Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИ ВӘХИЛӘР

Риваятьләр сөйли: Фәрештәләр Мәрьям анабызны, гарешләргә Алып менгән чакта, бер мәлне. Туктатканнар, имеш, изүендә Җир җәсәден күреп—энәне... Теләсәк тә, әйе, җиңел түгел Күккә ашу безнең җаннарга,— Энә генә түгел, биниһая Дөнья гаме тулган аларга. Шулай да мин көтәм Җәбраилне Килер, диеп. Бурак атында. Төне буе бүлмәмдә ут яна, Күңел капкам шәрран ачылган... Канга баткан бу гөнаһлы Җирне Фәрештәләр, бәлки, оныткан? Җире өчен оялгандай. Кояш Алсуланып чыга офыктан. Ә мин барыбер котәм Җәбранлне. Килер әле, килер, бәлки, бер. Күңелемә иңгән төнге уйлар Мөгаен, дим, шигъри вәхндер... Шамил МАННАПОВ (1938) —шагыйрь, прозаик; Татарстанның атказанган сәнгать зизлеклесе. татар һәм рус телләрендә басылган дистәдән артык китап («Хәят кондәлеге». • Тугры. зык алиһвсе* •Кайту*. "Әти урманы*. •Мәңгелектән елмаю* һ б.) авторы Казанда яши. Шамил Маннапов ШИГЪРИ ВӘХИЛӘР Серле мизгел Зиһен җитмәс серле хикмәт булса туу. Мең мәртәбә хикмәтледер—инсан булу. Яшәвенең кадерен белсен дипме икән. Яралтучы бу дөньяны фани иткән. Яшәүне Ул көчле иткән, һәм Үлем дә Көчсез түгел, көтсә дә ул картлык көнең. Кайчак көтми, җаны ныгыма: ан килеш. Адәмнәрнең кисеп куя яшәү жебен. Яшәү—Үлем. Шул икс көч арасында Сират кичү язган адәм баласына. Ахыргача өмет уты сүнми жанда Дөньялыкта үлмәс эше каласына. Әй, җирдәшем, яшьлегеңнең кадерен бел. Исән чакта саулыгыңның кадерен бел. Тере чакта яшәвеңнең кадерен бел. Карилыкта һәр көнеңнең кадерен бел! Бүтән булмас, кабатланмас Серле мизгел... Сөйгән яр һәм гомер юлдашы турында 1 Шау чәчәкле урман аланында ак каенны кочып, уйга баттым. Ак күлмәкле яшьлек мәхәббәтем, хыялыма кабат кайттың. Балга алып, ак каеннар кистем, чәчәкләргә күмелеп бер ял иттем... Чүмеч тутырып берәү су китерде, ул хатыным, гомер дустым иде. 2 Кичләрен мин йолдызларга карыйм, алар аваз бирми, алар серле, алар ерак мин аларга карап, искә алам яшьлн сөйгәнемне. Үзем җирдә яшим. Зарланмыймын, суык булсын якн эссе булсын. Җиргә басып эшкә киткән чакта озата мине хатыным, гомер дустым... Кыямәттән ник шүрлисе? ЯХШЫЛЫК бар. Явызлык бар бу дөньяда. Шулар һаман сугышалар бетен чорда. Иблис куәт биргәнгәме, бу Явызлык Күп вакытта Яхшылыктан өстен чыга. Явызлык ул Иблис кебек гомерледер. Чик куячак, имеш, аңа Кыямәт көн. Ә Яхшылык, шул көнгәчә исән калса. Сират кичеп, чыгачак, ди, барыбер өстен. Шулап булгач. Кыямәттән ник шүрлисе?— Тергезер ул Җир йөзендә гаделлекне. Тик шунысы: яхшы кешеләр түгел анда. Күбрәк «тәмуг кисәүләре» калыр төсле... Юаталар Әллә өндә, әллә төштә булды: Зәңгәр күктә очын йөргәндә Кинәт кенә авырайган гәүдәм Өстерәде мине түбәнгә. Җаным һаман күккә талпынса да. Җирдән яратылган җәсәдем Җир үзенә тартты. Искәрткәндәй. Миндә генә, диеп, яшәвең... Җир- җир инде. Монда бар да гади, Кызлары да түгел хур кызы. Мин үзем дә хур егете түгел. Гөнаһлы бер гади юлчымын. Сизелми дә уза гомер. Э мин һаман сабый. Ориентир өчен алдымда Абыйлар бар ярый. Өлкәнәям, ахры, диеп. Кайчак моңсулансам. «Синең яшь-егет чак!»—диеп Юата күк Туфан. Чибәр ханымнар сораса. Яшем ничек әйтим?— Диеп нәүмизләнгән чакта. «Минем яшькә җит син башта...»— Дип елмая Хәким. Картаюлар урманына Җителә бит тәки! Дисәм. «Әй. малакасус!..»—дип. Көлә сыман Бакый. Абыйлар кадәр эшләргә Гомерләр бир, Ходай, «Хикмәт яшьтәмени?!» диеп. Моңсу гына карап тора Рәсеменнән Тукай... Әмма җаным, хыялына төреп. Алып төшкән оҗмах хурларын. Карашымда офык киңлекләре. К үңелемдә - йолдыз нурлары... һаман күккә баккан җанымны мин Юатамын: «Артык уфтанма. Канатлары талгач, хәл алырга. Оя корып, бала чыгарырга Куналар ич җиргә кошлар да...* Очар кошлар озак кунакламас, Яратылган алар очарга, Насыйп булыр микән кабат мина Яшьлектәге хыял канатында Зәңгәр биеклекне кочарга?.. Үз гомремдә мин еш гашыйк булдым, һәм урлаттым ихлас хисләрем. Инде хәзер калган тойгыларым Акыл-йозак белән бикләдем. Әмма акылга баш бирмәс йөрәк һаман сизгер: юкмы шакучы? Әй, Мәхәббәт, тагын килер булсаң. Табылыр сиңа ишек ачучы... Бу дөньядан киткән чакта шунысы Үкенечле булыр барсыннан Языласы, язылмаган җырым Елап калыр сыман артымнан Васыятьнамә яза кемнәрдер. Малы бардыр, димәк, җитәрлек. Ә мнн андый мәшәкатьтән азат. Найлыгым юк мнрас итәрлек. Васыять язмасам да. сезгә калыр Җан җырларым күңел байлыгым Язылмаганнарын калдыралмам. Үзем белән бергә алырмын. Сезгә калыр сандугачлы таңнар. Кояшлы көн. айлы төн яме: Бабайлардан калган туган җирне. Васыятьнамә язмый-ннтмн генә, Исәннәргә мнрас итәмен... Мизгел хисләр Ут белән су айрылгысыз, Гел янәшә бу дөньяда. Яңгыр да бит күк күкрәтеп. Яшеннәр яшьнәтеп ява... Сөеклеңне елатудан саклан,— Күз яшьләре сытылып чыккан саен, Йөрәгендә тозы утырып калыр, Ачы була барыр аның җаны. һәр күзленең әле күрмәгәнен, һәр сукырның сукыр булмавын, Чын дигәннең һәрчак чын булмавын, Әкият дигәннәрнең чынлыгын Яшн-яши генә аңладым... Син кайгырма, дустым. Бу дөньяда Без генәме әллә алданган, Алданмыйча ничек яшәп булсын Заманасы торгач ялганнан?! Элек гамәлләрен Цитат белән Раслата иде ул Лениннан, Инде гөнаһларын ярлыкауга Аять эзли ислам диненнән. Өлкәнәйгән саен дус-иш кими. Ялгызлыктан җаның сызыла. Әллә язмыш шулай күнектерә Бакый донья ялгызлыгына?.. Күрешалмабыз, яшьли сөйгән яр, Күрми торалмамын, дигән яр: Ирең көнләр, син бит чибәр, яшь, Ә соңыннан... картлык җибәрмәс... Эти, әни китте мәңгелеккә... Дус-ншләрем китте, туганым. Алар белән бергә китте сыман Бар шатлыгы фани дөньяның. Йөрәгемдә ике терән яра: Ике яра ике ятим бала. Үзем белән янә ике ятим: Берсе җаным. Берсе Шигъриятем. Аһ, бу картлык! Кыяфәтне боза. Кыяфәтсез ни ныча1ыма! Шулчак ишетәм кебек Җир тавышын: «Нинди генә булсаң да син, балам, .Алырмын мин үз кочагыма...» Бу Хакыйкатьне кем әйтте? Кем әйтсен, йорәк әйтте: «Күпне кичергән Мәхәббәт Кичерми Хыянәтне...» Әнинең алтын сүзләре Сызылып искә тешә: «Мал малга җиткәнче, балам. Газраил яша җитә...» Күбәләк гомере «Күбәләкнең гомере бер генә кон. Бигрәк тә кыска ич инде...» II җирләшем, әллә үзебезнең Гомерне соң озын дисеңме? Кеше дә бнт уза шул ук юлны... Җитми әле аңа бер гомер. Кеше гомере, бәлки. Галәм өчен Күбәләкнекедәй бер кондер... Шуңа мнкәң әллә Күбәләккә Карыйбыз да ямансулыйбыз? Бер үк Табигатьнең баласы бит. Кечкенәме, әллә зурмы без.