АМЕРИКАДА ТАТАР ӘДИБӘСЕ
Әле генә үтеп киткән егерменче гасыр безне тора-тора уйландыра һаман ныграк, житдирәк уйландыра Вакыт ягыннан инде төгәлләнгән әнә шул дәвернең чын асылын аңлыйсы, аның бары тик үзенә генә хас булган сыйфатларын, билгеләрен беләсе килә. Минемчә һәм башка бик күп авторлар язып чыкканча, кешелек җәмгыятенең яшәешен тулаем күзаллаган чагында тизләнеш, актив хәрәкәт, кискен үзгәрешләр чоры булды шикелле әлеге егерменче гасыр Кешелек акылы төрле тармакта ясаган зур-зур ачышлар да. социаль тетрәнүләр, революцияләр һәм сугышлар да. галәм киңлегенә чыгулар һәм матдәнең эченә һаман тирәнгөрәк үтеп керүләр дә—һәммәсе, һәммәсе дә истә тотыла бодай дигәндә. Гомумән, бу гасырда яшәгән адәм баласының жыелма сурәте еш кына очракта мәктәптәге физика дәреслекләрсндә күрсәтелә торган Броун хәрәкәте эчеңдәге бер бәләкәй нокта буларак күз алдына килә. Бертуктаусыз һәм бик кызу рәвештә арлы-бирле йөренә: ары сугыла-бире бәрелә торган бер бәләкәй кисәкчек сыманрак Ләкин, физика дәреслегендәге әлеге күренештән аермалы буларак, адәм баласында Жан. Йөрәк дигән хикмәти бер үзенчәлек бар шул! һәм әлеге хикмәти хәл кеше башыннан, йөрәгеннән кичкәннәрне бик сизгер кардиограф шикелле ак кәгазьгә теркәтеп, төшереп бардыра. Мона кадәр талантлы шагыйрә буларак танылган Нурия Измаилованын бүгенге Америка тормышыннан алып иҗат ителгән «Язылмаган хатлар» исемле китабын (Татарстан китап нәшрияты. 2001 ел) күңел әнә шулайрак каршылады Әйе. «татарлар һәм Америка» дигән темага уйлана китсән уйланырлык нәрсәләр байтак икән. Әнә бит—соңгы елларда гына да милләтебезнең әллә ничә күренекле улы әлеге илгә китеп барган: галәмне яулау буенча иң зур галимнәрдән саналган белгеч, космик тикшеренүләр институтының элеккеге директоры Роальд Сәгьдиев дисенме, шахмат дөньясының зур талантлы Гата Камскиймы. Һәм инде менә танылган химик Вил Мирзаянов белән бергә безнен шагыйрәбез Нурия Измайлова да... Искә төшкән беренче исемнәрдән генә төзелгән һәм әле һич гә тулы булмаган менә шушы исемлекне укып чыкканнан соң күңелгә килгән беренче уй нинди сон? Яшерен-батырын түгел—бездә инде хәзер утраклык тойгысы шактый ук көчәйгән икән. Шуна күрә хәзер инде без татар кешесен үз жирендә. үз дәүләтендә матур тормыш корган бәхетле зат буларак күрергә телибез икән. Әнә шундый уй-тойгыларнын дәвамы буларак әлеге исемлеккә карата минем мөнәсәбәтем дә күңелдә болайрак булып туды—«Читнең чите корысын!» Халык мәкале белән әйтелгән бу үтә катгый карашка нинди газаплы язмышлар һәм фажигаләр аша килүебезне барыбыз Ә да яхшы белә булыр—чөнки милләттәшләребезнеч читтә бәхет эзләп йөрүләре хакында инде байтак кына әдәби әсәрләр язылды һәм языла тора, документаль язмалар да шактый гына күренде Ләкин, исемнәре югарыда искә алынган атаклы шәхесләргә күз салсак, аларнын илне ташлап китүенә китергән объектив сәбәпләр булганлыгын да күрербез. Мисал өчен, Гата Камский шахмат дөньясында иректе рәвештә көрәшеп карарга теләде. Вил Мирзаянов Россия хәрбиләренен куркыныч химик коралларын дөньяга фаш иткәннән соң ил белән хушлашырга мәжбүр булды, ә Роальд Сәгьдиевнен исә безгә мәгълүм хәбәрләргә караганда беренче урында гаилә мәсьәләсе торды шикелле Элегрәк Европада яшәп калган Рудольф Нуриев мисалы инде ул, гомумән, төрмәдән иреккә качу сыман иде—моны бөтен демократик матбугат шулай дип бәяләде дә. Әйе, татарларның берсенең генә дә бу илдән китүе тикмәгә түгел— кайсы берәүләр шикелле дөнья күрәсе, чит илләр күрәсе килүдән генә түгел' Үзебез күнеккәнчәрәк итеп әйтсәк, язмыш кушуы буенча килеп чыкты ул хәлләр Бер моңлы җырыбызда Китәсе килеп китмимен Туган илдән кем туйган?— дип әйтеләме әле?! Әмма, икенче яктан алганда, адәм баласы анысы гел хәрәкәт ярата инде ул иң әүвәл, тәпи йөри башлап, ишегалды чирәменә аяк баскач аның урамга чыгасы килә, аннары аны «урамнар артындагы яшел болын* үзенә чакыра башлый . тагын да бераз исәя төшкәч инде адәми затны урманнар артында ниләр булуы да кызыксындыра... Китә шулай, китә шулай һәм, әнә шулай итеп, кешеләр яңа Америкаларны ачалар Үзләре өчен һәм кайчагында бик күпләр өчен дә «яна Америка* була ул ачышлар! Менә хәзер безнең алда татар шагыйрәсе Нурия Измайлова ачкан Америка яга Ул нинди икән сон? Ышанам—мин юк җирләрдә Могҗизалар барына,— дип язган иде моннан нәкъ егерме ел элек басылып чыккан «Ярагам* исемле беренче китабыңда Нурия Измайлова. Чыннан да, бу аның бөтен язмышыннан чыгып әйтелгән сүзләр булган икән. Менә үзегез генә уйлап карагыз; Нурия Башкортстанда туып-үсә, Казанга килеп югары белем ала, Үзбәкстанда укыта, Мәскәүдә яши һәм инде менә хәзер, бу елларда, Американың Принсетон дигән кечерәк кенә бер шәһәрендә (Нью-Джерси штаты) көн күреп яга. Әлбәттә. Америка турындагы бу китапны кулга алгач, аны укый башлаудан элек мин «Нуриянең бу шәһәре кайда икән» дип каргага бактым һәм Принсетоннын Америка материгының безгә карап тор(ан ягында, ягъни Атлантик океан яры буенда ук—Нью-Йорк белән Вашингтон шәһәрләре арасындарак урнашкан икәнен күрдем Моны белү белән күңел, ничектер. Нурияне ап-ак күлмәк кигән килеш әнә шул Атлантик океан ярына баскан һәм менә-менә кузгалып китәргә торган җилкән сыманрак итеп, омтылып безгә таба карап торадыр кебек итеп күз алдына китерде Нурия үзе китабында бу шәһәр турында бик яратып хәтта үз күреп яза. «Әйе, оҗмах белән чагыштырыр идем Принсетонны иң беренче чиратта* дип яза ул һәм бераздан безне шәһәрнең менә мондый күренеше белән дә таныштыра «Иргән торып чыксаң, ялт итеп торган кояш, дымсу җылы, йомшак һава, зәп-зәнгәр күк. ямь-яшел җир. зур-зур агачлар, аллы-гөлле чәчәккә чумган куаклар, уенчык шикелле ялтыр-йолтыр итеп торган кошлар, җәннөггә икәннәрен белгәнгәдер, беркемнән дә курыкмаучы исәпсезсансыз әрсез тиеннәр һәм. тирән тынлык. Шулкадәр тын. һава хәтта зынлап торган кебек, шулкадәр тирән ул тынлык, хәтта кос төбендәге кебек Әкияпә бар бит әле коега төшәсең дә күз күрмәгән гүзәллекләр эченә чумасын, яшел үләннәр дисеңме, чәчкә-гөлләр дисенме, асыл кошлар, алтын- көмеш сарайлар дисеңме! Сез ничектер, мин үзем югыйсә оҗмахны гел шулай күз алдына китерәм. Менә Принсетоннын урамы (төнлә дөм караңгы— нәкъ безнең авыл): чип-п-чиста. буп-п-буш, тып-п-тыныч, хәтта җирдә икәнеңә һәм исән икәнеңә дә ышанырлык түгел.» Күрдегезме, Нуриянең шагыйрьлеге хәтта чәчмә белән язганда да күзгә бәрелеп тора—аның җөмләләре хисле, тынычсыз, алар гел уйнап тора: гүяки автор белән безнең тагар укучысы арасында яткан тынгысыз Атлантик океан дулкыннары бу китапның эченә дә үтеп кергәннәр! Юк. бу океан дулкыннары түгел—ә океан артында яшәп яткан шагыйрә Йөрәгенең дулкыннары! Китап әнә шул дулкыннарны китереп җиткерә безгә. Бу—әдәби әсәр түгел. Анда үз башыннан зур вакыйгалар кичергән геройлар да, кемнәрнедер гомумиләштереп биргән типик образлар да. сюжет җебе белән тоташтырылган кызыклы вакыйгалар чылбыры да юк. Нурия үзенә бер төрле ирекле язу рәвешен сайлап алган да—болында, табигать кочагында хозурланып йөргән сабый бала сыман, ипләп кенә барысын да күзәгә һәм күңеленә сеңдерә килә. Шулай ашыкмыйча, кабаланмыйча гына йөри бирә. Татар шагыйрәсе атаклы Американы ничек итеп, нинди итеп күрә сон? Югарыда китерелгән өзектән күренгәнчә, автор бу илне иң башта оҗмах белән чагыштыра, аның бик күп әйбәт якларын тасвирлап үтә. Байлык, матурлык, тәртип, кешеләрнең гел шат йөзле йөрүләре... Әйе, болары шулай. Ләкин тагын менә монысы да бар: Америка иленең әйбәт якларын биредә Нуриягә ияреп санап китү безнең өчен кызык булмас, чөнки без телевизордан да көн-төн Америка киноларын карыйбыз. Аннары, Рәсәйдә Ельцин хакимлеге башлангач, тулаем ил дә әнә шул Америкага йөз тотып килә, бары тик әнә шул илне генә үзенә үрнәк итеп саный кебек. Әмма бу ил безгә бөтен яктан да үрнәк була аламы соң? Әнә шул сорауга җавап эзләп Америка тормышына Нурия күзе белән карыйк әле. Ул безнең яна илгә җибәрелгән разведчигыбыз булсын! «Бу иллә гариплек дәрәҗәсенә җиткән юан-килбәтсез гәүдәләр (халыкның 73 проценты) арта баруы тормыш стиленең гариплек дәрәҗәсендә гайре табигый булуына бәйләнгән—берсүзсез. Хәрәкәт итү, саф һавада булу, дару шикелле, сәламәтлекне яхшырту чарасына гына әйләнеп калган, ә гадәти тормыш— узыру да яту: өйдә, эштә, машинада. Җәяү йөрү юк дәрәҗәсендә. Тормыш уңайлыкларына күнегеп, чистый ялкаулыкка күнеккән халык барлы- юклы физик эшен дә акча түләп эшләтә» «Ә монда ашаган саен агу йоткандай—бөтен нәрсәдән курык, хәтта үзеңнән үзең дә курык!..» «Елаганыңны да, чирләгәнеңне дә, үлгәнеңне дә кешегә күрсәтмәү—болар барысы да үзенә күрә бер зыялылык, әдәплелек, югары белем һәм культура күрсәткече... Шулай итеп, ихласлык, эмоциональлек, ачыклык каралар өлеше булып, акларга, аристократларга икейөзлелек кала. » «Бокалларын, тәлинкәләрен күтәреп, йөренеп тә торалар, бер-берсе белән сөйләшеп тә алалар, тик бер бик зур нәрсә җитми—күңел ачу юк! «Күңел ачу»—шулкадәр мәгънәле сүз бит ул. бергә җыелуның, аралашуның бөтен гыйлләсе дә шунда бит инде»... «Ярамый шул, монда алай ярамый. Елмаю да. якын итеп эндәшү, ярдәм тәкъдим итү, хәл сорашу да—тик әдәп кагыйдәләре генә.. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән бәйләнергә дә тырышмыйлар, бәйләнсәләр дә, елмаеп исәнләшү дәрәҗәсендә генә...» «Безнең күңел күбрәк тели инде ул—әллә киңрәк, әллә комсызрак... Үзебезнең күңелне дә ачып куясы килә, кешенекенә дә кереп чыгасы килә. Ә менә монда нәкъ шушы нәрсә «прайваси» («шәхси тормыш») дип аталып, зур йозак астында тотыла: үз эченә дә кертмисең, кеше эченә дә кермисең, гайбәт тә сатмыйсың. Әйттем бит инде күңелсез дип Үләрсең!» Кабатлап әйтәм—Нурия үзе Америка турында язганда уңай якны да, ошамаган якны да бертигез дәрәҗәдә яктыртып бара: күзе ни күрсә, йөрәге ни кушса—шуны яза һәм бу китап әнә шул гаделлеге, ихласлыгы белән безгә кыйммәт тә Ул Америка турында дөрес күзаллау булдырырга тырыша. Ләкин биредә безне әлеге дә баягы сорау кызыксындыра: Америка бүген безгә үрнәк була аламы икән? Тагын ла ачыклабрак әйтсәк: хәзерге тормышыбызны, яшәешебезне коруда үрнәк була аламы ул безгә? Ин башта шуны искә төшерик Америка—ул читтән килгән кешеләрнен җирле халыкны кырып, хәйлә һәм көч. салкын акыл һәм корал ярдәмендә төзелгән җәмгыять Озак еллар дәвамында, табигый тормыш процесслары нәтиҗәсендә, төрле-төрле каршылыкларның табигый юл белән көрәше һәм үзара керешүе, шулар нәтиҗәсендә органик рәвештә диярлек кушылып китүе процессында барлыкка килгән җәмгыять түгел ул Тормышта табигый рәвештә барлыкка килмәгән мондый күренешне гадәттә «эклектика» диеп атышлар һәм күбрәк очракта «минус» тамгасы белән тамгалыйлар Америка тормышына мөнәсәбәттә дә әнә шул «эклектика» төшенчәсе бик тә туры килә Ягъни ясалма юл белән барлыкка китерелгән табигый юл белән үсмәгән! Димәк, табигый тамырланып үсү булма!ач. анда акыл үзе генә белеп, аңлап, сизеп бетермәгән ниндидер бик мөһим нәрсәләр искә алынмый кала дигән сүз. Ә кеше җаны, анын иерәге һәм гомумән анын табигате, натурасы яши-яши барыбер әнә шул җитмәгән нәрсәләрне талымлый, юксына, сагына башлый ул! Ана карынында бәләкәй бала үскән чагында әни буласы кешенең организмы теге яки бу азыкны бик тә теләгән сыман—хәзер Америка җәмгыяте дә үзенә җитмәгән нәрсәләрне эзләп капшана, уйлана, баш вата. (Гүяки анын карынында да дөрес яшәү рәвеше җитлегеп килә') Нуриянең бу китабында кайбер галимнәрнең фикерләре дә китерелә -Бүгенге цивилизация балаларының тормышын «агуланган балачак» дип этап, бик күп дәлилләр китереп, моның дөреслеген исбатлыйлар физик авырулардан башлап, робот дәрәҗәсенә җиткән рухи бушлык Кушма Штатлардан һәм Германиядән алынган хәбәрләр бүгенге көн балаларының хәле нервлылык, стресс, гиперактивлык. ашау, йоклау авырулары, экзема, аллергия, астманың үсү дәрәҗәсе бик нык югарыга сикерүен күрсәтә • «Коммерсиализм. технология, хәбәрләшү массакүләм чараларының үсә баручы һөҗүме астында балалар гәза булып кала алмый, бигрәк тә болар—бала табигатенә ярашсыз тәрбия һәм белем бирү белән кушылган булганда». «Көчле тавышлы музыка, үтерешле- кан коюлы фильмнар, тиз-тиз компьютер уеннары, күз явын алырдай ачык төсләр, көчле дарулар һәм наркотиклар—безнең заманда сиземле текне төшерә торган сәбәпләрнең кайберләре шушылар икәнКүрәсез, бу хәбәрләрне безгә Америка җәмгыятенең үз эчеңдәге кешеләр җиткерә Боларны укыгач хәтта мондый фикер дә башка килә. Бүгенге Америка иле ул—кеше җанын үзенчә бер төрле сынап карау полигоны кебек кабул ителергә тиештер инде Лабораториядә яна төрле химик эремә ясалганнан сон анын нинди икәнлеген белү, аңлау өчен аңа гакмус кәгазе салып карыйлар бит әле—минемчә бүгенге Америка да кешелек өчен әнә шундый бер эксперимент, тәҗрибә кебек ..Китаптагы ир-ат белән хатын-кыз һәм гаиләгә бәйле хәлләр дә кызыксынып укыла, безне тирән уйга сала: «Ирләр импотентка яки кыз тәкәгә әйләнеп бетә бара, чөнки тигез хокук, тигез белем, җәмгыятьтә тигез ләрәжә алган, ә җәмгыять, законнар тарафыннан ныграк якланган хатын кыз өммәте алардан көчлерәк булып, үзенә тартып торучы гүзәл чәчәк булудан туктап, бер дәһшәткә әверелгән, һәм алар бу кыз тәкәләр каршында үзләрен ир итеп сизә алмый, күп булса, кыз тәкә генә булып кала Нәтиҗә буларак, хатын-кыз ялгызлыкка дучар • Әйе. тыштан караганда барсы да җитеш һәм камил тоелган Америка җәмгыягенен дә җитди генә җигешсезлек.тәре бар һәм без юри биредә әнә шуларга күбрәк тукталдык Аны мактаучылар, аңа сокланучылар болай да. бездән башка да байтак булганга күрә шулай эшләдек Чыннан да. бүгенге Америка безгә тулаем алганда маяк була алмын шул Безнең өчен күрәсең урга Mil кулайрак буладыр—үзебезнең элеккеге традицияләргә ялганыбрак киткән юл. үзебезнең тамырларның дәвамы булган юл Үзсбезчәрәк һәм кешечәрәк булган юл—милли юл' Нурия Измайлованын «Язылмаган хатлар» китабын укып чыгуга күп тә үтмәде, журналыбызның быелгы июль санында аның тагын «Океанның аръягында • исемле зур гына күләмле яңа язмасы га пәйда булды Иңде аталышыннан ук аңлап алгансыздыр— шагыйрәбезнең бу әсәре дә Америка турында, дөнья халыклары теленә «ирекле ил» буларак кергән әлеге җәмгыятьнең тәртипләре, кануннары хакында. Ике әсәр арасындагы аерма, үзенчәлек тә күренә. Китап булып чыкканында автор яңа илнең көнкүреше, көндәлек тормышы белән күбрәк кызыксына, үзенең күзенә чалынган кызыклы фактларны, яңалыкларны документаль кинодагыдай күрсәтеп, безнең хәтергә сеңдереп бара. Ә инде безнең журналда басылган язмада исә аерым күренешләрдән, фактлардан өскәрәк күтәрелү, гомумиләштерүләр, кайбер нәтижә ясаулар күбрәк күзгә ташлана. Биредә публицистик рух, аһәң көчлерәк. Ә иң мөһиме биредә Нурия Измайлова «чын мәгънәсендә ирекле булган кеше нинди була?» дигән сорауга җавап бирергә тырыша. Әйе. бу мәсьәлә, бу сорау безнең татар халкы өчен үтә дә актуаль. Ни өчен икәнен укучы үзе дә бик яхшы белә. 450 еллык коллык психологиясе безнең милләткә бигрәк тә нык сеңгән. Шуңа күрә әлеге язманың менә мондый бүлек исемнәре дә татар укучысы өчен чын азатлыкка чакыручы өндәмә буларак ишетелә: «Ирекле Америка». «Дәртлеләр. гайрәтлеләр иле», «Дискриминейшен», «Үзенә үзең ярдәм ит» һ. б. Ирек темасы авторны ике яктан уйландыра: шәхес иреге һәм милләт азатлыгы. Беренчесенә караган фактлардан мина бигрәк тә менә монысы тәэсир итте Нурия үзенең малае турында язып, аның хоккей уйнарга өйрәнгәндә аягын кырдыруын әйтә дә. болай ди: «Иртәгә бу аягың белән хоккейга бара алмассың инде»—дигән идем, ул мина бик гайрәтләнеп: «Ноу гивин ап!—дигән булды: «Бирешү юк!» Менә бу инде безнең илдән китеп Америкада яши башлаган яшь буын вәкиленең сүзләре. Яна төр психологиянең, менталитетның яшь кешегә ничек тәэсир ясавын күрсәтүче сүзләр! Җитмәсә, автор үзе дә болай дип өстәп куя бит әле—«Безне дәртсез, гайрәтсез—пассив булырга совет системасы күнектергән.» Шул ук вакытта шагыйрә үз милләтендәге зур потенциаль мөмкинлекләрне дә исеннән чыгармый: «Хәрәкәттә—бәрәкәт» дип безнең ата-бабалар әллә кайчан әйткән әйтүен, андый гына сабакны алыр өчен Американы өйрәнеп торасы да юк. Шунысына гына эч поша—безнең бабайлар әйткән, болар ишетеп тә алган, хәрәкәт тә итә башлаган. Ә без... без хәрәкәтне дә яратабыз, бәрәкәтне дә яратабыз—хәрәкәт итәргә көч җитми. Хәрәкәте дә һаман бер урында таптану килеп чыккач, бөтенләй җен котыра!» Америкада күп төрле милләтләр яши Әмма алар үзләренең теге яки бу милләттән булуы өчен һич кенә дә уңайсызланмый, оялмый. Шул исәптән кара тәнлеләр дә. африкалылар да үзләрен башкалар белән тигез тоя. тин саный. Автор ирексездән үзе белгән Рәсәй чынбарлыгын искә төшерә: «Бер чуаш кызының: «Шул нацияны күрә алмыйм, бер авыз чуашча белмәсәк тә, нишләп чуаш диләр икән безне?»—дип зарланганын мәңге онытмам.» һәм тагын менә мондый жан әрнеткеч вакыйга: «22 яшьтә идем, ял көне, троллейбуста. Уфада. Бер башкорт радиосын ачкан, көндезге башкорт концерты бара. Артымда басып торган хатын очып кунмасынмы бу кешегә: «Это тебе что, татарский клуб?! Может никто не хочет слышать твою дурацкую гармошку! Заткни свое радио сейчас же!—ди. Андый гына тупаслыкларны колакка да элмәскә өйрәнгән, ахрысы, теге абзый, бер сүз эндәшмәде, радиосын да сүндермәде. Мин әлеге хатыннын «татарский» дигән сүзенә чыдамадым: «Не башкиры пришли на русскую землю, русские пришли на башкирскую, пусть слушают!»—дип яңгыратып жавап бирдем. Теге хатын аптырап калды. Интеллигент кыяфәтле хатын иде ул һәм., татар хатыны иде! Валлаһи татар иде! Телен оныткан манкорт! Менә шулай. Милли дискриминация көчле милләтнең көчсез милләтне рәнҗетүе генә түгел ул, ул күпкә шакшырак!» Рәсәй яшәешен Америка белән чагыштырып күп санлы гыйбрәтле мисаллар китергәннән соң авторга инде үзенең тел төбендәге төп фикерне әйтеп бетерү өчен бер генә җөмлә җитми кала: —Җәмгыятьтә милләтләргә чын тигезлек урнаштыручы һәм реаль көче булган кануннар яшәргә тиеш! Әйе. чынлыкта Россия дигән бу ил әле ул яктан алганда һаман ярым кыргый хәлдә яши. Шуна күрә жанны әрнетә, женне чыгара торган менә мондый очраклар биредә еш очрый «Уфада Динә исемле дус кызым белән троллейбуста сөйләшеп утыра идек, чучка кебек пычракка баткан бер исерек урыс: «Чево на весь троллейбус разошлись, татарки наглые!»—дип кычкыра башламасынмы! Татарча пышылдап кына сөйләшергә кирәк икән!» Шунысы сөенечле: язмада китерелгән менә шушындый тормыш фактларына автор үзенең дөрес һәм публицистик кайнар рухта булган бәясен биреп бара Димәк, ул укучыларны милли һәм әхлакый, сәяси яктан тәрбияләүдә лә җитди эш башкара дигән сүз. Менә без Нурия Измайлованын ике әсәрен—«Язылмаган хатлар» китабын һәм «Океан аръягында. » язмасын укып чыктык Күреп узганыбызча, аларда безнең өчен яна булган яшәеш, көнкүреш, кануннар Безнең әлибәбез ул дөньяда үзе яшәп, безгә үзенен күргәннәрен һәм белгәннәрен, уйларын һәм тойгыларын хәбәр итте Анын әйтергә теләгәннәре безнен аңга, зиһенгә, рухыбызга килеп житте Хәзер инде без әнә шулардан чыгып үзебез өчен дөрес нәтиҗә ясарга тиеш. Ә нинди нәтижә'.’ Беренче нәтиҗә. Соңгы елларда Россиядә урнашкан демократиянең байтак кына әйбәт яклары белән бергә бик күп начар яклары да булды Бигрәк тә гади халык өчен Аеруча яшьләр өчен. Мисалга матбугаттан алынган берничә сан. Хәзер Россиядә яшьләрнең 40 проценты психик яктан тайпылышлы. 70 проценты хроник авыру, 30 проценты эшсез һәм яшь хатыннарның 30 проценты бала табарга кынмын' Җинаятьчелек турында инде әйткән дә юк! Болар барысы да. нигездә, әлеге демократиянең. Америкага охшарга азаплануның җимешләре Икенчедән. Америкадан аермалы буларак, безнең татар халкының ерак гасырларга киткән тамыры рухи, әхлакый, психологик һ б традицияләре бар. Аларның бик күбесе әле хәзер дә исән, кешеләр күңелендә яши һәм алар бүгенге чынбарлыкны искә алганда тагын да өметлерәк, перспективалырак күренәләр Ислам диненең асылда көчле рухилыкка нигезләнүе лә безнең киләчәккә булган өметләрне арттыра Өченчедән. Татарның ерак гасырлардан ук килгән даны да бар Исеме бар Соңгы елларда безнең республика җитәкчелеге алып бара торган курс— Ауропага «йомшак керү» курсы—бу данны заманча игеп яңартырга. Аурона мәйданында янадан да балкытырга мөмкин Ауропа бердәмлеге илләренең соңгы вакытта Россияне үз кочагына алырга тырышулары фонында безнең мондый омтылыш тагын да мәгънәлерәк күренә, милләтебезгә яңа мөмкин.ICK_I.JP вәгъдә итә. Әйе, хәзер без яши башлаган « беренче гасыр». «.. беренче ел» күп яктан сискәндерә, игътибарыбызны уята, янача уйлый-фикерли башларга куша. Тирә-юнебездәге һәм дөньядагы бик күп вакыйгаларга, тенденцияләргә өр-яна күзлектән карарга мәжбүр итә ул Язмабызның башында без үтеп киткән егерменче гасырны тизләнеш, актив хәрәкәт, кискен үзгәрешләр чоры булды дигән илек Ләкин тулы бер гасыр—йөз ел буе—яшәп караганнан соң кешелек җәмгыяте инде үзенә андый гына хәрәкәтнең җитенкерәмәвен нык итеп аңлый башлады Хәзер кешелек җәмгыяте тормышында эчке байлыкның, рухи байлыкның җитмәве үтә дә нык сизелә Нурия Измайлованын Америка турында язганнарын укыганнан соң да күңелдә әнә шул фикер ныгып кала Әлбәттә, бу уйлар, бу фикерләр иң беренче чиратта безнен татар халкы турында Башланып киткән менә бу чорда милләтебезне рухи яктан үстерүнен. аны эчтән ныгытуның, активлаштыруның үтемле юлларын. чараларын табарга иде Шул юнәлештә көчле эш. хәрәкәт башларга иде'