Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАРНЫ КИЧКӘН ГҮЗӘЛЛЕК

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ СӨЕМБИКӘ ОБРАЗЫ Манарада сакланган исем өембикә исеме татар халкы күңелендә якты бер нур—изгелек нуры булып яши. XX гасыр башында, бигрәк тә 1905-1907 еллар революциясеннән соң, илдә беркадәр хөррият нурлары да күренә башлагач, Сөембикә исеменә игътибар бермә-бер арта, аңа багышланган яңа әсәрләр иҗат ителә. 1912 һәм 1915 елларда Г. Рәшидинең «Сөембикә хәлләре» дөнья күрә. 1913-1918 елларда хатын-кызларга багышланган «Сөембикә» журналы чыга (мөхәррире—Якуб Хәлили). 1907 елда Мәҗит Гафури үзенең «Хан мәчете* («Сөембикә манарасы») шигырен яза. Татар халкының милли азатлыгы символы булган бу гүзәл манара белән бәйләнгән шигырь тирән һәм күңелне тетрәтерлек хисләр, кичерешләр белән сугарылган. Чөнки ул манара—татар халкының 1552 елгы милли фаҗигасен тулысынча үзендә саклаган бердәнбер һәм чыннан да тарихи һәйкәл: Һәр бинадан биек улып күкләргә чыккан башың. Мин беләм белдермәсәң дә—агадыр күздән яшең. Бу хәленнән шикаять кылды синең һәрбер ташың. Кальбеме' мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде. Шагыйрь үзенең бу манара белән бәйле кичерешләренә генә тукталып калмый. Ул—ил вә халык, Казан ханлыгы, аның мөстәкыйль ил булгандагы даны-шөһрәте турында уйлана, үз халкының данлыклы тарихы белән горурлана: Бер заманда синдә намаз укыганнар хан иде, Кауме татар һәм төрекнең мәскәне- Казан иде. Ул вакытны тасвир ирсәк, ни гүзәл заман иде! Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде. Тарихның кырыс законнары буенча, татар халкының милли азатлыгын Фатих У РМ АНЧ Е (1936)-татар халык авыз иҗаты буенча күренекле белгеч. филология фәннәре докторы -Дастаннарга лаек замана». -Ак бүре эзеннән». - Идегәй». -Нурсолтан». -Соембикә- һ.б китаплар авторы Казанда яши 'Кальбеме (кальбемне)—күнелемне. гМәскәне— торган жире. С һәм мөстәкыйльлеген гәүдәләндергән манараның тарихи язмышы берара кызганыч хәлдә кала: «Шәүкәтең1 бетте бүгендә, калмады меңнән бере. Башкаларның йире булды ошбу көн Ислам йире». Әмма ни кызганыч, Октябрь инкыйлабыннан соң бу әсәр кинәттән һәм һич көтмәгәндә «юкка чыга», укырга ярамый торган әсәрләр рәтеннән санала башлый. 1918 елда «Сөембикә» журналы, шуның белән бергә гүзәл ханбикәнең исеме дә тыела; аны һәм башка күп кенә изге исемнәрне халык күңеленнән кысрыклап чыгару буенча берничә дистә елга сузылган кырыс диктатура башлана. Тарихчы галимнәр белән бергә язучы-шагыйрьләр дә Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә исемнәрен, гомумән, «онытып торырга» мәжбүр ителә. Шундый хәл тоталитар режим шартларында берничә дистә ел дәвам итә. Тик кайдадыр тирәндә, халык күңеле түрендәге җыр-бәет вә риваять-легендаларда гына һәм шулай ук кайдадыр биектә—Сөембикә манарасында гына—әлеге изге исем сакланып кала. Аллага шөкер дип әйтергә кирәк: Казан ханлыгы чоры архитектура һәйкәле буларак әлеге изге манара үзе генә сакланып калмый, гүзәл ханбикә исемен дә безнең көннәргә кадәр алып килә. Большевиклар тарафыннан илдәге йөзләрчә, меңнәрчә манаралар рәхимсез җимерелгән егерменче-утызынчы һәм илленче-алтмышынчы елларда, ни хикмәттер, Сөембикә манарасы исән-сау кала. Моның могҗизалы сере дә бәлки гүзәл ханбикә исеме белән бәйләнгәндер: әлеге манараның төп иҗтимагый милли вазифасы— Сөембикә исемен саклап калуда булырга тиеш! Бу фикерне турыдан-туры раслап торган конкрет фактлар да бар. Сүз соңгы елларда Разил Вәлиев тарафыннан язылган «Сөембикә манарасы» шигыре турында бара. М. Гафуридан аермалы буларак. Р. Вәлиев күбрәк манара турында түгел, ә бәлки татар халкында әле безнең көннәрдә дә киң таралган риваять хакында сөйли: Сөембикә моннан ташланган, дип. Риваятьләр йөри халыкта. Онытса да тарих күп нәрсәне. Бардыр кебек монда хаклык та. Риваятьнең эчтәлеге нинди генә булса да, шагыйрь аңа тирән ышану белән карый, һәм бу бик табигый: чөнки халык та үзенең риваятенә ышана, эш нәкъ менә риваятьтә сөйләнгәнчә булгандыр, дип гөман кыла. Ә менә үзенең гүзәл ханбикәсе, хурлыклы хәлдә калып. Явыз Иван тоткынлыгына алып кителгәндер, дигән тарихи фактка халыкның һич тә ышанасы килми. Ул хәтта Сөембикәне батырларча һәлак булу юлына этәрүгә дә барадыр төсле. М. Гафури шигырендә күтәрелгән мәсьәлә турында сүз барганда хәзерге шигъриятнең тагы бер үрнәге —Харрас Әюпнең «Сөембикә манарасындагы Айны сәламләү» (1990 ел) шигырен читләтеп үтү дөрес булмас. Сөембикә манарасының тәүге исеме Хан мәчете булган. Мәчет манарасыз, манара изге айсыз булмый. Әмма 1917 елгы инкыйлабтан соң манараның ае алына: халыкның 70 80 ел дәнам иткән «Кояшсыз вә Айсыз» тормышы башлана. Бу хакта Харрас Әюп болай ди: Ни гомерләр Айсыз булдык — Абынды, ауды ирләр. Дәшми торсаң, бу дөньяда Кояшсыз калдырырлар! Төрле халыкларның милли азатлык өчен көрәше нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда безнең илдә дә җылы җилләр исеп алды. Шуның гамәли бер күренеше Сөембикә манарасының Ае яңадан үз урынына кайтарылды. Халык моны, әлбәттә, зур канәгатьләнү белән каршылады. Шагыйрьнең төп фикере—Сөембикә манарасында ай булганда, татар халкы милләт буларак яшәр, һәм шуның өчен әнә шул айга карап, безнең бик борынгы ата бабаларыбыз үрнәгендә, без дә дога кылырга тиеш: 'Шәүкәт көч. бөеклек Яктырасың— Ничә гасыр Татар яше юганмы? ...Кабул кыл. Ай: сиңа карап Кылдым шигъри догамны... Гамил Афзалның •Сөембикә сылу» легендасы Берничә дистә ел буенча хөкем сөргән тоталитар режим системасындагы «беренче чатнаулар» алтмышынчы еллар башында, илдә билгеле бер «җылы җилләр» исә башлагач барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә халкыбыз өчен изге булган кайбер исемнәр дә яңадан кайтты. Бу очракта сүз Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның «Сөембикә сылу» дип аталган легендасы турында бара. Ул 1968 елда—әле тоталитар режим тулысынча үз көчендә булып, берсүзсез хөкем сөргән чорда язылган. Дөресен әйткәндә, Г. Афзал Сөембикә исемен халыкка яңадан кайтару юлында беренче һәм гаять тә җитди адым ясый. Белүебезчә, Г. Афзалның талантлы һәм үзенчәлекле, чын мәгънәсендә милли рухлы шагыйрь булуы турында, гомумән, күп кенә язылса да, аның әлеге әсәре утыз ел буена күләгәдә калып килде. Аны ашыкмыйча гына, җай гына укып чыккач, татар халкының урта гасырлардан безнең көннәргә кадәр дәвам иткән моңлы һәм ифрат та фаҗигале тарихы кабат күз алдыннан үтә. Сөембикә исеме, моңсу бер әләм булып, әнә шул тарихны әйдәп бара. Әсәр халыкның риваять-легендаларында кабул ителгәнчә, берничә һәм ярыйсы ук төгәл билгеләнгән бүлекләрдән тора. Сүз горур Казаннан башлана: Идел ярларында Казан—кыя кебек. Тирә-якларында Балкып тора кебек. Сәүдә юлларында Кәрван йөртә Казан. Килер елларыннан Ниләр көтә Казан! Әсәрнең тарихи хакыйкатькә тулысынча туры килә торган юлларын язгач та, шагыйрь: арттырыбрак җибәрмәдемме икән дигәндәй, легенданың эмоциональ яңгырашын бөтенләй икенче яссылыкка күчерә. Әсәргә татар халык җырларында киң таралган һәм халыкның чыннан да авыр язмышын чагылдырган «Идел ярларындагы сары камыш», һәркемгә мәгълүм «кара урман», «шомлы язмыш», «төнбоеклы күл», «ятып елар җирләр» кебек, чын мәгънәсендәге традицион һәм халкыбызның авыр тарихына багышланган шигъри образлар тезмәсе килеп керә. Әлеге образларның шигъри һәм тарихи көче, аһәңе укучы күңелен тыныч калдырмый: «Нишләп соң әле әсәргә бербер артлы борын-борыннан кайгы хәсрәт, фаҗига символы булган шигъри образлар системасы ургылып керә башлады?!»—дип уйлана ул. Баксаң, шагыйрьнең киләсе сүзләре чыннан да кырыс хәлләр, куркыныч вакыйгалар турында икән: Казан ханлыгы тарихы үзенең иң авыр бер чорына кергән икән. Илдә кемнәрдер мал җыя, кемнәрдер кан коя. Ачу-фетнә үсә, тарала: «Шанлы Казан таҗы кулдан-кулга күчә». Сөембикә ханбикә идарә иткән елларда ханлыкның хәле чыннан да авыр, катлаулы, фаҗигале була. Өлкән яшьтәге шагыйрь Гамил Афзал ул елларның афәтен яхшы белә, аңлый, үзенең шәхси язмышына кагылган фаҗига кичергәндәй борчыла, яшь сылу ханбикәгә ярдәмгә килергә тырыша, аңа акыллы киңәшләр бирә. Шуның белән шагыйрь яшь һәм сылу ханбикәне безнең арага алып керәдер төсле, аңа карата үз укучыларында әйтеп бетергесез җылы хисләр уята. Шагыйрь, аепым шигъри штрихлар белән генә булса да, ханбикәнең гомумиләштерелгән, әмма һәрбер татар укучысына ифрат та якын шигъри портретын биреп үтә.' Күлмәкләрең ефәк. Камзулларың бәрхет. Җанына юк тынгы. Үзенә юк бәхет. Илем, диеп ела, Илем, диеп көен. Хәлен авыр синен, Сөембикә килен. Шул ук вакыт шагыйрь әсәренең баш өлешендә берничә тапкыр искә алынып үткән шомлы' юлларын да онытмый: нинди генә тырыш, тыйнак, уңган һәм акыллы булса да. япь-яшь ханбикәнең киләчәге караңгы. Бу исә барыннан да элек Мәскәүнең халыкара сәясәте белән бәйләнгән. Г. Афзал шигыре язылган 1968 елда Сөембикәгә багышланган күп санлы материалларның, фәнни мәкалә һәм әдәби очеркларның әле берсе дә яңадан дөнья күрмәгән иде. Сөембикәне әсирлеккә алып китүнең конкрет сәбәпләрен дә, шартларын да без рәтләп белми идек. Ул елларда әле Мәскәүнең баскынчылык сәясәте, Казанны хәрби көч белән яулап алуы турында да авыз тутырып сөйләргә ярамый иде. Шагыйрь моны бик яхшы белә. Шулай да тарихи вакыйгаларның барышын, аларның Сөембикә язмышындагы ролен ул шактый төгәл чамалый. Сөембикәне әсирлеккә сатуга, ил башында торган бу ханбикәне илдән кууга да ишарә бар әсәрдә. Шагыйрь мәсьәләне, аның асылын, сәяси нигезен яхшы аңласа да, ул елларның идеологии таләпләре басымы астында «эшне» шәхси мөнәсәбәтләр яссылыгына күчерә. Ул ханбикәгә «мөлаем сораулар» белән мөрәҗәгать итә, аңардан туган илне ташлап китмәвен үтенә. Әсәргә халык бәетләрендәге аерым мотивлар да килеп керә. Ил эчендә фетнә, Ил тышында фетнә. Илгә авыр чакта Илне куеп китмә! Нугай юлы тузан, Мәскәү юлы—томан... Сандугачтай сылу Яшьлегеңне кызган. Сөембикәнең, Казанны авыр хәлдә калдырып, Мәскәүгә китүен ханбикә үзе дә, шагыйрь дә теләми: автор аны китмәскә үгетли; ханбикә исә елый. Димәк, мәсьәләне ханбикә үзе генә хәл итә алмый; бер якта—аның Казаннан китүен теләгән, чынлыкта хәтта таләп иткән биләр торса, икенче якта — Мәскәүнең кырыс сәясәте. Шулай булгач ул. елый-елый булса да, кадерле һәм хәвефле Казанын ташлап китәргә мәҗбүр. Аңлашыладыр, шагыйрь тарих кануннарын да, Сөембикәнең фаҗигале хәлен дә дөрес аңлаган. Япь-яшь килеш тол калган ханбикәне сабый улы белән тоткынлыкка озату— бу ифрат тирән мәгънәгә ия булган шәхси һәм тарихи фаҗига. Аның шулай булуын беркем дә, хәтта Казан ханлыгының һәм Сөембикәнең дошманнары да инкяр итә алмый. Казан тарихының бу фаҗигале мизгеле һәрвакыт зур һәм тирән кичерешләр, кайгы хәсрәт, күз яше, елау сыктау белән бергә бара. Аны башкача сурәтләп тә булмый. Гамил Афзал да әлеге күренешкә нәкъ әнә шул ноктадан килә һәм, гадәттәгечә, бик тыйнак, шул ук вакытта хәтердә калырдай шигъри образларга мөрәҗәгать итә: Казан елгасына Киң Иделдән кереп. Матур кораб көтә. Җилкәннәрен киереп. Кирмөн капкасыннан. Казан-су ярына Биләр келәм җәя Үтәр юлларыңа. Шулай да Гамил Афзал легендасының иң көчле һәм тәэсирле өлеше— аның йомгагы булса кирәк: анда сүз нигездә халык күңелендә изге бер истәлек булып сакланган хисләр турында бара. Гүзәл ханбикәнең чыннан да рәхимсез коллыкка озатылуына шагыйрь ышанмый. Сөембикә язмышын ул башкача күз алдына китерергә тырыша һәм татар халкы күңелендә берничә гасыр буена яшәп килгән легендага туктала: анда сөйләнгәнчә, дошман кулына тоткынлыкка төшмәс өчен, Сөембикә үз манарасыннан сикереп һәлак була. Шагыйрь халык легендасының эчтәлеген сөйләп тормый, аның аерым мотивларына гына тукталып үтә. Халык иҗатында да, язма шигърияттә дә шундый бер закончалык бар: әсәрдә берәр кош образы пәйда булдымы (сандугач, күгәрчен, аккош), димәк, анда котылгысыз рәвештә берәр фаҗига да булачак. Җырлардагы сандугач сайравы кебек илаһи бер күренеш тә—барыннан да элек булачак фаҗига символы. Әйтелгәннәр күке образына да кагыла: кеше бит үзенең калган гомерен юкка гына күкедән санатып яшәми. Күрәсең, шуның белән бәйле рәвештә Сөембикә-чибәр дә безнең күңелгә күке булып кайта. XVI гасыр уртасыннан Сөембикә образы халык йөрәгендә, аның риваятьлеген даларын да, җыр-бәетләрендә бетмәс кайгы-хәсрәт, ачы язмыш символы булып яши: Кайда күңел сынык. Кайда күңел боек Сөембикә йөри Моңлы бәет булып. Әсәрне башыннан ахырына кадәр җентекләп күзәтү шуны күрсәтә: Гамил Афзалның «Сөембикә сылу» легендасы—татар шигъриятендә Казанның соңгы ханбикәсенә багышланган иң җитди, көчле һәм Сөембикәнең үзе кебек моңсу әсәрләрнең сирәк үрнәге. Зөлфәт—«Сөембикәнең хушлашу догасы» Гамил Афзалның әлеге шигыре язылганнан соң Сөембикә образы безнең шигърияткә яңадан «ныклап аяк басарга* һәм төрле шигъри әсәрләрдә чагылыш табарга тиеш иде. Юк шул! Мәсьәлә катлаулырак, хәтәррәк булып чыга. Илдә тоталитар режим дәвам итә. Шуңа карамастан, Г. Афзал әсәре язылып нәкъ ун ел узгач, талантлы һәм милли рухлы шагыйрь Зөлфәт ♦ Сөембикәнең хушлашу догасы»н иҗат итә (1978 ел). Башка бик күп шигырьләре кебек, Зөлфәтнең бу әсәре дә ифрат көчле язылган: татар халкының дүрт ярым гасырлык тарихи трагедиясе шушы зур булмаган шигырьгә сыеп беткәндәй тоела. Шагыйрь Сөембикә елавының эчтәлеген яхшы белә. Шигырь әнә шул елауда кат-кат тәкърарланган төп мотивтан башланып китә: Алар җиңде... Безнең кулдан кылыч төште. Миңа—әсирәгә—әзерләнде бөят. Алып китә алар мине түгел, халкым. Китә алар синең шөһрәтеңне төяп. Чыннан да. ил башында торган Үтәмеш Гәрәйне (гәрчә ул сабый булса да) һәм аның васыяте (регенты) булып, илне идарә иткән Сөембикәне тоткынлыкка алып китү—бу барыннан да элек илнең азатлыгын, мөстәкыйльлеген юкка чыгару дигән сүз иде. Моны Сөембикә бик яхшы аңлый һәм үзенең елавында бу хакта ачыктаначык әйтә: ханбикәне үз фаҗигасе генә түгел, ил трагедиясе борчый, тетрәндерә. Әнә шуның белән бәйле рәвештә, шагыйрь Сөембикәнең мәгълүм елавында аерым җөмләләрне хәтта сүзгә-сүз кабатлый. Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине Алларыңда торган мең афәтле килеш. Киләчәксез килеш мин калдырам сине, Йөзен канлы килеш, җәрәхәтле килеш. Казанның фаҗигале язмышы—әсәрнең үзәген тәшкил иткән идея, дидек. Сөембикә заманнарында да ул шулай булган. Хәзер дә шулай: Соңгы өметләр дә беттемени янып? Кайнап бетте Казан... Җиңүчегә—табын! Ташланмадың текә, биек манарадан — Очты манарадан, халкым, синең даның. Татар халкының тарихи риваятьләренә караганда, Казанның фажигале киләчәге шәһәр салынганда ук билгеләнгән була. «Минем шәһәрем этләргә эләгер» дигән риваятьтә, әйтик, бу хакта тәфсилле сүз алып барыла. Риваятьнең эчтәлегенә тулысынча тукталып тормастан, аның Зөлфәт шигырендә чагылыш тапкан соңгы бүлегенә генә игътибар итик. Казан каласын төзү өчен урын сайлангач, хан төзүчеләренә әйткән: «Нигез салганда, сезнең яныгызга кем беренче булып килсә, җиргә тереләй шуны күмегез». Бик борынгы карашлар буенча, жир ияләренең күңелен күрү өчен төзеләчәк корылма нигезенә кеше корбаны салу кирәк булган. Әнә шул йолага нигезләнгән риваять болай тәмамлана: «Төзүчеләр янына хан малае килгән. Алар аны җиргә күмәргә батырчылык итмәгән, аның урынына эт күмгәннәр, бу турыда белгәч, хан: «Димәк, минем шәһәрем этләргә эләгер»,—дигән» Борынгы мифологик күзаллаулар белән тыгыз үрелеп барган бу шигырьдә риваятьтәге мотив та бик урынлы чагылыш таба. Билгеле булганча, Зөлфәт үз шигъриятендә борынгы миф, әкият, дастан, бәет төсмерләрен кирәк дәрәҗәдә мул, бәрәкәтле һәм чын шагыйрьләрчә оста куллана. Күзәтелә торган шигырьдә дә шул ук хәл күренә. Күп кенә халыкларда бик күптәнге заманнардан бирле шундый бер миф яшәп килә: үлгәннәрнең, бигрәк тә ил азатлыгы өчен канлы сугышта шәһит киткәннәрнең җаны илаһи күккә аша һәм шунда кояш кыйпылчыгына. бигрәк тә йолдызларга әверелеп, үзенә лаек урын ала. Әнә шундый мифологик легендаларга мөрәҗәгать итеп, шагыйрь аларның эчтәлеген тулысынча диярлек үзгәртә һәм Казанның азатлыгын саклап калу өчен барган канлы сугыш күренешләренә бәйли. Нәтиҗәдә шигырь ифрат та тәэсирле юллар белән тәмамлана: Кичерә күр, халкым! Сау гына бул. халкым! Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер— Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте. Чорлар үткәч, күккә карап искә төшер Ук эзләре анда җем җем җемелдәшер... Чыннан да, бик борынгы миф белән бүгенге шигырь эчтәлеген бергә кушып, безнең Казан өстендәге күккә карасаң, тирән уйга каласың: ни җемелди икән анда? Казан мөстәкыйльлеге өчен сугышта шәһит киткәннәрнең җаннарымы? Яисә аларның укларымы?! Бусын инде һәркем үзенчә аңлар ... Сөембикәгә багышланган поэмалар Поэмалар дигәндә безгә шунысы мәгълүм - дөнья әдәбиятында Сөембикә исеме белән турыдан туры бәйләнгән һәм Казанның иҗтимагый, ханбикәнең шәхси язмышын ярыйсы ук тулы яктырткан ике поэма язылган. Аларның беренчесе «Россияда» дип атала. Аны урыс әдәбиятының классигы М. М Херасков иҗат итә. 1779 елда ул зур форматлы һәм 288 битле китап булып басылып чыга. Поэмаларның икенчесе 208 елдан соң, 1983 1987 елларда иҗат ителә. Аның авторы татар шагыйре Әхмәт Рәшит. Әле илдә ирекле фикер чоры башланмаган 1983 елда ук татар әдәбиятында беренчеләрдән булып бу темага күләмле поэма язарга алыну—заманасы өчен шагыйрьнең зур тәвәккәллеге итеп аңлатылырга тиештер. Шуңа күрә Ә. Рәшит поэмасының хәзерге татар әдәбиятында Сөембикәгә багышланган беренче зур күләмле әсәр булуын басым ясап әйтергә кирәк. Әсәрнең уңышлары да, кимчелекләре дә әнә шуңа бәйләнгән, ахры. Поэма ерак җирләрне һәм ерак чорларны сурәтләүдән башлана: һиндстан, ТаҗМахал, Җәмуна... Ә. Рәшит әсәрендә һиндстан белән бәйләнгән күренешләр бары тик шагыйрьнең шәхси кичерешләренә нисбәтән генә бирелә. Таҗ-Махал, Мөмтаз турындагы мәгълүматлар белән танышу, аңлавыбызча, шагыйрьне Сөембикәгә багышланган махсус поэма язарга рухландырган. Поэма нигездә сиксәненче еллар уртасында язылган, дидек. Билгеле булганча, ул елларда тоталитар система идеологиясе әле җимерелергә һич җыенмый иде. Шулай булгач, күзәтелә торган поэмага да бу идеологиянең билгеле бер йогынтысы килеп керә. Бу бигрәк тә «Шәкерт дәфтәрендә сакланып калган борынгы бәет» бүлегендә ачык күренә. Башта бәетнең исеме турында. «Борынгы» дигәндә без, гадәттә. Болгар чорын һәм хәтта аннан да элеккерәк дәверләрне күздә тотабыз. Казан ханлыгы чоры исә урта гасырлар тарихына карый. Әнә шул урта гасырларга караган вакыйгаларны сурәтләгән әсәрне шагыйрь нигәдер «Борынгы бәет» дип атый. Моның чын мәгънәсе аңлашылмады. Шулай да мәсьәләнең асылы анда түгел, ә бәлки башкада. Бәеттә урыс тимерчесе Иванның фаҗигале язмышы сурәтләнә. Әйе. урыс кенәзлекләреннән Казан ханлыгы җирләренә качып китүчеләр урыслар Казанны яулап алганчы да җитәрлек була. Тик Иван үзенең Новгород якларында ниндидер афәткә дучар булуы турында сөйли: Сөйләде зур гаскәр килгәнне— Башлыгын ничек җир күтәргән!— Кызганмый ни картын, ни яшен— Һәммәсен кылычтан үткәргән. Урыс тарихыннан мәгълүм булганча, шагыйрь сурәтләгән вакыйгалар Новгородта 1570 елның февралендә була. Бу елларда Казан ханбикәсе Сөембикә күптән инде фани дөньядан киткән. Димәк, шагыйрьнең түбәндәге сүзләре берничек тә тарихи дөреслеккә туры килә алмый: «Ул ярлык күрсәтте дәлилгә—ярлыкка Сөембикә кул куйган». Бер уйласаң, шагыйрьнең нияте изге кебек: ул үзенең поэмасында урыс һәм татар халыкларының дуслыгын күрсәтергә тели. Новгород якларыннан Явыз Иван явыннан соң күчеп килгән Иван: «Ул елны тимерче Иван да ясады йөз сука тимере...» ди. Бу сүзләрне укыгач та, гомер-гомергә утрак тормышта яшәп, үзләре дә тимерчелек белән бик күптәннән шөгыльләнеп килгән болгар- татарлар үзләре сука тимере ясый белмәде микәнни?—дип аптырап каласың. Шул ук вакыйгаларга шагыйрь Явыз Иванның мәшһүр опричнинасы башында торган Малюта Скуратов исемен дә китереп кыстыра. Ә конкрет тарихтан билгеле булганча, М. Скуратовның сәяси эшчәнлеге XVI гасырның алтмышынчы еллары ахырына таба гына башлана. Поэманың «Тимерче Иван бәетенең дәвамы* дип аталган бишенче бүлегенә шагыйрь тарихта мәгълүм, әмма XVIII йөзнең икенче яртысында— Пугачев вакыйгалары вакытында—яшәгән Бәхтияр исемен дә китереп куша (сүз Бәхтияр Канкаев турында барамы, әллә башка берәр шәхес күздә тотыламы —бу очракта моның бернинди дә әһәмияте юк. Бәхтияр исемен без тик Канкаев фамилиясе белән бергә кулланырга гына күнеккән). Бу җәһәттән поэманың түбәндәге юлларын укыгач, тагын бер тапкыр гаҗәпләнәсең: Кузгалды иң алдан уйнаклап Бәхтияр батырның бүз аты. Ул атның Бәхтияр угланга Йөгәнен Сөембикә бирде бит. Күрүебезчә, поэмада төрле чор вакыйгалары, төрле дәвер сәяси эшлеклеләре— барысы да бер ханбикә Сөембикә «тирәсенә өелгән». Әсәр шагыйрь тарафыннан «тарихи поэма* дип аталган икән, конкрет тарих мәгълүматларына игътибарлырак буласы иде дә бит... Аерым урысларның гади татарлар белән дуслашуы турында Сөембикәгә багышланган башка кайбер әсәрләрдә дә языла. Әмма бу идеяне беренче буларак Ә. Рәшит күтәрә. Тик аның позициясе аңлашылмады. Телиме моны шагыйрь—юкмы, XVI гасыр вакыйгаларын сурәтләгәндә ул үзенең поэмасына 70-80 ел буена илдә туктаусыз тәкърарланып торган «интернационализм» идеяләрен дә куша. Мәгълүм ки, конкрет тарихта беркайчан да булмаган бу идеяләр —XX гасыр галәмәте. Аларның барлыкка килүе тоталитар идеологиянең марксистик-ленинчыл тәгълиматы белән генә бәйләнгән. Ә XVI гасыр вакыйгаларына ул, ничектер, ятышып бетми кебек. Ул чакта Русиянең төп идеяләре һич тә халыклар дуслыгы түгел иде! Империя буларак әле оешып кына килгән һәм үзенең беренче зур корбанын (Казан ханлыгын) йотарга торган Русия ул елларда халыклар дуслыгы турында уйлагандыр дип берничек тә күз алдына китереп булмый. Русиянең ул чордагы төп максаты: ничек тә булса башка илләрне, башка мөстәкыйль халыкларны хәрби көч белән яулап алу Һәм тудысынча үзенә буйсындыру иде. Ә инде XVI йөздә урыс кешесен мөселман зиратына күмүне, гомумән, күз алдына китереп булмый. Шулай да шагыйрьдән мондый кимчелекләр эзләү—төп максат түгел, әлбәттә. Тоталитар идеология тулысыңча хөкем сөргән сиксәненче елларда кем генә башкача яза алды икән? Ни әйтсәң дә, Ә. Рәшитнең «Сөембикә« поэмасы—шул сиксәненче еллар җимеше бит. Тагын шуны да искәртеп үтмичә мөмкин түгел: татар халкының «Сөембикә бәете»ндәге ялгыш бер мәгьлүмат, нишләптер, Ә. Рәшит поэмасына да килеп кергән. Әсәрдә Сөембикә үзенең елавында казанлыларга түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә: Килсәм дә кырыйдан—Кырымнан. Мин сезгә ят түгел идем бит! Сеңелем, дидегез, абыйлар. Әбиләр, дәштегез, кызым дип. Безнең мәгълүматларга караганда, ирек сөючән Нугай далаларында туып үскән Сөембикә Кырымда беркайчан да булмаган! Әмма ничек кенә димик, Ә. Рәшит поэмасы турында сүз барганда, без бер гаять тә әһәмиятле факторны истән чыгармаска тиешбез: 1987 елда басылып чыккан әсәр буларак, татар әдәбиятында ул Казанның соңгы ханбикәсенә багышланган беренче һәм әле безнең көннәргә кадәр—бердәнбер поэма булып кала. Моннан ун ел элек Сөембикә турындагы һәрбер әдәби сүз яңалык иде. Шул исәптән Ә. Рәшитнең «Сөембикә* поэмасы да. Әйтик, анда ханбикәнең Казан каласы һәм казандылар белән саубуллашуына зур урын бирелә. Мәсьәләнең бу ягына тукталып, шагыйрь үз әсәрендә мәгълүм елауларның иң җитди өлешләрен файдаланган дип әйтеп үтәсе килә. Поэмасында шагыйрь Инан Грозный гаскәренең Казанны алуы белән бәйле вакыйгаларның кайберсенә тәфсилләп туктала. Моннан ун ел элек алар билгеле яңа шигъри сүз буларак, бик актуаль яңгырагандыр. Әмма хәзер без ул вакыйгаларның барышын ярыйсы ук яхшы беләбез. Шуңа күрә алар турында яңадан сөйләп тору кирәкмәс. Тагын шуны да истә тотыйк: Казанны яулап алудан бер ел элек Мәскәүгә тоткынлыкка алып кителгән Сөембикә бу вакыйгаларда катнаша алмый. Димәк, аның исеме дә поэмадан төшеп кала. «Аҗдаһалар аягүрә баскач» Күреп үткәнебезчә, соңгы егерме биш ел эчендә Сөембикә турында Г. Афзал, Р. Вәлиев, Ә. Рәшит, Зөлфәт. Р. Ягъфәров, Ф. Бәйрәмова һ. б. шигъри әсәрләре басылып чыкты. Хәзер инде Казанның соңгы ханбикәсе образы бүгенге татар шигъриятенең аерым, халык тарихының иң авыр бер чорын гәүдәләндергән юнәлешен билгели башлады кебек. Чыннан да, соңгы еллар шигъри әсәрләрендә Сөембикә исеме әледән әле күренгәләп тора. Бу яктан Разил Вәлиев әсәрләре аеруча игътибарны җәлеп итә. Менә «Казан поезды» шигыре. Ул гадәти хикәяләүдән башлана: «Мәскәүдәге татар зиратыннан чыккач. Казан вокзалына килеп, мин һәрвакыт поезд көтәм». Әйе, кайсыбыз гына шундый мизгелләрне кичермәгән! Әмма шагыйрьнең фикере төптәрәк: Мәскәүнең бик үзенчәлекле, Шәрекъ архитектурасы рухында төзелгән Казан вокзалы шагыйрь фикерен тирәнгә—XVI гасыр вакыйгаларына алып китә: Вокзал өстендәге «Мәскәү» дигән язуларны, Сөембикә манарасы шәүләләрен, Ерактагы азаннарны уйлап, поезд көтәм, Казан поезды. Аерым очракларда Р. Вәлиев Сөембикә исемен шаян, юмористик рухта кулланырга да «батырчылык итә». Шагыйрьнең туган як моңнарына багышланган «Җырлыйк әле» җырында да шуңа якын шигъри алым кабатлана: Сөембикә манарасын Дәштек без юлга. Ләкин безнең белән юлга Чыкмады ул да. Әнә шул рухтагы әсәрләр белән танышкач: «Сөембикә исеме тик юл уңаеннан гына телгә алына торган персонажга әверелмәгәе!»—дигән шомлы фикер дә килә күңелгә. Юк, Аллага шөкер, алай ук түгел икән! Шул ук Разил Вәлиевның «Сөембикә» җыры белән танышкач, күңел тынычлана. Бу җырында шагыйрь XVI гасыр уртасы белән безнең көннәрне—XX гасыр ахырын тоташтырадыр төсле: шигырьдә Зөлфәтнең «Сөембикәнең хушлашу догасы» белән күзгә күренеп торган аваздашлык та бар кебек: анда да, монда да Казан күгеннән ниндидер изге вә илаһи истәлекләр эзләү. Бик борынгы заманнардан бирле кеше үзенең изге өметләрен, хыялларын, теләкләрен илаһи Күктән эзләгән; чөнки аллалар да, фәрештәләр дә Күктә гомер кичерә; пәйгамбәрләр исә, бу фани дөньядан киткәч, Күккә аша; мөселманнарның иң изге китабы Коръән дә Күктә, Аллаһы Тәгаләнең үзендә саклана... Сөембикә гомеренең соңгы еллары ифрат та авыр, рәхимсез шартларда узганын без хәзер яхшы беләбез. Шагыйрь ханбикәнең ачы язмышы белән безнең хәзерге тормыш арасында ниндидер уртаклыклар эзли кебек: Сагышларны сүтә-сүтә Айлар үтә, еллар үтә. Безнең язмыш синең белән Мәңге бергә, Сөембикә. Хәзерге талантлы шагыйрьләребездән берсе Мөдәррис Әгъләмов Сөембикә образына үзенчә килә һәм шулай ук аңа берничә шигырен багышлый. Бу җәһәттән аның «Мәңгелек ут» балладасы аеруча үзенчәлекле. Биредә бик борынгы мифология һәм фәлсәфә хакында тулы бер трактат язып булыр иде. Әмма безнең бурыч башкада. Балладада сүз сугыштан соңгы вакыйгалар нәтиҗәсендә гомерлеккә тол калган яшь хатын турында бара. Әнә шул кызганыч язмышны мөмкин кадәр төгәл билгеләү өчен шагыйрь сүзне Сөембикәдән башлый: «Сөембикә кебек гүзәл хатын. Кыйссаларга кереп калырлык...» Тирән фаҗигале юллардан башланган баллада шундый ук трактик сүзләр белән тәмамлана: Сугыш дәвам итә, тамгаланып Яңа буын килә дөньяга. Күпләр күмер булды, ә ул гына менә Мәңгелек ут кебек. Ул—яна! Мөдәррис Әгьләмовның «Син дә әкиятмени?» шигыре дә, исеменнән үк күренеп торганча, тулысынча халыкның бик борынгы мифологиясенә нигезләнә. Ләкин шулай да... шигырь баштан ахырга кадәр заманча яңгырый. Аның төп фикерен шулай ук Сөембикә образы күтәреп бара. Күрүебезчә, әлеге мифологик образ шагыйрьгә шунда ук халыкара хәлләргә күчеш, Русиянең баскынчылык сәясәте турында тәфсилләп сөйләү мөмкинлеге бирә: Казан алынгач та Русия үзе өчен Нугай даласына. Әстерханга, бер-ике гасырдан соң Кырым ханлыгына юл ача бит. Мәскәүнең XVI-XVII1 йөзләрдәге халыкара сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләгәннән соң, шагыйрь хәзерге заман хәлләренә күчә. Сүз әкияти мифологик Аждаһа турында барса да, укучы шагыйрьнең төп фикерен яхшы аңлый: Әнә бүген аягүрә баскан... Ахырзаман килеп житкән мәллә? Ышанмагыз: аждаһаның башын Чабалар, дип. бары әкиятләрдә. Бер карасаң, шагыйрь үзенең бу сүзләрендә һичшиксез хаклы: безнең заман чыннан да «аждаһалар аягүрә баскан» коточкыч бер чорны хәтерләтә. Илдә шундый авыр заманалар башлангач, төрле халыкларның милли азатлык хәрәкәте көчәеп киткән иде. Кырыс тарих законнары буенча, бер селтәнүдә элеккеге Советлар Союзының яртысы диярлек «кителеп төште». Заман җилләренең кая таба исүен сизгән, әмма әлегә Мәскәү карамагында калган башка халыкларда да, шул исәптән татар халкында да, милли азатлык хәрәкәте дәвам итте. Дөнья һәрвакыт бер урында гына тормый. Шулай булгач, без дә үзебезнең киләчәккә ышаныч белән карарга тиеш. Табигый, шагыйрь фикеренчә, безнең бу якты хыяллар Сөембикә исеме белән дә бәйләнгән. Шигырь, бик борынгы мифология таләпләре буенча, Җирдәге Иман, илаһи Күктәге Ай һәм һәрвакыт шулар белән бергә атлаган якты өметләр белән тәмамлана: ...Күпме куерса да вакыйгалар. Җирдә әле Иман, Күктә Ай бар! * * * Күзәтелгән материаллар күрсәтүенчә, Сөембикә образы хәзерге татар прозасының да (Р. Батулла «Сөембикә», М. Хәбибуллин - «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный»), бик тыйнак кына булса да. драматургиясенең дә (Р Хөмид «Хан кызы») һәм шигьриятенең дә үзәгенә күчә бара. Ләкин шулай да безнең язучылар, бигрәк тә шагыйрь һәм драматурглар, Сөембикә алдында зур бурычлы булып кала бирә. Ни үкенеч: әлегә кадәр безнең әдәбиятта, гомумән сәнгатьтә, Сөембикә хакында чын мәгънәсендәге эпик-трагик поэма, тарихи трагедия, опера яисә балет ижат ителмәгән