, бәхәскә керергә дә. үз принципларын яклар өчен якалашырга да әзерләр. Бу. мөгаен, үткәннәрдән киләдер. Сөйлиләр бит әле. без укып йөргән Герцен йортында, ягъни хәзерге әдәбият институтының подвалында элек «Илһам» кафесе булган. Блоклар. Есениннар. Маяковскийлар заманында, кайнар бәхәсләрдән сон. урындыклар оча торган булган, имеш. Каршыбызда Рәми Гарипов пәйда булганын сизми дә калдык, һаман елмаюын белә. Йөрәгемдә ут янса да елмаям мин. дигәне бар аның. Сонгы вакытга безнен дача тирәсендә бик күренмәде ул. Әллә берәр үпкә саклый микән, дип тә уйлаган идем. Юк. анысын сиздерми. Ләкин каушаганлыгы йөзенә чыккан. —Исәнмеһегез!—диде дә, уңайсызланып, башын түбән иде егет. Сажидә шунда ук нидер сизенеп, «танып» алды үзен: —Рәми дип беләм,—диде шатланып,—менә ниндәй икән һин! Егетнең йөзе кып-кызыл булды. — Кызарма, кызарма!—диде Сажидә. аны тынычландырып,— шигырьләрен бик ошады мина, рәхмәт! —Үзегезгә рәхмәт инде... Мин. берни аңламыйча, аптырап калдым Кай арада танышып өлгергәннәр әле? Яшереп тормады Рәми, оялып кына анлатып бирде: — Мәхәббәт шигырьләрен ебәргәйнем Сажидә апайга Һезгә әйтмәй генә.. Гафу итегез инде, Әдип агай! Менә нидә икән хикмәт. Монда мин үзем «гаепле» инде. Саҗидәнең хатлары эзсез калмаган, димәк. «Апай бик тә шигъри күңелле икән»,— дигән иде лә Рәми. Шунда ук ул безгә үзенең тагын бер серен ачты: — Шигырьләремне мин. подстрочник яһап. үзебезден поэзия семинары етәксеһенә биргәйнем башта.—диде. —Ә кем сон җитәкчегез?—дип сорады Сажидә. —Шагыйрь Михаил Светлов. —О. менә ничек! Ә ул ни диде сон? —һүззә-һүз тәрҗемәлә лирик хис. моң югала тине. Берәр башкорт шагыйрәһенә укытып карарга киңәш бирде. Мин шагыйрә түгел бит, балакаем „ — Ьулмаһа ни,—дип көлеп җибәрде Рәми, тагы кызарына төшеп.— бер булырһыгыз әле Без ул көнне Сажидә белән кичкә кадәр диярлек Передел киноның тын почмакларында. саф һавалы, хуш исле наратлыклар арасында йөрдек Без берберебезгә чит-ят түгел идек. Ни әйтсән дә. якташлар, хәтта авылдашлар бит әле Ниндидер якынлык, туганлык хисләре өстенлек ала башлаган. Мин ана үземнсн укучыма, сенелемә караган кебегрәк карый илем. Телем бер чишелсә, күбрәк сөйләшеп ташлый торган гадәтем бар Ул да, әткәсе сыман, бик ачык күнелле Моны инде анын хатларыннан ук белә идем. — Мин бар булганымны язып бетердем бугай инде.—диде Сажидә. уйларымны сизгәндәй,—сөйләгез әле институт тормышы турында” Мин аңа сөйләдем Александр Твардовский кичәсеннән алган тәэсирләрем. Илья Эренбург, Александр Фадеев. Константин Симонов белән очрашуларыбыз турында сөйләдем. Симонов фамилиясен ишетүгә. Сажидә анын «Жди меня, и я вернусь» дигән халыкка кин таралган шигырен хәтеренә төшерә башлады: Жди меня, и я вернусь. Всем смертям назло. Кто не ждал меня, тот пусть Скажет—повезло. — Ожиданием своим Ты спасла меня Бу шигырьне без сугыш башланган дәһшәтле елда, солдатлар белән җыйнаулашып, үзәк гәзиттән укыган идек Шуннан бирле һәрвакыт күңелдә йөри «Вставай, страна огромная •• дигән жыр шикелле, тетрәндерерлек көче бар анын. Инде менә ун ел узгач, институт кичәсендә Симоновның үз авызыннан ишеттек шуны. Үз яшенә караганда бер ун яшькә алы күренде ул безгә. Авторнын «р» авазын бераз йотып, сакау итеп әйтүе дә. шигырен, артык көйләмичә, юнык һәмталгын тавыш белән укуы да— барысы да яратып кабул ителде Бик каты кул чапкан идек —Симоновның үзеннән ким укымыйсын, Сажидә,—дидем, шул үткәннәрне искә төшереп,— бу бер дә комплемент түгел Мин бит институт конкурсында ул шигырьне укып, беренче урынны алдым' Анын шулай мактау сүзен, бер дә кыланмыйча, гади генә кабул итүе, миңа калса, бик табигый чыкты Бәйрәм демонстрациясе вакытында. Мавзолей канатында торган боек юлбашчының ничек кинәт «югалуы» һәм төтене генә чыгып торуы турында сөйли башлагач: - Ничек, ничек?!—дип. Сажидә бөтенләй жанланып китте Бу турыда мин хатыма язмаган идем Хәзер барысын ла түкми-чәчми, сөи ләп бирдем —Ләкин Сталинның үзен күргәч, бөтенесе бик гадигә әйләнеп калды,— дидем,—кинода күргән артист сыманрак тоелды —Әллә «двойнигы» булды микән? Юк. алай булмас, сугыш вакыты түгел бит хәзер Чын юлбашчыны күргән булуымны бик тели иде шикелле Сажидә Без тулай торакка кайтып кергәндә, ашханә буфеты ябылган иле инде Мин яшәгән бүлмә ишеге каршына килеп баскач. Сажидә кыюсызланып, икеләнеп калды Ләкин озакка түгел \һккәүдәге квартирына инде кайтып булмасын белә иде ул Без ишектән кергәндә, бүлмәдә берәү лә юк иле Өстәлдә—ике тәлинкә тары боткасы, колбаса кисәкләре, ипи. ике стакан сөт Дусларым, мендәрләрен алып, күрше бүлмәгә чыгып тайганнар, агач стена аша аларның сөйләшкән, көлешкән тавышлары гына ишетелеп кала. Студент табынына Мәскәү күчтәнәчләре өстәлде. Бүлмәдәшем Жора нидер оныткан булып, тиз генә безнен янга кереп чыкты. Кыстасак та утырмады. Бераздан, бүлмә аша: «О, сары чәчле кызга мин гашыйк!»— дигән сүзләре ишетелеп калды. Кичке аштан сон, Сажидә савытларны юу хәстәрен күрә башлады. Без икәүләп, аскы каттагы юынгычка төшеп киттек. Кавказ егетләре, үз бүлмәләрендә, дөньяларын онытып, шау-гөр килеп сөйләшеп утыралар. Хатын-кыз тавышлары да ишетелеп куя. Гел күнел ачып яшәүдән ничек туймыйлар диген! Кайчан хәзерләнәләрдер имтиханнарына. Бүлмәгә кергәч, Сажидә, арыган кыяфәттә, ике кулын иягенә куеп, уйга калды Киң итеп ачылган тәрәзәдән волейбол мәйданы ягына күз салды. Анда хәзер тынып калган Караңгылык эченнән ниндидер серле шәүләләр генә күренеп кала. Кайдадыр еракта, бер ир затынын монлы итеп җырлаганы ишетелә Әйе, Переделкинода туган жыр ул. «Ялгыз гармун». Сүзләрен Михаил Исаковский язган. —Минем бүген йоклыйсым килми,—диде Сажидә, басынкы тавыш белән,—ә сез йоклагыз, Әдип, сезгә режим сакларга кирәк. Каигыртучанлык тойгысы белән әйтелгән бу сүзләрне миңа карата ирония билгесе дип тә аяларга мөмкин иде. Авыл аулак өйләрендәге шикелле, кочаклашып ятарга гына кирәктер дә бәлки. Юк. ярамый да, булмый да ул миннән Безнен эшләр бик житди. Киләчәккә төбәлгән. Арабыздагы тирән барьер әле алынмаган. Мин ана үз койкамны тәкъдим иттем. Сажидә рәхмәт әйтеп, моңа риза булды Үзем, баш астына одеал салып, стенага карап, Жора Гагиев койкасына бөгәрләндем. Бик арылган икән. «Икебезгә бер мендәр калдырганнар, шайтаннар», дип уйлап куйдым йокыга китәр алдыннан. Төнлә уянып, Сажидә ягына күз салдым. Үзенчә пәрдә корып, урындык артына күлмәген элеп куйган булган. Салмак, тыныч кына сулаганы ишетелә. Янында ышанычлы иптәш барын тоеп, сабыйларча, шулай гамьсез генә йоклап ятуы күңелемә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. Мәскәүдән китәсе көнне без роза чәчәкләре сатып алдык. Пушкин мәйданына бөек шагыйрь белән саубуллашырга бардык. Ерак юлга чыгар алдыннан, шушы изге урында утырып, нидер әйтәсе, теләк телисе килә. Сажидә иреннәрен сизелерсизелмәс кенә кыймылдатып, шигырь пышылдый, ахры. Пушкин шигырьләрен, әлбәттә. Монда бер без генә түгел, илебезнең төрле якларыннан килгән кешеләр күренә. Укалы түбәтәй кигәннәре дә, «аэродром» кадәр баш киеменнән йөргәннәре дә бар... Уйга бирелеп, моңаеп калган Сажидә кулындагы чәчәкләрен Пушкин һәйкәле янына илтеп куйды. Без анда тып-тын гына басып торганнан сон, Тверь бульвары буйлап әдәбият институты ягына юл тоттык. Сажидә шунда әйтеп ташлады: — Боже мой, хәзерге татар шагыйрьләреннән кемне генә беләм сон мин?! Юк бугай... Аны акларлык та, аяларлык та иде. Җиденче класстан сон, урта мәктәпне ул рус телендә тәмамлый. Аннары ике ел рус теле укытучысы булып эшли. Уфа педагогия институтында тагын русча уку Хәзер башкорт ягында яши. Хатларын да мина башта гел русча язды. Ахырга таба татар, башкорт телләрен бутап, туган телгә күчә башлады —Татар шагыйрьләрен дә укырсыз әле башыгызга төшсә,—дидем мин ана көлеп. Сажидә мона каршы сорау белән жавап бирде: —Һм, шулай ук булыр микән? ■ Без вагонга кергәндә, икебезгә бер чемодан иде Әтигә Чүгәчәк шәһәреннән ияреп кайткан борынгы (тарихи) чемодандагы әйберләрнең күбесе Сахиләнеке Кинәшә торгач, без шундый фикергә килдек йомышларымны үтәү өчен мин Казанда төшеп калачакмын Ә чемодан Саҗидә белән китә Оркыялы стансасында каршы алсыннар өчен, ул әткәсенә телеграмма сукты Мин кайтып җиткәч тә. Тәтешледә очрашырга сүз куештык Әле шуннан башка кычкырып әйтердәй уй-ниятләребез юк иде Дулкынлануын яшерергә тырышып кына. Саҗидә беренче мәртәбә мина «син» дип дәште Шунысы хак. икебез икс якка аерылып китмибез Бер поездга утырдык Мин Казанда озак тормаска вәгъдә иттем Профессор Латыйф Җәләйне һәм шагыйрь Гали Хуҗины күрәсем бар. дидем Хәерле юлга! Язмыш кочагына иде ел солдат ләмкәсен тартканнан сон, кемнен студент булып аласы килмәс Уку бик тә тансык, шундый сагынылган иде Җитмәсә, Мәскәү ВУЗы, илдәге бердәнбер әдәбият институты ләкин ике елдан сон язмыш мина арты белән борылыр дип кем уйлаган’’ Барлык хыялларым чәлпәрәмә килде «Табигать кочагына, урманга китегез,—диделәр врачлар,— нерваларыгыз ял итсен Хәтта урманчы булып эшкә керсәгез дә ярый •> Киңәш бирүе ансат. Хәзер кая барып сугылыр!а ’ 1951 елнын җәендә мин Казанга шундый авыр уйлар белән кайтып төштем Дөресрәге, «-сугылырга» гына булдым Өметләрем, хыялларым Саҗидә утырган поезд белән китеп барды. Шул ук узган елгы 12 номерлы Мәскәү-Свсрдловск поезды. Туры килүен әйт тә куй Аякларым Матбугат йортына тартып китерде Язучылар Союзына кермәскә уйладым Уңайсыз да. бераз оят та шикелле. «Өметебезне акламадың»,—дип әйтмәсәләр дә, шулай уйлаулары бик мөмкин «Яшь сталинчы» редакциясенә кереп, туп-туры редактор кабинетына уздым Мине туктатучы да. «Ни йомыш?»—дип сораучы да булмады Күз алдымда фәкать Гали абый гына. Атаклы «Россия» поэмасы, Салих Сәйдәшев музыка язган «Халисә» жырынын авторы, утлар-сулар кичкән солдат, яшьләрне үз игүче бик кече күңелле кеше Ул, мәһабәт гәүдәсен турайтып, өстәл артыннан чыкты, гаҗәеп бер җылылык белән көлә-көлә исәнләште —Ялга кайттыңмы, Әдип? Әйдә, утыр әле — Мөгаен, бөтенләйгә булыр,—дидем мин. бераз шөбһәләнеп - «табигать кочагында» яшәргә кинәш итәләр Тавышымда өметсезлек билгесе сизеп, ахры. Гали абын тынып калды. Ул өстәл янына килде дә. күзләрен чекерәйтеп, юеш гранкалар өстенә иелде. Ниләрдер төзәткәләп газетага кул куйгач, миннән сорады —Әйберләрең, чемоданын мондамы’ Безгә кайтырбыз —Поездда китте, туган ягыма,—дигән җавапны ишетүгә. Гали Хуҗи каядыр почмакка сәер генә карап әйтте: —Шаяртасын?! -Юк. шаяртмыйм. Гали абый, чемоданымны сары чәчле бер кызга биреп җибәрдем —Кайгасынны ишеткән идем.—диде ул. һәм кинәт сорап куйды - Өйдә кемнәрен бар'.’ «Кемнәрен» сүзен мин «Таяныр кемен» мәгънәсендә аңладым һәм сорауга ачыкган-ачык җавап бирдем ' —Әти карт белән әни карчык Яннарында шар күзле. тамакка таза биш малай һәм тагын ике кыз Җ —Син сигезенче «бала» буласын,—диде Гали абый, күзлек пыяласын сөртәсөртә,—карале, алай ярамый бит инде. Уйлашыйк әле.. Гали Хуҗиның кеше язмышы турында борчылып, хәсрәткә төшкән, кара кайгыга калган чагын күрү мине хәтга тетрәндереп җибәрде. Ил язмышы белән яшәгән кеше, күрәсең, аерым шәхесләргә карата да битараф кала алмый. Бераз уйланганнан соң, ул мина тәкъдимен әйтте: — Ике урында хәбәрчеләр кусты оештырабыз. Бөгелмәдә һәм Минзәләдә. Мәсьәлә обкомда хәл ителгән. Кайсын сайлыйсын? Мин уйга калдым. Маңгаемнан бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты Бу хәлемдә хәтга биш юллык хәбәр дә яза алмаячагым турында әйтергәме, юкмы? Әйтмәсән алдау була. Түкми-чәчми, барысын да сөйләп бирдем Диагнозы куелган медицина справкасын күрсәттем: «Үзәк нерв системасының ялыгуы». Латинча тагын ниләрдер язылган. — Редакция җилкәсендә яшәп булмас, Гали абый. Бигрәк тә сезгә аркаланып. Куандыра алмам... Ул кабинет буйлап йөренеп алды. Үзен бераз тынычландыргач әйтте: —Кәнфитләнү килешми безгә, аңлыйсынмы? Без—солдатлар. Гали абый аннары көлемсерәп аягымдагы киндер туфлиләргә күз төшерде, иң гали материалдан тегелгән пиджагымның кайтармасын күзенә терәп, костюмны мактаган булды: — Ничего бу. малай. Туйга киярлек... Йә. нишлибез сон? Гали Хужи Минзәлә якларын, ямьле Ык буйларын мактарга тотынды. Үз йөзен тапкан, илебезнең төрле почмакларын урап чыккан Минзәлә татар дәүләт күчмә театры турында сүз кузгатты. Анын баш режиссеры гына да ни тора, диде. Сабир Өметбаев—чын мәгънәсендә иҗат кешесе Аннары, син анда баргач, педучилищенын тел-әдәбият укытучысы Мөхәммәт абый Гарифуллин белән таныш Ихлас күңелле бик һәйбәт фикердәш... Гали абый тагын Минзәләдә авыл хужалыгы техникумы. Фельдшср- акушерлар курслары, русча һәм татарча ике урта мәктәп барлыгын әйтте. Мин күңелемнән Саҗидә турында кайгыртып куйдым. Кушыла-нитә калсак, янәсе, аңа тарих сәгатьләре табылмый калмас әле. Ике телне дә яхшы белә бит. Русчасы хәтга шәбрәк тә. Баштарак русча язган хатлары буенча да чамалыйм моны. Ах, бу хыял дигәнең! Чынга ашар микән ул? Әллә өйләнү дигәнен сөйләнү генә булып калырмы? Серләр килешердәй үз тиңеңне табу бик зур бәхеттер ул. Ул бит яна дөньяга ишек ачып керү белән бер булырга тиеш. Районыбызга кайту белән, күзне йомып, сүз кушарга шул кызыкайга... Редактор Минзәләнең тагын кайбер «сер»ләрен ачып салды: —Ә сырасы Казанныкыннан шәбрәк, малай,—диде мөлаем генә елмаеп,— ликер-аракы заводында балык ысландыру цехы да бар. Безнең Галимҗан аннан сирәк-мирәк күчтәнәчләр алып кайткалый. «Дирбия»ле балык турында сүз чыккач, Гали абый да, мин дә төкерекләребезне йотып куйдык. Шунысын да белдем: Галимжан Сәгыйдул-лин газетада авыл хужалыгы бүлеген алып бара, бераз драматург та икән. Минзәлә районында туып үскән кеше. Театры белән элемтәдә тора. Минзәлә авыл хужалыгы районы булгач, димәк, мина күбрәк анын белән эш итәргә туры киләчәк. Ахыр чиктә Гали Хужи мине Минзәлә төбәгенә—«табигать кочагына» китәргә ризалаштырды. Үзе аннары, «хәзер керәм» дип, каядыр чыгып китте. Киемнәремә игътибар бирде. Әдәбият институтына япон гәләфиен- нән, каты кирза итектән китүемне хәтереннән чыгармаган, күрәсен. Гали Хужи ул чагында Буада яши, «Кызыл Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли иде. Ул Казанга килгәндә, без анын белән вакыт- вакыт очрашкалый идек. Редактор ниндидер кәгазьләр тотып кереп тә җитте. Җитди, эшлекле кыяфәт белән сүз башлады: “Безнен егетләр сине нефть чирәменә кодаламакчы,—диде ул. бераз икеләнә төшеп —Дөрес сөили алар. Ул яктан безгә материаллар тамчылап кына килә Ярын, бая уйлаганча килештек. Әлмәт шәһәре аякка баса башлагач та. сине шунда күчерербез. Менә сине эшкә алу турында приказ. Монысы шәһәр советына, квартир мәсьәләсендә Борчылма, барысын да рәтләрбез Ул минем беләгемнән кысып, үзенә генә хас якты, эчкерсез бер елмаю белән елмаеп куйды —Чемоданыңны кайдадыр куып житәрсен бит инде Теге сары чәчле кызга бездән сәлам әйт Ничего, рәтләнер, малай. Дөнья ул «...Бездән дә бәхетле кем бар бу дөньяда!» Мин Аксәеткә. Гали Хуҗи шул «ничего бу* дигән костюмнан, кулыма портфель тотып, жинелчә генә кайтып кердем. Ике кхл биреп аркабыздан сөешеп исәнләшкәч, әни гаҗәпсенеп бераз күзләремә карап торды: — И. Ходаем, әллә урлаттыңмы чамаданынны?!—диде ул аннары, аңына килгәндәй (юлда әйбер урлатуның әчесен татыганы бар бит) Мин бер дә исем китмәгәндәй, портфельдәге бүләкләрне өләшә башладым әни белән Лена сеңелемә зәңгәр крепдешин яулыклар (боларын Саҗидә сайлашты), әтигә чырттап ябыла торган күн пыртманник. ә малайларга— кемгә пистолет, пәке, кайсына резин туп. буяулы китаплар Гадәттәгечә, маңгай тирен сөртә-сөртә. әти кайтып керле Көлемсерәп, шат күнел белән күрешкәннән сон. серле генә карап куйды мина: —Сөләйманов телефонга чакырган.—диде авызын тәмләп,— Саҗидәнең исәнсау кайтып җиткәнен хәбәр итте Чемоданын аңарда икән. Алар, күрәсең, хәбәрләшеп кенә калмаганнар, төбенә тоз коеп сөйләшкән булырга тиешләр Чемодан эчендәге безнен әйберләрнең аралашып бетүе турында да әйтми калмагандыр Гаделша абый Шулай тоела әтинең күз карашыннан Ул. ниндидер зур янадык алдында торган сыман, дулкынланып түргә узды Миннән бер жавап көтте. Ә минем әйтер сүз юк иде Чөнки өйләнешү турында Саҗидә белән ике арада килешү булмаган, аны җаныбызда гына тоя идек әле Ана кеше сиземләми каламы соң! Балалар Мәскәү бүләкләре белән мактанышырга урамга чыгып сибелүгә, әни мине «тотарга* уйлады, ахры — Кичә түбән оч Салихәггәй килеп утырды.—диде, сүзне башкага борган сыман, —и. кызы Әминәсен мактый, «безнен Әдип белән Әминә бигрәк парлар» дигән була Бер самавыр чәйне эчеп бетергәнче теленнән төшмәле шул сүзләр — Булмастайны сүләмә-сәнә-ә!—диде әти кырт кисеп — Ния. бүген Әдипнең кайтасын белеп килгән ул. безне кунакка чакырып китте Тәки сүземне әйттерде әни — Мина бүген үк Тәтешлеге китәргә кирәк,—дидем, сүзне озынга сузмаска тырышып.-мин хәзер юлда исәпләнәм. кулымда приказ бар — Приказ?! Нмндәй приказ? —Тагын армиягә алалармы әллә. Ходаем.’ Әти лә. әни дә. гаҗәпкә калып, тынып тордылар Мин аларг i VK\ буенча институттан академик ял алуымны ла. Минзәләгә корреспондент булып эшкә китәргә тиешлегемне дә аңлатып бирдем ’ —Чемоданны ла барып алырга кирәк,—дип өстәлем Калганын әйтеп бетермәдем -Әллә сон Тәтешлегә бергә барыйкмы’ -диде әти. кинәт дәртләнеп.— Сөләйманов та ым какты телефоннан Шул сүзләрне ишетүгә, әни «лып* итеп, сәкегә утырды: — Кара, кара боларны! Миннән башка гына... Кинәт яшь аралаш елмаеп куйды ул Утыз яшькә җитеп тә өйләнмичә йөргән улының тормышында бүген кискен борылыш буласын күңеленнән тоя иде әни. әлбәттә. Күп сүзле Салихәтгәй янадан килеп җиткәнче дип, мин Марс энемнен (үзе Владивосток янында дингез флотында хезмәт итә) велосипедына атланып, Тәтешлегә китү ягын карадым Әти дә, әни дә моңа каршы килмәделәр. Киресенчә, җиңел сулап куйдылар шикелле. Мин «сәпит»не «җитәкләп» урамга чыгуга, алар парлап тәрәзәдән башларын тыктылар: —Сөләймановларга сәлам әйтә тор!—диде әти, тамагын кырып. Әни дә сүзсез калмады: — Берүк кенә сакланып йөр, бәла-казага эләгә күрмә! Мин тизрәк чемоданымны «куып» җитәргә тиеш идем Кайчандыр Саҗидәне өч көн укытып калган Түбән Тәтешледә, бер танышымда велосипедымны калдырдым да, тау итәгендәге бормалы сукмак буйлап, Сөләймановлар өенә юл тоттым. Саҗидә минем килгәнемне ерактан ук күреп, тыкрык башына чыгып торган. Сагынышырга да өлгергәнбез, күрәсең, тизрәк бер-беребезнең каршына ашыктык, кул бирештек. — Безне күзәтәләр,—дип куйды Саҗидә, ишегалдындагы биек күтәрмә ягына ымлап,—телеграмманы алуга Биби апа да килеп җиткән... Гаделша абыйнын сенлесе ул Мин аны Аксәеттә чагында ук беләм Кәҗә сакаллы, авызыннан «хуш ис» өзелмәгән фельдшер дядя Ванычның ярдәмчесе булып эшләде. Әнине бик хөрмәт итә иде. Хәзер ул шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмири туган авылда, Бүл-Кайпанда бер ялгызы яши Белмәгәне, күрмәгәне юк, күрәзәче белән бер. Авылнын атаклы кендек әбисе. Бәетләр дә чыгара, Коръәнне дә су урынына эчә, лиләр... -Ни ди сон Биби апа? —Чемоданны ачып җибәрүгә үк, «боларнын эшләре төгәлләнгән» дип. йөземне кызартты Кая керер тишек тапмадым. Әнкәй дә аптырап калды. Моменттан файдаланып, шунда мин ныклы сүземне әйтергә булдым: — Минзәләгә китәбезме, Саҗидә? Менә приказ. Редактор Гали Хуҗи сәлам әйтте сиңа. —Алай куркытмале. Әдип,—диде Саҗидә җитдиләнеп,—ашыкмыйк. Без бит бер-беребезне бик аз беләбез. Әнкәй дә риза булмас... «Юк, булмый!»—дип кистереп әйтмәде ул. Типография хәрефләре белән маңгаена «Яшь сталинчы» дип язылган приказ бланкасын кулында әйләндергәләп торганнан сон, көлемсерәп куйды: —Моны әткәй күрсә, «буйсынырга кирәк, кызым»,—дияр инде... — Биби апа да каршы килмәс дип уйлыйм... Ул кичне мин Сөләймановлар өендә озак тормадым. Бер тустаган чәй эчтем дә, зурлап сөйләшүне икенче көнгә калдырып, энем велосипедында кайтыр юлга чыктым. Калган ягын укучы сизеп торадыр. Туганлашырга тиешле ике зур гаилә (Сөләймановлар—тугыз җан) арасында әллә ни каршылык чыкмады «Әллә ни» дигәне шул: — Кызымны туйсыз бирмим, Малик абый,—диде Саҗидәнең әнкәсе Галимә апа, икенче көнне мина таяныч булып килгән әтигә төбәлеп,— икесе дә берәр ел эшләсеннәр әле. Биреп җибәрергә мендәрем дә юк ичмасам... Кая ул кыз бирү! Бер караганда Галимә апа хаклы иде: ике йортта да ярлылык күзгә бәрелеп тора Балалар өстендә—олырагыннан калган ямаулы иске-москы киемнәр, аяклары ялангач диярлек. Өйдә күз кызыгырдай затлы әйберләр калмаган Барысын да сугыш йоткан. Өстәвенә, Саҗидәнең кышкы яна пальтосы, язгы-көзге киемнәре, башка кирәк-яраклары Аскардагы күршеләрендә торып калган Анын әле отпуск акчасы да «очып* беткән булырга тиеш Туганнарына бүләкләр жыиды бит Ә мина җәйге каникул өчен стипендия биреп тә тормадылар. Әтиләрнен барлы-юклы пенсиясенә ничек кунак җыеп, туй ясап ятасын инде Уйларымны Гаделша абый бүлдерде. — Галимә, тынла әле мине.—диде ул. кыза төшеп,—килгәндә мендәрен бариемы сон синен'.’ Икебезгә менә шушы дүрт эшче куллар иде. Башлары, кулаяклары исән булсын балаларның. —И. алтын сүз әйтген. абзыкай,—диде Биби апа. тын да алырга ирек бирмичә.—әйдә, үзләре риза булгач Ә әти. янәшәсендә утырган кола булачак кешене кочаклап ук алды: — И-и-и, Сөләйманов. бергә булаек әле! Гомергә! —Шулай язсын, Гарифуллин, шулай гына язсын' Без бит Ни бит Бездән дә бай, бездән дә бәхетле кем бар бу дөньяда! Мин бит әнкәгезне, сезне ятим итмәс өчен исән калдым сугышта, балалар' Язмыштан узмыш бар ул Өстәл башында ике тарихи карт утыра Чәчләре ап-ак. йөзләре җыерчык белән тулган Кул аркаларында кан тамырлары бүртеп, кабарып тора. Башларыннан күпме хәсрәтләр, авырлыклар кичкән дөнья картлары, изге картлар Алар бөтен гомерләрен халык өчен багышлаганнар. Тормышка рәнҗемиләр үзләре, булганына канәгатьләр. Өмет канатында очалар Берсе—хезмәт, икенчесе—сугыш инвалиды Алмашка кияргә күлмәкләре дә юк дияр идем. Саҗидә әткәсенә Мәскәүдән хаки төсендәге ярым хәрби күлмәк алып кайтты бүләккә Сөендереп, бәхилләтеп яшисе иде бит шул сабый күңелле җаннарны! Күнеле тулып ташкан Галимә апа эш бүлмәсе ягына чыгып китте Әти ин яраткан җыры—«И. мөкатдәс, моңлы сазым. *ны сузарга ниятләде. Аны гаҗәеп матур бәрхет тавыш белән Сөләйманов күтәреп алды «Уйналын син ник бик а-а-аз? Син сызасын, мин сүнәме-е-н*. —Сүнмибез әле. Гарифуллин кода,—диде Гаделша абый, теленнән очкан «кода» сүзен тотып кадалмыйча,—әле безме без Яулыгын бу юлы ни өчендер иягенә төшереп бәйләгән Галимә апа (әллә «әби» булырга җыенамы) өстәлгә тавык ите китереп куйды — Кода булырга иртә әле!—диде ул үзсүзлеләнеп Өстәл артыннан кузгалып, әтине озатуга, өйдәгеләр каядыр чыгып киттеләр Без Саҗидә белән икәүдән-икәү генә калдык Бераз сөйләшеп утыргач, мин тоттым да кистереп әйттем —Тимерне кызуында сук. диләр. ЗАГС йорты ерактамы. Саҗидә’’ —Урам аша гына Шаһитлар тиз табылды Авыл советы секретаре Саҗидәдән —Кем фамилиясен аласыз?—дип сорады Мин ык-мык итеп калдым Саҗидә мина сораулы караш ташлады да —Сөләйманова,—дип әйтеп салды һәм гомерлеккә шулай булып калды да Кул куешканнан сон. шунда беренче тапкыр үбештек тә Саҗидә, мәктәптән азат итүләрен сорап. Әбҗәлил РОНОсына гариза язып җибәрде, телеграмма да сукты Өч көннән сон Аксәеттә, матур хыялларга бай безнен кечкенә өебездә мәҗлес сыман нәрсә җыеп алдык Туй түгел иде бу Кода- колагыйлар. килен белән кияүдән башка, тагын Биби апа бар иде Кулларына болын чәчәкләре тотып, туганнарым кайтып керде Кара, кызыл карагат (карлыган), җир җиләге лә җыярга өлгергәннәр Өй эченә болын исе. Эри буе әрәмәләренен хуш исе таралды Беренче букет җиңгәләре кулына күчте —Җингәшәй!—дип. биленнән кочаклап ук алды Саҗидәне, алгы тешләре коелган, оялуны белми торган жиде яшьлек энем Одер. Чәчәкләргә бик сөенде Саҗидә. Чәчәкләрдән дә бигрәк, туганнарымның балкып, елмаеп, үз итеп торуларына куанып бетә ачмады ул: — Ничаклы байлык бу өйдә!—дип. керфек очындагы яшен сөртеп алды. Әни белән Галимә апа. әке-чөке килеп, көлешеп сөйләшә дә башладылар. Алар бер-берләрен электән үк яхшы белә һәм аңлый иделәр. Безне туган як чәчәкләре белән күмеп, авыл советының абруйлы атында Оркыяды стансасына озатып куйдылар. Әйдә киттек Минзәләгә Минзәләне кцрер өчен Үзәгем өзгәләнә.- Мин бу җырны беренче тапкыр Зифа Басыйрова башкаруында ишеткән идем. Тирәннән чыккан моң чишмәсе агыла, йөрәк өзгеч мон. Күз күрмәгән шәһәргә әйләнеч юллар белән барып җиттек. Башта Сарапулга кадәр поездда. Аннан Кама пароходына утырдык. Кама буйларының гүзәллеген күзәтеп бару үзе ни тора. Кинодагы сыман, янадан-яна күренешләр ачыла. Беренче класслы каюта. Саҗидә спорт киеменнән калып, төрле фигуралар ясый, кыскасы, күңеле көр. Чаллы пристанена житәрәк, сискәндереп сигнал ишетелде: — Каршы-ла-гы-з-з-з! Алдыбызда гаять текә яр. Урау юлдан күтәрелеп, автобус тукталышына киттек. Озак көтәргә туры килмәде. Минзәлә кебек эчкәре шәһәрләрне руслар «глубин-городок» дип йөртәләр. Тимер юлга йөз чакрым чамасы икән. Кама елгасы Минзәләгә кагыла язып китсә дә, ул борылышта пароходлар туктамый. Пристань да юк. Минзәләгә якынаюга, каршыда биек-биек торбалар пәйда булды. Күршебез, бер дә иренми, аңлатып бара: спирт-ликер заводы, сыра, балык заводлары.. Шәһәрнең үзәк өлешенә житәрәк, кызыл кирпечтән салынган мәһабәт бина күзгә ташлана. Педагогия училищесы икән. Ә юлның сул ягында маңгаена «Район культура йорты» дип язылган зур гына агач бина. Янәшәсендә үк партия райкомы. Автобус нәкъ кунак өе янына килеп туктады. Уртак тормыш кечкенәдән башлана. Өйдән ияреп килгән агач кашыклар, чәчәкле кружкалар да ярап куйды. Без яшәгән бүлмәне хуҗалар үзләренчә шаяртып «люкс» дип йөртәләр. Шыгырдавыклы ике тимер карават, ике урындык һәм өстәл хезмәтен дә үтәгән зур гына тумбочка. Стенада түгәрәк көзге. Саҗидәнең ана буе җитми, урындыкка басып бизәнә. Бизәнә дип инде, болай да алсу, чиядәй тулышкан иреннәренә бик аз гына кызыл йөгертеп ала. чәчләрен рәтли. Иркәләнәсе килгәндәй, иңбашыма авырлыгын салып, идәнгә төшә. Хатынын матурмы дигәндәй, зәңгәр күзләрен тутырып, мина күз сирпеп ала. Шәһәр советында безгә тиз генә квартир вәгъдә итмәделәр. Җавап кыска: — Монда төзелеш юк,—диде ак чәчле, ак кашлы Тихоновский дигән председательләре,—кеше өстендә кеше яши бездә. Казаннан шалтыратып әйттеләр киләсегезне,—диде аннары ул уйга калып,—бер чарасын күрергә тырышырбыз. Көтәргә туры килер. Кунак өе турысыннан карасан. үзәк урамның очлары баштан-башка күренеп тора. Күбесе агач йортлар. Ичмасам, бер генә төзелеш краны да күзгә чалынмый. Каян тусын квартир! Урам аша гына шәһәр бакчасы. Яшь каеннар аз гына жилгә дә сизгерләр, моңсу гына талпынышып куялар. Саҗидә шуларга карап, Аскарны сагынадыр сыман. «Бахыркайларым». дип куйды ул. —Уф. андагы каен урманнары төшләремә керә башлады,—дип тә ычкындырды,—укучыларым ни уйларлар икән минем турыда? «Хыянәтче апа, безне ташлап китге»,— димәсләр микән? —Әйтмәсләр. Монда бит сине яна укучыларын көтә. Алар монаерга ирек бирмәсләр Әйе, Саҗидә мәктәптән, балалардан башка яши алмаячак, мин аны хатлары буенча беләм. Саҗидә РОНОга кереп, эш урыны белеште. Яна ук> елы башланганчы, аңа РОНО инспекторы булып эшләргә тәкъдим иткәннәр. Әле бит Аскардан документлары да килеп җитмәгән. Документлар гына түгел, кышкы кием-салымнарын, өр-яңа пальтосын, юрган, мендәрләрен вакытлыча күршеләренә куеп калдырган. Адарын соратып тормады инде. «Үзләренә истәлеккә калыр,—диде ул. бераз уңайсызланып,—әйбәт кешеләргә жәл түгел. Ә хатларыңны соратырмын. Мин аларны җыеп барган идем» Саҗидә Минзәләдә яши башлау белән, мине режимга куймакчы булды. —Синең бит жәйге каникулларын бүлгәләнеп беткән. Әле командировкада, әле юлда. Август—отпуск аен синеи Чыннан да. Казаннан китәр алдыннан Гали абый да: — Минзәләгә баргач, берәр ай үз иркендә йөр. Ык. Кама буйларына бар, балыкчылар белән дуслаш,—дигән иле. Минем рөхсәтемнән башка сиңа шалтыратмаслар дип тә өстәде Кая шалтыратсыннар инде, эзләп тә таба алмаслар мине. Тизрәк фатир табарга, телефон куштырырга кирәк булыр... Өстән-өстән генә булса да, шәһәр белән танышуыбызны дәвам итәбез, һәр хуҗалыкның бәрәңге, жиләк-жимеш бакчасы, мунчасы, абзар- курасы бар. Кичләрен үтәк урамны тутырып көтү кайта Имчәкләре сөт белән тулышкан бурадай сыерларның машина сигналына исләре китми, койрыкларын гына болгыйлар Вахитов урамыннан Минзәлә елгасына таба барганда Саҗидә ташландык таш складларга игътибар итте. Түбә калайлары ачылып, алабуталар үсеп чыккан Таш стеналарын яшел мүк сарган Саҗидә түзмәде, юлда очраган бер әбидән сорап куйды —Әйтегезчс, әбекәй, каян калган икән бу борынгы складлар’ — И-и. балалар. Астахи байдан инде,—диде чәчәкне яулыгын иягенә төшереп бәйләгән карчык,—даны үзеннән алда йөргән Таш пулатлар салдырып җыйган. Сүзгә юмарт булып чыкты беренче танышыбыз. —Астахи бай тирә-юньдәге икмәкне арзанга сыпырып алган ла. баржаларга төяп, Рәсәй базарларына озаткан, балалар. Безненчә әйтсәк, искепүлән булган. Биек дамбаларга таянып. Минзәлә елгасы аша әллә ничә метрга сузылган челтәрле тимер күпер, кайбер чыганакларга караганда. Әби патша заманында ук салынган булган. Бөгелмәдән Минзәлә аша Әгерҗегә тимер юл сузарга җыенганнар, имеш. Дәрт бар. дәрман юк дигәндәй, азмыни гамәлгә ашмаган планнар. Ишек шакып, бүлмәбезгә олпат гәүдәле, зур башлы, ак чәчле бер абзый килеп керде. —Төкле аягыгыз белән, коллега' Корреспондентлар бит бер-берсен күрешмичә дә таныйлар,—диде ул исәнләшеп Габдрахман Галиәкбәровнын Минзәлә кустында, «Совет Татарстаны» хәбәрчесе икәнен ишетеп белә идем инде Ә ул: —Тапшырулар редакторы Әдип Маликов,—дип. шаяртып көлеп җибәрде, минем радиода эшләгән елларымны искә төшереп. —Хатыным Саҗидә,—диюгә. Габдрахман абый: —И-и. Саҗидә—керләр чайкый сай җирдә,—дип рифмалап та алды,— Сәҗдә кылучы ягъни, башын җиргә куеп, олылаучы хатын. Үзенен Минзәлә килене икәнен акларга тырышкандай, Саҗидә ак самавырны терелтергә тотынды. —Юк, юк, кызым, почтадан кайтышлый сезне үзебезгә чакырырга дип керүем,— диде Габдрахман абый.—Берәр сәгатьтән безгә рәхим итегез. Күршедә генә йортыбыз. Ул кирәкле координатларны әйтеп, чыгып та китте. Хуҗаларның фатирын табып, ишек катына килеп туктауга, эчтән сузып-сузып кычкырган авазлар ишетелде. Икеләнеп калдык. Әллә сон ялгыш киләбезме? «Жанҗалчы» тынгач кына ишек шакыдым. Шунда ук хуҗанын айдай нурлы йөзе күренде: — Казанга материал тапшырдым әле,—диде ул, бик зур эш башкаргандай сөенеп,—ин беренче бәяне бит стенографистка бирә: «Әйбәт» диде. —Анын тавышы урамга ишетелә инде,—дип, ягымлы хатын кулларын сузды безгә,—Рокыя апагыз. Хәерле сәгатьтә, балалар. Хуҗабикә кыстыбый кыса икән. Җитеп килгән кызлары да мич тирәсендә кайнаша. Фатирлары ындыр табагыдай зур. Кухня өлешен берничә такта белән генә бүлеп алганнар. Түрдә телефон, эш өстәле. Хуҗа кеше мәкалә иҗат иткәндә, аяк очларына гына басып йөриләрдер инде дип уйладым. Алай гына түгел икән. Уемны сизгәндәй: —Өйдә кеше калмаса, каләмем төртелә,—дип куйды Габдрахман абый, ләззәтләнеп көлә-көлә,—бигрәк тә Рокыя апагыз юк чагында. —Сүләмә сәнә,—диде апа, моны шаяртуга алып,—эше бик ашыгыч булса, куып чыгарганын көтмибез алай... Өстәлгә кыстыбый килгәнче, Габдрахман абый Татарстан картасын җәеп салды. —Менә киртекләп бетергәннәр бит! Камышлы шикелле чын татар районнарын башка өлкәләргә кушып куйганнар Ә синең маршрутлар нинди булачак сон? Мин санап чыктым: —Матвеевка, Красный бор, Сарман, Ворошилов, Мөслим... Барлыгы җиде район. —Берьюлы барысын да йөреп чыга алмассың,—диде Габдрахман абый,—син чагыштыру өчен дип командировкаңны Матвеевкадан башла, аннан Сарман, йә Мөслимгә юл тотарсың. Калганын әйтеп тормады ул, үзен анларсын, янәсе... Кыстыбый янына «чүлти» килеп утырды. Яртынын яртысы, ягъни. Саҗидә кечкенә рюмкаларны читкәрәк этәреп, икебезгә дә карлыган согы салды. Габдрахман абый көлеп үк җибәрде: — Менә рәхмәт, кызым. Шулай тәрбиялә иренне. Рокыя апагыз бер «чүлти» алып кайтса, утызар граммнан мина бер атнага җитә. Стенографистка мактаса гына тотам мин анысын да. Минем өч темам бар,—диде ул,—мәктәпләрдә татар телен укытуның торышы, мораль тема һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен яктырту. Ә промышленность юк диярлек монда... Алдан ук әйтим, бу гаилә киләчәктә безнен иң якын таянычыбызга әйләнде. Тихоновскии башта «Кунак өендә яшәгән өчен тулай торак бәясе белән гүләрсез»,—дисә дә, бер айдан сон бездән «люкс» хакын каерып алдылар Бердәнбер таяныч—үз газетам Хәлебезне аңлату өчен Казанга— редакторыма шалтыраттым. Гали абый авыру кеше шикелле салмак кына исәнләште. Сүземне ахырга кадәр тынлады Бер мәлгә тынып торды, тонык кына булып, кемнәрнеңдер ни турындадыр үзара мыгырданганнары ишетелеп куя. Аннары шактый күтәренке тонда сүзен дәвам итте: —Гафу ит, Әдип, безнен «летучка» бара монда,—диде ул,—менә сезнең хакта бераз киңәшләшеп алдык. Сәлам әйтәләр иптәшләр, әлеге дә-баягы—нефть ягын каералар. Карале, син бит бездән «подъемный» да алмый киткәнсең. Бүген үк телеграмма сугабыз, борчылма Икенче көнне үзәк почтага керсәм, күзләрем шар булды бухгалтерия ике айлык хезмәт хакына тин перевод җибәргән. Саҗидә ни әйтергә дә белмичә, «моны нишләтәбез инде?»—дигән сыман, аптырап мина карады Шунда ук җавабын да тапты: — Бер өлешен Аксәеткә җибәрик, яме?! Без юлга чыгасы көнне әти авыл советыннан пенсия алып йөргән иде. Аны үзе ясаган конверт эченә салуын хәтерлим. Менә шул конверт чемоданыбыз төбендә, акчасы белән бергә, Минзәләгә ияреп килгән Сон, ачлы-туклы балалар өлеше бит бу! Бик кызганыч хәлдә булдык микәнни? Оят булса да тоттык шул акчаларны Менә шулай, ата-анага без гомер буе бурычлы булып калабыз Әтиләргә акча салу өчен почтага без Саҗидә белән бергәләп киттек Редакторга рәхмәт укый-укый, икебез дә җинел сулап куйдык Яна уку елы башлануга, Минзәләдә хәрәкәт, ыгы-зыгы артты Чөнки педучилишеда, авыл хуҗалыгы техникумында, ФАШ та укучы студентлар килеп җыелды. Гастрольләрен түгәрәкләп, күчмә театр артистлары отпускага кайтты. Саҗидәгә Вахитов исемендәге тагар урта мәктәбендә атнасына утыз сәгать тарих, конституция дәресләре бирделәр Рус классларыннан да баш тартмады. Өстәвенә, класс җитәкчесе. Укытучылар комсомол оешмасы секретаре итеп сайларга да өлгергәннәр үзен Күрәсең, җигәргә, сынап карар!а булганнар яңа кешене. Теләгенә ирешкәндәй, үзе моңа сөенеп кенә йөри. Уртадагы «окно»лары белән бергә, ике смена эшләргә туры килә аңа Кичләрен соңгарып кайта. Октябрь бәйрәменә класслары белән ниндидер спектакль хәзерлиләр икән Хатлары буенча беләм бит. нәкъ Аскардагыча тотынды бу эшкә Кеше өстендә яшибез хәзер. Фатирыбыз мәктәп янында гына Зур. иркен залда яшибез Ирле-хатынлы хуҗалар безгә тур якларын бирделәр Ә үзләре яртысына якынын урыс миче билән торган алгы бүлмәгә дә ризалар. Зал ягы парланмасын өчен урта ишекне ябып йөрергә тәкъдим и ттеләр. Саҗидәгә мәктәптән бер машина каен утыны китереп аудардылар Аларны бергәләп кисеп, ярып, лапаска кертеп тутырдык Ә андагы утын запасы тагын ике елга җитәрлек. Нәселле сыер асрыйлар, бик күп печән хәзерләгәннәр. Безгә көн саен бер литр сөт биреп барыр! а булды тәмле гелле хуҗа хатын Базар хакы белән, әлбәттә Фатир өчен дә. бәясеннән тормыйча, бер ай алдан түләп куйдык Вакытлыча булса да. үз куышыбыз бар дип куанабыз. Телефон да керттеләр Көннәр салкынаюга, без зал ягында туна башладык Хуҗабикә гөлләрен үт ягына күчереп куйды. Киез итектән, бәйләгән киемнән йөрибез, төнлә одеал өстеннән ике пальто ябынып йоклыйбыз Хуҗалар 7. .к. У • м 0 яшәгән бүлмә җылы була Чөнки мич авызы да, учак пдитәсе дә шул якта. Монысына түзәр идек әле Әмма хуҗа хатынның, «туганнар кайта» дигән сылтау белән, салкын кыш уртасында бүтән фатир эзләргә кушуы сискәндереп җибәрде безне Сизеп торабыз, сәбәбе башкада: Саҗидә бит, күз тимәсен, күренеп юаная, тулылана бара. Икебез дә канатланып, үзебезчә чиксез дулкынланып, татлы борчуга талып йөрибез. Дөньяга яна аваз азып киләчәк нәниебезне ничегрәк каршы алу хәстәрен күргән булабыз. Ә Сәлмәниянең, күрәсен, үз исәп-хисабы. Ул көтелмәгән хәл алдында казудан курка. Көлеп кенә булса да: — Мин бит нервынный, бала тавышын яратмыйм,—дип тә ычкындырды. Акчага чукынып яши торгач, кешелеген дә, иманын да җуйган икән бу адәм актыгы, дияргә генә калды безгә. Ичмасам, яз җиткәнен көтсен иде. Сер бирмәскә тырыштык, «ярар»дан башканы әйтмәдек. Тихоновский ягымлы булып күренә башлады. Безнең хакта Казаннан ниндидер телеграмма килгән, ахры Райкомнан да шалтыратканнар үзенә. Май бәйрәменә фатир вәгъдә итте ул. Моның буласына үз күзебез белән ышанып кайттык. Иске агач йортны ремонтлап, шунда бер бүлмә арттырырга булганнар. Ишегенә акбур белән минем фамилияне язып куйганнар Шуны белсәләр дә. йорт хуҗаларының түземе җитмәде. Март башында безгә чыгып китәргә тәкъдим ясадылар. Хәлебез турында мин Габдрахман абый Галиәкбәровка сөйләдем. —«О-һо-һо!—дип куйды ул, моңа куангандай, очынып китеп,— хәзер үк безгә күчеп киләсез! Һәм урта мәктәптә укучы улы белән кызына әмер биреп тә өлгерде: —Барыгыз, балалар, булышыгыз, ярыймы! Габдрахман абыйларда ике ай чамасы яшәдек. Үзләре дүрт жан, безнен белән алты, җиденчесе карында тибешә. Күңелләре иркен булгач, бернинди кысанлык сизмәдек анда Өйләре эреп китәрлек җылы. Рокыя апа утынны кызганмый Юантык гәүдәле, сабыр холыклы Габдрахман абый, изүен ачып, түр башында мәкалә яза. Аннары, һәр сүзенә басым ясап, кычкырып-кычкырып, Казанга материал бирә башлый. Саваплы һәмҗаваплы эшеннән бушауга, бик канәгать кыяфәт белән кулына мандолина ала Бер арада Саҗидәгә күз салып, кайгыртучан тон белән әйтеп куйгалыи: —Әнә чаршау артына кер дә ят, кызым, ял ит. Тегесе дә җавапсыз калмый: — И. Габдрахман абый, күбрәк йөрергә кушалар бит, хәрәкәт кирәк, диләр. и —Йә. үзегез беләсездер инде... Мандолина моңы дәвам итә. I Май бәйрәме көнне, фатир күрсәтергә дип, Габдрахман абый белән Рокыя апаны кунакка дәштек. Анда күчкәнче үк балта остасыннан җыйнак кына эш өстәле (аш-су өчен дә шул), дүрт бүкән-урындык һәм бала караваты ясатып алган идем инде. Караватыбыз да булды. Өйдә бер уен коралы кирәк дип. Саҗидә мандолина сатып алган. Өстәлгә телефон менеп утырды. Болай булгач, эшләр җайга салына дип сөенәбез. Саҗидә «Алла боерса» дип тә өсти. Әле бит иң зурысы алда... Үзе җылы яраткан Габдрахман абый, өй котларга дип, бәләкәй генә тимер мич күтәреп килгән Рокыя апа савыт-саба тоткан. Сөйләшеп туя алмыйча, бик күңелле утырдык без ул көнне. Бераз кызып алган Габдрахман абый, яна мандолинаны көйләп, моңын тапкач, бию көе уйнап җибәрде Рокыя апа мине биергә чакырды Аннары Саҗидә кушылып китте. Мин. куркып, биюдән туктап калдым «Туарылырга тора бит, нишли бу жүләр маржа!» Әмма аны туктатырлык кына түгел иде Ьашын артка ташлап, бармакларын чыртлатып очына гына Бәйрәмнәр узды. Шәһәр кырыендагы үзәк колонка янында озак кына чират торып, ике чиләк су алып кайткан арада. Саҗидәмнән җилләр искән Күршеләр дә берни белми. Шулай да бер кыз бала күреп калган икән: «Апа менә шушы тыкырыктан менеп китте.—диде ул,—кулында таягы бар иде.» Бу тыкырыкнын очы бала тудыру йортына барып төртелүен белә идем мин. Тизрәк телефоннан шалтыраттым Җавап бирүче юк. Борчыла башладым. Мин суга киткәндә берни сиздермәде, бала күлмәге белән мавыгып калды Сажидә. Бәйрәм кызулатты микәнни? Арттырыбрак җибәрде шул «хәрәкәт»не. Бәлки, консультациягә генә киткәндер әле. Телефоннан жавап ала алмагач, Сажидә киткән тыныч тыкырык буйлап больницага юнәлдем. Юк. бер дә тыныч түгел монда хәзер. Чын мәгънәсендә казлар ярминкәсенә әйләнгән. Яна төртеп чыккан яшел чирәмгә сап-сары бәпкәләр сибелгән. Гайрәтле ата казлар, озын муеннарын сузып, ысылдап, узган-барганны йөгерә-иөгерә озатып калалар Аннары бик хәтәр куанышып, каңгылдашырга тотыналар. Баланын ни дәрәжәдә кадерле икәнен шуннан анда инде. Мина да шул ага кахтар куанычын кичерергә язсын дип. елмаеп куям Тудыру йортынын ишегеннән барып керүгә, ак халатлы чибәр туташ шатлыклы хәбәр белдерде. —Малаегыз бар, абый, котлыйбыз,—диде.—барысы да тәртиптә Бүгенгә берни дә кирәкми. Бер катлы бик озын агач бина. Тәрәзәләре жигүле ат кереп йөрердәй зур. Челтәр пәрдәләр аша зчтәге бөтен хәрәкәт күренеп тора Әнә баягы шәфкать туташы пәйда булды. Авызына ак марля каплаган, беләгенә курчак сыман төргәк салган. Күзләребез очрашуга, ул елмаеп, курчакның баш ягын миңа таба борды. Алсу нәрсә күренде Авыз турысы кыймылдап ачылгандай итте. Малай кинәт көр тавыш белән кычкырып елап җибәрде «Әтгәгә сәлам!»—дип көлешеп алдылар эчтәгеләр. Саҗидәнең караваты тәрәзә янында гына икән. Ул да башын калкытты. Ак яулык бәйләткәннәр үзенә. Йөзе бераз агарынган, тагы да чибәрләнә төшкән Берни булмагандай елмаеп ята. Барысы да әйбәт. Шулай була күрсен! Кайтканда аякларым жиргә дә тимәде. Бер бүлмәле кечкенә фатирда ниндидер уңайлыклар өмет итеп булмый иде. Эш өстәле янында гына бала караваты Аны ишек катына илтеп куймассың бит Телефоннан сөйләшә башласам, йокыдагы Илдарыбыз дерт итеп уяна да, авызын почмакландырып, үпкә белдереп, еларга тотына Планнарым сүгелә дә китә Сажидә үз чиратында әбәт әзерли. Бала минем кулга күчә. Кичләрен «ут» күршебез—район «Сельхозтехника» начальнигы Хәйдәровтан тынычлык юк. Эш сәгатьләре бетүгә ул исереп кайта. Кайчагында бортлы машинага сузып салалар да. колга буе гәүдәсен икегә бөкләп, өенә кертәләр. Андый очракларда ынгырашу авазлары тынып тормый. Такта стенаны штукатурлаудан да файдасы тимәде Йокы аралаш, күрәсең, күсәктәй кулын стенага аудара. Бала сискәнеп уяна, үкси башлый. —Гәзиткә языгыз әле ичмаса шул пьянчукны. тәмам йөземне саргайтты,—дип хатыны ялынып та керде Бу хакта мин Габдрахман абый белән киңәшләшеп каралым Ул кинәт башын кашып алды да: — Мин күптән күзегеп йөрим аңа.—диде.—эше әйбәт бара бит. чукынганның Запчастьлар вакытында кайтып тора. Казанда тоткасы бар. ахры Ярдәмчеләре дә бик үткен егетләр — Габдрахман абый тагын чал башын кашып алды —Әйдә, бу эшне без хатын-кызга тапшырыйк,—диде.—андый четерекле мәсьәләне бездән остарак чишә белә алар—Өстәп тә куйды —Саҗидә аша, «ут күршеләр» дигән булып, кунакка чакырыгыз сез аларны. Сизмәстән генә шунда мин дә сугылырмын. Калганын үзем хәл итәрмен... Күрше хатын белән Саҗидә шунда ук уртак тел тапканнар. Зөбәрҗәт дигәнебез хәтта мона сөенгән генә:—Только эчемлексез генә... Ял көнне Саҗидә белән бергәләп бәлеш пешердек. Анын борынны кытыклап торган тәмле исе. мөгаен, стена аша күршеләргә дә барып җиткәндер Билгеләнгән сәгатькә керделәр. Хәйдәров ап-аек иде Кырынган, хәтта галстук таккан. Тактадан әмәлләгән өстәл, утыргычларны күргәч, бераз гаҗәпкә калды «Нигә мина әйтмәдегез? Ярдәмчеләрем бар минем»,—дигән булды. Бәлеш өстәлгә утыруга, берни белмәгәндәй, Галиәкбәров килеп керде. Корреспондентны күрүгә. Хәйдәров кинәт сискәнеп куйды. —Әйдәгез, Габдрахман абый, мактап йөрисез икән!—дип, сөенә- сөенә Саҗидә каршы алды аны. Кунагыбыз буш кул белән килмәгән Кулында бик матур уенчык. Габдрахман бабасын күрүгә улыбыз авызын ерып көлеп җибәрде. Икесенең дә авызлары ерылды. Сүзне озакка сузмас өчен шуны гына әйтим. Хәл-әхвәл сорашып, бераз утырганнан соң: —Очрашуыбыз бик әйбәт булды әле,—диде Галиәкбәров. күршебезгә текәлеп,—сер итеп кенә әйткәндә, «Техснаб»ны райком бюросында тыңларга җыеналар бит Миңа да берәр атна сезнең тирәдә чуалырга туры килер... Хәйдәровнын маңгаеннан кинәт тир бәреп чыкты Кулъяулыгын алып, битен сөртергә тотынды. «Димәк, беткән кеше түгел бу,—дип уйлап куйдым эчемнән,— просто, азындырганнар моны»... Шул көннән сон күршебез майлаган кебек йөрде. Аз-маз салып кайтса да, урынын идәнгә җәеп бирергә кушкан хатынына. Минзәлә педучилишесынын тел-әдәбият укытучысы Мөхәммәт абый Гарифуллин гаҗәеп тыйнак, ягымлы кеше иде Гел елмаеп сөйләшер. Күз тирәләрендә нурлы вак җыерчыклар өзелми. Баштарак урамда очрашып үзара хәбәр алышкалап йөрдек. Газетада чыккан әйберләремне күзәтеп бара икән Фикер алышу өчен дип, ул мине училише каршындагы әдәбият түгәрәге утырышына чакырды. Әдәбият кабинеты студентлар белән шыгрым тулы иде. Әлбәттә, араларында каләм тибрәтүчеләр алай ук күп булмагандыр. Мөхәммәт абый берәм-берәм таныштыра башлады: —Менә монысы безнең Газиз Мөхәммәтшин була, соңгы курста укый. Яна Бикчәнтәй авылы егете,—диюгә, зур гына башлы, нечкә муенлы, кара тутлы берәү торып басты Карар күзгә бик җитди Басынкылыгы йөзенә чыккан. Сәер генә елмаеп куйды. Шигырьләр, хикәяләр яза икән Аннары ап-ак йөзле, көлсу чәчле, бәләкәйрәк кенә буйлы Марс Шабаев дигәне торып басты. —Баскач-баскач, бер шигырь укыйм инде, абый,—диде дә «р» авазын гөрелдәтеп. дерелдәтеп дигәндәй, шигырь сөйләргә тотынды. Тагын, тагын... Әдәбиятка ыргылучы яшь талантларга шактый бай икән Минзәлә районы Шулар көче белән район культура йортында әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла Түгәрәк җитәкчесе Мөхәммәт абый Түбән Тәкермән укытучысы Габделхәй Сабитов, шул ук авылдан Гөлшат Зәйнашева, Малтабар авылы егете, инде «Беренче хисләр» дигән шигырь җыентыгын чыгарып өлгергән Рәшит Гәрәев исемнәрен, тагын кемнәрнедер санап күрсәтте Гарифуллиннар ике бүлмәле җыйнак кына фатирда яшиләр иде Аралашып тордык. Керә-керүгә үк Нәгыймә апа Саҗидәне кочагына ала. Шунда ук чөкердәшеп сөйләшергә тотыналар Икесе дә тарих укыталар, хәтта бер-берләренен дәресләренә дә иөрешә иделәр. Аларны күбрәк тарих темалары кызыксындыра, сүзләре шул тирәдә йөри. Саҗидә, гомумән, әдәби китапларны бик сайлап кына укый, башлыча тарихи әсәрләр белән кызыксына иде Аларнын да фәлсәфиләре булсын. Жанны тетрәндерә торган шигырьләргә юлыкса, күчереп ала. күнеленнән ятлый Мөхәммәт абый безне чаршау эчендәге бер кешелек тимер карават белән таныштырган иде. Бизәкле яшел җәймә уртасында биек мендәр кабарып тора Шунын өстендә тагын кечкенә чигүле мендәр «Ялгызаклар мендәре» дип тә йөртәләр андыйларны Мөхәммәт абый уйга калып, дәшми-тынмый, беравык шуна карап торды Ул вакытта анын ниләр кичергәнен без соныннан гына белдек. —Менә биредә .—дип сүзен башлады да ул. кинәт тынып калды — Ярар, бер сөйләрмен әле. Бөек юлбашчы үлеп, ай ярым чамасы үткәч, мина Мөхәммәт абый шалтыратты Тавышында тирән дулкынлану сизелә Хәтта тотлыгып та куйды: —Күр-күрдегезме «Литературная газета»ны? 25 апрель санын — Юк. карап чыгарга өлгермәдем әле . — Муса Жәлил шигырьләрен бастырган бит Константин Симонов! Әйе, Симонов ул чагында «Литсратурка»нын баш редакторы иде Мин тиз генә өстәлдәге гәзит битләрен актара башладым Әйе «Маобит дәфтәреннән. Муса Жәлил шигырьләре» диелгән Бу яналык мине шатлыктан тетрәндерде «Сатлык жаннар» дигән кара тамга ничә еллар буе мәсхәрәләп торды җәлилчеләр исемен Менә хәзер «Маобит» шигырьләре дөнья күргән Әйе. бөтен дөньям таралган. Муса Жәлилнен сугышка Минзәләдән киткәнен белә идем мин. Аны күргәнбелгән кешеләр Жәлил турында гел яхшы яктан гына сөйләделәр Шунда ук Мөхәммәт абыйларга йөгердем Гарифуллиннар гаиләсе, әлбәттә, чиксез дулкынланган. Нәгыймә апа мин элегрәк күргән матур җәймәле кабарып торган карават янына килеп, елап та алды — Менә Муса Жәлил йоклаган карават Занятияләреннән сон безгә еш килә иде, кунып та киткәләде... Истәлекләр, истәлекләр Мин Муса Жәлилнен Минзәлә тормышын ныклап өйрәнеп. «Кайнар эзләр» дигән әдәби очерк яздым. Аны 1953 елда баш редактор Гази Кашшаф исеменә «Совет әдәбияты» журналына җибәрдем Икс-өч ай көтәм Бернинди җавап юк. Шагыйрь Муса Жәлил үзенен әдәби мирасын күренекле тәнкыйтьче, ышанычлы дусты Гази абыйга васыять итеп киткән булуын каян белим сон мин ул чагында? Казанга баргач, мин редакторым Гали Хуҗи янына кердем Очеркым турында сүз чыгардым, анын хәзергә билгесез язмышы турында әйттем Гали абый күзлеген бер киеп, бер салып сөртергә тотынды Йөзен читкә борып, тәрәзәгә каралы —Синен урында башка берәү булса, беләсеңме нишләтер идем’!— диде ул. кинәт тураеп басып. Беразга тынлык урнашты бүлмәдә —Нишләтер идегез сон?—дип сорадым мин редактордан, бер дә исем китмәгәндәй Гали абый ирен чите белән генә елмайгандай итте, аннары йомшара төшеп — Менә шушы тәрәзәдән ыргытыр идем!—диде I’ci.iKiop ' —Үз гәзитебезнен абруе турында уйларга иде башта,—диде дә сорап куйды: „ — Караламасы үзен белән юкмы ’ — Бар.-лилем,—чиста, кулдан күчергәне Папкадан кулъязманы чыгаруга, редактор аны йолкып диярлек кулымнан алды, тиз-тиз генә битләрен актарып чыкты. —Мина калдыр,—диде кискен генә һәм шул арада машинистканы да чакырып алды:—Ашыгыч! Аннары ул: —Казанда ничә көн булырга исәп?—дип сорап куйды. —Ике-өч көн... Казанда шактый буталып йөргәннән соң, Әгерҗегә кадәр поезд белән, аннары бер тәүлеккә якын трактор чанасында «шуып», Минзәләгә кайтып керүемә, кулына гәзит тоткан Сажидә сөенә-сөенә каршы алды мине: —«Кайнар эзләр»енне басканнар, дәвамы да бар, дигәннәр! Котлыйм! Өстәлгә Казан күчтәнәчләрен чыгарып тездем. Аяклары жиргә тимәгән хатынымның тирәмдә бөтерелеп йөрүе, ике яше тулып килгән улыбыз Илдарның шунда ук кочагыма талпынуы куаныч өстенә куаныч өстәде. Дәресләр бетүгә—ниндидер җыелыш. Яки үзешчәннәр түгәрәге репетициясенә кала Сажидә. Үзе җитәкләгән сыйныфын тәмам «аздырып» бетерде Шигырь сөйләргә, җырларга, биергә ашкынып тора балалары. Дәресләреннән дә өлгерәләр Концерт кичәләренә ата-аналары килеп, алары да шунда канәгать хис белән, авыз ерып утыра. Саҗидәне бөтенләй үз иттеләр. Урамда очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми. Тик Саҗидә генә бик җәелеп китә алмый, һаман ашыга. Сүзен матурлап түгәрәкли дә, ни өчендер рәхмәт әйтеп, барасы юлына ашыга. «Үзенә мен рәхмәт, кызым!» дип, аның артыннан күзләре белән озатып калалар. Укучыларның ата-аналарына да тынгылык булмый иде. Яна инсценировка яки кечкенә бер спектакль кисәге хәзерләгән саен, «әртисләр»гә рольләренә карап, кием тегәргә кирәк. Иренмәделәр, зарланмадылар алай Шулай ди иде Сажидә. Урта кул укытучы булуны күз алдына да китерә алмый иде ул. Бер-бер эшкә алынса, дөньясын оныта, аны җиренә җиткермичә туктамый да. Әйе. ярты-йорты булалмады. Аскардан җибәреп торган кадерле хатлары да моның тере шаһите Шундый юллары искә төшә: «Мина балалар җене кагылды, ахры. Шулар белән саташып яшим Бүтәнчә булдыра алмыйм». Минзәләгә инде ияләштек сыман. Саҗидә белән Ык буенда, болыннарда йөрдек. Хәтта яр башыннан кармак белән балык тотарга да насыйп булды. Солдаттан ияреп кайткан әлүмин котелокта уха пешереп ашадык Алай-болай балык эләксә дип, мин Саҗидәдән яшереп кенә лавр яфрагы, суган, кара борыч кебек хикмәтләрне дә тыккан идем. Аш пешерергә мина куш. Хатынның эштән кайтуына әбәт әзерләп тору минем гадәти эшемә әйләнгән иде. Ык елгасы Камага кушылган урында үзен-үзе танымаслык хәлгә килә. Агымы сизелми дә диярлек. Кин дә, тирән дә. Әйтә төсле елга: «Күпме басу-кырларны, тугайларны урасам да, суым кимемәде. Киресенчә, арта гына барды. Ярларыма тулышып, сина кушылам, бөек Чулман. Ничек бар. шулай кабул ит». Буа буйларында уйнап, үрдәк сыман, суда йөзеп үскән Сажидә биредә дә тыелып кадалмады. Мин абайлап өлгергәнче, күлмәген салып ал купальниктан суга сикерде. Талгын гына колач сала-сала, аргы якка таба йөзеп китте Елганын киңлеге монда кимендә өч-дүрт йөз метр бар Әле артыграктыр да. Алай-болай бата гына күрмәсен дип курка калдым. Әкияттәге тавык сыман, яр башыннан гына күзәтәм. Чөнки йөзә белүем чамалы. Безнең авыл малайлары бит бала чактан ук инеш суында гына пычтырдап үсте, шул исәптән мин дә Ул көнне Саҗидәне көчкә алып кайттым Ык буеннан. Кола таба, томанлы вак яңгырлардан сон. Минзәлә елгасының челтәрле тимер күпере аша чыгып, каен урманына гөмбәгә баруыбыз хәтердә Күз явын алырдай шигъри, пөхтә ак каеннар арасында гөреждә жыидык Икебезнең дә кулда үткен пәке Тамырына зыян китермичә, гөмбәне ипләп кенә сабагыннан кисеп аласын Очраган берсенә алтын тапкандай сөенәсең. Бүтән берни турында да уйлыйсы килми. Шуннан да әйбәтрәк ялны каян табасын тагын Өяләмә ике кәрзин гөмбә күтәреп кайтканда безгә берничә татар хатыны очрады Базарчылар иде. ахры. Үзара шаулашып СӨЙЛӘШКӘН арала, берсе әйтә куйды «Менәү чибәр сары маржа ник юан9 Мәшкә ашап симерәләр алар» Без көлемсерәп кенә узып киттек. Ул вакытта Сажидәнен икенчесенә авырлы булып йөргән чагы иде. Белем, мәдәният нурлары чәчеп торган педучилище, күчмә татар драма театры, үзенә күрә оркестры һәм музыка мәктәбе булган Минзәләне. аның ачык күңелле, сүзгә һәвәс кешеләрен якын игеп өлгерсәк тә. барыбер монда төпләнеп каласы килми иле Мин—Казан һәм Мәскәү. Сажидә Уа рухы белән яшәп караган кешеләр буларак, безгә нидер жигми бирел.» Нәрсәнедер юксынабыз. Ничектер үзенне ерак утрауда яшәгәндәй гоясыи. Гүя күге дә тәбәнәк, кичен йолдызлары да сүрәнрәк яна сыман Мин үземне әдәби орбитадан ычкынгандай тоеп яшәдем 1955 елның башында, әнисенең нәкъ күчермәсе булып, зәнгәр күзле, җитен чәчле кызыбыз дөньяга килде «Менә безнең алтын байлыгыбыз!»—дип куандык икебез дә. Ана Миләүшә дип исем куштык Сажидә бала огпускасы алу турында уйламады да. Ул чагында булды микән әле андый отпускалар? Бюллетене ябылуга, әнисе яңадан мәктәп эшенә чумды Миләүшәне ул күршедәге бик ягымлы татар хатынына куеп йөри иде Өй эшләрен без бергә башкардык. Кем нигә сәләтле, нәрсәгә өлгер.» ала. Кышкы салкын иртәләрдә. күз ертып, караңгыдан торасын да, кат-кат төрелгән малайны бәләкәй «кашевка»га утыртып, балалар бакчасына юнәләсең. Институт дәште нытып бетермәгәннәр икән әле 1953 елның апрелендә Әдәбият институтыннан хат килеп төште: «Академик отпускагыз төгәлләнеп килә. Алда нинди планнарыгыз бар9»—дигәннәр — Укуынны читтән торып дәвам итәргә кирәк,—диде Сажидә икеләнергә урын калдырмыйча,- контроль эшләреңне язганда аз-маз үзем дә булышырмын Ни әйтсәң дә. Уфа пединститутының тарих факультеты дипломын •отличнома яклаган укытучы бит. Көтелгән июнь урталарында, топольләр мамык очырган чакта. Мәскәүгә ки ген җиттем Исәнме. Тверь бульвары! Исәнмесез. Башкортстан шагыйре Рәми I гриповнын Переделкино урманнарыннан күчереп утырткан яшь үсентеләре' БУ ЮЛЫ безне, ягъни читтән торып укучыларны Переделкинога түгел, ә институт ишек ашындагы бер катлы таш бинага урнашгырлылар Өчме гүртме бү гмә Мин урнашканында унбиш карават тезелеп киткән иде Күбесе әле буш Ү ген теләгәнне сайлап ал Бераз тын алып, үземне тәртипкә китерүгә, бәй, күземә ялгыш күренәме гип горам, кулына чемодан тоткан Шәрәф Мөдәррис килеп О керде Ул да заочник икән бит. Янында тагын берәү Очучылар формасыннан Мина артык игътибар итмичә, болар теттереп чуашча сөйләшатәр. Мөдәррис чуаш классигы Константин Ивановичның «Нарспи» поэмасын оригиналыннан татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь, янәшәдәге чуаш авылы үсмерләре белән бергә укып үскән малай шул. Тиз арада без кочаклашып күрештек тә. —Кичә чибәр булып төшемә кергән идеи,—диде Шәрәф, дусларча шаяртып.— Ә менә бу иптәш чуаш язучысы Владимир Садай. Тегесе ачыклык кертте: —Әтием буенча Цырульников... Бераз сөйләшә торгач, шунысы ачыкланды: Садай сугышта очучы булып катнашкан, хәрби хезмәтен хәзер дә дәвам итә икән. «Очучылар» дигән романы рус теленә тәржемә ителгән. Шәрәф аны чуашчадан татарчага әйләндерергә җыенуын белдерде. Мин инде Шәрәф Мөдәрриснең Шекспир сонетларын турыдан-туры инглиз теленнән татарчага аударып, китап чыгарганын белә идем. Немец телен сугышта өйрәнгән. Бик кирәк чагында дивизия штабында аны тәрҗемәче итеп тә файдаланганнар. Казанда яшәгәндә Шәрәф белән еш аралашырга туры килде. Усал, туры сүзле, икейөзлеләрне жене сөйми. Өлкәнрәк язучыларны үз дәрәҗәсенә куеп, «син» дип кенә сөйләшә. Кеше буларак, гаҗәеп тугрылыклы, намуслы иптәш. Җыеп әйткәндә, батырлык җырчысы, кайнар канлы трибун шагыйрь. Дулап китәргә дә күп сорамый. 1949 елда институтка китәр алдыннан, ахры, мине ул: —Солдат погонын салгач, язмый башладың, лодырь!—дип шелтәләде. Шул сонгы сүзе йөрәгемә ук булып кадалды, маңгаемнан салкын тир бәреп чыккан иде. Нинди шартларда яшәвемне белә иде югыйсә. Шунда ук юаткан да булды: — Мин бит яраткан, ышанган, өметле каләмдәшләрне генә сүгәм. Ә җәфа булып, әдәбият тирәсендә буталучыларга сәлам дә бирмим. Ләбибә Ихсанованы исә университетның геология факультетында укыган вакытыннан белә идем. Аның «Көмеш елга» исемле повестен радиода эшләгән чакта инсценировка ясап тапшырдык. Кат-кат сорап хатлар килде. Гел елмаеп сөйләшә торган шул Ләбибә артыннан «чапкан» чагы иде Мөдәрриснең. Лекцияләре беткәнче үк университетка барып торыр иде... Шәрәф Мөдәррисне күргәч, күңелемдә шул истәлекләр янарды. Бүлмәбез шыгрым тулды, Шәрәф белән Садайдан башка бер танышым да юк. Төрле өлкәләрдән, автономияле республикалардан җыелган ят заочниклар. Көненә сигезәр сәгать лекция. Өстәвенә, кичләрен имтиханнарга хәзерләнергә, калын-калын томнарны күздән кичерергә кирәк. Читтән торып уку. бигрәк тә әдәбият институтында, җәза белән бер икән ул. Эттәй арый башладым. Күп укудан баш-күз сызлый. Йокынын рәте бетте. Төнлә ачык күз белән ятсаң, иртән торуга, әлбәттә инде син кеше түгел. Менә кайчан кирәк булды теге барбамил дарулары Шәрәфнен дә хәле шәптән түгел, ахры, йокысызлыктан зарлана. Бер көнне иртә белән сүгә башлады бу мине: —Йокым начар дигән буласың, фәлән-фәсмәтән. Яту белән мышнап, әвен базарына олагасын. Дәшмәдем. Китапны куеп ятар вакытлар җиткәч, «нишләр икән бу?»—дигән сыман. Шәрәф мине күзәтә шикелле. Тумбочка эченнән теге йокы порошогын алдым да, артым белән борылып авызга койдым. Төн урталарында сискәнеп уянсам, майка, трусиктан кемдер минем тумбочкам эчендә актарына. Шәрәф булып чыкты —Дустым, авызына кабып яткан теге ниенне бирче,—дип, ялына башлады бу. —Бирүен-бирәм, ә уяна алмый калсан?! —Давай-давай, мин сина караганда чыныкканрак!!! Чыныгуын-чыныккан да бит. Ә иртән лекциягә бара алмыйча калды Төрткәләп тә карадым—икенче ягына борылып кына ятты Ярый, исән икән әле дип. институтка киттем Көндез хәлен белергә дип кайтсам, сәгатенә карыи-карыи. киенеп ята бу. Античный әдәбияттан имтиханны ин ахырдан биргән. —Кырып салдым сорауларын. Античный әдәбияттан Варфоломей төне ясадым, малай,—дип мактанган була. Кыш буе җыйган кадерле даруымны дустым белән кап урталай бүлешергә туры килде. Профессор Поспеловтан студентлар бераз шүрли иде. «Бәйләнчек, артык пунктуальный» дигән сүзләр йөри Әдәбият теориясе бит Һәр галимнең үз карашы бар ана. Ә Поспелов исә гел үзенекен сөрә. Шәр тә төшеп калганнардан түгел. Әдәбият теориясе мәсьәләсендә үз фикерендә нык торуын профессор Поспеловка ныклап исбат итә Бик озак бәхәсләшәләр. Ишек төбендә чират көтеп торучы студентлар, бүртенеп, кызарынып чыккан Мөдәррисне күргәч, шиккә калалар —Куып чыгардымыни9 ! —Ну. Шәрәф, без керер алдыннан гына кәефен кыргансың икән профессорның! Шәрәф Мөдәррис эре генә зачеткасын күрсәтә: Анда «Отлично» билегесе куелган Гомумән. Шәрәф барлык имтиханнарны ла отлично һәм яхшы билгеләренә генә бирде Мин дә алай анардан бик калышмаска тырыштым 1955 елның августында Әлмәткә күченергә булдык. Ул кинәт кенә килеп чыкты. Гәзит редакциясендә шгат кыскарту башланды Өч урынына, бер генә хәбәрче кала икән Һәм \ i нефть гөбәгеңдә яшәячәк Б\ турыда Казаннан яңа редакторым шалтыратып әйтте: «Иә. нишлибез9»— дип сорады. —Бүтән эш табып Минзәләдә каласыңмы, әллә соң Девон хәзинәсе ургыган якка юл тотасыңмы?» Саҗидә белән бер-беребезгә карашып алдык. Ул елмаеп, балаларча кулларын чәбәкәйләде «Күчәбез. Әдип, күчәбез!» — Кайсы шәһәргә? Әлмәткәме. Бөгелмәгәме 9 —Энә каян—җеп шуннан Син булгач, миңа кайда да ярый Әйе. монда кысанлыкта яшәп, тәмам туйган идек инде Разведка ясап кайту өчен, очраклы машинага утырып. Әлмәт ягына кузгалдым Эссе август кояшы астында көне буе кузовта чайкалдым ... Яна калкып килгән Әлмәт шәһәрен берничек тә андый алмадым Кая карама—кызыл балчык өемнәре, озын траншеялар Кичкырын Бигәш белән Әлмәт арасында машинадан төшеп калгач, озак кына аптырап тордым Кая барып сугылырга? Җыелма агач йортлар, фин коттеджлары Бетон 6aiаналарда злектр утлары балкый. Узган-барганнан «Шәһәр кунакханәсе кайда9»—дип сорагач, аптырадылар. Әле ул төзелеп кенә ята икән Ике катлы таш бина янына килеп туктауга, эчемә җылы керле «Бурконтора кунакханәсе» дип язылган бит ишек башына ...Иртән торып, эшчеләр ашханәсендә тамак ялгап алгач, шәһәр редакцияләрен эзләп таптым Әлмәт белән танышуны шунда дәвам итәргә уйладым Урыс, тагар редакцияләре һәм типографияләре дә бер агач баракта урнашкан Коридорда борылыр урын да юк Идәннән түшәмгә кадәр кәгазь рулоннары өелгән Шулар арасында кызыл тырнаклы бер хатын-кыз папирос көйрәтеп тора Абайлап алып - Таисия Ивановна’—диюгә, ул сискәнгәндәй итте һәм мине шунда ук таныды. —Oil. кемне күрәм. әйдә минем кабинетка!—дип. култыклап та алды г Менә бит җае килеп тора Әллә бәхетем бар инде дип. сөенеп тә куйдым. Без бу ханым белән Казанда, радиода оч ел бергә эшләп, хезмәт буенча нык аралашып яшәдек. Таисия Ивановна Зарогацкая шагыйрь Мөнир Мазунов белән бер бүлмәдә утыра, икесе дә «Сонгы хәбәрләр» редакторы иде. Ин беренче яңалыкларны алардан ишетә идек — Нинди язмышлар ташлады?—дип сорау ала башлады Таисия Ивановна — Минзәләдә икәнеңне ишетеп беләм. ничек яшисен анда? Әлмәткә күчәргә уйламыйсынмы? Ин кирәкле ноктага кагылды бит бу. рәхмәт төшкере! —Кил, теләсәң, бүген үк квартир була! Үз акылында микән бу. әллә мин саташаммы дип аптырадым. Берберебезне сынагандай, күзгә-күз карашып куйдык. —Дөресен әйт. Әдип, бу бик важно минем өчен, хатынын әйбәтме?— дип, көтелмәгән сорау бирде ул шунда. — Кешелекле, сабыр холыклы,—дидем, мондый кызыксынуның төбендә ни ятканын аңларга тырышып. —Гафу ит. тагын бер сорау, балаларыгыз ничәү’’ —Икәү. — Менә нәрсә,—диде ул, эшлекле сүзгә күчеп,—зур гаиләле нефтьче өйдәш күршеләрем яңа квартирга күченергә торалар. Төенчекләре төйнәлгән. Үзем зал якны алсам, калган ике кырый бүлмәләр бушап кала. Ялгыз икәнемне беләсең. Әдип, мин бит белмәгән-күрмәгән теләсә кемне кертә алмыйм яныма. Бер кухняга ике хатынның сыюы да кирәк бит әле... — Ике куллап риза!—дидем мин, күктән төшкән көтелмәгән бәхет елмаюына куанып —Ә шәһәр Советы ни әйтер?! — Шәһәрнең чын хуҗалары юк хәзергә. «Тайга законы» монда Кем ничек булдыра ала. Калганын үзем җайлармын. Только бик тиз, шушы ике көн эчендә хәл итәргә кирәк. —Сезгә ышанам мин, Таисия Ивановна! Ялгыз хатынның күзләренә яшь килде: — Рәхмәт яхшы сүзен өчен. Кешегә ышанычың бушаса—бергә яшәп тә булмый бит. Башка беркем белән дә күрешеп тормыйча, юл унай туры килгән йөк машинасына утырып, тизрәк Минзәләгә сыздым. Тәвәккәллек алдамас, төянеп килсәк, балалар белән урамда калдырмаслар әле. дип ышандырдым үземне. Минзәләгә кайткач, Саҗидә белән бер-ике сүз алыштык та. шәһәр Советына чаптым. Фатирны тапшырырга кирәк бит. Ак чәчле шәһәр башлыгы, шуны гына көтеп торгандай, кулымны кысып, рәхмәт белдерде, хәерле юл теләде. Төзелеш бармаган Минзәлә шәһәрендә бер бүлмәле фатир бушап кала бит. Димәк, мин дә кемнедер бәхетле итә алам. Авторотадан ике тәүлеккә түләп алган «полуторка»га төялдек тә, яртылаш буш кузовта шалтор-шолтыр килеп, юлга кузгалдык. «Юл газабы—гүр газабы»на ук әйләнмәде алай. Кон аяз. август әле җәй көчендә, ин мөһиме—күңелләребез киләчәккә өмет белән тулы иде. Миләүшәбез, әнисе алдында тирбәлеп, күбрәк вакытын йоклап уздырды. Без гөялгән машинанын шоферы Әлмәттә күп тапкырлар булган икән. Берәүдән дә сорап тормыйча, туп-туры редакция янына килеп тә туктады. «Знамя труда» гәзитенен җаваплы секретаре Зарогацкая безне каршыларга үзе йөгереп чыкты. Минем төгәллекне эш буенча белә иде ул Көтеп, күзәтеп торган, күрәсең. Аның беренче карашы матрац, мендәрләр арасында җайлы оя корып утырган Саҗидәгә һәм әниләренә елышкан Илдар белән Миләүшәгә төште. —Ай. какие хорошенькие!—дия-дия, хәтта берәм-берәм күрешеп тә чыкты. Редакциядән тагын кемнәрдер күренде. —Төкле аягыгыз белән!—дигән сүзләр ишетелде Әле үзебез күрмәгән, аяк басмаган «сборно-шитовой» йорт Грибоедов исемендәге урамда икән. Ул язучының монда ни бәйләнеше бардыр’ Урам әле төзелеп кенә ята. Кая карама—сары ком. вак таш өемнәре Машинадан төшүгә, Илдарыбыз томырылып, шул тарафка йөгерде Бер «тау»нын башына менеп басты да чәрелдәп кычкырып җибәрде Үр-р—ә-ә-ә-! —Сыбызгы!—диде Зарогацкая, яратып кына. —Беренче биеклек алынды!—дип, шатланып көлеп җибәрде әнисе. Мин, солдат акылы белән: «Сугышта сугышмыйча гына стратегик биеклек алуга тиң инде бу яна урын»,—дигән нәтиҗәгә килдем —Фатирыбыз беренче катта икән. —Әйдәгез, үз өегез дип белегез. Сез бүгеннән Әлмәтлеләр!—диде булачак күршебез, безне артыннан ияртеп. Ин әүвәле үзебез яшәячәк бүлмәләргә күз салдык. Алар әлләни зур түгел. Әмма һәркайсы Минзәлә фатирына торырлык. Стеналарга чәчәкле яшел обойлар ябыштырылган. Күзне иркәли, ял иттерә торган төсләр Кухня, ванна краннарыннан гөжләп су килә Таисия Ивановна шунда ук газ плитәсен кабызып җибәрде: «Башта чәйләп алабыз»,— диде. Үзәктән җылына торган йорт булгач, үзебезгә ияреп килгән күмер чүлмәгенең дә, соскы һәм ухватның да кирәге калмас. Чәчәкле көянтәнең дә. Әйдә, Минзәлә истәлекләре булып калырлар. Киртләч-киртләч Зәй таулары, биек нефть вышкалары белән бергә. Яңа Әлмәт безне яңача каршы алды. Шушы төбәктән Саҗидә сихри шигърият мәйданына юл сапты. Шәһәр төзелешендә бөтен ил диярлек катнаша. Арзанлы девон байлыгын тизрәк чыгару, суыртып алу һәм озату өчен хөкүмәт техниканы кызганмый. Бәйрәм демонстрацияләре уза торган трибуналы урамны эзли торгач, сөңгеле тимер рәшәткәләр белән уратылган яшь парк янына килеп чыктым. Тигез рәтләр булып тезелгән нәзек каеннар, яшь имән, тирәк агачлары сизелер-сизелмәс искән йомшак җилгә дә башларын чайкап куйган булалар. Парк башында ике катлы өр-яңа мәдәният сарае масаеп утыра Яшь шәһәрнең бердәнбер бизәге, йөзек кашы. Булачак урам мәйданында— тактадан ясалган бәйрәм трибунасы. Горький исемен йөрткән клуб алды белдерүләр белән чуарланган: беренче сентябрьдән хор, баян, тегү-чигү, драма түгәрәкләренең эшли башлавы турында язылган анда. Шулар янына күңелемнән әдәбият-иҗат түгәрәген дә өстәп куям. Нигә әле ул гына ятим калырга тиеш Эчкә узам. Тынлы оркестрчылар репетициягә җыйналган икән Клуб мөдире Мөнирә Шәйхетдинованы (мин аның белән танышып өлгергән идем инде) күреп, оркестр турында кызыксынгач, ул киң елмаеп, горурланып җавап бирде —У-у, шәһәребезнең беренче оркестры туа бит! Бәйрәм демонстрациясенә хәзерләнәләр «Беренче оркестр»... Шигырь темасы бит бу! Мин моны хәтеремә салып куйдым. Әйе. җырсыз, моңсыз, музыкасыз нинди шәһәр инде ул! Культура йорты каршында әдәбият-ижат түгәрәге учагын да кабызып җибәрү турында сүз башлагач: —Соң, әйдәгез, күңелебез киң,—диде Мөнирә апа, йөзен балкытып— ничек тә сыярбыз. Мина шул ризалык кына кирәк иде Тәҗрибәм юк түгел Пермь татар педагогия училищесында укыган елларда ук әдәби хәрәкәтнең уртасында кайнадым Ә Горький институтында укыганда поэзия семинарларында катнашу. Михаил Светлов, Евгений Долматовский. Михаил Луконин кебек олы шагыйрьләрнең эмоциягә бай чыгышларын тынлау, ярсый-ярсый шигырьләр тикшерү Тегермәнгә керсәң, онга буялмыйча чыкмыйсын, диләр бит. Клуб директоры Мөнирә апа Шәйхетдинова белән сөйләшкәннән сон, тагын бер белдерү эләргә урын табылды Шәһәр гәзитендә «1955 елнын 15 сентябрендә Максим Горький исемендәге культура йортында татар әдәбиятиҗат түгәрәгенең берече утырышы була» дигән белдерү дә басылып чыкты. Көзге караңгы кич. Резина итекләрдән пычрак ярып, клуб янына килеп туктауга, каршыма кыяр-кыймас кына ике егет килеп басты Танышабыз: —Жәмит Рәхимов. —Илдар Әхсәнов. Корреспондент гадәте буенча, шунда ук төпченә башладым Беренчесе—киң кашлы, түгәрәк йөзле, эрерәк сөяклесе—Иске Шөгер авылыннан булып чыкты. Бәлки яшьлек романтикасы белән җилкенеп килгәндер 1935 елгы. Колхозчы гаиләсеннән, урта белеме бар. Промыселда оператор булып эшли икән. —Язасызмы сон? —Аз-маз маташтырам,—диде Жәмит, игътибар күрсәтүгә канәгатьләнү тойгысы белдереп,—вакыт кына җитми —Ә сез, Илдар? Бу сорауны бирүгә, егет кызарынып, башын аска иде: —Әллә шунда... Әле сакал-мыеклары яна төртә башлаган егетләрне ияртеп, клубка кердек. Ул кичне безгә түгәрәк утырышы өчен аерым бүлмә эләкмәде Булган кадәресен үзешчәннәр «яулап» алган. Әле ярый, икенче катка күтәрелә торган бетон баскыч астында бер куыш бар икән. Аны клуб рәссамы, фанердан стена корып, үзе әмәлләгән булып чыкты. Түшәмдә (ягъни баскыч астында) балкып зур лампочка яна. Борчуга төшкән клуб директоры шунда кереп сөйләшүгә, башына буйлы кепка чәпәгән, ачык киң маңгайлы, чандыр гәүдәле берәү: —Әйдәгез, әйдә, көтелмәгән кунакларга мин бик шат.—дип, ике куллап күрешеп чыкты,—зинһар түрдән рәхим итегез! Очкылык тоткан сыман, көлә-көлә сорап та куйды: —Сез ризамы мондый комфортка?! Риза булмый хәлең юк Ничек кирәк алай җайлашып утырышкач, хуҗа тантаналы поза алып, үзе белән таныштырды: —Республиканың атказанмаган драматургы Кәлмәди! Аннары тонын киметеп, төзәтмә кертте: — Монысы юмор өчен генә, иптәшләр. Сәет Ганиевич Кальметов дигән кеше булам мин. Мин сагая төштем. Татар академия театрында сугыштан сон шаулап барган «Тын Алан шаулый»нын авторы була түгелме соң бу?! Менә кайда күмелеп ята талант! Сөйләшергә, аралашырга сусаган, күрәсең. Кальметов дилбегәне шунда ук үз кулына алды. «Без Берлинны штурмлаганда. .» дип, сугышта үзенең танкист буларак катнашканлыгын да, Иске Әлмәтгә кыйшайган өйдә кеше өстендә яшәүләрен дә, кара мунчада, сукыр лампа яктысында яна әйбер «әмәлләвең» дә... бер-бер артлы хәтеребезгә салып куйды: —Гениальный әйберләр төнлә туа, егетләр,—диде. Сәет, рәссам буларак, Әлмәт күчмә театрында да эшли икән, театрга ияреп, гастрольләргә дә чыккалый. Шулай итеп, Әлмәтгәге ин беренче «утырыш»ыбыз яшь драматург Сәет Кальметов белән танышудан башланды... Көтмәгәндә Татарстан Язучылар союзыннан хат килеп төште. Өметемне ныгытып җибәрде ул. Күңелем алдан ук нидер сизенеп, дулкынланып, хатны укырга тотындым: «Хөрмәтле Әдип иптәш Маликов! ..Үзегезнең дә язучы кеше булуыгызны һәм әдәбиятка хөрмәтле карашыгызны искә алып, уртак эшебездә—әдәбиятның алмашчы көчләрен хәзерләүдә Язучылар союзына ярдәмгә килүегезне үтенәбез. Шундагы җитәкче иптәшләр һәм әдәбият укытучылары белән сөйләшеп, язу дәрте булган яшьләрне барлап алсагыз һәм редакция каршындамы, татар урта мәктәбе янындамы әдәбият түгәрәге эшләтеп җибәрүне оештырсагыз икән Ничек кенә булмасын, без сездән бу турыда үзегезнен конкрет фикерләрегезне көтеп калабыз. Сәлам һәм хөрмәт белән: Татарстан Язучылар союзы правлениесе председателе урынбасары- c. Хәким Правлениенен жаваплы секретаре—Ф Хөсни 28.IX. 55 ел.» Яшь язучыга карата ихтирам һәм ышаныч күрсәтү ярылып ята иде бу хатта Өстәвенә «үтенәбез!» дигәннәр бит әле Ун ел элек Сахалинга, мин фәкыйрегезгә әдәби кулын сузган, «Атаудагы хисләр» поэмасын журналга тәкъдим итеп, мина канат куйган Фатих Хөсни, сугыштан кайткач. Тукай клубында бергә әдәби кичәдә очрашу үткәрергә насыйп булган Сибгат абыйлар дәрт өстенә дәрт өстәделәр Форсаттан файдаланып, шул көнне үк партия шәһәр комитетының пропаганда бүлеге ишеген шакыдым Ул чагында бүлек мөдире булып, янарак кына килгән Наилә Закировна эшли иде Очраштык, сөйләшеп киттек Казаннан килгән хатымны күрсәттем Наилә Закировна хатны укып, кулында әйләндергәләп: —Барыбызга ла кагыла бу хат,—диде сөенеп,—әйдәгез, бергәләп уйлашыйк Бер баракта укмашкан ике редакция һәм типографиядә урын табылмас. Ә менә татар урта мәктәбен күз алдында тотсак” — Мин Горький клубы директоры белән килешкән идем инде Безгә шәһәр масштабы кирәк бит,—дидем Наилә Закировна йөзен балкытып, көлеп җибәрде —Әлбәтгә инде! Сезгә колачны кинрәк жәяргә кирәк. Дөрес әйтәсез Әйдәгез, бердәнбер үзәк клубны файдаланыйк Мин аларга хәбәр итәрмен Мәсьәлә хәл ителде дип саныйк. Масштаблы, озакка исәп тотылган төзелешләрне мин сугыш кырына охшатам. Берөзлексез машиналар ыгы-зыгысы, көндездә, төнлә дә тынып тормый торган мотор тавышлары. Тауларны шартлаталар Җирне телгәләп, озын траншеялар уза, тирән чокырлар казыла Төннәрен офыкларга үрләгән, болытларны кызарткан газ факеллары балкышы, җир тулы тимер- томыр өемнәре Әгәр солдат күзлегеннән карасан. каты һөҗүм вакытында авыл-калаларны кызганып тормыйлар, җинү хакына бөтенесен утка тотып, җимереп узалар Юк. монда калалар җимерелми, алар төзелә Ә менә урыны-урыны белән уңдырышлы җирләрнең структурасы җимерелә бара Нефть белән аралашкан туфрак дистә еллар буе уңыш бирмәячәк Бер яктан—шулай, ә ил масштабыннан карасан—хөкүмәтебез хаклы булган бит Менә, күз алдында алма тәгәрәтердәй асфальт юллар сузыла Алар безнен төшебезгә дә кермәгән Әкияттәге сыман яна калалар калкып чыга. Йортларга газ керә, утын кайгысы бетә Нәтиҗәдә урманнар янга кала. Яңа ачылган кибетләр күз күрмәгән байлык, нигъмәт белән тулган Хаклары да кыйммәт түгел Эшләгән кеше акчаны да «көрәп» ала КемГә зыян моңардан? Сугышта җимерек хәленә килгән Илне тергезергә, аякка бастырырга кирәк иде Димәк, мондагы бөек һөҗүмне туктатып булмаячак хәзер Шушы төзелеш шау-шуында, үз тавышын таба алмыйча, күпме талантлы яшьләр адашып, югалып йөридер Очрашасы, барлыйсы, күңелләренә оеткы саласы иде шуларнын Тиешле игътибар, ниндидер этәргеч булмаса. галант дигән тылсымлы көч йомылып, сүнеп калырга да бик мөмкин. Казан буенча ук таныш Миңлебай егете Шамил Ьикчуриннын биредәге төзелешләрнең берсендә эшләгәнен белдем Республика гәзитендә аның ачынып язылган тәнкыйть мәкаләсен дә укыганым бар иде. Адресын белеп, Шамилне эзләп таптым. Кин һәм озын баракның уртасыннан баштан-башка ярым караңгы коридор сузылган. Ике яктан да ишекләр, ишекләр. Сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Кемнеңдер гармун уйнаганы да, балалар елаганы да. Мин кергәндә, Шамил, жылылык батареясы ягына артын куеп, идәндә бөгәрләнеп ята иде Чигәләренә аерылып төшкән көлсу чәчләре, зәнгәр күзләре белән Такташны төсмерләткән егет—шул үзе бит бу! Мин бит Казанда радиода эшләгәндә аны. театр училишесы студентын. Тукайның «Шүрәле»сен укырга микрофон алдына чакырган идем. Аны тыңлаганда урынымда утырып тора алмадым. Булачак артистның эфирдагы шүрәлесе күз алдыма килеп басты. —Әдип абый!—дип, ул шунда ук мине танып алды. Урыныннан кузгалырга итте, ләкин уфылдап, яңадан ятты —Төзелештә билемне кузгаттым,—диде ул гафу үтенгән сыман, уңайсызланып —Врачлар «хондроз» ди Хандрит итәм, янәсе. Хәзер ышаныч бетте миңа.. —Төзүчеләрнең тетмәсен теткән теге усал мәкаләң өченме әллә?— дип сорадым мин,—гәзитгә укыган идем. Шамил аклану ягын каерды: —Мин бит анда төзүчеләргә таш атмадым. Трест башындагы җитәкчеләрне камчылаганыем. Менә үз сыртыма төште ул камчы. Эш горком бюросына барып җитте... Бикчуринны бик теләп тотынган комсомол эшеннән гади ташчы итеп күчерәләр. Ул югалып калмый. Лепщик һөнәрен үзләштерә, Чупай ташыннан салынган яна йортларның эчке стеналарын, түшәмнәрен, известь һәм үзле балчыктан «коеп» ясалган чәчәкле орнаментлар белән бизи башлый... —Әлмәт барьерларын гына сикереп узарга көч табарсың әле,—дип, аны үземчә юатырга тырыштым. Горький исемендәге клубта булачак алдагы әдәбият түгәрәге утырышына чакырдым —Рәхмәт, рәхмәт җылы сүзегез өчен,—диде Шамил, ышаныргамы- юкмы дигәндәй, башын кашып,—ничек тә килергә тырышырмын, Әдип абый... Чираттагы утырышыбыз клуб китапханәсе бүлмәсендә узды Унбишләп кеше җыелды. Шулай итеп, беренче беркетмәбез дә барлыкка килде. Шунысына сөендем, Шамил Бикчурин да биредә иде... Әлмәттә татар әдәбият түгәрәге барлыкка килгән дигән хәбәр тиз таралып өлгерде. Юк, түгәрәк кенә түгел, әдәби берләшмә хәзер. Төзүчеләр, нефтьчеләр белән бергә, республика корреспондентлары, редакция хезмәткәрләре дә катнашып, аралашып китте. Миңлебай, Тайсуган авылларыннан да киләләр. Мәскәүдәге Горький институты белән Әлмәттәге Горький клубы ничектер кардәшләр, аваздашлар булып тоела иде мина. Биредәге иҗат атмосферасы шуңа дәлил. Яшь рәссамнар, үзешчән артистлар, яңа туып килгән оркестр... Бигрәк тә әдәби берләшмә утырышлары... Соңгысы институттагы поэзия семинарларын сагындырып искә төшерә. Илдә танылган шагыйрьләрнең семинарларында катнашу олы ижат дөньясына күземне ачты. Шулар йогынтысын көчемнән килгән кадәр, азмы-күпме бирегә дә күчерәсе иде. Шигъри детальләр арзан гына бирелми шагыйрьгә. Аны йөрәк каны белән түләп алалар. Яшь авторларны ничек тә шуңа ышандырасы килә иде. Үз эченә йомылып йокымсырап йөргән талантларны уяту, хәрәкәткә китерү өчен уңай атмосфера тудырырга кирәк. Горький клубында җыйналып сөйләшү бигрәк тә шуның өчен тансык иде безгә. Ире кыек юлда йөрсә, хатын-кыз моны бик тиз абайлый: күз карашыннан, үзүзен тотышыннан, хәтта сулышыннан да сизә. Кичләрен минем сонлап кайтуымны Сажидә алай шик астына кунмый иле Ышана, димәк. Ә шулай да отчет алмыйча калмый «Берләшмә утырышына кемнәр килгән?» «Ниләр укыдыгыз?» «Сөенердәй әйберләр бармы?» һәм башкалар. Андагы тәэсирләрем белән иркенләп уртаклашам, әдәби бит өчен дип сайланган шигырьләрне күрсәтәм Ул аларны кухня өстәленә тарагын, бер кат күздән кичерә, уйланып тора. «Дулкынландыра торганнары аз шул».—дип куя Сажидәнсн таләпчәнлеген беләм инде Классик әсәрләр югарылыгыннан торып фикер йөртсән. яшь авторларнын кулъязмаларын укып торасы да түгел Үзләре язарга батырчылык итә атмаганнар аеруча таләпчән булалар. Бер кичне, мин җыелыштан кайткач, уены-чыны белән — Прозагыз юк бит, үзем тотынам әле булмаса,—дип куйды Сажидә Чыннан да, Фатих Хөсничә. Ибраһим Газича йөгерек телле, коеп куйган шигъри хикәяләр әле безләрнең төшләренә генә керәдер 1963 елнын март аенда Татарстан Я зучылар союзынын Әлмәт бүлеге дә ачылды Казаннан Гариф Ахуновны бүлеккә жаваплы сәркатип итеп җибәрделәр Ул 1963-1965 һәм I967-I96X елларда эшләде Эшләр горл и башлады безнең. 1968-1972 елларда бу вазифаны Равил Фәйзухтин башкар лы. Мин дә 1965-1967 һәм 1972-1982 елларда җитәкчелек иттем Командировкадан кайткач, җилкәндә редакциянең кайнар сулышын тоеп, блокнотыңны «сыгарга», күнел заказын үтәрзә тотынасын Әдәби берләшмәбезнең лә офыклары кинәя башлады Күрше районнарда оешкан әдәби түгәрәкләр хәзер Әлмәт яктысына тартыла зар Яшь каләмнәрне кабул итәрзә бүлмәбез дә. штатлы кешебез лә юк Ул турыда әле хыялланабыз гына Кулз>язма югын килгән һәрберсе -бу мин генә» дигәндәй, кыю гына ишегеңне кага. Үзләре яшәгән районнарга барып чыгасын. м ii'tM.iupN Лашннан һии Уфадан KUW-M к^нак-шр 6г кш (i н!ан i >i.a С (адирчя if YOCUMIM. 3/ Каримов. Э Машков. Г Саттаров. i. Нури. I Афин. Ю Эминов, / дидем үз-үземә. Чыннан да, трибунага менсәм, дулкынланудан туктыйм мин Әллә яшерен тормозым бармы соң?.. Диплом эшеннән сайлап алынган шигъри детальләрне, масштаблы күренешләрне ходка җибәрдем. Кыскасы, Девон нефте якларының сулышын бирергә тырыштым: Биш минут сөйләгәнмен «Мөгезеннән эләктерден. рәхмәт!»—дип аваз салды берсе Шагыйрь Василий Федоров икән Кыска сөйләвем өчендер, бәлки, әйбәтләп кул чаптылар Арадан ике студент «отлично»га яклаган булып чыкты. Ни гажәп— берсе мин «Уртача»га да риза идем югыйсә. Аспирантурага керәсем юк бит әле Залдан чыгуга, тизрәк почтага ашыктым. Әлмәткә шалтыраттым Трубкадан Сажидәнен «рәхмәт, булдыргансың!»—дигән сүзләрен ишетү мина калса, ин зур бүләк иде Бу мактау сүзе артында күпме кичерешләр, борчылулар ята Күмел кылымнын өзелергә житкән чаклары да булды бит. Тормышка ябышып, тырнак канатканчы тырмашулар Аскар—Мәскәү арасында йөргән эчкерсез хатлар мина яшәү өмете бирделәр Сажидәнен аналарча кайгыртучанлыгы, сирәк-мирәк куйган кырыс таләпләре мине ныклап аякка бастырды дисәм дә артык булмас. «Отлично» дигәннәре киләчәккә рухландыру өчен аванс кынадыр дип уйласам да, дипломны унышлы яклау Мәскәү нәшриятларына азмы күпме юл ачты мина. Шул көнне «Дружба народов» журналы нын поэзия бүлеге мөдире институт залында утырган икән Соныннан минем диплом зшсм белән танышкан Күпмедер вакыт узгач, журнал редакциясеннән хат килеп төште. «Бездә «Ташчы» поэмасы белән кызыксыналар Подстрочнигын жибәрә алмассызмы'.’»—дигәннәр Сөенә-сөенә җибәрдем, албетгә Инде оныт каннардыр, булмас, ахры, дип йөри торгач, поэмам шагыйрь Николай Старшинов тәрҗемәсендә кыскартусыз-нисез дөнья күрде Мәскәүдә бер очрашуда Старшинов уены-чыны белән бергә «Без сине әдәби орбитага чытарлык,—дип куйган иде,—«Дружба» иләгеннән үтү жинел түгел, дустым.» Тиз арада аңлашып, чыннан да дуслашып киттек анын белән Фронтта рота запеваласы булган икән Николай Шундый бер шигыре дә бар «Старшинов, запевай!» Анын бер аягын тездән түбән пуля тишеп чыккан, сөякләре чәрдәкләнгән бултан Чалбар балагын күтәреп, җөйләрен күрсәтте мина «Кисәргә бирмәдем»,— диде Атаклы хәрби хирург чәрдәкләнгән сөякләрне тәтәй урынына тезеп, оста гына оештырып куйган булган. «Мен рәхмәт ана. менә аксамыйм да. йөрүемне белом».— лиде Старшинов Минем рәхмәтем тур иде солдат-шагыйрьгә Анын тәрҗемәсендә бит «Дружба народов» журналында сонрак «Альметьевские стихи» дигән шитырьләр циклым да басыллы Старшинов инициативасы белән. «Молодая гвардия» нәшриятында «Первый оркестр» исемле поэма һәм шигырьләр китабы дөнья күрде. «Дстгиз»да «Мы солнце встречаем в пути». «Современник» нәшриятында «Остров моей юности- дигән повесть ларымның басылып чытуына да. мөгаен, шулар этәртеч биргәндер