Нәниләр дөньясы
Айгөл—Чаллы кызы. Япь-яшь булуына карамастан. ■+» шактый үрләрне яуларга өлгергән инде ул—шәһәрдәге музыка, рәсем сәнгате мәктәпләрендә белем алган, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, аннан соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кергән. Айгөл дүрт яшендә үк үзе уйлап чыгарган әкиятләрне сөйли торган була. Бишенче сыйныфта укыганда аның беренче шигыре Чаллыда нәшер ителүче балалар газетасы—«Көмеш кыңгырау»да дөнья күрә. Шул вакыттан башлап ул әлеге газета оештырган бәйгеләрдә даими катнаша, соңрак аның яшь хәбәрчесе булып китә. 1998 елда Айгөл Нуретдинованың «Хикмәтле тартма» исемле беренче китабы дөнья күрә. Узган ел ул «Алтын каләм» республика фестивалендә катнашып, призлы урынга ия була. Хәзер Айгөл—өченче курс студенты һәм бер үк вакытта « Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәре дә. Бүген укучыларыбызга Айгөлнең берничә әкиятен тәкъдим итәбез һәм аның яңадан-яңа үрләрне яулавын теләп калабыз Айгөл Нуретдинова АЙСЫЛУ БЕЛӘН НУРСЫЛУ орын-борын заманда, әбиемнең әбисе кыз, бабам нын бабасы егет булганда яшәгән, ди. Хөснетдин исемле бер агай Ул бу якларда дан тоткан бик яхшы тегермәнче булган, ди. Әйләнәтирә авыллардан килгән кәрваннар тузанлы юллардан агылып кына торган. Хөснетдин агай тегермәнендә тарттырылган оннан пешкән ипиләр, күмәчләр ашап туймаслык тәмле була икән. Шунадыр инде, берәү дә кире борылып китмәгән, сабыр гына үзенен чиратын көткән Ә кичләрен олаучыларның жырларыннан тирә-як яңгырап торган Б Ерак жирләрдән килдек Он тартырга без монда Кире какмасларын белдек. Шуңа килдек без монда. Тегермән ташы әйләнә Елга суы көченнән Хуш исләр генә тарала Хөснелбанат миченнән Хөснетдиннең тегермәне Шундый он тарта диләр— Пешкән икмәген ашасан. Куәтен арта диләр Елга ярлары бормалы. Бормалы да сырмалы Бигрәк уңган, бигрәк чибәр Хөснетдиннең кызлары Кара кашлары кыйгач. Сөрмәләр тартып куйгач Яшь йөрәкләр монда тарта. Чибәркәй монда булгач Хөснетдин агайның берсеннән-берсе матур ике кызы булган, ди. Бу кызлар, апалы-сеңелле булуга карамастан, бер-берсенә игезәкләрдән охшаш булганнар икән Хәтта Хөснетдин агай да үзенен олы кызы Нурсылу белән кече кызы Айсылуны бутый икән. Тирә-як авыллардан килгән яшь егетләр, аларга багышлап, берсеннән-берсе уздырып, янадан-яна җырлар ижат иткәннәр Төскә-биткә охшаш булсалар да. кызлар үхләренен холыклары белән бик нык аерылып торганнар Нурсылу төптән уйлап, бар эшен дә җиренә җиткереп эшләргә яраткан Ә Айсылу һәрвакыт шаян, тиктормас, эшләрен дә бик тиз эшләп ташлый, бер урында озак торырга яратмый Бу кыпар булган җирдә колү. җыр. моң авазлары ташып торган Бер-берсеннән аерылып тора алмаган Нурсылу белән Айсылу бер тамырдан үскән ике мәк чәчәгедәй гүзәл булганнар. Килгән егетләр менә шушы саф. гүзәл затларга гашыйк булалар икән, ди Бер генә минутка булса да кызларны күреп калыр өчен. төрле сылтаулар табып, тегермәнгә килергә ашкыналар, имеш Бер генә капчык салып килүче егетләрдән Хөснетдин агай —Ник берьюлы өч-дүрт капчык алып килмисен’’—дигәч, егетләр шаярып: —һәр килгән саен оннын тәме тәмләнә, көч-сихәте арта.—дип елмаешалар икән. Хөснетдин агай ышанган булып кылана. Ә үзе мыегын бөтереп, сакалын сыпыргалый-сыпыргалый елмаеп: —Шулайдыр шул. тәме артадыр, сихәте артадыр, сезне монда шул тартадыр, хикмәтле шул минем тегермәнем,—дип кеткелдәп куя, ди Сернен нәрсәдә икәнен төшенгән Хөснегдин агай акрын гына егетләрне күзәтә, холыкларын тикшерә, кызларына кияү булырлыкларын барлый икән Әмма кызларын кияүгә бирерлек, күнеленә ошаган егетләрне таба алмаган Көннәрдән бер көнне иргә таңнан пар ат җигеп авылга олаучы килеп кергән Шулчак сизгер күңелле Айсылу йөрәгенең чәнчеп алуын, ниндидер сихри көчнен үзенә тартуын сизенгән һәм апасы Нурсылуга -Апам, бүген безнен өчен көтелмәгән очрашу булачак! Зур үзгәрешләр көтә безне.—дигәч. Нурсылу —Әйе. мин дә бүген төшемдә тәрәзә төбендәге роза гөленең пар чәчәк атуын күрдем Тик алар икесе ике төсле: берсе ак. берсе кызыл иде —дигән Айсылу: —Бу. апам, беребез өчен бик яхшы, икенчебезгә бик монсу хәбәр Синен белән аерылышу минутлары якынлаша. Кайсыбызга яхшы, кайсыбызга монсу хәбәр буласын бер Ходай гына белә, төшеңне хәерлегә юрыйк, дип елмайган Тегермән капкасы төбенә пар ат җиккән олау килеп туктаган Арбадан җитез генә сикереп төшкән егет тузанлы чапанын салып каккан, чигелгән билбавын кысыбрак буган, түбәтәен кыңгыр салыбрак кигән һәм ныклы адымнар белән капкага юнәлгән Ишек алдын себереп Йөрүче Хөснетдин агай капканы ачып җибәргән һәм каршысында кыюсыз гына елмаеп басып торган егетне күргәч, сискәнеп киткән -Керергә мөмкинме? Зинһар, гафу итегез, тегермәнчене күрергә буламы •дигән сорауга Хөснетдин агай — Рәхим итегез! Тегермәнче Хөснетдин мин булам.—дип. кулы белән керергә ишарә ясаган. Мин Күгәрчен авылыннан Әхтәмҗан малае Хуҗаҗан булам Ун капчык бодай алып килгән идем, тарттырып бирә алмассызмы' дигән егет, елмаеп Чиратка басарсын. ишек алдына кертеп атларыңны туар, тарттырырбыз. Әле беренче тапкыр гына килүен ахры, мондагы тәртипләрне белеп бетермәгәнгә охшыйсың, -дип сөйләнә-сөйләнә, олы капканы ачкан тегермәнче Хөснетдин агай Эш мәшәкатьләре, ыгы -зыгы белән көн узып, кичкә авышкан Ашалган ташына тешләр уяр өчен тегермән дә туктатылгач, авылда тынлык урнашкан Тегермән буасы ла төсен үзгәртеп, шомлы тынлыкка чумган Кыр-кырларында үскән камышлар, тал-тирәкләр дә. аларга кунып бер-берсен уздырып сайраучы сандугачлар да шул сихри көчкә буйсынып, тын гына ниндидер могҗиза көтәләр икән Шулвакыт буа өстеннән вак көмеш дулкыннар йөгереп узган тал зирәкләр, камышлар чайкалып куйган һәм яр буена яшеллән киенгән гаҗәеп матур, мәһабәт гәүдәле бер егет килеп чыккан Тегермән алачыгы кырыена посып, ул авылны күзәтә башлаган Хәзер генә судан чыгуына карамастан, өстендәге киемнәренең коры булуы әлеге затнын кешеләрдән куркып, яшеренеп торуы анын кеше нәселеннән булмавы турында сөйли иле Бу—шушы елганың хуҗасы—Субай малае Упкын Ул унбиш ел буе шулай буадан чыгып, кызларны күзәтә икән Упкын Айсылуга гашыйк булган, аны күрмичә бер генә көн дә түзә алмаган Кайбер көннәрдә. Айсылу урамга чыкмаса. ул яшеренеп кенә килеп, аны гәрәзә аша күзәткән Айсылу аз гына авырып китсә дә, ул ана сихәтле сулышын өргән Шуналырмы. Айсылу авыруларны жинеп бик тиз аягына баса, тагын да чибәрләнеп, үсеп китә икән Бервакыт авырып ятканда кыз үзенә карап торучы бик чибәр егетне күргән, саташам ахры, дип кулларын селтәгән һәм йоклап киткән. Айсылуның кул селтәгәнен күргән Упкын моны үзенчә кабул иткән «Айсылу миннән курыкты, ул мине яныннан куа. ул минем белән сөйләшергә теләми».—дип уйлаган Шулай да яшерен генә күзәтүләрен дәвам иткән «Берәр унайлы вакыт килер, мин түземле, мин синнән башка яши алмыйм Син барыбер минеке булачаксың».—дигән Упкын. Бу юлы да ул кызны күрү нияте белән, коры жиргә чыккан Кызыксыну көчле булган гадырмы, бераз посып торгач. Упкын алачык артыннан чыгып, сукмак буйлап атлаган. Уйларына бирелгән егет көтмәгәндә артында аяк тавышлары ишетеп, сискәнеп киткән Артына борылып караса. Нурсылу басып тора икән. Кызлар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш булсалар да, күңеле белән аера икән аларны Упкын. Хур егетедәй чибәр Упкынны күргән Нурсылу аңа шул минутта ук гашыйк булган. Оялып, алсуланып киткән йөзен, сөю чаткылары кабынып киткән күзләрен яулык очы белән каплап сукмактан читкә тайпылган. Хәзер инде качып торуның мәгънәсе юклыгын аңлап. Упкын да телгә килгән: —Сылукай, курыкмагыз. мин сезгә начарлык эшләргә теләмим, юлыгызны дәвам итегез,—дигән, ике кулын күкрәгенә куеп, башын аска игән һәм сукмактан читкә чыгып баскан. Шулвакыт авыл башында тальян уйнап жибәргән. аңа яшь кыхтарның, егетләрнең жырлары кушылган Якынлашып килүче авыл яшьләре белән очрашудан курыккан Упкын тизрәк китү ягын караган, шулчак Нурсылу: —Рәхмәт, ә мин курыкмыйм. Сез кемнәргә килдегез, кайсы авылдан?— димәсенме. Каушап калган Упкын: — Мин буадан,—дигәнен сизми дә калган. —Андый авыл бармыни9 Минем ишеткәнем юк.—дигән Нурсылу Кирегә юл югын аңлаган Упкын: —Әйе, бар. моннан ерак ул.—дигән, үз ялганыннан үзе оялып. Тальян гармунга кушылып жырлаучы яшьләр алар янына килеп житкәннәр. Гармун тартып килүче Хужажан: —Менә чнбәркәй кайда икән Без аны югалткан идек.—дигән, мәхәббәт тулы күзләрен Нурсылуга төбәп. —Ә мин сезне бөтенләй белмим Сез кем буласыз соң?—дигән Нурсылу —Гафу итегез, таныш булыйк, исемем Хужажан Күгәрчен авылыннан он тарттырырга килдем Мин инде башкалар белән таныштым, сезне генә беренче күрүем,—дип. башын аска иеп сәламләгән аны егет. Нурсылу. — Мин дә сезне беренче күрәм Минем исемем Нурсылу, мин тегермәнче кызы булам,—дигән, яулык чите белән йөзен яшерә төшеп. —Ә бу егет кем?—дигән Хужажан. кыз янында каушап калган Упкынга күрсәтеп —Мин. мин Әбүбәкер,—дип ялганлавын сизми дә калган Упкын Яшыәр озакка сузылган танышуны тизләтеп, аларны чолгап алганнар һәм жырлыи. бии башлаганнар. Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып Упкын куаклар арасына качкан Моны берәү дә сизми калган Жырлыи-жырлый болынга юл алган яшьләрне куаклар арасыннан карап калган Упкын, үзенең алардан жинел котылуына сөенеп «Мине үзләре белән тиң күрделәр, миннән шикләнмәделәр, бернәрсә дә сизмәделәр».—дип сөйләнә-сөйләнә буага кереп киткән Болынга житеп. жырлы уеннар башлануга, Нурсылу Әбүбәкернең юкка чыгуын күреп алган Беренче минутларда ук бу егеткә гашыйк булуын аңлаган Хужажанның анын янында басып торуын да. ана нәрсәләрдер сөйләвең лә сизмәгән кыз. Салкынча жил исеп куйгач. Хужажан камзулын Нурсылуның иңбашына салган Шулчак кыз айнып киткәндәй булган — Мина кайтырга вакыт* Минем арттан килеп йөрмәгез, минем егетем бар.— дигән ул. үзе лә сизмәстән Камзулны Хужажанга тоттырган да. егетне гажәпкә калдырып, өйләренә таба йөгергән Каушап калган егет янына Айсылу килеп баскан —Кунак егете ниләр уйлый9 Каршында Нурсылуга бер тамчы судай охшаган кыз басып торуын күргән Хужажан бөтенләй югалып калган —Сез әйләнеп килдегезмени9—дигән ул. тегермәнче өенә күрсәтеп. Айсылу егетнен үзен апасы белән бутавын аңлап: — Йөгереп китүче кыз минем апам Нурсылу, ә мин Айсылу булам.—дигән Алар күпме сөйләткәннәрдер, әмма шушы минутларда кыз белән егет арасында мәхәббәт гөле чәчәк аткан. Алар бергә таңны каршылаганнар, сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Көлешә- көлешә буа яныннан узып баручы бу парны Упкын күреп алган һәм шунда ук үзенен Айсылуын таныган Чирагы житеп. он тарттырып, тагы очрашырга сүз биреп. Хужажан авылына кайтып киткән Гашыйк булган ике кыз да кичке уеннарга чыкмас булганнар Алар бер-берсенә үзләренең серләрен сөйләп, өйдә генә утыра башлаганнар Нурсылу Әбүбәкер-Упкыннын килүен көткән, ә Айсылу Хужажанын сагынган Шулай бер кич Айсылу тегермән буасына кер чайкарга төшкән Басмадан иелеп чайкый гына башлаган икән, су төбеннән ана текәлеп карап торучы егетне күреп алган. Кызнын кулыннан чиккән сөлгесе төшеп киткән, шуны гына көткән Упкын сөлгене эләктереп алган да. тирәнгәрәк чумган Каушаудан ни кылырга белмәгән Айсылу басмадан йөгереп чыккан ла. яр буеннан буаны күзәтә башлаган. Буа суы төрле төсләргә кереп жемелди икән, вак көмеш дулкыннар камышлар арасыннан тибеп чыккан сихри моңда тирбәлә-тирбәлә хәрефләр барлыкка китергән Су өстендә ап-ачык булып Айсылу исеме пәйда булуын күргән кыз. бу гүзәллек алдында кузгалырга да. суларга ла куркып тораташтай катып калган. Камышлар арасыннан сихри моң агыла да агыла икән Менә буа өстендә пар аккош барлыкка килгән, алар Айсылу каршына йөзеп килеп баш игәннәр дә. сихри көйгә бии башлаганнар. Бу гүзәллекне берәрсе күрми микән, дип артына борылып караса. Айсылу бик та таныш егетне күреп алган. Егет кулларын алга сузып, кызга таба атлаган Айсылу, курыкма! Мин сине рәнжетергә теләмим* Без синен белән күптәнге танышлар бит Исеңә төшер!—дигәч. Айсылу авыру чагында янына килгән, буа төбеннән аны күзәтүче һәм янында басып торучы егетнен бер үк зат булуын анлап алган —Әйе, мин сезне беләм кебек Ә бу могҗизалар? -Болар бар да синен хөрмәткә. Айсылу Мин бу минутларны күптән когтем Әйдә, минем белән буага.-дип. Упкын кызны буага әйдәгән Сихри көчкә буйсынып алга атлаган Айсылу аяклары суга тигәч кенә айнып киткән — Юк! Юк!—дип кычкырып жнбәргән һәм артына да әйләнеп карамыйча, өйләренә йөгергән Тыны бетеп, көч-хәл белән бусагага кайтып егылган Сенлесен күтәреп сәкегә салгач. Нурсылу анын янына утырып —Сенлем. сиңа ни булды9 Нәрсә куркытты9 Барысы турында да сөйлә. - дигәч. Айсылу баягы хәлләрне бәйнә-бәйнә апасына сөйләп биргән —Ә исемен сорамадыңмы9 Юк. үзе лә әйтмәде Ул кеше түгел, апам Бу вакыйгадан сон бер ел вакыт узган Айсылу белән Хужажан күп тапкырлар очрашканнар Көз җиткәч, гуй ясарга җыенганнар -Сезнсн бәхеткә быел уңышлар да мул булды, амбарларыбыз да ризык белән тулды, балалар.— дип сөенеп туймаган Хөснетдин агай Билгеләнгән көн килеп җиткән Туган тумача дус-иш күрше-тирә туй мәшәкатьләре белән мәш килгән Шатлыгыннан күбәләктәй очып йөргән Айсылу йокы бүлмәсенә килеп кергән Карашы тәрәзә төбендә үсеп утырган роза пиенә төшкән Әле кичә генә шау чәчәктә утырган гол шннгән. чәчәкләр башларын аска игәннәр Әйтерсең, алар нинди дә булса хәвеф буласын белгертәләр Шатлыгыннан исергән кыз. күп уйлап тормаган, гөлгә су сипкән дә. бүлмәдән чыгып микән Анын йөрәге ярсыган ул бәхет мизгелләрен күбрәк татып калырга ашыккан. Туй башланган. Яшь парларга матур теләкләр теләгәннәр, киңәшләр биргәннәр. Авыл гөр килгән. Бервакыт Нурсылу яшьләр арасында басып торучы Әбүбәкерне күреп алган. Сенлесе өчен шатланып, кунакларның күңелен күреп бөтерчектәй бөтерелеп йөргән Нурсылу аңа таба биеп киткән Әбүбәкер дә кызга таба атлаган, менә алар уртада очрашканнар, бергә әйләнә башлаганнар. Нурсылу Әбүбәкердән күзләрен ала алмаган. Тик Әбүбәкернең генә күзләре башканы эзләгән. Янында бөтерчектәй бөтерелүче гүзәл кызны күрмәгән ул. Менә ул бер генә секундка Айсылуның күз карашын сизеп алган. Бу мизгелдә Айсылу да уртада әйләнүче чибәр егеткә һәм апасына карап алган. Әбүбәкер-Упкынга шушы мизгел җиткән дә инде Анын сихри көче Айсылуга шунда ук тәэсир иткән Айсылу аңа бөтенләй буйсынган. Менә Нурсылу белән Әбүбәкер әйләнүдән туктап, кырыйга чыгып басканнар. Нурсылу һәм башка кызлар ак өйне бизәргә кереп киткәннәр. Упкын акрын гына кешеләр арасыннан чыгып, буага таба юл алган. Озак та үтми, анын артыннан Айсылу да кузгалган. Үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмичә ул буага таба атлаган. Хуҗаҗанның: —Нишлисең, Айсылу?—дигән соравына: —Мине бер генә минутка калдырып тор, мин хәзер киләм!—дигән кыз моңсу гына Сөеклесенең үтенечен кире кагарга теләмәгән Хуҗаҗан аны күз карашы белән озатып калган. Күпме вакыт узгандыр, тирә-якны яңгыратып берәүнең: —Айсылу буага батты! Коткарыгыз!—дип кычкыруыннан бар халык сискәнеп киткән Тальян туктап калган, тирә-якта тынлык урнашкан. Бераздан, исләренә килеп, барысы да буага таба йөгергәннәр. Егетләрнең кайберләре суга сикергән. Айсылуның гәүдәсен табып, яр кырыена алып чыгып, яшел чирәм өстенө салганнар Сөйгәне өстенә иелеп, Хуҗаҗан бары бер генә сүзне кабатлаган: —Сула, бәгърем, сула, сула... Үзе кызның чәчләрен сыпырган, үзенен күзләреннән мөлдерәп яшь аккан Тик Айсылу гына сулыш ала алмаган шул инде. Хуҗаҗанның сүзләрен урманнар кабатлаган, аваз буа ярлары буйлап яңгырап авыл өстенә әйләнеп кайткан. «Сула! Сула! Сула!..» Бу вакыйгадан соң бик күп еллар узган, тик елганың исеме авыл халкы хәтерендә «Сула* булып мәңгегә калган. Кызганыч, әлеге буада батып үлүче кызлар күп була. Әбиләрнең, бабайларның: —Буа хуҗасы Субай малаена кәләш эзли икән, шуңа күрә яшь кызларны үзенә ала икән,—дигән сүзләрен хәзер дә ишеткәнем бар. КАРАТАШ ТОКЫМЫ орын-борын заманда, кәҗәләр—кыргый, этләр—бүре, мәчеләр— исемсез, ерткыч җанварлар, кошлар гаять күп булган калын урманда бер гаилә булып бүреләр яшәгән, ди. Көннәрдән бер көнне гаилә башы Карасырт өнендә ике бүре баласы дөньяга килгән. Аларнын берсе үзенен җитезлеге, чем кара төсе, кызыксынучанлыгы белән барлык бүреләрне гаҗәпләндергән Ике атна дигәндә, игезәк туганыннан күпкә көчле, хәйләкәррәк икәнен күрсәтеп, зуррак калҗаларны ашый, кирәк булса, туганы авызыннан да тартып ала икән ул. Ай үсәсен көн үскән бүре баласы өлкәннәр белән ауга чыгасы көнне зарыгып көткән Өлкәннәрнең аудагы маҗаралары, хәвефле хәлләрдән ничек котылулары турында тыңларга бик яраткан Карасырт та киләчәктә бу баласының гаилә башы булып каласына ышанганнан-ышана барган. Көн артыннан көн узган. Менә беренче ауга чыгу көне дә килеп җиткән. -Тыңлагыз, бу киңәшләрне сез яхшы белергә, үтәргә һәм мәңге онытмаска тиеш,—дип башлаган Карасырт—Бүген беренче тапкыр ауга чыгасыз, тормышның беренче сынауларын үтәчәксез, шуңа да безнең алда ант итәргә тиешсез. Б —Без бүреләр нәселеннән, бездә бүре каны ага, без хәйләкәр, без явыз! Күмәкләшен ауга чыгабыз. Кардәшләребезне ташлап качмаска, башкаларнын өлешен ашамаска, дошманнарга каршы яуда бердәм көч булып тупланырга ант итәбез! Ант итәбез! «Ант итәбез!»—дигән сүзләрдән урман яңгырап торган —Табигатьнең тагын ике законын аңыгызга сеңдерәм: үзеңнән көчлегә ташланма, ул сине юк итәчәк. Сусаган корбанына су эчәргә мөмкинлек бир. мондый халәт үз башыңа да төшәргә мөмкин.—дип тәмамлаган карт бүре Ниһаять, бүреләр ауга кузгалганнар. Болын тулып кыргый кәжаләр. сарыклар, кабан дуңгызлары, куяннар һәм башка җәнлекләр йөри икән. Ау кара бүре баласына маҗаралы тоелган. Ләкин башка ягы белән күбрәк истә калган, аягын имгәткән кәжә бәрәнен куып җитеп, үләнгә еккач га. ул аны башкалар шикелле бугазлап атарга теләмәгән, корбаны кызганыч тоелган. Тик чабып килеп җиткән башка бүре торырга азапланган кәжә бәрәнен бугахлагач кына аңына килгән. —Корбанына хәл алырга мөмкинлек бирү—аны кулдан ычкындыру,—дип ачуланган туганы ырылдап Бүре баласы шелтәле сүзләргә бик гарьләнгән һәм уртак табыштан бер кисәк ит гә капмыйча, кырыйга барып утырган Озакламый, корбаннарын күтәреп, бүреләр кайту юлына кузгалганнар Бернинди табышсыз калган бүре баласы да теләр-теләмәс алар артыннан ияргән Бу вакыйгадан сон бик күп аулар булган, беренче уңышсызлыктан сабак алган бүре баласы үзенең җитезлеге, хәйләкәрлеге белән башкаларны тан калдырып үсеп-ныгып киткән Аңа хәзер иң катлаулы ауларны да ышанып тапшыра, ә үзенә Караташ дип эндәшә башлаганнар Мул ризыклы бу якларга кешеләр килеп урнаша, авыллар үсеп чыга башлагач, бүреләрнең тормышлары кыенлашкан. Кыргый хайваннар урынына кулга ияләштерелгән көтүләр барлыкка килгән Гомерләрен монда уздырган, туган җирләрен ташлап китәргә теләмәгән бүреләр гаиләсе ачлытуклы яшәргә калган Көннәрдән бер көнне картаеп йөри алмас хәлгә килгән оер башлыгы Акылбаш Карасыртны үз янына чакырткан — Минем соңгы көннәрем якынлашты, озак яшәдем... күпне күрдем, шуна күрә сиңа соңгы киңәшемне әйтеп калдырырга телим тынла,—дип башлаган Акылбаш сүзен —Күреп торам яшәү кыенлашты, азыкны зур югалтулар бәрабәренә табарга туры килә. Кешеләр безгә каршы төрле мәкерләр коралар Болан барса, нәсел юкка чыгачак, шуңа күрә берәр хәйлә уйларга кирәк,— дигән ул авыр сулап — Ята торгач, мин аны уйлап таптым бугай,—дип уйга калган карт бүре Бераз тынлыктан соң ул сүзен дәвам иткән —Кешеләргә карата бик зур начарлык эшләп, аларны куркытырга һәм бу урыннарны ташлап кигәргә мәҗбүр итәргә, китәргә теләмәсәләр—ясак түләтергә кирәк. Бу турыда яхшылап уйла Караташ акыл ягыннан башкалардан өстен, анын белән киңәш Хәзергә хуш Мине үземне генә калдыр,—дигән карт бүре Карасырт китүгә Акылбаш җан биргән Гаиләне күп бәлаләрдән коткарып калган өер башын югалткан бүреләр кайгыдан улап, авыл халкының котын алганнар Икенче көнне Карасырт, үзенен баласы Караташ белән киңәшеп, мондый нәтиҗәгә килгән авыл халкының иң зур көтүенә һөҗүм игәргә, хайваннарны бугазлап атарга, аларны ашамыйча көтүлектә калдырырга һәм бу хәлне күреп курыккан авыл халкына арадашчы җибәреп, ясак түләү мәсьәләсен куярга' Шулай эшлиләр дә. Көпә-көндез зур сарык көтүенә һөжүм итәләр Куркып калган көтүчеләр алдында йөзләп хайванны кырып салалар Бу хәл шул ук көнне бөтен тирә-якка тарала, авыл халкы куркуга төшә Моңа ышанырга теләмәгән күрше авыл кешеләре генә болыннарга көтү чыгаруны дәвам итә Икенче көнне бүреләр ул көтүгә дә һөжүм итеп, ике йөзләп сарыкны, кәҗәне кырып сала Бу хәл өченче, дүртенче көннәрне дә кабатлана. Бугазланган хайваннарын күргән халык көтүләр көтмәс, юлга чыкмас була Бу хәлдән сон Карасырт вакыт жнтүен аңлап, арадашчы җибәрергә карар кыла. Бүреләр арадашчы итеп Караташны тәкъдим итәләр һәм мөрәҗәгать язуын аңа тапшыралар Караташ эшкә керешә һәм мондый юлларны хәтеренә сала: —Арадашчы булып килдем. Кешеләргә, авылга Кәгү көткәнегез өчен Сезгә ясак салырга Кнлешү төзелгән көннән Без көтүгә тимәбез Тик ясакны вакытында. Алдашмыйча гүләгез Шушы таләпне житкерергә дип. Караташ якындагы авылга юл ала. Авылдагы беренче өинен тәрәзәсен кага: —Хужа. мин арадашчы. Сөйләшергә кирәк! Авылбаш кайсы йортта? Алып бар мине шунда.—дип гозерен әйтә. Хужа башта куркып калса да. явызлык күренмәгән, акыллы күзләрне күргәч. Караташны авылбаш йортына алып китә. Сөйләшүләр озакка сузылмый Авылбаш халык белән киңәшеп мондый карарга килә: — Без риза, тик явыз бүре халкына ышанып җитмибез. Шуңа күрә бер шартыбыз бар —Син үзең авылга киләсең һәм ай буе иң зур көтүне, көтүчеләрдән башка, югалтуларсыз көтәсең Әгәр ун сарык югалса, бер айга вакытын озынайтыла. — Мин урман халкы белән киңәшергә тиеш.—дип. Караташ урманга әйләнеп кайта. Авыл кешеләре куйган шартны тыңлагач, Карасырт. башкалар белән киңәшеп, ризалыгын белдерә —Тик бер ай вакыт Ризыкны табу нык кыенлашты, ачнын ачуы хәтәр,— дип. Караташны авылга жибәрә Шулай итеп Караташ авыл көтүчесе булып китә. Үзгәрешләрсез көн артыннан көн узып тора. Ашауэчү яхшы, торыр урыны жылы булган Караташка мондый тормыш ошый башлый. Шундый көннәрнең берсендә, билгесез бүреләр Караташның көтүеннән ун сарыкны алып китәләр. Караташка Авылбаш вакытның озынайтылуын хәбәр иткәч, ул үз гаилә бүреләре белән сөйләшергә урманга жибәрүләрен сорый Авылбаш риза була. Караташның Карасырт белән киңәшүеннән соң. гаепле бүреләрне аланнан куып җибәрәләр Тик тагын бер ай буе ач бүреләрне тыеп тору авыр булуын белеп, икесе дә кайгыга кала. Сизгерлекне арттырудан башка чара калмавын аңлап аерылалар. Озак та үтми, көтүдән тагын сарыклар югала, бирелгән вакыт тагын озынайтыла. Караташ ачуыннан нишләргә белми. Беркөнне ул көтүгә якынлашып килүче өч бүрене күреп, аларга каршы чыга һәм игезәк туганы Жирәнкашны танып ала: —Туктагыз, кая барасыз?—ди ул. Күзләрен кан баскан бүреләр, аңа игътибар да итмичә, сарык көтүенә ташланалар. Унлап сарыкны бугазларга өлгергән төркемгә каршы чыккан Караташны тешләп, тырнап, канга батырганчы талыйлар. Үлем хәлендә яткан Караташка Авылбаш ярдәм күрсәтә. Караташ кешеләргә ышанычы, канкардәшләренә нәфрәте артуын сизә. Кышкы салкын урман, ач бүреләр күз алдына килгәч. Караташ куркып кала. Югалган хайваннар саны арткан саен бирелгән вакытның күпмегә озынайтылырга тиешлеген дә аңламый башлый. Авылбаш әйткәнчә, сигез ел көтү көтәргә кирәклеген белгәч, үзенең кешеләр арасында гомергә каласына төшенә Бүреләргә ышанычын югалткан Караташ кешеләргә биргән антын үтәр өчен көн-төн хезмәт итә. Бервакыт ул урман буенда башка бүреләр жәберләп үтергән, канга баткан Карасыртнын гәүдәсенә тап була. Шунда ул үзенә бу аланга юл ябылуын, иң ышанычлы яклаучыларының булмавын анлап ала. Кешеләргә биргән антын үтәп озак яши Караташ. Ачтан үлеп баручы Актырнакны үлемнән йолып кала, ул тудырган балаларны тәрбияләп, кешеләргә хезмәт итәргә өйрәтә. Ә бүреләр вак төркемнәргә бүленеп, төрле якка таралышалар, үзенең антын бозган, бүреләрне кешеләргә алмаштырган Караташтан үч алырга сүз куешалар. Шулай итеп бүреләр һәм Караташ токымы булган хәзерге этләр арасында дошманлык мәңгегә калган, ди.