"ИСЕМСЕЗ" ОЛУГ ИСЕМ ИЯСЕ
Алтын утта. адәм михнәттә сыналыр Татар халык макале ктан бернәрсә дә барлыкка килми», дигән борынгылар. Кешеләрнен дә асыл сыйфаты нәселдән, ата-бабадан, кыскасы, хәтсез «ерактан» килә, һәркем үзенең килеш-килбәте белән дә, саулык-сәламәтлеге белән дә, берәр төрле һөнәр-кәсепкә маһирлыгы, тырышлыгы-унганлыгы белән дә, күпмедер күләмдә, нәсел-нәсептән килгән үзенчәлекләрне кабатлый, үстерә, дәвам итә Фән шулай дип раслый, ә тормыш моның шулай икәнлеген һәрдаим исбатлап тора. Уем-сынчы Альфрет Әбдрәшитов тә, талантлы кешеләргә хас булганча, уңган булганлыкны, кул эшләренә маһирлыкны ата ягыннан ала. ә инде жыр-биюгә, гомумән, сәнгатькә мәхәббәтне мирас буларак ана ягыннан кабул итә; һәм ул искиткеч зур тырышлык белән әлеге сыйфатларны үзендә бергә куша һәм максатлы рәвештә үстереп жибәрә—нәтиҗәдә. алтын куллы уем- сынчы булып җитлегә. Альфрет Әбдрәшитов Казакъстанның Чимкент каласында 1940 елның 18 июлендә туа. Томскидан Казакъстанга сөрелгән «кулак» малае Хәйрулла белән колхозга кермәгән өчен генә Татарстанның Актаныш районыннан куылган икенче бер «кулак»ның кызы Галия, шул якларда танышып, гаилә корып җибәргән булалар... Менә шундый «тамга» белән дөньяга килгән малай, 22 яше тулган көннәрдә Алматы сәнгать училищесын тәмамлый. Язмыш эше булгандыр инде, шулай тантанага киенеп-ясанып барган чагында булачак сынчы иләмсез калын (3-4 колачлык булгандыр) юл читендә аунап яткан карагачка юлыга. (Ихтимал, сыннарны нәкъ менә карагачтан уеп ясау нияте хыялый егетнең башына нәкъ әнә шул минутларда килгәндер.) Ничек итсә итә егет, училищега соңарса соңара, әмма үз дигәненә ирешә— күңеленә хуш килгән карагачны хуҗасыннан арзан гына бәягә сатып ала да «шундый зур байлыкны» өенә тарттырып кайтарта. Урманга сыяр, кырга сыймас, дигәндәй, иләмсез зур агачны кискәләгәч тә әле икешәр метр чамасындагы бүкәннәр килеп чыга: аларны урталай ярганнан соң һәркайсы «инозавр зурлыгындагы», төрлесе төрле кыяфәттәге өлгеләр хасил була. Менә кайда ул иҗатка мәйдан, куәткә—дәрман! һәм сынчы алны-ялны белми эшли дә эшли. Маңгай тирен түгеп, җансыз агачка җан өрә... Дөньяның бер михнәте, бер рәхәте, дигәндәй, нәкъ әнә шул карагачтан уеп ясалган сынсурәтләрне—«Ана» портретын Казакъстанның Дәүләт сәнгать музеена. «Көтүче» сурәтен исә Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеена кабул итәләр. Бу инде зур җиңү була. Әлеге Көтүчене «Казакъстан чабаны» (1964) дип атамаган очракта да аның әллә каян казакъ кешесе икәнлеген танып булыр иде. Аның бөтен кыяфәтендә казакълыгы ярылып ята лабаса: колакчын бүрек кигән картнын киңчәрәк битен җыерчык баскан; яңак сөякләре чыгынкы һәм беркадәр тырпаешып торалар; әмма алар нурланып балкыган йөзендәге миһербанлы гармониягә һич тә хилафлык китерми; кайчандыр бөркетнеке кебек әллә кайдан күргән күзләрендә әле дә нур сакланган, ул сина сынап, туп-туры текәлгән. Шулчак Чабан карт җанлыдыр кебек тоела башлый: чал мыегы белән куе сакалы арасындагы әле дә булса яшәү дәрте сүнеп бетмәгән Ю иреннәре менә-менә ачылып китәр дә аннан монлы бер көн булып акын лыруы агылып чыгар сыман... Шундый тур иҗади уңышлар уем-сынчыны. әлбәттә. җилкендерми шмыи ул үтен чит-ят җирләрдә адашып калган татар сынчысы дип сизә башлый һәм туган якларына ашкына. Кызганыч ки, 1965 елда Казан каласында аны берәү дә ачык йөт. якты чырай белән каршыламый Ләкин яшь һәм дәртле һөнәрмәнебез бирешергә уйламый да: ташландык хөжрәсенлә иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә, хыялында киләчәкне ямьле итеп күз алдына китерә Менә ул берзаман җыйнак кына гәүдәле, тыйнак кына кыз баланы очрата, ана гашыйк була, шуннан хлар кавышып (ә ул кыз Луиза исемле була), бергә-бергә иҗат диңгезендә йөзәләр Шактый зур һөнәри күргәзмәләргә катнашып, уем-сынчы сыйфатында танылгач та. аны Рәссамнар берлегенә кабул итәргә ашыкмыйлар Олуг талант иясе, антырагач-иөдәгәч. үзенә теләктәшлек белдерүче Бакый ага Урманче белән Илдар Зариповтан юлламалар яздырып. Мәскәүгә—ул чакта СССР Рәссамчылар оешмасының җитәкчеләреннән булган, әзәрбәйжанлы Таһир Сәләхевкә мөрәҗәгать итә. һөнәри берлеккә аны 1987 елла башкала оешмасында кабул итәләр. Альфрет Әбдрәшитовның 40 ел дәвамында иҗат иткән сыннары бихисап күп Анын үз кулы белән корган остаханә-сендәге киштәләрдә төрлесе төрле зурлыктагы хезмәт җимешләре тезелеп киткән Әйе. остаханәгә аяк басу белән, үзеңне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис итәсең Ә инде әлеге әкият каһарманнары белән якыннанрак танышкач, әлеге дәрвишнең әдәбиятка һәм сәнгатькә гашыйк икәнлегенә бернинди шшен калмый Агачтан уеп ясалган «Көзге симфония» дә нәкъ шуны исбатлый Әдәбият әһелләреннән Альфрет Пушкин белән Тукайның сыннарын күптөрле вариантларда иҗат итә. Бөек рус шагыйренең агачтан уелган сыны аеруча гайрәтле: аның кыяфәте дәртле, ашкынулы; башы тирәсендәге ореол урынына тырпаешкан кәкре-бөкре ботаклар исә шагыйрьнен шул заманда яшәп килгән рәсми әхлак-әдәп кагыйдәләренә дә. шулай ук шигьрият кануннарына да бик үк сыеша алмаганын, үз өлкәсендә революционер иҗат иясе булганын хәтерләтә, бик тәкәллефле аристократларга исә беркадәр Анын белән чагыштырганда, безнең Тукаебыз күпкә гадирәк һәм тыйнаграк Бронзадан коелган, биеклеге метрга якын булган вариантын гына алыйк Шагыйрь әллә тәбәнәк рәшәткәгә, әллә болдыр култыксасына сөялгән, сул кулы рәшәткәгә ныклап ябышкан, уны исә рәшәткә өстендә иркен генә ята. ярыйсы ук озын аякларын чалыштырып баскан, гәүдәсе чандыр булса да, килешле генә; зыялы зат икәнлеге, әлбәтгә. шагыйрьнен баш тотышында, йөз кыяфәтендә—аларда ташып тора дәрт, иҗади талпыну Үзенен каһарманнарына сәнгатькяр һич те бер үк төрле кыяфәт бирми бәлки, һәркайсынын төп сыйфатларына басым ясый, аның эчке байлыгын, рухи дөньясын мәңгеләштерә Шушы уңайдан милли мәдәниятебезгә искиткеч зур өлеш керткән гали затларның сыннарына күз салыйк III Мәржани. әлбәттә, нн әүвәл имам башында—чалма, өстендә- яшел кыргыирак күренгәнлеген искә төшерә ҮЛ ии I лшһме (броню). А ОМрошитон зше чапан, бер кулында—дисбе, икенчесендә— китап; кыяфәтендә анын олуг акыл иясе, философ, әдип икәнлеге ярылып ята Сәйдәшнең агачтан уеп ясалган сынында исә фотоларында күреп өйрәнгән мөлаем кыяфәт белән бергә даһи композиторның күзләрендәге моң тулы уйчанлыкны да, ижади тәвәккәл омтылышны да чагылдыра алган. Мәгърур кыяфәтле Бакый ага Урманче сынында автор анын гажәеп кин калачлы шәхес, күпкырлы талант иясе икәнлеген тамашачыга якыннан күрсәтүне төп максат итеп куя. Әлеге өч гали затны сәнгатькяр ихлас яратып, илаһи талантлары алдында баш иеп. даһилыгын тамашачыга үз һөнәре алымнары белән төшендереп бирү максатын күздә тотып ижат итә. һәм син бу шәхесләрнең килеш-килбәтләре нәкъ шундый булганлыгына ышанасын, аларнын һәркайсысын нәкъ менә сәнгатькяр сурәтләгәнчә кабул игәсең, ягъни сәнгати дөреслеккә тулаем инанасын. Сәнгатькяр шулай ук мәшһүр Паганини. Фешин. Эрьзяларнын да обрахларын үзе аңлаганча, үзенен күңел күзе күргәнчә гәүдәләндерә алган. Альфрет Әбдрәшитов бүгенге әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез казанышларыннан да яхшы ук хәбәрдар икән ләбаса. Ул ижат иткән сыннарга карап без шуны анышабыз Музей дәрәжәсендәге остаханәдә без әдәбиятның аксакаллары Гомәр ага Бәширов белән Әмирхан абый Еникинең (сәнгатькяр аларны, соңгы елларында очратып, мәңгеләштергән!) һәм алардан сон тагар әдәбиятыңда «беренче скрипкәне» уйнаучы Туфан Миннуллинның һәйбәт зшләнгән сыннарын күрәбез. Сәнгать Альфретка тагын да якынрак, шуңа күрә ул аның төрле жанрларында ижат итүче һәм үз һөнәрендә әйдәп баручы осталарны сайлап алган, гажәеп зур маһирлык белән тасвирлап биргән. Монда сынлы сәнгать өлкәсендә мәшһүрлек казанган Илдар Зарипов, театр сәхнәсендә жилкенеп уйнаган Шәүкәт Биктимеров, операларда бәйге тоткан Хәйдәр Бигичев. әле бүген дә (сигезенче дистәсен ваклагач та!) эстраданы гөрләтүче Айрат Арслановларнын сурәтләрен күреп сөенәбез. Әлеге хезмәтләрендә уем-сынчы, әйе, камиллеккә ирешә Анысы бәхәссез. Әмма шунда бер гажәеп хәлгә юлыгасың һәм ирексездән елмаеп куясың: «Йә Хода! Сәнгатькярнен тагын да матуррак, тагын ла камилрәк эшләре бар икән ләбаса!» Болары анын әти-әнисе һәм хәләл жефетенен сыннары. Мина калса, хикмәт менә нидә. Мәшһүр шәхесләрнең сыннарын ясар алдыннан уем-сынчы аларнын ижатын яхшылап өйрәнә, исәннәрен остаханәсенә дәшеп китерә дә әңгәмә корып жибәрә, чөнки берәүнең дә тышкы кыяфәтен генә төп-төгәл китереп чыгару белән чикләнми, һөнәрмән буларак андый «уңышны* үзе өчен хурлык саный. Чын ижат кешесе буларак, ул һәркемнең эчке дөньясын, рухи байлыгын ачып бирергә омтыла Аралашу, әңгәмәләр нәтижәсендә ул моңа ирешә дә. Тик инде газиз әти-әниеннен һәм сөекле хатыныныңнын эчке дөньясын ачу бу инде сәнгатькяргә бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләр бирә. Монысына минем иманым камил. Чөнки беләм дигән чит-ят кешеңнең дә синнән яшертен серләре булуы бик табигый. Ә инде сине дөньяга китергән, йөрәкләрен урталай ярып бирергә әзер торган газиз әнкәң белән әткәңне, янә дә үзеңә кыз бала чагында ук гашыйк булган, сиңа охшаган ике малай бүләк иткән, аларнын саулыгы өчен бергә-бергә ут йотып йөргән, гомумән, синең ижатыңа бөтен барлыгын багышлаган асыл затны синнән дә шәбрәк һичберкемнен белүе мөмкин түгел Менә кайда яхшыдан-яхшы, кам илдән-кам ил әсәрләр килеп чыгуның сере! Әйтик. Ана образының гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Аңарга сәгатьләр буе карап торырга мөмкин. Бу сурәттә, иң әүвәл, безнең әниләребездә генә булган, аларга исә үткән гасырлардан күчеп килгән, димәк ки, буыннан-буынга мирас буларак бирелгән пөхтәлек, мөлаемлык, тыйнаклык вә затлылык бөркелеп тора. Яулык кырыеннан чак кына күренеп торган чал чәчләре Октябрь инкыйлабы елында туган асыл затның башыннан кайгы- хәсрәтнен бик күп үткәнлеге, михнәтләрнең өсте-өстенә ябырылганлыгы, әмма ананын чыдам булганлыгы, рухын һич тә сындырмыйча саклый алганлыгы хакында сөйли. Беркемнән дә курыкмыйча, туры караган күзләре гомер буе үткенлек вә кыюлык белән эш иткәнен, шундый шартларда да намуслы булып калганын раслый Шунысы кызык, сәнгатькяр үз әнисенең образын гәүдәләндергәндә, әллә белеп, әллә инде ирексездән. Актаныш— Минзәлә яклары хатын-кызлары типажын китереп чыгара Бу хәл автор файдасына сөйли, әсәрнең камиллегенә «су коя» Луиза ханымга сәнгатькяр ике эшен багышлый һәм икесен дә кече улы Гадел ярдәмендә очлап чыга Әлеге эшләрнең берсе йомшак материалдан (мастикалан) әвәләнгән Зифа буйлы, чибәр ханымның өстендә затлы күлмәк: сул кулын ул күкрәге турысында йомарлаган—гүя. бөтен әрнүләрен дә шул йодрыгына төйнәгән, сулында чәчәк бәйләме—сөенеч һәм бүләкләрдән һич та мәхрүм түгел икән уем-сынчы хатыны. Әмма анын фидакарьлеге, үз гаиләсендә «ана корт* икәнлеге, сөекле ире һәм уллары өчен жан атып гомер кичергәне йөз-кыяфәтендә аеруча нык чагыла Сәнгатькярнең бөтен иждтында нәзек кашы булырдае. ул әвәләгән, койган, чүкеп ясаган сыннар арасында ин камиле—хатынының күкрәк тиңентен ясалган сыны, бюстыдыр, мөгаен Луиза ханымның бу сурәте бронзадан коелган Борынгы мифларда сөйләнгәнчә, гүя. бу әүлиянен башы тирәсендә алтын кайма (ореол); озын матур чәчләре бөдрәләнеп ике иңбашына сибелгән, кин маңгайлы, төз-нәфис борынлы, мөлаем йөзендә житдилек һәм кырыслык; күзләрендә намуслы караш, аларда. гүя. сабырлык белән бергә кирәксә— тәвәккәллек, кыюлык та чагыла, ниятләре изге икәнлеге, берәүгә дә әшәкелек кылырга жыенмавы аның ике учын бергә кушыруыннан ла күренә гүя бу «ана корт* бәла-казадан үзенең ирен. Чернобыль фажигасеннән газап чигүче улы Альберт белән төпчеге Гаделен генә түгел, бөтен-бөтен кешелек дөньясын йолып калырга әзер. Алиһәнен бу сынына бер күз салып кына китү мөмкин түгел, ана караган саен карыйсы килә һәм шулчак авторның осталыгына Сәнгатькяр бүтән берни эшләмәсә дә. дә. сынлы сәнгатьнең алтын фондына шушындый камил вә гүзәл әсәр, тулы мәгънәсендә шедевр бүләк итүе белән генә дә олуг хөрмәткә лаек табылыр иде Тик гомере буе ат шикелле эшләгән, берсеннән-бере гүзәлрәк вә саллырак сәнгать әсәрләре ижат иткән уем-сынчыга мактаулы исем бирергә атлышп торучы түрә-житәкчелэр күренми шикелле. Гәрчә, аның инде 50 еллык га. 60 еллык та юбилейлары узса да.. Әйе. өлкәнәеп килүче сәнгатькярнең юбилейларда бирелә торган мактаулы исем-регалияләре юк бугай Әмма берни белән дә .мыштырын булмаслык олуг Исеме бар ул— Сынчы1