Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

БӨЕК ИДЕЛ ЮЛЫ Казанный 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек программасы кысаларында 5-16 августта ЮНЕСКО. ИРСИКА һәм Ауропа Советы теләктәшлегендә «Бөек Идел юлы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үпе Аны Татарстан Президенты М Шаймиев үзенең чыгышы белән башлап җибәрде. Татарстан. Русия, АКШ Алмания. Швепия. Италия. Финляндия. Төркия һәм Иран вәкилләре теплоходта Идел буе шәһәрләре буенча Казаннан алып Әстерхан га кадәр сәфәр кылдылар Үзенчәлекле фәнни «марафон» программасы 2005 елга кадәр исәпләнгән Киләсе елда катнашу чыдар Әстерханда очрашачак һәм Тәһранга юл тотачак Шуннан сон Осло һәм Санкт- Петербургка да чират житәчәк Сәяхәт 2005 елны Татарстан башкаласында очрашу белән тәмамланыр дип көтелә. Халыкара форумның максаты—Бөек Идел юлы буена урнашкан шәһәрләр һәм илләр арасындагы мәдәни, фәнни һәм сәүдә-икътисади бәйләнешләрне ныгыту Анда катнашучылар шушы төбәктә яшәүче халыкларның рухи байлыкларын саклап калу, борынгы сәүдә юлын күтәрү һәм үстерү буенча чаралар үткәрү, экологияне сәламәтләндерү мәсьәләләрен тикшерәчәк Бөек Идел юлы шәһәрләренең Халыкара ассоциациясен тезү—дөньяның күпчелек илләре галимнәре һәм жәмәтать эшлеклеләре озак еллар алып барган эшчәнлекнен иң олут нәтнжәсе булыр, дип исөпләнелә. ХАЛЫКАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР Вәкиллексез Халыклар Оешмасының (ВХО) 20- 23 июньдә Эстониядә, Тарту шәһәрендә узган төбәк утырышында Татарстан вәкиле булып Татарстан халык депутаты, журналыбызның редколлегия әгъзасы, шагыйрь Ренат Харис катнашты СӘЛӘТЛЕЛӘР ҖЫЕНЫ 6-9 июль көннәрендә Биләр тарихи мәдәни тыюлыгында сәләтле балаларның һәм яшьләрнең V республика фестивале булып үпе Анда катнашучы балалар-яшьләр республикабызның 30 районыннан. Русиянен Ю төбәгеннән жыелган иде. Фестиваль башында балалар танылган щахсслөр. әдәбият-сәнгать әһел тәре белән дә очрашты Алар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Р Миннуллин. А Демидов. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе И Таһиров. спорт һәм яшьләр эшләре министры М Бариев, мәгариф министры Ф Харисов, галимнәр Ж. С&зәйман Ә Мөхәммәдиен язучы Т Миннуллин композитор М Шәмсетдинова кебек зыялыларыбыз бар иде Бнләрнен мәшһүр «Хуҗалар тавы- диген жирендә мондый фестиваль инде бишенче ел рәттән үткәрелә ИСЕМЕ ОНЫТЫЛМАС 15 июльдә Лаеш районында бөек рус шагыйре Гавриил Державин истәлегенә • Исәнме. Державин'» дигән әдәби бәйрәм булып узды Лаешлылардан тыш биредә Казаннан килгән кунаклар—Язучы тар берлеге рәисе Ф Галимуллин. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Р Валиев республиканың Милли музей хезмәткәрләре һәм генераль директоры Г Муханов. татар махсуслаштырылган фәнни-реставрация идарәсе директоры Г Сабиржанов. -ТАИФ» ААЖнен генераль директоры урынбасары Р Фәсхетдинов һәм башкалар бар иде Бәйрэмнен төп вакыйгасы Татарстанның Язучылар берлеге белән район хакимиятенең Державин премиясен тапшыру иде Былтыр беренче лауреат язучы Владимир Корчагин булса, быел исә бу мәртәбәле исемгә талантлы рус шагыйре тәрҗемәче -Идел» журналының бүлек редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Малышев лаек булды Район үзәгенең Державин исемен йөрткән үзәк мәйданында үткән тантанадан сон «Вакыт елгасы Г. Р Державин тормышы» диген күргәзмә ачылды Motuana экспозицияләр шагыйрьнең юбилее (2003 ел) хөрмәтенә ачылачак музейның башлангыч нигезе булачак СӨЕМБИКӘ ВАРИСЛАРЫ СЫНАТМЫЙ Ялтада «Сөембикә варислары-2001» диген III халыкара төрки татар балалар нжаты фестивале төгәлләнде Анда Татарстаннан да 100 гә якын бала катнашты Фестивальнең Гран-приена Симферо нольдән Алим Рамазанов ия булды Ик оста җырчылар дип Диаз Мөсаглимов тормышыбыздан (Семипалат) һәм Илнар Хужиев (Түбән Кама) табылды Икенче бүләкне исә Мелитопольдән Лиана Муллаянова һәм Симферопольдән Әминә Мостафаева алды. Оста җырчылар дип билгеләп үтелүчеләр арасында Түбән Камадан Гөлнар Гафурова, Чаллыдан Рамил Закиров та бар. Ансамбльләр арасында исә «Ак калфак» (Казан), «Ләйсән» (Киев), «Нур» (Әстерхан) һәм «Кояш балалары» (Казан) ин яхшылар дип бәяләнде. Биючеләр арасында беренчелекне Түбән Камадан «Нәүрүз» ансамбле һәм Казан хореография училищесының «Казан татарлары» триосы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Симферополь биючеләре бүлеште Уен коралларында ин яхшы чыгыш ясаганы өчен Татарстан курайчыларының җыелма ансамбле, Казаннан Азат һәм Алмаз Арслановларнын курай дуэты бүләкләнде. Фестивальдәге чыгышларга Татарстанның атказанган артисткасы Гөлзадә Сафиуллина рәислегендәге жюри бәя бирде Жюрида Казан консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин. Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Сервер Какура, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Җавид Котдусов бар иде ЯНД ПРЕМЬЕРАЛАР Быел җәй Казан театрларында ике яңа спектакль дөнья күрде. Берсе—Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча Г. Камал театрыңда режиссер Марсель Сәлимжанов сәхнәләштергән «Саташкан сандугач» спектакле. Театрның нигездә яшь талантлары башкарган бу әсәрдә бүгенге җәмәгатьчелекне борчыган күп мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Икенче премьера М. Жэлил исемендәге опера һәм балет театрында булды Ул— композитор Леонид Любовский тарафыннан иҗат ителгән «Йосыф кыйссасы» исемле балет. Либретто авторы—шагыйрь Ренат Харис. Кол Галинең үлемсез әсәре вариантында эшләнгән бу балетны сәхнәләштерүчеләр: хореография буенча— Г Кавтун. Н Боярчиков (Петербург), сценография һәм костюмнар буенча—А. Злобин. А. Ипатьева (Киев). МӘСКӘҮЛӘРНЕҢ «РӘССАМ» БЕРЛЕГЕ Фәнгә, мәдәнияткә һәм сәнгатькә теләктәшлек итү өчен төзелгән «Фатиха» фонды һәм Мәскәү өлкәсенең милли- мәдәни мөхтәрияте тәкъдиме белән Мәскәүдә яшәүче танылган рәссамнар Эдуард Шаһиев, Мансур Саттаров, Илдар Мостафин катнашында Мәскәүдә Татар- башкорт рәссамнары берлеге төзелде «Рәссам» дип аталган бу оешма үзенең беренче оештыру утырышын үткәрде. Анда берлекнең нигезләмәсе кабул ителде, идарә әгъзалары сайланды Шул ук очрашуда берлеккә әгъза булырга теләгән рәссамнар үзләренең анкеталарын да тапшырдылар Оештыру комитеты рәисе Фәрит Могьта- саров бу яңа оешманың максатлары хакында сөйләде. Эш планнары турында яңа сайланган рәис Эдуард Шаһиев чыгыш ясады Рәссамнар киләсе елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессында күргәзмә белән катнашырга, Казанның меньеллыгына яна эшләр иҗат итәргә теләк белдерделәр. ГАЛИМ ХӨРМӘТЕНӘ Министрлар Кабинеты 2001 елның 25 июнендә Саба районы үзәк китапханәсенә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның исемен бирү турында карар кабул итте. ӘЗӘРБӘЙҖАН ЛАТИНГА КҮЧТЕ Президент Хәйдәр Алиев Указы нигезендә Әзәрбәйжан I августтан тулысынча латин алфавитына күчте. Моннан соң барлык китаплар һәм газета-журнадлар латин алфавитында гына чыгачак. Әзәрбәйжанның латин язуына күчүе төрки җөмһүриятләр арасындагы багланышларда бик мөһим вакыйга буларак бәяләнә. Билгеле булганча. Урта Азия җөмһүриятләрендә һәм Татарстан Республикасында да латин графикасына күчү турында рәсми карарлар кабул ителгән. 2001 елның 16 июлендә танылган әдәби тәнкыйтьче, галим һәм тәрҗемәче Энгель Галимждн улы Нигьмәтуллнн вафат булды. 2001 елнын 13 августында шагыйрь Фердинанд Шәйхи вафат булды