Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ БУЛСЫН

БҮГЕНГЕ ПРОЗАГА БЕР КАРАШ оңгы елларда «Казан утлары» редакциясе проза турында, туксанынчы еллар әдәбияты турында сөйләшүләр һәм рецензияләргә конкурслар оештырып, аларга вакытында җыйнак кына булса да йомгаклар ясап, язучылар өчен генә түгел, укучылар өчен дә бик кирәкле һәм файдалы эш башкарды Күп кенә әдипләребезнең һәм тәнкыйтьчеләрнең бу өлкәдә үз фикерләре белән уртаклашулары, һичшиксез, бүгенге прозабызга уңай йогынты ясаячак. Бу инде үзен сиздерә дә башлады. Соңгы вакытларда дөнья күргән чәчмә әсәрләрнең иң уңышлыларын күрсәтеп, матур әдәбиятны укырга яратучыларның саны да күпкә арткандыр. Шактый арзаная һәм чүпләнә башлаган әдәбият дөньясыннан үзеңә кирәген сайлап алырга, талымлы укый белергә һәм шул әсәрләр аркылы әдәби зәвыгыңны да үстерергә юнәлеш бирде әлеге чаралар. Бигрәк тә Рифат Сверигинның фикерләре бер генә укучыны да битараф калдырмагандыр. Ул прозаның уңышлы һәм уңышсыз якларын зур игътибар белән анализлап барды. Менә аның кайбер фикерләре: «Проза өлкәсендә берничә исемне атар идем. Бу исемлекнең иң өстенә башкалардан үзгә әдип Ф Яруллинны куяр идем. Бу әдип турында сөйләгәндә үзәккә жанр мәсьәләләрен түгел, ә шәхес мәсьәләсен куярга кирәк. Әдип һәрвакыт үзе булып—халык, милләт, җәмгыятебезне борчыган заман, тормыш проблемаларын йөрәге аша үткәрүче, кичерүче һәм сынмас, буйсынмас рухлы шәхес булып кала»,—дип. ул аны Лев Толстойга тиңли, олы зат буларак бәяли. Бу олы затның тулы иҗатын өйрәнеп җәмәгатьчелеккә җиткерергә чакыра. («К. У». 6сан. 1999.) Ул шулай ук зур язучыларыбыз Миргазиян Юныс, Әхсән Баян. Айдар Хәлим иҗатларының да өйрәнелмәгән булуын искәртә. Р Сверигин укучыны борчыган «негатив проза» үрнәкләренә дә үзенең мөнәсәбәтен белдерә: «Тормыш күренешләрен гел карага, пычракка манчып укучыга тәкъдим итү. Тормышта явызлык, әшәкелек аз түгел анысы. Ләкин әлеге хәл әдипләребезгә, тормыштагысын язам дип, начарлык күренешләрен күп тиражлар белән тарату хокукы бирми бит». Җитмәсә, кайбер мондый әсәрләр мәктәп программаларына кертелә башлаган икән. Бу хәлгә дә тирән борчылуын белдерә автор («К. У». 5сан. 1997сан). Кызганыч ки. кайбер әдипләребезнең күңелне сискәндереп җибәрә торган фикерләре белән дә очрашырга туры килде. Мисал өчен Рафаэль Сибат болай яза: «Үзләрен «писательская братия» дип йөртсәләр дә. күңел җепләре белән тоташкан үзара рухи туганлык, эчке якынлык язучылар арасында аз, йә яшерен хөсетлек үзен шактый сиздерә. Бу бигрәк тә берберләренең язганнарын укымауда һәм укыса да, күрмәмешкә салынуда нык сизелә. Без битараф. Арттан үзебезгә ошамаганын хурлап йөрсәк тә, ошаганнарын күгәреп-мактап чыгарга көч җитми, күңел көзгесе каралган. Гомумән, ихласлык җитми. Шуннан ясалмалык та («К. У.», 8сан. 1997ел). Укучы гомер-гомергә язучыларга зур ихтирам белән карады. Кеше рухын тәрбияләргә алынган бу җаннарның үзара мондый мөнәсәбәттә булулары милләтебез өчен дә, әдәбиятыбыз өчен дә аяныч хәл бит. Аллага шөкер! Әдәбият әһелләре арасында бер-берләренең күңелләрен күтәрә, иҗатларына канатлар куя. яңадан-яна әсәрләренә рухландыра алырлык эчкерсез, ярдәмчел, олы йөрәкле шәхесләребез дә бар икән әле. Мәсәлән, күптән түгел чын татар дөньясын чагылдырган, искиткеч матур телдә язылган «Хәтер аланы» повесть-кыйссасы белән Тәбриз Мөбәрәков пәйда булды Аны күрделәр, укыдылар, яраттылар. Әсәрнең сюжет корылышына, теленә соклануларын да белдерделәр Шундыйлар арасында милләтебезнең күренекле әдибе Айдар Хәлимнең «И куандым!» дип исемләнгән, үтә дә С ихластан язылган зур һәм тирән эчтәлекле мәкаләсе беркемне дә битараф калдырмады А. Хәлим, ул вакытта Чаллының үзәк мәйданында, чечен һәм татар халкынын мөстәкыйльлеген яклап сәяси ачлыктан тәмам хәлсехтәнгән булуына карамастан «Хәтер аланы«н укып кына калмый, шунда ук кулына каләм дә ала. «Әсир итте мине бу әсәр. Дөресен әитим. сонгы 30-40 елда мин хәзерге тагар әдәбиятында телне, стильне, вәзен-ритмны бу кадәр нечкә тойган чәчмә әсәр язучыны күргәнем булмады. Ялгышмасам. Фатыйх Хөснидән сон безнек чәчмә әдәбиятта телгә бу кадәр игътибарлы, чалгы кебек үткер, имән кебек олпат, бернинди шик калдырмый торган телле язучыбыз юк иде шикелле әле. Юк, минем классикларыбызга тел тидерәсем килми Киресенчә, мин. һич күпсенмичә, алар даирәсенә физика-математика галиме Т. Мөбәрәковны да кертәсем килә».—дип язды ул (*В Т.», 30 апрель. 1995). Мондый ихлас һәм олы бәһадән сон Т Мөбәрәковнын ничек куанганын күз алдына китерү кыен түгел. Күп тә үтми, берсеннән-берсе оста язылган дүрг хикәясе, М Мәһдиев истәлегенә күләмле матур язмасы, анын иҗатында тагы да рухланып, канатланып киткәне турында сөйли иде «Казан утлары»ндагы «Туксанынчы еллар әдәбияты» турында сөйләшүдә дә А. Хәлим тагын бер кабат «Хәтер аланы» повесте хакында «Тетрәтте ул әсәр мине! Бүтән бер генә дә әсәр алай тетрәтә алмады Кызганыч, даһилыгы белән ихлас, ихласлыгы белән даһи бу каләмдәшебез озак га үтми дөнья куйды...*,— дип язды ул (*К У», 4 сан. 1999). Язучы А. Хәлимнең үзенең чәчмә әсәрләре, шигырьләре дә. туры сүзле, кыю карашлы публицистикасы да анын илаһи талант иясе булуы турында дәлилли. Милләт өчен янып хезмәт итүче бу олпат әдибебез халкыбызның горурлыгы булып гора Тик без бу шәхесне бәяләп бетермибез шикелле Арча төбәгеннән тагын бер талантлы язучы тууга халык язучысы, иллә дә эчкерсез Гариф Ахуновның да куанычы эченә сынмады Үлеменнән сон булса ла. ул аны Язучылар берлегенә кабул иттерүгә бөтен күңелен һәм көчен куйды Бу изге эштә Ф Яруллин, Ш Галиев. А Гынләжевнен да өлеше зур булды Әмирхан ага Еники «Т Мөбәрәковнын исеме, һичшиксез, безнен арада булырга тиеш, чөнки ул безгә тин язучы Ә киләчәктә. исән булган булса, бәлки әле бездән дә көчлерәк язучыга әйләнгән булыр иле Мин моны һич икеләнмичә әйтә алам».— дип бу эшкә үзенен хәер-фатихасын бирле. Киләчәктә дә язучыларыбызнын бер-берләренә карата менә мондый матур мөнәсәбәтләре дәвамлы булса иле Проза турындагы әнә шундый сөйләшүләр әдәбиятта жанлы бер хәрәкәт башлап җибәрде кебек Ул инде «Казан утлары» журналы белән генә чикләнмәде, башка журналлар, көндәлек матбугат битләрендә дә чагыла барды Мәсәлән, «Мирас» журналында филология фәннәре докторы Фәрит Хатиповның сонгы елларда әдәбиятыбыз үсешендәге төгг кимчелекләрне күрсәткән язмасы бик күп сорауларга ачык җавап булды. Шуннан бер өзек •Хәзер тематик чикләүләр бетерелде. Кайбер талымсызрак язучылар моннан үзләренә нәтиҗә чыгарып куйдылар, реалистик әсәрләрдә дә чынбарлык кануннары, логика белән исәпләшмәскә мөмкин дигән фикергә килделәр, тормышка хилаф күренешләрне, җинаятьчел гамәлләрне габнгыи хәл итеп сурәтләргә керештеләр, җинаять өчен хөкемгә тартылуны, җәзасын алуны тасвирламыйлар. Тәнкыйть әнә шундый күрәләтә йомшак әсәрләргә игътибар итми, кимчелекләрен күрсәтми башлады Әдәби тәнкыйтьнең көрәш дәрте, кыюлыгы сүрелә төште Ул җитди генә эстетик чатаклыклар тирәсеннән күз йомып үтте, битарафлыкны кулайрак күрә башлады Кайбер каләм әһелләренең әдәби сыйфат җәһәтеннән уртачадан түбәнрәк иҗаты хакында тоташ мактауга корылган язмаларның басыла торуы, йомшак әсәргә укымаган килеш уңай бәя бирү күренешләре, әнә шул хакта сөйли Әдәби мөлкәт өчен бу бик хәтәр хәл Тәнкыйтьнең сүлпәнәюе әдәби хәрәкәткә тискәре йогынты ясый, зәгыйфь әсәрләрнең ишәюенә киң юл ача. Әдәби тәнкыйть—демократик жанр Анын абруен күтәрәсе бар Бу җәмәгатьчелекнең мөһим бурычы булып кала» 9* Бу теманы «Мәдәни жомга» гәзите лә «түгәрәк өстәл» формасында күтәреп чыкты (18июль, 1997 ел). Әмма анда әйтелгән кайбер фикерләр бик үк аңлашылмады Мәсәлән. • Тәнкыйтьнең кадере бетте. Ул, ничектер, типкәләп йөртелә торган бер жанрга әйләнде» Бу элеккеге кайбер тәнкыйтьчеләрнең тәнкыйтьтән читләшә баруларына сәбәп итеп күрсәтелгән. Ә менә әдәби тәнкыйтьне фәкать фән докторларына гына йөкләү дөресме соң? Китапны сатып алып укучы гади халык вәкилләре теге яки бу әсәр турында үз фикерләрен әйтергә, язарга хаклы түгелмени?! Әлеге әңгәмәдән тагын бер мисал: «Психологик романнар өчен хәзер замана башка, җәмгыятьтә Толстойнын «Яңадан туу»ы язылган халәт юк. шуңа күрә хәзерге укучының кеше күңелендә казынган әсәрләр укырга вакыты да. ихгыяжы да юк һәм аларны укый да алмый Хәзер информация заманы* Ә ни өчен алайса Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ» романы йотылып укыла? Әсәрдәге төп персонаж Фәезнен эчке кичерешләре Достоевскийның «Идиот», йә булмаса Толстойнын «Яңадан туу»ы кебек укылмыймыни’’ Ничек кенә укыла әле! Теле дә йөгерек, жөмләләре дә төзек. (Сүз уңаенда әйтеп китим: шул ук Зөлфәтнең Камал театрында барган «Килә ява. килә ява» спектаклен гаиләбез белән кабул итә алмадык). «Мәдәни жомга»дагы шул ук әңгәмәдән «Эче пошкан һәркем тарихи роман язды Аларның эчтәлекләрендәге дөреслекне бер Хак Тәгалә үзе генә беләдер»,—дигән фикер бөтенләй аптыратты Тарихи романнар язучы Нурихан Фәттах. Мөсәгыйт Хәбибуллин, Флүс Латыйфи. Рабит Батулла, Җәмит Рәхимов, Вахит Имамовларның әсәрләре безгә милли тарихыбызны кайтарды бит Без шул романнар аркылы милли азатлык өчен көрәштә башларын салган халкыбызның батыр уллары белән таныштык. Гомумән, үз тарихыннан мәхрүм ителгән татарның күзен ачты бу әдипләр. Кайбер авторларның мәхәббәт күренешләрен тасвирлагәнда натуралистик мавыгулары—соңгы елларда, әдәбиятка шактый кыю үрмәли башлаган бу алым милләтебезне кимсетә. Ләкин матбугатта әйтелгән тәнкыйтьтән соң да язучы Мансур Шаһимәрдәнов мәхәббәт күренешләрен генә түгел, хәтта женси азгынлык мажараларын да натуралистик алым белән тасвирлаган «Татлы агу» исемле романын бер дә тартынмыйча укучыга тәкъдим итте. («К У.», 11-12 саннар. 1998 ел.) Авылда туып-үскән, татар урта мәктәбен тәмамлаган Кадрия исемле кызның яшүсмер чорында ук башланган женси талымсызлыгы әсәрнең башыннан ахырынача дәвам итә. Үз гомерендә исемен дә өч мәртәбә үзгәртеп—Кадрия. Шәфкать. Екатерина Павловна һәм янә Кадрия булып ул—теләсә кайда, теләсә кем куенына үзе ташланып йөргән коточкыч пычрак хатын Инде бөтенләй акылга сыймаслык хәл—үз малае, ире кул астында эшләүче, кибетче Актимер белән. Шул кабахәтлекне кылганда, ирне шашып назлау хәрәкәтләрен ясап муенына үрелә һәм кинәт бармаклары ике зур миңгә төртелә. Шунда ук бу егетнең тууга балалар йортына ыргытылган үз улы, игезәкләренең сынары икәнен таный һәм «Улым!»—дип кычкырып жибәрә Авторга бу вакыйга гына житмәгән: шул вакытга ук Актимернең хатыны да үзенең бертуган сеңлесе. ягъни Кадриянең кызы булуы ачыклана Кешелек дөньясы каршында иң олы җинаятьләрнең берсе булган мондый фәхишлекне Актимер күтәрә алмый, асылынып үлә, хатыны Айгөл гарип бала тудыра, ә ана— Кадрия исән. Романның соңгы битләрендәге хәлләрне тасвирларга кул бармый. Фәкать автор андагы вакыйгаларны язганда ак кәгазь битләре ничек түзгән дә. ничек күтәргән дип кенә уйлыйсың. Хатынкызларыбызның, башка милләтләрдән аерылып тора торган тыйнак, гөнаһтан курку, оялчан булу кебек— горурлыгыбыз булган гүзәл сыйфатларны саклап, аны буыннан-буынга житкерә алу каләм әһелләренең иң изге бурычы саналса иде! Проза турындагы сөйләшүләрдә әдәби телебезнең хәленә игътибар аз бирелә кебек Кайбер әсәрләрдәге агач теллелекне татар авылларының үзләренең дә табигыйлеген, миллилеген югалта баруы белән аңлаталар Дөрес, бу фикер белән килешмичә булмый Ләкин нәкъ менә шушы хәлне искә алып. әдипләр телгә таләпчәнлекне тагын да арттырырга тиешләр түгелме сон? Дерес. сонгы вакытларда әдәби телебезнең фәкыйрьләнә, чүпләнә баруына һәм жөмләләрдәге мәгънә төгәлсезлегенә, эпитет, чагыштыру кебек сурәтләү чараларындагы талымсызлыкка борчылып язылган мәкаләләр очрый башлады Мәсәлән, Әхәт Фазылжановнын (Балтач) «Берәүгә дә ташлама юкдигән тәнкыйть мәкаләсе адрессыз булса да. тел гыйлеменнән яхшы хәбәрдар булган бер язучының әсәрләрендәге жөмлә төзексезлекләрен конкрет мисаллар белән дәлилләп күрсәтә Әсәр эченнән алынган кайбер җөмләләрдән, сурәтләү чараларыннан чәчләрен үрә торырлык Мисаллар китереп тормыйм, чөнки алар бик күп һәм әдәби әсәр өчен берсеннән-берсе гайрәтне чигерә торганнар Автор: «Укучы теләсә нәрсәне талымсыз кабул итми—язучыларыбыз шуны онытмасыннар иде».—дип нәтижә ясый («М Җ*. 12. / 2001) Язучы Әхәт Сафиуллин «Укучыны хөрмәт итик» дигән мәкаләсендә (•В Т». 26. / 2001)-. «Ни кызганыч, илдә бара торган тәртипсезлек, жимерү процессы телебезгә дә бәреп керде. Хәзер кем ничек тели, шулай яза Дөрес язу кагыйдәләрен, сүзлекләрне бер селтәнү белән юкка чыгардык •— дип. гәзитжурнал һәм китаплардагы тел чатаклыкларын бәхәссез мисаллар белән дәлилләп яза. Танылган шагыйребез Әхмәт Рәшит тә «Әй. бу каһәр суккан тел!» дигән мәкаләсендә төрле сүгенүләр, оятсыз сүзләрнең әдәбиятка үрмәли башлавына, искиткеч бай ана телебезнең матур мөмкинлекләреннән файдаланып нжатыбызны бизи алмавыбыз турында борчылуын белдерә «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә «сасы авызлар»га урын булмасын иде».—ли ул. Бу очракта Аяз Гыйләжевнең «Телгә янатан хәвеф, табигый рәвештә әдәбиятка да яный!»— дигән сүзләрен искә төшерәсе килә. Тел мәсьәләсендә, моңарчы ишетелмәгән, сәер карашлар белән лә очрашырга туры килде. «Прозада гыйльми тел». «Галәти булмаган галим теле» кебек фикерләр һәм аны әдәбиятта зур яналык итеп хуплап чыгу булды (Н Хисамов «В Т». 31 декабрь. 1997ел.) Сонгы вакытларда матур телле чын милли әсәрләрне сагынудан Әмирхан Еникинең һәм Тәбриз Мөбәрәковнын повесть-хикәяләрен кабат укып чыктым Әйтерсең лә. мин милли телебезнең гүзәл бакчасына килеп эләктем лә. ләззәтләнеп сәяхәт кылып, челтерәп аккан чишмәләрнең тәмле суларын эчтем Ә. Еникинең кайбер хикәяләре әллә ни зур сюжетка ла корылмаган. Ә теленең байлыгы, нәфислеге, сыгылмалыгы аркасында тәмле ризык ашаган кебек, укып туеп булмый. Хәтта аерым өзекләрен күңелдән ятлыйсы килә Ни шатлык: күптән түгел мин Индус Сирматовның һәм теле, һәм сюжеты белән сокланып туя алмаслык «Ак бишек» повестен уку бәхетенә ирештем Ул гажәп матур тел белән, укучы соңгы елларда үтә дә тансыклаган, чын татарның рухи дөньясындагы аклыкны, матурлыкны ачып, йокыга талып баручы милли хисләребезне уята алырлык итеп язылган Ләкин ни өчендер тәнкыйтьчеләребезнен игътибарыннан читтә, күләгәдә калды бу әсәр Бу повестьның бәхетенәдер. «Ак бишек»кә кереш сүзне халык язучысы мөхтәрәм Аяз Гыйләжев язган һәм әсәргә бик югары бәя биргән Иң актив язучыларыбызнын берсе Радик Фөизов. әдәбиятта матур алымнар табын, күңелендә булган уй-фикерләрен армый-талмый укучысына житкерө бара, һәр язган әсәре жинел укыла, жөмләләре бик тә төзек, гади Гомумән, минем уйлавымча, язучы Радик Фәизовнын бәген әсәрләре үзенең чиста, керсез күңелле, үтә дә тыйнак, кешеләргә игътибарлы алы шәхес булуын исбатлый кебек. Әдәбиятыбызнын хәле, үсеше турындагы сөйләшүләрне -Казан утлары» журналы киләчәктә дә дәвам итсен иле Андый чараларның берсе дә эзсез калмый бит