Коръән татар телендә
13—РӘГЫД (КҮКРӘҮ) СҮРӘСЕ (Рәгыд сүрәсе 43 аятьтән тора. Мәккәдә һәм бер өлеше Мәдинәдә иңгән, дип язучылар бар. Сүрәнен 13 нче аятендә күк күкрәү мәгънәсенә туры килә торган «ер-Рәгыд» сүзе бар, шул сүз сүрәнен атамасы булып киткән.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим 1. Әлиф Ләм. Мим. Ра. Болар (изге) Китапның аятьләредер Аллаһтан сиңа иңдерелгән (Коръән) хактыр, ләкин адәмнәрнең күбесе моңа ышанмый (2) Аллаһ шулдыр ки: күкләрне сез күреп торганча, терәксез биектә тотучы; соңыннан Гарештә хаким булды. Кояшны. Айны үзенең әмеренә куйды Билгеләнгән вакытка чаклы алар йөреп торырлар. Раббы белән кавышачакларын яхшы белеп торсыннар, дип Алла, һәр эшне жиренә житкезеп идарә итә һәм аятьләрен аңлата. (3) Ул—Җирне ясаучы, анда тауларны, елгаларны барлыкка китерүче вә Ул—жимешләрнен һәрберсен, үз орлыкларыннан пар-пар итеп яралтучы. Тон белән көнне каплаучы Андый белгәннәр өчен бу хикмәтләрдә гыйбрәтләр бар (4) Җир йөзендә бер-берсенә күрше кыйтгалар (икълимнәр. материклар). йөзем бакчалары, игеннәр, бер тамырдан вә төрле тамырлардан үсеп чыккан хөрмә агачлары бар. Боларнын барысы да бер су белән сугарыла. Шуна күрә, жимешләрен дә берсеннән икенчесен өстенрәк куябыз. Менә боларнын барысы да уйлый белгәннәр өчен бер гыйбрәттер. 5. (Ии. Мөхәммәд. кяферләрнец иман китермәүләренә) аптырасаң, тагын да аптырарлыгы бар: —Үлеп туфрак булгач, без яңадан тереләчәкбезмени?—дип әйтүләре. Менә шулар бит инде Аллаһны инкарь итүчеләр. Кыямәт көнендә аларнын муенында чылбырлар булыр Алар—тәмуг кисәве. Алар анда мәңгегә калачак. (6) Алар синнән игелек түгел, ашкынып яманлык көтә Гәрчә, алардан элек тә гыйбрәт булырлык байтак кына газап вакыйгалары булып узды Чыннан да. инсаннар яманлык кылса да, Раббын аларны ярлыкады. (Ләкин) Раббынның жәзасы да бик хәтәр булачак. (7) Кяферләр әйтте: — Раббыннан бер могҗиза иңдерелсә иде,—диделәр —Син бит бары тик вәгазь укучы гына, һәр халыкның бар үзенең вәгазьчеләре. (8) һәр ана (хатын, бия. сарык. ) ның карынында ни яралганын һәм яралгының кимчелеклеме, әллә мөкаммәлме икәнлеген Аллаһ белеп тора. Анын һәр эше төгәл үлчәнгән. 9. Аллаһ күренгәннәрне дә. күзгә күренмәгәннәрне дә белеп тора. Аллаһ мәртәбәле һәм бөек 10. Тел яшергән кеше дә. ачыктан-ачык сөйләгән дә, төнлә яшерген- пошыртын йөргән дә. көндезен гамәл кылган кеше дә Аллаһ өчен барыбер (Ул барысында күрен, белеп, ишетеп тора.) (II) һәр кешенең алдында да. арка тарафында да Аллаһ әмере белән сакларга (һәм ни кылганнарын язып барырга) Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде. куелган фәрештәләр бар Берәр халык үзе үзгәрмәсә. Аллаһ парны үзгәртмәс Аллаһ берәр токымга жәза бирергә теләдеме, ул жәза. һичшиксез, биреләчәк (кире чигенү булмас) Аллаһтан башка зат аларга ярдәм итәлмәс 12. Ул сезне курку белән өмет арасында тотар өчен, яшенле, дәһшәтле, яңгырлы болытлар хасил итте. (13) Күкләр күкрәп. Аллаһны мактый һәм Аны мәртәбәли. Фәрештәләр дә Анын дәһшәтеннән куркып, тәсбих әйтә. Аллаһ турында зарарлы сүз көрәштергән вакытта. Аллаһ яшен яшьнәтә, теләгәнен яшеннән суктыра. Анын жәзасы бик тә хәтәр (14) (Кул сузып) ялварырга бары гик Аллаһ кына лаек. Аннан башка берәү дә (таш сыннар да. потлар да. тимер-бакыр һәйкәлләр дә) кул сузып ялварганга ярдәм итмәс Аидыйлар авызыма су килсен, дип суга карап, ике кулын сузып ялваручылар кебектер Алар никадәр генә ялварса да. су үзе килеп, аларнын авызына кермәс Кяферләрнен догалары буш саташу гына. (15) Күкләрдә вә Жирдә булганнар иргә-кич. теләсә-теләмәсә дә. Аллаһка сәҗдә итә. алар белән бергә күләгәләре дә (16) Сора син алардан — Күкләрнең һәм Җирнең хужасы кем9—диген дә, жавабын әйт —Аллаһ!—диген —Аны инкарь итеп, файда да. зыян да эшләрдәй көче булмаган дуслар (башка ясалма илаһлар) эзлисезме?—диген Тагын әйт —Сукыр кеше белән күзе күргән кеше бер була аламы?—диген.—Яки карангылык белән яктылык берме’ Әллә сон алар табынган (сыннар, тишлар) Аллаһ яралткан кебек нәрсәләрне яралта ала кебек күрендеме9 Әйт син —Бөтен нәрсәне яралгучы бер Аллаһ. Ул—берәү генә Ана каршы горнлык кодрәт иясе юк. («Сукыр кеше белән күзе күрә торган кеше*. •караңгылык белән яктылык* чагыштырмалары. әлбәттә, күчермә мәгънәләрдә алынган. Надан кеше. Коръәнне белмәгән, денсез кешенең күңел күзе сукыр: иманлы кеше, белемле кеше -күзле Караңгылык исә томаналык, наданлык, яктылык—Аллаһның нуры. Коръән, иман нуры, дип аңларга кирәк .) 17. Ул Күктән су иңдерде дә. елгалар-ермаклар үз ярларында ташкын булып акты. Бу ташкын кайнап өскә чыккан шакшы күбекне лә үзе белән алып китте. Бизәнү әйберләре, кирәк-ярак кораллары эшләгәндә эретелгән алтын-көмеш өстендә дә шундый күбек хасил була Менә шулай inert. Аллаһ яман белән яхшыны аерыр өчен мисаллар бирә Күбек (ашлык өстендәге кибәк тә) кибеп-очып китә. Инсаннар өчен фаидалысы Җир өстендә кала. Менә Аллаһ шундый чагыштырмалар бирә. 18. Раббының әмеренә буйсынганнар өчен ин гүзәл (әҗер) бар (җәннәт) Ана буйсынмаганнарга килгәндә, алар Жир йөзендә булган байлыклары өстенә тагын да шуның кадәр малларын фида итеп котылыр иде (ләкинул маллар кабул ителмәячәк) Аларнын барасы жире—жәһәннәм Ул бик тә хәтәр урын 19. Раббыңнан сиңа иңдерелгән (Коръән) нен хак икәненә инанган кеше белән (күңел күзе) сукыр кеше (инкарь итүче) бер булырмы? Ләкин моны зиһенле кешеләр генә аңлый (20) Алар Аллаһның әмерләрен җиренә җиткезеп үтәүчеләр вә сүзләрендә торучылар (21) Алар Аллаһ кушканны җиренә җиткезүчеләр (кардәшләр, мөселманнар белән дус булу—берләш]. үзара ярдәмләшеп. хөрмәт итеп яшәүчеләр), гөнаһ кылудан сакланган. (Кыямәт көнендә) җәзадан курыккан кешеләр (22) Янә алар Раббының ризалыгын алырга теләүче, чыдам-сабыр кешеләр, намазны калдырмыйча, дөрес итеп укыганнар, үзләренә бирелгән ризыкны яшереп тә. ачык рәвештә дә (Аллаһ шлында) сарыф иткәннәр, игелек белән яманлыкны каңтаган кешеләр Менә шулар өчен Ахирәттә гүзәл йорт хәзерләнгән (23) Ул—Гаден җәннәтләредер Аңга саф мөселман булган аталар, аналар, хатыннар вә балалар гына керә алыр Фәрештәләр барча капкалардан алар янына узар (24) Һәм әйтерләр: —Сабырлыгыгызга җавап буларак, сезгә саламнар булсын Дөнья йортының соңгы нәтиҗәсе (оҗмах) нинди гүзәл урын -диярләр 25. Аллаһка ант итеп тә. сүзләрендә тормаганнар. Аллаһ тарафыннан (кардәшләрен. мөэминнәрне хөрмәт итеп, берләшеп яшәргә) кушылганны үтәмәгәннәр (чөселман.1ыктин аерылганнар) вә Жир йөзендә фетнә чыгарганнар өчен ләгънәт булыр һәм яман йорт (тәмуг) аларнын урыны булыр (26) Аллаһ Үзе ихтыяр иткәнгә ризыкны мул бирер яки аз микъдарда бирер Алар дөнья тормышында масайдылар Дөньядагы тормыш. Ахирәтгәгесе белән чагыштырганда, мәшәкать белән узып китүче (ләззәт). 27. Кяферләр әйтә: —( Мөхәммәдкә) Аллаһтан бер могжиза иңдерелергә тиеш иде бит инде.—диделәр. Әйт; — һичшиксез. Аллаһ Үзе теләгәнне (киреләрне) юлдан яздырыр. Үзенә буйсынганнарны тугры юлга күндерер,—диген. (28) Болар иманлы кешеләр, күңелләре белән Аллаһны зикер иткәндә, тын калучылар (гыйбадәт кылучылар). Мәгълүмдер ки. Аллаһ турында уйлаганда күңелләр рәхәт тынычлыкка ирешә (29) Иман китереп, игелек кылучылардан да бәхетле кем булыр! Гүзәл йорт (җәннәттә) алар өчен. 30. (Ий. Мөхәммәд) шулай итеп, килеп-киткән башка халыкларга пәйгамбәрләр жибәргәнем кебек, үзенә күндерелгән Китапны аларга укысын дип. сине дә үз халкына Пәйгамбәр иттек. Алар Рахмәнны инкарь итә. Әйт син аларга: —Ул—минем Раббым. Аннан башка тәңре юк. Бары тик мин Ана гына тәвәккәл иттем вә бары тик аның хозурына гына барачакмын.—диген. 31. Китап кодрәте илә таулар күчерелсә дә. Аның көче белән Җир шартласа да. Аның куәте белән мәетләр сөйләшә башласа да—бөтен эшләр дә Аллаһ ихтыярында. Иман китергәннәр әле һаман аңламадылармыни.* Әгәр Аллаһ ихтыяр итсә, барча халыкларны да тугры юлга күндерә алган булыр иде. Кяферләр. Аллаһның әмере килгәненә чаклы кылган гөнаһлары өчен көтмәгәндә, өзлексез бәлага тарачаклар. Яки афәт аларнын баш очында гына, өй түбәсендә генә сагалап торачак, һичшиксез. Аллаһ Тәгалә вәгъдәсеннән кире кайтмас. 32. Чыннан да сиңа кадәр килгән пәйгамбәрләрне дә мыскыл иттеләр һәм Мин инкарь итүчеләргә (иманга килү өчен) форсат бирдем. Ләкин соңыннан (алар иманга килмәгәч) барыбер жәзам белән тоттым. (Сезгә) андый газапны күрергә язмасын. 33. һәр жан иясенең ни казанганын күзәтеп, белеп торучы (Аллаһ) боларны эшли алмаган зат (ягъни ясалма тәңре) белән тиң булырмы? Алар (таш сыннарын) Аллаһка тиңләп маташтылар. Әйт: —Аларнын исемнәре ничек, (ул ташларның, агачларның, һәйкәлләрнең) кодрәте нидә? Әллә сез Җир йөзендә Аллаһ белмәгән серләрне ачык итеп сөйләп бирә аласызмы? Әллә сез буш сүз лыгырдыйсызмы9 Чынында инкарь итүчеләргә аларнын яман эшләре яхшы булып күренде вә алар тугры юлдан язды. Аллаһ юлдан яздырган кешене тугры юлга беркем дә күндерә алмас. 34. Фани дөньяда алар өчен бары тик бер жәза бар. Ахирәт газабы исә тагын да хәтәррәк. Аларны Аллаһның жәзасыннан коткаручы зат булмас (35) Саф мөселманнарга вәгъдә ителгән жәннәтнен сыйфатлары менә болардыр. Арыкларыннан сулар агып торыр Җимешләре, агач күләгәсе мәңгелектер. Тәкъвалар (яманлык кылудан тыйлыкканнар) өчен бу—бәхетле нәтижәлер. Кяферләрнен ахыры тәмугтыр. 36. Үзләренә китап иңдерелгәннәр сиңа иңдерелгәнгә (Коръәнгә) сөенделәр. Ләкин фиркалар (төркемнәр) арасында (Коръәннең) кайбер өлешләрен инкарь итүчеләр дә бар. Әйт -Миңа бары тик Аллаһка коллык итәргә һәм Ана иш сайламаска боерылды Мин бары тик Аны (ярдәмгә) чакырамын һәм кайтуым да Анын хозурына гына булачак.—диген (37) Шулай итеп. Без аны хөкем (хикмәтле сүз) сыйфатында гарәпчә иңдердек. Әгәр сина килгән бу гыйлемнән сон. аларнын йогынтысына бирелсәң. Аллаһ тарафыннан сиңа ярдәм дә. сине яклаучы дустың да булмаячак (38) Хактыр ки. синнән алда да Без пәйгамбәрләр күндердек вә аларга хатыннар һәм балалар бирдек. Аллаһнын рөхсәтеннән башка һичбер пәйгамбәргә могжиза эшләү сәләте бирелмәде, һәр 'заманның үз китабы (уз тәкъдире) бар. (39) Аллаһ Үзе теләмәгәнен (искергән кагыйдәләрне) юк итәр, теләгәнен бар кылыр. Бөтен китапларның китабы (китапларның анасы—Ләүхел Мәхфүз) Анын янындадыр 40. Без аларга вәгъдә иткән (җәзабызның) бер өлешен (бу дөньяда) күрсәтербез дә. сине ана чаклы вафат иттерербез Синен вазифаң фәкать (Аллаһ әмерләрен кешеләргә) житксзү генә Исәп-хисап өзү Безнең ихтыярда 41. Без Җир йөзен як-якларыннан киметә барганыбызны алар үз күзләре белән күрмиләрмени сон’’ Аллаһ Үз ихтыяры белән хөкем чыгара Анын хөкемен боза ала торган зат юк Аллаһ бик жәһәт исәпхисап игә (•Җир йөзен як-яклардан киметәбез» гыйбарәсен төрлечә шәрехлиләр Имеш, мөселманнар күбәя барып, аларнын били торган җирләре-туфраклары да арта, кяферләрнең җире кими бара. Бу—бер шәрех Икенчесе исә. зрозия. су басу, җилдавыллар аркасында яраклы җирләр кими Җир шарының кабыгы, як-яклары үзгәрә бара Садретдин Гүмүш тәфсиреннән ) 42. Алардан алда яшәгәннәр дә (үз араларыннан чыккан) пәйгамбәрләргә тозак кордылар. Гәрчә, бөтен тозаклар да Аллаһ ихтыярында. Чөнки Ул һәркемнең ни кылачагын, ни казаначагын белеп тора. Бу йортта (фани дөньяда) кылганнарның әжере булачак, ни булачагын кяферләр озакламый беләчәк. 43. Кяферләр: —Син пәйгамбәр буларак күндерелгән кеше түгелсен.—диләр Әйт син аларга. — Минем белән сезнен арадагы бәхәсне хәл итәр өчен бер Аллаһнын шаһит булганы һәм (пәйгамбәрлек билгесе булган) Китап жнтәр,—диген 14—ИБРАҺИМ СҮРӘСЕ (Ибраһим сүрәсе 52 аятьтән тора. Бер олеше Мәдинәдә, бер өлеше Мәккәдә иңгән. Ибраһим Пәйгамбәрнең догаларын үз эченә алганга күрә, сүрә шулай аталган.) Бисмилләһир-рахмәнир рачим. 1. Әлиф Ләм Ра Раббынын рөхсәте белән инсаннарны караңгылыктан яктылыкка әйдәп, һәр нәрсәне жинүче. мактауга лаек Аллаһнын юлына чыгару өчен сина иңдергәнебез бер Кигап ул—Коръән 2. Аллаһ ул шундый, күкләрдә һәм Җирдә ни булса, туларның барысы да Аллаһныкы. Дәһшәтле газап кяферләргө кайгы китерәчәк (3) Дөнья тормышын Ахирәггәгесенә караганда өстен куючылар—Ai.iah юлыннан яздыручылар, шул юлны кәкрәйтергә теләгәннәрнең барысы да Хактан еракта адашып калдылар. 4. (Аиаһның әмерләрен) Ана телендә яхшылап аңлатсыннар дип. (үз араларыннан) пәйгамбәрләр күндердек Аллаһ (мөселман tn /ырга) теләмәгәнне адаштырыр, теләгәнен тугры юлга чыгарыр. Аълаһ көч һәм хикмәт иясе 5. Мусаны да Без: —Халкынны караңгылыктан (наданлыктан) алып чык. аларны (элек яшәгән халыкларның башына Аллаһ китергән һәлакәт көннәре турында) искәрт,—дип аятьләр биреп күндердек. Һичшиксез, монда (бу хикмәтләрдә) чыдам-сабыр. итеп, шөкер кылучылар өчен гыйбрәтләр бар. (6) Шуннан сон Муса үз халкына болай диде: —Аллаһ биргән нигъмәтләрегезне исегезгә төшерегез. Ул сезне хәтәр жәзалар белән жәзалаучы. угылларыгызны суеп, хатын-кызларыгызны гына исән калдыручы Фиргавен токымыннан коткарды. Менә, сезгә сөйләгәннәрдәгечә. Раббыгыз сезне шулай сынау белән сынады. (7) Исегездәме. Раббыгыз сезгә: — Шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк жәзам бик тә хәтәрдер,—дип хәбәр итте. 8. Муса тагын әйтте: —Әгәр дә Җир йөзендә һәрберегез һәм барча кешеләр дә көферлек итсә, белеп торыгыз (берегез дә Аңа зыян итә алмас). Аллаһ (сезгә) мохтаж түгел. Ул мактауга лаек,—диде. 9. Сездән элек яшәп киткәннәр: Нух. Гад. Сәмуд халыклары һәм алардан соң яшәгәннәр турындагы хәбәрләр сезгә килеп ирешмәдемени? Аларны Аллаһтан башкасы белмәс шул. Пәйгамбәрләре аларга могжизалар (аятьләр) китерде. Алар үз куллары белән шул пәйгамбәрләрнең авызын томалады. Һәм алар әйтте: —Сез алып килгәннәрне без инкарь иттек вә ышанырга кушканыгызга (Аллаһка, Ахирәт көненә) ышанмыйбыз,—диделәр. (« Үз куллары белән шул пәйгамбәрләрнең авызын томалады» гыйбарәсе башкача да тәрҗемә ителгән Мәсәлән. В. Пороховада болай: они ж к устам своим протягивали руки (персты кусая от досады). Ш. Ногманида да шуңар якын тәрҗемә: Рәсүлләренә ачуланып, бармакларын тешләделәр И.Крачковскийда они вложили руки в уста свои. X. Чантайда кулларын авызларына этеп, диелгән. Без С. Гүмүш фаразын алдык.) 10. Пәйгамбәрләре әйтте: —Күкләрне һәм Җирне яралткан Аллаһ хакында шигегез бармы? Гәрчә. Ул сезнең гөнаһларыгызның бер өлешен ярлыкап, сезне мәгълүм бер вакытка кадәр яшәтер өчен, сезне (хак дингә) чакыра. Тегеләре әйтте: —Сез дә безнең кебек үк адәми затлар гына. Сез безне аталарыбыз табынган нәрсәләрдән биздерергә тырышасыз. Шулай булгач, безгә ап-ачык (без ышанырлык) дәлилләр китерегез,—диделәр. (II) Пәйгамбәрләре аларга әйтте: —Әлбәттә, без сезнең кебек үк адәми затлар гына. Аллаһ Үзе теләгән (гөнаһсыз) кешеләргә нигъмәтен (пәйгамбәрлекне) бирә. Аллаһның рөхсәтеннән башка без сезгә бернинди дә дәлил китерә алмабыз. Мөселманнар бары тик Аллаһка гына сыенсыннар. (12) Тугры юлны күрсәткән Аллаһка нишләп әле без ышанмаска тиеш? Сез китергән жәфаларга без түзәрбез. Тәвәккәл итәргә теләгәннәр бары тик Аллаһка гына тәвәккәл итсен. 13. Кяферләр пәйгамбәрләренә әйттеләр: —Сезне йортыгыздан катгыян куачакбыз яки үзебезнең дингә кертәчәкбез — диделәр. Раббы аларга: —Залимнәрне. һичшиксез, харап итәчәкбез,—диде. (14)—Алардан соң ул жирләргә сезне урнаштырачакбыз. Каршымда басып (җавап биреп) торудан һәм вәгъдә итмешем жәзадан курыксыннар өчен. 15. (Пәйгамбәрләр) җиңү теләде (Аллаһ ярдәмендә алар җиңде). Үжәт- киребеткәннәр исә бөлде (16) (Үзсүзле ул киребеткәннәрнең) артында жәһәннәм тора. Анда аларга эренле кайнар су эчерәчәкләр (17) Суны алар йотымлап эчәргә маташачак, ләкин йота алмаячак (тамакларыннанузмаячак), аларга һәр яктан үлем килгән кебек булыр, ләкин алар үлмәс Мондый газаплардан башка да (алар өчен) хәтәр җәзалар бар. (18) Динсезләрнең язмышы давыллы көндә өермә туздырып алып киткән көл сыман (Гаделсезлек белән) җыйган байлыкларыннан һични калмас Бу—Хактан еракка китеп адашу булыр. 19. Күкләрне. Җирне, чыннан да. Аллаһ яралтканын күрмисезме0 Әгәр Ул ихтыяр итсә, сезне юкка чыгарып, урыныгызга башкаларны бар итә аза. (20) Моны башкару Аның өчен һич тә авыр түгел. 21. Бөтенесе дә Аллаһ хозурына килеп басачак Фәкыйрьләр тәкәбберләргә (байларга, көч белән мактанучыларга) әйтерләр: —Без сезгә табынып, артыгыздан ияреп йөрдек Хәзер сез безне Аллаһнын җәзасыннан коткара аласызмы9 Алар әйтәчәк: —(Берни эшләр хәл юк) Аллаһ безне тугры юлга күндергән булса, без дә сезне тугры юлдан йөреткән булыр идек. Хәзер сызлансак та. сабыр булсак га барыбер файдасы булмас инде Чөнки безнең өчен сыеныр урын юк. 22. Исәп-хисап беткәннән соң, (иманлылар—җәннәтләргә, гөнаһлылар җәһәннәмнәргә урнаштырылгач) шайтан әйтер: —һичшиксез. Аллаһ сезгә вәгъдә иткәнне җиренә җиткезде. Мин дә сезгә вәгъдә иттем, әмма сезне алдадым. Сезгә ярдәм итәрлек көч миндә юк. Мин бары тик сезне инкарьга чакырдым (Аллаһка ышанмаска өндәдем) Хәзер мине гаепләмәгез инде, үзегезне гаепләгез. Мин сезне коткара алмам, сез дә мине коткара алмассыз. Сезнең мине Аллаһка тинләүегездән бүген мин ваз кичәм,—дип әйтер. Шик юк ки, залимнәр өчен әрнетүле жәзалар бар. 23. Иман кигереп, игелек кылганнар. Раббынын рөхсәте илә арыкларыннан елгалар ага торган җәннәтләрдә мәнге яшәп калачак. Анда барысы да кара- каршы очрашкач: —Сәлам!—дип күрешәчәк (24) Аллаһнын нинди мисал китергәнен син белмисенмени’’ Яхшы сүзне Ул тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъмәт агачына охшата. (25) (Ул агач) Раббынын рөхсәте илә һәрвакыт җимеш бирә Үрнәк-гыйбрәт алсыннар һәм истә тотсыннар дип. Аллаһ инсаннар!а шундый мисаллар китерә (26) Яман сүз (нахак сүз. яла сузе. көфер сүз) гөбе-тамыры белән куптарылып. җиргә аударылган затсыз агачка охшаш (27) Пакь сүзләр белән иман китергәннәрне Аллаһ Тәгалә һәм фани дөньяда, һәм Ахирәттә дә ныгытыр. Залимнәрне исә адаштырыр Аллаһ Тәгалә теләгәнен башкара. (28) Аллаһнын телгәненә каршы көферлек кылган һәм соңыннан үз халыкларын һәлакәт йортына өстерәгән (җитәкчеләр) не күрмисенме9 (29) Алар җәһәннәмгә керәчәк Ул—коточкыч әшәке ятакханә (30) Кешеләрне Аллаһнын тугры юлыннан яздырыр өчен. Аңа «тиң» (уйдырма) тәңреләр таптылар Әйт син аларга —(Теләсәгез ничек) яшәгез. Кайтышыгыз барыбер тәмугка булыр.—диген 31. Иман китергән бәндәләремә әйт: намазларын калдырмыйча, дөрес укысыннар, алыш-биреш һәм үзара дуслык булмый торган Көнгә (кыямәткә) чаклы үзләренә тапшырылган ризыкларын (Аллаһ юлында) кешегә күрсәтмичә дә, кешеләр күргәндә дә сарыф итсеннәр. 32. Аллаһ Күкләрне вә Җирне яралтгы Күктән яңгыр яудырып, дым белән үстереп, сезгә төрле ризык, җимешләр бирә Рөхсәте белән диңгездә йөзеп йөрсеннәр өчен, сезнең карамакка көймәләр (ясау сайте) бирде Сезгә кулай булсын өчен елгалардан мул су агыза. 33. Төгәл тәртип белән гизүче Кояшны һәм Айны файдалы кылды Төнне вә көнне сезгә кулай итте (34) Ул сезгә ни теләсәгез шуны бирде Аллаһнын нигъмәтләрен санарга никадәр тырышсагыз да. очына чыга алмассыз Дөресен генә әйткәндә, кеше ул—залим, уе гел көферлектә булыр (булганына шөкер итмәүче зат). 35. Исегездәме, Ибраһим галөйһиссәләм болай дигән иде —Раббым. бу шәһәрне (Мәккәне) имин кыл. Мине һәм угылларымны сыннарга (ташларга, һәйкәлләргә) табынудан ерак тот. (36) Чөнки потлар, сыннар байтак кына кешеләрнең тугры юлдан язуына сәбәпче булды. Хәзер кем мина иярә, шул минем тарафдарым булыр Кем каршы төшә Син. чыннан да. ярлыкаучы, гафу итә белүче. (37) Йа. Раббыбыз. әй. Хуҗабыз, намазны дөрес укысыннар өчен, мин кардәшләремнең берничәсен Синең Бәйт-и Харам (Кәгъбә) янындагы такырга урнаштырдым. Кешеләрнең күңелләрендә аларга карата мәрхәмәт урнаштыр, җимешләреңнән ризык бир, зинһар. Өмет итәмен ки, алар шөкер итәчәкләр. (38) Йа. Раббыбыз, шөбһәсез ки. Син безнең яшерен эшләребезне дә, ачыкларын да белеп торасың. Җирдә дә. Күктә дә Аллаһ белмәгән серләр юк (39) Картлык көнемдә миңа Исмәгыйль белән Исхакны биргән Аллаһка барча мактаулар булсын. Шик юк ки. Аллаһ догаларны ишетүче. 40. Йа, Раббым, мине һәм минем нәселдән булганнарның барысын ла өзлексез намазлы ит. Йа. Раббым, догаларымны кабул әйлә. (41) Йа. Раббыбыз, хисап Көнендә мине, атам-анамны вә мөэминнәрне ярлыка. 42. (Ий. Рәсүлем) залимнәрнең ни кылганнарын Аллаһ белми, дип уйлама. Ләкин Аллаһ аларга җәза бирүне куркудан күзләре атылып чыгар көнгәчә (Кыямәткәчә) кичектерә килә. (43) Башлары артка ташланган хәлдә, акайган күзләре, ак-кара күрмәстән. Күккә таба текәлгән килеш, куркудан бушап калган күңелләре белән алар чакыручы (Аллаһның) янына йөгерешеп килер. (44) Шуңа күрә, син аларны бүгеннән үк киләчәк газаплар турында сөйләп, кисәтә башла. Ул Көн килгәч, алар әйтер: — Йа. Раббыбыз, ичмасам, безгц кыска гына вакытка форсат бир. Синең чакыруларыңа иярер идек, пәйгамбәрләрне дә кабул итәр идек.—дип әйтерләр. Шул чакта аларга әйтелер ки: —Теге чакта сез: безгә җәза булмаячак, (безнең байлыгыбыз чиксез, без Кыямәт көненә ышанмыйбыз), дип ант итмәдегезме? 45. —(Сездән элек яшәп, үзләре башына үзләре бәла чакырганнарның) йортларына урнашыгыз. Аларны нәрсә эшләткәнебез турында сез яхшы беләсез. Бу турыда Без сезгә гыйбрәтле мисаллар белән хәбәр иттек. 46. Алар мәкерле хәйлә корды. Хәйләле тозаклары, хәтта тауларны күчереп йөртер кодрәткә ия булса да, бөтен хәйләләр дә Аллаһ хозурында. 47. Шулай булгач, Аллаһ пәйгамбәрләренә биргән сүзендә тормый, дип уйлый күрмәгез тагын Аллаһ мотлак өстендер, кылынган яманлыклар онытылмас (бер генә гөнаһ та җәзасыз калмас). 48. Җир башка җиргә, күкләр башка күкләргә алмаштырылган Көндә (Ахирәттә) бәндәләр башка бер генә затның да көче җитә алмас кодрәтле Аллаһның хозурына китерелеп бастырылыр. (Бөтен гаделсезләргә-залимнәргә җәза бирелә торган Көн шул булыр.) 49. Ул Көн гөнаһлыларнын муенына чылбыр асылган Көн икәнен күрерсен. (50) Алар кигән киемнәр сумаладан булыр, йөзләрен ут алган булыр (51) Кылган гөнаһларының бәһасен түләр өчен, Аллаһ (аларны Ахирәттә терелтер) Һичшиксез, Аллаһ исәп-хисапны кичектермәс. 52. Бу (Коръән)—Аллаһның бердәнбер Аллаһ икәнен белсеннәр өчен вә зиһенле кешеләр уйлапанлап. үгет алсыннар дип. кешеләргә иңдерелгән белем Китабы