Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ГЫЙБРӘТЛЕ ТАРИХИ ХЕЗМӘТ ХАКЫНДА

1995 елда Финляндиядә булган чагымда кайбер галим-голәмә, фән әһелләре белән дә очрашып, әңгәмәләшү вакытында финн халкының борынгы тарихы, чыгышлары, гомумән “финн-угор халыклары" дигән төшенчә һәм финнарның венгрлар (маҗарлар) белән якынлык дәрәҗәсе хакында да сүз чыккан иде. Әңгәмәдәшләрнең берсе финн-венгр якынлыгы хакындагы мәсьәләгә, мыек астыннан елмая-елмая. мондыйрак “аңлатма" биргән иде: —Кайчандыр Азиянең бер төпкелендә, кайдадыр Урал арты тирәләрендәме, финн һәм угор дигән үзара якын кардәш, телләре уртак ике кавем яшәгән, диләр. Бер заманны болар, ниндидер сәбәпләр аркасында, көнбатышка таба күченергә мәҗбүр булалар. Аларның берсе, финн дигәннәре, тоньяккарак. ә угор исемлесе. ягъни маҗарларның бабалары, көньякка таба юнәлүне кулай таба. Бертуган кардәшләр төп йорттан аерылып чыккан чакта, гадәттә, уртак милекне үзара бүлешәләр. Боларнын ин кадерле уртак байлыгы—телләре генә булган икән Ничек итеп аны бүлеп алырга соң? Бу сүз—сиңа, монысы—миңа, дипме? Болай барып чыкмый эшләр—бәхәс куба. Уйлана торгач әмәлен дә табалар: болар телнең гамәли кулланылышта булган сүзләрен түгел, бәлки шул сүзләрне ясый торган “чималны", ягъни авазларны бүлешергә булалар. Жирәбә салу юлы белән, диләр. Нәтиҗәдә, сузык авазларның күбесе финнарга эләгеп, ә угор-маҗарларга исә тартык авазлар мулрак тигән, имеш... Шуңа күрә хәзерге венгрлар белән бүгенге финнар арасындагы борынгы кардәшлекнең тамырлары нык яшеренгән, телләребез өлкәсендәге аермалыкның табигате дә менә шулай бик үзенчәлекле булып чыккан!.. Бу хикмәтле хикәяттә, шаяру элементлары "кычкырып торган" шикелле, тарихи якынлыкны, әлеге ике тел арасындагы үзенчәлекләрне дә күрсәтә торган тапкыр ишарәләр образлы итеп бирелгән, әлбәттә. Чыннан да финн телендә аа. (ю.уу.ии. кебек сузык авазлар икеләтелгән, ао, оу ... кебек безнең телгә ятып бетми торган дифтонглашкан катлаулы сузык авазларның актив кулланылуы да мәгълүм. Венгрмаҗарларда исә киресенчәрәк' ... Хәзер әллә кайчан ишеткән хикмәтле шаяртуны искә төшерүем очраклы түгел. Чөнки, дөньядагы күп халыкларның борынгы тарихлары томанлы булган кебек, финн-угор кавемнәренең бер тармагыннан гыйбарәт булган хәзерге маҗар-венгрларның ерак узганнары да үзендә күп серләр саклый. Әкрен-әкрен чишелә, зур кыенлыклар белән ачыклана бара торган серләр алар. Монын шулай икәнлеген профессор Андраш Рона-Ташның яңа китабы мисалында да күрергә мөмкин'. Иң элек журнал укучыларын китап авторы белән кыскача таныштырып узу кирәк булыр Венгрлар һәм Урта гасырлар башындагы Аурупа: борынгы венгр тарихына кереш исеме белән. Үзәк Аурупа Университеты нәшриятында инглиз 'Ил һәм халык исеме Аурупа телләрендә Hungary. Hungarian рәвешендә (русча Венгрия, венгры) кулланыла Халыкның үзатамасы булып мадьяр — маҗар гамәлдә иори Безнен текстта әдәби традициядәге маҗар белән безнен илдә киң таралган венгр вариантлары синоним рәвешендә кулланылыр. телендә басылып чыккан бу зур күләмле хезмәтнең1 авторы Андраш Рона-Таш J955 елла Будапешт университетын тәмамлый Ориенталистика фәннәре буенча бәген Аурупа күләмендә кин мәгълүм галимнәр—тюркологлар, иранистлар, монголистлар, синологлар (“кытайчылар") укыткан университетта ул шәрекъ халыкларынын этнографиясе, археологиясе, тарихы һәм телләре буенча әтрафлы һәм төпле белем ала. Беренче (безненчә кандидатлык) диссертациясен ул 1964 елда тәмамлый Алтай телләре буенча чагыштырмалы тикшеренүгә багышланган икенче. ЯГЪНИ докторлык диссертациясен 1971 елда төгәлләп, уңышлы яклый (Апай теле дигән төркемгә төрки, монгол, манчьжур телле халыклар керә, шул гелләрдә сөйләшүче кавемнәрнең узганын һәм бүгенгесен төрле яклан өйрәнүче махсус гыйлемне— ориенталистиканын бер тармагын алтаистика дип атыйлар ) Үте ЭШЛИ торган белем тармагы буенча яна юнәлеш ачып жибәрә алган профессор А.Рона-Таш 1974 елдан башлап озак вакыт Сэгед университетындагы алтаистика кафедрасы белән җитәкчелек итә. шунда берәмтекләп шгәндәи. тирән белемле кадрлар әзерләүгә зур көч куя (бу кафедра белән Казан университетының элек СССР тарихы, аннары татар халкы тарихы кафедралары арасында хезмәттәшлек буенча 1987 елда килешенү төзелгән иде). Галимнең тарихи алтаистика өлкәсендә, бигрәк тә алтай телле халыкларның борышы язмышларын, телләренең үсү-үзгәрү үзенчәлекләрен өйрәнү буенча ирешкән казанышлары ориенталистика фәне дөньясында кин таныла Монын шулай нкәнле1сн. хезмәтләренең төрле илләрдә, төрле телләрдә еш басылуыннан тыш (исемлек 300 дән артык), аның чит илләрдәге университетлар тарафыннан профессор сыйфатында эшкә чакырылуыннан да күрергә мөмкин Мәсәлән. 1971 һәм 1985—1986 уку елларында ул Бонн һәм 1982—1983 елларда исә Вена университетларында контракт буенча лекцияләр укый Профессор Рона-Таш 1990 елдан Венгрия фәннәр академиясе әгъзасы. Ниһаять, махсус билгеләп үтәргә кирәк, профессор Рона-Таш. алтай төркеменә карый торган телләрдән тыш. “урал" төркеменә керүче финн-угор һәм башка Себер-Урал халыкларының телләре буенча да тирән белемгә, кин эрудициягә ия тикшеренүче. Телләрне ул академик алымнар белән, ягъни китапләреслек. сүдлек-кулланмалар ярдәмендә үзләштерү белән генә чикләнмичә, аларны табигый тормыш шартларында өйрәнүгә дә әһәмият бирә Моның шулай икәнлеген 1957, 1958 елларда Монголиядә этнографик һәм лингвистик материаллар туплавыннан, 1965 һәм 1973 елларда исә Урта И тел буена сәяхәтләр ясап, төрки телләрнең кайбер борынгылык сыйфатларын күбрәк һәм ныграк саклаган чуаш телен жентекләп тикшерү мисалыннан да күрәбез Профессор А.Рона-Таш, өйрәнү вә тикшерү объекты булган күпсанлы урал-алтаи халыклары телләреннән тыш, шул телләргә теге яки бу күләмдә мөнәсәбәте булган башка кавемнәрнең тарихлары һәм телләреннән дә яхшы хәбәрдар Мәсәлән, ул төрки-монгол халыклары белән борынгылыкта якыннан аралашкан кытайларның. гибәтлеләрнен борынгы чор телләрен язуларын махсус өйрәнгән. Узган дәверләр буенча бай мәгълүмат саклаган латинча, юнанча (борынгы трекча) чыганаклардан да галим оригиналда иркен файдалана Шулай ук ул хәзерге Аурупа халыклары телләреннән нимесчә инглизчә, французчаны да яхшы белә; русчаны иркен аңлый һәм җиңел сөйләшә, хезмәтләренең зур өлеше инглиз телендә нәшер ителгән Галимнең татар теле хосусият ларын нечкәләп аңлавын XVII гасыр истәлеге булган ’Дәфтәри Чынтызнамә" текстына карага (фикер алышулар вакытында) ясаган күзәтүләреннән, нәтиҗәләреннән күрергә мөмкин иде Җыеп кына әйткәндә. Рона-Таш сүзнең чын мәгънәсендәге полит лотлардан, ягъни күп телләр белүчедән санала ала (Юл уңаенда тагын бер гыйбрәтле күренешне игътибар итик. Гомумән, Венгрия ориенталистлары бигрәк тә тюркологлары күп телләрне практик белүләре белән аерылып торалар Аларнын күпчелеге башка илләргә барып, анда инглиз, нимес француз, горек һәм рус телләрендә ГЫЙЛЬМИ эшләр башкарырга, озаклап лекцияләр укырга сәләтчеләр Шу на күрә, чит ил университетларында эшләр өчен конкурслар ‘Ronu-Tas Andras Hungarians and Europe in rhe Early Middle Ages An Introduction to lltmg.inan History Central European University Press Budapest. 1999 566 p игълан ителгән чакта, ярышта венгр тюркологлары да актив катнашалар һәм еш кына жинеп чыгалар, хәтта кафедралар белән жигәкчелек итәләр. Шул сәбәпле ярышларда уза алмаган көндәшләр арасында Венгрия тюркологларына карата ачу белән әйтелә торган, асылда гадел булмаган "мажар мафиясе” ише гыйбарәләрне ишетергә туры килгәли ) Венгрия галименен мондый сыйфатлары хакында тәфсилләп сөйләвем очраклы түгел: түбәндә махсус күзәтелә торган китапның гомум әһәмиятен, гыйльми кыйммәтен гаделрәк бәяләр өчен авторның төрле тарихи чыганакларга таянуда нинди колач киңлегенә, белем күләменә ия икәнлеген төгәлрәк күзаллау зарур Моның өчен шулай ук хезмәтнең эчтәлегенә, бигрәк тә анын нәзарый. ягъни теоретик, методологик өлешләренә һәм безнең үз мәнфәгатмәребезга күбрәк якын торган тюркологик сюжетларга кагылышлы сәхифәләренә иркенләбрәк гукталу кирәк булыр Бер уңайлан кайбер мәсьәләләр буенча үзебезнең уйларны, өстәмәләрне дә теркәп баруны кирәк табабыз. Тик. авторның бу китапта башкалар белән бәхәскә керүдән рәсми рәвештә баш тартуын исәпкә алып, без дә сүз көрәштерүдән сак булырбыз А. Рона-Ташнын югарыда аталган хезмәте мажар телендә язылып, беренче мәртәбә 1996 елда дөнья күргән, яңа материаллар өстәлгән, күләм ягыннан да киңәйтелгән икенче басмасы 1997 елда нәшер ителгән. 1999 елда чыккан инглизчә варианты менә шул венгрча соңгы басма нигезендә эшләнгән. Китап, фәнни тикшеренүләр өчен зарур булган алгы сүз, махсус гыйльми аппараттан тыш (иллюстратив материал, таблица һәм карталар, библиография, конкрет искәрмәләр һәм күрсәткечләр— аларнын гомум күләме китапның өчтән бер өлешен тәшкил итә), дүрт зур кисәктән, болары исә уртача өчдүрт тематик бүлектән гыйбарәт Хезмәт, авторның тарихны анлау һәм аңлатуда нинди юл тотуын, төрле характердагы мәгълүматлардан ничегрәк файдалануын тәфсилләп аңлата торган "сүз башы" белән ачыла Алты гына биттән гыйбарәт кечкенә күләмле, ләкин тыгыз эчтәлекле сүз башы галимнең тарих дигән гажәп хикмәтле вә искитәрлек катлаулы күренешне яктыртуда гадәттәгечә жинел юлдан китмәвен, бәлки һәр мәсьәләнең күпмегә катлаулы, каршылыклы, хәтта буталчык икәнлеген аңлап эш итүен күрсәтә. Анын инануынча, популяр схемалардан, шул исәптән марксистик догмалардан арыну, төрле типтагы чыганакларның информациясеннән киңрәк, әтрафлырак файдалану белән бергә, моңарчы да мәгълүм булган материалларны да яңача тәнкыйть күзлеге аша бәяләү мөмкинлеген тудыра Бары шулай гына хакыйкатькә якынлашып була, ди автор Шул ук вакытта фәнни тикшеренү уңышлы башкарылсын өчен бер төп принциптан тайпылмау зарур Ул принцип иң элек төрле фән өлкәләренең, шул фәннәргә вәкиллек итүче галимнәрнең хезмәттәшлегеннән гыйбарәт булып, дүрт зарури шартның үтәлүен таләп итә Беренчедән мондый хезмәттәшлек тәнкыйди методны танып, шул тәнкыйди алымның төрле белем өлкәләрендә дә кирәклеген анлау Икенчедән фаразгипотезалар белән мавыкмаска, дөресрәге гипотезаларны факт белән бутамаска (чикләнгән күләмдәге, ачык әйтелгән фаразларның яшәүгә хаклары бар) һәм белемчең бер өлкәсендә барлыкка килгән гипотезаларны икенче өлкәләргә күчермәскә Өченчедән, артык кырыс тәнкыйдилек белән мавыгып, һәр карашны да кире кагып бармаска: житди тәнкыйди алым мәгълүматлар аз булган очракта күбрәк файдалы, чишелеп бетмәгән мәсьәләләрне ачык калдыру һәм шул ачыклыкны икърар итү мөһим— аларнын киләчәктә ачылуы ихтимал Ниһаять, дүртенчедән, үзара кардәш булган һәр белем өлкәсенең үзенә генә хас методологиясе булуын танып, берсенең алымнарын икенчесенә механик рәвештә күчермәү зарур Тел факторларының әһәмиятен тулаем кире какмаган хәлдә, Рона-Таш фикеренчә. лингвистик мәгълүматлар, бигрәк тә этимологик "чишелешләр” белән мавыкмау хәерле Чөнки кайбер "этимологик шаккатыризмнар” венгр халкының борынгы тарихын яктыртуда буталчыклар китереп чыгарды Мәсәлән, борынгы маҗарларда төркичә яки грекча сүзләрнең, ялгызлык исемнәренең очравы белән мавыгу. Чынлыкта андый алынма сүзләр этник нигезнең алмашынуын түгел, бәлки күрше кавемнәр белән тыгыз мөнәсәбәтләрнең дә нәтиҗәсе булырга мөмкин Шуңа күрә бу китапта кайбер хезмәтләрдә күп кулланыла торган кебек лингвистик, этимологик этюдларга артык кин урын бирелми. Тарихны аңлар өчен тел фактлары мөһим булса да, күп мәсьәләләрне хәл итүдә аларнын мөмкинлекләре шактый чикләнгән Шулай ук археологик материаллардан файдаланганда да зур саклык кирәк. Мәсәлән, мәетне күмү йоласы үзгәрүдән чыгып, теге яки бу территориядә халыклар этник яктан үзгәргән, ягъни алмашынган, дип раслау фәнни әдәбиятта кин таралган. Йола үзгәрүнең этник алмашыну түгел, бәлки идеологии һәм матди үзгәрешләрнең нәтиҗәсе булуы да ихтимал. Әйтик, I960 еллардан алып, бездә мәетнең үзен күмүдән бигрәк, аны яндырып, җиргә көлен тапшыру кин тарала башлады Мондый үзгәрешне 1945 елда Венгриянең Кызыл Армия тарафыннан басып алынуы белән бәйләп, “этнос алмашынды, яна халык килеп утырды" дип расларга мөмкин түгел бит! Кыскасы, чикләнгән археологик материаллар нигезендә генә этник үзгәрүләрне төгәл билгеләп булмый икән Кызганычка каршы, күп очракта моның киресе, ягъни теге яки бу археологик материаллар белән билгеле бер этнос арасына тигезлек билгесе кую гамәлгә кереп киткән . Этнографик мәгълүматлардан файдаланганда ла зур саклык сорала Кайбер гореф-гадәтләрнең, матди культура элементларының тиз үзгәрә торганнары булган шикелле, аларнын готрыклылары да шактый. Димәк, андыиларны үзара аера белү зарур. Кыскасы, барлык этнографик фактларны да абсолют хөкем рәвешендә куллану кулай түгел икән Тел материаллары мәсьәләсенә килгәндә борынгы халыкларның этнонимнары. ягьни исемнәре уртаклыгыннан гына чыгып аларны үзара тәнгәлләштерү дөрес булмас иде Минемчә, ди автор, төрки телле Идел буе болгарларын славянлашкан Дунай болгарларыннан аерып карау, һәрберсенең үз язмышын җентекләбрәк тикшерү дөресрәк булыр иде. Маҗар тарихындагы актуаль проблемаларның берсе ул венгр телендәге борынгы төркичә элементлар мәсьәләсе. Бу хакта автор үзенең махсус монография өстендә эшләвең әйтеп, укучылар хөкеменә тәкъдим ителгән китапның исә борынгы маҗар-венгр тарихына багышланган булуын күрсәтә һәм аның кин җәмәгатьчелек өчен файдалы булуыннан өмет итә. Монда китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, А Рона-Таш, узгагг чорлар хакындагы материалларны гадәти теркәп бару белән генә чикләнмичә, төрле типтагы чыганакларның материалларын тәнкыйть иләге аша уздырып, теоретик планда үзләштерүне дә максат итеп куйган икән Ягьни безнең алда гадәти генә “сүз башы түгел, ә төгәл бер кониегшнягә ачкыч та икән Хезмәтнең ' Методологик кереш һәм чыганаклар дигән беренче кисәгенең баш өлеше (3-41 бб.) тарих фәнендә еш кулланыла торган атамалар һәм төшенчәләргә багышланган Тарих, борынгы тарих, тарихның элгоргесе (proto-hrstory). шулай ук халык, этнос, тел, этноним, милләт төшенчәләренең кулланылышы, авторның исә кайсысына кайчан ниндирәк мәгънә салуы яктыртыла. Аннары тарихи чорлар, дәверләр, тарихта вакыт һәм киплек, халыкларның килеп чыгышы, даирә, табигый чынбарлык кебек борынгы узганны аңлар өчен зарур булган шартлар, категорияләр аерым-аерым күзәтелә Болардан безнеи өчен халык һәм этноска, тел һәм милләткә караган бүлекчәләрдәге кайбер фикерләре кызыклы булыр шикелле Галим уйлавынча, киңрәк эчтәлеккә ия этнос аңлашу чаралары (шул исәптән телләре) уртак, гомум үзагамасы. үзләренә хас яшәеш тупрагы. сәяси оешмасы, дини карашлары булган кешеләр җыелмасыннан торса кирәк V/atiam исә, этнос белән чагыштырганда, соңрак Сырлыкка килгән нҗтимагыйсәяси категория булып, аның нигез элементлары бик борынгы заманнарда барлыкка килгән “әзерлеккә" барын тоташа Әгәр борынгылыкта берәр халыкның ют һ Мажарларга карата башкорт (басҗырт) этнонимы да кулланылган икән. Мәсәлән. X гасыр вәкиле Ибне Фазлан, XII йөздә сәяхәт иткән Әбү Хамил әл- Гарнатый язмаларында. Чыганакларны җентекләп тикшерү бу исемнен мажарларга карата гомумән болгарлар, бигрәк тә Идел буе болгарлары тарафыннан кулланылган, шуларлан гарәпләргә күчкән булуын күрсәтә. Бу факт үз нәүбәтендә Идел буе болгарларының мажарлар белән күрше булып торуларына, маҗарларның бер өлеше Идел буенда XIII гасыр башына кадәр яшәгәнлекләренә ишарә итеп күрсәтсә кирәк (289—294 бб ). Бер төркем гарәп һәм фарсы чыганакларында, сонгыларынын оригиналлары сакланмаса да. у гормажарларга карата мажгар рәвешендәге этноним ла очрый. Бу исемнен хәзәрләр тарафыннан кулланылганлыгы һәм анын төрки тамырлы булмавы ихтималга якынрак. Сирәк кенә булса да. кайбер сонгы дәвер чыганакларында мажарларга карата скиф. хуп. авар һәм башка борынгы исемнәрнен кулланылу очраклары, ягъни иске традициянең янарак чордагы язмаларга күчү күренешләре дә бар. Ә инде мадьяр- .чаҗар дигән рәвешкә килсәк, ул венгр чыганакларына хас һәм чагыштырмача сонрак дәверләрдә кулланылышка кергән үзатама булып, башка телләр тарафыннан да кабул ителгән. Этноним үзе угорча икс тамыр-сүзнен кушылуыннан ясалган: тапсһи - maja + er—majer—madyer— madyar рәвешендә үзгәрү юлы белән (Югарыда телгә алынган талы исемен һәм күпчелек төрки этнонимнарда очрый торган аг-ег "кушымчасын' искә төшерегез.) һәрхәлдә аның VIII гасырда этнос тарафыннан үзатама сыйфатында кулланылышта булганлыгы мәгълүм Шуннан чыгып, ги автор мажар-венгрларның нигезен ике финн-угор. дөресрәге. Manshi һәм Ег исемле ике угор кавеменең кушылуы тәшкил иткән, дип нәтижә чыгарырга мөмкин (294—311 бб.). Югарыда шактый мул итеп китерелгән мәгълүмат лардан күренгәнчә, этнонимнар. тирән тамырлы тарихка ия булганы хәлдә, һәр дәвер өчен конкрет эчтәлеккә ия икән. Димәк, аларнын “үсү”, үзгәрү үзенчәлекләрен, сонрак барлыкка килгән формалар эченә яшеренгән борынгы төп. асыл тамырларын да табу мөһим икән Хезмәт алдына куелган төп проблемаларның берсенә, ягъни мажар-венгрларнын килеп чыгышлары хакындагы сорауга шул рәвешчә әтрафлы итеп җавап бирелгәч. А.Рона-Таш үз халкының тарихы өчен төп мәсьәләләрдән булган башка темаларга— “беренчел ватан" һәм “күченү' , миграция юллары Урал тауларыннан Карпат җирләренә кадәр һәм “яна ваган яулап алу", дигән проблемаларга туктала (тәртип буенча VII—VIII бүлекләр. 315—338 бб I Монда безнең өчен авторның халыклар күченү, аларнын миграциясе мәсьәләләренең габигате. үзенчәлекләре буенча күзәтүләре, теоретик фикерләре кызыклы булса кирәк Галим ф«энни әдәбиятта еш кулланыла торган "беренчел ваган' . “төп ватан" дигән төшенчәләрнең шактый шартлы һәм төгәлсез булуын искәртә Мондый караш халыкларның оешу, үсү вә үзгәрү процессының бик озак һәм хәтта туктаусыз дәвам итүен исәпкә алып бетерми Рона-Ташнын бу фикеренә шуны да өстәргә кирәк этногенез дигән процессмын башын бер конкрет чор белән генә чикләү мөмкин түгел: ул чорный элгәргеләре тагын да үз элгәргетәренә барып тоташа. Чөнки, галим дөрес күрсәткәнчә, безгә билгеле чорлардан элек тә халыкларның жир-ватан алмаштырган булулары бәхәссез. Шуна күрә “төп ватан" төшенчәсенең күплек санында кулланылуы чынбарлыкны төгәлрәк чагылдырыр иде. Димәк, әлеге төшенчә халык язмышына теге яки бу күләмдә тәэсир иткән конкрет этапларның берсен генә күрсәтә дигән сүз Күченү-миграцияләр күп төрләре булырга мөмкин һәм ул шулай булган ла Миграциянең гел дәвам итә торганнары да. бер зуррак вакыйга нәтггжәсендә килеп чыкканнары да була Кайберләре махсус уйлану, оештыру нәтиҗәсендә барлыкка килсәләр, икенчеләре көтелмәгәндә, кинәт кеггә башланып киткән Күченеп йөрүләрнең даими гадәткә әверелеп, күченүчеләрнең үтләре өчен аларнын шул хәрәкәтләре табигый, нормаль тормыш булып тоелуы да ихтимал Борынгылыкта берәр төбәктә даими яшәүче аерым кавемнәр очраса га. халыкларның күченеп йөрүләре киңрәк таралган күренеш булган. Аерым этносларның бер төбәккә беркетелеп, төпләнеп яшәүләре ул яңарак заманнар өчен күбрәк хас. Урта гасырлар башында, зур күчмә империяләр оешу чорларында, лидерлыкка дәгъва иткән берәр халыкның өстенге катламнары башка халыкларны яулап алу, буйсындыру процессында гомум күченү, барлык халыкларның да миграциягә бирелүе кебек иллюзияләрнең тууы ихтимал. Ләкин чынлыкта, элекке халыкларның зур өлешләре үз җирләрендә яши биреп, аларнын хакимлек итүче даирәләре генә үзгәргән, алмашынган була. Мондый күченүләр, жир-ватан алмаштырулар белән тулы заманнарда халыкларның үзаңнарының, ягъни үз-үзләрен тануларының, димәк, нәсел-нәсәб тикшереп, кардәшлек-якынлык дәрәҗәләрен тикшерү омтылышының әһәмияте зур булган. Ләкин күченү-миграцияләр тәэсирендә боларда да үзгәрешләр, яңалыклар килеп чыккалаган (315—317 бб.). А. Рона-Таш махсус яктырткан бу гомум нәзарый-теоретик мәсьәләнең бер карауга әлләни хикмәте юк сыман: күченү-миграцияләрнең төрле типлары, рәвешләре булуы да, кайберләренең гадилеге, икенчеләренен исә. киресенчә, катлаулыгы да шик тудырмас. Әмма сүздә бик гадәти. аңлаешлы булып тоелган мәсьәләнең дә гамәлдә катлауланып, буталып китүе мөмкин икән. Татар тарихын яктыртуда моның мисаллары җитәрлек. Әйтик, элегрәк. VI—VIII йөзләрдә тудырылган борынгы төрки "руник" язма истәлекләр табылып, эчтәлекләре аңлашылгач, ал арны калдырган төрки кавемнәрнең "төп ватаннары" Үзәк Азия, хәтта конкрет Алтай таулары, дигән караш барлыкка килгән иде. Идел-Урал буйларындагы татарларның бабалары бу якларга шул тарафлардан күченеп килгән кабиләләрнең нәселләре, дигән ышану хөкем сөргән иде Хәтта инкыйлабка кадәр матур әдәбиятта "төп ватан" сыйфатында Алтай тауларының “кулыгын” тудыру омтылышлары да булмады түгел. Дөрес, бер үк вакытта татар тарихы башын Идел-Чулман төбәгендәге болгарлардан башлау тенденциясе дә тудырылып, яшәтелеп килгән иде. Ләкин ул заманнарда бу соңгысында тарих башы IX-X гасырлардан әлләни ары уза алмаган иде Шактый вакытлар тарихи фикеребездә үзара "әрләшмичә”, плюралистик кагыйдәгә хас рәвештә тыныч кына янәшә яшәп килгән бу ике юнәлешнең икесенә дә 1944 елдан сон, дөресрәге ВКП (б) Үзәк комитетының мәгълүм карары тәэсирендә, шактый нык үзгәрергә туры килде. “Алтайчылар” (шартлы рәвештә шулай атыйк) юашланып яшеренергә, “эзоп теленә" күчәргә мәҗбүр булдылар "Болгарчылар” исә (чынлыкта аларнын бер өлеше), киресенчә, большевикларча ажгырган сугышчанлык юлына бастылар, башка караштагыларны "сәяси ялгышларда”—кичерелмәслек гөнаһларда гаепләргә тотындылар. Әлбәттә, мәсьәлә асылда, болай ирония белән сурәтләнгәнчә, бик үк гади, примитив түгел иде. Татар халкының чыгышын болгарлар аша бары автохтон (тамырлары буенча җирле) кавемнәрдән чыгарырга омтылу ул Кырым татарлары язмышын уртаклашу куркынычыннан качарга теләүнең нәтиҗәсе иде (Ул елларда Кремльдә Идел-Урал татарларын да Себер сазлыкларына, яисә Тува тауларына сөрү хакындагы фикерләрнең булганлыгы мәгълүм; тик бөтен Русия буйлап сибелгән зур халыкны җыеп алу мөмкин булмаганлыктан, Сталинның бу омтылышы тормышка ашмыйча кала; шуңа күрә Алтын Урда чорын тарихтан сызып ату—татар халкын аның тарихындагы мөһим бер дәверен юкка чыгару аркылы җәзалау юлын сайлаганнар иде...) Үзгәртеп кору процессы башланып, сүздә, фикердә, димәк, фәндә дә бераз иркенлекләр туа башлагач, “алтайчылыкның" яна вариантлары баш күтәрде. Әйтик, тамырларны янә Үзәк Азиядән эзләү, яисә татар дигән кавемнең Идел буйларына түгелмичә-чәчелмичә дигәндәй, ягъни күптән формалашкан бер этнос рәвешендә, Байкал якларыннан ук күченеп килгәнлеге хакында яза башладылар. Жучи Олысы (Алтын Урда) империясенең барлык җирләрен дә татар жире, бөтен халкын да гел татарлар итеп анлата башлау, гадиләштереп әйткәндә, шул теориянең үзенчәлекле (дөресрәге, "бәйдән ычкынган") бер варианты иде. Бу юнәлешнең төп сыйфаты ул кайчандыр Үзәк Азиянең бер почмагында туган, аннары кин таралган зур эчтәлекле этноним белән сонрак оешкан конкрет этнос арасына тигезлек билгесе куюга, шул рәвешчә борынгылыкка дәгъва итүгә кайтып кала Дөрес, үз нәүбәтендә болгарчыларда да “бәйдән ычкыну" галәмәтләре җитәрлек. Мәсәлән, очы очка ялганмаган, гел ярты дөреслек белән ярты ялганны буташтырудан, ягъни тарихи теркәлгән реалийларны—исемнәрне. атамаларны, күренеш төшенчәләрен уйдырма контекстка салган фальсификациядән гыйбарәт “Җәгъфәр тарихы". “Шан кызы" ише. мәгәр әдәби җәһәттән шактый оста башкарылган нәрсәләрнен барлыкка килүе, шул ялганнарны күрә торып күз йоммыйча яклаучыларнын да табылуы моны артыгы белән раслый 1944 елгы карар тәэсирендә көчәйгән болгарчылыкның тол максаты, әгәр мәсьәләне “чишендереп" карасак, тагар халкы этногенезын гел автохтон—җирле тамырлардан гына башлауга кайтып кала. Аларнын фикеренчә. бернинди халыкларның күченүе миграцияләр, шулар нәтиҗәсендә этник харита үзгәрүләр булмаган һ.б Шул ук вакытта алар үзләре дә, “киң колачлылыкка" дәгъва иткән “алтайчылардан" артта калмаска тырышып, болгар-татарларнын бабалары, дип әллә нинди биармияләрне дә. составы күпкә катлаулы, серле скиф-сарматларны да атыйлар Бу икс карашның бәхәсле, хәтта зәгыйфь урыннары, безнеңчә, иң элек мәсьәләне гадиләштерү, “туры сызык" сыманрак хәлгә генә кайтарып калдырырга, аннары ясалма рәвештә булса да. тамырларны артык тирәнәйтергә омтылудан гыйбарәт Борынгылыкта халыкларның күченүләре, миграцияләре булмаган, дигән тезис асылда кешелек тарихын тулаем күзаллау, узганны тарихи дөрес танып- белү булмаудан килеп чыккан нәрсә. Мондый раслауларның шактый мантыйксыз икәнлеген кешелекнең яңа заман тарихыннан да күрергә мөмкин Әйтик. XV гасырга кадәр рус этносы вәкилләре зур Идел буена да килеп җитмәгән иде Ә XX йөздә алар Камчатка. Сахалинга кадәрге аралыктагы халыкның күпчелеген тәшкил итә башладылар (Тагын берничә дистә елдан, ягъни киләчәктә. Уралның көнчыгышында нинди этнос күбәячәге хакында да айнык фара пар юк түгел хәзер.. ) Колумбка кадәр Америка кыйтыасенлә дә гел кызыл тәнлеләр яшәгән булса, хәзер анда ак гәнлеләр күпчелекне тәшкил итә Киләчәктә исә кара тәнлеләр белән сара ырык (раса) вәкилләренең күпчелеккә әверелү тенденциясе реаль икән Австралияне бер читкә куеп. Аурупа илләренең дә демографик яктан үзгәрә баруына күз салыйк Димәк, булган ул. булган халыкларның күченүләре Хәзер дә үзенчәлекле рәвештә дәвам итә ул. Элек кешеләрнең азрак санлы, җирләрнен күп өлеше аз халыклы булган чорларда андый хәрәкәт бигрәк тә көчле булган. Шул ук вакытта алтайчыларның, “саф болгарчыларның" да татар этногенезында җирле кавемнәрдән финн-угорларнын өлешләрен җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алып бетермәүләре—хәзерге татарларның антропологик төрлелегенә җитди игътибар итмәүләре дә бик сәер Ангрополия исә шәрекъка .га. җирле өлешләргә дә төртеп күрсәтә. Шулай итеп, "булмаган ул миграцияләр!"—дип. өстәлгә түрәләрчә шапылдатып сугу белән генә мәсьәлә хәл ителми икән. Бер үк вакытта әле генә бәяләнгән һәр икс юнәлешнең дә. безнеңчә, яшәргә хаклары бу.гды һәм бар Төрле юнәлеш вәкилләре иҗади ярышып эшләсәләр, хакыйкать өчен файда гына булачак. Чөнки язмышы гаять катлаулы тагар тарихыңда аларнын һәр икесенә дә үзләренә “яраклы ’ дәлилләре җитәрлек Чөнки гагар халкы формалашуда һәр ике башлангычнын да өлешләре булган һәм бар. Тик "яраклылык” һәм "өлешнең" берсе белән генә чикләнмичә, үзенә ошап бетмәгән дәлилләрдән күз йоммыйча, гыйльми бәхәстә бер-береңне суд хөкеменә тартырлык дәрәҗәдә әрләшү түбәнлегенә төшмичә, аерым фактларны анализлаудан узын, барлык мәгълүматларны, каршылыклы күренешләрне дә синтезлау-бергә туплау, кушу югарылыгына омтылырга кирәк Каршылыктан куркырга ярамын, бер акыл иясе әйткәнчә, "капма-каршылык ул ин чын дөреслек** Чөнки ул реаль тормышның чагылышы Мондый таләп үтәлсен өчен, әлбәттә, торге "милли" чыганаклардан иркен файдалана алырлык дәрәжәдә күп телләр белү, тел-язу белү өстенә тарихи тикшеренү өчен мөһим методик һәм методологик алымнарны да үзләштерү зарур- Ни кызганыч, безнең чыганаклар укудан тыш, гәжрибә уртаклашу өчен дә кирәкле хәзерге заман телләрен белүебез чамалы. Методологиябез дә теләсә нинди мәсьәләгә карата күп заманнар: "классиклар менә шулай өйрәтә", яисә "директорыбыз менә шундый карашны хуплый".—кебек күсәк- дәлилләр тирәсеннән әлләни ерак китмәгән. Ахыр чиктә, фикерләү үзенчәлегебез, шулайрак. Моның тәэсиреннән, хакыйкатьне монополиягә әверелдерү омтылышыннан бик әкрен арынабыз. Ә хакыйкать исә бер төркем, бер шәхес милкенә әверелмичә, уртак байлыгыбыз булырга тиеш. Профессор Рона-Ташның хезмәте, гәрчә анын төгәл хәл ителеп бетмәгән, хәтта бәхәсле урыннары да булганы хәллә. күргәнебезчә, колач киңлеге, анализ тирәнлеге, синтезлау алымының көчлелеге белән аерылып тора. Шул рәвешчә, миграция мәсьәләләре теоретик планда каралганнан соң. автор чама белән элгәрге “баба мажарларнын" (прото-мажарларнын) кайчандыр Көнбатыш Себер якларыннан чыгу ихтималын билгели. Аннары аларның Чулман белән Урал тавы араларында торуларын, моннан соң Көньяк Уралга, янә "бераздан" Дон-Кубан тирәләренә барып чыгуларын, шул төбәкләрдә төрки һәм башка халыклар белән төрле мөнәсәбәткә керүләрен, аралашуларын беләбез. Мажарларнын азмы-күпме дәрәжәдә мөстәкыйль тарихлары, галим фикеренчә, безнең эраның V—VI. хәтта VII—VIII гасырларында башлана икән. Димәк. Рона-Таш үз халкының тарихын ясалма рәвештә борынгылаштыру идеясе белән мавыкмый. Болгар-хәзәр бәрелешләре чорыннан соң мажарларнын тагын да көнбатышкарак күченүләре күзәтелә. IX гасырның ахырында алар Карпат тауларына. X йөзнең нәкъ башында исә Дунай буйларына барып житәләр. Үзләре белән кайбер төрки кавем ярчыкларын да ияртеп киткән мажарлар бу якларда славян кабиләләре һәм башка илләр, халыклар белән дә төрле характердагы мөнәсәбәтләргә керә (317— 338 бб.) Хезмәтнең Карпат чорына багышланган бүлегендә (IX. 339—370 бб.) мажар кабиләләре конфедерациясе оешу, илнең сәяси һәм социаль структурасы, икътисады, дини инану һәм белем дәрәжәләре. ниһаять, мәдәни казанышлары карала Мажарларнын Аурупада төпләнүләре, жирлс шартларда үз урыннарын табу мәсьәләләре дә кыскача күзәтелгәч, автор тыгыз эчтәлекле гомум нәтижәләр белән китапнын өченче кисәген тәмамлый (X—XI. 373—391 бб). Бу сонгы дәвер мажар-венгр халкы тарихында “ватан яулап алу” дигән үзенчәлекле гыйбарә белән атала һәм 1001 елда яңа жирләрдә үз дәүләтләрен оештырулары белән мажар-венгр тарихының борынгы чоры тәмамлана. Шулай изеп, тарихи язмышлары кайдадыр Көнбатыш Себсрдәме, Урал таулары тирәсендәме башланса да. Көнчыгыш Аурупанын нәкъ үзәгендә тамырларын тирән жибәрә алган, әйләнә-тирә халыкларының берсенә дә телләре, милли аңнары белән охшамаган хәлдә, гомум Аурупа цивилизациясендә үз урынын тапкан үзенчәлекле “мажар утравының" бу тарафларга килгәнче узган озын юллары, профессор Рона-Таш китабы буенча, менә шулайрак күз алдына килеп баса... Китапнын сонгы дүртенче кисәге "Хәзерге заман тикшеренүләре", дип аталып (XII—XIII, 395—422 бб.). анда борынгы чор мажар-венгр тарихына багышланган, төрле илләр һәм телләрдә чыккан махсус хезмәтләргә тәфсилле күзәтү ясала. Җөмләдән Идел буе археологиясе буенча актив эшләгән Татарстан галимнәренең исемнәре лә ихтирам белән телгә алына Гомумән. А.Рона- Ташның стиленә, авторның үз фикерләрендә нык торуына, ул фикерләрнең күпләрнекеннән башкачарак булуына карамастан, салмаклы әдәплелек, корректлылык хас Жае чыккан саен галим үзенең кайбер элекке фикерләренә төзәтмәләр, өстәмәләр кертүдән дә тартынып тормый Чөнки кешенең yj фикере дә үсәргә, үзгәрергә мөмкин. Мондый сыйфат, күрәсен, плюрализм дигән нәрсәнең фикердәге тәрәккыят өчен зарурлыгын аңлаудан киләдер Ниһаять, мажарча тарихи традицияләр, “хунн—мажар дошманлыгы” мәсьәләләре, этнонимикада мажар-башкорт параллельләре кебек хосусыирак. мәгәр шушы олкәләрнен белгечләре өчен мөһим проблемаларга багышланган кечкенә бүлекләр белән китапнын төп өлеше тәмамлана (XIV—XVI. 423—443 бб ) Югарыла әйтелгәнчә, хезмәт күләмле һәм гыйльми әсәр өчен зарурын кушымталар (библиография, күрсәткечләр) белән дә тәэмин ителгән (445-566 бб.) Китапта алтмыштан артык югары сыйфатта башкарылган махсус хариталарның бирелүе хезмәттә каралган вә тасвирланган соииаль-ижтимагый процессларны мәсәлән, күченү һәм миграцияләрне, халыклар аралашуы һәм ил-дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне күргәзмәле рәвештә анлау. бәяләү өчен зур уңайлыклар тудырган. Китапка багышланган күзәтүнең максатын текстка кертелеп барган безнең уйланулардан укучы үзе дә аңлагандыр, дип өметләнәбез. Шулай да бер нәрсәгә махсус күрсәтү артык булмас шикелле. Кыскача итеп әйткәндә, ул чын фәнни компетентлыкка, ягъни тарих өлкәсендә гыйльми хезмәтләр башкарыр өчен һәрьяклап төпле әзерлеккә, махсус белемгә ия булу мәсьәләсе Чөнки тарихи белем дигән нәрсә ул аннанмоннан чүпләнеп жыелган фактларны үзен теләгәнчә генә бер жиргә өеп куюдан, бигрәк тә аларнын үзенә, үз карашына жайлыларын гына сайлап алып, тулардан гына чыгып фикер йөртүгә— раслауга яки кире кагуга кайтып калмый Чын гыйльми тикшеренү процессында тарихи хакыйкатькә ирешү дигән нәрсә ул бер мәсьәләгә (күренешкә) караган, шул ук вакытта каршылыклы булып күренгән фактлар белән фикерләрнең үзара "аңлаша", килешә алуыннан чыга торган кире каккысыз объектив нәтнжәлән гыйбарәт Хис һәм субъектив омтылышлардан өстен чыга торган нәтнжәлән. Профессор Рона-Таш китабында, безнеңчә, шушы юнәлештә шактый алга китү барлыкка килгән Бу күзәтүгә бирелгән исемдә “гыйбрәт" дигән сүз дә бар Андый төшенчәне куллану очраклы түгел— сәбәпләре күп. Аларны түбәндәгечә төркемләп булыр иде: Беренчедән, хезмәтнен чын комплекслы гыйльми тикшеренү сыйфатына ия булуы, бу сыйфат төрле телләрдәге чыганаклардан компетентлы рәвештә файдалану белән бергә, чыганакларның да төрле типлары һәм төрләре бертигез дәрәжәдә жәлеп ителү белән тәэмин ителгән Икенчедән, кавем-этнос тарихының хәрәкәттә, динамикада, башка илләр, халыклар белән тыгыз мөнәсәбәттә каралуы, шул ук вакытта кайбер милли тарихлардагы кебек мәгънәсез бөеклекне дәгъва итеп, башкалардан гел дошман эзли торган эгоистик чирләрдән азат булуы һәм тарихи хакыйкать дигән олы нәрсәнең борынгылыкка карата бүгенге милли интерес кебек эчтәлеге лә таррак, әһәмияте дә нисбирәк омтылышлардан өстен куелуы Ниһаять, өченчедән, һәм иң гыйбрәтлесе. профессор Андраш Рона Ташның үз халкының тарихи юлында очраган төрле күренешләрне. “начаррак яткан" барлык фактларны үзләштерергә. тартып-сузып “миллиләштерергә", янәсе “үз тарихын баетырга" тырышмыйча, дәлилләрнең гыйльми таләпләргә гөгәл җавап бирә ала торганнары нигезендә мантыйкка ин муафыйк нәтиҗәләргә омтылуы; хезмәтнең бөтен эчтәлегеннән, стиленнән күренгәнчә, галимнең дөньяда халыклар күршеләр һәм кардәшләр күп. без шуларнын берсе һәм башкалар белән тигез хокуклысы. дигән һәм гади, һәм бик гадел принцип белән гамәл кылуы. Тарихи белем өлкәсендә шушындый айнык табигатьле гыйльми эзләнү зәрнең. ягъни акча девальвациясе тәэсирендә сүз вә фикер девальвациясенә бирелмәгән, чын таләпчәнлек рухы белән сугарылган әхлакый тотрыклы хезмәтләрнең күбрәк булуын теләп каласы килә. Жөмладөн безнең милли тарихыбызда да Мирысыйм ГОСМАНОВ Алсу АРСЛАНОВА